Электронная библиотека » Гузель Яхина » » онлайн чтение - страница 9


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 11:21


Автор книги: Гузель Яхина


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 9 (всего у книги 29 страниц) [доступный отрывок для чтения: 10 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Игнатов чемоданыннан рәсми документларын – өр-яңа, өстенә «Дело» дип язылган, тырыша-тырыша «К-2347» дип тамгаланган калын соры папкасын алды (эчендә – тыгыз шрифт белән «кулак» дип сөрелгәннәр исемнәре язылган ике бит кәгазь, барлыгы – сигез йөздән артыграк кеше) һәм талчыгудан күзләре кызарган кечкенә генә бер адәмгә сузды. Тегесе аны күрмәде, чөнки кабинетта, туктаусыз кычкыру, сөйләшүләрне өзеп, берөзлексез телефон аппараты шылтырый.

– Әйе! Әйе! – дип кычкырды телефонга карлыккан тавышлы әлеге кечкенә зат. – Тайшетны озат! Унҗиденчедә инде тоткарлык! Читаны да шунда ку, шайтаныма олаксыннар!

Йөзләгән башлар өстеннән үтеп, «Унынчыны – Оренбургкамы?» дигән тавыш ишетелде.

– Сез мондамыни әле? Нинди Оренбург сиңа?! Ташкентка дидем бит, анагызны сатыйм! – дип җавап бирде эттәй өреп башлык.

Игнатов, эш өстәле аша бөгелеп, папкасын туп-туры яшел мундирга кылыч кебек китереп төртте. Башлык, аңа тиз генә күз төшереп, өстәлдәге тау хәтле өелгән документлар арасыннан бөкләнгән, шәмәхә төсендәге кара белән кыеклап «Ленинград – остатки» дип язылган кәгазьне тартып чыгарды да Игнатовка сузды:

– Әле боларны да алыгыз. Кул куегыз.

– Кая алыйм?.. – Игнатов сүзен дә әйтеп бетерә алмады.

Телефон бәгырьгә үткән шылтыравы белән кабат шартлар дәрәҗәгә җитте. Башлык, чәйнәп өзәргә әзер булып, телефонны алды.

– Вагон резинадан түгел, ни дигән сүз бу?! – диде, төрепкә тишекләренә төкереп. – Әйттеләрме – алтмышлап төягез! Нарлар киң, сыярлар!

Игнатов башлыкның күкрәк өстендәге кайтармасыннан эләктереп алды:

– Йә, кая куйыйм мин аларны?! Ниндидер Ленинград, имеш… Минем эшелон болай да шыгрым…

– Шыгрым тулы, дисеңме?! – дип ярсып китте башлык, тавышы телефон шылтыравына охшап чыга башлады. – Вагон өчен илле башны шыгрым дисеңме? Сәмаркандка җибәрелгән алтмышны теләмисеңме? Яисә Читага озатылган җитмешне? Тиздән туксанга җыелачак әле. Атлар кебек басып барачаклар. Менә монысы чыннан да шыгрым булачак! – Ул битләре буталып беткән калын папкаларын алды да өстәлгә күтәреп бәрде. – Кулаклар гына да сигез мең баш! Барысын да атна эчендә озатып җибәрергә кирәк! Аңлыйсыңмы шуны? Әле бит көн саен, көн саен яңалары да килеп тора. Тиздән юлларга яткырып чыгачакбыз. Ә сез үзегезнекеләргә кушып унике кешене алмаска уйлыйсызмы?

– Ярар, – дип килеште Игнатов, кулындагы карандашы белән накладнойга чыраен бозып нидер сызгалап куйды. – Ягез, бирегез үзегезнең Ленинград калдыкларын.

– Син артык борчылма, – дип, көтмәгәндә тавышын акрынайтып әйтте башлык һәм канәгатьлек хисе белән зур зәңгәр штампның аскы ягына өреп, папкага калын хәрефләр белән язылган зәңгәр «ТУ Казань» дигән сүзләрне чәпәп куйды. – Бер-ике атнадан урыннарына сеңеп бетәчәкләр, шайтан алгырлары. Җиңеләеп калырсың.

Шундук көнен дә язып куйды: «01 март, 1930 ел».

* * *

Китәр алдыннан Игнатов шулай да Бакиев янына кереп чыгарга булды. Воздвиженская урамындагы бинага килеп керүгә, ниндидер шом, хәвеф сизеп алды. Бер караганда, бар да элеккечә кебек: артык төпченүчән солдат ишек төбендә һәрберсенең үткәрү кәгазен тикшереп утыра, кабинет ишекләрен шапылдатып япкан тавышлар ишетелә, сәркатип кызлар мәрмәр баскычлардан әле аска, әле өскә үкчәләре белән чак-чок китереп йөгерешәләр. Шулай да һавада кайгылы тоелган бер нәрсә асылынып тора.

Нәрсә соң бу?

Игнатов адымнарын акрынайтты. Яныннан өченче бүлектә эшләүче бер кыз йөгереп үтте. Сөрмәләнгән керфекләре астында – куркулы һәм куянныкы кебек кызыл күзләр. Таныш булмаган берничә солдат, интегә-интегә, документлар тутырылган авыр тартмаларны күтәреп бара. Колонна артыннан берәүнең сак һәм кылый карашы сизелә.

Нидер булган монда. Бакиев беләдер әле.

Үз бүлмәсенә кереп тормыйча, Игнатов өченче катка, аның кабинетына йөгереп менеп китте. Эчәк кебек озын коридорның ян-якларында турыпочмаклы тар ишекләр сузылып киткән, җиз тоткаларының бөгелеп килгән урыннары тонык кына ялтырый. Гадәттә, биредә кеше күп була, тәмәке исе аңкып тора иде. Хәзерге минутта бөтен ишекләр дә ныгытып ябылган, әйтерсең бикләп үк куйганнар.

Ни булган соң монда? Чынлап та нәрсәдер булганга охшый.

Игнатов вакытлар үтү белән соргылт-кара төскә кергән һәм төрле яклап тарала башлаган паркеттан атлый, итекләр астында кытыршы такталар үзәккә үтәрлек итеп шыгырдый. Шул арада бер ишекнең тоткасы акрын гына, тавышсыз гына кыегайды һәм шундук туктап калды, аннары кабат үз рәвешенә кайтты (әйтерсең эчтән кемдер чыгарга ниятләп кире уйлады).

Нәрсә соң бу, шайтан алгыры?

Бакиев кабинетының ишеге ачык. Ишек янында винтовкалар тоткан таныш булмаган ике солдат. Игнатовка күзләрен дә йоммыйча игътибар белән карап торалар.

Бакиев белән нидер булды микәнни?

Мөмкин түгел.

Мөмкин түгел, ә бит булган.

Игнатов күзләрен яшерде. Туктап калмаска. Аяклары үзеннән-үзе Бакиев кабинеты яныннан читкә алып китте. Солдатлар, аны үткәреп җибәрү өчен, теләр-теләмәс кенә читкәрәк китеп юл бирделәр. Күз кырые белән генә ул кабинет эчендәге хәлләрне күреп алды: кәгазьләргә күмелгән идәндә әйләндереп капланган берничә утыргыч, сейфның авызы зур итеп ачылган, тәрәзә янында карасу-соры шәүлә документларны укып басып тора.

Карамаска. Адымны тизләтмәскә. Коридор очында – арткы баскычка чыга торган ярдәмче юл. Аның буенча – аска һәм шундук чыгып югалырга. Вокзалга! Игнатов коридор буйлап кызуламыйча гына атлый.

– Эй, – дигән тавыш ишетелде арттан.

Игнатов туктап калды һәм борылып карады. Әлеге шәүлә кабинеттан чыккан да китеп баручы Игнатовка карап тора.

– Сез Бакиевкамы?

– Һич юк!

– Кайсы бүлектән?

– Бишенче, – диде Игнатов, ни өчендер алдап.

Бер-бер хәл булса, йөгереп китәргә кирәк булыр микәнни? Үзеңнекеләрдән? Эткә санап атып үтерәчәкләр бит… Бернинди гаебем булмагач, нигә йөгереп китәргә? Тотсалар да, тикшереп ачыкларлар, аннары җибәрерләр. Әгәр җибәрмәсәләр? Димәк, качарга?..

Шәүлә, башка сүз әйтмичә, яңадан кабинетка кереп китте. Солдатлар борылып куйдылар. Игнатов арткы баскычка чыга торган ишекне ачып җибәрде дә, йөгерә-йөгерә, беренче катка төшеп җитте. Беркемгә дә карамыйча, бинадан чыкты. Суыкны да тоймады, башына да кимәгән килеш, вокзалга элдертте.

Оятыннан ни эшләргә белмәде, колакларына кадәр кызышты. Нидән куркып качты, җүләр баш? Вазифаларын төгәл башкаручы үз иптәшләреннән. Бакиев белән хата килеп чыкты. Сүз дә юк – коточкыч, акылга сыймаслык хата. Мөгаен, кемнеңдер яласы сәбәп булгандыр. Ә бәлки, язма рәвештәге хата гынадыр, мәгънәсез, катлаулы буталчыклыктыр? Болай да булырга мөмкин бит әле: фамилияне бутап, ялгышып, башка кеше урынына алып китүләре мөмкин. Ваемсызлык, гамьсезлек аркасында.

Ә ни өчен син куркак куян кебек чыгып качтың? Ник әйләнеп кермисең? Астын өскә китереп ташланган кабинетка йөгермисең? Карачкыл-соры бәндәгә: «Бакиевның бернинди гаебе юк! Мин аның өчен гарантия бирәм, ышандыра алам!» – дип, йөзенә бәреп кычкырмыйсың?

Игнатов туктап калды, кулындагы будёновкасын кысып куйды. Әгәр кире китсәм, эшелон комендантсыз каламы? Бер сәгатьтән китәргә бит инде. Хезмәт урыныңа килмәсәң, дезертир дип чәпәп куярлар да баскан урыныңда атып үтерерләр. Белә ул моны: заманында үзе шундый эшләрне башкарган иде. Ул, башына шлемын тиз генә киеп, вокзалга чапты.

Бар дә белә бит: Мишка Бакиев – зирәк акыллы, партияле, революционер. Соңгы тамчы канына кадәр, соңгы сулышына кадәр үз кеше. Һичшиксез, карап тикшерерләр дә җибәрерләр. Җибәрмәскә мөмкин түгел. Әле бөтен коллектив алдында гафу да үтенерләр. Гаеплеләрне җәзага тартырлар. Мөгаен.

Сорап алганчы

– Зөләйха Вәлиева!

– Мин.

Үз гомерендә аның, бер ай эчендә төрмәдә кабатлаган хәтле «мин» дип әйткәне булмады. Тыйнаклык кешене бизи, бер сәбәпсез «мин»ләп утыру тәрбияле хатынга килешми. Татар теле хәтта шулай көйләнгән – бөтен гомереңдә бер генә мәртәбә дә «мин» дип үзеңне аерып күрсәтмәссең: үзең турында кайсы вакытка кертеп сөйләсәң дә, фигыль үз рәвешен ала, әлеге кечкенә генә мактану сүзен куллануның артык булуын күрсәтеп, кушымчасын гына үзгәртә. Ә рус телендә алай түгел, монда һәр кеше бу сүзне кыстырырга гына тора: «мин» дә «миңа», кабат «мин»…

Керү ишеге төбендә солдат, тырыша-тырыша, фамилияләрне кычкырып әйтеп тора. Ул аны беренче тапкыр гына күрә әле. Яңа егет?

– Вольф Ле… Лей… Лей-бе!

– Медперсоналга мине исемем һәм әтиемнең исеме белән атауларын күпме үтендем!

Бу сүзләрне Вольф Карлович барлау вакытында көн саен кабатлый. Башка конвойчылар моны өйрәнделәр, беләләр инде, ә менә монысы гаҗәпләнеп караңгылыкка карый. Аннары кинәт кенә:

– Чыгарга! Әйберләрең белән.

Зөләйха, камчы белән сыдырдылармыни, сикереп торды. Күкрәгенә төенен кысты. Халык төркеме кыймылдый, дулкынлана, аптырап, авызларын зур итеп ача, кулларын суза башлады.

– Кая? Аларны кая? Ә безне? Безне кая озатасыз?

– Башкалар үз урынында кала!

Вольф Карлович дәрәҗәсен белеп кенә торып басты, өстендәге тузанны кагып төшерде, Зөләйханы алга үткәрде. Алар, утырып-ятып торган кешеләр, башлар, капчыклар, чемоданнар, куллар, төрелгән сабыйлар аша атлап, чыгу юлына юнәлде. Билгесез солдат алар белән бергә камерадан мулланың тол хатынын һәм хисапсыз бала-чагасы белән караңгы чырайлы крестьян гаиләсен алды.

Ничә көннәр буе караңгылыкта утырганга күрә, керосин лампасы яктысы кояш яктысы булып тоелды. Камерадагы тынчу һавадан соң коридорның салкын һавасы, гомумән, исертә. Һәрвакыт утырып торганга, аяклар, хәлсезләнеп, көчкә атлый, тән исә хәрәкәткә куана. Казаматларда инде күпме булдылар икән? Көн саен барлау вакытын исәпләп барган күршеләр берничә атна дигәннәр иде.

Алар коридор буйлап бара, арттан да, алдан да – конвойчылар, кайчакта туктап, башка камералардан кешеләр чакырып чыгаралар. Төрмәдән чыгу ишеге төбендә алар инде бер көтү – санап бетерерлек түгел. Авылныкылар! Барган уңайдан юлдашларының йөз һәм киемнәренә игътибар иткән Зөләйха моны шундук аңлап алды. Кайберләренең йөзе шундый чиста, саф, хәтта яңаклары алсуланып тора (әле яңа гына алып килгәннәр). Ә кайберсе, аның якташлары кебек, аякларында көчкә басып тора. Мулланың тол хатыны картайды, төссезләнде, әмма мәчесеннән калган буш читлекне үзсүзләнеп сөйрәп бара. Крестьян хатыны саргаеп кипте, биләүләгән төен-сабыйны элеккечә үзенең күкрәгенә кыскан.

– Ниһаять! – Колак төбендә Лейбеның шатлыклы пышылдавы яңгырады. – Госпитальне тылга күчерәләр!

Зөләйха башын иде. Тылга икән тылга! Ул Лейбены беренче мәртәбә якты урында күрде: йөзе матур, нәфис, яшь егетнеке кебек; бөдрә чәче көмеш төсенә кергән; хәтта җыерчыклары да нечкә, акыл иңгән. Инде ничә атна кырылмаган сакалы яңакларын каплап тора, йөзенә миһербанлык өсти. Алдан күренгәнчә, нык карт түгел икән бит, мөгаен, Мортазадан яшьрәктер. Тик менә киенүе генә сәер, хәерчеләрчә, көя ашап тишкәләнеп беткән бик иске, күп урында ерткаланган зәңгәр төстәге мундир, чүпрәк белән уралган аякларында – өйдә киеп йөри торган артсыз башмаклар.

– Тыгызрак басыгыз! Алга элдерттек, марш! – Алдагы солдат команда бирде һәм ишекне ачып җибәрде.

Көндезге яктылык бу мескеннәрнең битенә көрәк белән биргән кебек китереп бәрде. Күзләр бер мизгелдә кысылган күз кабаклары астында кызарып чыкты, кан сауды. Зөләйха селкенеп торган стенага тотынган иде – идәнгә килеп төште. Каты итеп кычкырган тавыштан гына аңына килде:

– Торып бас! Барыгыз да басыгыз, хәшәрәтләр! Яңадан камерага телисезме?!

Зөләйха казаматлардан чыга торган җирдә пычрак таш идәндә ята. Киң итеп ачылып киткән ишекнең кыйгач уемында җанны ымсындыргыч мартның зәңгәр күге, төрмәнең түгәрәк ишегалдында көзгедәй күлләвекләр ялтырап күренә. Янәшәсендә тагын берничә кеше ауный, күзләрен учлары белән каплап ыңгырашалар. Кемдер стенага барып сөялде, кайберәүләр чүгәләп утырды, тезләнде, өстәвенә мөгриләр…

– Әйттем бит мин сезгә: алга! Җилдерегез! Марш!

Халык, сукыр тычкан кебек күзләрен кыса-кыса, берәмләп урамга чыга башлады. Саф һавадан башлары әйләнгәнгә чайкала-чайкала, бер-беренә тотынышып, сәлперәйгән, аксак, юлдан барганда атлаган саен таркалып киткән төркемгә тупландылар да тигезле-тигезсез рәтләр белән Ташаяк урамы буйлап вокзалга юнәлделәр. Аларны бөтен яклап ярсу конвойчылар әйләндереп алды. Кулларында – алга каратып тоткан винтовкалар: бу мең тугыз йөз утызынчы елның унҗиденче февралендә «Элекке кулакларны, җинаятьчеләрне һәм Советка каршы башка элементларны конвойлау режимы турында» кабул ителгән йөз егерме ике бис дүрт номерлы тәгълимнамәнең җиденче параграфына тулысынча туры килә.

Күзләр көндезге яктылыкка ияләнә башлады, һәм Зөләйха тирә-юньгә күз салды. Ике яктан да унарлаган вагонлы составлар биниһая зур еланнар кебек тезелешкән. Аяк астында – рельсларның иксез-чиксез тасмалары һәм шпал кабыргалары. Алар буйлап күчеп баручыларның җепшек карда чыланып, җебеп беткән киез итекләре, изелгән башмаклары, пычракка буялып беткән итекләре атлый. Мазут исе борынны яра. Алда – гудок тавышы. Поезд якыная. «Үткәрәбез» дигән команда яңгырады.

Конвойчылар туктап калды, штыклары белән төртеп, поезд юлыннан төшәргә куштылар. Каршыга, кайнар пар бөркеп, гаять зур паровоз ыргылып килә. Ут кебек кызыл итәк кыек зур ялгау булып һаваны яра. Авыр тәгәрмәчләре шашынган тегермән ташлары кебек. Гөрселдәү һәм шалтыраулар колакны тондыра, куркыныч хәтта. Зөләйха поездны үз гомерендә беренче мәртәбә күрде. Ян-якта ак буяу белән тигезсез хәрефләр тезеп, «Алга – бәхеткә» дип, беленер-беленмәс язылган сүзләр күренеп-күренеп китә, тыгыз салкын һава биткә бәрә – паровоз, үз артыннан дыңгыр-дыңгыр килгән вагоннарның озын чылбырын сөйрәп узып та бара.

Күп балалы крестьянның озын, ябык, унике яшендәге бер улы, көтмәгәндә урыныннан торды да, сикереп, вагон тоткычын эләктереп алды, агач ботагында асылынып торган мәче кебек чайкалып куйды һәм эшелон белән китеп тә барды. Конвойчы шундук мылтыгын төзәде. Көчле ату тавышы паровоз гудогы белән кушылды һәм куе, өзек-өзек пар болыты составны чолгап алды. Поезд тавышы ничек тиз килеп җиткән булса, шул ук тизлек белән юкка да чыкты. Пар таралды, поезд юлында зур толыпка чумган кечкенә үле гәүдә генә ятып калды.

Әнисе авызын тавышсыз гына ачарга өлгерде, куллары салынып төште. Төргәк-сабыйлар чак кына җиргә төшеп китмәделәр. Зөләйха – берсен, крестьян икенчесен тотып өлгерде. Балаларның өлкәнрәкләре куркудан әтиләре аягына килеп ябышты.

– Алга атлыйбыз! Тоткарланмыйбыз!

Штыкларның корыч очлары юлга төртеп күрсәтә. Аларның берсе әлеге хатынның җилкәсенә кагылды – әйтелде бит алга дип! Крестьян хатынының иңнәреннән алды. Ул аңа карышмады: башы, үлгән тавыкныкы кебек, артка каерылган, рельслар арасында җәелеп яткан улының үле гәүдәсенә борыла-борыла карый. Авызы һаман ачык килеш, аякларын шпаллар буенча көчкә сөйрәп, каршылык күрсәтмичә барысы белән бергә атлый. Озак барды.

Хатын кинәт гөрелдәп чыккан тавыш белән кычкырып җибәрде; иренең кулларында бәргәләнеп, кул-аякларын мәгънәсез болгый башлады – кире, улы янына борылып китәсе килде. Әмма шулчак, юлны аркылы кисеп, дөбер-шатыр килеп, зур тизлек белән яңа состав якыная башлады, һәм хатынның кычкырган тавышы маховиклар, пешкәк, чүкеч, вагоннар, рельс һәм тәгәрмәчләр гүләвенә күмелеп калды…

Зөләйха саклап тотып калган сабый төрелгән йомшак, җылы төргәкне күкрәгенә кысты. Чит кеше баласы – курчак кебек алсу йөзле, киң иякле, төймә борынлы һәм кашлар урынында йомшак мамык үскән сабый. Йокы аралаш мышный. Туганына бер-ике ай, артык түгел. Зөләйханың бер кызы да бу көнгә кадәр җитмәгән иде.

Күчеп баручылар киң, озын агым булып рельслар буйлап атлый. Алар каршысына вокзалдан икенче – тиешенчә киенмәгәнгә туңып беткән башка кешеләрнең кечерәк агымы йөгерә. Ә юл аша, кыеклап, кулына соры папка тоткан һәм башына очлы башлы шлем кигән ялгыз адәм ашыга-ашыга атлый. Барысы да җирән буяу белән буялган кытыршы кыек такталардан ясалган зур вагон янында очрашты.

– Туктарга! – дип, кычкырмыйча гына әйтте папка тоткан әлеге кеше.

Зөләйха аны шундук танып алды: кызылармияче Игнатов – Мортазаны үтерүче.

Конвой башлыгы аның янына йөгереп килде дә, крестьянның әле елаудан туктамаган хатынына төртеп күрсәтеп, колагына нидер пышылдады. Игнатов, әледән-әле башын селкеп һәм алдында өелеп торган халыкка караңгы чырай белән карый-карый, игътибарын биреп тыңлады. Зөләйханың күз карашы белән очрашты. Таныдымы? Әллә шулай тоелды гынамы?

– Игътибар белән мине тыңлагыз! – диде, ниһаять. – Мин сезнең комендантыгыз…

Зөләйха комендантның кем икәнен белми әле. «Сезнең» дигән икән, димәк, озак вакыт бергә булачакбыз.

– Һәм сезне, «кулак» дип сөрелгән гражданнар, һәм сезне, элегрәк кеше булган гражданнар, яңа тормышка илтеп куям…

Элек кеше булган? Зөләйха аңламый: элек кеше булган – хәзер мәет булырга тиеш бит. Ул әле яңа гына үзләренә килеп кушылган бер төркем кешеләргә борылып карады. Агарынган һәм йончыган йөзләр. Калтырыйлар, бер-беренә сыенып җылынмакчы булалар, барысы да көзге киемдә: җиңел драп пальтоларда һәм юка аслы кылтый ботинкаларда. Чатнаган пенсне кысасы алтын төстә ялтырый, затлы хатынның вуаль каплаган килешсез эшләпәсе якты зөбәрҗәт тап булып яна. Күренеп тора: болар – шәһәр кешеләре. Мәетләр түгел бит, бар да теп-тере.

– …Авыр, чикләүләр һәм сынаулар тулы, шулай ук безнең үлеп яраткан Ватаныбыз файдасына гадел, намуслы хезмәт белән яшәешкә…

– Ә кая? Кая илтәсең соң, командир? – дип, Игнатовның сүзен оятсызларча бүлде халык арасыннан берәү.

Игнатов, әлеге оятсызны табарга тырышып, йөзләр буйлап карашын йөртеп чыкты. Тапмады.

– Барып җиткәч белерсең, – диде горур гына карап башлар өстенә. – Менә шулай…

– Әгәр барып җитә алмасам, – дигән дорфа сүзләр яңгырады кабат, Игнатов сүзенә каршы килеп.

Игнатов, тын да алмыйча, күкрәк кесәсеннән карандаш кисәге алды да очын әйбәтләп төкерекләде.

– Качып киткәндә үтерелгәннең фамилиясе ничек? – дип кычкырып сорады.

Җавапны ишетеп, папкасын ачты да исемлектән бер исемне сызып атты.

– Күрдегезме? Берәү инде барып җитә алмады. – Папкасын өскә күтәреп, һавада болгап алды. – Барыгызга да күренәме?

Язу машинкасыннан интегеп чыккан биттәге калын кыек сызык халык төркеме өстеннән йөзеп йөри.

Игнатов йөткереп куйды.

– …Сез эшче-крестьяннарның канын озак эчтегез. Гаебегезне тану һәм йолу вакыты, шулай ук безнең җиңел булмаган бүгенге, шулай ук, һичшиксез, бик, бик тиздән килеп җитәчәк якты киләчәктә яшәүгә хокукыгызны раслау вакыты җитте.

Сүзләр озын, катлаулы. Зөләйха барысын да аңлап җиткерми, бары тик Игнатовның «бар да әйбәт бетәчәк» дигән вәгъдәсе генә башка керә.

– …Минем бурыч – сезне әлеге яңа тормышка исән-имин илтеп җиткерү. Сезнең бурыч исә бу эштә миңа ярдәм итү. Сораулар бармы?

– Әйе! – дип ашыгып әйтте гафу үтенгән тон белән «элеккеләр» төркеменнән моңсу күзле бөкре ир. Күз кабаклары шәм төпчеге кебек капчыкланып шешенгән (эчкече, дип уйлап алды Зөләйха). – Мәрхәмәтле булыгыз! Юлда барганда ашату каралганмы? Югыйсә без, аңлыйсызмы, инде ничәнче атна…

– Ашату, димәк… – дип, зәһәрләнеп әйтте Игнатов. Бөкре янына килде дә бер мизгелдә агарып чыккан борын тишекләрен киереп болай диде: – Совет власте сезне атып үтермәгәнгә рәхмәт әйтегез! Сезне кайгыртуны дәвам итә, сезнең турыда уйлый, борчыла! Җылы вагоннарда үзегезнең туган-тумачаларыгыз белән барачаксыз!

– Рәхмәт! – диде куркып теге кеше, Игнатовның күкрәгендә акаеп торган яшел билгеләргә. – Рәхмәт!

– Сез иске дөнья богауларыннан азат булыр өчен – яңа тормышка, азатлыкка таба, дип әйтергә була, барасыз! – дип гөрелдәвен дәвам итте Игнатов, тигез булмаган, башларын иңнәренә тарткан сафлар буйлап атлый-атлый. – Үзегез исә корсагыгызны тутыру турында гына уйлыйсыз. Бар да булыр сезгә… шампан шәрабында кыздырылган боҗыр да, шоколадлы җиләк-җимеш тә булыр!

Вагон янында басып торган конвойчыга кинәт кулын изәде: әйдә! Тегесе ишекне тартып җибәрде һәм ишек, сызгыра-сызгыра, янга шуыша башлады: вагон үзенең турыпочмаклы кара мәгарәсен ачып куйды.

– Гранд-отельгә рәхим итегез! – дип, авызын ерды конвойчы.

– Искиткеч зур канәгатьләнү белән, гражданин нәчәлник! – дип куйды берәү, эт җитезлеге белән беренче булып вагон янына йөгереп килде, болгап торып, аягын биек вагон мәгарәсенә ташлады (киң чалбар балакларының сүтелгәләгән кырыйлары күренеп калды) һәм эчкә үтеп югалды.

Куркыныч кеше, төрмә юлында йөри торган дип чамалады Зөләйха. Андыйдан ераграк йөрергә кирәк.

Ниһаять, күченеп баручылар, бер-берен терсәкләре белән этә-төртә, вагонга сикереп менә башладылар – урынсыз калмасам ярар иде дип куркып, ашыга-ашыга килеп җиттеләр: ирләр, аяклары белән тибенә-тибенә, йөгереп килүгә очып менеп киттеләр. Хатыннар исә итәкләре астыннан киез итекләрен сузып чыгарып, ахылдый-ухылдый көчкә күтәрелә алдылар, әле үзләре белән чыелдашкан балаларын да өстерәп алып менделәр.

– Кем маймыл кебек сикереп менә алмый, тартып менгерерсез. – Шау-шу эченнән тыныч кына әйтелгән сүзләр яңгырады. Зифа буйлы, чәчләрен биек итеп өеп ясаган, шушы ярым агарган чәчләре манарасына бит челтәре каплаган ачык яшел төстә эшләпә кигән ханым көчле кулларын як-якка сузып басып тора – үзен вагонга күтәреп кертүләрен көтә кебек. Мондыйны күтәреп булмый, дип уйлап алды Зөләйха, чиксез авыр бу.

Игнатов, күзләрен текәп, шушы ханымга карап тора, тегесе шулай ук аннан карашын алмый, бары тик кашларын гына биетә: ничек инде, янәсе. Чатнаган пенсне кигән теге карт аның җилкәсен йолкый, тик ханым аның кулларын шундук төртеп төшерде. Игнатов, ияген конвойчыга юнәлтеп, ишарә ясады, тегесе вагон ишегенә беркеткән калын тактаны суырып алды да вагоннан җиргә сузып трап итеп куйды. Ханым, Игнатовка рәхмәтен белдереп, эшләпәле башын иде һәм вагонга таба китте. Аның шнурлы ботинкалардагы зур аяклары бер катгыйлык һәм үзсүзлелек белән әлеге тактага нык басып менә башлады. Исең китәр: шушы калын такта ханымның авырлыгы астында бөгелә, дерелди.

– Votre Arand Hotel m’impessionne, mon ami11
  Сезнең гранд-отель күңелгә ята, дустым минем. (фр.)


[Закрыть]
, – диде ханым конвойчыга, һәм тегесе, таныш булмаган чит телне ишетеп һәм берни аңламыйча, аңгыраеп катып калды.

Зөләйха сакланып кына алар артыннан атлый, бер кулында – әйберләре белән төене, икенчесендә – йоклап яткан бала. И Алла, мондый хәлне кайда күргәне бар: ир кешегә каршы әйтү, өстәвенә хәрби кешегә, әле башлыкка… Картаеп килә торган ханым булса да, көчле икән. Әллә карт булганга көчлеме? Шулай да тактадан менү җайлырак.

Халык кереп тулгач, вагон ишеге ябылды. Кабат караңгы, камерадагы кебек. Әле бер, әле икенче аркылы эшермә авыр чыелдап куйды. Менә бар да тәмам: КО310048 нче бозаулар вагоны, халыкча әйтсәк, теплушка. Йөк күтәрүчәнлеге – егерме тонна, планлы сыйдырышлылыгы – кырык кеше яки ун ат, чынлыкта төялгәне – илле ике күчеп баручы. Кузгалып китәргә әзер. Планлы комплектациядән унике башка арттырып төяү әллә ни күп түгел дип санарга мөмкин, иртә белән «Казан ТУ» башлыгы белеп әйткән, тиздән туксанлап булып, атлар кебек басып барачаклар.

* * *

Теге бәхетсез крестьянга һәм кайгыдан ушсыз калган хатынына урнашырга ярдәм иткән арада, төрелгән сабыйларны җайлап кына янсәке өстенә куйганда (жәл, сабыйның үзенә генә хас тәмле хуш исе аңкып торган җылы төргәктән ничек аерылмак кирәк!), тиктормас зуррак балаларын утыртып йөргәндә, буш урыннар калмады: ике катлы янсәкеләр шыгрым тулды, кысылып утырырга да мөмкинлек юк. Бу юлы да Лейбе ярдәм итте. Әллә кайдан килеп чыгып иелде дә, Зөләйханың кулларыннан эләктереп, өскә, түшәм астына, куе караңгылыкка – икенче катка күтәреп алды.

– Палатада урнашу тәртибен саклауны сорыйм, – диде ул, ачуланып.

Зөләйха, рәхмәтле булып, аның сүзләре белән килеште һәм капшанып кына таш кебек салкын стена белән профессор арасына кысылып утырды. Бәс сарган түшәмне баш түбәсе белән терәтеп тормас өчен, бераз гына башын бөкте. Башыннан шәлен суырып алды да үзенең аяклары белән Лейбеның каты янтыгы арасына бөтереп салды – чит ир белән шулай якын утырырга ярамый. Өченче буынга кадәр элгәрләребезгә синең өчен оят булыр, дип әйткән булыр иде әнисе. Әйе, әнием, беләм. Тик менә синең кагыйдәләрең элекке тормыш өчен генә яхшы булган шул. Ә бездә – ничек әйткән иде Игнатов? – яңа тормыш. Әй, белсәң иде бездә хәзер тормышның нинди икәнен…

Эт җанлы төрмә кешесе стенадагы беленер-беленмәс ярыктан тирәнгә яшерелгән шырпыны казып алды. Табанына сызды да, кабарып торган тимер мичкә иелеп, ташкүмерне шатыр-шотыр китерде, һәм буржуйкада, шундук бөтен тирә-якка җылы, дерелдәп торган яктылык таратып, көчле, кайнар ут чытырдый башлады.

Зөләйха тирә-юньгә күз салды: такта стеналар, такта идән, такта түшәм. Вагон уртасында кайнар йөрәк кебек кыек мич тора, кайбер урыннары күгәреп челтәрләнгән. Ә кырыйлап – вакыт узу белән каралып беткән, йөзләгән кул-аяклар ышкый-ышкый тонык көрән ялтыравыкка әйләндергән янсәкеләр.

– Нәрсә тынуп калдугыз, хрустьяннар? – соры, эре тешләрен ялтыратып сытып чыгарды төрмә кешесе, сүзләрне үзенчә бозып. – Калтырашмагыз, сезнең күзәтүчегез булырмын. Кимсеттермәм – мин гадел сукбай, Гореловны бар да белә.

Гореловның чәчләре хатын-кызныкы кебек озын, тузгыган. Майланып каткан авыр тотамнары әледән-әле битенә төшеп торганга, карашы кыргый ерткычныкына охшап тора. Ул янсәкеләр янәшәсеннән биеп барган кебек чалыш-чолыш адымнар белән атлый һәм төксе йөзләргә карап-карап ала.

– Сезгә күзәтүчесез монда – амба, күгәрченкәйләрем. Барасы юл әле бик ерак. – Һәм шундук сузып кына кычкырып җырлап җибәрде: – Цыц, вы, шкеты, под вагоны-ы-ы, кондуктор схавает вас вра-а-аз…

– Каян беләсез сез? – диде сагышлы күзле бөкре алкаш (соңрак ул күршеләренә үзен: «Иконников Илья Петрович, рәссам», – дип таныштырды) һәм инде кызып җиткән буржуйка янына килеп чүгәләде дә суыктан туңган кулларын җылыта башлады. – Бәлки, Уралга җиткәнче төшереп калдырырлар.

Горелов мич янына килде. Иконниковның бөкрәйгән гәүдәсенә сынаулы караш белән карап куйды: капчык кебек пальтодан, муенындагы шарфы буар елан кебек уралган. Җөйләреннән сүтелеп ертылып беткән ботинкасын салды да Иконниковка сузды: мә, тотып тор әле. Ыштырын озаклап сүтте һәм, ниһаять, бармаклары арасына кыстырып яшерелгән тәмәке төпчеген табып алды. Авызына капкач, ниндидер бер рәхәтлек тоеп, ыштырны кабат чорнады да ботинкасын киеп куйды. Буржуйка утыннан төпчеген кабызды, төтенен Иконников битенә өрде.

– Шуннан беләм мин, – диде ул, берни булмагандай сүзен дәвам итеп, – мин бит шомарган калай. Ике мәртәбә утырган кеше. Сахалинда туңдым, Соловкида уңдым.

Иконников, тәмәке төтененнән төчкерә-төчкерә, читкә борылды. Горелов торып басты да тынып калган вагонга ачулы карашын ташлады: кемдер шикләнәдер, бәлки?

– Бу сезгә ирекле ирек түгел. Тәртипне сакларга кирәк, – диде, нәсыйхәт биргәндәй. – Беркем дә юләрләнеп йөрмәсен өчен, мин сезне күзәтеп торачакмын.

Горелов кискен хәрәкәт белән колак артыннан зур гына бер бет эләктереп алды да, тырнагы өстендә сытып, мичкә ташлады.

– Менты оравой кипишнули с ходу-у-у, – дип җырлап җибәрде ул һәм ыржайган киң танавында зур гына алтын фикса ялтырап алды. – Жиганам вилы, к жучке не ходи-и-и. Менять уж некуда, кругом полно народу-у-у. Процесс тюрьма и вышка впереди-и-и… – Ул вагон уртасында басып тора: куллары – кесәсендә, җилкәләрен канат кебек каерып куйган. – Әллә берәрегезнең каланчага бик тиз менәсе киләме, түземегез беттеме?

Янсәкеләрдәге куркынган йөзләр дәшми генә карап утыралар. Горелов мич артына керде дә аягы белән агач капкачны этеп ачты. Сугышчан горурлык белән башкаларга күз йөртеп, ыштан изүен чиште, идәндәге ачылып киткән тишеккә чыжылдатып җибәрде. Тонык ут яктысында ялтырап сузылган бу агынты бәллүр дуга кебек күренде. Кайбер хатыннар «аһ» итеп, күзләрен дә йоммыйча шаккатып карап торалар. Ирләре аларның җиңеннән тартып куйгач, карашларын түбән төшереп, балаларының күзләрен томаладылар.

Зөләйха, акылына килеп, шулай ук башын икенче якка борды. Бәвел чыжлавы колакларда яңгырап тора, оялудан йөзләрне кызарта. Бу хаҗәт урыны мәллә? Ә хатын-кызга нишләргә? Ә бит камерада хаҗәтне чиләккә үтиләр иде, анда әле караңгы да иде, ә монда…

Горелов җиңү яулаган кебек елмаеп куйды, бәвеленең соңгы тамчысын тамызды, ирлек горурлыгын ыштанына яшерергә ашыкмады.

– Herpes genitalеs, ялгышмасам. – Зөләйха янында утырган Лейбеның тыныч тавышы яңгырады. Профессор, уйланып, Гореловның әле һаман урынына яшерелмәгән печтиенә карап тора башлады. – Өч өлеш лаванданың эфир мае, бер өлеш күкерт. Көнгә өч мәртәбә сөртергә кирәк. Төзәлеп бетми торып, җенси мөнәсәбәткә кермәскә. – Мәсьәләне катгый рәвештә хәл итеп, башын селкеде, үз-үзе белән килешеп, калганына битараф булып борылып утырды.

Гореловның йөзе ямьшәеп китте, кечерәеп шәлперәйгән әгъзасын ыштанына ашыга-ашыга төртеп кертте дә маймыл кебек икенче катка үрмәләп, Лейбе янына сикереп менде.

– Портретыңны сакла, хәшәрәт, – дип ысылдады, бармак очларын, салфетка сөрткән кебек, профессор мундирына ышкыды. – Әле рәхмәтеңне әйт минем күзәтче булуыма, югыйсә бәбәкләреңне әйләндереп куйган булыр идем, – дип кинәт кычкырып җибәрде ул, профессорның, мундир якасы кайтармасына кыеклап тагылган кечкенә күкрәк билгесе энәсенә бармагы чәнчелүдән әрнеп.

Шул ук мизгелдә вагон шалтыр-шолтыр килеп, урыныннан кузгалды.

– Киттек! Киттек! – Янсәкеләр дәртләнеп чыккан пышылдаулардан кайный башлады.

Горелов Лейбега усал итеп карап алды да үз урынына китте.

Зөләйха янәшәсендә генә, түбә астында, кечкенә генә, нәкъ мичнеке кебек тимер тасмалар белән рәшәткәләнгән һәм соры бәрхет бәс сарган тәрәзә бар. Шушы рәшәткә артында үзәк перрон һәм вокзалның зур итеп челтәрләп «Казан» дип язылган мәһабәт кызыл бинасы тантаналы төстә йөзеп бара. Ялтырап торган штыклар белән уратып алынган кешеләр каядыр ашыга. Милиционерлар атланган бер-ике ат пошкырып тора. Вак-төяк сатучыларның кычкырып торудан тамаклары карлыгып беткән.

– Мәскәүдән Себергә киттек, – диде кемдер.

– Ә сез кая теләгән идегез? Кара диңгезгәме?

Паровоз, колакны ярырдай, көчле итеп һәм сузып сызгырып бара. Сөттәй ак пар болыты бөтен тирә-юньне каплап алды, күзләргә һәм авызга тулды. Бераздан әлеге болыт таралды, инде тәрәзәдән ап-ак кырлар фонында агачларның кара шәүләләре очып-очып үтә башлады.

Зөләйха бармагын рәшәткәгә куйды, бәс шундук эреп бетте.Түшәмнән, буржуйка җылысы һәм кешеләрнең кайнар сулышы белән җылынып киткәнгә, тамчы тама башлады. Гаҗәп: түшәмдәге бәс тә эри…

Тиз урнашып беттеләр. Урнашу дигәне дә әллә ни түгел инде: әйберләр аз, урыннар да. Крестьяннар – вагонның бер башында, ә «элекке» ленинградлылар икенче башында өелеште. Профессор белән Зөләйха «шәһәр» өлешенә туры килде.

Таныша башладылар. Яшел эшләпә кигән озын буйлы ханым җисеменә туры килгән Изабелла исемле икән. Аның әле атасының исеме дә үзе кебек озын булып чыкты һәм фамилиясе дә әйтеп булмый торган ике катлы. Зөләйха аларны исендә калдыра алмады. Һәр көн иртән Изабелла үзенең чал чәч учмаларын биек итеп өеп куя. Кайчакларда яттан шигырьләр укый – шундый мәгънәле, гаҗәеп матур, тик аңлап кына булмый: әле русча, әле вагон тәгәрмәчләре кебек дөбер-дөбер килгән француз телендә. Беркайчан да бер үк шигырьне кабатламады. Бөтен вагон тыңлады. Зөләйха бернәрсәне аңлый алмады: шулкадәр төрле, катлаулы һәм артык озын шигырь юллары ничек итеп бер башка сыеп бетәргә мөмкин, өстәвенә хатын-кыз башына. Изабелланың йөзе, хәтта чүпрәк пәрдә артындагы хаҗәт урынына атлап барганда да, култык астыннан бет тотканда да, үзгәрешсез тыныч һәм горур кала иде.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 | Следующая
  • 3.4 Оценок: 5

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации