Электронная библиотека » Гузель Яхина » » онлайн чтение - страница 8


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 11:21


Автор книги: Гузель Яхина


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 8 (всего у книги 29 страниц) [доступный отрывок для чтения: 10 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Казан

Ниндидер йонлач танау, сап-сары тешләрен ыржайтып, кайтарылган калын иреннәрен дерелдәтә-дерелдәтә бакыра. Зөләйха дилбегәсен кысыбрак тотты. Алла сакласын, бу нинди тәмуг аждаһасы?

– Дөя бит бу! – дип кычкырдылар арттагылар. – Чып-чын дөя!

Өркәчләре арасында чәчәкле сырма чыба кигән хуҗасын тирбәлдерә-тирбәлдерә, әлеге гаҗәп сәер хайван янәшәдән узып китте. Тәмләткечләрнең зәһәр исе артларыннан таралып калды.

Чаналар үзәк урамнан үтә. Кәрван, тупланып, бергәрәк җыелып, берсе артыннан берсе олаулар китеп бара. Тирә-юньдәге зәңгәр, алсу, ак төстәге таш йортлар уеп ясалган искиткеч зур тартмалар кебек тезелешкән. Түбәләрендә йә берсеннән-берсе кечкенә манаралар калкып тора, йә калай чәчәкләр кебек флюгерлар утыра, йә кар таплары астында төрле төстәге тәңкәләр булып чирәпләр ялтырый. Фронтоннар буйлап хикмәтле бөтеркә бизәкләр сузылып киткән, алар көчле, нык мускуллы иңнәрендә авыр кәрнизләрне күтәреп торган ярым ялангач ирләр һәм сөйкемле кызлар табаннарын кытыклап торалар. И Аллам! Нинди хурлык! Нинди оят! Чуен челтәр булып коймалар үрелгән.

Казан.

Үкчәле башмакларда (ничек мондый үкчәләрдә егылып китмиләр!) – кызлар-туташлар; тычкан төсендәге шинельләрдә (кызылармияче Игнатовныкы кебек) – хәрбиләр; ямаулар салынган пальтоларда – туңып калтырап торган хезмәткәрләр; зур киез итекләрдә – сумсалар сатучы апалар (нинди тәмле ис таралган…); агач чаналарга утыртып, шәлгә төреп, балаларны чана шуарга, һава суларга алып чыккан таза гәүдәле бала караучы хатыннар… Кулларында – папкалар, портфель, тубус, ридикюль, чәчәк бәйләмнәре, тортлар…

Зәһәр җил күзлекле, ябык яшь егет кулыннан бер кочак нота кәгазен суырып алды да янәшәдән узып баручы бер крестьянның муенчаклы бау белән тоткан арык сыерның сагышлы танавына чәпәп тә куйды.

Авыр тешле тәгәрмәчләре белән дөбер-шатыр килеп, гаять зур агитлау тракторы үтеп бара, үз артыннан «Чаңнардан тракторлар ясыйк» дигән транспарант бауларына уралган зур ярык чаңны өстери.

Юлга җәелеп яткан пычрак кар әле милициянең янәшәдән юыртып үтүче атлы отряды тояклары астыннан, әле аңа каршы җилдергән ялтырап торган кара автомобильләрнең тәгәрмәчләре астыннан фонтаннар– дан сибелгән су кебек як-якка оча.

Колак тондырып шалтырый-шалтырый, ялтырап торган җиз тоткычлы, ут төсле кызыл трамвай җилдереп бара, пыяласыз тәрәзәләрендә – халык көтүе, төрле кыяфәттәге йөзләр тәлгәше. Капка астыннан кинәт кенә урам малайлары өерелеп чыкты да, котырына-котырына шаулап, тоткычка килеп асылынды. Усал кондуктор, ачуына чыдый алмыйча, йодрыкларын селки-селки куркыта башлады, аларны күргәч, юлны кисеп, сыбызгысын сызгырта-сызгырта, милиционер чаба.

Зөләйха күзләрен кысты. Шундый күп өйләр, халык та күп икән монда. Барысы да көчле тавышлы, төрле исле, тиз-тиз йөри. Аңлашыла да, дөресен әйткәндә, шулай булырга тиеш тә: башкала бит ул. Казан үз җәүһәрләрен, хәзинәсен хәйран калган күченеп баручылар күзенә мул сибә, аларның аңга килүләрен дә көтеп тормый.

Изге Варвара чиркәвенең кызгылт-ак очы тантаналы төстә күккә үрелә; чаң тәрәзәсе уемы, ятим калып, буш тора, керү ишеге өстендә сары буяу белән «Беренче трамвай паркы эшчеләренә сәлам!» дип язылган. Элекке генерал-губернатор йорты торт кебек матур, бизәлгән. Анда хәзер туберкулёз госпитале. Черек күлдәге шугалак балаларның чыркылдап көлүләренә күмелгән. Казан университетының йөзьяшәр имән кебек юан колонналары – нәфис ак төстә.

Кремльнең очлы манаралары ялтырап күккә ашкан. Спас манарасының түгәрәк сәгать уемыннан циферблат урынына Зөләйхага кырыс йөз ачылды: лачын кашлар астында зирәк акыл белән кысып карап торган күзләр, дулкынланып торган киң мыек. Кем соң бу? Христианнар Алласына охшамаган (Зөләйха аны бервакыт рәсемнән күргән иде – мулла үзе күрсәтте).

Кинәт көтелмәгән тавыш: «Килеп җиттек». Ничек? Кая килеп җиттек? Зөләйха каушавыннан тирә-якка карап алды. Аның алдында – тәбәнәк кенә карасу-ак бина, стена буйлап чылбыр кебек сузылган вак квадрат рәвешендәге тәрәзәләр, тирә-яклап, аның буеннан өч мәртәбәгә артык биеклектәге таш койма.

– Төш әйдә, Яшелкүз! – диде Кара-чутыр, елмаюы белән яңакларын җыерып. Зөләйхага күз кысып куйды һәм карашы белән чанадагы капчык киндере астында яткан бәрәнне капшады: исән микән?

Зөләйха әйберләрен җыйнаган төенне кулына алды да җиргә сикереп төште. Каршысына штыклар тезелешкән – япь-яшь солдатлардан гыйбарәт тере коридор ачык тимер ишеккә илтә. Димәк, бирегә.

Кара-чутыр Сандугачны йөгәненнән алды, ә тегесе, чит кеше кулын кабул итә алмыйча тартышып, үзәккә үтәрлек итеп кешни башлады. Зөләйха, төенен ташлап, аты янына чапты, йөзе белән кадерле атының танавына сыенды.

– Рөхсәт юк! – Арттан шомлы тавыш яңгырады һәм аркасына ниндидер очлы әйбер – штыкның үткен пычагы төртелде.

– Ярар инде, – диде, елмаеп, Кара-чутыр. – Хушлашырга ирек бир инде. Жәл мәллә?

– Өчкә кадәр саныйм! – Кырыс итеп әйтте теге шомлы тавыш. – Бер!

Сандугачтан сәламәт тир, печән, абзар, сөт – өй исе килеп тора. Хуҗабикәсенә сыенып, шатлыклы сулый һәм аның йомшак борын тишекләреннән агып төшкән җылы сыеклык Зөләйханың яңагына сыланды. Ә ул кесәсенә тыгылды да агуланган шикәрне алды. Зур һәм авыр шикәр учны таш кебек баса. Мортаза барын да алдан күрде: инде элгәрләре янына китеп барса да, ә уе әле һаман тугрылыклы хатынын дөрес юлга этәрә.

– Ике!

Зөләйха тирләп чыккан учын ачты да Сандугачның танавына якын китерде. Тегесе, рәхмәтле булып, башын селкеде. Аяклары арасыннан көтмәгәндә колыны килеп чыкты. Әнисен этәреп озын муенын комсызланып суза-суза мышный, тырпайган иреннәрен шапылдата, татлы ризыкны тизрәк үзенең эләктерәсе килә.

– Өч! – Штык калак сөякләре арасына авырттырып килеп кадалды.

Зөләйха, бармакларын тиз генә йомарлап, шикәрне кесәсенә кире салды. Икенче кесәсеннән ипи кисәген табып алды да Сандугач белән колынының өмет белән көтеп сузылып торган иреннәренә төртте, тегеләр шундук суырып та алдылар.

«Гафу ит, Мортаза, таләбеңне үти алмадым. Булдырып булмады. Гомеремдә беренче мәртәбә синең сүзеңне тыңламадым».

Арттан шулчак Игнатовның: «Ни булды? Ник тоткарландыгыз?» – дигән канәгатьсез сүзләре ишетелде.

Зөләйха җирдән тиз генә төенен алды да ачык ишеккә йөгерде.

Төтенләп каралып беткән керосин лампасы белән дымланып һәм бүселеп-бүселеп торган таш стеналарны яктырта-яктырта алдан барган бер килбәтсез солдат артыннан бозланып каткан тайгак ишегалды аша, аннары тар коридор буйлап шактый озак атлады. Тагын берсе, дагаланган итекләре белән шак-шок басып, Зөләйха артыннан бара.

Зөләйха туңып бөреште – биредә хәтта суык та башка: нык салкын, дымлы, ябышкак.

Тәреле рәшәткәләр белән кеп-кечкенә тәрәзәле авыр ишекләр артыннан рус, татар, мари, чуваш телләрендә сөйләшкән тавышлар килә: җырлау, талашу, балалар елавы…

– Су бирмәссез микән, начальник? Эчәсе килә бит…

– Мин катгый рәвештә сорыйм, юк, таләп итәм адвокатны! Совет суды тиеш…

– Берәр хатын кертмәссез микән безгә, командир, ә? Котыра бит, тынычландырырга кирәк…

– Сездән үтенеп сорыйм: телефон номеры ике-утыз биш. Павлуша Семёнычтан дип кенә әйтегез…

– Минем исемә төште! Төште, төште исемә! Тикшерүче Ивановны чакыртыгыз, зинһар. Әйтегез аңар: Сидорчук гаебен танып кул куячак, диегез…

– Сез утлы җәһәннәмдә яначаксыз…

– Үтенәм сездән, аспирин! Баланың температурасы югары…

– На Дерибасовской открылася пивная-а-а-а, там собиралася компания блатная-а-а-а…

– Чыгарыгыз мине, эт җаннар! Кабахәтләр! Хәшәрәтләр! А-а-а-а…

Янга шуып, авыр ишек шыгырдап ачылды. Солдат баш какты: монда Зөләйха инде күптән юынмаган тәннәрдән таралган сасы ис аңкыган караңгылыкка атлады, ишекнең салкын тимере аркасына төртте. Тышкы яктан йозак чартлап бикләнде. Ул, күпләгән авыздан чыккан авыр сулышны тыңлый-тыңлый, күзләренең караңгылыкка ияләнүен көтте. Рәшәткәле тәрәзәдән тонык яктылык сузылып керә – Зөләйха, ниһаять, шәүләләрне аера башлады.

Ике катлы янсәкеләр (нарлар) кешеләр белән шыгрым тулган. Халык ниндидер әрҗәләр, өем-өем чүпрәкләр өстенә, ахыр чиктә идәнгә утырган. Халык шулкадәр күп, энә төртерлек тә урын юк. Кемдер шатыр-шотыр кашына, кемдер хырылдый, кемдер акрын тавыш белән гәпләшә, фикерләшә. Аналар баласына шыпырт кына әкият сөйли. Бер почмактан – «Господи Иисусе, помилуй нас, грешных», икенчесеннән «Әгузү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим», – дип ишетелде.

Зөләйхага берәү дә игътибар итмәде. Берәрсенең кулына йә аягына басмаска тырышып атлый-атлый, ул эчкәрәк үтте. Янсәкеләр янына килеп җиткәч аптырап калды: кая барырга, кайда урнашырга? Аркалар, корсаклар, башлар әйтерсең лә берничә катлап өелгән, аерырлык түгел. Кинәт кемдер (шундук аңлап булмый – хатын-кызмы, ир-атмы) янтыгына борылып ятты – уч кадәрле урын бушатты. Зөләйха килеп утырды да пышылдап кына караңгылыкка «рәхмәт»ен җибәрде. Бу кеше аңа йөзе белән борылды – биек маңгае тирәли саргылт-ак бөдрәләр, очлы борын – һәм ярдәмче, яклаучы булырга җыенган кебек:

– Сезгә мин чиста кием-салым һәм алмашка аяк киеме бирдертермен, – диде.

Зөләйха ризалыгын белдереп баш какты. Тавышыннан аның яшь түгеллеге, дәрәҗәле булуы сизелә иде. Кем белгән монда аларның тәртибен?..

– Сез белмисезме, безне кая алып баралар, ага? – дип сорады ул ихтирам белән.

– Иртәгә – минем янга беренчел тикшерүгә, – дип дәвам итте ир кеше. – Ач карынга. Берни дә капмыйча.

Зөләйха беренчел тикшерүнең ни икәнен белми бит әле, әмма ни булса да ул булыр, ул булмаса, кыз булыр дигәндәй, кабат ризалыгын белдерде. Ә эчтә шундый авырттырып әрни, түзәр хәл юк – кичәдән бирле ашамаган бит. Кесәсеннән ипи калдыгын тыгылып алды. Сәер күршесе, башын борып, күзләре белән ипи кисәгенә кадалды. Зөләйха бу кисәкне урталай бүлде һәм икенче өлешен аңа сузды. Күршесе яшен тизлеге белән эләктереп алды да авызына капты һәм чәйнәмичә дә диярлек йотып җибәрде.

– Ач карынга дидем бит! – Усал итеп мөгердәде күрше, бармаклары белән авызыннан төшеп китү куркынычы булган ипи валчыкларын төрткәләп.

Шулай итеп, искергән ипи катысы гадәти булмаган дуслыкка нигез салды. Зөләйха һәм Вольф Карлович Лейбе, сәер булса да, фикердәшләр, әңгәмәдәшләргә әйләнделәр. Ул сирәк кенә булса да, бер сүнә, бер кабына торган акылының ялкынланып киткән мизгелләрендә ни дә булса сөйләгәндә, бәйләнешсез медицина терминнарын куллана, элекке пациентлары диагнозларын ачыклый, җавап таләп ителмәгән профессиональ сораулар бирә иде; Зөләйха бу хикмәтле рус һәм латин сүзләре кушылмасы мәгънәсен бөтенләй аңламаса да, алардагы төшенчәләрнең мөһимлеген сизеп һәм шундый галим шәхес белән аралашуына шатланып, рәхмәтле булып тыңлый иде. Вакытның күп өлешен сөйләшми үткәрәләр, әмма бу сөйләшми тору ни тегесенә, ни монысына авырлык китерми иде.

Камерага тиз арада Юлбаштан якташларын да: кулына тоткан читлектәге мәчесе белән мулла хатынын, күпсанлы варислары белән кара сакаллы кырыс крестьянны кертеп утырттылар. Бер атна үткәч, мәчене алып киттеләр, күченеп баручыларга килеп тыгылган Воронеж зеклары аны ашап та куйдылар, ә каракүл тунны смена башлыгы үзләштерде – мулланың хатынын мөлкәтне тапшыру буенча рәсми беркетмәгә мәҗбүр итеп кулын куйдырды. Мал-мөлкәт югалтуларга аның әллә ни исе китмәсә дә, ул, әллә ирен юксынып, әллә мәчесен сагынып, көннәр буе үксеп елап утырды.

* * *

Үлем бөтен җирдә сагалап кына йөри. Озак көттереп яки шундук тотып алырга да мөмкин. Зөләйха моны бала чагында ук аңлады. Сокландыргыч йомшак, кояш кебек нәфис алтын-сары мамык белән капланган чебиләр, бөдрә йонлы, печән һәм җылы сөт исе килеп торган бәрәннәр, язның беренче күбәләкләре, алсуланып пешкән, авыр, сусыл алмалар – барысы да үзләрендә киләчәктә булачак үлеменә яралгы йөртә. Берәр хәл булу белән – кайчакта күзгә күренеп, кайчакта сизелмичә, очраклы яки бер мизгелдә – таркалу һәм черүгә урын биреп, тере җанда тормыш туктаган кебек, ишегалды чирәме өстендә җансыз йомры булып тавык чиреннән тәгәрәшеп яталар; корбанга чалынган бәрәннәр, тиресе туналып, кызгылт төстәге эчке әгъзаларын ачып куялар; бер көнлек күбәләкләр куе, җылы кар булып күктән сибеләләр дә җиргә коелган, инде яньчелеп, ян-яктан аксыл-шәмәхә таплар белән «бизәкләнгән» алмаларны кырпак кардай күмеп китәләр.

Үз балаларының язмышы да моны раслады. Дүрт кызчыгы үләр өчен генә туган булып чыкты. Баласын тапкач та, кызының кеп-кечкенә, җыерчыклы битен үбәр өчен иреннәренә якын китерүгә, Зөләйха аның шешенгән күз кабаклары каплаган ярым йомык күзләренә, борын тишекләренә, курчакныкы кебек матур иреннәренә, кызыл төстәге нәфис тиресендәге беленер-беленмәс күзәнәкләренә, башындагы сирәк төкләргә өмет белән карый иде. Ул чакта Зөләйхага тормыш күргән кебек тоелды. Соңрак, баласы тиз арада китеп баргач, үлем күргән булуы ачыкланды.

Бу уйларга ул ияләнде инде, үгез – камытка, ат хуҗасы тавышына күнеккәндәй. Кемгәдер яшәү бер чеметем генә (кызларыныкы кебек), кемгәдер – учлап, ә кемгәдер бик мул итеп, тулы капчыклар һәм амбарлар белән җибәрелә (каенанасыныкы төсле). Әмма үлем һәрберсен көтте – эчендә яшеренеп яки янәшәсендә йөрде, мәче кебек аякларына сарылды, тузан булып киеменә ятты, һава булып үпкәләренә үтеп керде. Үлем һәркайда хәйләкәр, акыллы һәм алышта һәрвакыт җиңелгән мәгънәсез тормыштан көчлерәк була.

Менә килде дә көч-куәте ташып торган, йөз ел яшәр өчен туган Мортазаны алды да китте. Мөгаен, озакка сузмыйча, горур Убырлыны да үзенеке иткәндер. Хәтта кызлары каберләре арасына яңа уңыш өчен саклап калу максатында ире белән күмеп куйган ашлык та кысан агач әрҗәсендә язга таба черергә мөмкин, шул чакта ул да үлем корбаны булачак.

Зөләйхага да чират җиткән кебек тоелган иде. Теге караңгы төндә, инде бакыйга китеп барган Мортаза янәшәсендә сәкедә ятканда, ул үз үлемен дә кабул итәргә әзерләнде, гаҗәп: әле дә исән-сау. Өйләренә кызылармиячеләр бәреп кергәч, бөтен өйне астын өскә китереп гаилә учагын пыр туздырганда көтте. Туган ягының кар баскан киңлекләре буйлап алып киткәндә дә көтте. Мәсхәрәләнгән мәчеттә ярым йокылы бәрәннәр бәэлдәвен һәм сары чәчле затсызның оятсызланып кычкырып-кычкырып куюын тыңлый-тыңлый төн уздырганда да көтте. Хәзер дә – дымлы, салкын таш зинданда гомерендә беренче мәртәбә шулкадәр озак уйланып вакытын кыскартып утырганда да көтә.

Озын һәм үткен очлы штык тоткан яшь солдат аның үлеме булырмы? Камерада сагаеп кына ерткычларча елмаеп утырган, итеге кунычына үзе ясаган пычагын яшергән һәм Зөләйханың җылы толыбына күз төшергән нинди дә булса карак аның гомерен алырмы? Яисә үлем, нинди дә булса авыруга әйләнеп, эчтән килерме – үпкәләргә суык тидереп, маңгаена кайнар һәм ябышкак тир чыгарып, тамагына яшел төстәге авыр лайла тутырып, һәм, ахыр килеп, йөрәкне бозлы йодрыкка төйнәп, тибүен туктатса? Зөләйха ни уйларга да, нәрсә көтәргә дә белмәде.

Белмәү кыен, озак көтү – газап. Кайчакларда ул үзен үлгән кебек күрә. Тирәсендәге кешеләр – хәлсезләнгән, агарынган, көннәр буе пышылдашып һәм тавышсыз гына елап утырган кешеләр – тере мәет булмый кем булсын? Алар утырган салкын һәм кысан, дымланып юешләнгән таш стеналар белән әйләндерелгән, сыңар кояш нуры да үтә алмаган тирән җир астындагы бу урынны кабер төрбәсе дип ничек әйтмисең, ди. Зөләйха камера почмагындагы зур калай чиләккә үз хаҗәтен башкару өчен үткәндә генә дә оялудан ничек итеп яңакларының җылынып китүен тойды, шунда гына әле исән булуына, җан асравына инанды.

* * *

Казанның мәҗбүри күченеп китүчеләрне озату йорты – үзе аша белемле, зирәк акыллыларны да, кара, эт җанлыларны да үткәреп җибәргән атаклы, легендар урын. Юкка гына Кремль янында, хәтта янәшәсендә түгел шул ул. Кайбер «бәхетле» арестантлар камерадан Благовещение соборының алтын йолдызлар бизәгән зәңгәр гөмбәзенә һәм пасад эчендәге Каравыл манарасының коңгырт-яшел шпиленә сокланып карап тора алды. Нык сәламәт, ару-талуны белмәгән йөрәк кебек эшләп тора бу озату йорты. Инде гасыр ярым вакыт эчендә бернинди каршылыксыз һәм берөзлексез зур дәүләтнең канын көнбатыштан көнчыгышка таба куа.

Зөләйха хәзерге вакытта профессор Лейбеның ярым мәгънәсез монологын тыңлап утырган шул ук камерада нәкъ менә кырык өч ел элек култык астыннан яшеренеп кенә беренче бетен табып алган Казан университетының яшь студенты утырган иде. Баш түбәсендәге тузган чәчләре яшьләрчә тыңлаусыз, буйсынмас, ә карашы җитди һәм кырыс иде. Ул хөкүмәткә каршы студентлар җыенын оештырган өчен утыртыл-ган булып чыкты. Камерага килеп эләккәч, әүвәл усалланып, тупас һәм мәгънәсез сүзләр кычкыра-кычкыра, йодрыклары белән бәсләнгән ишекне төйде. Зәңгәрләнгән тыңлаусыз иреннәрен көчкә кыймылдатып, «Марсельеза»ны җырлады. Җылынырга теләп, тырыша-тырыша, гимнастик күнегүләр ясарга кереште. Аннары, астына студентларның йомарлап төрелгән һәм төрмә пычрагы белән тәмам эштән чыккан форма шинелен салып, идәндә утырды, тезләрен суыктан оеган куллары белән кочып, кайнар күз яшьләрен түкте. Бу студент Владимир Ульянов иде.

Шул вакыттан бирле монда берни үзгәрмәгән. Башта бер-берсен императорлар алыштырды, аннары – революция юлбашчылары. Күченеп китәргә мәҗбүр ителгәннәрне озату йорты хөкүмәткә, мактаулы иске төрмәләргә хас булганча, һәрдаим тугры хезмәт итте. Биредә мәҗбүри сөрелгәннәрне Себер яки Ерак Көнчыгыш, соңрак Казахстан сөргеннәренә җибәрер алдыннан ябып тоттылар, җинаятьчеләрне һәм сәяси тоткыннарны аерым урнаштырдылар – җинаятьчел идеяләрнең бергә кушылуыннан курыктылар. Тик менә соңгы вакытта гасырлардан килгән бу тәртип бозыла башлады.

Мең тугыз йөз егерме сигезенче ел ахырында «кулак» дип сөрелгәннәрнең тар агымы ул чакта Казан губернасы киңлекләреннән башкалага юнәлде. Күченеп баручыларны күрсәтмә нигезендә җыярга, вагоннарга төяргә һәм килеп төшү җирләренә озатып җибәрергә кирәк иде. Боларны карап тоту әллә ни җинаяти эш тә түгел кебек, әмма аларның сакланырга тиешле контингенты биредә, озату төрмәсендә хәл ителә, өстәвенә кулаклар күптәнге бер үк маршрут (Колыма, Енисей, Байкал арты, Сахалин…) буйлап җибәрелә иде, еш кына шул ук составларда, күрше вагоннардагы зеклар белән бергә озатыла иде.

Тора-бара әлеге агым үсте, киңәйде һәм ныгыды. Утызынчы елның кышында көчле елгага әйләнде. Шушы елга төрмәнең үзен генә түгел, вокзал яны подвалларын, административ төзелешләр һәм кеше яшәми торган бүлмәләрне күмеп китте. Бөтен җирдә дә хәзер ач, зәһәрләнгән, берни аңламый торган крестьяннар, үзләренең тәкъдирен көтеп, куркып яшәде. Бу елга юлындагы бөтен нәрсәне кырып-җимереп үтте: гасырлардан килгән төрмә кагыйдәләре җимерелде (кулак дип сөрелгәннәрне башта җинаятьчеләр белән, аннары сәяси тоткыннар белән бергә урнаштырдылар), әрҗә-әрҗә документлар буталып юкка чыкты, контингентны ничектер исәпләп, теркәп тору мөмкинлеге бетте, соңрак шәхесләрне ачыклау башланды; ГПУның өлкә һәм транспорт бүлекләренең төрле дәрәҗәдәге башлыклары үз урыннарыннан очты.

Зөләйха һәм аның юлдашлары шушы йортта ай буе яшәде – мең тугыз йөз утызынчы ел язының беренче көненә кадәр. Ул вакытта камералар «кулак» дип сөрелгәннәр белән шыгрым тулды, төрмә башлыгы, хәтта аңа мәҗбүри йөкләнгән махсус крестьян контингентыннан арынам дип тырышып, инсульт кичерде. Бәхетле очракка туры килеп, Зөләйханы һәм аның юлдашларын төрмәдә тимгелле тиф эпидемиясе таралганчы юлга озаттылар. Бу чир тоткыннарның яртысын кырып салды, шуңа күрә табигый рәвештә бүлмәләрнең байтагы бушап калды һәм Шамов хастаханәсендә хәле җайланып килгән төрмә башлыгына җиңеллек өстәде.

* * *

Утызынчы ел феврале уңышлы булды, Игнатов Казанга «кулак» дип сөрелгәннәрнең дүрт төркемен китерде. Әлеге озату йортының нык капкаларыннан кулакларның кереп китүен һәрвакыт күзәтеп торганда, ул эчке шатлык белән җиңел сулап куя иде: тагын бер файдалы эш эшләнде, тарихның үлчәү тәлинкәсенә тагын бер ком бөртеге салынды. Менә шулай берсе артыннан берсен бөртекләп эшләп, халык үз иленең киләчәген төзи! Шәхсән үзе Игнатов өчен дә, һичкайчан боекмас егермебишмеңче Денисов яки зыялы акыл иясе Бакиев кебек аның миллионлаган совет туганнары өчен дә киләчәк бу, һичшиксез, дөньякүләм җиңүгә әйләнәчәк, революциянең котылгысыз тантанасы булачак.

Һәрдаим юлда йөреп тору Игнатовны Илона белән еш аралашу, аңлашу кирәклегеннән азат итте. Беркөнне дә беразга гына кереп чыкты («эш тә эш…») – анысына да рәхмәт әйтсен әле. Кунарга калмады. Илона үзе дә аңларга тиеш инде, ни-нәрсә икәнен. Монда нинди шәхси тормыш булсын инде, дөньясы шундый булгач, һәр көн ду килеп торгач!

Йөзләгән, меңләгән гаилә очсыз-кырыйсыз чана кәрваннары белән Кызыл Татария киңлекләре буйлап бара. Аларны ерак юл көтә. Бу юл кая илтә – ни үзләре, ни аларны саклап барган конвойчылары да белми. Тик бер генә нәрсә билгеле – еракка-еракка!

Игнатовның үз кул астында эшләүчеләренең алдагы язмышы турында уйлап та караганы юк. Аның эше – китереп тапшырырга. Илона аннан: «Азапланып беткән, көннәр буе Казан урамнары буйлап чаналарда тилмереп йөргән бу сакаллы ир-атларны кая җибәрәләр соң?» – дип сорагач, Иван: «Канечкечләр һәм эксплуататорлар, ниһаять, үзләренең гөнаһлы үткәннәре өчен җавап тоту һәм якты киләчәккә барып җитү хакына гадел, намуслы хезмәт белән җиде кат тир түгеп ирешергә. Тәмам!» – диде, кырт кисеп.

Настасья менә мондый сорауны беркайчан да бирмәс иде. Настасья… мәмрәп пешкән җиләкмени. Февраль буе Игнатовка май аендагы кебек эссе булды. Хәтта аның турында уйлап алу гына да күңелен җылыта. Авылларга «раскулачка»га экспедицияләр – тын, кар каплаган урманнар буйлап җырлап һәм мәзәкләр сөйләп йөрүләр, җирле партактив белән авыл Советларында, чатыр-чотыр янган ут яктысында бер-ике стакан көмешкә җибәреп, кичке кайнар бәхәсләр, Настасьяның уттай янган тәнен кочып, иске мәчетләрдә һәм амбарларда кунулар һәрвакыт булачак.

Һәм кинәт – баш түбәсенә кылыч белән китереп суктылармыни – эшелонны син озатып барачаксың, диделәр.

– Ничек мин? Ни өчен мин? Ни гаебем бар?! Тыңлыйм, билгеле, иптәш җитәкче, тик, Бакиев дустым, аңлатып кына бирче: мин бит биредә атымнан да төшмичә кулаклар белән көрәшеп йөрим. Алар бит дошманнар, вакытның хәзер тыныч чоры икәнен белмиләр, сәнәкләр белән дә, балта, мылтыклар белән дә ташланырга мөмкиннәр. Бу бит чын-чынлап фронт! Мин монда кирәк! Ә син миңа, озата барачаксың, дисең. Мине олауга утыртырга телисеңмени?..

Бакиевның гадәти булмаган авыр карашы пенснесының алтын боҗрасы аша Игнатовка текәлде.

– Бу эш өчен ышанычлы кешеләр кирәк, синең кебек, Игнатов. Юкка гына син олауда җиңелрәк дип уйлыйсың. Син нәрсә? Нинди олау турында сөйлисең?! Кеше белән шыгрым тулы вагоннар. Һәркайсы чыкылдаган кулак, властька дуңгыз, йә сыер хәтле үч саклый. Ярты ил буйлап алып барып кара, тиешле урынга илтеп җиткер, әле бит үзара сугышмасыннар да, качып та китмәсеннәр. Сорау – булдырырсыңмы?

– Ничек булдырмыйм, ди, Бакиев! Мине белмисеңмени? Бу эш гади түгел: сакчылар – зәһәррәк, вагон йозаклары ныграк булсын. Кашын читкә каратса, штык күзен алып ата. Менә шулай.

– Булыр микән? – Бакиев күзләрен кысып карап куйды – бу ярты ел эчендә ничек картайган. Менә бит ул сугышчан иптәшләре белән ни кыла: челтәр аслыкка куелган стаканнарда татлы чәй торган имән өстәлле җылы кабинет. Ә бит Бакиевка хәзер нибары утыз яшь. Игнатовның үзенә дә шулкадәр.

– Барып җитәрләр, беркая да китмәсләр. Ни әйткәнемне белеп сөйлим. Ышан син миңа. Бу елда гына да аларны күпме күрдем мин, канечкечләр бит алар. Тик менә тагын бер мәртәбә уйлап кара әле, Бакиев, дустым минем. Һәм соңгы фикереңне әйт, минем урынга башка берәүне җибәреп булмыймы соң? Оят миңа юл буе поездда нәнке булып бару…

– Нәнке?! Эшелон коменданты, синеңчә, нәнке булып йөриме?! Меңләгән кеше башы – юк-бармы? Кайчан балалыктан чыгарсың икән син, Иван? Сиңа бары ат өстендә кыныннан алынган кылыч селтәп йөрү генә булсын, колагыңда зәһәр җил уйнасын. Кая чабарга, кая элдертергә – аерма юк, барыбер! – Һәм (менә сиңа тыныч Бакиев) – шап! – йодрыгы белән өстәлгә китереп сукты.

Һәм Игнатов та өстәлгә – шап!

– Чамала сүзеңне! Ничек барыбер булсын?! Партия кая кушса, шунда чабам мин!

– Ул сиңа кушамы – демогогияне калдыр! К-2437 нче эшелон буенча эшне бүген үк кабул итәргә! Иртәгә – юлга!

– Тыңлыйм!..

Тынычландылар. Сөйләшми тордылар. Тәмәке кабыздылар.

– Аңла син мине, Бакиев дустым: йөрәгем минем партия дип тибә… Хәтта авыртмый, ә дөрләп яна. Ә бит янарга тиеш тә – һәркемнең. Әгәр йөрәк урынында шәм төпчеге генә торса, ә караш сүнгән булса, без туган илебезгә ни өчен кирәк ди, ә?

– Аңлыйм ла мин сине, Иван. Син дә мине аңларга тырыш. Бәлки, соңрак аңларсың да рәхмәт әйтерсең. Мин бит сине, җүләр баш… Сине… – Бакиев туктап калды, кулъяулыгы белән пенсне пыяласын ныклап сөртә башлады, аларны төртеп чыгарырга җыена диярсең – пыялалар шыгыр-шыгыр килә. Никтер сәер ул бүген.

– Эшелоныңны кая илтергә соң? – дип, Игнатов тәмәке төтенен идәнгә өрде.

– Әлегә Свердловскига кадәр. Анда читкә, вагоннар туктап тору урынына басарсың да күрсәтмәләрне көтәрсең. Бүгенге көндә барысын да шулай җибәрәбез, сорап алганга кадәр.

– Так точно!

Игнатов: «Иртәгә кадәр аралашкан хатыннарым белән саубуллашып өлгерермен микән? – дип уйлап алды. – Әүвәл – сүз дә юк – Настасьяга. Аннан соң гына, әгәр вакыт калса – Илонага. Аның белән бөтен мөнәсәбәтне бетерергә кирәк инде, барысына да нокта куярга».

Ике дус бер-берсенең кулын кысты. Бакиев кинәт кулларын җәеп җибәрде дә Игнатовны кочып алды. Чынлап та, сәер ул бүген.

– Иртәгә китәр алдыннан саубуллашып чыгармын әле.

– Кирәкмәс, Ваня. Бүген саубуллаштык дип исәплә.

Бакиев пенснесын борын өстенә эләктереп куйды да папкалардагы документларны караштыра башлады. Өстәл өстендә әлеге кәгазьләр кар көртләре кебек өелеп тора.

Игнатов чыгу юлына атлады, ишек төбенә җиткәч борылып карады: Бакиев хәрәкәтсез утыра, әлеге кәгазь көртләренә башы белән чумган. Пенснесының калын пыялалары аша тагын да зуррак күренгән күзләре алҗып йомылган.

Илонага ул өлгермәде, әлбәттә. Булмагае, ашыгыч эш белән командировкага киткәндер, дип уйлар. Ул элегрәк тә бернинди кисәтүсез атна-ун көн югалып торгалады. Бу юлы ай-ай ярымга югалыр. Яки шушы тимер юллар буйлап күпме интегергә туры килер – шулкадәр. Ярар, комендант булырга кушылган икән, булам комендант. Казна ризыкларын ашап, йокымны туйдырырмын – юл шактый озын, вакыт күп. Бакиевка кирәк булган икән, бу шайтан эшелонын озатып кайтам. Ә аннан соң ул, җитәр, дустым, мине үз шөгылемә кайтар, күңелем катты – үземә тиң чын эшләр сорый, диячәк.

Мең тугыз йөз утызынчы елның беренче яз иртәсендә, таң атуга, өтеп ала торган салкын һаваны комсызланып йота-йота, Игнатов вокзалга йөгерде. Бу вакытта әле трамвайлар йөрми, ә олаучыга тулы биш тиен сарыф итәсе килми – жәл. Настасья яши торган тулай торактан юл якын түгел, шуңа күрә иртүк, фабрикалар гудогы кычкырта башлаганчы торырга туры килде.

Фанер чемоданы эчендә кружка шалтыр-шолтыр килә. Ул шәһәрне уктай кисеп үткән һәм сузылып аккан Болак яры буенча, тапталган озын сукмактан атлый, итекләре шыгыр-шыгыр килә. Әле йокыдан уянып җитмәгән шәһәр беренче утларын кабыза, сирәк кенә үтеп-сүтеп йөрүчеләрне урамнарга үткәрә. Йокысыннан уяныр-уянмас хырылдап, этләр ләңгелди, кайдадыр еракта беренче трамвай деңгелди.

Иртәнге зәңгәр томанда ачылып киткән Юныс, Апанай, Гали мәчетләренең биек манаралары очы йөзеп үтә. Ярый әле, теге вакытта Денисов, революциягә бәйләп, элекке авыл мәчетенә алсу байрак кадарга ниятләп йөрде. Биредә, башкалада, моңа башлары җитми микәнни? Ник шулай эшләмәгәннәр? Казанның мәчет манаралары рәтсез тәртәләр кебек тырпайган, бер мәгънәсезгә күкне тишеп тора.

Игнатов базар ягына борылды. Тау өстендә Кремльнең өскә караган кәгазь кебек ак тешле чыгынтылары балкып күренде. Манараларның өчпочмаклы очларында, алтын нурларын сибеп, бишпочмаклы йолдызлар яна. Менә монысы сокландыргыч матурлык, дөрес эшләгәннәр, үзебезчә…

Вокзал бинасы бизәкле прәннек кебек: шоколадтай кызыл кирпечтән кечкенә манаралар һәм тәрәзәләр белән тәмле итеп матурланган, герб һәм вазалар белән бизәлгән, шпиль һәм флюгерлар куелган, чирәпләре ялтыр-йолтыр җемелдәгән, гаҗәеп матур бина. Шуңа да карамастан Игнатов йөзен җыерды: Казан вокзалы – бөтен Россия өчен Себергә юл күрсәтүче тәрәзә, ә үзе Мәдәният сарае яки ниндидер музей кебек. Бер сүз белән әйткәндә, тфү!

Вокзал яны мәйданында инде ыгы-зыгы: олаучыларның этешү-төртешүе, йөк ташучыларның гайрәтләнеп кычкырынуы башланды. Игнатов, йөгерүдән тук– тап, атлап кына бара башлады, сулышын тынычландырды – эшелон комендантына паровоз кебек пышнап йөрү килешми. Барышлый, талашып ятучы олаучыларга кырыс караш ташлады, тегеләр аның соры шинелен һәм сул җиңендәге кызыл ромбикны күреп алуга тына төштеләр. Шулай ул…

Игнатов вокзалның биек һәм шкаф кебек авыр ишеген төртеп ачты. Борынына әче тир, ипи, чистартылган корал, дары, сарык тиресе, юылмаган чәчләр, машина мае, солдат итекләре, хуҗасыз этләр, скипидар, үзагач һәм дарулар исе килеп бәрелде. Һава шулкадәр тыгыз, куе – пычак белән кисәрлек. Хәтта кычкырулардан, ат кешнәвеннән, этләр өрүеннән, бәэлдәүләрдән һәм гөрселдәүләрдән яңгырап тора. Әлеге тавышларны бер мизгелгә генә күмеп, тышта колак тондыргыч тавыш белән паровоз кычкыртты. Монда иртә дә юк, кич тә юк. Биредә туктаусыз шау-шу, тәртипсезлек. Терсәкләре белән этенеп һәм кирәкле кабинетны эзләп табу өчен, муенын бора-суза, Игнатов халык агымына бөтерелеп кереп китте.

– Куркудан төрле якка каранучы, җәйге киемнәр – бизәкле чыба белән түбәтәйләр генә кигән дистәдән артык кысык күзле крестьянны җиңнәренә кызыл чүпрәк бәйләгән һәм винтовкаларын әзер тоткан штаттагы мобилизацияләнгәннәр төркеме алып бара, отряд башлыгы, командалар бирә-бирә, тамагын ертып бетерде.

– Минем арттан! Таралмаска! Төркемгә тупланырга! Анагызны сатыйм, бергә җыелып барыгыз, дидем бит! – Аннары теш арасыннан гына: – Үзбәк сар-рык-лары, минем башка бәла… – дип сытып чыгарды.

– Урыннарыгызда калыгыз! Барыгыз да – урыннарыгызда! Качып китәргә маташсагыз, шундук атам да үтерәм! – дип, револьверы белән куркытып, берүзе берничә хатын-кызны туктатырга тырышып, икенче яктан какча солдат акыра. Югыйсә бу төркем моңарчы үзләренең төеннәре өстендә карусыз гына утыралар иде, үзбәк крестьяннарын күрүгә сикерешеп тордылар да әллә марича, әллә чувашча такылдарга, кычкырынырга, елашырга тотындылар.

– Юл биреге-ез! – мәш килгән халыкны галәмәт зур кул арбасы белән этә-төртә йөкчеләр бакыра. Арбага тау булып өелгән һәм селкенә-селкенә төшеп китү куркынычы янаган әрҗәләрдән тәмле апельсин һәм кыздырылган сыер ите исе аңкый. – Икенче скорый өчен азык-төлек – провизия! Юл бире-ге-ез!

Баһадир гәүдәле Игнатов, буе озын булганга, колакчын бүрекләр, яулыклар, түбәтәйләр, эшләпә һәм бушлатлар өстеннән күзләре белән үзенә кирәк ишекне – «Казан» транспорт элемтәсе башлыгы кабинетын эзләп тапты. Бу ишек, халык агымын бер кертеп, бер чыгарып, берөзлексез ачыла да ябыла. Вокзал йөрәгенең тибеше көн саен көчәя бара. Ачуланыша-ачуланыша һәм гафу үтенә-үтенә, кемнәрнеңдер аякларын, чемоданнарын таптый-таптый, Игнатов эчкә үтте һәм инде какшаган агач эш өстәленә куллары белән килеп ябышты. Ике яктан да аның кебек йомыш белән килүчеләр каплап алган.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 | Следующая
  • 3.4 Оценок: 5

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации