Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 17


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 15:15


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 17 (всего у книги 35 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Ярым үлек авыл урамында эт тә юк. Чиркәү кәрнизләрендә элеккеге кебек чәүкәләр чикылдамый. Авыр тынлыкта мин күзләремне йомам да хыялым белән илленче елларга кайтам. Ә аннан хәсрәтле, дәһшәтле, афәт катыш танго тавышы ишетелгән сыман. Колагымда – Әхәт солдат тавышы:

 
Син кайларда йөрисең икән?
Мин сине көтәм, көтәм, көтәм…
 

Хуш, мәңгегә хуш, яшьлегем тангосы!

XII
 
Милостивые государи!
Заштопайте мне душу,
Пустота сочиться не могла бы.
 
В.Маяковский


 
Кайсыгызның кулы җылы?
Бәйлисе бар йөрәкне…
 
X.Туфан

Узган җәй көнендә мин яшьлегемә кире кайттым: ике көн буе печән чаптым, аннан соң ул печәнне кабарттым, әйләндердем һәм, ике көн шулай җилләткәч, бәләкәй генә кибән куйдым. Бу болай гына, һич тә кирәктән түгел, шәһәрдә мин, әлбәттә инде, терлек-туар асрамыйм, әмма печән – авылдагы үзебезнең зур бакчадан. Кирәккә чапкан кеше аны ярты көндә эш итеп чыга инде, күп булса егерме сутый җирдер, мин аны ике көн буе кадерләп кенә, чалгыны әледән-әле кайрап, ял иткәләп чаптым. Печән чабу безнең халыкта – татармы ул, русмы – беркайчан да физик эш кенә булып саналмаган, һәр халыкта, һәр заманда аның үз моңы, үз матурлыгы, үз поэтикасы булган. Чалгы тавышының үзендә нидер бар: әллә анда борынгы бабаларның язмышы, тарихы, авазлары, әллә гомер фанилыгын искәртү, әллә адәм баласының табигатьтән өстен булырга омтылышы… Һәрхәлдә, печән чабу – авыр хезмәт булуы белән бергә, шигъриятле эш, дәртле эш.

Рәхмәт төшсен безнең ата-бабаларга, алар мине чалгы сапларга, көйләргә, кайрарга өйрәтеп дөньядан киткәннәр. Хәзер әнә печән өсте җитәр алдыннан һәр елны өлкә, район матбугатында авыл хуҗалыгы фәннәре кандидатларының «Чалгыны ничек сапларга?», «Чалгыны ничек көйләргә?» дигән зур күләмле мәкаләләре чыгып тора. Безнең ата-бабалар барысы да авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты булган икән. Аның хәтле кандидатны авыл ничек сыйдырган, аларга ничек эш табып бетергәннәр? Әнә бит институтларның барысында да «штатное расписание» бар һәм анда нибары алты-җиде кандидатлык кына эш планлаштырыла. Мине исә безнең авыл «кандидатлары» болай өйрәттеләр. Чалгы сабына куелган тотка, чалгының сабын җиргә туры утырткач, синең кендегең турысында булсын. Шул тотканы куйгач (чалгы инде сапка утыртылган була), бер җеп аласың да, аның бер башын тотка төбенә басып, икенче башын чалгы төбенә (чалгы үкчәсенә) сузасың. Шул урынны бармагың белән кысып, әлеге нечкә бауны яки җепне чалгы борынына алып барасың. Чалгы очы җепнең әнә шул син тоткан урынына килеп туктаган булырга тиеш. Килеп җитмәсә – чалгың «артта», чапкан вакытта эч мускулларыңа тия, якынрак килеп, сабына таба оч бик эчкә керсә – чалгың «алда», чалгыны киң селтәп булмый, покос тар алына. Бу закон әле дә яши. Белмим, хәзерге чын кандидатлар анысын ук беләдерме, әгәр шуны белмәсәләр, ул вакытта безнең ата-бабалар бөтенләй профессорлар ук булган.

…Ерак яшьлектән бер хәл искә төште. Үз гомеремдә беренче тапкыр турист булып Төньяк Кавказга барган идем. Төньяк Осетиядә йөрдек. Сәяхәтләрдә гел шулай була: татарлардан – берүзем, авылдан чыкканнардан – берүзем. Кая гына барсам да, миңа гел Мәскәү, Ленинград, Киев кебек мәһабәт, чал шәһәр кешеләре белән йөрергә туры килде, бу юлы да шулай, без әле яшь – егерме өч-егерме биш яшьлек ирләр, егетләр, кызлар, ханымнар. Тау буенда йөрибез. Кавказга сокланабыз, мәһабәтлектән тын кысыла. Шулвакыт күрәм: тау битендә карамчыклар йөри, хәрәкәт итәләр. Экскурсоводыбыз әйтә, осетиннар печән чабалар, алар анда атналар буе яши, печән өстендә өйләренә кайтмыйлар, ди. Кызыксыну артты. Җитәкчебез безне авыр тау сукмагыннан акрын гына шунда таба алып менә башлады. Өйрәтте: аяк очына басасы түгел, бөтен табанга басарга, дамалар – алдан, егетләр-ирләр арттан менәсе, диде. Кемнеңдер тыны кысылды, кемдер бераз туктап торды, шулай да ярты сәгатьләр иза чиккәч, осетиннар янына килеп җиттек. Атларны туарганнар, тәртәләрен күтәртеп бәйләгәннәр дә шуннан чатыр корганнар, бер җирдә казан асканнар, ак киез эшләпә кигән мыеклы чибәр ирләр зур чалгы белән тау битендәге биек үләнне кыралар иде. Мин күз ташладым: томалып үскән үләне кендектән, ә чалгылары «тугызлы» иде. Бүгенге яшь укучы (әгәр ул минем бу әсәремне укыса) өчен аңлатып үтим, чалгылар авыл халкында шулай йөртелә: алтылы, җиделе, сигезле. Ягъни алтмыш, җитмеш, сиксән сантиметрлы. Яшь егеткә беренче тапкыр печәнгә чыкканда алтылыны бирәләр. Хәле бераз сыекланган картлар да шул алтылы белән чаба. Таза егетләр – җиделе белән. Тәҗрибәле, таза, куәт иясе егетләр – сигезле белән. Ә боларда – тугызлы. Хәтерлим: безнең авылда тугызлы белән ике-өч кенә кеше эшли иде.

Ярым ялангач матур гына тәнле ханымнарны, кызларны күргәч, Кавказ халкы нәрсә эшләргә гадәтләнсә, болар да шулай эшләде: чалгыларын куйдылар да уен-көлкегә керештеләр, яшьрәк осетиннар инде туристкаларның теге җиренә, бу җиренә үрелгәләп, ихахайлап, кавказча күп мәгънәле үткен сүзләр сибә башладылар. Интеллигент ирләребез бераз югалып калды. Смоленск шәһәреннән килгән ярым интеллигент шунда осетин агайдан чалгысын сорап алды. Тегесе, бөтен мыегына елмаеп, чалгыны моңа бирде; сизеп торды, Смоленск интеллигенты чалгыны дөрес тотып алмады. Әмма Кавказ! Аларның кемгә караңгы чырай биргәне бар? Кыскасы, күпме кеше чалгы тотып селтәнеп карады, кайбер егетләр, «эх!» дип, гайрәт тавышы белән җилпенеп тә карадылар. Әмма тугызлы чалгы дык итеп балчыкка төртелә, метрлы печән имгәнеп кенә кала иде. Шунда мин бер егетлек күрсәтеп алдым: авыллыкның шәһәр тормышында файдасы тия торган бик аз очраклардан берсе булды инде ул. Осетин абзыйдан мәһабәт, саллы чалгысын сорап алдым да, очын җиргә төртеп, Ярабби, чыңгылдатып янап җибәрдем, ышануымча, тау кыяларындагы бөркетләр, әгәр алар булса, һичшиксез, бу аваздан шөбһәгә төшкәннәрдер… Шуннан, нәкъ Галимҗан Ибраһимовның «Табигать балалары»ндагы Хафиз-егет кебек киң селтәнеп, покос ясап кереп киттем. Мондый биек үләнне үз гомеремдә күргәнем юк иде. Чалгы узган җирдә оста парикмахерның электр машинасы мәктәп малаеның башыннан узган сыман тигез, соклангыч юл салынып бара иде. Осетиннар үзара нидер сөйләштеләр, «оһо», «һаһа», «гуцу», «муцу» кебек авазлар чыгардылар. Мин исә боларны менә болай гына, бары тик болай гына кабул иттем: «Менә бу егет дисәң дә егет! Вәт менә бу егет эшнең рәтен белә!»

Шулай дигәннәрдер инде алар, бер дә шиксез, шулайдыр. Тик менә… тугызлы чалгы белән авыр покос салып барыр өчен шактый күнекмә кирәк бит! Өч-дүрт метр узуга, минем инде тын буылган, күкрәк сөяге ияккә менеп-төшеп йөри башлаган иде. Осетин агай да, шуны сизепме, чалгысын алырга дигән хәрәкәт ясады, мин шәһәр туристкалары алдында йөземә «менә чалгысын ала бит, әле эшләп күрсәтергә исәп бар иде» дигән сыман чырай чыгарып, саллы чалгыны кайтарып бирдем. Тын кысылган иде, шулай да эчемнән зур канәгатьлек кичердем: бабайлар һөнәрен белү беркайчан да кешегә комачау итми.

Соңгы елларда авылда халык саны кимегәч, кайбер җитәкчеләр колхоз фермаларына ярдәм итү максатында шәһәр газоннарында инженерлар, фән кандидатлары, докторлары көчен файдаланып печән хәзерләүне оештыра башладылар. Фәнни тикшеренү институтлары хезмәткәрләре, чалгыны балтадан аера алмаган дискотека кызлары скверга чыгып, лезвие, пәке, кайчы белән чирәм кыркып, азык-төлек программасына үзләреннән өлеш кертергә омтылдылар. Омтылышның нигезе изге – моңа сокланырга, моны хупларга гына кирәк. Ләкин тирәннәнрәк уйлап карыйк: шәһәр газонында тәүлек буе машина газы иснәп үскән үләннән нинди сөт ясала? Кайбер илләрдә шосседан егерме биш метр киңлектәге арада печәнне терлеккә бөтенләй бирмиләр икән. Аннан соң лезвие, кайчы, пәке ярдәмендә җыйган үлән белән сөтчелек, игенчелекнең язмышын хәл итеп буламы? Бу соң теге, безнең балалык елларындагы бер шаукымның бүгенге энекәше түгелме? Бар иде бит әле шундый еллар, яшелчәчелекне торф чүлмәкләре белән хәл итәргә мөмкин дип язалар иде, бу турыда күпме-күпме китап чыкты, авылларда күпме лекция укылды! Күпме мәктәп директорына, укытучысына, колхоз агрономына «черемәле торф чүлмәкләренә игътибары җитмәгәне өчен» катгый кисәтүләр бирелде, ә кайберләре, бичаралар, шул юлда партия билетларын райком өстәлләренә куйдылар. Итчелекне күтәрү буенча да шундый бер шаукым булмадымыни, утызынчы елларда ук инде акыллы башлар ит мәсьәләсен хәл итүне куян асраучылыкка кайтарып калдырмадылармыни? Без балачакта укыган китаплар! «Куян үстерү – илебез экономикасының төп нигезе», «Куянчылыкка – киң юл», «Куян – ит фабрикасы» һ. б. Куянчылык алтмышынчы елларда тагын бер тапкыр аваз биреп алды, ләкин бу инде бераз комедиячел аваз иде, ит мәсьәләсен бу юл белән хәл итеп булмаганны бөтен кеше дә аңлый иде инде. Әйтергә кирәк, болар турында талантлы В. Белов язды инде.

Әйе, лезвие белән газонда печән җыю. Авыл хуҗалыгына ярдәм, янәсе. Яшь бер галим сөйли. Авыл малае, задание бирделәр, ди. Кафедра әгъзаларының һәрберсе илле килограмм печән җыеп тапшырырга тиешләр. Алай иттем, болай иттем, бер чалгы әмәлләдем. Сабына юньләп утыртып булмады, кырырга чалгы пычагы юк, шулай да янавыч юнәттем. Газонда чуерташларны чыкылдатып, тузанлы, майлы печән чабам. Миннән бер читтә трико кигән, кара күзлек элгән инженер, кандидат үлән кыркалар. Минем эшләү рәвешемә кызыгып карап алалар. Мин исә җир белән «уртакка» чабуымны дәвам итәм. Шунда сизәм, кемдер аркамны бораулый. Сезнең шул турыда уйлаганыгыз бармы? Кешенең сиңа арттан текәлеп караганын күп вакытта арка белән дә сизеп була. Тукталдым. Борылып карасам, тротуарда ике кеше тора. Портретлары менә болай: ире капрон эшләпә кигән, күлмәгенең якасы күкрәккә кадәр ачык, пиджак төймәләнмәгән, зур корсагы салынып, күлмәкнең аскы сәдәбе ычкынган. Йөзе тирләгән, күренеп тора – сулыш алуы кыен. Хатыны юантык, чегән яулыгы бөркәнгән (кара материалга ялтыравыклар салып эшләнгән), кулына авыр сумка тоткан, аякларында – Арча чүәкләре. Аптыраган сыман басып торалар. Шунда капрон эшләпәле абзый минем янга килде дә исәнләште, чалгыны сорап алды. Кулына алгач, чалгының бик какшау утырганын чамалады һәм, чүкечме, балтамы юкмы, дип сорады. Әлбәттә, берсе дә юк иде. Газоннан бәрәңге тукмагы кадәр бер чуерташ табып алды да чалгының чөен суккалап сабына ныгытты. Аннан янавычны алып, рәхәтләнеп бер чоңгылдатты. Шәһәр урамында, ихтимал, бу тавышның беренче яңгыравы булгандыр. Чалгы күз яше белән елый иде. Аннан, тигез селтәнеп, газон буйлап китте. Күренеп тора – эш рәтен белүче: газон нолёвка белән алган кебек такыраеп бара иде. Ләкин капрон эшләпәнең бик тиз тыны бетте һәм авыр корсагы белән авыр сулап (минем ишеткәнем бар иде: ирләр – корсагы белән, хатын-кыз күкрәге белән тын ала дип) чалгыны кайтарып бирде. Китешли әйтә куйды:

– Утыз биш ел колхоз председателе булып эшләгән Галимҗан абыең булырмын мин, энекәш, – диде. – Хәзер авырыйм. Янган йөрәгемне бер басасым килгән иде, гаеп итмә.

…Хәзерге яшьләр техниканы яхшырак үзләштергән саен, ата-баба һөнәреннән, аларның эш коралыннан ераклаша бара. Магнитофонны сүтеп җыя ала торган авыл малае ат туарып җигә белми, һәм моны гаеп итүче дә юк! Ат җигә белү, мәсәлән, – авыл халкының сәнгать эше иде заманында. Без бала вакытта әле сырлап-бизәкләп эшләнгән җиңелчә Минзәлә ярминкәсе дугалары (күбесе яшелгә буялган), шулай ук сырлы, орнаментлы, карага буялган авыр йөк дугалары була иде. Соңгыларын Казан дугасы дип йөртәләр, аны Казанның агач базарында һәм хәзерге Куйбышев мәйданына урнашкан Шарашкин складында сатканнар. (Шарашкин конторасы урнашкан ишегалдында күпсанлы агач товарлары җирдә яткан, һәм тәртипсезлекне аңлату өчен «Шарашкина контора» дигән термин халык арасында шуннан калган.) Ат шлеялары, кызыл тасмага тезелгән шөлдерләр, тамак кыңгыраулары, дуга кыңгыраулары Сабантуй көннәрендә, кыз төшергәндә, военкомат юлларына чыкканда гына кулланыла иде. Тәңкәле йөгән, тәңкәле шлея салган җигүле аттан да матуррак тагын нинди транспорт бар икән? Турист үзәкләрендәге бизнесменнар моны бик яхшы аңлыйлар. Каһирә, Александрия портларында, Балеар утрауларында һ. б. күп урыннарда әле дә булса атлы тарантаслар тоталар, һәм үзенең «Мерседес»ы, «Пежо»сы, «Волга»сы, «Фольксваген»ы булган чит ил туристлары бары тик тарантаслы атка гына утырып йөриләр.

Ат башын дугага биек итеп күтәртеп йөрү егетлек санала иде. Дуганың ыңгырчакка таба ятып йөрүе егетнең булдыксызлыгыннан исәпләнә иде. Кешеләрдә бабаларның рухы әллә нинди әмәлләр белән яши: малай вакытта без әле борынгы татар җыры «Ак бүрек»нең сүзләрен белми идек. Үскәч, зур булгач, өйләребезгә телевизор кергәч ишеттек. Ә анда болай җырлыйлар:

 
Җиксәң җик атларның яхшысын,
Дугалардан биек башлысын.
Эх! Ак бүрек…
 

Ат башын дугадан биек итеп күтәртеп йөрү әнә шулай бабайлардан килгән матур бер гадәт икән. Егетлек, булганлык билгесе икән. Мин шуларны уйлап ятам, ачык форточкадан «Ява» мотоциклының котчыккыч тавышы ишетелә. Төн уртасында егетләр «егетлек» күрсәтәләр. Глушительне алганнар. «Ява» узганда, тәрәзә рамнары селкенә. Бер әйләнәләр, ике. Төн уртасы инде. Күрше бакчада сандугачлар сайрамакчы була. Ата сандугач ана сандугачка мәхәббәтен җырламакчымы икән? Әллә нәкъ кешеләрдәгечәме? Бездә, кешеләрдә, кайчан төн саен үзгәреп тора бит ул рольләр. Әмма нәкъ шул вакытта пластмасса бүрек кигән Эдик, Рустик, Чуртик – тагын әллә кем – тыбырдатып «Ява»сын кабыза һәм, Алла, Элла, Мила, Ритасын сарык тиресе җәелгән багажнигына утыртып, гарасат куптарып урамны бер әйләнә. Сандугачлар тынып кала. Мин тәрәзәгә киләм дә аска карыйм. Урамда – яктылык. Өстән төшкән нур көлтәләре астында Эдикка, Радикка, Робертка тагын кемнәрдер утыра: Алла, Мила, Элла, Марина… Ара-тирә татарча сүзләр ычкына: «Да, син покрепче! А то очып барып упадёшь!»

Шәп егетләр, шәп кызлар! Шәп яшьлек! Мин, боларга кызыгып, урыныма барып ятам. Әйдә кыланыгыз, гомер – яшьләрнеке. Йокы керми. Узган җәй генә Актаныш болынында үткәргән ике кичемне хәтерлим. Арада миннән өлкәннәр дә бар иде – фронтовиклар. Яшьтәшләр, тагын да яшьрәкләр бар. Сөн буенда балык тотабыз, балык шулпасы пешерәбез. Шулпа пешеп җиткәндә генә грамм ипи юклыгын ачыкладык. Сөннең яры өстендә ике-өч чакрым ераклыкта авыл күренеп тора. Йә кибеттә, йә бер юньле кешедә безгә кирәкле бер бөтен ипи булмый калмас. Як-якка караштык. Ипигә чабарга кирәк. Бер интеллигент риза да булды. Ләкин бердәнбер транспорт – ат – туарулы, знай, чирәм кимерә, мөкерт-мөкерт китерә, башында йөгәне дә юк, янына килергә куркырсың. Ат хуҗасы – балык күле каравылчысы ниндидер йомыш белән Сөннең аръягына – Башкорт ягына ук чыгып киткән иде. Атны кем җигә? Ипигә кем бара?

…Мин бераз арттырып сөйлим инде, әлбәттә, андый җирдә ат җигүче генә табыла инде ул… Табыла ул. Ну да, ләкин монда бит әле мин бар. Яхшы костюмлы, яхшы ботинкалы, дәрәҗәле, «тәэсирле» иптәшләр арасында мин бар. Ә нигә мөмкин булганда егетлекне күрсәтмәскә? Безме? Безме?

Үлән утлап йөргән ялангач башлы ат янына җәһәт кенә атлап киләм дә кискен бер хәрәкәт белән башына йөгән кидерәм. Йөгәнләгән ат – стройга баскан солдат, парта арасына кергән авыл малае инде ул. Шуннан… Шуннан нишлисе? Хәтер эшли, кырык өченче еллар баш миенә сулыгып-сулыгып әйләнеп кайта. Ә менә болай: йөгән сабагыннан (тезгене дип тә әйтәләр) тотасы да мәхлук атны тәртә арасына кертәсе. «Тәэсирле» иптәшләр ярым игътибар белән бу спектакльне күзәтәләр, сигаретлардан аксыл көл таякчыклары ясала. Мин боларны күрәм, һәм, атны җигеп куйгач, уч төбе белән егетләрчә, дуганың өске ягына арттан сугам да тагы да текәләтеп куям: янәсе, күрдегезме, менә без болай да була беләбез…

1948 елның җәендә без җәйге сессиядә Казанның Арча кырындагы тарихи-матур бер бинада лекцияләр тыңладык. Анда педагогия институтының тарих факультеты урнашкан иде, хәзер исә ул бинаның стиленә, поэтикасына, чыраена һич тә, һич тә инде туры килми торган спорт факультеты урнашкан. Менә шунда, җәйге баллы-чәчәкле көннәрдә тарихтан лекцияләр тыңлаганда (Гай Гракх һәм Тиберий Гракхның җир законнары яки Беренче Пуни сугышының социаль-экономик нәтиҗәләре һ. б.), көннең нәкъ үзәгендә, авылча әйткәндә, сәгать бердә, без борынгы Рим тарихыннан бүгенге көнгә кайтып ала идек. Нәкъ сәгать бердә асфальттан (аудиториянең тәрәзәләре җәйге эсседә ачыла. Элеккеге архитекторлар моны уйлаганнар, эсседә, бөркүдә тәрәзәне төбенә хәтле ачарга мөмкин. Хәзер генә ул унбиш катлы тартманы шәһәрнең иң калку урынына бастырып куялар да гаҗәпкә калалар: бөтен җил, буран бүлмә эчендә, җәен бөтен эсселек – стенада, бөтен бөркүлек – бүлмәдә) чак-чок иткән тояк тавышы ишетелә. Тиберий Гракх та, Гай Гракх та онытыла. Тәрәзәдән карыйбыз: кара тарантаста мәһабәт утырган ак сакаллы генерал бара. Ак фуражкадан, ак мундирдан. Тарантас башында – мыеклы сержант. Ат – актык чутына кадәр бизәлгән. Тәңкәле шлея, тәңкәле йөгән, камыт күннәрендә – җиз тәңкә. Дүрт аягы да дагалы. Чак-чок. Без шулай дибез, рус студентлар «цокает» диләр. Ләкин барыбер барыбызның да тын кысыла, күздән яшь килә. Генерал исә һәр көнне шулай өенә кайтып әбәт ашап килә бирә…

…Быел мин бакчабызда тагын печән чаптым. Иң җиләкле урыннарны чапкач, аерым киптердем һәм бакча куенындагы ак мунча алдына кертеп иске диванга түшәдем. Ни генә әйтмәсеннәр, дөньяда иң татлы йокы – хуш исле печән өстендәге йокы. Авылда җиләкле печән өстендә йоклаган бер төн цемент, алебастр, обой, китап, палас, мебель исе килеп торган бүлмәдә йоклаган шәһәр төненең йөзенә тора. Ике көннән мин бакча уртасына кечкенә генә бер кибән дә куйдым. Дөньяда бик күп матур рәхәт эшләр, мизгелләр бар: үзең җыйган, ремонтлаган машинага карап тору, язып бетергән китабыңның кулъязмасын күтәреп карау һ. б. Морҗачы үз эшенә әледән-әле читкә китеп карап ала, морҗасын әйләнеп уза. Умартачы, чүннеккә кергәч, кортларның тигез гөжләп бал ташуларын зур канәгатьлек белән тыңлап тора. Болар бары да тәнгә, рухка рәхәтлек бирә. Болар турында язылган. Әмма язучылар, журналистлар тарафыннан тасвирланмаган бер эш бар әле дөньяда: ул – печән кибәне салу. Шуны үз кулы белән татымаган кешене мин чын авыл кешесе дип исәпли алмыйм. Гафу итсеннәр. Ә ул болай…

…Аласың шоп-шома бер киштә. Гадәттә, ул ак чыршы киштәсе була. Аның бер генә ботагы да тырпаеп калмаска тиеш. Җирне бер генә көрәк тирәнлегендә алып, аны төп буе белән утыртасың. Аннан бер, ике метр озынлыгындагы (кибәннең зурлыгына карап) күсәкләр белән як-ягыннан терәтәсең. Розетка кебек итеп, күсәкләрнең читтәге башы – җирдә, эчке башы җирдән бер аршын чамасы күтәрелеп, кибән үзәгенә – әлеге чыршы агачына терәлә. Бу корылманы «шеш» дип йөртәләр. Сүзлекләрдә «шеш»не «кибән үзәге» дип бирәләр, дөрес түгел. Шеш – әнә шул астагысы. Моның максаты зур. Печән кибәнен салып, очлап бетергәч, аны як-яктан тырма белән тарап матурлыйсың, тигезлисең. Өстән очлаеп калган кибәннең «корсагы» чыгынкы була да аска таба яңадан тарая. Тарыйсың, тарыйсың да аста җиргә тиеп торган итәкне бөтенләй алып бетерәсең. Каплап куйган розетка сыман шешкә кибән шулай итеп утыра да кала. Астан җил йөри, җиргә тимәгәнлектән яңгыр вакытында бер уч та печән череми. Бу – сәнгать әсәре. Печән кибәне салган көн – зур рухи бәйрәм көн.

Ләкин быел бу бәйрәмдә мин иркенләп шатлык кичерә алмадым. Узган ел, мин печән чапканда, янымда улым бар иде, миңа бераз чабышкач (шәһәр малае – чалгысы гел төртелеп торды), мин аңа печәннең иң җиләклесен генә, кояшта җилләтеп, мунча алдына түшәргә куштым. Аның хәрби хезмәткә китәсе елы иде, авылга ул саубуллашырга кайтты. Чыклы төн иде, безнең бакчада берөзлексез чикерткәләр чурлады. Әйтергә кирәк, авылдагы бөтен чикерткә бары тик безнең бакчада гына төн уздыра. Улым белән без җиләк исле печәнгә сузылып яттык, мунча алдында каен миллеге, нарат тактасы исенә җир җиләкле печән исе кушылган, кан сафланган, баш мие бушап, калыгып калган иде. Шунда, арыган тәнне йокыга тарта башлагач кына, улым:

– Әти, йоклама, әйдә сөйләшеп ятыйк, – диде.

Әллә ниткән томанлы тарлавыклар, ак болытлы тау аралыклары, ак каз мамыгыннан ясалган кибәннәр мине тирбәтә-тирбәтә әллә кая алып баралар иде, әллә ниткән бик чит тавыш мине шул мамык таулардан җиргә төшәргә чакыра иде:

– Әти, йоклама энде… («Инде» дигәнне улым нигәдер «энде» дип әйтә иде.) Сөйләшеп ятыйк энде…

Бераздан шул ук тавыш ак томаннар арасыннан мине тагын җиргә чакырды:

– И-и… Синең белән ничего не сделаешь. Ладно, спи.

Бераздан улым белән аерылышу көне килде. Ул Төньяк хәрби флотына алынды. Ләкин комиссияләр узып йөргәндә, әле хәрби ант кабул иткәнче, аларны Мурманск өлкәсендәге колхозларга ярдәмгә алып барганнар. Хәрбиләрнең кызу эш өстендә авыл хуҗалыгына ярдәм итүе безнең кораллы көчләрнең бик гуманистик миссияләреннән берсе инде ул. Шунда ул печән чапкан. Чалгы көйләгән. Әтисенең җайлы, үткен чалгысын искә алган, минем туган нигеземне, мунча алдындагы соңгы төнебезне сагынган.

Ә мин быел кибән куйдым да, кичен чикерткәләр концерты башлангач, мунча алдына кереп йокларга ашыкмадым. Кибән төбенә тәгәрәдем. Чыклы, баллы кич иде; кибән төбенә куйган транзистордан Казан концерты ишетелеп торды. Чикерткәләр моңына кушылып, Хәйдәр Бигичев тавышы яңгырады:

 
Керим әле урманнарга –
Урманның карасына.
Сөйлим әле серләремне
Сандугач баласына,
    Сандугач баласына,
        Баласына-а-а…
 

Күзләремә яшь тулды. Чикерткәле чыклы кич, җиләк исле печән, талгын җылы һава дулкыны, гаҗәеп талантлы Рөстәм Яхин музыкасы, ерак океаннарда йөзгән, өч-дүрт айга бер хаты килгән газиз улым, үзәгеңә үтәрлек моңга ия Хәйдәр тавышы, эчем тулы сагыш – мин газап кичердем, саташам дип курыктым. Ә җырчы һаман әле бәгырьне телгәли иде:

 
Керим әле урманнарга –
Каеннар арасына.
Бәлки, дәвалар табармын
Йөрәгем ярасына,
    Йөрәгем ярасына,
        Ярасына-а-а…
 

Концертның шуннан соңгы өлешен мин тыңламадым. Чөнки кибән итәгендә тәгәри-тәгәри елый идем. Бакчабыз зур, урам буенда куе агачлык, шаять, минем елавымны кешеләр ишетмәгәндер.

…Көз көне мин тегеләй итеп, болай итеп, үземә «командировка» оештырып, Балтачка бардым һәм әлеге җырның сүзләрен иҗат иткән Гарифҗан Мөхәммәтшин белән таныштым. Бик мөлаем егет икән. Сораштым: бу сүзләрне дөньяга чыгаруда Хәсән Туфанның роле зур булган икән. Шуны белгәч, кибән төбендә түккән күз яшьләрем аклангандай булды. Ә кыш уртасында, ерак тропиклардандыр инде, ай буе йөргән бер хат килде. Улымнан.

«Әти! Без монда берничә малай Татарстаннан. Хат язганда миңа «Керим әле урманнарга» җырының текстын язып җибәр. Быел да печәнне үзең чабасыңмы? Әни авырмыймы? Апаның укуы ничек бара? Барысын да әйтеп яз!»

Менә шулай. Радиодан яки телевидениедән Хәйдәр Бигичев бу җырны җырлаганда, берәү елый, елый. Елак түгел ул үзе, тормыш аны еламаска өйрәтте, ләкин җир йөзендә сагыш, хәсрәт дигән нәрсә бар бит әле, аны кая куясың, аннан ничек качасың? Кара урманнарга, каеннар арасына бит һәрвакытта да кереп булмый. Кара урман ул Балтачка, Гарифҗанга якын, ә Казанга шактый ерак. Әйе, ерак… Кеше рухының астын өскә китереп айкаучы, җимерүче, сүтүче иң зур хис нәрсә? Мәхәббәтме, дәртме? Ачумы, нәфрәтме, шатлыкмы, кайгымы? Максатмы? Минемчә, элек алар өчәү иде: мәхәббәт, нәфрәт, максат. Хәзер уйлыйм. Тагын бер зур хис бар: үкенү. Нигә генә теге җәйге чикерткәле төндә йоклап киттем, нигә улым белән таң атканчы сөйләшеп ятмадык икән?


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации