Текст книги "Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 20 (всего у книги 35 страниц)
XVI
Ачыдыр күз яше, табган, газизем,
Ходаның хөкме бу – юктыр гөнаһым!
Дәрдемәнд
Никто не услышал, как на гулкий широкий лист лопуха, теряя свинцовую свою тяжесть, бухнулись две холодных слезы.
В.Белов. «3а тремя волоками»
Мин әле бүген иртә белән генә Кара диңгезнең мәшһүр курорты Пицундада идем; иртүк торып су коендым. Соңгысы, дидем, киләсе елга күрешкәнче – соңгысы, дидем. Аннан, Пицунда базарына барып, виноград, персик, тагын әллә ниткән без белмәгән җимешләр алдым. Азык-төлек кибетенә кереп, сарык итенең билдәмәсен сайлатып алдым: иртәнге базар бай, алучыга караганда сатучы күбрәк, сәгать тугызда без инде үзебезнең Иҗат йорты алдында чемодан, сумкалар белән «Пицунда – Адлер» автобусын көтә идек. План шәп – самолёт сәгать 11 дә кузгала, исән-сау очып Казан җиренә килеп төшкәндә, көндезге сәгать икеләр була, ә минем – алдан сөйләшенгән! – Ташлытаудагы бер дустым аэропортка җибәргән «Москвич» көтеп тора, ул машина безне шәһәрдәге фатирыбызга алып кайта да, без йортның исән-иминлеген тикшереп, гөлләргә су сибеп торганы өчен күрше хатынга рәхмәт әйтеп, күчтәнәч биреп, пляж кием-салымнарын калдырып, тиз генә авылга – контраст өчен! – авылга китәбез…
Һәм без шулай эшләдек тә! Көньякта Гөрҗестан кояшында кызынып, Кара диңгездә йөзеп, тәнгә куәт туплап кайткач, бер-ике көнгә үзеңнең яшәгән шәһәрең тар булып кала, нидер җитми, нәрсәдер вак монда, кешеләр дә, аларның максатлары да бик кечкенә тоела, ә син – бөек, син әле бүген генә иртән ерактагы зәңгәр рәшә эченә күмелгән Рица тауларына карый-карый йөздең, әле синең, самолёттан чыгып үз өеңә кайтканда, тәнеңдә Кара диңгез тозы – кыскасы, яшәгән шәһәрең сиңа үзенең гадәти трамвайлары (һаман йөриләр икән әле!), уртакул помидорга чират торучы пенсионеркалары, дүрт-биш чабак тотып, әллә кем булып балыктан кайтып килгән урта яшьтәге ирләре белән (ә тегеләр: менә безне алкашлар дип әйтәләр, ә без бүген иртә таңнан алып авызга грамм алмадык! Әнә трамвайда күпме исерек бар!) – бу шәһәр сиңа бик кечкенә булып күренә бөек Кара диңгездән соң!
Шуңа күрә иң яхшысы – кинәт күчешнең иң кинәтенә – шәһәрдә тукталмыйча, авылга китеп барырга.
Ләкин… Ләкин… Бәндә сагышлый – Ходай багышлый, мин авылга керә алмадым. Яңгыр шундый итеп явып киткән ки – безнең җиңел машина, бичара, гел генә инде су асты көймәсенә охшап калды. Күтәрелгән, ясалган, вак таш җәелгән, отчёт-мәкаләләрдә әллә никадәр телгә алынып макталган, «с твёрдым покрытием» дип, татар теленә инде кереп, хуҗаларча урын алган юл буенча «Москвич» бер батып, бер чумып кайтты. Егерме дүрт чакрым араны без нәкъ өч сәгать кайттык. Йә, ярый, кеше гомерендә өч сәгать каян килеп, кая китмәгән дип селкенә-бәрелә үземне юатып кайтканда, авыл читенә җитәрәк райком машинасы туктап калды.
– Авылга кереп булмый, – диде шофёр.
Авылның ындыр артында, аргы як урамның бакча башында туктадык. Шофёр «Прима» кабызды. Авыл – әле без аның артында гына торабыз – чокырлары тулган мул сулы, изелгән балчыклы, колеялы, карасу-көмеш булып елтырап, сентябрь кояшының җылысында безне мыскыл иткән сыман мәлҗерәп утыра иде. Бер читтәге зират та моңсу тоелды миңа: аның янына бару өчен кимендә «Беларусь» кирәк иде. «Беларусь»ның бит тәгәрмәч диаметры ике метр чамасы. Зираттагы каеннар, чал башлы карт наратлар, миңа карап, адәм күзе белән эндәшәләр иде:
– Их син, энекәш… Чәчең ак инде, ләкин һаман да бала әле син. Яңгыр яугач, авылга кайталармыни? Яңгырдан соң безнең янга килеп әниең, туганнарың кабере кырында утыра аласыңмыни син? Безнең койма буенда кеше йөргесез тирән канаулар бит.
Мин татар телендәге «и» дигән эндәшнең мәгънәсен, ул эндәштәге нюансларны моңарчы белеп бетермәгәнмен икән. Миңа моны, илле алты яшемә җиткәч, улым аңлатты. Сүз белән түгел, интонация белән. Мин, аның белән ерак меридианнарда күрешкәч, кырыгынчы-илленче еллар интонациясе белән сүз башлаган идем, ул, елмаеп, йөзенә мине кызганган кыяфәт чыгарды да әйтте:
– И әти… Бу кадәр дә идеалист булырсың икән. Бу кадәр дә реализмнан ерак торып бала тәрбияләрсең икән. Миңа сине жалко… (Саф татарча!)
Бераздан мин аның белән килештем.
Әти… Минем дә әтием бар иде, солдат булган, мәдрәсә шәкерте булган, Риза Фәхретдинев имзасы куелган зур документы – «имам-хатиб-мөдәррис» дигән дипломы булган, Тукай, Ф. Әмирхан иҗатын күңелдән «бикләгән» әтием бар иде. Утыз бишенче, утыз алтынчы елларны мин хәтерлим: календарь почмагын ертып алып, юешләп, стена календаренда рәсеме чыккан бер-ике кешенең битенә ябыштырып куя иде. Һәм әйтә иде: бу кеше халыкны алдады, ә монысы – милләт дошманы, сатлык… Без, әлбәттә, аңламыйбыз. Тагын иске (гарәп шрифтында булганга шулай исемлибез) китаплар бар иде. Бер шагыйрьнең китабының тышына әти шулай дип язган: «хаин, икейөзле».
Мин бу сүзләрнең мәгънәсен архив документларын өйрәнгәндә генә, әти һәлак булып, утыз еллар узгач кына аңладым. Кешегә, ни генә әйтмәсеннәр, акыл бик соң керә. Миңа – бигрәк тә соң керде.
…Мин әле әтигә хат яза идем. Ул хатны мин гомер буе язам – кайчан язып бетерермен, анысын әйтә алмыйм. Әмма кайчан яза башлаганымны беләм.
Ул хат 1937 елның унтугызынчы декабрь төнендә языла башлаган иде. Шәһәр тормышының ыгы-зыгысында мин үткәннәрне эзлекле рәвештә күз алдыннан уздыра алмыйм. Шәһәр – калейдоскоп, шәһәр – мозаика. Үткән тормышны эзлекле рәвештә баш миеннән уздыру өчен иң уңай урын – кырда иген басуы. Тагын да уңайрагы – карт зират, шул зираттагы карт агачлар шавын тыңлап, ата-анаң кабере янында утырып алу. Авылга кайтканда, мин шулай итәм дә. Дөрес, ул зиратта минем әтиемнең кабере юк.
Ирләр чит җирләрдә күмелеп калыр өчен дөньяга киләләр. Уллар, әтиләренең каберен эзләп, әллә кайларга барып чыгалар, ул каберләрне, кабер өстендәге һәйкәлләрне, ул һәйкәлгә язылган фамилияләрне табалар, әтиләренең фамилиясен тапканчы йөриләр.
Тик мин генә таба алмыйм…
…Инде теге хатны укып карыйк.
…Төнгә каршы ишелеп-ишелеп кар яуды.
Шимбә көн иде. Мин үземнең апаларым белән сәкегә сузылып яттым да, тыштагы җылы буран тавышына йокымсырап, әтинең әкиятен тыңладым. Урыным мич кырыенда булганлыктан, миңа рәхәтрәк һәм гадәт буенча йокыга беренче башлап мин китәргә тиеш идем. Ләкин минем бу рәхәтлектән аерыласы килмәде – почмак якта әни тук-тук иттереп нәрсәдер туглый, әти үзенең каты куллары белән минем тәпиләремне тоткан да, сакаллы ияген битемә тидереп, авылга бүре килүе турында әкият сөйли. Апалар тын гына аны тыңлыйлар, ә төпчек малайның – минем – күзләрне йокы баса, йокы баса… Тыштагы буран тавышы белән мыр-мыр сөйләгән әкият бергә кушыла, мин ниндидер сөткә охшаган бушлыкка, мамык арасына чумам, миңа бик-бик рәхәт. Мин әле сабый, шуңа күрә әти кич саен минем яныма килеп ята һәм, һәр кичне үзенең каты, сөялле кулы белән тәпиләремне тотып, әкият сөйли.
Шулвакыт кемдер ишек кага. Почмак яктан утны сүндереп, әни тәрәзәгә килә. Барыбыз да сикерешеп торабыз да кар сырган тәрәзәгә җылы борыннарны төртәбез. Кемдер чоланны селкетә. Әни, өстенә бишмәт салып, чоланга чыгып китә. Бераздан:
– Әтисе, сине сорыйлар, – дигән тавышка куркынып, тәрәзәнең салкын рамына ябышабыз.
Тышта һаман да бурый-бурый кар ява.
Иң соңгы кеше булып сәкедән әти тора да тәрәзәгә килә. Кар арасыннан иренеп кенә салкын ай карый һәм чолан төбен яктырта. Ишегалдындагы йомшак кардан, берсенең эзенә икенчесе басып, өч кеше киләләр. Нәкъ әле генә сөйләгән әкияттәге бүреләр төсле бер эзгә басып атлыйлар. Толып якасын торгызган берсе инде ишек янында тора, анысының авызында тәмәке ялтырый. Әти тәрәзәдән аерыла.
– Бар, әнисе, ач, мине алырга килгәннәрдер, – ди. Тыныч кына шулай ди.
…Әти мине бик ярата иде. Кышкы кичләрдә, үзе кычкырып китап укыганда, мин аның янына килеп басам, нечкә бармагым белән ул укыган сүзне табам һәм төртеп күрсәтә идем. Шул вакытта әти минем колак артына мыегын тидереп кытыклый һәм аркадан сөя иде. Ә җәй көннәрендә кыска җиңле күлмәктән, битлек кигертмичә генә, мине умарта янына алып чыга һәм, умартадан алган рамны тоттырып, үзе яңа рам куя иде. Бакчада бу вакытта кош-корт гөж килә, бал кортлары шаулый, топольләр, баллы яфракларын шыбырдатып, салмак кына тирбәләләр. Умарта кортлары минем беләгемә үрмәләп, тәннән каз ите чыгаралар, мин болар кайчан гына укларын тыгарлар икән дип дер-дер калтырыйм. Әти, моны сизеп:
– Курыкма, улым, курыкма, умарта корты – кешенең дусты, – дип, мине юата.
…Карлы кешеләр ишектән килеп кергәндә дә, мин нигәдер дер-дер килдем, ләкин әти бу юлы мине юатмады. Ул, торып, мич башыннан үзенең олтанлы итекләрен алып киде, төнге кунакларга утырып торырга кушты. Кунакларның берсе түбәсе очлайган, маңгаенда зур кызыл йолдызлы шлем кигән иде. Ул өстәл янына утырып китаплар актарды, хуҗа кешенең паспортын сорады. Бик нык очланган карандаш белән алсу кәгазьгә нәрсәдер язды, ата кешегә кул куярга кушты. Мин шул вакытта әтинең куллары калтыраганын сиздем.
Әти:
– Әнисе, чәй куймыйсыңмы? – дип сорады.
Шлемлы кеше:
– Рәхмәт, чәй эчеп тормыйбыз, тизрәк киенегез, – диде.
Апалар елый башлагач, мин дә кушылдым.
– Йә, нигә җылыйсыз? – диде шлемлы кеше. – Әгәр әтиегезнең гаебе булмаса, иртәгә үк кайтарабыз. Хәзер үк ятыгыз!
…Әти белән әни арасында ниндидер ыгы-зыгы бара. Әти үзенең капчыгыннан бербөтен ипине чыгарып әнигә бирә, анысы исә ипине яңадан капчыгына сала.
– Йә, җүләрләнмә, анда ашарыңа кирәк булыр, – ди ул, пышылдап кына.
Әти моңа каршы:
– Кирәкми, балаларга булсын, – дип сатулаша.
Бу көрәш әнинең ипине сәке кырыена куеп урталай сындыруы һәм яртысын капчыкка салуы белән тәмамлана.
Әни, лампаны алып, төнге кунаклар белән әтине озата чыгып китә, без тагын тәрәзәнең салкын пыяласына битебезне терибез. Кар ява да ява. Карлы кешеләр бүре сукмагыннан урамга чыгып баралар. Уртадан эзгә-эз атлап баручыларның берсе – бөкрәйгән гәүдәле, олтанлы итекле минем әти… Бер-ике… бер-ике… Тагын бер адымнан соң карлы төн эчендә аларның гәүдәләре югала, һәм без битләрне салкын пыяладан алабыз.
* * *
Мәктәптә, бер көн дә дәрес калдырмаганлыктан, мине алдынгы укучы дип йөртәләр иде. Ләкин бүген мин нәкъ ярты дәрескә соңга калдым. Мәктәпнең авыр, бозлы ишеген арык бармакларым белән көчкә-көчкә генә тартып ачтым. Класста җылы, куе тузан исе килеп тора. Иптәшләрем барысы да миңа борылып карадылар. Мин чак-чак кына:
– Рөхсәтме? – дип әйтә алдым.
Укытучы апа миңа бер сүз дә әйтмәде, каршы килеп алды да урыныма кадәр җитәкләп китерде. Малайлар арасында чыш-пыш китте:
– Әтисен алып киткәннәр…
– Атасы халык дошманы икән…
– Районда аны бүген аталар икән, – дип пышылдаштылар.
Грамматика дәресе иде. Мин китап-дәфтәрләремне парта өстенә алып куйдым да дәресне тыңларга керештем. Стенага эленгән яңа плакатка күзем төште. Анда таза беләкле, ачулы чырайлы кеше учы белән өч башлы бер еланны кысып тоткан, һәр еланның авызыннан җәпләкәсе чыгып тора. Рәсемнең астында «Халык дошманнары – хәшәрәтләрне сытып үтерик!» дип язылган иде. Мин рәсемгә озак карап тордым. Еланнан мин бик курка идем. Күп вакыт, төшемдә елан күреп, кычкырып уяна торган идем. Рәсемне караганда, мин калтырый башладым. Ләкин мине укытучы бүлдерде. Укытучы мин кергәнче класска өндәү җөмләнең нәрсә икәнен аңлаткан, һәм нигәдер бер генә бала да өндәү җөмләгә үзлегеннән мисал китерә алмый икән. Мин класска карадым. Бер генә баланың да кулы күтәрелмәгән. Тукта, бу миңа таныш бит… Әти узган атнада гына Казаннан 1938 ел өчен календарь алып кайткан иде. Мин шуның катыргысындагы җөмләне хәтерләдем:
– Яшәсен СССР Конституциясен иҗат итүче даһи Сталин!
Укытучы миңа «отлично» билгесе куйды.
…Ул көнне дәрестән кайткач, мин, тәрәзә янына басып, Арча юлына карап тордым. Әти кайтмый да кайтмый. Тышта буран улый, маяклы юл, моңсу гына булып, еракка сузылган. Их, Акбайны чанага җигеп, әнә шул юлдан Арчага чыгып китсәң иде дә әтине утыртып кайтып керсәң иде…
Кичен утны сүндергәч, мин тәрәзә янына килеп утырдым. Күк зәп-зәңгәр. Тышта салкын, өй бүрәнәләре чарт-чорт тавыш бирәләр. Арча станциясеннән паровоз кычкырткан тавыш ишетелгәли. Мин өстемә шыпырт кына киендем дә баскычка чыгып бастым. Тышта салкын томан. Зираттан ябалак тавышы килә. Ул, шомлы итеп:
– Уһу-һууу, – дип кычкыра.
Арча юлында тимер табанлы чана шыгырдый, ат пошкыра. Хыял мине еракка алып китә. Менә шушы салкында әтинең аякларына богау кидергәннәр. (Безнең лапаста элекке заманнан калган ат тышаулый торган чылбыр һәм богау йозагы дигән йозак ята.) Әтинең аягында әнә шундый чылбырлар, ул бөкрәйгән, аркасындагы арыш капчыгына ярты ипине салган, ул атлый да атлый. Чыгыр, чыгыр, чыгыр, чыгыр…
«Уһу-һууу» дигән тавышка мин сискәнеп китәм. Юк, богау тавышы түгел, Арча юлындагы тимер табанлы чана тавышы икән.
Мин, әкрен генә кереп, мич буена бөрешеп ятам, йокыга китәм. Төшемдә мин зират өстендәге карт ябалакны күрәм. Ул, канатларын кагып, нарат башына очып менә дә миңа карап кычкыра:
– Уһу-һууу, – ди. Аннан кеше теле белән: – Әтиең юк, әтиең юк, – дип кагына, нарат ботагыннан минем муенга коры, ярмалы кар коела…
…География фәне керә башлаганчы ук мин инде картаны яхшы белә идем. Әтинең дус-ишләре килгәч, алар сөйләшкәндә, мин гел бер үк төрле сүз ишеттем: Енисей, Колыма, Медвежий утравы… Башта картадан шул Енисейны таптым. Моны тәнәфес вакытында укытучыга да, иптәшләремә дә белдермичә генә эзләдем. Колыманы да табуы кыен булмады. Әмма Медвежий утравын ел буе эзләдем. Берәүдән дә сорамадым, үзем тапканчы эзләдем. Утрауны тапкан көнне мин әтине тапкан кебек булдым. Әтинең кайда икәне ачыкланды бит! дип уйладым. Ләкин хәл белә килгән бер танышыбызның әйтүенә караганда, анда елына бер тапкыр гына пароход керә, ди. Калган өлешен алар үзләре генә утрауда аюлар, боланнар белән үткәрәләр, ди. Ел буе салкын, өстән-баштан чишенәсе түгел, ди. Мин әтине кызгандым. Аның аяклары сәламәт түгел иде. Ерак юлдан кайтканда аяклары шешеп киткәнлектән, ул киез итекләрен сала алмый җәфалана иде.
Ерак танышларыбыздан мин:
– Әтине ни өчен аюлар арасына җибәрделәр? – дип сорадым.
Ерак абый минем башымнан сыйпады да көлемсерәп карады.
– Үскәч белерсең әле, аларның илле сигезенче статья, – диде.
Миңа шул гына кирәк иде дә. Мәктәп стенасында ул статьялар зур итеп язылганнар. Мин аларның ничәнче икәнен дә беләм. Йөз унсигез, йөз унтугыз, йөз егерме бер. Анда ял итәргә, белем алырга һәм хезмәткә хокуклы диелгән. Ә илле сигезенче нәрсә соң? Мин дәрестән соң укытучы ападан шул статьяларның барысы да язылган китап сорадым. Китап кулыма килеп кергәч, мин шатлыгымнан нәрсә эшләргә дә белмичә өйгә чаптым. Тагын бернәрсә ачыкланачак бит! Күптән түгел генә мин әтинең кайда икәнен белгән идем, хәзер аның ни өчен шунда икәнен беләчәкмен. Мин өтәләнеп китап актарам. Илле биш, илле алты, илле сигез. Ләкин берни дә аңлашылмый. Анда әти турында берни дә юк. «Союз, республика күләмендә түбәндәге халык комиссариатлары төзелә…» Димәк, барысы да аңлашылмау аркасында гына. Болай булгач, әтине кайтарырлар. Минем башымда бер план туды: ерак абый, Верховный судка язып карарга кирәк, дигән иде. Мин моны үзем генә язарга булдым. Нәрсәсе бар аның? Беренчедән, мин әтинең яшәгән урынын картадан таптым, икенчедән, аның статьясын да беләм, һәм анда бер дә әти начар кеше диелмәгән. Дәрес әзерләгән вакытта, яшерә-яшерә, бер атна буена мин әти турында Верховный судка хат яздым.
«Верховный судтагы абыйлар. Минем әтине төнлә алып чыгып киттеләр дә аюлар яши торган Медвежий утравына җибәрделәр. Мин ул утрауны картадан таптым. Аннан соң илле сигезенче статьяда әтиегез начар кеше диелмәгән. Сез аны кайтарыгыз инде, ә? Ул мине мич янында алдына утырта иде дә китап укый иде. Хәзер миңа китап укучы юк. Миңа күңелсез – бөтен малайның әтисе бар, бер минем генә юк. Без үзара сугышсак, кыйнаган малайны куркыталар: «Мин сине барыбер әтигә әйтәм, әти кирәгеңне бирер әле», – диләр. Ә мин алай әйтә алмыйм. Кайтарыгыз инде, абыйлар, ә?»
Мин хатны конвертладым да Мәскәүгә җибәрдем. Үзем көн саен дәрестән соң тәрәзә янына басам да, Арча юлына карап, әтине көтәм. Анда маяклар башларын түбән игәннәр, алар бик моңсу күренәләр. Алар бит ишелеп-ишелеп кар яуган төндә минем әтине алып китүчеләргә юл күрсәткәннәр. Соңгы тапкыр аны әнә шул маяклар гына күргән.
Бер атна мин күземне юлдан алмадым.
Ә беркөнне әнине каядыр чакырттылар. Әни кайтканчы өйдә ут кабызылмады, тәрәзә саен берәрләп бастык та көттек. Менә ишегалдында шәлгә төренгән әнинең гәүдәсе күренде, баскыч шыгырдады. Өйгә салкын һава ургылып керде. Әни, бер сүз дә әйтмичә, лампаны кабызды. Аннан мин басып торган тәрәзә янына килде дә берсүзсез мине тартып төшерде, морҗа буеннан уклауны алды да шуның белән кыйнады. Апалар куркышып еладылар, ә мин түздем. Миңа еларга ярамый, чөнки мин өйдә бердәнбер ир кеше. Әни уклавын урынына куйды. Сәкегә утырды, мине тартып китерде дә, кысып кочаклап, кисәк кенә елый башлады. Хәзер инде апалар тынып калдылар. Әни бертуктаусыз минем чәчемнән сыпыра, үзе «и бала, бала» дип кабатлый. Мин дә чыдый алмадым, үксеп-үксеп елап җибәрдем.
Иртәгесен мәктәптә зур хәлләр булды. Җиденче класс укучысы Хәбриев (аның әтисе налог җыючы булып эшли иде) үзенең дәфтәр тышыннан бер хәтәр сүз тапкан. Дәфтәр тышында Пушкинның «Изге Олег турында җыр» дигән шигыренә карата рәсем бар иде. Шундагы сугышчыларның һәрберсенең сөңгесендә «С» хәрефе сыман нәрсә бар икән. Князь Олегның шлемында «Р» хәрефенә охшаш бер җәпләкә бар. Аннан ат тояклары арасыннан, тикшереп карасаң, тагын берничә хәреф килеп чыга. Укучыларның барысын да тезеп куйдылар да, шундый дәфтәрләрне җыеп, күз алдында мичкә яктылар. Балалар тып-тын калып карап тордылар. Ләкин алдагы тәнәфестә укытучылар арасында тагын ыгы-зыгы купты. Балаларны тагын тезделәр. 7 нче классның зоология китабында сарык бәрәнен чолгап алган питон рәсеме бар. Әнә шул питонның чуар бизәкләре арасында, әйләндереп-әйләндереп укый торгач, шундый ук шикле сүзләр бар икән. Зоология китабының битләре шулай ук утка ыргытылды. Дүртенче дәрес беткәндә, укытучы тарих китапларыннан ниндидер ике кешенең битләренә кәгазь ябыштырып йөрде. Укучылар аларның кемнәр икәнен белмәделәр, ләкин фамилияләренә игътибар иттеләр: Тухачевский белән Блюхер дип язылган иде. Ул көнне мәктәп миченең алдына шактый китап өелде. Мин кайберләренең тышыннан таныдым: «Тирән тамырлар», «Өч нарат», «Легион юлы», «Зәңгәр шәл»… Бу китаплар бик кызганыч булып тоелдылар. Әйтерсең лә алар, тышлары каерылып, җимерелеп ятудан сызланалар һәм, укытучыларга карап: «Әй сез, кешеләр! Нигә безне газаплыйсыз? Без сезне шуңа өйрәттекмени?» – дип рәнҗиләр иде.
Еллар үтте. Мин дә инде акрынлап тормышның җәберенә күнә бардым. Элеккеге кебек, капкага бер кеше кереп киткәндә, «әти кайтты бугай» дип урамнан йөгереп кайту гадәтен ташладым. Мин инде урман кисәм, печән чабам, үгез җигеп, колхозда эшлим, абзар-кураны ремонтлыйм. Шул вакытларда каршыда көчле куллы нык сөякле ирнең – атаның булмавы һәрвакыт үзен сиздерә. Тешне кысып, бүрәнә күтәреп, тырмаша-тырмаша авырны өстерим, капчык күтәргәч, аның астында сытылам. Яшь сөяк бөгелә дә сыгыла. Ләкин олылар белән эшләү иптәш малайлар алдында миңа горурлык бирә. Миңа инде көч кереп килә, һәм бер кеше дә, моның әтисе юк, дип, мине җәберли алмас. Инде түләүле концертларга качып-посып билетсыз кергәндә, элеккечә клуб ишегеннән дә чыгарып ата алмаслар. Тормыш каһәрләреннән шулай котылам дип, мин шатланып йөри идем…
Педучилищеда укыганда, классны комсомолга әзерли башладылар. Минем дә комсомолга бик керәсем килә иде. Ләкин гел бишкә генә укысам да, укытучылар мине әзерләмәделәр. Мин уставны үзлегемнән өйрәндем һәм бер кешедән дә сорамастан гариза яздым. Җәен колхозда яхшы эшләгәнемне һәм бишкә генә укыганымны искә алып, мине кабул итәргә булдылар. Тик анкетаның бер пунктыннан гына бик куркыштылар.
…Аркаларыбызга капчыклар асып, без, алты малай, районга комсомол комитетына киттек. Райком баскычына килеп утырганда, чабаталар «чәчәк аткан» иде. Егерме чакрым җирне язгы су вакытында ерып килү безне бик арыткан булып чыкты, һәм без, капчык төпләрен чистартып бетергәч, утырган җирдән йокымсырадык. Бераздан ак кофта, зәңгәр юбка кигән чибәр кыз, безне уятып, бер кәгазьдән фамилияләр укып чыкты. Фамилияләре чыккан биш малайны күн ишектән алып кереп киттеләр. Мин ялгыз калдым, күзләремне бушлыкка терәдем, күз алдымда бик күп боҗралар хасил булды, мин инде берни дә күрми идем. Ни өчен шулай рәхимсез соң син, тормыш? Күн тышлы ишектән, шатланышып, иптәш малайлар чыкты. Бераздан бүлмәгә ниндидер кешеләр кереп киттеләр һәм мине дә чакырдылар. Кызыл чәчле, кызыл эре сипкелле хатын-кыз миңа кулын бирде. Яшькелт кительле, бозау ялагандай шома озын чәчле, ак чырайлы бер ир, күзлеген салып, миңа озак карап торды.
– Комсомолга ни өчен керәсең?
Мәктәптә ятлаган җөмләне күз дә йоммыйча ярып салдым. Аннан политбюро составын сорадылар. Аннан иң зур галим, иң оста полководец, иң даһи юлбашчының биш төрле хезмәт урынын санап чыктым.
– Менә нәрсә, энекәш, – диде кызыл чәчле хатын, шома чәч белән пышылдашып алгач. – Синең әзерлегең болай әйбәт күренә. Тик безне бернәрсә борчый: комсомолга кергәч, әтиең юлыннан китмәссеңме соң син?
Миңа ул вакытта унбиш яшь иде, һәм, әлбәттә, әти юлының нинди икәнен белми идем мин. Шуңа күрә, уйлап тормыйча гына, ул юлдан китмәскә вәгъдә бирдем…
Район үзәгеннән авылга кайтканда, кесәмдәге билет юл буе тәнемне кыздырып кайтты. Очасы, иптәшләремне кочаклыйсы килә иде. Ул билетның исе еллар буе, миңа шул шатлыклы көнне хәтерләтеп, борын төбендә торды. Шулай мин дә, кешеләр кебек, үземне тигез сизә башладым.
…Кырык җиденче елның буранлы кышы иде. Мин, педагогия училищесын тәмамлап, мәктәптә эшли башладым. Мәктәп тормышын мин беренче көннән үк яраттым. Дәресләр беткәч тә, кайтып китә алмадым, драмтүгәрәк, спортзал, бетмәс-төкәнмәс хәзинәсе белән китапханә… Икмәк ала алмый калган көннәрем дә булды: карточканың вакытында кистерелмәгән шакмакларына икмәк бирелми иде…
Шаулап торган коллективлы бу мәктәпкә буранлы көннәрнең берсендә, терәкле кара чанага утыртып, шәһәр вәкилен китереп киттеләр. Ат кузгалганда гына, роно мөдире үзен озата чыккан директорга:
– Результатын докладывать итәргә иптәш Моратов белән үзең дә кил, – дип әмер бирде.
Вәкил мәктәптә калды. Укытучылар классларга звонок булганчы ук кереп киттеләр. Тарих укытучысы ашык-пошык ниндидер диаграмма эзләде, пионервожатый егет тиз генә, шкафыннан алып, галстугын такты. Ләкин шәһәр кешесе аңа-моңа бәйләнмәде, расписаниедә «тәрәзә»се булган рус теле укытучысы белән бер партия шахмат уйнады, чемпионатта Ботвинник-Эйве очрашачагын, Румыния короле Михайның тәхеттән ваз кичүен сөйләп утырды. Аннан соң Вышинскийның «Пионерская правда»да басылган мәкаләсе, «Парта Чехова» дигән повестьның бик кызыклы булуы турында сүз китте. Вәкил сүзчән, гади кеше булып чыкты.
Беренче сменаның дәресләре беткәндә, «Дирекция белдерүләре» дигән тактага бер кәгазь элеп куйдылар:
«Укытучы иптәшләр!
Үз белемнәрегезне күтәрү буенча конспектларыгызны алып, кичке сәгать 8 гә иптәш Моратов янына сөйләшергә килергә. Директор».
Беренче смена, ашыга-ашыга, өенә йөгерде. Ун минут үткәч, икенче смена дәрес башлады.
Минем конспектларым таркау иде. Партия тарихын мин яхшы беләм, ә менә өч калын дәфтәрнең өчесе дә авылда калган. Егерме чакрымга хәзер чыгып китәргәме? Әллә болай да ышанырлармы?
Әңгәмә төн уртасынача сузылды. Кабинеттан иң көләч йөз белән чыкканы химия укытучысы Гөлчәчәк булды.
– Өч сорауның икесе юлбашчы биографиясе буенча, – диде ул, шатланып. – Ә мин аны өч ел рәттән инде конспектировать итеп өйрәнәм. Биш бармагым кебек беләм.
Берничә минут үткәч, кабинет ишегеннән математика укытучысы Миңлегөл күренде.
– Юлбашчының хезмәт урыннарыннан өчесен генә белдем, икесен оныттым, – дип, яшь кыз ишек янында сыгылып-сыгылып елый башлады.
Балта эләрлек төтен тулган кабинетка мин кергәндә, төнге сәгать ике иде. Кабинет инде суынган, вәкил дә иңенә пальтосын салган, йончыган кыяфәттә утыра. Ул үзенең алдында яткан исемлектән минем фамилияне эзләде. Мин исемлектәге бер аермалыкка игътибар иттем, барлык фамилияләр алдында кызыл карандаш белән билге куелган, ә минем фамилия алдында зәңгәр билге. Нәрсә икән бу? Җитмәсә, конспектлар да янда түгел.
Вәкил әкрен генә күзлеген өреп парландырды, кулъяулыгы белән сөртте, ни өчендер аны борын очына гына элеп куйды да каш астыннан сөзеп миңа карады. Вәкил ашыкмады. Мин инде каушый башладым. Эчемнән кабатладым: «1879 елда туган. Ленин белән Таммерфорста очрашкан. Бөек стратег… фәннәр корифее…»
Вәкил френч кесәсеннән кызыллы-зәңгәрле карандашын алды. Папирос кабызды. Каш астыннан тагын бер сөзеп карады.
– Әтиең белән бәйләнешең бармы?
Сөйләшү шулай башланды.
– Ничә ел бирделәр? Әллә аттылармы? Хат алыштыгызмы? Нәрсәләр яза иде? Семьягызда аны телгә аласызмы? Сине техникумга ничек алдылар? Әллә бу турыда яшереп килдеңме?
Мин тоткарсыз җавап биреп утырдым:
– Белмим. Юк. Юк. Белмим. Яшермәдем.
Аннан комсомол билетын сорады. Мин күрсәттем. Билетны тапшырган чагында «бары тик секретареңа гына күрсәтергә ярый» дигәннәр иде. Кем белә, яшел френчлы бу вәкилнең, бәлки, андый хокукы да бардыр?
– Немецлар ягына чыккан кешегез юкмы? Семьягызда дезертирлар булмадымы? Комсомолга кергәндә әтиең турында сөйләдеңме?
Болар барысы да бик гади сораулар иде.
– Укучыларың синең кем малае икәнлегеңне беләләрме?
Бу һич көтелмәгән сорау иде. Мин түбән карадым. Быел беренче мәртәбә мәктәпкә аяк баскан җелтер күзле, аксыл башлы сабыйлар кинәт минем күз алдыма килеп басты. Юк, алар бу турыда белмиләр иде.
– Димәк, яшерергә тырышкансың…
Карандаш үзенең зәңгәр очы белән минем фамилиянең астыннан узды. Вәкил папирос төпчеген фикус чүлмәгендәге балчыкка тыкты.
– Синең бу эштә калу-калмавың турында мин хәзергә берни дә әйтә алмыйм. Махсус органнар белән сөйләшергә кирәк. Бүген ничәсе? Егерме дүртеме? Хезмәт хакы инде бу айга алынганмы? Алайса, ай беткәнче барыбер эшләргә туры килер әле. Ә роно мөдирегез – шляпа, прямо скажем. Сукыр…
…Тагын берничә ел үтте. Язмыш мине Балтик диңгезенә алып килде. Диңгез өстенә кергәнче миңа әле бик күп комиссияләрне кичәргә туры килде, йөзләгән иптәшләр арасыннан берничә мәртәбә үземне генә аерып, кемнәрнеңдер нәрсәнедер тикшергәнен көтеп, ялгыз казармаларда яткырдылар. Комиссия членнары, йөзләгән егетнең документларына автомат рәвештә имза куеп утырганда, минем документка килеп җиткәч, кинәт кенә папирос кабызып, бер-берсе белән киңәшә башлыйлар иде. Колактан-колакка сүз китә, телефонга тотыналар. Карандашларның башы әйләнә: башка документларга кызыл башы белән кул куеп утырган кешеләр минем документларыма карандашның зәңгәр башын тидерәләр. Мин инде моңа ияләнеп бетәм һәм дөньяда инде үземнең башка кешеләр белән бертигез түгеллегемә бөтенләй күнәм. Ләкин стройда мин тигез. Әнә шуңа мин шатланып бетә алмыйм.
…Менә бүген дә мин стройда торам. Мин башкалардан берни белән дә аерылмыйм. Өстемдә кара бушлат, бескозыркамның ленталары, мартның җылы җиле белән җилфердәп, битне кытыклый. Без палубада тын гына басып торабыз. Рейдтагы башка корабльләрдә дә шул хәл. Порт тыныч. Яр буенда бернинди хәрәкәт юк.
Беренче ранг капитаны:
– Баш киемнәрен салырга! – дип команда бирә.
Нәкъ шул вакытта шәһәрдәге завод-фабрикаларда гудоклар кычкырта башлый, крейсерлар һаваны калтыратып үкерәләр. Яр буендагы постларда, маякларда сиреналар елый. Йомшак җил бу тавышны диңгезнең, кара кургаш булып, күк белән тоташкан ягына – Швеция ярларына таба алып китә, дулкыннар өстендә чайкалып утырган симез акчарлаклар, куркышып, күккә күтәреләләр. Гудоклар кычкыра да кычкыра. Миңа каз тәне чыга, чәчләрем тырпая. Строй каршына баскан беренче ранг капитаны ак кулъяулыгы белән битен каплаган да калын җилкәләрен селкетеп елый. Аның мичманкасы палубага төшеп китә, тәгәри, ләкин берәү дә кыймылдамый, һәркем мәет кебек каткан. Биш минут вакыт үтә. Бу вакыт бик озак булып тоела. Гудокларның, сиреналарның йөрәк өзгеч тавышы астында минем егерме өч яшьлек гомер юлым электр тизлегендә баш мие аркылы үтә.
Башкала бу минутта тарихи шәхеснең гәүдәсен соңгы юлга озата. 1953 елның март җиле бөтен илдәге гудоклар тавышын чикләр аша еракка куа. Диңгез салмак кына чайпала… Тормыш өчен болар барысы да табигый дигән сыман, ул салкын дулкыннарын ашыкмыйча гына кыяларга, причалларга бәргәләп тора.
Чал диңгез дәшми…
* * *
Казанны күрмәгәнемә күптән иде. Ял алып, авылга кайтып төшү белән үк, Казанга барырга җыена башладым. Ләкин язгы җылы көн бер сәгать эчендә алмашынды да куйды. Әле төшкә кадәр генә урамда, чырлап, гөрләвекләр ага, тополь ботакларында, томшыкларын суыра-суыра, сыерчыклар сайрый иде. Әллә ни арада гына салкын җил исә башлады, күк йөзен ябалак кар каплады. Сыерчыклар ояларына кереп киттеләр, шат чылдыраган гөрләвекләр яфрак-яфрак кар белән буталдылар һәм, күп тә үтми, боз астына качтылар. Тополь ботаклары карлы боз белән сырылдылар. Ярты көн эчендә язның әсәре калмады. Мин юка хром ботинкадан, мичманкадан һәм юка шинельдән идем – юлга чыгарга аптырап калдым. Кешеләр белән күрешеп йөргәндә, күршебез Нурәхмәт абзыйны очраттым.
– Бер дә борчылма, энекәш, – диде ул, – бу – сыерчык бизгәге генә. Үтә дә китә ул. Күпме генә туңдырмасын, яз язлыгын итми калмый. Тик сыерчыклар гына йомырка салмаган булса ярый инде. Югыйсә шуларга зыяны тиюе бар бу салкынның. Менә күрерсең, иртәгә-берсекөнгә тагын урамнар гөр килер.
Мин тынычландым. Иртәгесен, чыннан да, һава рәтләнә башлады, һәм мин әни белән Казанга килдем. Әни инде картайган, урамда аны култыклап кына йөрисе. Читтән карап торган кешеләргә бу шактый сәер тоелырлык иде. Бөкресе чыга башлаган, күзләренә ак төшкән карчык һәм озын гәүдәле, кара шинельле кеше.
Мәһабәт йортның сырлап эшләнгән зур тоткалы ишекләре салмак кына ачылды. Безгә пропуск бирделәр һәм икенче катка җибәрделәр. Дерматин белән тышланган ишек тартканчы ук ачылып, безне яшь кенә лейтенант каршы алды. Дәрәҗәләребез бер булгангадырмы, ул минем белән якын танышларча күреште, урыннарга утырыштык. Лейтенант әниемнең ничә яшьтә икәнен, сәламәтлеген сорашты. Өстәл тартмасын ачып, аннан бер «дело» алды. «Дело»ның эчендә бер генә кәгазь кисәге бар иде.
– Менә нәрсә, әби, – диде яшь лейтенант. – Сезнең ирегезнең эшен Верховный суд карады һәм, аны гаепсезгә кулга алынган дип табып, өчлек судының карарын юкка чыгарды. Ирегез 1942 елның 3 декабрендә йөрәк параличыннан үлгән. Ул үлгәннән соң реабилитацияләнде, һәм сезнең семьягыз өстендә еллар буе торган бу ямьсез исем шуның белән алып ташланды.
Бүлек начальнигы урыныннан торды. Машинкадан чыккан алты-җиде юллык кәгазьне мин күкрәк кесәмә тыктым. Без күрешеп чыгып киттек.
Урамга чыкканда, дөнья язгы кояш нурына чумган, түбәләрдән, шыбырдап, су ага, Черек күл бакчасындагы агачларда сыерчыклар туй ясый иде. Идел ягыннан йомшак җил исә, кайдадыр, күк күкрәгән кебек, гөрелдәү ишетелеп ала, тротуарларда җылы, куе җир исе аңкып тора.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.