Текст книги "Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью"
Автор книги: Тарханова Флёра
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 10 (всего у книги 16 страниц)
Миләш белән Нарат мәхәббәте
Биек күккә ашкан бер төз Нарат,
Миләш кочагына сыенып,
Үткән-сүткәннәргә сәлам бирә,
Алар сипкән нурга коенып.
Уттай янып торган җимешләре
Учак итә иркә Миләшне.
Барган җирдән бар да, туктап калып,
Алар сөюеннән көнләште.
Хәйраннарга кала узган берсе –
Ничек кергән Нарат «учакка»?
Әллә Миләш, аңа сыенып үсеп,
Алган микән кайнар кочакка?
Искиткеч зур һәм киң «канатларын»
Ике яклап урап, таратып,
Кыю бөркет кебек тора Миләш,
Төз Наратын назлап, яратып.
Нараты да бер горурлык белән
Карап тора өстән Миләшкә.
Узганнарга әйтә сыман: әй сез,
Чын сөюнең бер үрнәге бит без –
Сөя белмәгәннәр, читенсенми
Килегез, дип, безгә киңәшкә.
Яннарыннан үткән яше-карты
Сокланыплар китә аларга.
Җаннарында җылы хисләр туа,
Сөю хисе туа аларда.
Бер-беренә берегеп үскәнгәме,
Әйтерсең лә алар пар канат.
Урман кырыенда кочаклашып,
Сарылышкан килеш күккә ашып,
Саф сөюгә һәйкәл булып тора
Купшы Миләш белән төз Нарат.
2006, «Васильево» шифаханәсе
Әллә инде Ходам ишеткән?
Ара ерак – күрешүләр сирәк:
Хыялымда йөри сурәтең.
Сагынышып торсак та һәр минут,
Очрашулар чикле, күрәсең!
Күңел дулкыннары тибрәндерә
Бер-беребезгә булган хисләрне.
Айкаса да кайчак, тоныкламый
Сөю салган матур төсләрне.
Сагыну-сагышлардан сыкранганны
Әллә инде Ходам ишеткән? –
Беркөн килеп, киртәләрне җиңеп,
Кочагыңны җәеп килеп кердең
Сиңа гына ачык ишектән.
2014
Кеше итә кешене
Сүзем барып ирешмәде –
Башка сөйләшмәм инде.
Мин көнләшмим дигән идем,
Әллә көнләшәм инде.
Нәкъ сабый бала шикелле
Үпкәләп утырамын:
Урап узмакчы буламын
Мәхәббәт ут(ы)равын.
Башка әллә ниләр килә –
Фантазия нык эшли:
Кайда югалып йөри бу,
Өйгә кайтып килешли?
Дип уйларга өлгермәдем,
Кергәнен дә күрмәдем –
Билемнән кысып кочты да
Әйләндерде бүлмәне.
Шиккә чик куярга кирәк –
Үпкәләү шәп эшмени?
Чиксез наздан кем ваз кичә?
Үкенерсең әллә ничә,
Югалтсаң үз ишеңне.
Бары сөю ялкыннары,
Хис дәрьясы дулкыннары,
Бөтереп алып, нурга салып,
Кеше итә кешене.
2014
Кара эчле берәүгә
Көтмәгәндә, өерелеп,
Бәгыремә таш яуды.
Түзә алмый елый-елый,
Күзләремә кан сауды.
Шушы ташлар тишеп үтеп
Челтәрләде җанымны.
Башкаемны яралагач,
Җуйдым хәтта аңымны.
Сыкрый-сыкрый бәргәләнде
Җәрәхәт тулы йөрәк…
Ашка каршы таш атучы
Рәнҗүемне алыр өчен
Тырышты булса кирәк.
2016
Кабат язлар җитте
Моңга күмеп, кабат язлар җитте,
Пар канатлар кунды иңнәргә –
Очыртты да мине алып китте
Кояш балкып янган көннәргә.
Күзем тутырып, кояш очкын сипте,
Очкыннардан ялкын тусын дип.
Дөрләп янган кайнар йөрәгеннән
Сөю уты ташып торсын дип.
2007
Шигырь яздым әле…
Шигырь яздым әле бүген –
Сиңа багышлап түгел.
Синең кайбер сүзләрдән соң
Нигәдер тартмый күңел.
Җаным әрни, күңел сыкрый –
Нигә шомнар саласың?
Алар бит нык тирәнәйтә
Йөрәгемнең ярасын.
Шул ярадан берөзлексез
Кан тамып торса саркып.
Ничек яшәрсең икән соң
Инде мине югалтып?
2015
Ашыкма, көт!
«Ашыкма, көт, эш күп», – диеп,
Каршына йөгереп чыксам да,
Туктатып торып булмады
Бу гомер агышларын.
Җанымда йөргән һәр җиргә,
Күңелгә кергән һәркемгә,
Мәңге истә калсын диеп,
Мин шигырь багышладым.
Белеп тор…
Синең белән киткән юлда
Адашып, югалып калсам,
Ачы яшь каплар күземне,
Табыныр кыйбламны алсаң.
Тозлы яшь йөрәккә җитсә,
Төзәтер, бәлки, ярасын.
Тик белеп тор: йөрәгемнең,
Син дип типкән йөрәгемнең
Тораташ булып каласын.
1992
Сиңа
Ник юксынам икән бу кадәрле? –
Түзә алмыйм йөрәк әрнүгә.
Янәшәмдә һәрчак күрмәгәнгә,
Күзләрем дә сагынып яшь түгә.
Ник буйсынмый миңа бу хисләрем? –
Әйтерсең лә кайттым яшь чакка.
Ялмап торган утка кергән сыман,
Дөрләп янам кайнар кочакта.
Ләззәтләрдән сөенеп эреп китәм,
Назларыңа төргәч яратып.
Җаның-тәнең үзенә суырып ала,
Шашкын хисне кабат яңартып.
2015
Җәйләремне күз-яшь юган иде
Җәйләремне күз-яшь юып китте,
Маңгайларга борма юл ятты.
Башым иеп көзгә кергән чакта,
Артык кырыс берәү сүз катты.
«Кырысларга яттыр җылы хисләр –
Бар хәрәкәт төгәл, үлчәнгән,
Сүзләр түгел, хәтта үзләре дә
Чыга алмый кыса-үлчәмнән.
Шашып сөю, кочып иркәләүләр
Андыйларда була алмыйдыр.
Дорфа сүздер, кискен, усал дөнья –
Назның әсәре дә калмыйдыр», –
Дип уйладым, игътибарсыз калып,
Ис китмичә мондый сүзләргә,
Тик бәгырьне нидер сызып үтте,
Күзем төшкәч моңсу күзләргә.
Кырыс пәрдә сарган бу күзләрдә
Дөрләп торган ялкын-ут иде,
Кочагында кояш кайнарлыгы,
Иренендә татлы сут иде.
Каннарыма үтте шул кайнарлык,
Йөрәгемне кабат ут алды.
Чәчкә аткан көзге урман кебек,
Язым-көзем бергә буталды.
Баштан чыкты бөтен авыр уйлар,
Дөнья мәшәкате онытылды.
Озак эзләп, парын тапкан коштай,
Бер-беренә җаннар омтылды…
Җәйләремне күз-яшь юган иде,
Сүрән килгән иде көзләрем,
Тик йөрәккә кергән назлы уттан,
Иреннәргә иңгән татлы суттан,
Үз-үземне танымаслык булып,
Серле чәчәк булып үзгәрдем.
1998
Теләктә тор!
Берьялгызым калган көннәремдә
Иртә белән иртүк торам да
Телефонга үреләм, тәүге булып
«Хәлең ничек?» диеп сорарга.
Инде хәзер мин алдан ук беләм
Аның миңа ни дип әйтәсен:
«Сагынуым таулар күчертсә дә,
Берүк теләктә тор, бәбкәчем!»
Теләмәгән кая?! Көн дә телим
Юлларына гөлләр ятсын дип,
Сәфәрендә исән-имин йөрсен,
Эше уңып, сөенеп кайтсын дип.
Ходай рәхмәте киң: барып ирешә
Минем теләк, минем догалар,
Шулай буласына шигем дә юк –
Чын йөрәктән чыккан бит алар.
2000, Казан
Ханбикәне «уйнап» булмады
Актриса булам, дия идем,
Зур-зур сәхнәләрдә уйнармын.
(Бу уйларым иң татлысы иде
Балачакта йөрткән уйларның.)
Хыялымнан соңрак ваз кичтем мин,
Әллә инде күреп туйганмын.
Әмма, Ходай кушып, бу теләкне
Язмышыма язып куйганмын.
Шуңа күрә әллә ничә тапкыр
Хәсрәт сәхнәсендә «уйнадым».
Вакыт-вакыт җанны боз төрсә дә,
Якты дөньялардан туймадым.
Әле уңнан, әле сул ягымнан
Бәргәләде язмыш гөрзие.
Йөзтүбәннән барыбер төшмәдем мин –
Янда булды ярдәм көрсие3838
Көрси – кәнәфи, тәхет.
[Закрыть].
Шул көрсигә утырып хәл алдым да
Дәвам иттем тормыш сукмагын.
Михнәтләрдән буын ныгып калды –
Инде сизмим язмыш тукмавын.
Еллар буе гел каезлый торгач,
Каешланып бетте җилкә дә:
Үзем генә түгел, балалар да
Әле һаман минем җилкәдә.
Кырыс тормыш бик нык талкыса да,
Саклый алдым нәсел сыйфатын.
Һаман аңа кушылып йөргәнгәме,
Җиңел үттем байтак юл чатын.
Балачакның күпме уй-хыялы
Исәпләнде, санга тулмады:
Иң зур хыял чынга ашмый калды –
Канга сеңгән зыялыкны кушып,
Ханбикәне «уйнап» булмады.
2005
Кабат тойдым
Кабат тойдым синең кайнарлыкны,
Битләремә битләреңне куеп,
Җавап назы миннән көткәндә,
Күтәреп алып көчле кулларыңа,
Тының белән мине өткәндә.
Билләремнән кысып кочканда син,
Күкрәгеңә сеңеп беттем мин.
Үзең куйган канатларым җилпеп,
Наз иленә очып киттем мин…
2006
Фарсы белән аралаш
(Шаяру)
Үзең килалмасаң әгәр,
Яннарыңа мин барам:
Чакырып тора туктаусыз
«Ман туро дўст медорам!»3939
Мин сине яратам!
[Закрыть]
Йөрәгемә утлар төште –
Каршы торыр юк чамам.
Синең һәр кич әйткән сүзең:
«Хоби ширин, и чонам!»4040
Тыныч йокы, и җаным!
[Закрыть]
Йокыны бик китерми шул –
Куа да куа гына,
Башкаемда төрле уйлар
Туа да туа гына.
Күзләрең нур чәчеп тора,
Яннарыңда мин булсам.
Җай чыгуга пышылдыйсың:
«Дашном надеҳ – мебусам».4141
Ачуланма – үбәм.
[Закрыть]
«Чи хел ҳастед?»4242
Хәлләрең (эшләрең) ничек?
[Закрыть] дип сорыйсың,
Хәлләр болай түзәрлек.
Арган чаклар була анысы,
Хәл калмый җеп өзәрлек.
Шул мәлдә сиңа дәшәрмен:
«И духтур, инчо биё!»4343
И табиб, килче бире!
[Закрыть]
Эшләрем күп, армас өчен
Дәрман бир әле миңа.
«Мархамат, мархамат!»4444
Баш өсте, баш өсте! (Пожалуйста!)
[Закрыть]диеп,
Килеп җитәрсең, беләм,
Тәсбихыңны тарта-тарта
Нечкә бармагың белән.
Гаҗәеп шәфкатьле бит син –
Булышмаган кешең юк.
Җаның шундый булгангамы,
Бер килмәгән төшең юк.
Ярдәмгә сине дәшкәндә:
«Көттермә, ашык!» – димен.
Синең чиксез рәхмәтеңә:
«Саломат бошед!»4545
Сәламәт бул!
[Закрыть] – димен.
Ярый, хайр4646
Сау бул.
[Закрыть], бүгенгә шул,
Хуш омадед4747
Рәхим ит.
[Закрыть] иртәгә.
Хафа нашав4848
Үпкәләмә.
[Закрыть] бу сүзләргә,
Керми калса киртәгә.
2003
Яшьлегем кайтавазы
Яшьлегемә кайткан кебек булдым
Күзләреңдә очкын күргәч тә,
Янәшәмә утырып сөйләшкәндә
Тән җылыңа мине төргәч тә.
Гаҗәп якын идең шул минутта:
Элеккечә хисләр берләште,
Ничә еллар күрешмәгән җаннар
Бер-берләрен сагынып серләште.
Иркәләнде күзләр карашында
Үбү көткән кайнар иреннәр.
Тик… ярсу көч кинәт тыелып калды,
Бәгырьләрне өтеп, суык алды –
Араларга сарды сөремнәр:
Чынбарлыкка кайтты күңелләр, –
Кушылалмый калды иреннәр.
2006
Кая куйыйм җаннарымны
Кая куйыйм җаннарымны,
Нишләтим йөрәгемне? –
Белмәдем, үткәнне уйлап,
Сагышта көяремне.
Ник ябык яшьлек ишеге,
Нигә берәү дә көтми?
Өзелеп-өзелеп юксынудан
Түккән яшьләрем кипми.
Кайда соң ул дәртле еллар,
Мәхәббәт гөлем кайда?
Унбиш яшьтән канат куеп
Очырган өем кайда?
Белсәм кайларда икәнен,
Эзеннән китәр идем.
Узган гомер сукмагыннан
Тагын бер үтәр идем.
Үткән чакта хаталарны
Төзәтә китәр идем.
Ялгыштан хали тормышны
Мин җәннәт итәр идем.
Кайтасы килеп ашкынам
Яшьлегем елларына.
Юллары юк. Бары сагыш,
Илерү, елау гына.
2007, Казан
Фирүзә кашлы көмеш алкалар
Фирүзә кашлы көмеш алкалар –
Җан сөйгәнемнең мәңгелек төсе.
Шул алкаларны киеп куйсам мин,
Ярыннан аша сагыну хисе.
Фирүзә кашлы көмеш алкалар
Һәркемгә бәхет китерә, диләр.
Килсеннәр, әйдә, килсен көттерми,
Чиксез бәхеткә илтүче көннәр.
Тик бу көннәрнең килер юлында
Киртәләр булып берни ятмасын.
Фирүзә кашлы көмеш алкалар
Шул бәхетемне мәңге сакласын!
2007
Акылыңа хисең тоташмы?
Күз тутырып карап торуларың
Нинди уйга барып тоташты?
Әллә артык җитди чагыңда да
Акылыңа хисең тоташмы?
Күз карашларыңны укый алмый
Тилмерепләр бетеп утырдым.
Барыбер дә сөеп иркәләүче
Назың белән җанны тутырдың.
Мөлдерәпләр карап торуларың
Нинди уйга бәйле булгандыр.
Бәлки, уең, таралмасын диеп,
Хисләреңне таслап куйгандыр.
2007
Югалту
Үтте гомер – көйри күмер
Йөрәгем түрләрендә.
Җан сөйгәнем ялгыз калды
Яшьлегем үрләрендә.
Тилмерепләр көтәдер ул
Яшьлеккә кайтуымны:
Муеннарына сарылып,
Куйнына батуымны.
Кызганыч, кайтыр юл өзек
Яшьлегем үрләренә.
Очрашу мөмкин булыр тик
Караңгы гүрдә генә.
2008
Өзелде
Өзелде дуслык җепләре,
Сүрелде дуслык хисе:
Өстен чыкты барысыннан
Затсыз гайбәтләр көче.
Күпләрнең эчен пошырды
Якын дус булып йөрү,
Кара көйде нурсыз йөзләр,
Бар гамәл – арттан өрү.
Ни булыр, шул гайбәтләре
Үзләренә ябышса,
Телләре корымас микән,
Бертуктаусыз кеше чәйнәп
Яманлыкта алышса?
2016
Үзеңә дип кабул итмә
Шигырь язмам моннан ары сиңа атап,
Ни үпкәләп, ни төрткәләп яки мактап,
Дип, үземә һәм дә сиңа вәгъдә бирдем…
Ә аннары,
Ничек торыйм бу вәгъдәмдә дия-дия,
Көннәр буе үз-үземне әрләп йөрдем.
Үпкә шигырьләре язмам – анысы хак,
Ә бит һәрчак наз ярлары тулып таша.
Тел очында торган сөю сүзләрен дә
Күзгә карап әйталмаган чакларымда
Җиткерәмен иясенә шигырь аша.
Мин язмыйча тора алмам – ачуланма,
Уйларыннан ваз кичәр бу дип тә көтмә.
Назга төргән шигырьләрем пәйда булса,
Күңелеңә алардан шик-шөбһә тулса,
Зинһар өчен, үзеңә дип кабул итмә!
Ярармы?!
2016
Утырам да уйлыйм яшь чакларны
Утырам да уйлыйм яшь чакларны:
Күңел тула, йөрәк сыкрый башлый.
Узган дөньяларга кереп китсәм,
Сагыш җиле упкыннарга ташлый.
Йа Ходаем, күпме гомер үткән
Тәнемә җан иңгән пакь көннәрдән.
Ә яшьлегем һаман аваз сала
Язмыш өеп куйган таш мөнбәрдән.
Яшьлегемә кайту – бар хыялым,
Тик шул анда калып булырмы соң?
Сүнә барган саен офыклары
Яшәү дәртен табып булырмы соң?
Шул чагында тормыш фасылларын
Күреп калу теләге дә туар.
Бер кысада гына моңсар булгач,
Җаным-тәнем, бәлки, аннан туяр.
Ә бит
Алтын көздә, хәтта салкын кышта
Кайнар хисләр кабат кайта җанга.
Сөю дулкыннары өелеп килә,
Бәрелә-сугыла кайчак текә ярга.
Шул дулкыннар янә күтәреп алып
Тибрәлдерә дәрьяларны иңләп…
Дәртле күзләр очкынланып яна,
Бәгырьдәге хисне утка тиңләп.
Менә шунда кайткан кебек булам
Гөрләп торган яшьлек елларыма.
Тик бу еллар кабат кереп китәр
Сагыш тулы моңлы җырларыма.
2014, Казан
Керләнмәсен…
(Экспромт)
Хәтерләргә кайтыр юлыбызны
Өмет тулы хискә төрдең син:
Тәүге тапкыр нәсел нигез ташын
Минем белән кайтып күрдең син.
Һәр очрашу бер могҗиза булды
Ярдәменә күрә дусларның.
Бар җирдә дә без янәшә йөрдек,
Ризалыгын тоеп рухларның.
Шулай икән, мин яныңда чакта
Ялгышып та кара коела күрмә –
Бәгыреңне күмәр кантарлар.
Матур хисләр берүк керләнмәсен,
Элгәрләрең рәнҗеп ятарлар.
2009
Күзеңдә сагыш иде
(Экспромт)
Кулың болгап озатып калдың,
Изге теләкләр теләп.
Уйларда калды һәр сүзең –
Көемне тора көйләп.
Күңлеңдәге якты нурның
Угы йөрәккә тиде.
Йөзең елмаеп торса да,
Күзеңдә сагыш иде.
Тизрәк әйләнеп кайт инде –
Юармын сагышыңны.
Югалтасым килми һич тә
Кыйммәтле табышымны.
2011
Шигырьләр туа
Шигырьләр туа өзлексез,
Бер-беренә үрелеп.
Арада кайнар хисләр дә
Китә кайчак күренеп.
Шушы хисләр, бөтереп алып,
Өермә ясый җанда.
Курыкмый торам мин анда,
Чөнки син минем янда.
2011
Тик миңа төбәлгән карашың
«Һәр көнне керәсең төшемә», –
Дип җырлыйсың миңа, җанашым.
Ялварып төбәлгән, тик миңа төбәлгән
Сагынулы, әрнүле карашың.
«Өзелеп яраттым, – дисең син, –
Сөюем бирмәде сулырга.
Күкләрдә Ходаем язмаган, күрәсең,
Гомерлек сөйгән яр булырга.
Язмышым чикләде өметне –
Сүзләрем калды тик уемда.
Җанымда бер теләк: назыңа төренеп
Янарга ялкынлы куйныңда».
2012
Калмады…
Үткәннәрең миңа һич кагылмый,
Тик матур дип кабул ителми:
Чәйнәп-чәйнәп төкеренәләр ләса,
Каралтасы килеп битеңне.
Ник тараттың яман даннарыңны,
Ник кешечә яши алмадың?
Аллаһ каршысына килеп баскач,
Акланырлык рәтең калмады.
2014
Ашлар пеште…
Ашлар пеште, чәй кайнады –
Кайтып җит тизрәк, бәгърем.
Синнән башка чәй дә бармый –
Көемне алды Тәңрем.
Кайтыр юлыңда күзләрем –
Озак көттермә инде.
Сагыш утында саргайтып,
Элеп киптермә инде.
Юлларың берүк киң булсын,
Минекенә тиң булсын.
Күрешү көткән күңелең
Ярату белән тулсын!
Сүзләрем иреште, ахры –
Ачылып китте ишек…
Кочакларга сеңеп беттек,
Туктый алмый үбешеп.
2014
Берәүгә
Эт шикелле өреп яши торган
Кешедер дип белмәгән дә идем.
Котырынып, дулап улый-улый
Күрсәттең син кемлегеңне бүген.
Элек сине әйбәт кеше диеп
Ялгышканмын икән, ни кызганыч.
Ничә еллар, кемлегеңне белми,
Баглаганмын сиңа зур ышаныч.
Бу дөньяда шундый затсыз җан да
Була икән диеп уйлап йөрдем.
Бәгыремә үтә күрмәсен дип,
Шундук сине күңелемнән сөрдем.
* * *
Бармы хәзер бездә затлы ирләр?
Булсалар да алар, гаҗәп сирәк.
Андыйга шул шәфкать, итагатьлек,
Камил акыл, тулы зиһен кирәк.
Зәһәрлеген тыеп кала алмый
Яшиләр бит, хәтта парын тиргәп.
Ник бетә соң илдә әйбәт ирләр? –
Җен алыштырганнар кала күбрәк.
2017
Сөенеп кайтып китәм
(бер эшмәкәр исеменнән шаян шигырь)
Төялеп килеп җиттем мин
Сәүдәмнең ноктасына.
Тезеп куйдым барысын да –
Әллә ни юк та сыман.
Шулай да өелеп тора
Помидоры, кыяры…
Хәйран күп иде бәрәңге –
Килмәгән әле ярый.
Тотар иде кичкә кадәр,
Сатып бетертим диеп.
Шунсына шат: үз алучым
Чират тора гөр килеп.
Моны да бир, тегесен дә,
Диеп кенә торалар.
Үз чиратын көтә-көтә,
Көлешеп гәп коралар…
Һәм, ниһаять, бушап калды
Тагын берничә түтәл.
Бүген дә эшем уңды дип,
Сөенеп кайтып китәм.
2015
Үпкәләттең
Үпкәләттең. Инде шушы сүзең
Йөрәгемә килеп кадалды.
Ихтыярсыз аккан күз яшьләрем
Карлы яңгыр булып яралды.
Йөгәнсезрәк хисең дулкыннары
Сүндерсәләр сөю ялкынын,
Булалмассың, күпме теләсәң дә,
Җанкисәгем яки алтыным.
Белә торып нечкә күңелемне,
Ычкындырсаң чорсыз сүзләрне,
Гомерең буе эзләп йөрерсең син
Минем белән йөргән эзләрне.
2015
Яшәмәмен сиңа үчлектә
Сине төреп алган ямьсез сүзләр
Хурласа да синең исемне,
Нык өзгәләсә дә йөрәгемне,
Сүндермәде дуслык хисемне.
Ни гаҗәптер, һәрчак сине генә
Искә алып йөрим кич-иртә.
Сине барыбер саныйм якын дус дип,
Күпме генә тырышып ятсалар да,
Тудырмаслар нәфрәт ничек тә.
Яшәмәмен сиңа үчлектә.
2015
Булмыймыни?
Танышларымның берсенә
Синең хакта күбрәк белгән саен,
Күңелләрем төшә кыелып.
Гаилә бәхетен алган азгынлыктан
Булмыймыни һаман тыелып.
Туймадыңмы әле ялган сөйләп,
Әүвәл сыйпап, аннан рәнҗетеп.
Шул рәнҗешләр исә, сиңа төшеп,
Тормасмы үз җаныңны өтеп?
Китәрсеңме иман керткән якка,
Йөрерсеңме тик саф юлыңнан?
Туры сукмаклардан йөрсәң генә
Үкенерлек булмас соңыннан.
Ни дисәң дә, яшең узып бара –
Кайтыр вакыт инде әдәпкә.
Ходай язган әхлак кануннары
Керсен тизрәк синең гадәткә –
Айлап, көнләп түгел, сәгатьләп.
2015
Югалттың
Югалттың син мине, исәпләми
Сүз-гамәлең салган тәэсирне.
Яуладым дип уйлагансың, бәлки,
Гомере буе күндәм әсфирне4949
Әсфир – бу очракта «көтеп саргайган».
[Закрыть].
Ялгыш адымнарың сүрелдерде
Йөрәгемдә йөрткән сөюне,
Бер-беребездән аеры минутларда
Җанга урын тапмый көюне.
Шуңа бүген артык исем китми:
Әллә бар син миңа, әллә юк.
Өзелеп әйткән очкын сүзләрең дә
Салмый инде, салмый ялкын-ут.
Онытылып бара бергә чакта
Бәхет өстәп торган сәгатьләр.
Йөргән юлыбызны тузан күмде –
Барсына да булды сәбәпләр.
Кайтарырмын диеп тырышма да,
Сүнде инде кайнар хисләрем,
Кара таплар бер-бер артлы күмгәч
Тормышымның якты төсләрен.
Яшә хәзер миннән башка гына,
Гомерең үтсен мине күрмичә,
Бөтереп алган хисләр дулкынында
Сөю ләззәтләре күммичә.
Кушылыйк дип, берүк килә күрмә,
Шалтыратма да миңа син бүтән.
Сиңа булган бөтен ышанычым
Китеп барды инде бик күптән.
2 гыйнвар, 1982 – 2 гыйнвар, 2002
Сөя алма…
Сөя алма миннән бүтән беркемне дә,
Бары мине генә уйлап, сагынып яшә.
Бөтен кальбең бары минем белән тулсын,
Ә башкалар синең өчен булсын рәшә.
Назлы сүзләр белән генә эндәш миңа,
Матур итеп эндәшермен мин дә сиңа.
Күзеңдәге очкыныңны күрү белән,
Очып килеп сеңәрмен ут куеныңа.
Алларыңа утырырмын да сарылырмын –
Куллар, күзләр, иреннәрең мине тояр:
Иркәләүдән иңрәп киткән күңелеңә
Һәм җаныңа кайнар хисләр ләззәт кояр.
2015
«Кайчакларда өзелеп-өзелеп куя…»
Кайчакларда өзелеп-өзелеп куя
Күңелемнең нечкә кыллары –
Араларны якынайту өчен
Кыскартасы иде юлларны.
2015
Язармын әле…
Мине күрәсеңме син? –
Яныңда торам ич мин.
«Чәчкәм» дип килеп кочмыйча,
Мин бит беркая китмим.
Әһә! Күреп алдыңмы?
Хәйраннарга калдыңмы?
Минем моңсу карашымны
Йөрәгеңә салдыңмы?
Салсаң, сине тирәләтеп,
Хис бакчасы корырмын.
Һәр эшеңә дәрман биреп,
Гел яныңда торырмын.
Сүзләрем бик күп, җаным,
Язармын әле тагын!
2015
Онытма!
Кичә күрештек бит юкса,
Барыбер дә сагынам.
Каршымда торган фотоңа
Иреннәрем кагыла.
Үбеп алалар битеңне,
Елмайган күзләреңне.
Колакка җиткән авызың,
Күпме генә тырышса да,
Әйталмый сүзләреңне.
Шулай да көтәм әле –
Кочагыңа төреп алып,
Җаннарыма назлар салып
Әйтәсе килгән сүзеңне
Онытма гына, яме!
2015
Сине эзлим
Сине гомер буе эзлим,
Ә син янымда икән.
Хисләреңә төреп алгач,
Бөтенләй эреп бетәм.
Син булганда, карлары да,
Яңгыры да чүп кенә.
Читенсенеп торма инде:
Мин бит ризалыгым бирәм –
Үбеп ал хет чүт кенә.
2015
«Күңел төште, кулдан эш тә китте…»
Күңел төште, кулдан эш тә китте,
Уй бетерә газиз башымны.
Йөрәк сулкылдавы җанны тетә,
Тыя алмыйм хәтта яшемне.
Тизрәк китсен инде бу әрнүләр –
Тынычланыр идем, ниһаять.
Сызлануны бөтереп алып атып,
Назга гына күмсен бу хәят!
2016
Янам, көям…
Янам, көям, куырылам,
Бар дөньямны ут сара.
Кайнап торган май эченә,
Бар, үзең төшеп кара.
Белерсең шунда хәлемнең
Ничек авыр икәнен…
Түзеп булмаса, мөгаен,
Ташлармын да китәрмен.
1995
Дүртьюллыклар
* * *
Мәхәббәтне күккә чөйдем,
Чөнки үзем яндым, көйдем.
Ходам кушып, мин һәрвакыт
Үземне сөйгәнне сөйдем.
* * *
Синең белән язым, көзем,
Хәтта кышым чәчкә атты:
Күңелемә сүзең ятты,
Назларыңнан сулу капты.
* * *
Мин кырыкка төрләнәмен,
Булган чагыңда син янда.
Онытырсың дип борчылма –
Мин бит гел синең дөньяңда.
* * *
Китеп югалсам да «еракларга»,
Мин анда да сине көтәрмен.
Озак күренмәсәң, җаен табып,
Исләреңә төшереп китәрмен.
* * *
Тормыш куйган сорауларга
Юньле җавап тапмадым.
Гаҗизлектән йөрәгемне
Мең җәрәхәт каплады.
* * *
Җан сөйгәнем читтә чакта,
Чит миңа бар дөньясы,
Сагышлы итә җанымны,
Күзләремне күл ясый.
* * *
Тылсым илә аккан сүзең –
Челтер-челтер килгән чишмә.
Хикәятең тик безнең сер –
Син аларны ятка чишмә.
* * *
Күз алларым томалана,
Син күренми торганда,
Ике күзем дүртәр була,
Сине каршыларга чыксам
Син кайтасы юлларга.
* * *
Исемеңне көнгә мең кабатлыйм –
Ишетәсең микән, юк микән?
Сөю дәрте кергән йөрәгеңдә
Төтен генә микән, ут микән?
* * *
Мең газап күрсәм күрермен,
Мең назга сине төрермен.
Мәхәббәт салган ялкынның
Кыл уртасында йөрермен.
* * *
Йөрәгемә аттың ут-ук белән,
Шуңа күрә утка теләп керәм:
Укны алсаң тартып йөрәгемнән,
Мин бит шундук егылам да үләм.
* * *
Күргәч тә кайнар яшьләрең,
Акты минем дә яшьләрем.
Синнән соңгы гомерләрдә,
Белмим, ничекләр яшәрмен?
* * *
Бик моңсу итте юлларны
Моңлы сазыңның кыллары.
Ике күзем – ике диңгез:
Чумдың, бетәм дип тормадың.
* * *
Авыр уй биләсә башны,
Җан урын табалмый башлый.
Синең күкрәктә ни икән:
Назлы йөрәкме йә ташмы?
* * *
Бар нәрсәгә борының тыкма,
Нәфесеңне авызлыкла.
Ихтыяр көчен югалтсаң,
Буйсынырсың явызлыкка.
2006 – 2014
Син юк чакта
Син юк чакта өзелеп сагынам сине.
Сагындыра хәтта
Кулларыңның көче, карашың…
Бары алар сөеп дәвалар күк
Йөрәгемнең тирән ярасын.
* * *
Кинәт кенә, уелып китеп,
Сагышка чумсам әгәр,
Тәнем салкын боздай катып,
Туңсам бәгъремә кадәр,
Син миңа дару китермә,
Китер җылы сүзеңне –
Мин кояшка елмаермын,
Гөлдәй тоеп үземне,
Шулчак сагыш кочагыннан
Йолып алырсың мине.
* * *
Хисләремне рәхәт өйле иттең,
Күңелемне матур көйле иттең –
Кая барсам, син гел янәшә:
Үзең булмасаң да,
Миннән калмый йөргән
Җаның белән җаным серләшә.
* * *
Ни дип кердең эле башкаема? –
Йөрәгемә берүк төшә күрмә.
Ул бит минем һәрчак дөрләп тора,
Ялкынында янып пешә күрмә!
* * *
Сине зур игътибар белән
Тыңлыйм, җанкисәккәем.
Ягымлы көр тавышыңнан
Җилкенә йөрәккәем.
Шуңа күрә зарыгып көтәм
Иртә-кич тавышыңны,
Һәр сүзеңә иңгән шатлык
Тарата сагышымны.
* * *
Көтмәгәндә күңелемә
Керде көнче күбәләк.
Йөрәгемә очып кунып,
Ала кайчак телгәләп.
Хәбәр китерә ерактан,
Күреп, белеп тор диеп.
Галәмнән дә җыяр иде,
Тик галәм чиксез биек.
2014
Мәңге узып киталмас
Очып-очып биегәндә,
Йолдызларга үрләдек.
Галәм киңлегеннән башка
Бернәрсә дә күрмәдек.
Таулар төштек, күтәрелдек –
Күлдән ары китмәдек.
Моң булып тулган хисләрне
Күңелләргә бикләдек.
Әле һаман шул моңнарны
Рәхәтләнеп эчәбез.
Күкләрне айкап йөргәчтен,
Җиргә килеп төшәбез.
Ә җирнең үз серләре бар –
Кайчак алар ачыла.
Телләре тик тормаганнар
Чүп чәйнәргә ашыга.
Чәйнәсәләр чәйнәр инде –
Тик берсе дә йоталмас.
Кемлеген белсен ул әүвәл:
Күпме генә тырышса да,
Безгә кадәр җиталмас,
Мәңге узып киталмас.
2014
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.