Текст книги "Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью"
Автор книги: Тарханова Флёра
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 11 (всего у книги 16 страниц)
Кыска шаян шигырьләр
(Төрлесеннән)
Бердәнберем бит син, җаным,
Күңелемне күтәрүче.
Җирдә генә йөретмичә,
Йолдызларга этәрүче.
* * *
Бакчаңдагы тырышлыгың
Уңыш китерсен, яме!
Җиләк-яшелчәң өлгергәч,
Кайтып җитәрмен әле.
* * *
Ник күренмисең һаман? –
Эзләр юк безгә табан.
Ятларга күз салып йөрсәң,
Мин дә бүтәнне табам.
* * *
Әй, җаным, бик ерак шул син –
Бигрәкләр авыр миңа.
Яннарыңа йөгереп килеп
Булышыр идем сиңа.
Утыртыр идем чәчкәләр,
Суларын сибәр идем.
Бик тәмле ашлар пешереп,
Иркәләп сыйлар идем.
* * *
Һәр төн саен төшләремдә
Муеныңа сарылам.
Ни генә сөйләсәләр дә,
Барыбер сине сагынам.
Тараткан яман сүзләргә
Китми хәзер исем дә.
Синең кочып сөюләрең
Исемдә, гел исемдә.
Мине төргән назларыңны
Онытып буламы соң?
Сөю тормаган йөрәккә
Шашкын хис туламы соң?
* * *
Арый күрмә син, җаным,
Эшең күп икән тагын,
Аларын бетергәч, шундук
Кара син Казан ягын:
Шәп итеп ял итәрсең,
Ләззәт алып китәрсең.
* * *
Урман-кырдан мине эзләп
Адаша күрмә, җаным.
Таба алмыйча тилмереп,
Саташа күрмә тагын.
* * *
Эшләр ничек – бүгенге?
Юлың кыек түгелме?
Сине төштә күргән идем,
Хисем ташып түгелде.
* * *
Бүген дуслык көне икән,
Котлыйм сине – күр әле!
Якын дуслыкның кадерен,
Җаным, син дә бел әле.
* * *
Хәерле көн, пәрвәрем,
Өзгәләнгән хәлдә мин.
Бөтен авыр эшләреңдә
Хис тулы сүзләрем аша
Тисен минем ярдәмем!
Минеке җитеп бетмәсә,
Ходай бирсен ярдәмен!
* * *
Югалтасым килми, җаным, сине,
Күз нурларың сөеп торгач мине.
Очрашмыйча калган булсак әгәр,
Җан рәхәтен тоймас идек, име?
* * *
Син киткәчтен ялгыз тилмергәндә,
Уйларыма кереп батамын.
Синнән калган бүлмә тулы исне
Рәхәтләнеп иснәп ятамын.
* * *
Гафу итә белү бары
Көчлеләргә генә хас.
Көчсезләр күңлендә – этлек,
Җанында гел кара саз,
Миһербанлык шуңа аз.
2014–2016
Сиңа хат
Кәеф китте, кулым эшкә бармый,
Урынында түгел күңел дә.
Уйлар йөри сине тирәләтеп,
Тынычлана алмыйм бүген дә.
Кулларыңның назлап иркәләве,
Шашып үбүләрең исемдә:
Чиксез ләззәтләргә ияреп китте
Акылым да, кайнар хисем дә.
Һич буйсынмый хисләр акылыма –
Күп боердың, җитте, дигәндер.
Бәлки, шуңадыр да синең кальбең
Минекенә туры килгәндер.
Әле һаман кайтып җиталмыйсың –
Аера безне инде ничә төн!..
Килер көннәрдә дә, Ходай кушып,
Була алсак иде бербөтен!
2011
Дуслар бит без димә әле…
Дуслар без дип йөргән булма әле –
Дуслар шундый була димени?
Дөрес ансы, сирәк очрашабыз –
Аңа карап дуслык кимеми.
Мондый дуслык кирәкме соң миңа –
Авырганда хәлне белмәгәч,
Йөзләреңдә чиксез нур балкытып,
«Нихәл?» диеп килеп кермәгәч?
Кирәкме соң миңа мондый дуслык –
Кыен чакта кулың сузмагач,
Ярдәм кылган читләр арасында
Сине күрми җаным сызлагач?
Чын дуслыкның асылын белмисең син,
Тик үзеңне генә яраткач.
Йөрмәсәнә, дустым бит син, диеп,
Тәкәллефсез бәгырь канаткач.
Дуслар без дип йөрмәм сине башка…
2008
«Минсез не скучать» диеп…
(Шаян шигырь)
Алып чыктым да җим сиптем
Ачыккан тавыкларга.
Моны күреп, капка төптән
(Никтер нык кәефе киткән)
Әтәч килде сакларга.
Аз гына түзеп торды да,
Як-якка карангалап,
Акрын гына килеп басты
Капка төбенә кабат.
Анда ни бар икән дисәм –
Күрдем капка ярыгын.
Хәйран калдым: шул ярыктан
Кәпәч кигән бу оятсыз
Күзли күрше тавыгын.
«Вәт имансыз, – дидем аңа, –
Үз тавыкларың бар бит.
Кайдан чыгып йөрисең син? –
Капка ярыгы тар бит.
Бакча артлап чабасыңмы,
Беркем сизмәсен диеп?
Үзеңнекеләр барыбер
Торадыр инде күреп.
Шушы күрше тавыгына
Күз төшердеңме әллә?
Дөньяны күмгән азгынлык
Сиңа да иңде мәллә?»
Тыңлап торды да баш иеп,
Яңадан борылып килеп,
Тавыкларын чыкты сөеп,
Томшыгы белән тиеп.
Аннары тирән тын алып,
Чук кәпәчен кыңгыр салып,
Типкегә канатын кагып,
Китте үз юлын белеп:
«Мин бит чын кучат! – диеп, –
Минсез не скучать!» – диеп.
2014
Сызлама
Сызлама, күңлем, сызлама –
Башымда уй болгана:
Җанны кая куйыйм икән –
Бәгырьдә ут тулгана.
Бетте йөрәк – дәва кирәк:
Тигез типми тилмерә.
Чыдый алмаганга, җаным
Үкси-үкси илерә.
Сызлама, күңлем, сызлама,
Әрнүләр үтәр әле.
Миңа дигән бәхет-шатлык
Килеп тә җитәр әле!
1980
Тёщага кунакка кайттым
(Бер егет исеменнән шаян шигырь)
Эшемнән эт булып аргач,
Көннәр алып берничә,
Тёщага кунакка кайттым,
Ял итәрмен дип, кичә.
Балкып китте тёща йөзе –
Чәен куйды, ит пешә.
Тиз генә табын җәелде,
Өстәлгә менде шешә.
«Аша, эч, кияү, – ди миңа, –
Бик вакытлы кайткансың.
Эшең муеннан булса да,
Кайту җаен тапкансың.
Миндә ял итеп китәрсең,
Бераз хезмәт итәрсең:
Түбәне алыштырырсың,
Мунчаны да сүтәрсең.
Түбәдән һаман су үтә –
Кайтып карамыйсың бит.
Улларымның вакыты юк –
Боларны син эшләп кит.
Мунча да күптән искерде:
Ләүкәсенә менгәндә,
Бер кырые кылтая да
Килеп төшәм идәнгә.
Яңасын салырга инде –
Аны да син эшләрсең.
Үзең белеп, хет кайсына
Керешерсең төштән соң.
Әле бит минем бу көндә
Гектарлап бәрәңгем бар.
Вакыты да килеп җитте –
Аларны да казып ал.
Үзегезгә апкитәрсең
Бер яки ике капчык.
Базарда бәрәңге кыйммәт –
Сезгә мин юмарт карчык…»
Бу сүзләрдән кул калтырап,
Түгелеп китте чәем,
Итен дә ашый алмадым,
Эчмәдем хәтта мәен.
Бераздан, аңыма килеп,
Болай дидем тёщага:
«Мин бит озакка кайтмадым –
Бүген үк чыгып чабам.
Түбәңне ямармын хәзер –
Озак эш дип санамыйм.
Өч улың бар – бу эшләрне
Нигә алар карамый?
Миңа гына гел өясең
Бөтен мәшәкатеңне.
Берүзем һаман җигеләм –
Күрмимен шәфкатеңне.
Хәлең белдем, үзең күрдем –
Эшемнең тыгыз чагы.
Бәлки, килеп тә китәрмен
Бер-ике елдан тагы».
Инде тёща аптырады
Минем әйткән сүземә.
Түбә япкач, китеп бардым,
Бик еш күренмәскә диеп,
Улларыннан «якын күреп»,
Бар эшен миңа йөкләгән
Шушы тёща күзенә.
2014
Нурлар
(Картаю)
Көзгегә барып карыйм да,
Күңелемне моң сара:
Узган еллар йөзләремә
Вакыт эзләрен сала.
Көлеп куйсам, күз тирәсе
Нурлар сибә як-якка.
Елмайган күзләрем һәрчак
Охшап кала кояшка.
Һаман көлеп торган кояш
Нурсыз була димени?
Тик бу нурлар минем йөзгә
Сызыклар булып сибелсә,
Кояшның кайнар йөзендә
Бер тамчы да сизелми.
2006
Төссез чәчәк
(Мәсәл)
Беркөн шулай хуш ис бөркеп торган
Чәчкәләрдән исереп йөргәндә,
Кинәт туктап калдым, зәһәр аңкып,
Әллә нинди ят ис килгәнгә.
Бу ни хәл бу: шундый татлы исне
Кайсы чәчкә шулай тәмсезли?
Бик җентекләп эзли-карый торгач,
Табып алдым бит шул ямьсезне.
Шәлперәйгән, төсе уңган берәү,
Уртак матурлыкка кушылмый,
Җирән таҗлы башын селки-селки,
Күршесенә нидер пышылдый.
Ни гаҗәптер, һәр селкенгән саен
Авыр исе чыга бөркелеп –
Янәшәсендәге бөтен чәчкә
Башын бора читкә, гөр килеп.
Аптырашта бар да: карасана,
Ару диеп йөргән чәчкәбез
Эчтән черек икән, исле икән,
Ничек моңа түзеп яшәрбез?
– Котылырга кирәк бу нәҗестән, –
Диде шунда чәчкә-сакчылар.
Дөнья ямен бозып тормасын дип,
Тамырыннан өзеп аттылар.
Эт җаннарның, ничек яшерсә дә,
Яман исе барыбер тарала,
Пычратыйм дип күпме тырышмасын,
Үз йөзләре генә карала.
Җиткердекме?
(Публицистик тезмә хикәя)
Нидер эзләгәндәй як-ягына карана-карана янынан үтеп баручы 8–9 яшьлек малайдан:
– Ни эзлисең, балам? – дип сорады өлкән яшьтәге бер ана, ягымлы гына итеп.
– Эротик үбешү эзлим, – дип җавап бирде малай, үтеп барышлый оятсыз бер елмаю белән апаның күзенә карап.
Моны ишеткәннәр һәм күргәннәр телсез калды.
Җиткердекме балаларны
Фәхешлек диңгезенә?
Борын асты юеш малай,
Инде чумып шул диңгезгә,
Эротика сеңдерелгән
Үбешү эзли менә.
Ник эзләмәсен: шәрехләп
Радио сөйләп куйгач,
Телевизор бертуктаусыз
«Шуны» күрсәтеп торгач?
Янәшәсендә генә дә
Әллә бозык сирәкме?
Яман эшне аңлар өчен
Тылмачы да кирәкми.
Телләрендә затсыз сүзләр,
Кулларында корал, кан.
Иң якын кешесенә дә,
Янәшә күршесенә дә
Юк рәхим-шәфкать, юк сан.
Шулай булмый ни – мәктәптә
Балага юк игътибар,
Өендә юк тәрбия:
Ата-ана йә исерек,
Йә, көн буе эшләсә дә,
Берәмтекләп тиен чүпли,
Ни ашатыйм, ни кидерим,
Тиенне кая җиткерим,
Үләм бит, дия-дия.
Шуңа бала – урам кошы,
Оча теләгән җиргә.
Рухы ныгып җитмәгәнгә,
Үзеннән көчле бәндәнең
Һәрбер сүзенә буйсынып
Төрләнә җитмеш төргә.
Сигез яшьтән инде бозык –
Кемгә әйләнер үскәч,
Дөньядагы бөтен зәхмәт,
Гамәленә күрә ләгънәт
Аңа берьюлы күчкәч.
Андыйларның күбесенең
Күзләре төссез калай.
Берәр файда китерерме,
Кеше рәтенә керерме
Бары эротик үбешү
Эзләүче маңка малай?
Илкүләм чиргә әйләнде
Бу коточкыч мәсьәлә!
Бар нәрсәне нык үзгәрткән,
Әдәп-әхлакны имгәткән
Һәм череткән нәрсәгә.
Йә, нишлик, ил агалары,
Барсынмы тормыш шулай?
Дөрес ансы, берни күрмәү,
Ишетмәү һәм белеп белмәү,
Иңгә зур йөк салмас өчен
Берни эшләмәү кулай.
Шуны онытмаска иде:
Бу кадәр битарафлыктан
Беркөн авыз пешәчәк.
Хаклык-хакыйкать гөрзие
Моңа җаваплы затларның
Үз башына төшәчәк.
2007, «Васильево» шифаханәсе
Вәхшилек
(Россия телевидениесеннән балаларын фахишәлеккә, аерым әгъзаларга саткан аналар турында тапшыру карагач)
Йөзләренә сары сагыш сарган
Сигез-тугыз яшьлек кыз бала,
Бу газаптан килеп коткарыр дип,
Тилмерепләр үз әнкәсен көтә –
Күзләреннән канлы яшь тама.
Белми шул ул шушы газапларга
Үз анасы гына салганын.
Чит-ятларга ияреп китәргә дә
Риза булган, газиз әнкәсенең
Тыңлый-тыңлый матур ялганын.
Бала сатып байлык җыйганнарны
Ана диеп әйтеп буламы?
Бәгыреннән өзелеп төшкән җанны
Долларларга алыштырып кына
Төпсез нәфесләре туламы?
Фәхешлектә йөреп акылын җуйган,
Акча колы булган вәхшиләр,
Балаларын шушы юлга атып,
Өстәвенә, әгъзаларга сатып,
Үз баласын «ашап» яшиләр.
Бу аталар нигә миһербансыз,
Бу аналар нигә бәгырьсез?
Бөтен тормышлары – вәхшилектә,
Яшәүләре киткән гел иреккә –
Балалары шуңа кадерсез.
«Демократия» дип җәелеп китеп,
Комсызларга яман көч бирдек.
Бандитлык һәм азгынлыкны татып,
Калигула5050
Калигула – кансызлыгы, азгынлыгы белән дан тоткан борынгы Рим императоры.
[Закрыть] заманына кайтып,
Илдә каннибаллар үстердек.
Бу ни дөнья? Кая барабыз без?
Чын адәми затлар, кайда сез?
Дилбегәне кулга алмасагыз,
Ил тормышын җайга салмасагыз,
Бу турыда күпме аһ орсаң да,
Җиһаннарга чыгып кычкырсаң да,
Елап илерсәң дә файдасыз.
Ник күрмисез шушы вәхшилекне,
Йөрәгегез ничек әрнеми?
Канечкеч, рәхимсез ерткычларга
Сатылган шул җаннар арасында
Сездән туганнары әзмени?
Мескен илем! Вөҗданыңны сатып,
Ник бу кадәр түбән төшәсең?
Күп гамәлләр киртәләргә сыймый:
Кайчакларда, һич тә тайчанмыйча,
Үз каныңны үзең эчәсең.
Янә шундый берәр ил бар микән –
Төрле яшькә җиткән аналары
Үзе тапкан газиз балаларын
Үтергәнче кыйнап ташлаган,
Әгъзаларга туракларга биргән,
Бетсен диеп, чүплекләргә күмгән,
Фәхешлеккә сатып «ашаган»?
Акылларга сыймый бу вәхшилек.
Югыйсә бит
Өченче мең елны вакладык.
Тик әхлакка кайтасы урынга,
Йөзебезне буяп гел корымга,
Кабат таш гасырга атладык.
2006
Бар табигать – сөю кармагында
Тәрәзәмнән сузылып-сузылып карый
Язлар алып килгән кояшым,
Серле итеп күзен кысып куя:
Син, янәсе, нишләп торасың
Бакчаларга чыгып әйләнмичә?
Минем гамәлемне күреп кал:
Яшәрүен сагынып көткән җирне
Иелеп-иелеп үбә елак тал;
Бөреләнеп килгән ботакларын,
Инде түзәр хәле калмагач,
Күршедәге шомырт кәүсәсенә
Тидереп-тидереп ала алмагач…
Бар табигать – сөю кармагында,
Ә син утырасың бикләнеп,
Миннән күреп, авыр язмышыңны
Гөлләр үскән бакча ит әле.
2008
Язучылар чәй эчә
(Экспромт)
Җыелды язучы халкы –
Җитмеш иргә ун бичә.
Шаккатмалы: байтак ирнең
Мәйгә җайлашкан авызы
Өрә-өрә чәй эчә.
Кемдер түзә, ә кайберсе
Утыра өмет итеп.
Булмаслыгы аныклангач,
Чәен ташлап чыгып китте
Алдан ук сәрхуш өтек.
Тагын берәве иярде,
Эшем бар, дигән булып.
Күреп торабыз лабаса:
Өметләнгән күңелләре
Шартлады, ачу тулып.
Җырлар җырлап, шигырь укып
Уза бик матур кичә.
Шунсы кызык: кайберәүнең
Мәй диеп ачкан авызы,
Кемнәрнедер сүгә-сүгә,
Мәҗбүриләп чәй эчә.
2009
Аң – томанлы, тел – урамлы…
Бүген кызларның күбесе
Онытты чын әдәпне:
Кулында – сыра шешәсе,
Авызында – тәмәке.
Аң – томанлы, тел – урамлы:
Юлдан язуы хактыр.
Ана буласы дигән уй
Ник керсен хет бер тапкыр.
Тәрбияле асыл егет
Өйләнмәс бу нәҗескә.
Коралмас тигез гаилә,
Баткач затсыз нәфескә.
Чит бер рух ияртеп китә
Кызларның бик күбесен.
Ә бит андыйлар беркайчан
Күрми милләт өлгесен.
Килер көннәре караңгы –
Тормышы тузып бетә.
Ни бала, ни онык күрми –
Яшәүнең яме китә.
Башын тотып уйга калыр,
Бәлки, гомере үткәч.
Тынычлану килмәс, хәтта
Теге дөньяга күчкәч.
2010
Ник белмибез?
(Әти белән әни)
Әти-әнине юксынып,
Утырам да елыймын.
Инде сагну сәламемне
Мәңгелеккә юллыймын.
Сурәтләренә карыйм да
Сыкрап, уелып төшәм.
Хет берсе генә булса да
Җанланмасмы дип көтәм.
Юк икән лә, юк икән шул,
Бер үлгәч терелмиләр.
Җирне тырнап еласаң да,
Күзләргә күренмиләр.
Тик кайчакта төшкә генә
Килеп күреп китәләр.
Бәгырьләрне – җәрәхәтле,
Күзне яшьле итәләр.
Исән чакта ник белмибез
Аларның кадерләрен?..
Җаныбыз акланыр, бәлки,
Гөл итсәк каберләрен.
2011
Тирән күл
Көзге җилдән шиңеп, өзгәләнеп,
Яфраклар хушлашкан бер көндә
Урман эчләп йөрткән борма сукмак
Алып чыкты безне зур күлгә.
Күл тирәсе хәтфә түгел инде,
Суының да төсе үзгәргән.
Тал-тирәкләр генә элеккечә
Саклый аны чит-ят күзләрдән.
Ә күл безне күптән якын итә –
Серләребез күптән береккән,
Куе камышлары, таллары да
Көтеп ала элек-электән.
Тирән суы, безнең күңел кебек, –
Дулкынлана, ярсый, тибрәнә,
Ярларына сыймый бәргәләнә,
Тынып кала аннан бер мәлгә.
Таллар ышыгында, хәйран калып,
Тирән күлнең җырын тыңладык…
Күңел чоңгылыннан ургып чыккан
Исәрләткеч моңны тыймадык.
2001
Көзге урман
(Этюд)
Көзге урман хозурында ял иткәндә,
Табигатьнең илаһи бер сәләтенә тап
булдым мин:
Иңнәренә иңнәр куеп, дивар ясап
сыенышкан агачларның
Җәйнең нәфис гөлләредәй
балкып янган
Яшел, кызыл, алтын сары яфрагына
Хәйран калып, сокланып карап
тордым мин.
Гаҗәп бер хәл: яшел чыршы куенында,
Төз буй-сынын саклап калып,
корыган бер серле каен,
Яшерергә теләгәндәй шәрә калган
ботакларын,
Ап-ак җептән өрфә челтәр ябынган да,
Гүзәлләрнең гүзәленә әверелеп,
Үлемсезлектә калуның тапкан җаен.
Һаман яшел үләннәрнең өсләрендә
Баскан саен чыштыр-чыштыр килеп
торган яфрак-палас
Көзге урман матурлыгын мактый-мактый
җырлый төсле,
Күңелләрне дәртләндергән әлеге җыр
Сайрар кошлар моңнарына кушыла да
Гүзәллеккә тагын бер мәдхия өсти.
2002
Яңа ел
Җем-җем карлар яткан урамнардан
Сузылып киткән килер таңга юл.
Күңелләргә өмет, шатлык сала
Якынлашып килгән Яңа ел!
Күбәләкләр булып очкан карлар
Иреннәргә куна иркәләп.
Яңа елга илтер юлга чыктык,
Соңламыйк дип, бераз иртәрәк.
Болытлардан ачылып торган чакта
Зәңгәр күктә йолдыз яктыра.
Серле айдан сихри нурлар иңеп,
Сөю хисен җанда арттыра.
Үпкә-ялгышларны ташлап китик
Яңа елның ишек төбендә.
Бары кайнар кояш балкып торсын
Һәммәбезнең күңел күгендә.
Килеп җитте зарыгып көткән минут –
Хәбәр бирә әнә курантлар.
Кадерен белеп яшик һәрбер елның –
Без бу җирдә бары кунаклар.
Яңа елда сөенечләр генә
Җилкендерсен безнең йөрәкне.
Бәхет керсен ишек-капкалардан –
Чын хакыйкать итсен теләкне!
2008
III бүлек
Көнчыгыш поэзиясенең классик үрнәкләрендә язылган шигырьләр
Көнчыгышның шигъри үрнәкләре
Йөрәгемә кереп утырды.
Һәр юлына иңгән сихри фикер
Җанга кайнар хисләр тутырды.
Каләмемне алдым да кулыма
Кереп киттем шушы дөньяга.
Суырып алды мине робагыйлар,
Кыйтга, газәл һәм дә мөсәммәннәр…
Шуңа миннән чиксез моң ага.
Робагыйлар
* * *
Сөйгән җаннар газабының чиге юк:
Утта янып тилмерүнең тиңе юк.
Кайчакларда боз да керә йөрәккә –
Ни күңелнең, ни йөрәкнең биге юк.
* * *
Йөрәкне йә күмер итә мәхәббәт,
Кайчагында гөлләр итә мәхәббәт.
Бер-беренә туры килгән ярларның
Икесен кушып бер итә мәхәббәт.
* * *
И көнләшү! Кешеләргә бирәсең авыр җәза.
Көнләшеп, берәүләр акылдан яза.
Саласың йөрәккә тирән җәрәхәт,
Аның әрнүе үзенә бер каза.
* * *
И гүзәлем, сине күпме көтеп була,
Йөрәк белән җанны күпме өтеп була?
Менә сиңа – көем, бусы менә – өем:
Иясе бул! Ату җеннәр кереп тула.
* * *
Йөзләреңне күрмәгәнгә «ел» бит инде,
Сагынудан ике күзем күл бит инде,
Арабызда ике атлам юл бит инде –
Киртә булырдай һичнәрсә юк бит инде.
* * *
Тормышыңда яр булырмын мәңгелек,
Аңласаң әгәр җанымны иң элек,
Терәк булсаң бөтен гомерем буена,
Тумас синдә һичбер кайчан көнчелек.
* * *
Сәламәт кеше аңламас
каты авыру хәлен,
Йокыдан айный алмаган
белмәс йокының тәмен.
Рәхәтен күрмәс яшәүнең
мал дип башын югалткан,
Хәтта сизмичә уздырыр
тормышның гүзәл мәлен.
* * *
Күпме генә селтәнсә дә,
кылыч кыймас черки башын,
Яңаклый алмас чебенне,
тырышса да горур лачын.
Мескен тычкан азык эзләп
кыр буйлатып йөгергәндә
Башына һич китермидер
тәмләтәсен бөркет ашын.
* * *
Розадан да матур чәчкә
дөньяда табылмады,
Энәләрен тырпайтканга,
беркем дә кагылмады.
Күпме генә кылтайса да,
берәү тиеп китү белән
Зур булып ачылган иде,
яңадан ябылмады.
* * *
Кеше гомере буена
белем һәм гыйлем ала.
Шул гыйлемне тормышының
һәр сукмагына сала.
Ни кызганыч, күпме җыйган
белеме дә гыйлеме дә,
Бер көн килеп, аның белән
кабергә китеп бара.
* * *
Әгәр җиргә һәм халыкка
яхшылык чәчсәң өеп,
Утырып эшләгән урның
булыр тәхеттәй биек.
Син кылган яхшылык кайтыр
үзеңә хөрмәт булып,
Бер кеше әйтмәс, тормышта
юкка яшәде диеп.
* * *
Кешеләргә бер китерсәң
хәтта кечкенә зыян.
Ярдәм кирәк чакта качсаң
булып бер куркак куян.
Элек кылган игелегең
минутта юкка чыгар –
Яхшы исмеңнең эзе дә
гомер булмаган сыман.
* * *
Ауясыз орыш кырында
мәгънәсез көрәш бара:
Егарсың, бәлки, берәвен
салып үтергеч яра.
Моның белән һич мактанма:
юк итү авыр эшмени –
«Үлемгә» хөкем иткәнче,
син яшәү биреп кара.
* * *
И гашыйклар, бер-берегездән
ераклашып йөрмәгез.
Берең артыннан икенчең
гөлләр кебек үрләгез.
Калдырмагыз һич зур бушлык
икегез арасында,
Шул арага дошман кереп,
аеры кала күрмәгез.
* * *
Үз халкыңа хезмәт итсәң,
күрсәтсәң зур игелек,
Син яшәрсең мактауларга,
ихтирамга күмелеп.
Китеп барсаң, уйламыйча,
гел начарлык юлыннан,
Бу юл сине тезләндерер,
һәм калырсың җиңелеп.
* * *
Тулы камил акылыңны
син башыңда тотмасаң,
Үз фикереңне расламый,
дошман сүзен хупласаң,
Караңгылык биләп алыр
тирә-ягың тоташтан.
Югалырсың, дусларыңның
туры сүзен кабул итми,
үпкәләрне «йотмасаң».
* * *
Төш белән өнне бәйлисең –
үзең кайта алмыйсың.
Күзләреңдә гел ялвару –
сүзең әйтә алмыйсың.
Көн дә килеп төшләремә,
коча-коча елыйсың.
Китә алмаслык булгачтын,
өндә нигә калмыйсың?
* * *
Кешегә бер этлек кылсаң,
йөзе белән үзеңә кайтыр.
Ярдәм сорап килгәннәрне
кусаң, җаның нәфрәт татыр.
Йөрәгеңдә боз торганга,
изгелекне күзең күрмәс.
Явызлыгың, хаким булып,
үзеңне хөкемгә тартыр.
* * *
Бер сулып корыган гөлләр
яңадан чәчәк атмый.
Тарихларга киткән еллар
әйләнеп кире кайтмый.
Очратырмын дигәннәр дә,
күпме генә күзләмәсен,
Яшьлектә калган көннәрнең
хәтта эзләрен тапмый.
* * *
Кичен ятып, иртәгесен
торасыңны белмисең.
Шуңа көн дә яхшылык чәч,
югыйсә өлгермисең.
Уңышыңны җыеп ал да
янә чәч зуррак җиргә.
Шул чакта үзең күрерсең
игелекнең төрлесен.
* * *
Яңа дуслар таптым диеп,
иске дусны ташлама.
Тормышыңда күңелсезлек
кайчак шуннан башлана.
Эш күрсәтер өчен генә
кылма кирәксез гамәл –
Файдасы булмаган эшне
беркайчан да башлама.
* * *
Йөрәгеңне кальга итеп,
бәхет керт өем-өем,
Уздырма тик гайбәтченең
кисаптай озын телен.
Аның сүзенә ияреп,
бәхетең ташлап китәр,
Йөрәгеңә кан саудырып,
кискәнгә телем-телем.
* * *
Мин кем дип, артык тырышма –
зиһенең зәгыйфьләнмәсен.
Эшләрең хупланмый икән –
моңа гаҗәпләнмә син.
Барсына да ярыйм дисәң,
яра, хәлеңнән килсә,
Тик онытылып үзеңә
ярап куя күрмә син.
* * *
Акыллы, зирәк сүзеңне
алтын-көмештәй сакла.
Башта сөйләгәнне тыңла –
сүзне бүлеп, сүз катма.
Телең-телгә йокмаса да,
кайчакта тый телеңне.
Бөтен кеше сөйли бит дип,
дөнья гайбәтен сатма.
* * *
* * *
Әгәр кешенең башында
камил акыл булмаса,
Акылы белән йөрәге
чын дуслыкта тормаса,
Таба алмас мондый кеше
туры юл гаделлеккә –
Бары алар ярашканда
юлны якты нур баса.
* * *
Хакыйкать уты янганда,
ялганнан җилләр исә,
Ялган сөйләүчеләрнең ул
пычранган телен кисә.
Кайчакларда хакыйкать тә
китерә байтак зыян –
Явыз нияттә гамәлләр
кылырга юлны кисә.
* * *
Яхшылык белән Явызлык
дусмы, дошманмы диеп,
Сүзләреңдә һәм эшеңдә
ачыклап куй син элек.
Чөнки тормышта һәрвакыт
гамәлне кылу кирәк,
Аларның һәр икәвенең
кая илтәсен белеп.
* * *
Баш өстендә үлем белән
уйнап торган кылычны
Башың иеп каршы алсаң,
теләп бары тынычлык.
Игән башны кылыч кисми,
дигән әйтем рас килмәс, –
Шәһит китәрсең, халкыңа
калып чиксез бурычлы.
* * *
Бәхетсезлек килгәннәргә
исән чакта кыл ярдәм.
Йөрмә булышырмын диеп
үлгәчтен дә бу адәм.
Вөҗданың булса, һич көтмә
килгәнен аңа үлем –
Явыз ниятләрең белән
китәр җаныңнан садәң.
* * *
Явызлыкны, вәхшилекне
гафу итмәскә кирәк.
Вәхшилек агачы һәрчак
агулы җимеш бирә.
Кара эшләр башкарганнар
үзе дә рәхәт чикмәс,
Газап күрерләр халыкның
үпкә-рәнҗеше илә.
* * *
Дөньяда таты барын да:
тозын, әчесен, балын да.
Киләчәккә илтер юлда
кичсәң яңгырын, карын да,
Максатыңа ирешерсең,
дуфаннары дуласа да,
Үтәрсең бик җиңел генә
юлларның киңен, тарын да.
* * *
Юлларыңда туктап калма –
юлаучы барып җитәр,
Җиңел тормыш эзләгәннәр
табалмый йончып бетәр.
Сынау өчен җибәрелгән
ачы кайгы-хәсрәттән
Гыйбрәт алсаң сабыр булып,
авырлык үзе китәр.
* * *
Хакыйкатьтән рухың белән
аерылма, бул горур,
Югыйсә башың очыңда
бәла өелеп торыр.
Кешегә ләгънәт яудырма,
гайбәткә төрмә җанын –
Шушы пычракка буялып
каралган телең корыр.
* * *
«Кешегә чокыр казыма –
үзең төшәрсең» диләр.
Мондый эшне эшләр бары
кабахәт яки җүләр.
Үзеңә ни теләмәсәң,
шуны ятка теләмә –
Бу хаклыкка буйсынмаган
артык зур бәя түләр.
* * *
Соңгы юлга җыенганда
барла изге эшеңне:
Исәбен ал син булышкан,
рәнҗетмәгән кешеңнең.
Гомерең буе һичкемгә
зыян салмаган булсаң,
Теленнән төшермәс халык
синең изге исмеңне.
* * *
Карунлык әсирлегенә
төшә күрмә син ялгыш –
Тынычлык белән бәхетне
китермәс сиңа язмыш.
Кеше хакын ашап йөрсәң,
бер килеп тончыгырсың.
Ниятләрең изге булса,
алмассың рәнҗү-каргыш.
* * *
Кайчакларда яман чирләр
саулыкны алыштыра,
Шатлыкка дигән урынны
хәсрәтләр алып тора.
Шатлыгы да, хәсрәте дә
үтә вакыты җиткәч,
Сабырлыгын җуйган гына
бу хәлләргә аһ ора.
* * *
Мәхәббәт белән дошманлык
агу-балга янәшә.
Әле берсен, әле берсен
кеше ярдәмгә дәшә.
Кемгә агу, кемгә сөю
ярдәм итә тормышта –
Ялгышмас өчен аларның
тәэсирен белеп яшә.
* * *
Җаның кайнарлыгы сине
сүнмәс утка салмасын.
Акылың олыгайса да,
йөрәгең картаймасын.
Яшь йөрәккә зирәк акыл
кирәк гомер буена –
Бу ике зур байлыгыңнан
берүк читкә тайма син.
* * *
Шатлыкта да, хәсрәттә дә
дустыңны сынап кара,
Чөнки кеше бу тормышта
төрле хәлләргә тара.
Таяныч, сердәш булырлык
дус итеп шуны сайла –
Гамәле һәм теле белән
уймаслык булсын яра.
* * *
Чын дус дип әйтеп буламы
дусларын сөймәгәнне,
Ярдәм сорап килгән чакта
сәлам да бирмәгәнне?
Якын җибәрмә яныңа
явызлык чыганагын –
Колагы ишетмәгәнне
теле ни сөйләгәнне.
* * *
Дөреслек, зирәклек белән
рухың бай булса әгәр,
Таптым дип уйла хәзинә
алтын таулары кадәр.
Алдауга син кереп китсәң,
ана йөзен пычратып,
Киләчәккә узар юлың
булыр тайгак һәм хәтәр.
* * *
Баласын яки туганын
алтынга саткан кеше
Барыбер бай була алмас,
чөнки каргышлы эше.
Әтисен дә, әнисен дә
андыйлар тиз рәнҗетер,
Әмма каргыш, рәнҗешләргә
җитмәс беркайчан көче –
Үзе күмергә әйләнер
кылган зәхмәте өчен.
* * *
Акыл белән эш иткәндә
бәхетсезлек тә китәр.
Мохтаҗларга яклау килер –
хәерчене бай итәр.
Тик үз көчең җитмәгәнгә
алынма, мин кем диеп, –
Акылсыз кылган гамәлләр
надан башыңа җитәр.
* * *
Аксакаллар әйтсә әйтә:
Ходайның зирәк улы
Кап-караңгы төн эченнән
эзләмәс кояш нурын.
Дус булып йөргән дошманнар
мәңге көтмәс яхшылык –
Зирәклеге белән яулар
хөрмәтнең шактый зурын.
* * *
Хәйләкәрне күзгә карап
ант иттерсәң мәҗбүри,
Көлтә-көлтә вәгъдәләрне
биргән дә булыр юри.
Син борылып китү белән
бозар антын, вәгъдәсен –
Ышансаң аңа, бетәрсең
боздан тиз эри-эри.
* * *
Өелеп килгән сынауга
баш ияргә ашыкма.
Йөрәк шифасы – бәлзәмне
эчсәң дә син кашыклап,
Акрын-акрын ычкынырсың
сине кыскан капкыннан.
Түземең хәтта давылдан
тотар саклап, ышыклап.
* * *
Ашыгу, кызулык белән
ирешмәссең җиңүгә.
Йөгәнсезлек белән нәфрәт
һич китермәс юньлегә.
Усаллыкка җавап бирмә
үтә кайнарлык белән –
Бар гомерең кайтып калыр
бары ике көнлегә.
* * *
Нияте изге адәмнең
бар гамәле уң була,
Эшләре белән сүзләре
бер-беренә тиң була.
Авызыннан сибелгәннең
тузга язмаган сүзләр –
Тырышлыгы, сүзе кебек,
җилгә очып юк була.
* * *
Хаким булырга рухыңның
чиста булуы кирәк
(Тик хакимнәр арасында
андыйлар үтә сирәк),
Хакыйкатькә – дус, рияга
дошман булырга тиеш –
Бары шул очракта гына
халкым дип тибәр йөрәк.
* * *
Һәркемгә сәләт Ходайдан
чама белән бирелгән:
Яшь егет кыю булса да,
тәҗрибә аз белемнән.
Беркем дә бөтен җиһаннан
була алмый хәбәрдар:
Беразы – ачык, калганы
ак томанга төрелгән.
* * *
Күзләрем күрмәсен иде
телемнең җуелганын,
Ата-баба йоласының
җиремнән куылганын.
Милләтемнең үсүенә
ярдәмен бирсен Ходам –
Күтәрә алмам халкымның
корбанга куелганын.
* * *
Кемнең кем икәнен тану
үзе бер зур хикмәттер:
Кемнәр бүре, кемнәр сарык –
тормыш үзе күрсәтер.
Сарык тиресеннән бүре
чыгачак, беркөн килеп:
Кальбенең нинди булуын
кылган гамәле әйтер.
* * *
Хәйләләмә моннан ары –
карт төлкедәй калкынма.
Гел хәйләләп йөри торгач,
бер каптың бит капкынга.
Сүзеңнең бер мәгънәсе юк –
билчәннән дә болайрак,
Риалы сүзеңне сөйлә
бары зәгыйфь акылга.
* * *
Җаныма якын итәрмен
изге җанлы булганны,
Абруе белән тиң яки
миннән өстен торганны.
Җебегән белән эшлексез
пар да, дус та булалмас –
Картлар белми әйтмәгәндер,
белеп тарт, дип, юрганны.
«Яманлыкны күмеп куеп…»
Яманлыкны күмеп куеп
юл бирсәк иде башка,
Гранит, бетон калаларда
гөлләр үстерсәк ташта,
Кешеләрнең күңеленә
тулыр иде матурлык –
Җимерү, вату турында
уйламас иде башка.
* * *
Чүп өеменнән һичкайчан
зөбәрҗәтләр эзләмә,
Үзеңә тиң булмаганны
тының бетеп күзләмә.
Тегесе дә, монысы да
кермәс синең кулыңа –
Тырышлык бушка китте дип,
аннан ары сүзләмә.
* * *
Йөрәктән ташкан хисеңне
кире яшереп куйма –
Саф сулы челтер чишмәгә
юлыктым диеп уйла.
Чишмәңнең суын эчер син
иң кадерле кешеңә,
Тыеп торып хисләреңне,
берүк гаклыңны җуйма.
* * *
Тәмам эшне кирәк әүвәл
күрсәтергә остага.
Оста мактаса, бу хезмәт
күп очракта дус таба.
Дус янында дошман туып,
йөри башлый чүп эзләп –
Миннән узмасын дип, эшкә
шакшы ялганын яба.
* * *
Хезмәтеңне сөеп башкар –
эзе калырлык итеп.
Дәрәҗәгә ирешмәсәң,
күңелең булыр китек.
Эшен хөрмәт итмәгәннәр
тиз югалтыр абруен –
Даның онытмаслык итсен,
күп гасырларга китеп.
* * *
Ата-анаңны хөрмәт ит,
кан кардәшеңне зурла.
Ачуың килгән чакта да
үпкәдән ары узма.
Яманлык алардан килмәс –
моны аермас булма –
Юк сәбәп белән арага
чикләүче ызан сызма.
* * *
Яман дәртне тыяр өчен
безгә көч бирә Күкләр,
Мондый көч булмаса, аны
йөгәнли алмый күпләр.
Бозыклык һәм явызлыкны
тоткарлама яныңда –
Алар сине генә түгел,
бөтен нәслеңне «чүпләр».
* * *
Сүзләреңдә генә түгел,
эшеңдә дә гадел бул.
Акыл һәм канун кушканча
булсын син барасы юл.
Исеңнән чыгарма берүк:
ялган тудыра нәфрәт –
Үчләшүгә күчеп кайчак,
үлемгә китерә ул.
* * *
Җиңел генә кергән байлык
шулай тиз чыгып китә
(Бәрәкәтсез булганына
борчылу җанны өтә).
Кызыкмагыз андый малга –
рәхәте булмас алда:
Гөлт итеп кабынган ут та
балкый да сүнеп бетә.
* * *
Язмыш салган сынауларны
сабырлык белән күтәр.
Сабырларга Ходай бирмәс
күтәрә алмас йөкләр.
Авырлыкны җиңү юлы
төрледән-төрле булыр,
Намусың чиста калырлык
юлны сайла да үткәр.
* * *
Сөю уты яктың шашкын хисләр сибеп,
Ярсу дулкыннардан – «ярда» ап-ак күбек.
Миңа күчте нурың – торам балкып, көлеп.
Яңа үсеп җиткән асыл мәрҗән кебек.
* * *
Мәхәббәттән тик наз көткәннәр
Күз яшьләрен күбрәк түккәннәр.
Сөю юлын кат-кат үткәннәр
Көл булганчы янып беткәннәр.
* * *
Гаскәр кебек ябырылган газаплар,
И Ходаем, тагын күпме азаплар?
Яннан китмичә сагалый борчулар,
Әйтерсең тезелгән атлы казаклар.
* * *
Гармуның бер якта торсын,
кыл кубызлар уйнаганда.
Оста барда телеңне тый,
дәшмә, факир уйлаганда.
Гыйбрәт алып торсын яшьләр,
олыларны зурлаганда,
Бозау боз яласын, сыер
тозны ялап туймаганда.
* * *
Йомшак, татлы җил исмәсә,
чәчкәләргә хуш ис сеңмәс.
«Эчләренә корт кермәсә»,
тавыклар да җырлый белмәс.
Йөрәкләрдә хис ташмаса,
күңелгә дәрт, коткы кермәс.
Сайрар өчен хәтта былбыл
зифа талга очып менмәс.
* * *
Итагатьле булыр өчен
дөрес тәрбия кирәк.
Теленнән гөлләр сибәрдәй
кеше, гомумән, сирәк.
Тупаслыкны байрак итеп
күтәргән адәм дә бар –
Андыйларның күңеле бозык,
фикер тирәлеге тар.
* * *
Үпкә-рәнҗүне тиз генә
күңелдән алып булмый.
Туктаусыз әрнеп торганга,
йөрәк-бәгырьне кыйный.
Телеп кискән шул кыенның
тирән ярасы кала,
Ярадан аккан кара кан
гөнаһсызны рәнҗеткәннең
үзен хәсрәткә сала.
* * *
Зирәк затлар акыл белән эш итәр:
Тигезләр һәрчак аңсызлар уйганны,
Энәне гел өстен куяр кылычтан –
Энә тегәр үткен кылыч кыйганны.
* * *
Корал итеп алма син тупаслыкны;
Әдәплелек – акыллылык билгесе.
«Тинтәк бит ул» дәрәҗәсе алма син –
Кеше алдында көлкегә калма син.
* * *
Әдәпсез сүзләргә һич ияләнмә –
Тупаслык яктыртмый адәмнең йөзен.
Ихтирам чәчсәң, үсәр мәрхәмәтлек,
Затсыз булсаң, көтмә игелек үзең.
* * *
Язмыш илне һәм буыннар васыятен
Сатып җибәргән кешене ят итә.
Шәм ялкынга азык биреп торса да,
Ахыр чиктә үзе дә янып бетә.
* * *
Шома егет ятьмәсенә бер эләксәң,
Бик тиз генә котылырмын димә аннан.
Ярый ла бетсә ахыры шатлык белән –
Вәгъдәләре булса әгәр чеп-чи ялган?
* * *
Бөтен җирдә «намуслы» дигән дан алсаң,
Ихтыяҗи ялган сүз дә эзсез үтмәс.
Әгәр һәрчак алдакчы булып күренсәң,
Дөрес сүзең дә һичкемгә тәэсир итмәс.
* * *
Зәһәр сүзләр чәнчеп үтермәсен дисәң,
Усал телне аркылыга тешләп була.
Ә йөрәгең акылыңа буйсынмаса,
Йә, әйтегез, бу хәлләрдә нишләп була?
* * *
Дуслар бәхәскә керешсә, киртәләр бөтен тешен,
Үзләрен бәйләп тоткан дуслык җебен өзмәс өчен.
Ике яклап ныгытып тартсаң, юан аркан да өзелер,
Дуслыкны бетермим дисәң, син сарыф итмә көчең.
* * *
Әгәр дөньяда яман сүз
хаклыктан өстен чыкса,
Зирәклек чәчелгән җиргә
янәшә ялган шытса,
Сайлаганың киләчәктә
кайгыларга салмасын.
Җиде кат үлчә, бер кат кис,
акылың китәр юкса.
* * *
Башың җитмәгән эшләргә
беләм мин дип алынма –
Башкарып чыга алмасны
өеп куяр алдыңа.
Шунда барыбер ачылыр
синең бөтен асылың.
Әйтерләр: әллә зәгыйфьлек
килгән моның аңына?
* * *
Тормышыңны тәртипкә сал,
зур байлыкка омтылма,
Чамасын белми мал җыеп,
дөньяларда онытылма.
Рәнҗештән кергәне – хәрам,
бетмим дисәң, тотынма,
Чиксез нәфсең «ярдәмендә»
кыңгыр эштә тотылма.
* * *
Күзләрем күрмәсен иде
телемнең җуелганын,
Ата-баба йоласының
җиремнән куылганын.
Милләтемнең үсүенә
ярдәмен бирсен Ходам –
Күтәрә алмам халкымның
корбанга куелганын.
2003 – 2010, «Васильево» шифаханәсе
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.