Электронная библиотека » Тарханова Флёра » » онлайн чтение - страница 14


  • Текст добавлен: 27 мая 2022, 07:17


Автор книги: Тарханова Флёра


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 14 (всего у книги 16 страниц)

Шрифт:
- 100% +
Туган көн9191
  Резеда Ахиярова, Мөхтәр Минһаҗев музыкалары.


[Закрыть]
 
Иртә таңнан балкып янган кояш
Бөркеп нурын моңсу йөзеңә,
Җаннарыңда гөлләр арттырсын да
Назлар салсын упкын күзеңә.
 
 
     Кушымта:
     Туган көнең бүген, туган көнең –
     Ел буена көткән көн бит ул.
     Күңелләрең ташып тулган көнең,
     Бәхет салып киткән көн бит ул.
 
 
Изгелекнең барын бергә җыеп,
Алларыңа килеп түгелим.
Саф мәхәббәт, чиксез матур язмыш
Теләр идем сиңа бүген мин.
 
 
     Кушымта.
 
 
Күзең сузган нурлар буйлап кына
Сиңа очып килеп җитәрмен,
Бәйрәм көндә баскан эзләреңә
Гөл-чәчкәләр сибеп китәрмен.
 
 
     Кушымта:
     Туган көнең бүген, туган көнең –
     Ел буена көткән көн бит ул.
     Күңелләрең ташып тулган көнең,
Бәхет салып киткән көн бит ул.
 
Тыңла йөрәк тибешен9292
  Габдерәзак Мингалиев, Раиф Ситдиков музыкалары.


[Закрыть]
 
Сагындым, үлеп сагындым
Диясем килә сиңа,
Сөю тулы назларымны
Бирәсем килә сиңа.
 
 
     Кушымта:
     Ышанмасаң, тыңла менә
     Йөрәгемнең тибешен,
     Син генә дип, яннарыңа
     Очып кайтып килешем.
 
 
Минутына мең мәртәбә
Күрәсем килә сине,
Ялкын тулы хисләремә
Төрәсем килә сине.
 
 
     Кушымта.
 
 
Керфек очларыңа кадәр
Сөеп үбәр идем мин,
Әле дә син бар, ялгызлыкта
Сулып үләр идем мин.
 
 
     Кушымта.
 
2001
Китмә әле!9393
  Муса Маликов музыкасы.


[Закрыть]
 
Китмә әле, китмә яннарымнан,
Күзләреңнән үбим, кил әле,
Ташла да шул авыр уйларыңны –
Рәхәтләнеп елмай, көл әле.
 
 
     Кушымта:
     Башларымны сагышларга салма,
     Юкса җанга урын табалмыйм,
     Кайтыр көннәреңне саный-саный,
     Гомерләрне узып барам мин.
 
 
Китмә әле, китмә яннарымнан –
Синсез әллә җиңел дисеңме?
Аерылышу белән сыный-сыный,
Рәнҗетмә син кайнар хисемне.
 
 
     Кушымта.
 
 
Китмә әле, китмә яннарымнан,
Сагынулар җанга үтәләр,
Дәрьясына салып ялгызлыкның,
Нигә тилмертәсең бу кадәр?
 
 
     Кушымта.
 
2003
Исхакый9494
  Луиза Батыр-Болгари музыкасы.


[Закрыть]
 
Халкын сөю хисе Исхакыйга
Килгәндер җир, туган тел аша.
Язмышы да аның, төрле яклап,
Халкы язмышына тоташа.
 
 
     Кушымта:
     Юлларына киртә корсалар да,
     Барыбер кайтты Гаяз Исхакый.
     «Милләт» дигән тирән ярасыннан
     Әле дә булса сыкрап моң саркый.
 
 
Һичбер кайчан сүнеп сүрелмәгән,
Ялкын булып очкын чәчкән ул.
Дошманнарын гел иярдә тоткан
Бары каләм кыскан нәфис кул.
 
 
     Кушымта.
 
 
Көрәшләргә, давылларга кергән
Яулар өчен бәйсез дәүләтен.
Чит туфрактан рухы күтәрелеп,
Көтә аның килер сәгатен.
 
 
     Кушымта.
 
2003
Булдым инде таңда бер Чулпан9595
  Флёра Тарханова музыкасы.


[Закрыть]
 
Таң аттырдым зарыгып, телемнән
Әйтеләсе сүзләрем тамды.
Төн буена бөтен галәмнән
Сине эзләп, күзләрем талды.
 
 
     Кушымта:
     Ничә еллар әрнидер бу җан,
     Булдым инде таңда бер Чулпан.
     Миңа кушылып сыкрый бар Җиһан –
     Ничә еллар әрнидер бу җан.
 
 
Өзгәләнгән күңел тулышты,
Сагышыма хисләр булышты,
Уйлар сиңа юл алу белән,
Күз яшьләре каплый сулышны.
 
 
     Кушымта.
 
 
Таң аттырдым – керфек чыланган,
Әйткән сүзем барып җитмәде.
Инде телдән алып ташладым,
Ә йөрәктән барыбер китмәдең.
 
 
     Кушымта.
 
2003
Кичә генә…9696
  Рамил Миндияр музыкасы.


[Закрыть]

Актриса Фирдәвес Хәйруллина истәлегенә


 
Гомер буе сине, якын күреп,
Мин бер фәрештәгә тиңләдем.
Кичә генә «Хуш!» дип китүеңне
Соңгысыдыр диеп белмәдем.
 
 
     Кушымта:
     Әле кичә генә көлә-көлә
     Кайтып киттең бит син югыйсә.
     Ә бүгеннән сине суырып алган
     Кабер өсләреңдә гөл үсә.
 
 
Тырышсам да, тыя алмыйм яшьне –
Уйларымнан калам чарасыз.
Йөзләремә ятты буразналар –
Сагынуым чиксез, чамасыз.
 
 
     Кушымта.
 
 
Тәүге тапкыр күргән көннән сине
Мин бер фәрештәгә тиңләдем.
Кичә генә «Хуш!» дип китүеңне
Мәңгелеккә диеп белмәдем.
 
 
     Кушымта.
 
2003
Хуш, көллият!9797
  Роза Мөхетдинова музыкасы.


[Закрыть]

Арча педагогия көллиятенә


 
Әле кайчан гына тәүге тапкыр
Ачып кердек синең ишегең.
Бүген исә саубуллашу көне –
Күзендә яшь һәрбер кешенең.
 
 
     Кушымта:
     Хуш, көллият! Бәлки әле, безне
     Онытмыйча искә алырсың.
     Ә син безнең йөрәк түребездә
     Гүзәл мизгел булып калырсың,
     Бер могҗиза булып калырсың.
 
 
Узып китте матур бер төш кебек
Укып йөргән студент еллары.
Язмышларга инде сукмак ярды
Йөгереп үткән яшьлек юллары.
 
 
     Кушымта.
 
 
Шул сукмактан сагынып сиңа килгәч,
Безнең күңел янә сафланыр.
Һәр бүлмәңдә, бер истәлек булып,
Эзләребез мәңге сакланыр!
Без көлешкән, без сөйләшкән тавыш
Кайтавазлар булып сакланыр!
 
 
     Кушымта.
 
2005
Без – татарлар!9898
  Лидия Әхмәтова музыкасы.


[Закрыть]
 
Батырлыгы белән таң калдырган
Татарлар без – горур татарлар,
Килер көнгә илтер юлыбызны
Гел яктыртып атар ал таңнар.
 
 
     Кушымта:
     Без – татарлар, мәңгелеккә
     Татар булып калырбыз:
     Чал тарихның һәр битенә
     Тамган безнең каныбыз.
 
 
Имин тормыш өчен багышларбыз
Бары дуслык биргән гайрәтне,
Төрле милләт халкы белән бергә
Ныгытырбыз илне, дәүләтне.
 
 
     Кушымта.
 
 
Идел-Чулман буйлап искән җилләр
Алга барыр өчен көч бирер,
Күңелдәге изге ниятләрне
Бар халыкка илтеп җиткерер.
 
 
     Кушымта.
 
2005
Борынгыдан килә Казаным!9999
  Резеда Ахиярова музыкасы.


[Закрыть]

Казанның 1000 еллыгына


 
Урамнарын гөлбакчага күмеп,
Көн-сәгатьләп үсә таш кала.
Татар йөрәгендә кайнап торган
Шәһри Казан дигән баш кала.
 
 
Ун гасырга киткән тарихыннан –
Борынгыдан килә Казаным,
Тирән эзен салып катламнарга
Ябырылган бәла-казаның.
 
 
Зур яуларга каршы чыкты Казан –
Тузгып калды ханнар тәхете.
Бүген исә яраларга дәва
Кол Шәрифнең изге мәчете.
 
 
Бөеклеген раслый Ак каламның
Үзәгендә торган Ак Кирмән.
Бар дөньяга танытып мең яшьлеген,
Алтын тамга килде хак җирдән.
 
 
Җиһаннарга ашкан кодрәте бар,
Шөһрәте бар мәгърур Казанның.
Дәверләрдән күчкән милли рухы
Хезмәтендә чагыла татарның,
Хөрмәтендә чагыла татарның.
 
2005
Сәламәтлек телим мин сиңа100100
  Резеда Ахиярова, Луиза Батыр-Болгари, Илдар Низамов, Илназ Бах музыкалары.


[Закрыть]
 
Бу дөньяда яшәү гаҗәп авыр –
Борчулары йөри мең килеп,
Ә бәхетне саулык кына бирә –
Сәламәтлек килсен иң элек.
 
 
     Кушымта:
     Бәгырьләрне телгән борчулардан
     Көчлеләр дә кайчак бер сына,
     Бирешмичә янып яшәр өчен
     Сәламәтлек телим мин сиңа.
 
 
Байлыгы да читтә өелеп кала,
Дәрман биргән саулык булмаса,
Сөю уты чәчеп, йөрәгеңдә
Дөрләп янган учак тормаса.
 
 
     Кушымта.
 
 
Кадерен белми җуйсаң саулыгыңны,
Мең тарафка эзләп чабарсың,
Хәлсез калып, өметең сүнгән чакта,
Бу җырымнан шифа табарсың.
 
 
     Кушымта.
 
2005–2015
Сандугачлар мине юата101101
  Рамил Миндияр музыкасы.


[Закрыть]
 
Синсез генә хәзер кояш бата,
Синән башка гына таң ата.
Сандугачлар җыры – җанга дәва:
Сине генә сөйде,
Бары син дип көйде,
Дия-дия мине юата.
 
 
Җәйләр үтте, көзләр, кышлар китте,
Инде кабат кердем язларга.
Сандугачлар бәгырьләрне телә:
Кайта алмый аннан,
Өмет итмә һаман –
Килмәс инде, күммәс назларга.
 
 
Хәсрәт калды, үкенечләр калды,
Әйтер сүзләр калды телләрдә.
Сандугачлар җыры сагыш өсти:
Искә төшереп ярым,
Кайтаралар тагын
Без бәхетле булган көннәргә.
 
2006
Илле яшь102102
  Габдерәзак Мингалиев музыкасы.


[Закрыть]
 
Илле бит инде дип уфтанма әле,
Илледә дә чәчәк аталар:
Мәхәббәтең янәшәңдә йөрсә,
Яшьлекләр дә кире кайталар.
 
 
Унсигезең булган чактагы күк,
Очып кына килә йөрисе,
Сөйгәнеңнең сихри күзләреннән
Җан рәхәте килә эзлисе.
 
 
Аның әйткән һәрбер җылы сүзе
Күңелеңдә назлар уята.
Яратышып кына торырсың күк,
Дөнья мәшәкате булмаса.
 
 
Бел, дускаем, һәркем бу бәхетне
Кабул итәр иде бик теләп.
Илле яшь дип уфтанма син башка –
Илледә дә әле без кирәк!
Мәхәббәткә һаман без кирәк!
 
1997
Кояшың яктырак яначак103103
  Резеда Ахиярова, Чулпан Зиннәтуллина, Габдерәзак Мингалиев музыкалары.


[Закрыть]
 
Чалт аяз күгеңне бер мәлдә
Болытлар капласа кинәттән,
Кояшым сүнде дип борчылма,
Сызма да син аны йөрәктән.
 
 
Болытлы көннәрең китергән
Әрнүләр еракта калачак,
Кояшың тагын да яктырак
Яначак, яначак, яначак.
 
 
Яшәүнең мәгънәсе калмады,
Өметем өзелде димә син;
Шатлыклар читләтеп үтә дип,
Беркайчан уфтанма, көймә син.
 
 
Бәхетләр бер китеп торса да,
Килә ул уратып яңадан,
Сөюгә һәйкәлләр куючы
Саф хисләр җыр булып яңара.
 
 
Болытлы көннәрең китергән
Әрнүләр еракта калачак;
Кояшың тагын да яктырак
Яначак, яначак, яначак.
 
2001
Истанбул гөлләре104104
  Габдерәзак Мингалиев музыкасы.


[Закрыть]
 
Бүләк итеп син китергән гөлләр
Әле һаман балкый вазамда.
Истанбулда тамыр җәйсәләр дә,
Хуш ис бөрки хәзер Казанга.
 
 
     Кушымта:
     Каршы алды, озатып калды
     Истанбул гөлләре.
     Гомерлек сагышка салды
     Истанбул көннәре.
 
 
Әллә инде матур гөлләреңә
Хисеңне дә кушып бирдеңме,
Күзе төшкән саен, түзә алмый
Мине сагынып куйсын дидеңме?
 
 
     Кушымта.
 
 
Керәмен дә гөлләр дөньясына,
Әкияттә сыман йөримен.
Насыйп булып, Истанбулны кабат
Күрсәң иде диеп телимен.
 
 
     Кушымта.
 
2003
Синнән башка105105
  Роза Мөхетдинова музыкасы.


[Закрыть]
 
Синнән башка үлеп китәрмен дә
Дөрләп януымнан туктармын,
Сиңа дигән иң кадерле сүзне
Әйтми калырмын дип куркам мин.
 
 
Мин «киткәндә» әгәр яннарымда
Син булмасаң, ничек чыдармын?
Күрә алмый калдым дип, «тегеннән»
Сине эзләп сәфәр чыгармын.
 
 
Очып керермен дә тәрәзәңнән,
Бер күбәләк булып кунармын,
Таныдыңмы инде дигән кебек,
Күзләреңә карап торырмын.
 
 
Нидер әйтмәк булып талпынырмын,
Тилмерерсең мине аңламый.
Мин бу, мин бу… диеп, канат җилпеп,
Чәчләреңнән сөеп назлармын.
 
 
Аның мин икәнен төшенмичә,
Куа күрмә җылы өеңнән.
Башка күралмассың сагынсаң да,
Өзелеп чакырсаң да, мин килмәм.
 
2003
Яшьлегем сукмаклары106106
  Габдерәзак Мингалиев музыкасы.


[Закрыть]
 
Сызылып аткан алсу таң нурлары
Иңнәремнән сөеп үстерде.
Чишмәләрнең балдан татлы суы
Янып яшәр өчен көч бирде.
 
 
     Кушымта:
     Сагындырды Апаз107107
  Арча районындагы авыл исеме.


[Закрыть]
яклары –
     Юлга дәште сагыну-сагышым.
     Яшьлек эзе калган сукмаклардан
     Йөгерә-йөгерә кайтып барышым.
 
 
Читтә йөргән газиз балаларың
Моңнарыңны алып киттеләр.
Шул моңнарга күчкән исемеңне
Мәңге онытылмаслык иттеләр.
 
 
     Кушымта.
 
 
Чишмә буендагы бөдрә талга
Балачагым калды бәйләнеп.
Шул елларга үтеп булмасмы дип,
Җәйләр саен кайтам әйләнеп.
 
 
     Кушымта.
 
2004
Нурлатым108108
  Габдерәзак Мингалиев музыкасы.


[Закрыть]
 
Юксынудан күңел тулган беркөн
Җаным тарткан якка юл ятты.
Хатирәләр буйлап, уйлар-уйлап,
Кайтып барам сагынып Нурлатны.
 
 
     Кушымта:
     Тирә-күршеләрне сокландырып,
     Гүзәл шәһәр булдың, Нурлатым.
     Безне йөрткән һәрбер сукмагыңа
     Һәрчак балкып торган нур яптың.
 
 
Шуңа күрә бүген гаҗәп якты
Юллар гына түгел, җаннар да.
Халкың куйган тырыш хезмәт аша
Даның китте әллә кайларга.
 
 
     Кушымта.
 
 
Бәйгеләрдә очкан аргамаклар –
Горурлыгы Нурлат җиренең.
Син бит әле тарихларда калган
Бер канаты Болгар иленең.
 
 
     Кушымта.
 
 
Юксынудан күңел тулган беркөн
Җаным тарткан якка юл ятты.
Хатирәләр буйлап, уйлар уйлап,
Кайтып киләм сагынып Нурлатны.
 
 
     Кушымта:
     Бар халкыңны чиксез сокландырып,
     Гүзәл шәһәр булдың, Нурлатым.
     Без йөрисе барлык урамнарга
     Балкып торган якты нур яптың.
 
2004
Бер кичтә109109
  Марсель Иванов музыкасы.


[Закрыть]
 
Яратудан башлап киттең сүзең,
Күңелеңдә әллә яз микән,
Мөлдерәпләр тулган карашыңда
Сагыш иде микән, наз микән?
 
 
Шул карашны йөрәгемә салдым –
Торсын әле миңа көч биреп,
Үлем тырнагыннан йолып калган
Күптән күргән серле төш кебек.
 
 
Ул серле төш мине күпме еллар
Яман күздән саклап яшәтте,
Инде менә бу тылсымлы мизгел
Әллә ничә елга яшәртте.
 
 
Мин бит һаман саклыйм йөрәгемдә
Сиңа гына дигән тәхетне –
Синнән бүтән һичбер кеше миңа
Бирә алмас кебек бәхетне.
 
2004
Ташлап китмә, Сөембикәм!110110
  Мөстәдим Гыйлаҗев музыкасы.


[Закрыть]

Казанның 1000 еллыгына


 
Казансуда дулкын ярып,
Ерак илгә көймә китә.
Шул көймәдә угылы белән
Әсирлектә Сөембикә.
 
 
     Кушымта:
     Йөрәгендә ут янса да,
     Күз яшьләре инде кипкән.
     Сафагәрәй рухы шулчак
     Ялварадыр кебек күктән:
     «Ташлап китмә, Сөембикәм!
 
 
Дәүләтеңдә татар ханы
Тәхет тотмас инде бүтән:
Бәйсезлеге китә илнең
Синең белән, Сөембикәм».
 
 
     Кушымта.
 
 
Зар елашып озатып калган
Казан халкы шәфкать көтә.
Син аларга соңгы тапкыр
Борылып кара, Сөембикә.
Чит-ятларга бирәсез дип,
Рәнҗеп китмә, Сөембикә!
 
 
     Кушымта.
 
2005
Төзәлмәс яра111111
  Зөһрә Сәхәбиева музыкасы.


[Закрыть]
 
Гомер үткән саен ныграк көям
Югалтканга җәүһәр ташымны.
Килеп бер төн, аны урлап китте,
Хәсрәтләргә салып башымны.
 
 
Күзләремдә калган сурәткәе
Кан саркыта тирән ярадан,
Саклап кына тотар идем хәзер,
Кайтарыплар булса яңадан.
 
 
Җәүһәркәем минем, асылташым,
Истәсең син, һаман истәсең,
Әнкәеңнең күз яшьләре аша
Ялварулы тавышын ишетәмсең?
 
 
Рәнҗеп ятма миңа, бәгырькәем,
Туфраккаең булсын ак мамык;
Үтә кискән җилдән җылытырлык,
Ташкын яңгырлардан сакларлык.
 
2006
Саба юлы112112
  Алмаз Шәрипов музыкасы.


[Закрыть]
 
Карлар китү белән
Яткач яшел келәм,
Гөлгә күмелә Саба яклары.
Шушы гүзәллекне
Кабат күрер өчен
Күптән таныш юлдан атладым.
 
 
     Кушымта:
     Саба юлы – көзге,
     Кавыштырды безне:
     Сөенечләр тулды күңелгә.
     Авылымның яме,
     Суларының тәме
     Калсын иде гомер-гомергә.
 
 
Ара ерак – талдым,
Утырып хәлләр алдым
Өй каршында үскән чирәмгә.
Йөгереп чыкты күреп,
Йөри бөтерелеп
Әти-әни минем тирәмдә.
 
 
     Кушымта.
 
 
Сагыш сарган чакта
Кайтам туган якка,
Күз яшемне юлда куз итеп.
Яшел урамнарым,
Кырлар, урманнарым
Каршы ала мине үз итеп.
 
 
     Кушымта.
 
2006
Ай өстендә күрәм йөзеңне113113
  Илдус Тарханов, Гөлгенә Кәлимуллина музыкалары.


[Закрыть]
 
Кай якларга китеп бардың икән
Дөньяларың ташлап бик иртә?
Бу җыр сиңа дога булып ятсын,
Фәрештәләр илтеп җиткерсә.
 
 
Саубуллашмый китеп, йөрәгемә
Уеп-уеп салдың мең яра.
Исән чакта исәпләнми икән –
«Киткәч», сөю кабат яңара.
 
 
Күзләреңне, бәлки, онытырмын –
Оныталмам синең үзеңне.
Кичләр җиткән саен, күзем күктә –
Ай өстендә күрәм йөзеңне.
 
2006
Дуэт114114
  Резеда Ахиярова музыкасы.


[Закрыть]

Рафаэль һәм Илдар Сәхәбиевларга


 
Дәү әти:
 
 
Җырларымның һәрберсенә күчкән
Моңнарымны сиңа юллыймын.
Син аларны отып алырсың да
Дәвам итәрсең дип уйлыймын.
 
 
     Кушымта:
     Канат ярган сайрар кошым минем –
     Дәвамчысы минем моңнарның.
     Алкышларга күмелеп җырлавыңны
     Зур горурлык белән тыңлармын.
 
 
Онык:
 
 
Чит җирләргә китеп җырласаң да,
Мин ишетәм сине, дәү әти,
Ташкын булып килгән тавышыңның
Җаным белән тоям куәтен.
 
 
     Кушымта:
     Синең йөрәктәге милли хисләр
     Күчеп бара миңа бишектән.
     Тирбәләмен ярсу дулкыныңда,
     Күкрәп җырлавыңны ишетсәм.
 
 
Дәү әти:
 
 
Дан-шөһрәтле булсын киләчәгең,
Талантыңа меңнәр баш исен!
Милләт тарихына язылып калсын
Сәхәбиләр йөрткән куш исем.
 
 
     Кушымта:
     Баскычлары биек зур сәнгатьнең –
     Менәр өчен сәләт, көч кирәк.
     Дәрәҗәләр синнән аерылмас
     Һәрьяктан да булсаң көчлерәк.
 
 
Онык:
 
 
Сәләтемне, тырышлыгым куеп,
Хезмәт итәрмен мин халкыма.
 
 
Дәү әти:
 
 
Милләт сине һәрчак хөрмәт итәр,
Тугры булып калсаң антыңа.
 
2007
Өзелеп яраттым115115
  Зөлфия Шакирова музыкасы.


[Закрыть]
 
«Һәр көнне керәсең төшемә», –
Дип җырлыйсың миңа, җанашым.
Ялварып төбәлгән, тик миңа төбәлгән
Сагынулы, әрнүле карашың.
 
 
«Өзелеп яраттым, – дисең син, –
Сөюем бирмәде сулырга.
Күкләрдә Ходаем язмаган, күрәсең,
Гомерлек сөйгән яр булырга.
 
 
Язмышым чикләде өметне –
Сүзләрем калды тик уемда.
Җанымда бер теләк: назыңа төренеп
Янарга ялкынлы куйныңда».
 
2012
Алсу розалар116116
  Флёра Тарханова музыкасы.


[Закрыть]
 
Ел буе көткән бу туган көннәр
Нигә шулкадәр ашыгып узалар?
Моңсу күңелемне күтәрә бары
Син бүләк иткән алсу розалар.
 
 
Көн киткән саен, ел үткән саен
Дәртле хисләр дә сүнеп-сызалар.
Сөю хисемне сүндерми саклый
Син бүләк иткән гүзәл розалар.
 
 
Гөр килеп торган туган көннәрем
Чәчкәле язга юллар сузалар.
Моң булып тула миңа бары тик
Син бүләк иткән алсу розалар.
 
2008
Киек казлар кайта117117
  Габдерәзак Мингалиев, Зөлфия Шакирова музыкалары.


[Закрыть]
 
Киек казлар кайта илләренә,
Кыйгачланып сафка тезелеп:
Көз киткәндә йөрәк-бәгырьләре
Кала һәр ел шунда өзелеп.
 
 
Каңгылдашып кайта кыр казлары,
Тавышлары – бәхет авазы.
Адаштырмый хәтта урау юллар:
Үзенә тарта илнең һавасы.
 
 
Кайсы кайта, кайсы ятып кала
Мәңгелеккә чит-ят җирләрдә.
Үз туфрагын сагынуын кайчак
Күтәралмый әле ирләр дә.
 
 
Ашыга-ашыга кайта кыр казлары,
Туган җирен, күлен сагынып.
Җан сыкравы булган үз иленә
Хәтта казлар яши табынып.
 
 
Киек казлар кайта төркем-төркем…
 
2008
Бетеп бара татар авылы118118
  Гафият Нигъмәтуллин музыкасы.


[Закрыть]
 
Туган авылыма кереп киләм –
Күңелемә ятты моңлы көй.
Тик моңнарым күчте әрнүләргә –
Авыл тулы нурсыз ялгыз өй.
 
 
Җиргә сеңеп барган бу өйләрнең
Гөлләре юк тәрәз төбендә.
Йолдызлар да хәтта җемелдәми
Моңсыз калган авыл төнендә.
 
 
Җимерелеп яткан һәр нигезне
Тузан итә язмыш давылы.
Бәгырьләрне кисә шомлы уйлар –
Бетеп бара татар авылы.
 
 
Бетеп бара авыл, бетеп бара,
Исеме калыр, бәлки, телләрдә…
Дистәләгән бала урынына
Җилләр уйный ялгыз өйләрдә.
 
2009
Нинди бәхет119119
  Эльмира Якубова музыкасы.


[Закрыть]
 
Сиздермичә үтеп китим дисәм,
Юлларыма төшеп, сүз каттың.
Тынычланып калган йөрәгемне
Урыныннан кабат кузгаттың.
Үпкә сүзең, җанны тырный-тырный,
Бәгыремә төште әрнетеп.
Бу юлысы сине тибәрмәдем,
Әрле күңелеңне рәнҗетеп.
 
 
Куллар аша иңде якты хисләр
Тилмерешеп көткән җаннарга.
Ник соң һаман төннән узалмыйбыз
Бәхет китерүче таңнарга.
 
 
Нинди бәхет – шашып сөя белү,
Сөйгәнеңне юктан тоя белү,
Шатлыклардан бергә елау-көлү,
Нинди бәхет – бары сөя белү!
 
 
Нинди бәхет – өзелеп сөя белү,
Кадерлеңне күрми күрә белү.
Ул гына дип һәрчак янып көю,
Нинди бәхет – бары сөя белү!
 
2009
Көтәм әле120120
  Оскар Усманов музыкасы.


[Закрыть]
 
Сагышлардан һаман арына алмыйм,
Китсәм дә мин чыгып өемнән.
Бәхеткәем никтер читтә йөри,
Адаштырып синле көемнән.
 
 
     Кушымта:
     Кайда соң син, кайда? Юкса үзең
     Киләм диеп хәбәр тараттың.
     Синсез яшәп, парсыз канатымны
     Ничә тапкыр каерып канаттым.
 
 
Ышанычым барда көтәм әле –
Көткән җанда өмет уяна.
Сүнмәс ялкын күреп күзләремдә,
Килеп кер син бөтен дөньяма.
 
 
     Кушымта:
     Син килүгә, безне кавыштырган
     Фәрештәләр кунгач иңемә.
     Назларыңа төреп, кулларыңда
     Алып кит син бәхет иленә.
 
2009
Сагындым121121
  Риф Әхмәтов музыкасы.


[Закрыть]
(Шаян җыр)
 
Сагындым әле сине –
Онытмадыңмы мине?
Бер әйләнеп китәр идең,
Беләсең ләса өйне.
     Әй җаныем, җанашым –
     Очкын салды карашың.
 
 
Сөюемә күмәр идем,
Зиһенеңне таратып.
Дулкынымда тибрәтермен,
Берөзлексез яратып.
     Әй җаныем, багалмам,
     Синнән башка яналмам.
 
 
Керфегеңнең һәр бөртеген
Үбә-үбә назлармын.
Шул назларым сиңа бирер
Сихри көчен язларның.
     Әй җаныем, җанкисәк,
     Мәңге сөяргә исәп.
 
 
Сагындым әле сине –
Юксынасыңмы мине?
Җаныма сихәт бер әле –
Беләсең ләса өйне.
     Дәртләндерде карашың –
     Бик көттермә, җанашым.
     Әй җаныем, җанкисәк,
     Мәңге сөяргә исәп.
 
2009
Үпкәләтмә122122
  Флёра Тарханова музыкасы.


[Закрыть]
 
Иң түренә үтеп урын алдың
Яралары тулы йөрәкнең.
Уйламыйча саксыз кагыла күрмә –
Җәрәхәт өстәмә, кирәкми.
 
 
     Кушымта:
     Авыр сүзләр әйтеп үпкәләтмә –
     Күз яшьләрем әле кипмәгән.
     Тозлар сипмә йөрәк ярама син –
     Әрнүләре һаман бетмәгән.
 
 
Үткәннәрем исләремә төшсә,
Өермәләр уйный җанымда.
Тынычланып калам сыкраулардан,
Тик син булсаң гына янымда.
 
 
     Кушымта:
     Аңлашмыйча, мине үпкәләтмә –
     Күз яшьләрем әле кипмәгән.
     Тозлар сипмә йөрәк ярама син –
     Әрнүләре һаман бетмәгән.
 
 
Үземә тиң күреп кабул иттем –
Хисләреңә ялган кермәсен,
Ышанычым алып бәгыремнән,
Араларны өзә күрмәсен.
 
 
     Кушымта:
     Авыр сүзләр әйтеп үпкәләтмә –
     Күз яшьләрем әле кипмәгән.
     Тозлар сипмә йөрәк ярама син –
     Әрнүләре һаман бетмәгән.
 
2009, «Васильево» шифаханәсе
Яңа Төреш – Отножка123123
  Геннадий Максимов музыкасы.


[Закрыть]
 
Куе урман уртасында
Урнашкан Яңа Төреш.
Исеме хәзер Отножка –
Татар яшәгән килеш.
 
 
     Кушымта:
     Краснояр төбәгендә ул –
     Яңа Төреш – Отножка.
     Күргән берсе хәйран кала
     Авылдагы балкышка.
 
 
Бездә челтәрләп бизәлгән
Һәр тәрәзә капкачы.
Изге ниятлегә ачык
Бөтен кеше капкасы.
 
 
     Кушымта.
 
 
Игенчелек – төп эшебез:
Уңа гел арпа, бодай.
Һәрчак тырыш, уңган булсак,
Ташламас безне Ходай.
 
 
     Кушымта.
 
 
Яшь буын өлкәннәр белән
Якты сукмактан бара:
Матур киләчәккә таба
Инде үз юлын яра.
 
 
     Кушымта:
     Килеп күрегез авылны –
     Сокланырсыз халкына.
     Яңа Төреш – Отножкага
     Хәтта Казан тартыла.
 
2010
Хуш, әнием!124124
  Риф Әхмәтов музыкасы.


[Закрыть]
 
Өзелеп сагыну бәгырьләрне кисә –
Бик еш җыелып булмый яныңа.
Искә алып әйткән һәр сүзебез
Дога булып иңсен җаныңа.
 
 
Телемнәргә йөрәк телгәләнә –
Ишетелми йомшак тавышың.
Башны ташка орып еласаң да,
Булмый инде кабат кавышып.
 
 
     Кушымта:
     Хуш, әнием, инде тыныч йокла,
     Борчымасын беркем, бернәрсә.
     Төшебезгә кереп хәбәрләр сал,
     Ни дә булса бездән кирәксә!
 
 
Йөрәкләрдән сыкрап каннар тамды
Фәрештәләр алып киткәндә,
Канатларның икенчесен каерып,
Безне тулы ятим иткәндә.
 
 
Балаларым диеп яшәдең син,
Балаларым диеп өзелдең.
Синдә булган икән иң олысы
Сабырлыкның, чыдам-түземнең.
 
 
     Кушымта.
 
2010
Сүрелде хисләр125125
  Наил Мортазин музыкасы.


[Закрыть]
 
Төшләремә кереп газаплама,
«Бердәнберем» диеп кабатлама.
Мин ярата алмам сине башка –
Йөрәгемне әйләндердең ташка.
 
 
Мин ышандым синең һәр сүзеңә –
Әрнү булып кайтты тик үземә.
Син башканы миннән якын иттең –
Бәгыремә нәфрәт салып киттең.
 
 
     Кушымта:
     Кичермәм хыянәтне,
     яктың әманәтне –
     Сүнде сөю, каралды төсләр.
     Эндәшмә дә син миңа,
     Җавап бирмәм сиңа –
     Сүрелде хисләр.
 
2011
Көннәрем сагышта үтәләр126126
  Казакъ композиторы Шәмше Калдаяков музыкасы.


[Закрыть]
 
Ничә еллар көткән бәхетем
Тула дип уйласам – кителде.
Күзләрем табалмый – син кайда, таң нурым?
Очрашуны көтеп тилмердем бит инде.
 
 
Хисемә күмелеп эзлим сине,
Кемнәргә буйсынып алдандың?
Төн сарды йөземне – үзәгем өзелде,
Соңламам дигәнгә ышанып саргайдым.
 
 
Җандагы ярамнан кан саркый,
Көннәрем сагышта үтәләр.
Сабырлыгым җуйдым – килмәсеңне тойдым:
Шул ялган вәгъдәләр бәгырьне өтәләр.
 
2012
Сагындыңмы?127127
  Казакъ композиторы Алтынбек Коразбаев музыкасы.


[Закрыть]
 
Тәкъдиргә багындыңмы?
Җыр-моңга табындыңмы?
Мине йөртеп уеңда,
Өзелеп сагындыңмы?
 
 
Озак күрми торганга,
Сагышка сарылдыңмы?
Күрешү көтә-көтә,
Син мине сагындыңмы?
 
 
Сагындыңмы? Сагындыңмы?
Сагындыңмы? Сагындыңмы?
 
 
Тирбәлеп сихри моңда,
Кылларга кагылдыңмы?
Эзлисең киң даладан –
Син мине сагындыңмы?
 
 
Хыялдан арындыңмы?
Хисләргә табындыңмы?
Йокысыз төннәреңдә
Син мине сагындыңмы?
 
 
Сагындыңмы? Сагындыңмы?
Сагындыңмы? Сагындыңмы?
 
2012
Нигә дип?..128128
  Кытай композиторы Сян Бау музыкасы.


[Закрыть]
 
Нигә дип мине ташлап ерак киттең:
Үкенү-сыкраулардан өмет бетте.
Искә алып үзеңне – таң калдым,
Сагынудан саргайдым.
 
 
     Кушымта:
     Назлы сүзем әйталмадым,
     Яннарыңа баралмадым.
     Өметемне өзми, һаман
     Эзләсәм дә табалмадым.
 
 
Нигә дип йөрәгемә әрнү салдың?
Гел сине уйлый-уйлый газап алдым.
Күзеңнең нурын күрә алмый талдым –
Синсез ялгыз калдым.
 
 
     Кушымта.
 
2012
Сагыш129129
  Казакъ композиторы музыкасы.


[Закрыть]
 
Сөю уты дөрли йөрәгемдә,
Күзләреңнән эзлим очкыннар.
Мин күптәннән сагыш дәрьясында –
Ник соң арабызда упкын бар?
 
 
     Кушымта:
     Чәчләреңне сыйпап үттем,
     Син шуны да сизмәдең.
     Сагыштан саргаймас өчен,
     Һаман сине эзләдем.
 
 
Серләремне ачсам сиңа, бәлки,
Аңлар идең син минем хәлне.
Бәгыреңдә ялкын дөрләп китеп,
Сөю иңәр сиңа бермәлне.
 
 
     Кушымта:
     Чәчләреңне сыйпап үттем,
     Син шуны да сизмәдең.
     Сагыштан саргаймас өчен,
     Һаман сине эзләдем.
 
2013

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации