Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 25


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 15:15


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 25 (всего у книги 35 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Тагын әллә ниләр, әллә ниләр сөйләнә анда…

Авыл хатыннары белән сөйләшеп утырырга яратам мин. Алар тәкәллефсез була. Аларның күрешкән вакытта күлмәкләрен дә, чәч-баш, кыяфәтләрен дә мактау мәҗбүри түгел. Ә шәһәр хатынына шул мактау сүзләрен әйтмичә кара. Бигрәк тә, авылдан килеп шәһәрләшкәненә, һәр адымында дама-ханым булу сыйфатына берәр зыян килмәсен тагы дип, һәр сулышын контроль астында тотып газапланып яшәүчегә. Авыл хатынының җилдә, кояшта янган беләк-муеннары да «загар»га керми; шуңа күрә аны телгә аласы түгел. Шәһәр «ханымы»ның «загар»ын әйтмичә калып кара! Мәңгегә дошман итәчәк. Авыл хатыннарының арадан берсен аерып мактау сүзе әйтәсең икән – рәхим ит, башкалар да шуңа кушылачак. Әмма инде шәһәр хатыннарыннан берсен аерып аның күлмәге, чәче, «загар»ы турында берәр мактау сүзе әйтәсең икән… Ходай сакласын. Тегесе, макталмаганы, үзеңә генә түгел, балаларыңа, оныкларыңа дошман булачак. Яки бакчадан бала җитәкләп кайткан таныш хатыннарның берсенең баласына мактау сүзе әйтеп, икенчесенекен күрмичә генә кал… Бөтен нәсел-нәсәбеңә дошман булачак. Авылда исә алай түгел.

– Бүген бер юньсезе урам яктагы шомырт ботагын сындырган, – ди авыл хатыны икенче бер хатынга. – Кем эшедер…

– Ник, безнең шалман Фәнәвил эше була ул, – ди икенчесе, уйлап та тормыйча. – Кичә дә Мәҗит абзыйларның бер бәбкәләрен имгәтте. Әле кичә генә бик каты кыйнаган идем, ярар, бүген тагын өстисе булыр.

Бу моментта әлеге «шалман»ны мактарга омтылып та карама инде. Әнисе хут бирмәячәк.

Барам әле, барам әле бүген шул апалар белән сөйләшеп утырырга Исламгали агайларның капка төбенә.

Ләкин ул кичне капка төбе җыелышы булмыйча калды. Хәмдүневләр, йөк машинасын алып, кичке караклыкка киткәннәр. Кайтып керешләренә капка төпләрендә утыручылар булганны бер дә яратмыйлар, тол хатыннарны мәсхәрә итәрлек ямьсез сүзләр белән сүгенәләр, дулыйлар икән.

Хәер, телевизордан кызыклырак тапшыру булганда, капка төбендә кич утырулар бөтенләй булмый да икән инде.

Икенче көнне, алдан килешү буенча, безнең капка төбенә районның уазигы килеп туктады, ул машина мине көндезге поездга өлгертергә тиеш иде – вакыт бик исәпле калган.

Мин авырлык белән генә юлга әзерләндем, үзем салган кечкенә кибән дә, корган шалашым да, ятим булып, моңсуланып, миңа карап калган сыман тоелды. Машинага керер алдыннан, мин үзебезнең авыл өстендәге биек, зәп-зәңгәр күк йөзенә карап алдым. Авыл хатыннарының Сабантуй көнне генә сандык төбеннән алып бөркәнә торган юка ак ефәк шәлләре сыман аксыл мамык болыт кисәкләре акрын гына көньякка таба йөзәләр иде. Мин үземне шунда кол кебек сиздем: менә машина, ул мине алып китәргә тиеш, аннан поезд, ул да мине шушы кибәннәр, шалашлардан, ак болытларымнан аерырга тиеш. Тиеш, тиеш, тиеш… Мин гел ниндидер программага буйсынып йөрергә, гел аерылырга, гел китәргә тиеш.

Нигәдер тормыш сукмакларының очын таптым дигәндә генә мин шуларны яңадан югалтырга тиеш. Нигәдер, ак болыт кебек, миңа иркенләп йөзеп йөрү мөмкинлеге бирелмәгән.

«Безгә ак болыт булырга язмаган шул…»

Хәмдүневләр яныннан узганда игътибар иттем: олы Хәмдүневләрнең йорт тәрәзәләре төбенә кадәр ачылган, коточкыч тавыш белән тәрәзә төбендә радиола акыра иде. Олы Хәмдүнев кичә генә сөйләп торган иде: СПТУны бетергән кече малае, хулиганлык эшләп, бер ел утырып кайткан, әллә ниткән немец маршлары язылган кассетасы бар, ди, шуны уйната малай, ди.

Алтыпочмаклы нарат өйне, биек коймаларны дерелдәтеп, бөтен авылдагы кош-кортны өркетеп, утыз өченче еллардагы Гитлер-югенд маршы яңгырый иде:

 
Вир гейен нах остен
Мит унс гот…1515
  Без көнчыгышка барабыз, Алла безнең белән (нем.). – Автор тәрҗемәсе.


[Закрыть]

 

И авыл… Сиңа да килеп кердемени инде бу чир? Тагын ниләр генә күрәсең бар икән синең?

ХХ
 
И йөрәгем, ник гел хәсрәттә син?
Сине нәрсә алай бик каты борчый?
Монда, чит җирдә, бик әйбәт ич,
Тагын нәрсә телисең инде син?
 
Гёте. «Яңа сөюләр, яңа тормышлар»


 
Кричат, негодуя, кастраты,
Что я не так пою.
 
Г.Гейне

Утыз алтынчы елларда безнең балачакка берничә җыр бәреп керде. Без шул җырлар тәэсирендә тәрбияләнеп үстек. Ул җырлар Ватан, ил, җирнең, туган туфракның газизлеге турында иде. Гомерләр узган саен, мин ул җырларны сагынам; хәзерге эстрада җырларының бик күбесен яратмыйм. Бигрәк тә, өзелгән кабельле микрофон тотып, сәхнәдә мәтәлчек ата-ата йөреп, карлыккан тавыш белән бер үк җөмләне унбиш тапкырга кадәр кабатлап җырлауларын яратмыйм. Күрәсең, картаелган. Тыңлап карагыз әле, җыр: «Ещё ра-аз! Ещё ра-а-аз! Ёще раз! Ёще-о ра-а-аз!» Менә шуны бер җыр эчендә егерме-утыз тапкыр әйтәләр. Бездә бу сүзләрне авыр йөк, бүрәнә күтәргәндә генә ирләр хор белән кычкыралар иде. Матур хор була иде ул:

– Ра-а-аз! Ещё-о-о раз! Ещё-о раз!

Һәм авыр таш, йөк, бүрәнә, ирләр куәтенә буйсынып, урыныннан күчә иде. Дүрт-биш әйтүгә. Ләкин утыз тапкырга түгел. Тагын җырлыйлар: «Было бы здоровье, остальное будет…» Җыр беткәнче, шул җөмлә кырык ике тапкыр әйтелә. Йә, шулмы инде җыр? Ләкин, гомерләр узган саен, теге җырларга да ревизор күзе, колагы беләнрәк анализ ясыйм мин. Кайбер җырларга рәнҗим дә.

Утыз алтынчы елны без, малайлар, әти-әниләребез белән урманда нарат утыртабыз, тамак ач, көне буе эшләсәң, лесхоз идарәсе бер гаиләгә ярты ипи бирә, ә язгы урман һавасында гел генә ашыйсы килеп тора. Кичен «уфалла» арбасына ботак-сатак төяп кайтырга җыенабыз, шул чакта өстерилек (стрелок; мылтык белән йөргәнлектән, урманчыны шулай дип атыйлар иде) килеп чыга да синең йөгеңне бушаттыра, тенти, янәсе, юанрак агач кисәге салмадыңмы – рухыңны рәнҗетә, берни эшли алмыйсың… Ул хуҗа. Теге агач кисәге калсын, чересен, ләкин син алма.

Авылыңа кайтасың, ишегалдында кемнәрдер йөри, үлчәгеч таяк тотканнар, бер сотка җирең артык икән, шуны кисеп, киртәңне күчерттерәләр, теге бер метрлы полосада әрем үссен, тигәнәк бассын, ләкин син анда бәрәңге утыртма. Синең бакчаң, ата-бабадан килгән нигезең егерме алты сотка икән. Ә без җырлыйбыз:

 
Киң, бик киң ул минем туган илем.
Урманнар күп, елга, кырлар күп;
Кеше шулай иркен сулый торган
Башка бер ил җирдә бүтән юк.
 

Шулай җырлыйбыз. Тагын болай:

 
Чын хуҗа кеше туган җиренә,
Шат яши кадерле илендә.
 

Хуҗасын хуҗа да, әмма өстерилек бүген урманда коры ботак төягән «уфалла» арбасын алып калды, учак астына ягарга бөртек утын юк, умач пешереп булмый. Хәмдүневләрнең өлкәне, гомер буе сарымсак ашап, учак утында дуңгыз колагын кыздырып шытырдатып ашый торган, ни намаз-нияз белмәгән, ни колхозга кермәгән Гыйлму карт тешен ыржайта: «Уф Алла, дип әйтерсең, ди, үлгәч; китереп куярлар, ди, бер күмәч; аны да алып китәрләр, ди, колхоз икәнеңне белгәч».

Без аны яратмыйбыз, аңа ачуыбыз килә.

Мин бу әсәремне башта «Ватан турында җыр» дип исемләмәкче булган идем, ләкин кире уйладым: Ватан турында сүз әйтергә бик зур талант, әзерлек кирәк, ә минем әсәремдә Ватанымның бик кечкенә бер почмагы турында гына сөйләнә. Шуңа күрә мин моны шул төбәк белән бәхилләшү дип атадым.

Аннары 1939 ел истә калган: ак финнар белән сугыш. Коточкыч салкыннар. Картлар әйтә: алмагачлар харап булачак. Авылга ачыккан бүреләр килә: бүген төнлә, фәлән абзыйның абзар түбәсен тишеп, бүре кергән (ул вакытта абзарлар тәбәнәк, түбәләре саламнан), фәлән абзыйларның фәлән баш сарыгын буган… Ул арада авылның менә дигән бер егетенең үлгән хәбәре килә. Акфиннар белән сугышта һәлак булган.

Авылда легендалар йөри: маршал Тимошенко кызылармеецларны шундый итеп әзерләгән, утыз ике кило ком капчык күтәртеп, көненә кырыгар чакрым араны чаңгыда уздыра икән… Акфиннарның «снайпер» дигән сугышчылары бар икән (бу сүз шул елда беренче тапкыр ишетелде), ап-ак кар каплаган чыршы башында ак халат киеп утыра да чүкеп кенә тора, ди. Акфиннар бик мәкерле, ди: алар чигенгән вакытта хуторларына барып керәсең, ишек тоткасын тоттың – мина дигән нәрсә шартлый, ди. Яки баскыч төбендә менә дигән бер пар җылы итек; кызылармеец, ботинкасын, обмоткасын ташлап, шуны киим дип аягын тыкса – мина. Коедан су алыйм дисә – чиләктә мина.

Кибеттә тоз, шырпы, кәрәчин беткән авыр, караңгы, хәсрәтле айлар. «Чаян» журналы килеп кенә авылга хәл кертте. Аның тышлыгында шлем кигән, шакмаклы мыеклы, чибәр Ворошилов елмаеп тора, ә еракта үрмәли-бүкәли акфиннар кача. Маршалның сүзләре китерелгән:

– Бу әле чәчәкләре генә, җимеше бераздан булачак…

Бу җөмлә ач, салкын кышны җылытып җибәргән сыман була. Мәктәптә җырлыйбыз:

 
Су буенда көтеп яттым
Кыр үрдәге төшәсен;
Бөек герой безнең маршал
Ворошилов яшәсен!
 

Кырык еллар узгач, кемдер әйтәчәк: икмәк булса, җыр да була. Моны шагыйрьләр тотып алачак, радиодан шул сүз белән җырлар яңгыраячак. Юк, дөрес түгел! Икмәк юк иде, җырлый идек.

Мәктәптә җыр дәресе атнага бер керә иде, параллель классларда эшләгән укытучы апа, расписаниегә ике классныкын бергә туры китереп, күмәк җырлата иде. Җырлар мондый:

 
Төш чагындагы кояштан
Ялкын коела;
Җәелде Будённый атлы
Гаскәре кырга.
Һичкем безнең үткән юлны
Тартып ала алмас.
Будённый атлы гаскәре,
Әйдә, алга бас!
 

Щорс турындагы җыр йөрәккә бигрәк якын, чөнки анда шундый сүзләр бар:

 
Без – ярлы балалары, безгә кирәк җир;
Щорс ул алдан барган – безнең командир.
И-и-и-х! Безнең командир.
 

Әле ул вакытта авыл мәчете мәктәпкә әйләндерелмәгән иде, картлар, тыгыз колонна булып басып, тәкбир әйтеп, урамнан узалар, гает укырга мәчеткә җыелалар иде. Алар да җырлый: чип-чиста туннарын (кызылга, карага каккан йомшак туннар, хәзер андый тунны бик затлы кешеләр генә – профессорлар, эре драматурглар, база директорлары, баш режиссёрлар, зур трест начальниклары гына кия) сандыктан чыгарганнар алар, кайберсе Кукмара итеге киеп җибәргән (ак фетр итеккә кызыл-яшел төсле бормалы чәчәкләр эшләнгән), муеннарда – сарык йоныннан бәйләнгән, кичә генә мунчада юып киптерелгән, күпереп торган ак күбек шарфлар, кулларда – бияләй. Алар да хор белән җырлап баралар, властьлар әлегә дингә тими, мәктәп белән мәчет әлегә үзара сугышмыйча яши бирәләр, ләкин картлар сизә инде, актык колонналар, актык тәкбирләр бу, һәм алар тавышы, алар бугазы белән тарих үзе җырлый кебек. Салкын урамда, карны шыгырдатып, йөзләгән ир тезелеп баскан колонна килә: картлар алда, яшьрәкләр артта. Тып-тын калган иртәнге урам кинәт кенә куәтле ирләр авызыннан чыккан шауга яңгырап китә:

 
Аллаһе әкбәр,
Аллаһе әкбәр.
Ля иляһы илляллаһ,
Аллаһе әкбәр,
Аллаһе әкбәр,
Вәл-илляһел би хәмде…
 

Капка ярыгыннан моңлы карап калган хатын-кыз елап ала, күңелнең әллә кай төшләрен актарып ташлый бу тавыш. Колонна, бераз баргач, тып итеп туктап кала, аннан соң кемнеңдер кушуы буенча тагын кузгала, бас тавышлы Сәгъдетдин абзый тагын тәкбир башлый, тагын салкын урамга йөзләгән бугаздан чыккан шау тарала.

…Нибары бер-ике ел үтәр, мәчет ябылыр, манарасы киселер, нибары өч-дүрт ел үтәр, колонна артында барган яшь, чиста, таза ирләр, бераз салмышрак, кызганрак хәлдә арбаларга төялеп, Ватан азатлыгы өчен көрәшкә сәфәр чыгар, һәм шунда күбесе шәһит китәр. Ләкин тәкбир соңгы кабат авыл чатында кырык беренче ел июненең иң соңгы көнендә – авылдан берьюлы алтмыш ике ир чыгып киткәндә яңгырап алыр әле. Үзләре белмәгән гарәп телендә тәкбир әйтеп, авыл картлары шунда, дошманга үлем, үзебезнекеләргә җиңү, сәламәтлек теләп, Аллага ялварырлар, бу, йөрәк авазы булып, ирләр төялгән арбалар артыннан куа барыр. Барыр-барыр да мәңгегә сүнәр…

Тәкбирне бас тавыш белән башлаган Сәгъдетдин карт урман каравылчысы булып эшкә керер һәм без октябрят, пионерларның «уфалла» арбаларын балта төйтәсе белән сугып тураклар, бауларны чабар, үзебезне яңаклар, кыйнар… Кешене белмәссең, динне дә белеп бетермәссең. Бер мәсьәләдә яхшылыкка өйрәтә ул дин, икенче мәсьәләдә үзенең шул пунктын онытып торырга да мөмкинлек бирә. Күрәсең, кешесенә карап. Мәчет ул – халык рухында бер дөнья. Мәчет тирәсендә сүгенергә ярамый, авызыңа хәрәм ризык (аракы) капкан булсаң, анда керергә ярамый, вак-төяк хаҗәтеңне үтәргә кирәк булса, китереп кысса, мәчеттән кырык адым киткәч кенә моны эшләргә мөмкин. Мәчетнең эче буш, анда кергәч, малай-шалай кычкырып карый – тавыш яңгырый. Мәчет серле: бер абзый кичке намазда вакытта аның кечкенә кызы да әтисе артыннан барган икән дә, картлар таралганда, мич артында йоклап калган. Баланы төне буе эзләгәннәр, ә ул, төн уртасында уянып, бикле мәчеттә ялгыз калганын аңлап алгач, куркудан акылын җуя язган, таң атканда, мөәззиннән ачкыч алып, мәчет эчендәге баланы табып алып кайтсалар – аның бер күзе чалшайган. Рәтсез, тәртипсез «братва» аны «кусый» дип йөртә башлады, ә ул менә дигән эшлекле кыз булып үсте, акыллы иде, бичара, бәхете генә булмады.

Мәчет, мәктәпкә әйләнгәнче, шулай серле иде.

…Еллар авыр, салкын, шыксыз, ризыксыз иде. Ләкин шагыйрь яза, без класста җырлыйбыз:

 
Тын бакчада кошлар сайрый,
Сибелә айның нурлары;
Көмеш төсле ай нурлары
Матурлыйлар дөньяны.
    Зәңгәр күзләр елмаялар –
    Тирән шатлык бар анда;
    Икебез дә без бәхетле,
    Ил бәхетле булганга.
 

Дөньяда әллә ниләр бар: зәңгәр күлләр, кошлар, тын бакчалар. Без яшәгән тормыш белән әлеге җыр арасында аерма шул дәрәҗәдә зур иде ки, без кырыгынчы-илленче ел шагыйрьләрен ярата алмадык. Алар безне аңламады, без – аларны.

Ләкин безнең өчен дәртле, куәтле, эчтәлекле җыр бәйрәмнәре була иде. Елына ике тапкыр – Беренче майда һәм Җиденче ноябрьдә – рәхәтләнеп җырлап ала идек.

Аннан аулак өйләрдә җырлау. Моңлы, серле җырлар. Бу җырларны чит җирләр күргән, завод, шәһәр, шахта күргән кызлар алып кайта. Завод күргән кызлар безнең авылда бераз борнайрак була иде. Алар битләрен башка кызларга караганда мулрак итеп майлыйлар, куе-калын авыл кашын да бераз нечкәртәләр (авыл картларының иң дошман күргән гадәте), кайберләре бит уртасына миң дә төртеп ясыйлар иде. Алар, авыл кызларыннан аермалы буларак, йортта бәйләнгән йон оек түгел, ә «пәнски» оек кияләр («пански» – паннарча дигән сүзме?), әллә нинди җырлар беләләр. Бигрәк тә мәшһүр «завод сорок»та эшләп кайтканнары (бу – дары заводы, монда кышын барып эшләп кайталар иде). Менә мондый җыр, мәсәлән:

 
Атма ла, наган,
Куркадыр җаннарым
Наган тау-уышларына…
 

Нинди серле җыр булды икән ул? Нинди егет ул, наган тагып, сөйгән кызы янында шалт та шолт атып йөргән? Наган бит куркыныч нәрсә. Аны бит авылга килгән милиционерның билендә генә күрергә мөмкин. Аның калын күн савыты (кобурасы) ук дәһшәтле. Әтине төнлә алып чыгып киткәндә күрмәдем түгел. Чия агачының кайрысы кебек куе кызгылт күн сумканы күргәч, мин гомер буе калтырый торган булып калдым ул төннән соң. Кобура, наган минем йөрәгемә ярамый. Шуңа күрә теге җыр да әле дә булса җанымны тетрәтә. «Завод сорок»та эшләгән кызлар тагын бер җыр алып кайттылар. Фаҗигале җыр. Анда егеттерме, кыздырмы Иделгәме, Кабангамы батып үлгән. Исән калганы, шул фаҗигале мәхәббәт турында, имеш, җыр чыгарган. Аулак өй моны дерт итеп тыңлый, тыннар кысыла, бугазларга төер утыра, каз тәне чыга.

 
Зәңгәр күзләр, бөдрә чәчләр…
Алар безгә тиң түгел.
Тиң түгеллеген дә белә –
Өзелеп сөя яшь күңел.
Бөдрә чәчкәй, зәңгәр күз,
Әйтмә дә, бәгырькәем, авыр сүз…
 

Әмма боларның барысы да бетте…

Утыз җиденче ел картлар тәкбирен бетерде, кырык беренче ел җырлы колонналарны туктатты. Аулак өйләрнең эчке җылылыгы, моңы-җыры, серенә кырык бишенче ел чик куйды: юк, булмады, егерме ике-егерме алтынчы елгы егетләрнең – йөзләгән егетнең – авылга нибары өч-дүрте генә кайтты да, алар да ОРСлы җирләргә чыгып китте. Көтәр, сагыныр кеше булмаган җирдә аулак өй була алмый, анда җыр тумый. Җыр ул шундый нәрсә, аның бер боҗрасын имгәтсәң, калган боҗралары яши алмый.

Минем туган җирем, туган туфрагым турында еш язуымны ошатып бетермәгән шәһәр ханымнары бар (әлбәттә, авылдан чыкканнар). Күпме мөмкин? Бу турыда күпме язарга мөмкин? Мине шулай тиргиләр.

Ләкин бер истәлек: Финляндиядә командировкада булган вакытта мине бер йортка кунакка чакырдылар. Сергач мишәрләреннән бай гына бер гаилә. Чәй эчеп утыра торгач, хуҗа әби шунда җир, туфрак турында сүз башлады да шкаф эченнән майонез банкасы алып килде. Банка өстән целлофан белән капланган, резина белән кыршауланган иде. Эчендә… гап-гади балчык.

– Менә, газизем, мин нинди бәхетле, – диде ул. – Менә бу балчык сездән. Узган җәй, турист булып, Казан иленә сәяхәт кылган идек. Шунда Казан Кремлен карап йөргәндә, күрәм, Сөембикә манарасы янында техника эшли, җир казыйлар. Шунда гына бер сабый йөгереп йөри. Мин тоттым да дәштем тегеңә:

– Олан, менә шушы кулъяулыкка бер генә уч туфрак салып бирче, – дидем. Бәхетемә каршы, татарча белә булып чыкты, авылдан килгән булгандыр инде әти-әнисе белән, Казанныкы булса, каян белсен… Алды да бирде. Менә мин нинди бәхетле, олан: минем туган туфрагым бар! Бу – минем өчен иң кадерле әйбер…

Карчык елый иде.

Аннан китап шкафына үрелде дә гарәп хәрефендә басылган юка гына бер китап күрсәтте. Китап 1930 елда Берлинда басылган, «Татар халык җырлары, төзүчесе Мөхәммәтгаяз Исхакый» диелгән. Әйе, талантлы язучы, трагик шәхес, Ватансыз, җирсез-сусыз калып, горбәтлектә тилмереп яшәп үлгән Исхакый чыгарган моны. Беренче битендә үк бер җыр укыдым:

 
Кай җирләрдән киләсең, дип,
Кыр казыннан сорадым.
Ул кычкырып җавап бирде –
Мин утырып еладым.
 

Елау өчен ил чигенең теге ягында булу мәҗбүри түгел. Елау өчен сәбәпләр байтак.

Ә менә син, сез, минем авыл турында язганнарымны яратмаган ханым! Бу легенданы беләсезме? Бохара әмире ишеткән икән: иң тәмле күмәчне Сәмәрканд ханының күмәччесе пешерә. Әмирнең тагы да тәмле күмәч ашыйсы килгән һәм Сәмәрканд ханына хат язган. Шулай-шулай, дигән, мөмкин булса, теге күмәччеңне миңа атна-ун көнгә командировка ясап җибәр әле, чакыручы оешма буларак, бөтен командировочный расходларын үзебез күтәрәбез, дигән…

Күмәчче шулай итеп Бохарага килгән. Беренче күмәчен пешереп, көмеш подноска салып, әмир янына кергән. Әмир тегенең караңгы чыраен сизеп сорап куйган:

– Йә, – дигән, – күмәчең уңдымы?

– Юк, тәкъсир, – дигән күмәчче, – миңа әйбәт күмәч пешерү өчен Сәмәрканд оны кирәк икән.

Шундук, ишәккә атландырып, берәүне Сәмәркандка онга озатканнар (бухгалтер дулаган: «перерасход» дигән).

Сәмәрканд оныннан пешкән күмәчне күтәреп кергәндә дә, абзыйның кәефе начар булган, әмир моны сизгән.

– Миңа һәйбәт күмәч пешерер өчен Сәмәрканд оны гына җитми, Сәмәрканд суы да кирәк, – дигән күмәчче.

Нишлисең, тагын бер кешене, ишәккә атландырып, ишәк өстенә хурҗиннар элеп, Сәмәрканд суын алып кайтырга командировкага җибәргәннәр. Командировка расхуты кәгазенә бухгалтер ике имза куйдырткан.

Һәм, ниһаять, Сәмәрканд оныннан, Сәмәрканд суында изелеп, басылып пешерелгән күмәчне күтәреп, «командировочный» күмәчче агай әмир янына кергән. Чырае – кара болыт, ди.

– Миңа, – дигән ул, башын түбән игән хәлдә, – яхшы күмәч пешерү өчен Сәмәрканд һавасы җитми икән.

Әмир моны аңлаган һәм баш бухгалтерына әйткән:

– Бөтен расхутларын түләгез, өченче статьядан чыгарып, үзенә берәр кыйммәтле бүләк бирегез (паластыр, халаттыр, затлы савыт-сабадыр), профком да читтә калмасын, иң яхшы ишәккә утыртып, өенә озатыгыз, бу кеше ватанпәрвәр (патриот) икән, – дигән. – Ватанпәрвәр кешенең кадерен белергә кирәк, шуларның кадерен белмәгән дәүләт системасы алга да бара алмый, яши дә алмый, – дигән.

Миңа да яшәү, иҗат итү өчен авылым суы, авылым һавасы кирәк. Шул авыл басуларының исе кирәк. Миңа көзен сентябрь кояшы астында моңсу камыл басуында тезелеп утырган салам эскертләре кирәк. Шул эскертләрнең баш әйләндергеч исе кирәк.

Сезнең, йомшак кына көзге яңгыр сибәләгәндә, арыш саламы эскертенә куыш ясап, шунда утырып торганыгыз бармы? Шунда, баллы салат исен иснәп, вак көзге яңгыр тамчыларының алтын саламнардан агып төшүен карап утырганда, мин хыялымда шагыйрь, композитор, философ булып алам. Дөньяның бөтен ваклыкларыннан чистарынып алам мин шунда. «Бу айның акчасын алгач, дача взносын түләргә кирәк… Теге, көтелгән акча килеп керсә, кызыма тун алмыйча булмас. Иптәш кызлары әнә ничек киенә… Алдагы атнада, базардан алып кайтып, берәр чиләк кыяр тозлап куярга кирәк. Хатынның керәне, карлыган яфраклары бармы икән?.. Минем китапны киләсе елга чыгарырлармы икән? Эчке рецензент кай төшенә генә бәйләнер икән?.. Теге пальтоны авылга кайтарып ташларга иде. Урын алып тора. Барыбер киелми бит инде. Модасы чыккан дип, балаларым кидертми… Ял беткәнче бер тешкә пломба куйдырырга иде. Ничек кенә шуны хәл итәсе… Минем соңгы әсәр турында фәлән иптәш бик явыз чыгыш ясады. Үтерде инде халык алдында…»

Көзге вак яңгыр патшалыгында, эскерт куышында утырганда, әнә шул дөнья мәшәкатенең бөтенесенең бергә поты бер тиен булып кала.

Басуда һәр эскертнең үз исе бар. Бодай саламы эскерте – кыска, кырыс салам, аннан гел генә дә инде яңа пешкән күмәч исе килә. Борчак саламы эскертенә куыш ясап керәсең дә комбайн барабаныннан исән калган саргылт ахак кузакларны эзләп табып керт-керт ашыйсың. Теге вак яңгыр исә ява да ява. Син әле һаман шагыйрь, композитор, философ. Мин белеп торам инде, сезнең солы саламы эскертендә куыш ясап утырганыгыз юк. Мин сезне гаеп итмим. Мондагы баш әйләндергеч исләр – әйтерсең мич алдында әниең пешергән кайнар коймакны эретелгән атланмайга манчып ашыйсың… Сез коймак төрләрен беләсезме? Сез әйтәсез инде, иң югары дәрәҗәлесе килосы кырык бер тиенлек оннан, дисез. Юк шул, алай түгел. Коймак менә болай була: беренче дәрәҗәлесе, һичшиксез, карабодай коймагы. Өчтән бер өлеш бодай оны кушылырга тиеш аңа. Моны элек «байлар ашы» дип йөрткәннәр. Моны авылда бик сирәк кеше куллана алган. Шуннан түбәне «ару азык» дип атала. Хатын-кыз, карчыклар бигрәк тә, үзара сөйләшкәндә еш кулланалар моны. Бик кызганыч, авылда бу сүз үлгән икән инде. Ару азык… Моңа ниләр керә соң? Бодай оны, солы оны. Арпа оны да бар, аны карчык-коры, кыскартып, «арпоны» дип кенә сөйләшә. Ару азыкка керми ул.

– Бу арада ару азык бетебрәк китте әле… Арпоны гына калды бәйрәмгә… Аллага тапшырдык.

Болар – барысы да коймак пешерү өчен. Икенче дәрәҗәдә, әлбәттә инде, таза тормышлы, үз дәрәҗәсен үзе белгән «һавалы» крестьян агайның бәйрәм ризыгы – бодай коймагы. «Өрдертеп» тартылган оннан. Уртача дәрәҗәле коймак – солы оныннан (дөресен әйтим, минем иң яраткан ризыгым иде), йомшак, ачкылт, кыскасы, тамагыңа үзе керәм дип тора инде… Ярлы-ябагай кешеләр бәйрәмдә арпа коймагын пешерәләр, ул да тәмле, ул да ачкылт, ләкин арпа коймагы бераз гына «йөрәкне кыздыра» (безнең авылда изжоганы шулай атыйлар иде).

Бәйрәмгә өч төрле камыр ризыгы пешерелә иде: сумса (әти кеше, бәйрәм алдыннан шәһәргә барып, калай банка белән алма кагы алып кайта), коймак, кабартма. Бәйрәмнең беренче көнендә туйганчы сумса ашыйсың. Кичкә таба сумса исәпкә керә. Ул көнне коймак, кабартма кебекләргә әле кагылмыйсың. Икенче көнне – коймак. Инде, әлбәттә, суынган, кичә эретелгән май аксыл булып кырыйларына ябышкан. Шәп! Өченче көнгә – кабартма. Шатлык кими бара, бәйрәм бетә бара…

Басу түрләрендәге эскертләрдә, көзге вак яңгыр яуганда, әнә шул ризыкларның исләрен тоеп, рәхәтләнеп утыра идем мин. Ләкин инде хәзер басулардан эскертләрне тиз җыеп алалар. Шулай да очрыйлар әле, ләкин хәзер бит алар яныннан графиклы транспортта узып кына китәм, куыш ясап кереп утыра алмыйм хәзер.

Әйе, мин бу әсәремне, язылып беткәч, кинәт кенә «Бәхилләшү» дип исемләдем. Мондый кинәт үзгәрешкә авылдан килгән бер хат сәбәп булды. Укытучы Фәния – әлеге усал Хәмдүневләрнең юаш килене язган. Ул әйткән: «Авыл бик нык үзгәрә, яңа мәктәп салалар, төрле җирдән бик күп специалистлар килә, авылның бушаган йортларын шәһәрдәге хуҗаларыннан колхоз сатып ала, яшь белгечләрне шунда урнаштыра, – дигән. – Әле узган атнада гына ветлечебница ачтылар, Флүдәнең түбәсе күккә тиде, мин дә озайтылган группада тәрбияче булып эшлим, китмәдек инде – калдык… Авылда УБОНның КБО филиалы ачылды, күлмәктер, костюмдыр шулар тегә. Әле бу атнада гына мәктәп белән металл ватыклары җыйдык. Ильяс шунда сезне искә алды. Металл ватыклары арасында өчме-дүртме «Зингер» тегү машинасы, ухватлар, ат кыргычлары, бизмәннәр, бизмән колашалары, өчаяклар, ат аягын богаулый торган чылбырлар, богау йозаклары, бүре үтерә торган кистәннәр бар иде. Хәтта утыз чиләк сыешлы чуен казан да өстерәп китерделәр. Ильяс әйтте, боларны күреп, әллә никадәр илһам алыр иде, диде сезнең турыда. Иске авыл шулай итеп металлоломга китте. Авылга бүген мари ягыннан тагын бер гаилә килеп урнашты, татарлар икән…»

Кабартмалар, коймаклар пешкән, көзге вак яңгырда ризык исе таратып утырган туган җирем, кан яңартып яткан элеккеге авылым, хуш!

Ул эскертләрне, ул ризыкларны, кырау төшкән бәрәңге сабагы, баллы салам исләрен сагынып яшәвемне гаеп итмәгез инде…

Казан арты – Казан
1985–1987

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации