Текст книги "Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 34 (всего у книги 35 страниц)
Бүген план буенча йоглар мәктәбенә барасы идек. Вәт анда хикмәтләр күрәчәкбез. Мәсәлән, мәсәлән… Килеп керәсең бер класска: 25–30 бала идәндә баш белән торалар. Дәрес буе шулай торасы. Тәнәфестән соң тагын. Көненә 6 сәгать. Килеп керәсең икенче бер класска: укытучы «ык» итте дә, күзләрен әйләндереп, идәнгә сузылып ятты. Аның артыннан 25–30 бала «ык» итеп егылдылар. Тын калдылар. Болар 45 минутка йөрәк, үпкәләрен туктатканнар икән. Өченче класста. Монда хикмәт! Һәрбер йог алдында берәр чиләк су. Укытучының команда бирүе була, бәләкәй йоглар чиләк белән суны чөмерә дә башлыйлар. Укытучы тикшереп йөри. Ниндидер Артхашахстра Панчатра дигән бер малайның чиләк төбендә бер стакан суы эчелеп бетми калган икән, укытучы аның көндәлеген алып икеле куя, дәрестән соң ата-анасын дирекциягә китерергә куша…
Автобус гади генә бер капкага килеп туктады. Бакча эчендә ике катлы гап-гади бер йорт тора. Капкадан керүгә, мин фотоаппаратымны көйләп куйдым. Менә төшереп кенә өлгер… Озын ак күлмәк кигән җыйнак кына гәүдәле ике егет килеп чыкты. Ләкин һич тә мин уйлаганча баш белән түгел, аяк белән йөриләр иде. Кара да түгел, сары кашлы, сары чәчле, зәңгәр күзле. Үзләре яланаяк. Тубыкка җиткән озын киндер күлмәк. Инглизчә исәнләштеләр. Әгәр йоглар шундый гади кешеләр булса, минем, әлбәттә, кәеф китәчәк. Канададан килеп, шушы хикмәткә өйрәнеп ятучы егетләр икән.
Мәктәп территориясенә керткәнче, егетләр бик күп таблицалар эленгән бер рамка янына чакырдылар. Анда статистик мәгълүматлар. Йоглар мәктәбенә фәлән елда фәлән кеше килеп курс узган. Аларның фәләне йөрәк, фәләне бөер, ашказаны, бавыр һ. б. авырулардан җәфа чиккән. Билгеле бер курс узганнан соң нәтиҗәләр: 80, 99 проценты, йога белән шөгыльләнгәннән соң, авыруыннан терелгән. Саннар ышандыргыч.
Җәйге типтагы бер залга алып керделәр. Идәндә, түшәмдә, стеналарда камыш матылар. Аяк бөкләп утырдык. Түрдә бер квадрат метрлы сәке. Егетләрнең берсе мәктәпкә кереп китте. Нидер булыр – көтәбез…
Эре-эре атлап, ак чәчле, ак сакаллы, зур куллы бер бабай чыкты. Озын ак күлмәктән, ак ыштан, ак оекбаштан. Яланбаш, аягында да оекбашлар гына. Бабай безнең барыбыздан да буйга биек, кулларында юан тамырлар, сөякләр эре. Күзләрендә ниндидер борынгылык, ыруг башлыкларында гына була торган тәҗрибә, ышаныч, җаваплылык, җитдилек. Бабай, әлеге бер квадрат метрлы сәкегә менеп, аягын бөкләп утырды. Хәзер бабай баш белән торырга тиеш.
– Сез бөтен дөньяга мәшһүр Бомбей мәктәбендә кунакта, – дип башлады сүзен бабай. – Безнең институтка 1918 елда нигез салынган. Быел без институтның 55 еллыгын бәйрәм итәбез. Бездә барлыгы 10 (!) укучы бар. Әлеге егетләр – Канададан. Миңа 77 яшь. Мин гомер буе йоглар системасы белән шөгыльләндем, Һиндстан ул беренче чиратта йоглар иле. Адәм баласы бик күп өлкәләрдә мәгълүматлы, әмма ул әле үзен, үзенең эчке мөмкинлекләрен белеп бетерми. Ул үз ресурсларын белми. Йоглар Аллага табынмыйлар. Үз-үзеңә хуҗа булу, үз хисләреңне акылыңа буйсындыра белү – йогларның дине менә шул. Канададан килгән бу егетләр йоглар системасының бары тик техник күнегүләренә генә өйрәнәләр. Әйтергә кирәк, күп кеше йоглар системасын шулай дип кенә белә. Әмма йоглар системасы ул физик күнегүләр генә түгел. Беренче чиратта ул әхлак, рух тәрбиясе. Соңгы вакытта Советлар Союзында йоглар системасына игътибар бирә башладылар. Без моңа бик шатбыз.
Кешенең бөтен эшчәнлеге арка миенә нигезләнгән. Йоглар системасы әнә шул арка миенең эшчәнлеген үстерүне төп мәсьәлә дип карый. Вакыт-вакыт миеңә ял бирергә өйрәнергә кирәк. Умыртка сөяген, үпкәләрне ныгытырга кирәк. Йә, сез дөнья шау-шуын онытып тора аласызмы? Ягез әле, күзләрегезне йомыгыз да тышкы дөньяны онытып торыгыз. Яфраклар тавышын ишетәсезме? Машиналар тавышын ишетми булдыра аласызмы?
…Без күзләребезне йомдык. Машина тавышын ишетмәгән сыман булдык. Яфраклар, чыннан да, кыштырдый икән.
– Йоглар системасы, – диде әлеге бабай, – ул – физик, әхлакый, фәлсәфи тәрбия. Бу системаны үз иптәшләрегез, танышларыгыз арасында таратыгыз, безнең теләк шундый.
Картның 50 яшьләр чамасындагы чибәр генә хатыны да бар икән. Бу ханым безгә йоглар мәктәбенең 55 еллыгына багышлап чыгарылган юбилей значоклары бүләк итте. Канада егетләре безгә өчәр рупияга «Йоглар системасы» дигән китап саттылар.
Без умыртка сөякләребезне үстерергә, көненә 40 ар минут баш белән идәндә торырга вәгъдәләр биреп кайтып киттек.
Алда Калькутта дигән хикмәтле шәһәргә сәяхәт көтә иде. Отельдә безгә күрше булган ханым – Калькутта штаты губернаторының кызы – үзенең туган шәһәре турында күп сөйләгән иде. Берсеннән-берсе матур ике баласы белән ул, отельдән чыгып, безне аэропортка озатып калды.
– Калькутта – Һиндстанның Одессасы, – диде губернатор кызы.– Сездә шундый гаҗәп шәһәр бар диләр: халкы җор телле, үз гадәтләре, үз традицияләре белән. Ләкин сак булыгыз: Калькутта – сюрпризлар шәһәре…
Безне тагын ниләр көтә?Хикмәтләр көтә икән.
Каршы алучы булмады. Безне таксистлар чорнап алды. «Әйдә» дә «әйдә» диләр. Безнең гид кара сумкасын уң җилкәсенә асып озак йөрде («Интурист»ның гомуми тәртипләре буенча, гидларның сумкалары, аларны кию рәвеше бертөрле була: ике илнең гиды, шуннан күреп, зур аэровокзалларда берсен берсе табалар). Ә Калькутта гиды безне тапмады.
Аңлашылды. Губернатор кызы белми әйтмәгәндер.
Ниһаять, кичке Калькутта буенча безне шәһәрнең үзәгенә – «Оберон» дигән эре фирма хуҗасының «Гранд» отеленә алып киттеләр. Кечкенә таксида борыла-сарыла урамнан барабыз. Калькутта урамнарын төтен баскан. Салкынча. Ул төтен (әллә томанмы?) аша урам фонарьларыннан асфальтка саран гына саргылт яктылык төшә. Урамда сәүдәләр туктаган. Ике тәгәрмәчле арбага урнашкан кибетләр инде бикләнгән. Ләкин сатучылар шунда ук – тротуарда – йә берәм-берәм, йә җыелышып ут якканнар да нәрсәдер пешерәләр, кыздыралар. Кәгазь, чүп-чар яндыралар. Рикшалар эшсез, аларның да кайберләре ут яккан, кайберләре үз арбаларына менеп утырып йокымсыраганнар. Ара-тирә генә бәхетле рикшалар очрап куя: алар чит ил туристларын арбаларына төягәннәр дә томанлы-төтенле Калькутта урамнары буйлап башларын аска бөккән килеш чабалар.
Иртәгесен отель янында безне, чыннан да, сюрприз көтә иде. Минем беренче караудан ук башым әйләнеп китте: отель ишеге янында кара төстәге көнгерә сыман бер җан иясе йөри иде. Ул кызу-кызу үрмәли, кешеләр арасына кереп чыга, күбрәк яңа туристлар арасында йөри иде. Берничә секундтан мин аның янына килдем: җан иясе күзләрен мөлдерәтеп, елмаерга тырышкан бер малай иде. Кем белә, бәлки, аңа 20 яшьтер? Бәлки, 40 тыр? Аны, тугач та, шулай гарипләндергәннәр, имеш. Аның гәүдәсе беренче класс балаларының ранецы кадәр күкрәк читлегеннән гыйбарәт. Шуннан үсеп чыккан нәп-нәзек, кап-кара дүрт таяк. Ул таякларның алдагысы – куллар, арттагысы аяклар икән. Нәзек, тире белән сөяктән торган кул-аяклар. Йөргәндә, ул дүрт, аяклап йөри, ләкин ат-сыер кебек атламый, алгы очлыклары уртасына бер аягын кертеп, бутый-бутый атлый. Кеше янына килеп җиткәч, әллә ничек кенә итеп утыра да, бирчәеп беткән кулын сузып, акча сорый. Сөйләүләренә караганда, мондый балалар акчаны сәламәт хәерчегә караганда күбрәк эшлиләр икән. Хәзер бу нәрсә хөкүмәт тарафыннан тыелган. В. Гюгоның «Көлә торган кеше» романында шутлар, балаганчылар итеп үстерү өчен сабый балаларны махсус гарипләндерүчеләр – компрачикослар турында укып җан өшегәне бар иде. Инглизләр хакимлек иткәндә, Урта гасырларның вәхши гадәтләренә Һиндстанда да юл куелган икән.
Бозылган кәефне ботинка чистартучы малайлар бераз рәтләде. Европача киенгән (джинсы, шакмаклы күлмәк) яланаяклы бу малайлар эшләп көн итәргә булганнар. Губернатор кызы дөрес әйткән: одесситлар кебек болар. Шау-гөр киләләр, әллә ничә телдә сөйлиләр һәм, иң мөһиме, бертуктаусыз елмаялар. Елмаю – дөньядагы иң көчле корал бит! Ничек итеп бу малайларга ярдәм итмисең?! Һәм Калькуттаның хөр күңелле бәләкәй пролетарийлары белән безнең арада берничә минут эчендә дуслык урнашты. 50 пайс сораганга 65 не түләп, мин аларның берсеннән ботинкаларымны чистарттырдым. Әмма гаҗәпләнгәннәрдер инде: Көнчыгышта бераз сатулашмаган кешене кешегә дә санамыйлар. Югыйсә 50 пайсны, бераз сатулашсаң, 20 гә, 10 га төшереп була иде. Ләкин ни хәл итмәк кирәк? Хөр күңелле бәләкәй пролетарийларга кем генә сокланып, мәхәббәт белән карамас икән?
Һиндстан хөкүмәте эшсезлеккә, хәер соранып көн күрүгә каршы көрәш башлаган. Аэропортларда, отель тирәләрендә соранып йөрү закон тарафыннан тыелган. Болардан тыш тагын һәр штатның тыю законнары бар. Хәер соранып көн итү гасырлар буе колониаль хәлдә яшәгән илләрдә социаль халәт кенә түгел, психологиягә сеңгән. Әлеге малайлар исә милли азатлык алган Ватаннарында эшләп ашарга телиләр. Бу инде матур күренеш.
Калькуттада гидтан бәхет басты: язучы икән. Шуның өстенә үзлегеннән русча өйрәнгән. Рус сүзләрен йомшартып, бик күп очракта инглизчә «җ» кушып сөйли. «Вижу» дигәнне «виҗю» ди. Һәрхәлдә, әйтергә теләгәнен аңлата. Гидың нинди булса, сәяхәтең шундый. Иртүк ул безне Милли китапханәгә алып китте. Китапханә хезмәткәрләре, гомумән, һәр җирдә дә үз эшләренең патриотлары булалар. Китапханәдә озак эшләгән кеше китапка, китаплар киштәсенә шул дәрәҗәдә гашыйк була ки, дөньяда ул трактор, бодай басуы, туку фабрикасы, төймә-җеп сата торган кибетләрнең дә кирәген бөтенләй оныта. Әнә шуңа күрә китапханәдә эшләүчеләрнең бертөрлесе өйләнеп, кияүгә чыгып та мәшәкатьләнми. Китап янында дөньяның башка барлык күренешләре бик әһәмиятсез булып кала. Ерак Һиндстан китапханәләрендә дә нәкъ шундый кешеләр эшли икән. Милли китапханәнең китап саклау бүлмәләрендә йөрибез. Безгә иң борынгы китапларны, рус теленнән тәрҗемәләрне күрсәтәләр. Китапханә хезмәткәре иң гади бер китапны шулкадәр зур саклык, соклану хисе белән киштәдән ала ки, әйтерсең лә яшь ана үзенең кадерле бәбиен бишектән алып, ерак юлдан сагынып кайткан яшь атага китереп тоттыра. Рус әдәбияты сакланган киштәләрне карап йөргәндә, мин сәер хисләр кичердем. Калькутта бездән бик ерак бит инде ул. Аның тирәсендә Бирма, Таиланд, Непал… Ерак, бик ерак ул бездән Калькутта. Ә менә шуның Милли китапханәсенең китап киштәләрендә мин таныш авторларның таныш хезмәтләрен очратам.
Китап саклый торган бүлмәләрнең тәрәзәләренә калын пәрдәләр эленгән, ул пәрдәнең тартылып бетмәгән урыныннан ишегалды күренә. Китапханәнең ишегалдында күзеңнең явын алырлык яшел тигезлек. Ялантәнле бакчачылар чәчәкләргә су сибеп йөри. Ә мин, юләр баш, кулыма бездә чыккан китапны тотканмын да үзебезнең салкын буранлы Казанны, һәрвакыт кеше күп була торган бишенче трамвай тукталышын, асфальттан калын кара боз ватып өюче урам караучыларны, аксыл-зәңгәр боз каткан троллейбус тәрәзәләрен сагынып басып торам. Адәм баласы бервакытта да канәгать булмый…
Калькуттаның Милли музее дөнья музейлары арасында мәшһүр. Анда антропология, этнография бүлеге бик киң планда төзелгән. Һиндстан җирендә яшәүче күп милләт вәкилләренең бик борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр эволюциясе зур пөхтәлек, мәхәббәт белән күрсәтелгән. Калькутта гиды, үз халкының милли байлыгы белән таныштырып йөргәндә дә, юморга урын тапты.
– Менә бу крокодил, – диде ул, – моннан берничә ел элек Ганг елгасыннан тотылган иде.
Ул безне 6 метр озынлыгындагы крокодил гәүдәсе янына алып килде. Әлбәттә, мондый ук эре крокодилны күргән юк иде. Тәннәр чымырдап китте.
– Ни өчен нәкъ менә бу крокодил гәүдәсе музейга куелган? – Гид, безгә карап, эффектлы елмайды.
– Иң зурысыдыр, – дибез.
– Калькутта янында тотылгандыр, – дибез.
– Юк, – ди гид, – һич тә аңа түгел. Бу крокодилның бик сәер гадәте бар иде: ул хатын-кызны бик ярата иде.
Һәм гид сөйләп китте. Крокодил һәрвакытта да хатын-кызлар пляжы тирәсенә чыга икән. Бигрәк тә ул европалы хатын-кызларны яраткан. Хәер, һинд хатын-кызлары пляжда ятмыйлар да. Алар болай да табигать кочагында бит. Ә европалы хатын-кыз, аз гына кояш күрендеме, тизрәк чишенү ягын, суга керү ягын карый. Әлеге крокодил әнә гел шулар тирәсендә булган.
Булса булыр. Азмыни шулай пляжлар тирәсенә килеп йөри торган дельфиннар? Мин, мәсәлән, Ялтадагы Ливадия пляжында бер карганы беләм, ул анда сугыш вакытыннан бирле яши, диләр. Исеме дә бар – Яшка, сыңар аяклы. Хатын-кыз, пляжга төшкәндә, Яшка өчен дип, котлет, рагу, бифштекслар ала. Ә нигә крокодил кадәр крокодилга да кешеләр белән шулай дус булмаска?
– Ә менә бу стендта, – диде гид, – әлеге крокодилның ашказаныннан чыккан әйберләр куелган.
Бер мәлгә тынсыз калдым: 9–10 квадрат метрлы стендта крокодил ашказаныннан чыккан металл әйберләр эленгән. Җыеп үлчәсәң, 10 килога гына бетмәс. Тимерче алачыгымыни! Металл йә күгәргән, йә янган төскә кергән, окисьлашкан. Игътибар белән карагач, аңлашылды: болар барысы да хатын-кызның бизәнү әйберләре икән. Беләзек, йөзек, муенса, алка, сәгать һ. б., һ. б. Хатын-кыз үзе генә әйтеп бирерлек тимер-томыр. Менә бу «ярату»! Алай…
Ә гид бер читкә киткән дә, үз сүзенең эффектлылыгын сынап, безне күзәтә.
Моннан бер-ике атна элек, балалар бакчасыннан кайтканда, мин дә улыма сөйләп кайткан идем:
– Төлке ул тавык ярата, шуңа күрә, төннәрен кетәклеккә кереп, тавык тотып ашый…
– Юк, яратмый ул аны, алай булгач, – диде малай, кичен йокларга ятканда.
– Ярата инде, ярата, – дим мин.
– Юк, яратмый, яратса, үтереп ашамас иде, – диде малай.
Мин шып булдым. Малайның логик фикер йөртүе бик төгәл иде. Бүлмәсеннән чыгып киттем, чөнки ике арада белем аермасы бик зур иде. Минем югары белем алганга – бер диплом, фән кандидаты дигәнгә – икенче, доцент дигәнгә өченче бер диплом бар. Малайның исә бәрелеп кара янган балтыры, тырналган күз төбе (кичә генә группаларында уйнаганда, Регина исемле бер кызчык тырнаган) һәм тырнак астына пластилин тулган, арка ягы юылмаган бәләкәй куллары – бөтен белеме, дипломы шул гына иде. Ә утыртты мине, төп башына утыртты.
Инде Калькутта гиды тагын. Үземә дә, елмаеп торган гидка да, тотылып, корсагын ярдыртып яткан надан крокодилга да ачуым килде…
Төштән соң «Гранд» отеленең зур бер кунак залында Калькутта язучылары белән очрашу булды. Безнең гид бу уңай белән милли киемнән иде. Саргылт-аксыл, кырыйлары чигелгән 4–5 метрлы тукыманы җилкәсеннән, аяк арасыннан уздырып, гәүдәсен чорнаган да ялан– аякка табаннар эләктергән. Бу инде – милли кием. Танышу китте. Гид үзе язучы, тәрҗемәче, архитектор, сәнгать белгече икән. Маяковский әсәрләрен бенгаль теленә тәрҗемә иткән. Аның белән килгәннәре дә шулай – берничә өлкәдә белгечләр. Берсе, мәсәлән, язучы, профессор, тәнкыйтьче, бер уку йортының президенты, сәнгать һәм юридик фәннәр кандидаты, радиокомментатор. Логика, этика буенча гыйльми хезмәтләре бар. Үзе 1924 елда туган.
Очрашу җырдан башланды.
Безнең гид, рәсми танышу тәмамлангач, болай диде:
– Безнең Бенгалиядә бер җыр бар. Ул җырның эчтәлеге сезнең рус җырларыннан берсенең эчтәлегенә бик тә туры килә. Сез рөхсәт итсәгез, мин башта сезнең ул җырыгызны рус телендә җырлар идем.
Һәм ул җилкәсенә салган тукыманы җайлаштыргалап куйды да йомшак тавыш белән җыр башлады:
Виҗю чудное приволье,
Виҗю нивы и пол(ь)я…
Эт-то русская природа,
Эт-то Род-дина мой-я.
Җыр вакытында мин бәхет турында уйлап утырдым. Мин үзем, мәсәлән, бәхетле. Испаниянең Балеар утрауларындагы шәраб подвалында испаннар белән бергә без «Подмосковные вечера»ны җырладык. Пальма шәһәренең төнге клубында испаннар безгә «Катюша»ны җырладылар. Кипрның Фамагуста портында без грек кызлары белән биедек. Төрекләрнең «Дүнешмәк» дигән эстрада ансамбленең чыгышын тыңлаганым бар. Алар Казан татарларының борынгы җырын татарча җырладылар:
Сандугачның балалары
Нигә сигез булмаган?
Сигез бала булыр иде,
Дөнья тигез булмаган.
Кешеләр белән сугышып, кан коеп була. Кешеләр кешеләрне кол иткәннәр, әсир иткәннәр, бер-берсен атып, асып, кадап, тураклап, яндырып үтергәннәр, көчләп үз диннәренә керткәннәр.
Ләкин кешеләр белән дус яшәп, кунакка йөрешеп, ярдәм итешеп, очрашып-җырлашып була.
Җилкәсенә тукыма салган әлеге шадра егеткә сугыш нигә? Ни өчен әле ул үзенә түгел, ә ниндидер бер башка кешегә хезмәт итәргә тиеш? Ни өчен әле ул җырларга түгел, еларга тиеш? Шадра егет, чайкала-чайкала, тырыша-тырыша, җыр «вата» иде:
Виҗю горы и долины,
Виҗю рек-ки и мор(ь)я –
Эт-то русское раздолье,
Эт-то Род-дина мой-я…
– Бенгалия яшьләре поэзия белән кызыксыналар, – дип сөйләп китте әлеге 50 яшьлек профессор. – Поэзия бүген яңа форма, яңа эчтәлек эзләү юлында. Чөнки бездә хәзер тормыш үзе шул стадиядә – эзләнү стадиясендә. Бездә шагыйрьләр хәзер шулкадәр күп, мин кайвакыт уйлап куям: Бенгалиядә шигырь укучыга караганда аны язучыларның саны артыграк түгелме икән? Безнең уебызча, кеше, 30 яшенә җиткәч кенә, шигырь яза башларга тиеш. Шуңарчы әле иртә, ул сүз әйтә алмаячак. (Мин күз алдына китердем: Лермонтов, Тукай, Шамун Фидаи, Бабич, Такташ… Кайсысы 30 дан узган соң?) Бездә, – ди профессор, – Бенгалиядә, бөтен газета-журналлар, нәшриятлар – хосусый милек. Яшьләр, язган әсәрләрен күтәреп, әнә шул хуҗалар янына баралар. Безнең уебызча, бары тик Бенгалиядә туган кеше генә чын шагыйрь була ала. (Сергей Есенин ничек ди? Хәтерләдем: если перс плохо слагает песни, значит, он вовсе не из Шираза.) Иң авыр хәлдәгесе – драматургия. Ул хәзер Бенгалиядә кризис кичерә. Шуның өстенә Бенгалиядә тел проблемасы яши. Әлегә кадәр үз язулары булмаган халыкларыбыз бар. Мәсәлән, Бенгалиядә яшәүче сангали халкы. Без илебезнең төп социаль-экономик мәсьәләләре хәл ителү җирлегендә тел, культура мәсьәләләре дә хәл ителер дип ышанабыз.
– Яңа автор ничек халыкка күренә? Аның беренче әсәрен ничек басалар?
– Яшь автор, үзенең әсәрен нәшриятка күтәреп барганда, танылган бер-ике язучыдан рекомендация ала. Нәшрият хуҗасы яңа әсәрне әнә шул рекомендацияләр нигезендә кабул итә. Моннан тыш Калькуттада тәнкыйтьчеләр җәмгыяте бар. Без үзебез, мәсәлән, Калькуттаның «Һиндстан прогрессив язучылары» дигән ассоциациясендә әгъза булып торабыз.
Калькутта язучылары белән без кич кенә аерылыштык. Отель янында аларның машиналары тора иде. Алар белән җылы саубуллаштык. Отельнең ишегеннән кергәндә, минем җиңемнән кемдер тотты: борылып карауга имәнеп киттем. Теге үрмәкүч итеп үстерелгән гарип егет икән. Ул, сүзсез генә, чын-тырыштан елмая иде. Аның бер метрлы озын, кара көпшә сыман беләк очындагы тәпи хезмәтен үтәп ташка әйләнгән уч төбенә мин ничәдер пайс акча салдым. Бу кешегә шуннан да артык ярдәм итә алмавыма, сәламәт көе аның каршында басып торуыма үземне гаепле санагандай булдым. Бу дөньяда һәммә нәрсәнең чиге бардыр, әмма кеше фаҗигасенең чиге, белмим, бармы икән?
…Калькуттада актык көнебез иде. Җылы, кояшлы иртә. Банкларның, отельләрнең югары катлары, сөт эчендәге кебек, декабрь кояшының нурына чумган. «Барабыз»лар хәрәкәткә килде. Ботинкалар ялтырап торса да, отель янындагы бәләкәй эшчеләр янына киттем. Ап-ак тешләрен күрсәтеп, алар көләч елмайдылар, бер-бер артлы:
– Гуд монинг, сэр! – дип, щёткаларын, ваксаларын чыгара башладылар.
Кесәдә булган вак-төяк акчаларны бу малайларның учына салдым, алар да, мин дә бу минутта бәхетле идек. Мин үзем кешенең шатлык хисен ничек кабул иткәнен, ничек кичергәнен күзәтергә яратам…
Ганг тамагына бардык. Саргылт, болганчык су. Балык исе, ятьмәләр исе килә. Елга буендагы эскәмияләрдә европалы егет-кызлар кочаклашып утыралар, елгада иске-иске көймәләр бара. Тузган, сумалага каткан авыр иске көймәләр, башына чүпрәк бәйләгән һиндләр. Ниндидер искелек, борынгылык. Ә безнең гид тимер рәшәткәгә сөялгән дә безгә бенгаль телендә Маяковскийны укый. Маяковскийны ул үзе тәрҗемә иткән. Ритмикасын тотып алган, таныган сыман булабыз.
Якында гына, яшел хәтфә өстенә, факир килеп урнашты. Ике кәрзинен, бер капчыкның төбенә генә салынган байлыгын ипләп, җайлап куйды. Таныш көй яңгырады (бу көй төшемдә яңгырап, мин әле дә сискәнеп уянам). Король кобрасы музыка тактына капюшонын җәйде, һәм хуҗа капчык төбеннән мангуст тартып алды. Хәзер кобра белән мангуст сугышы башланырга тиеш иде. Моның өчен ун рупия чамасы акча түләргә кирәк. Сугышның финалы ике төрле: а) кем алдан эләктерсә, шул җиңә, ләкин кобра чагып өлгергәннән соң да, мангуст әле аның муенын тешләп өзәргә өлгерә, һәм икесе дә һәлак булалар; б) мангуст алдан эләктерә һәм, үзенә зарар китермичә генә, кобраның муен сөяген өзә. Һәрхәлдә, көрәш бик куркыныч һәм кобра өчен һич тә кирәкле түгел. Әлеге мангуст инде берничә көрәштә булганга охшый, аның авыз кырыйлары канаган, кечкенә иреннәрендә, алсу итләре ачылып, җәрәхәтләре күренә.
Көрәш алдыннан алар икесе дә кара-каршы позиция алалар һәм, селкенеп, һөҗүм өчен уңай мизгел эзлиләр. Кобра белән мангустның бер-берсенә ташланган вакытын фотоплёнкага алам дип мәшәкатьләнмә дә: секундның биш йөздән бер өлешен «выдержка»га куеп төшергәндә дә плёнкада томанлы, «расплывчатый» сурәт була. Димәк, аларның һөҗүм итүе секундның биш йөздән бер өлешеннән дә тизрәк. Һиндстанда елан телен белүчеләр турында бик хикмәтле риваятьләр яши. Һиндләр үзләре хәтта болай дип тә сөйлиләр: кобраны аулавы кыен түгел. Моның өчен елан аулаучылар җыры «Падма тола»ны көйләргә генә кирәк, һәм бу көйгә «игътибарлы» кобра урман эченнән үзе килеп чыга. Орисса штатындагы Патиа Кила авылы кешеләре, мәсәлән, игенчелек белән бөтенләй шөгыльләнмиләр. Кыр эшләре сезонында бу авылда тынлык урнаша: һәркем джунглига елан ауларга китә. Аннан төрле шәһәрләргә һөнәр күрсәтергә таралышалар. Кобраларны һөнәргә өйрәтү өчен 2–3 ай вакыт җитә.
Әмма безнең төркемдәге иптәшләр арасында еланны «музыкага биетү» турындагы риваятькә ышанмаучы берәү бар иде, һәм елан биеткәндә, ул кеше күңелсез генә, куркынып кына карап торды. Беренчедән, ул кеше еланнарның ишетү аппараты юклыгын белә иде. Димәк, музыкага әсәрләнү версиясе шуның белән тәмам. Икенчедән, ул кешенең «Вокруг света» журналының 1970 елда чыккан 2 нче санында француз журналисты Андре Виллерсның «Елан сихерләү буенча биш дәрес» дигән материалын укыганы бар иде. Һәр дәресенә 25 рупия түләп, Виллерс факирларның бу серенә өйрәнә һәм гасырлар буе халык телендә яшәгән мифны бер мәкалә белән юкка чыгара. Ул мәкаләне укымаган булсам, елан биетү концертында иң әсәрләнгән кеше, әлбәттә, мин булыр идем…
Хикмәт менә нәрсәдә икән: джунглидан тотылган зәһәр кобраны капчыкта асрыйлар. Беренче очрашу: тәҗрибәле һинд капчыкны ача. Кобраның беренче омтылышы, әлбәттә, капюшонын җәеп, һөҗүм итү. Нәкъ шул вакыт факир аның авызына үзенең сыбызгысы белән бик каты суга. Аптырап калган кобра беразга капюшонын шиңдерә һәм тагын һөҗүм итә. Бу юлы да факир аның авызына кундыра. Көрәш кыза. Ярты сәгатьләп кыйналгач, кобра борыла да таю ягын карый. Үзенчә, һичшиксез, болай уйлый инде ул: ә, чуртым, синең белән авыз чайкап ятарга монда әллә минем башыма тай типкәнме? Төкердем мин синең сыбызгыңа, киттем, болай булгач, куе урманга, кеше түгел икәнсең син, тик торганда мине капчыкка салып асра да авызны төй. Урманда очрашсак, нишләтәсен белермен әле, пока…
Ләкин үрмәләп китеп барган кобраның юл өстендә тагын теге сыбызгы. Шалт берне өске иренгә. Фу, кабахәт! Инде юлга аркылы төшәсеңмени? Миннән нәрсә кирәк соң сиңа? Ләкин кеше җавап бирми, ә кобраны капчыгына сала да капчыкны бәйләп куя.
Икенче очрашу: якты дөньяны күрүгә, кобра атылып килеп чыга һәм каршында үзенең азатлыгын буучы әлеге адәмне күрә. Капюшонын җәя һәм һөҗүмгә ташланыйм дигәндә генә… яңак сөякләре яңгырап китә. Тагын шул ук алым. Сыбызгы шулай итеп кобраның дошманына әйләнә.
Өченче очрашу: ялт иткән кояш нурына кобра сикереп килеп чыга һәм күзләре чагылудан аптырап тора. Башын күтәрә һәм капюшонын җәя. Нәкъ баш янында гына ул теге сыбызгыны күрә. Шартлы рефлекс эшли: тик торырга кирәк. Югыйсә бу арада теш казналарының бер дә рәте калмады. Бу кеше белән эшең төшмәсен. Тагын авызны төя башлар. Ашатырга уйлыймы ул мине, юкмы? Йомшаграк ризык бирсә, бәлки, йотып та булыр иде. Нужәли капчык эчендә ачка үтерү өчен урманнан алып кайттың син мине? Башын күтәргән көе, кобра чайкалып тора. Ә теге адәм яңакларын кабарткан да сыбызгыга өрә. Кобра башын кай якка авыштырса, факир да шул якка. Әһә, кешеләр моның савытына ялтыравыклы металл кисәкләре ташлыйлар. Димәк, миннән шушы формада башны күтәреп селкенеп тору гына таләп ителә. Ну, ярый, карап карыйк. Ләкин кыйнама гына. Җае белән качып та булыр әле.
…Кешеләр моны еланны музыкага биетү дип атыйлар. Андре Виллерсны укыганчы, моны мин дә шулай еланнар музыкага тәэсирләнәләр дип уйлый идем, шуны укыгач, минем бу ышануым күккә очты… Ә риваятьләрдән башка тормыш күңелсез. Риваятьләр кешенең рухи тормышын баеталар, яшәүне кызыклырак итәләр. Әнә минем иптәшләр Андре Виллерсны укымаганнар һәм, шуңа күрә әсәрләнеп, «сихер концертын» карыйлар. Ә мин күңелсез генә бер читтә торам, сәгатькә карап уйлап алам: бүген төшке аштан соң йоклап алырга кирәктер, дим. Йә, кем бәхетлерәк?
Шулай да бер көн өчен тәэсирләр бик зур. Өйдә булсам, мин әле, мөгаен, өстәл янында газета карап утырыр идем һәм, туйдырып бетергән диссертациямнең кайсыдыр бер бүлеген галим-голәмәгә ошарлык дәрәҗәгә китерергә тырышып, баш кашып утырыр идем. Тәрәзәдән җил өргән сыман булыр иде, мин, торып, батареяларны капшап карар, бүлмә термометрына күз салыр идем (быел да 18 дән артмый!), кухняга чыгып, эч пошканнан гына кәстрүлне ачып карар идем, бер сәбәпсез салкын чәй йотып куяр идем…
Ә монда! Кеше ышанмаслык төсләргә бизәлгән бер храмда йөрибез. Андагы бизәк, андагы кыйммәтле инкрустация, алтын, көмеш! Нибары 3–4 кеше – шайтан белсен, әллә ни эшлиләр. Акка төренгән бер хатын шәмнәр яндырган да шунда ярты уч дөге кыздыра. Үзе нидер укып утыра. Күзләре теге дөньяны хәтерләтә торган яланаяклы бер карт сәгать 11 туларга 2 минутта храмның баскычына чыкты да:
– И-о-о-о! И-о-о-о! – дип, кыргый тавыш белән сөрән салды.
Без Һиндстанның күптөрле диннәреннән зурысы – джайнитлар храмында. Джайнизм – Һиндстанда безнең эрага кадәр VI гасырда туган дини-фәлсәфи тәгълимат. Нигездә, ул шул туган җирендә калган, дөньяның башка өлкәләренә таралмаган. Джайнитларның төп таләпләре – җир йөзендәге бер генә җан иясенә дә зарар салмау. Алар дөнья мәшәкатьләренә катнашмауны, аскетлыкны яклыйлар. Бик кызганыч! Англия колониясеннән котылган Һиндстан халкына югыйсә бик күп нәрсәләргә катнашырга, актив булырга, эшләргә, хезмәт итәргә, экономикаларын ныгытырга кирәк. Храм баскычына чыгып, «И-о!» дип кычкырып кына Ватаныңны алга җибәреп булмый әле. Джайнитларның дине игенчелек белән шөгыльләнергә комачау итә, дөресрәге, кушмый. Чөнки җир сөрү вакытында күпмедер бөҗәк, кортлар тапталып, сытылып үләләр бит. Әнә шуңа күрә джайнитлар – сәүдәгәрләр, ростовщиклар. Бүгенге Һиндстан финанс хуҗалыгында аларның йогынтысы зур гына икән.
Сәгать 11 тулды. Храмда тагын бер кеше пәйда булды. Ябык, ярым ялангач. Күзләрендә хәят чаткылары сүнгән, әйтерсең теге дөньядан йомыш белән генә Калькуттага килеп чыккан. 10 ар, 20 шәр ел иске мәдрәсәдә укыган татар егетләренең күзләре әнә шундый булгандыр дип уйлыйм мин. Нәкъ 11 тулганда храмны коточкыч бер тавыш басты: кычкырган кеше ике кулына бер муенса күтәрде дә аңа тезелгән шөлдерләрне зеңгелдәтә башлады, күзләре тоныгы исә, храм почмагына басып, тимер кисәге белән бер көмеш кыңгырауга бәрергә тотынды. Храм тирәсен көмеш чыңы басты. Мин һаман да әлеге кешеләрнең күзләренә карап тордым: болар, чыннан да, бу дөньядан ваз кичкән, матди тормыштан аерылган кешеләр иде. Храмның эчке почмакларыннан да труба тавышлары, барабан тавышлары ишетелде. Безнең эш – шаккату. Дога уку кайчан башлана? Белүче юк. Гыйбадәт кылучы халык кайда? Белүче юк. Монда белмәссең! «Мәчет саен бер әттәхият» дигәндәй, квартал саен бер храм, храм саен бер дин. Храмнан чыксак – урамда забастовка. Хөкүмәткә протест белдерәләр, дип аңлаттылар. 1 мең чамасы кеше, диделәр. Страховая компания хезмәткәрләре икән. «Стрейк, стрейк» (забастовка) дип, полицейский безнең машинаны туктатты. Забастовщиклар ак күлмәктән, ак чалбардан. Ике рәтле колонна булып басканнар да акрын гына атлыйлар. Транспарантлар: «Безнең хөкүмәтебез полицейскийлардан гыйбарәт!» Арадан берсе вакыт-вакыт шулай дип телдән дә кычкыра. Аның лозунгысына бөтен колонна кушылып, хор белән ниндидер сүзне кабатлый. Йөзләр җитди, ачулы…
Машиналар агымы ак күлмәклеләр узып беткәнче тынып, туктап торды.
Калькуттада соңгы күргән картина шулдыр дип, саубуллашып, аэропортка киткән идек, нәтиҗәләр ясарга ашыкканбыз икән. Аэропортка барып төшү белән мәгълүм булды: Дәһлидә забастовка, хәзергә самолёт очмаячак. Күпләрнең кәеф кырылды. 2–3 сәгатьсез мәсьәлә ачыкланмас, диделәр. Ханымнар, үз өйләрендә кадерләнеп кенә яшәгән абзыйлар ах та вах килделәр. Йөрәк дарулары алмашу, баш дарулары эзләшү кебек шәһәр гадәтләре куерып китте. Безгә нәрсә! Камыл басуында 13–14 әр сәгать кояш, җил, яңгыр астында көтү көткән, ындыр табагында тирләгән муенны арпа көлтәсенә терәп йоклаган кешегә бернинди борчу түгел бу. Ботинкаларны салдым да, портфельне баш астына куеп, йомшак күн диванга сузылып яттым, өскә плащ бөркәндем. Йоклап биримме 6 сәгать бер як янда? Йә булмаса 8 сәгать? Бөтен йогларыгызны, парсидларыгызны, джайнитларыгызны шаккатырыйммы? Чыннан да, 3 сәгать вакыт узгач, транзит залына чакырдылар. Таможенниклар һәр аэропортта, әйберләрне караганда, минем агач флягага бәйләнәләр: шартлаткыч түгелме? Уздык, самолётка кереп утырдык. Сау бул, Калькутта! Син безнең күңелләрдә ниндидер романтик буяулар белән мәңгегә калдың. Сине тагын күреп булырмы? Диңгезче, пилот, дипломат булмаган кеше чит ил шәһәрләрендә үз гомерендә ике тапкыр була аламы? Мин, мәсәлән, сине инде башкача бер тапкыр да күрә алмам. Мин самолёт иллюминаторыннан томан эчендәге Калькуттага сагышлы, кызганулы караш белән карадым. Чит шәһәр булса да, аерылуы кыен. Йә, ярар, хәерле юлга…
Ярты сәгатьтән без инде зур отельнең номерында чемодан сүтеп утыра идек. Ләкин Дәһли отелендә түгел, ә Калькуттада. Нәкъ үзебезнең номерда. Ишек төбендә дә нәкъ теге «үрмәкүч-кеше». Безне озатып калган ботинка чистартучы малайларның шатлануы! Әйтерсең туган абыйлары белән очраштылар.
Дәһли аэропортында шул көнне генә бер самолёт бәрелгән һәм янгын чыккан икән…
Аның каравы без «Мисс Калькутта-1974» дигән мактаулы исемгә дәгъва кылучы Маринаның биюен күрдек. Марина – поляк кызы. Ул Калькуттада туган. Әтисе 1929 елдан бирле шунда яши. Без кичке аш вакытында концерт карап утырдык. Раштуа вакыты иде, балалар концерты булды. Чиркәү җыры җырладылар. Алдагы рәттә торучы балалар, кулларындагы хәрефләрне күтәреп, «Христос» дигән сүз ясадылар. Аннан өстәлләр арасында акча җыеп йөрделәр. Инде рестораннан чыгып китәргә дә вакыт иде, ләкин өстәл янына Маринаның әтисе килде.
– Минем кызымның биегәнен Советлар Союзыннан килгән кунаклар күрсен иде, аз гына сабыр итсәгез лә, – дип ялварды карт.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.