Электронная библиотека » Гузель Яхина » » онлайн чтение - страница 7


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 11:21


Автор книги: Гузель Яхина


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 7 (всего у книги 29 страниц) [доступный отрывок для чтения: 8 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Груня, күзләрен йомып, колагы белән иренең каты, йонлач кулларына сыенды. Аның бармаклары, муен тамырына таба хәрәкәтләнеп, аннары күлмәк уемына төшеп китте.

– Яле, Грушенька, – дип пышылдады акрын гына. – Яле, җимешем минем…

Ишек янындагы кыңгырау кинәт көчле итеп челтерәп куркытып җибәрде. Бер тапкыр, димәк, профессорга. Соң мәртәбә аның янына биш-алты ел элек килгәннәр иде: Мәскәүдән Себергә кайтып баручы ябык кына ниндидер бер карт (профессорны Томскига укытырга чакырды, әмма Лейбе баш тартты) килеп китте.

Груня сикереп торды. Күзләре Степанның киеренке карашы белән очрашты, кулы белән авызын каплады: алар микән әллә? Степан, ачуланып, ияге белән ишеккә төртте: ач, нәрсә катып калдың? Груня, коридорга йөгереп чыга-чыгышка, күлмәк якасындагы төймәләрен каптырып өлгерде. Степанның авыр карашын аркасы белән тойды. Йозак һәм чылбырлар белән озак маташты, ниһаять, бармаклары тынычланды, дулкынланмый башлады. Груня тирән сулыш алып, кулы белән нык авыр ишеккә төртте.

* * *

Илона, чәркә сыман үкчәләрендә әле бер аягына, әле икенчесенә күчеп, эшләпә читләрен күзләренә аскарак төшереп басып тора иде. Оят, Ходаем, ничек оят…

Тау хәтле хатын ишекне ачты. Аждаһа кебек тирән һәм куркыныч итеп сулый. Илонага бәбәкләрен акайтып карап тора, дәшми.

– Мин профессор Лейбе янына, – диде Илона йомшак кына.

Тау хатын, ияге белән һаваны сөзеп, ярым караңгы коридордагы ак ишеккә күрсәтте. Тик урыныннан кузгалмыйча, керү юлын каплап тора. Илона, яссы сумкасын калкан кебек күкрәгенә кысып, бу хатыннан килгән суган белән карабодайның кайнар исеннән исереп, яны белән фатирга үтәргә маташа. Ак ишектән кереп китмәкче дә иде, әмма бусаганы саклаучы усал хатын кулы белән керү юлын каплады. «Кереп әйтәм», – дип, бас тавыш белән явызланып әйтте Груня һәм бүлмәгә кереп китте. Илона караңгылы-яктылы, тынчу һавалы ал бүлмәдә берүзе басып калды.

Кайдадыр алда, бераз арырак, юылган кер һәм ризык исе килеп торган аш бүлмәсенә керү юлының якты турыпочмагында хатын-кыз тавышы гөрелтесе, балаларның чыркылдап көлүләре һәм велосипед кыңгыравының шалтыр-шолтыр килүе ишетелә. Коридор буйлап – биек, яртылаш кубып коелган ак буявының вак тәңкәләре каплап алган, караңгыда күренер-күренмәс бүлмә ишекләре. Илонага алар артында кемдер яшеренеп, күзәтеп тора кебек тоелды. Профессор ишеге, ниһаять, ачылып китте, һәм зур гәүдәле хатынның түбән тавышы аны чакырып алды, Илона, җиңеләеп, бүлмәгә узды.

«Вольф Карлович Лейбе, хатын-кыз авырулары буенча профессор, «Йолдыз!» Нәкъ менә шундый язуны Илона, әнисен күмеп кайткач, әйберләрен тәртипкә салганда, аның көндәлегендә күргән иде. «Йолдыз» дигән сүз астына ике кат сызылган. Әниемә бу профессор нигә кирәк булды икән дип, нидер сизенүдән кызарып китеп, битләре талып беткән әлеге көндәлекне антресольгә алып куйды. Бары тик берничә елдан соң гына, Иван ташлап киткәннән соң суына башлаган караватында йоклап китә алмыйча боргаланып һәм егерме биш яшькә кадәр җитеп, ни өчен бер мәртәбә дә балага… дигән уйлар белән газапланып ятканда гына, моны исенә төшерде. Аны ничек итеп әйтергә соң, итагатьлелек тә сакларга кирәк бит әле…

Аның ахирәтләре тулы, бай эчтәлекле комсомол тормышында яшәде: гашыйк булдылар, артларыннан илтифат күрсәтеп йөрүчеләре дә бар иде (комсомоллар, партия хезмәткәрләре, ахыр чиктә хезмәт алдынгылары), аларны алмаштырып тордылар, кияүгә чыктылар, аерылыштылар, абортларының да исәбен югалттылар. Кайберләре хәтта кеп-кечкенә, алсу төстәге, ямьсез тавыш белән кычкырып торган балалар тапты.

Илона хатын-кызлар язмышының барлык бу әйлән-бәйләннәрен, хәйләгә төрелгән тормыш юлын читтән күзәтеп торды.

Кечкенә конторда тормыш кайнавыннан җайлап кына һәм сиздермичә качып, иске, әмма мәрхәмәтле шушы «Ундервуд» төймәләренә өзлексез басканнан соң туктап торган арада күрде бу хәлләрне.

Үзе артыннан йөрүчеләр аз булды, кияүгә сорамадылар. Юк, бөтенләй булмады түгел, анысы. Кайчак хатын-кыз бәхетен дә бүләк иттеләр. Ул әлеге бәхетне тамчысына кадәр комсызланып эчте. Әмма балага узмады (нинди авыр сүз!). Аның карыны төпсез савыт булып чыкты: үзенә кергән бөтен нәрсәне кабул итсә дә, бу дөньяга бернәрсә дә бирә алмады. Ягымлы һәм сөйкемле, нык, базык гәүдәле, кара-кучкыл тәнле, бөдрә чәчле, кара күзле һәм мәңге аерылмас хатынлы милиционер Федорчук; иртә пеләшләнгән һәм чәчләре агарган, аның күкрәгенә ятып йокларга яраткан хисапчы Зельдович; Обида дигән көлке фамилияле һәм йөзендә һәрвакыт күңел төшенкелеге эзләре ярылып яткан студент-химик… Барысы да баш очында ялтырап торган шарлы тимер караваты һәм тормышы аша бернинди эз калдырмыйча үтеп китте. Бу адәмнәргә аның әллә ни исе дә китмәде.

Ә менә кинәт кенә каршына килеп чыккан Иван. Ваня… Әлеге озын буйлы, киң җилкәле, горур карашлы һәм ыспай, чибәр ир-егетне аның язу машинкасы ышанычлы саклап тоткан тузанлы тормышына нинди шаян җилләр кертеп бастырды икән? Илонаның агарып калган, машинка төймәләре белән һәрдаим көрәшә-көрәшә талчыккан бармаклары аңа чатырдап ябышты. Синематографта башын югары чөеп рәхәтләнеп көлде, кичке очрашуларга барганда, оятыннан кызара-кызара, әнисенең үтә күренмәле шифон блузкасын киде; төннәрен дәртле һәм мәңге арымас булып күренергә тырышты; аның гимнастёркасына ике сәдәф тегеп куйды, хәтта әбисенең ял көннәрендә пешерә торган коймаклар рецептын ныклап өйрәнде.

Күптән түгел генә ачуланышканда ул, кызып китеп, балаларны ярату турында күңелгә ятмаган ниндидер аңлаешсыз сүзләр ычкындырды – яңагына суккандай булды. Бу салкын соры күзле җитди хәрби чынлап та гаилә учагы һәм балалары булуын тели микәнни?

Әнисенең комод өстендә торган фотосурәте ялварып карап тора: бирешмә! Илона антресольнең тузанлы упкынына ташланган теге көндәлекне табып алды да дулкынланудан калтыранган бармагы белән саргаеп беткән битләр арасыннан кирәкле һәм кыйммәтле адресны тапты, тиз арада «хатын-кызлар буенча мед.профессоры»на юл тотты. Ваня балалар тели – ул аларны табып бирәчәк. Булдыра алса, билгеле.

«Йолдыз» профессор узган еллар эчендә практикасын япкан, адресын үзгәрткән, гади генә әйткәндә, картаеп үлеп киткән булырга да мөмкин бит әле. Әмма нинди зур, акылга сыймаслык бәхет! Ач аю карашлы тау хәтле хатын саклап, тәрбияләп торган затлы шәхес шунда ук яши икән бит.

Инде менә кыюсыз гына башын түбән игән Илона бүлмә уртасында басып тора, ә сәеррәк профессор, ашыга-ашыга, аңа таба килә: сырган атлас халатының итәге җилфердәп бара, тузгып тырпайган бөдрәләре, ярым боҗра булып (нимба кебек күренде) ялтыраган биек маңгаен урап, шундый ук шома баш артына китә. Илонаның оялудан бер мизгелдә кызарып чыккан кулына иреннәре белән кагылды (аның бармакларын әле беркем дә, беркайчан да үпкәне юк иде, хәтта хатын-кызны артык яратучан милиционер Федорчук та, болай гына, бигрәк тә чит кешеләр алдында гына үбеп ала иде).

– Рәхмәт, Груня, – диде профессор, көйләп кенә.

Аю гәүдәле хатын, канәгатьсезләнеп, зур күкрәге белән кирелеп сулыш алды да, акрын гына борылып, үзенең авыр, килбәтсез гәүдәсен бүлмәдән алып чыгып китте.

Профессор бөгеп ясалган агач аяклы, Горзиның кондитер ризыклары кибетендәге эклердай лакланган култыксалы урындыкка кипшенгән учы белән илтифатлы төртеп күрсәтте. Илона, әле һаман сөрмә буялганга авырайган керфекләрен күтәрергә җөрьәт итмичә, чәчәкле атлас белән тышланган утыргыч кырыена килеп утырды. Ниндидер кечкенә генә, очлы бернәрсә бот астын чәнчә башлады: әллә кадак инде? Ул, моны сиздермәскә тырышып, түзәргә карар кылды.

– Гафу итегез, зинһар, минем мондый гади кыяфәтем өчен, – дип әкрен генә әйтте Лейбе. – Гадәттә, мин төшке аштан соң кабул итәм. Килгәнсез икән, мин бик шат, чын күңелемнән шат! Сезне борчыган… м-м-м… мәсьәлә буенча хәзер фикер алышырбыз.

«Я Хода, оят бит, ничек оят!..» Илона җыелган төкереген йотып җибәрде дә күзләрен күтәрде. Затлы шәхес зур язу өстәле янына килеп утырды, аны каплаган ачык соры төстәге бәрхет өстенә кулларын куйды.

– Зур игътибар белән тыңлыйм сезне.

Профессорның мөлаем зәңгәрсу күзләре бик ягымлы. Ачылып киткән халаты астыннан күкрәгендәге батынкы урын һәм аннан кояш нурлары кебек як-якка таралган нечкә кабыргалары күренде. Илона карашын түбән төшерде. Мондый затларга күп нәрсә рөхсәт ителә, хәтта сәерлек тә, пациентларын менә шундый әкәмәт хәлдә кабул итәргә дә.

– М-м-м? – дип, Илонаны рухландырмакчы булды Лейбе.

– Минем балага узасым килә, – диде Илона, авыр сулап. – Ничек кенә булса да, тиз арада.

Әлеге сүзләрдән уйланып калган профессор, өстәлдә торган подностан көмеш кашыгын алып, кыландырып ясалган тоткалы, нәфис, юка, сөт кебек ак фарфор каһвә чынаягына суккалый башлады.

– Сез моны күптән телисезме?

– Юк, күптән түгел генә… Әмма күптән кирәк иде инде… Теоретик яктан, хәер, чынында да инде… – дип буталып бетте Илона, ияген күкрәгендәге ыспай бөрмәләргә терәп. – Җиде ел.

– Шулай итеп, сез җиде ел дәвамында ирләр белән якын мөнәсәбәттә торасыз. Бер мәртәбә дә балага узмадыгыз. Сез шуны әйтмәкче идегезме?

Илона башын җилкәләренә җыерды, әйе, нәкъ шул турыда. Утыргыч тышламасындагы кадак ботын нык, каты итеп чәнчә башлады. Илона боргаланырга да курка – күлмәге ертылып китсә нишләрсең?

– Алайса, сезне әүвәл карап тикшерергә, аннары медицина кәгазен тутырырга кирәк булыр. Шуннан соң гына аңлашылыр – ярдәм итә аламмы, юкмы? Ярдәм итәргә тырышып караргамы?

– Мин тикшерүгә әзер, – диде Илона, күкрәгендәге матур бөрмәләргә пышылдап.

– Сөеклем, мин әзер түгел бит әле! – дип көлде профессор. – Сезне кайда кабул итәргә кушасыз, шушы өстәлдәме? Әйе, мин өйдә дә практика үткәрәм, әмма хәзерге вакытта фатирымда ремонт бара. Коточкыч, озакка сузылган ремонт! Ашханә, кунак бүлмәсе, йокы бүлмәсе, китапханә, пациентны тикшерү, кабул итү бүлмәләре – барысын да әлегә көннәр буе туктаусыз шаулашкан эшчеләр биләп алды. Алар миңа уйларга, эшләргә, яшәргә комачаулыйлар. Шул гына кала инде: алар төнлә чиге күренмәгән шау-шулы ыгы-зыгыларын туктатканнан гына соң, тыныч сәгатьләр табып эшләргә туры килә. Уйлап кына карагыз: үз өемдә лампа яктысында төнлә генә эшләп утырырга мәҗбүрмен. Тычкан кебек! – Ул, башын селтәп, алдында яткан кәгазь битенә күрсәтте. – Бәхеткә, бу коточкыч нәрсә тиздән бетәчәк. Груня сүз бирде: көтәргә күп калмады, диде.

– Груня? – Илона һаман аңлап җиткерә алмый, нәрсә соң бу: затлы «Йолдыз» булышырга теләмиме әллә?

Утыргыч кадагы тәненә шундый итеп кадалды, шампурга утырган кебек булып китте.

– Груня барысын да белә, – профессор, өстәлдән чынаягын алып, авызына китерде, эчәр алдыннан иреннәрен чәпелдәтте. – Минем саклап тотучы фәрештәм ул, аннан башка мин юкка чыккан булыр идем. Аннан сорагыз әле, бу мәхшәр кайчан бетә – бер атнаданмы, бер айданмы – шунда килерсез.

Оялудан һәм аңлап җиткермәүдән тәмам тилмереп беткән Илона күзләрен күтәреп карады:

– Мин озак көтә алмыйм, профессор.

– Алай булгач… – ул, югалып калып, чынаягын һавада болгап алды да, – …минем янга клиникага килегез. Анда мин пәнҗешәмбе яки җомга саен кабул итәм. Грунядан сорашып, төгәл көнен белегез.

Илона утыргычыннан (дөресрәге, кадактан) сикереп торды да профессор өстәле алдына тезләнде.

– Кире какмагыз, профессор! Ярдәм итегез, зинһар! Сез минем соңгы өметем!

– Юк-юк, – дип, көтмәгәндә нечкә тавыш белән кычкырып җибәрде Лейбе. – Мин берни белмим! Груня гына белә! Барыгыз, Грунядан сорагыз!

– Сез генә коткара аласыз мине! Сез бит даһи! Йолдыз!

Илона тезләнгән килеш өстәл янына шуышып килде, сызлый башлаган кулларын өстәл өстенә куйды. Куллары астыннан ачык соры төстәге тузан өермәсе күтәрелде дә өстәл тышламасының ачык яшел төстә икәне күренде. Тузан бөтен нәрсәне күмеп китте: өстәл өстен генә түгел, язу приборларын да, төбендә кипкән кара табы яткан кара савытын, ап-ак кәгазь битен һәм аның өстендә яткан сынык очлы каурыйны да каплады.

Куркудан читкә тайпылып киткән профессор каһвә чынаягын алга сузды, әйтерсең аның белән генә сакланып була. Чынаяк чатнаган, эче буш.

– Гафу итегез, зинһар, Ходай Тәгалә өчен, – Илона тезләрендә килеш акрын гына кирегә шуышты.

Өч бүлемтекле тәрәзәдәге пычрак таплар аша бүлмәгә кояш нурлары керде һәм профессорның пеләше тирәсендәге йомшак бөдрә боҗра ачык алтын төскә күмелде. Ул чынаягын подноска куйды, сулышы тигезләнде. Аннары өстәл яныннан торып, әле һаман Илонага куркулы һәм сак карашын төбәп, кулына зур, калай сусипкечне алды. Су тишекле авыздан зур агач кисмәккә шаулап акты. Бу кисмәктә ботаклары корыган кәкре таяк – күптән җан тәслим кылган агач скелеты тырпаеп тора иде.

– Гафу итегез мине, Ходай өчен гафу итегез! – дип пышылдады да Илона тезләреннән күтәрелеп басты һәм күлмәген каккалап алды. – Гафу итегез, гафу итегез!..

– Яхшымы? – профессор уңайсызланып елмайды һәм сынык озын тырнаклы бармагын сырлы агач кәүсәсе буйлап йөртте. Соклана-соклана, арткарак китеп карады. Киң учлары белән күптән коелып беткән яфракларын (әйтерсең үсеп утыралар) сыйпап чыкты.

– Изге теләкләр сезгә! – Илона ишеккә юнәлде.

– Сезне клиникада көтәм. – Лейбе саубуллашып баш какты, күзләрен барыбер пальмасыннан аера алмады.

Ишек Илона төрткәнче бер секундка алданрак ачылып китте. Ишек уемында – Груняның таза гәүдәсе. Ул Илонага пальтосын һәм эшләпәсен сузды. Аңлашыла: сиздермичә тыңлап торган.

– Профессор Лейбе клиникада пәнҗешәмбе көнне кабул итә икән, дөресме? – дип сорады Илона, караңгы коридорга чыккач.

– Вольф Карловичның үз бүлмәсеннән инде ун еллап чыкканы юк, – дип җавап бирде Груня.

* * *

Даһи.

Вольф Карлович башын селки. Һәрвакыт пациентлардан һәм студентлардан мондый искитмәле эпитетларны ишетү аңа читен, уңайсыз.

Йолдыз.

Кая инде ул?.. Океан ярында басып торган кечкенә малай – менә кем итеп сизә үзен фән өлкәсендә. Моны ул кафедрадан укучыларының зур итеп ачылган күзләренә карап танырга да читенсенми.

Бары тик сез генә коткара аласыз, диләр.

Кызганыч: монысы да дөрес түгел. Пациент организмы үз-үзен коткара. Ә табиб бары тик ярдәм генә итә, аның көчен тиешле юлдан җибәрә, кайчакларда кирәкмәгәнне, артып киткәнне һәм искергәнне алып ата. Сәламәтләнү юлын табиб белән авыру кулга-кул тотынып үтә, әмма төп партия, хәлиткеч гамәл һәрвакыт пациентта, аның тормышка ихтыярыннан, организмының көченнән тора. Инде фармацевтика серләренә төшенгән һәм җилкәсендә ике элементар хирургия операциясе булган югары курс студентлары кайчакта аның белән бу турыда бәхәскә керәләр. Канатланып килгән сөйкемле кошчыклар…

Университетка барырга вакыт җитмәгән микән әле? Ярсу халәттәге кызның аңа килүе аны гадәти тормыш сукмагыннан читкә этеп чыгарды, һәм Вольф Карлович шуңа күрә каушап калды, зиһене чуалды. Бүген аның беренче лекциясе ничәдә соң әле? Бүгенге лекциясе атнаның кайсы көне булуына бәйле.

Чынлап та, бүген кайсы көне соң атнаның?

Лейбе сәгатькә карап алды, аның уклары циферблат өстендә хәрәкәтсез ята.

Ул урындык аркасыннан профессор мундирын салдырып алды. Караса, бу әтисенең иске халаты икән бит. Мундир кайда соң? Куе зәңгәр төстәге калын постаудан тегелгән, форма сәдәфләре белән. Һәр сәдәфтә ике башлы кырыс бөркет канатларын җәеп тора – шул мундир кайда? Ул гына да түгел, әле күкрәк өлешендә ап-ак эмаль белән капланган тар ромб – Казан университеты профессоры билгесе дә бар. Көн саен, һәр иртәдә Груня тузанын да кагып тора әле. Ә-ә-ә, ул аны чистартырга алып китте ич.

Вольф Карлович ишеккә юнәлде. Аның тоткасы, карышмыйча, учына кереп чумды. Ул аны шактый селкетеп торды, әйтерсең лә җиз тотканы ишек белән озаклап дусларча күрештерде. Аннан соң кинәт аска тартты һәм коридорның ачылып киткән кара упкынына атлады…

Груня сабынлы чүпрәк белән кәстрүлнең каралып беткән ян-ягын бөтен көчен куеп ышкый һәм ак күбек керосинкадан корымланган майлы корымда куыкланып карала бара. Степан пәйда булу белән, аңарда савыт-сабаны көзге кебек ялтыратканчы чистарту уе туды, һәм профессорның ләгәннәре, табалары куәтле кулларда күзләрне камаштырырлык ялтырап җемелди башлады.

Груня күрше хатыннарның үзенең калак сөякләре арасына төбәлгән көнчел карашын аркасы белән һәрвакыт сизеп торды. Карасыннар, әйдә, эт җаннар. Коммуналкада аны яратучы кеше юк – фатирда хуҗабикә булып йөри бит ул. Ә кем соң ул? Чынлап та хуҗабикә.

Биредә һәр стена, һәр идән тактасы, һәр плинтус, сырлап ясалган агач ишекләрдәге һәр бизәк аның кулларын таный, чөнки аларның барысы да бу куллар белән себерелгән, чистартылган, сөртелгән, юылган һәм ышкылган.

Мең тугыз йөз егерме беренче елда профессор фатирына чит кешеләрне тутыра башлагач, ул саклау һәм яклауда үзен нык тотты: җентекләп сайлап, иң кыйммәтле әйберләрне үз бүлмәсенә ташыды (аш һәм чәй сервизлары, көмеш кашык-чәнечкеләр, авыр шәмдәлләр, бәрхет тәрәзә пәрдәләре, ишек чаршаулары һәм башкалар. Нәрсә, әллә шушы надан авыл гыйбадларына калдырыргамы?); кухняда иң яхшы һәм матур өстәлне биләде, коридорда исә иң зур шкафны үзенеке итте, өстәвенә антресольләре белән; көзге караңгы кичтә управдомга мендәр хәтле гаять зур, таш кебек авыр, тонык кына ялтырап торган көмеш кара савытын кертеп бирде (югыйсә анда «Медицина фәннәре профессоры В. К. Лейбега иң тирән хөрмәт белән Казан Император университеты ректоры Г. Ф. Дормидонтовтан» дип язылган иде) – жәлләмәде (управдом белән дустанә яшәү кирәген җүләр дә белә).

Көтә башлады.

Ул вакытка инде илдәге үзгәрешләр аркасында төшенкелеккә бирелгән профессор акчехларга каршы көрәштә күп интекте, яңа килгән университет ректорлары каһәренә дә эләкте (ә алар Гражданнар сугышының беренче елларында еш алышынды), клиникада практиканы яптылар… Һәм бер иртәдә Вольф Карлович бүлмәсеннән чыкмады. Аның белән кызыксынучы да булмады. Бары тик Груня гына, һәр иртәдә профессор, гадәткә кергән каһвә урынына эчә башлаган төрле үләннән ясалган чәйне иртәнге ашка китергәч, аның шатлыклы, тормыш михнәтләре белән томанланмаган зәңгәр күзләрен күреп, тыныч кына ахылдап куйды. Башта куркып китте. Бераздан гына аңлады, ниһаять, көткәне тормышка ашты – фатирда ул хуҗабикә булачак.

Груня бу фатирга урнаштырганнарга зур чыдамлык белән түзде – кандалага түзгән кебек. Чөнки ничек агуларга икәнен белмәде. Аның тормышына ике ай элек кенә килеп кергән Степан исә белде. Иң җайлысы һәм җиңеле – профессорның үзеннән башларга булды.

Груняның шиге озакка бармады. Акылыннан яза башлаган элекке хуҗасын тәрбияләп яшәүдән күптән туйган иде инде. Ә Степан өчен грушам, алмам, карлыганым, сирәк кенә булса да (ярлыка Ходам, гөнаһлы, үкенәм…) хәтта татлы чиям булырга шулай ук күптән өзелеп көтте.

Һәм, ниһаять, хат язылды һәм почта әрҗәсенә төшерелде. Хатны язганда, Груня ат кебек тирләп, пешеп чыкты – җиңел эш түгел икән: Степан әйтеп торып озын һәм бормалы, мәгънәләрен дә аңлап җиткермәгән сүзләрне яздырганда (буржуаз – «у» яки «о» беләнме; герман – «е» яки «и» беләнме; шпион – «о» яки «е» беләнме, контрреволюция – ике «р» беләнме, кушылып яки аерым языламы?..), нык интекте. Әгәр Степан хаклы булса, алар тиздән килеп җитәчәк – борынгы паркка карап торган өч бүлемтекле гаҗәеп матур тәрәзәләр белән, балавыз исе аңкып торган идәнле һәм чикләвек агачыннан ясалган авыр шкафлар куелган профессор кабинетын бушатырга киләчәкләр.

Инде озак дистә еллар бәхетенә чиратын көткән Груня өчен бушатачаклар. Ә аннары – иртән Степан әйтте бит әле – гомер буе кечкенә ике бүлмәдә тыгызланып ятмаслар бит инде…

Груня кәстрүлен ләгәндә чайкап алды. Кинәт кухня тынып калды. Күрше хатыннар, гадәттә, ул булганда сөйләшми, бары тик бер-берләренә карашып кына алалар. Ә хәзер Груня артында – озак һәм гадәти булмаган авыр тынлык. Йотлыккан кебек, үзәккә үтеп, кемнеңдер ашы былт-былт килеп кайный.

Груня борылып карады.

Коммуналка кухнясында профессор Лейбе басып тора.

Үзенең аксак өч тәгәрмәчле велосипедында һәрдаим аяк астында буталып йөргән күрше кызы, куркып китеп, велосипеды кыңгыравын зеңгелдәтә башлады, әкрен генә: «Әни, бу кем?» – дип сорады.

Хатыннар катып калды, кем – аш чүмече, кем – үтүк, кемдер чүпрәген тоткан килеш, Лейбега күзләрен тутырып карап торалар. Ә ул бары тик Груняга гына төбәлгән.

– Минем профессор мундирым кайда? – Дулкынланудан көчле тавыш белән сорап куйды Лейбе.

Груняның куллары чүпрәген кысып алды, бармаклары арасыннан сабын күбеге агып чыкты да ләгәнгә тып-тып килеп тама башлады.

– Минем профессор мундирым кайда? Груня, мин сездән сорыйм бит.

– Әйдәгез, профессор, бүлмәгездән эзлик, – диде ул кинәт тамак төбеннән чыккан тавышы белән. – Әйдәгез бүлмәгә.

– Мин анда эзләдем инде, – диде Лейбе, киреләнеп, сүзен җөпләп. – Кичекмәстән табып бирегез. Соңга калам.

Күрше хатыннар кызыксынудан зур итеп ачылган күзләре белән профессорның арык гәүдәсен тикшереп чыктылар, аннары бер Груняга, бер аңа карап алдылар.

Ходаем, ничек болай була инде бу, ун ел буе исенә төшмәде, ә хәзер… Нәкъ менә хәзер… Бүген-иртәгә тегеләр килергә тиеш бит югыйсә… Груняга профессор чынаягыннан каһвә эчәргә туры килмәс микәнни? Килми инде, болай булгач… Степанга шундый хатын – кырмыска оясы кебек коммуналкада кеп-кечкенә бер бүлмәсе генә булган мондый хатын кирәк булыр микән соң? Груняның һавада куыклары шартлап-шартлап киткән ак күбеккә баткан бармаклары суына башлады.

– Йә, сез миңа мундирны бирәсезме инде?!

Гаҗәп игътибарлы күршеләрнең аларга төбәлгән күзләреннән арына алмыйча, Груня, утыргычка басып, антресольдән гаять зур фанер чемоданын алды. Казына-казына, чемодан төбеннән бөгәрләнеп беткән, урыны-урыны белән көя тишкәләп челтәрләндергән һәм тузаннан агарып калган мундирны тартып чыгарды.

Лейбе шатлыгыннан көлеп җибәрде. Груня кулыннан тартып алды да киеп куйды, назлый-назлый сыйпады. Җиңендәге җөй, җепләре зигзагланып ачылып, сыпыла башлады. Каралган бер сәдәбе өзелеп төште һәм, идән буйлап зеңгелдәп сикерә-сикерә, каядыр почмакка тәгәрәде.

– Мин аны чистартырга алганыгызны белдем инде, – диде канәгать калып елмаеп торган профессор, күкрәгендәге кыршылган ромбигын төзәтеп куйды һәм борылып китә башлады.

– Сез кая? – дип сорады Груня, фаҗига булачагын сизенеп катып калды.

Аның бу соравына гаҗәпләнеп, Лейбе җилкәләрен җыерып куйды һәм артсыз башмакларын тәпелдәтеп чыгу юлына борылды да: – Университетка, лекциягә! – дип куйды.

– Юньле аяк киемен кисен иде, – диде, ниһаять, телгә килгән күршеләрнең берсе. – Салкын тидерүе мөмкин.

* * *

Бәхеткә, Вольф Карлович салкын тидерергә өлгерә алмады. Аны бер минут үтүгә эләктереп алдылар – шунда ук, подъезд төбендә, тәрәзәләрдән сәер профессорның дөньяга чыгуын күзәтеп торган әлеге фатирда яшәүчеләрнең яртысы күз алдында. Ул баскычтан төшә генә башлаганда (аяклары үзләре аска очты, шундый җиңел, бөтенләй яшьләрчә), каршысына шул ук баскычтан өскә таба башка, ялтыратып чистартылган кара итекләрдәге аяклар йөгерешеп менә иде.

– Вольф Карлович Лейбе? – дип сорадылар.

– Әйе, – диде ул, таң калып. – Сез минем арттанмы? Университеттан?

– Әйе, әйе, шуннан, – дип тынычландырдылар аны. – Әйдәгез машинага.

– Кайчаннан бирле профессорларны алырга шундый затлы автомобильләр җибәрә башладылар?! – дип сорады сокланып Вольф Карлович. Арткы утыргычка кереп утырды да, балаларча кызыксынып, салонның ефәк кебек шома күнен тотып карады.

Ике ягына да формалардан ике кеше кереп, каты җилкәләре белән аңа терәлеп утырды. Лейбе туктаусыз елмайды, тегеләрнең кулларын кысмакчы булды. Кара «Форд»ның ишекләре ябылды, һәм профессор дәртләнеп һәм шатланып шофёрга кул болгады – киттек!

Шул ук мизгелдә, тәгәрмәчләре астыннан хушлашып кар сиптереп, Вольф Карловичны яңа гына утыртып алып киткән «Ворон» почмактан борылуга, элекке профессор кабинеты ишегенә авыр амбар йозагы эленеп, теш казнасыдай кысылды. Степан кара пыяладан ясалган һәм алдан ук әзерләп куелган бүселеп торган зур шешәне кесәсенә тыкты да управдомга китте. Груня ябык ишек янында өелешкән күршеләренә патшабикә карашы белән күзләрен йөртеп алды (профессорның йомшак җиһазыннан файдаланмакчылар иде, шакаллар) һәм, бер сүз дә әйтмичә, үз бүлмәсенә кереп китте.

* * *

Профессор Лейбены әллә ни ерак алып китмиләр – ГПУның өлкә идарәсе бинасына туп-туры илтеп куялар. Ике атна буе тикшерүче Бутылкин җайлап кына үзен җүләргә чыгарган немец шпионын чәнчеп-чәнчеп тора да, ахыр килеп, Арча кырындагы психиатрия дәваханәсенә салырга карар кыла – үзләре хәл итсеннәр, янәсе: үз акылындамы, әллә чынлап та җүләрме. Әмма өлгерә алмый кала.

Мең тугыз йөз утызынчы елның февраль урталарында Татарстан АССРның ҮБК (ЦИК) һәм ХКС (СНК) учреждениеләре «Татариядә кулакларны класс буларак юк итәргә» дигән карар кабул итә. Бер атнадан соң ук ҮБК да оператив киңәшмәдә зур җитешсезлек ачыла: республикада коллективлаштыру белән кулакларны сөрү тизлеге коточкыч түбән дәрәҗәдә.

Ничектер үзеннән-үзе, партия җитәкчеләре һәм ГПУның югары чиннары рөхсәтеннән башка, ГПУ өлкә идарәсенең тикшерүгә әллә ни кирәге булмаган «кунак»ларын да кулаклар рәтенә күчерәләр. Аларның эшләре шкафларда һәм сейфларда югала, тузанга күмелә, янгыннар вакытында янып бетә. Ә үзләре аерым камералардан һәм тикшерү изоляторларыннан башка җиргә күчерә торган төрмәнең кулак дип сөрелгән крестьяннар белән шыгрым тулы казематына озатыла. Һәм Кызыл Татария март урталарында ук коллективлаштыру тизлеге буенча илдә өченче урынга чыга.

Вольф Карлович Лейбе шулай ук легендар башка җиргә озату йортына эләгә. Ул хәтта бу хәлгә гаҗәпләнмәс тә, киресенчә, шатланыр гына, чөнки дистә ел буе биктә яшәп, кешеләр белән аралашуны сагынып беткән иде инде. Аны бары тик бер генә нәрсә борчырга мөмкин иде: Груня ни хәлдә? Бар да тәртиптәме?

Ә Груняның тормышы яхшы якка үзгәрә. Һәр иртәдә ул профессор чынаягыннан каһвә эчәчәк. Дөрес анысы, чынаяклар бик җайлы булмаячак – шундый кечкенә, өстәвенә артык нәфис, алар белән газап кына булачак. Бер елдан Степан үзләре өчен тагын бер бүлмәне бушатачак. Ике елдан соң ОГПУның өлкә идарәсе Черек күлгә, янәшә йортка күчә. Степан бераз гына уйлап йөри дә шунда эшкә урнаша. Карьера, дәрәҗә үсә, һәм тиз арада инде сыналган ысул белән чираттагы фатирны бушатырга кирәк тә булмаячак – аларга Почтамтская урамыннан аерым, затлы торак бирәчәкләр.

Гаять зур һәм буш яңа фатирда тулы хокуклы хуҗабикә булып алгач, Груня ямансулап калачак: көрәшергә беркем юк, Степан көне-төне эштә. Шуңа күрә кырык алты яшьлек Груня, үзенең йөккә узганын белеп алгач, баланы табарга була. Тик менә аны тудырганда үлеп китә. Университет клиникасы табиблары кулларын гына җәяләр: артык авыр очрак, берни эшләп булмый, янәсе.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 | Следующая
  • 3.4 Оценок: 5

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации