Текст книги "Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью"
Автор книги: Тарханова Флёра
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 4 (всего у книги 16 страниц)
Яулап алдың бугай
Гыйшкыма
Тукта! Кемнең йомшак тавышы бу? –
Йөгереп килдем шушы тавышка.
Игътибарны алган син икәнсең:
Шундый якын, шундый таныш та.
Телләреңнән бары гөлләр тамды,
Әйтерсең лә назда тирбәлдең.
Сүзең соңда, каерылып китеп,
Гармуныңны сузып җибәрдең.
Күңелләрем тулды шул мизгелдә –
Син һаман да йөрәк ярасы,
Гармуныңа кушылып, синең көйгә
Килде шунда шәрран ярасы:
«Җитте, зинһар, туктат гармуныңны,
Бәгыремә төшеп уйнама.
Онытты да бетте, ятка китте,
Юксынмыйдыр диеп уйлама».
Тавышыңны ишетеп йөгереп килдем,
Тавышың әллә канга сеңдеме?
«Буең белән түгел, уең белән,
Өең белән түгел, көең белән»
Яулап алдың бугай син мине.
2002, Казан
Бөек җырчы иде илендә
Хәйдәр Бигичев истәлегенә
Олы шәхесләрнең берсе иде,
Бөек җырчы иде илендә,
Кайнар алкышлардан дәрман алып,
Йөз ел яшәр иде кимендә.
Тик язмышы башка юлдан икән –
Тутыралмады хәтта иллесен;
Борчу-интегүле гомерләрнең
Кайчан өзеләсен белмисең шул,
Кайчан сүнәсеңне белмисең!
Гомере буе чиксез моңнарына
Күмеп йөрде дөнья татарын.
Уена кертмәгәндер җырларының
Бәгырьләрне айкап атарын.
Соңгы баруында: «Чит илдә дә
Тыңласыннар әле»,– дия дә,
«Мин булмаган өйгә кайтырсың»2020
Флёра Тарханова сүзләре, Илдус Тарханов музыкасы.
[Закрыть]ны
Җырлап йөри Финляндиядә.
Бу ни гаҗәп: әллә сизенгәнме
Мәңгелеккә тиздән китәсен,
Ул булмаган өйгә кайтканнан соң
Кадерлесен хәсрәт өтәсен?
Шактый вакыт узды «киткәненә»,
Әмма күңел аннан бизмәде,
Сөйгән халкы әле һаман елый –
Сагынуларга җаны түзмәде,
Үксез калган газиз Зөһрәсенең
Әле дә яшьле моңсу күзләре,
Кайтавазлар булып үзенә кайтты
«Кайдан эзлим?» диеп тилмереп әйткән,
Йөрәкләрне теткән сүзләре.
2004
Фин җирендә кабат җырлый Хәйдәр
Фин җирендә кабат җырлый Хәйдәр,
Йөрәгеннән алып моңнарын,
Очрашуга килгән һәр татарның
Зар елатып күңеле кылларын.
Фин татары чыккан Нижгар ягы –
Туган җире Хәйдәр Бигичнең.
Җырчылар бар ике төбәктән дә,
Тик моңарчы әле беркайчан да
Булганы юк иде беришнең.
Җырлый Хәйдәр, киң күкрәген киереп,
Әйтерсең лә эчтә янган уттан
Иреннәре чатнап кипмәгән,
Йөрәкләре туктап, бер мизгелдә
Дөньялыкны ташлап китмәгән.
Агылып килде халык, ишетүгә
Кабат аның «кайту» хәбәрен.
Моңга сусау могҗизалар тудыра,
«Киткәннәрне» гел кайтарып тора –
Мир онытмас үзенең Хәйдәрен!
2005
Якташлар
Мәшһүр якташларның саны бездә чиксез –
Һәрбересе йолдыз булырлык.
Гамәлләрен күргән-белгән саен
Туа бездә чиксез горурлык!
Уйлап баксаң, данлы Чистай җире
Кемне генә илгә бирмәгән?!
Сугыш, хезмәт утларында янган
Геройлары дөнья иңләгән.
Тарихларда калган мәшһүрләре
Хәтереннән чыкмый каламның:
Ишан хәзрәт, затлы сәүдәгәрләр
Күрке булган узган заманның.
Исхакыйлар, Фатих Әмирханнар,
Сания Гыйффәт, Рәйсә Ишморат,
Зөфәр, Кояш, Барлас Камаллар…
Әсәрләрен кулдан-кулга йөртеп
Укый-укый хәйран калганнар.
Бездән җитәкчеләр, министрлар,
Прокурорлар, табиб бик мулдан.
Гыйлем белән гаярьлекне кушып,
Күпләр киткән шул изге юлдан.
Алып батыр хәтта көч-дәрмансыз
Күчералмас иде тау-ташны…
Килер көннәр янә мулдан бирсен
Илне данга күмәр якташны!
2013, Казан
Әйләнде дә кайтты иленә
(Г. Исхакыйның 120 еллыгына)
Мин бәхетле: Исхакыйлар белән
Бер туфракта туып үскәнмен,
Чирәм сарган бер сукмакны таптап,
Бер чишмәдән сулар эчкәнмен.
Милләтпәрвәр хисләр Исхакыйга
Шул туфрактан, судан иңгәндер,
Давылга тиң рухы, гаярьлеге
Халкы язмышыннан килгәндер.
Һәрбер кыю, һәрбер җылы сүзе
Үз иясен табып төз тигән,
Хәтта туры Тукай Исхакыйның
Сүнмәс талантына баш игән.
Кимсетелгән, рәнҗетелгәннәрнең
Каплаганда күзен кара төн,
Зөләйханың якты хакын хаклап
Яза алыр иде тагын кем?
Милләтенең азатлыгы өчен
Һәм сафлыгы өчен җан атып,
Өермәләр уртасына кергән,
Йөрәк-бәгырьләрен канатып.
Һичбер кайчан пыскып утырмаган,
Ялкын булып очкын чәчкән ул.
Дошманнарын гел иярдә тоткан –
Бары каләм кыскан нәфис кул.
Зинданнарга илтеп япсалар да,
Телен, күзен, сүзен йозаклап,
Ил ташларга мәҗбүр итсәләр дә,
Калса да ул анда озаклап,
Каләм пәһлеваны, бер җилкенеп,
Янә иңде халык теленә,
Юлын кискәннәргә тел тешләтеп
Әйләнде дә кайтты иленә.
Ничә еллар күз карасы иттек
Олуг затның кайтыр юлларын –
Халык бит ул шундый сизгер дары:
Йөрәгендә саклап тота бары
Милләт җанлы яугир улларын.
1998, Казан
Канәтем
Якташым Хәсән ага Туфанга
Күренекле якташларга баймын,
Шул байлыгым бирә горурлык,
Хәсән Туфан дигәннәре хәтта
Үзе генә дә меңгә торырлык.
Хәсрәт-газап тулы шигырьләре
Яралагач күңелем канатын,
Әйткән иде: «Нечкә хисләреңне
Җәрәхәттән сакла, канәтем.
Күңел ярасыннан көнен-төнен
Саркып торса эчкә үз каның,
Дошман сине кыеп кына алыр,
Аңа булышыр кайбер «дусларың».
Шуңа күрә дөньяларың онытып
Җебеп йөрмә, канәт, көчле бул,
Кыз-катын2121
Кыз-катын (диал.) – хатын-кыз.
[Закрыть] бит әле назы белән
Алыпка тиң, лачын төсле ул».
Киңәшләрен тотып Туфан картның,
Ерып барам гомер сукмагын,
Аның язмышыннан гыйбрәт алып
Күтәрәмен язмыш тукмавын.
Ул өйрәтте мине югалмаска,
Дуфан2222
Дуфан (диал.) – туфан, давыл, зилзилә.
[Закрыть] булып дулап исәргә…
«Хәсән ага» диеп дәште татар,
«Әзи» диде сөеп мишәрләр.
1998, Казан
Клеопатра
(Экспромт)
Юбилее уңаеннан якташым һәм замандашым
Дания Салих кызы Дәүләтшинага
Утыртыйм да вакыт арбасына
Алып китим Лаеш ягына.
Яңартып ал кайбер мизгелләрне –
Бер кайтарыйм «егет» чагыңа.
Чистай, Тигәнәле, Әләскиләр2323
Дания Салих кызының тормышына бәйле урыннар. Әләски – Алексеевскины җирле халык шулай йөртә.
[Закрыть]
Торып торсын бүген бер читтә.
Аларга да чират җитәр, бәлки,
Насыйп булып башка бер кичтә.
Барып килик әле Лаештагы
Гомер эзең калган төшләргә.
Чөнки Лаеш зур трамплин булды
Казаннарга килеп төшәргә.
Бу төбәкне хәйран нык күтәрдең,
Аның белән син дә «зур» үстең.
Тик аякка аны бастырганчы,
Лаеш шулпаларын күп эчтең.
Чиксез абруеңны гомерең буе
Син расладың авыр эш белән.
Юл уңайдан бала табуларың
Алар янда бары төш кенә.
Яшьтән ныгып калган беләкләргә
Эшли-эшли егәр, көч тулды.
Ә шулай да арып, хәлдән таеп
Кайткан чакларың да еш булды.
Акыл, буй-сын, сәләт һәм зирәклек
Иңдерелгән сиңа күкләрдән.
Кайда гына йөрмә, бу сыйфатлар
Өстен куйды сине күпләрдән.
Хөсетләргә гаҗәп уңганлыгың
Сары майлар булып ятмады.
Ә берәве хәтта ачу белән
«Клеопатра» диеп атады.
Ялгышмады: син һәр биләмәңдә
Хуҗабикә булып сөйләштең,
Гомерең буе тормыш матурлыгы,
Иминлеге өчен көрәштең.
Тимер, корыч дисәләр дә сине,
Күңелләрең тулы нечкә хис.
Бөтерелеп йөргән оныкларың
Синең назга күмелеп үсә ич.
Йөрмәдең син җиңел юлны сайлап
Һәм килмәдең бары әзергә.
Уйлап баксаң, син бит «настоящий»
Патшабикә әле хәзер дә,
Клеопатра әле хәзер дә.
2004
Тәмләтте чәйләремне
Дания Салиховнага
Беркөн иртән шалтырады
Ду килеп телефоным –
Матур нечкә тавыш белән
Башланды шушы көнем.
Танып бетермим тавышын:
«Кем соң бу?» – дим аптырап.
Шундук күптән таныш тавыш
Килеп чыкты ялтырап.
Чын артист кыланышларын
Сиздем бит сүзләреннән.
Әле утлар сибелгәндер
Хәйләкәр күзләреннән.
Аңлап алдыгызмы инде
Кем белән сөйләшкәнне?
Клеопатра булып чыкты –
Тәмләтте өстәлдә көткән
Иртәнге сөтле чәйне.
Рәхмәт, Дания апа!
Без һаман бергә пока.
Саулык торсын гел сакта.
Күрешеп торыйк һәрвакыт
Мөмкинлек булган чакта!
2014
Баш татар
Бөтендөнья татар конгрессы
башкарма комитеты рәисе
Ринат Закировка
Бар җиһанга сибелеп яши халкым –
Бер мәмләкәт кенә аңа тар:
Урыс илен әйтмимен дә инде,
Америка, Кытай, Финляндия,
Япун иле белән Австралия –
Барсында да өлгер татар бар.
Эшчән, булган, горур татарларны
Бердәм итә хезмәт, ышаныч,
Тик бер нәрсә талкый күңелләрен –
Үз кагъбәсен, илен юксынудан
Бәгырьләрен өтә уй-сагыш.
Күз төбәлә шулчак Казаннарга,
Гозер төшә Ринат Закирга,
Ә ул инде барын эшкә җигә
Һәммәсенә ярдәм итәр өчен
Туры китереп бөтен законга.
Өерелеп килә милләттәшләр:
Якты чырай, хөрмәт – Конгресстан.
Закировның шушы оешмасы
Милләтемне туплап кына калмый,
Өмет баглап килгән балаларын
Студент та итә берочтан.
Кайчакларда түзеп тора алмый –
Җыена да үзе чыгып китә,
Кискенләшсә милли мәсьәлә.
Бу мәсьәлә дә тиз хәл ителә,
Бәйле булса да күп нәрсәгә.
Шәфкатьлелек чиксез үз халкына –
Таш атканга хәтта аш атар.
Милләт рухын, милли бөтенлекне,
Телебезне, динне, өстенлекне
Саклар өчен җанын фида кылыр
Ринат Закир дигән баш татар.
2008
Рузия
юбилее уңаеннан якташыма, Татарстанның
халык артисткасы Рузия Мотыйгуллинага
Булган бармы Әлки якларында? –
Кемдер булган, кемдер юк икән.
Югары Әлки дигән бер авылда
Башкалардан аеры өй бар, диләр –
Шау гөлләре белән гел бүтән.
Чүгеп бара икән соң елларда,
Шуңа боек, зарлы ятим дә:
Элек гөрләп торган шушы зур йорт
Инде ялгыз йортлар рәтендә.
Заманында шунда гомер иткән
Мәрвия һәм Һидият абзыйларда
Алты бала үскән тупырдап.
Шунысы гаҗәп: чая ике кызы
Бишектә үк яткан тыпырдап.
Һидиятулла абзый җитмеш тапкыр
Төрләнгәндер ул чак көненә.
Үсеп җиткәч, әлеге ике кызын
Очырган ул сәнгать иленә.
Исламия – күчмә театрга,
Рузиясе төшкән Камалга.
Үз халкына табынып хезмәт итә
Һәр икесе әле һаман да.
Эзләренә килеп кадалгандыр
Ходай биргән бәхет сөңгесе.
Икесе тиң чибәр, тик шулай да
Нәфис(е)рәк бугай сеңлесе.
Талант, сәләт дигән затлы сыйфат
Кайсысында, белмим, күбрәктер.
Тигез булганда да, бу икене
Аерым-аерым карау кирәктер.
Рузиянең гүзәллеген күреп,
Телсез калган гаярь егетләр –
Яулар өчен көрәшләргә чыккан
Ринат Зиннурович кебекләр.
Яуда җиңгән Ринат гомер буе
Кулларында йөртә Алтынны.
Саф сөюнең Таң йолдызы булып,
Милли күккә Чулпан атылды.
Ике йолдыз яши бу гаиләдә, –
Ай-Кояшлар белән килешеп.
Чулпан яңа очып киткән булса,
Рузиянең кайтып килеше.
Күп уйнады, юк-юк уйнамады,
Яшәде ул сәхнә түрендә.
Күзең салсаң, алтын тупланмада
Йөзәрләгән образ күренә.
Ул җан өргән иң шәп геройлары
Чит ил сәхнәләрен гөрләтте.
Исхакыйның гүзәл Зөләйхасы
Милли рухны хәтта тетрәтте.
Рузиянең күзгә бәрелеп торган
Затлылыгын һәрчак мактыйбыз.
Килеп чыкса йөзеп сәхнәләргә,
Алкышларга күмә халкыбыз.
Булган кадәр инде булмаса да,
Киләчәктә рольләр үз итсен!
Рузиядә алар, рухи баеп,
Милләтебез күңелен җилкетсен!
Татар язмышына нур сипсен!
2010
Якташыма
(Экспромт)
Галиәсгар театры
(Мин моны шәхсән беләм)
Ике дистә ел эчендә
Гаҗәп зур абруй казанды
Шамил Зиннурыч белән.
Ул тырышса, артистларның
Өсте бөтен, тамак тук,
Чөнки данлы театрның,
Халык мәнфәгатен яклап,
Милли рухыбызны саклап,
Йөрмәгән бер җире юк.
Зурдан кубып үткәрә ул
Исхакый укуларын.
Идел ярларына чыгып,
Милләтебезгә тарата
Салих Сәйдәш моңнарын.
Бармы карар, юкмы карар –
Аның анда эше юк.
Эшлим дисә, ду китерә –
Ни үзенә, ни сүзенә
Буйсынмаган кеше юк.
Шуңа Шамил Зиннурычны
Хөрмәтлиләр һәр җирдә.
Бар белгәне – дөрләп китү
Һәм дәртләнеп хезмәт итү
Үз халкына һәм илгә.
Изге эшеңдә уңышлар
Телибез бергә-бергә.
Бәхет, шатлык, бәрәкәтлек,
Иминлек һәм сәламәтлек
Юлдаш булсын гомергә!
2005
Газинур
Якташым Газинур Галимовка
Газинурлар бик күп бездә –
Сабирҗанда бер генә.
Мәскәү, Казан каласында
Прокурорлар арасында
Белми аны кем генә?
Исеме дә күп мәгънәле:
Герой бит ул – җиңүче,
Шуның өстенә һәркемгә
Якты нурлар сибүче.
Шуңа да ачык күңелле
Безнең якташ Газинур.
Гәпләшеп утырганда да
Йөзләреннән балкый нур.
Зур белгеч ул хезмәтендә,
Җәмәгать эшендә дә.
Өндә генә тырышып йөрми,
Кайбер авыр мәсьәләне
Хәл итә төшендә дә.
Галиҗәнап якташыбыз!
Изге эшләр белән генә
Үтсен һәрбер көнегез,
Сезнең күк якташлар күбрәк
Булсын диеп телибез,
Чөнки сезнең белән һәрчак,
Бу бит үз мишәрем диеп
Горурланып йөрибез!
2013
Әлфия апа
Хөрмәтле якташыма
Инде ничә еллар, Әлфия апа,
Бер-беребезне белеп яшибез.
Иң беренче танышканда әле
Икебез дә хәйран яшь идек.
Ул чакта бит Әмирхан абый да,
Ринат абыем да – яшь егет.
Чистай урамының бер өендә
Сез дә күрендегез бер килеп.
Мин кунакта идем яшь бабайда,
Сезнең белән мин дә сөйләштем.
Бер үсмер кыз гына булсам да мин,
Әле бераз сездән көнләштем.
Ринат абыемда егетегез
Бик еш була иде кунакта.
Чибәрлеген күреп, яшь булсам да,
Күзем төшкән иде шул чакта.
Шуннан бирле беләм бит мин сезне,
Инде күпме гомер үтелгән.
Якыннарыбызны югалтудан
Күңелләр дә бераз кителгән.
Яшик әле, яшик, Әлфия апа,
Бирешмичә хәсрәт-борчуга.
Шатлык белән тулы көннәребез
Барыбер дә килеп бер чыгар.
Теләкләрнең сезгә иң изгесе:
Саулык белән озын гомерләр.
Шул чагында яныгызда онык,
Туруннар да өелеп йөрерләр!
2008
Балалардан – игелек!
юбилее уңаеннан Фоат абый Галимуллинга
Хәзер бармак исәбендә
Менә дигән чын ир-ат.
Шуларның берсен беләм мин –
Исеме аның Фоат!
Һичкайчан ялынып йөрмәс
Башкадан акыл сорап.
Ә бит күбесе аларның
Ни чүмәлә, ни зурат.
Фоат абыйга талантны
Ходай биргән, кыскасы.
Ул галим дә, ул әдип тә,
Җырчы һәм тел остасы.
Һәрчак күңелне тетрәтә
Чын ирләрчә тавышы –
Сүз моңыннан үтә хәтта
Туган ягы сагышы.
Кукмара да һич онытмый
Үзенең бөекләрен.
Бигрәк тә акыл остазы –
Фоаты кебекләрен.
Бүген аның туган көне –
Түгәрәкли датасын.
Бәхетле тигезлегеннән
Көн дә ләззәт татысын!
Эше барсын уңыш белән,
Дәрманы торсын килеп,
Куанычтан сихәт күрсен,
Балалардан – игелек!
2016
Гөрләп үтсен гомер еллары!
Чүпрәледә матур бер авыл бар –
Исеме аның Татар Бизнәсе.
Күпме шәхес туган бу җирлектә,
Күпме талант очкан бу киңлектән,
Барысы бергә – энҗе тезмәсе.
Гаҗәп тырыш, өлгер халык яши
Даны ерак киткән Бизнәдә.
(Шул данлы як белән танышканда,
Кыпыр чишмәсенең саф суыннан
Өлеш чыкты әле безгә дә.)
Байтак нәсел дәрт-дәрманы белән
Күтәреште шушы авылны.
Җиңә барды бөтен каршылыкны,
Астын өскә китереп җимерер өчен
Дулап килгән хәтәр давылны.
Бакировлар нәселе – гаярь нәсел:
Пәһлевандай җиде егет үскән
Туган туфрагыннан көч алып…
Хәзер исә зур игътибар белән
Рөстәм Сәйфуллычка күз салыйк.
Чөнки аның бүген юбилее –
Алтмыш яше тулды, кыскасы.
Электән үк яхшы белгеч булды,
Ә бу көндә шифа-сихәт биргән
Хезмәтенең иң зур остасы.
Хирург кына түгел, депутат та,
Баш табиб та хастаханәнең.
Гаиләсендә ныклы терәк тә ул,
Өстәвенә вакыты булган саен
Чарлап тора корыч каләмен.
Әле бит ул шәфкать салган «әти»
Стационарда яшәп дәваланган
Дистәләгән ятим балага.
Еллар буе кылган игелеге
Рәхмәт булып кайта Алладан.
Шигырь яза балачактан бирле –
Сүзләреннән сибелеп нур төшәр.
Өч ел элек, мәгълүматлар туплап,
Галим, язучылар барысын хуплап,
Китап язды әле бу мишәр.
Инде күптән алар бизәп тора
Һәрбер авылдашы киштәсен.
Бу китапка кергән һәммә сүздән
Элгәрләрнең язмыш кайтавазын,
Ата-баба моңын ишетәсең.
Хакыйкатьне ача һәр җөмләсе
Тарихларда янган ут аша.
Архив язмалары шуны да раслый:
Бакировлар нәселе тамырлары
Морзаларга барып тоташа.
Бәлки, шуңадыр да җиде егет
Зилзиләдән саклап торсын өчен
Ныклап корган тормыш кирмәнен.
Һәрберсенең узган юлы – тарих,
Хатирәдә бөтен күргәне.
Теләк изге Рөстәм Бакировка
Матур юбилее кичендә
(Соң көнгәчә торсын көчендә):
Шатлык, бәхет иңсен өерелеп,
Бары уңыш көтсен эшендә!
Тырышлыгы шөһрәт алып килде:
Ихтирамга күмә дуслары,
Хөрмәтлиләр онык, кызлары,
Якты нурдай балкый юллары.
Фәридәсе белән тигезлектә
Гөрләп үтсен гомер еллары!
2014
Өйрәттегез безне әдәпкә
(100 яше тулган укытучы Кәшифә апага укучысы исеменнән)
Урам малайлары булып үстек бит без,
Тәртип, әдәпләрне белмәдек.
Хәтта ашаулардан тыелып калып,
Уеннардан кайтып кермәдек.
Әти-әни һәрчак эштә булгач,
Урамныкы булды тәрбия –
Кысаларда гына нык тотарлык
Тәрбияне анда кем бирә?
Уеннардан арынып булмый иде –
Уйнамаган уен калмады.
Беркем генә түгел, хәтта төн дә
Безне аннан аера алмады.
Беркөн килеп, чиста гына киенеп
Йөри торган матур бер апа,
Шушы малай-кызны бергә җыеп
Алып китте бүтән бер якка.
Ә ул якта мәктәп булып чыкты:
Утыртты да безне парлатып,
Елмаюдан балкып, һәммәбезгә
Карап чыкты әүвәл, яратып.
(Ул бит сез идегез, Кәшифә апа! –
Бер күрүдә сезне үз иттек.
Һәр сүзегез серле йомгак иде –
Бер чорнадык аны, бер сүттек.)
Шушы көннән башлап ябышып яттык
Әлифбаның һәрбер битенә.
Тик шул менә урам гадәтләре
Китералмады әдәп читенә.
Аны үтеп кереп киталмыйча
Азапланып күпме интектек.
Әле кайчак кайбер дәресләрдән
Сикереп торып чыгып ук киттек.
Җан тартмаган көнне, хәйлә табып,
Бармый кала идек мәктәпкә.
Чиргә сабышып, өйдән чыкмый яттык,
Ышансыннар диеп, әлбәттә.
Тик хәйләләр шундук ачыла иде:
Йөгереп кенә килеп җитәсез дә
«Авыруның» хәлен белергә,
Авыз-борыннарны тикшергәчтен,
Сау-сәламәт икәнне күргәчтен,
Кулыгызга тотынып китә идек
Юл салырга янә белемгә.
Уку, язу, санау гына түгел,
Өйрәттегез хәтта әдәпкә.
Букча асып, мәктәп юлын барлау
Кереп китте матур гадәткә.
Сезнең кебек оста укытучы
Юк бит хәзер, күпме эзләмә.
Белемсезләр артты, бик күбесе
Наданлыкка барып тезләнә.
Тәүге укытучым, сез әле дә
Чын алиһә булып каласыз:
Бөтен дөнья буйлап сибелеште
Сез укыткан меңләп балагыз.
Инде менә йөздә булсагыз да,
Акылыгыз һаман бик зирәк.
Яшь чагында безгә юл ачсагыз,
Хәзер варисларга гел кирәк.
Күңелегез күтәренке торсын
Елмаюлы назлы күзләрдән.
Балалар да, онык, туганнар да
Читләшмәсен җылы сүзләрдән!
Котлавымны, бәхетләргә төреп,
Моң иңдергән бер җырга салам.
Гомерегез килер көннәрдә дә
Рәхәтлектә үтсен дип калам!
28 декабрь, 2015
Ике Аккош
Башкортстанның атказанган,
Татарстанның халык артистлары
Зөлфия белән Җәвит Шакировларга
Сәхнәләрдә йөзә ике аккош –
Бер-берендә назлы күзләре.
Моң дәрьясы ташкынында туган
Җырларында әйтер сүзләре.
Бәгырьләрдән төшкән җыр-моңнары
Халык йөрәгенә юл алды.
Милләтенең сөю дулкынында
Җиһаннарга китеп таралды.
Каурый-каурый очкан бу авазлар
Сихәт булып җанга яттылар.
Яраталмый йөргән йөрәктә дә
Дөрләп торган учак яктылар.
Сәхнәләрдә йөзә ике аккош,
Бормаларны үтә ашыкмый.
Гомере озын, бәхете тулы булсын
Ике аккош – ике гашыйкның.
«Шактый еллар эзләп табышкансыз…»
Шактый еллар эзләп табышкансыз,
Сынауларны җиңеп кавышкансыз.
Икегез дә күркәм, әйтерсең лә
Язмыш әмере белән танышкансыз.
Сез моңарчы үрнәк гаилә булып
Яшәдегез кеше арасында,
Моннан соң да даннар саттырмагыз,
Бигрәкләр дә Казан каласында.
«Кай якларга чыгып китсәгез дә…»
Кай якларга чыгып китсәгез дә,
Халык ышанычын аклагыз:
Канатыгыз кайрылмасын өчен,
Юлларыгыз айрылмасын өчен
Илһам өстәп торган мәхәббәтне
Җаныгызга төреп саклагыз.
2007
Кайда соң сез?
Мин буйсынып яшәр кеше кайда микән,
Тумаганмы әллә һаман бу дөньяга,
Әллә үзем тоткарланып соңардыммы?-
Гаярь ирләр китеп беткән әллә кая.
Калганнарның гәүдә булса, акыл кыска,
Акыл булса, башка ягы җитеп бетми,
Борыны белән җир сөргәннәр чутта да юк –
Ни буй-сыны, акылы да килде-китте.
Әй, егетләр!
Дәрәҗәгез төшеп бара – сизмисезме?
Түнәр өчен һаман агу эзлисезме?
Бу хәлегез әрнү сала – белмисезме?
Гүзәл затлар еш тол кала – күрмисезме?
Ямьсез сүзләр һәм дорфалык «бизи» сезне,
«Назлы гөлем, оҗмах кошым» – сезнең сүзме?
Сез аларны гасырлардан эзлисезме?
Газыйм2424
Газыйм – бөек, зыялы, җитди.
[Закрыть] булу бик авыр шул – түзмисезме?
1989, Казан
«Мәйдан»
(Журналның юбилее уңаеннан экспромт)
Киң мәйдансыз җир юк татарда,
Ә журналы аның бердәнбер:
Халкыбызның рухын саклар өчен
Милләт хөрлегенә кергәндер.
Шигырь, проза, фото, тәрҗемәләр
Бизи аның һәрчак бар санын.
Һәр ай саен чыккан бу журналны
Күпләр укый, күтәреп данын.
Рәхмәтлемен мин дә бу журналга –
Иҗатымны меңгә таратты.
Тышлыгында торган сурәтемә
Бик күп егетләрне каратты.
Язучының иҗат җимешләре
Тезелешсен шушы «Мәйдан»га.
Аның милли байлык икәнлеген
Белсен халкым һәрчак, һәркайда!
2016
Корбан гаете
Хак динебез – иң көчле дин!
Табынабыз Аллага.
Белегез сез: һәрбер язмыш
Аллаһ кушканча ага.
Бәйрәм көннәр килеп тора –
Корбан гаете тиздән.
Аларны үткәргән чакта
Тәртип сорала бездән.
Ураза бәйрәмнәрендә
Бөтен халык сафлана.
Ходай иңдергән иманнан
Һәр йөрәк тә пакьләнә.
Корбан гаетен бергәләп
Уздыру насыйп булсын,
Аллаһ изге эшебездә
Ярдәмен кылып торсын!
2016
Мин кайтарыр идем…
Хәлләремнән килсә,
Мин кайтарыр идем
Исхакыйлар, Тукай заманын,
Милли горурлыкның
Көчле ташкыныннан
Кайнап торган шәһри Казанын.
Мин кайтарыр идем
Милли әхлаклыкны,
Борынгыдан килгән әдәпне,
Сөрер идем җирдән
Телне, милләтемне
Каралтучы барча гадәтне.
Мин кайтарыр идем
Халкым зыялыгын,
Абруй саклап мәгърур йөрүне.
Хәтер калганда да
Үчкә юл куймыйча,
Вәкарь белән китә белүне.
Хәлләремнән килсә,
Мин кайтарыр идем
Исхакыйлар, Тукай заманын –
Хыялымда йөргән
Бары шул гасырда
Күңел тынычлыгын табамын.
2003
Матриархат ясап…
Бу дөньясы, ай-һай, ның үзгәрде:
Сылу затлар чыга мәйданга,
Ирләр бил бирәләр хатын-кызга –
Хурланмый да алып салганга.
Билен генә бирсә ярар иде –
Ирлек горурлыгын таптата.
Дөнья – без ул диеп йөргәннәре
Чеп-чи ялган бүген, сафсата.
Санга сугар ир аз, кайсы хәтта
Аера алмый бауны арканнан,
Кайсы киләп сара, кайсы ахмак,
Кайсы алкаш, кайсы наркоман.
Кайберләре исә гел хатынша –
Бу ни хәлдер, Ходай рәхмәте?
Рәтлеләре никтер кырылып бара –
Тигән кебек үләт зәхмәте.
Бөгеп алып көчле егетләрне,
Евнух басты бөтен дөньясын,
Нуры сүнгән, затсыз түбән җаннар
Үзгәрттеләр ирләр кыйбласын.
Үсмерләрне, япь-яшь егетләрне
Шул эз буйлап алып китәләр,
Болар мәңге тездә калсын диеп,
Язмышының колы итәләр.
Түзәбезме? Түзик, түзик әйдә! –
Бетсен ирләр, чумсын шакшыга.
Ник дәшмибез алдан белә торып
Илтмәслеген моның яхшыга?
Ә бит кызларыбыз киләчәктә
Парын тапмый йөреп тилмерер.
Каберләрдән безне торгызмасмы
Ләгънәт-каргышлардан илерү?
Алар, бәлки, түзмәс мондый хәлгә,
Бүгенге көн калыбын сүтәрләр,
Җир йөзендә матриархат ясап,
Үзләренчә яшәп китәрләр.
2002
Башланмасын иде набаттан
Бөек Ватан сугышында Җиңү яулаган ватандашларга
Канлы дәһшәтләрдә җиңгән көннән
Дистәләгән еллар үткәндә,
Шул вәхшәтнең кара кайгысына
Уралган йомгакны сүткәндә,
Ватан өчен утка кергән яуны,
Фашистларны кырган гаярь җанны
«Очратабыз» сугыш кыры буйлап
Солдат юлын урап киткәндә.
Шул юлларда тирән яра алды,
Чит туфракта меңләп ятып калды
Илне саклап башын салганнар.
Дошманны үз оясына кертеп,
Тамырына хәтле утта өтеп,
Кайтты Яуропаны азат итеп
Җирнең астын өскә әйләндергән
Гарасатта исән калганнар.
Җиңү яулап биргән өчен безгә
Теләкләрнең иң изгесе Сезгә:
Яу кырында калган сәламәтлек,
Капкалардан керми узган бәхет
Кайтсын иде, кайтсын кабаттан.
Киләчәкнең туар бер көне дә,
Йолдызлы һәм айлы бер төне дә
Башланмасын иде вәхшилектән,
Башланмасын иде набаттан.
2005, Казан
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.