Текст книги "Зөләйха күзләрен ача / Зулейха открывает глаза"
Автор книги: Гузель Яхина
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 10 (всего у книги 29 страниц) [доступный отрывок для чтения: 10 страниц]
Ире Константин Арнольдович, чаларган кечкенә сакаллы какча гәүдәле карт, күбрәк дәшми утыра. Иртә белән иртүк торып, ишек ярыгы янына килеп урын ала да кояшның тәүге нурларын көтә, шул нурлар астында үзенең бердәнбер китабын укый. Кайбер битләрен укыганда елмаеп, хуплап куя, ә кайберләренә, бармагы белән янап, кечкенә башын ачу белән селкеп җибәрә, кайберләре белән хәтта бәхәсләшә дә. Соңгы биткә җиткәч, китапны шапылдатып ябып куя да китап тышындагы соры башакка уйланып карап утыра, аннары китапны яңадан ача. Кайчакларда хатыны белән озаклап пышылдашып утыралар, шундый акыллы итеп карашып алалар. Русча булгач, Зөләйха ник бер сүзне аңласын. Бу ир сәер булып күренде Зөләйхага, аннан бераз курка да башлады.
Ә менә бөкре Иконниковны бөтенләй яратмады. Бер генә ягын да – күз төбендәге җыерчыкланып торган карасу-соры капчыкларын да, озын бармакларының бераз тынгысыз хәрәкәтләрдә җиңелчә дерелдәп китүен дә, хәтта тырпаеп торган зур бугаз төене белән озаклап, шаулап йотуын да җене сөймәде: бер алкаштыр дип санады. Әнисе һәрвакыт әйтә торган иде: эчкече, исереп йөрүче адәм ерткычтан да яманрак.
Зөләйха, барыннан да бигрәк, Гореловны яратмады. Аны беркем дә яратмады. Вагон старостасы бөтенесен дә нык тотты, бугазлап хәтта. Ризыкларны үзе бүлде: лайлалы ботканы һәм балык шулпасын үзенең кырылып беткән иске кружкасы белән салып бирде; ипине тарттырылган нык җеп белән кисте; чит-ятларның нәрсәне дә булса эләктерергә исәпләп сузган бармакларын кызганмыйча кашык белән кыйнады: старостадан алда тыгылма, янәсе. Хәтта эчә торган суны да яртылаш күгәреп беткән һәм өстен боз каплаган чиләктән үзе агызып бүлде. Үзенә икеләтә өлеш алды – хезмәт күрсәткән өчен, имеш. Ирләр кырын-кырын карап алсалар да дәшмәделәр. Һәр көн, тикшерүчеләр килеп кергәндә, ишек ачылып китүгә, Горелов беренче булып янсәкедән сикереп төшә. Пошынмас Игнатов, катгый горур карашын төбәп, солдатлары белән килеп керә иде. Староста комендант алдында тураеп басып, киеренке биш бармагын чигәсенә терәп, кычкырып һәм тырыша-тырыша «андый хәлнең бездә булуы мөмкин түгел» дип хисап бирә. Игнатов теләр-теләмәс кенә, яртылаш борылган килеш кенә тыңлый. Һәм аның юка борын яфракларын сизелер-сизелмәс кенә дерелдәтеп алуы ни өчендер Зөләйханың күңеленә ятты. Кайчакларда Гореловны комендант вагонына чакырып алалар иде; аннан ул тынычланып, сәер, хәтта хыялыйга әйләнеп кайта, мөгаен, анда аны тәмле итеп ашатып җибәрә торган булганнардыр.
Ә һәрвакыт ашыйсы килә бит. Ашказаны һәрчак әрнеп тора, ризык таләп итә: әле йодрык кебек кысыла, әле җәелеп китеп өрелә. Юлда ашау-эчү дигән нәрсә бик чикле – беркайчан да тамак туярлык түгел, бары тик эчне генә яндыра. Зөләйха юлында очраган һәрнәрсәне ашаучы туймас әзмәвер җалмавыз турында әнисенең сөйләгән әкиятен исенә төшереп алгалый. Менә хәзер Зөләйха үзе шундыйга әйләнде. Саранча кебек барысын да умыра. Мондый ачлыкның буласын күз алдына да китермәгән иде. Бу хәлдән аның күз аллары караңгыланып китә. Вагон биге чылтырап китү белән, ашказаны шундук ырылдый, дулкынлана башлый: ашарга китермәделәрме икән? Еш кына ризыкларсыз керәләр, тикшерү өчен генә: баш санын белергә яисә, җирәнеп, тиз-тиз генә сәламәтлекләрен карап чыгарга.
Юлда барганда шулай да җиңелрәк. Рәшәткәләнгән кечкенә генә турыпочмаклы тәрәзәдән күренеп киткән чит тормыш, тау битләренә шуып төшкән авыллар, ярлары ишелеп беткән инешләр, эскәтердәй дала киңлекләре, зур урманнарның очлары белән күккә чәнчеп торган агачлары – барысы да аның ашыйсы килүен оныттыра иде. Ә менә тукталышларда бар да үз хәленә кайта.
Кайчакларда ул күршесенең игътибарлы карашын тотып ала иде. Лейбе, керфеген дә какмыйча, аның чиста аш савытын чапылдата-чапылдата теле белән ялавын озаклап карап тора. Һәм кинәт аңа яртылаш ашап куйган ипи кисәген яки савытындагы ботка калдыгын биргәли иде. Зөләйха башта моңа риза булмады, аннары ризалашты. Рәхмәтле булып, аның өзлексез буталчык чыгышларын – әллә медицина тәҗрибәсе турындагы хикәятләрен, әллә диагнозлары өземтәләрен тыңлап утырды. Тиздән Зөләйха аз сүзле Константин Арнольдовичның, китап яратучы кеше буларак, аларның сәер әңгәмәләренә һәрчак колак салуын сизде. Юкка тырыша, дип көнләшеп уйлап куйды Зөләйха. Профессор үзенең ризыгын әлеге китап укучыга бүлеп бирмәсен тагын. Беркайчан да бүлешмәс, мөгаен!
Ул хәзергә кадәр бер нәрсәне аңлап җиткермәде: вагонның үз иясе бар микән? Булырга тиеш кебек, ничек булмасын инде. Уйлап баксаң, ул ни ашап туклана икән? Монда бит ипи валчыклары түгел, хәтта сытылган бетләр дә юк: кайсы үзе ашый, кайсы мичкә яга.
Йонлач тәпиле вагон иясе йөргәндә ни дә булса шыгырдамый микән, зеңгелдәми микән дип, һәр төн саен тыңлап ятты ул. Юк, бернинди тавыш ишетелми, тыныч. Җансыз булып чыкты вагон – рухсыз, үле.
Вагонда бик суык иде, ташкүмерне бик аз бирәләр. Сирәк кенә тонык күзле ике лампа өчен шәмнәр китерәләр, ул чакта аз вакытка гына булса да яктырып ала иде.
Вагонда бөтен җирдә алардан алда озатылучыларның эзләре ярылып ята, узган көннәр сәламе булып. Стена такталары ярыкларын һәм тишекләрен җентекләп тикшереп чыкканнан соң, Горелов юлның беренче ярты сәгате эчендә яшерелгән тәмәке табып алды. Буржуйкада күгәрек тузаны астыннан кадак белән кырып язылган сүзләрне укыдылар: «Азгыннарны көйдер!» Нарлар төрле юлламалар белән «бизәлеп» беткән: яраткан кешеләренең исемнәре, даталар, онытмаска һәм гафу итмәскә дигән вәгъдәләр, шигырьләр, багышлаулар, янаулар, догалар, сүгенүләр, нәфис хатын-кыз сыны, Тәүраттан өзекләр, бизәкле гарәп язуы бормалары… Күп балалы крестьянның балалары, нарлар астына кереп уйнаганда, биш-алты яшьлек кыз бала өчен матур, нәфис үкчәле, юка күн аслы, аксыл-сары төстәге кечкенә ботинка табып алдылар. Горелов аның ефәк шнурын тартып алмакчы иде (тормышта бар да кирәк), тик өлгерми калды, гадәттә, сабыр Иконников әлеге ботинканы кинәт мичкә атты. Аннан соң вагонда, озаклап һәм күңелне болгатып, янган күн исе таралды…
Маршрут бик озын. Очы-кырые күренми диярлек. Шәһәрләр, бистәләр һәм станцияләр исемнәре сәйләннәрне җепкә тезгән кебек бер-берсенә үрелеп бара.
Киндерле, Биектау, Бөреле, Арча…
Эшелон әле тимер юл буйлап зәһәр җилләр һәм кар бураннары аша алга омтыла, әле, аңа билгеләнгән тукталышны эзләп, ниндидер култыклар һәм кырый тармаклардан ялкауланып акрын гына бара, әле шушы тукталышта кар көртләренә күмелеп һәм тәгәрмәчләре рельсларга бозланып катып, атналар буе хәрәкәтсез тора.
Шәмәрдән, Кукмара, Кизләр…
Кайчакларда кечкенә тукталышларда вагон ишеге ярыгыннан янәшәдән бара торган икенче эшелон күренеп-күренеп киткәли.
– Лаеш! – дип кычкырдылар моңарчы дәшми барган крестьяннар. – Мамадыш! Свияжск! Шупашкар!
– Липецкидан без, – дигән җавап очты аларга.
– Воронеж! Таганрог! Шахта!
– Арзамас ягыннан!
– Сызраньнан!
– Вологдадан без!
– Саркуз, Можга, Пычаз…
Көннәрдән бер көнне чираттагы тукталыштан соң составны кире юнәлешкә кертеп җибәрделәр: Пычаз, Можга, Саркуз… Крестьяннар шатлыктан рәхәтләнеп көлделәр, берөзлексез догаларын укыдылар: өйгә кайтабыз, рәхмәт, Ходам, өйгә! Тәүлек буе диярлек бардылар. Аннары, акылларына килеп, кирегә, яңадан көнчыгышка таба киттеләр: Саркуз, Можга, Пычаз…
– Без беркемгә дә кирәк түгел… – диде Иконников шул чакта, – бутап йөртәләр шунда…
– Әйе, әйе, – диде Изабелла, аның сүзен куәтләп. – Сез дөрестән дә хаклы: бәкедәге тизәк кебек. Нәкъ шулай!
Алга таба киттеләр.
Әгерҗе, Бутрыш, Сарапул…
Беренче булып балалар үлә башлады. Тезелешеп басып чират торган кебек. Күп балалы бәхетсез крестьянның бөтен баласы да теге дөньяга качып китте. Әүвәл – ике сабые (бер үк көнне, икәүләп), аннары – өлкәнрәкләре. Алар артыннан хатыны да китеп барды. Ул чакта инде бу бичара фани дөнья белән бакый дөнья чиген аермый башлаган иде. Хәсрәтле бу көнне крестьян үзе, вагон стенасына башын бәрә-бәрә, баш сөяген чәлпәрәмә китерергә теләде. Аны тотып алып бәйләделәр дә тынычланмыйча җибәрмәделәр.
Янаул, Рабак, Турун…
Үлгәннәрне юл буена, уртак бер чокырга күмеп калдырдылар. Үзләре агач көрәкләр белән казыдылар, винтовкаларын төбәп тоткан конвойчылар күзәтеп торды. Каберләрне казып, мәетләрне вак ташлар белән күмеп өлгермәгән чаклар да булды: «Вагоннарга» дигән команда яңгырау белән, барын да ташлап, үз урыннарына йөгереп кереп утырырга туры килә иде. Мәетләр шул килеш ачык кала, алар артыннан килә торган эшелонда мәрхәмәтле кешеләр табылып күмәрләр, бәлки, дип өметләнәләр иде. Үзләре исә, ачык каберләргә туры килсәләр, һәрвакыт күмеп китәләр иде.
Бисерт, Чебота, Ревда…
* * *
Игнатов аскуймалы стаканга һич ияләнә алмады. Кайнаган суны элеккеге җайлы алюмин кружкасына агызып эчә, ә тимер челтәрләр белән бүселеп ялтырап торган, игътибарны алырлык шома тоткалысы һаман өстәл өстендә тора. Аңа утыртылган кырлы стакан юлда барганда челтер-челтер килеп һәм үзенә игътибарны тартып селкенә. Мине онытмагыз дигән кебек, кайчакларда сикергәләп тә куя иде. Бер караганда, мондый шыксыз нәрсәдән су эчү мәгънәсез, оят, хәтта мөмкин дә түгел кебек. Сарапулдан соң Игнатов аны күрше купега, конвойчыларга бирде – рәхәтләнсеннәр, әйдә. Өстәвенә бик шома (ефәк мәллә?) тышлы йомшак буй-буй белән матрасын да бирмәкче булган иде, тупый башлар мөлкәтне эштән чыгарып бетерерләр дип кире уйлады. Төрде дә түшәм астындагы биек киштәгә тыгып куйды. Агач сәкедә йоклау гадәти, тәмлерәк тә.
Аңа комендант купесында күп нәрсә ошамады. Тавышсыз, ялагайларча хезмәт күрсәткәндәй уңнан – сулга, сулдан уңга шуып йөри торган ишекләр дә һәм чүт кенә күренеп торган юка буйларга купшы фестоннар ясалган тәрәзә пәрдәләре дә, тирән кулъюгыч өстендәге сүз тидермәслек чиста зур көзге дә (аңа ул иртә белән кырынганда гына карый) аның күңеленә ятмый иде. Менә шундый хәлләр! Ә монда челтәрләр, аскуймалар… Ул аларны моңарчы күргәнмени?
Составны күзәтеп, тикшереп озата бару җиңел эш түгел (башта ул шулай тоелган иде). Инде менә ике ай буе баралар. Барсалар ярар иде дә, күбрәк туктап торалар. Тәмам йөдәтеп бетерделәр: әле бик тиз кузгалып китәргә («Комендант җүләрләнгән мәллә! Күрәсеңме, бөтен җир тулган! Кәгазеңне бир дә ычкын моннан! Ычкын тизрәк, миңа бишенче юлны бушат!»), әле яңадан атна буе туктап торырга кушалар («Сезнең хакта бернинди боерык булмады, иптәш. Көтәргә кушылды, көтегез! Мине борчып сәгать саен йөрмәгез! Кирәк булса, без сезне үзебез табарбыз»). Ни әйдә, ни бәйдә.
Ул бигрәк тә көрән төстәге озын составның кузга– лып китеп, авыр шакылдый-шакылдый тизлеген арттырып, түземсезләнеп калтырана-калтырана рельслар буйлап очып барган минутларын ярата иде. Тәрәзә пыяласын аска таба этеп ачып, башны чыгарып, битне җилфердәткән җилгә куясы килә иде аның. Станциянең картада курсив белән генә билгеләнгән ниндидер бер кечкенә почмагында тилмереп көтеп торган озын көннәрне бик авыр кичерде ул.
Менә хәзер дә калын итеп тузан каплаган, күренер-күренмәс тәрәзә пыяласы аша хәрәкәтсез җәелеп яткан кара җир өстендәге әле эреп бетмәгән ап-ак карларга карый-карый, ачуына чыдый алмыйча, лаклы өстәлгә бармаклары белән шакылдатып тора.
Сигез көн туктап торганда – сигез үлем.
Кешеләрнең нәкъ менә туктап торган чакта үлеп китүен күптән белгән иде инде. Әллә тәгәрмәчләрнең көчле тукылдавы арыган йөрәкләрне шуңа китереп җиткерә, әллә инде вагонның тирбәлеп баруы артык тынычландыра. Ни булса да, факт факт булып кала: туктаган чакта, «Дело» дип язылган соры папкада тагын бер-ике фамилия сызылып ата.
Унбер карт-коры, дүрт бала.
Меңгә якын җанны алып барганда болай үлеп китүләр, бер караганда, гаҗәп тә түгел кебек. Өлкәннәр – картаюдан, чирләрдән. Ә балалар? Дөрестән дә, организмнары хәлсезләнгән, көчсезләнгән булудан. Берни эшләп булмый – озын юл үзенекен эшли.
– Иптәш комендант, – хуҗалык бүлеге мөдире Полипьев ишеккә чытлыкланып шакып килеп керде, – нәрсә, төшке аш алып килимме?
Шул арада купега бер чеметем дуңгыз мае өстәлгән, таралып пешкән арпа боткасының хуш исе сузылып керде. Озынча ярмаларда тоз бөртекләре җемелди. Ботка янына күзәнәкле калын ипи телеме куелган.
Игнатов тәлинкәне үзе алды. Полипьев, буйсынып, хәрбиләрчә тураеп басты. Башта ул комендантка ярдәм итмәкче иде – киндер тастымалны өстәлгә тигезләп җәяргә, тәлинкәне уртага матур итеп куярга һәм ашау әсбапларын дөрес урнаштырырга (пычак белән кашыкны – уң якка, чәнечкене – сул якка), тоз һәм борыч савытларын, тагын… – барысын да тиешенчә башкармакчы иде. Тик бу адәм комендант түгел шул – ерткыч: «Тагын бер мәртәбә, – ди, – бу финтифлюшкаларны, шырдый-бырдыйларны күрсәм…» Хәерле булсын, этикетны сакламыйча тыгынырга җыена икән, баш өсте. Кашык белән генә ашасын боткасын.
– Иптәш Игнатов, – Полипьев бушап калган култабынны калкан кебек күкрәген каплап тотты, – әле бит сарык ите дә бар.
Игнатов аңа авыр карашын күтәрде, шулай да дәшми калды.
– Апрель борын төбендә генә, куркып торам: саклап бетерә алмабыз дип. Бозлык – әйбәт нәрсә, билгеле, тик менә һава торышы белән бәхәсләшеп булмас. – Полипьев, яшерен эш турында сөйләшкәндәй, тавышын басты. – Бәлки, файдаланырга, тотаргадыр? Мин нәрсә, аннан теләсә нәрсә ясыйм: авылча щи да, флотчылар макаронын да. Теләсәгез, консоме, профитрольчиклар белән… Кайнар ашлар, итле ризыклар, сөякле җиреннән дерелдәвек. Атна буе ашарбыз. Казанның үзеннән булсак та – арпада утырабыз. Сезнең сугышчылар миңа шундый явызланып карыйлар. Әгәр ит бирмәсәм, үземне тотып ашарга вәгъдә бирделәр.
– Боерык булмыйча ашамаслар. – Игнатов ипи кисәген кабып куйды да, ачулы кыяфәт белән чәйни-чәйни, кулына кашыгын алды. – Әгәр сарык ите бозылса – һичшиксез. Үзем үк хәл итәчәкмен.
Полипьев үзенчә көлемсерәп куйды: әллә елмаю, әллә инде аның сүзләренең мәгънәсенә төшенеп буйсынулы килешү иде.
– Менә сез! – Игнатов аның күкрәгенә кашыгы белән төртте. – Сез безнең әле күпме барасыбызны әйтә аласызмы миңа? Атнамы? Аймы? Ярты елмы? Сезгә, шәхсән сезгә ни ашатырмын, әгәр хәзер үк барысын да ашап бетерсәк?
– Ярар, алайса, бозлык икән бозлык, – дип көрсенеп куйды Полипьев һәм бүлмәдән чыгып китте.
Игнатов кашыгын атып бәрде.
Сарык ите!
Консервланган ит тә, куертылган сөт тә, атланмай да өзелеп тормый – комендант вагоны суыткычы алар белән тыгызлап тутырылган. Бу бөтен байлык персонал өчен: конвойчылар составы, ике кочегар, машинист өчен бирелгән. Комендантның үзенә дә, билгеле.
Ә күченеп баручыларны, күрсәтмә буенча, станцияләрдә ашатырга тиешләр. ГПУның Транспорт бүлеге органнары өчен махсус тәгълимнамәдә акка кара белән: «Сөрелүчеләрне эшелонның бөтен бару юлында һәрдаим кайнар су белән тәэмин итәргә, станцияләрдә ике тәүлеккә бер мәртәбәдән дә ким булмаган кайнар аш биреп тукландыра торган пунктлар оештырырга», – дип язылган. Кайда соң ул ашату пунктлары?
Беренче станциядә үк Игнатов бу нәрсәнең бәлагә әйләнәчәген аңлап алды. Сөрелгәннәр төялгән составлар тимер юл буйлап бер-бер артлы үтеп тордылар, кайберләре, күрсәтмәләр көтеп, ике станция арасында озаклап тоткарланып калды. «Мин сиңа шулкадәр ризыкны кайдан табыйм? – дип йомшак кына сорады аннан станция башлыгы. – Кайнар су биргәнемә рәхмәт әйт әле башта». Игнатов, кайнар суны чынлап та даими биреп тордылар, диде.
Ә менә күчеп баручылар өчен ризык җитми иде. Игнатов, ичмасам, ботка пешерер өчен, тары, солы, арпа, сирәк кенә борай белән вакланган ярма бирдертә алганына шатлана. Аны бик сыеклап булмый анысы, шуның өчен ботка да инде ул. Аш шулпаларын, мәсәлән, берничә мәртәбә, чамадан тыш, хәтта бозлы су белән сыеклыйлар иде. Игнатов ачуланмакчы да булган иде: «Син нәрсә, аларны жәллисең мәллә?» – дип, үзенә ташландылар. «Мин бит алар өчен җаваплы!» – диде ул дорфа гына. – Тиешле ноктага барып җиткәч, кемне тапшырырмын?» «Кайда соң ул синең тапшыру ноктасы?» – диде тегеләре, кулларын селкеп.
Дөрестән дә, кайда соң ул? Үзе дә белми. Мөгаен, моны беркем дә белмәде. Чираттагы станциядә атна буе көтеп торганнан соң, кайчакларда икешәр атна, Игнатов үтәлергә тиешле күрсәтмә алды: «Шундый-шундый ноктага барырга, аннары – сорап алганга кадәр». Алып барды. Килеп җитте. Станция башлыгына хәбәр итәргә ашыкты. Кабат сорап алганны көтте.
Бу хәлдә бер мин генә түгел бит, дип, үз-үзен тынычландырырга тырышты. Станцияләрдә тәҗрибәлерәк башка комендантлар белән очрашты, берничә сүз алышты. Алар да шулай ук: «Сорап алганчы йөрибез, әйе, вагоннарда кеше кырыла, әйе, күпләп. Иң мөһиме, син аларны ныклап сакла, гадәттән тыш хәлләр булмасын. Ә үлем-китем һәрвакыт, һәр җирдә бар. Аның өчен беркем дә синнән ни дә булса таләп итмәс», – диделәр.
Бар да әйбәт булыр иде дә бит, тик менә көн саен тикшереп йөрүләре… Ул кинәт кенә бернәрсәне аңлап алды: кешеләрне таный башлады бит. Һәрвакыт, купесында утырган килеш һәм таралып пешкән кайнар боткасына кашыгын батыра-батыра, теләр-теләмәс кенә әле өченче вагоннан көннән-көн ябыга баручы ак башлы альбиносны; өмет, ышаныч белән карап торучы алланып торган күзле яшүсмерне; әле алтынчы вагоннан яңагында зур, алсу миңе булган, сипкелле юан хатынны («Начальничек, нярся белян булса да сыйла инде, ату улям бит…»); әле сигезенче вагоннан ярты битен каплаган зур яшел күзле һәм ак йөзле кечкенә бер хатынны исенә төшереп ала иде.
Менә хәзер дә шул ук уй: бүген бу кешеләрнең барысы да кайнар су белән генә тамакларын «туйдырдылар». Кешеләр дип булмый инде, дип төзәтә үзен – дошманнар. Бу дошманнар төшке ашта кайнар су «ашадылар». Аның боткасы да шуңа тәмсездер, мөгаен.
Кинәт хәтере яңарып китте: өч яшьлек малай чагында кичләр буе үзләренең ярымподвал бүлмә тәрәзәсе төбендә утырып, урамнан йөгереп үтүче аяклар арасыннан әнисенең шакмак башмакларын күреп кала иде. Әнисе караңгы төшеп беткәч кенә кайта иде. Күзләрен яшереп, аңа бернәрсәсез кайнар су эчерә иде дә йокларга яткыра иде.
Җүләр. Чүпрәк баш. Селәгәй. Бакиев аннан мыскыллап көлгән булыр иде, дөрес эшләр иде…
Торып басты да боткалы тәлинкәсен аш-су ягына, Полипьевка илтеп куйды. Үзенең арпасы белән үзе тончыксын.
Шул ук көнне кич белән ниндидер яман нәрсә сизенеп катып калган Полипьев җирле станция башлыгы урынбасарына комендант вагоны бозлыгындагы бөтен сарык итен китереп бирде. Каралҗым-кызыл һәм вак-вак ак сеңерле ит үреп ясалган зур кәрзингә кереп югалды, Полипьев кулыннан мәңгегә китеп барды (элегрәк суыткычтан биш килодан артык атланмай һәм шундый тәмле куертылган сөт салынган дистәләп банка югалган кебек). Итне ул кич белән, караңгыда, эшелон комендантының телдән күрсәтмәсе буенча гына, йөк белән җибәрелүче документ һәм алыш-биреш кәгазьләреннән башка тапшырды, бу хәл сак эш итүче мөдирне хәвефкә салды.
Ярты сәгатьтән соң состав янына күчеп баручылар өчен тары боткасы салынган бак китереп куйдылар. Бу – көтелмәгән хәл һәм шулкадәр кирәкле дә булды – кешеләрне инде ике тәүлек ашатмаганнар иде. Уйлап баксаң, мондый хәл гади генә очрак булырга тиеш түгел.
«Нәкъ шулай, – дип, үчләнеп фикер йөртте Полипьев, үз купесы тәрәзәсеннән ботканың бер-берсенә ябышкан зур сары кисәкләрен аш чүмече белән чиләкләргә тутырганнарын күзли-күзли (һәр вагонга – бер чиләк). Явыз ерткыч-комендант тикшерүдә чәйнәлгән ришвәтче булып чыкты.
Бу уй хуҗалык мөдире күңелен канәгатьләнү хисе белән тутырды. Әле тәмле сарык итенең ике кисәген яшереп алып калуы тагын да күбрәк ләззәт өстәде. Полипьев, иртәгесен, комендантның ризалыгын да алмыйча, алыштыргысыз арпа боткасына аларны кушып пешерергә карар кылды. Игнатов соңгы вакытта начар ашый, яратмаган боткасында ит тәмен тоя алмас, мөгаен…
Свердловск янындагы тукталышта торуның соңгы көнендә сигезенче вагонда әллә ни куркыныч булмаган бер хәл булып алды. Эшелон монда атнага якын торды. Уч киңлегендә генә ачылган ачык ишектән караңгы, урыны-урыны белән эреп яткан кар кисәкләре каплаган, әмма инде яңа шытып чыккан яшел үсентеләр бизәгән үзәнлек күренеп тора. Юлда барганда һәм тукталышларда торганда да, вагон ишеген бераз гына ачарга рөхсәт ителә, ә инде торак пунктларга килеп керә башлагач, ике эшермә белән бикләп куярга кушыла иде. Көн үткән саен, яшел үсентеләр ныгып, төсе яктырып, офыкны каплап ала башлады.
Составның озаклап бер урында торуына алданып, кечкенә генә, җирән түшле бер кошчык, вагон түбәсе астында, Зөләйха тәрәзәсе янәшәсендә генә оя корырга ниятләп, туктаусыз чыбык-чабык һәм мамык-йоннар ташыды, армый-талмый аларны түбә астына томшыгы белән этеп кертте, дәртләнеп чыркылдады да чыркылдады.
– Әгәр без тагын шулкадәр китми торсак, ул йомыркалар салырга да өлгерәчәк, – диде Константин Арнольдович, китабыннан күзен алмыйча.
– Нинди йомыркалар? Хәзер үк эләктерәбез, – дип, Горелов төкереген йотып куйды да тәрәзә янына килде. Бармакларын, ерткычларча кыймылдатып, табышны эләктереп алыр өчен, җайлабрак йөртә башлады.
– Әйдәгез, тагын бераз сокланып карап торыйк, – диде Иконников, күзләрен кысып, тәрәзәгә якынрак килеп.
Кинәт кемдер түшәмгә китереп сукты, гөрелте купты: өстән ком, йомычкалар коелды. Кошчык куркуыннан чәрелдәп куйды һәм күккә күтәрелде. Моны эшләүче Зөләйха булып чыкты: озын нык тактаны ишек бигеннән суырып алды да вагон түшәменә тондырды. Кошчыкны күзләре белән озаткач, тактаны урынына куйды һәм кулларын каккалап алды.
Горелов өмете өзелгәнгә улап җибәрде («Син нәрсә эшлисең, татар җүләре?!») һәм янсәке өстенә йөзтүбән ауды: бетте, төшке аш китте, очып югалды! Иконников шушы озын юлда Зөләйхага беренче мәртәбә кызыксынып карады шикелле.
– Оясын югалтса, йомырка салмый ул, – диде Зөләйха, сүзен кыска тотып. – Җәй буе югалткан оясын эзләячәк.
Яңадан урынына менеп утырды. Аның сугуыннан түшәмдәге бер такта шуып киткән һәм тар гына ярык барлыкка килгән иде. Аннан күк йөзенең бер кисәге күренеп тора. Бик яхшы – гел тәрәзәгә генә карап бармассың бит инде.
Кичкә состав юлга кузгала. Төнлә Урал сыртын кисеп үтәчәк. Зөләйха түшәмдәге ярыктан җемелдәп торган йолдызларны күзәтәчәк һәм «И Аллам, тагын күпме барасы инде? Кая-кая?» дип уйланачак. Тәгәрмәчләр дә «Кая-кая?» дип шакылдап барачак. Шундук үзләре үк җавап бирәчәк: – Шунда-шунда. Шунда-шунда. Шунда-шунда.
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?