Текст книги "Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 14 (всего у книги 35 страниц)
Х
Баллада (итальянча ballar – бию) – лиро-эпик поэзиянең бер төре…
Әдәбият белеме сүзлеге
Со мной следуй,
И обретай в пути,
И ведай
За далью – даль.
За далью – даль!
А.Твардовский. «За далью – даль»
«Казан–Шәмәрдән» поезды дигән игелекле бер поезд барлыкка килде. Иллә дә кайчак акыллы, игелекле эшләр эшләнеп куя! Элеккеге елларда Арчада, Курса разъездында, пассажирский поездларның баскычларына асылынып, товар составының тормоз баскычларында туңып-өшеп, ревизорлардан тотылып, штрафлар түләп, шпаналардан таланып, алардан куркып сикереп, шлаклы откосларда авыз-борын канатып, тез башларын суйдырып, кулларны каймыктырып йөргән көннәремне исемә төшердем дә җәйнең болыт арасыннан кояш караштыргалаган, җылы, парлы бер көнендә, шул поездга утырып, Шәмәрдәнгә киттем. Исәбем вагоннан чыгып тормыйча шул ук поезд белән кире кайту иде. Бер йомышым юк, бу дөньяда минем бер эшем юк, мин ялда, бүген мин беркемгә дә кирәк түгел, бүген – үземә үзем хуҗа. Тукай әйткәнчә: «Тик икәү без: уй да мин».
Тарих! Дөньяда иң бөек нәрсә – син! Син тузмыйсың, байыйсың гына. Мин элекке, үткәндәге истәлекләрне, борынгы корылмаларны яратам. Тормыш бик тиз үзгәрә, кешеләр дә бу дөньядан бик тиз китәләр. Кеше дөньяга туып аңлы рәвештә яши башлауга, дөнья аны биетергә тотына.
Мосафир, кем җиһанга басты ботны –
биетте ажгырып аны замана…
(Дәрдемәнд)
Менә бу тимер юлда 1936 елдан нинди истәлекләр бар? Ул елны әти, безне туйдырырга дип, Казаннан ипи ташый иде. Урманнан яз көне ылыс алып кайта да Пасха бәйрәмендә ылыс сата. Шуның акчасына күтәреп ипи ташый. Анысы – язгы су, юл өзеге вакытында. Көзен, шалкан өлгергәч, шуны күтәреп китә. Ул вакытта дөньяда иң арзан нәрсә шалкан иде. «Арзан» дигән сүз урынына ул елларда «шалкан бәясе» дигән гыйбарә йөри иде. (Әле мин юлга чыгар алдыннан гына базарга кердем. Кечкенә генә бер шалканның бәясе 70 тиен. Ягъни бер шалкан бәясенә өч кирпеч орловский ипи алып, калган акчага бер стакан катык яки сөт алып эчәргә була.) Чак күтәреп барган ярты капчык шалкан акчасына өч-дүрт ипи килә, дип сөйли иде кешеләр. Ул чордан ниләр калган тимер юл буенда? Әнә алар – тарихка чумып, моңга уралып, дәшмичә генә поездларны озатып калалар – Биектау, Арча вокзаллары, Курса разъезды, Шәмәрдән станциясенең корылмалары. Болар утызынчы елларда ук салынган, мондый биналар Мәскәүдән алып Чита, Хабаровск, Владивостокка кадәр сузылган юлда бик күп. Болар ипи ташыган безнең әтиләрне хәтерлиләр, бер дә үзгәрмәгәннәр, аларның тик тышкы буяулары гына яңарып тора. Менә юл өстендәге чиркәүләр – Иске Чүриле, Төбәк Чокырча чиркәүләре. Усал Иван патша Казан елгасы буендагы мул сулы, болынлы урыннарга шулай чиркәүләр сала-сала килгән. Бу авыллар заманында гөр итеп – йорт сырасы, сало ясап, гөмбә тозлап, Пасха, Троицаларны билгеләп, чиркәүләрдә шаулатып җырлап, әйләнә-тирәдәге татар белән әвәрә килеп яшәгәннәр дә Бөек Ватан сугышыннан соң кинәт җегәрсезләнеп калып бушаганнар. Хәзер анда инде күрше-тирәдән күчеп килгән татарлар яши. Авылларның калку урынында ятим чиркәүләр моңаеп утыра. Әйтерсең лә Усал Иван бабайга рәнҗиләр: «Безне ник монда китереп салдың да үзең үзәктә яшәдең, менә без хәзер нишлик?» – дип еламсырап утырган сыман алар. Хәтерлим, авыл агайлары сөйләшә иде: берзаман, томан басылгач карасак, Төбәк Чокырча чиркәве күренә. Әһә, без әйтәбез, Арча стансасына килеп җиткәнбез икән. Яки: Арчада билет сатмыйлар гына бит, малай, ылыс белән гупчим дә вагонга кертмиләр. Шуннан, Иске Чүрилегә таба китеп… Чүриле чиркәве турысыннан стансага ярып төшеп. Һи-и, бу ипи ташыйм дип ин-де-е… – Чиркәүләр дәшми. Аларның иске гөмбәзләре безгә карап, дәшмичә генә безне сынап утыралар: менә сезнең бабайларыгыз мәчетләрегезне агачтан салган. Ул мәчетләр җилдә, яңгырда тузган, янгында янган, аларның манараларын да кисеп төшерү җиңел булган. Ә менә без – чиркәүләр – таштан, кирпечтән. Безне заман да, мәгънәсез, аңсыз кешеләр дә җиңә алмый. Безне салганда поплар приход халкыннан фәлән мең данә тавык йомыркасы җыйганнар, измәгә шуны кушканнар. Менә без утырабыз да утырабыз, диләр сыман карт чиркәүләр.
«Беләбез, беләбез синең әтиеңне. Бөкрәя төшеп, аркасына уналты-унҗиде кирпеч ипи күтәреп поезддан чыкканда, без аңа карап кызганып кала идек: йә, шулай кызганасың инде син, әмма ул балаларыңнан картлыгыңда игелек күрерсеңме?» – Чиркәү гөмбәзләре шулай сөйли. Әти балаларыннан игелек күрер көнгә кадәр яшәмәде.
Алар гына түгел, Арча станциясендә ул заманнан калган су башнялары, элеватор, купец Стахеевларның икмәк амбарлары да бар икән әле. Арча станциясеннән кышкы буранда чана тартып ипи алып кайтканда хәл алырга туктагач, мин ярты ипи ашыйм, Әхмәдулла ике кирпеч ярым ашый, дип сөйли иде әти. Шуңа күрә безнең өйгә ундүрт ярым яки унбиш ярым ипи кайта иде (исәп белән тотканда ике атнага), Әхмәдулла абзый өенә утыз ике ярым (ул гел утыз бишне ала икән) кайтып торды. Атна беткәндә, ул тагын юлга чыга иде. Аның өендә малайлар күп, барысы да оядагы саескан балалары кебек, дәү авызларын ачып, көннәр буе әтиләрен көтеп, Арча юлына карап торалар.
– Чуматай тавын менгәндә, Әхмәдулланың борыныннан кан китте, – диде әти бервакыт, буранда кайтып кергәч. – Кар җепшек, чана астына тыгыла.
Җитмеш алтынчы елдамы икән, райком, редакция кешеләре белән мин Арча элеваторына кердем. Баштарак ышанмыйча тордым: элеватор ишегалдында шәһәрнең кечерәк кенә бер урамы кадәр җирдә зур, биек тау – бодай тавы.
Элеватор директоры чәчен йолкый, икмәкне кая куярга белгән юк, ди, – мондый булып уңган икмәккә элеваторың да чыдамас, моны ташырга вагоның да җитмәс, ди.
Өстә сыек болыт йөзә, соры болытлар, заманча кызларның тузгыган чәчләре кебек рәтсезләнеп, элеватор һәм су башняларына кагылып узалар, кара майлы шпаллар, тирләгән сыман булып, яңгыр тамчыларына бизәлгән, дөньяны дым баскан иде. Без бала вакытта яңгыр килә башласа, бөтен авылны аякка бастыралар, ындыр табагыннан соңгы бөртек түбә астына кереп бетмичә, халыкны ындыр табагыннан кайтармыйлар иде. Ә монда? Колхозчы тир түгеп үстергән икмәк шулай яңгырда әрәм буламы? Бу ни хәл бу?
Икмәккә байлык – зур шатлык. Бодай тавы янында мин шуларны уйлап тордым. Шул арада элеватор янында үзем туган авылдагы колхозның председателен очраттым. Колхоз кешесенең бер гадәте бар: икмәк көшеле янына килгәч, сүз башлаганда ул, һичшиксез, башта бөгелеп учына орлык ала (бодаймы, арышмы, борчакмы – барыбер) һәм, бер дә шиксез, шуны теш арасына кабып кетердәтеп карый. Ашлык көшеле янына җәен күп кенә затлы машиналар килә, ул машиналар эченнән шома битле, пөхтә киенгән чибәр ирләр чыга – икмәк көшеле янында үз гомеремдә, бигрәк тә балачакта, күп булырга туры килде – әнә шунда бу чибәр егетнең авылданмы, әллә шәһәрдәнме чыкканын күрсәтүче бер генә хәрәкәт бар: шәһәрдән чыккан кеше икмәк көшеленә беркайчан да үрелми һәм чиста, матур авызына орлык бөртеген алып, теш арасында сытып карамый; авылдан чыкканы ник шунда президентның үзе булмасын, һичшиксез иелә һәм орлыкны кабып карый; шуны эшләмәсә, көшел янында ул сүз башлый алмый. Безнең председатель дә иелде, ул да бодайны керт-керт итеп тешләп карады, әйтерсең йөз меңләгән тонналы шушы бодай тавының бөтен сыйфатына ул җаваплы иде.
Мин форсаттан файдаланып калдым.
– Колхозчыларга икмәк сатасызмы? – дидем.
Председатель сөйли:
– Колхозчының быелгы кадәр икмәкне моңарчы алганы юк иде, – дип елмая.
Шунда минем хәтеремә утыз алтынчы ел һәм Чуматай тавында борыны канаган Әхмәдулла абзый килде. Аның өч улының колхозда эшләгәнен белә идем. Кызык өчен сорап куйдым:
– Әхмәдуллиннар күпме алды, әйтә алмассыңмы?
– Ник әйтмәскә, әйтәм. Кечесе ике тонна ярым бодай алды.
Шул урында председательне райком секретаре бүлдерде. Хәер, миңа да әлегә башкача бер информация дә кирәк түгел иде инде. Әхмәдулла абзыйның кече малае ике тонна ярым бодай алган! Ягъни ике мең биш йөз килограмм гәрәбә! Нәрсә бу? Безнең авылның җире киңәйгәнме? Теге еллар белән чагыштырганда артыграк, хикмәтлерәк яңгырлар яуганмы, кояш башкачарак җылытканмы? Ник теге вакытта Казаннан ипи ташылган, нигә хәзер Әхмәдулла малае алган бодаен кая куярга белми җәфалана? Мин моңа җавап биреп бетерә алмыйм. Тик бер мәзәк хәлне хәтерлим.
«Чишмә» колхозы председателе Ясәви Хөсәенов сөйли:
– Узган ел бик явымлы килде. Комбайннар чыга алмый. Комбайнёрларның ишегалдындагы кош-корты ияләнгән: хуҗа кайтып кереп аяк киемнәрен салганда, баскыч төбендә гел шуның тирәсендә бөтереләләр. Аяк киеменә ияреп кенә булса да ярты кило орлык кайта – күн итек булганда артыграк та. Тавыклар ияләнгән, хуҗаны шатланып каршы алалар. «Иптәш Хөсәенов, чыгыйк инде уракка, – ди беркөнне бер комбайнёр. – Тавыклардан оят, – ди. – Кайтып керәм, итекләрне салам, бичаралар кычкырып җылыйлар…»
Әлбәттә, тагын бер хәлне хәтерлим: дөнья юньлесе, эшлекле, әдәпле, числыклы (бу сүз Казан артында чисталыкны яраткан кешегә карата кулланыла) Шәргыя җиңги бар иде. Кырык өченче ел җәенең эссе, тынсыз, ач бер көнендә урактан кайтканда, ат абзарлары янында председатель, районнан килгән вәкил прокурор хатын һәм сәламәтлеге буенча армиягә алынмаган, ләкин дә колхоз амбары тирәсендә бик әйбәт көн итеп яткан Фәсхетдин, уракчыларны тентеп, Шәргыя җиңгинең… фәлән-фәлән урыннарыннан арыш бөртеге табып алдылар. Амбарга алып кереп үлчәделәр, ике йөз грамм килде. Шәргыя җиңги, бичара, шул көнне юк булды. Малае фронтта иде. Малай кайтты, әнисе шул юктан юк булды.
…Поезд Арчаны чыгып киткән икән. Төбәк Чокырчаның җимерек чиркәве, Казан арты тимер юлы буендагы соңгы чиркәү булгангамы, аеруча ятим иде, поезд ашыгып чапканга рәнҗегән сыман, гомумән, үзенең язмышына рәнҗегән сыман карап артта калды. Сул ягымда Курса болыны, Курса басулары иде. Поезд никадәр ашыгып чапса, хәтер шулкадәр тизрәк эшләде. Әйе, 1943 елның коточкыч рәхимсез, эссе, коры, ач җәе. Курсалар аеруча ач, алар һөнәрле түгел, урманнары юк, суда балык беткән, хәер, Казан артында балык тоту кәсебен бөтенләй белмәгән авыллар байтак. Шул көннәрдә район газетасында хәбәр күренә: «Батыр Курса» колхозында игеннәрне суктырганда югалтуларга юл куела, орлык башакта кала». Ул елларда мондый хәл Ватанга хыянәт дәрәҗәсендә зур итеп карала иде, берничә көннән ишетелде: район җитәкчелеге ашыгыч рәвештә Курса колхозына дүрт җаваплы иптәштән торган бригада җибәрә. Болар, бөтен халыкны аякка бастырып, сугылган ашлык эскертләрен сүттереп, биш көн-төн буена атлы молотилкадан саламны кабат уздыралар. Халык эшли, сүз әйтми, һәм эшнең нәтиҗәсе дә күренә: көн-төн суккан саламнан уналты килограммга якын бөртек җыеп алына. Бу бит инде икмәк! Бу турыда хәбәр ителә. Ләкин агай-эне монысын да уйлап куя: районнан килгән вәкилләргә колхоз, тегеләй итеп, болай итеп, ашына – он, бәрәңге, җан башына сигез йөз грамм ипи бирми калмый иде. Алай… Дүрт җаваплы иптәшеңне биш көнгә тапкырласаң – егерме җаваплы көн-кеше. Егерме җаваплы көн-кешеңне сигез йөз граммга тапкырласаң – нәкъ уналты мең грамм, ягъни уналты кило. Аш онын, бәрәңгене исәпләмибез, биш көн-төн буе кабат сугуга киткән кеше, ат көчен-энергиясен исәпләмибез.
Икмәк мәсьәләсен алай хәл итеп булмый. Аны кырдан «башак җыю» белән дә хәл итеп булмый. Утызынчы еллардан алып алтмышынчы елларга кадәр безнең матбугат «Башак җыялар» дигән дистәләрчә мең мәкалә бастырып чыгарды.
Бу болай эшләнә. Була зур бер урта мәктәп, ул елларда өч йөз балалы урта мәктәп иң кечкенәләреннән санала иде. Әйе, була шундый мәктәп, чиста киемнәрен киеп мәктәпкә дәрескә җыелган балаларга кинәт кенә команда бирелә: «Кырга башак җыярга чыгабыз!»
Биш йөзләгән бала, егермедән артык укытучы, фәннәрне бер читкә куеп торып, сентябрь кояшы астында көне буе башак җыя. Зур коллективның зур инде, көне буе эшләгәч, басу уртасында печән чүмәләсе кадәр башак өеме күтәрелә. Пионервожатый инде, межага утырып, район газетасы өчен мәкалә дә язып ташлый, «Башак җыялар» дип атала бу мәкалә. Икенче көнне, директор карап торганда, әлеге башакны ындыр табагына алып кайтып сугалар да. Бөтен бер урта мәктәпнең (ярты мең кеше-көн) хезмәт җимеше – алты кило ярым ашлык бөртеге. Ә алдагы елда кабул итү имтиханында утыручы чесуча күлмәк, ак киндер чалбар, акбурга буялган киндер ботинка кигән, күне таракан ашаган сыман шадраланып тузган иске портфельле, таушалган, илленче еллар доценты, кырда башак җыйган әлеге абитуриент егет-кызның канын эчәчәк:
– Ничек инде сез «Евгений Онегин» әсәре турында Виссарион Григорьевич Белинский фикерләрен белмәгән көе филфакка киләсез?
Яки:
– Бер центнер бодай ясалсын өчен җирдә ничә килограмм азот, күпме фосфорит һәм калий булырга тиешлеген белмәгәч, мин сезгә нинди билге куйыйм? Ә бит сез авыл хуҗалыгы институтына килгәнсез… Просто я не знаю…
Шулай инде, акыллы кешеләр икмәкне гомер буена алга карап үстергәннәр. Җиргә тирес кертергә, җирне яхшырак эшкәртергә, вакытында чәчәргә, вакытында урып-җыярга. Артка карасаң шул: башак җыясы, иген басуына чыккан каз-үрдәкне җыеп алып кайтып, колхоз подвалына ябасы, теге каз-үрдәк ике-өч тәүлек акырып ятып эштән чыккач, бөтен авыл хатын-кызы шуны тыңлап кешелектән чыккач, подвал янына табельщик яки табельщица дигән егет яки кызны бастырып, зур әһәмиятле бер эш эшлисе:
– Шәмсиевләр? Унсигез баш каз. Яздым.
– Җиһановлар? Ике оя. Егерме алты баш. Яздым. Казлар: «Га-га-га!» Үрдәкләр: «Бәкъ-бәкъ-бәкъ!»
– Ногмановлар? Утыз сигез үрдәк? Ал-ла! Вәт штраф!
…Поезд инде Курса Почмак басуыннан бара икән. Хәтер… Ярый әле кеше тормышында син бар. Син булмасаң, кешеләр азынып әллә ниләр эшләп бетерерләр иде. Ярый әле Бөек Тәрбияче – син бар. Әйтик, менә моны хәтерләр өчен.
1947 елның җилле-сулы шыксыз апреле. Суык ач кешегә аеруча каныгучан була. Хәер, суык кына түгел. Ач кеше янында һәрвакыт якын күрше булып бет йөри, тиф, корчаңгы, таз авырулары яши. Соңгыларыннан, бөтенләй үк булмаса да, без әле азат, әмма – ачлык. Тамак ачуның иң үзәк өзгече – язын су киткәндә, тау башларыннан җир исе чыкканда. Салкын җил исә, күрәсең, сука суыгы җиткәндер, төньяк җиле вокзал лабазы артында җыелып торган мазутлы суларны шадраландыра, сабакташым Мансур белән минем ач үзәкне өзеп, муеннан кереп балактан чыга торган шәфкатьсез җил исә. Без станция ларёгыннан әле генә сатып алган бер тәбикмәк черек бәрәңге күмәчен ашап утырабыз. Без моны биш сумга алдык. Без аның исемен кыскартып сөйләшәбез – ЧБК. Моны тигез итеп бүлү минем өскә төшкән иде. Чөнки биш сумның өч сумы миннән булды. ЧБКне кыл урталай ярып бүлгәндә бер матавык чыкты – нәкъ уртадан, түгәрәкнең диаметры аркылы озын бер корт җәйрәп пешкән иде. Моны бүлгәндә мин югалып калдым һәм, ичмаса, үзем генә күреп калыйм дип, читкә борылып утырдым. Мансур исә барысын да күргән икән һәм, гадәттәгечә, чикы-чикы килеп көлде.
– Барыбер бит инде, әйдә, ашыйк, – диде.
Аннан, товар поездының тормоз баскычына эләгеп, ач, коры басулар аша Арчадан Курсага таба җилләп кайттык. Курса Почмак басуында товар поезды үр менә, йөрешен акрынайта, шул урында без сикереп чуерташлар, узган елгы тигәнәкләр арасына тәгәрибез. Бит-башны кагабыз, без исән, тамак та… ну, тук дип әйтик инде.
Басу аша түбәнгә – Кесмәс үзәненә таба җырлый-җырлый атлыйбыз. Җир өстендә тузанлы коры җил исә, төньяктан кара-корыч болытлар безгә таба килә. Дөньяда апрель ахыры суыгыннан да шыксыз суык юктыр, һәм шулай уйлап барганда, җылы җәйләр, туячак тамаклар турында матур хыяллар эчендә атлап барганда, җете күзле Мансур кинәт кычкырып җибәрә:
– Борчак!
Мин әле аңламыйм, чөнки безнең якта «борчак» сүзе «ялган» сүзен алыштырып килә. Тагын шунысы бар: узган җәйдә, бик ач бер көндә, бөтен урам малае җыелып, ипи нинди була, аны тешләп алганда авыз, борын, теш, тел ни хәлдә була – шуны сөйләшеп утырганда, Мансур кинәт кенә «Дисәнә» көенә (1938 елда авылга беренче тапкыр патефон кергәч, бу көйне ишеткән идек) кычкырып җырлап җибәргән иде:
Кайчан борчак кузакланыр, дисәнә;
Кайчан борчак кузакланыр, дисәнә…
Кушамат тагарга аеруча зур сәләткә ия булган безнең авыл малайлары шул көннән башлап Мансурны, иренмәгән вакытта үз исеме белән түгел, «Кайчан борчак кузакланыр» дип йөртә башлады.
– Борчак! – дип шатланып чикылдады ул тагын бер мәртәбә.
Җиргә иелсәк, балчык катламнары арасында, чыннан да, борчак. Без борчак чәчелгән җирдән барабыз икән, яңгыр булмаганлыктан, чәчкән җир җилләгән, борчак күмелеп бетмәгән. Бәхет басты!
Һәм без, очып барган көтүеннән имгәнеп төшеп калган чәүкә балалары шикелле, мәрхәмәтле җиргә кадалдык. И ашыйбыз тузанлы борчакны, и ашыйбыз! Бу бит бәхет. Инде сусата да башлады. Теге кара-корыч болытлар да Шәмәрдән урманы ягына кереп югалды, салкын җил дә туктады, кояш та җылыта башлады. Җир – мәрхәмәтле, җир – үзебезнеке. Тик менә… колхозда орлыкка калган борчакны язын формалин сыекчасы белән эшкәртәләр иде. Формалин – яңа нәрсә, ул, колхоз башлангач кына авылга керде, ничәмә-ничә кешенең саксыз эш итүе аркасында, формалинлы орлык ашап, сарыгы, казы-тавыгы үлде. Туктале, без дә харап булсак?
Кыр уртасына басып, тиз генә үләргә план кора башладык. Тә-әк… Мансур кайгырмый: ул – дөм ятим малай. Син үлгәнгә кайгырып еларлык әти-әниең булмагач, үлүнең нәрсәсе бар аның? Арчада үлдең ни, Курса Почмак басуында ни? Мин исә бу дөньяда бик күп хәсрәт күргән әнине кызганам. Минем дә фаҗигале үлүемне ул күтәрә алмас. Алмас…
Шулай, минем генә булса да тормышны саклап калу максатында түбәнгә, Кесмәс елгасына – су эчәргә торып йөгерәбез. Курса Почмак авылына кермибез. Авыл урамында кеше барында үләсе килми. Ләкин юл өстендәге Иске Му авылына кермичә Кесмәскә чыгып булмый. Бу авыл урамына кереп үлү куркыныч түгел, болар – ачлык белән туклыкның нәрсә икәнен иң яхшы аңлаган халык. Кырык икенең җәендә болар һич тә аптырап тормыйча… туп-туры анодонта ашый башладылар. Ә Кесмәстә анодонта күп. (Алар әле дә күп, суы бетсә дә күп.) Иске Му халкын удмуртлардан чыккан дип сөйлиләр, аларны «ар» дип йөртәләр. Анодонта ашаулары турында хәбәр таралгач, карчык-коры сөйләнде:
– И Ходаем, аларның деннәре икенче шул. Аларга ярый шул… (Кая инде икенче булсын, мәчетләре, мулла-мөәззиннәре булган элек.)
Шулай, курыкмыйча, Иске Му авылына кердек. Кызу-кызу елгага таба барыш. Тик… елгага төшеп җитә алмадык без. Кичке бишләр булдымы икән, җил тынган, көн кинәт кенә җылыткан, капка-коймалардан җылы, рәхимле ис – такта исе борынга бәрелә. Бер капка төбендә, эскәмиядә күрәбез – алты-җиде кыз чыркылдашып, уен-көлке сөйләшеп утыра. Тә-ә-әк. Унбиш-уналты яшьлек кызлар. Безгә күпме? Уналты, унҗиде. Тә-әк. Андый вакытта нишлисе? Кызлар күргәч? Казан артында гадәт бер генә – кепканы, бүрекне кырынайтыбрак киясе. Егетлекнең иң беренче билгесе ул бездә. Һәм без иске кепкаларны кыегайтып куйдык та туп-туры кызлар янына юл алдык. Китте сөйләшү, көлешү, төрттерү, мыскыллау, ихахайлау…
Без кузгалып киткәндә, кояш батып килә иде, бер-ике кыз безне әле авыл башына кадәр озата да барды. Өйгә кайтып җиткәндә генә искә төште: фу, шайтан, Кесмәстән су эчәргә онытканбыз бит, эчкә формалин кергән булса нишләрбез инде?
…Поезд ыргый таныш урманнардан,
Тәгәрмәчләр шаулап баралар,
Уйлар һәр очраган ак каенның
Ботагына асылып калалар…
(Һ.Такташ)
Еракта Сикертән басуы күренеп калды. Сугыш вакытында без бу авыл мәктәбендә укыдык. Сикертән халкы ул елларда аеруча кыен хәлдә иде – колхоз сугыш чорына хәлсез керде. Иртәнге салкында без, үрдәк бәбкәләре кебек тезелешеп, карлы юлдан мәктәпкә таба атлыйбыз, кырда безнең каршыга сабакташыбыз Сәләхи очрый. Капчыгын аскан, түбән караган. Без – әшәке.
– Сәләхи, кая барасың? – дип сорыйбыз.
– Менә теш сызлый, совхозга врачка барам.
Без сабактан кайткач, әниләр сөйли:
– Сәләхи йөрде бүген авыл буйлап. Он бирүче булмады, бәрәңге биргәләдек.
Ата-ананың бөтен курыкканы шул иде ул елларда:
– Балаларны хәер эстәргә генә чыгармасак иде…
Сәләхи белән без Сабантуй саен күрешәбез: таза йорт-җирле, келәтендә берничә тонна запас бодайлы, бура тикле сыер-таналы, йөзләгән кош-корт асрап яшәүче бай колхозчы ул. Мин аның байлыгына бик шатланам.
Укучы! Казан–Шәмәрдән юлыннан узганда, урман эчендәге бер разъездга игътибар ит әле. Ул разъездның вокзал йорты утызынчы елларда ук салынган. Әйләнә-тирәсендә инде посёлок барлыкка килгән. Буяулы, верандалы, умарталы, мунчалы хуҗалыклар. Хуҗалар йорт салалар, байыйлар, бала очырталар, үләләр. Йортка икенче хуҗа килә, йортны үзгәртә, борып куя, сүтә, сата, яңаны сала. Ә вокзал – мәңгелек. Барысын да хәтерли ул. Курса разъезды бик күп хәсрәтне-кайгыны көнбатышка да, көнчыгышка да уздырган. Сугыш вакытында монда паровоз топкаларына чурки төяделәр, урман чыгардылар, монда озын авыр хәрби составлар пошкырып узып торды. Сугыштан соң монда леспромхоз эшләде, леспромхоз исә ике җирдә ОРС кибете, мәктәп, буфет тотты. Разъездга халыкны ипи тартты. Авыллар бушады, разъезд үсте. Билчәнле басуларны, кара, дымлы урманны кичеп, бер аланга чыккан авыл кешесенең борынына иң башта разъезд кибетендә карточкага бирелгән, карточка бетерелгәч ОРС кибетендә исемлек белән бирелгән ипи исе бәрелә иде; аннан соң гына күз, колак эшли башлый. Күз – тау-тау өелгән агач штабельләрен, кара майлы паровозларны, җилкәсенә мендәр куеп, авыр бүрәнә күтәргән, бөгелә төшкән ябык ирләрне күрә, колак исә паровозның, чаж-чож килеп пар клапаннарын ачып, урман яңгыратканын ишетә. Ләкин болар – болай гына. Төп көч – ипи исе. Монда ипи бар, димәк, яшәү чыганагы бар.
Разъезд шулай үсте.
Менә берзаман ипи колхозның үзенә килде. Акыллы карарлар кабул ителде, күп итеп иген үстерү, ит-сөт җитештерү өчен колхозчының үз тамагы тук булырга тиешлеге әйтелде, колхозларга шул хакыйкатьне аңлаган җитәкчеләр килде. Разъездның да йөзе үзгәрде: аның элеккеге «метрополия» дәрәҗәсе кимеде. Йортлар саны артудан туктады. Хәзер анда – элекке елларда шәп итеп салынган йортлар, умарталыклар, мунчалар, урыс капкалар, буяулы коймалар. Халкы – пенсионерлар. ОРС кибетләре, буфетлар, мәктәп бетте, кое күмелде. Ә вокзал бинасы моңаеп һаман утыра: берәүләргә – көнбатышка, икенчеләргә көнчыгышка билет өләшә. Капчык белән ипи аскан кешеләр юк анда хәзер. Разъезд һәр көнне йөзләгән кешене көнчыгыштан һәм көнбатыштан кабул итә һәм ике якка – Арча һәм Саба ягына кара урман эченә озатып тора. Ул кешеләр разъездга төшкәч, ике як урманның күпсанлы караңгы сукмакларына кереп югалалар да, ярты, бер сәгать атлагач, ишелеп иген уңган ипиле басуларга чыгалар, һәр авылның бу кырларга алып чыга торган үз сукмагы бар. Хәтта аерым кешеләрнеке дә бар. Көлеп сөйлиләр: өч ел солдат хезмәте узып, төнлә разъездга кайтып төшкән бер егет (ул бераз сакаурак иде), караңгыда авылдашларын танымыйча сорый икән: «Где эждичь чукмак? Эждичь чукмак должен быйть…»
Мин аны аңлыйм: бер телдән икенче телгә кинәт күчеш вакытында ул гадәти сүзләрне тиз генә таба алмаган: «кайда», «булырга тиеш», «монда» һ. б. Ләкин теге, иң газизе, аның баш миендә шул көе сакланган. Сукмак. Ул аны үзебезнең илнең татарча сөйләшмәгән ерак почмакларында гына түгел, Япониядә, Франциядә яшәсә дә һич тә тәрҗемә итмәс, комити, хосомити (японча: сукмак) яки «сантиер» (французча) дип мәшәкатьләнмәс, барыбер үзенең Ходай биргән кимчелекле фонетик органы белән: «Чукмак» дип әйтер иде.
Чөнки ул газиз. Кешенең балачактагы сукмагы күчми дә, тәрҗемә дә ителми.
Разъезд хәзер буш, анда ямансу. Тагын Дәрдемәнд искә төшә:
Гасырлар кичте китте, кичте еллар!
Нәбиләр, падишаһлар сөрде дәвран…
Гомерләрдер күчеп кәрван вә кәрван,
Килеп кичте җиһандин канча илләр!..
Урман артында – разъезддан ике чакрым гына ераклыкта – Чөмә-Елга авылы. Халкы гомер буе разъездга бәйле булды. Сугыш вакытында безнең класста шушы авыл малае Рафаэль укый иде. Гармунчы, сүз ярата торган. Гармунда ул шашып уйный, икенче дөньяга күчеп уйный. Рафаэльнең апасы Курса разъездында пекарняда эшли иде, өйләрендә ипи бар. Мәктәпкә килгәндә Рафаэльнең сумкасында калын бер телем ипи була. Моны бөтен класс белә. Шуңа күрә аңа ихтирам аеруча зур. Исемен дә зурлап әйтәбез: Раф. Тәнәфестә өлкән класс малайлары без – кечкенәләрне ил-умач итеп кыйнап ташлаганда (ачның ачуы яман), Рафка кул күтәрүче юк. Чөнки аның кесәсендә – Галиҗәнап ипи телеме. Раф – юньле, шәфкатьле малай, акыллы малай. Класста иң нык ачыккан малайларны ул белми түгел. Иң ач биш-алты малайның берсе – мин. Раф көн саен диярлек миңа чеметеп кенә ипи кисәге бирә. Башкаларга да бераз өлеш тия. Кызып беткән уен, сугыш бу вакытта туктап тора. Беренче бөтендөнья сугышында, имеш, шулай булган: яралыларны җыйган вакытта туплар атмаган, ике як дошман солдатлары, носилка белән бер-берсенә бәрелә-бәрелә, мәетләрне, яралыларны җыеп йөргәннәр. Без дә шулай: авыз эчендә, гадәттән тыш мул чылатып, теге ипи кисәген озак тотабыз. Күзләрдән яшьләр килә, сугыш, бәхәс онытыла. Рафаэль! Шул еллардагы син безгә биргән ипи кисәге өчен мең вә миллион рәхмәт сиңа! Мин сине гел яхшылык белән генә искә алам. Ләкин бер хәлне язмый кала алмыйм. Авыл укытучысын мәктәп дирекциясе гомернең гомер буена «ата-аналар белән эшләү җитми» дип каһәрләп тора. Менә күрегез, Чөмә-Елга авылына укытучылар көнаралаш йөреп тордылар. Каты эшләделәр. Рафаэльнең әнисе, мәрхүмә, бик юньле хатын иде. Укытучыларның хәлен аңлап, аларга ипи турап чәй эчертә иде. Укытучылар – яшь кызлар, кайсы җиде, кайсы унны тәмамлаган, арада педучилищедан чыкканнары да бар. Ипи карточкасына кибәкле, көрпәле он бирәләр, аннан өйдәге ачларга да өлеш чыгарасы бар, унбиш көнгә өч кило алты йөз – Совет хөкүмәтенә аның өчен рәхмәт – шундый авыр вакытта да укытучыларга, укучыларга игътибарлы булды. Әмма теге яшь кызларның, авыз чылатып, бер тапкыр ипи тешлиселәре килә, һәм алар «ата-аналар белән эшләү өчен» Чөмә-Елга авылына барыштыргалыйлар. Класста бу хәл – билгеле эш. Арада явыз малайлар байтак. Кабат әйтәм: ачның ачуы яман. Күз алдына китерегез: математика укытучысы, дәрес вакытында бастырып куеп, ач, корчаңгылы, чабаталы бер малайны сүгә:
– Мәннәнев, нүжәли шуны да аңламыйсың инде? (а + b)ны квадратка күтәреп радикал астына төшергәндә нәрсә чыга?
Мәннәнев дигән ач малай исә «радикал асты»н бик тиз чыгара:
– Әйдә ярар, миңа каныгыгыз инде. Без инде, Рафлар шикелле, сезгә ипи белән чәй эчереп чыгара алмыйбыз…
Әле хәтердә: укытучы кызларның берсе, дәрес вакытында шундый сүзне ишеткәч, акбурын идәнгә ыргытып, үкереп-үкереп елады. Ул бик кызганыч хәлдә иде, без, ахрысы, моны аңладык, ул дәрестә тәртип бозулар булмады. Курса разъездына сигез чакрым ераклыкта – Сикертән авылы. Классташым, эре, таза гәүдәле Хуҗин Сәлих шул авылдан иде. Гәүдә таза, ул аеруча каты ачыга. Тәнәфес вакытларында ыңгырашып куя. Юк, безнең тамак беркайчан да туймаячак, ачтан үләчәкбез, ди. Ул өметсезлеккә бирелә. Зур гәүдәле егеткә аеруча авыр.
Сәлихне соңгы тапкыр илле бишенче елларда күрдем: солдат гимнастёркасыннан, көләч йөзле. Йорт яңартып йөри, колхоз тернәкләнеп килә, Сәлих – кладовщик. Хезмәт көненә икмәк алганнар, ипи салабыз, кабартма-коймак пешерәбез, ди. Икебез дә шат. Сөйләшеп сүз бетми. Ләкин бәхетсезлек чыккан: ревизия вакытында амбарда ике центнер арыш, өч центнер солы җитмәгәнлеге беленгән. Ике кат үлчәгәннәр бөтен амбар ашлыгын, Сәлих шулай таләп иткән, «граммына да тигәнем юк» дип, үкереп-үкереп елаган; мин шикләнмим – класста иң чиста күңелле малай иде ул. Өченче тапкыр үлчәгәндә дә шулай чыккан. Өметсезлеккә бирелгән Сәлих, кешеләр карап торганда, формалин мичкәсе янына килгән дә, кашык тутырып, формалин йоткан: «Менә, ипидер, ант итәм, граммына да тимәдем», – дигән. Аннан тагын өч-дүрт кашык йоткан. Кешеләрне якын китермәгән. Аннан амбарның арыш салган бүлеге өстенә менеп яткан да, үкерә-үкерә, кычкыра-кычкыра, газапланып җан биргән. Җитмәүчелеген дәүләт бәясенә әйләндергәндә алтмыш тәңкәгә дә тулмаган. Бичара, бик намуслы иде шул.
Кайбер кешеләр әйбер исенә гадәттән тыш сизгер булалар. Кайбер кешеләр – битараф. Нигә алай? Соңгыларның берәр төрле физиологик кимчелекләре бармы әллә? Һич юк! Балачакта иписезлекне кичергән кеше генә искә аеруча сизгер була. Бүре нигә шулай искә сизгер? Сарык абзарының исен ике чакрымнан сизә, эт исен алты-җиде чакрымнан сизә дип сөйлиләр иде безгә элек. Чөнки – бүре гомере буе ач. Аңа беркем дә әбәт, кичке аш әзерләп тормый. Бәхетсезлегенә каршы, табигать бүрене җир йөзендәге иң калорияле дефицит ризык – ит ашый торган итеп яраткан. Сарык исен, эт исен дә сизмәсә, ачтан тәпиен суза бит ул. Аның бит гастрономга талоны юк. Ә моңарчы берәүнең дә ачтан үлгән бүре түшкәсен күргәне юк әле…
1944 елның көзе. Урман эчендә – без укыган училище. Тулай торактан уку бинасына барганда юл өстендә пекарня кала. Әлегә аның ишеге янында чи усак утыны яралар. Эчтә камыр басалар. Без укудан кайтканда исә, морҗадан сизелер-сизелмәс кенә кайнар һава күтәрелә. Мичне томалап ипи тыкканнар, һавага… аңны саташтырырлык ипи исе чыккан. Күздән яшь килә, тамак төбе җыерыла, адымнар ялгыша, тел көрмәкләнә…
Борынгы Шәрыкта җарияләр төн җиткәндә үзләренең тәннәренә иң затлы чәчәк майлары сөрткәннәр. Патшалар, солтаннар, фиргавеннәр кереп ятасы йокы бүлмәсендә, дөньяның иң затлы чәчәкләре кебек татлы ис таратып, ефәккә чорналып, яшь хатын, җария, кәнизәк көтеп торган. Французлар тәнгә сөртер өчен одеколон уйлап тапканнар. Шәрык илләрендә әле дә кунакханәләрдә искә зур игътибар бирәләр: сандал агачы исе, арахис исе һ. б. затлы исләр чыгарып бүлмә әзерләү кунакка ихтирам билгесе булып санала.
Әмма яңа пешкән арыш ипие исе дөньяның бер генә почмагында да юк. Арыш ипие тик бездә генә…
…Мин инде, Шәмәрдәнгә төшеп тә тормыйча, шул ук поезд белән Казанга таба кайтып барам икән. Мин инде Курса разъездын кабат узганмын икән – әйтәм аны, күңелгә ургылып яңадан сагыш тулды, мин инде Арчага якынлашып киләм икән. Әнә Арчада элеккеге заманның ике-өч кенә истәлеге калган. Болар – элек ерак-ерактан күренеп, күңелгә шөбһә катыш мәһабәтлек өреп торган Арча чиркәвенең гөмбәзе. Хәзер яңа биналар каплап килә инде аны. Икенчесе – тау башындагы борынгы Арча крепосте. Иске, иске… Казан арты тарихын үзенә сеңдергән дә һаман әле утыра, туза, искерә, картая, өченчесе – Арчаның мәшһүр крахмал заводы. Ачлык елларда халык шуннан «барда» алып кайтып, шуңа көрпә кушып ипи пешерә, ул ипи ачы була, лычкылдап тора иде, аның исе дә сизелми иде.
Әнә Арчаның үзәк урамы Покровка, бу урамдагы йорт хуҗалары авыл халкын аты-йөге белән квартирага алалар иде. Ипигә бәйле тагын бер истәлек: авыл мәктәбендә укытучы булып эшләгән чагым. Укыту бүлеге мөдире. Ронога эш белән барам. Мәктәпнең хуҗалык бүлеге мөдире, дөнья бәясе юньле кеше Сәүбән абый ат җигеп бирә, чанага солылы вика тутыра, толыпны җайлый. «Тау менгәндә аркалыгын бераз төшерерсең», – дип, дугага уч төбе белән сугып ала, дуга боҗрасы зың итеп тавыш бирә («булды, шәп, молодец, Сәүбән» дигән сыман), мин юлга чыгам. Мәктәп капкасын узганда ишетеп калам: «Кайтырга чыгар алдыннан бер-ике кирпеч ипи ашат. Аннан чанага сузыл да ят, йокла. Ат ул шундый: тамагы тук булса, беркайчан да сине кыен хәлгә куймый».
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.