Электронная библиотека » Тарханова Флёра » » онлайн чтение - страница 7


  • Текст добавлен: 27 мая 2022, 07:17


Автор книги: Тарханова Флёра


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 7 (всего у книги 16 страниц)

Шрифт:
- 100% +
*
 
Татарлыктан татар һич гарь итәрме,
Кеше үз исмене инкяр итәрме.
Татарлыкта татар угълы татармын,
Татар түгел димә – башың ватармын.
 
Дәрдемәнд

 
Яклыйк-саклыйк тир-кан сеңгән Җиребезне,
Һәр буынны кеше иткән Телебезне,
Беркемне дә читкә какмый Иман керткән
Мәрхәмәтле һәм иң гадел Динебезне!
 
 
Дәрәҗәсен нык күтәрик Халкыбызның
Һәм яңартыйк үтә гаярь татар Рухын.
Бердәм булсак, хәтта таш диварлар авар:
Без бит әле гаять көчле бүре токым.
 
 
Көчләп сөрелгән иманны җанга тартыйк,
Юл бирмәгән киртәләрне җимереп атып.
Чит-ят рухтан инде күптән арыныр вакыт,
Телебезгә, Хәтер, Моңга, Рухка кайтып.
 
2009
Кремль диварлары янында
I. Эзләп йөрим милләт бишеген
 
Шул диварлар кырына килеп бассам,
Ачып керәм тарих ишеген,
Төшәм аның тирән катламына –
Эзләп йөрим милләт бишеген.
 
 
Бик күрәсем килә минем аны –
Ни икән ул безне тирбәткән,
Канга кояш кайнарлыгы салып,
Йөрәкләргә ялкын дөрләткән?
 
 
Таба алмыйм һаман шул бишекне –
Йөзәр катлам аны яшергән,
Өстәвенә дәрьялары тора
Милләт каны һәм күз яшеннән.
 
 
Бәлки әле, шушы кан белән яшь
Ныгыткандыр татар тамырын,
Сугаргандыр татар торган җирне,
Кабат үссен диеп ябырылып.
 
 
Шуңадыр, шәт, татар гомере буе
Милли горурлыгын саклаган,
Муенына балта чапканда да
Үз дәүләтен, данын сатмаган.
 
 
Бер дә юкка монда тезелешмәгән
Җәлил, Алиш, Баттал, Кормашлар.
Йөзләрендә калган бер каһкаһә,
Тәгәрәшеп киткәч тә башлар.
 
 
Китсә дә баш, халкы хозурына
Кайтты алар хәтта ташларда,
Татар милләтенең беркайчан да
Сатлык түгеллеген расларга.
 
II. Үз кыйблаңа һәрчак табыну кирәк
 
Капкасыннан керәм ак кальганың,
Саклык белән басып җиренә.
Ыңгырашкан тавыш ишетелә
Шәһит киткәннәрнең гүреннән.
 
 
Әллә инде газиз башларына
Басып йөрим микән белмичә?
Булуы да мөмкин: бит аларның
Чәчелеп яткан җире берничә.
 
 
Зур дәһшәттә чабылган баш-кулның
Исәп-хисабы да булмаган.
Явыз Иван байтак милләтләрнең
Язмышларын «чөеп уйнаган».
 
 
Һәр «чөелгән» язмыш, нык үзгәреп,
Төшү белән чәчрәп сибелгән.
Берегеп калганнары, кимсетелеп,
Җәберләнгән, эттәй тибелгән.
 
 
Безнең язмыш та шул: әмма халкым
Рәнҗесә дә, ачу сакламый.
Әллә шуңа кайбер милләттәшем
Сан исәбен җайлый башканың.
 
 
Чит эргәдә соңра табып булмас
Югалтканны, күпме эзләмә.
Үз кыйблаңа һәрчак табыну кирәк
Калыр өчен милли эзләрдә.
 
 
Бары тик шул эзләр алып чыгар
Зур дөньяга эшчән татарны –
Күптән вакыт инде агартырга
Хаксыз яккан кара тапларны.
 
 
Борынгыдан кемнең кем булуын
Исләрендә һаман тотсынга,
Төрле милләт халкы арасында
Аңлашу һәм хөрмәт булсынга,
Язмыш-тарихларын белү кирәк
Татарына, чуваш, русына,
Киләчәккә китәр милләтемнең
Бәгырендә иман тусын да
Изге дога булып ирешеп торсын
Шәһит Кол Шәрифләр рухына.
 
2002
Капка
I. Әби
 
Дистәләгән елны алып ташлап,
Кайттым әле үсмер чагыма:
Күзгә сарган энҗе тамчыларда
Шул чакның бер көне чагыла.
 
 
Утырдым да каршыдагы йортның
Бакча буендагы тактага,
Хатирәләр эргәсеннән киттем,
Ә күзләрем безнең капкада.
 
 
Кемдер кинәт йомшак кына итеп
Капка келәсенә кагылды,
Әби икән, чыга-чыгышка ук
Озын итәгенә абынды.
 
 
Карап алды шундук як-ягына,
Догасын һәм әфсен укынып,
Китеп барды аннан түбән очка,
Җил-җил атлап, давыл, ут булып.
 
 
Кызулаган саен, ак күлмәге
Өермәдәй барды артыннан,
Сихәт илтә китте булса кирәк
Бала көткән яшь бер хатынга.
 
 
Шулай йөри инде дәшкән саен,
Карамыйча җил һәм давылга,
Җиде баласына әни булса,
«Кендек әби» бит ул авылга.
 
 
Күпме бала аның кулы аша
Җиһаннарга аваз салгандыр,
Күпме парның чиксез рәхмәтләре
Савап булып өелеп калгандыр.
 
 
Әбиемнән әле үз гомерендә
Меңнәр китте арынып мең чирдән,
Сызлауларын басар өчен халык
Килә иде хәйран күп җирдән.
 
 
Ул гына да түгел: биш ятиме –
Биш оныгы булды кулында,
Хәл килгәнчә булышып, һәммәсенә
Терәк булды тормыш юлында.
 
 
Әбиемне шушы яхшылыгы,
Шул рәхмәтләр имин йөрткәндер.
Бу дөньяда әле мин кирәк дип,
Туксаныннан узып киткәндер…
 
 
Табигатьтән көчле иде әби
(Әле безгә дә шактый күчкән ул):
Кайнап торган зур самавыр белән
Өй базына егылып төшкән ул.
 
 
Артык зыян күрми генә шунда
Исән калган, Хода рәхмәте.
Чирләп ятканын да беркем белми –
Китермәгән иблис зәхмәтен.
 
 
Үз җирендә урак урган чакта
Уеп алгач учының яртысын,
Бер уч тоз сипкән дә шул ярага,
Дәвам иткән эшен ярсынып.
 
 
Укымышлы иде безнең әби –
Үзе кебекләрне иш итте.
Гарәп, төрек, фарсы, рус сүзләрен
Әбиемнән әүвәл ишеттем.
 
 
Ул гынамы? Байбичәләр булып
Йөргән әби, туганнар дәшкәч,
Ике кызын утырмага йөрткән
Күрше авылдагы кардәшкә.
 
 
Баганалы авылы кыр капканы
Каерып ачкан ак пар ат күреп,
Килү белән, әби, апаларым
Авыл әйләнгәннәр иң элек.
 
 
Гани байның ишегалларына
Чабып килеп кергән атларны
Урнаштырып, өйгә кергәч кенә
Ябып куйганнар зур капканы.
 
 
Әби, әби! Бер дә картаймыйсың,
Югыйсә бит йөзне вакладың.
Зифа гәүдәң бераз бөкрәйсә дә,
Дәрәҗәңне һәрчак сакладың.
 
 
…Шул арада әби кайтып җитте –
Тиз беткәндер эше, күрәсең,
Тагын шулай җил-җил кереп китте,
Шалтыратып капка келәсен.
 
II. Әни белән әти
 
Тукта! Кем булыр бу? Атлый-чаба
Безнең өйгә таба кем килә?
Әни ич бу: озын тәнәфестә
Бала имезергә йөгерә.
 
 
Хәле китеп, азрак тын алыйм дип,
Капка келәсенә тотынды.
Бераз басып торды тыныч кына –
Авыр сулуыннан котылды.
 
 
Ә аннары, кинәт каударланып,
Ачып керде авыр капканы,
Тизрәк-тизрәк, инде китү кирәк –
Сәгатьләп торырга кайтмады.
 
 
Тамак туйгач, тынып йоклап киткән
Баласына ябып япманы,
Чыгып чапты, тамагына үзе
Әллә капты, әллә капмады.
 
 
Очты гына күпер, сулар аша,
Соңга калмыйм, диеп, дәрескә.
Сиксән дүрт күз берни сизми калды –
Шулай өлгер иде һәр эштә.
 
 
Әни кабат киткәч мәктәбенә,
Капка торды бераз «тын алып».
Бала-чага иртүк, чыр-чу килеп,
Беткән иде инде таралып.
 
 
Көн авышты. Шалтыр-шолтыр килеп,
«Хәлдән тайды» капка келәсе,
Әле тагын әти кайтасы бар –
Гаиләнең иң зур түрәсе.
 
 
Һәм, ниһаять, салмак кына атлап
Кайтып килгән әти күренде.
Ашыкмыйча гына килде дә ул
Капка келәсенә үрелде.
 
 
Туктап калды әти, әллә инде
Минем күзәтүне сизенеп,
Борылды да миңа таба карап
Озак торды, куйды көрсенеп.
 
 
Бәлки әле, аның сизгер җаны
Минем барлыгымны тойгандыр,
Киләчәктән мине күрер өчен
Озак итеп карап торгандыр?
 
 
Кереп китте. Балалары дәррәү:
«Әти кайтты, әти», – диеште,
Әни өстәл япты, әтиемә
Салып куйды иң зур өлешне.
 
 
Өй эчендә, сүзгә урын куймый,
Унбер кашык «өзелеп җырлады»,
Өй кырында үскән таллары да
Шаулавыннан озак тынмады.
 
 
Ут алдылар. Кинәт салмак кына
Моң таралды ачык тәрәздән,
Кыңгыраулы гармун башлаганны
Дәвам итте баян бераздан.
 
 
Баян тынып калгач, үзәкләрне
Скрипка кылы өздерде,
Арыса да, әни җыр башлады –
Гүя моңнар аңа көч бирде.
 
 
Без кушылдык әни җырларына,
Әти көе безне биетте –
(Киләчәктә хәтта хәсрәтләре,
Авырлыклары да үз итте…)
 
 
Мин боларны күрше эргәсеннән
Уелыплар төшеп тыңладым.
Түзалмадым: ятим өебезнең
Инде кыйшык капкасыннан кереп,
Баскычына ятып еладым.
 
2002
Беренче сентябрь хатирәсе
I
 
Бүгеннән көз җиргә аяк басты,
Алтын яфрак тезә юлларга.
Шау-гөр килеп, укучылар атлый –
Чәчкә бәйләмнәре кулларда.
 
 
Шул чәчкәләр һәр сентябрь саен
Күңел тәрәзәмне кагадыр.
Барыбер дә минем тамырларда
Укытучы каны агадыр.
 
 
«Апа, апа!» – диеп, эземә басып,
Күпме бала йөрде янымда.
Игътибардан мәхрүм калмасын дип,
Күз уңында тоттым барын да.
 
 
Хәтерләрдә: борын тарта-тарта,
Бик тырышып язган чаклары.
Берәүләре телдә бик сай йөзсә,
Кайберсенең
Аксый иде хисап яклары.
 
 
Бергәләшеп шактый хезмәт куйдык
Тигезләргә бөтен якны да.
Тиз бетердек каләм очларыннан
Дәфтәрләргә тамган тапны да.
 
 
Уртак хезмәтебез буш китмәде –
Нәтиҗәсе күренә бүген дә:
Балачактан тырышканнар чөнки
Хисабын да белә, телен дә.
 
 
Истә… истә (әмма күпләренең
Исемнәре менә онытылган)…
Өмет тулы мөлдерәмә күзләр
Уяталар һаман йокымнан.
 
II
 
Сентябрьнең иң беренче көне –
Яуширмәдә белем бәйрәме.
Урам тутырып бара яше-карты –
Һәрберсендә чәчәк бәйләме.
 
 
Шул агымга кушылып, мин дә киттем,
Газиз әниемне җитәкләп.
Ашкынуын баса алмый йөгерә –
Бик якын шул аңа бу мәктәп.
 
 
Спорт залы тулды халык белән –
Бер урын юк аяк басарга.
Әниемә зурлап юл бирәләр:
Өч буында үскән балаларга
Белем бирде узган гасырда.
 
 
Тәрәзләрдән авыл өсләренә
Милли көйләр, җырлар агылды.
Шул арада «япь-яшь» әниемнең
Инде әби булган укучысы
Беләгенә килеп кагылды:
 
 
«Әй-й, апа җан, апа канатым!
И яраттык та соң без сине.
Бер әүлия урынына күрдек –
Синдәйләрнең булмыйдыр тиңе.
 
 
Син бит әле берни белми калдың –
Һәр көн кичен бергә җыелып,
Тәрәз буегызда күпме йөрдек,
Шаулашудан көчкә тыелып.
 
 
Пәрдә читләреннән күзли идек,
Ничек йөри, диеп, өендә.
Уйлый идек: ашый, эчә микән,
Йоклый микән башка кешеләр күк,
Нинди хәлдә, нинди киемдә?
 
 
Бервакытны шулай күреп алдык
Чәйләр эчеп торган чагыңны.
Инде китте кәеф, китте кәеф –
Дошман иттек сезнең табынны.
 
 
Әйтерсең лә ул гаепле инде
Син дә ашый торган булганга.
Шуннан ары күзәтмәскә булдык,
Күңелләргә ачу тулганга.
 
 
Үпкәләрне озак сакладык без,
Вакыт үткәч, барыбер онытылды.
Безне ихлас яратканың өчен
Бу «гаебең» эчкә йотылды.
 
 
И-и, апа җан, апа канатым,
Яратып та сине карадык!
Синнән бит без башка сыйныфларга
Елашыплар бетеп таралдык.
 
 
Мәктәп бетергәнче ябылмады
Син укыткан сыйныф ишеге:
Башка сыйныфларда укыганда
Очратмадык синең ишене.
 
 
Шуңа күрә җае чыккан саен
Бөтерелдек синең тирәңдә:
Ике якның шулай тарту көче
Яткан булса кирәк тирәндә.
 
 
Ә Тарханов абый2929
  Әтиемне укучылар шулай йөртә иде.


[Закрыть]
– үзенә башка:
Авызына гына каратты.
Физикасын ныграк яратса да,
Безне дә үзенчә яратты.
 
 
Чиксез иде аңа хөрмәтебез,
Тик нигәдер аннан шүрләдек.
Кырыс булды, әмма беркайчан да
Усал мөнәсәбәт күрмәдек.
 
 
Үз итмәде бары ялкауларны,
Наданга да бераз эләкте.
Такта янда миңгерәпләр торсаң,
Борып кына алды колакны.
 
 
Дөрес, кызлар башка чутта булды –
Малайларны кертте тәртипкә,
Алар халкы бик хәйләкәр бит ул –
Зарланалар иде эш күпкә.
 
 
Ә бит аның тырышлыгы белән
Безнең кулда
Мандолина, баян уйнады.
Күп нәрсәгә өйрәтте ул безне –
Моннан булмый диеп тормады
(Җиңел булсын авыр туфрагы!).
 
 
Шуңа күрә сезне авыл халкы
Искә төшерә һәрчак хөрмәтләп…
Сау торганны менә шулай итеп
Чакырып алып, һәр ел күрештерсен,
Очраштырсын иде бу мәктәп», –
 
 
Дип тезде дә борылып китеп барды,
Үсеп беткән оныгын җитәкләп.
Әллә ничә борылып карый-карый,
Рәхмәтләрен әйтеп хикмәтләп.
 
 
Хәйран булып тыңлап тордым аны:
Менә бу дәрәҗә, ичмасам.
Хәзергеләр мондый бөеклеккә
Җитә алмас инде һичкайчан.
 
III
 
Яуширмәдә бүген белем көне –
Бөтен авыл зурлый бәйрәмне.
Төрле яктан кунаклар да кайткан –
Һәрберсендә чәчәк бәйләме.
 
 
Хәерле сәгатьтә, укучылар! –
Гыйлем юлы шактый катмарлы.
Зур тырышлык кирәк үтәр өчен
Берәм-берәм барлык катларны.
 
 
Көн күрмешең якты булсын дисәң,
Белем кырың бирсен зур уңыш.
Моңа ярдәм итсә укытучың,
Җавап итеп, аңа син булыш.
 
 
Белемсезләр илгә кирәк түгел,
Җиргә кирәк түгел наданнар.
Бүтән өчен беркем хезмәт куймас –
Нык үзгәрде хәзер заманнар.
 
 
Башлыйсыз сез тәүге уку көнен
Теләкләргә, гөлгә күмелеп:
Китәр сукмакларда юлдаш булып,
Саулык килсен сезгә иң элек.
 
 
Аннан килеп, камил акыл белән
Тулы зиһен сездән калмасын.
Күңелегезгә тулган игелекне,
Изгелекне һичкем алмасын.
 
 
Хәерле юл сезгә, хәерле юл,
Зур уңышлар шушы юлларда!
Онытмагыз:
Илнең генә түгел, хәтта Җирнең
Киләчәге сезнең кулларда!
 
2003
Хезмәтенә күрә хөрмәте

Фатыйх Сәүбән улы Сибагатуллинга


I. Бәхет капкасы
 
– Иртә таңнан бик тиз торып,
Капкаларны ач, балам.
Кешеләргә бәхет керә
Бары ачык капкадан.
 
 
– Алайса, әби, капканы
Кичтән үк ачып куям.
Бәхет керер өерелеп –
Таң белән үзең уян.
 
 
– Юк, балам, көфер сөйләшмә –
Тормышың булмас бөтен.
Ул чагында төн эчендә
Чыгар кергән бәхетең.
 
Кечкенә Фатыйхка әбисе биргән гыйлемнән
 
Кайда булса, шунда таңнан торып,
Ачып куйды каерып капканы.
Шуңа күрә язмыш сызган юлдан
Үз бәхете белән атлады.
 
 
Кечкенәдән иңгән бу хакыйкать
Юлдаш булды авыр тормышта.
Дөрестән дә, бәхет килә икән
Чык кипкәнче торып тырышсаң.
 
 
Кырларында хуҗа итеп йөртте
Арча, Балтач, янә Мамадыш.
Хөрмәтләре хезмәт белән туды –
Төрле яклап килде казаныш.
 
 
Бер гадәттән арыналмый һаман:
Хет ничәдә йокыга ятмасын,
Таң нурлары белән бергә торып,
Ачып куя бәхет капкасын.
 
II. Тормыш арбасы
 
Беркөн шулай әби белән
Печәнгә диеп киттек.
«Уфалла»ны тутырдык та
Кайтасы юлга төштек.
 
 
Әби әйтә: «Мин, улым, – ди, –
Арттан этим арбаны,
Син, артка карамый гына,
Алдан тартырсың, яме.
 
 
Әй тартам мышнап, кайчакта
Җиңел булып та китә.
Җиңел булмыйча, арттан бит
Әбием бик нык этә.
 
 
Этә-тарта бик тиз кайттык –
Икәүләп сизелми дә.
Артка борылып карасам,
Әбием күренми дә.
 
Кечкенә Фатыйхка әбисе биргән гыйлемнән
 
Нинди генә эштә эшләмәсен,
Кай якларга гына бармасын,
Арттан эткәннәрен көтеп тормый –
Җигелеп тарта тормыш арбасын.
 
 
Яшьтән иярләде бар эшне дә,
Яулый алды халык күңелен.
Тырышлыгы белән исбатлады
Битараф һәм ялкау түгелен.
 
 
Үз хезмәте белән ияртте ул
Олысын да, хәтта кечесен.
Ияртүчең шундый өлгер икән –
Эшләмәс җиреңнән эшлисең.
 
 
Әле бушап, әле тулып тора
Язмыш белән тормыш арбасы.
Узар гомер алда биниһая –
Арбаларны эздән ут чыкканчы
Тартасы да әле тартасы.
 
III. Нурлат
 
– Сеңлем, ник һаман килмисең?
Кайчаннан бирле көтәм.
Чакыруын чакырам да,
Кычытканлы юлларында
Батып калмассың микән?
 
 
Мамыкка ансы җитәрсең,
Арырак та китәрсең.
Тик безне эзләп тапканчы
Җәфаланып бетәрсең.
 
 
Шулай булса да кил инде,
Бераз бездә торырсың.
Юл булганны көтсәң монда,
Гүр иясе булырсың.
 
Кычытканлы авылында яшәгән апамның кайчандыр әйткән сүзләре
 
Моннан бик күп еллар элек мине
Апам утырмага чакыргач,
Курыктым да юлга чыкмый калдым,
Киләм, дидем, юллар яхшыргач.
 
 
Озак көттем – апам гүр иясе,
Күрә алмый калды килгәнне.
Көзгеләргә охшаш юл агышын,
Барлык өйгә газлар кергәнне.
 
 
Хәзер монда хәлләр гел башкача:
Төзекләнде юллар, авыллар.
Хәтта халык үзе күркәмләнде,
Мулрак була бара табыннар.
 
 
Яңа юлдан, яңа күпер аша
Очып кына килдем Нурлатка.
Килеп керү белән бер могҗиза
Пәйда булды. Сүзем шул хакта.
 
 
Иске йортлар торган бу авылны
Шәһәр иткән күпме төзелеш.
Соң елларда үскән зур биналар
Кертә моңа шактый зур өлеш.
 
 
Яшьләргә дә, картларга да җитә
Чын күңелдән чыккан игътибар.
Тырыш хезмәттән соң, әйдә, ял ит,
Булсын гына моңа ихтыяр.
 
 
Бу җирлектә күпме милләт булса,
Бар да бии, җырлый үзенчә.
Район халкы бердәм, булган икән,
Хакимият башы сүзенчә.
 
IV. «Эштән туймадым»
 
Яхшы атлар кыңгыраусыз булмый,
Мин дә гел фәрештә булмадым:
Уртак эшкә зыян китергәннең
Башларыннан сыйпап тормадым.
 
 
Гөнаһларны Ходай ярлыкасын –
Хаҗ юлларын кайттым бер урап,
Миннән разый булмый калганнарның
Кичерүен мең кабат сорап.
 
 
Ни кылсам да, халык дип тырыштым,
Беркайчан да эштән туймадым.
Зур эшләрдә «өстән» ярдәм күрдем,
Һичбер вакыт кагылу тоймадым.
 
Сәүбән улы Фатыйхның үз авызыннан
 
«Авыллардан башка шәһәр юк ул –
Авылларны әүвәл кайгыртыйк»
дигән шигарь белән йөри башлык,
Һәрбер гамәл өчен ут йотып.
 
 
Чын дусларга таяна ул һәрчак,
Ышанычлы бигрәк кулдашлар.
Үзе белеп эшли торган бар да –
Ни эшлим дип көтеп тормаслар.
 
 
Инде ничә еллар ул беренче
Төрле эштә, төрле өлкәдә.
Бүгенгесен имин уздырганга,
Ышанычы арта иртәгә.
 
«Бу дөньяда иң борчыган нәрсә…»
 
Бу дөньяда иң борчыган нәрсә –
Тәмамланып бетми калган эш.
Ә синең эш һаман уңай килсен,
Хезмәтеңә күрә хөрмәт иңсен,
Сибагатуллин Фатыйх Сәүбәныч!
 
Июнь, 2003
Без барлыкны онытма

юбилее уңаеннан Илшат Фәрдиевкә


I. Олау-олау сиңа рәхмәтем…
(Хәләле Диләрәдән)
 
Мин аңладым бик зур хакыйкатьне,
Бу нәселгә керә-керешкә:
Искитәрлек гүзәл Актанышның
Акыллы һәм чибәр ир-егете
Тигән икән минем өлешкә.
 
 
Тырышлыгы китерә аңа титул –
Гомер буе башлык булды бит ул,
Инде менә хәзер – министр.
«Син булганга шулай үсте бит ул»
Дип әйтүләр, бәлки, дөрестер.
 
 
Бу сүзләрдә хаклык булмый калмас,
Мин дә үстерештем шул аны.
Өстәвенә, ул һәм кызлар табып,
Күңеленә чиксез шатлык салып,
Нурга күмдем уртак дөньяны.
 
 
Эштә генә башлык түгел ич ул,
Гаилә башлыгы да бит әле.
Гаять зур йөк тарта ничә еллар
(Тырышлыгын белгән һәркем зурлар) –
Көч-дәрманы бушка китмәде.
 
 
Арып-талып кайта кайчакларда,
Әмма өйдә безне күрү белән
Күзләрендә очкын ярала.
Мине, балаларын кочып үпсә,
Арганлыгы шундук тарала.
Безне хөрмәтләве – һәр сүзендә,
Һәр гамәлдә – безне ярату.
Күз алдыма килми: аннан башка
Булыр иде микән өзелеп сөю,
Бар дөньяны онытып җан ату?
 
* * *
 
Сүзем хакмы минем, җанкисәгем,
Чынбарлыктан читкә китмимме?
Гаҗәп матур шушы бәйрәмеңдә
Җылы хисләр тулы күңелеңне
Ялган сүзләр белән өтмимме?
 
 
Юктыр-юктыр… Син бит гомер буе
Кочагыңда безне эреттең.
Һич суынмас кайнар назың белән
Бөтен киртәләрне юк иттең син,
Гайбәт-шикләрне дә юк иттең.
 
 
Матурым син минем, аппагым, дип
Эндәшәсең таңда иң элек.
Бик сирәктер кырыс бу заманда
Гаиләдә – терәк, ә хезмәттә
Синең кебек зирәк ир-егет.
 
 
Һәр эшкә дә куеп бөтен көчең,
Мул тормышта яшәткәнең өчен
Олау-олау сиңа рәхмәтем!
Килер көннәрдә дә яшик әле
Балаларның күреп игелеген,
Тигезлекнең белеп рәхәтен!
 
II. Син дөньяда бер генә!
(Кызлары Алсу белән Алинәдән)
 
Алсу: Авырлыклар китермичә
Үстердең безне, әти.
Тугач та сиңа ияреп
Киткәнбез тәпи-тәпи.
 
 
Финансист булачак кызың
(Әле син дә өйрәттең),
Яшь булса да, төгәл белә
Һәрнәрсәнең кыйммәтен.
 
 
Алинә: Татарлыгым ярылып ята
Күземнең карасында.
Башны горур тотып йөрим
Инглизләр арасында.
 
 
Өебездәге тәрбия
Оныттырмый илемне,
Синең дә кем булуыңны,
Минем дә кемлегемне.
 
 
Бергә: Синнән дә яхшы әти юк,
Син дөньяда бер генә.
Түгәрәк туган көнеңдә
Иң изге теләкләр тели
Синең яраткан кызларың
Алсу белән Алинә!
 
III. Әтиемә охшармын…
(Улы Шәүкәттән)
 
Әти әйткән: «Улым туса,
Шәүкәт исемле булыр.
Нәселне дәвам иттерер,
Өйгә ямь биреп торыр.
 
 
Тик мине ул озак көткән –
Мин бик тиз тумаганмын.
Ул чак әле спортчы да,
Рәссам да булмаганмын.
 
 
(Бу һөнәрләр тугач килгән
Әтием ярдәмендә.
Сәләт анда гына түгел,
Сәләтле икән мин дә.)
 
 
Әдәпле буласымны мин
Тумас борын ук белеп,
Ике апама юл бирдем –
Алдан тусыннар диеп.
 
 
Алар артыннан, ниһаять,
Мин дөньяга килгәнмен.
Шәүкәт, диеп дәшкәч әти,
Рәхәтләнеп көлгәнмен.
 
 
Шуннан соң менә үстем дә
Инде планнар корам:
Мин хәзер үк әтиемә
Охшарга уйлап торам.
 
 
Әтием кебек булсам мин,
Югалмам бу дөньяда.
Шундый әти кирәк, диеп
Телидер һәрбер бала.
 
 
Шуңа, әти, гел яшь тор син,
Саулыгың да артып торсын
Һәр сәгать, һәр минутта!
Эшең бик тыгыз чакта да,
Булганда төрле якта да,
Без барлыкны онытма!
Яме, әтием!
 
2010
Үзем турында
I. Синең көйне генә көйләсен
 
«Хатының бит синнән өстен була,
Ник син аңа ирек бирәсең,
Нигә кирәк инде тагын уку? –
Синең көйне генә көйләсен,
 
 
Нигә кирәк аңа галим булу –
Сиңа түрә булыр өченме?
Акылың булса, үстермә син аны
Һич кызганма моңа көчеңне», –
 
 
Диде аның барлык туганнары,
Дуслары да килеп котыртты.
«Бәй, чынлап та!» – дип сөенде хәләл,
Тик мин генә көеп, ут йоттым.
 
 
«Изге теләк» көчле булып чыкты –
Ташланылды аспирантура,
Кафедра да, сагынып кергән саен:
«Юкка киттең миннән»,– дип тора.
 
 
Үпкәләттем фәнни җитәкчемне –
Ышанычын аклап булмады,
«Син дәвамчым минем булачаксың», –
Дигән иде, ул көн тумады.
 
 
Фәннән киттем (тынычланды бар да)
Башка эшкә (белгән эш түгел,
Ә шулай да шактый тиз өйрәндем –
Кулдан килә, шөкер, йөз шөгыль).
 
 
Шул елларда чыккан очкычларда
Минем өлешем дә бар иде,
Горур идем шуңа, әмма ләкин
Иҗат өчен урын тар иде.
 
II. Үз телемнән таптым бәхетемне
 
Дистә еллар «телем эшсез» булды.
(Башка телдә иде хезмәтем,
Һич үкенеп әйткән сүзем түгел,
Барлык телгә тигез хөрмәтем.)
 
 
Үз телемне үстерәсем килде –
Көч-егәрем җитеп бетмәде,
Ниятем нык иде бит югыйсә,
Тик тырышлык моңа китмәде.
 
 
Бер карасам, жәл дә кебек хәзер,
Уйлап баксам, артык жәлләмим:
Галим була алмый калсам да мин,
Югалтмадым кебек әллә ни.
 
 
Кабат кайттым телем дөньясына:
Тезәм, көйлим шул ук сүзләрне,
Санны санга кайчан бәйләп куям,
Миллионнарга терким йөзләрне.
 
 
Исемнәргә кушымчалар ялгыйм,
Фигыльләрне бүләм затларга,
Рәвешенә китереп кайбер хәлне,
Аергычлар ясыйм шарт барда.
 
 
Алар менә һаман минем яклы,
Минем өчен үлеп торалар,
Яманнардан мине саклар өчен,
Ян-тирәмә киртә коралар.
 
 
Ашаталар, эчертәләр хәтта,
Өстемдәге кием алардан.
Үз телемнән таптым бәхетемне –
Эзләмәдем әллә кайлардан.
 
 
Ана телем биргән җан җылысын
Саклармын мин нурым сүнгәнче,
Әнкәм, бәбкәм, дия алсам иде,
Салкын гүргә барып кергәнче.
 
III. Ни үкенеч!
 
Каенанамны хөрмәт итәр идем,
Әниемдәй күреп, кадерләп,
Дип, хыяллар дөньясында йөрдем,
Үз-үземне шуңа әзерләп.
 
 
Хәләлемне хөрмәт итәр идем,
Назларыма күмеп, кадерләп,
Дип, хыяллар диңгезендә йөздем,
Үз-үземне шуңа әзерләп.
 
 
Өй тутырып бала табар идем,
Үстерермен сөеп, кадерләп,
Дип, сабыйлар укытып, сөенеп йөрдем,
Үз-үземне шуңа әзерләп.
 
 
Ни үкенеч!!!
Каенанамны хөрмәт италмадым –
Кирәк нәрсә диеп тапмады;
Бөелеп торган шушы хисләремне
Күз яшьләре генә каплады.
 
 
Хәләлемне назга төреп сөйдем –
Гел ул гына иде башымда,
Яннарыма утырып ашамаса,
Үтми иде хәтта ашым да.
 
 
Тик сөюне изеп китә торган
Яман көчләр гаҗәп күп икән:
Шул көчләргә ияреп китте хәләл –
Аннан котылулар юк икән.
 
 
Өй тутырып бала табалмадым –
Тумый калды асыл егетләр,
Кулларында ут уйната торган
Матур кызлар – үзем кебекләр!
 
 
Тик бер белән генә юанып калдым:
Ул да миңа, кыз да шул бала,
Сабый чактан бирле йөз һөнәре –
Саулык, бәхет телим мин аңа.
 
 
Куанычым – оныгым үсеп килә,
Юньсез булмас, Алла теләсә,
Канатлы ат хәтта буйсыныр күк,
Каләмнәрен чарлап көйләсә…
 
 
Ә күңелдә калды, өелеп калды
Каенанама дигән хөрмәтем,
Хәләлемә дигән мәхәббәтем,
Балаларга дигән кодрәтем.
 
 
Ташкын булып ургый кайбервакыт
Сарыф ителмәгән назларым,
Өермәдәй бәреп чыгар төсле,
Кабат килсә җәем, язларым.
 
2001
«Күзләремә берни күренмичә…»
 
Күзләремә берни күренмичә,
Дөньясыннан туйган чагымда
Йөрәк ялкынымны дөрләтергә
Сөйгән ярым, дуслар янымда.
 
 
Кан елата зәһәр язмыш җиле,
Өмет сүнә кайчак җанымда,
Ярый әле җанны терелтергә
Балаларым, дуслар янымда.
 
 
Явызлыклар изеп китмәк була –
Авыр уйлар туа аңымда,
Бирешмимен – дәрт һәм көч өстәргә
Туганнарым, дуслар янымда.
 
2001

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации