Текст книги "Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 13 (всего у книги 35 страниц)
– Безнең дедның могиласын кем күрсәтә? Расходын түлим, – дип, кып-кызыл унлык чыгарган, ди.
Бер малай тапканнар.
Теге матур апа берүзе зиратка кергән һәм Сәмигулла кабере янында, үләнгә газета җәеп, озак-озак утырган. Имеш, ул Энҗенең кызы, студентка икән.
Аннан авылга кермичә үк китеп тә барган.
…Төнлә, без йоклый алмыйча әйләнгәләп ятканда, авылның борынгы ата-бабасы тавышыдай, зәгыйфь, хәлсез бер моң ишетелде. Кемдер иске тальян тартып азаплана, нидер әйтмәкче, җырламакчы була, ләкин ни үзенең, ни гармунының моңа хәле җитми. Шулай да бу хәлсез тавыштан мин кайбер авазларны тотып алам, ишетмәгән өлешен үземчә тутырам.
Җырлыйк әле, җырлыйк әле,
Без авылдан бит әле.
Җырлау түгел, еларсың да,
Авылыңнан кит әле…
Бер әйләндем, биш тулгадым
Батыр Курса чатларын…
Хәмдүневләрдә бүген туй мәҗлесе булган икән, туйга килүчеләрдән берсе, кода, Курсадан икән, шул җырлый икән. Дөресрәге, җырларга тырышып карый икән.
Төнгә чык төшкән, иренеп кенә көзге як чикерткәләре чурлый, көз килә, көз килә, җиргә моңсулык иңә, шул моңсулыкны кемдер йөрәк ярасын ачып канга сеңдерә. Теге тальянның иске моңында авыл, аның тарихы ыңгыраша, авыл үзенең үткәне, бүгенгесе белән хушлаша, елый-елый аерылыша иде.
VIII
Сентябрьнең ундүрте көнен картлар элегрәк «Симән көне» дип йөртәләр иде. «Симән көне» – христиан динендә «Җәйне озатучы Симеон көне». Элек беренче сентябрьдә булган, хәзер яңа календарь буенча – ундүртендә. Урак беткән, авылда аулак өйләр башлана – бәрәңге әле алынмаган.
Хәзер бәрәңгене беренче сентябрьдән ала башлыйлар. Бу – хата. Шуңа күрә бәрәңге складларда чери, бозыла. Чөнки ул сентябрь балчыгы астында ятып тәненә куәт җыя алмый. Ә сентябрьдә бәрәңге ныгый гына.
Сентябрь башы, гадәттә, кояшлы була, ләкин инде каяндыр салкынча җил исеп куя, кешеләрне кисәтә: көз килә, әзер булыгыз, ди. Никадәр генә җылы булмасын, ашын ашаган, яшен яшәгән картлар сентябрь башында өсләренә сырма киеп куялар, ара-тирә авылның төньягына караш салалар: салкын, кисәтүчән һава дулкыны шул яктан килә. Кояш әле җылыта җылытуын, әмма теге җил гел бәргәләп тора: мин – төньяктан! Мин – төньяктан! – ди.
Моны карт-коры бик нык сизә.
Моны авыл мәктәбенең география укытучысы да сизә. Сизә генә түгел, ул аны фәнни яктан аңлый: Төньяк котып белән безнең Татарстан иле арасында таулар юк. Инде дә килеп котыптан бер дулкын көньякка таба уздымы, ул безгә туп-туры килә. Кояш аны, ул дулкынны, юл барышында күпме генә җылытмасын, теге шималь һавасы барыбер безнең авылга килеп керә. Шималь (төньяк) белән безнең авыл арасында котыпның салкын һавасын тоткарлап калырлык бер генә дә тау кисәге юк.
Ләкин, ләкин… Сентябрь урталарының җылы, гөмбә исле бер кичендә ятасың да, буыннар талганына рәхәтләнеп, чыршы-нарат бүрәнәле йортта йокыга таласың. Көз инде ул – кисмәктәге тозлы кыярлар исе килеп торган, хикмәтле, кадерле, тозлы гөмбә тәпәннәре бүртенеп утырган, йорт почмагындагы миләшнең авыр тәлгәшләрдән горурланып-сыкранып, балан агачының менә мине күрегез дигән сыман, аристократ, морза кебек ялан-елтырап, зонтик кебек җимешләре белән горурланып утырган көннәре ул…
Шул җылы көннәрнең, инде «салкын кергән» төннәрнең берсе узганда, иртән торып ишегалдына чыксаң… чыксаң… Йа Хода! Кичәге ямь-яшел бәрәңге сабагы егылган да калган.
Дөньяда – икенче закон, дөньяда – икенче тәртип. Бәрәңге сабагы исе. Моны аңлый белергә кирәк, моны сизә белергә кирәк. Бәрәңге сабагы әле кичә генә ямь-яшел диңгез иде, ләкин сентябрьнең котыптан алган бер көче бар, шул көч сентябрь төненә корал биргән, куәтле ул корал халык күңелен яктыртып, нурландырып утырган теге яшел диңгезне – бәрәңге сабагын – еккан да салган. Әле кичә генә өскә таба ашып утырган яшькелт бәрәңге сабагы дулкыны карачкылланып, саргаеп егылган да калган.
– Сау булыгыз, туганнар, без инде китеп барабыз. Без тырышмадык түгел, тырыштык, ләкин бит яшәүнең дә чиге бар. Без әле төнге кыраудан егылдык. Бу әле һич тә тормыш туктады дигән сүз түгел. Безнең тамырларда – таза, тук бәрәңгеләр. Алар сезгә яшәү өчен куәт бирер. Яз җиткәндә, сез ул бәрәңгеләрнең «борынын алырсыз» – утыртырга хәзерләрсез. Алар – безнең дәвамчылар. Без шулай җәйдән җәйгә, көздән көзгә яшибез. Хәер, сез дә шулай бит. Кешеләр дә үзләре үлгәндә, балаларын, оныкларын калдырып, тынычлап үләләр бит. Без менә бу атна буе сезнең белән саубуллашабыз. Бәхил булыгыз, безгә рәнҗемәгез. Без саубуллашабыз…
Саубуллашабыз… Авыл халкы бик яхшы аңлый аны. Сентябрьнең алтын кояшлы бу көннәрендә дөньяны бәрәңге сабагы исе баса.
Инде! Шул ис дөньяга таралган көннәрдәме? Ул көннәр гел кояшлы була, басу-кыр өсләре гел зәңгәр рәшәдә тирбәлә, һавада, баш очында пәрәвез җепләре оча. Авыл тынып калган, анда, урамда, чыр-чу да, тальян тавышы да ишетелми. Дөньяда бер генә нәрсә бар: ул – бәрәңге сабагы исе. Ул ис башны әйләндерә, йөрәккә кан куа, ул иснең ни икәнен белмәгән халыклар сиңа иң бәхетсез кешеләр булып тоела, ул ис исертә, берәүләрне шагыйрь, философ, дәрвиш итә, икенчеләрне – министр, генераль директор, баш режиссёр, ректор, үз дәрәҗәсен үзе белеп яшәүче лауреат итә…
Бәрәңге сабагы исе… Син урман буеннан барганда, кинәт кенә үз авылыңа таба елышып яткан бәрәңге басуына килеп чыгасың…
Менә син, җәяүләп, көзге кояш астында бәрәңге басулары уртасыннан авылыңа кайтасың. Тып-тын. Сез беләсезме сентябрь кояшының язгы, җәйге кояшлардан ни белән аерылганын? Белмисезме? Сентябрь кояшы башка барлык кояшларга караганда да юньлерәк, юмартрак, әхлаклырак ул. Яз кояшы – кыланчык, җәй кояшы – рәхимсез. Сентябрь кояшы – әдәпле, мөлаем була. Шифаханәдән беренче бәби алып чыккан яшь ана кебек ул: менә мин инде яшь җилбәзәк кыз түгел, ләкин мин әле яшь, минем әле кешеләргә, җиргә яхшылык эшлисем бар, игелек күрсәтәсем бар, ди ул.
Менә дәрья булып җәелгән бәрәңге басуына алтын-саргылт төс кергән. Иртә.
…Мин Казаннан Ташлытау станциясенә кайтып төштем дә, караңгы төндә юлга чыгарга куркып, вокзал идәненә тәгәрәп йокладым. Ул заманнарда вокзал идәненә тәгәрәп йоклау мөмкинлеге, бүгенге көндә башкалага килеп төшеп, үзәк кунакханәдән өч бүлмәле «люкс» алу дәрәҗәсеннән зуррак иде. Мин шул бәхеткә рәхәтләнеп йокладым. Дөресе – йоклаганмын. Яшь йокы – татар телендә мондый термин юк, ләкин ул булырга тиеш. Яшь йокы була, карт йокы була. Тагын әле бик карт кешеләр йокысы була. Яшь йокылы кешеләр, гадәттә, йокы турында сүз алып бармыйлар. Карт кешеләр бу темага бик тәмләп гәп коралар: кем нинди порошок эчкән, кем йоклар алдыннан ничә минут һавада йөргән, аннан соң ничек шәп итеп йоклаган… Бик карт кешеләр исә (сиксәнне узгач) бу темага бөтенләй кермиләр, алар, режим саклап, сабый баладай шәп итеп, үз вакытында йоклыйлар. Әйе, яшь йокыдан уяндым. Идән бераз бушаган иде, рәхәтләнеп киерелеп алдым. Кәеф гадәттән тыш шәп, миңа уналты яшь тулды, әле кичә беренче мәртәбә Казан күрдем, менә хәзер эһ тә итмичә егерме чакрымны көзге кояш астында атлап авылга кайтам, иртәгә ял көне, шәт, бакчада бәрәңге казый башларбыз. Баш астына салынган киндер капчыкның төнлә үткен пәке белән ярылган булуы да, аннан сыңар күн чүәкнең урланган булуы да (шәһәрдә чабата белән йөрмәс өчен алган идем), ни өчендер сыңары гына урланган булуы да мине кызыксындырмады, борчымады.
Кесмәс буеннан югары басуга күтәрелдем дә авылга таба юл тоттым. Мин вокзал идәнендә төн кичергәндә, бәрәңге басуларына кырау төшкән икән. Җете җылы кояш астында алтын сыман басулар тынып калган, дөньяны куе, тыгыз ис – кырау тигән бәрәңге сабагы исе баскан. Күк йөзе чип-чиста, зәңгәр, күк гөмбәзе бик биек, анда-санда тилгәннәр күренә, тилгәннәр алтын сыман (дөресрәге, крыжовник вареньесы төсле) бәрәңге басуларыннан күтәрелгән тыгыз һава дулкынында җай белән генә тибрәләләр. Бәрәңге сабагы исе бөтен дөньяны баскан – бу инде, бер дә шиксез, көз башы дигән сүз иде. Нәкъ менә шул иртәдә, хәтерлим, сентябрьнең уртасы иде, кешеләр бәрәңге казырга чыкканнар, басуларда инде ут та ягып җибәргәннәр. Кызгылт-чия, кызгылт-сары бәрәңге басуы өстеннән затлы хатын-кыз муеныннан язгы җилгә таралган ефәк өрфия шарфик кебек сыек төтен үрмәли, бәрәңге сабакларыннан аерыласы килмәгәндәй, буразналар өстенә ятып шуыша. Кояш нуры, җир өстенә сыя алмагандай тыгызланып, бәрәңге басуларын җиргә кыскан, ул басулардан аның саен теге хикмәтле ис куерак булып, катлам-катлам булып күтәрелә. Мин әле Галимҗан Ибраһимовның «Диңгездә» хикәясе барлыгын белмим, ләкин күңелдә шундыйрак бер фикер, җөмлә уйный, җырлый: «Яшисе, мең, миллион ел яшисе килә. Ләкин моңарчы булган кызганыч тән яшәве белән түгел, башка бер яшәү белән, матур, изге, бөек яшәү белән яшисе килә».
Шул көнне мин, кырау шиңдергән иксез-чиксез бәрәңге басуларыннан таралган затлы искә исереп, бу бәхеткә ирешә алмаган шәһәр малайларын, зур-зур яхшы фатирларда яшәп, йомшак диваннарда тәгәрәп үскән кешеләрне кызгандым. Алар бу бәхеттән мәхрүм бит! Нигә язмыш аларны бу бәхеттән мәхрүм иткән? Аларның ни гаебе бар? Шул вакытта мин тормыш юлында очраган юньсез кешеләрне (алар инде миңа очраштыргалаган иде) уйлап алдым. Алар ни өчен юньсез? Кайсы – хөсетле, кайсы – карак, кайсы – затсыз, тәртипсез. Иң күп очраганнары – хөсетлеләр булды. «Әл-хөсет – мәхрүм» ди гарәп мәкале. Ягъни кешедән көнләшеп яшәүче кеше – бәхетсез. Бу кешеләр, мөгаен, үз гомерләрендә бер тапкыр, беренче кырау белән крыжовник вареньесына әйләнгән бәрәңге сабагы исен кояшлы иртәдә иснәмәгәннәр. Болар әбиләр чуагы көннәрендә зәңгәр күктән очкан ап-ак тоҗым җепләрен күрмәгәннәрдер.
Бу иртәгә кырык елдан артык вакыт узды инде, теге ис әле дә хәтердә. Әйе, хәтердә. Бөтен сизү органнарының хәтерендә, һәм шул иртәдә яшь миемдә туган теге фикер дә һаман исән әле. Берәр кешенең юньсезлеген күрәм дә уйлап куям: юк, агайне, син шундый бер иртәне күрми калгансың. Дөрес, студент елларында син бәрәңге казырга колхозга кайткалагансың, әмма бит син ямь-яшел басуда кырауга кадәр эшләгәнсең. Сез бит бәрәңге басуында учак якмагансыз, әле генә җирдән чыккан бәрәңгене көлдә пешереп ашамагансыз. Сез беренче кыраудан соңгы алтын сыман басу өстендә буразналарга ятып шуышып йөргән зәңгәр төтен кисеясен күрмәгәнсез. Сезнең күңелегездә, тәнегездә яхшылык өчен ачылырга тиеш булып та ачылмый калган күзәнәкләр кибеп калган. Югыйсә…
Менә син, агайне, шундый булыр идеңмени? Менә син укыгансың, гыйльми дәрәҗәләр алгансың, ләкин бит үзеңнән соң гыйлем – фән дөньясына беркем дә килмәсен дип дер селкенеп астан көрәшеп яшисең. Менә син, туганкай, зур урындыкка утыргансың, ләкин бит үз тирәңә ярдәмчеләр итеп гел йомшакларны, булдыксызларны җыясың. Сәләтле кешегә юл бирмисең, үз дәрәҗәңне шул юл белән күтәрергә уйлыйсың. Менә син, яшьтәш, язучы булып киткәнсең, исемнәр, лауреатлыклар алгансың. Ләкин бит икенче бер язучыга шуларны бирдертмәс өчен һәр Хода бирмеш елның өч-дүрт аен көрәшкә сарыф итәсең. Гомер бит исәпле! Әй син, иптәш профессор! Син бит, моны эшләсәм, болай дип әйтсәм, дәрәҗәм төшмәсме икән, дип, һәр секундта үзеңне контроль астында тотып газаплы гомер кичерәсең. Син бит печәнлектән урланган йомырканы бәрәңге бакчасы башында чукып ятучы карга кебек: чукыйсың да як-ягыңа карап аласың. Халык әйткәнчә: карганың бер күзе укта, икенче күзе … Әй син, иптәш директор…
Хәер, җитәр. Дөньяны болар алып бармый. Дөньяны, җәмгыятьне юньле эчле кешеләр алып бара. Шулай да минем тирәдә тегеләре – юньсезләре – гел очраштыргалап тора. Шуларга карыйм да гел уналты яшемдәге саф һавалы, тилгәнле, бәрәңге басуындагы затлы исле, шлейф-төтенле, кояшлы иртәне искә алам, сагынам.
«Или, Или, лама савахфани?»
Язмыш… Нигә генә инде син безне әнә шундый иртәләрдән аердың?
IX
Кил, өйрән, и туган, бер башка телне,
Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер.
Катыштырма вәләкин телгә телне,
Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер.
* * *
Урысча күп сүзең, азы татарча,
Белалмыйм, кем син – урысмы, татармы?
Ничектер белмәдек исме шәрифең:
Хәсәнме, юкса Иванмы, Макармы?
Дәрдемәнд
Фәләхетдин белән без бергә үстек. Ул миннән күп булса ике яшькә яшьрәктер. Авыр тормыш кичердек, ачлыкны, киемсезлекне кайсыбыз күбрәк күргәндер, хәзер инде әйтүе кыен. Тик минем аннан бер өстенлегем бар иде – мин бала вакытта ук бик күп китап укыдым. Матур әдәбият миңа ярлылыкны, гаделсезлекне кичерергә ярдәм итә иде, мин киләчәккә гел якты өметләр белән яшәдем. Тарих мине алдамады: 1956 елда партиянең мәшһүр ХХ съезды булып, тормышка яңа сулыш өрде, аннан, мин инде байтак олайгач, ХХVII съезд һәм апрель пленумнары кебек тарихи җыелышлар булды.
Мин әле һаман яшим.
Тик Фәләхетдиннең генә гомере киселгән икән. Ул шактый надан иде, ихтимал, үз гомерендә ул бер генә дә әдәби әсәр укымагандыр, тормыш авырлыгын сәбәп итеп ул дүртенче класстан ары мәктәпкә йөрмәде дә кебек, һәрхәлдә, башлангыч мәктәпле безнең авылдан җидееллык мәктәпле күрше авылга күчү процессында байтак кеше «юлда югалып» кала иде.
Фәләхетдин әтисе белән йә хуҗалык көтүен көтте, йә җәй буе колхоз басуын мал-туардан, каз-үрдәктән саклады. Инде дә борчак кузакланган чорда… Көннәрдән бер көнне авылда хәбәр тарала: Хөлләбетдин абзый үзенең малае Фәләхетдин белән борчак басуына шалаш корганнар икән. Димәк, колхоз идарәсе аларга борчак саклауны йөкләгән. «Шалаш» сүзен безнең авылда үзебезчә әйтәләр: чалаш. Мин уйлыйм ки, безнең авылныкы дөресрәктер: агачларны туры итеп түгел, чалыш итеп утырткач ясала ул.
Безнең авыл басуы шул көннәрдә шигъри, өметле бер нурга чума иде. Яшел борчак басуы зәңгәр күккә кояш нурлары аша тоташа да басу өстендә баш әйләндергеч яшькелт-зәңгәр һава катламы ясый. Шундый көннәрдә борчак басуы җирдән һәм кояштан куәт алып туена, калыная, киерелә. Менә көннәрдән бер көнне Хөлләбетдин абзыйның шалашы янында сыек кына төтен күренә, ул төтен, җир өстендәге яшькелт нурдан оялган сыман, нәзек ефәк шарф булып, кәкрәя-бөкрәя өскә күтәрелә – без белеп торабыз инде – Фәләхетдин йомшак борчак җыйган да, әтисе шуның боткасын пешерә, димәк, аларның бүген тамагы туя. Бәс, шулай икән, димәк, безнең тамак та, шәт, иншалла, туя башлар, бүген төнгә борчак басуына кайсы тыкрыктан, кайсы межадан шуышып сәяхәт ясарга икәнлеге турында көндездән үк планнар корыла, киңәш-табыш ителә. Инде моңа күп еллар узды, яшьтәшләрем миңа бер серне ачкан өчен үпкәләмәсләр дип уйлыйм. Мин үзем төнлә борчак ашарга барганда һәрвакыт дошман тылына (ягъни борчак басуына) алдавыч һөҗүм оештыру планын яклый идем. Ягъни бер-ике малай борчак басуына авыл ягыннан килеп керәләр дә кычкырып сөйләшә-сөйләшә ашый башлыйлар. Акрын гына йөри торган Хөлләбетдин абзый белән юаш Фәләхетдин шул флангка китеп, шул тирәне саклыйлар. Әмма отрядның төп өлеше шул вакытта бөтенләй икенче яктан – урман буеннан, тылдан кереп, позициягә урнаша һәм иркенләп кузак яра, ашап туйгач, күлмәкне чалбарына кыстырып, кузакны шунда тутыра, һәм ашказаны да, күлмәк эче дә калынаеп, авыраеп алгач, әйләнгеч юл белән авылга кайта. Тик бер шарт намус белән үтәлергә тиеш: теге «провокатор»ларга һәркем берәр кушуч борчак кузагы бирергә тиеш. Бу хәтәр эш – котырту – чират буенча башкарыла иде.
Тук карын белән ятып йоклау… Хәзер әнә медиклар язган була, тук карын белән йоклау зарарлы, «кичке ашыңны дошманыңа бир» дигән булалар…
Теләсә нәрсә әйтегез, теләсә нинди киңәш бирегез, хөрмәтле докторлар, әмма ләкин безнең буын кешеләрен андый эшкә этәрмәгез! Беләбез без ач кунуның нәрсә икәнен! Ә менә борчак басуыннан кайтып йоклаган көнне иртәгесен йокыдан торып, атмы, үгезме җигеп басу юлыннан эшкә барып карагыз әле сез! Дөньяның матурлыгын шунда күрерсез. Әнә ул теге яшькелт басу, әнә аның түрендәге серле шалаш, әнә шалаш янындагы теге төтен. Тамак тук булганда, бөтен әйбер ямьле күренә, әле узган төн генә сине куркыткан Хөлләбетдин абзыйның таякка салынган бөкрәйгән гәүдәсе дә, нинди материалдан һәм нинди төстә икәнлеген әйтү мөмкин булмаган күлмәк-ыштан кигән Фәләхетдин дә шул сихри шалаш янында халык әкиятләрендә генә очрый торган серле каһарманнар булып күренәләр. Ә күктән борчак басуына иксез-чиксез кояш нуры агыла, бу нурга, җылылыкка чыдый алмыйча бүртенеп чәчәк аткан билчәннәр, баллы куәтләр, күкчәчәкләрдән дөньяга затлы конфет исе таралган, бу ис тамак төбен җыера, күзгә дым куа.
Дөньяда безнең авылның урманга таба җәелеп яткан басуында борчак кузакланган кояшлы көннәре кадәр ямьле вакыт, рухи күтәренкелек, хөрлек, матурлык тагын кайда була икән?
Мин Ак диңгез, Балтыйк диңгезе, Кара диңгез, Урта диңгез һәм Һинд океаны өсләрендәге кояшны күрдем. Финляндия, Кипр, Мисыр, Италия кояшларын күрдем, Амур буендагы сопкалар арасыннан чыккан кышкы кызгылт кояшны, Мурманск, Североморск өстендәге авыр кургаш болытларны чак-чак ертып кешеләргә бер-ике минутлык кына якты чырай күрсәтеп алган кояшны күрдем, һәр якның үз кояшы була. Бер якта ул газаплы күренә, икенче якта – купшы кыланчык, өченче якта – хәлсез, көчсез, дүртенче якта – ышанычлы, куәтле. Бер илдә ул ап-ак була, икенче илдә – тонык сары, өченче илдә – яшькелт-сары.
Әмма кояшның иң бай төслесе, иң көләче, иң мәрхәмәтлесе – безнең әнә шул борчак басуында июль аенда була. Кояшның нинди икәнен күрәсегез килсә, июль аенда безнең авылга килегез.
Фәләхетдин үсеп буй җиткәнче әнә шунда булды. Ел саен кояш астында – йә шалаш янында, йә басуда.
Ундүрт яшемдә мин авылдан чыгып киттем, озак вакытлардан соң картайган егет булып авылга кайттым. Яшьтәшләр турында сораштым. Дөнья безне кырган: сабакташлардан ике егет колхоз ашлыгын урлауда гаепләнеп төрмәгә озатылган, берсе шунда үлгән. Тагы берсе йөрәк чире белән инвалидлыкка чыккан, берсе, товар поездына утырганда аска эләгеп, ике аягын өздергән, берсе, нахак бәлагә тарып, үзенең гөнаһсызлыгын исбат итәр өчен формалин ашап үлгән… Ә берсе күп еллардан бирле инде Казан психиатрия шифаханәсендә икән. Тагын берсен үпкә авыруы бәреп еккан…
Фәләхетдин турында сораштым. Армия хезмәтенә алынгач, Фәләхетдин Мәскәү гарнизонына эләккән. Шунда өч ел хезмәт иткән. Менә бәхет! Берәүләр өч ел сопкалар арасында, җансыз чүлдә, тарлавыкта, калын тайга эчендә, бозлы утрауда хезмәт итә, ә Фәләхетдин – Мәскәүнең үзендә. Ничектер командировкага эләгеп, Ленинградны да, Риганы да күргән. Менә бәхет!
Ләкин… борчак басуыннан зур шәһәргә кисәк сикереш аның баш миенә авырга туры килгән, һәм Фәләхетдин, хезмәт срогы тәмамланганда, әти-әнисен дә, туган авылын да оныткан: Мәскәү тирәсендәге бер шәһәрчектә ашханәдә эшли торган бер кыз – Валентина белән танышкан. Ә тегесе әйткән:
– Ул фәкыйрь авылыңа кайтып нишләрсең, әйдә, минем абзый сине экскаваторчылар курсына урнаштыра, укып чыккач, акчаны көрәп алырсың, безнең квартирабыз иркен, телевизорыбыз бар, – дигән.
Фәләхетдин «телевизор» дигәнне аңламаган, әмма беркөнне «увольнение» алып боларга килгәч, өй эчендәге тере киноны күреп телсез калган.
Валентина һәм аның тол әнисе моңарчы Фәләхетдин күрмәгән, ишетмәгән «окрошка» дигән аш «пешергәннәр», ни хикмәт, суытып алдына куйганнар. Аш алдыннан дип, кара пыялалы шешә белән эчемлек биргәннәр, «Мартовское пиво» дип язылган, ди. Егет төп мәсьәләгә ризалыгын белдергән.
Һәм Фәләхетдин үзенең бу карарын хәбәр итәр өчен авылга – картлар янына кайткан. Кайтса, тегеләрнең икесе дә авыру, ди. Ягарга утын исәпле, абзар-кура тузган, капка җимерелгән. Өй дә авышкан, почмаклары черегән, матча башларыннан яңгыр үтә, ди.
Фәләхетдин картларга бүләкләрен биргән: ирләр күлмәге шыгырдап тора, төрелгән, ди. Галстук (Валентина оештырган бүләкләр), яхшы хром перчаткалар, карчыкка һәйбәт йон фуфайка, һәм… яхшы ислемай.
Хөлләбетдин абзый да, карчыгы да бер мәлгә тынсыз калалар. Шуның өстенә малай бер авыз сүз эндәшми, икенче көн үткәндә нибары бер җөмлә әйтә:
– Я ваш язык забыл, – ди. – Я женился, – ди, – скоро уеду от вас, – ди.
Карт белән карчык телсез калалар.
Малай авылына хатыны кушуы буенча кайткан икән.
Хөлләбетдин абзый иртәгесен, таягына таянып, күрше Масра авылына чыгып киткән. Анда аның апасының улы, гаярь егет, ил-җир күргән Фәтхулла яши икән. Ташлытауда финагент булып эшли, торуы – гаиләсе белән – Масрада икән.
…Фәтхулла, атка утырып, шул көнне кичке якта ук килеп җитә. Атын җимерек капканың Ходай ярдәме белән исән калган баганасындагы күгәргән боҗрага йөгән тезгененнән бәйли дә йортка керә. Какшау агач өстәл кырында ата белән малай утыра. Хәмденисаттәй, ыңгырашып, ян сәкедә ята.
Дүрт ел авиация частьларында хезмәт итеп, Германияләрне күреп кайткан Фәтхулла «обстановка»ны шундук чамалап ала.
– Ну-ка, чыгып сөйләшик әле, – ди ул, кырыс тавыш белән. – Ә син, дәү абый, җиңгине борчымыйча гына самавыр куя тор.
Чоланга чыгып, тәмәке кабызалар. Тынлык. Фәтхулла «Метро» сигаретын еш-еш суыра. Аннан риза булмыйча, кесәсендә капшанып, ачырагын чыгара: «Аврора». Ул вакытта әле фильтрлы сигаретлар юк. Анысын кабыза. Фәләхетдин дәшми. Бер-ике минут шулай төтен чигәләр. Ләкин гел болай торып булмый бит инде. Фәтхулла кинәт кенә сигаретының очына төкереп табан астына баса да таза кулы белән Фәләхетдиннең күлмәк якасыннан чытырдатып умырып-җыеп ала, битен биткә терәп ырылдый:
– Син нәрсә… (боларын язып булмый), син нәрсә, ә? Син нәрсә? Атаң-анаң телен оныттыңмы? Нигезеңне оныттыңмы? Каян чыкканыңны оныттыңмы? Мин сине… Майть! Изәм мин сине! Сопляк! Үз телеңдә сөйләшергә хурланасыңмы?.. Майть! Үтерәм! Бетерәм мин сине, татар халкы моның өчен мине судка бирмәс! Ата-анаңны оныткан син падланы бетергән өчен миңа чуртым да булмас…
Фәтхулла дер-дер килә, Фәләхетдин агарына. Ләкин дәшми.
Шулвакыт чоланга, ыңгырашып, Хәмдениса түти чыга, җыерылып, сыкранып Фәтхуллага ачулана.
– Ай-й-й… Син килеп кергәч тә, йөрәгем сикергән иде аны. Ник бәйләнәсең малайга? Бөтен нәселегез шулай булды. Безнең якка кара дошман булдыгыз. Ник кул күтәрәсең син аңа? Бала бит әле ул. Ачылыр, теле дә ачылыр. Бик кара эчле нәсел шул сез. Гомер буе безнең якка дошман булдыгыз…
Фәтхулла, өйгә кереп тормыйча, төкеренеп чыгып киткән һәм Масрага җиткәнче атны күбеккә батырган, ди.
…И гомер! Хөлләбетдин абзый белән Хәмдениса җиңгинең каберен дә белүче юк инде хәзер. Аларның нигезе аркылы кышын бүрәнә төягән трактор узган да соңгы истәлек булган карт шомыртны изеп киткән. Җәен инде тигәнәкле, чокырлы бу урынга бозау да арканламыйлар икән. Кемдер каядыр – санаторийгамы барганда, әллә шул ук Масра Фәтхулламы – имеш, белешмәләр бюросыннан эзләтеп Фәләхетдинне тапкан. Сүнеп, Хөлләбетдин абзыйның исемен дә онытып барган авылга хәбәр кайткан. Хәбәр – шаккатарлык.
Имеш, Фәләхетдин экскаваторда эшләп бик күп акча туплаган, Мәскәүнең «Юго-Запад» дигән районында өч бүлмәле яхшы кооператив фатир алган. Ни хикмәт – ике баланың икесе дә укуга хирыс булып чыкканнар. Беренче улы Мәскәү университетының биология факультетын кызыл диплом белән тәмамлаган да Фәннәр академиясендә эшли, ди, торналар буенча инде Союз күләмендә танылып килүче яшь галим, ди. Кызлары исә артык чибәр һәм тыйнак, әхлаклы булуы аркасында, курслар тәмамлап, халыкара авиалиниядә стюардесса булып эшли, ди. Фәләхетдин белән әнисе Валентинага бер кайтканда – ананас, кокос чикләвеге сөте, икенче кайтканда – эченә тере елан тыгып ясалган файдалы эчемлек, өченче кайтканда Цейлонның үзендә үстерелгән, үз фабрикасында эшкәртелгән чын чәйне килолы яшел калай тартмада алып кайтып тоттыра, ди.
Фәләхетдин чын мәсквич, ди, ял көннәрендә стадионга йөри, ди, футбол караганда ЦСКА өчен гомер буе «авырган», ди. Адрес бер ачылгач, Мәскәү аркылы узганда ярты еллардан соң Фәләхетдиннәргә тагын кемдер кереп чыккан.
Бичара Фәләхетдин… Терелмәслек авыру эләктергән дә кинәт кенә урынга егылган, ди. Авылдашына мөлдерәтеп карап, саф татарча әйткән, ди:
– И туганым… Безнең авылның урман юлындагы басуда үскән бер генә учма яшел борчак җибәрә алмыйсыңмы, саламы-билчәне белән, – дигән. – Шуны ашасам терелермен кебек. Төшләремдә гел шуны ашыйм, иртән торгач утырып елыйм.
Туганы моны эшли алмаган: карлы көз икән.
Фәләхетдин салкын декабрь көнендә үз өендә, хатыны һәм балалары янында утырганда җан биргән.
– Бәхил булыгыз, – дип саф татарча әйткән, ди. Хәер, аның хатыны Валентина, эшләгән җирендә мишәр хатыны белән дуслашып, татарчага өйрәнгән булган, ә балалары инглизчә укыганда, беррәттән татарчаны да өйрәнгәннәр икән.
Фәләхетдин әйткән:
– Бәхил булыгыз, – дигән.
Нәкъ безнең авылча әйткән.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.