Электронная библиотека » Гузель Яхина » » онлайн чтение - страница 4


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 11:21


Автор книги: Гузель Яхина


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 4 (всего у книги 29 страниц) [доступный отрывок для чтения: 8 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Мортаза, ат итен чәйни-чәйни, кулы белән әрҗәнең һәр почмагына кереп нидер эзли. Ниһаять, ярым караңгыда ап-ак булып агарып торган башлы шикәр табып алды. Аңа балта түтәсе белән бөтен көченә китереп сукты. Ярылган җирендә күзне чагылдырган зәңгәрсу очкыннар ялтыратып, зур бер кисәк кителеп төште. Аннан соң ул, сандыкларның берсенә тыгылып, анда кырлы пыяла флакон тапты – узган ел Казаннан алып кайткан күсе агуы. Шикәр кисәгенә шушы агуны тамызды.

– Аңладыңмы, хатын? – дип кычкырып көлеп җибәрде Мортаза.

Зөләйха, коты очып, стенага килеп терәлде. Мортаза агу тамып торган бу шикәр кисәген тәрәзә төбенә куйды. Шикәрле агуга чыланган учын корсагына сөртте. Күңеле булып, башын артка чөйде.

– Әгәр мин булмаганда мал-туарны алырга килсәләр, шуны сыер белән атка бирерсең. Аңладыңмы?

Зөләйха, бүселеп торган бүрәнә стенадан аерыла алмыйча, әкрен генә башын чайкап куйды.

– Аңладыңмы?!

Җавапны ишетмәгән Мортаза Зөләйханың чәч толымнарыннан эләктереп, бите белән тәрәзә төбенә төртте. Анда теге шикәр кисәге әче ис чыгарып торган агу белән кибә башлаган иде. Якыннан ул бераз эри башлаган боз кисәгенә охшап тора.

– Әйе, Мортаза, әйе!

Ул Зөләйханы җибәрде, бер канәгатьләнү белән көлеп куйды. Идәндә утырган килеш, казылыкны, балтасы белән кисәкләргә бүлгәләп, авызына тутырды.

– Ярый, күрербез… – диде Мортаза, авызын чапылдата-чапылдата. – Бирмим… Мин көчле. Мине беркем җиңә дә, сындыра да алмас…

«И Ходам, курку дигән бу нәрсә иремне нишләтеп бетерер икән инде?..» Зөләйха, үзе дә куркып каранып алды да үтергеч сыеклык салынган кырлы кечкенә шешәне сиздермичә алып яшереп куйды. Ачык идән тактасын үз урынына куеп, сандыклар белән каплады. Сандыклар өемен тәртип белән гадәти урыннарына яңадан тезеп куеп, өстендәге бизәкле япманың җыерылган сырларын рәтләп маташканда (әйтерсең лә берни булмаган), тәрәзә пыяласы, йөзләгән вак кисәкләргә ватылып, челпәрәмә килде. Ниндидер кечкенә, әмма шактый авыр бернәрсә, урамнан очып кереп, идәнгә шапылдап төште.

Зөләйха борылып карады. Тәрәзәдә күппочмаклы йолдыз булып зур тишек караеп тора, шул тишектән бүлмәгә акрын гына кар бөртекләре очып керә. Пыяланың вак кисәкләре әле һаман йомшак кына чылтырап идәнгә коела.

Мортаза авызы тулы итен чәйни-чәйни идәндә утыра. Аның як-якка җәеп куелган аяклары арасында калын ак кәгазьгә төрелгән таш ята. Хәйранга калган Мортаза, чәйнәвеннән туктамыйча, әлеге кәгазьне ачып карады. Бу плакат булып чыкты: гаять зур кара трактор эре тешле тәгәрмәчләре белән бөтен якка үрмәләп баручы җирәнгеч адәмчекләрне тараканнарны сыткан кебек изеп бара. Аларның берсе – Мортазага шактый охшаганы – тракторның корыч корпусына кәкре агач сәнәген коты очып кадап басып тора. Өстән авыр квадрат хәрефләр коела: «Уничтожим кулака как класс!» Зөләйха укый белми, русча бигрәк тә. Әмма язылган сүзләрнең мәгънәсен шундук аңлады: зур кара трактор тиздән кеп-кечкенә Мортазаны әкәмәт сәнәге белән бергә изеп китәчәк.

Мортаза авызындагы казылык кисәген сәкегә төкерде. Кулларын һәм иреннәрен бөгәрләнгән әлеге плакат белән әйбәтләп сөртте дә мичкә ыргытты. Трактор һәм җирәнгеч адәмчекләр, ялкынның кызгылт-сары телләрендә җыерылып килеп, бер мизгелдә көлгә әйләнде. Шуннан соң Мортаза, балтасын алып, урамга йөгерде.

Бөек Аллам, бар нәрсә синең ихтыярда! Зөләйха озын-озын чатнаулардан челтәрләнгән тәрәзәгә капланды. Мортаза ачык изүле күлмәктән һәм яланбаш килеш урамга чыкты. Дулап торган буранга балтасы белән янап, тирә-якка күз салды. Беркем дә күренми. Аллага шөкер, югыйсә чабып үтереп, җанына гөнаһ алган булыр иде.

Зөләйха сәкегә килеп утырды. Уттай кызган битен ватык тәрәзәдән кергән җилгә куйды. «Бу – Тигәнәк Мансур һәм аның ячейкасындагы хәерче бетләре эше, башкача була да алмый. Алар, атлаган саен һәр йортка кереп, калхузга агитлап йөрделәр, халык белән талаштылар. Бөтен Юлбашны плакатлар белән тутырдылар. Тәрәзәләрне ватып йөрергә җөрьәт итмәгәннәр иде әле. Ә менә хәзер анысына да килеп җиттек. Мөгаен, нидер булачагын белеп торалардыр. Шайтан алгырлары! Әле бит яңа пыяла сатып алу өчен күрше авылга барырга кирәк. Күпме чыгым булачак. Ватык тәрәзә белән өй бер төн эчендә суыначак бит, базга әйләнәчәк… Мортаза һаман кереп җитә алмый. Салкын тидермәсә ярый инде – урамга тун кимичә чыгып китте. Чынлап та җен оялаганмы әллә җанында…»

Кинәт туган шушы коточарлык уеннан Зөләйха сикереп куйды. Түр өйдән алгы өйгә атылып чыкты. Ишекне ачып җибәрде.

Мортаза белән Күбәләк, маңгайларын терәшеп, ишегалды уртасында басып торалар. Ул үзенең битенә ышаныч белән сыенган сыерның бөдрә башын назлап сыйпады. Аннары, балтасын биленнән алып, түбәсе белән Күбәләкнең озын керфекле зур дымлы күзләре арасына китереп сукты. Сыер, тыныч кына тирән сулап, үзе тирәли тыгыз кар болыты күтәреп, җиргә ауды.

Зөләйха, каты итеп кычкырып, болдыр баскычыннан Мортаза янына ыргылды. Тегесе, аңа карамыйча гына, йодрыгын күрсәтте. Ул аркасына килеп төште, болдыр баскычлары, кыйный-кыйный, кабыргаларын санап чыкты.

Балта сызгырып куйды. Зөләйханың битенә ниндидер кайнар бернәрсә чәчрәде – кан. Мортаза балтасы белән бик тиз һәм көч куеп, өзлексез эш итә. Балтаның үткен йөзе тигез ыңгырашу белән җылы тәнгә үтеп керде. Күбәләк үпкәләреннән бөелеп чыккан һава чыжылдый. Кан тамырларыннан гөбердәп былт-былт килеп кан сиптерә. Тыгыз алсу пар инде хәрәкәтсез яткан һәм тиз генә кисәкләргә бүленгән сыер түшкәсен уратып алган.

– Менә сезгә – уналтынчы ел реквизициясе! – дия– дия, сөякләрне агач ботакларын чапкан кебек җиңел чаба. – Унсигездәге азык-төлек армиясе! Унтугыздагы! Егерменче елдагы! Менә сезгә ашлык тапшыру! Менә сезгә продналог! Менә сезгә артып калган икмәк! Алыгыз! Булдыра алсагыз! Әгәр!

Абзар ишеге янында Сандугач моны күреп үрә басты. Йөрәк өзгеч тавыш белән кешни, шашкан күзләренең бәбәген акайтып, авыр тояклары белән һаваны кыйный. Колыны әнисенең аяк астында тегендә-монда чабып бәргәләнә.

Мортаза атка борылып карады: кызыл күлмәктән, якасы ачык – куе пар бөркелеп торган күкрәк, кулында – каннан караеп киткән балта. Зөләйха терсәгенә таянып күтәрелде, кабыргалары аркасын яндыра. Мортаза сыерның тешләре ыржайган һәм очлы, карасу-зәңгәр теле салынып төшкән башын атлап үтте дә Сандугачка таба китте.

– Җирне сөрергә! Нәрсә белән сөрерсең? – Зөләйха Мортазаның аркасына килеп ябышты. – Яз җитә ләбаса! Ачлыктан үләчәкбез!

Мортаза, аны муены төбеннән очырып төшермәкче булып, кулларын болгый башлады – уң кулына кысып тоткан балтасы сызгырып-сызгырып куя. Зөләйха тешләрен иренең җилкәсенә батырды. Ул кычкырып җибәрде һәм Зөләйханы үзе аша атып бәрде. Зөләйха очып бара, җир белән күкнең урыннары алмаша, аннары – тагын-тагын. Ниндидер зур, каты бернәрсә тырпаеп торган очлы почмаклары белән аның аркасына китереп төртте – болдыр мәллә? Ул, корсагына әйләнеп, күтәрелмичә, бозга каткан баскычлардан кулы һәм аяклары белән тиз-тиз үрмәләп, өйгә кереп чумды. Ире аның артыннан китте. Ишекләр, көтүче чыбыркысы бәргән кебек, кинәт бер-бер артлы шапылдап ябылды – берсе, икенчесе.

Зөләйха бүлмә буйлап йөгерә, аяк астында челпәрәмә килгән тәрәзә пыяласы чылтырый, сәкегә сикереп менде, өй почмагына сеңеп, кулына эләккән мендәр белән капланды. Мортаза инде янәшәсендә генә. Сакалыннан тир тама, күзләре акайган. Кулын селтәп җибәрде. Балта, сызгырып килеп, мендәр тышын һәм сүрүен ярды – мендәр кош мамыгыннан тузган болыт чыгарып шартлап ярылды. Кош мамыгы, шундук бөтен бүлмәне тутырып, һавада эленеп калды.

Мортаза, авыр сулап, балтасын очырды: Зөләйхага түгел, икенче якка. Балтаның үткен йөзе, һавада ялтырый-ялтырый очып, уйган бизәкле тәрәзә яңагына килеп кадалды.

Өстән салмак кына, җылы буран булып мамык коела. Мортаза көчкә сулый, ак мамык каплап алган пеләш башын сыпырып куйды. Зөләйхага күз салмыйча гына, балтаны тәрәзә яңагыннан тартып алды да чыгып китте. Аның авыр адымнары астында пыяла ватыклары февраль бозлавыгы кебек чытыр-чытыр килә.

Кар бөртекләре ватык тәрәзәдән һаман кереп тора, мендәр мамыгы белән кушылып оча. Өйдәге ак әйлән– бәйлән шундый матур, бәйрәм төсле. Зөләйха сакланып кына, кулларын кистермәскә тырышып, тәрәзәдәге тишеккә балта ярган мендәрне тыгып куйды. Сәкедә ат итеннән ясалган казылык кисәген күреп алып чәйнәп йотты. Бигрәк тәмле! Аллага шөкер, казылыкны кайчан ашар иде әле. Майланган тозлы бармакларын ялап алды да урамга чыгып китте.

Болдыр янындагы бөтен кар шикәр белән изелгән сусыл каен җиләге төсенә кергән.

Арырак почмакта, мунча кырыендагы түмгәктә Мортаза ит чаба. Колыны белән Сандугач күренми.

Зөләйха, сиздермәскә тырышып, абзарга кереп китте. Менә бит алар, икесе дә киртә абзарда. Сандугач үзенең балакаен озын, кытыршы теле белән ялап тора. Ходайга рәхмәт, исән-саулар! Зөләйха атның җылы, бәрхет башын сыйпый, колынның кытык китереп тырпаеп торган ялын тузгыта.

Ә ишегалдында меңләгән кар бөртеге кызыл кар өстенә ята, аны каплап, яңадан акка әйләндерә.

Очрашу

Яшерен саклагыч ышанычлы урында иде. Мортаза үзе уйлап чыгарып һәм үз куллары белән эшләгән бар нәрсә дә әйбәт һәм нык булды – ике тормышка җитәрлек.

Бүген алар таң атканчы уяндылар. Салкын, коры ризыклар капкалап алдылар да ярымайның һәм таң йолдызларының тонык яктысында йорттан чыгып киттеләр. Таң атуга барып җиттеләр. Күк йөзе ачык зәңгәр төскә керде, ә инде акка төренгән агачлар бөтенләй яктырып җемелдәде.

Урман – иртәнге таң тынлыгында. Мортаза киез итекләре астындагы кар яңа өзеп алган кәбестә кебек, аеруча яңгырап шыгырдый. Зөләйха тозлау өчен кәбестәне кечкенә балта белән чапканда да, нәкъ шундый шыгырдау ишетелә. Алар ирле-хатынлы, икәүләп, бот төбеннән тыгыз кар көртләренә бата-бата, сукмак сала. Ике киң агач көрәктә, носилкадагы кебек, кыйммәтле йөк: чәчүлек орлыклар тутырылган һәм сапларга баулар белән ныклап бәйләп куелган капчыклар ята. Очлы ботаклардан һәм ботаклы-чатаклы агачлардан саклап кына күтәреп баралар. Әгәр киндер капчык тишелсә йә ертылса, Зөләйханың кирәген бирәчәк Мортаза. Кызылармиячеләрне көтә-көтә хәлдән тайган Мортаза бөтенләй шашты: кичә Күбәләкне үтергән кебек, Зөләйханы да чабып үтерәчәк, күзен дә йоммыйча хәтта.

Алда, бәс сарган чыршылар арасына, инде зәңгәрсу яктылык төште. Каеннар, бер-береннән аерылып, алга юл ача, җеп кебек нечкә ботакларында кечкенә генә боз сөңгеләр зең-зең килә, калын кар япмасы белән капланган киң аланны күрсәтә. Менә ярык кебек тар һәм озын куышлы кәкре юкә агачы, янәшәсендә – туңып утырган миләш куагы. Килеп җиттеләр. Ниһаять!

Юкә ботагына песнәк килеп кунган. Зәңгәр түше – күкнең бер кисәге, ә күзләре – кара сәйлән. Курыкмыйча Зөләйхага игътибар белән карап утыра, үзе чыркылдый.

– Шәмсия! – Зөләйха, елмаеп, аңа калын бияләй кигән кулын сузды.

– Бытылдама, хатын! – Мортаза кошка кар йомрысы ыргытты һәм кош читкә сикереп очып китте. – Эшләргә килдек.

Зөләйха, куркып китеп, көрәген тиз генә кулына алды.

Юкә астында өелеп торган кар көртен тарата башладылар. Бераздан аның астында зур булмаган каралҗым калку җир пәйда булды. Зөләйха бияләйләрен салып ыргытты да суыкта кызарып чыккан куллары белән шул җирне тиз генә чистартырга кереште, өстен сыйпап алды. Кар суыгы астында – таш суыгы. Бормалы-сырмалы гарәп язуыннан кар бөртекләрен сыпырып төшерде дә бармаклары белән хәрефләр чокырларындагы боз кисәкләрен эретте. Зөләйха укый белми, әмма монда ни язылганын күптән белә: Шәмсия. Мортаза Вәлиев кызы. Һәм дата: 1917 ел.

Мортаза өлкән кызының каберен чистарткан арада Зөләйха, бер адымга читкәрәк китеп, тезләренә чүкте дә кар астыннан тагын бер таш тапты, терсәкләре белән кардан арындырды. Оеган бармаклары ташны үзләре таба, шуыша-шуыша, бозланган хәрефләрне капшый: Фирүзә. Мортаза Вәлиев кызы. 1920 ел.

Чираттагысы Сабидә. 1924 ел.

Аннары Халидә. 1926 ел.

– Ялкауланасыңмы?! – Мортаза инде беренче каберне чистартып өлгергән һәм, көрәк сабына таянып, күзләре белән Зөләйханы үтәли тишеп басып тора: бәбәкләре – салкын сары, ә күзенең агы – карасу-кызыл якут. Маңгай уртасындагы җыерчыгы җанланган кебек селкенеп-селкенеп ала. – Барысы белән дә исәнләшеп чыктыңмы?

Зөләйха гаепле кеше сыман карашын аска төбәде.

Бераз янтайган дүрт соры таш бер рәткә тезелгән һәм аңа дәшми генә карап торалар – тәбәнәкләр, бер яшьлек бала буе гына.

– Ярдәм ит, ичмасам, – Мортаза тамак кырып куйды һәм бар көченә көрәген туң җиргә батырды.

– И Аллам, хәзер, хәзер, көт бераз! – Зөләйха Шәмсия каберенә ташланды һәм кулларына килеп төште.

Мортаза, моңа канәгать булмыйча, авыр сулап куйды, шулай да көрәгенә кагылмады – көтә.

– Гафу ит безне, зират иясе. Язга кадәр сине борчыйсыбыз килмәгән иде, тик менә мәҗбүр булдык, – дип пышылдады Зөләйха хәрефләрнең бормалы бизәкләренә. – Син дә, кызым, гафу ит! Беләм, син ачуланмыйсың. Син үзең дә әти-әниеңә ярдәм итәргә бик шат.

Зөләйха аягына торып басты, әзер булуын белдереп, башын чайкады, хәзер мөмкин, янәсе. Мортаза күренер-күренмәс һәм бозланып каткан ярыкка көрәген тыгарга тырышып, кабер янындагы җирне чокый. Зөләйха таяк белән бозны каера. Ярык, акрынлап киңәя, зурая барып, туңган җир исе килеп торган озын агач әрҗәне күрсәтте. Ниһаять, шатыр-шотыр килеп тулысынча ачылып китте. Мортаза, саклык белән, кояш кебек алтынсу төстәге, суыктан зеңгелдәп торган ашлыкны шунда койды. Зөләйха авыр, чәчелеп китә торган бөртекләр агымына кулларын куйды.

Икмәк!

Шәмсия белән Фирүзә каберләре арасындагы тирән агач әрҗәдә йоклап ятачак хәзер бу ашлык, язны көтеп. Һавада җылылык исе таралуга, болыннар кардан арынып җылынып китүгә, яңадан җиргә кереп ятар, бу чакта сөрү җирендә шытып чыгар һәм яшел уҗым булып күтәрелеп китәр.

Авыл зиратында яшерен саклагыч казуны Мортаза үзе уйлап чыгарды. Зөләйха әүвәл курыкты: мәетләрне борчу гөнаһ булмасмы? Мулла-хәзрәттән рөхсәт алу яхшырак түгелме? Зират иясе ачуланмасмы? Соңрак риза булды – хуҗалыкны алып барырга кызлары да ярдәм итсен! Кызлары чынлап та булышты – ата-анасы монда яшереп куйган азык-төлекне язга кадәр саклап тотты. Инде ничә ел.

Әрҗә капкачы шапылдап ябылды. Мортаза чокырны казыганда бераз актарып ташланган кабер өстен кар белән томалады. Аннары буш капчыкларны көрәк сапларына чорнап бәйләде дә, аркасына асып, урманга таба китте.

Зөләйха кардан ачылып киткән кабер ташларына да, баласына төнлә юрган япкан кебек, яңадан кар сипте. Күрешкәнчегә кадәр, кызларым! Әгәр Убырлының күрәзә сүзләре алданрак чынга ашмаса, яз җиткәч күрешербез.

– Мортаза, – дип, әкрен генә эндәште иренә, – минем белән бер-бер хәл булса, кызларым янына күмәрсең. Халидәнең уң ягында буш урын бар. Үзең беләсең: миңа күп урын кирәкми.

Ире туктамады, озын гәүдәсе каеннар арасында күренеп-күренеп китә. Зөләйха, саубуллашып, ташларга әкрен генә нидер укыды да суыктан шакырдап каткан кулларына бияләйләрен киде.

Юкә ботагында кабат сайрау – зәңгәр түшле елгыр песнәк үз урынына кире кайткан. Зөләйха, шатланып, аңа кулын болгады: «Шәмсия, аның син икәнен белдем бит мин!» – диде. Һәм шундук ире артыннан очты.

Чана ашыкмыйча гына урман юлыннан шуып бара. Сандугач колынын куалап кешнәп куйды. Ә тегесе, әле юл буе көртләрендә нечкә аяклары белән бата-бата, әле кәкре танаулы башын әнисе янтыгына төртә-төртә, шатланып, аның янәшәсендә элдерә. Бүген аларга ияреп йөрде. Анысы да кирәкле эш: урманга йөрүләргә ияләнә башласын.

Кояш әле төшкә авышмаган, ә эш инде эшләнде. Аллага шөкер, беркем күрмәде. Бүген үк булмаса да, иртәгә буран зираттагы бөтен эзләрне күмеп китәчәк – беркем бернәрсә белмәячәк, әйтерсең берни булмаган.

Зөләйха чанада, гадәттәгечә, Мортазага аркасы белән утырды. Баш арты белән сизеп тора: иренең башында авыр, хәвефле уйлар бөтерелеп-бөтерелеп куя. Ире, ашлыкны яшереп, күмеп кайткач, бераз тынычланып китәр һәм маңгаендагы балта эзенә охшаган тирән зур җыерчык тигезләнер дип көткән иде. Юк, җыерчык югалмады, тирәнәйде генә.

– Төнлә урманга китәм, – диде Мортаза, каядыр алга карап: әллә Сандугач муенындагы камытка, әллә инде ат койрыгына.

– Ничек инде? – диде Зөләйха, иренә борылып, кызганулы карашы белән аның үзсүзле аркасына текәлеп. – Гыйнвар бит…

– Күбәү булачакбыз. Туңмабыз.

Мортазаның әле беркайчан да урманга киткәне юк иде. Башка ирләр күп йөрде, егерменче елларда да, егерме дүртенче елда да. Төркемнәргә тупланып, яңа властьтан урманнарда качып яттылар. Мал-туарларын йә суйдылар, йә үзләре белән алып киттеләр. Хатыннары балалары белән өйдә калды – өметләрен сүндермичә, ирләренең кайтуын көтеп. Кайткан чаклары да булды. Күбесе кайтып күренмәде: кемнедер кызылармиячеләр атып үтерде, кайберсе үзе хәбәрсез югалды…

– Язга чаклы көтмә, – дип дәвам итте сүзен Мортаза. – Әнине кара.

Зөләйха иренең көчле калак сөякләре арасына ныклап тарттырып куелган кытыршы, тишекле-тишекле, иләнгән сарык тиресенә карап торды.

– Атны үзем белән алам. – Мортаза авызын чапылдатып алды, һәм сүз тыңлаучан Сандугач адымын тизләтте. – Колынны суеп ашасагыз да була.

Бәләкәй колын әнисе артыннан элдерә. Аякларын әле алга, әле артка чөеп уйнап бара.

– Ул чыдамас, – диде Зөләйха, Мортаза аркасына текәлеп, – әниең моны күтәрә алмас, дим.

Арка төнтекләнеп дәшми. Сандугач тояклары тавышы, кардан атлаганга, әллә ни каты ишетелми. Кайдадыр урман эчендә, мыскыллаган кебек, саесканнар такылдый. Мортаза йөнтәс бүреген салды да елтырап торган кабарынкы башын сөртеп алды – алсу шома тиресеннән күренер-күренмәс бу күтәрелә.

Сөйләшү тәмам. Зөләйха борылып утырды. Үз гомерендә өендә бер мәртәбә дә берүзе калганы юк иде. Нәрсә эшләргә һәм нәрсәне эшләмәскә кирәген кем әйтә инде болай булгач. Дөрес йә яхшы итеп эшне башкармаганы өчен кем ачуланыр? Кызылармиячеләрдән кем саклар? Ахыр килеп, кем ашатыр? Нәрсә, Убырлы ялгышты микәнни? Ул да өендә үзенең яраткан улы белән түгел, күралмаган, яратмаган килене белән кала бит. И Аллам, бу нәрсә инде?..

Җыр тавышы, кинәт искән җил кебек, аларны шундук куып тотты. Әле генә колакта чана табаннарының ыңгырашулы шыгырдавы гына яңгырый иде, менә хәзер – ныклы ирләр тавышы. Матур, тирән, кайдадыр еракта, урман эчендә. Сүзләре русча, көе таныш түгел. Зөләйханың тыңлыйсы килә, әмма Мортаза нигәдер кабалана башлады, Сандугачны тизләтте.

 
Никто не даст нам избавленья:
ни Бог, ни царь и ни герой.
Добьёмся мы освобожденья
своею собственной рукой.
 

Зөләйха инде рус телен дә шактый белә. Ул җыр сүзләренең матур икәнен аңлый – азатлык һәм котылу турында.

– Көрәкләрне яшер, – диде Мортаза теш арасыннан гына.

Зөләйха, ашыга-ашыга, көрәкләрне капчыкларга төрде, өстән итәге белән каплады.

Сандугач адымын ешайтса да, ул кадәр үк тиз чапмый, колынының теләсә ничек элдерүенә җайлый. Ә җыр тавышы якыная, куып тота:

 
Чтоб свергнуть гнёт рукой умелой,
отвоевать своё добро,
Вздувайте горн и куйте смело,
пока железо горячо.
 

Бу җыр – эш кешесенеке, дип уйлады Зөләйха, йә тимерченеке, йә корыч эретүченеке. Хәзер аңлашыла: бу кеше урман юлыннан алар эзеннән бара һәм тиздән агачлар артыннан килеп тә чыгар. Ничә яшьтә икән? Яшьтер, мөгаен, тавышында – гаярь көч һәм зур өметләр.

 
Это есть наш последний
и решительный бой.
С Интернационалом
воспрянет род людской.
 

Ерактарак, агачлар арасында, карачкыл шәүләләр тиз-тиз селкенгәли башлады. Юлда зур булмаган атлы отряд күренде. Алдан килүче ирнең гәүдәсе төз, ат өстендә җиңел генә, туп-туры утырып бара; ерактан ук аның тимерче дә, эретеп ябыштыручы да түгеллеге сизелеп тора – хәрби ул. Якынрак килгәч, соры шинелендә – киң, сары билгеләр, ә башына коңгырт йолдызлы, очлы башлы постау шлем кигәнлеге күренде. Кызылармияче. Җырны ул җырлый булып чыкты:

 
Лишь мы, работники всемирной
Великой армии труда,
Владеть землёй имеем право,
А паразиты – никогда.
 

Аллаһы Тәгалә Зөләйхага менә дигән күз күреме бүләк иткән. Якты кояш нурларында ул кызылармияченең ирләргә хас булмаган шома битен күзәтә (ни мыегы, ни сакалы юк, кыскасы, кызлар кебек). Шлемның маңгай капламасы астыннан күзләре – кара булып, ә тигез ак тешләре шикәрдән ясалган кебек күренә.

 
И если гром великий грянет
Над сворой псов и палачей,
Для нас всё так же солнце станет
Сиять огнём своих лучей.
 

Кызылармияче инде бөтенләй янәшәдә. Кояштан күзләре кысылган, күз кырыйларындагы җыерчыклар «будёновка» дип аталган әлеге шлемның сукнодан тегелгән озын колакчыннары астына кереп югалган. Егет Зөләйхага елмая, оятсыз. Зөләйха, ир хатынына зарур булганча, карашын түбән төшерде, ияген шәленә тирәнгәрәк яшерде.

– Әй хуҗа, Юлбаш еракмы әле? – Егет, буйсынмас күзләрен Зөләйхадан алмыйча, чана янәшәсенә килеп басты. Зөләйха аның атының тозлы кайнар исен сизде.

Мортаза, борылып та карамыйча, һаман Сандугачны куа.

– Чукракландың мәллә? – Җайдак үкчәләре белән җиңел генә атының янтыгына төртеп алды да бер-ике сикерүдә чананы куып җитте.

Мортаза Сандугачка тезгеннәре белән кинәт кенә суккалап алды, ә тегесе шундук алга ыргылды һәм түше бе– лән әлеге хәрбинең җитез атына килеп бәрелде. Бу хәлдән җайдак аты әллә нишләп китте – кешнәп җибәрде һәм артка чигенде, арткы аяклары белән юл читендәге көрткә кереп батты, таптанып, өелгән карны изде.

– Әллә сукырайдыңмы? – дип кычкырып җибәрде кызылармияче, ачуына чыдый алмыйча.

– Курыкты мужик, әнисе итәге астына ашыга. – Атлы отряд та чананы куып җитте. Кара чәчле, ялтырап торган алтын тешле, өске ирене бераз сәеррәк күтәрелгән ир чананы күзләре белән җентекләп карап чыкты. – Куркак контингент!

Болар ничәү соң? Ике кул бармаклары хәтле, артык түгел. Ирләр нык, сәламәт. Кемнең өстендә шинель, ә кемдер гади толып киеп, билен җирән төстәге каеш белән буган. Һәрберсенең аркасында винтовка. Штыклары кояш нурларында әледән-әле ялтырап китә, хәтта күзләр камаша.

Берсе хатын-кыз икән бит. Иреннәре – нарат җиләге, ә бите алма кебек. Иярдә, башын югары чөеп, төз утыра, күкрәкләрен алга төрткән, күреп соклансыннар, янәсе. Мондый күкрәкләр өч иргә җитәр иде, хәтта толып астыннан сизелеп тора. Кыскасы, чиртсәң, каны чыгарлык.

Кызылармияче аты, ниһаять, кар басылып тигезләнгән каты юлга чыкты. Җайдак Сандугачны йөгәненнән эләктереп алды. Чана туктап калды. Мортаза дилбегәне ычкындырды. Атлыларга карамый, үзенең усал карашын яшерә.

– Ну? – Усал итеп сорап куйды кызылармияче.

– Алар бит монда русча белмиләр, иптәш Игнатов, – диде ярты битенә озын җәрәхәт эзе сызылган олы яшьтәге хәрби.

Җәрәхәт эзе ак, сузылган бау кебек тигез. Мөгаен, кылычтандыр дип уйлап куйды Зөләйха.

– Ни белмес, значит… – Кызылармияче Игнатов игътибар белән атны, аның корсагы астында яшеренеп торган колынны һәм Мортазаның үзен җентекләп карап чыкты.

Тегесе дәшми. Бүреге маңгаен каплаган, күзләре күренми. Агарып киткән борын тишекләреннән, мыекларын бәсләтеп, кайнар сулыш бөркелә.

– Нәрсәдер син, туганым, бик борчулы күренәсең, – диде Игнатов, уйчанланып.

– Аны хатыны тиргәгән! – Кара чәчлесе алтын тешен ялтыратып әйтеп куйды, Зөләйхага әүвәл – бер, аннары икенче күзен кыскалап. Күзенең агы солы измәсе кебек тонык, ә бәбәкләре кечкенә, – отрядта аны шуңа үртиләр. – Татар хатыннары әй усал да инде. Алардан мәрхәмәт көтмә! Шулай бит, Яшелкүз?

«Яшелкүз» дип аны әтисе балачакта атап йөртә иде. Күптән инде ул. Зөләйха күзләренең нинди төстә икәнен онытып та өлгерде инде.

Отрядта кычкырып көлеп җибәрделәр. Дистәләгән явыз һәм мәрхәмәтсез күзләр аны игътибар белән күзәтә. Ул җылынып киткән яңакларын шәл очы белән тиз генә каплап куйды.

– Усал, кырыс, әмма әллә ни матур түгелләр. – Йөзен читкә борып, теләр-теләмәс кенә әйтеп салды зур күкрәкле теге хатын.

– Сиңа җитми инде алар! – дип, мыскыллы елмайдылар кызылармиячеләр.

Зөләйха үзенең артында басып торган иренең гыжылдап, кыенлык белән сулавын ишетеп тора.

– Отставить! – Игнатов Мортазаны каныгып күзәтүен дәвам итте. – Иртә таңнан кая бардың инде, хуҗа? Җитмәсә, хатының белән. Утын кисмәгәнсең, күреп торам. Урманда ни югалттың? Күзләреңне ник яшерәсең? Бөтен сүземне аңлаганыңны күреп торам бит.

Тынлыкны бозып, атлар каты итеп пошкырып тора, тояклары белән тыпырчына. Зөләйха күрмәсә дә сизә: Мортаза маңгаендагы җыерчык тагын да тирәнәя бара, баш сөягенә китереп чәнчи, ә иягендәге чокыр кармакка эләккән балык өстендәге калкавыч кебек салмак кына дерелди.

– Алар кар астыннан гөмбә казып җыйганнар, – диде кара чәчле кара-чутыр, штыгы белән Зөләйханың итәген күтәреп. Капчыклар астыннан көрәк очлары күренеп тора. – Тик күп итеп җыя гына алмаганнар! – Капчыкларның берсен, штык очына элеп алып, һавада селкеп җибәрде.

Отрядта әүвәл кеткелдәп торган булсалар, инде кычкырып көлә башладылар. Капчыктан берничә алтын-сары эре орлык Зөләйха итәгенә килеп төште – көлү, пычак белән кискән кебек, шундук өзелде.

Зөләйха, итәгендәге орлыкларга карый-карый, бияләен салды да аларны ашыга-ашыга учына җыя башлады. Атлылар чананы уратып алды. Мортаза, сиздермичә генә, билбавына кыстырган балтасына орынды.

Игнатов үз янына килеп баскан хәрбигә дилбегәсен ташлады да җиргә сикереп төште. Зөләйхага якын килеп, ике кулы белән аның йодрыгын эләктереп алды һәм көч белән каерып ачты. Якыннан караганда, аның күзләре бөтенләй кара түгел, елга суы кебек аксыл-соры икән. Матур күзләр. Ә бармаклары коры, көтелмәгән кайнар хәтта. Өстәвенә бик көчле. Зөләйханың йодрыгы шундук ачылып китте. Учында – озынча, шома, кояшта бал төсенә кереп ялтырап торган орлыклар. Яхшы сортлы бодай орлыклары.

– Гөмбә, димәк… – Әкрен генә әйтеп куйды Игнатов. – Бәлки, син, кулак бете, урманда башка нәрсә казып яткансыңдыр?

Селкенмичә дә утырган Мортаза бу сүзләрдән соң кинәт кенә, кискен борылып, Игнатовның күзләренә нәфрәтләнеп карады. Кысылган тыны бугазында хырылдый, ияге нык дерелди. Игнатов, билендәге кобурасын ачып, аннан озын куркыныч көпшәле револьверын алды да Мортазага төзәп чакмасын корды.

– Бирмим! – дип хырылдады Мортаза. – Бу юлы берни дә бирмәячәкмен! – Ул балтасын селтәп җибәрде.

Винтовкалар бердәм шалтырап куйды. Игнатов чакмага басты, ату тавышы, яңгырап, бөтен урманга таралды. Сандугач куркуыннан сикереп кешнәп җибәрде. Чыршылардан саесканнар коелып төште, бераздан, аңнарына килеп, әче итеп чыркылдый-чыркылдый, чытырманлыкка очып киттеләр. Мортазаның гәүдәсе, аякларын атка каратып, чанага йөзтүбән килеп төште. Чана аның тәне тартышуыннан калтырады.

Зөләйхага да дистәләгән винтовка төзәделәр: штыкларның ялтырап торган пәкеләре астында көпшә авызлары курку салып караеп тора. Револьвердан зәңгәр төтен күтәрелде. Борыннарга дары исе әчетеп керде.

Игнатов чанада җәелеп яткан хәрәкәтсез гәүдәгә шаккатып карап тора. Өске иренен револьвер белән сөртеп алды, коралын кабына тыгып куйды. Хуҗа кулыннан ычкынып төшкән балтаны алды да, селтәнеп торып, чана артына чабып утыртты. Мортаза башы белән балта арасы бармак озынлыгында гына калды. Аннары атына менеп атланды да, кисәк куалап һәм борылып та карамыйча, бар көченә юл буйлап алга чапты. Ат дагалары астыннан кар тузаны чәчрәп калды.

– Иптәш Игнатов! – дип кычкырды аңа бите җәрәхәтле сугышчы. – Хатынны нишләтик?

Игнатов кулын гына селтәде: калдыр!

– Менә сиңа, Яшелкүз, гөмбәләр. – Китәр алдыннан киң иренен бүлтәйтеп әйтте Кара-чутыр.

Атлылар командирлары артыннан ашыкты. Дулкыннар утрауны уратып тирбәлгән кебек, отряд чананы әйләнеп үтте. Бөдрә йон якалы толыплар, йөнтәс бүрекләр, соры шинель, кызыл лампаслар янәшәдән сызылып үтеп, очлы башлы будёновка кигән җайдак артыннан чаптырып китеп барды. Тиздән тояк тавышлары тынды. Зөләйха урман тынлыгында берүзе калды.

Ул, туңган кулларын ябык тезләренә куеп һәм учындагы бодай бөртекләрен кысып, хәрәкәтсез утыра. Алдында – Мортазаның хәрәкәтсез мәһабәт гәүдәсе. Кул-аякларын иркенләп җәеп салган, сакалын тырпайтып, башын янга борган. Әйтерсең лә, бөтен урынны биләп алып, сәкедә, гадәттәгечә, йоклап ята. Хәтта кечкенә Зөләйхага да янында урын юк.

Шаулап искән җил агач башларын биетә. Урманда, кайдадыр, төз наратлар шыгыр-шыгыр килә. Бер-ике сәгатьтән ашыйсы килгән колын, әнисе имчәкләрен табып, сөтен суыра башлады. Сандугач, тынычланып һәм ләззәтләнеп, башын түбән иде.

Кояш бераз гына күк йөзен яктыртып торды да аннары көнчыгыштан йөзеп килгән шактый зур кар болытлары артына чумды. Эңгер-меңгер җитте. Күктән кар коела башлады.

Хуҗасының инде гадәткә кергән кычкырып куалавын һәм дилбегә белән шәпләп сугып алуын көтеп җиткерә алмыйча, Сандугач куркып кына бер адым алга атлады. Аннан соң – икенчесе, өченчесе… Чана, каты итеп шыгырдап, урыныннан кузгалды. Ат юл буйлап Юлбашка юыртып китте. Янәшәсеннән, инде тамагы туклыктан уйнаклап, колын элдерә. Хуҗа урыны буш.

Чананың алгы өлешендә дилбегә ята. Чанада инде ачык итеп күрмәскә әйләнгән карашын артта калган урманга төбәп, атка аркасы белән Зөләйха утыра.

Көне буе чана торган карлы юл өстендә түгәрәк икмәк зурлыгындагы куе кызыл тапны тиз арада явып торган кар катламы каплады.

* * *

Соңыннан, күпме генә тырышса да, Зөләйха өенә ничек кайтып җиткәнен исенә төшерә алмады. Тугарылмаган атны ничек ишегалдында калдырганын, Мортазаны култык астыннан тотып, өйгә сөйрәп кергәнен дә ачык хәтерләми. Иренең гаять зур, хәрәкәтсез гәүдәсенең авырлыгын да, аның табаннарының болдыр баскычларын ничек каты итеп шакылдатуын да тоймады.

Зөләйха аңа мендәрләрен күпертеп салды (ул яратканча, күтәртеп тә куйды), чишендерде, сәкегә яткырды. Үзе дә янына ятты. Алар бик озак, төне буе бергәләп яттылар. Иртән Мортаза мичне тутырып киткән утыннар көлгә әйләнеп беткән, суынып килгән өйнең бүрәнәләре суыкта бөтен өйне яңгыратып шарт-шорт килә. Кичә чәлпәрәмә килгән тәрәзә пыяласындагы тишектән, Зөләйха томалап куйган мендәр төшеп китеп, зәһәр җил чәнчеп кадала торган кар бөртеге белән алмаш-тилмәш ургылып керә. Ә Зөләйха белән Мортаза иңне иңгә куеп ята бирделәр һәм зур итеп ачылган күзләрен түшәмгә төбәделәр. Әүвәл түшәм караңгыланып торды, аннары айның куе ак нурлары кереп кунганга ачылып китте, аннан соң кабат үз халәтенә кайтты. Мортаза беренче мәртәбә Зөләйханы хатын-кызлар ягына кумады. Бу гаҗәеп хәл иде. Һәм чиксез гаҗәпләнү хисе Зөләйханың бу төндә истә калырлык бердәнбер күңел күтәренкелеге булды.

Күк чите, суык таңны сизенеп, хәвефле алланып киткәндә, капкага шакыдылар. Каты итеп, ачу белән, нык зәһәрләнеп. Болай итеп бары тик өенә кайткан һәм кинәт өен эчтән кемдер бикләп куйган хәлгә тап булган хуҗа гына кага ала.

Зөләйхага бу тавыш кайдандыр ерактан, әйтерсең лә мамык мендәр аша килгән, ни икәнен аерып булмаслык тавыш кебек ишетелде. Тик күзләрне түшәмнән аерып булмый – хәле юк. Мортаза торсын да ачсын. Төнлә ишек ачу хатын-кыз эше түгел.

Капка келәсе шалтырап куйды – чакырылмаган кунакларны ишегалдына кертте. Ишегалды тавышлар һәм атлар кешнәве белән тулды. Озын буйлы берничә шәүлә әле яктырып өлгермәгән ишегалдында үтә-сүтә йөри. Өйалды ишеге дә, өй ишеге дә ачылып ябылды.

– Ай-яй суык! Монда бар да үлеп беткән мәллә?

– Мичкә ягып җибәр! Шайтан алгыры, катып үләчәкбез бит.

Туң идәннәр буйлап басып килгән каты итекләр тавышы ишетелде. Идән такталары күңел кайтаргыч итеп шыгырдый. Мич капкачы шылтырады. Шырпы кабыздылар, һәм өйгә әче күкерт исе таралды. Мичтә шул ялкыннан кабынып киткән утыннар чытыр-чытыр яна башлады.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 | Следующая
  • 3.4 Оценок: 5

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации