Текст книги "Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 24 (всего у книги 35 страниц)
Мин эчтән генә шатландым: ни дисәң дә, трактористка Хәерниса белән элеккеге көтүче-бондарь Сәмигулла дәвам итә икән әле бу ханымның рухында.
– Җавабы бик гади аның, – диде Ильяс. – Колхозга председатель читтән килергә тиеш түгел, һәр колхоз председательне үзе үстерергә, үзе «ясарга» тиеш. Умарта корты күче, кортлар ананы үзләре ясый бит. Монда да шулай. Ату, таптылар бер гадәт: бөтен кадрны чит авылдан. Читтән килгән кешегә синең нәрсәң кадерле соң? Чишмәңме, болыныңмы, суыңмы? Ул бит район алдында быел ит, сөт, икмәк планын үтәү турында гына кайгырта. Аның өчен бу җир истәлекле, изге түгел. Менә карагыз инде: сез (ул миңа таба борылды) кичә урман полосасында йөргәнсез, билгесез, кадерсез ниндидер бер килмешәк көтүченең кабере янында әллә ниләрне исегезгә төшереп утыргансыз. Ә беләсезме, беркөнне шул турыдан район вәкиле белән узган идек, ул нәрсә дип әйтте? «Колхоз басуының ямен җибәреп нигә тотасыз аны? – ди. – Бульдозер белән эттерегез дә тигезләгез, – ди. – Тем более, – ди, – беркеме дә юк, билгесез адәм». Билгесез адәм… Аның өчен билгесез ул, сез әнә ниләр хәтерләгәнсез ул кеше турында, ә мин күпме ишеттем.
…Минем бөтен бәхетем – авылга кайткач, авыл халкының сөйләгәнен тыңлап утыру мөмкинлеге. Мин тыңлый беләм. Мин аны үземнең бәхетем дип исәплим. Югыйсә бергә гомер итә торган бер иптәшем бар: ул гел үзе генә сөйли. Син сөйли башласаң, күзләрен бөтерә-бөтерә, сине тыңлаган сыман кыяфәт кертә дә синең җөмләдәге өтерне, ноктаны, ягъни паузаны көтә. Һәм шундук, җимереп бәреп кереп, үзенекен сөйли башлый. Андый вакытта мин аның күзләренә карарга куркам, ул күзләрдән андый вакытта аның болай да мул булмаган акылы китеп тора.
Ә монда… тыңлап кына бетер.
– Менә мин әле яшь специалист, – ди Флүдә. – Мин кайвакыт, юлда йөргәндә, уйлый-уйлый, кайсы якка барасымны онытам: иллә дә хөкүмәтнең эшлисе эшләре әле. Барысын да җиңеп чыга алырбызмы икән? Кайсы гына өлкәгә карама, шунда күрәсең: соңгы егерме-егерме биш ел эчендә бездәге башбаштаклык. Менә сез, язучылар, шул турыда нәрсә уйлыйсыз?
– Һи-и, аларның үзләрендә теләсәң никадәр ул башбаштаклык, – дип куйды Энҗе ханым.
Мин югалып калдым.
– Ник, сез бит медик, әдәбият дөньясын каян беләсез? – дип сорадым.
Энҗе ханым, мәҗлесләрдә, премьераларда, банкетларда мәш килеп, ике-өч язучы гаиләсе белән аралаша, йөрешә икән. Кемнәр икәнен мин сорамадым, ул үзе дә гайбәт дәрәҗәсенә төшәсе итмәде.
– Беләбез, беләбез, – диде Энҗе ханым. – Берсен берсе сытып, берсе өстеннән берсе өлкә комитетына жалоба язып, берсен берсе бугазлап-каерып, хатыннарын эшкә җигеп лауреатлыклар алу дисеңме, шул лауреатлыкны фәлән кешегә бирдертмәс өчен йөгереп йөрүләрме, анонимкалар дисеңме! Мин язучыларны гел әсәр генә язалар дип уйлый идем, аларның кайберсе, баксаң, жалоба һәм анонимкалар да яза икән. Фи-и-и…
– Ләкин бит бөтен бер халыкның барлык әдипләре турында болай уйлау дөрес түгел. Хәсән Туфан беркайчан да жалоба язмады.
– Ә врачлар турында ни уйлыйсыз? Ярый ла сезнең турыда язучы юк. Ә врач-ришвәтче турында язылганны укыгач ни уйлыйсыз? Бөтенесе дә ришвәтче дипме?
– Юк, Алла сакласын. Врачлар һәм юристлар турында гел яхшы гына уйларга кирәк. Чөнки кеше үтенечләренең иң зурысы врачка һәм юристка гына була.
– Димәк, без бер-беребезне аңладык. Шулаймы?
– Әлбәттә.
– Ә укытучылар шулай ук врач һәм юрист түгелмени? – Флүдә хәйләкәр елмаеп алды. – Менә без унынчыны бетерәсе елны. Әйтәләр, рус теле укытучыбызны укытучылар съездына делегат итеп күрсәтәселәр икән. Хатын-кыз булсын, ди, кырыктан узмаган булсын, укытучы булсын, партиясез булсын, ди. Менә шул таләпләргә безнең Галия апа туры килгән генә бит. Күрсәтер алдыннан ни эшләделәр дип уйлыйсыз? Килә бик зур бер комиссия, каян булгандыр инде, өч унынчы классның отличникларын гына җыеп, вакытлыча ясалма бер класс төзиләр һәм сочинение яздыралар. Барыбызның да дүрт тә биш. Ә бөтен халык белеп тора. Менә ул ничек…
– Һи, безнең шәһәр мәктәбендә дә була ул андый хәлләр, – дип ялгап китте Энҗе. – Менә минем кече кызым укыганда сөйли иде. Дәрескә инспектор-фәлән керәсе булса, обществоведение укытучысы, тарихны да шул укыта иде, балаларга әйтеп куя икән: мин сорау биргәч, барыгыз да кул күтәрегез, дип. Шулай беренче тапкыр әйткәндә, минем кыз сорап куйган: ә кул күтәргән кеше җавап бирә алмаса нишләргә? Син ашыкма, ди икән укытучы, мине тыңлап бетер. Менә болай: кемнәр сорауга җавап бирә ала – шулар сул кулларын күтәрә. Кем белми – ул кеше уң кулын күтәрә. Но чтобы, дип әйтә, ди, инспектор барында миңа класста куллардан урман («лес рук») ясалган булсын, дип әйтә, ди. Йә, шул булдымы тәрбия? Ачык дәресне дә гел шулай әзерлиләр иде.
Ильяс сөйли:
– Мәктәпне яратмадым, – ди. – Ни өчен? Чөнки укытучылар күп вакыт үзләре ышанмаган сүзне сөйлиләр. «Безнең тормышыбыз чәчәк ата» дип безгә өйрәтәләр, ә үзләре кибеттә ипи чиратында торалар, күреп йөрибез бит. Бервакыт укытучыларга норма белән он кайтара башладылар, ә колхозның ындыр табагында бодай көшеле тау кадәр, укытучылар, он нормасы кайтмады дип, авыл җыелышларында ду куптаралар, ә дәрестә безгә сөйлиләр: «дөньяда иң иркен тормыш бездә генә». Дүртенче класста яңа укытучы килде, аны бөтенләй яратмадым, мәктәпне ташлар дәрәҗәгә җиттем. Яңа ел ёлкасы алдыннан тамак бакасы белән урынга егылдым. Ёлкага барасы килә, әти-әни урыннан торгызмый. Җитмәсә, иптәш малайлар кереп сөйли: быел чыршы янында һәр балага бер кисәк торт бирәселәр икән. Ә минем үз гомеремдә торт кабып караганым юк. Елап ятам. Бәйрәм көнне ярты көн еладым. Беләсезме, нәрсә булды? Төш вакытында, минем өлеш тортны күтәреп, теге, мин яратмаган апа килеп керде. Шуннан? Иң башта әти утырып елады, аннары әни, аннары теге, мин яратмаган апа. Менә шуннан мәктәпне ярата башладым. Укытучының аның тышы бар, ләкин эче дә бар…
…Таралышыр алдыннан Флүдә белән Ильяс, полиэтилен капчыкларга утыртып, өчәр литрлы банка белән безгә сөт бирделәр. Каршы килеп булмады.
– Әйдә, әйдә, күтәрегез, сезнең дә сөтегез юк өйдә, сезнең дә, – диештеләр алар.
Веранда эскәмиясендә сөт тулы тагын дүрт-биш шундый банка тора иде.
– Әллә өч сыер асрыйсызмы? – дип елмайды Энҗе ханым.
Ильяс шунда, экономист буларак, лекция сөйләп алды.
– Юк, берне генә асрыйбыз, – диде ул. – Менә әти сөйли торган иде. Егерме беренче еллар тирәсендә безнең авылда Әптел абзый дигән кеше сигез сыер асраган. Барысы да ябык, ди, җәй үзәгендә өчәр литр сөт бирәләр, ди. Ләкин кеше арасында теге абзый «минем сыерым гына сигез баш» дип мактана торган булган. Интенсификациянең нәрсә икәнен белдегезме инде? Менә без сигезне асрамыйбыз, әмма теге абзыйның сигез сыерыннан алган сөтне бер сыердан алабыз.
– Кара, ничек ансат аңлашыла икән бу сүз, – диде Энҗе ханым. – Алайса, пленумда тәнкыйть ителгән «ведомственный подход» дигәнне дә аңлатып бирегез әле. Сез бит экономист кеше. Мин аңлап бетерә алмадым.
Ильяс көлде:
– Генетика галиме академик Тимофеев-Ресовский әйтә торган булган: иң кирәк әйбер катлаулы булмый, ә катлаулы әйбернең кирәге булмый. Менә ничек ул: сезнең ванная бүлмәсендә раковина, смеситель бар, шуның раковинасын – бер завод, смесителен – икенче завод, раковина астындагы кәкре-бөкре трубаларны өченче завод эшли, дүртенче оешма шуны монтажлый. Нәтиҗәдә, иртән йокыдан торгач, Энҗе апа, иелеп, шунда битен юа алмый: кран түбән, раковина кечкенә, битне-башны ияргә урын юк, сабын куярга урын юк, ә болай бөтенесе дә эшләнгән, бөтенесе дә бар. «Ведомственность» – менә шул.
Флүдә сөт турында сөйләп алды: авыл халкы интеллигенциягә, пенсионерларга сөт сатмый икән хәзер. Узган ел сентябрь алдыннан гына, мәктәпне ташлап, укытучы кыз китеп барган. Балаларын укыткан кызга бер генә хатын да сөт сатмаган. Миңнурый, Хәерниса, Рәшидә апалар да шулай сөтсез яшиләр икән. Сөтне, ачытып, чебигә ашатсалар ашаталар, чыгарып түксәләр түгәләр, әмма сатмыйлар. Сәбәбе? «Менә без сыер асрап җыкланабыз, печән өстендә безнең… су ага, ә сез, акчагызны учлап, өйдә тик ятасыз. Сөт ашыйсыгыз киләме? Тотмый торыгыз әле!»
Бу – авыл халкының яңа буынының яңа фәлсәфәсе…
…Хәерле төн, дөресрәге, хәерле иртә теләп таралыштык. Эш кешеләренең икенче төнен дә шулай харап иттек. Ләкин нишлисең? Пенсионерлар урамына килеп урнашкан бу ике яшьнең дә эчләрен бушатасы килә бит. Әйдә, кышкы бураннарда, озын кичләрдә йокыларын туйдырырлар әле. Җәй йокысыз була инде ул.
Мин, шалаш түренә аякларымны сузып, башымны чыгарып, күккә карап яттым. Йокы да алмый, иртәнге таң яктысында укыйсы да килми иде. Кошлар уянды, һәрберсе үз чиратында уяна, тавыш бирә. Күршеләр, капка шыгырдатып, казларын урамга чыгарды. Каршыдагы күршеләрнең эте аваз салды. Болар безнең урамдагы ике нык хуҗалык. Боларның йортларында армиядән кайткан уллары, механизаторлар бар. Димәк, бу хуҗалыклар яшәр әле. Флүдәләр дә китми инде, калалар инде…
Күк йөзендә карачкыл-зәңгәр болытлар күренде. Кайдадыр күк гөрелдәгәне дә ишетелде. Җәен таң вакытында, гадәттә, бездә яңгыр яумый. Яңгыр, гадәттә, төштән соң килеп гөрелдәп, күкрәп ява яки кичтән күк йөзе мөлдерәп тула да төн уртасында ява башлый. Моны «утырып яву» дип атыйлар. Инде дә элек урак өсләрендә шундый рәхмәтле берәр яңгыр утырып яуса! Ул яңгыр төнлә шыбыр-шыбыр түбә тактасында бии, йокыны куерта, буыннарны бушата, сулышны киңәйтә. Ә иртән! Иртән… Мичләр, мунчалар ягылган, хатын-кыз, ду күчеп, мич тирәсендә йөри, урак өстендә яңгырлы көнне безнең авыл хатыннары бары тик бәрәңге пәрәмәче генә пешерәләр иде. Ул болай эшләнә: яңа бәрәңгенең төбен бармаклар белән казып актарасың, иң эреләрен өзеп аласың. Аннан җәһәт кенә чишмәгә төшәсең дә бәрәңгеле чиләккә чишмә суы агызып, көянтә башын тыгып, болдыр-болдыр болгатасың. Ни сиңа балчык калсын, ни кабык! (Безнең авылдагы Сафый чишмәсенең суын, шул салкын көе Каһирәгә, Дәһлигә, Коломбо яки Димәшкъка алып барып, стаканлап сатучы табылса, ул кеше өч-дүрт барып кайтуда миллионерга әйләнер иде, чөнки Азия, Африка илләрендә андый су юк һәм булуы мөмкин дә түгел.) Шулай ике-өч тапкыр чишмә суында болгатып алгач, яңа бәрәңге сарысы – сары ахак, кызгылт-алсуы алсу ахак төскә керә, әле аның ара-тирә шәмәхә кабыклысы да була, анысы, кабыгын салгач, ап-ак мәрмәр кисәге кебек шалтырап тәгәрәп ята. Хуҗа хатын бәрәңгене, җәһәт кенә урталай ярып, казанга сала. Дөрләп янган мичтән учакка күмер, утлы кисәү тартып, бәрәңгене пешәргә куя. Шул арада төче камыр ясый. Төче камырны изеп, басып юка тәбикмәк ясаганчы, теге бәрәңгене алып, тукмак белән төеп, аңа башлы суган, тоз, атланмай куша. Кайбер хатыннар бәрәңгене кайнаган сөткә изәләр, бәрәңге сөтне ярата. Тәбикмәк камыры өстенә төйгән бәрәңге катлавын юка гына итеп җәеп чыккач, камырны кырыйдан җыеп, хатын-кыз бармагы гына булдыра ала торган хәрәкәтләр белән пәрәмәч кырыен бөреп чыгасы. Аннан инде табага урнаштырып (мич төбен яхшылап пумалаласаң, көле калмаса, табасыз да ярый), мичкә тыгар алдыннан гына, каз каурыеннан ясалган таба канатын йомыркага манып, пәрәмәчнең өстен майлыйсы. Кызарып, өсте элпәләнеп пешсен өчен. Аннан – мичкә. Мич каршындагы бу эш – таба алмаштыру, яңа пәрәмәч ясау – хуҗа хатынның ике сәгатьләп вакытын ала. Бу вакытта аның янына киләсе түгел. Операция ясап газап чигүче хирург янына хатыны акча сорап керергә ярамаган шикелле, монда да шулай: ярамый.
Яңгыр инде әйбәт, ышанычлы итеп ява, ишегалдына капка-койма тактасы – баллы нарат исе, бәрәңге яфрагы исе чыкты, ул арада мунча да өлгерде, мунчага керәсе ирнең, бала-чаганың күлмәк-ыштаннары күптән юылып, сырлы бәләк белән тукмакланган, мунча алдына эчәргә әче әйрән суы, мунча эчендәге эскәмиягә баш юу өчен ачы катык (яшькелтләнеп беткән!) илтеп куелган, инде мунча чабына башласаң да ярый. Безнең авылда «мунча керү» дип сөйләнми, ә «мунча чабыну». Әнә шул мунчадан чабынып чыкканда, сине лепердәп-гөжләп утырган самавыр янында, аш тәлинкәсенә өелеп, һәр түгәрәге дүрткә киселеп, өстенә өчаякта эретелгән кайнар май коелган бер түбәләмә бәрәңге пәрәмәче көтә инде!
Хәзер андый яңгырлар юк, диләр авылда. Йә айлар буе корылык була, ява башласа да, атналар, айлар буе коя. Элеккеге кебек берәр атна эсседә урак урганнан соң, берәр яки ярты көнгә ял биреп ала торган яңгырлар беткән. Шулайдыр, чөнки елгалар, күлләр, урманнар бетте, үзебездә «местный» болыт эшләнми, болытны Атлантик океаннан көтеп ятабыз (Мөбарәкша сөйләгән иде: иске китаплардагы хариталарда (карта) Атлантик океанны «Бәхре мохит Атласи» дип язганнар, никадәр матур, поэтик исем!). Ә Бәхре мохиттән кергән болыт безнең Казан артында, Иделдә ясалган болыт шикелле ярты сәгатькә генә килми, озакка – атналар, айларга килә. Ерактан килә бит ул: Испания, Франция, Болгария, Венгрияләр аркылы – юл расхуты да бар бит!
Маңгаема яңгыр тамчылары тама башлагач, мин шалаш эченә кереп борылып яттым. Юк, теге яңгырлар юк инде! Бер карчык әйткән, ди, бит: «И, кая инде ул Микулай заманындагы карбызлар!» – дип. Теге пәрәмәчләрне дә пешерүче юк инде. Пенсионеркалар да пешерми аны хәзер. Сумкаларын тоталар да кибеткә китәләр. Ә анда көн саен яңалык: йә яңа исемле пачкалы аш кайткан, йә балык паштеты, йә минтай сырты, инде дә килеп, көмеш-сыман хек та кайтса! Туңдырган кылыч балык яки мойва кайтса! Хатын-кызга бары да әзер бүгенге заманда. Теге пәрәмәчнең инде нәселе, тамыры югалган, аның исеме шәһәргә «ит пәрәмәче» булып күчкән. Теге яңгырны, теге ачы катыклы мунчаны, ул пәрәмәчне хәзер биш пәринең егерме биш баласын бусаң да таба алмыйсың.
…Хәзер йокларга кирәк, йокларга кирәк. Бүген мин, бакчаның теге ягындагы покосларны җыеп, кечкенә бер чүмәлә салырга тиеш идем, кичә кояшлы көнне тик йөрдем дә менә хәзер уйлап ятам: чапкан, покоска салынган печәнгә бер тапкыр гына яңгыр тидеме – аның сыйфаты бетте инде. Яңгыр туктаса, кабартып җилләтергә кирәк булыр. Кичәге көнне әрәм иттем. Минем кебек рәтсез кешеләргә күрше Бибинур тәтә мондый бәя бирә иде:
Аяз-аяз көннәрдә
Җиләк җыяр Исәкәй;
Яңгыр-яңгыр көннәрдә
Кибән куяр Исәкәй.
Мин моны халкыбызның «Идегәй» эпосыннан бер өзек дип уйлыйм. Ул эпос, димәк, безнең халыкта яшәгән, бернинди реакцион эчтәлеге булмагандыр әле аның, халык арасында шулай әхлакый-вәгазьче әсәр, халык тәҗрибәсен туплаган әсәр буларак яшәп килгәндер ул, әмма бит харап иттеләр аны өч класс белемле «галимнәр»! Авылны харап итү шул әсәрне җимерүдән башланмадымы икән?
Кичә, «яшел тасма» буйлап кайтып, авылга кергәндә, миңа укытучы кыз Фәния очрады. Ике тапкыр утырып чыккан Хәмдүневнең килене. Ни гаҗәп, шул Хәмдүнев малае белән яшәп ятып була икән. Фәния – күрше авыл кызы, монда эшкә килгән дә шул егеткә кияүгә чыккан. Ул аптыраган кыяфәттә сөйләде:
– Авылга бер чегән, бер әрмән гаиләсе килеп урнашты, абый, – диде. – Мәктәп яшендәге балалары бар. Бу сентябрьдән инде татарча укытып булмый. Аларны нишләтәсең? Бер гаепләре юк ич аларның. Тик менә мин моны булдыра алмыйм. Мәктәптә русча дәрес алып барырга көчем җитми минем. Болай сөйләшә беләм, но инде рус телендә арифметика, табигать, тарих, җыр дәресләрен алып барырга… Юк, минем көчемнән килми, Рафисны инде күндердем, Чаллыга күчеп китәбез. Әткәйләр риза булдылар, монда киләчәктә үләргә дип пенсионерлар гына калачак, диде әткәй. Аннан соң, абый, – диде Фәния, – менә бу ягы да бар: нишләп мин генә әле ул татар мәктәбен кайгыртып ятарга тиеш? Мин бит читтән торып филология факультетында укыйм, укытучыларыбыз – доцентлар, профессорларның барысын да беләм. Күбесенең өйләрендә дә булганым бар, заочник әрсез була инде ул, курсовой эшеңне тотып та, контроль эшеңне тотып та укытучыларның өенә йөгерәсең. Чөнки бер генә көнгә киләсең, ә тегеләр безнең шикелле көн саен эшләми, атнага бер күренеп китсә китә, китмәсә – юк. Шәһәрдә бит иртә белән торгач бер төчкерсә, тиз генә врач чакыртып бюллетень алырга да күп сорамыйлар. Менә шул, абый җаным: татар телен, әдәбиятын укыткан бөтен галимнәрнең йөз проценты белән балалары татарча белми. Шул галимнәрнең берсенең дә баласы татар бүлегенә керми. Безнең группаның старостасы әйтә, ул өлкән яшьтә инде, белмичә сөйләмәс: шуларның яртысыннан артыгы «Казан утлары» белән «Азат хатын»ны алдырмыйлар, ди. Аларга, ди, татар теле тамак туйдыру өчен генә кирәк. Мин генә саклап кала алмыйм инде ул мәктәпне. Теләсәләр нишләсеннәр. Чаллыга китәбез, анда балалар бакчасына урнашам, инде белешеп кайттык… Безнең татар шулай бит ул: аз гына эше рәтләнеп китеп, дәрәҗәсе күтәрелсә, беренче эше шул була – үз телен оныта. Аңа карап русчаны яхшы белсәләр икән. Бер сүз дә әйтмәс идем ул чакта…
Фәния хаклы: хәзер үз телеңне белмәү дәрәҗәле эшкә әйләнеп бара. Моңа ышану өчен телевизорыңны гына кабызырга кирәк. Анда хәлләр: әнә бер егет, татарча көрәш буенча тренер сөйләде беркөнне. Күренеп тора инде, йә Балтачтан, йә Мамадыштан чыккан бу. Ләкин бит «батыйр» дип сөйли, «күряш» ди. Авылдагы әти-әнисе шатланып утыралардыр инде, менә, ниһаять, безнең малай да шәһәр кешесенә әйләнде. Кәнсә дә кәнис, без кемнән ким?
Әнә күптән түгел генә тел-әдәбият галимнәре катнашында бәхәсле бер җыелыш булды. Шунда бер галим, трибунага чыгып, үзеннән алда сөйләгән икенче бер галимне тәнкыйтьләп китте.
– Син, – диде, – дөрес түгел әйтәсең…
Йокыга куерам дип кенә ятканда, Флүдә сөйләгән искә төште. Шахтёрка Миңнурый хәле. Акчасы күп, ди, ләкин һәр көн капка төбендәге эскәмиягә чыгып утырып елый, ди. Ник кенә кузгалдык Миңнефәтих белән бу нигездән, ник кенә торып калмадык, менә бит фермада эшләгән кешеләр хәзер шахтёр акчасын ала, китмәгән булсак, Миңнефәтихым исән булыр иде әле, дип елый ди. Үзе көн саен кер юа, атна саен мич агарта, тәрәзә тутырып яран гөл үстерә, иртүк торып, шуларны карый, су сибә, саргайган яфракларын өзә, аннан көненә җиде-сигез көянтә су алып кайта икән! Ялгыз кешегә тәүлегенә бер чиләк су җитә югыйсә. Юк, үз-үзен кая куярга белми, Флүдәгә барысын сөйләп бара икән. Ә беркөнне иртүк Флүдә эшкә барганда күргән: Миңнурыйның тәрәзәләре төбенә хәтле ачык, бөтен яраннарын ишегалдына чыгарып тезгән, үзе җырлый-җырлый өй юа, ди. Берүзе! Өйне авылда, гадәттә, кар сулары вакытында юалар, бу – өмә ясап үткәрелә, һәм ул һәрвакытта да зур бәйрәм була, ә монда Миңнурый җәй уртасында һәм берүзе юа. Флүдә аның бер җырын хәтерләп калган һәм, «сезгә кирәк булыр» дип, миңа яздырды. Миңнурый – бәхетсез тол хатын – болай җырлаган:
Су буйларында йөримен,
Чиләгем тулмаганга;
Су буйларында елыймын,
Бәхетем булмаганга.
Әйе, теге күчеп килгән чегән, әрмәннәрнең йортларын мин күрдем. «Щитовой йорт» – халыкның бөтен тарихын, традициясен үтерә торган йорт. Щитлы йортның бите, йөзе булмый. Ә халыкның йорт төзү тарихында йортның йөзе, бите һәрвакытта да беренче планда торган. Һәр йортның үз бите, үз чырае булырга тиеш. Щитлы йортның иң беренче кимчелеге шунда ки: ул, инкубатор чебие кебек, үз системасындагы башка ун, йөз, мең йорт кебек бертөсле, бер чырайлы. Щитлы йортның иң зур кимчелеге тәрәзә наличнигы булмавында. Тәрәзә наличнигы булмаган йорт кашын кырып ташлаган хатын-кыз кебек. Ә андый хатын-кыз турында бер ир дә юньле фикердә түгел. Ата-баба, йорт салганда, тәрәзә наличнигын үз зәвыгына туры китереп эшләгән. Шуңа күрә авыл кешесенең йорты, аерым бер чырай белән хуҗасына туры килеп, хуҗаның эчке дөньясын тулыландырып тора. Менә бу йорт – Шәмсетдин абзыйлар йорты, тәрәзәләр нәкъ Шәмсетдин абзый чырае төсле, бераз борчулы, хәсрәтлерәк. Ә менә бу йорт Исламгали агайныкы, бүтән кешенеке була да алмый, чөнки тәрәзәләр, бераз елмаебрак, көләчләнеп, сиңа карап торалар: Исламгали агай тормышта үзе шундый иде. Щитлы йортлардан салган урамның да исеме була алмый; булса да кәҗүнни исем: Ракета, Динамо, Комбайн урамнары. Әмма ата-баба авыл урамнарын урынга, халкына, аның көнкүрешенә, тарихына карап исемләп йөрткән: Югары оч, Кала урамы, Түбән оч, Олы кыр урамы, Кала юлы, Каенлык урамы, Казан урамы… Элек нинди авыр елларда да шулай иде. Щитлы йортлар салынган урамда үзәкләштерелгән котельный була, ир-ат утын әзерләп иза чикми, хатын-кыз – мич ягып. Ләкин кышын балалар чана шуып, пешкән алма булып кайтышка, ул йортта мичкә тәгәрәтеп пешергән, агач табакка тутырып, өстенә су бөркегән кайнар бәрәңге дә булмый. Шуны ашап үсмәгән балачак балачакмыни ул? Әнә шуңа күрә затлы курортларда, ял йортларында яшелчә өстәленә мич бәрәңгесе куялар хәзер. Диңгездә коенып, кичке аш алдыннан затлы эчемлекләр, хөрмә, әфлисуннар, фундук чикләвекләре белән бераз тамак ялгап алган дәрәҗәле абзыйлар, зур дәрәҗәле ханымнар, ашханәгә кергәч, яшелчә өстәленнән беренче чиратта әнә шул бәрәңгегә ташланалар, бүтәннәрне этеп-төртеп эләктереп калырга тырышалар. Ә, шулаймы? Авылларны шәһәрләштерик дип күпме-күпме диссертация, китап, мәкалә яздыгыз, радиолардан чыгыш ясадыгыз? Ә хәзер мич бәрәңгесе кирәкме, әрмән коньягы, кызыл икра, фундук, лимон, айва белән генә булмыймыни? Булмыймыни? Идриянамайтьлар…
Барам әле, керәм әле шеф-повар янына, әйтәм әле, боларга мич бәрәңгесе әзерләмә син, болар илне бәрәңгесез калдырырга әллә кайчан тотынган иде, тик булдыра гына алмадылар, халык бирешмәде, дим. Барам әле, әйтәм әле, боларга беренче блюдога пачкалы аш белән кукуруз ипие, икенчесенә минтай сырты дигән консерва бирегез, дим, әйтәм әле, әйтәм әле…
Менә авыл шулай, гел кирәк ул. Безнең тормышыбызның нигезе ул. Ә сез, галим-голәма, ничә еллар буе политэкономия фәне белән безнең миебезне томаладыгыз. Имеш, товар базарда никадәр күп булса, шулкадәр арзан була. Ә менә базарда ит тулып яткан көнне дә килосы биш сум, бер-ике генә түшкә килгән көнне дә шулай. Имеш, начар товар арзан була, яхшы товар кыйммәт була. Ә менә итнең начары да, яхшысы да биш сум… Моңа ни диярсез? Аннан, безне укыттыгыз: продукты эшләнгән җирдән базар никадәр ерак булса – бәя шулкадәр югары, никадәр якын булса – шулкадәр арзан. Алайса җавап бирегез, виноградның бер килосы Гаграда да биш сум, Мурманскида да биш сум. Йә, кайда сезнең фәнегез? Аннары, кем күп эшли, шул яхшы хезмәт хакы ала, дип өйрәттегез. Ә менә фәлән апа буш шешә кабул итүче булып кына эшли, бер-ике елдан иренә «Жигули» алып бирә, дүрт-биш ел эшләсә, гаражларына «Мерседес» кереп утыра. Доцент «Жигули»лык акчаны гомер буе җыя. Анысына ни диярсез? Бер буш шешә дә егерме тиен тора, гөбердәп пешкән бербөтен кара ипи дә егерме тиен. Йә, ни дип җавап бирәсез? Дәшмисезме? Безнең авылның Йосыф абзый бер мәҗлестә кодачасына сүз катып караган икән дә, кодача бер дә якты чырай бирмәгәч, болай дип җырлаган, имеш:
Кодачаның юачасы
Ачы булган, чи булган;
Ике эндәштем, бер эндәшми –
Кодачага ни булган?
Әйе, сезгә ни булды, яңарыш чорында ник дәшмисез, экономистлар?
Хәмдүневләр тирәсендә «Беларусь» кабызган тавыш ишетелде. Койма такталары селкенерлек тырылдау тавышы бөтен авылны уятты. Хәмдүневләр – каты куллы кешеләр, эшне сытып эшлиләр, ләкин колхоз техникасын күбрәк үзләренә хезмәт иттерәләр. Алар үзләрен Кара диңгез пляжына килеп сузылып яткан яһүди кебек, хуҗа итеп сизәләр хәзер. Алардан бригадир да шүрли, яңа килгән председатель дә каты бәрелми.
Хәмдүневләр оясы белән эт асрыйлар, ике яшенә җиткән этләрен акыртып суеп торалар, тиресен иләп, бүрек тегеп, иллешәр сумга «биетеп» торалар. Хәзер авылдагы бөтен булган ирләр Хәмдүневләр этеннән тегелгән сары-кызгылт төстәге мех чүмәләсе киеп йөриләр.
Кичләрен алар һәрвакыт пәрәмәч булып кызарып капка төбенә чыгып утыралар, бөтен кеше белә инде, болар мәгълүм карар чыгып авыл кибетләрендә аракы беткәннән соң, коры ярга ташланган балык сыман, берәр атна гына бәрелеп-сугылып матавыкландылар да туп-туры яңа ысул белән бодайдан көмешкә кайната башладылар. Аппарат кирәкми, сату өчен түгел, кем сүз әйтсен? Шулай да беркөнне тентү керде, бу тентүнең нәтиҗәләре турында район гәзитенең яшь хезмәткәре Фәридә язып чыкты. Хәмдүневләр җитмеш сум штраф белән котылдылар да, тентү ике керми ул дип, иркенләп кайнатырга керештеләр, ә менә яшь кыз Фәридәне эшеннән алдылар. Имеш, мәкаләсендә бодайдан көмешкә коюның технологиясен биргән. Хәзер, имеш, шушы мәкалә аркасында бөтен район бодай эчемлегенә күчкән…
Исламгали агай бик күп нәрсә белеп тә, бернәрсәне аңламыйча дөньядан китеп барды: 1929 елда авылда атларны берләштерделәр. Крестьян үз йортында «бер ат көчсез» калды. Еллар узу белән, бу хәл үзгәрде: Хәмдүневләрнең берсендә – йөз егерме ат көчле трактор, икенчесендә – җитмеш ат көчле автомашина. Ике гаиләгә, димәк, йөз туксан баш ат асрыйлар болар. Атларның ризыгы – колхоздан, дәвалау – колхоздан. Әйбәт бит мондый тәртип. Ә Исламгалиләр яшь вакытта, атка төялеп Ташлытау Сабан туена барганда, кайбер егетләрне арбадан бәреп кенә төшерәләр иде:
– Ат биреп кердеңме син колхозга, фәлән итим?
Ә кайберсе шунда арба уртасына уникенче, унөченче кеше булып килеп ава, кешене таптый иде:
– Ә, фәләнем… Колхозга ат биреп кереп, җәяүләп Ташлытауга тиклем барыргамы?
…Әнә Хәмдүневләр алай «фәләнләп» тормыйлар, җимертеп яшәп яталар. Хәмдүневләр нәселләре белән әллә нинди комагай булып чыктылар. Гомер-гомергә сарык асрамадылар, гел дуңгыз. Район үзәгендәге ашханәнең бөтен калдыгын шофёр Хәмдүнев ташып тора. Авылның тарихында булмаганча, болар – карак, эчкече, сугыш чукмарлары. Болар сугышканда имгәтеп, кан чыгарып сугышалар. Ә безнең авылда элек мондый нәрсә юк иде. Дөрес, бәйрәм көннәрендә кызмача булып кичке уенга чыккан егетләр юктан гына эләгешеп бәргәләшеп алалар иде, әмма шул коры кул белән биргәләүдән ары узмыйлар иде. Кая ул кан чыгару, кая ул егып салу, кая ул аяк белән тибү… Мондый вакытта секунд эчендә нәсел ачыклана, нәкъ шул моментта ике төркем барлыкка килә, һәм шаккатып карап торасың: бәрәч, бу Әхмәтгали дә Хисиләр нәселеннән икән ич, әнә аны яклап бөтен Хисинекеләр әтәч булып кукраеп бастылар; бәрәч, бу Нәбиулла да Рәхмәтуллалар нәселе булып чыкты бит әле, әнә авылның яртысына таралган Рәхмәтулланыкылар секунд эчендә ничек тыгыз сафка бастылар!
Ике нәсел шулай Куликово кырындагыдай кара-каршы баскач, сугыш туктый. Ә иртәгесен ат җиккәндә, колхоз әвеслегендә күмәк эшләгәндә, урман ташырга барганда, «сугышкан» егетләр, авызга тәмәкене кыеклап кыстырып, болай сөйләшәләр:
– Ә мин кичә кызмача көе су буена уенга төшкәнмен. Кичә өмәдә булган идек, шунда нык кына салынылган. Аннан уенга керелгән. Аннан бер дә юкка Әхмигә бәйләнеп кителенгән. Аңа берне чәпәгәнмен. Аннан мине аралап алганнар.
Икенче төркемдә Әхмәтгали сөйли:
– Кичә бәрәңге налогын илттем крахмальный заводка. Кәпитәнсәсен, акчасын алдым да Ташлытаудан бер чити (250 гр.) алып кайттым. Аны кичен Шәйнур, Гыйнду белән өчәү бергә хәл иттек. Алар белән бергә түгәрәк уенга кергәнне хәтерлим. Шунда бит бер сәбәпсезгә Нәбигә бәйләнелгән. Ул арада биргәләп тә алынылган. Гомердә булмаганны – сугышылынылган. Ярый инде аерып алганнар. Ну, йокланылган да соң инде төнлә. Чак торылды.
Безнең авыл егетләре элек әнә шулай «сугыша», шулай үз өсләренә – «мин»гә – берни дә алмыйча, фигыльнең, бүгенге галимнәр әйткәнчә, «кайтым юнәлеше кушымчасы»н кулланып кына сөйләшәләр иде, бу темага соңгы елларда күпме-күпме кеше диссертация язып галим булды, ә бит диссертацияләрнең төп материалы – безнең авылдан! Кил дә институт ач безнең авылда! Кешеләр әллә ничә кандидатлык, әллә ничә докторлык итеп сөйләшәләр анда! Ә тел өлкәсендә кандидатлар, докторлар бик кирәк, тел үзе никадәр кимесә, аның белән шөгыльләнүчеләр шулкадәр кирәгрәк, кирәгрәк… дип уйлыйбыз инде без.
…«Пенсионерлар урамы»нда кичен тол хатыннар, Исламгали агайларның капка төбенә җыелып, һәр кичне озак-озак сөйләшеп утыралар икән. Бүген кич шулар белән утырырга кирәк әле. Әңгәмә дигән нәрсәнең иң чынысы, әлбәттә, кичке аштан соң авыл урамында капка төбенә куелган эскәмиядә генә була. Хатын-кыз шунда эчен бушата, рухын җиңеләйтә. Бигрәк тә тол хатыннар. Авылда тол хатын гомеренең һәр минутында толлыгын сизеп яши. Тормыш үзе сиздертә аны. Шәһәрдә алай түгел. Тол хатын анда ирле хатынга караганда үзен өстенрәк тә тотмыймы икән әле? Шәһәрдә толлар ирлеләргә караганда яхшырак киенергә, ныграк бизәнергә тырышалар. Үзара сөйләшкәндә дә һәрвакыт аңа ниндидер бер егетнең, ирнең әллә ничек итеп карап алуы, кичә кич концерттан кайтканда трамвайда бер ирнең моңа бәйләнә язуы кебегрәк темаларга керергә яраталар. Кайберсе, чыннан да, миңа ирләр бәйләнмәс микән дип шигәеп, сагаеп, ләкин инде, әлбәттә, шуны теләп, горур кыяфәттә гомер кичерә. Тик шәһәр толлары үзара әңгәмәдән генә мәхрүм. Шәһәрдә анда өч хатын-кыз очраша икән, барысы да берьюлы сөйли. Шәһәр хатынына тыңлау кирәк түгел, үзе сөйләү әһәмиятлерәк. Әнә шул аларда әңгәмә дип атала.
Авылда, юк, алай түгел. Анда берең сөйләп бетергәнче икенчең бүлдерү юк. Капка төбендәге әңгәмә билгеле бер ритмда, көйдә алып барыла, һәр кичнең үзенең төп һәм берничә «подтема»сы була. Тол хатыннар, гадәттә, әңгәмәне бүгенге ирләрнең бозыклыгыннан башлыйлар. Мин беләм инде, Хәмдүневләрдән башланачак ул бүген. Чөнки кичә кеше барында ике туган үзара биргәләшеп алганнар. Ул теманы ничек эшкәртмисең? Капка төбе әңгәмәсендә бик югары идеяле темадан алып (әйтик, намус, әхлак турында) иң түбән, вак темаларга кадәр төшелә. Әйтик, менә болай:
– Ач тамагым – тыныч колагым, диләрме? Кеше хакыннан, хөкүмәт малыннан Алла үзе сакласын. Хәрәм ризыктан Алла сакласын. Ни бар, шунысына шөкер итәргә кирәк.
– Әнә Хәмдүневнекеләрнең олысы, яшен үзгәртеп, ялган дүкәмит белән армиягә бармый калды. Илгә хыянәт бит ул. Алла сакласын. Ходай күрсәтмәсен.
Бу – «югары» тема, монда изге идея бар.
Капка төбе әңгәмәсендә бик «түбән» темалар да була.
– Ник, әнә Фәттәхетдин абзыйны ничек кызык иткәннәр теге елны. Витсанитарга ярдәмгә куйганнар дуңгыз печкән көнне. Кисмәк төбенә ризык куеп кисмәкне аударуга, дуңгыз шуның эченә башы белән кереп китә икән. Витсанитар кисмәкне бастырып та куя, шырыйлатып, тегене печеп тә ала икән. Көне буе шулай эшләгәннәр. Кичен витсанитар әйтә икән:
– Әйдә, Фәттәхетдин абый, моның өчен идарә байтак акча түли, шуны юыйк, миндә бер шешә бар, – дип, тегене өенә алып кергән.
Хатыны табада кыздырган ит китергән. Фәттәхетдин абзый, бичара, гомерендә эчеп йөрмәде, бер чәй чокырын салып куйгач мәлҗерәгән. Табадагы итне мактап урган да урган.
– Җәй уртасында нинди мал суйдыгыз, тозлы иттән чисти күңел кайтып беткән иде, – дигән.
– Нишләп мал суйыйк, – ди икән витсанитар, – суймадык. Бу итне бит көне буе син үзең чиләккә җыеп бардың. Күрмәдеңмени көндез велосипедка утырып малай килеп киткәнен?
Шуны ишетүгә, Фәттәхетдин абзый, абзар артына йөгереп чыгып…
– И-и, ул сугыш вакытында күрдек инде. Ну шушы сабынны уйлап тапкан галимгә герой исеме бирергә. Шуның катнашмасында беткә каршы агу бар, ди. Ул сугыш вакытында… Бет бит ул бумази-мазарны бик ярата. Аягын терәп басып йөри ул андый мамыклы әйбергә. Киндер киемнән дә наскрочь йөри ул (безнең авыл хатыннары үзләренең дөнья күргәннәрен белдерер өчен берәр рус сүзе кыстырып куярга яраталар). Әнә сугыш бетәсе елны ниместән посылкалар кайткач ничек булды? Аннан бит гел ефәк салдылар солдатлар. Ефәктән күлмәк-ыштан киеп җибәрде халык, бетең кая барырга белми! Тая да төшә, тая да төшә.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.