Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 29


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 15:15


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 29 (всего у книги 35 страниц)

Шрифт:
- 100% +

…Безнең гидыбыз – Хәер исемле гарәп егете – безнең янга килеп, саф рус телендә исәнләште һәм русча сөйләшә дә башлады. Әйтергә кыенсынганда, кайбер сүзләрне ул французча, инглизчә сүзләр белән алыштыра иде. Кыскасы, Хәер дүрт тел белгән егет булып чыкты. Ул Мәскәүдәге автомобиль юллары институтында укыган. Мәскәү врачлары аны үлемнән алып калганнар – бөеренә катлаулы операция булган. Хәзергә әле ул бер җирдә дә эшләми, безнең илдән килгән кунакларга хезмәт күрсәтергә үзе теләп алынган.

– Беләсезме нәрсә? – диде ул, безнең янга килеп танышу белән. – Мин сезнең илне бик яратам. Мин сезнең белән сөйләшәсе килүемне фирма хуҗаларына үзем әйттем. Мин сезгә Алжирның бик кызык урыннарын күрсәтәчәкмен.

Хәер вәгъдәсендә торды. Ул безне Алжирның иске кварталларына – «Касба» дип аталган районына алып китте. Әйе, диңгез порты янындагы искиткеч отельләр, чәчәккә күмелгән күпкатлы торак йортлар, миндаль агачлары эчендә утырган виллалар, беренче класслы рестораннар урнашкан урамнан соң Касбага кергәч югалып каласың. Менә сиңа колониализмның җанлы шаһиты! Касбаның урам киңлеге ике метр чамасы. Таррак урамнар да бар. Бу квартал шәһәрнең таулы кырына урнашкан. Кварталның эченә керсәң, лабиринт кебек, гидтан башка аннан дөнья яктысына чыга алмыйсың. Урамның ике ягындагы йортларның күбесе өстә тоташканнар. Кояш илендә бу урамнарга кояш төшми. Кара-каршы ике кеше, урам аркылы бер-берсенә үрелеп, тәрәзәдән әйбер бирә алалар. Тар гына баскыч-баскыч таулы урамда балалар уйнап утыра. Шунда ук эт, мәче, бәйләп куйган ишәк. Бичара балалар! Алар безнең бакчаларны, безнең урман-болыннарны күрсәләр нишләрләр иде икән? Шунда ук кибетләр, иске-москы чүп өемнәре. Без бу кварталдагы йортларга кереп карадык. Бушлык, бушлык… Бер ләгән, бер комган, бер чиләк. Идәндә ятар өчен бер-ике киез, бер җәймә. Менә бөтен байлык шул. Менә колонизаторларның гарәпләргә калдырган мирасы шул. Без мондагы балаларга значоклар бүләк иттек. Әлбәттә, иң кечкенәләренә, иң кызганычларына шәбрәкләрен, матурракларын бирдек. Безнең алда ук усалраклары, кечкенәләрне кычкыртып, значокларын таларга керештеләр. Дүрт яшьләр чамасындагы бер малай, күлмәгенә мин кадаган значокны олыраклар талый башлагач, күлмәген җыерып учына кысты да үкереп-үкереп елый башлады. Минем күңел тулды. Олыракларына да бер-ике значок бирдем. Тар урамның тар ишегеннән икенче бер малай чыгып, теге нәни дустымны кычкыртып, икенче бер тишеккә өстерәп алып кереп китте. Значогын саклап кала алгандырмы ул? Юкмы? Мин көне буе шул кара күзле, туп корсаклы гарәп малаен уйлап кызганып йөрдем.

Касба – мөселман Көнчыгышының күп бизәкләрен үзенә туплаган район. Монда очлы манаралы мәчетләр, каһвәханәләр, вак товар сатучылар… Алжир хөкүмәте, тикшеренүләр уздырып, Касбада 345 торак йортның яраксыз икәнлеген белде. Бу йортларның күбесендә коммуналь хезмәт күрсәтү системалары юк, санитария кагыйдәләре турысында әйтәсе дә юк. Күптән түгел генә Алжир хөкүмәте Касбаны яңарту һәм реконструкцияләү планы кабул итте. Бу план буенча, Касба халкының көнкүреш шартларын яхшыртудан тыш, андагы тарихи истәлекләрне саклау да күздә тотыла.

Касбадан авыр хисләр, газаплы уйлар белән чыгасың. Болар да адәм балалары бит! Нигә әнә теге турист, үзенең зур машинасы эченә тук, итләч балаларын төяп, бозау хәтле этен утыртып, шома яңаклы хатынына руль тоттырып, горур кыяфәт белән Касбаны кинокамерага төшереп узып бара? Нигә әлеге дәү корсаклы, камыт аяклы, рахитик гарәп малае ялантән каты идәндә йокларга, сасы тар урамда уйнарга мәҗбүр?

Туризм – карап йөрү генә түгел, ул ачулану, нәфрәтләнү, соклану, шатлану кебек көчле хисләрне берөзлексез кичереп тору дигән сүз.

Гид Хәер безне национализацияләнгән Ля Тран йөзем кооперативына алып барды. Моның продукциясе безнең Казанга ук килеп җитә икән. Бу хуҗалыкта 8 мең гектар йөзем куагы бар. Элек бу плантациянең һәм шәраб заводының хуҗасы бер француз колонисты булган. Бу экскурсиядә барыннан да дәртләнеп сөйләүче кеше безнең шофёр Җөлүл булды. Гид Хәер – яшь егет, французларны куган вакытта ул әле мәктәп яшендәге бала булган. Ә Җөлүл – үзе азатлык өчен көрәштә катнашкан, колонистларны куган кеше, шуңа күрә бу кооперативтан колонистның ничек качуын ул ашыга-ашыга французча сөйли. Аерылышкан вакытта, Җөлүлгә мин Г. Кутуйның гарәпчә повестен бүләк иттем һәм язучының Ватан азатлыгы өчен көрәштә һәлак булганын әйттем. Һәрхәлдә, мин сөйләгәннәрдән «Ватан азатлыгы өчен көрәштә һәлак булды» дигәнне Җөлүл аңлагандыр дип уйлыйм, бу сүзләр аңа тәэсир иттеләр бугай, ул мине кочаклап алды.

Шәһәр бистәләреннән барганда, Хәер белән Җөлүл үзара нәрсәдер сөйләштеләр дә автобусны тагын туктаттылар. Болар, гомумән, программадан тыш әйберләр күрсәтергә ярата торган егетләр булып чыктылар. Бер бакча турысы икән. Бакча сукмагыннан, зур кәрзинне ах итеп күтәреп, ике малай килә. Кәрзиннәрендә – һәрберсе яртышар килолы булыр – әфлисуннар. Ике минут эчендә Җөлүл теге малайлар белән алыш-биреш итеп ташлады. Ничәдер динар гына акча күрсәткән иде, теге малайлар бөтен байлыкларын автобуска кертеп тә бирделәр. Без кәрзинне бушаттык. Әфлисун урынына аның эченә бүләкләр яуды. Кырда туктап, агачтан әле генә өзелгән җимешне ашау, әлбәттә, бик хозур булды.

Алжирда французларның эзе бик тирән калган. Колонизаторлар гарәп халкының милли телләрен кысрыклаганнар, аны оныттырырга тырышканнар. Шәһәрнең Европа «культурасына» дучар булган өлешендә милли интеллигенция инде француз теленә күчеп беткән булган. Ләкин тарихта теге яки бу халыкның телен көчләп бетерү мөмкинме соң? Азатлык яулап алган Алжир республикасында дәүләт аппаратында эшләүче барлык хезмәткәрләргә дә хәзер үз телләрен белү мәҗбүри итеп куелган. Безнең өчен дә гыйбрәтле бит бу хәл. Радио һәм телевидениедән көн саен гарәп теле дәресләре бирелә.

Алжирның иң затлы кварталларында француз һәм гарәп культурасының, гадәтләренең катнашмасын күрәсең. Урам исемнәре – французча. Аларга француз генералларының, дәүләт эшлеклеләренең исемнәре бирелгән. Кибетләрдә китап продукциясенең зур күпчелеге – француз телендә. Үзара сөйләшкәндә, әле «мадам», «мсье» дип дәшәләр. Ләкин бу сәүдә буржуазиясе яши торган кварталларда гына шулай. Алжир республикасында сәүдә буржуазиясе көчле. Дәүләт органнары каршында шулай ук эшсезлекне бетерү дә төп бурычларның берсе булып тора. Монда кадрлар җитми. Гомумән, азатлык яулап алган бу халыкның алдында хәл итәсе мөһим мәсьәләләр бик күп икән. Арадан берсе – әлеге эшсезлеккә бәйле мәсьәлә. Авыл җирендәге эшсезлек аркасында шәһәрдә «квалификациясез эшсезләр» катлавы үсә. Бу миграцияне ничек туктатырга? Авылдан килгән квалификациясез гарәпне шәһәрдә ничек квалификацияле итәргә? Бу мәсьәлә Алжир хөкүмәте өчен бик зур һәм әһәмиятле мәсьәлә. Алжирда, гомумән, проблемалар күп.

Ләкин соңгы елларда Алжирга бик күп яңа гадәтләр керә. Мәсәлән, социалистик якшәмбеләр. Социалистик якшәмбе – шәһәр эшчеләре, студентлары, хезмәткәрләренең ял көнне, үзләре теләп, крестьяннарга, авыл хуҗалыгы кооперативларына ярдәмгә баруы. Бу гадәт хәзер инде традициягә әйләнгән. Моның әһәмияте, әлбәттә, авыл хуҗалыгына экономик ярдәм итүдә генә түгел. Моның алжирлыларда гуманистик әхлак кагыйдәләре тәрбияләү ягыннан да әһәмияте зур.

Азатлык яулап алган Алжир халкының төп коралы – сука, чүкеч, китап. Максатлары – ныклы милли экономика булдыру һәм социаль прогресска таба бару.

Без шәһәр урамы буйлап портка таба атлыйбыз. Тын алгысыз эссе. Гарәп хатыннары озын ак күлмәктән, ак яулыктан. Битләренә борын өстеннән өчпочмаклы кулъяулык зурлыгында материя каплаганнар. Ул материяне, җеп белән тарттырып, борынның урта бер җиреннән колак артына җибәргәннәр. Күзләр, кашлар гына күренә. Шунда ук кыска җиңле кофта, кыска юбка, яланаякка биек үкчәле модалы туфли кигән чибәр-чибәр гарәп кызлары. Китап кибетләрендә әдәбият сайлап ятучы яшьләр – студентлар. Болар – Алжирның киләчәге.

…Без Африканың эченә – Килиманджаро тавына кадәр барып җитә алмадык. Бер сәяхәткә барысын да сыйдыру мөмкин түгел. Нәрсә өчен леопард Килиманджаро башына менгәндер, ул – табышмак. Африкада анда яшәмәгән кеше өчен табышмаклар, гомумән, байтак. Әмма без бернәрсәгә ышандык: азатлык яулап алган бу илләр соңгы елларда империализмның авыр мирасыннан котылу өчен күп нәрсә эшләгәннәр. Тыныч хезмәт вахтасына баскан бу халыклар – үз илләренең, үз җирләренең фидаиләре. Алар өчен иң куркыныч дошман – империализм.

Без теплоход бортына күтәрелгәндә, Хәер белән Җөлүл озак кына безгә кулларын болгап тордылар. Африканы ташлап китүе ничектер күңелгә авыр тоелды.

Юк, «Африка миңа кирәк түгел» дигән җыр белән мин килешмим…

Кызыл мәкләр, җил тегермәннәре, зебра тиреләре…

Испан властьлары, теплоходтан чыгармыйча, безне озак тоттылар.

Паспортлар алганчы, бер-ике сәгать вакыт үтте. Шул вакыт эчендә портка халык җыелды. Без туктаган причал тирәсендә башка суднолар юк иде. Беренче класслы рестораны, кафесы булган тар гына бу причалга машинага утырган халык агылды да агылды. Палубада безнең оркестр уйнап торды. Причалдагы бөтен халыкның күзе безнең теплоходта булды.

Испаннар – матур кешеләр. Гади, пөхтә киенгәннәр. Әлбәттә, без Веласкес картиналарында күреп өйрәнгән кызыллы-каралы костюмнардан түгел. Әлбәттә, мәгълүм романстагы кебек, гитара күтәреп җырлап торучы егетләр дә юк иде.

 
Төнге зефир
Чәчә эфир.
Шаулап ага
Гвадалквивир…
 
(М. Ю. Лермонтов)

Монысы – романтик Испания. Серенада җырлаучы егетләр, мантилья салган кызлар, кызыллы-каралы плащлар кигән тореадорлар причалда юк иде. Алар күбрәк китапта, сәхнәдә һәм… Испаниянең үткән тарихында. Шуның өстенә без континенталь Испаниядә түгел, ә аның Урта диңгезендәге провинциясе Балеареста, төгәлрәге, Балеар утрауларының иң зурысы Мальоркада.

Ләкин, ничек кенә булмасын, син моңарчы күрмәгән яңа бер җир, яңа дөнья. Кырга чыгып киттек. Басуда – кызыл мәкләр. Миндаль, әфлисун агачлары. Табигать никадәр тырышкан! Яшел басу өстенә кызыл мәк чәчәге сибелгән. Басу тулы җил тегермәне. Урта диңгезнең йомшак җиле утрау өстен иркәләп кенә уза сыман. Ә җил тегермәннәре көйгә генә әйләнәләр, аларның хәрәкәтеннән бөтен утрау кыймылдап тора кебек. Рекламаларда үгез рәсеме. Коррида якшәмбе көнне генә була икән. Ләкин үгез рәсемен башка характердагы рекламаларда да файдаланалар. Мәсәлән, яшел басу уртасында кинәт кенә зур реклама очрый. Үгез гәүдәсе. Табигый үгездән зуррак итеп эшләнгән. Моның ни хасияте бар икән дип карасаң, бер фирма үзенең эшләп чыгарган товарын мактый икән. Әһә, туктадыңмы? Нәрсә икән бу, дип укып чыктыңмы? Реклама үзенең бурычын әнә шулай үтәде инде. Син инде кайда нинди әйбер эшләп чыгарганнарын белдең. Моңа үгез ярдәм итте.

Мальорка утравы – Испаниянең чит ил туристларына күрсәтерлек бер почмагы. Син, әгәр дөньяның кырыс прозасыннан ваз кичеп, үзеңнең хисләреңне, хыялыңны шушы сихри дөньяга кертеп, йөгәненнән ычкындыра аласың икән, монда – беткәнче шигърият.

Менә без Порто-Кристо шәһәрендә. Диңгез буенда эвкалиптлар, чинар, платан агачларына күмелгән бер порт. Ни өчен Порто-Кристо дип аталган? Риваяте бар. Имеш, моннан җиде йөз еллар элек Урта диңгез киңлекләрендә бер диңгезче, адашып, бик озак җәфа чигеп йөргәннән соң, шушы урында яр буена килеп туктаган һәм бер калкулыкка тәре утырткан. Шуннан бу урын Порто-Кристо булып киткән. Утрау бик борынгы заманнардан бирле зур вакыйгаларның шаһиты. Безнең эрага кадәр VI гасырда аны шанлы дәүләт Карфаген яулап алган. Яңа эрага кадәр 123 елда утрау куәтле Рим империясе тарафыннан басып алынган. Безнең эраның V–VI гасырларында Мальорка бер-бер артлы вандалларны, вестготларны күрә, Византия кул астына эләгә. VIII гасыр ахырында аны маврлар яулап ала. Саный китсәң, күп… 1936–1943 елларда ул фашистик Италиянең хәрби базасы була, Икенче бөтендөнья сугышыннан соң АКШның хәрби базасына әйләндерелә.

Мальорка – испан халкының 1936–1939 елгы революцион сугышларының да шаһиты. Порто-Кристо порты интернациональ бригадаларны күргән. Монда канкойгыч сугышлар булган. Балеар утраулары ул заманда Михаил Кольцов, Эрнест Хемингуэй, Илья Эренбургның Мадридтан биргән хәбәрләрендә еш телгә алына. Монда ул көннәрдә фашистик Германиянең «Дойчланд» исемле броненосецы тора. Революцион көннәрдә Балеар утрауларының язмышы Германия, Италия, Португалиянең фашистик хөкүмәтләрен бик борчый. Испания мәсьәләләре буенча Лондонда махсус эшләгән «Тыкшынмау комитеты» да, Германиянең Англиядә ул вакыттагы илчесе И. Риббентроп, Италия илчесе Д.Гранди, Португалия илчесе А. Монтейро да, авызларын тутырып, Балеар утрауларындагы «кызыл куркыныч» турында гауга чыгаралар.

Ләкин безнең гид – өлкән яшьтәге кеше синьор Фернандо – утрауның «кырыс тарихы» турында берни дә әйтми. Ул безне шигърият дөньясына алып керергә тырыша. Шулай яхшы, шулай җиңелрәк. Үз Ватанының язмышы турында аның ни уйлаганын каян беләсең? Бәлки, дар агачлары белән тулган тарих өчен аның йөрәге сыкрыйдыр? Ул матурлык, бары тик матурлык турында гына сөйләде.

Утызынчы елларның ахырында балалар матбугатында Испаниянең язмышы турында күп язылды. «Пионер каләме», «Яшь ленинчы» битләрендә Испания балалары турында күпме мәкалә, күпме җыр, шигырь бар иде! Безнең буын испан вакыйгалары тарихны кайнаткан вакытта хәреф танырга өйрәнде. Испания сугышларында катнашкан безнең офицерларыбыз Бөек Ватан сугышында данлыклы полководецлар булып әверелделәр. К. Мерецков, Н. Воронов, П. Батов, Р. Малиновский, М. Шумилов, А. Родимцев кебек Ватан сугышында маршал, генерал дәрәҗәсенә ирешкән стратеглар Испания кырларында чыныгу алганнар иде. Без сабый вакытта ук әле Испаниянең азатлыгын яклап күтәрелгән интернациональ бригадаларның исемнәрен укыган идек: Эрнст Тельман исемендәге немец батальоны, Джузеппе Гарибальди исемендәге итальян батальоны, Париж Коммунасы исемендәге француз батальоны, Авраам Линкольн исемендәге Америка һәм Ярослав Домбровский исемендәге поляк батальоннары… Болар барысы да хәтердә. Хәтта испан балаларының җырлары да хәтердә:

 
Без кайтмабыз, бәлки,
Көрәш үзе
Соңгы сүзен әйтер.
Ләкин үзенең тыныч йортларына
Испания кайтыр!
Испания кайтыр!
 

Сәлам сиңа, бөек гуманист Сервантес, даһи художниклар Веласкес, Гойя иле! Сәлам сиңа, комедияләрендә мәхәббәтне җырлаган Лопе де Вега Ватаны!

…Мин кызыл мәкләр, җил тегермәннәре арасыннан барам. Минем колагыма Глинканың «Арагонская хота»сы ишетелгән кебек була. Чайковскийның «Аккош күле»ннән сихри аһәң ишеткәндәй булам. Мин дә хыял дөньясына чумам. Күңелгә шулай җиңелрәк. Гид Фернандо да дәшми…

Безнең программа нәкъ әнә шундый илаһи дөньяга корылган.

Менә Порто-Кристо рестораны алдындагы кибетләр. Матадор костюмнары, рапиралар, кастаньетлар. Кастаньет сатучылар урамда көй чыгарып шау итәләр. Менә агачлар белән капланган яр буена уелып кергән сихри култык. Җилкәнле көймәләр. Урта диңгезнең болай да искитәрлек фирүзә суы бу култыкта бөтенләй яшел-зәңгәр-шәмәхә төсләр чагылдыра. Мондый төсләр, гадәттә, балетта гына була. Димәк, балетны сәхнәгә куючылар бу төсләрне чынбарлыктан алганнар.

Фернандо безне чын мәгънәсендә сихри бер дөньяга алып керде. Монысы – җир астындагы сталактит мәгарәсе. Карталарда «Пещеры Драк» дип йөртелә. Бу мәгарәне моннан йөз еллар элек кое казыган вакытта бер кеше тапкан. Табигатьнең бу гүзәл корылмасы (асты-өсте бергә) Сервила исемле бер хуҗа кулында икән. Мәгарәгә кергәндә, кассир билет сата. Керү өчен чират көтеп торасың. Без Германия, АКШ, Швеция, Югославия һ. б. илләрдән килгән туристлар белән бер вакытка туры килдек. Аста – әкият дөньясы. Түшәмнән асылынып төшкән нечкә-нечкә известь колонналар аска тамган тамчылардан хасил булган колонналар белән тоташканнар. Бу залларда табигать (аларның озынлыгы ике километр) известь ташыннан кеше ышанмаслык декорацияләр ясаган. Бер карчык, зоопарктагы жирафны күреп, моның булуы мөмкин түгел, дигән, имеш. Монда да шулай дип әйтеп була. Колонналар артына электр лампалары яшергәннәр. Чәрчәкле куышлар, бизәкле тар коридорлардагы тамам-тамам дип мөлдерәп торган тал чыбыгыдай нәзек известь чуклары бу яктылыкта күзеңнең явын алалар. Зал артыннан зал. Менә бер залда җир асты күле. Яшькелт көзгедәй күл. Төбендәге кыя ташлар ялт итеп күренеп тора. Дию пәриләренең күл төбендәге сарайлары, ихтимал, шундый күлләрне күргән кешенең хыялында тугандыр. Күл үзенең түшәмендәге известь чукларын да чагылдыра. Шуңа күрә, берәр әйбер ташлап карамыйча, аның су икәнен белә алмыйсың. Тәэсирләнүдән хатын-кызлар ах та вах киләләр. Ул арада берсенең кәефе начарлана, аны култыклап алалар. Гидның авызы ерыла. «Менә күрдегезме, бездә ниләр бар» дип уйлыйдыр инде ул. Зал артыннан зал, күл артыннан күл. Ниһаять, күлнең иң зурысына килеп чыктык. Уң ягыбызда – әллә кая җир астына кереп киткән зур яшькелт дәрья. Сул ягыбызда – амфитеатр. Без җир өстеннән шактый тирәнлектә. Моны уйлау күңелгә авыр тәэсир итә. Испаннар амфитеатрда кешеләрне урнаштыра башладылар. Ярым караңгы. Мин иптәшләрне югалттым. Тирә-юнемдә дөньяның барлык телләрендә сөйләшүче кешеләр. Испаннар нәрсәгәдер тавышланалар. Бераздан аңлашылды. Советлар Союзыннан килгән кунакларны алдагы рәтләргә утыртасылары килә икән. Безне кабул иткән фирма хуҗасының әмереме бу? Әллә мәгарә хуҗасының теләгеме? Йә булмаса мәгарәдә хезмәт күрсәтә торган испаннар теләгеме? Утырдык. Кинәт… ут сүнде. Берничә йөз кеше тын калды. Куркыныч. Кешенең тын алганын ишетеп була. Үзеңнең йөрәгең типкәнне ишетәсең. Нәрсә икән бу? Аварияме? Әллә эффект ясарга телиләрме? Мәгарәдә, гадәттә, абсолют караңгылык була. Ә безнең туганнан бирле абсолют караңгылыкны күргәнебез юк.

Менә, менә… бу куркыныч караңгылыкның ерак почмагыннан кемдер ниндидер бер сихри кылны тартты. Менә кыялар артындагы ерак караңгылыктан шәм утыдай бер бәләкәй яктылык күренде. Яктылык безгә таба килә иде. Бераздан күк йөзендәге Иләк йолдыз сыман булды, күбәйде. Бу утлар су өстеннән безгә таба хәрәкәт итәләр иде. Утларның силуэтыннан көймә икәнлеген чамалап алдык. Көймәнең бортына электр лампалары тезгәннәр, ахрысы. Караңгылык патшалыгының икенче бер почмагыннан шундый ук тагын бер көймә чыкты. Аннан тагын… Болар, аквариумдагы балыклар шикелле, уртадагы көймәгә таба салмак кына киләләр, бортлары белән бәреләм дигәндә генә салмак борылыш ясап, көяз генә читкә китәләр. Аннан тагын шундый хәрәкәт ясап алалар. Ә уртадагы көймәдән музыка тавышы ишетелә. Григның «Сольвейг» җыры икән. Чыннан да, бу күл өстендә менә шушы музыка кирәк иде! Моны ничек тапканнар?! Юк, монда «Хабанера»лар түгел, тореадорлар җыры да түгел, нәкъ менә «Сольвейг» кирәк иде.

…Скрипка тантаналы рәвештә моң белән сыктады. Бераздан көймә өстендәге кешеләрнең силуэтлары күренде. Зур эшләпәләр, киң плащлар кигән өч испан көймә эченә басканнар да скрипка тарталар. Җир асты дөньясында, караңгы амфитеатрда бәләкәй генә лампалар яктылыгында бөек Григның искиткеч музыкасы су өстеннән шуып килә. Бу музыкада безнең йөрәкләрне әсир итә торган ниндидер якын, үз, газиз авазлар бар. Күл өстеннән көймә килә… Юк, көймә түгел, Григның әле галибанә-тантаналы, әле сокланырлык нечкә меланхолия, әле балаларча самимилек белән сугарылган «Сольвейг»ы килә. Күзеңне йом да тыңла, бу музыкада үз Ватаныңның шаулы урманнары, камышлы тын күлләре, чылтырап аккан чишмәләренең октавалары бар… Монда Татарстан кырларындагы кар диңгезе эчендәге юлларның маяклар шаулавы бар…

Кинәт кенә дөнья тетрәтеп кул чаба башлагач, мин айнып киттем. Җир асты куышында берничә йөз кешенең кул чабуы чартлап ишетелә, моңа бер-бер артлы тезелгән зур заллардан кайтавазлар кушыла…

Ут кабынды. Кешеләр җиңел сулап куйдылар. Шул ук көймәләр безне, утыртып, әллә ниткән юллар аша икенче ярга алып киттеләр. Монда да беренче чиратта Советлар Союзыннан килгән кешеләрне күчерделәр. Без реаль, матди дөньяга кайттык. Безне икенче юл белән чыгарганнар икән. Без чыккан җирдә – зур парк. Агачлар астында – кафе, ресторан. Кафеның түбәсендә – тутый кош. Чынысы. Кешеләр җир астыннан чыгышка, ул, заказ буенча эшләгәндәй, койрыкларын кабартып тора. Фотоаппаратлар чертли, кинокамералар гөжелди. Паркның аллеяларында да тутый кошлар төрле позаларда көязләнеп йөреп тора.

Безнең программада «Кичке Пальма буйлап йөрү» дигән бер пункт бар иде. Пальма – без туктаган порт. Ул утрауның иң әһәмиятле шәһәрләреннән исәпләнә. Пальма – Балеарес провинциясенең административ үзәге. Утрауда булган бер мең отельнең шактый өлеше шушы шәһәрдә. Пальма шәһәре Урта диңгезнең ак дулкыннары эчендә утыра. Аның пляжы бик уңай, яр буйлары сөзәк, су кырые аксыл-сары комнан гыйбарәт. Испаннарның бу утрауда бөтен көнкүрешләре чит илдән килгән туристларга хезмәт итүгә корылган. Яр буе тулы отель, отель, отель… Кафе, кабаре, ресторан. Беренче класслы кареталар, сөлек кебек кара атлар. Испанча киенеп утырган кучерлар. Пляжларда саламнан, камыштан үреп ясалган шалашлар. Европа һәм океан арты байлары, монда өчәр айга килеп, отельдә номер яки пляжда камыштан корылган шалаш алып торалар. Гадилек кызык ич… Кыш буе тук, иркен тормыш, театр, бильярд, рестораннар туйдыра бит. Нигә гади тормышта яшәмәскә, әйтик… бер-ике ай. Гомумән, Мальорка утравын бөтен Җир шарындагы шөһрәтле курорт дип йөртәләр. Булса булыр, һавасы бик соклангыч, пляжы яхшы иде. Тик, Тукай әйтмешли, «диңгез якасында басып торып», без сусадык. Фернандо безне пляжга алып килде. Көн эссе иде, әлбәттә, табигатьнең мондый почмагында диңгезгә кереп йөзәсе, автобуста йөргән мәшәкатьләрне онытасы килде. Ләкин Фернандо диңгезгә керергә рөхсәт итмәде. Дулкыннар, тәгәрәшеп килеп, безнең аякларны чылатты – без суга керергә базмадык.

– Хуҗалар миңа сезне су кертү турында берни дә әйтмәделәр, – диде ул.

Без инде кайбер сәер кануннар белән очрашкалаган идек, шуңа күрә гаҗәпләнмәдек…

Безнең каршыда XIII гасырда маврлар тарафыннан салынган готика стилендәге карачкыл замок тора иде – пляжга арт белән борылдык та шул замокны фотога төшерергә тотындык. Ләкин гид кисәтте: бу замокта НАТО көчләренең штабы урнашкан, карточкага төшерергә ярамас, диде.

Программа буенча безнең алда кичке шәһәргә экскурсия бар иде. Менә сәгать ун булды. Пальма электр рекламалары белән җемелди башлады. Причалга автобуслар килеп туктады. Порт элеккечә халык белән тулы иде. Утрауда ял итүчеләр һәм испаннар безне карарга килделәр.

Совет кешеләрен бу портта алай еш күреп булмый. Шуңа күрә кичке Пальманы без караудан бигрәк Пальма безне карады.

Ә безнең сәяхәт төнге клубтан башланды. Ярым караңгы вестибюль. Әлбәттә, комфорт. Гөлләр, креслолар, тәмәке савытлары. Стенада бердәнбер рәсем – мороженое савытыннан хатын-кыз аяклары өскә таба чыгып тора. Бу ханым, димәк, башы белән кереп, мороженое ашап ята. Ахырдан белдек: андый савытка салып шампанский бирәләр икән. Ярым караңгы залда безнең тәбәнәк өстәлләргә шундый савытлар куелган иде. Җилкәләренә ак сөлгеләр салган яшь егетләр, матур-матур хәрәкәтләр ясап, шул савытларга шампанский салып чыктылар. Бәрхет капланган тәп-тәбәнәк өстәлләр. Шәм яктылыгы гына биреп торган бәләкәй лампочкалар. Гөлдерәп кенә шуып, уртага сәхнә килеп чыкты (механизация!). Бер секунд үттеме-юкмы, пәрдә артыннан искиткеч чибәр (гадәттә, андый кешеләр Көнбатыш кинофильмнарында мәхәббәт геройларын уйныйлар), мәһабәт гәүдәле бер егет чыгып безне сәламләде. Испан теле бик поэтик, бик ягымлы. Ахырдан ул, шактый ватып-җимереп, русча да бер-ике тәбрик сүзе әйтте. Шуннан галәмәт башланды. Ул сиңа кастаньетлар белән биюләр, ул сиңа эче кызыл, тышы кара озын итәкләрне сөйрәп бөтерелүләр, ул сиңа тореадорлар биюе. Алардагы темперамент, алардагы экспрессия… Кискен хәрәкәтләр, күз атулар… Алар туктаган арада, эстрада оркестры уйнап җибәрә. Бу – бик әдәпле итеп, әдәпле көйләр генә уйный торган коллектив. Сәхнәдә бер секундка да ял, тәнәфес юк. Шул арада сәхнә, гөлдерәп шуып, эчкә кереп китә, аның түрендә утырып калган оркестр бию музыкасын уйнап җибәрә. Залдагы халык парлашып биергә чыга. Ә ак сөлгене җилкә аркылы салган егетләр безнең өстәлләр арасында йөриләр…

Безнең иң озак кул чапкан кешебез авыз гармунында уйнаган бер егет булды. Кара чалбар, кара трикотаж күлмәк кигән бу кара егет, газапланган бер чырай белән әллә ничек кенә кызгандырып, микрофон алдына килеп басты. Басты… һәм авызындагы шырпы тартмасыннан аз гына зуррак бер әйбергә өрде. Шуннан китте сихри авазлар… Бу Испаниянең халык көйләре икән. Авыз гармунының тавышын оркестр көчәйтә барды. Зал тын калды. Сөлге салган егетләр дә өстәлләр арасында йөрмәде. Кечкенә генә бу гармунның авазында әйтерсең лә үзенең бөтен тарихы, бөтен горурлыгы һәм бөтен холкы белән Испания иде. Бу мелодияләрдә гүзәл испан кызларының зәңгәр кичләрдә лимон агачлары арасында сөйләгән гыйшык сүзләре, испан егетләренең сөйгән кызлары алдында гитара тотып җырлаган серенадалары, Мадрид, Севилья, Валенсия төрмәләрендә дистәләрчә ел газап чиккән фидаиләрнең үз Ватаннарына кайнар мәхәббәте ишетелгән сыман иде. Кара киемле егет уйнады да уйнады… Аның инде маңгаеннан, битләреннән тир ага, аның йөзе чытыла, аңа суларга авыр. Бер көй бетүгә, залда коточкыч кул чабу башлана, кара киемле егет маңгаен, битләрен сөртеп ала, ләкин ярты минут үтми, ул яңадан авызына теге сихерле инструментны каба. Тагын газаплы йөз, тагын, бөгелә-сыгыла, халык язмышын сөйләү… Бу халыкмы соң бөек түгел?! Бу халыкнымы соң фашистик режим рухи яктан сындырсын, кол итсен?!

Безнең илдән килгән барлык кунаклар хөрмәтенә оркестр кинәт кенә «Катюша»ны уйнап җибәрде. Каян белгәннәр, мөмкин булган бөтен вариацияләре белән каян өйрәнгәннәр! Без аңыбызга килергә өлгергәнче, биш-алты егет сәхнә алдына чыкты да «Катюша»ны испан телендә җырлый башладылар. Бу килгән кунакларга музыкаль сәлам һәм ихтирам иде. Әлбәттә, безгә бу ошады…

Конферансье безнең белән рус телендә саубуллашты. Эстрада оркестры ягымлы виртуоз көй уйнап җибәрде. Сәхнәгә чыккан артистлар, кул чабып, безне озатып калдылар. Без төнге клубтан чыкканда, ишек янында Швеция, Америка туристлары тора иде. Димәк, кара киемле егетнең әле тагын бер тапкыр тирли-тирли уйныйсы бар…

Сәгать төнге бер иде. Инде теплоходка кайтып йокларга ятсаң да ярарлык иде, бер көнгә тәэссорат шактый күп булды. Ләкин хуҗалар төнге клубның артына чакырдылар. Тупас агач баскычтан түбәнгә төштек. Агач идән, стеналар тупас таштан. Подвалның бөтен буена аннан-моннан гына оештырып ясалган өстәлләр тезгәннәр, утыргычлар да тупас кына. Теләсә кайда мичкәләр, урындык, өстәл урынына мичкә куйганнар. Түрдә – буфет. Мәһабәт бер испанлы (Веласкес картиналарындагы кебек) шунда кечкенәле-зурлы кувшиннарга төрле эчемлекләр салып тора. Кайдадыр бер почмакта аккордеон уйный. Без өстәлләр янына утырыштык. Кара-кызыл плащлар, киң кызыл лампаслы ялтыравыклы кара чалбарлар киеп, муеннарына кызыл сатин бәйләгән унике-унөч яшьлек малайлар, йөгерә-йөгерә, өстәлләргә төрле эчемлек ташыйлар. Һәр өстәлдә – кыздырган чикләвек төше. Мин малайларның ничек йөгереп йөргәненә игътибар иттем. Ашау-эчү әйберләре алып, өстәл янына килгәндә, алар җырлый-җырлый йөгерәләр: аларны өстәлгә куйгач (куллары бушагач), бармакларын шартлатып бии-бии, бармен янына китеп баралар. Безнең өстәлгә хезмәт күрсәткән кара елтыр күзле, кечкенә гәүдәле малайга без, шаярып кына, «Матрёшка» дип эндәштек. Ул исем малайга бик ошады.

– Йо1818
  Йо (исп.) – мин.


[Закрыть]
, йо – Матрёшка! – дип бии-бии, ул безнең өстәлгә аеруча зур игътибар бирде.

Без аңа сувенирлар бүләк иттек. Шул вакытта бер нәрсә күзгә ташланды: алган сувенирларны малайларның барысы да бер урынга җыялар иде. Димәк, боларда «круговая порука». Яки сувенирлар башта бармен кулына килеп керә. Безнең малай бераз гына французча белә икән (ихтимал, мин белгән кадәрле генә), исемен сорадым. Ул горурлык белән күкрәгенә төртте, аннан, кулын күтәреп:

– Карлос! – диде.– Фернандо Карлос! – Аннан, елмаеп: – Йо – Матрёшка! – дип кычкырды да бии-бии китеп барды. Бармен – шактый кырыс чырайлы кеше – бу малайларга кычкыргалап тора, кунаклар янында бик иркенләп йөрергә мөмкинлек бирми иде.

Монда кунакларның күңелен күрү өчен барысы да эшләнгән, уйланган. Аккордеончы кунакларның колак төбенә килеп иелә-бөгелә уйный. «Кайсы көйне ишетергә телисең?» – дип тә сорый. Без, шаярып кына, «Подмосковные вечера»ны әйткән идек, аккордеончы аны уйнап җибәрде. Аннан бөтен кешене «Катюша»га җырлатты. Башка өстәлләрдән дә аңа төрле көйләрне әйтүчеләр булды. Ул белмәгән көен бары тик көйләп күрсәтүләрен генә үтенә. Башын иеп бераз гына тыңлап тора да, көйне тотып алгач, аккорд бирә. Һәм, әйтергә кирәк, һәр көйне чибәр генә уйный. Ул шулай өстәлдән өстәлгә йөри. Икенче бер испан төрле зурлыктагы пыяла кувшиннар алып килә. Ике литрлы, биш, ун литрлы… Кувшинның нәзек кенә озын борыны бар. Ул борын очланып беткән, диаметры өч-дүрт миллиметр гына калган. Ул әлеге кувшинны күтәрә дә өстәл янындагы берәр хатын-кыз янына килә, аның күкрәгенә салфетка бәйли һәм, кувшинны югары күтәреп, теге ханымның авызына югарыдан коеп, нинди дә булса эчемлек эчерә. Чыр-чу, тавыш китә. Бераздан ул кувшинның зуррагын алып килә, аннан бик зурысын… Кыскасы, фирма үзенең эчемлекләрен, үзенең подвалын мактый. Шулай өстәлдән өстәлгә, кешедән кешегә аккордеончы белән сакый (сыйлаучы) йөреп тора…

«Чылтыр-р-р» иткән тавышка сискәнеп борылып карасак, малайларның берсе таеп егылган да кулындагы шешәсен ваткан икән. Ул, егылган җиреннән торганда, башы-күзе ак күбек белән капланган иде – шампанский алып килүе булган. Бармен аңа нәрсәдер кычкырды – һәрхәлдә, малайны каты әрләде булса кирәк. Аның янына, йөгерешеп, иптәшләре җыелды. Берсе аның өстен какты, икенчесе идәннән пыяла ватыкларын җыйды, шул арада Карлос, йөгереп, чиләк белән пычкы чүбе алып килде дә юеш урынга сипте. Бу – үзенә күрә бәләкәй пролетарийларның солидарлыгы иде. Егылган малай исә, кунакларның кәефе китмәсен өчен, яңадан җырлый-җырлый, өстәлләр арасына кереп китте. Әйтерсең лә берни дә булмады!

Без подвалдан чыкканда, сәгать өченче киткән иде. Төне буе эшләп арыган балалар безне озатып калдылар. Подвал әйбәт иде, сүз юк, ләкин, мәктәп яшендәге балаларның төнге хезмәтен күрсәтеп, кунакларны шатландырдык дип уйласалар, хуҗалар бик нык ялгышалар. Минем өчен бу мәҗлес әнә шунысы белән, әлбәттә, күңел ачу мәҗлесе була алмады. Чөнки балалар хезмәтенең ни икәнен татып үстем…

Утрауга елына өч миллион ярым турист килә. Аларның күңелен күрер өчен фирма хуҗалары барысын да эшли.

Утрауда булган мәктәпләрнең күпчелеге – дини мәктәпләр. Монда монастырьлар, монахлар, монашкалар – гадәти бер хәл. Монастырьның иң популяры – Валлдемосса авылында. Бу авылга тирән упкыннар, агачка күмелгән тарлавыклар аркылы барасы. Тау башындагы бу монастырь, чыннан да, сине Урта гасырларга күчерә дә куя. Монастырьның аллеяларында бер төркем балаларны карточкага төшердем. 8–10 яшьлек бу кызлар үзләренең тәрбиячеләре – күзлек кигән, яулыкларын маңгайга төшергән кара озын киемле яшь кенә ике монашка белән йөрергә чыкканнар. Монашка дигәннән, алар һич тә без күз алдына китергән, фани дөньядан ваз кичкән ак чырайлы төссез хатыннар түгел. Карточкага алар да төште – елмайдылар, үзара чытлыкланып, нәрсәдер сөйләнделәр.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации