Текст книги "Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 30 (всего у книги 35 страниц)
Бу монастырьның да үзенә күрә риваяте бар… XV гасырда тау башындагы бу авылда Каталина Томас дигән бер кыз бала яшәгән. Шул кыз бөтен гомерен утрау халыклары арасында католицизмны таратуга багышлаган. Католик чиркәве Каталинаның бу фидакяр хезмәтенә зур бәя биргән. 400 ел вакыт үткәч, 1930 елда, Рим папасы Каталина Томасны изгеләр исемлегенә кертеп канунлаштыру турында карар чыгарган. Папага нәрсә ул! Ватикан чиркәве изгеләр исемлеген ел саен яңартып, төзәтмәләр кертеп тора: берәүләр өстәлә, икенче берәүләрне төшереп тә калдыралар. Ләкин Каталина өчен андый куркыныч әле юк, ди. Чөнки Каталина турындагы риваять һәм монастырь бу авылга бик күп туристларны тарта. Монастырьның музее бик бай. Мондагы монахлар Изге Бруно орденына кергәннәр. Бу орден ортодоксаль тәртипләрне, ягъни гадәттән тыш каты режимны яраткан, үзара атнасына бер генә көн сөйләшергә рөхсәт ителгән. Калган вакытта гыйбадәт, уку һәм һөнәргә өйрәнү мәҗбүри булган. Бу монастырьда ике төрле һөнәр шактый зур үсеш алган.
Шуның беренчесе – рәсем сәнгате. Монастырьның хәзер музейга әйләндерелгән кельяларында XVIII гасырның искиткеч картиналары сакланган. Рәссам монахлар картиналарында яктылык, күләгә бирү ысулларыннан оста файдаланганнар. Мәсәлән, зур гына киндердә бер изге картның рәсеме бирелгән. Яланаяклы бу картның аяклары, кайсы гына яктан карасаң да, сиңа таба борыла. Моңа ышанмыйча, бүлмәнең төрле почмагына басып карадык. Ләкин факт – аяк гел синең якка борыла да бетә. Күләгә, яктылык законын рәссам, күрәсең, яхшы белгән.
Бу монастырь салынганчы ук әле, мондагы монахлар китап басу станогын уйлап тапканнар. Монастырьның китапханәсе дә шактый гына бай.
Ләкин монахларның иң оста башкарган эшләре дару ясау булган. Монастырьның аптекасында фарфор, фаянс савытлар тулы. (Боларын да үзләре ясаганнар.) Валлдемосса тирәсендәге урманнар, тарлавыкларда фармацевтика өчен бик кирәкле чәчәкләр, үләннәр үсә. Монахлар гасырлар буе шуларның дәвага яраклы сыйфатларын өйрәнгәннәр һәм нәтиҗәдә үзләренең фармакологиясен булдырганнар. Алар ясаган дарулар заманында Испаниядә дан тоткан.
…Польшаның милли музыкасына нигез салган Фредерик Шопен әнә шулай бу монастырьга сәламәтлеген рәтләү исәбе белән килеп чыккан. 28 яшьлек композиторны монахлар дәвалаганнар. Әкияттәгедәй бай табигатьле бу авылның һавасы да үпкә авыруына дәва, диләр. Монда килгәч, Шопен бераз сәламәтләнә. Ләкин иҗат кешесе үзенә тынгылык тапмый: ул пианинодан башка яши алмый, Европадан пианино көтә. Аңарчы Шопенга Пальмадан кечкенә генә бер пианино китереп торалар. Ул инструментта уйнавы кыен була. Шулай да композитор Валлдемоссада вакытта үзенең мәшһүр мазуркасын, ике соната һәм «24 нче прелюд»ын яза.
Аның бу прелюды, музыка белгечләренең әйтүенчә, пейзаж тәэссоратына бай.
Шопен монда танылган француз язучысы, безгә мәгълүм «Консуэло»ның авторы Жорж Санд белән килгән була. Романтизмдагы демократик агымның вәкиле булган бу яшь, чибәр ханым белән Шопен арасында кыска вакытлы мәхәббәт романы булып ала. Валлдемоссада вакытта бу мәхәббәт шаукымы узып китә. Бу аерылуны Шопен бик авыр кичерә. Аның сәламәтлеге какшый. Ул арада пианиносы да килеп җитә – ләкин инде тормыш чаткылары сүнеп бара… Ул Парижга кайтып китә, шунда үлә. Васыяте буенча аның йөрәген Варшавага алып кайтып күмәләр.
Монастырь музеендагы документлар бөек композиторның әнә шундый фаҗигасен сөйли. Шопен бүлмәләрендә йөрибез. Бөтен әйбер – оригинал, испан халкы бөек композиторның әйберләрен зур ихтирам белән саклый. Гид аның турында горурланып сөйли. Әйе, гуманистик сәнгать һәрвакытта да интернациональ була…
Шопенның тормышына багышланган күп рәсемнәрдән берсе аеруча күңелдә калырлык: ябык, сөяккә калган композитор үзенең бүлмәсендә ялгыз утыра. Кичке эңгер-меңгердә аның ачык тәрәзәсеннән коточкыч берәү килеп керә. Озын, тузгыган чәчле, ыржайган тешле, ямьсез чокыр күзле. Бу – үлем…
Тәрәзәсеннән ул кергәндә, Фредерик Шопенга нибары утыз тугыз яшь була.
Монастырьдан мин әнә шундый авыр тәэсирләр астында чыгып киттем. Аллея буйлап барам. Агач төбе саен кечкенә кибетләр. Шопен тормышына кагылган вакыйгаларны сурәтләгән открыткалар саталар. Ләкин күбрәге – сувенирлар. Кибет алларына зур-зур зебра тиреләре элеп куйганнар. Эшкәртелгән, йомшак тиреләр. Моны, ихтимал, матурлык өчен алалардыр. Иксез-чиксез санда кылычлар, шпагалар, рапиралар, пычаклар. Әлбәттә, күбесенең тоткасында алтынланган тәре. Кая карама, анда тәре. Монда рыцарьларның бөтен коралларын табарга була. Әйе, Валлдемосса авылы Шопенны гына түгел, рыцарьлар заманының истәлекләрен дә саклый…
Валлдемоссадан чыгып киткәндә, мин Шопен яшәгән бүлмәнең ачык тәрәзәсенә тагын бер карап алдым. Бераздан ул тәрәзәләр агач ботагына элгән зебра тиреләре аша күренмәс булды. Диңгез эчендәге утрауда, тау башындагы бер монастырьның эчкәре бер бүлмәсендә юл-юл тиреләр артында бөек гуманист-композитор үзе аерылып калгандай булды. Аны калдырып китүе бик кызганыч иде…
Кичен безнең теплоход янына тагын халык җыелды. Берөзлексез машиналар агылды. Аталар, кечкенә балаларын кулларына күтәреп, аста – теплоход кырыенда йөрделәр, балаларына нәрсәдер сөйләп аңлаттылар. Җыелган халык арасында мин безне сыйлаган Карлос та күренмәсме дип эзләгән идем. Ләкин сәгать кичке тугыз иде – бу вакытта подвалда эшнең кызган чагы – Карлос инде, йөгерә-йөгерә, кеше сыйлый торгандыр…
Испаниянең бу провинциясендә без ике көн булдык. Фирма хуҗалары, әлбәттә, безгә бары тик табигать матурлыкларын гына күрсәттеләр. Туризмның максаты, ихтимал, шулдыр. Әйе, миндаль агачлары, кызыл мәкләр. Урта диңгезнең җылы дулкыннары бу утрауны бизиләр, иркәлиләр.
Теплоход нейтраль суларга чыккач, ничектер җанга рәхәт булып китте. Ничә әйтсәң дә, теплоход – газиз Ватанның кечкенә бер кисәге…
Колизей хәрабәләрендә мәчеләр җылына…
Ниһаять, Европа кыйтгасына таба юл алдык… Экипаж тәэсирләрдән арыган кешеләргә ял бирергә карар иткән. Юл озын иде – кояшлы көннәрнең берендә диңгез уртасында Нептун бәйрәме уздырырга булдылар. Нептун бәйрәме, гадәттә, диңгездә экваторны аркылаган вакытта гына уздырыла. Ләкин экваторны узарга бар кешегә дә насыйп булмый. Диңгез өстендә экватор сызыгы барыбер күренми – мондый бәйрәмне нигә Урта диңгездә уздырмаска? Экипаж иртәдән үк традицион бәйрәмгә әзерләнә башлады. Кем ул Нептун? Аның бәйрәме ничек үткәрелә? Һәр коллективта дилетантлар була. Дилетант, гадәттә, алдан белеп сөйләргә, фараз кылырга ярата. Безнең арада да алар юк түгел иде. Берәүләр, Нептун, килеп чыккач, палубада очраган бер кешене борттан диңгезгә ыргыта, дип сөйләделәр. Тиз ышанучан кешеләр, борттан үрелеп диңгезгә карадылар: ара-тирә килеп чыккан дельфиннарның, шыксыз касаткаларның уйнавына караганда, Нептун бабай ыргыта калса, бер дә исән чыгармын дип уйларлык түгел иде… Шуңа күрә төшке аштан соң үзенең каютасына кереп, бөркәнеп йоклаучылар да булды. Икенче берәүләр, Нептун бөтен кешене мазут белән буяп, пичәт сугып йөриячәк, дип сөйләделәр.
…Теплоход ачык диңгездә туктап калды. Халык палубага җыелды. Музыкаль салон тирәсеннән Нептун чыгар дип көттеләр. Ләкин Нептун горизонтта күренде. Аны көтеп алырга туры килде. Шлюпканы палубага күтәрделәр…
Нептун бәйрәме – суднодагы чын уен. Бу церемониягә капитан да катнаша. Нептун янына барып, капитан честь бирә һәм суднодагы хәл турында кыскача доклад ясый. Аннары экипаж исеменнән Нептунга бүләк тапшырыла. Бу юлы да шулай булды: капитан докладыннан соң Нептун безнең җитәкчене чакыртты. Җитәкче – саклык чараларын алдан күргән – таушалган гына трикодан иде, күрәсең, суга чумарга инде әзер. Диңгез асты патшасы җитәкченең докладын тыңлады. Нептунның үз оркестры бар. Оркестрантлар диңгез астындагы җеннәр булып киенгәннәр. Ләкин иң шәбе – су кызлары. Алар, рәвешен китереп, суүсемнәргә генә төренгәннәр, чын-чыннан әкияттәге су кызлары инде. Нептун телгә бик җор карт булып чыкты, теплоход палубасында уен-көлкенең чиге булмады. Үзенең сөңгесен палубага бәрә-бәрә, яшелле-зәңгәрле тавыш белән Нептун башта дулады.
– Әнә мачта буенда утырган теге оятсыз кызны монда тотып китерегез әле, – дип команда бирүгә, кояшта кызынып утырган бер кызны «җеннәр» кычкыртып алып килделәр.
Нептун сөңгесен бәрә-бәрә сорау алды:
– Нәрсә дип чишендең син, оятсыз? Бөтенләй чишенәсең киләме әллә? Ә?
Кызны Нептун каршына каплап салдылар.
– Йә, әйт, юньсез кыз, гөнаһларың бармы?
– Бар, атакай, бар…
– Моннан соң гөнаһлар эшләрсеңме?
– Атакай, яшерер хәлем юк, эшләдем, эшлим һәм эшләрмен…
Палуба гөр килә. Нептун хөкем чыгара, аркасына минем пичәтемне басыгыз, битен буягыз һәм, гаепләрен яшермичә әйткәнен искә алып, суга ташламагыз, ди.
Кызның аркасына «җеннәр» аш тәлинкәсе зурлыгында «Нептун» дигән пичәт басалар, битен кара буяу белән буяп җибәрәләр.
Туристлар арасында бер юан агай бар иде. Бу кешенең авырлыгы йөз егерме кило дип сөйлиләр һәм моның шулай икәнлегенә шикләнүче дә юк сыман иде. Нептунның моңа күзе төште.
– Яле, яле, – дип кычкырды ул, – әнә тегендә утырган юан корсаклыны монда китерегез әле!
«Җеннәр» тегене Нептун каршына алып килеп тезләндерделәр. Нептун кызды:
– Син нәрсә дип юанаясың, ә? Кемнекен ашыйсың син? Үзең эшләгән сиңа ашарга җитәме? Кеше хакын ашамыйсыңмы син? Минем әмеремне барыгыз да тыңлагыз: бу юан корсакны, суга манчып, акылына кайтарырга кирәк.
Алты-җиде таза «җен» юанның аяк-кулыннан күтәрмәкче булдылар, кыймылдата да алмадылар. Нептун су кызларына әмер бирде. Оркестр марш уйнап җибәрде, су кызлары да килеп тотынгач, юанны күтәрделәр һәм, «раз, два, взяли!» дип селтәп, бассейнга ыргыттылар. Әлбәттә, Архимед законы буенча, бассейннан чирек тонна чамасы су чайкалып чыгып, палубага акты. Ул ара да булмады, Нептунның яңа әмере ишетелде:
– Палубадагы иң матур хатын-кызны суга ташларга! Палубада булган бөтен хатын-кыз каюталарга таба торып йөгерде. Камыш креслода бер әби генә утырып калган иде – ул әби үзен иң матур дип уйлый торган яшьтән чыкканлыгына инде ышанган, күрәсең.
Ахырдан «җеннәр» палубада булган бөтен халыкны брандспойттан коендырдылар. Нептунны кичке якта гына озаттык. Икенче көнне Нептунның үз сагына алуы турында һәркемгә диплом өләшеп чыктылар. Нептунның үзен дә таныдык: ул теплоходның баш механигы – кырык биш яшьләр чамасындагы өрлек буе одессит икән.
…Мин йокыдан иртә уяндым. Теплоход Капри утравы буеннан узып бара иде. Иртәнге кояшның аксыл нурлары җылы диңгезгә төшкән дә шуннан күзне камаштырырлык итеп чагылган. Капри сөт пары эчендә утыра. Ниндидер серлелек, ниндидер мөлаемлык. Бәлки, безнең Максим Горький тормышы белән бәйле булганга, ул шулай тоеладыр?
Капри – безнең Ватаныбыз тарихына турыдан-туры бәйле урын. Анда җиде ел Горький яшәгән. Авырган, дәваланган, иҗат иткән. Россия язмышы белән кызыксынган, сәяси дөньяда катнашкан. 1908 елның апрелендә аның янына В. И. Ленин килгән. 1910 елда кабат килгән. Ленинның М. Горькийга адресланган бик күп хатлары Каприга язылган. «Сезнең: «Куллар калтырый һәм туңа», – дип өстәп язган сүзләрегезне укыгач, ачуым чыкты. Каприда нинди начар йортлар икән! Бу бит бернигә дә ярый торган эш түгел! Бездә булып бездә пар белән җылыталар, бик җылы, ә сездә «куллар туңа». Бунт күтәрергә кирәк»1919
Ленин В. И. Әсәрләр. – 4 басма. – 34 т. – 424 б.
[Закрыть].
1909 ел. Бу утрауга Горький янына үзенең хатыны белән И. Бунин килә. Бераздан алар Сицилиягә китәләр, берничә көннән тагын киләләр. Шулай күп тапкыр. Бу утрау рус әдәбиятының, Россия халкының язмышы турындагы күпме әңгәмәләрнең шаһиты!
Безнең каршыбызга су трамвайлары очрый. «Неаполь – Капри» дип язганнар. Палубасы тулы зонтик тоткан хатыннар, газета-журнал тоткан ирләр. Мөгаен, Неапольнең аристократиясе утрауга ял итәргә барадыр.
Мин Неаполь шәһәре Италиянең иң эре сәяси һәм икътисади үзәге икәнен белә идем. Неаполь – Италиянең капкасы. Рим, Неаполь, Венеция – Италиянең горурлыгы. Безнең теплоход Неапольгә кергәндә, әле бик иртә иде. Бөтен порт аксыл нурга төренгән. Җете кояшның нуры, диңгез аша сынып, күзләрне чагылдыра. Неаполь балет декорациясен хәтерләтә. Тауга таба менеп киткән матур йортлар, еракта томан эчендә Везувий…
Без тукталырга тиешле причалның диңгезгә таба кергән иң түрендә зур полотнога «Шелл» дип язып куелган. Таныш компания! Без бу исемне инде Одессадан чыгып киткән көннән бирле бөтен илләрнең портларында, урамнарында күреп киләбез. Күрше причалда АКШның эскадрасы тора. Алты-җиде корабль бортларын терәп тезелгәннәр, палубада матрослар иртәнге приборка ясап йөри. Алардан ерак түгел Германия корабльләре… Безнең күршедә бердәнбер тыныч характерлы судно – Төркиянең «Каrаdeniz» исемле сәүдә пароходы – тюклаган сарык тиреләре төяп ята. Порт янындагы бер күтәренке урынга вертолёт килеп кунды. Ул Капри белән Неаполь арасында пассажирлар йөртә икән.
Полиция, таможня формальностьлары… (Чит ил портларына кергәч, документлар белән эш итүне диңгезчеләр «таможня формальносте» дип атыйлар.)
Италия җиренә аяк бастык. Иң беренче булып газеталар киоскы янына бардым. Монда Италиянең төрле партия газеталары, шунда ук Германия, Англия газеталары. Китаплар. Әхлак тәрбиялибез дип, мораль тотнаксызлыкны тасвирлаган журналлар. Беренче сан, икенче сан… Болар – беренче тәэсирләр. Автобус көткән арада, безне порт эшчеләре чорнап ала. Значоклар сорыйлар.
Неапольдән Римга чыгып китәбез. Фирма бу араны узу өчен безгә гид бирмәгән. Югыйсә юлда барганда без атаклы Цицеронның каберен күрер идек. Тау битләре арасындагы томанда әле дә булса хәрәкәт итә торган Сольфатар вулканын күрер идек. Борынгы римлылар тәмуг капкасы дип ышанган Сибилла мәгарәсен күрер идек. Ниһаять, Рим янындагы Марчиано бистәсен – бөек рус художнигы Брюллов үлгән урынны күрер идек.
Ләкин хәзергә без ике генә нәрсәне күрәбез: табигатьнең искиткеч матур киңлекләре буйлап сузылган ике магистральле, беренче класслы автомобиль юлы. Неапольдән чыкканда шул юлның капкалары: юлдан файдаланган өчен шофёр, капка янында машинаны туктатып, акча түләргә тиеш. Хәер, Неапольдән чыкканда гына түгел, Римга кергәндә дә…
Рим шәһәренең риваяте бөтен Италиядә бик популяр. Кая карама, анда ана бүрене имеп утырган ике сабый. Мисырда пирамидалар, Нефертити ничек модада булса, монда ана бүре шулай популяр. Имеш, явыз патша Амулий, тәхеткә дәгъва итүләреннән куркып, Марс алла һәм Рея Сильвиянең игезәк улларын Тибр елгасына ташларга боерган. Ләкин агым сабыйларны ярга чыгарып ташлаган. Аларның елаган тавышына ана бүре килеп чыккан. Ул аларны имезә башлаган. Бераздан бу балаларны көтүчеләр тапкан, һәм бер көтүче аларны тәрбиягә алган. Малайларга Ромул һәм Рем дип исем биргәннәр. Үсеп җиткәч, болар явыз патша Амулийдан үч алганнар: аны үтергәннәр. Аннан соң үзләрен көтүчеләр тапкан урында шәһәр салырга уйлаганнар. Ләкин шулвакыт алар арасында низаг чыккан, һәм Ромул үзенең туганы Ремны үтергән. Ромул шәһәрне үз исеме белән атаган. Латин телендә Римны Рома дип йөртәләр.
Шәһәрнең символик нигезе шулай итеп канга буялган…
Европа, Азия, Африканы дер селкеткән Рим империясенең хәзерге көнгә караңгы, шыксыз җимерекләре генә калган. Кайчандыр бөтен дөньяга мәшһүр булган Колизей хәрабәләрендә юан койрыклы мәчеләр кояшта җылынып йоклап ята. Колизейның астында гладиаторларның сәхнәгә әзерләнеп чыгу өчен бүлмәләре бар. Ерткыч хайваннарны да аренага шуннан – астан чыгарганнар. Заманында, императорларның, Рим халкының күңелен күрер өчен, бу аренада кешеләрне арысланнар белән сугыштырганнар. Үлемгә баручы гладиаторлар, Цезарь каршыннан узып аренага чыкканда, аңа елмаеп дәшкәннәр:
– Сәлам, Цезарь, үлемгә баручылар сине сәламлыйлар.
Тамашадан соң коллар, аренага чыгып, үлгән кешеләрнең гәүдәләрен җыйганнар, идәнне каннан чистартканнар. Тамашачылар исә, канәгатьләнеп, өенә кайтып киткән.
Бөтендөнья сәнгатенең гүзәл бер бинасы булган Колизей стеналары өстендә басып торганда, минем күз алдыма әнә шул күренешләр килде. Ә Нерон… Император Нерон… Бу явыз гомере буе үзенең гаепләреннән куркып, шикләнеп яшәгән һәм Рим гражданнарының канын койган. Ул үзенең ир туганын агулап үтергән, үзенең әнисен үтерергә кушкан, тәрбиячесе философ Сенека Нерон аркасында һәлак булган. Сталин менә каян башланган… Халыкларга андый монархларны күрергә язмасын!
Рим – тарихның үзе. Явыз тираннарны гына түгел, ул бөтендөнья культурасының корифейлары булган Рафаэль, Микеланджелоларның да эзләрен саклый. Бер-берсе егермешәр тонна авырлыгындагы металл ишекләрдән зур куполлы Пантеон эченә кергәч, тын каласың: монда бөек Рафаэль күмелгән. Аңа нибары 37 яшь булган – табигать аның белән ярышта җиңелүдән курыккан. Рафаэль эштә янып үлгән. Ватикан музеенда ул бизәгән бөтен-бөтен бүлмәләр бар. Арада иң мәшһүре – «Афина мәктәбе». Художник Сократ, Диоген, Аристотель образларын иҗат иткән. Безнең Брюллов исә Рафаэльнең бу картинасыннан шул ук зурлыктагы копия эшләгән. Рафаэль бүлмәсендә хәзер – бөтендөнья халкы. Әгәр монда үзеңнең гидыңны югалтсаң, һич тә иптәшләреңне таба алмыйсың. Шуңа күрә Ватикан музееның залларында безнең гидыбыз синьорита Пия үзенең кәкре таягын өскә күтәреп йөрде. Таякның аскы башында резин бөкесе бар. Шуңа бассаң, ул балалар уенчыгы кебек чыелдый. Шул тавышка ияреп, кәкре таякны карап йөрсәң генә… Һәр гидның үзендә аерым бер билге. Бу залларда Америка, Һиндстан, Япония, Германия, Швеция бергә буталган. Залларның берсендә 500 квадрат метрлы стена Микеланджело тарафыннан ясалган («Сикстин капелласы»). Рафаэль белән Микеланджелоның эзләрен Изге Пётр соборында да күрәсең.
Ватикан музее – сәнгать әсәрләре тупланган иң бай биналардан берсе. Аның 1400 залы бар. Бу залларда скульптура, рәсем сәнгатенең дөньякүләм әһәмиятле әсәрләре куелган. Вакыт-вакыт Ватикан күргәзмәләр оештырып тора. Мәсәлән, 1973 елның җәендә Ватикан музее яңа экспозиция күрсәтте. Бу экспозициягә мәшһүр сәнгатькярләр Гойя, Утрилло, Роден, Модильяни, Гоген әсәрләре тупланган. Әлеге галереяга 250 авторның 700 ләп рәсем һәм скульптура әсәрләре керә. Арада шулай ук соңгы заман сәнгатькярләре Леже, Пикассо, Сикейрос, Гуттузо, Манцу әсәрләре дә бар. Экспозиция соңгы ун ел эчендә әзерләнгән. Аны сәнгать дөньясының иң яхшы җыелмасы дип бәялиләр.
Ватикан музеенда моннан тыш кулъязмалар да тупланган. Анда XVI йөзгә карый торган бер татар кулъязмасы бар. Ул төрле хикәятләрдән тора. Ачып куйган битләрендәге хикәятләрне мин укый алдым, каллиграфиясе әйбәт. Моның фотокопиясен алырга иде…
Ватикан территориясендә бөтен кеше диярлек дин әһеле. Кара риза кигән төрле яшьтәге ирләр, маңгайга төшереп яулык бәйләгән католичкалар адым саен. Кулларында дин китабы. Безнең шикелле елына унбер ай эшләп, ял вакытында сәяхәт итеп йөргән кеше өчен бу хәлне аңлау бик кыен. Нигә бер җирдә дә эшләмиләр болар? Папа сайлаганда да борынгы гадәтләр: җыелыш вакытында папа сайлана торган залның тәрәзәсеннән кара төтен чыкса – папа сайланмаган, ак төтен чыкса – сайланган була икән… Күрәсең, болар без бик нык тырышып оныткан әхлак мәсьәләләренә ябышып яталар.
Папа XX гасыр машинасына утырып чыгып китте. Мотоциклларда эскорт аның алдыннан бара… Мондагы контрастны белмәссең… Болар техник прогресс белән әхлак арасында уртаклык эзлиләр һәм табалар да…
Ватикан – дөньядагы иң тын дәүләт. Римның бер мәйданында урам ташына ак сызык сызганнар, шуннан атлап керүгә, син инде Ватикан территориясендә. Әлбәттә, аның өч капкасы да бар. Ватиканның территориясе – 44 гектар. Күпчелек халкы – югары дәрәҗәле католик руханилар. Аның музейларындагы һәм соборындагы хезмәткәрләр (2500 кеше) Римнан килеп эшлиләр, алар Ватикан гражданнары түгел. Ватиканда даими полиция сәгате бар. Төнге унберенче яртыда анда инде тынлык урнаша, дәүләт территориясеннән бары тик махсус рөхсәт язуы белән генә чыгарга мөмкин. Төнге сәгатьләрдә аның урамында бернинди хәрәкәт булмый.
Без Ватиканда йөргәндә, әле аның кораллы көчләре бар иде. Папаның 498 гвардеецы, 142 жандармы һәм почётлы каравылдагы 60 солдаты исәпләнә иде. Бу армия 1485 елда папа Иннокентий VII вакытында төзелгән. 1505 елда бу армиягә 200 швейцарияле алып киләләр һәм ялланган Швейцария гвардиясен төзиләр. Заманында Ватикан армиясе составында пехота, артиллерия һәм хәрби суднолар да була. Бу армия Италияне берләштерергә омтылган Гарибальди отрядларына каршы көрәшеп «дан» ала, Италияне папа властеннан азат итәргә омтылучылардан папа гвардеецлары рәхимсез рәвештә үч алалар, алар хәтта хатын-кыз һәм балаларны үтерүдән дә баш тартмыйлар. Соңгы 100 ел эчендә бу армия Ватикан чикләреннән чыкмаган. Гвардиячеләр Папаның үзен саклыйлар, солдатлар Изге Пётр мәйданындагы церемонияләрдә катнашалар, жандармнар гадәти патруль хезмәтен башкаралар. Ватикан капкалары янында чын-чынлап Урта гасыр: сакчы солдатлар чуклы, каурыйлы эшләпәләрдән. Кызгылт-сары юллы буй-буй кофта, шундый ук төстәге киң балаклы ыштаннар киеп, кылыч аскан егетләрне күргәч, үзеңнең XX гасырда яшәгәнеңне онытып куясың. (1970 елның сентябрь уртасында, папа Павел VI ның карары буенча, Ватикан армиясе таратылды. Хәзер анда 54 кешелек Швейцария гвардеецлары отряды гына калды. Микеланджело рәсемнәре буенча тегелгән форма кигән бу кешеләр Ватикан территориясен саклыйлар.)
Ватикан территориясенә аяк бассаң, аның капкалары янындагы каурыйлы эшләпә кигән швейцарияле егетләрне күреп була әле.
Рим шәһәре борынгы төзелешләрнең коточкыч зур хәрабәләре, соры ташлы храмнар, пантеоннар, җимерек амфитеатрлар, иске колонналар, куполлар белән кысылган. Монда борынгылык, Урта гасырчылык синең тәнеңнең һәр күзәнәгенә басым ясый. Карап йөрисең-йөрисең дә, борынгы Лациумның яшел киңлекләренә чыгып, тын аласы килә. Ул җирләр әнә шул соры храмнар аръягында гына булырга тиеш… Канлы Рим дәүләте! Җир өчен көрәшеп, синең киңлекләреңдә күпме плебейларның каны түгелгән. Җирбиләүчелектә, беренче тапкыр азмы-күпме түбән катлаулар мәнфәгатен күзәтеп, закон проектын керткән агалы-энеле Тиберий һәм Гай Гракхлардан югары катлау ничек итеп үч алган! Тиберийны, үзенең 300 тарафдары белән үтереп, Гайның үлгәннән соң башын кисеп, тураклап, Тибр елгасына ташлаганнар. Уңдырышлы үзәнлекләр, тау битләре бөтен тарих буена эре җир биләүчеләр кулында булган…
Синьорита Пия, таягын кычкырта-кычкырта, безне Изге Пётр статуясы янына китерде. Кайсыдыр илнең туристлары изге картның аягын тотар өчен чиратка басканнар иде. Мин шунда аның аягына күз ташладым: чуен аякның кул белән кагылудан, үбүдән инде бармаклары ашалып беткән иде. Әйтерсең Рим империясенең бөтен тарихы шушы «изге»нең аягына тупланган…
Ә мин хыялланган яшел басуларга чыгу алай ансат эш түгел икән. Рим (һәм бөтен Италия шәһәрләре) машиналардан җәфа чигә. Монда шәһәр урамында бер генә буш урын да юк. Газоннар, тротуарлар тулы машина. Урам чатларында егермешәр минутка машинаны сүндереп чират көтү – гадәти хәл. Пик сәгатьләрендә машина белән йөрүгә караганда зур булмаган арада җәяү йөрү уңайрак. Менә бит нәрсә килеп чыга! Тиз йөрү өчен уйлап табылган нәрсә хәзер нәкъ менә үзенең кире нәтиҗәсен бирә башлаган. Машина газыннан, машина күплегеннән Рим урамнарында сулыш алуы кыен. Римның тыны бетә…
Неапольнең аристократлар яши торган районында булдык. Шәһәрләрдә бик ачык кына бер аерымлык була: байлар яши торган район, ярлылар кварталы… Иртәнге сәгать уннар. Алсу чәчәкләргә күмелгән отельләр, яхшы йортларда тынлык. Бернинди хәрәкәт юк, кеше юк.
– Монда Неапольнең аристократиясе яши, – ди безнең гид.
– Ә кайда соң алар үзләре? – дибез, автобустан чыккач.
– Алар бу вакытта йоклыйлар, өйләрендә ял итәләр.
– Нәрсәдән ял итәләр соң алар?
Гид елмая:
– Безнең аристократия туганда ук арып туа, – ди ул ирония белән.
Неапольнең үзәгендә – Италиянең сөекле улы Джузеппе Гарибальдига зур һәйкәл. Мәйдан уртасындагы бу мәһабәт монумент янында һәрвакыт халык. Гарибальди исеме итальяннар тарафыннан зур ихтирам белән телгә алына, һәйкәлдән ерак түгел генә данлыклы Неаполь базары башлана. Тыкрыклар, борылышлар тулы вак ларёклар. Урам тулы товар, адым саен вак сәүдәгәр. Италиядә әлегә кадәр алпавыт җирбиләүчелеге яшәп килә, эре латифундияләр янында крестьянның арендага алган бәләкәй генә участогы бар. Ничек инде халык трибуны Тиберий Гракхның сүзләрен хәтерләмисең? Ә ул заманында болай дигән: «Италиядә чабып йөрүче ерткыч хайваннарның төн уздыру өчен оялары һәм өннәре бар, Италия өчен сугышучы һәм үлүче кешеләрнең исә һава белән яктылыктан башка бернәрсәләре дә юк…»
Италия Беренче һәм Икенче бөтендөнья сугышларында күп кешесен югалтты. Икенче бөтендөнья сугышында аның территориясендә каршы тору гаскәрләре фашистик режим белән көрәш алып бардылар, һәр ике сугышның нәрсә икәнен белгән Италия халкы Рим шәһәренең үзәгендә билгесез солдатның каберен мәңгеләштергән. Аның янында почётлы каравыл тора. Хәрби диңгез флоты, полиция, коры җир гаскәрләре сугышчылары анда берәр атна чиратлап каравылда торалар. Италия – тарих барышында гомер буе сугыш ит турагычына солдат биреп барган ил. Аның портларында чит державаларның эскадралары тора…
«Ә солдатлар, – дигән иде Тиберий Гракх, – башка кешеләрнең мул тормышы һәм байлыгы өчен сугышалар һәм үләләр».
…Кичке Неаполь шәһәре җанлы. Урам тулы кафелар, барлар. Урам тулы туристлар һәм чит ил матрослары. Син үзең Италиядә йөрисең, ләкин әйләнә-тирәңдә бөтенләй башка илнең хәрбиләре… Бу – шагыйрь Овидий, галим Өлкән Плиний һәм философ Лукреций Кар иле. Бу – Джузеппе Гарибальди Италиясе…
Теплоход палубасында уйланырга, барлык кичерешләреңә йомгак ясарга вакыт бар. Кеше, ихтимал, башка бер җирдә дә – самолётта да, поездда да, вокзалда да – үзен шулкадәр изоляцияләнгән хәлдә хис итмидер. Бары тик диңгездә генә син уйларың белән ялгыз, саф хәлдә каласың. Диңгездә үз-үзеңә бернинди льготасыз анализ ясый аласың, «үз-үзең белән» ялгыз каласың… Үткән тормышың, уңышлы эшләнгән документаль фильм кебек, баш миеңнән уза. Диңгездә барганда ялгыз утыру шәхесеңне, баш миеңне, каныңны чистарта. Синең рухың мең, ун мең тапкыр зурайта торган микроскоп линзасы астында кала. Синең рухың, үткән тормышың – препарат, син – галим, ботаник, зоолог, бактериолог, криминалист.
Италиянең борынгы тарихын мин гомер-гомергә яраттым. Аның тарихында якты шәхесләр күп. Бөек идеаллар белән яшәгән, шул идеалларны тормышка ашыру максатында гомерләрен корбан иткән кешеләр күп. Спартак… Кеше кулы җитмәстәй Рим империясенә каршы күтәрелгән бөек шәхес. Маркстан кызлары: «Сезнең яраткан героегыз кем?» – дип сорагач, акыл иясе: «Спартак», – дип җавап биргән. Мин Италиянең яңа тарихын яраттым. Джузеппе Гарибальди. Мин аның Неапольдәге һәйкәле алдында дөньямны онытып басып тордым. Гарибальди революционер гына түгел, ул ничектер үз иленә сабыйларча гашыйк булган романтик шәхес тә… Ә Италияне берләштерү өчен Гарибальди күпме көч куйган. Дошман гаскәрләрен Калатафими тавы янында җиңгәннән соң, Гарибальди үзенең көндәлегенә менә нәрсә дип язган: «Калатафими! Мин, йөзләгән сугышны кичеп, үлем түшәгенә яткач та, сине горур елмаю белән искә алырмын; чөнки мин синең янда булган көрәштән дә данлыклырак көрәшне хәтерләмим».
Теплоход аксыл-яшел Тиррен диңгезе буйлап туган илгә таба юл ала. Диңгезгә кереп киткәч, үзеңне ничектер җиңелрәк хис итәсең. Караңгы авыр уйлардан синең күңелең инде акрынлап азат була. Теплоходка утырыр алдыннан гына мин Неапольнең зиратын күрдем. Эссе, коры тау буенда һәр гаиләнең үзенә салган склеплар. Тыгыз, ямьсез таш корылмалар. Үзебезнең якның зиратына кадәр матур! Безнең зиратларда карт каеннар, йөзьяшәр наратлар, үлгәннәргә бишек җыры җырлагандай, мәгърур шаулап утыралар…
Стромболи вулканын без төнге сәгать 2 дә узарга тиеш идек. Ләкин Неапольдә озаграк йөрү аркасында аннан ике сәгатькә соң кузгалдык. Стромболиның яныннан гына иртәнге дүрттә уздык. Көн яктысында булгач, әлбәттә, аның әллә ничә миль ераклыкка күренә торган ут баганасын без күрмәдек. Көндез «Итекнең башы» турысыннан уздык (трансляция буенча безгә нәкъ шулай әйттеләр). «Итек башы»ның бер ягында Сицилия утравының ялангач яр буйлары күренеп калды.
Бер тәүлектән соң без инде Эгей диңгезе эчендәге иксез-чиксез грек утраулары арасында идек.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.