Текст книги "Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью"
Автор книги: Тарханова Флёра
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 13 (всего у книги 16 страниц)
IV бүлек
Җырлар
Кайнар хисләр бөтереп алган чакта
Моңнар тула минем күңелгә,
Сихри җырлар туа җаннарымда,
Нурлар балкый гомер күгемдә.
Шушы хисләр җырларыма сала
Үзәк өзгеч сөю ялкынын.
Утлы ялкын шундук кайнарлата
Җанга үткән бозлар салкынын.
Чистаем5454
Резеда Ахиярова музыкасы.
[Закрыть]
Даның җырга күчә бара,
Чистаем – гүзәл калам,
Исемеңне ишетсәм дә,
Җаныма сихәт алам.
Кушымта:
Борылып аккан су буйларын
Күргән саен һәрдаим –
Күз алдымда ак корабтай
Йөзеп барган Чистаем.
Чулманыңда дулкын уйный,
Дулкыныңда – акчарлак,
Акчарлаклар булып кайтам,
Сине сагынып кабат.
Кушымта.
Якты калам, һәрчак безгә
Ачык синең кочагың.
Синдә генә сүнми яна
Өмет, бәхет учагы.
Кушымта:
Борылып аккан су буйларын
Күргән саен һәрдаим –
Күз алдымда ак корабтай
Йөзеп барган Чистаем.
1992
Чистай сагышлары5555
Резеда Ахиярова, Ганс Сәйфуллин музыкалары.
[Закрыть]
Чистай буйларында йөргән идек –
Ике канат бергә парлашып.
Яшьлек мәхәббәтем әллә нигә
Шул юлларда калды адашып.
Кушымта:
Моңлы сандугачлар кушылып җырлый
Йөрәккәем типкән тавышка.
Бәхет иңәр иде, Чистай, синдә
Яшьлек ярым белән кавышсам.
Инде ничә еллар аны көтә,
Аны эзли күңел – табалмый.
Күзләремдә һаман аның күзләр,
Сагышларым ансыз таралмый.
Кушымта.
Ялгыз узган гомер – тирән газап:
Шатлыкларым бәхет китерми.
Юлга чыккан саен очрар кебек,
Тик юлларым аңа илтерме?
Кушымта.
1992
Яуширмә5656
Луиза Батыр-Болгари музыкасы.
[Закрыть]
Яуширмәгә янә кайттым,
Ак чәчкәле яз килгәч,
Күңелемә моңнар тулды,
Авылымны күргәч.
Күз алдымнан мәңге китмәс
Алмагачлы күлләре,
Җиләк җыйган яланнары,
Йөгереп менгән үрләре.
Кушымта:
Туган авылым Яуширмә,
Ташлап киттең диеп рәнҗемә.
Онытып булмый сине, гүзәл җирем,
Мәңге йөрәгемдә бит син минем,
Онытып булмый сине, изге җирем,
Мәңге калдың йөрәгемдә минем.
Авылым данын күтәрде
Мәшһүр Гаяз Исхакый,
Яугир егетләрен халкым
Күңелендә саклый.
Минем дә язмышым синдә –
Мин синең газиз балаң,
Сиңа кайтсам, и туган як,
Мәңге яшьлектә калам.
Кушымта.
2001
Гармун5757
Габдерәзак Мингалиев музыкасы.
[Закрыть]
Өздереп уйнап,
Төнгә таратты
Синең көйләрне бер гармун,
Үзәк-бәгырьгә
Төшеп шулчакны,
Агылды ургып сихри моң.
Кушымта:
Тукта, гармун, җитте, уйнама,
Күңелләргә салдың мең яра.
Юксынулардан аккан күз яше
Әрнү өстәп бәгырьгә тама.
Төнге урамга
Яткан шушы моң
Кайтарды мине яшь чакка,
Тыелып кына
Кушылып сиңа
Җырлый идем мин кайчакта.
Кушымта.
Калды көйләрең,
Йөрәк серләрең
Сайрар гармуның телендә,
Сагыну җырларын
Өзелеп уйнавың
Онытылмый әле бүген дә.
Кушымта.
2001
Син җырладың миңа5858
Габдерәзак Мингалиев музыкасы.
[Закрыть]
Гөлбакчамда үсә бөдрә сирень,
Хуш исләргә төрә һәр җирне.
Нигә икән, нигә бу кадәрле
Баш югалтып сөям мин сине?
Гөлбакчама ямь өстәгән сирень
Җан сөйгәнем кебек тоела.
Түзалмаслык авыр минутымда
Киләмен дә аңа сыенам.
Бөдрәләнгән сирень чәчкәләре
Иртә таңнан чиксез моң сала.
Кадерлемне өзелеп сагынуым
Мәңге үлмәс җыр булып кала.
Гөлбакчамда үсә бөдрә сирень –
Шау чәчәктә тора җәйләрен.
Хисләремне раслап, көн дә сиңа
Бүләк итәм сирень бәйләмен.
1965
Йөрәк ярам5959
Ганс Сәйфуллин музыкасы.
[Закрыть]
Безгә бәхет биргән
Өй юксына сине,
Бакчасында үскән таллар да
«Ник кайтмады?» – диеп
Сорашалар миннән,
Әрнү өстәп йөрәк ярама.
Кырларыма чыксам,
Икәү йөргән юллар
Сорау белән төбәп карыйлар.
Безгә генә таныш
Тургайлар да хәтта
«Ярың кайда?» диеп сайрыйлар.
Синсез моңсу миңа,
Күңел ташып тула.
Көмеш тәңкәң яткан усаклык
Синең җырларыңны
Көйләп куя кайчак –
Үлеп сагындыра шулчакны.
1993
Күзләреңә тагын карыймчы6060
Резеда Ахиярова, Габдерәзак Мингалиев музыкалары.
[Закрыть]
Күзләреңә төбәп карадым –
Сөюеңне шундук аңладым,
Күңелдәге шикләр китсә дә,
Йөрәгемне ача алмадым.
Кушымта:
Күзләреңә тагын карыймчы,
Җаннарыма җылы алыймчы,
Упкыныңа гына төшермә,
Утларында гына пешермә.
Күзләреңдә – гомер агышы,
Аларда бит минем язмышым,
Онытылып китеп, читләргә
Карый күрмә хәтта ялгышып.
Кушымта.
Күзләрең гел сынап карыйлар –
Йөрәк хисләремне барлыйлар,
Күрмисеңме, күңел кошларым
Сиңа гына диеп сайрыйлар.
Кушымта.
1996
Аңлашу6161
Габдеразак Мингалиев музыкасы.
[Закрыть]
(Дуэт өчен)
Егет:
Күзеңдәге сүнмәс ялкыннарны
Минем бәхеткә дип куандым,
Дулкын чәчең, көләч йөзләреңне
Төшләремдә күреп уяндым.
Кушымта:
Өзгәләнмә артык, дисәм дә мин,
Тыеп булмый икән йөрәкне.
Кайнар хисем бары сиңа гына –
Иңнәремнән алма терәкне.
Кыз:
Күкрәгемдә күптән ялкын дөрли,
Күңелемнән ургый назларым,
Тик ялкыным башка берәүгә шул,
Аның белән килде назларым.
Кушымта:
Әйтмәсәм дә, күптән беләсең бит:
Вәгъдәләшкән ярым син түгел,
Син бит минем бары сер саклаучым –
Сердәш бит ул ярга тиң түгел.
Егет:
Күзләреңдә сүнмәс утлар күреп,
Мине сөясең, дип уйладым.
Кыз:
Кайнар хисем башка берәүгә шул,
Анда гына бөтен уйларым.
Егет:
Кайнар хисең башка берәүгә шул,
Анда икән бөтен уйларың.
Кыз:
Әйтмәсәм дә, беләсең бит инде
Вәгъдәләшкән ярым син түгел.
Егет:
Ник син мине ярым дип сөймисең? –
Башкалардан мин бит ким түгел.
1992
Ни хәлләр итим икән?6262
Флёра Тарханова музыкасы.
[Закрыть]
Аердылар безне, иркәм,
Син шуны белдең микән?
Телгәләнә йөрәккәем:
Ни хәлләр итим икән?
Күзләреңә туры карап,
«Сөям!» дия белмәдем.
Бер күрергә дә тилмереп
Үтәдер гомерләрем.
Инде башка берәү йөри
Яуларга күңелемне,
Телгәләнгән йөрәгемә
Ул дәва түгел инде.
1968
Нигә?6363
Флёра Тарханова музыкасы.
[Закрыть]
Нигә миңа мондый яшәү:
Җанда өмет калмагач,
Икәү кабызган учактан
Бергә җылы алмагач?
Нигә кирәк мондый яшәү:
Мине синсез тилмерткәч,
Йөрәгемдә чиксез сагыш,
Бетмәс сагыну йөрткәч?
Нигә миңа болай яшәү:
Бер күрергә зар булгач,
Мине өзелеп сөйсәң дә,
Башка ярга пар булгач?
Юк, шулай да яшим әле –
Син барны тоеп, бәгърем.
Газаплы бөек бер ләззәт
Биргәндер миңа Тәңрем.
1992
Син югалтсаң мине6464
Ильяс Вәлишаһ музыкасы.
[Закрыть]
Син югалтсаң мине бөтенләйгә,
Күзләреңдә сүнәр чаткылар,
Йөрәгеңә төшәр бозлы сагыш,
Сүзләреңә иңәр ачы зар.
Син югалтсаң мине бөтенләйгә,
Сыкрый-сыкрый үләр бар дөньяң:
Ялкын өсти-өсти яшәтергә
Яннарыңда инде мин булмам.
Син югалтсаң мине бөтенләйгә,
Бәхет килер димә кабаттан.
Бер мин генә идем, бер мин генә
Синдә җырлы таң булып аткан.
1996
Сөюеңә кереп батканмын6565
Рифкать Асиков музыкасы.
[Закрыть]
Язмышымның борма юлларыннан,
Ходай кушып, сиңа кайтканмын,
Күзләреңә карап атлый-атлый,
Сөюеңә кереп батканмын.
Чыгыйм диеп аннан талпынмыйм да,
Киресенчә, керәм тирәнгә…
Дөньяларым балкып чәчкә ата,
Өзелеп-өзелеп сине сөйгәнгә.
Мине көтеп, күпме газап чиккән
Йөрәгеңне килеп какканмын,
Язмыш юлым синең аша икән –
Ярый әле сине тапканмын.
1995
Көзләрнең дә була төрле чагы6666
Резеда Ахиярова, Ганс Сәйфуллин музыкалары.
[Закрыть]
Көзләрнең дә була матур чагы:
Зәңгәр күктән
Җылы кояш көлеп торганда,
Таныш сукмакларга катлам-катлам
Тәңкә яфрак яткач юргандай.
Көзләрнең дә була моңсу чагы:
Күл өсләре
Җыерчыклар белән тулганда,
Хушлашырга боерык биргән мизгел
Үзәкләргә яра уйганда.
Көзләрнең дә була авыр чагы:
Көннәр буе
Әче җилле яңгыр койганда,
Бар табигать үксеп елый кебек,
Җәйдән китә алмый торганга…
Язмышлар да шулай төрле була:
Берәүләргә
Юллар ачмый якты бәхеткә,
Кайберләрне исә җиңел генә
Алып менеп куя тәхеткә.
1998
Мин яраттым сине6767
Риф Гатауллин музыкасы.
[Закрыть]
Мин яраттым сине, яраттым:
Син бит минем ике канатым,
Мәхәббәтем җиккән пар атым –
Гомерлеккә диеп яраттым.
Яратмадым түгел, яраттым,
Әллә ничек үзеңә караттың:
«Алтын кулың» әсир иттеме?
«Тәмле телең» тәэсир иттеме?
Әллә инде назлы карашың
Күңелем кылын чиртеп үттеме?
Мине кушып җырласын диеп,
Үзенең көен салып киттеме?
Синең өчен бары җан аттым:
Үземә тиң күреп яраттым.
1995
Чакыру6868
Резеда Ахиярова музыкасы.
[Закрыть]
Бергә узган еллар дуслаштырды,
Якынайтсын иде тагын да,
Сер яңартып бер утырыйк әле –
Килегезче минем табынга.
Уен-көлке белән үрелеп барыр
Дәртле, шаян җырлар, сихри моң,
Сездән башка нидер җитмәс кебек,
Яме булмас кебек табынның.
Җаннар шаһы гүзәл сандугач та
Очынып сайрый тик үз талында,
Нәүмиз күңелем кабат канатлана,
Сез булсагыз гына табында,
Килегезче, дуслар, табынга!
1995
Йоклагыз, күз нурларым!6969
Мөхтәр Минһаҗев музыкасы.
[Закрыть]
(Илһам һәм Искәндәр Шакировларга йокы җыры)
Зәңгәр күккә ай нурлары
Җем-җем йолдызлар сипте,
Улларым, инде сезгә дә
Йокларга вакыт җитте.
Өлкән улым, син уң кулым,
Укып күзең аргандыр,
Көне буе йөри-йөри
Аякларың талгандыр.
Ару-талуларың бетәр,
Көч керер тәннәреңә,
Теш чистартып битең ю да
Ят йомшак мендәреңә.
Бәләкәчем, сайрар кошым,
Син дә йокла – йом күзең,
Бишегеңә яткырыйм да
Көйләп тирбәтим үзем.
Татлы йокыга киткәнче,
Җырлап калыйм үзеңә,
Авырайган керфекләрең
Йокы кертсен күзеңә.
Матур төшләр күрә-күрә
Йоклагыз, күз нурларым,
Бәхетле булып үсегез,
Минем газиз улларым,
Сәламәт булып үсегез,
Минем газиз улларым!
Әлли-бәлли бәү,
Бәләкәчем булыр дәү!
1996
Кышкы моң7070
Геннадий Максимов музыкасы.
[Закрыть]
Тирә-якта – ап-ак кар көртләре,
Айлы сукмак илтә үрләргә,
Йөрәкләргә җылы наз йөгерә
Кагылып кына киткән иңнәрдән.
Баскан саен карның шыгырдавы
Яңгырап китә сихри җыр булып.
Чыршыларны гүзәл кар кызына
Әйләндергән йомшак кар-болыт.
Салкын һава, серле ай яктысы
Үсмер чакка алып китәләр.
Капка төпләрендә туңып торган
Исәр чаклар искә төшәләр.
Әй гомерләр! Тормыш гүзәллеген
Күрмичә дә калдык бит әле.
Яшисе бар, кадерләрне белеп,
Ашыктырма, Тәңрем, көт әле!
Озын гомер бүләк ит әле!
1998
Рамазан7171
Резеда Ахиярова, Рөстәм Яхин музыкалары.
[Закрыть]
Йөрәкләргә нур иңдереп
Килде изге Рамазан,
Ихлас кылган догалардан
Яктыра шәһри Казан.
Кушымта:
Рамазан, Рамазан –
Килде изге Рамазан,
Мәрхәмәтлеккә чакырып
Яңгырый моңлы азан.
Игелек белән үтәсәк
Ходай язган бар эшне,
Җаныбыз калыр пакьләнеп,
Сабыйлар җаны төсле.
Кушымта.
И Раббым, сиңа мең рәхмәт
Сынаулар биргән өчен,
Ныгымас иде башкача
Безнең рухыбыз көче.
Кушымта.
Һәр көн иртән сәхәр белән
Уяна шәһри Казан –
Күңелләрне сафландыра
Иң изге ай – Рамазан.
Кушымта:
Рамазан, Рамазан –
Килде изге Рамазан,
Миһербанлыкка чакырып
Яңгырый моңлы азан.
1998
Китә калсам7272
Флёра Тарханова музыкасы.
[Закрыть]
Сезне ташлап китәр көн җитеп,
Сәфәр чыксам бакый дөньяга,
Югалттык дип хафаланмагыз –
Рухым калыр сезнең дөньяда.
Кушымта:
Гомерем бетеп, фани дөньядан
Китә калсам, хушыгыз, кызларым!
Бәлки, бүген соңгы көнемдер,
Бәлки, бу сүз соңгы сүземдер.
Китә калсам фани дөньядан,
Бәхил булсагыз ла, дусларым,
Туганнарым һәм сөйгән ярым,
Китә калсам фани дөньядан!
Тәннәремне ялкын-ут алып,
Тирән яралардан сызланып
Китеп барсам, зар-зар елашып
Яшь түкмәгез сабырсызланып.
Кушымта.
Анда кояш инде балкымас,
Йөрәкләрем болай ярсымас.
Онытмыйча минем төсемне,
Сагынырсыз микән сез мине?
Кушымта.
1998
Синнән кадерлене тапмадым7373
Резеда Ахиярова музыкасы.
[Закрыть]
Йөрәгеңне кулларыңа салып
Сузган килеш миңа атладың.
Кабул иттем, чөнки бу дөньяда
Синнән матур кеше тапмадым.
Хисләреңне акылыңа төреп,
Миңа бирдең – кире какмадым.
Син бар җирдә пәһлеваннар ава –
Синнән зирәк кеше тапмадым.
Бәяләми, кайнар хисләреңне
Кайчакларда салып таптадым,
Йөрәгеңне тотып, сыкрап түздең –
Синнән сабыр кеше тапмадым.
Үз-үземә кайчак һөҗүм иттем –
Үз-үземнән мине якладың.
Күпме эзләсәм дә, бу җиһанда
Синнән ныграк калкан тапмадым;
Синнән шәфкатьлерәк беркемне дә,
Синнән гаделрәк беркемне дә,
Синнән кадерлерәк беркемне дә
Тапмадым мин, юк-юк, тапмадым.
2000
Яшьлектә яшьнәп калыйк7474
Альберт Шакиров музыкасы.
[Закрыть]
(Саубуллашу җыры)
Дөнья күркәм, тормыш бүтән,
Янда дуслар булганда,
Кирәк чакта хәл белешеп,
Гел күрешеп торганда.
Кушымта:
Әйдә, дуслар, җырлыйк әле,
Өздереп биеп алыйк,
Серле моңнардан дәртләнеп,
Яшьлектә яшьнәп калыйк.
Бер яшьлектә, бер картлыкта:
Яшьлек дәртендә яныйк.
Бергәлектә – көч, диләр бит,
Бергә яшәек әле,
Бер-беребезгә елмаешып,
Сөеп дәшәек әле.
Кушымта.
Санаулы вакыт чамалы –
Жәлләми үтеп китте,
Аерылышу минуты да
Әйләнеп килеп җитте.
Кушымта.
Һәр очрашу – бик зур бәхет:
Кавышуларга илтә,
Сагыну да алай түгел,
Хушлашулар тилмертә.
Кушымта.
Сау булыгыз, бай торыгыз,
Гомерләр имин үтсен,
Алдагы көндә дә Ходай
Очрашу насыйп итсен!
Кушымта.
2000
Син булганда7575
Муса Маликов музыкасы.
[Закрыть]
Син булганда, күгем балкый минем –
Дөньям тула якты хис белән;
Үбеп озатуым иртә таңнан
Бәхет булып кайта кич белән.
Син булганда, җаным тыныч минем –
Тоям һәрчак синең терәкне;
Күргән газапларым төссезләнә –
Телеп-телеп алмый йөрәкне.
Син булганда, чиксез рәхәт миңа –
Күзләремдә – яшәү чаткысы;
Яратуның бу илаһи көчен
Тик саклыйсы иде, саклыйсы!
2000
Ана белән бала җыры7676
Муса Маликов музыкасы.
[Закрыть]
– Балакаем, инде канат ярдың,
Ни язгандыр синең өлешкә,
Тик йөзләргә сагыш сала күрмә,
Чәчләремне манма көмешкә.
Кушымта:
Газиз балам, синсез нишләр анаң,
Китсәң ерак, кайдан табармын?
Сәхрәләрдә йөреп хәлдән тайгач,
Дәрьялардан эзләп карармын.
– Өзгәләнмә, әнкәй, узар юлны
Догаларың алып китәрләр:
Сәфәрләрдән мине алар кабат
Синең кулларыңа илтерләр.
Кушымта:
Чәчләремне сыйпап иркәләрсең,
Балакаем егет булды дип.
Шул куллардан иңгән җылы күптән
Моңнар булып җанга тулды бит.
– Әткәң-әнкәң сүзе терәк булсын,
Кай тарафта, балам, йөрсәң дә.
– Сез бит минем өчен изге кыйбла –
Үзгәрмәс ул янып сүнсәм дә.
Кушымта:
Газиз балам, синсез нишләр анаң,
Юксынудан ни хәл итәрмен?
– Күзләреңдә сагыну сагышлары
Күренү белән кайтып җитәрмен.
2000
Тәрәзләрдә кала күзләрем7777
Муса Маликов музыкасы.
[Закрыть]
Уйларымда ничә айлар йөртәм
Сиңа дигән сөю сүзләрен,
Баскычлардан йөз әйләнеп менәм,
Тәрәзләрдә кала күзләрем.
Кушымта:
Телгәләнеп беткән бәгыремә
Җылы караш җитә, тик бер сүз;
Көннәр, айлар үтә, син һаман юк –
Түз, йөрәгем! Түздең, тагын түз!
Саксызланып баскан ялгыш адым
Гафу ителмәслек микәнни?
Төннәр буе утым сүнми яна,
Сине көткән ишек бикләнми.
Кушымта.
Үпкәләрне онытып, шул ишектән
Килеп керсәң тотып баламны,
Көйгән җанга сихәт бирер идең,
Назларыңа төреп ярамны.
Кушымта.
2000
Чакмагыш7878
Зөлфия Шакирова музыкасы.
[Закрыть]
Күәш буе яшел хәтфә,
Шул хәтфәдә – Чакмагыш,
Ямансулап куйдым исә,
Җанымны күмә сагыш.
Кушымта:
Туган ягым Чакмагыш –
Син бит күңел ярасы,
Әллә читләрдә янасы,
Әллә синдә каласы?!
Яшел болыннарда калды
Балачак уеннары,
Бишек җырларына иңеп,
Моң салды уеллары.
Кушымта:
Кайтып күрми баса алмыйм
Йөрәгемнең сызлавын,
Синдә икмәк кенә түгел,
Уңа егет-кызларың.
Кара алтын, урман, таулар
Данлый туган ягымны,
Аның хәтта бураннары,
Җилләре дә ягымлы.
Кушымта:
Чакмагыш, син күң(е)лемдә
Йолдыз булып янасың,
Үзең салган моңнан туган
Җырларымда каласың.
Чакматашым, Чакмагыш –
Син бит күңел ярасы,
Әллә читләрдә янасы,
Әллә синдә каласы?! 2001
Мәскәүләргә барган идем әле7979
Харис Ибраһимов музыкасы.
[Закрыть]
Мәскәүләргә барган идем әле –
Милләттәшләр дәште кунакка,
Һичбер нәрсә киртә түгел икән,
Юлың ятса әгәр шул якка.
Кушымта:
Бу якларда халкым горурлыгын,
Көчле рухын ныграк тойдым мин,
Тынгы белмәс газиз кардәшләргә
Күңелемдә һәйкәл койдым мин.
Мәскәүләрдә хөрмәт күрдем әле –
Һәркайда да зурлап йөрттеләр,
Йөрәк кайнарлыгын өстәп биреп,
Мәңге сүрелмәслек иттеләр.
Кушымта.
Кардәшләрем кунак итте әле –
Күңелләрем тулды мөлдерәп:
Беркайчан да хәтер җуймас өчен,
Аралашып яшәү бик кирәк.
Кушымта:
Мәскәүләрдә халкым горурлыгын,
Көчле рухын ныграк тойдым мин,
Тынгы белмәс газиз кардәшләргә
Күңелемдә һәйкәл койдым мин.
2001
Сау булыгыз!8080
Риф Гатауллин музыкасы.
[Закрыть]
Безне бергә җыйган бу көн
Бәйрәм рухын өләште,
Йөзләрдәге якты нурдан
Хәтта кояш көнләште.
Кушымта:
Сау булыгыз, йөрәкләрне
Төрсен күңел җылыбыз,
Мәңге истәлеккә калсын
Моңнар тулы җырыбыз!
Хисләр дәрьясына чумдык,
Дулкынына күмелдек,
Йолдыз булып балкыдык та
Гөлләр булып сибелдек.
Кушымта.
Рәхмәт яусын барчагызга,
Безне көтеп йөргәнсез.
Эшем кала димәгәнсез,
Якын итеп килгәнсез.
Кушымта.
Инде хушлашырга вакыт:
Бәгырьләрдә – сагышлар,
Тагын күрешербез әле,
Язган булса язмышлар.
Кушымта:
Сау булыгыз, йөрәкләрне
Төрсен күңел җылыбыз,
Мәңге истәлеккә калсын
Моңнар тулы җырыбыз!
2001
Кайтам әле, кайтам Сабаларга8181
Фәрит Хатыйпов музыкасы.
[Закрыть]
Сабаларга искән йомшак җилләр,
Сагыну җырым алып китегез,
Озын юлда аны югалтмыйча,
Әнием урамына илтегез!
Кушымта:
Шул урамда йөргән эзләрем бар,
Эзләремнән иңгән хисләрем бар,
Кайтам әле, кайтам Сабаларга –
Якын итеп әйтер сүзләрем бар.
Балачакның иркә күз яшьләре
Тулган саен шунда тамгандыр.
Бәлки, шуңадыр да бу гүзәл як
Күңелемә уелып калгандыр.
Кушымта:
Саба юлларында эзләрем бар,
Эзләремнән иңгән хисләрем бар,
Кайтам әле, кайтам Сабаларга –
Якын күреп әйтер сүзләрем бар.
Җилләреңә кушып җырлар юллыйм
Сине сагынып, Саба яклары,
Рәнҗемә син миңа, күпме көтеп
Кайтмады дип, тагын кайтмады.
Кушымта:
Саба урамында эзләрем бар,
Эзләремнән иңгән хисләрем бар,
Кайтам әле, кайтам Сабаларга –
Якын күреп әйтер сүзләрем бар.
2001
Сагынып сөйләр эзләр каладыр8282
Фәрит Хатыйпов музыкасы.
[Закрыть]
Вакыт узган саен яратуым
Тирәнәя генә барадыр –
Бары сине көткән йөрәгемдә
Сагынып сөйләр эзләр каладыр.
Миңа гына дигән елмаюың
Күңелемә юллар табадыр –
Кайнар тының үткән йөзләремдә
Сине йөрткән эзләр каладыр.
Көйләр сузган җитез бармакларың
Чәчләремдә сукмак ярадыр –
Шул сукмактан дәртле күңелемә
Сине керткән эзләр каладыр.
2001
Мин булмаган өйгә кайтырсың8383
Илдус Тарханов музыкасы.
[Закрыть]
Яралары азрак булды әле,
Көйсен бераз диеп киттеңме?
Әрнү-җәрәхәтнең тирәнрәген
Уеп калдырасы иттеңме?
Өстә, әйдә, яңа авыртулар,
Йөрәгемне бозга катыр син,
Киткән юлларыңнан тик бервакыт
Мин булмаган өйгә кайтырсың.
Төн карасы иңәр йөзләреңә,
Хәсрәт белән тулыр күзләрең;
Кайтавазлар гына булып калыр
«Кайдан эзлим?» дигән сүзләрең.
Гомерлек ярым8484
Луиза Батыр-Болгари музыкасы.
[Закрыть]
Язлар яме алып керде безне
Тормыш дигән серле дөньяга…
Үтә еллар, бергә уза юллар –
Хисләребез һаман өр-яңа.
Кушымта:
Синең якты йөзең,
Әйткән татлы сүзең
Сагышларны һәрчак тарата,
Сөюеңне һаман
Күзләреңнән табам –
Яратам, яратам, өзелеп яратам.
Сөюеңне һаман
Сүзләреңнән табам –
Яратам сине, һаман яратам.
Алтын таулар миңа кирәк түгел,
Син бит минем иң зур байлыгым,
Бары синең белән йолдызларга менәм,
Башкаларның белмим барлыгын.
Кушымта.
Кайда йөреп, ниләр эшләсәң дә,
Синең өчен янып көярмен.
Гомер бетеп, соңгы минутта да
Сине һаман өзелеп сөярмен.
Кушымта.
2001
Сине эзли күңелем8585
Луиза Батыр-Болгари музыкасы.
[Закрыть]
Бердәнберем, назлы гөлем дигән
Бер син генә түгел түгелен.
Ник соң һаман бары сине көтеп,
Сине сагынып үтә гомерем.
Кушымта:
Кайнар кочагыңда,
Сөю учагыңда
Һәрчак җаным назлана.
Бары синең белән
Язлар килде миңа –
Йөрәгемдә сүнмәс ут яна.
Дөньяларны онытып сөям дигән
Бер син генә түгел түгелен.
Тик син генә бәхет бирдең миңа –
Шуңа синдә бөтен күңелем.
Кушымта.
Тормышыңда терәк булыйм дигән
Бер син генә түгел түгелен.
Ник соң һаман сине юксындыра,
Сине генә эзли күңелем.
Кушымта.
Хатларыңны укып чыктым…8686
Наил Мортазин музыкасы.
[Закрыть]
Хисең ташып, сөеп язган хатларыңны
Үбә-үбә укып чыктым төн утырып,
Бәхетленең бәхетлесе булган чаклар
Искә төште, күзләремә яшь тутырып.
Бу хатларның һәрбер юлы затлы алтын,
Һәр ноктасы дөрләп торган сүнмәс ялкын,
Алар аша ни йөрәккә, ни үзәккә,
Күпме генә тырышсаң да, үтми салкын.
Һәр сүзеңдә назларыңны кабат тойдым,
Ул назларны йөрәгемә салып куйдым,
Мәхәббәтең дәрьясында йөзә-йөзә,
Хәтта вакыт исәбен дә тәмам җуйдым.
Мин ишеттем синең иркә сүзләреңне,
Күрдем җылы бөркеп торган күзләреңне,
Күз алдыма китерделәр ачык итеп
Миңа гына балкып торган йөзләреңне.
Гөрлә, яшьлек!8787
Луиза Батыр-Болгари музыкасы.
[Закрыть]
Ничә гасыр катламында
Югалган эзләр табылды,
Халкыбызга кайтты иман,
Өмет кабынды.
Яңа заман туып килә,
Бар җирдә тормыш кайный,
Яшь буын язмыш кырында
Үз юлын сайлый.
Кушымта:
Гөрлә, яшьлек, гөрлә!
Җыелып, әйдә, бергә –
Гүзәллеккә төрик җиребезне.
Гөрлә, яшьлек, дөрлә!
Һичбер кайчан сүнмә –
Алда бөек эшләр көтә безне.
Гөрлә, яшьлек, сүнмә, яшьлек,
Бердәм булыйк һаман.
Гөрлә, яшьлек, сүнмә, яшьлек –
Килә даулы заман.
Өлкән буын яудан китә,
Көчле буын үсеп җитә.
Гадел, кыю гамәлләрне
Бездән ил көтә.
Киләчәккә барыр юлда
Яңа эзләр салырбыз,
Маяк булып, гасырларда
Мәңге калырбыз.
Кушымта.
Әллә нигә җаным сызлана8888
Зөлфия Шакирова музыкасы.
[Закрыть]
Әллә нигә йокы керми бүген –
Сәбәпләр дә моңа юк сыман,
Төнгә карап, таңнар аттырамын –
Әллә инде сине юксынам.
Кушымта:
Җылы иңнәреңдә
Сабый кебек изрәп
Йоклап китәр идем иртәләп,
Йөрәк тибүләрең,
Назлап үбүләрең
Тибрәтерләр иде иркәләп.
Никтер миңа йокы керми бүген –
Әллә кайда йөри уйларым,
Сиңа саулык сорап ялварамын,
Йолдызларга сузып кулларым.
Кушымта.
Авыр уйдан тизрәк арыныр өчен
Алсу таңга таба кузгалам…
Әллә нигә йокы керми бүген,
Әллә нигә җаным сызлана.
Кушымта.
2001
Казан турында ода8989
Адел Нуриәхмәтов музыкасы.
[Закрыть]
Гасырлардан гасырларга
Кыйбла булдың һәр татарга,
Йолдыз кебек балкып яндың,
Йөрәкләргә нурлар салдың.
Кушымта:
Шәһри Казан – горур калам,
Синнән һәрчак илһам алам.
Бары синдә безнең күңел –
Парижлардан син ким түгел.
Яңгырап торсын изге азан –
Күкрәп яшә, шәһри Казан!
Дан-шөһрәтне һәм михнәтне
Дәверләргә үреп бардың.
Милләт горурлыгы булып,
Тарихларга кереп калдың.
Кушымта.
Син бүген дә изге кыйбла
Дөньядагы һәр татарга.
Ярдәм ит килер көндә дә
Милләтнең рухын сакларга.
Кушымта.
2001
Татарлар гимны9090
Резеда Ахиярова музыкасы.
[Закрыть]
Тамырлардан безгә иңгән татар каны
Көчле итте рухына бай һәр татарны.
Гаярьлеге, акыл һәм дәрманы белән
Данга күмде һәр дәвердә Ил-Ватанны.
Кушымта:
Яклыйк-саклыйк тир-кан сеңгән җиребезне,
Һәр буынны татар иткән телебезне,
Беркемне дә читкә какмый иман керткән
Мәрхәмәтле һәм иң гадел динебезне!
Татар һәрчак бай һәм күркәм нигез корды,
Рухны саклап, бар җиһанны күзләп торды,
Бөеклеккә күтәрсә дә үзенең халкын,
Язмыш аны сынар өчен меңгә борды.
Кушымта.
Кодрәт биреп балкып торган иман нуры
Кабат кайтарды халкыма милли моңын,
Татар рухын киң галәмдә берләштереп,
Ничә гасыр йөрәгендә йөрткән җырын.
Кушымта.
2016
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.