Электронная библиотека » Тарханова Флёра » » онлайн чтение - страница 9


  • Текст добавлен: 27 мая 2022, 07:17


Автор книги: Тарханова Флёра


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 9 (всего у книги 16 страниц)

Шрифт:
- 100% +
Каз өмәсе
(Сәхнә өчен)

Сәхнә өй итеп бизәлә. Пәрдә ачылганда, «Яуширмәм»3232
  Һәр авылда үз авылына яки районына багышланган җырны куярга мөмкин.


[Закрыть]
җыры яңгырый. Шул фонда алып баручы сүзен башлый.

 
Алып баручы
Безнең авыл бик борынгы –
Яуширмә3333
  Һәркем үз авылының исемен әйтә.


[Закрыть]
дип атала,
Уңган-булган халкы белән
Гомер буе мактала.
 
 
Кызларыбыз чибәр, уңган,
Кызлар түгел – зилзилә,
Егетләр дә йоклап йөрми –
Җитмеш төрле эш белә.
 
 
Көзләр саен каз үстереп
Җыелабыз өмәгә,
Эшлибез дә, җырлыйбыз да,
Гаҗәп оста гармунчыбыз
Бассын гына төймәгә.
 
 
Табын тулыр ризык белән
Эш беткәч сыйланырбыз,
Өмә тизрәк бетсен диеп,
Җәһәтрәк кыйланырбыз.
 
 
Бүген бездә каз өмәсе –
Шаулар, гөрләр өебез,
Бабалардан калган йола –
Тарсынмыйча килегез.
 
 
Өй хуҗасы Асыл апа
Хәзер кайтып та җитәр.
Кызларын алырга китте –
Бергәләп эш тиз үтәр.
 
 
Чү!
Кемдер бу таба йөгерә,
Асыл апа түгелме?
Ул икән шул!
Болай булгач, безнең өмә
Хәзер башланып та китәр,
Үтәр бик тә күңелле.
 

Кызы Фәйрүзә һәм берничә бала белән Асыл апа килеп керә.

 
Асыл апа
Бүген безнең эшебез күп:
Казларыбыз бихисап,
Берни дә эшләнми калыр,
Авызны ачып торсак.
 

(Кызы Фәйрүзә белән балаларга карап.)

 
Фәйрүзәкәй, үзең белән
Ал да бу балаларны,
Дәшеп кайтыгыз өмәгә
Кызларны, апаларны.
 
 
И балалар, туктагыз,
Эшегез уңсын өчен,
Менә сезгә күчтәнәч –
Конфетлар белән күмәч.
 

Асыл апа балаларга күчтәнәчләрен өләшеп чыга. Фәйрүзә белән балалар чыгып китә.

 
Асыл апа
(Әйберләрне барлап.)
Шөкер, Аллам, бар да әзер:
Казлар да тезелешкән,
Су да кайткан, мич тә яккан,
Кызлар да эшкә тотыныр
Килеп керә-керештән.
 

(Тәрәзәдән карап.)

Рәхмәт яугырлары, килеп тә җиттеләр.

Хәзер ачам ишекне, хәзер, хәзер!


Барып ишекне ача. Фәйрүзә һәм балалар белән кызлар, апалар килеп керә. Шау-гөр килеп күрешәләр, өсләреннән җылы киемнәрен салып, алъяпкычлар, яулыклар бәйлиләр. Күчтәнәчләрен бирәләр.

 
Асыл апа
Керегез, керегез, әйдә,
Хуш килдегез, узыгыз,
Саумысыз барчагыз да,
Сезне күрүемә шат,
Утырышыгыз иркенләп,
Син монда утыр, Гөлшат.
 

(Урын күрсәтә.)

 
Беренче хатын
Хәлең ничек, Асылбикә?
Сиңа бераз күчтәнәч:
Суынып та өлгермәде,
Мичтән чыккан ак күмәч.
 
 
Асыл апа
Бик рәхмәт, якын иткәч.
 
 
Икенче хатын
Ә мин сиңа, ахирәтем,
Китердем сәйлүн чәе,
Курадан тәмле кайнатма.
Мунчадан соң рәхәтләнеп
Эчәрсез тирләп, яме.
 
 
Асыл апа
Рәхмәт, рәхмәт, ахирәт,
Узыгыз, утырыгыз.
Казыгыз җиңел йолкынсын,
Мин бик риза, өебезне
Мамыкка тутырыгыз.
 

Бар да эшкә керешә. Тиз генә үтүк табып, аны кыздыралар. Каз өстенә юеш чүпрәк ябалар да үтүк белән бастырып-бастырып алалар. Пар күтәрелә. Парланган мамык тиз йолкына.

 
Беренче хатын
Кая әле, Әлфия,
Бу казны да өт әле,
Син минем эшләремне дә
Җиңеләйтеп кит әле.
 

Әлфия аның казын парландырып бирә. Һәрберсенә каз әзер булгач, тезелешеп утыралар да, С. Сәйдәшевнең «Өмә» җырын җырлый-җырлый, каз йолкырга керешәләр. Йолкып бетергән һәрберсе эчен чистарта башлый. Асыл апа, кирәк-яракларны әзерләп, ярдәм итеп йөри. Балаларга каз куыклары бирәләр. Алар шуның белән мәш килә: куыкларны берәве өреп тора, икенчеләре башларын җеп белән бәйләп куя. Аннары аларны очырта-очырта уйныйлар. Берәрсенең торып киткәнен сагалап, утыргычына, җәймә астына куеп китәләр. Әйләнеп килгән кыз берни абайламый кала, килеп утыруга «шарт» иткән тавышка бар да сискәнеп китә. Аннан эшнең нидә икәнен сизеп алып, бар да шаркылдап көлә. Оятка калган кыз кызарып, уңайсызланып тора. Аннан балаларга ачулы-елмаюлы караш ташлый.

 
Кыз
Ах, шаяннар, наяннар,
Ярый әле сабырмын.
Янә шулай кыйлансагыз,
Тотармын да үзегезнең
Котыгызны алырмын.
 

(Бармак яный. Янә эшенә керешә.)

 
Галия
Кызлар, эшегез беттеме?
Бетсә киттек бәкегә,
Казлар тынчып тормасын,
Юып кайтыйк йәт кенә3434
  Йәт кенә (диал.) – тиз генә.


[Закрыть]
.
 

Җыеналар, киенәләр. Җыенып бетә алмаган бер кызны күреп.

 
Гөлнур, көянтәңне ас,
Менә сиңа ике каз.
Чиста булсын казларың,
Данын сатма кызларның.
 

Гөлнур да, тиз-тиз җыенып, казларын көянтәгә асып, башкалар артыннан чыгып йөгерә.

 
Асыл апа
Ягез әле, балалар,
Уеннан туктап торыйк.
Казлар кире кайтканчы,
Бүлмәне җыеп куйыйк,
Бәлеш тә пешеп чыгар,
Чәебез кайнап торсын,
Егет-кызлар кайтуга
Бары да әзер булсын!
 

Бүлмәне ялт иттереп җыештырып куялар. «Гармун»3535
  Ф. Тарханова шигыре, Габдерәзак Мингалиев музыкасы.


[Закрыть]
җыры яңгырый. Өстәл әзерләнә. Самавыр, бәлеш, тәлинкә, кашыклар куела. Өстәл әзер булуга, кызлар, егетләр килеп керә. Чишенәләр, өстәл янына утыралар. Асыл апа сыйлап йөри.

 
Асыл апа
Кара инде бу өстәлне –
Ни генә юк бит монда:
Бәлеш, өчпочмак, пәрәмәч,
Яңа аерткан каймагы,
Катык, сөте дә шунда.
 
 
Әйдә, кызлар, әйдәгез,
Рәхәтләнеп чәйләгез.
Аннан күңел ачарбыз,
«Кич утыру» ясарбыз.
 

(Бер читтәрәк читенсенеп торган егетләргә карап.)

 
Утырыгыз, егетләр,
Сыйланыгыз сез дәген.
 

(Бер егетне күреп алып.)

 
Кара, Әлфис, синме бу,
Нигә иртүк килмәдең?
Булышкан булыр идең,
Ярый, утыр, тиргәмим.
 

Бар да утырышып, көлешә-көлешә чәй эчеп, бәлеш ашап алалар.

 
Әлфия
Кызлар, булды, торыгыз,
Җитәр инде, туегыз,
Эчмәгән чәегез түгел,
Тизрәк эчеп куегыз.
 
 
Мирбулат, кайда гармун?
Тарат өйгә сихри моң.
Үтеп керсен үзәккә,
Дәрман бирсен йөрәккә.
 

Мирбулат гармун алып килә. Җыр башлана. Җырны бар да эләктереп ала. Күңелләренә хуш килгән җырлар җырлана. Балаларны, бераз утыргач, йокларга озаталар. Җыр беткәч, уеннар башлана. «Йолдыз санау», «Күгәрчен ашату» кебек җәза бирелә торган башка уеннар. Шул уеннар вакытында җәза рәвешендә җырлаталар да, биетәләр дә. Соңыннан барысы бергә (күмәк) бииләр. Биюләр тәмам булгач, Асыл апа уртага чыга.

