Электронная библиотека » Тарханова Флёра » » онлайн чтение - страница 6


  • Текст добавлен: 27 мая 2022, 07:17


Автор книги: Тарханова Флёра


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 6 (всего у книги 16 страниц)

Шрифт:
- 100% +
Туфан
(Экспромт)
 
Ике Туфан күңелемдә яши:
Берсе аның – шагыйрь якташым,
Икенчесе исә – гомере буе
Милләт өчен янган ут ташы.
 
 
Яшь чакларын аның хәтерләмим –
Шактый кече идем мин аннан.
Шунысын беләм: тирән акылы белән
Туфанлыгы йөрде гел алдан.
 
 
Ә бит аның шушы сыйфатлары
Соң минутынача сакланды.
Акыл-дәрте гел бербөтен булып,
Бар гамәле илдә якланды.
 
 
Заманында Гаяз Исхакыйлар
Кайгырткан күк үзенең милләтен,
Гел көрәштә булды: саклыйк, диеп,
Халкыбызның телен, кыйммәтен.
 
 
Күпме бала укый үз телендә
Ул салдырткан күпме мәктәптә.
Йөрмәсә ул,
Татар мәктәпләре инде күптән
Беткән булыр иде, әлбәттә.
 
 
Чакматашның утлы очкыннарын
Йөрәгендә җыеп йөрткәнгә,
Наданнарның кара йөзен борды
Киләчәккә, шанлы үткәнгә.
 
 
«Үткәненә борылып карамаса,
Киләчәге юк бит халыкның», –
Дия-дия, милли дулкыннарда
Алып батыр булып калыкты.
 
 
Һәрбер сүзе аның үткен чакма –
Кадалды ул һәрчак ук булып,
Кайберәүнең хәтта туң йөрәген
Ялмап алды ялкын-ут булып.
 
 
Бармы бездә хәзер мондый шәхес –
Кем күтәрә милли әдәпне,
Кем кайгырта милли горурлыкны,
Чын хакыйкый милли сәнгатьне?
 
 
Туфан булып үтте бар гомере,
Туфан булды һәрбер чорында.
Өермәләр тузгып калды хәтта
Мәңгелеккә киткән юлында.
 
2013
Изге теләк!
(Экспромт)
 
Тамырлары аның бик тирәндә:
Элгәрләре, әби-бабалары,
Әти-әнисенә килгәндә –
Сембер якларының Байтуганы
Бишегендә алар тирбәлгән.
 
 
Гишкул, Җәүһәр туган көннән башлап,
Утыз еллап үткәч кимендә,
Дөнья тутырып аваз салган Нәфис
Бөгелмәнең ямьле җирендә.
 
 
Ә абыйсы туган Уфаларда,
Яши хәзер шәһри Казанда.
Тормышлары һәрчак гөрләп бара –
Каршылыклы җилләр аз анда.
 
 
Алар нәселе – гаҗәп тырыш нәсел:
Җитеш тормыш – алар көчендә.
Йорт тутырып үскән мал-туары,
Тир түккәннәр колхоз эшендә.
 
 
Әтиләре сугыш кырларыннан
Тагып кайткан орден-медальләр.
Җиңү яулар өчен, бабасына
Дәүләт заказлары биргәннәр.
 
 
Хуҗалыкны бөтен итеп тоткан
Остаханә, мунча, сарае…
Арба-чана ясау серен ачкан
Яшь-кыркынга ике бабае.
 
 
Менә шундый бай мохиттә үсеп
Егет булгач, Нәфис һәм Рафис
Чит якларга киткән белем эстәп –
Аларга да тырышлык хас ич.
 
 
Нәфис күңелен биләгән бер өмет:
Хәрби көллияттә укып чыгып,
Диңгезләрне айкап атарга,
«Гаепсезгә гаепле»ләр булып,
«Исән калу боерыгы»на тулып,
«Шат күңелле егетләр» күк тоеп,
«Бай кияүләр» булып кайтырга,
«Аталар һәм балалар»ны күреп,
Тормыш рәхәтлеген татырга.
 
 
Белеп сайлаган ул Диңгез флотын –
Иркен йөзгән өндә, төшендә.
Хезмәт иткән балласт булып түгел,
Чын ас булган хәрби эшендә.
 
 
«Морякларның каны белән туган»
Кораб уставына буйсынып,
«Жданов», «Напористый» зур көч куйган,
Һәлакәтсез форвард булсын дип.
 
 
Кара диңгезләрне буйлаганда,
Ляпин дигән контр-адмирал
Хезмәтендә булган ныклы терәк,
Белемен күтәрешкән зур трал.
 
 
Шушы көннән алар якын дуслар,
Бер-берләрен кунак итәләр.
Саубуллашып аерылышкан чакта
Күз яшьләре белән китәләр.
 
 
Әле дә булса чын җитәкче Нәфис,
Хезмәткәрләр – хәрби команда.
Ышанычлы кешеләр белән генә
Разведкага йөри һаман да.
 
 
Бүген исә аны сөендерә
Дуслары да, якыннары да.
Алар булса, һич тә җиңә алмас
Челләләре, салкыннары да,
Яшәешнең өерелеп килгән
Гаҗәп биек дулкыннары да.
 
 
Теләк изге: кырыс бу заманда
Бирешмичә гомер итәргә!
Язмыш сынауларын саулык белән
Сабыр гына үтеп китәргә!
 
2013
Дала яклап килгән бер җыр

Сезнең матур сүзләрдән

Шигырь туды безләрдә…


 
– Бәгыремә сеңеп калган
Тавышың ишетим дип,
Кабат сиңа шалтыратам –
Рөхсәт итәсеңдер бит?
 
 
Кызганыч, шәһри Казанда
Калдыралмадым малай:
Сезгә элек килгәнемдә
Уйлый алмадым алай.
 
 
Кулларыңнан тотарга да
Куркып йөрдем ул чакта.
Көч җитмәде каршылыкны
Эретергә кочакта.
 
 
Инде яшем узып бара –
Үкенәм бу хәлләргә.
Җаным гына урап кайта
Нык сагынган мәлләрдә.
 
 
Ара ерак – күреп булмый
Күрәсе килгән саен.
Уйдан китми,үзәкләрне
Өзәсең, йөрәк маем.
 
 
Син йөргән юллардан гына
Йөрисем килә минем.
Бар дөньямны төрер идем
Хуш исең белән синең.
 
 
Төшләрдә без – Ак Кирмәндә,
Өнемдә – ялгыз дала.
Айры булсак та, сөюем
Мәңгелек булып кала.
 
2010
Күрше хакы

юбилейлары уңаеннан күршеләргә


 
Күршеләрнең әйбәтләре сирәк:
Тәрбиясе җитеп бетмидер.
Яхшыларның мөнәсәбәт башка –
Сәлам бирми хәтта китмидер.
 
 
Ходай кушып, миңа бит аларның
Һәрвакытта булды яхшысы.
Андый белән аралашу рәхәт:
Иман кертә күңел ачкычы.
 
 
Сез дә миңа шундый күршеләрнең
Берсе булып янда тордыгыз.
Матур яшәр өчен дөньягызны
Хезмәтегез белән кордыгыз.
 
 
Хәзер дә сез, зур тырышлык белән
Юллар ярып, җиңү яулыйсыз.
Алга карап эш итсәгез дә сез,
Узганны да кайчак барлыйсыз.
 
 
Мин рәхмәтле Олуг бер Ходайга –
Күрше итте безне күптәннән.
Очрашулар, күрешүләр саен
Хатирәләр килә үткәннән.
 
 
Бер үк ишек озатып, каршы алды,
Бер сукмактан көн дә атладык.
Күрше хакы – Алла хакы, диләр –
Бер-беребезнең хакын хакладык.
 
 
Кызларыбыз аралашып үсте,
Сыйныфташлары да бар иде:
Һәрчак бергә тотынышып йөреп,
Мәктәп юлын үткән чак иде.
 
 
Инде менә сирәк күрешәбез –
Күченеп киттек төрле якларга.
Тик шулай да изге күрше хакын
Тырышабыз әле дә сакларга.
 
 
Бәхет-шатлык белән яшәгез сез
Алда торган гомер юлында!
Ходай безне берүк ташламасын –
Барысы да Ходай кулында!
 
2015
Кешегә үлем теләмә
 
Кешегә үлем теләмә –
Үз якаңнан тотып алып,
Хәсрәт дәрьясына салыр,
Үчкә батып йөргән гәүдәң
Һич көтмәгән минутында
Тик күләгә булып калыр.
 
 
Кешегә үлем теләмә –
Беркөн килеп, ул үзеңне
Элеп алып, селкеп салыр,
Гомерең булып исән калсаң,
Күз алдыңнан мәңге китмәс
Коточкыч сурәте калыр.
 
1998, Казан
Ни аяныч!
 
Тамырларда, шөкер, халкым каны –
Сынатмабыз, Алла теләсә,
Тик варислар менә борчу сала:
Кан кардәшне яклап кемнәр кала,
Читләр өчен һаман ник яу чаба,
Гомере өчен зур хак түләнсә?
 
 
Алмашка дип килгән яшь буынга
Милли рухны кайдан табасы?
Болай барса, илне кулга ала
Хәтерен саткан маңкорт баласы,
Ә хәтергә кайту үлемгә тиң:
Аның өчен һәрчак баш тиресен
Бүрек белән бергә саласы.
 
 
Ни аяныч! Нәсел бетәр төсле
(Юрау юш килмәсә – мең «баш өсте»):
Агуланган кәкре уклар төште
Ябырылып төньяк җил белән,
Кадалып та инде өлгерделәр,
Шуңа кайгырамын ил белән.
 
 
Ук очыннан зәһәр кара агу
Тамып торса һәр көн каннарга
Һәм шаукымы үтсә җаннарга,
Маңкортлардан зомби туачак,
Ул чагында зомби-зобанилар,
Кызганмыйча хәтта үз милләтен,
Һаулап өрә-өрә, чыбыркылап,
Һәлакәткә таба куачак…
Тамырларда, шөкер, халкым каны –
Сынатмабыз, Аллаһ боерса,
Тик киләчәк менә борчу сала:
Кемнәр, нәрсә, ничек, кайдан ала,
Алга таба дөнья «куерса»?
 
1998
Әдип белән әдәп
(Язучыларның XIII корылтаенда ясалмый калган чыгыш)
 
Әдип, әдәп – бер тамырдан, диеп,
Борынгылар әдәп тотканнар,
Ашка каршы таш атканның хәтта
Нахак сүзен эчкә йотканнар.
 
 
Фикер каршылыгы, кабарынып,
Илгә-күзгә кайчак чыкса да,
Бер-беренә шакшы сипмәгәннәр –
Тикшергәннәр салып уртага.
 
 
Ул чакта да, үзен «даһи» санап,
Пычрак атучысы табылган,
Тик андыйлар әдип булып түгел,
Бары ләгыйнь булып танылган…
 
 
Бүгенге көн шактый сискәндерә:
Әдәп түгел, хәтта әхлак юк.
Әдип дигәннәрнең кайберендә
Һич тапмадым андый уртаклык.
 
 
Шаклар катып мин күзәттем залны,
Чыгышларны бирелеп тыңладым,
Әмма ләкин ике каршы якны
Берләштерер фикер тоймадым.
 
 
Гомер күрмәгәнне күреп китәм –
Шундый була диме корылтай:
Жириновскийдан күрептер, шәт,
Микрофонны йолка бер агай.
 
 
Икенчесе очып килеп куна,
Аннан китә хурлау, чуалыш,
Ныграк авырттырып әйткән сүздән
Бер-беренә карап куаныш…
 
 
Йа Ходаем! Әдип – әдәп, дисез,
Кайда соң ул әдәп дигәнең?
Абруегыз бетсә, сүзегезне
Кемнәр тыңлар сөенеп, кинәнеп?
 
 
Әйтәсене пычрак атмый гына,
Җайлап әйтеп булмый микәнни?
Киләчәктә мирас тапшырасы
Яшьләр үрнәк көтә бит әле.
 
 
Халык исеменнән сүз йөртәсез,
Хезмәт итәм, дисез, халыкка,
Ә үзегез аның дәрәҗәсен
Калыплыйсыз ямьсез калыпка.
 
 
Халык алдындагы чын йөзегез
Булсын иде һаман яктырак,
Ә юк икән, әдип – әдәп диеп
Сөйләп йөрмәвегез яхшырак!
 
1998
Йөрәгем тулы яра
 
Бар нәрсәнең рәте китте –
Бу дөнья кая бара?
Җиргә иңгән затсызлыктан
Йөрәгем тулы яра.
 
 
Якын дус, кайчак туганның
Хөсеттән йөзе кара.
Иманның, деннең кимүе
Йөрәккә сыза яра.
 
 
Миллионлаган үксез бала
Хак юлдан чыгып бара.
Аларның язмышы сала
Йөрәккә тирән яра.
 
 
Үз милләтен санга сукмый,
Халкым читләшеп бара.
Шуңа җаным сыкравыннан
Йөрәгем тулы яра.
 
 
Тормышны җайлап барырга,
Милләтне саклап калырга,
Үксезне юлга салырга,
Мең ярадан арынырга
Кем ярдәм итә ала?
 
 
Сораулар җавапсыз кала –
Бу дөнья кая бара?
Әдәп күперләре яна –
Йөрәгем тулы яра.
 
2005
Ярый әле судья бар!
(Уены-чыны бергә)
 
Хәйран калам судьяларга –
Ничек чыдыйлар икән,
Эшләр катлаулы булганда,
Кәеф китеп, сабыр бетеп,
Чыгымчылыйлар микән?
 
 
Мең төрле зар, мең мәгълүмат
Ничек сыя бер башка?
Дөрес карар кылыр өчен
Иң әүвәл үзенә кирәк
Юлында адашмаска.
 
 
Әле ул гына да түгел,
Яклаучы сүзе буенча
Акларга кирәк мәлне
Гаепләүче сүз ала да
Куертып куя хәлне.
 
 
Суд саен, төннәр утырып,
Үлчи ул һәр як сүзен:
Бар да көтә гадел хөкем –
Хәтта җинаять кылганы
Гаепле дими үзен.
 
 
Менә шушы хәлләрдән соң
Судья әйткән иң соңгы сүз –
Һәммәсе өчен катгый:
Гаеплегә – үз җәзасы,
Гаепсез икән – аклый.
 
 
…Көн дә гариза язалар:
Һәрберсендә моң да зар –
Күпме эзләп табылмаган
Гаделлекне кайтарырга
Ярый әле судья бар.
 
2001
«Мерседес»ка утырып
Бер «даһи»га
 
«Мерседес»ка утырып,
Шактый тузан туздырып,
Зур шәһәрдән бер авылга
Гыйффәтле тавык алырга
Килеп төште бер әтәч.
Башында кызыл кәпәч,
Аягында типкеләр2727
  Типкеләр – шпоралар.


[Закрыть]
.
Эшне сизеп, бу авылның
Иң гайрәтле әтәчләре
Очып килеп җиттеләр.
 
 
Машинадан чыгып баскач,
Күкрәк киереп, канат каккач,
Шәп кыяфәтен күреп,
Килү сәбәбен белеп,
Яшь тавыклы күрше-күлән
Исәнләште баш иеп.
Җирле гайрәтле әтәчләр –
Шундый ук кызыл кәпәчләр –
Ничек бәйләнергә белми,
Йөрделәр кыт-кыт килеп.
 
 
Бигрәк бай әтәч икән бит,
Мине сайламас микән дип,
«Мерседес»ның тирәсенә
Мут тавыклар җыелды.
Һәммәсе үзен күрсәтте –
Тибрәтте артны, күкрәкне.
Моны күргәч, җирлеләрнең
Кыналары коелды:
Бар тавык аңа ияреп
Китәр кебек тоелды.
 
 
Җитмәсә, яшь җилкенчәк тә
Әтәчнең типкеләр кагып,
Канат җилпеп, трөпкә кабып,
Мин – даһи, дип горурланып,
Үзе белән хозурланып,
Кылтый сүзләр сөйләгәнен
Таң калып тыңлап торды.
Шулчак ул, оялып кына
Койма буйлап атлап килгән
Яшь тавыкка күзе төшеп,
Тәпиен шунда борды.
 
 
– Тукта, җитте, – диде бер шук, –
Бездә бит артык тавык юк.
Байлык ташып тормаса да,
Машиналар булмаса да,
Өсләр бөтен, тамак тук.
Шәһәрчә түгел, шулай да
Яши беләбез монда:
Һәрберсе оясын кора,
Чебиләр дә үсеп тора,
Көч-егәрлекне ныгытып,
Бәйгеләр уза ел да.
 
 
Яхшы чакта, бар, кайтып кит –
Көпчәгеңне тишәрбез,
Аннан ипи шүрлегеңә
Дәррәү менеп төшәрбез.
Сүзне тыңламыйсың икән,
Тити башың эшләсен дип,
Рәхәтләнеп ишәрбез.
Киткәч тә тынгы бирмәсәң,
Бөтен өеребез белән
Шәһәреңә күчәрбез…
 
 
Аның сүзләрен куәтләп,
Кузгалды барлык әтәч.
Һәрберсендә зур кәпәч,
Кайберләрендә – тәпәч.
Шап-шап бәреп канатларын
Аяктагы типкегә,
Күрсәттеләр гайрәтләрен
Үзен бик бөек санаган
(Имеш, ул бай һәм каладан)
«Даһи» кайтып китсенгә.
 
 
Әтәч, болар санын санлап,
Эшнең булмаслыгын аңлап,
Яра алганчы, дип, җанга,
Батып беткәнче, дип, канга,
Күзе төшкән яшь тавыкка
Карады да тутырып,
Калганнарга башын иеп,
Очрашырбыз әле, диеп,
Буш кул белән кайтып китте,
«Мерседес»ка утырып.
 
2011
Тагын килдем әле

Арча педучилищесына


 
Тагын килдем әле Арчаларга –
Һаман тарта мине бу яклар,
Күңелләрдә бормаланып яткан
Аң-белемгә илткән сукмаклар.
 
 
Безгә белем биргән һәрбер остаз
Гаярь галимнәргә тиң иде,
Шуңадыр да гомер юлыбызда
Тормыш офыклары киң иде.
 
 
Тарихлардан килгән дан-шөһрәтен
Бетерерлек түгел сөйләп тә.
Шул чишмәдән сусын басуыма
Зур горурлык йөртәм йөрәктә.
 
 
Инде менә чал башымны иеп
Килдем янә аның каршына,
Тапшырыйм, дип, тирән ихтирамны,
Чиксез рәхмәтемне барсына.
 
1996, Казан
Татар белән казакъ дуслыгы
(Экспромт)
 
Чал тарихны ачып керсәк әгәр,
Бар игътибар, күз нурлары әүвәл
Төркиләргә кереп тирбәлә:
Йә татарның нарат өйләрендә,
Йә булмаса, ап-ак киез тартып,
Казах, башкорт куйган тирмәдә.
 
 
Татар иле биргән мөгаллимнәр
Үстереште төрки халыкны.
Охшаш телле, бер үк дин кардәшләр
Булсын диеп җирдә данлыклы.
 
 
Ут күршеләр булып тормасак та,
Гаҗәп якын ерак күрше без.
Җае килгән саен очрашабыз,
Мөмкин булган саен күрешәбез.
 
 
Байтак гасыр уртак никахлардан
Егет-кызлар хәйран күп туды.
Изге юлдан мәңгелеккә китсен
Татар белән казакъ туганлыгы,
Татар белән казакъ дуслыгы!
 
2007
Келәнче
 
Келәнченең табигате
Гаҗәеп матур икән:
Тау-урманнар, болын-кырлар
Офыкка кадәр киткән.
 
 
Быел җәйне каршы алдым
Шул Келәнче ягында.
Җырлый-җырлый чәчкә җыйдым,
Зәңгәрен дә, агын да.
 
 
Хуш исләрен исни-исни
Кереп киттем басуга.
Арыш дәрьясына чумдым,
Киң колачын ачуга.
 
 
Тирбәлә җил дулкынында
Гаҗәп мул иген кыры.
Күңелемә моңнар салды
Кошларның җәйге җыры.
 
 
Үзәнлектән менеп бастым
Бер калкулык башына –
Тарихтан килгән Келәнче
Җәелеп ята каршымда:
 
 
Авылның нәкъ уртасында
Балкып тора зур мәчет,
Ир-егетне җомга саен
Изге намазга дәшеп.
 
 
Шахъян елгасы буйлатып
Сузылган ике урам.
Аръяктагы нык өйләргә
Сокланып карап торам.
 
 
Төбәк очыннан Кавказга
Шактый озак үтәсе.
Аннан өскә күтәрелеп,
Чабыр тауга җитәсе.
 
 
Чабыр тау түбәсеннән дә
Келәнчене күзләдем…
Чирәм баскан сукмакларда
Калды минем эзләрем.
 
 
Хискә чумып, илһам алдым
Табигать кочагыннан.
Хозурлыкта яшәр өчен,
Утлы дәрман җыеп киттем
Келәнче учагыннан.
 
2016
Җиләккә бардым әле
 
Кызыктырып хәбәр килде
Таң белән кичә генә:
«Җыен әйдә, киттек бергә
Кашка тау итәгенә».
 
 
Тиз-тиз генә җыендым да
Чыгып киттем җиләккә.
Соңга калып барсам, дидем,
Бөртеге дә эләкмәс.
 
 
Бөрешеп, кибеп бетәчәк
Вакыты үтү белән.
Эресе дә чери башлый
Яңгырлар китү белән.
 
 
Инде үзем җыеп кайтам –
Базардан, юлдан алмыйм:
Чиләк-чиләк сатучының
Күбесе безне алдый…
 
 
Шактый озак барганнан соң,
Килеп җиттек Кашкага.
Белеп килгәнбез икән бит –
Мул җиләкле шушы җирне
Алыштырмам башкага.
 
 
Җиләк күп икән бу якта,
Мәтрүшкә дә күп үсә.
Җыеп алдык икесен дә –
Көч кирәк бит югыйсә.
 
 
Андый эш җиңел түгел шул,
«Уф» диеп тә куясың.
Шактый авыр булганлыгын
Кайткач ныграк тоясың.
 
 
Быел җиләк котырып уңды,
Иң тәмлесе – җирҗиләк.
Кышка да калсын әле дип,
Тутырдым ике чиләк.
 
 
Искиткеч матур манзара,
Бар җирдә яшел үлән…
Кичен кайтып кергән идем,
Өй тулды хуш ис белән.
 
2016
Саргаеплар киптем
(Еллар буе кызын, оныкларын көтеп зар елаган ана сүзе)
 
Көннәр, төннәр буе сыкрап ятам –
Түзә алмый елыйм илереп:
Сәгать саен мин кызымны көтәм,
Саргаеплар киптем тилмереп.
 
 
Бәхетле һәм сәламәт булсын дип,
Бирдем сиңа бөтен гомеремне.
Кызым, бердәнберем, күз нурым син,
Өйгә кайтып бер күрен инде!
 
 
Кечкенәдән сөеп үстердем дә
Бәхетеңә күмдем бит, балам!
Ничә еллар күзгә күренмисең –
Бер кайтырсың дип көтеп калам.
 
 
Чит якларга китеп бардың да син,
Никтер шундук мине оныттың.
И Ходаем, бу авыр язмышка
Никләр генә килеп юлыктым?
 
 
Оныкларны хәтта күргәнем юк –
Ник берсе дә хәл белеп китми?
Йөрәк-бәгырьләрем әрнегәнгә,
Ничә еллар күз яшем кипми.
 
 
Кайтып җылытсагыз күңелемне,
Ялгызлыкта үткән җанымны,
Якты нурлар күмеп китәр иде
Ачылмаган сүрән таңымны.
 
 
Бакыйлыкка күчеп китсәм әгәр
Сез бәгырькәйләрне күрмичә,
Хәтта анда йөрәк сыкрап әрнер,
Бернинди дә чама белмичә.
 
 
Һәр көн саен сезне көтеп янам,
Кайтыгызчы, зинһар, кайт, балам!
Бу дөньядан киткәнчегә кадәр
Күрешербез, бәлки, дип калам!
 
2017
И Ходаем!
 
Саулык-сәламәтлегемнән аера күрмә.
Эшләрем дә булсын гел уңышлы.
Балаларым янәшәмдә булып
Бизәсеннәр минем бу тормышны.
Син булмасаң, Ходам, бәлки әле,
Бу көнгәчә яши алмас идем:
Михнәт белән чиксез әрнү-газап
Каплар иде гомеремнең күген.
Хезмәтем дә җайлы бармас иде,
Тоймас идем яшәүнең рәхәтен.
Интегүләр күпме яшь түктерде,
Арындырдың – Сиңа мең рәхмәтем!
И бер Аллам!
Килер көннәрдә дә ташлый күрмә,
Фәрештәләр торсын һәрчак яклап.
Үз канатың торсын мине саклап.
Кылган һәр гамәлем уңыш бирсен,
Көнче-гайбәтчене үтим атлап.
Бердәнбер яклаучым Син бит, Ходам!
Шуңа күрә Сиңа ялварам мин:
Балаларым булсын гел шатлыкта,
Гомерләре үтсен гел саулыкта,
Тормыш юлым булсын һәрчак имин,
Бар ниятем гамәлләргә ашсын,
Бәхет артсын – Амин! Амин! Амин!
 
2017

Поэмалар

Халкым минем
(Триптих)
I. Рух вә иман
 
Каләмемне манып Ай нурына,
Язам татар рухы турында…
 

 
Җиһангирлар Җиргә төшеп нигез корды,
Тәртип саклап, бар Җиһанны күзләп торды.
Рух вә иманлы итсә дә үзенең халкын,
Язмыш аны сынар өчен меңгә борды…
 
 
Гасыр арты гасыр килде йөгереп-атлап,
Һәр килүдә өр-яңадан тормыш башлап.
Сыешалмый калыбына, купты Җиһан:
Изелде рух, изге җаннан китте иман,
Җан халкына ачу катыш рәнҗү ташлап.
 
 
Камил итеп яратылган бу Җиһанны
Явызлык һәм яхшылыкка бүлде Адәм.
Тора-бара тик явызлык өстен чыкты,
Рухка кирәк яхшылыкны күмде матәм.
 
 
Бар мохитне урап алган канлы дәһшәт
Тиз сындырды гел төз йөргән халкым билен.
Милләтнең иманын сытып һәм яндырып
Очырды, тәмам бетсен дип, җилгә көлен.
 
 
Бөтереп искән җилләр аны алды-китте,
Кыйтгаларның туфрагына илтеп сипте.
Югалмады көлнең хәтта бер бөртеге:
Һәр кыйтгада шытып чыкты иман нуры –
Нигезенә кире кайтыр көнен көтте…
 
 
Ул чорларда ата-бабаларның рухын,
Ни тырышып, кала алмадык без саклап.
Сукты сәгать: китте әдәп, үлде гадәт –
Ничә йөз ел йөрдек хәтерләрне таптап.
 
 
Бер-бер артлы кыелып төште манаралар,
Туктап калды рухи юлны җанга салу.
Иң авыр йөк булып ятты иңебезгә
Милли аңга, чын иманга тугры калу.
 
 
Иманыннан айрылганга, рух югалды –
Хәтта рухи кардәшлек тә китеп барды.
Ни кызганыч, бөек татар дөньясына
Кара фикер, кара яла берегеп калды.
 
 
Тарих үзе омтыла тик хакыйкатькә,
Ә хакыйкать кайчак тапмый үз «киштәсе»н.
Телләренә аны бозып салганнардан
Чынбарлыкның ялган шәклен ишетәсең.
 
 
Чистарынып бетеп булмый шул яладан –
Әледән-әле калкып чыга өр-яңадан.
Кайчакларда уза хәтта чик-чамадан –
Татарларны күрсәткәндә гел карадан.
 
 
Тел, моң, хәтер бердәмлеге – рух саулыгы –
Асылында яту тиеш һәр милләтнең.
Әмма ничә гасыр буе бу саулыкның
Бәяләми яшәгәнбез бар кыйммәтен.
 
 
Тамырларны йолкып атып нигезеннән,
Югалттык гаять озакка милләт җанын.
Халкымның изге җиренә шаулап акты
Меңгә телгәләп өзелгән тамыр каны.
 
 
Борынгыдан тезелеп килгән даулы еллар
Җирсезләрнең хәтеренә эзләр салмый.
Узганыннан баш тартканнар һичбер кайчан
Киләчәккә халкы белән үтә алмый.
 
 
Бер хакыйкать: рухи яктан зәгыйфь кавем
Тулы канлы яши алмый – гомере кыска:
Гадел тормыш, матур язмыш гел хас түгел,
Башы керсә, аяклары булыр тышта.
 
 
Яңартуны көтә иман – инде күптән:
Әмер килде әллә кайчан Тәңре-Күктән.
Милләт өчен фида җаннар васыять иткән
Татарларга бердәмләшү вакыты җиткән.
 
II. Моң
 
И газиз халкым минем,
Моңыңда тирбәлермен.
Туфрагыңнан аерылмыйча,
Җитмешкә төрләнермен…
 

 
Кыйтгаларда балкып чыккан иман нуры
Кайтарды кабат халкыма милли моңын –
Татар рухының Галәмдә берөзлексез
Серләшүен, киң сулышын йөрткән җырын.
 
 
Авыр язмыш, сөю-сагыш – моңга сәбәп.
Милли моң – татар кагылган һәрнәрсәдә.
Моңнан туган бөтен аваз – җан түрендә,
Моңга чумган җан иңрәве – саф һәм садә.
 
 
Халкын сөйгән бөтен җанда чын рух ята,
Күңел күгендә моңланып таңнар ата.
Моң ургыган чишмәләрнең изге суын
Эчеп үскән һәрбер татар моң тарата.
 
 
Тукай моңы, Сәйдәш моңы, Сара моңы… –
Татар моңын илаһи моң иткән моңнар.
Шул даһилар эзе калган һәр сукмакта
Милләтне милләт итүче рух вә моң бар.
 
 
Моң – халкымның элгәрдән килгән «варисы»,
Җирен саклап яуда узган чал тарихы,
Шәһит киткән бабаларның, балаларның,
Җимерелгән калаларның нигез рухы.
 
 
Халык әгәр Галәмнәрдән иңгән моңны –
Тамырлардан әрнү белән сыкрап чыккан
Авазларның бәгырьләрдә төрләнешен,
Аннан туган гүзәл аһәң тирбәлешен
Үзәгендә сакламаса тупаслана:
Хис таркала, аң вә уй гамь юктан тала,
Дөньяга хиссез караучы мондый халык
Назлы тыннан, милли моңнан мәхрүм кала.
 
 
Чөнки моң һәр күзәнәккә үтеп керә,
Бөтен җанны эретүче назга төрә.
Анда – Галәм, анда – Җиһан, анда – Инсан,
Анда – иманга илтүче изге Сүрә.
 
 
Моң чишмәсе әледән-әле гөрләп тула,
Тик җай алсын, кереп бары милли юлга.
Татар моңы яңа үрләр яулап килә –
Яшьләр чыкты киң мәйданга, сусап моңга!
 
 
Агылды моң карурманнар аша үтеп,
Киң далалар һәм дәрьялар буйлап китеп…
Татарны туплый иң әүвәл милли моңнар,
Төптә яткан хәтер йомгакларын сүтеп.
 
 
Гавам күңелен иркәләүче моң булганда,
Киләчәге нык өметле милләтемнең.
Яңгырасын татар моңы төрле телдә,
Дәрәҗәсен төшермичә милли телнең.
 
III. Тел
 
И Туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле…
 
Г. Тукай

 
Тел, моң, хәтер тарихларда ятса батып,
Хәтерсездә тел ачылмый – зиһен ватык.
Сагышланып хәсрәтеннән моңайса да,
Уй һәм сүзләр туар бары вакыт-вакыт.
 
 
Теле бетсә, милләт үзе – боз өеме:
Эреп ага, милләтнең йөзен югалтып.
Эзен сала инде читләр сузган юлга,
Язмыш сызган үз юлыннан кире кайтып.
 
 
Югыйсә бит төркиләрнең кайнар рухы
Күптән сеңгән татарның милли җанына.
Барлык кардәш халыкларның фигылендә
Бөек татар милләте рухы чагыла.
 
 
Шуңа бездә бар да уртак, бар да охшаш:
Уртак хәтер, уртак моң һәм нык якын тел.
Бәхәсләрдә, гәптә фикер уртаклыгы –
Саннан төшеп калмас өчен үз телең бел.
 
 
Һәрбер чорда телләр ачты йозакларны,
Алып атты читләр корган тозакларны,
Хәтерләргә кереп калып, тарих яза,
Эш-гамәлләр булсын диеп йөз акларлык.
 
 
Заманында якын-тирә, күрше халык
Телебезнең көч-гайрәтен торды татып.
Татар теле өстен торды хәйран вакыт –
Тирән суның агымнарын тиз туктатып,
Зур ташларны иң вак кисәкләргә ватып.
 
 
Сөйләм теле, язма телләр – тармак тамыр –
Бик күпләргә ачыклады ана йортны,
Безнең эрага кадәр өченче гасыр
Скиф, сарматтан «баш күтәргән» төрки котны.
 
 
Тел качырып, кот очырып йөрүче аз –
Ясый алмый милләткә алар инкыйраз.
Халкым теленең көченә бер раслама –
Меңләгән ел элек туган язма мирас2828
  Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәре (XIII гасыр башы).


[Закрыть]
.
 
 
Үз теленнән ваз кичкәннәр – милли рухсыз,
Милли моңсыз, шуңа йөзе сытык, нурсыз.
Һич борчымас аны халкының язмышы:
Юк аларда рухның телдә чагылышы.
 
 
Тел ул – һәртөрле милләтнең нигез ташы,
Моңга сусап йөргәннәргә – чишмә башы,
Хәтергә бушлык, хилафлык китермичә,
Рух һәм иманда яшәткән Ай-Кояшы.
 

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации