Текст книги "Зөләйха күзләрен ача / Зулейха открывает глаза"
Автор книги: Гузель Яхина
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 1 (всего у книги 29 страниц) [доступный отрывок для чтения: 10 страниц]
Гүзәл Яхина
Зөләйха күзләрен ача
Җәһәннәмдә мәхәббәт һәм наз
Бу роман СССР таркалганнан бирле тәмам онытылган кебек тоелган әдәбият төренә карый. Бездә заманында ике мәдәниятле менә дигән язучылар төркеме бар иде. Алар, империянең үзендә яшәүче этносларның берсеннән булсалар да, рус телендә язды. Фазыл Искәндәр, Юрий Рытхэу, Анатолий Ким, Олжас Сөләйманов, Чыңгыз Айтматов һәм башкалар шундыйлардан иде. Әлеге мәктәпнең традицияләре – милли материалны тирәнтен белү, үз халкын ярату, гамәлгә ашырылган дәрәҗә һәм башка милләт халкына ихтирамлы мөнәсәбәт, фольклорга игътибарлы һәм нәзакәтле якын килү. Бер караганда, моның дәвамы булмаячак кебек иде – юкка чыккан материк төсле. Ниһаять, сирәк була торган һәм шатлыклы вакыйга туды – яңа прозаик, яшь татар хатын-кызы Гүзәл Яхина әдәбият дөньясына килеп керде һәм җиңел генә әлеге язу осталары арасына басты.
«Зөләйха күзләрен ача» романы – язучының гаҗәеп оста язылган беренче әсәре. Ул чын әдәбиятның төп сыйфатына ия: турыдан-туры йөрәккә кадала. Төп герой – кулакларны сөрү чорында татар крестьян хатын-кызы – язмышы турындагы бу әсәр шундый тәэссоратлы яңгыраш тапты ки, бүгенге көн прозасының гаҗәеп зур агымында мондый романнар дистәләгән соңгы елларда еш очрый дип әйтеп булмый.
Бәян итүнең күпмедер дәрәҗәдә кинематография стиле вакыйганың драматизмын һәм образларның яктылыгын көчәйтә, халыкчанлык исә бәян итүнең дәрәҗәсен төшерми, киресенчә, романның абруен күтәрә. Автор укучыны төгәл күзәтү, нечкә психологиянең тел үзенчәлегенә кайтара. Сөюдән башка хәтта иң талантлы язучылар да заман чирләрен теркәп баручы салкын җаннарга әйләнгән булыр иде. Язучы шул олы мәхәббәтне оста тасвирлый. Иң мөһиме әнә шунда.
«Хатын-кыз әдәбияты» дигән сүзтезмә үзендә түбәнсетү төсмере йөртә – күп очракта ирләр тәнкыйте «мәрхәмәте» аркасында. Ә бит хатын-кызлар бары тик XX гасырда гына аңарчы ирләрнеке булып саналган табиблар, укытучылар, галимнәр һәм язучылар һөнәрен үзләштерде. Роман жанры гамәлдә булган чорларда ирләр тарафыннан начар романнар хатын-кызларга караганда күбрәк язылган. Бу факт белән бәхәсләшү бик авыр. Гүзәл Яхина әсәреннән, һичшиксез, хатын-кыз рухы бөркелә. Хатын-кызның көче һәм йомшаклыгы, ана булуы кешелекнең иң бөек явызларының берсе уйлап чыгарган хезмәт лагере, җәһәннәм газаплары фонында ачыла.
Минем өчен бер нәрсә табышмак булып кала: мондый яшь авторга ничек итеп җәһәннәмдә туган төрле мөнәсәбәтләр турында әсәр язу мөмкин булды икән?.. Мин авторны чын күңелемнән искиткеч матур премьерасы, ә укучыларны гаҗәеп оста язылган проза әсәре белән котлыйм! Бу – менә дигән старт!
Людмила Улицкая
Беренче бүлек
Җебегән тавык
Бер көн
Зөләйха күзләрен ачып җибәрде. Баздагы кебек караңгы. Юка пәрдә артында казлар йокымсырап утыра. Бер айлык тай, әнисенең имчәкләрен эзләп, иреннәрен шапылдата. Тәрәзәдән гыйнвар буранының дулап ыңгырашуы ишетелә. Ярый әле, тәрәзә ярыкларыннан өреп тормый – Мортазага рәхмәт: салкыннар башланганчы ук, тәрәзәләрне ябыштырып, ярыкларын томалап куйды. Мортаза – әйбәт хуҗа. Әйбәт ир дә әле. Ул, гөрелдәтеп һәм шактый көчле яңгыратып, ирләр ягында гырлап ята. Йокла, катырак йокла, таң йокысы – иң тирән һәм татлы йокы.
Инде вакыт. Йа Аллам, уйлаган уемны гамәлгә ашырырга ярдәм итсәңче – беркем дә йокысыннан уянмасын әлегә.
Зөләйха әкрен генә, тавышсыз гына әүвәл – бер аягын, аннан икенчесен идәнгә төшерде, каушаудан егылып китмәс өчен, мичкә тотынып торып басты. Төн чыкканчы, мич суынып та өлгергән, үтә салкын идән аяк табаннарын өтеп ала. Аякка ни дә булса кияргә ярамый – киез ката белән тавышсыз гына йөреп китеп булмый, кайсы да булса идән тактасының шыгырдавы бар. Зыян юк, Зөләйха аңа гына түзәр. Кулы белән кытыршы мич яңагына тотына-тотына, үз бүлмәсеннән чыга башлады. Монда бик тар һәм кысан, шулай булса да ул һәр почмакны, һәр чыгынтыны бик яхшы белә – ярты гомере көннәр буе сәгать теле кебек тегендә-монда «тирбәлеп» үтте: казан яныннан кайнар аш белән тулы савытларын күтәреп ирләр ягына йөгерде, аннары кирегә – бушап калган һәм суынган савытларны ирләр ягыннан казан янына ташыды.
Инде ничә ел кияүдә? Утыз яшенең унбиш елы бугай. Бу, мөгаен, гомеренең яртысыннан да артыграктыр. Мортазадан сорарга кирәк әле, кәефе күтәренке булганда. Санап бирер.
Идән паласына сөртенеп егылмаса ярый инде. Стена буендагы тимер белән тышланган сандыкка яланаяк килеп бәрелмәсен тагы. Мич почмагындагы шыгырдавык тактаны атлап үтәргә туры килер. Хатын-кызлар ягын ирләрнекеннән аерып тора торган ситсы чаршау артына да тавышсыз-тынсыз гына үтәргә кирәк булыр… Ишек тә якында гына.
Мортаза гырлавы да янәшәдә генә. Йокла, йокла, зинһар, йокла, Ходай өчен! Хатын иреннән яшеренеп йөрергә тиеш түгел дә бит, нишлисең – туры килә инде.
Хәзер иң мөһиме – терлекләрне уятмау. Гадәттә, алар абзарда йоклый, әмма кышкы нык салкыннарда Мортаза яшь терлекләрне, кош-кортны өйгә, аерым бүлмәгә кертергә куша. Казлар селкенми әле, тай исә тоягы белән бәреп алды да башын чайкап куйды, шайтан алгыры, уянды бит. Әйбәт ат булачак, сизгер. Зөләйха, чаршау читеннән кулын сузып, тайның йомшак, шома танавына кагылып алды: тынычлан, янәсе, үз кеше. Тегесе, рәхмәтле булып, аның учына борын тишекләрен киереп пошкырып тора – таныды, инде борчылмас. Зөләйха юешләнгән бармакларын эчке күлмәгенә сөртте дә сакланып кына җилкәсе белән ишекне этте. Кышка киез белән тышланган ишек тыгыз, авыр ачыла. Ярыктан зәһәр суык болыты бөркелде. Биек бусаганы атлап чыкты: әле ярый хәзер бусагага басмый калды, явыз рухларны борчыган булыр иде, тфү-тфү! Ниһаять, өйалды. Ишекне кысып куйды да аркасы белән аңа терәлеп басты.
Аллага шөкер, юлның бер өлешен тыныч кына үтте.
Өйалдында урамдагы кебек салкын – тәнне чеметтерә, эчке күлмәк җылытмый. Боздай салкын һава агымы идән ярыкларыннан кереп яланаякларны кыздыра. Монысы әле куркыныч түгел.
Куркынычы – каршы яктагы ишек артында.
Убырлы карчык. Зөләйха аны эчтән генә шулай дип атый. Бөек Ходайга рәхмәт: каенана алар белән бер якта яшәми. Мортазаның өе бик иркен, уртак өйалды белән тоташкан ике яктан тора. Кырык биш яшьлек Мортаза өенә унбиш яшьлек Зөләйханы алып кайткан көндә Убырлы карчык йөзенә чыккан газаплы көенече белән үзенең исәпсез-хисапсыз сандыкларын, төенчекләрен, савыт-сабаларын олы якка ташыды һәм аны тулаем биләп үзенеке генә итте. Улы ярдәм итәргә дип янына килгәч, «Кагылма!» дип зәһәрләнеп һәм куркыныч авазлар чыгарып кычкырды. Шуннан соң улы белән ике ай сөйләшмәде. Шул ук елны бик тиз һәм бернинди өмет калдырмыйча сукырая, ә бераз вакыттан соң чукраклана башлады. Ике елдан дөм сукыр һәм чукракка әйләнде. Аның каравы хәзер бытылдавыннан туктатып булмый.
Аңа чынында ничә яшь икәнен беркем дә белми. Үзе, йөз яшь, ди. Мортаза исәпләргә утырган иде, озак маташты. Шулай да әнисенең сүзе дөрес булып чыкты, чыннан да, йөзгә якын икән. Булыр да. Ул бит соң туган бала, ә хәзер инде үзенә дә байтак яшь – карт бабай диярлек.
Убырлы карчык бөтенесеннән дә иртәрәк тора һәм өйалдына үзенең кадерләп саклап тоткан зиннәтен – бер ягына нәфис зәңгәр күкчәчәк төшерелгән һәм хикмәтле капкачлы сөттәй ак фарфордан ясалган төнге чүлмәген чыгарып куя. Аны кайчандыр Мортаза Казаннан алып кайткан иде. Инде Зөләйхага каенанасы эндәшүгә сикереп торып чыгарга һәм әлеге кыйммәтле савытны бушатырга, саклык белән генә юып чистартырга кирәк була. Бу – аның иң беренче эше. Шуннан соң гына мичкә ягарга, камыр куярга һәм сыерны көтүгә куарга! Әгәр дә бу иртәнге вазифасын онытып йоклап ятса, бик авыр буласын көт тә тор! Унбиш ел эчендә Зөләйха бары тик ике мәртәбә генә йоклап калды – үзенә аннан нәрсә булганын искә алуны да тыйды.
Ишек артында әлегә тыныч. Әйдә инде, Зөләйха, җебегән тавык, ашык. «Җебегән тавык» дип аңа беренче мәртәбә Убырлы карчык әйтте. Бераз вакыттан Зөләйха, үзе дә сизмичә, үзен шулай атый башлады.
Ул шыпырт кына өйалды түренә, чормага менә торган баскыч янына үтте. Кулы белән шома култыксаларны капшап алды. Баскыч басмалары бик текә, зәһәр суыкта каткан такталар әкрен генә ыңгырашкалап ала. Өстән бераз гына туңган агач, тузан, кипкән үләннәр һәм какланган каз исе аңкып китә. Зөләйха инде баскычтан күтәрелеп килә. Буран улавы колакны яра, көчле җил, түбәгә килеп бәрелеп, почмакларда үкерә.
Чорма буйлап ул мүкәләп үтәргә булды. Әгәр атлап барсаң, йоклап яткан Мортазаның нәкъ баш өстендәге такталар шыгырдый башлаячак. Мүкәләп бик тиз үтәчәк – авырлыгы чүп кенә. Мортаза аны бәрән күтәргән кебек бер кулы белән генә күтәреп йөртә. Ул эчке күлмәген, тузанга буялмасын дип, күкрәгенә кадәр бөтереп китерде дә, очын авызына алып, тешләре белән кысты. Тартмалар, әрҗәләр, агач кораллар арасыннан капшана-капшана гына үтеп, аркылы өрлекләрне җиңел генә атлап чыкты да маңгае белән стенага килеп төртелде. Ниһаять!
Күтәрелеп, чорманың кечкенә генә тәрәзәсенә күз салды. Юлбашның кар сарган өйләре таң алдындагы карасу-соры караңгылыкта шәүлә кебек кенә күренә. Мортаза ничектер бер санап чыккан иде – йөздән артык хуҗалык бар икән бу авылда. Сүз дә юк: авыл кечкенә түгел. Авыл юлы салмак кына бормаланып, елга кебек агып, офык артына кереп югала. Кайбер өйләрнең тәрәзәләрендә инде ут яна. Зөләйха, тизрәк, тизрәк!
Ул, торып басуга, өскә үрелә. Учларга ниндидер авыр, шома, эре төерләр ябышкан бер әйбер – какланган каз килеп кагыла. Ашказаны, шундук сискәнеп, каздан берәр кисәк таләп итеп үкерә башлый. Юк-юк, казны алырга ярамый. Каз түшкәсен ычкындырып, башка әйбер эзли Зөләйха. Менә! Чорма тәрәзәсеннән сул якта зур гына һәм шактый авыр, суыкта катып киткән төенчекләр эленеп тора, алардан җимеш исе килә.
Әһә, бу бит алма кагы. Мичтә ныклап кайнатылган, киң такталарга тигез итеп, юка гына җәеп салын-ган, түбәдә киптерелгән, эссе август кояшын һәм салкынча сентябрь җилләрен сеңдергән ризык битбу. Аны, әз-әзләп кабып, әчкелтем кисәкне аңкаубуйлап тәгәрәтә-тәгәрәтә озак итеп суырырга йә авыз тутырып кабып чәйнәргә, сирәк кенә килеп чыккан алма төшләрен учка төкереп, шушы тыгыз массаны чәйнәргә дә чәйнәргә… Авыз шундук селәгәй белән тула.
Зөләйха, баудан бер-ике җәймәне өзеп алып, тыгызлап бөтергәч, култык астына кыстырды. Калганнарын кулы белән сыпырып алды – күп, бик күп кала әле. Мортаза сизмәскә тиеш, сизелерлек түгел бит.
Ә хәзер – кире юлга.
Ул, тезләнеп, баскычка таба шуышып китте. Как җәймәләре бөтереге тиз хәрәкәтләнергә комачаулый. Менә бит, чыннан да җебегән тавык, үзе белән нинди дә булса торба алырга башына да килмәгән. Баскычтан әкрен генә төште: аяклары сизми – шакырдап катты, оеган табаннарны яны белән куеп атларга туры килә инде. Соңгы басмага җиткәч, Убырлы карчык ягындагы ишек шыгырдап ачылып китеп, караңгы ишек уемында сизелер-сизелмәс якты шәүлә пәйда булды. Идәнне кәкре башлы авыр таяк тукылдата башлады.
– Кем бар? – дип сорады Убырлы карчык, ирләр тавышы белән.
Зөләйха катып калды. Йөрәк сикерә, корсак бозлы төер булып җыерылып килде. Өлгермәде. Култык астындагы как эри, җеби, йомшара башлады.
Убырлы карчык бер адым алга атлады. Сукыраеп унбиш ел яшәгәнгә, өйне тулысынча өйрәнеп бетте – яттан белә дисәң дә була; өйдә иркенләп, бернидән шикләнмичә, ышанычлы адымнар белән йөри.
Зөләйха, инде йомшарып беткән какны терсәге белән ныграк кысып, өскәрәк үрмәләде.
Карчык ияген әле бер якка, әле икенче якка боргалый. Бернәрсә ишетмәсә дә, күрмәсә дә сизә бит карт убыр. «Убырлы карчык» дигән исеме генә дә ни тора. Кәкре башлы таягы каты тукылдап якыная да якыная. Әй-й, Мортазаны уята бит инде…
Зөләйха тагын тиз генә баскыч буенча өскәрәк күтәрелде. Култыксаларга ябышып, кипкән иреннәрен ялап алды.
Ак шәүлә инде баскыч янына килеп басты. Карчыкның иснәнүенә кадәр ишетелә: борын тишекләре белән һаваны шаулатып суырып ала. Зөләйха учларын битенә якын китерде, дөрестән дә, каз ите һәм алмалар исе аңкып тора. Кинәт Убырлы карчык җитез генә алга үтте дә, кәкре башлы озын таягы белән кизәнеп, бар көченә баскычка сугып җибәрде, әйтерсең лә кылыч белән урталай кисеп ата. Таякның очы янәшәдән сызгырып үтте дә, Зөләйханың ялан табаныннан ярты бармак тирәсе ара калдырып, тактага чыңлап килеп кадалды. Әгәр карт убыр тагын бер мәртәбә сукса… Убырлы карчык, үз эченнән генә нидер мыгырдап, таягын тартып алды. Караңгы төнге чүлмәге тонык кына шалтырап куйды.
– Зөләйха! – Улы йоклап яткан якка карап, каты итеп кычкырып җибәрде карчык.
Гадәттә, өйдә иртә шулай башлана.
Зөләйха кипкән тамагы белән куе төкерек төерен йотып җибәрде. Ходаем, әллә котылдым инде! Аякларын җайлап куя-куя, баскычтан төшеп басты. Берничә мизгел үткәреп җибәрде.
– Зө-ләй-ха-а!
Менә хәзер – вакыт. Каенана өчәр тапкыр кабатларга яратмый. Зөләйха Убырлы карчыкның янына ук килеп, «Очтым, очтым, әни!» дип, аның кулыннан ябышкак җылы пар белән томаланган авыр чүлмәкне алды. Моны ул һәр көн эшли.
– Килдеңме, җебегән тавык? – дип мыгырданды каенана. – Йокы чүлмәге. Торгызып булмый хәтта. Хөрәсән ялкавы…
Мортаза бу тавышка, мөгаен, уянгандыр. Өйалдына чыгуы да ихтимал. Зөләйха култык астындагы какны кысып тотып (төшереп калдырмыйм тагы!), идәндә яткан кемнеңдер киез итеген аягы белән эзләп табып, урамга йөгерде. Буран күкрәккә бәрә, баскан җирдән очыртып алып китәргә тырышып бөтереп ала. Эчке күлмәге кыңгырау кебек җәелде. Төн эчендә болдыр кар өеменә әйләнгән.
Зөләйха, кар күмгән болдыр баскычын аяклары белән капшап таба-таба, аска төште. Тездән диярлек карга чумып, бәдрәфкә таба китте. Ишекне җилгә каршы этеп ачарга тырышты. Чүлмәктәге нәрсәләрне бозланып каткан тишеккә ташлады. Өйгә керсә, Убырлы карчык юк – үзенә кереп киткән, ахры.
Бусагада әле йокысыннан айнымаган Мортаза каршы алды. Кулында – керосин лампасы. Куе кашлары җыерылган, йокыдан айнымаган чыраендагы җыерчыклары тагын да тирәнәйгән, әйтерсең лә пычак белән ярып чыкканнар.
– Шаштың мәллә, хатын? Буранда ялангач кем йөри?
– Мин әнинең төнге чүлмәген генә чыгарып түктем. Йөгереп кердем…
– Ярты кыш буе тагын чирләп ятасың киләме? Бөтен өй эшен миңа тагып…
– Син нәрсә инде, Мортаза! Мин бит туңмадым. Кара менә! – Зөләйха, терсәкләрен биленә нык итеп кысып (култык астында алма кагы бит), кып-кызыл учларын сузып күрсәтте. Эчке күлмәк астыннан төргәк күренеп тормый микән? Күлмәк карда чыланып, тәнгә ябышып тора.
Ярый әле, Мортаза аңа карамыйча гына ачулана. Читкә төкереп куйды да кырылган шома башын тырпайган учы белән сыйпап алды, тузгыган сакалын сыпырды.
– Ашарга бир, хатын. Ишегалдын себергәч җыенып куй, утынга барабыз.
Зөләйха, «ярар» дигәндәй, башын иеп алды да чаршау артына кереп китте.
Булды бит, әй! Булды! Теләгәнемә ирештем! Әй Зөләйха, әй җебегән тавык! Менә ул минем табышым: нык төрелеп, бер-беренә ябышып беткән ике кисәк – искиткеч тәмле алма кагы. Бүген үк илтеп бирә алырмы икән? Бу байлыкны кайда яшереп тотарга? Өйдә калдырырга ярамый: алар өйдә булмаганда, Убырлы бөтен әйберне актарып бетерә. Үзе белән йөртергә туры киләчәк инде. Куркыныч, әлбәттә. Бүген Ходай аның ягында кебек, эшләр уңарга тиеш.
Зөләйха алма кагын, озын тастымалга ныклап төреп, бил тирәли чорнап, бәйләп куйды. Өстеннән эчке күлмәге белән каплады. Тагын бер күлмәк, шараварын (киң балаклы чалбар) киеп куйды. Чәчләрен үреп алгач, яулыгын бәйләде.
Сәке башындагы тәрәзә тышында ярымкараңгылык сыеклана башлады, сүрән кыш иртәсенең зәгыйфь яктысы белән кушылды. Зөләйха тәрәзә пәрдәләрен ачып куйды – караңгыда эшләгәнче, болай яхшырак. Мичнең бер почмагында торган керосин лампасы хатын-кыз ягына да бераз кыйгач яктылык җибәрә, әмма сакчыл Мортаза филтәне шундый итеп кысып куйган, ут яктысы бөтенләй күренми диярлек. Берни түгел: Зөләйха бит бөтен эшне хәтта күзләре бәйләнгән килеш тә эшли ала.
* * *
Яңа көн туды.
Иртәнге буран төш алдыннан тынып калды, аязып киткән күк йөзеннән кояш карады. Утынга кузгалдылар.
Зөләйха, чана очында Мортазага аркасы белән утырган килеш, акрын-акрын ерагая барган Юлбаш йортларына карап бара. Яшел, сары, куе зәңгәрсу булып күренгән бу өйләр кар көртләре астыннан матур гөмбәләр булып күренәләр. Морҗа авызыннан өскә ыргылган төтеннәр күк зәңгәрлегендә эреп югала. Чана табаннары астында кар тәмләп шыгырдый. Салкыннан дәртләнеп киткән Сандугач вакыт-вакыт пошкырып, ялын чайкап ала. Зөләйха астына җәелгән иске сарык тиресе аңа җылы биреп тора. Корсак өстендәге яшерен хәзинә шулай ук җылыта. Бүген үк, бары тик бүген илтеп биреп булса иде…
Куллары һәм аркасы сызлый башлады: төнлә кар ишеп-ишеп яуды бит. Зөләйха, шушы кар көртләрен көрәк белән умырып-умырып алып, киң юллар ачты: болдырдан – зур амбарга, кечесенә, бәдрәфкә, кышкы абзарга, арттагы ишегалдына. Мондый җәфалы эштән соң салмак кына тирбәлеп барган чанада изрәп бару нинди рәхәт: җайлап кына утырасың, таныш ис аңкып торган толыпка чумып төренәсең, иягеңне күкрәгеңә куясың да күзләреңне йомып йокыга китәсең…
– Хатын, уян, килеп җиттек.
Чананы биек-биек агачлар урап алган. Кар мендәре чыршы төпләрен каплаган, наратларның тузгак башларына, җәенке ябалдашларына менеп яткан. Хатын-кыз чәчедәй нечкә һәм озын каен ботакларын бәс сарган, юан-юан буй өемнәр булып көртләр тезелешеп киткән. Тирә-юньдә шактый чакрымнарга тынлык таралган.
Мортаза, кардан батмыйча шуып барыр өчен, үреп ясалган табан-чаңгысын киез итекләренә бәйләп куйды. Чанадан сикереп төште дә аркасына мылтыгын асты, билбавына зур балтасын кыстырды. Терәк-таякларын кулына алып, борылып та карамыйча, ныклы һәм ышанычлы адымнар белән куе чытырманлыкка сукмак салды. Ә Зөләйха аның артыннан атлады.
Юлбаш янындагы бу урман бик матур, бай да әле. Җәй көне авыл халкын эре каен җиләге, татлы һәм бөртекләнеп торган кура җиләге, ә көзен тәмле исле гөмбәләр белән тукландыра. Кыргый җәнлекләр дә байтак. Урман куеныннан татлы сулы чишмә чыга. Аның үтә күренмәле саф суында елгыр балыклар һәм салмак хәрәкәтле кыслалар йөзеп йөри. Яз җиткәч, аның дулап аккан көчле агымы кар сулары һәм ләм белән болгана. Күп төбәкне биләп алган ачлык елларында бары тик алар гына – урман һәм чишмә елгасы гына саклап калды халыкны. Ходай ярдәме белән дә, әлбәттә.
Бүген Мортаза эчкәрәк керде, урман юлының ахырына кадәр диярлек барып җитте. Бу юл әүвәл заманнарда ук салынган һәм урман аланына кадәр илтә. Аннан соң тугызлап кәкре нарат белән камалган Кырый аланга килеп терәлә дә шунда өзелә. Аннары юл юк. Сирәк урман бетә – куе карурман, ауган агачлар баскан чытырман, кыргый җәнлекләр, урман ияләре, төрле җен-пәриләр оясы башлана. Сөңгегә охшаган очлы башлы йөзьяшәр кара чыршылар куелыгыннан атлар да үтеп китә алмый. Ә ачык төстәге агачлар – җирән наратлар, кара таплы ак каеннар, соры имәннәр – анда бөтенләй очрамый.
Карурман аша мари җирләренә чыгып була дип сөйлиләр иде: тик рәттән берничә көн барсаң гына. Акылы булган нинди кеше моны эшләсен? Хәтта Зур ачлык заманында да авыл халкы Кырый алан чиген үтәргә базмады: агач кайрыларын ашап, имән чикләвекләрен тарттырып, ашлык бөртекләре булмасмы дип, тычкан ояларын актарып яшәде – карурманга гына йөрмәде. Барган кеше исә әйләнеп кайтмады.
Зөләйха бер мизгелгә туктап калды – чыбык-чабык тутыру өчен, зур кәрзинен кар өстенә куйды. Тынычсызланып, тирә-якка күз салды – ни дисәң дә, Мортаза юкка артык эчкә кергән.
– Мортаза, еракмы соң әле? Мин инде Сандугачны агачлар аша күрми дә башладым.
Ире җавап бирмәде, көртләргә озын таяклары белән этенә-төртенә һәм шыгырдап торган карны үреп ясалган киң чаңгылары белән изеп, биленә кадәр кар ерып алга атлый. Бары тик суык пар болыты гына әледән-әле баш очына күтәрелә. Ниһаять, төз, биек кәүсәсенә гөмбә үскән каен янында туктап калды Мортаза. Каен кәүсәсен хуплап чәбәкләп алды да: «Менә моны», – диде.
Әүвәл агач тирәсендәге карны таптап чыгарга кирәк. Аннары Мортаза толыбын салып куйды да, кулына кәкре балтасын ныклап тотып, агачлар арасындагы ачык урынга төртеп күрсәтте (янәсе, шунда аударабыз), агачны чаба башлады.
Балта йөзе, кояшта ялтырап алып, кыска гына яңгырап куйган «чах» дигән тавыш чыгарып, каен кәүсәсенә кыеклап керде. «Ах! Ах!» дип, шундук кайтаваз таралды. Балта әүвәл калын, кара төерләр белән бизәкләнеп беткән кайрыны юнып алды, аннан нәфис алсу төстәге агач йомшагына килеп керде. Йомычкалар күз яше кебек төрле якка чәчрәде. Кайтаваз исә бөтен урманны яңгыратты.
«Урманда да ишетелә бит инде», – дип борчылып уйлап алды Зөләйха. Ул Мортазадан читтәрәк, билдән карга чумып, кәрзинен кочаклап баскан килеш, иренең агач чапканын карап тора. Мортаза, бераз каерылып, бар көченә селтәнде дә, тыгыз гәүдәсе белән бөгелә-сыгыла, агачның ян-ягындагы инде йомычкаланган ачык ярыкка балтасын төзәп җибәрде. Көчле ир шул, гаярь ир. Эшли дә белә. Аңа Ходай әйбәт ир насыйп иткән, бер дә зарланырлык түгел, гөнаһ булыр. Үзе бит әнә нинди кечкенә, вак сөякле, Мортазаның җилкәсенә генә дә көчкә җитә.
Озак та үтми, каен көчлерәк дерелди һәм чайкала, катырак ыңгыраша башлады. Кәүсәсендә балта чабудан барлыкка килгән яра кычкырырга ачылып киткән авызга охшап калган. Мортаза, балтасын ташлап, җилкәсеннән ботак-йомычкаларны кагып төшерде дә Зөләйхага баш какты – ярдәм ит, янәсе. Алар, җилкәләре белән кытыршы кәүсәгә терәлеп, икәүләп этә башладылар – көчлерәк итеп, тагын да көчлерәк итеп… Каен шартлап сынды, тирә-юньгә яңгыраган авыр ыңгырашу белән күккә кар тузаны күтәреп, җиргә ауды.
Ир җиңелгән агачка атланып алды да юан ботакларны чабып төшерергә кереште. Ә хатыны, нечкә ботакларны сындыргалап, коры-сары белән бергә кәрзингә тутыра башлады. Озак тырыштылар. Хәтта бер-беренә сүз дә әйтмичә, шактый озак эшләделәр. Бил сызлый, иңбашлары алҗудан оеп-оеп китә. Хәтта бияләйле куллар да туңа.
– Мортаза, әйт әле, әниең яшь чакта берничә көнгә урманга барган һәм аннан исән-сау килеш кайткан диләр, дөресме? – Зөләйха шул арада билен языйм дип, тураеп-бөгелеп алды. – Миңа абыстай сөйләгән иде, ә аңа – әбисе.
Ире янә җавап бирмәде. Ул балтасын кәүсәдән тырпаеп торган кәкре, буынтыклы ботакка төзәп тора иде.
– Мин әгәр анда булган булсам, куркудан үләр идем. Мөгаен, минем аякларым шундук йөрмәс булыр иде. Җиргә ятып, күзләремне йомып, телем әйләнүдән туктаганчы, берөзлексез дога укыган булыр идем.
Мортазаның селтәнеп чабуыннан кәкре ботак, сызгырып-калтыранып, сиртмә кебек сикергәләп читкә очты.
– Ни дисәң дә, карурманда догалардан файда юк, диләр. Укыйсыңмы-укымыйсыңмы, барыбер һәлак булачаксың… Ничек уйлыйсың, – Зөләйха тавышын бераз киметте, – җир йөзендә Аллаһы Тәгалә күзе төшмәгән урын бармы?
Мортаза кизәнеп китеп селтәнде дә суыкта зеңгелдәп торган агачка балтасын батырды. Бүреген салып атты, кызарып чыккан, эссе бөркелеп торган кыркылган башын учы белән сөртеп, аяк астына лач итеп төкерде дә яңадан эшкә тотынды.
Тиздән кәрзин дә коры-сары белән тулачак, аны күтәреп тә булмас инде, өстерәп кенә барырсың. Каен ботаклардан арынды, берничә кисәккә бүленде. Озын ботаклары, әйбәтләп җыелып, янәшәдәге көртләр өстендә бәйләм-бәйләм булып өелде.
Караңгы төшә башлавын да сизми калдылар. Зөләйха күзләрен күккә күтәреп караса, кояш өзек– өзек болытлар артына кереп качкан. Шул арада көчле җил чыкты, сызгыра-сызгыра, җәяүле буран бөтерелә башлады.
– Әйдә, кайтыйк инде, Мортаза, тагын буран күтәрелә бит.
Калын утын бәйләмен бау белән чорнавын дәвам иткән ире дәшми. Соңгы бәйләм әзер булуга, агачлар арасыннан бүре кебек сузып-сузып һәм явызланып буран улый башлады.
Мортаза йон бияләе белән бүрәнәләргә төртеп күрсәтте:
– Әүвәл боларны чанага илтеп салабыз.
Киселгән дүрт бүрәнәнең һәрберсе Зөләйхадан да озынрак. Мортаза тамагын кырып куйды һәм иң юан бүрәнәнең бер башын җирдән күтәреп алды. Зөләйхага икенче башы калды. Тиз генә күтәрә алмады ул, юан һәм бирчәйгән агачка җайлашып, озак маташты.
– Тиз бул! – дип, түземсезләнеп кычкырды Мортаза. – Хатын!
Ниһаять, булдырды Зөләйха. Бүрәнәне ике кулы белән кочаклап, әле генә киселгән, озын, очлы йомычкалар белән ыржаеп торган агачның алсу-ак үзәгенә күкрәге белән сыланып, көчкә күтәреп алды.
Чанага таба киттеләр. Әкрен генә баралар. Куллары калтырый. «Ычкындырып җибәрмәсәм генә ярый инде. Ходаем, ярдәм ит, ычкындыра күрмим! Аякка килеп төшсә, гомерлек гарип булып каласың». Эссе булып китте – аркасы, корсагы буйлап кайнар тир ага. «Күкрәк астына яшереп бәйләнгән алма кагы үтәли җеби – тозланып бетә инде. Анысы куркыныч түгел, тик бүген үк илтеп бирәсе иде…»
Сандугач, ялкау гына тыпырчынып, шул ук урында тора. Быел бүреләр аз, сөбханалла, шуңа күрә Мортаза атын берүзен озаклап калдырырга курыкмый.
Бүрәнәне чанага илтеп салгач, Зөләйха бүрәнә янәшәсенә хәлсезләнеп барып ятты. Бияләйләрен салып, муеныннан яулыгын чишеп җибәрде. Сулыш алу авыр, әйтерсең лә авылның бер башыннан икенчесенә кадәр туктаусыз йөгереп үткән.
Мортаза, бер сүз дә әйтмичә, калган бүрәнәләргә таба кире китте. Зөләйха, чанадан шуып төшеп, аның артыннан атлады. Калган бүрәнәләрне дә чанага китереп салдылар. Аннары – юан ботаклар бәйләмнәрен, соңыннан – нечкә ботак бәйләмнәрен.
Утыннарны чанага урнаштырып бетергәндә, урман инде кышкы куе эңгер-меңгергә чумды. Яңа гына киселгән каен төбендә бары тик Зөләйханың кәрзине генә калган иде.
– Чыбык-чабыкны үзең алып килерсең, – диде Мортаза коры гына, утыннарны ныгытып бәйли башлады.
Җил котыра, алар салган эзләрне күмеп китеп, кар болытларын төрле якка очыра башлады. Зөләйха, бияләйләрен күкрәгенә кысып тоткан килеш, инде күренер-күренмәс сукмактан урман караңгылыгына йөгерде.
Таныш агач төбенә барып җиткәнче, чыбык-чабык тутырылган кәрзинне кар күмеп киткән иде инде. Зөләйха куактан бер ботак сындырып алды, аның белән карга төртә-төртә, шул тирәне әйләнеп чыкты. Әгәр тапмаса, нык эләгәчәк үзенә. Мортаза ачуланыр да тынар, ә менә Убырлы карчык туйганчы эт итәчәк; зәһәрен чәчеп, әлеге кәрзинне үзе үлгәнче исенә төшереп кирәген бирәчәк.
Менә ич, табылды бит, Аллага шөкер! Утыра мине көтеп! Зөләйха авыр кәрзинне көрт астыннан көчкә сөйрәп чыгарды. Җиңел сулап куйды. Тизрәк китәргә кирәк. Кай якка китәргә соң әле? Зөләйханы һәм тирә-юньне тирәләп, рәхимсез буран котыра. Зөләйханы урап, чолгап алган ак карның ак агымы һавага бер күтәрелә, бер төшә. Коточкыч зур соры капчык сыман болытлар чыршыларның тырпаеп торган очлы башлары арасында эленеп калды. Агачлар караңгылыкка төренде, шәүләләр кебек бер-беренә охшап калды.
Сукмак юкка чыкты.
– Мортаза! – дип кычкырып җибәрде Зөләйха, авызына кар тулды. – Мортаза-а-а!
Аңа, җырлап, сызгырып, чәрелдәп, буран гына җавап бирде.
Тән хәлсезләнеп, аяклар йомшарып китте, әйтерсең лә алар да кардан ясалган. Зөләйха, бер кулы белән кәрзинне, икенче кулы белән толып якасын тотып, җилгә аркасын куеп, агач төбенә килеп утырды. Моннан китәргә ярамый, адашуы ихтимал. Шул урында көтү яхшырак. Мортаза аны урманда ташлап калдырмасмы? Убырлы әй шатланыр иде… Ходаем, күпме көч куеп тапкан алма кагы нишли инде? Бер дә юкка тырышты булып чыгамы?..
– Мортаза-а-а!
Кар болыт эченнән колакчын бүрек кигән зур кара сын килеп чыкты. Хатынының җиңеннән ныклап эләктереп, Мортаза аны буран аша үз артыннан алып китте.
Чанага утырырга рөхсәт итмәде – утын күп, атның тартыр көче җитмәячәк. Җәяүләп киттеләр: Мортаза, Сандугачны йөгәненнән тотып, – алдан, ә Зөләйха, аякларын көчкә атлап, чана артына тотына-тотына, эзенә басып бара. Киез итекләренә кар тулды. Салып кагарга көч юк. «Әлегә атлап өлгерергә кирәк, адымнарын дөрес ясарга: әле уң аяк, әле сул аяк, әле уң аяк, әле сул аяк… Йә инде, Зөләйха, җебегән тавык, атла, атла, әйдә. Үзең беләсең: чанадан аерылып артта калсаң – бетәчәксең. Мортаза сизми дә калачак. Урманда катып үләчәксең.
Ни дисәң дә, нинди яхшы кеше бит ул – аны эзләп килде, тапты. Урман эчендә калдырып та китә ала иде – кемдә кемнең ни эше бар: исәнме ул, юкмы. «Урманда адашып калды, тапмадым», – дияр. Бер көннән соң аны беркем дә искә алмаган булыр иде.
Карале, күзне йомган килеш тә атлап була икән бит. Болай җайлырак та – аяклар йөри, күзләр ял итә. Иң мөһиме – чанага ныклап ябышырга, бармакларны ычкындырмаска…»
Кар битне авырттырып бәрә, борынга, авызга тула. Зөләйха, башын бераз күтәрә төшеп, карларын какты да җиргә килеп төште, алда – ераклаша барган чана, әйләнә-тирәдә өзлексез кар бөтерелә. Сикереп торып, чананы куып җитте дә куллары белән ябышып ятты. Өенә кайтып җиткәнче күзен ачмаска карар кылды.
* * *
Ишегалдына инде караңгы төшкәч кайтып керделәр. Утынны әрдәнә янына бушаттылар (Мортаза иртәгә ярачак), Сандугачны тугарып, чананы каплап куйдылар.
Убырлы карчык ягындагы калын бәс каплаган тәрәзәдә ут юк. Зөләйха барыбер белә: каенана аларның кайтып кергәнен шундук сизде. Менә хәзерге минутта ук тәрәзә янында идән такталары селкенүенә игътибар итеп тора ул: ишек шапылдавыннан бу такталар башта ничек итеп сискәнеп китәрләр, ә аннары хуҗаның авыр адымнарыннан шыгырдый башларлар. Мортаза чишенеп юынгач, әнисе ягына кереп китәчәк. Ул моны «кичке сөйләшү» дип атый. Чукрак карчык белән ни турында, ничек сөйләшеп була инде? Зөләйха моны һич аңламый. Шулай булса да бу сөйләшүләр шактый озакка, хәтта сәгатьләр буена сузыла. Мортаза әнисе яныннан тынычланып, канәгать булып чыга, хәтта елмаерга, шаяртып алырга да мөмкин.
Аларның бүгенге кичке «сөйләшүләре» Зөләйха өчен бик кулай булды әле. Ире, чиста күлмәген киеп, Убырлы янына кереп китүгә, Зөләйха әле кибеп тә өлгермәгән толыбын җилкәсенә салып, өйдән чыгып чапты.
Буран Юлбашны эре бөртекле каты кар белән каплаган. Зөләйха, башын дога укыгандагы кебек аска иеп, җилгә каршы урам буйлап бара. Өйләрнең керосин лампаларыннан төшкән сары яктылыктан ямь биреп җемелдәп торган кечкенә тәрәзәләре караңгыда бик күренми дә.
Менә басу капкасына да килеп җитте. Биредә, соңгы өйнең коймасы астында басу капкасы иясе яши. Зөләйханың аны күргәне юк, әмма аны нык ачулы, мыгырдавык диләр. Ничек инде башкача булсын? Эше шундый бит: авылдан явыз рухларны куарга, аларны басу капкасыннан авылга үткәрмәскә, әгәр инде авыл халкының урман ияләренә дә үтенечләре туа икән – ярдәм итәргә, арадашчы булырга. Җитди эш бу, күңел ачып йөрү түгел.
Зөләйха толыбын ачты да, күлмәк бөрмәләрендә озаклап казынып, биленә чорнаган күчтәнәчле дымлы чүпрәкне сүтте.
– Гафу ит еш борчыганым өчен, – диде Зөләйха буранга. – Син бүген дә ярдәм ит, зинһар, кире какма.
Ияләргә ярау җиңел, гади эш түгел. Кайсы иянең нәрсә яратканын белергә кирәк. Өйалдында яшәүче бичура, мәсәлән, талымсыз. Аңа юылмаган, бераз ботка яки аш калган ике тәлинкә куеп калдырсаң, төнлә аларны ялап бетерә дә шуның белән канәгать кала. Мунча бичурасы таләпчәнрәк – аңа чикләвек яки көнбагыш бир. Абзар иясе – камыр ашын, капка иясе төйгән йомырка кабыгын ярата. Ә менә басу капкасы иясе – баллыны. Әнисе шулай өйрәтте аны.
Зөләйха беренче мәртәбә аңа үтенеч белән – кызлары каберләрен карап торуын, кыш көне туңып ятмасыннар дип, карны калынрак итеп ябуын, явыз, кара рухларны куып торуын сорап, зират иясе белән сөйләшсен дип, конфетлар китергән иде. Аннары балда болгатылган чикләвекләр, таралып торган кош теле, киптерелгән җиләк-җимеш алып килде. Алма кагын әле беренче генә китерүе. Яратыр микән?
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?