 
Асыл апа
Никадәр зур эш эшләнде,
Күңелләр дә хуш булды.
Җырлашып биеп тә алдык,
Җаннарга да нур тулды.
 
 
Зур рәхмәт сезгә, егетләр,
Кызлар, сезгә бигрәк тә,
Рәхмәтләрнең иң кәттәсен
Әйтәмен чын йөрәктән.
 
 
Кул-аягыгыз сызлаусыз
Булсын иде дип телим.
Күңелләрем ташып тулды –
Ни әйтергә дә белмим,
Һәммәгезгә дә күчтәнәч
Әзерләп куйган идем.
 

Өстәлнең бер почмагында өелгән күчтәнәчләргә күрсәтә.

 
Алыгыз әле, ал, зинһар,
Каяле, үзем бирим.
Күчтәнәчләр белән бергә
Изге теләкләр телим.
 

Барысына да күчтәнәч өләшеп чыга. Егетләрнең кайберсе үз күчтәнәчен яраткан кызына бирә. Алып баручы чыга.

 
Алып баручы
Бүген безнең өмә көне –
Шатлыгыбыз бер кочак.
Инде менә сиздермичә
Килде саубуллашыр чак.
 

(Егет-кызларга карап.)

 
Дусларым, мин дә әйтәмен
Рәхмәтләрнең зурысын.
Киләсе елда да казлар
Күп булып үсеп куйсын,
Һәр ел саен җыелышып
Уздырыйк өмәләрне.
Чакырганны да көтмичә,
Үзегез килегез, яме.
 

(Өмәдә катнашучыларга да, тамашачыларга да карап.)

 
Хушыгыз, сау булыгыз,
Исән-имин торыгыз.
Гөл-чәчкәләргә күмелсен
Сезнең йөрер юлыгыз!
 
 
Эшегез һәрчак уңсын,
Күңелләргә моң тулсын.
Киләсе елда да безгә
Очрашу насыйп булсын!
 

Саубуллашу җыры яңгырый. Барлык катнашучылар да җырга кушыла һәм, соңгы кушымтаны җырлый-җырлый, сәхнәдән кереп китәләр.

 
Дөнья күркәм, тормыш бүтән
Янда дуслар булганда,
Кирәк чакта хәл белешеп,
Гел күрешеп торганда.
 
 
     Кушымта:
     Әйдә, дуслар, җырлыйк әле,
     Өздереп биеп алыйк,
     Серле моңнардан дәртләнеп,
     Яшьлектә яшьнәп калыйк.
     Бер – яшьлектә, бер – картлыкта:
     Яшьлек дәртендә яныйк.
 
 
Бергәлектә – көч, диләр бит,
Бергә яшәек әле,
Бер-беребезгә елмаешып,
Сөеп дәшәек әле.
 
 
     Кушымта.
 
 
Санаулы вакыт чамалы –
Жәлләми үтеп китте,
Аерылышу минуты да
Әйләнеп килеп җитте.
 
 
     Кушымта.
 
 
Һәр очрашу – бик зур бәхет,
Кавышуларга илтә,
Сагыну да алай түгел,
Хушлашулар тилмертә.
 
 
Сау булыгыз, бай торыгыз,
Гомерләр имин үтсен,
Алдагы көндә дә Ходай
Очрашу насыйп итсен!
 
 
     Кушымта.
 
2000

II бүлек
Мәхәббәт шигырьләре

 
Ризасыңмы, әгәр сиңа килсәм
Ерганагы буйлап битеңнең,
Назлы күзләреңә кереп чумсам,
Аннан каксам йөрәк ишегең?
 
 
Тик шикләнеп ача күрмә бигең –
Ышанып керт мине, кадерлем:
Мин үземне бүләк итәм сиңа,
Ал тартынмый, бел тик кадерем.
 
Сагыну шулдыр инде
 
«Сагынуның төсе нинди?
Йомылган күз эчендә
Бикләнеп калган яктылык
Синең ялгыз кичеңдә
Керфекләреңне чылатса,
Көзгедән шуны кара…
Сагынуның төсе юктыр…
Сагыну – татлы яра».
 

 
Песи кебек иркәләнеп,
Сыенып куеныңа,
Чәчем дулкынына күмеп,
Сарылып муеныңа,
Пышылдыйсым килә сиңа
Иң татлы сүзләремне,
Үбәсем килә, иркәләп,
Сагышлы күзләреңне.
 
 
Чәчләремнән борма-борма
Юллар саласым килә,
Шул юлларда сине генә
Көтеп аласым килә.
 
 
«Ишек ачык, кер шакымый,
Газизем», – диярмен дә,
Син керүгә, бигем салып,
Назлармын, сөярмен дә,
«Мәңгегә миндә кал», – диеп
Чыгармам сине кире…
«Сагынуың нинди?» – дисең,
Сагыну шулдыр инде.
 
1992
Югалтма
 
Йөрәгемне минем тәхет итеп,
Шаһиншаһы булдың җанымның;
Алып аттың аннан сиңа ятны
Һәм үтендең: «Минем ярым бул!»
 
 
Үткен хәнҗәреңне батырып кадап,
Йөрәгемә салдың зур яра.
Шул ярадан, синең исмең атап,
Әрнү өсти-өсти кан тама.
 
 
Ни гаҗәптер: шушы әрнү-яра
Газаплы да, үзе татлы да,
Сызланса да күңел, ярсый-ярсый,
Һаман шул газапка атлыга.
 
 
…Ә тамчылар җанны әсир итте,
Басылдылар сагыш, әрнүләр.
Ала күрмә берүк хәнҗәреңне –
Югалтырсың мине мәңгегә.
 
1992
«Кайнар кочагыңа чумып…»
 
Кайнар кочагыңа чумып,
Сеңеп каласым килә,
Йөрәгеңә үтеп кереп,
Дөрләп янасым килә.
 
 
Януымның ялкыннары
Сине миңа төрсен дә
Инде минле йөрәгеңә
Китермәсен берсен дә.
 
 
Ятларга күз салсаң әгәр,
Җанга яра уярсың.
Сине миңа төргән утта
Көеп күмер булырсың.
 
 
Шул күмерне йөрәгемә
Елый-елый күмәрмен…
Синсез яшәү газабыннан
Саташыплар үләрмен.
 
1992
Гайбәтләрдән өстен булып калыйк әле
 
Кара эчле кайберәүнең гайбәтеннән
Үзебезне өстен итеп саныйк әле.
Сөя алмый интеккәннәр көнләшерлек
Аерылмас ярлар булып калыйк әле.
 
 
Зәһәреннән зәңгәрләнгән кайберәүләр
Зур ләззәтне татый алмый калсын әле,
Явызлыктан салкынайган йөрәкләре
Туңа-туңа бозлар булып катсын әле.
 
 
Кара эчле, боз йөрәкле кайберәүнең
Гайбәтеннән өстен булып калыйк әле.
Мәхәббәтне изге диеп белгәннәрнең
Күңеленә бәлзәм булып тамыйк әле.
 
1992
Исемсез
I
 
Юл буена сине уйлап кайттым:
Йөрәгемдә йөрдең, җанымда,
Озатып калган йомшак тавышыңны
Ишетәсем килде тагын да.
 
 
Кайткачтын да сине уйлап йөрдем –
Күзләреңнең сөеп каравы
Якынайта төшкән кебек булды
Кушылалмый торган араны.
 
II
 
Төннәрем дә синсез түгел хәзер –
Әллә инде ияреп кайтасың?
Кайтасың да күренмичә генә
Түшәгемә менеп ятасың.
 
 
Әй йөрисең төсле төшләремдә,
Минем шатлыгымны арттырып,
Үз җаныңнан минем күңелемә
Җырлый торган кыллар тарттырып.
 
 
Йөгерешеп үтә «ми», «фа», «соль»ләр,
Шул кылларны чиртеп, тибрәтеп:
Үзәкләрне өзгеч бер көй туа,
Моңы белән безне иңрәтеп.
 
III
 
Әсәрләнеп китеп күзем ачам –
Урының буш минем янымда,
Тик төштәге синле һәр минутым
Тора әле һаман аңымда.
 
 
Күзем йомып кабат сиңа кайтам,
Соңга калмыйм диеп, ашыгып,
Туймадым бит әле яратудан,
Дөньяларым онытып, шашынып.
 
 
Өлгермәдем, өлгермәдем әле,
«Күз нурым син» диеп дәшәргә,
Иңнәремне иңнәреңдә тоеп,
Синең яклавыңда яшәргә.
 
 
Юл буена сине уйлап кайттым:
Күңелемнән һаман китмәдең,
Уйларымда бөтерелеп йөреп,
Ялгызлыкны ялгыз итмәдең.
 
1993
Сихерләдең мәллә
 
Сихерләдең мәллә киткән чакта –
Кайта-кайта искә төшәсең?
Төшәсең дә, елыйсыны китереп,
Үзәк-бәгырьләрне кисәсең.
 
 
Сихерләдем мәллә киткән чакта –
Син һаман да минем тирәмдә:
Торасың да кабат әйләнәсең,
Инде тынычландым дигәндә.
 
 
Сихерләдең мәллә киткән чакта –
Яшәмәсен минсез дидеңме?
Ә үзеңнең мине уйламыйча
Тормасыңны белми идеңме?
 
 
Сихерләндек мәллә хушлашканда,
Күңелләр бит һаман тартыла.
Юллар гына инде кушылалмас –
Арабызда янартау тора.
 
2009
«Авыр уйлар кайчак биләп ала…»
 
Авыр уйлар кайчак биләп ала:
Яратсам да өзелеп, тибәрәм,
Ә соңыннан җаным бәргәләнә
Уйламыйча әйткән сүзләрдән.
 
 
Югыйсә син – минем бердәнберем,
Килми минем синсез яшисем.
Тик кайвакыт, күңел чыгымчылап,
Тискәресен килә эшлисе.
 
 
Борчылуың күрү авыр миңа –
Газаплыйсым килми, чын әгәр.
Үз-үземне күрә алмыйм шулчак –
Шелтәлидер хәтта күләгәм.
 
 
Муеныңа сарылып, иңнәреңә
Башым куям – зинһар, тынычлан…
…Язмыш безне, авыр сынау биреп,
Үткәрә шул үткен кылычтан.
 
1993
«Төннәреңдә…»
 
Төннәреңдә йоклый алмый яткан чакта,
Мин булырмын микән синең уйларыңда?
Бәлки әле, уфтанырсың: сүзләремне
Әйтә алмый калдым, диеп, ул барында.
 
 
Юксынырсың микән кичен-иртәләрен,
Елмаеплар мин йөрмәгәч яннарыңда,
Сагынулардан йөрәккәең сулыгырмы
Минсез генә, ялгыз аткан таңнарында?
 
 
Сине сөеп, бары синең көйгә генә
Сандугачың сайрамаса алларыңда,
Шул чагында, бөтен тынычлыгың алып,
Җил-давыллар уйнар микән җаннарыңда?..
 
1994
«Син сәфәргә янә җыенасың…»
 
Син сәфәргә янә җыенасың –
Яңартасың моңлы чагымны,
Бусагадан әле чыкмагансың –
Ә мин инде үлеп сагындым.
 
 
«Озакламам!» – диеп кысып кочтың,
Тәнең уты мине төргәнче,
Шул ялкының тагын саклап тотсын
Син әйләнеп кайтып кергәнче…
 
 
Сәфәреңә янә чыгып киттең –
Эзләреңә кабат табынам,
Көзгеләрдә калган йөзләреңә
Керфекләрем белән кагылам.
 
1995
Син югалтсаң мине
 
Син югалтсаң мине бөтенләйгә,
Күзләреңдә сүнәр чаткылар,
Йөрәгеңә төшәр бозлы сагыш,
Сүзләреңә иңәр ачы зар.
 
 
Син югалтсаң мине бөтенләйгә,
Сыкрый-сыкрый үләр бар дөньяң:
Ялкын өсти-өсти яшәтергә
Яннарыңда инде мин булмам.
 
 
Син югалтсаң мине бөтенләйгә,
Бәхет килер димә кабаттан,
Бер мин генә идем, бер мин генә
Синдә җырлы таң булып аткан.
 
1994
Гаҗәпмени?
 
Гаҗәпмени: әгәр яннарымда
Һәрчак син булуын теләсәм,
Моң чишмәмнең сихри, челтер җырын
Бары сиңа гына көйләсәм?
 
 
Гаҗәпмени: әгәр сине генә
Таянычым итеп сайласам,
Башкаларның хәтта исемен дә
Күңелемә кертә алмасам?
 
 
Гаҗәпмени: әгәр син югында
Тилмерепләр сине сагынсам,
Кулың кагылып киткән һәрнәрсәгә
Тәңрем бүләге дип табынсам?
 
 
Гаҗәп булыр: сөюеңне таптап,
Хисләреңнән көлсәм, көтмәсәм,
Мине йөрткән утлы йөрәгеңне
Йөрәгемдә саклап йөртмәсәм.
 
2001
«Кинәт кенә күңелем төшеп китте –…»
 
Кинәт кенә күңелем төшеп китте –
Иркәләргә син юк янымда.
Күзләрем дә инде очкын чәчми,
Кайнарланмый инде каным да.
 
 
Көннәре дә әллә нишли шунда –
Йә яңгырлый, йә җил үкерә.
Табигатьнең мондый шыксызлыгы
Җаннарымны кыйный, бетерә.
 
 
Битләремә битләреңне куеп
Кысып кочсаң, сөеп аркамнан,
Йөзләремә галәм нуры иңеп,
Балкып китәрмен күк ал таңдай.
 
 
Шул чагында кабат кайтыр миңа
Бу дөньяда яшәү теләге;
Авыр көндә назлап кайгыртуың
Булыр синең иң зур бүләгең.
 
2001
Йөгереп кердең…
 
Агарынган йөзләр, ап-ак ирен –
Йөгереп кердең ачык ишектән,
Җан ярасы йөрәгеңне кискән,
Минем авыр хәлне ишеткәч.
 
 
Яннарыма килеп утырдың да
Маңгаемны сыйпап үптең син,
Бертын торгач, тирән сулу алдың,
Әйтерсең лә таулар үттең син.
 
 
Елмайгандай булдың газап аша:
«Моннан ары болай куркытма,
Минем йөрәк тә бит таштан түгел,
Туктап куюы бар син юкта», –
 
 
Дидең, кинәт күзләреңне яшереп,
Читкә карап тордың беравык,
Уч тутырып дару йотып куйдың,
Басылсын дип йөрәк дулавың.
 
 
Китә алмый тәмам тилмердең син:
Бер кузгалып, янә утырып,
Иң беренче тапкыр күргән кебек
Карап тордың, күзең тутырып…
 
 
Минем өчен болай борчылуың
Тетрәндерде, хәйран калдырды,
Җәрәхәттән торган йөрәгемә
Сихәт салган утлар яндырды.
 
1998
«Онытам инде диеп уйлый идем…»
 
Онытам инде диеп уйлый идем –
Сагынам икән ләса мин сине:
Хат-хәбәрең һаман килеп җитми –
Әллә җилләр безгә исмиме?
 
 
Кошлар очмый, хатлар йөрми мәллә?
Машиналар туктап калганмы?
Алиһәгә тиңләп сөям, дидең,
Әллә инде бар да ялганмы?
 
 
Түгел икән, ялган түгел икән –
Килеп җиттең очар кош булып,
Канатыңа алып, күк гиздердең,
Озатып калды безне ак болыт.
 
 
Җаннар яши бер-беренә иңеп,
Тик очраса гына үз тиңе.
Онытам дип уйлап ялгышканмын,
Оныта алмыйм икән мин сине.
 
1998
Мин тибәрмәм сине үземнән
 
Бәгырькәем, дидең, матур итеп,
Эреп бетте җаным шул сүзгә.
Якынайттың хәтта бер сүз белән –
Мин гел үзгә хәзер, гел үзгә!
 
 
Бәгырькәем, дидең, йомшак кына,
Җанкисәгем, дидем мин сиңа.
Инде менә үзең белән бергә
Шушы сүзеңне дә юксынам.
 
 
Бәгырькәем, дидең, күзең алмый
Нур сирпелеп торган йөземнән.
Рухлар бергә булып яши калсак,
Мин тибәрмәм сине үземнән.
 
2002
Бу дөньяда
 
Бу дөньяда кем бар икән
Яры өчен хыялында
Алтын сарай кормаган,
Мәхәббәт уты өстендә
Чак эленеп тормаган?
 
 
Төшеп китеп, янып бетеп,
Көл булмам дип уйлаган.
Кара күмергә калдырып
Ялкын өтеп алганда да
Сөюеннән туймаган?
 
2009
Йолдызлардан әйләнеп…
 
Җаныңнан иңгән назларда
Эримен дә китәмен.
Аннан ялкынга әйләнеп,
Сине дә ут итәмен.
 
 
Икәүләп барып чумабыз
Дулаган дулкыннарга.
Әле колачлап йөзәбез,
Төшәбез упкыннарга.
 
 
Иңләп-буйлап йөзгәннән соң,
Очып китәбез таңга.
Җирдән югалып торабыз –
Тиз кайтып булмый аңга.
 
 
Кайнар кан озак суына:
Җаннар җанга бәйләнеп,
Җиргә төшәбез, бары тик
Йолдызлардан әйләнеп.
 
2011
Син югында…
 
Син югында гаҗәп авыр миңа –
Эшкә генә киттең югыйсә.
Көтеп җиткералмыйм кайтуыңны,
Сагынуым яшькә төренсә.
 
 
Берүк имин йөр син юлларыңда,
Армый эшлә авыр эшеңдә.
Бары шатлык, бәхет китер миңа,
Сөендереп иртә-кичен дә.
 
 
Өерелеп килсен сөенечләр,
Кайгы-хәсрәт узсын читләтеп.
Саф хисләргә төренеп яшик әле,
Тормыш дәртен тагы да көчәйтеп.
 
 
Син югында гаҗәп авыр миңа –
Шуңа сагынам һәрбер мизгелне.
Көтеп алам һәрчак кочак җәеп –
Кайнарлыгын аның сиздеңме?
 
 
Ике гашыйк җыры өр-яңадан
Туып торсын иде һәр көнне.
Суындырмый саклап тотсын Ходам
Сөю учагында һәркемне.
 
2011
Торсын иде гомер язлардан
 
Татлы җимешем син, дисең дә,
Очкын чәчрәп китә төсеңдә.
Күзләреңдә уйный ялкыннар,
Әйтерсең лә анда янгын бар.
 
 
Кабул итәм сине – ут күзне,
Мине сөеп әйткән мең сүзне.
Җавап бирәм кайнар хисеңә –
Килалмыйсың кайчак исеңә.
 
 
Саф сөюдән туа зур ләззәт,
Тату кирәк аны әз-әзләп.
Китеп барыр юкса мизгелдә –
Ярсу хисләр торыр тезгендә.
 
 
Бәгырь җимешем син, дисең дә
Йөздерәсең кайнар хисеңдә.
Арынасы килми назлардан –
Торсын иде гомер язлардан!
 
2011
Сөю – газап?
* * *
 
Күзләреңне алмый карап тордың
Гаҗәпләнеп калган күзләремә.
Ишетмәдем никтер матур сүзең
Җавап көтеп әйткән сүзләремә.
Әйтелмәгән сүзләр мәгънәләрен
Күреп алдым упкын күзләреңдә –
Назга күмеп, сөеп караганда,
Кирәк түгел икән сүзләрең дә.
 
* * *
 
Бармакларың аша үткән хисең
Кайнарлыгын тойдым һәрвакыт.
Безнең очрашуны, алдан күреп
Әллә Ходай үзе язды микән?
Дигән уйлар килә кайвакыт.
 
 
Бер-береңә үлеп тартылулар
Һәркемдә дә булмый торгандыр.
Матур хисләр шуңа безнең өчен
Алтын сарай корып куйгандыр.
 
* * *
 
Ак күгәрчен кулыңа очып кунды –
Иркәләвен көтеп җаныңның.
Кулларыңнан күчте кочагыңа,
Кайнарлыгын тоеп каныңның.
 
* * *
 
Сөю, сагыш, газап-әрнүләрдән
Юк һаман да китү исәбе.
Бу халәтне татып карамаган –
Эреми торган бер боз кисәге.
 
2014
Берәү әйтте
(Булган хәл)
 
Каршыма килеп басты да,
Карап минем күзләргә:
– Шул матур иренегезне
Мөмкин микән үбәргә?
 
 
Бер генә суырып үпсәм дә,
Түләрмен доллар белән.
Йөз генә булмас, мин сезне
Алдамыйм – алдан бирәм.
 
 
Күзәтәм сезне күптәннән –
Якын килалмый беркем.
Тиздән китәсез икән бит,
Рөхсәт итәрсез, бәлкем.
 
 
Ирегез ничек җибәрде
Курыкмыйча безләрдән?
Сез бит сөю алиһәсе –
Бер хатын юк сезләрдәй.
 
 
Моңарчы күргән булмады
Сезнең кебек ханымны.
Аларның берсе дә, хәтта
Озаклап аралашсак та,
Дөрләтмәде җанымны.
 
 
Үзегез чибәр, үзегез – талант,
Гәүдәгез – кызлар кебек.
Йөрмисез – йөзеп барасыз,
Күлдәге аккош кебек.
 
 
Менә сезгә өч йөз доллар –
Кочып, үбеп алыймчы,
Яшәү дәртем сүнмәсен дип,
Дәрман алып калыймчы.
 
 
Юкмыни? Риза түгелме?
Ирегез бәхетле икән:
Минем кебек чибәр иргә
Шундук отказ бирүчене
Күргән юк иде күптән.
 
 
Ә ирегез әйбәтме соң? –
Кадерегезне беләме?
Сөю хисләренә күмеп,
Назларына төрәме?
 
 
Дәрәҗәгезне белмәсә,
Күңелегезне күрмәсә,
Үзем алып китәрмен.
Бергә яшәп, беркайчан да
Кулларымнан төшермичә,
Бик бәхетле итәрмен.
 
 
Үзем дә бик шат булырмын –
Мин бит ялгыз – тол ир-ат.
Үземә тиңне таба алмыйм,
Булса да миңа чират.
 
 
Ризалык бирсәгез, иркәм,
Бүген үк алып китәм.
Сезнең кебекләр бик сирәк –
Таба алмамын бүтән.
 
 
Йә, ризамы китәргә?
Бергә тормыш итәргә?
Сезнең бөтен теләкләрне
Мин әзермен үтәргә!
 
 
Кызганыч, каршы киләсез –
Ялгызлыкта күп көйдем.
Инде калган гомеремдә
Бәхетле булыр идем.
 
2015, «Васильевский» шифаханәсе
Борчыма
 
Юкка борчыма син мине –
Бер-беребезне югалтканга
Күп еллар үтте инде.
Миндә янган кайнар хисләр,
Гел ут өстәп тормаганга,
Суынды, бетте инде.
 
 
Хисләр яңартасың килеп,
Юлларыма чәчкә сибеп,
Сүзне кабат башлама.
Янә бергә яшәп булмас:
Син дә инде бүтән белән,
Мин дә хәзер башкада.
 
2002
Юллар буйлап китте тик уйлар
 
Тезеп салдым яшьлек фотоларын –
Шул елларга юллар ачылды.
Миңа карап торган таныш йөзләр
Җан тынычлыгымны качырды.
 
 
Сузылса да юллар яшь гомергә,
Алар буйлап китте тик уйлар.
Бар нәрсәгә ышанып йөргән чакта
Безне җилкендергән яшьлек «йорты»,
Еллар узгач, кайтып кералмаслык
Кальга булыр диеп кем уйлар?
 
 
Бер генә сүз әйтсәгезче диеп,
Фотоларга кергән һәрберсенең
Күзләренә багам инәлеп.
Беркем дәшми, бары елмаялар,
Юксынудан күңеле мөлдерәгән
Мине «күргәненә» кинәнеп.
 
 
Яшьлегемдә бергә йөргәннәрнең,
Бергә елап, бергә көлгәннәрнең
Кайберләре төрле сәбәпләрдән
Китеп барды, ташлап дөньяны:
Кемдер бандитлардан үлем алды,
Кемдер Әфганнарда башын салды.
Ә бит әле исән калганнар да
Бер генә дә яшәп туймады.
 
 
Кушылалмый калган яшьлек ярым,
Тормышыма дөрләп кергән парым –
Сез дә юк бит. Инде кайда сез?
Югалттым мин күптән үзегезне,
Таба алмыйм хәтта эзегезне –
Әллә Җирдә, әллә Айда сез.
Эзләсәң дә хәзер файдасыз.
 
 
Сихерләнеп карыйм фотоларга:
Әти-әни, якын туганнарның,
Ахирәт һәм таныш булганнарның
Япь-яшь йөзе калган сурәттә3636
  Рәсемдә, фотода.


[Закрыть]
.
Минеке дә калыр. Ходай кушса,
Мине белгәннәр һәм якыннарым,
Сагынып куйса, карап искә алыр,
Яшьлегенә кайткан сурәттә3737
  Очракта.


[Закрыть]
,
Вакыт җитеп, мине газиз Аллам
Үз янына алган сурәттә.
 
2006
Серле күзләреңне сагындым
 
Бик сагындым әле бу көннәрдә,
Серле күзләреңне сагындым,
Шул күзләрне эзләп бара-бара,
Зур бер ташка килеп абындым.
 
 
Авырттырдым, егылып, аяк-кулны,
Үзәгемә үтеп сызландым,
Үз-үземне жәлләп еладым да
Юлым дәвамына кузгалдым.
 
 
– Һаман саен күккә карап йөрмә,
Җиргә карап бар син кайчакта, –
Дип орыштым шулчак мин үземне,
Файдаланып калып форсаттан.
 
 
Инде җиргә карап китеп бардым –
Йомшак кына килеп «бәрелдем»,
Күтәрелеп баксам, кочак җәеп,
Син торасын икән, кадерлем.
 
Апрель, 2000

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации