Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 26


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 15:15


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 26 (всего у книги 35 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Җир йөзендә алты кыйтга…
(Юлъязмалар)

Кереш сүз

Бу китапта мин Европа, Азия, Африка илләренә сәяхәтем турында язам. Эрнест Хемингуэй әсәре буенча куелган бер фильмда шундый эпизод бар: бер яшь язучының өлкән агасы була. Үзе үлгәч кенә ачып укырга дип, энесенә васыять яза да конвертка салып ябыштыра. Карт үлә. Энесе конвертны ача. Анда нәрсә булган соң? «Фәлән миллион доллар акчамны язучы энемә мирас итәм» дигән сүзләрме? Яки йорт-җирен мираска калдыру турындамы? Һич юк! «Сәяхәт ит!» дип язып калдырган карт үзенең васыятендә.

Шул эпизод минем гел хәтеремдә тора. Чыннан да, бик хикмәтле сүз язып калдырган бит теге карт.

Безнең татар халкында кешене бәяләгәндә әйтелә торган бик матур бер сүз бар: «Дөнья күргән, ил-җир күргән кеше», – диләр. Тагын халык җырындагы тирән мәгънәле шундый сүзләр хәтердә калган:

 
Чит илләрдә бик күп йөрдем,
Башым гыйбрәт алсын дип.
 

Мин үзем турында хәзер, бер дә икеләнмичә, «башым гыйбрәт алды» дип әйтә алам. Ник алай, нигә? Чөнки мин күбесенчә колониаль изүдән әле генә котылган фәкыйрь илләрдә йөрдем. Чит илләрдә йөреп кайткач, үземнең тәэсирләрем белән уртаклашасым килде. Безгә чит-ят гадәтләрне мин ничек кабул иттем? Дөньяны мин ничек күрдем? Бу китапта шулар турында сөйләмәкче булам.

Андый сәяхәт вакытында берәү бер нәрсәгә игътибар итә, икенче кеше – бөтенләй башка нәрсәгә. Ерак сәфәрдә бергәләп йөреп кайтып, бераз гомер узгач, шул иптәшләрегез белән бергәләп сөйләшеп, сәфәрләрне искә алып карагыз: һәрберегез үзегезчә аерым күренешләр, үзегезчә аерым хәлләр турында сөйләр, сез моны гаҗәпкә калып тыңларсыз. Бер дә андый хәл булмаган иде кебек! Кипр утравында, мәсәлән, без өч көн генә яшәдек. Берәү дә аерылып, читкә китеп йөрмәде. Әмма шуннан кайтып ике ай үткәч, бер мәҗлестә без бер иптәшебезнең Кипр утравында төшергән фильмын карадык: һич тә мондый җирләрдә йөрмәгән, мондый кешеләрне күрмәгән идек кебек. Димәк, дөньяны һәркем үзенчә күрә, һәркемнең игътибар объекты үзенчә була.

…«Тамыр» дигән сүзне ишеткәч, төрле кешедә төрле ассоциация туа, ди: стоматолог – теш тамырын, филолог – сүз тамырын, урманчы – агач тамырын, хирург артерияне күз алдына китерә икән. Мин дә сәяхәтем вакытында бары тик үземә якын мәсьәләләр белән генә кызыксындым, кайбер объектлар турында гидның бик әйбәтләп сөйләвенә карамастан, тыңлап тормадым. Алары минем игътибардан читтә калды.

Туган илне сагыну дигән хис тә төрле дәрәҗәдә, төрлечә була икән. Туган илне солдатча сагыну була. Солдат, үзенең туган авылын, туган шәһәрен калдырып, ниндидер чит-ят җирләрдә хезмәт итә. Монда аңа барысы да ят. Әнисенең «Тор, балам, чәй кайнады» дигән йомшак сүзе урынына старшинаның «Подъём!» дип, авыз тутырып, ниндидер бер канәгатьлек белән рәхәтләнеп кычкыруы; яшел йомшак бәбкә үләне каплаган ишегалды урынына ком түшәлгән яки бетон җәйгән кырыс, турыпочмаклы казарма ишегалды, хәрбиләрчә әйтсәк – плац һәм башкалар. Яшь солдат өен сагына, чирәмле ишегалдын, токмачлы ашын, йомшак сүзне сагына. Ләкин бу сагыну зур бәла түгел: солдат һәр сәгатендә, һәр минутында командованиегә кирәк, димәк, Ватанга кирәк. Бер-ике ай үтүгә, солдат күңелендә әнә шул кырыс, бетон плац белән яшел чирәмле ишегалды икесе бер була, аның күңелендә Ватан дигән тоташ хис туа, ул үзенең яңа тормышына ияләнә…

Менә син чит ил урамнарында ялгыз йөреп кара. Шагыйрь әйтмешли, син кем кадерлесе анда? Кинәт авырдың, ди. Докторга күренү өчен күпме доллар кирәк? Синең өчен анда беркем дә җавап бирми, син анда берәүгә дә кирәк түгел. Чит дөньяның иң эре башкаласында, иң зур урамның уртасында син – ком бөртеге, син – нуль. Ватан дигән газиз җирне әнә шунда син бөтен нечкәлеге белән аңлый башлыйсың. Мин бу хисне күп тапкырлар, дөньяның күп калаларында кичердем. Бу хис Римда, Тәһранда, Карачида, Каһирәдә, Истанбулда, Коломбода, – гомумән, бер җирдә дә минем күңелемнән китмәде.

Чын сагыну үзен шунда танытты.

Безнең авылда яшьлеген Уральск шәһәрендә уздырган тегүче Гатият абзый бар иде. Заманында ул Тукайлар, Кариевләр белән таныш булган, Тукайга тужурка теккән, Кариев белән көрәшкән – татарча көрәшне Кариев бик яраткан. Шул абзый сөйли иде: чит җирләрдә шунысы бик читен, үз авылыңның су буендагы ташына кадәр сагынасың, дип. Без, малайлар, аннан көлә идек: су буендагы чыпчык ташын кем сагынсын? Ләкин без ашыгыбрак көлгәнбез. Гатият абзыйның бу сүзләрен мин хәзер аңлыйм.

Бу китап – туган илне әнә шулай сагыну, аны ярату турында, һәркемнең үз балачагы, үз шәһәре, үз авылы, үз чишмәләре, үз таулары бар. Һәркем дөньяда безнең шәһәрдән, авылдан, чишмәдән, таудан матур урын юк дип ышанып яши бирә. Әхлакый тәрбия, минемчә, әнә шуны да исәптә тота.

Җир шарында алты континент (кыйтга) бар, алар һәрберсе үзенчә матур. Әмма иң матуры – син туган, син үскән җир.

Одесса томан эчендә калды

Диңгезгә кереп югалу белән, үзеңдә акрын, ләкин тирән бер рәхәтлек сизенә башлыйсың. Тән басыла, рух җиңеләя, күңел киңәя…

Йөрисең, күп кузгаласың килми, яныңда күп сөйләүчән бер кеше булса, шөбһәсез, рәхәтеңне җуяр, шул вакыттагы мәсгудиятеңне бозган өчен, аңа ачуың килер иде.

Г.Ибраһимов. «Диңгездә»

Теплоход Босфорга таба курс алды. Сөйкемле, горур Одесса томан эчендә югалды. Кемдер илленче елларда бик модада булган романтик бер җырны сузып җибәрде:

 
В тумане скрылась милая Одесса,
Золотые огоньки…
 

Поезд, вокзал, аэропорт мәшәкатьләре белән арыган тән теплоходның салмак тибрәлүе астында ял итә. Чыннан да, Г.Ибраһимов әйткәнчә, «Тән басыла, рух җиңеләя, күңел киңәя…» Шулай тәүлеккә якын вакыт рәхәтлектә үтеп тә китте.

Еракта инде Төркия ярлары күренде. Туристлар палубага ыргылдылар, кинокамералар чырылдады, бинокльләр кулдан-кулга йөрде. Озак та үтмәде, Айя– Суфияның мәһабәт манаралары күренде. Истанбул ярларыннан катер кузгалды, һәм безнең теплоход бортына төрек чиновнигы күтәрелде…

Флагшток тирәсендә торучылардан берәү, кычкырып, җыр башлады:

 
Не нужен мне берег турецкий,
И Африка мне не нужна…
 

Аңа берничә кеше кушылды. Әлбәттә, бу моментта ул җыр артык иде. Безнең күз алдыбызда Төркия яр буйларындагы яшел тау битләре, безгә таныш булмаган ил, таныш булмаган җир, таныш булмаган дөнья иде. Юк, кеше өчен болар ник кирәк булмасын!

М.Исаковскийның бу җыры монда җырлау өчен түгел бит. Ул җыр безнең илебезнең гүзәллеген сөйли, очар кошлар кебек ике ватанлы түгел без, безнең Ватаныбыз бер генә, ди. Әйбәт җыр ул. Әмма ул җырда һич тә «төкердем мин бөтен дөньясына, минем үз илем яхшы» дигән мещанлык фәлсәфәсе юк. «Миңа Төркия ярлары кирәкми, Африка да кирәкми» дигәнне аңлый белергә кирәк әле…

Миңа калса, минем үземә Төркия яры да, Африка җире дә кирәк. Карау өчен. Танышыр өчен. Аралашыр өчен. Кара диңгез буендагы тау битләре, мәсәлән, безнең Казанка ярларын хәтерләтте. Ләкин без әле бу җирләрне бинокльдән генә күзәтәбез.

Мачтада Төркиянең дәүләт флагы җилферди.

Босфорны узганда, тиешле документларны рәсмиләштергән чиновникны катер килеп алып китте.

Истанбул яр буенда отельләр, банклар, причаллар. Безнең теплоход борынгы грек мифологиясенең туган якларына – Мәрмәр, Эгей диңгезләренә таба юл тотты.

Минем әйләнә-тирәмдә тарих. Менә Дарданелл бугазы. Борынгы греклар аны Геллеспонт дип йөрткәннәр. Иң тар урыны 750 метр. Яр буена карыйм. Галлиполи шәһәре. Төрекчә – Кәлибули. Мөхәммәт Чәләбинең «Мөхәммәдия» дигән көйле дини китабы нәкъ шушында язылган, диләр. Аның бер бүлеге, чыннан да, шулай башлана:

 
Мәгәр көннәрдән бер көн әмре тәкъдир,
Утырмышдым Кәлибулида сәрра…
 

Ничек инде Тукайны хәтерләмисең? Тукай «Ысулы кадимче»дә нәкъ шул шигырьнең ике-өч кенә сүзен үзгәрткән бит!

 
Мәгәр көннәрдән бер көн әмре трахтир,
Утырмыштым ки бер пивнойда сирра…
 

«Мөхәммәдия» иске мәдрәсәләрдә популяр әсәрләрнең берсе булып саналган. Аны көйләп йөрү изгелек саналган. Ш.Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә» комедиясендәге тәкъва Юныс хаҗи гел шуны көйли:

 
Чөн адәм җәннәтә керди…
 

Менә Дарданеллның иң тар урыннары. Чынык Кальга. Беренче бөтендөнья сугышы алдыннан татар газеталарында бик еш кулланылган сүз. «Чынык Кальгадагы хәлләр… Чынык Кальга яңалыклары…» дип «Йолдыз»лар, «Вакыт»лар тулып ята. Бу бугаз үз гомерендә күп трагедияләр күргән. Ләкин комедиясез дә калмаган. Безнең эрага кадәр 480 елның язында Иран патшасы Ксеркс күп гаскәр һәм флот белән Грециягә каршы походка чыккан. Гаскәрне Азиядән Европага чыгарырга кирәк бит. Дарданелл никадәр генә тар булмасын, аны атлап чыгып булмый. Ксеркс үзенең инженерларына бугаз аша кораблардан күпер салырга кушкан. Ләкин давыл комачаулаган: шторм башланган, һәм күпер җимерелгән. Мифларда язылуына караганда, мондый шуклыгы өчен Ксеркс диңгезне камчы белән суктырган… Бәлки, чыннан да суктыргандыр. Шуның өчен дә патша бит ул, деспот бит ул. Ә күпер төзүче инженерларны, әлбәттә, үтерткән. Хәер, тарих мондый трагедияләргә бай. Шәһәрләр, сарайлар төзегән осталарның байтагы залимнәр кулыннан һәлак булган.

Эгей диңгезенә килеп чыкканда, безне дельфиннар каршы алды. Безнең күз ияләнмәгәнгәме, диңгез өстендәге бу хайваннар миндә матур тәэсир уятмадылар. Кара сыртлы, ак түшле, киңчә башлы бу шөкәтсезләр фирүзәдәй су өстенә чыгып чума-чума уйнаганда, әллә ничек җан өшеп китә. Ләкин дельфиннарны кешенең дусты дип әйтәләр… Әйдә, йөзә бирсеннәр. Эгей диңгезе, бәлки, аларның туган йортыдыр.

Әйләнә-тирәдә борынгы тарих, мифология…

Булган икән Эгей исемле бер патша. Булган икән аның Тесей дигән бер улы. Тесей борынгы Грециянең иң шөһрәтле геройларыннан саналган. Имеш, Греция халкы Крит патшасы Миноска һәр тугыз ел саен җиде егет һәм җиде кыз җибәреп торырга мәҗбүр булган, ә патша аларны үгез башлы, кеше кыяфәтле гыйфрит – Минотаврга ашарга биреп барган, Тесей үз халкын шул афәттән коткарырга булган. Бик күп маҗаралардан соң ул Минотаврны җиңгән. Юлга чыккан вакытта ул әтисенә: юлым уңса, кайтканда корабльдә ак җилкән күтәрермен, әгәр бәхетсезлеккә очрасам, корабльдә кара җилкән булыр, дигән. Ләкин гыйшык һәм яшьлек уңышлары белән башы әйләнгән егет кайткан вакытта ак җилкән күтәрергә оныткан. Яр буенда көтеп торган әтисе Эгей кара җилкәннәрне күргән дә, сөекле улы үлгән дип белеп, диңгезгә ташланган. Шул заманнан бирле, имеш, бу диңгез Эгей диңгезе дип йөртелә…

Кич булды. Безнең теплоход Эгей диңгезеннән – Греция утраулары арасыннан бара. Утрауларда электр утлары. Яр буендагы автострадалардан машина фаралары шуыша. Кемнәр алар?

…Безнең авыл кибетендә илленче елларда ук кайтарылган «Эллада» одеколоны бар. Аның шешәсенә борынгы грек сыннарыннан бер гүзәлнең рәсеме ябыштырылган. Авылның кысан агач кибетендәге шүрлектә ул одеколон сүс баулар, янавычлар, вакса, чүмеч һәм буяу карандашлары белән бергә тора. Ләкин яшькелт кәгазьдәге бу грек скульптурасының рәсеме, «Эллада» сүзенең мәгънәсе турында кем уйлап торсын соң? Бу сүзгә, бу рәсемгә инде күз ияләнеп беткән. Кем белсен, кем аңлап бетерсен соң синең тарихны, Эллада?

Саумы син, бөек трагиклар Эсхил, Софокл, Еврипид иле!

Саумы син, дөньядагы беренче материалист Демокрит һәм гигант акыл ияләре Сократ, Платон, Аристотель Ватаны!

Элладаның яр буйлары бездән ярты миль ераклыкта гына. Шуны тою, шуны аңлау ничектер сине табигый булмаган бер халәткә кертә.

Караңгы төндә безнең әле уң, әле сул ягыбызда Греция утрауларының утлары күренә, теплоход Одиссей йөргән эзләрдән көньякка таба бара…

Матурлык алласы туган җирдә

Теплоходка аяк басу белән, Чехов сүзләрен хәтерлисең. «Кешенең барлык нәрсәсе дә матур булырга тиеш: йөзе дә, киеме дә, уйлары да…» Без утырган «Литва» теплоходының экипажы бөтенләе белән шуңа туры килә, ахрысы. Иртәнге 7 сәгать 55 минутта экипаж шлюпкалар палубасына тезелде. Беренче май иртәсе иде. Диңгез өсте шадраланган, диңгезчеләр мондый һаваны «свежо» дип йөртәләр. Ягъни штиль үк түгел, ләкин балл белән үлчәрлек шторм да юк. Сәгать нәкъ 8 дә (диңгездә «нәкъ» сүзе урынына «ноль-ноль» дигән сүз йөри) флаг күтәрү тантанасы булды. Оркестр гимн уйнады. Ап-ак форменка, ак чалбар, ак фуражка кигән экипаж «смирно» басып торды, капитан кулын чигәсенә күтәрде. Аннан Кара диңгез пароходчылыгының Беренче май уңае белән приказы укылды. Диңгез өсте яшькелт-зәңгәр, күк йөзе чиста. Палуба ялт иткән, мачтада дәүләт флагы җилферди, ап-ак киемле чибәр егетләр – болар барысы да пакьлек, пөхтәлек, сафлыкны күрсәтеп торалар иде. Бераздан экипаж белән танышу тантанасы булды. Аннан ресторанда иртәнге аш. Официанткалар белән танышу. Барысы да сәхнәгә чыгарырлык матур гәүдәле, унсигез-егерме яшьлекләр, монда да аклык, пакьлек. Якты чырай һәм татлы сүз. Каян җыеп бетергәннәр мондый әдәпле яшьләрне?

Әйе, кешенең барлык нәрсәсе матур булырга тиеш. Йөзе дә, киеме дә, уйлары да…

Теплоход Кипр утравына таба бара иде. Диңгездә берән-сәрән чит ил суднолары очрый башлады. Греция, Төркия, Франция флаглары… Безнең белән параллель курста мәһабәт судно – «Прейли» барды. Вентспилс портыннан. Чит суларда үз Ватаныңның тагын бер судносын очрату ничектер күңелгә шатлык бирә.

Фамагуста портында безне кояшта янган битле, горур йөзле греклар каршы алды. Без китапларда укып сокланган греклар шундый була икән! Менә ул батыр Одиссейның оныклары – атаклы диңгезчеләр. Швартовка вакыты аеруча тантаналы булды. Безнең теплоходның оркестры, палубага басып, «Москва моя» җырын уйнап җибәрде. Экипаж матрослары, трап биргәндә, яр буендагы грек матрослары белән инглиз телендә аңлаштылар. Мәһабәт «Литва»ның ап-ак корпусы тынып калды, грек матрослары аны причалдагы кнехтларга тарттырып бәйләп куйдылар.

…Без борынгы грек мифологиясенең иң гүзәл героинясы – матурлык алиһәсе Афродитаның туган җиренә аяк бастык. Борынгы грекларның аллалары эшне, нәкъ Министрлар кабинетындагы кебек, бүлеп алып барганнар. «Кабинет» башлыгы Зевс «портфельләр»не бүлгән: хатыны Гера – күк күкрәтү һәм яшен яшьнәтү; ир туганы Посейдон – диңгез эшләре (гаиләчелек!); Аполлон – мәгариф һәм поэзия мәсьәләләре; Гефест – ут һәм тимерчелек (авыр промышленность!); Арес сугыш эшләре буенча алла итеп билгеләнгән. Ә матурлык мәсьәләсе дөньядагы иң гүзәл хатын Афродита алиһә кулында булган.

Сез бөтендөнья классик әдәбиятының гүзәл үрнәге булган «Илиада» поэмасын беләсезме? Бу поэманың сюжетында Афродита шактый зур роль уйный. Имеш, бу гүзәл хатын Кипр утравында туган. Ул диңгез дулкыннарының күбеге эченнән чыккан. Кипр халкы гасырлар буена Афродита культын саклап килә. Ә «Илиада» поэмасында исә аның роле шуннан гыйбарәт: аллаларның бер туй мәҗлесе булган. Бу туйга ызгыш-талаш алласы (!) Эриданы чакырмаганнар. Мәҗлеснең тыныч узганы яхшы бит! Ләкин Эрида – ызгыш-талаш эшләре буенча махсус әзерлекле белгеч, бөтен кеше табынга утыргач кына, «матурларның матурына» дип язылган бер алманы мәҗлестәге өстәлгә ыргыттыра. Йә инде, кайсы хатын үзен иң матур дип исәпләми соң! Әлбәттә, бәхәс чыга. Гауга чыга. Өч алиһә (хет шайтанның үзе бул, әмма син бит әле хатын-кыз!) бу алма өчен бәхәсләшкәннәр. «Министрлар кабинеты» башлыгы Зевска мөрәҗәгать иткәннәр. Теге картлач, әлбәттә, бу бәхәсне хәл кылуны өстенә алмаган. Ничек инде өч хатынның арадан берсенә «син иң матуры» дип әйтәсең! Шуның өстенә берсе – Зевсның үз хатыны… Башына ат типкәнмени аның! Зевс карт, бәхәсне хәл итү өчен, бу хатыннарны (акыллылык алласы Афина, күк күкрәтү һәм яшен алласы Гера, матурлык алласы Афродита) Троя дәүләте патшасы улы Парис янына җибәргән. Алманы күтәреп, теге өч хатын Парис янына килгәннәр… Әлбәттә, һәркайсы Париска «ришвәт» тәкъдим иткән: әгәр бәхәсне Афина файдасына кылса, Афина аны бөек герой һәм акыл иясе итәргә вәгъдә биргән. Гера аны бөтен дөньяга хаким итеп куярга вәгъдә иткән. Ә Афродита – матурлык алласы – Париска дөньядагы иң матур кызны хатынлыкка алып бирергә булган. Парис – егет кеше бит, әлбәттә, соңгысын сайлаган һәм алманы Афродитага дип хөкем чыгарган… Патша хатыннарының капризы белән азмы сугыш башланган, азмы кешеләрнең каны коелган! Монда да шул ук хәл була; Афина белән Гера шул вакыйгадан соң бөтен Троя халкын дошман күрә башлаганнар. Грек дәүләтләре арасында сугыш киеренкелеге туган һәм… бераздан сугыш башланып та киткән. Менә сиңа матурлык алласы!

…Кипр халкы сугышның нәрсә икәнен яхшы белә. «Совет-Кипр дуслыгы» җәмгыяте рәисе безне җәмгыятьнең клубына кунакка чакырды.

– Бу кечкенә утрауның йөрәге нәкъ сезнең бөек илегезнең йөрәге кебек кайнар, – дип башлады ул сүзен.– Безнең илебезне гасырлар буена кабалада тоттылар. Ләкин безнең халкыбызның йөрәген беркем дә буйсындыра алмады. Киприотларның сезнең илгә карата дуслык хисе иксез-чиксез. Безнең җиребезгә рәхим итегез – бездән сезгә якты чырай…

Кипр утравында күренекле философ – Афинадагы стоик философия мәктәбенә нигез салган Зенон туган. Кешеләрдәге әхлакый сыйфатларны өйрәнеп, Зенон шундый нәтиҗәгә килгән: кеше никадәр табигатькә якынрак булса, аның серләрен никадәр нечкәләбрәк өйрәнсә, шулкадәр әхлаклы була.

Кипр, киприотларның әйтүенә караганда, дөньяның иң матур урыны. Чыннан да, ул – чәчәкләр утравы. Февральдә анда әфлисун бәйрәме була. Март аенда лимон агачлары чәчәк ата, бөтен утрау сары чәчәккә күмелә. Анда әфлисун согы бик модада. Очрашу вакытында грек кызлары безне әфлисун согы белән сыйладылар. Витриналар, йорт стеналары чуар. Чит ил фирмалары үзләренең рекламаларын элгәннәр. Менә «Дженераль электрик», «Эссо», «Филлипс», «Шелл», «Мобиль» компанияләре. Менә Япония фирмасы. Кая карама, анда «Кока-кола» эчегез!», «Пепси-кола» эчегез!» дигән чакырулар. Затлы отельләр. Кибетләр тулы җиңел машиналар. Урамнар тулы креслолар, йомшак урындыклар. Утыр да кофе эч. «Кока-кола» эч. Күләгәдә тыныч, рәхәт…

Ләкин матурлык алласы туган утрауда сәяси хәл бик кискен. Утраудагы греклар белән төрекләр арасында киеренкелек яши. Төрекләр белән греклар яшәгән территорияне «яшел линия» уздырып бүлгәннәр. Кая карама, анда күк беретлы Берләшкән Милләтләр Оешмасы солдатлары. 1965 елдан бирле монда торалар. Төрле илләрдән җыелган зәңгәр күзле егетләр – БМО солдатлары – безнең автобусларны озата килделәр. Саламис шәһәренең хәрабәләрендә безнең белән карточкага төштеләр, Европадан килгән туристларны күреп балаларча шатландылар. Бер сержант хәтта асфальтта, гәүдәсен күтәреп, кулларында йөреп күрсәтте. Металл акчалар, сигаретлар алмашу китте.

Кая карама, анда күптән түгел генә тәмамланган сугыш истәлеге. Безнең шофёр Галлис үзенең сугышта күргәннәрен сөйләде. Азатлык өчен сугышта алар абыйсы белән икәүләп катнашканнар. Инглизләр аның абыйсын үтергәннәр. Галлисның үзен тотып җәзалаганнар. Аның кулына янып торган сигара басканнар – Галлис җәрәхәтнең җөйләрен күрсәтте. Менә сиңа мәдәниятле Европа!

Никозия шәһәренең музеенда бер зал күптән түгел булып узган азатлык сугышына багышланган. Анда фотодокументлар. Болар инде, чыннан да, документлар, художник фантазиясе түгел.

Менә азатлык өчен сугыш вакытында Кипрда инглизләр чыгарган газета. Англия властьлары азатлык өчен көрәшүче киприотларның рәсемнәрен бирәләр. Бер полоса кеше башлары. Кайбер рәсемнәр өстенә тәре ясаганнар. Болары – тотылган, төрмәгә утыртылган, атылган патриотлар. Кайбер патриотларның исем-фамилияләре бирелгән дә, рәсем урыны буш калган. Димәк, әле рәсемен кулга төшермәгәннәр. Газета фәлән-фәлән кешеләрне эзли. Кипр җирендә киприотларны эзлиләр. Кемнең нинди хакы бар? Моны аңлавы кыен. Акылга сыймый.

Борынгы монастырьлардан Изге Барнабас монастыренда Макариосның гыйбадәт вакытында утырган махсус урынын күрдек. Изге Барнабас монастыре да шактый кызыклы урын. Диңгез буендагы бу храмда бертуган дүрт монах яши. Алар монда егерменче елларда ук төпләнгәннәр. Барысы да кара рясадан, кара колпаклардан, көрәк кадәр сакаллы. Иң өлкәне яшен бер дә үзгәртми икән. Безнең гид – швед кызы Аллида – аның белән кул биреп күреште. Без, билгеле, картның яшен сорадык. Аллида көлеп болай диде:

– Моннан ун-унбиш ел элек сораган вакытта ул туксан икедә дип җавап бирә иде, шул санны һаман да үзгәртми, – диде.

Дүрт бертуган карт янында яшьрәк монахлар нәрсәдер эшләп йөриләр. Иң яшенә – уналты. Шулай да барысын да инде кара сакал баскан. Икона язу белән шөгыльләнәләр. Тап-таза егетләрнең, тышкы дөньядан аерылып, кара рясага төренеп йөрүләренең сәбәбен аңлавы безнең өчен, әлбәттә, кыен нәрсә. Күрәсең, кеше өчен монастырь да кирәк. Шулай да бу монастырь бик тарихи урын. Монахларның сөйләвенә караганда, бу урында император Август заманында (яңа эрага кадәр – 30, безнең эраның 14 елы) Барнабас яшәгән. Ул халыкны христианлыкка өндәргә Иерусалимга таба чыгып киткән. Ләкин Сурия яһүдләре аны җәзалап үтергәннәр. Барнабасның дусты Марк аның гәүдәсен тапкан һәм аны шушы урынга алып кайтып күмгән. Аның кабере төгәл билгеле түгел. 1922 елда әлеге дүрт туган Барнабасның беренче портретын ясаганнар, һәм шуннан бирле монахлар Изге Барнабасның башыннан үткәннәрне киндергә төшерәләр. Әйтергә кирәк, рәсем сәнгате буенча болар шактый зур уңышлыкларга ирешкәннәр. Киприотлар үз ватаннарының үткәне белән горурланалар. Алар үзләренең милли сәнгатен үстерү буенча күп эшлиләр.

Китәргә дип, автобуслар янына җыелгач, безне бер төркем егетләр-кызлар чорнап алды. Барысы да милли киемнән. Грекларның милли киемнәре бераз гына безнең чуваш халкының милли костюмнарына охшаган. Чигеп эшләнгән ак киндер кофталар, шундый ук озынчарак кына ирләр күлмәкләре. Безнең теплоходка кичен килергә вәгъдә итеп, алар шунда ук Европа илләреннән килгән башка туристлар өчен концерт башладылар.

Без Саламис хәрабәләренә киттек. Бу шәһәр безнең эрага кадәр төзелгән булган. Грекларда әле безнең эрага кадәр үк мәрмәрдән эшләнгән спорт аренасы, йөзү бассейны һәм астан пар белән җылытыла торган мәрмәр мунчалар булган. Безнең эрага кадәр 58 елда төзелгән су саклау системасыннан әле дә булса ике авыл файдалана.

Никозия шәһәрендә безне әфлисун агачлары астындагы ачык ресторанга алып бардылар. Искитәрлек зурлыктагы әфлисуннар, затлы шәраблар…

Без Кипр утравында Галлисның комфортлы автобусында йөрдек. Галлис, маршрутны бераз үзгәртеп, безне икенче юлдан алып китте. Үзенең өен күрсәтмәкче икән. Кипр хөкүмәте азатлык көрәшендә катнашкан өчен аңа әйбәт коттедж салып биргән, ул йорт әфлисун, лимон агачлары арасында утыра. Юлда безгә униформа кигән чибәр-чибәр кызлар очрый. Болар – грек мәктәбендә укучылар. Аларда югары уку йортлары юк. Мәктәп алларында, бакчаларда 16–17 яшьлек кызлар, егетләр таган атыналар, ниндидер милли уеннар уйныйлар. Аллида үзенә сораулар бирүне үтенә. Мин: «Кипр утравында егетләр белән кызлар арасындагы мөнәсәбәт ничек?» – дип сорау бирдем. Иптәшләр көлделәр. Шул булдымы сорау, диделәр.

– Укытучының хезмәт хакы ничек?

– Илдә врачлар күпме? – кебек сораулар белән Аллиданы күмеп ташладылар. Ләкин гид минем сорауга кызыклы гына җавап бирде. Монда егетләр-кызлар 18 яшькә кадәр укырга тиешле икән. Укыган чорда егет белән кызга очрашу тыелган. Бары тик бергә, гомуми урында уйнарга гына мөмкин.

– Ә кинога ничек?

– Кинога, – ди Аллида, – унсигез яшькә кадәр бары тик әти-әниләре белән генә йөриләр.

– Шулай да, әгәр егет белән кыз урлап булса да очрашсалар?

– Мондагы тәртип буенча аларны моның өчен алты көнгә мәктәптән чыгаралар.

– Шулай да, әгәр рөхсәтсез өйләнешсәләр?

– Андый очракта өйләнешкән яшьләр монда калмыйлар, чит илгә китәләр…

Аллида, стюардесса кебек, безнең алда йөри, әле берәр стакан минераль су эчереп чыга, әле берәр ачы конфет өләшә, әле ниндидер сыеклык белән чигәләрне чылатырга тәкъдим итә, салфеткалар бирә. Янәсе, кунак икәнсең, безнең гадәтнең барысын да күр, ди. Ул үзе, Швециядән килеп, монда бер киприотка кияүгә чыккан. Ире – әфлисун плантациясенең хуҗасы. Аллида – мин күргән тере капиталист хатыннарыннан беренчесе.

Программа буенча каралган Отелло замогына безне кертмәделәр. Монда политик хәл бик киеренке. Менә шәһәрнең төрекләр яши торган районы. Иске шәһәр өстендә Төркия флагы. Греклар шәһәрнең бу өлешенә кермиләр. Менә юл өстендә Англиянең хәрби базасы. 1960 елгы килешү буенча Англия бу утрауда хәрби базаларын һәм экономик позицияләрен саклау хокукын калдыра. Фактта республика төзелгән вакытта Кипрда Бөекбритания, Греция һәм Төркия дәүләтләре белән хәрби союз көчләп тагыла.

…Имештер, Фамагуста порты янындагы бу замокны XIV гасырда венециялеләр салган. Сөйләүләренә караганда, имеш, нәкъ шушы замокның эчке бүлмәләренең берсендә венецияле Христофор Моро, көнчелегенә чыдый алмыйча, үзенең хатыны Дездемонаны үтергән. 1604 елда Шекспир, шушы легендага нигезләп, үзенең мәшһүр «Отелло»сын язган. Трагедиядә, мәгълүм булганча, беренче пәрдә Венециядә, аннан соңгы вакыйгалар Кипрда, замок мәйданында бара. Шул трагедия дөньяга чыкканнан бирле, Фамагустадагы замок әдәби геройның исеме белән йөртелә. Традиция буенча киприотлар ел саен бу замок хәрабәләрендә Шекспир трагедияләрен сәхнәгә куялар…

Галлис машинасының сиренасын кычкырта да безгә борылып карый. Аның машинасы гаҗәп матур көй чыгара. Сиренага һәр баскан саен, аккордеон клавишаларыннан, оста музыкантның бармаклары узган кебек, матур көй агыла. Галлис бу тавышның безгә ошаганын белде дә җае чыккан саен кычкыртты. Автобус үзенеке. Комфортлы бу автобус белән горурлану хисен аның йөзендә сизми калу мөмкин түгел иде.

Ниһаять, портта Греция, Югославия, Италия суднолары арасында ап-ак корпуслы мәһабәт «Литва» күренде. Ватан! Илебезнең бер кисәге!

Туган илнең нәрсә икәнен белү өчен, читтә булып карарга кирәк. Ипинең дә нәрсә икәнен шуннан мәхрүм булгач кына беләсең бит!

Кичен теплоход бортына Советлар Союзының Кипрдагы илчесе килде. Илчелек хезмәткәрләре үзләренең хатыннары, балалары белән палубадагы креслоларга урнаштылар. Туган ил турында сөйләшү китте. Грек егетләре-кызлары палубада концерт бирделәр.

Караңгы төн. Кара күк йөзендә эре-эре берничә генә йолдыз. Урта диңгезнең җылы дулкыннары теплоходның бортына бәрә. Причалда капотына илебезнең дәүләт флагы куелган машина тора. Бу – Илче машинасы. Ә палубада киприотлар, татарлар, руслар бииләр. Бераздан, гадәт буенча, бөтенебез бергә «Подмосковные вечера» җырын җырлыйбыз.

…Теплоход төнге сәгать уникедә, Фамагустаны калдырып, ачык диңгезгә юл алды. Сау булыгыз, азатлык сөюче киприотлар! Сау бул, әфлисуннар утравы! Бәлки, сине инде икенче тапкыр күреп тә булмас…

Без сиңа тулы азатлык телибез.

Күз алдына китерегез: фирүзәдәй яшькелт-зәңгәр диңгез эчендә ямь-яшел утрау. Яшел тигезлекләр – бодай, арпа басулары, кая карама, анда лимон, әфлисун, агачлар арасында сары алтындай ялтырап, күзеңнең явын ала. Тигезлек өстеннән, чәчәкләр, әфлисуннар, бодай чүмәләләрен ялап, талгын җил исә – табигать бу илгә барысын да биргән. Яшәргә, укырга, эшләргә, сөешергә, кавышырга кирәк монда. Ләкин киприот ничә еллар буе инде тыныч йоклый алмый. Табигать бу утрауга күпме матурлык биргән булса, тарихи хәлләр, тарихи обстановка аңа шуның кадәр үк тынычсызлык биргән. Утрау өч континентны тоташтыра торган иң әһәмиятле диңгез юллары өстенә урнашкан. Утрауның стратегик әһәмияте, асылда, Сүәеш каналы, Якын Көнчыгыштагы сәяси хәл, Израиль, Палестина мәсьәләләренә барып тоташа…

…Урта диңгез – тынычлык диңгезенә, ә Кипр Урта диңгез буе һәм өч континент халыкларының дуслыгы, үзара ярдәмләшүе өчен ышанычлы күпергә әйләнергә тиеш.

Прогрессив көчләрнең таләбе, законлы теләге әнә шундый.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации