Электронная библиотека » Тарханова Флёра » » онлайн чтение - страница 8


  • Текст добавлен: 27 мая 2022, 07:17


Автор книги: Тарханова Флёра


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 8 (всего у книги 16 страниц)

Шрифт:
- 100% +
Кайбер ирләр…
(Шигъри тормыш прозасы)
 
Кайбер ирләр инде байтак еллар
Ирләр шовинизмы юлында:
Хатын-кызны уздырасы килми
(Өстен торса да үз кырында),
Һәрчак гөрзи йөртә уенда,
Тетеп ташлый уңын, сулын да,
Ни буласын белми соңында –
Дөнья буйлап китә пычрак фикер,
Яман сүзләр үзе турында.
 
* * *
 
Кайбер ирләр бигрәк шырдый-бырдый:
Дөньяларын онытып сөйсә дә,
Синсез яши алмыйм, дисә дә –
Терәлеп кала бар да мин-минлеккә,
Терәлеп кала бик сай кесәгә
Йә булмаса төпсез шешәгә.
 
* * *
 
Кайбер ирләр шундый затсыз, дисең,
Төшермисең һаман телләрдән.
Булды, җитте, сүз вакыты бетте –
Язмышыңны үткәр түрләрдән:
Үз тиңеңне Ходай бирер әле,
Арындырып затсыз ирләрдән.
Моннан ары вәгъдәсезләр белән
Бәйләнешеп берүк керләнмә.
 
* * *
 
Кайбер ирләр, зур даһига санап,
Күкрәк сугып йөри, мин кем дип,
Кырган эшен мирга күрсәтергә,
Бу – чыннан да даһи дип әйтергә
Бер генә дә юк бит мөмкинлек:
Бар гамәле исә бер тиенлек,
Гомере дә хәтта бер көнлек.
 
* * *
 
Кайбер ирләр, берсен берсе изеп,
Кара каннар дәрьясында гизеп,
Бер-беренең малын бүләләр,
Җиңелгәнне хурлап көләләр.
Бүген җиңсә, иртәгесен янып,
Үзләре дә шул ук хәлгә калып,
Бакыйлыкка күчеп киләләр –
Шушы юлда байтак «малтабарлар»,
Шушы юлда кайбер түрәләр.
 
* * *
 
Кайбер ирләр, бераз малы артса,
Гомер иткән гаиләсен ташлап,
Азындырып, яшькә өйләнә.
Тик шунсы бар: әлеге яшь утлак3030
  Утлак – әзергә-бәзер.


[Закрыть]
,
Тора-бара яр булудан туктап,
Мөлкәт кисәгенә әйләнә дә
Шул мизгелдән үзенең хуҗасына
Җимерек авыз, кара янган йөзләр,
Йолкынган чәч белән бәйләнә.
 
* * *
 
Кайбер ирләр күптән хайвани зат:
Күбенгәнче эчеп яталар,
Гаиләсендә булган бар нәрсәне
Урлый-урлый чыгарып саталар.
Вәхшилеккә чыккач, хатыннарын,
Балаларын кыйнап аталар.
Ахыр килеп, тулысынча бөлеп,
Тормыш сазлыгына баталар да
Нәҗесенә чумып каталар.
 
* * *
 
Кайбер ирләр үз баласын көчли
(Мондый хәлләр TVлардан төшми):
Ир баламы, кызмы – барыбер.
Үзенең канын пычраткан бу кыргый
Вәхшиләрнең тиңдәш парыдыр.
Ник һаман юк шундыйларга хөкем? –
Бу бит меңләгәннәр зарыдыр.
Күпләрнең шул моңа исе китми –
Бармы инцест, юкмы – барыбер.
 
* * *
 
Кайбер ирләр – зәгыйфь акыллылар,
Бозыклыкта – һәрчак батырша,
Наркоман һәм җир бит хатынша:
Бай ирләрне табып акча эшли,
Фахишәләр кебек сатылса,
Кайберәве үзенең ишен көчли,
Әхлак дигән бәллүр ватылса.
Чистарыныр идек, бу шакшылар
Башкаларның нәфрәт угын көтми,
Үз куллары белән атылса.
 
* * *
 
Кайбер ирләр – көчле рухлы ирләр:
Ил арбасын тарта җигелеп,
Күрсәтә ул һәр көн игелек.
Янәшәсендәге нәҗес җаннар,
Иблис токым кала җиңелеп.
 
 
Гаиләсендә – хөрмәт һәм ярату,
Хезмәтендә – чиксез уңышлар.
Иминлек дип янып яшәүчеләр
Арасында булмас орышлар.
 
 
Мондый ирләр халкы бәхете өчен,
Гаилә бәхете өчен тир түгә.
Каршы килмәс илне, балаларны
Саклый торган фәрман кертүгә.
 
 
Бүгенгене, хәтта киләчәкне
Күздә тотып фикер йөртә ул.
Үз төркеме белән күп нәрсәне
Хәл итәләр тотынып кулга-кул.
 
 
Менә шундый ирләр кирәк безгә
Тормышыбыз гүзәл булсынга,
Таңнар ату белән һәр көнебез
Бәхет, шатлык белән тулсынга.
 
 
Йә бер Аллам, минем үтенечкә
Дикъкать белән колак салсаңчы,
Сиңа табынып, иман тергезгәннең
Саф күңелле бала һәм безләрнең,
Бозык, азгыннардан арындырып,
Яклаучысы булып калсаңчы!!!
 
* * *
 
Шуннан чыгып, уйлап карыйк менә:
Чын иманлы ирләр никадәр?..
Әйбәт кызлар кияү табалмыйча
Нигә тилмерә соң бу кадәр?
 
 
Дөрес, кызларның да төрлесе бар:
Юлдан язганнары, мәнсезләр,
Кеше ярын төрле юллар белән
Үзенеке иткән әрсезләр.
 
 
Соңгылары исә белеп эшли
Җебеп торса парсыз каласын.
Аларның да килә, гаилә корып,
Бер-бер артлы бала табасы.
 
 
Ни кызганыч, чын ир бетеп бара –
Ил горурланырлык ирләр аз.
Болай барса тормыш, киләчәктә
Хатын-кызлар ясар инкыйраз.
 
2013
Очрамасын иде юлымда
 
Һәрвакытта ачык күңел белән
Эндәшәмен таныш-белешкә,
Тик нигәдер аның кайбересе,
Елмайгандай итеп сөйләшсә дә,
Яна икән эчтән, бераз бәхет
Тигәненә минем өлешкә.
 
 
Шуны сизеп, җанның ихласлыгы
Челпәрәмә төшә коелып,
Ана сөте белән кергәнгәме,
Сүз кайтармый калам тыелып.
 
 
Күтәралмый икейөзлелекне,
Китеп барам борылып бер читкә:
«Аралашыр, серләр уртаклашыр
Кеше түгел бит бу», – дип эчтән.
 
 
Яннарымда, шөкер, чын дуслар күп,
Терәк булыр куллар – кулымда,
Авызы ерык, күзе көлмәс затлар
Очрамасын иде юлымда.
 
1999
Оныкларга әйтер сүзем
 
Кешеләргә ярдәмчел бул һәрвакыт –
Үрнәк алыр күпләр синең ишедән,
Шәфкатьле булмасаң әгәр син үзең,
Мәрхәмәтлек көтмә башка кешедән.
 
* * *
 
Аңгыралык килә кайчак тумыштан,
Ә кайчакта чеп-чи надан булмыштан,
Зирәк булсаң, исәп йөртсәң – юл ачык,
Яшәү җирең булмас тишек алачык.
 
* * *
 
Мин баймын дип борын чөймә һичкайчан,
Тормышы авыр кешегә үч итеп,
Рәнҗеше көттермәс – сизми калырсың:
Кителеп төшәр тормышыңның бер чите.
 
* * *
 
Корычтан да нык мин диеп мактанма –
Нык бәрелсәң, барыбер янчелерсең,
Корыган ботак кебек коры да булма –
Дөрләп янып, көл булып чәчелерсең.
 
* * *
 
Хөсетлеккә бата күрмә ялгышып,
Көнчелек басса, каралыр ак йөзең,
Кеше булып калырсың бу дөньяда,
Кешелекле булсаң гына син үзең.
 
* * *
 
Ахмакларны беркем, берни акламас,
Төзәтмәс аны хәтта яхшы кием,
Изге, хәрам дигән нәрсә юк анда,
Ике дә уйлап тормый сатар илен.
 
* * *
 
Авыр күзләр, ялган сүзләр күп булыр,
Читкә җибәрмәк булырлар юлыңнан,
Нахак сүздән йөрәккә кан сауса да,
Кылычыңны ала күрмә кыныннан –
Пакьләнеп бетә алмассың соңыннан.
 
* * *
 
Йөрәгең китсә әгәр дөнья буйлап,
Ничә гүзәлне үз иттем дип уйлап,
Картаясы барын син һич онытма –
Тынычлыгың булмас шушы минутта.
 
* * *
 
Ялган белән агулама җаныңны –
Акрын-акрын сыегайтыр каныңны,
Җелегеңне әйләндерер туртага,
Ә миеңне – итсез пешкән шулпага.
 
* * *
 
Кеше малында уйнатма кулыңны –
Кыскартыр йә кисәр барыр юлыңны,
Хәрамлыгың аның шулчак белерсең,
Үз малыңнан да баш кагып бөлерсең.
 
* * *
 
Серләреңне чишмә, эшне белмичә,
Теләктәшлек күрсәтә дип бу бичә,
Кайткан сүзең салмасын дисәң чиргә,
Авызыңны чамалап ач бар җирдә.
 
* * *
 
Сине якын иткән булып берәүләр
Дусларың турында гайбәт сөйләрләр,
Тыңлама: юха телләрен утка төр –
Инде үзең итәгеңне җыеп йөр.
 
* * *
 
Ходай сиңа биргән булса зирәк акыл,
Надан белән бәхәсләшмә һичбер вакыт –
Барыбер сүзең асылына төшә алмас,
Байлыгыңны әрәм итмә: сүзең – алмаз.
 
* * *
 
Саранланма, тормышың рәтле булса,
Җебеп йөрмә, йөрәгең дәртле булса,
Саранның, карун дип, данын сатарлар,
Җебегәнне тукмап изеп атарлар.
 
* * *
 
Сәрхуш булып, миңгерәп йөри калсаң,
Авызыңа туктаусыз «агу» салсаң,
Җир сөреп йөрер вакытың көттермәс,
Сиңа карап хәтта юньле эт өрмәс.
 
* * *
 
Каты бәгырьле адәмне сөймәсләр,
Андыйларга яхшы кеше димәсләр,
«Күкрәгендә моның ташмы, йөрәкме?»
Дип бирерләр үзенә дә кирәкне.
 
* * *
 
Милләтеңнең бөеклеген онытма,
Үз җиреңне каплаттырма «болыттан»,
Кардәшеңә изгелекләр кыла бел,
Үзеңә кылган яхшылыкны күрә бел,
Бисмиллаңны әйтеп башла юл башың,
Һәрвакытта сөю булсын юлдашың:
Сөйсәң илне, сөйсәң ата-анаңны,
Истә тотсаң һәрчак газиз Ватанны –
Сәбәп булыр канатың талмавына,
Ирешерсең халкыңның данлавына!
 
1999
Акыллы Патшаның зирәк уллары
(Хөсрәү Дәһләвигә тәкълид)
 
Шактый элек заманнарда
Яшәгән, ди, бер Патша.
Хәйран гайрәтле булган, ди,
Зиһен дә булган башта.
 
 
Патшалыгы бик зур икән,
Байлыгы да бихисап.
Чит илләр ясак түләгән –
Исәптән арткан хисап.
 
 
Акыллы Патша булган бу –
Алган күптөрле белем:
Дөньяви фәннәргә әле
Өстәгән дини гыйлем.
 
 
Тирә-яктан иң булдыклы
Галимнәрне чакырткан.
Алардан өйрәнгән Патша
Һәртөрле осталыкка.
 
 
Патшаның булган өч улы –
Әкияттәге кебек.
Бик зирәк булу өстенә
Булганнар сөлек кебек.
 
 
Төрле фәннән гыйлем алып
Менгәннәр бөеклеккә –
Кайберләрнең хәтта уе
Җитмәгән биеклеккә.
 
 
Беркөн Патша исәп иткән
Чакыртырга улларын.
Нияте – белү аларның
Нинди уйлар уйлавын.
 
 
Җаннары һәм йөрәкләре
Ни диеп туза икән,
Патша тәхетенә кайсы
Нәфесен суза икән?
 
 
Дәштергән әүвәл олысын.
Сүз башлаган болай дип:
«Әле генә үсмер идең –
Инде булдың баһадир.
Күркәмлек тә шактый синдә –
Әйтерсең гүзәл Таһир.
 
 
Гомер утым сүнеп бара,
Егәр дә кайчак китә.
Тәхеттә озак утырмам:
Миңа Аллаһ хозурына
Китәргә вакыт җитә.
 
 
Сиңа әйтәсе сүзем шул:
Син киләсең алмашка.
Хакимлек ит, шәфкатьле бул,
Һәрчак табын Аллаһка!
 
 
Ярлыларны, гарипләрне
Ярдәмеңнән ташлама.
Көчлене гайрәтең җиңсен,
Үзең сугыш башлама!
 
 
Байлыгыңны да тота бел –
Черемәсен чүп кебек.
Саклаучысы зәһәр булсын:
Көтүдән бүре куучы
Өйрәтелгән эт кебек».
 
 
Патша улы, башын иеп
Әйткән, ди, болай диеп:
«И атам, сөекле Патшам!
Дәүләтеңнең ныклыгына
Чит патшалар таң калсын!
Тәхет турында уйлаудан
Мине Ходай сакласын.
 
 
Син әле исән-сау чакта
Кем уйласын бу хакта?
Син булмасаң, без – бер нокта,
Синең углың булсак та.
 
 
Тәхеткә бит бер надан да
Менеп утыра ала.
Ә ул нәрсә кыла алсын
Тик утырудан кала.
 
 
Син ашыкма тәхетеңне
Башкаларга бирергә.
Әле шактый озак еллар
Син патшалык иткән чакта
Язсын гомер сөрергә».
 
 
Олы улының сүзеннән
Канәгать калган Патша:
Димәк, тәхет кызыктырмый –
Мәкер юк моның башта.
 
 
Инде икенче угылын
Дәштергән бүлмәсенә.
Бусы зирәклеге белән
Атасы салган хәйләнең
Тиз төшкән мәгънәсенә.
 
 
«И атам, син исән чакта
Сүзләрең безгә – фәрман.
Озаклап хаким булсын дип,
Телим сиңа дәрт-дәрман.
 
 
Тәхет турында уйласам,
Бик зур гөнаһ алырмын.
Аллаһыбыз каршысында
Җирбит булып калырмын.
 
 
Әгәр дәрманың төкәнсә,
Әйтерсең катгый сүзең –
Арабыздан лаеклыны
Сайлап куярсың үзең.
 
 
Минемчә, олы абыем
Лаек булыр тәхеткә.
Затлы таҗны кидермәсәң
Үзе кебек затлы башка,
Китермәс зур бәхеткә».
 
 
Бу сүзләрдән олуг Патша,
Монысында да явыз уй
Юк икән дип шатланган.
Тик тәхеткә тартылмавы
Җанына борчу салган.
 
 
Кәефе киткәндәй булып
Кыланган да зур Патша,
Икенче улын куган да
Чыгарган кайнар баштан.
 
 
Өченчесен – кечкенәсен
Дәштергән хәзер Хаким.
Әтисе сүзенә каршы
Дигән ансы: «Мин әйтмим,
Үсеп җитмәгәнмен диеп.
Үсүен үстем инде,
Үсмерлектән егетлеккә
Шактыйдан күчтем инде.
 
 
Тик хакимлек итәр өчен
«Түбә дә кыек» әле,
Дәүләтне карап тотарга
Буыннар сыек әле».
 
 
Патша һәр өч җавапны да
Бик нык ошатып калган.
Өч улы өч алтын икән:
Димәк, Аллаһы Тәгалә
Боларга акыл салган.
 
 
Әмма Патша шул ук көнне
Җиткергән үз фәрманын:
«Өч углым да, бергә йөреп,
Гизеп кайтсын дөньяны.
 
 
Үз биләмәләребезне,
Чит җирләрне күрсеннәр,
Акыл-гыйлем тупласыннар,
Гыйбрәт алып йөрсеннәр».
 
 
Саубуллашкан да өч угыл,
Баш иеп җиргә кадәр,
Кирәк-яракларын алып,
Чыгып киткән ерак юлга.
Телик хәерле сәфәр!
 
 
Ел китәсен ай китеп,
Таулар, диңгезләр кичеп,
Үз дәүләте җирен үтеп,
Килеп чыкканнар болар
Кара Патша җиренә –
Гарәбстан иленә.
 
 
Бу өч туган, хәлдән таеп,
Утырганнар ялга дип.
Эссе, ди, бер дә харап.
Сусыннарын басар өчен
Эчеп куйганнар шәраб.
Кузгалыйк диеп торганда,
Яннарына килеп чыккан
Чуендай кара гарәп.
 
 
«Мосафирлар! – дигән ул. –
Юл газабы, кайгы-хәсрәт
Читләтеп үтсен сезне!
Борчысам да сорыйм инде:
Килгән чакта йөк күтәргән
Дөя күрмәдегезме?»
 
 
Олы угыл болай дигән,
Дөяне күрмәсә дә:
«Синең дөяңнең бер күзе
Сукыр идеме әллә?»
 
 
«Әйе-әйе», – дигән гарәп,
Шатлыктан сикреп куйган.
«Бер теше дә сынык икән», –
Дигән иң кече углан.
 
 
«Әле аның бер аягы
Аксак та икән, туган», –
Икенче углан да, түзми,
Үз сүзен әйтеп куйган.
 
 
Өлкәне янә өстәгән:
«Дөяңдә бит шактый мал:
Бер ягында – майлы кувшин,
Икенче ягында – бал.
Дөя өстендәге хатын
Бик тилмерә эченә,
Йөкле булырга охшаган –
Юлны авыр кичерә».
 
 
«Нәкъ үзе – бу минем дөя,
Сүзне тәмамлыйк тизрәк.
Инде әйтегез: мин аны
Кай якка китим эзләп?»
 
 
Өч бертуган бу адәмгә,
Китәр якны күрсәтеп,
Үз юлларын дәвам иткән,
Бисмиллаларын әйтеп.
 
 
Тиз арада күтәрелгәч
Кояш күк түбәсенә,
Болар тәмам әлсерәшеп,
Үрмәләп кереп ятканнар
Агач күләгәсенә.
 
 
Карасалар, шунда гына
Чишмә дә ага икән.
Юынып, суларын эчкәч,
Бераз хәл кереп киткән.
 
 
Ул да булмый, өермәдәй
Килгән дә чыккан гарәп.
Сулышы хәйран ешайган,
Йөзе-күзе чалышайган:
Ачуы – бер дә харап.
 
 
«Йөгереп эзләп гарык булдым,
Очратмадым дөямне.
Мәҗбүрмен сезгә бирергә
Тагын шул ук сөальне.
 
 
Кая киткән шул арада,
Кайлардан табыйм икән?»
Кинәт, усал уйга кереп,
Дулап, тузынып киткән.
 
 
«Әһә, сез үзегез урлап,
Дөямне суйдыгызмы?
Хатынны, малымны алып,
Яшереп куйдыгызмы?» –
Дип акырган тирә-юньгә –
Гарәпләр тиз җыелган.
Аптырашкан өч туганны
Шәһәргә алып киткәннәр
Җәза бирү уеннан,
Бауга тезеп муеннан.
 
 
Барып кергәннәр туп-туры
Кара Патша янына.
Кара гарәп, каракларны
Хөкем ит, дип ялына.
 
 
Сөйләп бирәдер хакимгә
Ничек, ниләр булганын,
Бу өчәү күрсәтмәсенең
Туры килеп торганын.
 
 
Аклану сүзен әйтергә
Өчәүгә чират җиткәч,
Өлкәне башлаган сүзне:
«И Падишаһ, кодрәтең зур –
Син әйткән сүз – аткан ук.
Тик хөкемең чыгарганчы,
Бу хәлләр, эшләр турында
Сөйләп бирим баштан ук.
 
 
Бик ерак илдән киләбез –
Булмаган җир калмады.
Байлык безгә кирәк түгел,
Гыйбрәтләр алып йөрибез,
Бер дип белеп Алланы.
 
 
Әллә ничә чикне үтеп,
Синең җиргә кергәндә,
Кинәт кенә каршыбызда
Пәйда булды бу бәндә.
 
 
Юктан зур шау-шу күтәрде,
Әйтерсең без караклар,
Дөясен, малын күрмәдек –
Бездә бары фаразлар.
 
 
Безнең гаеп шунда гына:
Без аңлатып тормадык.
Ул әйткәнчә, бернинди дә
Явыз тозак кормадык».
 
 
Бу сүзләрне ишеткәч тә,
Хаким гаҗәпкә кала:
«Бу ни дигән сүзләр тагын? –
Ялганнан яман кала.
 
 
Зинданда бераз торсагыз,
Тиз иманга килерсез –
Урлаганның барысын да
Иясенә бирерсез».
 
 
Шулай итеп, Кара Патша
Ышанмаган боларга.
Өч туганны бик тиз генә
Ябып куйган зинданга.
 
 
Андагы хәлдән өчәүнең
Чыгып очкан котлары.
Ошбу төндә өч гаепсез
Таш идәндә йоклады.
 
 
Икенче көн иртә таңнан
Кояш нурлары белән
Дөяне бер адәм табып,
Гарәпкә илтеп биргән.
 
 
Сөенечен әйтергә дип,
Гарәп киткән Патшага:
«И Хөкемдар! Мал табылды –
Китмәгән ул башкага.
Алдагы көннәремдә дә
Ярдәмеңнән ташлама».
 
 
Патшаның ачуы килеп,
Ялганчы икәнсең, диеп,
Бу гарәпне суктырган.
Җәзадан котылу өчен
Башта гарәп лаф орган.
 
 
Тик файдасы булмаганга,
Күп сөйләнеп ташлаганга,
Ялгышканын аңлаганга,
Бөтен авыртуга түзеп,
Телен тешләп тик торган.
 
 
Бу хәлдән соң Патша үзе
Нык оялган – янды бит.
Бер гаепсез егетләрне
Зинданнарга салды бит.
 
 
Ялгышын танып, аларны
Алтын сарайга дәшкән.
Гафу сорап, һәрберсенә
Зур бүләкләр өләшкән
 
 
Һәм әйткән: «Мин ни булганын
Төгәл белергә тиеш,
Дөяне, хатын, малларны
Ничек тасвирлый алдыгыз
Күзегез күрмәгән килеш?
Бар чынын сөйләп бирсәгез,
Кулыгыз алтын кочар.
Әгәр хәйләләп торсагыз,
Башыгыз кыелып очар.
 
 
Патшага хөрмәт белдереп,
Баш ордылар егетләр.
Өлкән углан телгә килде:
«Без бит дәрвиш кебекләр.
 
 
Мәсәлән, мин үзем эздән
Билгеләдем дөянең
Бер күзе сукыр булуын –
Мин чын дөресен сөйләдем:
 
 
Чөнки ул бары бер яктан
Үләнне кыркып үткән.
Аның ише нәрсәләрне
Беләбез инде күптән».
 
 
«Ә мин, – дигән икенчесе, –
Аксак булуын сиздем:
Бер аягын сөйрәп барган,
Авыртуына түзми».
 
 
Башын иеп, Падишаһка
Әйткән иң кече туган:
«Бер теше сынган булуын
Шунда ук аңлап алдым.
Фаразның чынга чыгуын
Белеп хәйранга калдым:
 
 
Үлән рәттән кыркылмаган –
Гел ара калып барган,
Өзелгән үлән янында
Өзелмәгәне калган».
 
 
Падишаһ сүзсез килешкән:
«Монысына ышанам:
Бар да дөрес, бар да чын.
Әмма әйтми калдырдыгыз
Өч табышмак җавабын».
 
 
Өлкәне шундук сүз алган:
«Падишаһым, солтаным,
Беләсең киләдер инде
Кайдан белеп әйткәнемне
Кувшиннарда ни барын.
 
 
Юл буенча үләннәргә
Гәрәбәдәй матур сары
Тамчылар тамып калган.
Тамчыларның бер ишесен
Кырмыска яратып эчсә,
Икенчесен, безелдәшеп,
Чебеннәр сырып алган.
 
 
Һәркемгә мәгълүм ки: балны
Үлеп ярата чебен,
Ә кырмыска май ярата –
Шуңа калмады шигем».
 
 
Икенче туганы әйткән:
«Дөя өстендә хатын-кыз
Барганын белү безгә
Авыр эш түгел бер дә:
Бик еш кына төшеп йөргән –
Эзләре калган җирдә».
 
 
Өченчесе өстәп куйган:
«Бу өлкәдәге фаразым
Чынга ашадыр күптән –
Әлеге хатынның инде
Бәбиләр вакыты җиткән.
 
 
Чүгәләгән һәр җирендә
Аяк эзе генә түгел,
Кул эзләре дә калган:
Көмәне авыр булганга,
Торып китәр өчен, мескен,
Дүрт аякланып алган».
 
 
Боларның зирәклегенә
Исе киткән Патшаның.
Караңгы төшкәнгә кадәр
Сөйләткән ул өч туганны,
Кабул итми башканы.
 
 
Берничә көн, шулай итеп,
Бу хәлгә мөкиббән китеп,
Тыңлап, уйлап утырган.
Башына белем эстәсә,
Эченә шәраб тутырган.
 
 
Сөйләтеп туйгач, аларны
Сыйларга ният итеп,
Китерткән тәмле ризыклар:
Куе кызыл салкын шәраб,
Кыздырган сарык ите.
 
 
Бу өч туган, рәхәтләнеп,
Утырганнар ашарга.
Ашап туйгач аптырашта:
Тик берсе дә әйтер сүзне
Белми кайдан башларга.
 
 
Олы туган әйтеп куйган:
«Без эчеп алган бу шәраб
Шәраб түгел – кеше каны,
Булмасак ярый харап».
 
 
Икенчесе әйткән шунда:
«Һич тә сарыкныкы түгел
(Бер дә тартмады күңел)
Без ашаган йомшак ит.
Бәти чагында имезгән
Көтү көтә торган эт».
 
 
Өченчесе әйткән: «Хаким
Патша каныннан түгел,
Пешекче малае бит ул,
Чын Патшага ул – үги».
 
 
Бу сүзләрне, яшеренеп,
Хөкемдар тыңлап торган.
Бер сүзне дә калдырмыйча,
Бәгъренә салып куйган.
 
 
Җен ачуын басалмыйча,
Бу егетләр янына
Давыл кебек килеп кергән,
Чыдый алмый җанына.
 
 
Егетләрнең өчесе дә
Сикереп торып баскан.
Куркуларыннан котлары
Әллә кайларга качкан.
 
 
Падишаһ шундук аларга
(Зәһәр йөзенә карауга
Язмасын өчен һуштан)
Әле сөйләгән сүзләрен,
Бер җирен дә үзгәртмичә,
Кабат сөйләргә кушкан.
 
 
Яңабаштан тыңлап чыккач
Егетләр хикәятен,
Йөзләре каралып чыккан,
Бәгырьләрен көйрәтеп.
 
 
Аннан әйткән өч туганга:
«Бу хәлләрне һичбер кеше
Белергә тиеш түгел:
Телегезгә – иң зур мөһер,
Авызга – тимер бигем».
 
 
Таң сызылып аткан чакта
Чакырткан шәрабчыны.
Шәрабын ничек ясаган –
Сөйләткән бөтен чынын.
 
 
Шәрабчы әйткән: «Баш өсте,
Җинаять юк югыйсә.
Сатып алам мин йөземне
Йөземченең үзеннән,
Тик аның йөземе исә
Каберстанда үсә.
 
 
Зират өстен тигезләтеп,
Бакча ясаган, мөртәт.
Шунда үстергән йөземен
Шәрабка сата күпләп».
 
 
Падишаһ түзми кычкырган:
«Бу гөнаһтан йөземчене
Тиз көндә Аллаһ орыр,
Канлы йөзем куаклары
Тамырыннан ук корыр.
 
 
Ә син, ахмак, шәрабыңның
Янә шундыен китерсәң,
Башың киселгән булыр!» –
Дигән дә куып чыгарган
Аны үз бүлмәсеннән.
Шәрабчы чыгып йөгергән
«Абынып» тәүбәсенә.
 
 
«Ярый, хуш, бер серне белдек,
Икенчесен дә белик», –
Дип чакырткан көтүчене
Падишаһ, янып-көеп.
 
 
Эшнең ни икәнен белгәч,
Көтүче куркуыннан
Ялган сөйләргә керешкән:
«Чып-чын сарыктан туган
Бәрән иде, чын әгәр.
 
 
Гел әнисе белән генә
Үсте җирдә тәгәрәп.
Аннан һич аерылмады,
Әнисенең сөтен имде,
Башкага кагылмады».
 
 
Бу сүзне ишетеп, Хаким
Янә бер дулап алган:
«Хәзер зинданга ташлатам,
Кызган тимердән көйдереп,
Башыңны чабып өздереп,
Этләремә ашатам,
Әгәр сөйләсәң ялган!»
 
 
Көтүче, коты алынып,
Тиз үзгәрткән сүзләрен.
Авызларын мимылдатып,
Челт-челт китереп күзләрен,
Сөйләп киткән ашыгып:
 
 
«Бу сарык бәрән чагында
Көтүгә төшкән бүре
Әнисен ботарлады.
Нәкъ шул көнне көтмәгәндә
Зур этем балалады.
 
 
Бәрәнне, үзенеке дип
Уйлап, һаман ялады.
Читкә какмады беркайчан –
Имезде дә ул аны,
Баласыдай карады.
 
 
Әле сарык булгачтын да
Бергәләп уйнадылар.
Көннәр буена куышып,
Чабышып туймадылар.
 
 
Мин, юньсез, китердем сиңа
Алдан ук белгән көе
Тәмле булмасын ашың.
Кем белгән болай буласын,
Ялганым ачыласын».
 
 
Моны ишеткәч, Патшаның
Башы әйләнеп киткән:
«Тирә-юнем ялган икән»
Дигән шомлы уй үткән.
 
 
Көтүчене җилтерәтеп
Чыгарып җибәргәннәр.
Малының яртысын алып,
Җиңел җәза биргәннәр.
 
 
Инде Патша зур хәвефтә:
«Өченчесе дә шулай ук
Туры килер микәнни?
Бу шом салган табышмакның
Җавабын бирер әни», –
Дип, Падишаһ тиз-тиз киткән
Әни Патша янына.
Ишегеннән керү белән:
«Нинди сер бар мин белмәгән,
Сөйлә!» – диеп ялына. –
 
 
Минем тамырда кем каны,
Кем минем газиз атам,
Бәлки, ул патша түгелдер,
Кем иде, кайсы яктан?
 
 
Бу сүзләр ана җанына
Хәнҗәр булып кадалган.
«Нәрсә сөйлисең син, углым,
Нинди мәгънәсез сорау,
Кем сиңа коткы салган?
 
 
Ничек оялмыйсың болай
Анаңа сүз катарга,
Атаңнан башка кем хаклы
Миңа гаеп атарга?»
 
 
Әнисе сүзеннән Хаким
Сикереп торган урыныннан:
«Әйт дөресен яхшы чакта,
Мин ана диеп тормам.
Әйттерү җаен табармын –
Бу мәхшәрдән котылу өчен
Әрнеп янган йөрәгемә
Хәнҗәремне кадармын».
 
 
«Улымның ачуы көчле –
Миңа үч итеп, чыннан да,
Берәр хәл кылмагае», –
Дип, әнисе дөреслекне
Ачкан, китереп җаен:
«Тыңла, улым, бу серне мин
Гомер буе сакладым.
 
 
Дөнья болганмасын диеп,
Беркемгә дә ачмадым…
Матур көннәрнең берендә
Падишаһ ауга киткәндә,
Мин йоклап калган идем.
Ул вакыт яшь, матур чагым,
Көн дә кояшлы күгем.
 
 
(Балабыз булмавы гына
Борчый иде кайчакта.
Сәбәбен белмәдек, юкса
Көн дә кайнар кочакта.)
 
 
Йокы аралаш ишетәм:
Пешекче күтәреп кергән
Миңа иртәнге ашны.
Күземне ачып карадым,
Бераз күтәреп башны.
 
 
Култабын3131
  Култабын – поднос.


[Закрыть]
тоткан гаҗәеп
Зифа егетне күреп,
Башларым китте әйләнеп,
Күңелләр китте бәйләнеп –
Тыелырлык түгел идек.
 
 
Чибәр егет минем янда
Иде шушы мизгелдә…
Шул мизгелдән син яралдың,
Шатлык китереп безгә.
 
 
Бәхет иңгән булыр иде
Бәгырьдән төшкән баламны
Падишаһтан табалсам.
Инде көтәм хөкемеңне,
Бу дөньяга килүеңне
Зур гаепкә санасаң?»
 
 
Бу сүзләрдән горур Патша
Бер мәлгә каушап калган.
Яшерен серне ачтырганга
Йөрәге чәнчеп алган.
Әнисенә сүз әйтмичә
Борылып чыгып киткән.
Йөрәк ярсуын басалмый,
Кайнар яшьләрен түккән.
 
 
Өч туганны, тиз эзләтеп,
Китерткән үз янына.
«Сез әйткәннәр дөрес, – дигән, –
Үзем белдем барын да.
 
 
Тик шулай да әйтегезче,
Кайдан моны белдегез,
Тирәндә яткан серләрне
Ничек итеп күрдегез?»
 
 
Падишаһка туры карап,
Олы углан сүз алган:
«Шәрабны эчә башлагач,
Күңел өзгәләнеп куйды
Шәрабта сагыш бардан.
 
 
Ә бит шәраб, киресенчә,
Күңелгә – ял, җанга ләззәт
Бирергә тиеш иде.
Туганнарыма карадым:
Шәрабтан соң аларның да
Бәгырьләре телгәләнеп,
Күзләре юеш иде.
Шуннан аңлап алдым инде
Эшнең нидә икәнен:
Шәрабта – кара күз яше,
Аның да гадие түгел –
Гомерләрне кискәне».
 
 
Икенчесе сүз башлаган:
«Сарык итен кабу белән
Мин тиз аңладым шуны:
Итнең бернинди тәме юк,
Авызда – төкерек тулы.
 
 
Хәтта эт исе килгән күк
Булып тоелды миңа.
Бу билгеләр сарыкларда
Этне имгәндә була».
 
 
Кечесе Патшага әйткән:
«Әллә ни курыкмасам да,
Ант эч, тимимен, диеп.
Исән-сау кайтып китәсең,
Башың кисмимен, диеп».
 
 
Хаким ант эчкән ихластан
Барлык изгеләр белән.
Тик әйтсен генә: ничекләр
Әнисе серен белгән.
 
 
Яшь егет шунда, тынычлап,
Сүзләрен дәвам иткән,
Могҗизалы сернең серен
Бар да дүрткүзләп көткән.
 
 
«Гафу ит мине, Падишаһ,
Синең һәрбер сүзеңне
Игътибар биреп тыңладым
Һәм күзәттем үзеңне.
Күзгә бәрелгән һәрнәрсә
Нидер турында сөйли.
Шулар буенча беләбез:
Кем – батыр, кемнәр шөлли.
 
 
Тотыш-хәрәкәте нинди,
Кайсы катлау сөйләме.
Игътибар итәсең әле –
Ул катлауны беләме?
 
 
Ни турында сөйләшсәк тә,
Син сүзне ашка бордың.
Ашауга кагылган сүздән
Син ләззәт алып тордың.
 
 
Сүз тәртибең, хәрәкәтең
Әллә ни сатмаса да,
Гади сүзләр рәсмиләрдән
Әллә ни артмаса да,
Патша каны түгеллегең
Әллә кайдан сизелә,
Чөнки әйткән бик күп сүзең
Ризык булып тезелә.
 
 
Мосафир булып йөрсәк тә,
Без бит Патша уллары.
Күрү белән билгелибез
Гамәлләрне, уйларны».
 
 
Падишаһ телсез үк калган,
Бу сүзләрне ишеткәч,
Үзен көчкә кулга алган,
Зәһәрлек пары киткәч.
 
 
Өч туганга исе китеп
Карап-карап торган да
Бер уйга килгән: «Боларны
Тизрәк моннан куарга.
Мин белмәгән серләр күптер,
Барын ачып салсалар,
Яшәрлекне калдырмаслар,
Тагын торып калсалар».
 
 
Падишаһ тынычланганчы
Беркадәр вакыт үткән.
Аннан, сабырлыгын җыеп,
Болай дип дәвам иткән:
 
 
«Нинди Патша булыйм ди мин,
Ачу кабарган чакта,
Гаепсезне утка салсам,
Үч алып, башын чапсам?
 
 
Тик шулай да кузгалыгыз:
Дөяләр көтә, кабатлап
Сөйләшмибез бу хакта.
Озын-озак җыенмыйча
Китегез яхшы чакта».
 
 
Бераз уйланып торган да,
Гафу итүләрен сорап,
Өч туганга рәхмәт юллап,
Инде ул болай дигән:
 
 
«Сезнең зирәк акылыгыз
Бар нәрсәдән дә бөек.
Хәтта байлык биек булмас,
Куйсаң да өеп-өеп.
 
 
Сезнең сүзгә колак салдым –
Файдалы сабак алдым:
Һәркемнең үз урыны –
Атның да үз колыны».
Аннан соң ул аларны,
Алтын акчалар биреп,
Озаткан өйләренә –
Бәхетле көннәренә.
 
 
Ел үтәсен көн үтеп,
Озын юлларны кисеп,
Тирән дәрьялар кичеп,
Тозлы суларын эчеп,
Кайтып кергәннәр болар
Әтиләре янына –
Үз патшалыкларына.
 
 
Бар да өзелеп сагынган –
Җыелганнар табынга.
Өч бертуганны тәбрикләп,
Җылы сүз әйтмәкче була
Һәммәсе үз ягыннан.
 
 
Карт Падишаһ шатлыгыннан
Яшәргән, ди, ун елга.
Җитендәй ап-ак чәчләре
Каралып киткән шунда.
 
 
Сөйләткән угылларыннан
Чит патшалык турында:
Яшәү ничек, халык нинди,
Хакимлек кем кулында?
 
 
Уллары бәян кылганнар
Башларыннан үткәнне,
Ул җирдәге хикмәтләрне,
Хикмәтләр серен ачканга,
Көчкә котылып киткәнне.
Патша, катгый уйга килеп,
Сүзен бик кыска тоткан:
Олы улын, Патша итеп,
Тәхетенә утырткан.
 
 
Калган улларына биргән
Бик матур шәһәрләрне.
Идарә итегез, дигән,
Көчегезне жәлләми.
 
 
Шулай үз хакимлегенә
Нокта куйган Падишаһ.
Килгән халык, дәррәү килеп,
Яшь Патшага тез чүккәннәр,
Чапан итәген үпкәннәр –
Бар да разый, бар да шат.
 
 
Патшаның соңгы гомере,
Уллары кадерен тоеп,
Гел рәхәтлектә үткән.
Ни хикмәттер: шуның белән
Сөйли торган хикәятем
Кинәт беткән дә киткән.
 
2006

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации