Текст книги "Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью"
Автор книги: Тарханова Флёра
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 12 (всего у книги 16 страниц)
Газәлләр
* * *
Язмышым сызган юллардан һаман ялгыз атладым:
Мәңге таяныч булырлык терәгемне тапмадым.
Үтеп бара гомерләрем сәхрәләр, чүлләр аша,
Иреннәр кибеп ярылды – кояш миңа тоташа.
Яндырды да, көйдерде дә шул кояшның нурлары,
Һаман михнәткә чыгарды язмышымның юллары.
Күтәрдем мин ул михнәтне, урталай бөгелсәм дә,
Сиздермәдем башкаларга, сөенсәм, көенсәм дә.
И Гөлчәчкә5252
Гөлчәчкә – Флёраның татарча мәгънәсе.
[Закрыть], бу тормышта ничек авыр булмасын,
Ходай күрсәткән сукмактан барыбер тайпылма син!
2003
* * *
Авыр уйдан арына күр, сөеклем,
Юкса мин теленгән йөрәк кебекмен.
Күзләреңдә ялкын күрсәм, сөеклем,
Сайрап туймас бер былбыл кош кебекмен.
Телләреңнән гөлләр тамса, сөеклем,
Сөеп туймас бер мәгъшука кебекмен.
Кулларыңның назын тойсам, сөеклем,
Синең өчен бик кадерле кебекмен.
Сине тоеп яшәгәндә, сөеклем,
Бәхетленең бәхетлесе кебекмен.
И Гөлчәчкә,
язмышыңа мең рәхмәтләр әйтерлек –
Бары синең өчен яши сөеклең.
2003
* * *
Мин Ходайдан күпме үтендем,
йолдызларны урап мең килдем.
Күз яшемне гөлгә эчердем –
тиңем мине күрми микәнни?
Ничә еллар бөреләнмәгән
гөлем чәчкә атты күзьяштән.
Ә мин, сулып, койдым чәчкәмне –
парсыз йөрүләрдән микәнни?
Юлларыма чыккан күп лә ул,
шашып сөйгәннәр дә сер түгел.
Тик канатым һаман ул түгел –
үз насыйбым килмәс микәнни?
Кай тарафта икән эзләре,
күрмәс булды мәллә күзләре?
Теләкләрем нигә үтәлми –
зарыкканны белми микәнни?
Бәлки әле, ул да парсыздыр,
өлешенә дигән ярсыздыр.
Дөнья буйлап эзләгән яры
мин икәнне белми микәнни?
И Гөлчәчкә, берүк сабыр бул,
сабыр төбе, диләр, саф алтын.
Бәхет ул ярата көткәнне –
син шуны белмисең микәнни?
2003
* * *
Дистәләгән еллар элек башым хәсрәткә тарып,
Җаным үтәли тишелде, өзлексез яшем тамып.
Колагымда – ыңгырашу, күзләремдә – тилмерү.
Хәсрәтем гомерлек булды, йөрәккә уелып калып.
Күкрәк сөтем балам гомерен озайтты тик беразга.
Сулды йөзе, сүнде күзе, бер тәүлек уттай янып.
Кулларымда җанын бирде – күзләрен йомды арып.
Ташлады – китте, башымны тирән кайгыга салып.
Озын керфек, кыйгач кашлар күз алларымнан китми.
Сурәте һаман саклана, күз алмасында калып.
И балам, мине калдырып кайларга киттең, кая?
Илерү кайтты әйләнеп, бәгырьне меңгә ярып.
Бала хәсрәтеннән авыр ни бар җирдә, Гөлчәчкә?
Бу хәсрәтне дә күтәрдең, башкадан гыйбрәт алып.
2003
* * *
Җанкисәгем, син һаман да минем моңлы җырымда,
Йөрәгем – синең кулыңда, күзем – кайтыр юлыңда.
Ак чәчкәләр җыйган идек гашыйклар болыныннан,
Иң матур җыр туган иде яратышу турында.
Күз алдыма киләсең дә, тетрәнә бөтен җаным.
Бер мизгелгә дә югалтмыйм – син һәрвакыт уемда.
Йөгереп килеп чумар идем капкындай кочагыңа,
Рәхәт бер кайнарлык тоям бары синең куйныңда.
Сибелә чәчәк, түгелә җыр мәхәббәт иңгән җирдә.
Сөюнең керсезе туа хис дәрьясы буенда.
Тагын җыр язды Гөлчәчкә, каләмен хискә манып,
Бу җыр янә бер мәдхия илаһи көч турында.
2003
* * *
Суга иелгән талларга былбыл килеп кунамы –
Тал – былбылсыз, былбыл талсыз бу дөньяда буламы?
Каен белән чагыштырма сылу кызның гәүдәсен –
Төз үскән матур кәүсәнең хәрәкәте буламы?
Зарыгып көтмәсәң, килми очрашуның рәхәте –
Чәчкә аткан роза гөле чәнечкесез буламы?
Сөйгәнем белән айрылу сызлавына түзәмен –
Мәхәббәттә түзми янган берәр гашыйк буламы?
Йөрәгемнең яралары син карауга җөй булды –
Сөеп туймаган карашлар бер сихәтсез буламы?
Җимерелгән диварларның шәүләсе төшмәс җиргә –
Күңелдән киткән ярларның шәүләләре буламы?
И Гөлчәчкә, ташкын хистән күңелләрең туламы –
Синең дә челтер чишмәңдә су кипкән чак буламы?
2003
* * *
Чын сөюне татымаган, мәхәббәттән шашынмаган
кеше дә була икән.
Кызык: андый адәмнәрнең күңелләре,
йөрәкләре ни белән тула микән?
Зур сынаулар алып килгән,
хәсрәтләргә күмеп йөрткән
үтә авыр көн туганда,
Юатучы, тыны бетсә, үз сулышын сулатучы
кешесе була микән?
Бар дөньясын оныттырып, сөю уты үзәкләрен
өтеп-өтеп алмаса да,
Күзе төшкән, якын иткән җанны уйлап сагынудан
йөзләре сула микән?
Гашыйклар янында йөреп, өзелеп сөюләрен күреп,
көнчелек уты кабынса,
Бөтен җанын-тәнен биреп, үлеп яратасы килеп
кызыгып куя микән?
Мәңгелек гашыйклар булып, һушлардан язарлык итеп
янып сөясе килгәндә,
Көткәннәре акланмаса, кемнәргәдер үпкә тотып
кайнар яшь коя микән?
И Гөлчәчкә, мәхәббәттә яндың, көйдең, хисләреңне
мәңге сулмас гөлгә төрдең –
Күңелләрең, бәгырьләрең сөюнең илаһи көчен
һаман да тоя микән?
2003
* * *
Юклыгыңны белеп яшәү
мең газапның берседер.
Тилмерүләр дәрьясына
бәхет кошы кермидер.
Йөздә елмаю торганга,
авыр дими берсе-бер.
Җанымдагы өермәне
һичбер адәм белмидер.
Мәхәббәттә ут ялкыным
көл итте – кырга сипте.
Хәлкылгыч эштә кайнарлык
акылыма сеңмидер.
Кайнар башлар өзеп куя
тотып алган урыннан.
Хис белән акыл юлында
хисләр алдан йөрмидер.
И Гөлчәчкә! Хисне син дә
буйсындырдың акылга.
Бәлки, шуңа да эргәңә
бәхет кошың килмидер.
2006
* * *
Иреннәрең балдан татлы – мондыйлар сирәк, дидең.
Беркемне дә кагылдырма – үземә кирәк, дидең.
Күзләреңне каймалаган керфегең – тирәк, дидең.
Сыендырма башкаларны – үземә кирәк, дидең.
Күңел дәрьяңда йөзәмен, рәхәттән изрәп, дидең.
Башка беркемне чумдырма – үземә кирәк, дидең.
Тының кайнарлыгы өтә – сызамын көйрәп, дидең.
Телең суты дәрман өсти – миңа шул кирәк, дидең.
Синнән иңгән зур ләззәттән каламын иңрәп, дидең.
Сине беркемгә бирмәмен – үземә кирәк, дидең.
Китәсең, җаныңны калдыр – йөрәгем төргәк, дидең.
Гөлчәчкә, алдана күрмә – үземә кирәк, диген.
2003
Мөрәббәгълар
Янымда башка булса да, алдыма төшкән идең.
Миңа бәйсез тормышыңнан шундук ваз кичкән идең.
Үткәннәрне сагынудан аккан чакта күз яшем,
Син аларны, бергә җыеп, бәлзәм дип эчкән идең.
Эзләремә басып йөрдең – чит-ятка китмә, дидең.
Гел янымда булыр өчен дөньяма күчкән идең.
Беркемгә якын җибәрми, юлымны кискән идең,
Гашыйк итәргә тырышып, котырып үпкән идең.
Асылташларга тиң куеп, сүземне көткән идең.
Сүзләремнән канатланып, күкләргә киткән идең.
Мине шашып сөюеңне җырларыңа күчердең:
«Мин дөньяга сыймый идем, сыйдым кушучка, – дидең, –
Яшь чагымда да бу кадәр үлеп сөймәгән идем,
Син бит өченче фәрештәм иңемдә торган», – дидең…
Инде хәзер чәчләрең чал, йөзеңдә буразналар,
Үтте гомер, калды күмер, янганга эчтән, димен.
* * *
Кемдер сине өзелеп көтмәсә,
Көнгә мең әйләнеп үтмәсә,
Йолдызларга алып китмәсә,
Читкә куеп дөнья хәсрәтен.
Назга күмеп, кочып үпмәсә,
Юлларыңа гөлләр сипмәсә,
Йөрәгендә сөю йөртмәсә,
Мондый яшәүнең ни рәхәте?
* * *
Сөя дип әйтеп буламы – газабында көймәсә,
Бар дөньясын оныттырып сөелмәсә, сөймәсә,
Үзе янып, сөйгән ярын ялкынына төрмәсә? –
Ярата дип әйтеп булмас, бу хисләрне белмәсә.
Батыр дип әйтеп буламы – яу кырында йөрмәсә,
Дошманны юк итәр өчен көрәшләргә кермәсә,
Ябырылган илбасарны җиңмәсә һәм сөрмәсә? –
Кыю диеп әйтеп булмас, бу эшләрне белмәсә.
Даһи дип әйтеп буламы – акыл хисне «төрмәсә»,
Яманлыкны, явызлыкны үткен күзе күрмәсә,
Чын йөзен күрсәтмәс өчен мең төрлегә төрләнсә? –
Бөек диеп әйтеп булмас, эш күрсәтә белмәсә.
* * *
Ап-ак чәчәккә күмелгән алмагачка кундым да
Сандугач булып сайрадым мәхәббәтем турында.
Сөйгән йөрәкләр очраша ике гашыйк юлында –
Тик шул кавышу сәгате бары Ходай кулында.
Көтмәгәндә аерылу кисте куйды юлларны,
Гыйшкым белән очрашуга янә берәр юл бармы,
Күрешүләр насыйп булса, җанга шатлык тулармы? –
Тик шул кавышу сәгате бары Ходай кулында.
Иртә сүтәм, кич тә сүтәм сәгатьнең минутларын,
Һәр мизгел кабыза җанда сары сагыш утларын,
Шул утлар, бәлки, яктыртыр аның килер сукмагын –
Тик шул кавышу сәгате бары Ходай кулында.
* * *
Бәгыремә әрнү-сагыш тулмаса,
Телләреңә яман сүзләр кунмаса,
Төннәремдә яшьле мендәр тормаса –
Кадерленең кадерлесе булырсың.
Әйтер булсаң телеңә ни килгәнне,
Ишәр булсаң мин тилмереп өйгәнне,
Әйләндерсәң яшькә минем көлгәнне –
Сәхрәләрдә калган гөлдәй сулырсың.
2006 – 2008
Мөхәммәсләр
Сине көтеп ала алмый интектем мин,
Төннәремдә мендәр тешләп яшь түктем мин,
Язмышымны бер чорнадым, бер сүттем мин,
Сине йөрткән сукмаклардан йөз үттем мин,
Эзләгәнем табалмадым – ни кызганыч!
Тавышыңны ишетим дип, колак салдым,
Һичбер аваз килмәгәнгә, гаҗиз калдым,
Килер юлларыңны күзләп тәмам талдым,
Керфекләрем янә кайнар яшькә мандым,
Юлың ятмый бу якларга – ни кызганыч!
Бөелеп торган хисләремнән кайчан тулам,
Һаман син дип яшәгәнгә, кибеп сулам,
Синең хактагы уйлардан качмак булам,
Күңелемне башкаларга ачмак булам,
Тик буйсынмый йөрәккәем – ни кызганыч!
Юлларыма киртә булып нигә яттың?
Дөрли-дөрли шашкан утлар нигә яктың?
Бәгыремә нинди уклар киереп аттың?
Җанга салган кармагыңа килеп каптым,
Ычкыналмыйм кармагыңнан – ни кызганыч!
* * *
Милләтеңнең бөеклеген онытма,
Үз җиреңне каплаттырма «болыт»тан,
Сакла аны давыллардан һәм уттан,
Дошманнардан ябырылган мең уктан –
Бары шунда яшәп калыр милләтең.
Мохтаҗларга изгелекләр кыла бел,
Үзеңә кылган яхшылыкны күрә бел,
Күңелеңне шәфкатьлеккә төрә бел,
Азгынлыкны, явызлыкны сөрә бел –
Бары шунда абруй алыр милләтең.
Бисмиллаңны әйтеп башла юл башың,
Һәрвакытта сөю булсын юлдашың.
Башын иеп сәлам бирсен кордашың,
Синең белән горурлансын чордашың –
Бары шунда сине таныр милләтең.
Сөйсәң илне, сөйсәң ата-анаңны,
Истә тотса һәрчак газиз Ватанны,
Тиз танып төзәтсәң ялгыш-хатаңны,
Каршыласаң намус белән һәр таңны –
Бары шунда дан казаныр милләтең.
* * *
Дөньяң онытып үпкән эзләр әле дә яна,
Ни хикмәттер, хис-тойгылар һаман яңа:
Бер-беребезне эзли-көтә күзләр тала,
Ә телләрдән сүзләр түгел, гөлләр тама –
Бу илаһи хистән күпләр мәхрүм кала.
Ничә еллар тыелып килгән хисләр ташты,
Күңел түрендәге хыял чынга ашты,
Бәйгеләрдә чапкан аттай йөрәк шашты,
Санга сукмыйча вакытны һәм дә башны –
Кемнәр шулай сөя микән бездән кала?
* * *
Газаплардан сынып төшкән күпме кеше күрдем мин,
Хәсрәтләрдән агу эчкән күпме кеше күрдем мин,
Изгелек эшләп нур чәчкән күпме кеше күрдем мин,
Бер-берен сөеп яшәгән күпме кеше күрдем мин,
Тик үлемнең барысын да тигезләвен күрдем мин.
Уңганлык белән ялкаулык – һәрвакыт капма-каршы,
Ялкауларның көнчелеге – ямьсез низаглар башы,
Җанын мәче тырнаганга, тамактан үтмәс ашы,
Хөсетлеге куенында тотар һәрчак үч ташы –
Шул ташларның күз чыгарып
баш тишкәнен күрдем мин.
Сакланырга кирәк һәрчак сүзендә тормаганнан,
Күзеңә карап, кадерле кешеңне урлаганнан,
Иң якын дустын барсына бетереп хурлаганнан,
Бернинди әдәп-канунга буйсынып тормаганнан,
Чөнки аларның күзендә җимергеч көч күрдем мин.
2005 –2008
Мөсәддәсләр
Чәчләремне тарап үрдем
ике зур толым итеп.
Алар матурлыгын күрдең –
сокландың, ушың бетеп.
Сөю сөременә төрдең –
сүзләрең торам көтеп:
Буйсынырга әмер бирдең,
карашың белән өтеп.
Давыл булып җанга кердең,
бөтен дөньямны сүтеп.
Йөрәгемә ялкын өрдең –
куз булдым, янып китеп.
И сөйгән яр! Алтын көзне
чәчкә яуган яз иттең.
Сөю тулы чиксез сүзне
күңел бакчама сиптең.
Ут иттең дә ике күзне,
үзең үк көеп киптең.
Бәгырең канатып түздең –
мин сине «күрми» йөрттем.
Гел тибәрдем синең йөзне,
ә үзем көн дә көттем.
Хисләрне хисләргә үрдең,
үз булдың, парың итеп.
Тик язмыш торды ялгыштан,
чикне куя белмәдек.
Күп көннәр үтте алышта –
ни буласын күрмәдек.
Нигәдер гомер агыштан
ялгышларны сөрмәдек.
Җаннар сыкрап айрылышкан –
инде назга төрмәдек.
Ходай язган бу язмыштан
узыйк диеп йөрмәдек.
Йөрәгемә салкын өрдең –
юк булдым, калдың көтеп.
2006
* * *
Аклы күлмәгеңне кидең –
йөзең калды сафланып.
Чәчләреңне тарап үрдең –
әйтерсең лә ак мамык.
Рәнҗемәгез миңа, дидең –
рәнҗерлек эш тапмадык:
Бары тиргәп ала идең,
җаның белән саф калып,
Яна-көя саклап йөрдең
безне балачактан ук,
Шул чагыңны күрер идем,
еллар – күптән аткан ук.
Әтине сөйдең чук итеп –
ансыз ризык капмадың:
Көтә идең, кичләр җитеп,
ачылганын капканың.
Тарткалашсак, тыннар бетеп,
усал сүзләр якмадың.
Чыбык кызса, түзем китеп,
безне һәрчак якладың,
Гаиләңне, гөлләр итеп,
яман күздән сакладың.
Шул чакны кайтарыр идем,
ел – дәвергә очкан ук.
2007
Мөсәббәләр
* * *
Мине күргәч, шашып сөю чире белән
чирләдең:
Урамдагы баганадан хәтта үлеп
көнләдең,
Юллар айрылса да, мине беркемгә дә
бирмәдең,
Һәрчак күз уңында тоттың – истән җуеп
йөрмәдең,
Миңа сүз салган һичкемгә яр итәсең
килмәде.
Мине төргән күк ялкынга беркемне дә
төрмәдең,
Тик бергә чагында үзең матур яши
белмәдең.
Дидең мине күргән саен: «Никадәр
күзләсәм дә,
Синдәйне башка табалмам, шәм тотып
эзләсәм дә,
Сине өзелеп яраттым, җавабын
сизмәсәм дә,
Шулай да мине үз иттең, үзәгең
өзмәсәм дә,
Ләззәт дәрьясында булдым, колачлап
йөзмәсәм дә.
Сине төргән күк ялкынга беркемне дә
төрмәдем,
Үкенәм: бергә чагында матур яши
белмәдем».
Инде күптән «китеп бардың» – йолдызларга
үрләдең,
Башка белән яшәп алдың – рәхәт тормыш
күрмәдең,
Кайчакларда елмайсаң да, моңлы иде
күзләрең,
Синнән кот5353
Кот – җан, бәхет, көч.
[Закрыть] алган адәмне ник яныңнан
сөрмәдең?
Ташлап киткәч, аның бит син төшенә дә
кермәдең…
Мине төргән күк ялкынга беркемне дә
төрмәдең,
Кызганыч: бергә чагында матур яши
белмәдең.
2013
* * *
Күз яшьләрең түгә-түгә
йөрдең минем артымнан.
Хәтта бала өзелеп көттең,
ваз кичеп барчасыннан.
Ходай өмет салгач, бер дә
тормадың син хакыннан:
Анда чаптың, монда чаптың –
эзләп таптың барсын да.
«Тәтием» дип назлап йөрттең,
күмдең хәтта алтынга.
Өметең акланмаса да,
һаман тордың хастында.
«Минем оҗмах, – дидең һәрчак, –
синең табан астында».
Ник хәзер шуны «онытып»,
кирегә сукалыйсың?
Кул белән түгел, әлбәттә,
тел белән суккалыйсың.
Имеш, бүген дөнья башка –
хискә бу киртәме соң?
Мин белгән шашып сөюең
күктәме, җирдәме соң?
Юкса бит утта көюдән
әле дә туктамыйсың.
Бөтен өметең сүнсә дә,
тордың һаман хастында,
«Минем оҗмах, – дидең һәрчак, –
синең табан астында».
2013
* * *
Иңнәргә төшкән бөдрәләр
егет күзен көйдерәләр,
Тулы ирен, туры борын –
баш югалтып сөйдерәләр.
Затлы нәсел, горур буй-сын –
затлы сүзләр өйдерәләр,
Йөзеп барган йөрешләрем
туктап сәлам бирдерәләр.
Тоткарланмыйм дигән чакта
кулдан тотып өлгерәләр.
Кызарталар йөзләремне,
ялкыннарга төрдерәләр:
«Аһ»лар итеп мактый-мактый,
йолдызларга менгерәләр.
Өтеп алган карашымнан
бик күпләрнең китте аңы,
Үлеп гашыйк егетләрнең
истән чыкты инде саны,
Тик язмышка яздырырлык
парымны көтәсе тагы.
Каршы барыйм мәллә дисәм,
юлларымда – тәртип тавы.
Урап үтмәк булам аны –
тотып тора әдәп сагы.
Кызарталар йөзләремне,
ялкыннарга төрдерәләр.
Ә үзләре, мактый-мактый,
йолдызларга менгерәләр.
2006
Мөсәммәннәр
* * *
Тормыш куйган сорауларга
юньле җавап тапмадым,
Гаҗизлектән йөрәгемне
мең җәрәхәт каплады.
Михнәтләр тулы дөньяга
берьялгызым атладым,
Йөрәгем җәрәхәтенә
һичбер дәва тапмадым.
Син генә дип, чит-ятларга
хәтта керфек какмадым,
Ә син, моңа ышанмыйча,
миңа ачу сакладың.
Ничә еллар бары сиңа
күңелемне багладым,
Тик синең пар түгеллекне,
кызганыч, соң аңладым.
Ачу тулы күзләреңне
куе томан каплады –
Көнләшүдән яуган сүзләр
күңелемә ятмады.
Мәшәкатьле бу дөньяга
синнән башка атладым,
Тик шулай да йөрәгемнән
сине алып атмадым.
Читләшсәм дә, мин бит сине
беркайчан да сатмадым.
Кайда йөрсәм дә, һәрвакыт
ышанычың акладым…
Ничә еллар бары сиңа
күңелемне багладым,
Тик синең пар түгеллекне,
кызганыч, соң аңладым.
2003
* * *
Хатларыңда яздың:
«Син булмагач, киптем:
гел сагышта бит мин.
Җаным сыкравыннан
ничек качып китим?
Синнән башка хәзер
читлектәге кош мин –
Бәргәләнәм һаман –
ничек сабыр итим?
Нишләттең син мине –
исәрләнәм бит мин.
Төнем көнгә күчте –
ничек дөнья көтим?
Саклыйм назларымны,
башкаларга түкмим.
Кушыйк язмышларны –
синсез бетәм бит мин!
Кояш йөзләреңне
күрми күрәм бит мин.
Очып йөрүләрең
күз алдымнан китми.
Кодрәтлем син минем,
Алиһәгә тиңем,
Тотма ут эчендә –
көеп үләм бит мин.
Гомер йомгагымны
тагын күпме сүтим? –
Кайт дип әйтүеңне
мең ел көтәм бит мин.
Саклыйм назларымны,
башкаларга түкмим.
Кушыйк язмышларны –
синсез бетәм бит мин!»
2003
* * *
«Сөя алырсыңмы мине? –
ярым итеп сайладым.
Өеп-өеп бирәм сиңа
хисләремнең кайнарын.
Хыянәтләргә юл куйма –
күтәралмам ул йөкне.
Хурлыгы җанымны сытар
һәм юк итәр аннары.
Миннән башка беркемгә дә
елмаеплар карама,
Юкса көнләшү зәхмәте
гел агулар каннарны», –
Дидең миңа, рияланмый,
бары турысын ярып…
Тик таллары сынып төште
икәү басып сайрарлык.
«Гайрәтле ир булсам да мин,
чыдамам кимсенүгә.
Барын да хәзер үк белим,
йөрмәс өчен алданып.
Сине иркәләп йоклатсам,
һәр таң атар алланып.
Чиксез рәхәттә яшәрбез –
тормыш китәр җайланып.
Шартларыма күнәр булсаң,
китик атлап бер эздән.
Риза бул – җанымны терелт,
йөрмә инде сайланып», –
Дидең миңа, рияланмый,
бары турысын ярып…
Тик таллары сынып төште
икәү басып сайрарлык.
2006
Мөстәзадлар
Күл камышыдай төз егет
бүлде барыр юлымны –
Исем китмәгән иде.
Үземнән җибәрмим, диеп
тотып алды кулымны –
Арттан йөртмәгән идем.
Күземә карады сөеп,
алмыйм хәтта тынымны –
Сүнеп бетмәгән идем.
Йөрәккә ут якты өеп,
күреп нәфис сынымны –
Җанга кертмәгән идем.
Хәзер, саф сөюен белеп,
үзем алмыйм кулымны –
Моны көтмәгән идем.
Сагынудан яшем коеп,
уйларыма уелдым –
Ул да өзелеп көтәдер.
Мине юксынуын тоеп,
яннарына җыендым –
Сөю уты өтәдер.
Утлы хисләреннән көеп,
кочагына сыендым –
Җаны эреп китәдер.
Мәхәббәт баскычы куеп,
йолдызларга орындым –
Буем һәрчак җитәдер.
Ялгыз йөрүләрдән туеп,
назларында коендым –
Гомер бик тиз үтәдер.
* * *
Йөрәгемнең иң түренә
салдым сөю хисеңне –
Яшердем нык тирәнгә.
Хисеңнең якты җиренә
яздым синең исемне,
Мине өзелеп сөйгәнгә.
Мендем мәхәббәт үренә,
алып синең төсеңне –
Синсез янып көйгәнгә.
Анда синең йөз күренә –
сыный минем көчемне,
Түзәрме дип бу хәлгә.
Салдың сагышлар чиренә
хисеңә тиң җисемне,
Тилмерсен дип бер мәлгә.
Айрылар иленә бардың,
югалттың көючеңне –
Чит дөньяга кергәнгә.
Үзең гел зәхмәткә тардың,
җуеп дәрман-көчеңне –
Юкны бушка төргәнгә.
Яшәүдән ни рәхәт алдың,
санлап тик үз ишеңне? –
Уйны баштан сөргәнгә.
Ялгыш юлдан атлап ардың –
моңа бар да төшенде,
Хәлсез калып йөргәнгә.
Ялгызлар җирендә калдың –
өн итәсең төшемне,
Бары шунда күргәнгә.
2006
Тәрҗибәнд
И җаным! Сиңа багышлап
язам бу сүзләремне –
Исән булсаң укыр идең
чылатып күзләреңне.
Көтмәгәндә китеп бардың –
каралттың көзләремне,
Сине югалту хәсрәте
саргайтты йөзләремне.
Күргән саен кочып алып,
күмдең кайнар назларга,
Моннан гайре ишеталмам
иркәләү сүзләреңне.
Аеры йөреп сагыныштык –
юллар гел кисешмәде,
Кисешкән чакта һәрвакыт
эзләдең күзләремне.
Өзелеп-өзелеп сорар идең:
«Син мине эзләдеңме?» –
Белә идем гомер буе
үзәгең өзгәнемне.
Күзәттең яшертен генә
баскычлар тезгәнемне,
Баскычлардан менгән чакта
калган чук эзләремне.
Күрә идең бит үзең дә
боларны сизгәнемне.
Сизгәнемә кыенсынып,
теш кысып түзгәнеңне…
Син бакыйга киткән көннән
бернәрсә дә көтмимен,
Янымда үзең булмагач,
берни өмет итмимен.
И җаным! Юксынуымны
сиздерә алсам иде,
Бакыйдан терелеп кайтып,
фанида калсаң иде.
Беренче күрешкән кебек,
яңабаштан җан атып,
Яулар өчен йөрәгемнең
ишеген каксаң иде.
Ачып кертсәм сине анда,
рәнҗетмәсеңне белеп,
Тирән җәрәхәтләренә
дәвалар япсаң иде.
Беребез өчен беребез
яшәгән чактагы күк,
Яшь баладай сөеп, мине
күтәреп алсаң иде.
Күкрәгеңә кыса-кыса,
җан җылысына төреп,
Кулларыңнан төшермичә,
үбеп йоклатсаң иде.
Элеккечә янып-көеп,
и бәләкәчем, диеп,
Бары тик назларың белән
күңелгә ятсаң иде.
Бөтен зәхмәттән арынып,
инде борчуга тарымый,
Исән-сау килеш күрешү
юлларын тапсаң иде…
Шулай да син «киткән» көннән
бернәрсә дә көтмимен.
Үзең янымда булмагач,
берни өмет итмимен.
2006
Кыйтгалар
Күрәм кайчак шундый адәмнәрне:
Буй-сыны да, йөз дә килешле.
Әмма үзе – хайван,
әдәп керми калган.
Эче белән тышы килешми:
Әйтерсең ул – бер хат,
бизәк төшереп язган,
Ләкин эчтәлеге
үтә дә бер ялган.
* * *
И бичара! Күпме чаптың
байлык арты байлык куып.
Алтын белән көмеш сиңа
гомер бакый булды богау.
Тормышың кордың, мактанып,
шул байлыгың белән бизәп,
Бала үстерәсең килде
бары картайгачтын кисәк,
Тик булмады: китте рәтең,
чәчләрең күптән агарды,
Ата-анаң, онык күрми,
дөньялыктан китеп барды.
Кемгә кала бу байлыгың?
Җавап көтә шушы сорау.
* * *
Туган чакта бар кеше дә тигез була,
Белем белән сәләт безгә соңрак тула.
Нәселнең нинди булуы әүвәл башта мөһим түгел:
Акылы һәм зирәклеге иң беренче чутта тора.
Элеп куелган кылыч та саф алтыннан арзан була;
Көрәшкә «керсә», бәясе бар нәрсәдән кыйммәт тора.
* * *
Сүз – бәһасез. Кычытып торса да телең,
Кирәксез сүз сөйләгәнче, дәшмәвең мең кат яхшы.
Тыңлап кына утыручы, әйләнә дә зирәк затка,
Акылы белән аера: кемнәр – керсез, кем – шакшы.
Теләсә ни сөйләнгәнгә тоттыра күрмә ташны,
Уйламый бәреп тишәчәк йә күкрәкне, йә башны.
2006
Афоризмнар
* * *
Яраткан кешең җанына
Кадак кагасың икән,
Гафу сорасаң мең кабат
Аңардан, хәтта күктән,
Җанында аның барыбер
Кадакның эзе кала:
Һәм бу эз акаеп торыр
Үкенү сала-сала.
* * *
Этлек иңгән яман сүзне
Кертмә син колагыңа.
Чөнки аларның һәрберсе
Шом салып тора гына.
Күзгә карап аңлашмыйча,
Кешегә гаеп якма.
Көнчеләр сүзеннән берүк
Үзеңне дә нык сакла!
* * *
Яхшы кеше үз гөнаһын онытмый,
Истә тотмый эшләгән игелеген.
Ә явыз зат, гөнаһларын онытып,
Яхшылык иткән чагын күздә тотып,
Күрсәтергә нык тырыша кемлеген.
* * *
Гомер озын – мөлдерәмә тулы булса,
Янәшәңдә ышанычлы кешең торса.
Үлчәнмәсен гомер гел вакыт илә,
Исәпләнсен бары хак гамәл белән.
* * *
Мәрхәмәт, ихтирам белән
Бөеклеккә җитәсең.
Нәфрәт, үч белән эш итсәң,
Җәһәннәмгә китәсең.
* * *
Һәрбер кешедә буладыр
Яшьлекнең тик өч төре:
Тән, йөрәк, акыл яшьлеге –
Алар кайталмый кире.
Кызганыч, никтер бу өч төр
Туры килми – ач серен.
Янәшәдә торсалар да,
Сөендерми бер-берен.
* * *
Чын хакыйкый милләт рухы
Киемнән генә тормый:
Шул халыкның бар асылын
Милли рухына чорный.
* * *
Аңлы кеше чир, дошманын
Сизүгә бетерәчәк.
Сәламәт, көчле булса да,
Алар, аны яулап алса,
Һичшиксез үтерәчәк.
* * *
Сагыш кичермәгән йөрәк
Салкын булып калачак.
Аннан хәтта үз күңленә
Бозлы яңгыр явачак.
* * *
Язучы яза башласа,
Җитез җил кебек уйлый.
Каләмен тиз йөгерткәнгә,
Артыннан җитеп булмый.
* * *
Көнчелектән кеше нык картая,
Үпкә тотса, чирләр бөтереп ала,
Явызлыктан исә баш эшләми,
Ә сөюдән бар да япь-яшь кала!
* * *
Сөйгәнеңнең бер сүзе дә хәтта
Бар табибтан шәбрәк дәвалый.
Тик ул әйткән бары бер ялган сүз,
Йөрәгеңне телеп-телеп алып,
Бетереп ату ягын чамалый.
* * *
Үчләшүдән, кара көнчелектән
Томаланыр баш та, күзегез дә –
Этлек иңәр әйткән сүзегезгә.
Шул вәхшилек, бумеранг булып,
Кире кайтыр бары үзегезгә.
* * *
Кеше рәнҗетмәгез уйламыйча –
Ходай үзе бирер җәзасын.
Шул рәнҗештән туган күз яшьләре
Күрсәтәчәк үзенең казасын.
* * *
Бөкрәйтер дә куяр төрле яклап,
Үз-үзеңне тота белмәсәң.
Йөрәгендә сине йөрткән җанны
Әрнүләрдән саклап йөрмәсәң.
* * *
Телең сүз әйтәсе килсә,
Башың уйласын әүвәл.
Бары шунда гына туар
Яхшылык чәчкән гамәл.
* * *
Телең синең – арыслан:
Тыелып калсаң саклар,
Төкрек чәчеп гайбәт сатсаң,
Сине өзгәләп ташлар.
* * *
«Этлек аласың килмәсә,
Эшләмә син яхшылык»
дигән сүзләр дөрес, ахры:
Күпме генә ярдәмләшмә,
Кылган бөтен игелегең
Кайта үзеңә таш булып.
* * *
Гамьсезләрнең баш эшләми –
Акыл кыска, күңел тар.
Ярый әле кайбер чакта
Рәхмәтле булганы бар.
Кызганыч, андыйлар сирәк –
Аз булуы бик сәер.
Дус булып сырпаланса да,
Кара эчле бәндәләрне
Якын китермәү хәер.
* * *
Рәнҗетү, ялган, хыянәт
Сиңа бәхет китермәс.
Соңрак килгән үкенүләр,
Ничек кенә тырышсаң да,
Күпләп җыйган гөнаһыңнан
Арындырып бетермәс.
* * *
Зур көчкә ия булмаса,
Гаделлек китеп бара.
Шулчак кеше тормышында
Зәхмәт канат чыгара.
2015 – 2016
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.