Электронная библиотека » Махмут Хасанов » » онлайн чтение - страница 21

Текст книги "Саумы, Кояш!"


  • Текст добавлен: 25 марта 2022, 18:40


Автор книги: Махмут Хасанов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 21 (всего у книги 31 страниц)

Шрифт:
- 100% +
8

Әллә нинди аның Низамы. Шулкадәрле бала җанлы булса да булыр икән. Бала-чага яныннан һичкайчан тыныч кына узмас. Йә берәрсенең картузын күзенә тартып төшерә яисә шаярып кытыклап уза. Әледән-әле: «Эх, әнисе!.. Бер тупырдап торган малай да табып бирсәң, дөньям түгәрәкләнер иде», – ди.

Бала турындагы сүз беренче тапкыр яз көне телгә алынды. Хәзер инде хәтерләми Гөлбану, каяндыр кайтып киләләр иде бугай. Матур аяз көн. Тирә-якта күзләрне чагылдырып гөрләвекләр ага, кар суы күлдәвекләре җәелеп ята…

Ә барак нигезендә, кояшка җыелган чыпчыклардай чыр-чу килеп, малай-шалай тезелешеп утыра. Менә шулчакта Низам: «Безнең дә малаебыз булса, хәзер йөгереп килеп каршы алыр иде», – дип әйтте дә инде. Соңрак инде бала турында сүз һәр көнне диярлек телгә алына башлады.

Көннәр, атналар, айлар үтә торды, ә Гөлбану һаман берни дә тоймады. Әгәр дә бөтенләй булмаса дигән ямьсез уйлар да баш калкытып куйгалады. Чөнки аның, фәлән-фәлән кеше ничәмә-ничә ел торган хатынын бала тапмаган өчен ташлаган икән, дигән сүзләрне дә ишеткәләгәне бар. Абау, берүк, күрергә язмасын андый көннәрне…

Йа Ходай! Нишләп карарга инде?! Япь-яшь, сау-сәламәт килеш, табигать тарафыннан бирелгән ифрат та зур, изге, гаять тә җаваплы бурыч – кешелек дөньясын яңартып тору вазифасыннан бөтенләйгә мәхрүм булыр микәнни?! Ходаем, кешегә җан иңдерү, гомер, тормыш бүләк итү бәхетеннән мәңгегә мәхрүм ителер микәнни! Нишләп карыйм? Кая барыйм? Кемнәргә ачыйм җанымны?

Вакыты белән тылсымлы көч-кодрәткә ия хис-тойгылар бимазалый, алгысыта башлый аны. Ул белә: балага сусау, хәләл күкрәк сөте белән нарасыен имезү, бәләкәчен кысып сөю теләге тәкатьсезли аны. Җаны бәргәләнә, үзенә урын табалмый. Шундый чакларда, бу фани дөньяда беркемнең дә бәхете мөлдерәмә түгелдер, ахрысы, дип, үз-үзен тынычландырырга да теләп карый. Тик кая ул тынычлану! Тагын нишләп кенә карарга соң, дип үрсәләнә башлый. Тик нишли ала ул?

Әлеге берсеннән-берсе шыксыз уйлардан тәмам алҗыгач, башы каткач, сере сыярлык берәр хатын белән сөйләшеп-киңәшеп карарга булды Гөлбану. Ана булуның, балага узуның аңа билгесез берәр хикмәте бардыр кебек тоела башлады. Бар Гөлбануның шундый сере сыяр кешесе: берсеннән-берсе аяксыздан-күтсез дүрт бала үстереп ятучы, әмма ифрат та кысан, фәкыйрь тормышта яшәүче Хәфазә атлы хатын ул. Әлеге арык, йончыган кыяфәттәге күрше хатынның йомыш-үтенече бик еш төшә Гөлбануга, йә ашка тәм кертү өчен берәр баш суган, яисә ике-өч кенә бәрәңге кирәк була аңа.

Хәфазә янына кереп чыгарга кирәк дип уйлавы булды, ишекне шакып-нитеп тормыйча, күршесе үзе пәйда булды.

– Кереп бик һәйбәт иттең әле… – дип каршы алды аны хуҗабикә. Һәм сүзне озакка сузмыйча, турыдан-туры ярды да салды: ничек итеп ана булырга, ничек итеп балага узарга?

Күршесенең ябыгудан сары яккан йөзе җитди иде. Әмма әлеге сүзләрне ишетү җитә калды, йончулы йөзне елмаю балкытты.

– Менә сиңа, тора торгач бер амин дигәндәй, иске авыздан яңа сүз! Менә тиле, шуны да белмисеңмени?

– Бәлки, чыннан да, мин нәрсәнедер белми торганмындыр…

– Аның өчен нинди белем кирәк, ди? Вәт дивана! Өрлек кебек, Алып батырдай ирең бар. Тату яшисездер ич? Белүемчә тату яшисез, өегездән бер дә ың-шың ишетелгәне юк. Шау-шу, гауга дип әйтүем… Тормышың, Ходайга шөкер, җитүле! Кем әйтмешли, бар яраттырыр, юк талаштырыр, ди бит.

Хуҗабикәнең шаярырга атлыгып тормавын абайлап алган Хәфазә дә җитдиләнде.

– Яратып чыккан идеңме соң?– дип сорады ул.

Гөлбану, әйе, дигәнне белдереп ияк какты.

– Хатын буларак теләп тартыласыңмы соң? Наз-иркәләвен тоясыңмы дип соравым.

– Әйе, тоям… Хәзер инде элеккеге кебек тартыну-ятсынулар да кимеде, үтте.

– Йә эштән арып-ватылып кайта торгандыр? Эше бик авыр дисең бит.

– Һич тә алай түгел. Сине һич тә эштән арып-алҗып кайткан димәссең, дип үзенә дә әйткәнем бар. Аңа нәрсә, көлә генә: «Күтәренке күңел белән эшләгәндә, кеше аруны да, талуны да белми. Ә минем җаным тыныч, күңелем көр… Чөнки минем… син бар», – дигән була.

– Алайса, картыңның гомере озын булсын, шуны телә. Калганы бар да һәйбәт булыр. – Хәфазәнең йөзе тагын да яктырып китте. – Кызык бу дөнья дигәнең! Без ничек итеп хәерче үрчүне туктатырга белмибез, башка берәүләр әнә бала юк дип лаф ора… – Тагын да ачыла төшеп өстисе итте. – Хәер, безне бала-чага басуның сәбәбе дә бар кебек: бүлмәбез бик кысан. Бер-беребезгә елышмыйча һич кенә дә узар хәл юк… Һәрхәлдә, син бәхетле, Гөлбану. Тормышыңа карап сокланып туймаслык. Безнең генә ул… Һәр көндә бөлгенлек сагалап тора. Балаларыбыз әнә бер көтү, ел да берәү туып кына тора. Тормышыбызның гына рәте-чираты юк. Бер дивана да, дагалары булды, ат кына табасы калды, дип әйткән, ди.

Шулай итеп, күршесе авызыннан да юанырлык сүз чыкмады. Йомышын йомышлаган Хәфазә ишек катына җиткәч туктап калды.

– Кара әле, Гөлбану… Күрше баракта гына бер карчык яши. Фал китабы ача… Әллә бергәләп кереп карыйбызмы? Ә?..

Гөлбану ризалык бирмәде. Юк, кирәкмәс, дип уйлады ул. Багучыга барма, башыңа кайгы-хәсрәт алма, диләр бит.

Һаман да бернәрсә турында хыяллану аның күңелендә зилзиләләр куптарды. Яратып та яшибез кана, дип уйланды Гөлбану кат-кат. Үзара сөешеп яшәгән ир белән хатын бәхетлеләр, андый гаиләнең балалары да нык, сау-сәламәт булып туалар, яхшы, тәрбияле булып үсәләр, дигән сүзне дә ишеткәне бар аның.

Соңгы көннәрдә ул төшләрендә дә гелән бала дип саташа, бала белән мәйханә килә. Нарасыен назлый, кысып-кысып кочаклый, имезә… Ул да түгел, атна да тулмаган улына исем кушу мәҗлесенә җыелганнар, имештер. Гайсә пәйгамбәргә тартым бер карт кыйбла якка каратып яткырган нарасый өстенә иелгән дә: «Олан!.. Ишетәсеңме? Игътибар белән тыңла… Синең исем-атың Илһам булыр. Бу исем сиңа гомер-бакыйга бүләк ителә», – дип колагына пышылдый, имештер.

…Өне бетеп уянып китте Гөлбану. Хәерлегә түгелдер бу, дигән шомлы уй килде башына. Көяләнде. Җанын кая куярга белмәде. Ялгызы гына өйдә каласы килмәде. Аннан-моннан гына киенде һәм, эше-йомышы булмаса да, Яңа Бистәгә чыгып йөгерде.

Гөлбану үзен борчыган бу уйларын әнисе белән дә уртаклашты. Әнисе, Исламбикә карчык белән сөйләшеп, киңәшеп карармын, диде. Чыннан да, көннәрнең берендә Исламбикә карчык Гөлбануны очратып, иртәгә әниеңнәргә килеп чык, сылап карарбыз, диде. Икенче көнне Гөлбану, ирен эшкә озату белән, сандыкны ачып кулына беренче эләккән яулыкны алды да, куенына кыстырып, Яңа Бистәгә йөгерде…

Исламбикә карчык сөякчел бармаклары белән аны капшаштырды, түгәрәкләнеп тулып килгән кулбашларын, эч тирәләрен баскалап карады. Нигәдер куанган кыяфәт белән күгәрчен кебек гөрләде. «Ух-ху-ху!.. Берүк, күз генә тия күрмәсен… Шактый йомрылангансың, балакай. Ит тә куна башлаган үзеңә. Болай булгач, бар да һәйбәт булыр, боерган булса», – дип, әллә ничәмә тапкыр кабатлады.

Гөлбану биргән олы, кызыл төстәге француз яулыгын бөктәрләп тезенә куйды да, бөтен йоласын китереп, кулын күтәреп, авыз эченнән «Ходаем Раббым, берүк, теләкләремне кабул ит…» кебек сүзләр пышылдап дога кылды.

– Хәер-рәхмәте белән бар да һәйбәт булыр, олан, изге теләкләрдә калыйк. Амин!.. – дип битен сыпырды.

Исламбикә карчык хаклы булып чыкты.

Булачак!..

Бүген беренче тапкыр сизенде Гөлбану. Хәер, ул инде соңгы өч-дүрт ай эчендә үзендә ниндидер үзгәреш барлыкка килүен моңарчы да сизенгән иде. Әмма бу турыда Низамга ләм-мим, эченнән тынды. Кем белә, бәлки, берни дә юктыр, коры куаныч кынадыр.

Бүген исә сизенеп кенә калмады, ә аермачык тойды…

Иртүк торып, Низамны ашатып-эчертеп эшкә озаткач, ул ишекне бикләде дә савыт-сабаларны юарга керешмәкче булды. Нәкъ шулвакытта (гомерендә булмаган хәл!) йөрәгеннән чак кына түбәндәрәк ниндидер талпыну тойгандай булды. Бик әкрен генә, көзән җыерып куйганга охшашлырак бернәрсә иде бу… Гөлбану бер мәлгә искәрмәстән сискәнеп куйды. Ул да булмады, бөтен тәне буйлап серле бер җылылык йөгерде. Әйе, нәкъ үзе! Гөлбану моны булачак нәнинең беренче хәбәр салуы дип юрады…

Күңел күзе кинәт аязланып, ачылып китте аның. Шатлыгыннан, эченә сыймаган куанычыннан тәмам исерде Гөлбану, иләс-миләсләнде. Миннән дә бәхетлерәк кеше бармы икән, дип сөенде ул.

Ниһаять, аның, хәер, бер аныкы гына түгел, тигез яшәгән ир белән хатынның иң изге теләкләре тормышка аша лабаса! Аларның тиздән балалары булачак. Эше онытылды. Ничек басып торган булса, шул көе катып калды. Тагын берәр тапкыр кабатланмасмы дип көтте ул. Тик юкка гына, бүтән берни дә тоймады.

Шулай да аның бу гадәттән тыш хәлне гади генә итеп түгел, ничектер башкачарак, һич югында, баштанаяк юынып-коенып каршы аласы килде. Тиз-тиз генә пәрдәләрне тарткалап куйды да су талгынлады. Комганга салды. Һәм олы җиз ләгәнгә кереп юына башлады…

Юынып беткәч әйбәтләп сөртенде дә, киемнәрен алып, әле җыелырга өлгермәгән урын-җир янына килде. Җәһәт кенә чаршау эченә кереп, мамык юрган астына чумды… Аннары бая талпыну тоелган урынга әкрен генә кулларын куйгалап капшап карады. Тагын, кыймылдап, үзенең барлыгын белдермәсме дип көтте.

Түземлеге тәмам төкәнде аның. Ахыр чиктә ул, бәлки күз белән күрә алырмын, дигән өмет белән мендәрдән чак кына башын калкытты да аяк очларына, аннан тезләренә, бот-балтырларына, чак кына калкып, түгәрәкләнеп торган эченә күз төшереп алды.

Әйе, бөтен тәнендә, әгъзаларында үзенә бертөрле үзгәреш барлыгын Гөлбану тоя, сизенә. Исламбикә карчык әйтмешли, бот-балтыр тирәләренә дә ит кунган, түгәрәкләнә, йомрылана төшкән. Чалкан ятканлыктан, тәмам җитлегеп тыгызланган, шунлыктан авыраеп киткән күкрәкләре дә як-якка авып төшкәннәр. (Күкрәкләренең тыгызлануы турында Низамы да берничә тапкыр әйткән иде инде.) Соңгы вакытта Гөлбану үзенең тазара башлавын сизенә башлаган иде. Яшүсмер малайларныкына охшап торган чандыр-юка буй-сынының эзе дә калмады. Әйе, хәзер ул – чын мәгънәсе белән хатын кеше… Хатын кеше генә дә түгел, тиздән, бик тиздән ана да булачак кеше.

Соңгы өч-дүрт айда барлыкка килгән үзгәрешләрне Гөлбану тәнендә генә түгел, ә бөтен барлыгы белән тоя башлаган иде инде. Аның иренә карата булган хисләре, мәхәббәте дә көннән-көн көчәя барды. Хәзер Гөлбану ире Низамның иркәләүләрен көтеп ала. Элегрәк, тора башлаган чорларда, һич тә алай түгел иде… Хәзер инде ул Низамның һәр хәрәкәтен, һәр кыланышын белә. Низамына нәрсә кирәген сүзсез дә, күз карашыннан ук аңлый, нәрсә әйтәсен алдан ук төшенә, күңеле белән сизенә. Хәер, тормыш дигән нәрсә бер җайга салынса, шулай күнегелә икән ул.

Баштарак, ирен эшкә озаткач, Гөлбану нишләргә белми, күбрәк әниләренә чыгып йөгерү ягын карый иде. Әмма торган саен тормышның мәшәкате ишәя барды. Хәзер инде Низамын эшкә озатып, өен җыештырып алу белән, көннәре орчык-каба төбендә үтә. Тормыш булгач, анысы да кирәк. Ә инде ире эштән кайтыр алдыннан, ашын әзерли, суын җылыта, алмашка киемнәр хәстәрли…

Эш көннәре озын Низамнарның. Уникешәр сәгать эшлиләр. Эше сменалы. Арып-талып, тәмам хәлдән таеп кайтып керү белән, иң элек эш киемнәрен салып ташлый. Ул чишенеп беткәнче, бөтен нәрсә әзер: җылы су салынган комган ләгән эчендә утыра, сабын-мунчала да шунда урындык өстендә, сөлге дә эленеп куелган…

Башта Низам пошкырына-пошкырына үзе юына. Аннары аркасын юышырга Гөлбану килеп җитә. Яшерен-батырын түгел, ярата, бик ярата Гөлбану картының аркаларын юышырга. Киң җилкәләрендә, калак сөякләре тирәсендә уйнаклап торган эре, йомры мускулларын ярата, таза тир исен үз итә. Иренең бәрхет кебек шома тәнен сабынлы куллары белән ышкырга ярата. Низамның уң як калак сөяге өстендә эре ясмык кадәрле кара-кучкыл миңе бар… Иелеп, шул миңне үбеп аласы килгән чаклары еш була Гөлбануның.

Юынып беткәч, Низам киндер сөлге белән тәннәре кызарып чыкканчы әйбәтләп сөртенә. Почмактагы ләгән-комганнарын каплап торган чаршау өстенә элеп куелган күлмәген алып кия. Ул арада инде Гөлбану ут бөркеп торган плитә янында мәш килә. Хәзер аның янына Низамы да килеп җитәчәк…

– Бик тәмле исләр чыккан, карчыгым бүген нәрсә белән сыйлый икән?.. – дигән булып, арттан гына килеп, Гөлбануны кочагына алачак.

Бүген дә, һичшиксез, шулай булачак. Алай гынамы соң! Бүген ул Низамына икесе дә көткән, икесе өчен дә куанычлы хәбәрен тапшырачак… Булачак әти кешенең ничекләр итеп шатлануын күз алдына китерергә тырышып карады Гөлбану. Һичшиксез, «Һай, рәхмәтләр төшкере!.. Һай, әниседер лә!..» дип күтәреп үк алачак. Билгеле инде, Гөлбану да: «Чү-чү, әтисе!.. Саграк кылан… Без бит хәзер икәү…» – дип, чак кына чытлыкланган булыр.

Хыялый-ләззәтле уйларга бирелеп ятуы шундый да рәхәт иде Гөлбануга. Куаныч-бәхет белән тулышкан күңеленә, дулкын-дулкын булып, тынлык-тынычлык иңүен, берсеннән-берсе татлы тойгылар кагуын тойды.

Үзенең буйда икәнлегенә тәмам төшенгән Гөлбануның уенда хәзер инде башка төрлерәк уй-фикерләр хакимлек итә. Әлеге уй куанычлы булу белән бергә чак кына шөбһәле дә иде. Ни әйтсәң дә, алда чамадан тыш җаваплы, изге бурыч тора: бала табу. Исән-имин генә табарга язсын иде инде, берүк. Ул булса да ярый, кыз булса да ярый, тик исәнлеге-саулыгы, тәүфыйгы-бәхете белән туа күрсен.

Шундый уйларга бирелеп, йокы белән өн арасында ята Гөлбану. Шундый да рәхәт аңа, бөтен әгъзаларында һичкайчан да булмаганча җиңеллек тоеп, бәхет дулкыннарында чайкалып барамыни.

Шул мизгелдә искәрмәстән генә кемдер килеп кагылган, төрткән сыман булды. Гөлбануның бөтен тәне дерт итте, күңелендә кинәт кенә ниндидер шөбһә, шом калыккандай булды. Эчке бер борчылу тоеп уяну гына җитмәгән, кемнеңдер аяусыз күз карашын тойгандай булды. Мизгел эчендә Гөлбануның ташып торган шатлык-ашкынулары каядыр чигенде, җанын кара шом басып алды. Көяләнде. Күңеле, котылгысыз хәвеф сизенеп, кинәт кенә катып киткәндәй булды. Нәрсә бу?.. Нәрсәгә юрарга моны?

Кагыйдә буларак, бәлане көтү бәланең үзеннән дә хәтәррәк була, ди бит. Моны башыннан кичергәннәр яхшы белә.

Гөлбануның күңеленә вәсвәсә төште. Тикмәгә генә булмас бу хафалану, шомланулар, тәкъдирнең кисәтүедер дигән уй туып аны бөтенләй кешелектән чыгара язды, ватты, изде.

Ул җәһәт кенә торды, киенде, кучкардагы утыртма лампага ут кабызды. Һәм сабырсызланып, тиле ярсу белән, Низамының кайтканын көтә башлады.


…Барысы да искәрмәстән, коточкыч саташулы төш күргәндәй булды… Низамы бүген соңарды аның. Бу вакытта өйдә булырга тиеш иде кана. Әллә, Ходаем, ул-бу булдымы икән, дигән шомлы уйлар да килде. Заманы бик тынгысыз бит.

Гөлбану, ут йотып, бүлмә буенча әрле-бирле йөренә башлады. Кирәксә-кирәкмәсә дә тәрәзә янына барды, пәрдәсен күтәреп, урам якка күз салды… Йөрәге жу итеп китте аның. Каршы яктагы бараклар арасында шактый зур ачыклык бар. Шул ачыклыктан кояш баеган якка күз салуы булды, күңелен ниндидер кара шом яулап алды. Шәфәкънең буеннан-буена, кан саркып торган тирән яраны хәтерләтеп, шыксыз куе кызыл болыт сузылган…

Җанын кая куярга белмәде Гөлбану. Көтмәгәндә җил башка яктан исәр, ниндидер афәт чыгар төсле иде. Һәм ул, бу уйларыннан арынырга теләгәндәй, яңадан үзенең Низамы турында уйларга кереште, бүген үк аңа хәбәр итәргә ниятләде.

Юк, юк, берни дә булмас. Нәрсә булсын, ди? Эштә тоткарлаганнардыр. Әле кичәгенәк ниндидер көтелмәгән шатлык турында, завод хуҗаларының ни өчендер акчалата бүләк бирергә уйлаулары турында әйтеп торган иде. Шулдыр. Акча алганнардыр да анда-монда сугылганнардыр. Йә Мохтар абзый беләндер…

Гөлбану, баракның озын коридорындагы һәр авазга колак салып, менә-менә Низамның аяк тавышлары ишетелер дип көтеп торды.

Ниһаять, ишетелде… Әмма гадәттәгечә тигез түгел иде бу аяк тавышлары: каядыр соңга калудан курыккандай кабалана… Күн итекләр дөп-дөп басып якынайганнан-якыная бара…

Аяк тавышлары ишек катына җитеп туктарга да өлгермәде, ишек артында җан өшеткеч тавыш ишетелде:

– А-ач!..

Гөлбануның йөрәге өзелеп төштемени. Ул кабаланып ишеккә ташланды. Тик ишекнең келәсен ычкындырырга өлгерә алмыйча калды, Низамның тышкы яктан җан-фәрманга шартлатып тибүеннән сынган келә әллә кая атылып китте. Ул да булмады, ачулы-усал кыяфәт белән Низам атылып керде. Искәрмәстән дәһшәт бәреп кердемени! Кара кан баскан күзләре ямьсез акайган, тешләре кысылган. Изүләре төймәләнмәгән, бер як якасы умырылып төшкән… Бу мизгелдә ул акылдан шашкан кешене хәтерләтә иде.

Гөлбану, Низамга берәр бәхетсезлек булгандыр дип коты алынып, ни булганын сорарга авызын ачкан иде, өлгерә алмыйча калды. Тынына капланып сүз башлый алмый торган Низамның ике потлы гер кадәрле йодрыгы аның йөзенә гөрзи кебек килеп төште. Күз аллары караңгыланып китте Гөлбануның, беркавым зиһенен җыя алмыйча торды. Гүя ул каядыр аска, билгесез бер бушлыкка оча иде…

Нәрсәгә булса да тотынып калу нияте белән, як-якка кулларын җәйде. Бер кулы белән чытырдап чаршауга ябышты. Ул өзелеп чыкты… Гөлбану һаман да каядыр очуын тойды… Ут кебек кайнар плитә өстендә торган комганны аударды. Бөтен өй эче пар-бу белән тулды, көл исе бөркелде.

Низам гыйфрит, аждаһа кебек ажгырып, хатынының чәч толымыннан бөтереп алып яңадан аягүрә бастырды. Акайган, тәмам әсәрләнгән күзләре белән Гөлбануның йөзенә текәлеп акыра башлады…

Гөлбану берни дә аңламады. Зиһене томаланган иде. Ниһаять, аерым-аерым сүзләрне ишетү, аларның мәгънәсенә төшенү хәленә килде.

– Әйт, әйт!.. Аһ-һ, юха җылан!.. – дип үкерде Низам.

«Нәрсә турындадыр сорый түгелме соң?.. Шулай шул… Тик нәрсә турында сорый икән соң ул? Нәрсә дип әйтергә соң аңа?.. Йа Ходай!»

– Әйт!.. Әйт диләр бит сиңа!.. Әйт, себерке…

«Тукта!.. Ниндидер яулык турында сорый түгелме соң ул?»

Низам бер үк сүзләрне тәкрарлады:

– Кызыл яулык кайда дип сорыйм мин синнән… Ишетәсеңме? Җавап бир тизрәк…

«Ә-ә!.. Туй алдыннан алып биргән француз яулык турында сорый ич ул. Теге, Исламбикә абыстайга биргән яулык турында. Ә ник аның өчен шулкадәр гауга күтәрә?.. Кирәксә бит ул аны: «Иремнең беренче бүләге иде, башка әйбер алып бирермен…» – дип, кире алып кайта ала… Һай, Аллакаем!.. Чәчкәйләремне толымы-ние белән йолкып ала ич…»

Тәмам ярсыган Низамның өннәрең алынырлык итеп яман үкерүе яңадан аның уйларын бүлде.

– Әйт!.. Әйт, кайда ул яулык? Ә-ә?.. Теге убырлы карчык Исламбикәгә бирдеңме? Әйт!.. Шул сихерчедәме?..

Кара инде… Үзе дә белә икән ләбаса! Тик каян белә икән соң ул бу турыда?..

Гөлбану бу коточкыч аңлашылмаучылыкка чик кую мөмкинлеге тууга куангандай, куллары белән ишарә ясап, башын селкеп, өзгәләнеп, рәнҗү катыш әрнеп әйтте:

– Әйе!.. Әйе… Исламбикә абыстайда… Кирәксә… алып кайтырмын… – диде ул, ни сөйләгәнен үзе дә аңышмастан.

Бу сүзләр бөтенләй чыгырыннан чыгарды Низамны. Ул кинәт каты яраланган ерткыч кебек үкереп куйды. Йодрыгы белән яңадан Гөлбануның йөзенә китереп бәрде. Бу юлы Гөлбану, сугылган көлтә кебек, түргә кадәр очып китте. Шүрлектән нәрсәләрдер төшеп ватылды…

Низам отыры кызып китте. Табышына томырылган карчыга кебек, чабуларын җилфердәтеп, яңадан Гөлбануга ташланды. Хайвани бер кансызлык белән җансыз нәрсәне изгәндәй, хатынын таптарга кереште. Үзе һаман бер үк сүзләрне кабатлады:

– Сихерчедә дисең, алайса?.. Аһ, себерке!.. Сөйрәлчек… Юха җылан… Үтерәм булгач үтерәм, астыртын шайтан!.. Аһ, уйнашчы!.. Бетерәм… Мә! Мә…

Идәндә бөгәрләнеп яткан Гөлбану куллары белән йөзен-битен капларга тырышып карады. Ире күн итек белән эченә китереп типкәч, ул бер мәлгә катып калды, тынсыз булды. Аннары, көзән җыергандай итеп, гаять бәләкәйләнеп, бөтерелеп килде…

«Һай, Низам!.. Нишләвең бу?.. Нишләвең? Тиздән балабыз буласы иде лә!.. Харап иттең лә… Бетердең ич…»

Юк, теле белән әйтә алмады ул бу сүзләрне. Бары тик ярым томаланган мие аша гына уздыра алды.

Калганнары инде, ничектер, саташулы төш күргәндәге кебек кенә хәтердә калган…

Күршеләр йөгерешеп керделәр…

Шунда берьюлы ике полицейский бәреп керде. Бүлмәдәге халык, чак кына таралыша төшеп, аларга юл бирде.

Постта торган городовойны харап иткән, тагын ниндидер мөселманның башын ярган дип, Низамның кулларын артка каерып, араларына бастырдылар да алып киттеләр…

Кемнәрдер Гөлбануны, күтәреп алып, урын өстенә салдылар. Бер-берсен уздырып, Низамны тирги башладылар:

– Албасты!.. Җир бит… Карарлыгын да калдырмаган…

– Ай-һай, кансыз да икән, хайван!..

– Ни хәлләргә төшергән бит кешене! И-и зобани!..

– Үзе бит бик тә инде мыштым иде…

– Шул инде. Ни чыкса, шул юаштан чыга. Сыер дуласа, аттан яман була…

Гөлбануның бөтен тәне дөрләгән утта яна. Эчтән чыккан сулышы иреннәрен көйдерә… Кемдер, рәхмәт төшкере, салкын су белән чылатып, маңгаена чүпрәк куйды…

Аннары инде түзә алмаслык булып сызланулар, эч авыртулар… Аннары канлы биләүләр…

Иң яманы – Низамсыз калу.

* * *

Нинди хикмәттер, соңгы вакытта Сәет үзен, искәрмәстән генә олыгаеп, дөресрәге, картаеп киткән сыман хис итә башлады. Әле кайчан гына һәр туган көннең иртәсен ул бәйрәм урынына көтеп ала торган иде. Һәр туган көннең иртәсе аңа яктылык, шатлык-куаныч, күңел көрлеге алып килә торган иде.

Әмма соңгы вакытларда Сәетнең әлеге халәте, күңел көрлеге әкрен генә, сизелер-сизелмәс кенә көнгә эңгер иңгәндәй сүрелә, кими барды. Яңа көннең иртәләре, ничектер, үзләренең җете ачыклыгын, яктылыгын югалта төштеләр.

Билгеле, тикмәгә генә тумады аңарда әлеге уй-тойгылар. Аралашкан дус-ишләре, каләмдәшләре, аларның яшәү рәвеше, хыял-омтылышлары һәм иҗатлары белән якыннанрак танышкан саен, әлеге халәте үзен торган саен көчлерәк сиздерә башлады. Чөнки ул аларның иҗатлары белән җентекләбрәк танышкан саен, үзе өчен ифрат та ачы хакыйкать ачкандай булды: күрче, зинһар, ул бит алардан белем ягыннан да, мәгълүматлылык ягыннан да бик нык калыша икән ләбаса! Бу хәл, Мәгъдәнинең «Тарих һәм татар хатын-кызлары» дигән китабын укып чыкканнан соң, үзен аеруча нык сиздерде. Ул бит Мәгъдәнине үз кыйбласын таба алмаган коры куык, шунлыктан бик тә ачы телле, кеше уңышына кызыгып-көнләшеп, хөсетләнеп яшәүче бер адәми зат дип карый иде. Кулыннан юньле эш килмәү нәтиҗәсендә усаллана, агу чәчәдер, дип уйлый иде… Тирәннәнрәк уйлый төшсәң, таңга калырлык бит, тирән эчтәлекле, укып туймаслык китап иҗат иткән.

Әлеге китапта халкыбызның бөтен катлаулы үткәне чагылган. Татар халкының бөтен ачы язмышы чагылган. Шуның өстенә әле автор әлеге китабында мәгълүм чорларның социаль тирәнлеген, иҗтимагый мөнәсәбәтләр нисбәтендә ачы хакыйкатьне бөтен каршылыгы, тетрәндергеч фаҗигасе белән күрсәтүне максат итеп куйган. Сәет ирексездән: ә мин шундый ифрат та зур, катлаулы, фидакяр хезмәт таләп иткән әсәр иҗат итә алыр идемме икән дип, үз-үзенә сорау бирергә мәҗбүр булды. Әмма өзеп җавап кайтара алмады, дөресрәге, кыюлыгы җитмәде, четерекле сорау җавапсыз калды. Аның каравы китапны (дөресрәге, кулъязманы) укыган саен соклануы, бер үк вакытта эчтән сызуы арта гына төште.

Тарих төпкеленә тирәнрәк төшәргә дә курыкмаган Мәгъдәни. Борынгы гарәп сәяхәтчеләре Ибне Фазлан, Әл-Гарнати язмаларына мөрәҗәгать итә.

Мәгъдәни әлеге күләмле кулъязмасының бисмилласы (ягъни эпиграфы) итеп, ул көннәрнең иң күренекле шагыйрәләренең берсе Маһруй Мозаффариянең «Мәшһүр хатыннар» дигән әсәрен алган иде. Бик тә урынлы, бик тә дөрес иткән, дигән нәтиҗә ясады Сәет. Әгәр дә аңа хатын-кызларга багышланган олуг әсәр иҗат итәргә туры килсә, ул да, һичшиксез, әлеге шигырьне кулланган булыр иде.

 
Риза казый язган «Мәшһүр хатыннар» бар44
  Сүз Риза Фәхретдиновның «Мәшһүр хатыннар» хезмәте хакында бара.


[Закрыть]
,
Анда гали зат, зур хатыннар бар.
Әдиплек, табиблык, философлык,
Тәдрис55
  Тәдрис – укыту, дәрес бирү.


[Закрыть]
, шигырь берлән мәшгуль хатыннар бар…
 

Сәет, Мәгъдәни белән бәхәсләшкәндәй итеп, кулъязманың әһәмиятен төшерергә теләгәндәй, ләкин бу китап икенчел булачак, чөнки «Мәшһүр хатыннар» дигән китап бар инде дип нәтиҗә ясагандай итте. Әмма ул үзенең хаклы түгеллеген яхшы төшенә иде. Мәгъдәни, үз чорының иң күренекле фикер иясе, тарихчысы һәм мәгърифәтче галиме Риза Фәхретдиновның «Мәшһүр хатыннар» дигән китабы белән Мәгъдәни кулъязмасы арасында бернинди уртаклык юклыгын әсәрнең беренче битләреннән үк төшенде.

Мәгъдәни Риза Фәхретдиновның «Асарь» («Ядкярләр») «Мәшһүр ирләр» һәм «Мәшһүр хатыннар» дигән әсәрләрен телгә алу белән генә дә чикләнми, аларга ифрат та югары бәя бирә, аларның үз чорында татар халкының иҗтимагый һәм милли үзаңы барлыкка килүенә зур йогынты ясавы турында ассызыклап бәян итә. Олуг галим әлеге әсәрендә хатын-кызларның ирләр белән бертигез хокукта булуларын кайнар яклап чыга.

Мәгъдәни, остазына тугрылыклы булуны максат итеп куйгандай, тормышыбызны мәгънәле, бай һәм илаһи итә торган һәрнәрсәгә карата үтә сакчыл булырга чакыра. Сүз уңаеннан мәшһүр галим Риза Фәхретдиновның эшчәнлегенә үзенчә бәя дә биреп уза. Аның мөселман илләре галимнәре, Канада һәм Америка, Скандинавия һәм Испания, Франция һәм Германия, Англия һәм Италия, Кытай һәм Япония, шулай ук башка бик күп илләрнең галимнәре белән язышып, фәнни элемтәдә торуы турында да бик кызыклы мәгълүматлар бирә.

Мәгъдәни кулъязмасындагы тарихи эзлеклелеккә, борынгы Болгар дәүләте чорыннан алып XX гасыр башына кадәр яшәгән һәм эшләгән күренекле тарихи шәхесләр турында кыйммәтле мәгълүматлар туплый алуына соклануыннан хәйраннар булды. Моның өчен күпме эзләнергә, никадәрле тарихи чыганакларга, иксез-чиксез архив материалларына мөрәҗәгать итәргә, елъязмаларда актарынырга, китапханәләрдән чыкмыйча какланып утырырга туры килгәндер, дип уйланды Сәет һәм ачы телле, орды-бәрде холыклы дустына карата күңеле түрендә хөрмәт сыман хис-тойгы бөреләнүен тойды.

Фикер эзлеклелеге дә бик ошады Сәеткә. Язмасын әллә кайлардан, караңгы тарих төпкеленнән үк урый-урый алып килә дә әйтергә теләгән төп, үзәк фикеренә китереп чыгара. Мәсәлән, халкыбызның күп гасырлар буена буыннан-буынга әманәт итеп тапшыра килгән рухи байлыгына сәяхәт ясаганчы, аларның бәһа белмәс хәзинәнең безнең көннәргә килеп җитүенең катлаулы, аяныч юлларын сурәтли. Язу-сызу, китап ул – хәтер, дип дәвам итә автор әлеге фикерен. Һәркемгә мәгълүм: хәтерсез кеше – хайван мисалында. (Шушы бер җөмлә генә дә Мәгъдәнине күз алдына китерде дә бастырды.) Теге яки бу халыкны юк итим дигән илбасар иң әүвәл җиңелгән халыкның китабын, язуын бетерер, яндырыр, көлгә әверелдерер.

Нинди генә яман яулар килмәгән дә, безнең милләткә карата нинди генә вәхшилекләр эшләнмәгән. Әмма татар халкының хәтерен юк итәрлек көч табылмаган. Чөнки халкыбызның күңел байлыгы тиңсез, чамадан тыш бай булган. Халкыбызның меңәр еллардан бирле күңелендә сакланган илаһи рухи җәүһәрләренең рухи һәм эстетик кыйммәте әйтеп бетергесез, чамасыз зур. Әлеге милли хәзинәләребез, тарихи язма чыганакларыбыз, археология ядкярләребез чал тарихның бик тирән төпкелләреннән башлана.

* * *

Низамнарны вокзалга төнлә белән, кала урамнары тәмам бушап, тынып калгач кына озаттылар. Стройга тезеп алып бардылар. Як-якта – көчәйтелгән конвой. Урамда бер генә җан иясе дә очрамады, әйтерсең лә дөнья үлгән, тормыш туктаган.

Штрафной батальонга эләккән тоткыннарны фронтка алып китәсе состав кайдадыр вокзал артында, запас юлларның берсендә тора икән. Тезелеп торган шыксыз теплушкаларны күрү белән, Низам ирексездән Мохтар абзыйның кызыл вагоннар көтеп кенә торалар дип әйткән сүзләрен исенә төшерде.

Алар соңгы партия булып килгәндер, ахрысы. Чөнки күп кенә теплушкаларның ишекләре бикле, морҗаларыннан бөркелеп төтен чыга, ә вагоннарның баш-башындагы тактадан эшләнгән будкаларга, коралланып, толыплар кигән конвойлар менеп баскан иде инде.

Тоткыннарны состав буенча тезеп куйдылар. Алда да, артта да – солдат-конвойлар. Тикшерү башланды. Ул да шактый гына вакытны алды. Арада бик начар, җиңел киенгәннәр дә бар. Андыйлар, килеп туктау белән, бер урында тыпырдашырга, биергә керештеләр. Бераздан тагын ыгы-зыгы купты. Колоннаны төркемнәргә бүлгәләргә керештеләр. Аннары кабат тикшерү башланды…

Ахыр чиктә хайваннарны санаган кебек итеп, үткән бер тоткынның җилкә тамырына суга-суга санап, вагоннарга тутыра башладылар…

Низам эләккән вагонда, бәхеткә, сәке кебек нәрсәләр дә бар иде. Һәрхәлдә, салкын идәндә аунаган ише булмас. Низам, биштәрен җилкәсенә асып, вагонга сикереп менү белән, поездның барачак ягын абайлап, тиз генә уң яктан үзенә урын сайлады. Тимер рәшәткәле тәрәзә янына бик үк елышмаска тырышты. Тәрәзәләр пыяласыз иде…

Биштәрен сәке өстенә куйгач, як-якка күз салды. Вагонның ишеге алар килгәнче ачык булган, ахрысы, бер почмакка кар кереп тулган. Урта бер җирдә тимер мич тора. Шунда утын, такта кисәкләре һәм бераз ташкүмер кертеп аударылган.

Айлар буе бер камерада утырып, бер-берсенә ияләшеп беткән тоткыннар, тыз-быз килеп, урын сайладылар. Әмма теплушканың урта бер җирендәге авыр ишекне ябып, тышкы яктан бикләп куйгач, кинәт кенә тынып калдылар.

Вагон эче дөм караңгы. Бары тик баш-баштагы рәшәткәле тәрәзәләрдән генә яктылык төшә дә тышкы якта конвойларның йөгерешеп, кычкырына-кычкырына нәрсәдер ачыклап, нәрсәдер барлап йөрүләре ишетелә.

Соңгы ике төндә төрмәдә йокы күрсәтмәделәр, ду китереп, зур этапка әзерләделәр. Бераз каңгыраеп утыргач, Низамны йокы баса башлады. Ул бер атнага дип бирелгән сухой паёгын (бер бөтен икмәк белән изелеп беткән тозлы өч балык) салган котомкасын баш очына куйды да бөгәрләнеп ятты. Башта туңды ул. Әмма якасын күтәреп, сулышын изү эченә җибәреп, кулларын тун җиңнәре эченә тыгып ята торгач, чак кына җылынгандай булды.

Кемдер, дер-дер калтырап, аның аркасына елышты. «Әйдә, – дип уйлады Низам, – ята бирсен. Җылырак булыр…»

Кемнәрдер, салкынга түзә алмыйча, тимер мичкә ягып җибәрергә маташып карадылар. Җылысы тоелмады, әмма төтененә чыдар хәл калмады. Шулай да беркем дә зарланмады…

Ташкүмер белән аралашкан бу төтен исә Низамга үзе эшләгән заводны, тимерчелекне, кою цехын исенә төшерде.

«Хәзер төнге смена… – дип уйлады ул. – Бәлки, Мохтар абзый сменасыдыр…»

Кулга алынуына айдан артык үтү сәбәпле, ул инде сменаларны буташтырып бетергән иде. Үзе эшләгән цех күз алдына килде… Соңгы вакытта алар туп лафетлары өчен берничә төрле деталь коя башлаганнар иде. Хак булса, танклар өчен дә детальләр коя башлаячаклар, дип сөйләгәннәр иде…

Эх, барысы да күз алдына килә! Кинәт бөтен цехны җанландырып, тирә-якка көлтә-көлтә чаткылар сибеп, вагранкадан эрегән чуен ага башлый. Берничә сәгать буена әзер формаларга эрегән чуен коела. Бары тик шуннан соң гына бер мәлгә тын алып хәл җыялар, формадагы детальләрнең катуын көтәләр…

Әрле-бирле йөргән зур кран да цехның бер башында тынып калган… Бары тик өстә, югарыгы катта гына, дөбер-шатыр китереп, вагранкага яңадан шихта тутыра башлаган тавыш ишетелә…

Шулай, читтән карап торганда гына цехта барлык нәрсә дә бик җиңел, ничектер үзеннән-үзе эшләнә кебек. Ләкин цехның тигез ритм белән эшләвен тәэмин итү өчен, күпме хезмәт куярга туры килә. Моның шулай икәнлеген Низамга үз җилкәсендә татып карарга туры килде. Кагыйдә буларак, цехка задание тонна берәмлегеннән чыгып бирелә. Соңгы вакытларда исә продукция күп тапкыр вакланды, төрлеләнде. Брак та гадәттәгедән күбрәк чыга. Нәтиҗәдә задание үтәлеше бик нык кимеде. Ансыз да аз хезмәт хакы тагын да төште…

Бу турыда иң элек Низамга Мохтар абзый әйтте. «Син, Низаметдин, яшь кеше… Чак кына миеңне селкеткәләп кара әле. Берәр хикмәт чыгарып булмасмы икән?» – дигән иде ул, бик борчылып. Ул бит – бу заводка ярты гомерен биргән кеше. Бу цехта гына да күпме эшли. Монда Мохтар абзый иң түбән – икенче разрядлы формалар ясаучы булып кергән. Хәзер исә ул – кою цехының хуҗасы, өлкән мастер… Менә шуңа күрә дә цехның шундый хәлдә калуына җаны-тәне белән әрнеде, борчылды…


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации