Текст книги "Саклыйм җылы назларымны = Душа моя полна нежностью"
Автор книги: Тарханова Флёра
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 5 (всего у книги 16 страниц)
Фатыйх Нурлатының икмәге
6 ел буе икмәк уңышы буенча беренчелекне тоткан
Нурлат хакимияте башлыгына
Бер тамчы тир тамган җирдә хәтта
Гөрләп үскән ашлык,
Берәмтекләп түгел, көлтәләп.
Өстәвенә, таң нурына кушып,
Һәр көн саен йөргәч син аларны
Күз нурларың белән иркәләп.
Көн җылысы гына түгел икән,
Җан җылысы кирәк ипигә.
Шуны белеп, дәрт һәм дәрманыңны
Син бүләсең һәрчак икегә.
Бер өлеше калса гаиләңдә,
Икенчесен ала басулар.
Тук башакның һәр бөртеге саен
Синнән күчкән көчле ярсу бар.
Юкса болай котырып уңмас иде
Фатыйх Нурлатының икмәге.
Ул гынамы?
Торган саен уңыш арта бара,
Гаҗәп хәл бит – исең китмәле.
Халык та бит синдә бигрәк уңган,
Кемгә карап ялкау булсын ул?
Җитәкчесе ут уйнаткан чакта,
Кул кушырып ничек торсын ул?
Бүген исә нәтиҗәсе шуның –
Синең Нурлат
Беренчегә чыкты быел да.
Илдә-көндә муллык һәм хозурлык –
Нурлат гөрли уңыш туенда.
2006
Сез бит һаман миңа бик якын
юбилее уңаеннан
укытучым Эльфира Нуриевнага
Менә тагын килдем Сезнең янга:
Сез бит һаман миңа бик якын.
Кырык еллап вакыт аерса да,
Оныта алмыйм шул Арча ягын.
Көллияте җанга кереп калды:
Мөгаллимнәр яши бәгырьдә.
Сәләй Гатыч, Сез һәм Илдус абый
Укытадыр кебек хәзер дә.
Беренче кат Сез дәрескә кергәч,
Сокланудан сүзсез калдык без.
Күзегездән сибелеп торган нурлар
Күңелләргә салды тирән эз.
Сездән иңгән белем саекмасын
Иде диеп, һәрчак ут йоттым.
Математик булып чыксам да мин,
Рус телен дә шактый укыттым.
Тормыш юлым әле дә Сезгә бәйле –
Бүген дә шул юлдан атлыймын:
Телче, тәрҗемәче һәм конструктор…
Булып эшләү мөмкинлеген биргән
Көллиятне, Сезне мактыймын.
Мәдхиямне очынып сайрый-сайрый
Килеп кундым Сезнең тирәккә.
Тапшырыйм дип олы хөрмәтемне,
Чиксез рәхмәтемне бигрәк тә.
Авырлыклар килми калмас, әмма
Зыян салмый үтеп китсеннәр.
Алда торган матур, якты көннәр
Имин киләчәккә илтсеннәр!
2010
Гайбәтчегә
Матур апа
85 яше уңаеннан Суфия апага
«Ливадия» юлларында
Йөргән чакта берүзем,
Ап-ак шәлләрен ябынып,
Каршыма килә бер апа.
Күрдем дә аның йөзен,
Шаккаттым матурлыгына
Курчактай шул апаның.
Аңардан да нәфис хатын
Буладыр микән тагын?
Ул кояштай елмаюы,
Ул матур йөрүләре!!!
Күңелләргә шифа сала
Кеткелдәп көлүләре.
Бу матур апа кемнәрнең
Әнисе була икән
Дип уйланып йөргән чакта,
Илдары килеп җиткән.
Аның әниседер диеп
Уйламаган да идем.
«Киң булса да, дөнья бик тар» –
Моңа калмады шигем.
Һәммәбез матур апаны
Якын иттек, үз иттек.
Санаулы көн тиз үтә шул:
Ун көнләп бергә йөрдек тә
Өйләргә кайтып киттек.
Матур апа белән һаман
Очрашкалап торабыз.
Шифаханә залларында
Бииселәр бар әле дип,
Зур планнар корабыз.
Ни дип елмаясыз әле? –
Егетләр дә көлмәсен.
Исән булсак биербез дә –
Ходайныкын белмәссең.
Әйе бит, матур апа,
Дәрман бар әле пока!
2008, Казан
Кайберәүләргә
Парлы мин дип, артык узынмагыз –
Парлыларның булмый ниндие?
Бергә торганнарның һәрберсе дә
Тапкан дисез мәллә үз тиңен?
Ә бит язмыш кайчакларда бәйли
Нәфис затны явыз бер җанга,
Рәнҗү-сыктаулардан аның бәгъре
Күмелә бара көлгә, тузанга.
«Без кем!» дигән парның бик күбесен
Рәсми тамга гына бәйләгән,
Кайсыларның уртак тормышлары
Көрәш мәйданына әйләнгән.
Бу яшәүме?! Күздән күзне алмый
Наз дәрьясын бергә үтмәгәч,
Тормыш зилзиләсен бергә җиңеп,
Бер-береңнән кадер көтмәгәч?
Парлы булу гына бәхет түгел,
Язмыш бит ул шундый катмарлы,
Күпләр оныта аның бормасында
«Ишеләм» диеп торган кат барны.
Ә шул катны бар да үтә алмый –
Убыла да төшә упкынга…
Мин парлы дип, артык узынмагыз –
Әйләнүегез бар тоткынга.
2006
Яманламый әллә мактыйммы?
Дөнья тулды ялкау ирләр белән:
Хатын җилкәсенә атланып,
Нәфис аркасына ышыкланып,
Эштән качып, җилдән сакланып
Яши торгач, «бет»кә әйләнәләр,
Ә үзләре һаман бәйләнәләр;
Имеш, аны һичкем аңламый,
Хөрмәт итми һәм дә санламый.
Ничек санлыйсың ди андыйларны,
Кешелектән чыккач үзирек?
(Моңа разый булып көн күрүче
Хатыннарга бирсен түземлек.)
Әле, хәсис, үзен иргә санап,
Хатынының җанын кимерә,
Вөҗданы да газапламый, ахры, –
Бала хакын ашап симерә.
Кинә тотмасыннар бу сүзләргә –
Әллә абруйлыны таптыйммы?
Сырт кыздырып яткан ялкауларны
Яманламый әллә мактыйммы?
2001
Фәрештәләр иңсен юлыма
Кардиохирург Әнвәр Садыйковка
Һич уйламый йөреп торган чакта
Кинәт йөрәк тотты якадан:
«Шактый йөрдең, вакыт җитте, – диде, –
Җае чыкмавы бар яңадан».
Ризалаштым – бардым табибларга:
Төрле фикер, төрле нәсыйхәт,
«Гарантия юк», – дип куйды берәү,
Ә ул әйтте: «Миннән мәслихәт,
Үземә алам барлык мәшәкатьне,
Үзем төзәтермен йөрәгең,
Шундый чакларда да читтә калсам,
Бу дөньяда нигә кирәгем?»
Җылы сүздән боз да эри, диләр –
Җаннарыма үтте җылылык,
Тик шулай да киселәсе йөрәк
Күңелемә бирми тынгылык.
Батыраеп китеп сөйләшсәм дә,
Әй куркыта икән, куркыта.
Күз алдына әллә ниләр килә,
Сиздермимен генә – ут йотам.
Тик шулай да ышанасы иттем
Һәм тапшырдым аның кулына
Дөрләп торган кайнар йөрәгемне –
Фәрештәләр иңсен юлыма!
1998, 6 нчы хастаханә
Һәрчак хөрмәткә күмсен!
юбилее уңаеннан
«Васильево» шифаханәсенең баш табиб
урынбасары Айрат Кәшиф улына
Кәшиф угылы Айратка
Шактый күп еллар элек
Медицина институты
Югары белем биреп,
Юл ачкан олы тормышка,
Зур уңышларга күмеп.
Әллә ни көч сорамаган
Һөнәрләрне күрсә дә,
Киткән бары үз юлыннан:
Инде утыз елга якын
Эшли шушы өлкәдә.
Дөнья зарына күмелеп,
Күпме йөк тарта җигелеп,
Хезмәте дә, михнәте дә –
Бар да бер үк җилкәдә.
Ни дисәң дә, тормыш бит бу:
Авырлыгы, борчулары
Тора һаман сагалап.
Бирешми ул һичбер кайчан,
Китсә дә шушы борчулар
Бәгырьләрен яралап.
Шактый тәҗрибә туплагач,
Сайлаган юлы хуплангач,
Шифаханә системасын
Кабул иткән йөрәге.
Уңышлы хезмәт еллары,
Гамәлгә ашкан хыялы –
Хәзер аның терәге.
«Васильево»да бер көндә
Начмедның эш тәртибендә
Берничә төрле гамәл:
Бирегә килгәнне бары
Иң сыйфатлы ризык белән
Тукландыру иң әүвәл.
Төрледән-төрле сихәтне
Ала монда бар кеше,
Әмма һәркемнең үз каны:
Билгеләнгән дәва саны
Ким булмасын, артмасын да –
Бу да начмедның эше.
Болардан кала бит әле
УЗИ – аның шөгыле.
Илнең төрле почмагыннан
(Хәтта инглизләр ягыннан)
Максат куеп килгән икән,
Аны үтәргә теләүче
Булмый калмый, билгеле.
Ният иткән һәрберсенең
Кай төштә ни-нәрсә барын,
Әгъзаларының «моң-зарын»
Белеп китәсе килә.
Ул исә, һич ялгышмыйча,
Бөер-бавырларның… хәлен
Төп-төгәл әйтеп бирә.
Сер түгел: бүген күп җирдә
Белемле табиб җитми.
Мин кем диеп йөргәннәрнең,
Чирне таба белмәгәнгә,
Авыр хәлен күрмәгәнгә,
Ахыр чиккә җиткән кеше
Хәтта үзе күз алдында
Үлсә дә исе китми.
Ә менә «Васильево»да –
Ямьле шифаханәдә –
Начмед Айрат Кәшиф улы
Һәр табиб эшен тикшерә:
Уңай-тискәресен күрә,
Киңәш-боерыкларын бирә,
Һәр көн эшкә килә дә.
Бер генә табиб та монда
Аның сүзеннән чыкмый.
Кулына акча көткәнне,
Дәва бирмичә йөрткәнне,
Белер-белмәс эш иткәнне
Үз тирәсендә тотмый.
Бик рәхмәтле булып китә
Сихәт алган һәрберсе.
Моңа үзем дә кушылам:
Ару белмәс бу табибка
Саулык, бәхет, иминлекне,
Мәрхәмәтлек, игелекне
Ходай колачлап бирсен!
Һәрчак хөрмәткә күмсен!
2013
«Татарлыгын итми калса татар…»
Татарлыгын итми калса татар,
Татар булмам диеп уйлыйдыр.
Күтәрелеп килгән милләттәшен
Түбәсенә төеп кыйныйдыр.
Башка милләт андый түгел ләса,
Никтер безгә фетнә чәчелгән.
Әнә кайберәүләр берсен берсе
Үстерәләр тартып чәченнән.
Безнеке ни: көнчелектән яна,
Берәү аны уза башласа,
Эттән алып, эткә салып сүгә,
Хөсетлектән күзен кан баса.
Нигә шундыйсыңдыр, милләттәшем,
Нигә синдә ярдәм хисе юк?
Кардәш булып бердәм яшәмәсәк,
Югалтыр бит безне кешелек.
Үз халкыңның данын салып таптап,
Башкаларны зурлап буйсынма.
Баһадирлар, зур галимнәр үстер,
Киләчәгең якты булсынга.
Милләтеңне, телең, денең сатсаң,
Бездән калыр бары таш исем,
Тарихлардан төшеп калмыйк дисәң,
Бу дөньяда шундый итеп яшә –
Башка милләт сиңа хөрмәт белән,
Бу – татар бит диеп баш исен.
2001
Әдәп белән әхлак кайтсын илебезгә
– Аллага шөкер, алмашка нинди
асыл егетләребез бар.
– Кайда күрдең син асыл егетләрне?
Болар бозык бит.
– Кит инде?
– Әнә тегесе, үз авылы яшьләрен
бозып йөри икән.
– Ә-ә-ә?!
Театрда тәнәфес вакытында ике ир-атның сөйләшүеннән
Зәңгәр күкнең зәңгәрлеге – күзләргә ял,
Аңа карап, хозурлыктан күңел җырлый,
Зәңгәр төснең биниһая төсмерләре
Беркайчан да үзенең матурлыгын җуймый:
Зәңгәр чәчкә, зәңгәр күзләр, зәңгәр диңгез –
Бу зәңгәрлек гаҗәп күркәм, бик табигый,
Тик ирләргә чирдәй йоккан мондый төсмер
Җирәндерә, чөнки пычрак, битабигый.
Андыйга хас әдәпсезлек, әхлаксызлык
Нәфрәт булып өелеп кайта үзләренә.
Бозыклыкның түбәнлеге, вәхшилеге
Бүселеп-бүселеп чыга хәтта сүзләренә.
И бер Аллам! Узындырма мондый затны:
Хәшәрәткә күчеп бара яше-карты.
Кузгалыгыз, Алыпка тиң ирләребез,
Бу яуда да чыкты сезнең кирәгегез.
Ник әрнеми бу хәлләргә җаннарыгыз,
Әллә катып калдымы соң каннарыгыз?
Шуның кадәр битарафлык булыр икән,
Әллә инде сезне мүкләр басып киткән?
«Кылычлар»ны кыннан алыр вакыт җитте,
Чөнки илне чын гүзәллек ташлап китте.
Кайтарырга кирәк аны кичекмәстән,
Кулыгыздан бөтенләйгә эш китмәстән.
Туздырыгыз җыелып торган җен оясын,
Кирәк булса, кыегыз таулар кыясын –
Вәхшилекне тамырында корытыгыз,
Бу җанвардан арынып калсын ил-йортыбыз.
Тудырыгыз гаярь асыл егетләрне,
Кол Галиләр, Кол Шәрифләр кебекләрне,
Саф орлыклар чәчсен алар җиребезгә –
Әдәп белән әхлак кайтсын илебезгә.
2002, Казан
Ирекле кош
Бер мактанчыкка
Әй, мактанчык ирекле кош,
Үз гомреңдә күп җирләргә
Кунып-кунып чыктыңмы,
Мин – галәмдә, ирекле дип,
Очраган бер кошбикәне
Үптеңме һәм кочтыңмы?
Кем белә: бәлки, чынлап та,
Ирекле булу кирәктер
Синең кебек кошларга.
Гаилә дип җан атмагач,
Нәрсә тора бу заманда
Башларга да ташларга.
Ник ул кадәр борчыласың?
Синең ирегеңне беркем
Чиклим дими ләбаса.
Тик исеңдә булсын берүк:
Дөнья бит ул – куляса,
Йомшак итеп әйләнә дә
Каты итеп бер баса.
Бернинди җавап тотмыйча
Ирекле кош булып йөрү
Рәхәттер, миңа калса.
Шунысы да бар бит әле:
Канат сынып кына калмас,
Куляса бөтереп алса.
2008
Бушану
Беркөн янә пыр тузынып
Килеп керде Хәлимә:
– Теге зәхмәт тагын сәрхуш,
Чистый дуңгыз хәлендә.
Ни җитмидер имансызга?
Тамагы тук, өс бөтен,
Эчте исә, таныр хәл юк:
Авыз – чалыш, күз – төтен.
Үзен акламакчы була,
Сәлим сыйлады, диеп.
Ә Сәлиме инде бер ел
Эшсез йөри шар тибеп.
Кайдан килсен ул эшсезгә
Кеше сыйларлык акча?
Үз акчасын эчә, затсыз,
Мине үтерә ачка.
Ух, ыштыр бит, эчкәннәрен
Төкертермен әле бер,
Утлы табага бастырып
Сикертермен әле бер…
Тезде-тезде дә ду килеп
(Тыңла, ишет, түзсәң түз),
Тынып калды – миннән көтә
Үзен жәлләү, яклау сүз.
Ни диясең бу минутта?
Киңәш биреп кара син,
Барыбер үзенчә эшли –
Дошман булып каласың.
Көнаралаш бер мәртәбә
Шулай чәпчи Хәлимә.
Башым кагып утырам инде,
Кереп аның хәленә.
Үз хәлем хәл бит югыйсә,
Анда гаме юк аның,
Пыр туза да чыгып китә,
Бутап бөтен дөньямны.
Мин каламын, ул тезгәнгә
Үз хәсрәтемне кушып,
Аңа рәхәт – ул бушанды,
Ә мин гел мышык-мышык.
2001
Бик узынма
Үзен даһига санап йөрүчегә
Мин – даһи дип, акылың китеп бик узынма,
Төкермә дә үзең эчкән чишмәгә син:
Телең генә түгел, хәтта тамырың корыр –
Рәнҗеш алып, үзеңә зәхмәт өстәмә син.
Мин үзем дип, һушың бетеп бик узынма –
Кайдан дәрман алганыңны исеңә төшер:
Сөюеңне рәнҗетерлек сүзләреңнән
Әүвәл синең йөрәк туңып, җаның өшер.
Мин-мин диеп, мин кем диеп, бик узынма –
«Күтәртмәле борыннар» да бик еш шиңә,
Тәхетеннән очып төшкән шәһрияр күк,
Әйләнәләр гап-гади, куркак кешегә.
1999, Казан
Вәгъдәсезгә
Очып-очып китә үзе
Вәгъдәләр биргән чакта.
Аны үтәр вакыт җиткәч,
Һич кенә дә тотып булмый –
Йә бер калка, йә бата.
Баткан чакта эзләр салмый,
Калыккан чакта алдый.
Шуңа күрә мир алдында
Вәгъдәсендә тормый торган
Бер мөртәт булып калды.
2006
Дәрәҗәсез артистка
Тормышта ул кемгә кушылып җырлый –
Берәр алкаш сузган көйгәме?
Аерып булмый – кайда шәбрәк уйный:
Сәхнәдәме, әллә өйдәме?
Һәрбер артист өчен сәхнә икәү:
Берсе – өйдер, берсе – театр.
Зур сәнгатькә үтә алмаганы
Шул икене болгатып ятар.
2006
«Мин – бөек» диючегә
«Мин – бөек, – дип үзен мактый берәү. –
Минем кебек беркем язалмый:
Җөмләң кыек, эчтәлеге сыек,
Дип әйтергә беркем базалмый.
Чөнки бик күбесе миннән хуже –
Бәйсез сүзләр тезеп чыгалар.
Бер-беренә укып макташалар,
Шәп язган, дип, учка сугалар.
Тыныш билгеләре ниемә кирәк? –
Кая телим, шунда куям мин.
Куймасам да артык исем китми –
Дөрес язулардан туям мин.
Ну, минемчә беркем яза алмый –
Минем әсәр – һәрчак шедев(ы)р,
Дөнья әдәбиятында һичбер кайчан
Була алмый торган чудо бер».
Гел мактана торгач, шушы «бөек»
Йолдызларга таба юл алды…
Иҗаты да бөек булалмады,
Һәм үзе дә сүнеп югалды.
2007
Асия
Ак кәгазьнең чиста битләренә
Җайлап салыр өчен фикеремне
Алтын каләм көтә кулымда.
Бүген сезгә җыеп әйтер сүзем
Үтә тырыш, гаҗәп миһербанлы
Хезмәттәшем Асия турында.
Мәңге бетмәс дөнья мәшәкатен
Балачактан төпкә җигелеп тарткан,
Мин кыз бала диеп тормаган.
Яннарыннан китми караганга,
Әллә ничә айлар авырып яткан
Әтисе дә мең рәхмәтле булып
Китеп барган ошбу дөньядан.
Кечкенәдән, өелә-өелә килеп,
Иңнәренә яткан авыр йөкне
Әле һаман чаба күтәреп.
Өстәвенә гомерләрен кичә,
Туганнары, дус-иш моң-зарларын
Үз йөрәге аша үткәреп.
Һич чамасыз кеше зарларыннан
Арыйдыр да инде кайчакта.
Шәфкатьлелек анда бер Ходайдан:
Үтенечләр белән килгәннәргә
(Хәтта әле килмәгәннәргә дә)
Ярдәм кулын суза һәрчакта.
Әйтерсең ул Ходай тарафыннан
Җиргә иңдерелгән фәрештә:
Нинди генә гамәлләр кылмасын,
Нигә генә килеп тотынмасын,
Кулы ятып тора һәр эшкә.
Йөрәгендә янган ут ялкыны
Бер чибәрлек өсти йөзенә.
Кешеләргә шатлык өләшкәнгә,
Гаделсезлек белән көрәшкәнгә,
Ходай саулык бирсен үзенә,
Ходай бәхет бирсен үзенә!
2006
Дус булып йөрүчегә
Чагыштырма мине беркем белән,
Үзеңә дә хәтта тиңләмә:
Синең язмыш тик синеке генә,
Мин үз дулкынымда тирбәләм.
Исеңдә тот: чын дус беркайчан да
Көндәш итми дустын, танышын.
Җыруларны син үзеңчә сузсаң,
Минекендә тик үз тавышым.
Мин әйтәсе фикер синдә тумас,
Синеңчәләп мин дә әйтмимен.
Мине беркем кечерәйтә алмас –
Мин һәрвакыт үзем хәтлемен.
2002, Казан
Саулармы сез, газиз милләттәшләр?!
(Финляндиядән кайткач язылган сәлам хаты)
Саулармы сез, газиз милләттәшләр,
Имин генә яшәп ятумы?!
Инде сагындык та Хельсинкины,
Аеруча Фредрик катуны 2626
Инкату (фин.) – урам.
[Закрыть].
Шушы урамдагы изге мәчет
Берләштерә татар милләтен.
Иман шартын тоткан кеше генә
Яхшы белә яшәү кыйммәтен.
Тормышыгыз матур икән, шөкер!
Сокландырды һәрбер гаилә.
Гаҗәп игътибарлы мөнәсәбәт
Иң борынгы буыннан килә.
Ни дисәң дә, алар рухы белән,
Алар исеме белән яшисез.
Ихтирамга күмеп искә ала
Нәсел башын карты-яшегез.
Төркән, Өлкән – Абдулла Алилар,
Айнур, Ирхан һәм дә Җәмилә,
Гөлтән, Айтән, Фидә, Окан, Рахил,
Раиф, Әнвәр, Гүзәл, Фәридә… –
Һәрберсенең тормыш дилбегәсе,
Чыганагы үзенең кулында.
Бөтен көче хезмәтенә китсә,
Җаны фида милләт юлында.
Күтәргәнсез милли байрак итеп
Туган тел һәм милләт зурлыгын:
Мәңгелеккә күчкән затлы буын
Күпләп чәчкән «уңдырышлы җиргә»
Горурлык һәм әдәп орлыгын.
Күңелләрне, рухны сафландыра
Сездәге иң күркәм сыйфатлар.
Сезнең белән җан савыга, чөнки
Һәрбер сүзегездә сихәт бар.
Туганнан да ныграк артык күреп,
Бирдегез сез бөтен рәхәтне.
Дәррәү килеп, елап озаттыгыз –
Барысы өчен чиксез рәхмәтле,
Барыгызга да мең-мең рәхмәтле!
Сау торыгыз, газиз милләттәшләр,
Йөзәр яшькә җитеп кимендә.
Капка ачык Казан каласында –
Күрешү язсын татар илендә,
Бер күрешик милләт җирендә!
2005, Казан – Хельсинки
Татарстан Республикасы Хөкүмәте гимны
Министрлар Кабинеты бүген –
Ил тотучы көчле Хөкүмәт.
Бар максаты – илен бай җир итү,
Имин яшәсен дип һәр милләт.
Кушымта:
Татарстан Хөкүмәте һәрчак
Йөз аклыгы булды халыкның.
Татар илен, аның бөеклеген
Дөнья киңлегенә танытты.
Кайчакларда иң беренче булып
Яңалыклар кертә тармаклап.
Җитди Килешүләр нигезендә
Хезмәттәшлек итә һәрьяклап.
Кушымта.
Бер-бер артлы төзелә юл-күперләр,
Катлы йортлар, затлы сарайлар.
Хөкүмәтнең зирәк сәясәтен
Раслап тора рәсми карарлар.
Кушымта:
Татарстан Хөкүмәте һәрчак
Йөз аклыгы булды халыкның.
Татар илен, аның бөеклеген
Дөнья киңлегенә танытты.
2010
Туган телем – татар теле
Туган телем – татар теле,
Туган җирем – Татар иле.
Илдән, телдән киткән булсам,
Кемнәр белер иде мине?
Туган телем – анам теле,
Туган җирем – Моңнар иле.
Милли моңда тирбәлмәсәм,
Кемнәр белер икән мине?
Туган телем – халкым теле,
Ул көйли тик милли сүзне.
Телне, моңны җуйган булсак,
Кемнәр белер иде безне?
Татар халкын дөнья белә,
Хәтта илен килеп күрә.
Хөр татар булып янарга,
Мөселман булып калырга
Күктән иңгән Коръән илә
Ярдәм итәр изге сүрә.
2005
Гомер күге
Гомер күге нәкъ табигать кебек:
Бер карыйсың – кояш елмая,
Шул арада, өерелеп килеп,
Болыт каплый – яңгыры ява.
Йә бураны котырынып китә,
Йә җил-давыл туфан тузгыта,
Бер-берендә терәк тапмаганның
Канатларын йолкып ыргыта.
Гомер күге нәкъ табигать кебек:
Йолдызлары җем-җем күз кыса,
Ае да бар – төнне яктыручы,
Эңгере дә төшә, кич туса.
Әмма гомер күге күпкә кырыс:
Кояшы да тигез яктыртмый,
Аен да ул һәрчак калкытмый,
Һәркемгә дә бер үк дәрәҗәдә
Йолдызын да хәтта балкытмый.
Бәхетләр дә шуңа тигез түгел:
Кемдә – якты, кемдә – каралган.
Ни кызганыч, язмыш дигәннәре
Адәмнәрдән алда яралган.
1998
Бөгеп булмас бөек татарны
(Бөтендөнья татар конгрессының III корылтае ачылган көннәрдә)
Кыйбласында янә җыелышты
Дөнья буйлап киткән татарым,
Катгый сүзен ярып әйтер өчен
Коткысына каршы ятларның.
Кайберәүләр көтәләрдер, бәлки,
Кемнеңдер үз халкын сатарын,
Исәп тотмасыннар: беркайчан да
Бүлгәләнмәс минем татарым.
Үз тамырын үзе һич корытмас –
Сөендермәс барыбер ятларны.
Уттан алып суга салсалар да,
Бөгеп булмас бөек татарны.
2002, Казан
Мишәрмен
Тап булам мин кайчак шундый хәлгә:
Коеп куйган татар баласы,
Яшерергә тырышып татарлыгын,
Белмәмешкә салыша анасын…
Берчак шулай таныш кыз янына
Килеп керде газиз әнкәсе,
Кочып алды кызын, сыйпап үпте –
Бик сагынган иде бәбкәсен.
Тик кызының төксе карашында
Ул җылылык, сагыну күрмәде,
Шатлык түгел, нәфрәт сизеп, ана
Ни дип уйларга да белмәде.
Әнкәсенә карамыйча гына
Ысылдады шунда бу җир бит:
«Мине хурлап, татарча сүз катма,
Русча сөйләш йә, бар, кайтып кит…»
Ана ана инде, баласына
Күз яшьләре аша елмайды,
Сүз әйтмәде, аннан җыенды да
Вокзал якларына юл алды.
Моны күреп, без шаккаткан идек –
Күп икән лә алар дөньяда.
«Мин – татар» дип, чәчрәп сүз әйтергә
Бу бәндәләр никтер ояла.
Татар икәнеңне яшер, имеш,
Шыр наданлык бит бу. Бичара,
Кемлегеңне белер өчен, ешрак
Чал тарихка әйләнеп кара.
Һәрбер юлы аның – зур хатирә –
Халык дастанына торырлык.
Кереп китсәң аңа, сине күмәр
Татарлыгың өчен горурлык.
Татар икәнемне һич яшермим,
Татар гына түгел, мишәрмен,
Телгә, дингә сүз тидергәннәрне
Һич аямый тотып «ишәрмен».
2001
Мишәрләрем
Җигеп атын, майлап күчәрләрен,
Күктән йолдыз төяп төшәрләрем.
Сүзен атып, корыч тишәрләрем –
Болар бар да минем мишәрләрем.
Җебегән белән дөнья исәрләрен
Бергә җыеп аркан ишәрләрем.
Эш-гамәлдә янып пешәрләрем –
Барысы да минем мишәрләрем.
Гамьсезләрнең ярты исәннәрен
Теле белән тотып кисәрләрем.
Бер-беренә карап үсәрләрем –
Бар да, канәт, минем мишәрләрем!
1998, Казан
Бу ни җанвар?
Чит җирдәге милләттәшләр арасыннан
Кайтып кына кердек бит әле югыйсә.
Бергә йөргән кайбер затлар авызыннан,
Зәһәрләнеп, инде гайбәт җиле исә.
Хәйран вә вәйраннар калып утырамын:
Гаҗәп матур йөреп кайттык бит югыйсә:
Кер эзләүче булгандыр дип һич көтмәдем –
Ник соң болай ямьсез гайбәт җиле исә?
Бер-береңнән көнләшүме, этләшүме –
Артык гамәл кылынмады бит югыйсә.
Нигә ашый кайберләүләр берсен берсе –
Шул хөсетләр авызыннан ник җил исә?
Кеше чәйнәп һәм каралтып йөри торгач,
Адәми зат йөзен җуяр бу эт җаннар.
Ыслап-шыңшып йөргәннәрен күргән һәркем
Җирәнүбән сорап куяр: бу ни җанвар?
2002
Әйтегезче, зинһар!
Дөнья буйлап йөреп кайтып була,
Киртә түгел хәтта дәрьялар.
Узганымны кабат күрер идем –
Илтә торган сукмак кайда бар?
Махсус юллар, бәлки, ачылгандыр
Яшьлегемә алып кайтучы.
Вокзалларда әле юкмы икән
Шул юлларга билет сатучы?
Йөгереп барып билет алыр идем,
Китәр идем шундук утырып,
Башкаема, җанга, күңелемә
Яшьлектәге хисне тутырып.
Күрер идем гомер юлларында
Очып кына йөргән чагымны,
Чәчкә гөлләр күмгән тәрәзләрне,
Гөрләп торган туган ягымны,
Яшьлегемнең гүзәл һәр мизгелен,
Укып йөргән студент елларын,
Гөлназымны кабат күрер идем,
Ташлап китмә, балам, дияр идем –
Синдә һаман минем уйларым.
Сыйпап чыгар идем, назга төреп,
Эне-сеңелләрнең башларын,
Рәхәтләнеп ашап алыр идем
Әниемнең тәмле ашларын.
Ишетер идем баян тавышларын,
Моңнар тулы әни җырларын,
Мин аларны балачактан бирле
Күз яшьләре белән тыңладым.
Әйтегезче, зинһар, бар микән юл
Алып кайта торган узганга?
Әгәр булса, хәбәр көтәм сездән:
Очрашулар өчен шул чор белән
Беркайчан да берни кызганмам!
2015
Даннарыңны нигә саттырасың
Йомшак агачны корт баса.
Мәкаль
Даннарыңны нигә саттырасың,
Милләтемнең асыл егете? –
Кадерлисең
Хәтта чит-ятларның
Өреп торган бер урам «эте»н.
Табан астын ялап яшисең бит,
Рәнҗетсә дә милләт исемен,
«Ләббәйкә» дип, аңа баш орасың,
Пычратса да затлы җисемең.
«Яшь чакларда бик беленми икән,
Олыгайгач кына аңлыйсың»
Дип, башыңны учларыңа салып,
Соңрак уфтана да башлыйсың.
Әмма гомер узган, үзең тузган
Буласың шул инде ул чакта,
Үчтекиләп йөрткән «фәрештәң» дә
Киткән була синең кочактан.
«Мин – ул түгел»,
«мин – бу милләт», – диеп,
Йөзеңә бәреп әйтә балаң да,
Шул чагында инде син чүп булып
Калачаксың милли гавамда.
2000
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.