Электронная библиотека » Гузель Яхина » » онлайн чтение - страница 6


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 11:21


Автор книги: Гузель Яхина


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 6 (всего у книги 29 страниц) [доступный отрывок для чтения: 10 страниц]

Шрифт:
- 100% +

– Сезне кунакханәгә урнаштырам – югары разрядлысына. «Астория!» Ул гына да түгел, тагын да югарырак дәрәҗәлесе бар – «Англетер!» – дип, елмаеп вәгъдә итте, эре тешләрен күрсәтеп.

Менә инде тәкәләр колак тондыргыч бәэлдәп, бер-берен этә-төртә, салпы колакларын селкетеп һәм кара нечкә аяклары белән тибенә-тибенә, кысылыша башлады. Денисов, учларын тырпайтып, барысын да «абзарга» – бер урынны икегә бүлеп торган озын тукыма пәрдә артына куып кертте. Соңгы булып калган елгыр бәрән, агач идәнгә тояклары белән вак-вак типкәләп, һаман йөгереп йөри. Рәис аны, ниһаять, бөдрәле сыртыннан эләктереп алды да башкалар янына кертеп җибәрде. Канәгать калып, тирә-юньгә карап алды, итеге белән тәкәләрнең исле, укмашкан йоннарына тибеп куйды, кулларын кунакчыллык белән җәеп җибәрде. Изүеннән тельняшканың буй-буй сызыклары күренеп китте.

– Ә мин нәрсә дидем?!

Игнатов, башын күтәреп, күз йөртеп чыкты. Керосин лампасының ачык яктысы биек агач түшәмне яктыртып тора. Тар, озын тәрәзәләр түгәрәк гөмбәз буйлап тезелешкән. Караңгы, сумала булып каткан диварларда яртылаш кыршылган гарәп язулары шәйләнә. Әле күптән түгел генә эленгән җирләреннән алынган ләүхәләрнең (язма догаларның) эзләре, сизелер-сизелмәс якты булып җемелдәп торган шакмак уемнар мәгарә кебек акаеп тора.

Башта Игнатовның элекке мәчеттә төн чыгасы килмәде: «Бу карагруһчылар оясында нием калган? – Ә хәзер менә уйланып утыра. – Дөрестән дә, ә нигә калмаска?! Денисовның башы эшли, афәрин! Ни өчен әле шундый бина буш торырга тиеш?»

– Урыннар барыгызга да җитә, – дип мактанды рәис, чәчәкле чаршауны тартып куйды. – Терлекләр – хатын-кызлар ягында, кешеләр – ирләр ягында. Искелек калдыгы, билгеле, әмма җайлы, факт! Әүвәл чаршауны алырга уйлаган идек тә, аннары калдырасы иттек. Бездә бит кич җиттеме – кунак.

Мәчетне колхозга күптән түгел генә бирделәр. Хәтта сарык-тәкәләрнең сасы исе аның әлегә кадәр һәр почмакта әллә иске келәмнәр, әллә тузан баскан китаплардан сакланып калган үзенчәлекле исен күмеп китә алмый.

Ишек янында туңып беткән күчеп баручылар өелеште, чаршауга курка-курка карап алалар, аның артындагы сарык-тәкәләр әлегә кадәр төртешә, акырыша.

– Урнашыгыз, сөрелгән гражданнар. – Денисов мич капкачын ачты да берничә утын пүләне өстәде. – Миндә колхозчы хатыннар да башта ирләр ягына керергә курка иде, – диде шыпырт кына Игнатовка. – Аннары ияләнделәр. Каракүл баш киеме кигән мулла мәчеткә беренче булып керде. Михрабның биек итеп ясалган уемына барып тезләнде. Аның артыннан берничә ир үтте. Хатын-кызлар элеккечә бусага төбендә җыелышып калды.

– Гражданочки! – дип, күтәренке күңел белән кычкырып җибәрде рәис, мич янында баскан килеш. Утның алтын ялкыннары аның кара күзләрендә ялтырап күренә. – Тәкәләр бит курыкмый, алардан үрнәк алыгыз.

Чаршау артыннан килгән колак яргыч бәэлдәүләр җавап булып яңгырады.

Мулла тезләнгән урыныннан торды. Күчеп баручыларга таба борылып, үзенә чакыргандай кулларын болгады. Кешеләр кыюсыз гына керделәр, стеналар буена сибелделәр.

Прокопенко, почмакта өелеп торган чүп-чар янына килеп чүгәләде, шушы чүп өеменнән бер китап казып чыгарды; аның металл белән бизәкләнгән матур тукыма тышлыгын тырнаклары белән казый башлады – аң-белемгә сусаган.

– Китапларга кагылмаска! – дип кисәтте рәис. – Мич кабызу өчен бигрәкләр дә җайлы алар.

– Бернәрсәне дә алмабыз, бернигә дә тимәбез, – диде Игнатов, ачулы күзләре белән Прокопенкого карап. Тегесе китапны әлеге чүп өеменә кире ташлады да җилкәсен ваемсыз гына җыерып куйды: артык исем китмәде, янәсе.

– Тыңла әле, вәкил, – Денисов Игнатовка борылды, – синең солдатларың кичке ашка тәкәне алып китмәсме? Монда күчеп китүчеләр кәрваны туктаган саен, иртән ни дә булса юкка чыккан була. Гыйнвар аенда көтүнең яртысы юкка чыкты! Факт.

– Колхоз малын! Ничек инде шулай була ала?

– Ярар инде, ярар… – Денисов елмаеп куйды һәм Игнатовка кап-кара сөялләр каплаган нык, буынтыклы бармаклары белән шаярып янап алды: – Кайчакларда барысы артыннан да карап бетереп булмый бит.

Игнатов, тынычландырырга тырышып, Денисовның иңбашыннан какты: читләшмә, иптәш! Уйламассың да: Питерның элекке морягы (Балтыйк буендагы) һәм Ленинград эшчесе (ударник!), хәзер менә егермебишмеңче (романтик!), партия чакыруы белән совет авылын күтәрешергә килгән, кыскасы, барлык статьялар буенча да безнең кеше. Үзеңнекеләр турында начар уйлау килешмәс…

Настасья ялкауланып кына мәчет буйлап атлый, почмак саен кысылышкан күчеп баручыларны күзли. Башыннан йонлач папахасын салды да, бодай төсендәге сары авыр толымы аркасы буйлап аякларына кадәр шуып төште. Хатын-кызлар, моны күргәч, аһ иттеләр (мәчеттә ирләр янында, бигрәк тә мулла үзе утырганда, ябылмаган баш белән йөрү акылга сыймый!), учлары белән балаларның күзләрен капладылар. Настасья кызган мич янына килеп басты һәм толыбын мичкә таратып элде. Гимнастёркасындагы бөрмәләр, тыгыз кыллар булып, мул күкрәкләрен күтәреп торган киң каеш астына кадәр кереп киткән. Билендәге бу каеш шулкадәр нык кысылган ки, менә-менә зеңгелдәп шартлар төсле тоела.

– Монда балаларны яткырырбыз, – диде Игнатов, аңа карамыйча гына. «Тагын жәллимме? – дип уйлап куйды, җенләнеп. Шундук үзен тынычландырды. – Кулакныкылар булса да, балалар ич».

– Әй, туңармын бит, – дип шукланып әйтеп куйды Настасья һәм тунын мич өстеннән тартып алды.

– Әйдәле, мин сиңа печән ятагы ясыйм, чибәркәй, – дип, күзен кысты Денисов.

Бала-чага, ыгы-зыгы килеп, басынкырак тавыш белән кычкырыша-кычкырыша, киң мич башына үрмәләде: кем өскәрәк, кем янәшә урнашты. Әниләре идәнгә киң тыгыз боҗра булып яттылар. Калганнар үзләренә урынны стеналар буеннан эзләде – почмакта аунап яткан иске-москы, китап киштәләре һәм шкаф ватык-сыныклары өстенә урнашты.

Зөләйха яртылаш янган келәм кисәген табып алды да, аркасы белән стенага терәлеп, шуның өстенә ятты. Баштагы уйлар хәзергә кадәр авыр, ипи камыры кебек басынкы. Күзләр күрсә дә, ниндидер пәрдә аша гына караган кебек. Колаклар да ишетә, әмма һәр аваз ерактан килгән тавыш булып кына керә. Гәүдә хәрәкәттә, сулый, тик үзеңнеке түгел төсле.

Көне буе ул: «Убырлының алдан әйткән сүзләре чынга ашты, – дип уйлап йөрде. – Тик нинди куркыныч рәвештә! Өч утлы фәрештә – өч кызылармияче – иренең ишегалдыннан «ике тәгәрмәчле арбага» утыртып алып чыгып китте. Ә карчык үзенең сөекле улы белән өйдә калды. Убырлы ни теләгән булса, ни өчен шулай шатланып йөргән булса, бар да чынга ашты. Мортазаны кызлары янына күмәргә кирәклеге Мансурның башына килде микән? Ә Убырлыны? – Карчыкның улы үлеменнән соң озак яшәмәслегенә Зөләйха шикләнмәде. – Бөек Ходаем, барысы да синең ирегеңдә, синең кулыңда».

Гомерендә беренче мәртәбә ул мәчеттә утыра, өстәвенә ирләр ягында, михрабтан ерак түгел, янәшәсендә генә. Күрәсең, монысы да Бөек Алла ихтыярында.

Юлбашта ирләр хатыннарын мәчеткә бик йөртмәде, бары тик Ураза гаете, Корбан гаете кебек зур бәйрәмнәрдә генә. Һәр җомга саен, мунчада әйбәтләп парланып, чабынып чыкканнан соң, алсуланып киткән йөзле, әйбәтләп таралган һәм кыркылган сакаллы, кырдырганга ялтырап торган башына яшел бәрхет түбәтәен кигән Мортаза Юлбаш мәчетенә намазга ашыга иде. Мәчетнең калын чаршау белән аерып куелган почмагындагы хатын-кызлар ягы, гадәттә, җомга көннәрдә буш була иде. Мулла ирләргә, хатыннары юлдан язмасын һәм хак диндә ныгысын өчен, җомга намазында укылган вәгазьләрнең эчтәлеген хуҗалык эшләрен башкарып йөрүче хуҗабикәләргә кайтып сөйләргә куша иде. Мортаза бу гамәлне җиренә җиткереп үти иде: өенә кайткач, сәкегә утырып, хатын-кыз ягында онтарткыч яки савыт-саба тавышы басылганны көтеп ала да чаршау аша үзенең һәрвакыт әйтә торган сүзләрен башлый иде: «Мәчеттә булдым. Мулланы күрдем». Зөләйха һәр җомгада шушы сүзләрне көтеп ала иде. Алар бит аерым әйтелгән кайбер сүзләрдән мәгънәләре белән аерылып тора, күңелгә ята: бу дөньяда бар да үз чираты белән бара, бөтен тәртип нык, беркайчан да какшамас кебек иде.

Иртәгә җомга. Мортаза мәчеткә бармый инде.

Зөләйха күзләре белән мулланы эзләп тапты. Ул, михрабка йөзе белән утырып, һаман дога укып утыра.

– Кизү торучыларга үз урыннарына басарга! – дип команда бирде Игнатов. – Калганнарга – йокларга!

– Әгәр йоклыйсы килмәсә, иптәш Игнатов? – диде купшы күкрәкле, мәчеттә оятсыз рәвештә баш киемен салып йөргән хатын. Бер кочак салам табып алган да (дөресе, Денисов биргән), аны кочып, елмаеп басып тора.

– Таң аткач торырга! – диде коры гына Игнатов. Зөләйхага командирның шул затсыз хатын белән җитди сөйләшүе ошап китте, күңеле булды.

Теге затсыз тирән итеп сулыш алды, болай да бүлтәеп торган зур күкрәкләрен киереп, тагын да күтәртебрәк куйды. Кулындагы бер кочак саламын, Зөләйха янынарак килеп, идәнгә ташлады.

Кизү торучылар ишек төбендә әйләндереп капланган китап шкафына урнаштылар. Ярымкараңгылыкта штыклары ялт-йолт килеп тора. «Таңнан таңга кадәр вахтада үткен күзле моряклар!» – дип, честь биреп, алар белән саубуллашты рәис, күчеп баручыларга һәм сарык-тәкәләргә тыныч йокы теләде. Игнатов кушуы белән керосин лампасының кызгылт-сары телен кечерәйтте, филтә очы гына караңгыда бераз яктыртып калды.

Зөләйха кесәсеннән ипи кисәге табып алды, сындырып чәйни башлады.

– Безне кая илтәсең, комиссар? – Караңгыдан мулланың яңгыравыклы тавышы ишетелде.

– Партия кая җибәргән булса, шунда алып барам, – дип кычкырып җавап бирде Игнатов.

– Безне кая җибәрде соң синең партияң?

– Бар нәрсәне белүче Аллаһыңнан сора, колагыңа пышылдап әйтсен.

– Мондый авыр юлны барысы да күтәрә алмас, үлемгә алып барасың бит, комиссар.

– Ә син исән калырга тырыш. Яки Алладан тиз үлемне сора, газапланмас өчен.

Күчеп баручылар, әсәрләнеп, үзара пышылдаша башлады: «Кая-кая, ди? Нүжәли Себергә?» – «Ә кая дип беләсең? Һәрвакыт Себергә генә сөрделәр бит». – «Еракмы соң ул?» – «Мулла әйтте бит инде: ерак, диде, бөтен кеше дә чыдый алмаячак, диде». – «И Алла! Барып җитәргә язсын гына инде». – «Дөрес тә. Кем барып җитә – шул исән кала…»

Кизү торучылар, йоклар алдыннан винтовкаларын шылтырата-шылтырата корып, бөтен бүлмәне яңгыраттылар. Бераздан тавышлар, кыштырдаулар кими төште. Мәчетнең бөтен почмагына мич җылысы таралды, күз кабаклары авырая, күзләр йомыла. Зөләйха шул арада йоклап та китте. Мулла хатыны, яраткан соры мәчесен читлектән чыгарып, кулыннан ашатырга кереште, эре яшь тамчылары мәченең йомшак буй-буй сыртына тамды.

* * *

– Зөләй-ха-а-а! – Убырлының кычкырган тавышы, идән астыннан ишетелгән кебек, ерактан шомландырып килде.

– Хәзер, әни, очам, әни, очам…

Зөләйха күзләрен ачты. Әйләнә-тирәсендә, дерелдәп торган керосин лампасы яктысы белән бераз сыегайтылган ярымкараңгылыкта, күчеп баручылар йоклап ята. Мичтә чытыр-чытыр ут яна, бер тирәгәрәк җыелган сарыклар йокы аралаш сирәк-мирәк селкенгәләп куя. Кизү торучылар, стенага сөялеп һәм башларын җилкәләренә салып, тәмле йокыга талды. «Уф, күземә күрендеме?»

Һәм кинәт көчле кыштырдау – якында гына. Өзек– өзек пышылдау (ирләр тавышымы, хатын-кызныкымы?) – кайнар, тиз-тиз, буталчык, еш-еш тын алу белән: кичә генә бер салам печән өстенә теге затсыз хатын урнашкан җирдә. Башта – акрын хәрәкәт, аннан тиз-тиз, көчлерәк һәм үтә кызу. Инде караңгы түгел, бер күләгәгә төрелгән ике тән. Нәрсәдер калтырады, гыжлау, тирән һәм еш-еш сулыш алу ишетелде. Һәм басынкы хатын-кыз көлүе: «Тукта инде, шашкан җан, бөтенләй хәлдән тайдырдың». Тавышы таныш – бу ул, тулы түгәрәк битле шул оятсыз инде. Зөләйха караңгыда аның авыр көлтә булып җәелеп яткан сары чәчләрен дә күргән кебек булды. Ул, авызын зур итеп ачып, җиңеләеп калганга, кеше ишетүеннән дә курыкмыйча мыш-мыш сулап ята. Менә ул башын янәшәсендәге ирнең күкрәгенә куйды, һәм икесе дә тынып калды.

Зөләйха, күзләрен зуррак ачып, ир кешене танымакчы булды. Һәм караңгыдан аңа карап торган ике күзне танып алды. Ул инде байтактан аңа карап тора – Игнатов.

– Сәлахетдин! – Кинәт кайдандыр мәчет эченнән йөрәк өзгеч тавыш яңгырады. – Ирем минем!

Шундук лампа уты дөрләп яна башлады. Кешеләр сикерешеп торды, тирә-юньгә күз ташладылар; йокысыннан айнып җитмәгән бала елый, кемнеңдер ялгыш баскан итеге астында мәче мырлый.

– Сәлахетдин! – Мулла хатыны тагын кычкырды.

Игнатов, әвәрә килеп сүгенә-сүгенә, Настасьяның су анасыныкыдай чәчләре ятьмәсеннән көчкә ычкынып, ашыга-ашыга каешын буды, бара-барышка итекләрен киде. Күчеп баручылар өерелеп җыелышкан якка чапты.

Кешеләр юл бирде. Идәндә, чал чәчле башын михрабка таба куеп, озын аякларын бөдрә туны астыннан сузып чыгарып, мулла-хәзрәт ята. Янәшәсендә тезләнеп маңгаен идәнгә бәрә-бәрә, аның гаять зур гәүдәле хатыны үкереп елый. Мулланың ачык күзләре өскә карап катып калган, яңаклары баткан, борын читләреннән иягенә таба киткән тирән җыерчыклары иреннәрен төссез коры елмаюга җыеп куйган. Игнатов карашын тәрәзәгә күчерде. Тар гына тәрәзәләрдә – сыек зәңгәрсу яктылык. Таң ата.

– Барыгызга да җыенырга! – диде ул тораташ катып калган тирә-юньдәгеләргә. – Китәбез. – Һәм чыгу юлына юнәлде.

Настасья аны, салам өстенә утырган һәм тузган чәчләрен бодай төсендәге сары толымга үреп торган килеш, карашы белән озатып калды.

Тиз җыендылар. Мулланың үле гәүдәсен тиеш булганча күмү өчен кантонда калдырырга хәл иттеләр. Игнатов аның тунын хатынына калдыртты: елаудан күзләре шешенеп беткән хәзрәт хатыны тунны үзе киде. Балалар куркудан мич артына кереп качкан мәчене дә табып китерделәр һәм яңадан читлегенә кертеп утырттылар.

Зөләйха инде, дилбегәне тоткан килеш, ямчы урынында утырган һәм «киттек» дигән команданы көткән чагында, аның янына, тирә-юньгә ялт итеп карап алып, тиз генә Кара-чутыр сикереп менде дә чанага ак һәм йонлач сарык бәтиен ташлады. Капчык киндерен өстенә япты һәм кәкре бармагын иреннәренә тидерде: «Тсс…»

Шундук бөтен ишегалдына «Киттек!» дип кычкырган тавыш таралды. Атлар пошкырып куйды, конвойчыларның да үзара кычкырышкан тавышлары ишетелде. Һәм чаналар, акрын гына йөзеп барган эре балыклар өере күк, ишегалдыннан сузылып чыга башлады.

Денисов капка янында елмаеп басып тора – озата.

– Ну, – диде аңа Игнатов дусларча, табан кебек каты кулын нык итеп кысып, – бирешмә, брат!

– Карале, Игнатов, – рәис уңайсызланып кашларын җыерды, тавышын киметте. – Син ничек уйлыйсың, әгәр мәчет түбәсенә кызыл байрак элеп куйсам, дөрес булырмы?

Игнатов күккә ашкан манарага карап алды: очында ярымай калае кукраеп тора.

– Ерактан ук күренер, – диде хуплап Игнатов. – Матур булыр!

– Шулай да гайбадәт кылу бинасы бит бу. Винегрет килеп чыкмасмы?

– Башыңда синең винегрет, – дип, түземсезләнеп биеп торган атының муеныннан каккалап алды. – Ә бу – чын-чынлап колхоз абзары. Аңладыңмы, ударник?

Тегесе елмайды, хушлашып кулын болгады. Ничек инде аңламаска?!

Игнатов үз алдыннан соңгы чананы уздырып җибәрде, бушап калган ишегалдын күз йөртеп чыкты да, аты тояклары астыннан шыгырдап торган иртәнге карны сиптерә-сиптерә, кәрван артыннан элдертте.

Авыл шактый артта калгач, Зөләйха борылып карады: мәчетнең нечкә шәме өстендә, кайнар ут булып, кызыл байрак җилферди иде инде.

* * *

Авыл Советы рәисе Денисов бу авылда тагын ярты ел эшләп ала. Язга ул – әйбәт итеп, намус белән колхоз оештыра, аңа ышанып тапшырылган торак җирлектә коллективлаштыру процентын күпкә күтәрә.

Дингә каршы бөтен күңеленнән чын морякларча ныклап көрәшә: изге Рамазан аенда мәчет тирәсендә агитация хәрәкәте оештыра, халык белән үткәрелгән «Совет җәмгыятендә динилек кирәкме?» дигән әңгәмәдә өч дин әһеленә оппонент буларак чыгыш ясый, авылдан бөтен Коръәнне җыеп чыгып, барысын да яндыра.

Үз колхозы өчен кантонның әлегә бернинди машинасы булмаган күрше авылларда көнчелек уятып, «Коммунар» тракторын кайтарту авылдагы дәрәҗәсенең югары ноктасы булып тора. Бу трактор Денисов хуҗалыгында иң кадерле, кыйммәтле һәм нык саклана торган объект була.

Ул новаторлык инициативасы белән дә чыга: мәҗүсилектән калган Сабан туен – татар авылларында яз ахырында уздырыла торган Сабан бәйрәмен – «Трактортуй» дип үзгәртергә тәкъдим итә. Әлеге башлангычны үзәктә хуплыйлар: тантанага Казанның үзеннән ҮБК делегациясе һәм газеталардан корреспондентлар десанты килә. Әмма, трактор ватылып китү сәбәпле, бәйрәм өзелә. Ватылу сәбәбе соңрак ачыклана: шунда яшәүче бер абыстай-карчык, изгелек эшлим дип, тракторны рухландыру өчен, беркемгә дә сиздермичә, трактор моторына күпмедер йомырка һәм ипи «ашата». ҮБКдан килүчеләр һәм газета хәбәрчеләре, канәгатьсез һәм бернинди яңалыксыз калып, Казанга кайтып китәләр. Денисовның дәрәҗәсе уктай төшеп китә.

Аны авылдан чакыртып алалар да өенә кайтарып җибәрәләр. Ленинградтагы тулай торакта кайчандыр үзе яшәгән бүлмәсенең бусагасыннан да үтә алмый: аны нык үрчегән күршеләре басып алган була. Йорт идарәчеләре белән әлеге бүлмә өчен үтә тәвәккәл һәм озакка сузылган көрәш барышында шешәгә ябыша башлый һәм ике елдан соң аны шушы гадәте өчен тулай торактан куып чыгаралар. Утыз өченче елда, паспортлаштыру чорында, Денисовны, теркәлгән тору урыны булмаганга һәм эчкече буларак, Ленинградтан сөрәләр: әүвәл – 101 нче километрга, аннары – Усть-Цильмага, соңыннан – Душкачан ягына. Шунда аның эзе Байкал яны таучыклары, калкулыклары арасында мәңгегә югалып кала.

Каһвә

Кечкенә фарфор чынаяклардан каһвә эчәргә кем яратмый?!

Вольф Карлович, йөзенә төшкән кояш нурларыннан качмакчы булып, йөзен юрган астына яшерде. Бер-ике мизгелгә күз йомып алырга да торырга кирәк. Эшләр сине көтеп тормый.

Бераздан кабинетка пар күтәрелеп торган кечкенә генә чынаяк куелган поднос тотып, Груня шаулап килеп керде. Иртән бары тик каһвә һәм зур булмаган шоколад кисәге; башка бернинди ризык кирәк түгел, күп ашасаң, уйлар да, гәүдә дә авырая. Урыныннан торып, иркен хәрәкәтләр белән тәрәзә пәрдәләрен ачып җибәрде, бүлмә кояш нурларына күмелде. Груня урындык аркасындагы кияргә дип әзерләп элеп куелган зәңгәр мундирга игътибар белән карап алды, кыланчыкланып, аның җиңеннән булмаган чүпне алып аткандай итте (аның профессор киеменә мөкиббән китүе еллар үткән саен көчәя генә бара иде).

Шулай итеп, яңа көн туып килә: лекцияләр, имтиханнар, меңләгән студентның ашкын йөзләре…

Вольф Карлович юрганын идәнгә очырып төшерде, аяк бармаклары өйдә киеп йөри торган башмакларының шома, салкын күнен эзләп тапты. Тәрәзә пәрдәсе, шыштыр-шыштыр килеп, кырыйга шуып китте һәм аңа бала чагыннан ук таныш күренешне ачып җибәрде. Биек өч тәрәзәле эркер, әйтерсең лә тере триптих: анда – инде ничә еллардан бирле җәелеп үскән һәм, Черек күл көзгесендә чагылып, яшеллеккә, чәчәккә күмелеп, яфраклары тирә-якка очып таралып, бәсләнеп һәм кабат чәчәк атып утырган хәйран күп ботаклы, мәгърур карт юкә агачлары.

Хәзерге сәгатьтә аның тәрәзәләре бормалы-сырмалы юка боз бизәкләр белән капланган. «Januar» дигән булыр иде әтисе гадәтенчә. Кышның бу ае белән дусларча исәнләшкән кебек, һәр иртәдә горур карашын тәрәзә аша тышка юнәлтер иде.

Әлеге бүлмә элек әтисе кабинеты иде һәм кечкенә Вольфка анда керергә рөхсәт ителмәде. Яшеренеп, сиздермичә генә ул монда барыбер кергәләде һәм тәрәзә пәрдәсе артына качып, борынын салкын пыялага терәп, күл белән хозурлана иде.

Хәзер исә монда үзе утырып эшли. Хәтта ятып йокларга да ярата – әтисенең элекке секретеры янындагы каты диванда. Өстәлдә – кәгазь белән каләм. Акыллы уйлар төнлә килергә ярата бит. Башына килүгә, торып язып куя. Ул инде йокы бүлмәсендә соңгы тапкыр кайчан төн үткәрүен дә онытты. Мөгаен, ремонтка кадәр булгандыр.

Ремонт Груня җаваплылыгында, профессор яшәгән иске фатирдагы бөтен эш кебек. Баш тирәсенә чорнап куелган зур толымы – кулы юанлыгында, ә кулы – аягы юанлыгында. Груня бу өйгә егерме ел элек авыр солдат адымнары белән килеп керде дә Вольф Карловичны бер мизгелдә әсир итте, ул карусыз шатлыкка күмелеп, аңа үзенең зур булмаган хуҗалыгы белән идарә итүне тапшырды, үзе исә кеше тәненең серле сокландыргыч дөньясына башы белән кереп чумды.

Казан университетының өченче буын профессоры Вольф Карлович Лейбе практик хирург иде. Аның эше киң колачлы һәм уңай нәтиҗәле булганга, кешеләр аңа операциягә айлар буе чират торды. Һәр очракта да, пациентның йомшак ак тәненә скальпелен якын китерү белән, ул үзенең эчендә, кайдадыр тирәндә салкын бер тетрәнү тоя иде: янәсе, минем моңа хакым бармы? Үткен пәке тирене кисеп үтүгә, суык җылыга әйләнә, бөтен әгъзалар буйлап тарала иде, димәк, тырышып карамаска хакым юк. Тырышты да: тире япмасы, мускул һәм тоташтыргыч тукымалар белән эчтән фикерләшә-фикерләшә, максатына юл алды, эчке әгъзаларны хөрмәтләп сәламләде, кан тамырлары белән пышылдашты. Авырулар тәне белән скальпель ярдәмендә сөйләште. Алар да аңа җавап бирделәр. Үзенең мондый әңгәмәләре турында беркемгә дә сөйләмәде, читтән караганда, бу хәл психик авыру, акылы зәгыйфьләнгән кебек тоелырга мөмкин иде.

Вольф Карловичның икенче яшерен сере дә бар иде: аны хәтта бармак очларын түзә алмаслык дәрәҗәдә кычыттырып, чамадан тыш уйландырып, кешенең дөньяга килү сере дулкынландыра, кызыксындыра иде.

Яшь чагында, легендар профессор Феноменовның лекцияләре белән ләззәтләнеп, ул акушерлык һәм хатын-кыз авырулары кафедрасында эшкә калырга да теләде. Әтисе тыйды, рөхсәт итмәде. («Гомерең буе крестьян хатыннарын бәбиләтәсең киләме?») Яшь Вольф әтисе сүзенә буйсынды – затлы хирургия кафедрасына китте.

Инде хирург булып алгач һәм шул ук вакытта анатомия театрында препаратор булгач, полиция участокларыннан уку әсбабы – дәреслек мәете сыйфатында китерелгән хәерчеләр һәм фахишәләрнең беркемгә дә кирәкмәгән, беркем дә эзләп килмәгән үле гәүдәләреннән ул кайчакта алар карынында кечкенә генә бала яралгысы тапкалый иде. Бу табышлар аны һәрвакыт шомлы дулкынлануга китерә иде. Ниндидер бер мәгънәсез фикер туа иде: җыерчыкланып беткән танаулы һәм карикатурадагы кебек кечкенә кул-аяклы әлеге гаҗәеп нәни җан иясе тере, исән булса?

Hic locus est ubi mors gaudet guccurrere vitae дип университетның анатомия театрының түгәрәк бинасы өстенә язылган бу язманың мәгънәсе: «Бу – яшәүгә үлем шатланып ярдәм итә торган урын». Шулай булып чыкты да. Көнләшүдән чәнчеп үтерелгән өстерәлчекләр һәм бандитларның үзара атышлары вакытында очраклы рәвештә үтерелгән себеркеләр карынында яралып тумый калганнар Вольф Карловичтан үзләренең кечкенә серләрен ачуын бик тә теләделәр, түземсезләнеп көттеләр – аларның нечкә, чәрелдәвек авазлары һәрдаим аның миендә казындылар, пышылдаштылар, мыгырдандылар, кайчакларда кычкырдылар.

Һәм ул моңа бирелде. Мең тугыз йөзенче елда, гасырлар чигендә, егерме биш яшьлегендә ул үзенең беренче гистеротомиясен ясады. Ул вакытка инде аның исәбендә берничә дистә ана карынын кисү операциясе бар иде, монысы (кесарь кисүе) да авырлык китермәде. Әмма аннан соң туган хис бөтенләй башка үзенчәлеккә ия иде: авыруның эченнән ниндидер бер шешнең лайлалы һәм канлы кисәген (шматын) кисеп алып ләгәнгә ташлау – бер нәрсә, ә менә тере, дерелдәп торган сабыйны карыннан алу – икенче нәрсә.

Операция уңышлы үтте. Аннары тагын бер, тагын… «Аллаһтан җибәрелгән» яшь хирургның даны бөтен Казан губернасына таралды. Тормышы шулай дәвам итте: клиник хирургия белән – әтисе хакына, гинекология белән (бераз уңайсызланып һәм дөньяга таратмыйча гына) үзе өчен шөгыльләнде.

Сүз уңаенда шуны да беләсе килде: ясаган соңгы операциясе кайчан булды соң әле? Вольф Карлович уйланып калды. Күптән түгел генә кебек, ә менә төгәл көнен яки операция предметын искә төшерү авыррак. Югары уку йортында укыту шундый мәшәкатьле – күп көч һәм шактый вакыт сорый, хәтта кайбер вакыйгалар, хәлләр хәтердән бөтенләй чыгып китә. Грунядан сорарга кирәк әле.

Вольф Карлович тәрәзә төбеннән сусипкечне алды да үзенең пальмасына су сибә башлады. Бу – Груняга рөхсәт ителми торган өйдәге бердәнбер эш. Пальмага су сибү – аерым ритуал, йола: профессор моны эшләгәндә тынычланып кала. Идәндәге агач кисмәктә үсеп утырган ялтыравыклы һәм симез яфраклы искиткеч зур агач – аның яшьтәше. Аның туган көнендә, илле биш ел элек, әтисе кисмәктәге туфракка пальма төше тыгып куйган. Бераздан бу турыда оныткан. Ә бер ай үткәч, туп-туры, нык тамырлы үсенте килеп чыкканын күреп гаҗәпкә калган. Пальма исә үсте дә үсте, акрын-акрын биек, мәһабәт агачка әйләнде, тик менә бер мәртәбә дә чәчәк атмады. Аның чәчәк аткан көне Вольф Карловичка зур бәйрәм булыр иде. Шуңа ул бу көнне көтте дә көтте.

Шакылдап ишек ачылып китте. Бүлмәгә, рельслар буйлап очып үткән паровоз кебек шаулап һәм үзен горур тотып, Груня килеп керде. «Хәерле иртә!» – диде аның кычкырып торган һәм иннек буялган тулы иреннәре. Болай булгач, иртә чынлап та хәерле. Көне дә шулай булыр.

Бүлмәгә суган салып пешерелгән карабодай боткасы исе таралды. Груня өстәл кырыена кечкенә фарфор чынаяк белән көмеш подносны китереп куйды.

– Зинһар өчен, эшчеләргә ыгы-зыгыларын соңрак башларга кушыгыз әле, – Вольф Карлович пальма янында баскан килеш сораулы елмаеп куйды. – Тынычлап эшлисем килә.

Груня, сүзсез генә ризалашып, калын толымнарыннан өеп куелган чәчен селкеде.

– Кайчан соң… – Вольф Карлович пальманың шома, салкынча яфракларын игътибар белән тикшереп, чирткәләп чыкты, – …озакка сузылган бу ремонт кайчан бетә соң?

– Тиздән, – диде Груня түбән тавыш белән, коридорга чыгып барганда. – Көтәргә күп калмады.

– Груня, тагын бер…

Тегесе ишек янында туктап калды, аңа таба борылды.

– Сез, алай-болай, хәтерләмисезме: мин соңгы тапкыр операцияне кайчан ясадым? Башымнан чыгып киткән…

Груня тар маңгаен җыерып куйды:

– Нәрсәгә ул Сезгә?

Вольф Карлович аның усал карашыннан уңайсызланып бөрешеп куйды.

– Үземнең биографиямдәге шундый гади фактны да исемә төшерә алмасам, үземне начар хис итәм.

– Искә төшереп килим әле, – Груня алдындагы һаваны сөзгәндәй катгый рәвештә башын селтәде дә чыгып китте.

Бераз гына ачык калган бүлмә ишегеннән савыт-саба шалтыравы, ярсу хатын-кыз тавышы, балалар елавы ишетелде.

– Мин бит тынычлык сорадым! – диде Вольф Карлович, газап белән учын маңгаена куйды.

* * *

Груня үзенә һәм Степанга иртәнге аш алырга кухняга китте.

Пәрдәләрсез генә зур өч тәрәзә. Кер эленгән баулар бушлыкны тигез булмаган ике өчпочмакка бүлә. Стена буена алты өстәл түгәрәкләп куелган. Өстәлләрдә – алты керосинка. Янә тулып бүселгән алты комод. Гомумән, фатирда җиде бүлмә, тик менә Вольф Карловичның гына үз өстәле юк. Димәк, керосинкасы да юк.

Ни турындадыр нык гәпләшкән хатыннар Груняны күреп алуга тынып калдылар, һәрберсе үз почмагына шылды. Кемнеңдер табасы чыжылдый. Груня, бауда эленеп торган чаршауларны гармун күреге кебек җыерып:

– Әйттем бит мин сезгә, минем якны биләмәскә дип, – түшәмгә карап усал гына әйтеп куйды.

– Син бит бүген кер юмыйсың, – диде җиңнәрен сызганган хатыннарның берсе, бөеренә таянып.

Груня сүзсез генә биленнән алъяпкычын салып бауда бушап калган урынга элеп куйды: менә шулай. Аннары буфетны ачты да ипи алды, яңадан ачкыч белән бикләде. Үзенең керосинкасыннан боткалы кәстрүлен алды һәм чыгу юлына юнәлде. Хатыннар күзләре белән озатып калдылар. Ләгәндә кайнап торган кер быгырдый. Кайнарга куелган сөт ташып чыкты.

Коридорда караңгы: газ лампалары инде ун еллап эшләми. Шкафлар белән сандыклар кайчандыр иркен булган коридорны тутырып тора – үтеп булмый хәтта. Менә ул коммуналка тормышы: караңгылык, кысанлык һәм кыздырылган суган исе. Элек ничек иде, ә?..

Груня симез арты белән ишекне этте дә бүлмәсенә керде.

– Нәрсә бик озак? – Өстәл янына майкадан килеп утырган Степан зур амбар йозагында шөреп боргыч белән казынып утыра. Кулларына кара май таплары сыланган.

– Аның соңгы тапкыр кайчан операция ясаганын беләсе килә. – Груня кәстрүлен өстәлгә куйды да эскәтердәге бизәкләрне уйга чумып караштыра башлады.

Степан шөреп боргычын читкә куйды һәм йозакны кулына алды. Чыңк! Йозак тоткасы явызланып шалт итеп бикләнде. Ир үз янында яткан ачкычны алды да, йозак тишегенә тыгып, җайлап кына борды. Йозак тоткасы буйсынып ачылды да куйды.

– Әзер, – диде, елмайган авызында тәмәке тартудан саргаеп беткән һәм әйлән-бәйлән биеп торган тешләре күренде.

– Ул соңгы тапкыр кайчан операция ясаганын белергә тели, – диде кычкырып кабатлап Груня. – Өстәвенә тагын нәрсәне дә булса исенә төшерергә теләсә?

– Син нәрсә? Бу бик җиңел дип уйлыйсыңмы: теләдем – исемә төшердем? Ун ел буе исенә төшмәде, ә хәзер тели, имеш. – Степан кулларын майкасына сөртте дә ипи сындырып алып чәйни башлады.

– Мин кайдан белим?! – Груня, аш чүмечен кулына алып, тәлинкәгә куе, пар күтәрелеп торган ботка салды.

– Син хатны кайчан җибәрдең? – Степан зур кашыгы белән әле һаман пар күтәрелеп торган карабодай боткасын ашарга кереште.

– Айдан артык инде.

– Димәк, тиздән киләчәкләр. Озак көтәргә калмады. Анда да кешеләр эшли бит, аны тикшерү өчен дә күпме вакыт кирәк. – Степан чәнти бармагы белән өске теш казнасында кысылып калган ярма бөртеген эзләп тапты да, казып алып, бармагын эскәтергә сөртеп куйды. Безнең вазифа – югалып калмаска! Во! – Ул өстәл яныннан торды, авыр йозагын һавада болгап алып, ишек янындагы кадакка элеп куйды. – Алар барысын да пичәтләп ябыштырачаклар, ә син шундук – шалт! Кәгазь өстенә йозакны элеп куясың. Берәрсе сораса, управдом кушты, диярсең.

Груня, утыргычта утырган килеш, башын селки-селки, ризалыгын белдерде.

– Управдом кире уйламасмы? – Груня Степанның яңадан өстәл янына утыруын һәм кашыгы белән тырыша-тырыша ашавын дәвам итүен каш астыннан гына карап тора; иңнәре буйлап мускуллары калкып-калкып китә.

– Курыкма. – Степан авызын ерып куйды. Теш араларында – карабодай ярмалары. Минем белән булганда, бернидән дә курыкма! Иртәләрен куфий эчәрсең, прохвессор бүлмәсендә, прохвессор чынаягыннан.

Груняның калын иреннәре уңайсызланып кына елмаеп, дерелдәп куйды. Аннары борчылудан авызы янә ачылып китте:

– Ни дисәң дә, мин аны жәллим. Шундый кеше иде…

Степан кашыгын әйбәтләп ялап алды. Аннары, Груня янына арттан килеп, тамырлары бүртеп торган кулларын аның йомры җилкәләренә куйды. Купшы күкрәкләре юа-юа юкарып беткән ситсы астыннан дер-дер килә һәм, мич өстендә торган чүпрәле камыр кебек, тирән сулыш алганда, акрын гына күтәрелеп куя.

– Нәрсәсен жәлләргә? – Иреннәре белән генә пышылдап әйтте бу сүзне Степан Груня колагына. – Бар иде – юк булды. – Степаннан карабодай һәм машина мае исе кушылган көчле ир рухы тарала. Груня, тезләрендә яткан кул бармакларын кысып-кысып алганга, күлмәге җыерылып тора.

– Син үзеңә тиешлесен эшләдең инде. Егерме ел эчендә… Хезмәтеңә күрә хөрмәте дигәндәй, боларга лаек син. Болай да аны һаман ашатасың, эчертәсең, керләрен юасың. Әле бит бушка, түләүсез. Харап икән, кайчандыр аңарда эшләгәнсең. Исең киткән икән, имеш, әллә кем булган. Син булмасаң, прохвессорың күптән үлгән булыр иде инде. Так что, бүгенге көнгә кадәр синең ярдәмең белән яшәгәненә рәхмәт әйтсен. – Степанның учлары Груня җилкәләрен кысып тотты. Стенага эленгән герле гади сәгатьнең йөргән тавышы бүлмәгә таралды. – Ә без синең белән аннан соң иркенлектә яшәрбез, менә күрерсең. Нәрсә, безгә гомер буе ике бүлмәчектә кысылып яшәргә дигәнмени?


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 | Следующая
  • 3.4 Оценок: 5

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации