Текст книги "Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 23 (всего у книги 35 страниц)
…Мөбарәкша кабере янында байтак утырганмын икән. Инде кояш кичкә таба авышкан, көн эссесе сүрелә башлаган. Авыр уйларымнан аерыла алмыйча, урынымнан тордым да чардуганның артына чыктым. Таяк белән кәшәләп, таш артындагы иске әрем кәлшәләрен аударып матавыкланганда, таш төбендә кипкән бер букет күрдем. Күрәсең, тора торгач, таш өстеннән җил очырып төшергән. Букет бодай басуында яки межаларда үсә торган зәңгәр чәчәктән ясалган, тар гына яшел тасма белән бәйләнгән иде. Күрәсең, чит җирләрдән килеп һәлак булган бу бәхетсезне авылда кемдер искә ала.
Авыр уйларым белән изелгән хәлдә авылга кайттым, сирәгәйгән урамга кичке аштан соң биләмгә чыктым. Таныш булганнардан таныш булмаган кешеләр күбрәк очрады. Яшүсмер малайлар барысы да велосипед, мотоциклда иде. Экономист белән очраштык, алар ирле-хатынлы яшь специалистлар, читтән килгәннәр, колхоз идарәсе аларны бушап калган бер йортка урнаштырган, яшь чибәр хатыны белән ияләнер-ияләнмәс шушында яшәп яталар икән. Экономист егет мине, ай-ваема карамыйча, өенә алып керде. Мин инде әйтә дә алмыйм – элек кемнәр яшәде икән монда. Халат кигән чибәр хуҗа хатын, җәһәт кенә суыткычны ачып, кувшин белән салкын квас китерде, мин, пәрдәле, паласлы, телевизорлы, нарат исе килеп торган салкынча өйне бөтен күзәнәгем белән тоеп, кабул итеп, диванга чумдым. Яшь специалистларга алар тормышыннан бик ерак булган хәлләрне, чардуган янында бүген үзем исемә төшергәннәрне сөйләдем. Бушанасым килә иде. Экономист та, хатыны да бик сүзчән кешеләр икән.
– Без килгәнче үлгән иде инде ул, – диде экономист. – Бик тә кызганыч үлем белән үлгән.
– Мин ул турыда нәрсәдер ишеткән идем теге елларда, инде онытканмын, – дидем мин.
Суыткычта шәһәрдән кайткан «Колос» та бар икән. Чехонь балыгы да килде, әңгәмә корылырга тора иде.
Экономист – Ильяс, хатыны – Флүдә – ветврач икән. Икесе дә әдәбият укыйлар, сәнгать яраталар.
– Ул абзый ничек үлгән? – Ильяс бик зур осталык белән чехонь чистарта иде.
Бу йортта мин җан өшеткеч бер тарих тыңладым. Олаеп пенсиягә чыккач (колхоз пенсиясе унике сум илле тиен, хуҗалык көтүе көткәне исәпкә кермәгән), Мөбарәкша үз авылына кайтып төпләнмәкче булган. Шул исәп белән, май башларында авылына юл тоткан, җир, йорт урыны-фәлән турысында сөйләшеп килмәкче булган. Кайтса, әлбәттә, моны танучы юк, сугыш беткән елны Ижаудан кайтышлый кереп чыкканнан бирле авылына эз дә басмаган икән. Авылда бәйрәм, ди, Тугызынчы май көне икән. Сугышка кадәр дә илле йортлык кына авыл тагы да кечерәйгән, йортлар сирәкләнгән, ди. Башлангыч мәктәпнең ишегалдында фронтовикларны котлау, бүләк бирү митингысы икән. Мөбарәкша шунда барган. Барса – президиумда калтырап, кыйшаеп беткән агач аяклы Нургали абзый һәм теге елны Мөбарәкшаның әтисеннән бәдрәф байлыгы җыйдырткан элеккеге председатель Фәрдиев, ди. Мөбарәкша шунда тынсыз-өнсез булып торган. Казандагы исән калган туганнары аңа сөйләгәннәр икән: колхоз милкен урлап-талап көн иткәне өчен, Фәрдиевне сугыш алдыннан гына председательлектән алганнар, партиядән чыгарган булганнар. Ниндидер сәбәпләр белән ул кырык беренче елның җәендә сугышка да бармый кала алган. Көзен бөтен авыл халкын Идел буена окоп казырга, оборона эшенә җибәргәннәр. Фәрдиев аннан да котыла алган. Әмма кырык бернең декабрендә Тәтеш ягыннан – оборона эшеннән – колхозга хат килгән: ашарыбызга бетте, атлар да ачыга, тиз генә олау озатыгыз, дип ялварып язганнар. Бөтен халык актык ризыгын җыеп, капчыкларга салып, печәнле йөк астына тутырган. Колхоз идарәсе, таза ат җиктереп, Фәрдиевне ачыккан туганнарга ярдәмгә дип юлга әзерләгән. Басу капкасына җыелып, печәнле йөкне догалар укып озатып калганнар. Ул көнне тынычлап йоклаганнар алар. Әмма, дүрт-биш көн узуга, Фәрдиев шул ук йөге белән кире кайткан: хәрби патрульләр Идел бозы өстенә кертмәделәр, дигән. Халык аһ итеп зар елаган. Март аенда өшеп, чирләп беткән кешеләр авылларына кайтканнар һәм әйткәннәр: Фәрдиев, йөк белән барсам, үземне дә алып калырлар дип куркып, кире борылган икән.
Ләкин бу тарихны белгән кешеләр авылда юк инде: күчеп киткәннәр, онытканнар, үлгәннәр…
…Тугызынчы май митингысында фронтовиклар исеменнән Фәрдиев ялкынлы речь сөйләгән, күкрәгендә алты-җиде медаль, ди. Идарә исеменнән Нургали картка да, Фәрдиевкә дә мактау грамотасы һәм иллешәр сумлык сәгать биргәннәр, халык кул чапкан, пионерлар чыгып геройларны котлаган. Дер калтырап утырган Нургали карт та берни әйтә алмаган. Мөбарәкша шунда, урыныннан торып, мәсьәләгә ачыклык кертергә уйлаган икән, туктап калган: халык күңелен, аның инануын, кешегә ышана белү сәләтен кызганып дәшмәгән. Ә монда кайткач, юләрбаш, шуны урамда сөйләгән. Көтү каршы алганда, ялгыз йортыннан чыккан да сөйләгән, чыккан да сөйләгән. Ә авылда Фәрдиевнең туганнары – башкисәр Хәмдүневләр яши. Өйләнгән таза ирләр, кечесе шофёр, хулиганлык белән бер тапкыр утырып чыккан, олысы, читтә эшләп, кайтып-нитеп йөргәч, тракторга утырган, караклык-юньсезлек белән ике тапкыр утырып чыккан. Мөбарәкшаның сөйләгәннәре аларга да килеп җиткән.«Килмешәк тәре, дөньядан туйдыңмыни?» – дип, ике тапкыр утырып чыкканы беркөнне әйтеп тә алган.
Ә теге фаҗига буласы көнне кибеткә бик зур «тәнәфес»тән соң иң «ходовой» эчемлек – бер сум утыз ике тиенлек «Волжская» дигән кызыл аракы кайткан икән. Укымышлы егетләр аны «Сәхипҗамал» дип кенә йөртәләр. Кибетне ирләр баскан. Чират ясалган. Күптән күренгәне булмаганлыктан, алты шешә дә, ун шешә дә алганнар. Мөбарәкша да чиратка баскан. Кибетче кыз бераздан әйткән:
– Ике шешәдән ары бирмим, бөтен кешегә дә җитсен, – дигән.
Шунда абыйлы-энеле Хәмдүневләр машина белән килеп туктаганнар да, чират алдына бәреп кереп, ике ящик эчемлек алганнар: кибетче кыз да, чираттагылар да сүз әйтергә курыкканнар. Тик Мөбарәкша гына:
– Нигә чиратсыз керәсез? – дигән. Кибетче кызга: – Ник чиратсыз кергән кешеләргә бирәсең? Куркасыңмыни? – дигән.
Хәмдүневләрнең олысы, ике тапкыр утырып чыкканы, ящик күтәреп чыгышлый, күзләрен алартып, Мөбарәкшага әйткән:
– Ну синең белән сөйләшәсе бар әле, килмешәк, – дигән.
…Мөбарәкшаны, ноябрь төнендә адашып, туңып үлгән дип акт язып, җиргә иңдергәннәр. Берничә ел узгач, аның мәетен юган, элек танкка каршы барган, дошман тылына чыккан Исламгали агай үләр алдыннан әйткән:
– Һи-и, ничек өшеп үлсен ул. Аның баш сөягендә арткы якта уклау башы сыярлык бер тишек бар иде. Әйтергә генә курыктым инде. Участковый Җиһангиров кына йомып калдырды инде аны. Аларның бит отчётында мондый эш никадәр аз булса, участковый шулкадәр яхшы эшләгән булып күренә, югыйсә нәкъ киресе булырга тиеш иде дә бит, нишлисең. Адәм баласына бәя бетте безнең милиция, суд, прокуратурада. Нишлисең…
Әйе, Хәмдүневләр бар авылда. Бөтен өй эчләре белән сугышып яшиләр. Көзен бакчаларында бәрәңге алганнарын гына карап тор. Алар күп, үрчемле нәсел.
– Әти, быел без лорхны күп утыртканбыз икән, име? – Бәрәңге чүпләүче малай шулай матур итеп әтисенә дәшә.
– Ие шул, балам, дөрес әйтәсең, ярый әле шуны утыртканбыз, быел лорхка бик килеште.
– Әтисе, капчыкларны кертә башла инде өй астына, көтү кайтыр вакыт җитә…
– Хәзер, әнисе, хәзер, менә шушы буразнаны гына чыгыйм да. Кызым, кая, китер әле теге көрәкне.
– Хәзер, әти, менә бу чиләкне генә тутырыйм да…
Шаккатып тыңлап торасың. Бу кадәр дә әдәпле, эшлекле гаилә булыр икән… дип уйлап бетерә алмыйсың, ни арададыр кемдер ниндидер сүз әйткән дә, кинәт кенә бәрәңге бакчасында чиләкләр очып йөри башлый, бала-чага үкерешә, ул арада Хәмдүнев хатынының сыртына көрәк белән китереп сылый, көрәк сабы өчкә сына, балалар җирдә тәгәрәп ята, кычкыралар, Хәмдүнев хатыны, каяндыр сүс бау табып, асылынырга дип лапаска таба торып йөгерә, бакчада бөтен чиләк, бөтен капчык ятып кала…
Исламгали агай сөйләгән хәтердә: Ташлытаудан кайтырга машина көтеп төнгә калдым, ди. Күрше авыл – Чишмәледә шофёр төшереп калдырды. Авылга кайттым, урамга кердем, төн уртасы, болытлы, җәйге кара төн. Урам тып-тын. Сулаганым ишетелә. Хәмдүневләр өе турысыннан узып бара идем, кинәт «чылдыр-р-р»! Котым ботыма төште. Карыйм, өйләрендә ут яндырдылар, ә бер тәрәзә инде юк, тып итеп аяк астына бернәрсә төште. Күтәреп карыйм – күмер үтүге. Аңгы-миңге килеп торганда, тагын «шымбыр-р-рт» – бер тәрәзә рамы-ние белән төште. Тагын нәрсәдер тәгәрәде. Анысы самавыр икән. Бервакыт шул тәрәзәләрдән оча башламасынмы: ир бала, кыз бала, сырлы бәләк, самавыр торбасы, табак, аш тәлинкәсе. Бөтенесе минем аяк астында. Бер-ике минут үттеме икән, бау тотып Хәмдүневнең хатыны йөгереп чыкты урамга.
– Асылынам, үләм, бетәм! – дип, бөтен тыкрыкка разбуй сала бу.
Тагын бер минуттан барысы да тынды, чиләк-самавыр, үтүкләрне җыеп алып кереп, утны сүндерделәр, ә мин, котым очып, үзебезнең капкага шыкаеп торам. Алар шулай…
…Авыр истәлекләрдән соң Ильяс белән байтак дәшмичә утырдык.
– Аның каберенә кемдер букет куйган, – дидем мин. – Яшел тасма белән бәйләп.
– Ә-ә, билгеле инде, – дип сүзгә катнашты чибәр Флүдә. – Безнең күрше Миңнурый апа ул. Пенсионерка. Шахтада ире басылып үлгән, монда кайтып, төп нигезен яңартып яши. Аларның әлеге көтүче абзый белән ике арада нәрсәдер булган дип сөйли халык. Бичара Миңнурый апа, балалары булмаган, и, бәхетсез дә инде. Пенсиясе бик зур. Бездән көн саен сөт ала, безнең сыерның сөте бик тәмле. Акчага алмакчы була, мин әйтәм, сатып булса, бер стакан да бирмим, дим. Кыенсына, күп вакыт үзем кертеп бирәм. Безнең сыер сөтле нәсел, җәй аенда көненә егерме дүрт литрга хәтле бирә. Голштино-фриз нәселе, колхоздан алдык.
Таң яктырганда, без голштино-фриз сөте белән чәй эчтек.
Мин өйгә кайтканда, кырлар яктырган, авыл башыннан урманга таба сузылган каен полосасы басу күкрәгенә яшел тасма булып яткан иде. Хуш, тыныч йокла, Мөбарәкша агай! Каен полосасындагы синең каберең янына мин бүтән беркайчан да бара алмам инде.
Мин дә бит картаям, алга түгел инде, артка таба барам…
XIX
Пәри, тап, пәри, тап,
Биш балаңны буармын.
Бүген төнлә калдырмам,
Бишесен дә буармын.
Безнең авыл фольклоры
Мин инде, зур бакчабыздагы печәнне чабып, кечкенә генә кибән куйган һәм, шуның янына җыйнак кына шалаш ясап, төбенә печән, бер-ике иске пальто җәйгән, китаплар, транзистор, күзлек-фәләнне кертеп урнаштырган идем. Бүген көне буе шунда аунармын дигән идем, күңел кырга, яланга тартты. Укымаган китапмы? Күзләр бераз ял итсен әле. Мин, басу түренә чыгып, күк чәчәкле межага сузылып яттым да күккә текәлдем. Биек зәңгәр күктә, шәһәр ханымнарының ефәк кулъяулыгы булып, берән-сәрән ак болытлар йөзә. Мин гомер буе болытларга кызыктым, алардан гел көнләштем. Аларда без аңламаган ниндидер бөеклек, мәһабәтлек бар. Мин аларның төрлесен күрдем: Кола ярымутравында алар кара-корыч төстә, куәт, дәһшәт иясе булып, диңгездән кинәт бәреп керәләр дә, күз ачып йомганчы, яр буенда гарасат ясыйлар, җәен – кар, кышын яңгыр яудыралар, түбә калайларын йолкып алырлык холыксыз җил-давыл чыгаралар. Балтик буендагы болытлар йомшак, калын, мамыклы, түбән йөзәләр, биегрәк йортның түбәсенә менсәң, аларны бүрек эченә җыеп алып булыр сыман. Амур буенда, Кытай чикләрендә болытлар һәрвакыт, ак мамык таулар булып, бик биектән зур тизлек белән агалар. Ә менә безнең авыл өстеннән болытлар бик акрын үтә. Күккә карап озак-озак ятасың, болытлар, берсенә берсе кушылып, әллә нинди сурәтләр ясап бөтереләләр: йә зур гына сыер сурәте, йә көлтәле йөк тартып барган ат сурәте, йә, мәһабәт зур чиләк-көянтә асып, судан кайтып барган хатын-кыз сурәте ясыйлар алар. Без бала вакытта шулай иде, әле дә шул сурәтләр ясала икән: ник кенә бер трамвай, троллейбус, экскаватор яки ракета сурәте ясалсын – һаман ат та сыер, сарык көтүе, балта тоткан ирләр, чиләк күтәргән хатыннар…
Болытлар – безнең бәхетебез.
Күк йөзендә болыт әсәре күрмичә, сигезәр, унар ай яшәгән халыклар бар. Алар бәхетсез. Җирләренә яралганнан бирле бер тамчы яңгыр төшмәгән урыннар бар. Анда яшәүчеләр бәхетсез, аларның рухи дөньясы безнекеннән фәкыйрь.
Күк йөзендә болытларың булмаса, ни хәл итәр идең? Шәһәрдә аларны күреп булмый, анда берөзлексез трамвай көтәсең яки чират торасың. Чиратны, әгәр ул булмаса, шәһәр халкы барыбер уйлап чыгарган булыр иде. Шәһәр халкының бөтен яшәеше чираттан гыйбарәт. Авылда без утыз алтынчы, утыз җиденче елларда ипигә чират тора идек. Картлар әйтә иде, «чират» сүзе бик әшәке сүз, менә бит нинди яман сүзне ике дә уйламыйча әйтәбез, дип тел шартлаталар иде. Без малай-шалай моның хикмәтен белә алмый гаҗиз идек, көзге төн урталарында, кибет янындагы чиратны югалтмаска дип, фонарь алып, бата-чума, елга аръягындагы кибеткә барабыз, иртән тагын чиратыңа йөгерәсең, анда инде яңа чират ясалып, бу юлы кул аркаңа, очын төкерекләп, зәңгәр карандаш белән сызыртып-яндырып, яңа номер сугалар. Ә теге «чират» сүзен өлкәннәр бервакыт, бөтенләй гамәлдән чыгарып, «очередь» дигән сүзне керттеләр, хатын-кыз исә, гадәтенчә, һич тә баш ватып тормыйча, моны «ычурыт» дигән сүзгә әйләндерде дә куйды. «Чират» сүзенең теге яман мәгънәсен исә миңа бераз үсә төшкәч аңлаттылар. Егерме тугызынчы елда безнең авыл егетләреннән бер төркем шахтага эшкә киткән, акчага тиенгән, әти-әниләренә посылка итеп чәй-шикәр, ситсы-галош җибәргән егетләр хатларында язганнар: ипине, күпме теләсәң, шуның кадәр ашарга мөмкин, бераз акча туплагач кайтырбыз, әле менә барыбыз да шивиют (шевиот) материалдан кәчтүм-чалбар (авыл халкы пиджакны – «кәчтүм» дип, ә костюмны «кәчтүм-чалбар» дип атый) тектердек, фәлән-төгән…
Әнә шул егетләр егерме тугызынчы елның көзендә авылга акча белән кайтып төшкәннәр һәм, берәүне дә санга сукмыйча, берәр атна типтереп йөргәннәр. Ә беркөнне шулай ук шахта ягыннан кайтып Хәернисаларга кунакка килгән Әсхәбкамал исемле мут, хәтәр бер кызны (күзләре уйнап торган, имеш) тотып алып, бер чәй чокыры портвейн эчерткәннәр дә, теге йомшагач, Хәернисаларның бакча башындагы кара мунчага алып барып чират торганнар…
Ул вакытта аның өчен статья булмаганмы, әллә мондый эшнең совет законнары тарафыннан каты җәзага лаек икәнен белмәгәннәрме – Әсхәбкамал иртәгесен сүзсез-нисез авылына кайтып киткән. Тик инде «чират» сүзенең ямьсез мәгънәсе шуннан икән. Шунысы бар: бөтен әйләнә-тирәгә яман даны чыккан Әсхәбкамал, Казанга кайтып, «завод сорок»ка урнашкан да менә дигән бер егеткә кияүгә чыккан: гармунчы, ди, көрәшче, ди, стахановчы, ди. Авыл халкы, бу хәбәрне ишеткәч, шундук нәтиҗә ясады: «Миргә яраган – иргә яраган»…
Авылда бернигә дә бернинди чират юк хәзер. Әмма шәһәр чиратны ярата инде. Анда чиратлар болай: иртән эшкә барганда – киосктан гәзит-журнал алыр өчен, икенче бер киоскта – трамвай талоны алыр өчен, трамвай йөрмәсә – такси чираты, эшеңә барып җиткәч, лифтка чират, әбәт вакытында ашханәгә чират, ашап чыккач, кул юарга чират, бәдрәфкә чират, эшеңнән кайтышлый кибеттә… Анда инде чират йөз төрле. Тагын кинога, врачка, ЖЭКка, сок эчәргә, имтихан бирергә һәм тагын әллә нинди чуртымнарга… Аяк тырнагыңны кистерергә, үкчәңне йомшартырга, педикюршага, маникюршага чират, анасын корт чаккыры…
Болытлар әнә чират тормыйлар, агалар гына. Ләкин бит чират өчен шәһәр гаепле дә түгел. Чират тормагач, тормышның ни кызыгы бар? Җитмешенче елларда кайбер әйбергә чират кими төшкәч, шәһәр халкы кәефсезләнеп калды. Ләкин озакка түгел: оешмаларда, профкомнарда хезмәткәрләрне палас, мебель чиратына яза башладылар. Проблема туды, яңа көн тәртибе белән яңа җыелышлар барлыкка килде. Яңа ситуация туды. Шул чорда байтак палас (талон белән!), йомычка чүбе һәм пычкы чүбен кләйгә катырып эшләнгән байтак мебель сатылды. Чиратны бозучылар өстеннән югары оешмаларга байтак жалу язылды. Еллар узды, хәзер ул чиратны оештырган, шул чират буенча җаны теләмәгән төстәге паласны алган кешеләр ул елларны оялып искә алалар яки искә алмаска тырышалар. Хәзер паласларга кибет көяләре хуҗа…
– Нәрсә бирәләр?
Шәһәр хатын-кызы моны чиратның койрыгына килеп басып, алдагы һәм үзеннән соң килеп баскан арттагы кеше белән «визуаль» контакт урнаштыргач кына, ягъни үз урынын юридик яктан раслагач кына сорый.
– Нәрсә бирәләр?
Ә, барыбер. Минтаймы, поролонмы, шевронмы, капронмы, туалет кәгаземе, дихлофосмы, култык асты тирләгәндә сиптерә торган химикатмы, балалар подгузнигымы (тәрҗемәсе юк кебек), кара күзлекме, крабмы – барыбер.
– Нәрсә бирәләр?
Чират – димәк, кирәкле әйбер. Чиратсыз алган әйбер мал түгел. Аны алучы да юк. Кызыгы да юк.
Бер елның көзендә мин бер атна чамасы Мәскәү университетының кунакханәсендә яшәдем. Җиденче катта идем шикелле. Безнең аста, бераз читтәрәк, Венгриянең фирменный кибете – «Балатон». Затлы товар – чын күннән сумкалар, перчаткалар, дипломат, күзлек савытлары. Синтетика дигән алдавычның заты да юк. Менә шул кибет янына кичтән халык җыела гына бит. Мин әле аңламыйм. Төннәрен торып тәрәзәдән карыйм – кибет янында искиткеч җанлы хәрәкәт. Җиңел машиналар килә, китә, халык өеме селкенә, дулкынга әйләнә, өстән кар, яңгыр ява, ноябрь аенда Мәскәү һавасының нинди икәнен һәркем белә. Бер төн күзәтәм, ике төн. Аязрак бер төндә күрәм: кешеләр җиңел машиналарыннан термослар алып чыгалар, термос тоталар да чират тирәсендә йөриләр, күрәсең, кофе, какао алып киләләрдер. Шулай минем командировка срогы беткәнче дәвам итте. Кичке чират иртәнге тугызга «Балатон» ачылганчыга кадәр тора иде. Китәр алдыннан ачыкладым: кубик Рубика сатыла икән. Ничек мин моны белмәгәнмен? Югыйсә ул көннәрдә метро поездларында кулында шуны әйләндереп йөрмәгән кешене адәмгә дә санамыйлар иде. Мин мәскәүлеләрнең атна буе миңа күтәрелеп тә карамаганнарының сәбәбен белдем: сәбәбе минем гадәти демисезон пальто белән ике йөз сиксән сумлык ондатра бүректә түгел (Мәскәү алай киенми), бәлки кулымда кубик Рубика булмауда икән. Ул көннәрдә сөйләделәр: чират үзе дә сатыла, аның әйберенә карата бәясе бар икән – «кубик»ныкы – биш сум, аяк киеменеке – унбиш сум…
Караңгы, карлы-юеш төннәрне, аяк өсте басып, бу шакмакка чират торган халыкны мин кызганмадым. Әйдә торыгыз, маегызга чыдый алмыйсыз икән, торыгыз, дидем. Күрәсең, ата-аналарыгызның кырык беренче ел җәендә сугышка, ополчениегә язылырга военкомат, райком ишекләре янында торган чиратларын йә оныткансыз, йә хәтерләргә теләмисез. Ләкин башка ягын да уйладым: кырык беренче елгы ополчение, оборонаны күргән кешеләр күпме калды соң хәзер? Мәскәү хәзер кемнән тора соң? Теләсә нинди авыл малае – Рязаньнан, Костромадан, Йошкар-Оладан, Чимкенттан, Питрәчтән, Норлат белән Сарманнан яки Магдагачи белән Сарапулдан килеп урнашкан кешеләр бит инде анда яшәүчеләр. Читтән килеп башкалага урнашып алгач, ничек инде «кубик»сыз яшәп була? Кеше арасында оят бит бу! Ничек инде?..
Чиратның мәгънәсе бик түбәнлектән алып бик югары идеялелеккә кадәр була ала. Кубик Рубика чиратын мин түбәнлеккә кертмәсәм дә, югары идеяле дип атый алмадым.
Чират торган кеше болытларны күзәтә алмый.
Болытлар шуышканны карап озак ятсаң, әллә ниләрне хәтерләрсең.
Кичен мин шалашыма тагын керә алмадым. Имеш, телевизорда бик шәп Казан концерты икән. Безнең өебездә шәһәр белән ике арада дыңгырдап йөреп көйсезләнгән аклы-каралы гади телевизор. Концерт карарга дип, мине Ильясларга чакырып, бер кәгазь килде. Аларның төсле телевизор икән.
Ильясларның салкынча бүлмәсендә диванда утырган ханым Энҗе булып чыкты. Әйе, Сәмигулла, гап-гади бондарь Сәмигулла белән трактористка Хәернисаның кызы, медицина фәннәре кандидаты, Хәерниса «пачти кыз» булып Сәмигуллага кияүгә чыкканчы ук «программага кертелгән» чибәр Энҗе иде.
Авылдан аерылган кешеләр авыл турында сөйләшергә, аның бетүенә борчылып фикер алышырга яраталар. Бигрәк тә авылларына кайткач. Бу юлы да шулай булды – теманы мин башладым. Сәбәбе Энҗе булды, әлбәттә. Ул без яшәгән урамны пенсионерлар урамы дип исемләде. Санап та күрсәтте: аның әнисе Хәерниса апа инде картайган, ялгыз яши, Энҗе аны быел кышка үзенә алып китәчәк. Йортның тәрәзәләренә такта сугылачак. Исламгали агайның да тәрәзәләренә такта сугылачак. Исламгали агайның хатыны Рәшидә апа да бик олайган. Рәхәт күрә башлагач кына дөньядан китеп барган Хәмитнең хатыны – килен – кышка аны шәһәргә чакыра икән. Бала-чагага, кухняга хуҗа, күз-колак кирәк, ди. Менә тагын бер йорт ябылачак. Безнең йорт – чут түгел. Ул күптән инде колхоз идарәсендә дә, авыл советы кенәгәсендә дә исәптә тормый. Тагын бер йортта – бәхетсез Миңнурый. Пенсионерка. Бер ялгызы. Кала кем? Ильяслар яшәгән йорт. Ләкин Флүдә сөйли:
– Киләсе елга моннан китәбез, бер елга гына түзәбез дә, – ди.
Ильяс күзен кысып миңа ишарә итә, «юк, без китмәскә килдек», дигәнне аңлата.
– Нигә?
– Ә менә нигә: колхозның балалар бакчасы юк, безнең бала үстерәсебез килә. Аннары, колхоз үзәгендә сигезьеллык мәктәп. Балалар саны аз булганлыктан, бер үк укытучы өч-дүрт фән укыта. Әдәбият, химия, физкультурадан берәү укытса, физика, ботаника, тарих фәнен – икенчесе. Бу – белем бирү түгел, ә балаларның баш миен черетү. Тагын: колхоз авыллары арасында юллар юк. Яңгыр яуса, резин итекләр киеп йөрисе, муеннан саз. Бу колхоз перспективасыз.
– Бу сүз искерде бит инде. Нишләп алай булсын? Менә медпункт салып яталар түгелме соң?
– Ә, беләбез без андый соңарган дәваны. Беләсезме моны нәрсә белән чагыштырып була? Авылга практикага килгән бер студентканы бер карчык чакырып китергән: сыер сөзеп сарыгының башын канаткан, кан килә икән, теге практикантка, ике дә уйлап тормыйча, сарыкның муенына жгут салган, кулларын юган, эш майтардым дип сарык янына килсә, тегесе җан биргән, ди. Медпункт салып кына авылны коткармакчы булу – шул инде ул.
– Ә үзегез өчен ветлечебница мәсьәләсе ничек тора?
Сүзгә Ильяс кушылды:
– Килгәннән бирле шул турыда гына сүз бара инде. Райпо председателенең керфек очына гына басып сорамый Флүдә. Юк, әлегә гел кичектереп киләләр. Колхоз председателенең дә, лечебница сорап, шүре белән канын эчә инде… Юк, искечә яшәргә яраталар.
Сүзгә Энҗе ханым катнашты:
– Менә сез авылны бик кайгыртасыз, бу турыда язасыз, телевизордан да сөйлисез. Ләкин бит үзегез үк башлап авылдан чыгып киткәнсез. Назыйм Хикмәтне хәтерләгез: «Әгәр син янмасаң, әгәр мин янмасам, әгәр без янмасак, бу караңгылыкны кем яктыртыр?» Мине исәпләмәгез, мин баракта туган. Миңа кайда яшәсәм дә ярый…
Ул арада концерт башланды.
Артистлар, дикторлар авыл йортларында үзләрен күпме тикшергәннәрен, күпме бәягә дучар булганнарын беләләрме икән?
Мин әле һаман доктор Энҗе – баракта туып үскән Энҗенең авыр җөмләсе тәэсирендә идем. Әйе, авылдан ник киттем? Моның сәбәпләре кайда? Ильяс ник үз авылында түгел? Авылны тергезергә кирәк дип сөйләп тә, мин нигә анда күчеп кайтмыйм? Моның сәбәбе нәрсәдә? Кайда? Йомгакның очы кайда? «Пәри, тап, тап, биш балаңны буармын, бүген төнлә калдырмам, үзеңне дә буармын». Бала вакытта, үлән арасына төшеп, берәр әйберебез югалса, шулай такмаклый идек, һәм пәри, буылып үлүдән яки балалары үлүдән куркып, һичшиксез, теге әйберне табып бирә иде. Ә менә безнең сукмакларның башы кайда? Пәри, тап…
Концерт кызып бара икән инде. Мин гаҗәпләнеп тыңлап утырам: Энҗе белән Флүдә ике уйларга бер дә шик калдырмый торган «билгеләрне» чәпәп кенә баралар, һәр җырчының безнең тормыштагы ролен билгелиләр. Кайткач, таң яктысында шалашыма кереп, мин боларны ашыга-ашыга яздым:
Флүдә. Илһам Шакировка татар халкы ике урында һәйкәл куярга тиеш. Берсе – Казан шәһәрендә, икенчесе – Сарманда. Ул район үзәгенә дә бер матурлык кирәк бит инде, Ходаем, Татарстанда шуннан да шыксыз район үзәге бармы икән? Үзенең җыры бар тагын.
Ильяс. Юк, ялгышасың. Сарман турында түгел ул җыр, Сәрмән буйлары турында. Анысы Башкортстанда.
Энҗе. Әлфия Авзаловага да һәйкәл куячаклар. Халыкка аның кадәр хезмәт күрсәткән тагын нинди артистка бар? Тик мин аны радиодан тыңларга яратам. Ә ул, сәхнәдән речь сөйләп, үзенең дәрәҗәсенә зыян китерә.
Флүдә. Менә тыңлагыз, Ренат Ибраһимов җырлый. Иллә дә чибәр, мөлаем ир инде. Мин шул кешегә гашыйк. Хәтта Ильясым да көнләшми, мине аңлый. Ходаем, тагын «Төсле җыр» икән инде. «Мәһабәт шатлыктан тора ул!» дип яшел тавыш белән кычкырып харап итә инде үзен. Нинди зур талант!
Һәм Ренат нәкъ шул вакытта шулай кычкырып алды.
Аннан Вафирә Гыйззәтуллина, Айдар Фәйзрахманов, Искәндәр Биктаһиров, Хәйдәр Бигичев, Рафаэль Сәхәбиев, Римма Ибраһимова, Зөһрә Сәхәбиеваларга әйбәт «оценка» куелды. Ләкин аңлатма белән. Мин гаҗәпкә калып тыңлап утырдым. Боларның сөйләвенчә, һәр җырчыны ача, халыкка җиткерә торган бер җыр була икән. Карлыган яфрагы кушып пешерелгән чәйгә чынаягына берәр кашык голштино-фриз сөте салып рәхәтләнеп утырганда, минем әңгәмәдәшләр тиз генә менә мондый таблица эшләделәр. Зөһрәне «Җидегән чишмә» ачты. Искәндәрне – «Ак каеннар шаулый болында», Айдарны – «Мин сине шундый сагындым», Хәйдәрне – «Керим әле урманнарга», Вафирәне – «Күңелдә ике яз», Римманы – «Күрешербез әле», Рафаэльне – «Таныш өянкеләр», Ренатны – «Мой город», «Төсле җыр».
Шөкер, сәнгатебез бик бай икән безнең.
«Билен кысып буган, диләр»не билгесез ике артист җырлаганда, Энҗенең күзенә кинәт кенә яшь тыгылды. Улы быел җәй башында – студенческий набор – беренче курстан армиягә алынган икән.
– Улыгыз «домашний» идеме? – дип сорый Ильяс.
– «Парниковый» иде, – дип җавап бирә Энҗе, – өйдә китап укыды, фотография белән шөгыльләнде, магнитофон, кассеталар, детектив әдәбият, маркалар… Подъездга чыкмады, малайлар белән сугышмады, тәмәке тартмады, аракы эчмәде…
– Менә баланы әрсез итеп үстерергә кирәк аны, – диде Флүдә. – Минем энем дә хезмәт итеп кайтты, ул бер дә зарланмады. Беренче класска кергәнче, җәен-кышын аягына кимәде. Ноябрь аенда инеш суы катуга, иртән караңгыдан сикереп торып чыгып китәр иде, бөтен яратканы боз өстендә уйнау иде. Бервакыт иртә белән малайлар боз өстендә шуып уйныйлар икән, безнең Флүн боз уртасында яланаяк басып елап тора, ди. Күрше Миңлегали абзый, узып барышлый:
– Ник елыйсың, олан, аягың туңдымыни? – дип сораган.
– Юу-ук, туңмады, – ди икән безнең ташбаш.
– Алайса, ник елыйсың соң?
– Шумый-й-й, – дип үксеп җибәргән теге. Бичараның, өйдән генә чыккач, әле аяклары җылы икән, бозда шумый икән. Ләкин ул бирешмәде. Армиягә баргач, беренче көнне үк бер «дед» дигән шәһәр малае бәйләнеп караган икән: туалетка барасым килә, мине атландырып алып бар әле, дип. Бу шундый итеп алып барган тегене, шундый итеп таш идәнгә салган, тегесе бер атна госпитальдә ятып чыккан. Шуннан соң шып булдылар, ди, «дедлар». Менә ни әйтсәң дә, чегәннеке дөрес инде. Ноябрь салкынында бер чегән хатыны яшь баласын шәһәр урамындагы фонтан астында коендырып маташа икән. Шунда берәү әйткән:
– Үтерәсең бит балаңны, дивана, – дигән.
– Үлсә, димәк, чегән түгел ул, – дип җавап биргән теге хатын. Менә шулай инде ул.
– Алайса, сезнекенә авыррак булыр, – диде Ильяс. – Хәер, армиядә тәртип урнаштыра башладылар инде. Үзәк Комитет үзе тотынды. «Ачыктан-ачык сөйләшү» дигән принцип анда да, ниһаять, керде. Әнә үзәк матбугатны карап барыгыз, моңарчы хәрби журналистлар күз буядылар, хәзер аңа – нокта!
Энҗе җиңел сулагандай итә.
– Мине дә беренче курстан алганнар иде, – дип дәвам итә Ильяс. – Мин армиягә зур өметләр, романтик хыяллар белән барган идем. Бөтен хыялым бер тәүлек эчендә көлгә әйләнде. Хәрби форманы алган көнне кич йокыга яттык, һәркем, старшина кушуы буенча, кием-салымын табуретка өстенә төреп рәтләп куйды, старшина карап чыкты. Иртәгесен торсам, табуретка буш. Стройга трусиктан гына чыгып бастым. Урлаткан өчен мине үк җәзаладылар, ярты төн берүзем туалет чистарттым.
– Аны кемнәр урлаган соң?
– «Дедлар», кем булсын!
– Алары кем тагын?
– Кем булсын, миннән бер ел элек килгән малайлар. Аларның кайтасы елы, киемнең яңасы кирәк.
– Киемнәрең табылдымы соң? – Энҗенең күзе тулы яшь иде.
– Таптым. Бер «дед»та – каешым, икенчесендә – гимнастёрка, өченчесендә – чалбар.
– Ә командир нәрсә карый?
– Алар шулай көйләгәннәр эшне: бөтен хокукларны «дедлар»га биргәннәр, үзләренең җаны тыныч, эш бара.
– Ходаем, бөтен җирдә дә шулаймы?
– Юк, нигә алай булсын. Командир эшлексез булган җирдә генә шулай.
– Шуннан теге киемнәреңне кайтардылармы соң?
– Командир таптырды инде.
– Тегеләргә җәза бирделәрме?
– Юк, но тегеләр төнлә мине тәмәке тарту урынына алып чыгып изделәр.
Энҗенең күзләреннән яшь ага иде.
– Аларга нинди җәза булды соң аның өчен?
– Чуртым да булмады. Командирлар андый нәрсәне күрмәмешкә салыша. Но сез борчылмагыз, Энҗе апа. Хәзер бездә үзгәртеп кору чоры. Армиядә тәртип урнаштыру эшенә Үзәк Комитет үзе тотынды. Үзәк Комитетта хәзер эш кешеләре утыра, белдегезме? Болар илнең нигезен дистәләрчә еллар буе җыелган юшкыннан чистартырга керештеләр. Болар конкрет эш кешеләре…
– Әнә бездә нинди хәл булды, – дип сөйләп китте Энҗе. – Нинди зур урында утыра иде, гәзиттән укыдыгызмы? Һич көтмәгәндә пенсиягә китте. Министр кеше көтмәгәндә пенсиягә киттеме, бер хәл бар дип бел.
– Ә, әйе, аның турында төрле сүз йөри авылда, ничек булган соң ул? – дип кызыксынды Флүдә.
– Кызык ул. Ватан сугышында катнашкан дигән исем астында яшәгән, ветеран дип һәр елны Тугызынчы майда күпме-күпме бүләк биргәннәр үзенә. Бүләккә бит берәү дә кесәсеннән акча чыгармый. Кешегә паластыр, магнитофондыр, телевизордыр бүләк итәләр икән – бу «яхшылык» барысы да дәүләт кесәсеннән эшләнә. Моның байтак җыелган. Берәү, замандашы, түзә алмаган, партия контроль комитетына язган. Тикшерсәләр, сугыш бетәргә өч ай кала армиягә алынып, Чиләбе янындагы стройбатта хезмәт иткән икән, сугыш беткән айда ук комиссовать итеп кайтарган булганнар. Үзе «Отечественная война»ны алган Җиңүнең кырык еллыгына. Менә бит ничек!
Ильяс, кухня белән ике арада йөренгәләп, өстәлгә хрусталь савыт белән җәйге салат китерде. Чәнечкеләр тезде, рәтен белеп, нәкъ официантларча.
– Ирдән бик уңгансыз икән, Флүдә, – дидем мин.
– Ие, ирем гөл чүлмәге кебек, – дип көлде Флүдә. – Минем дә кадерне белмәсә инде. Әнә аны экономист буларак идарә әгъзасы иттеләр, мин читтә. Ә фермаларына резин итексез кереп булмый. Ферма тирәсендәге сазны карагыз: фураж ташый торган «Беларусь»ның трубасы белән кабина өсте генә күренә. Боларда начальство хатыннарының берсе дә эшләми. Йомшак халат киеп, сумка тотып, кибет белән ике арада йөриләр, варенье кайнаталар. Резин итекләр өстерәп, штормовка киеп, мин фермадан кайтып барганда, бухгалтер хатыны һәр көнне, җимеш бакчасының капкасыннан башын тыгып, мыскыллы елмаеп кала. Әллә бераз салыбрак яши инде, чәчләре тузган, халаты таплы, бите пәрәмәч булып янып тора, кыяфәтсез, сөт өстенә манчып ташласаң, эт тә яламас… Шул кеше миннән көлеп кала.
Диктор концертны тәмамларга җыена иде.
– Юк, тормыйм, тормыйм мин монда, – диде Флүдә. – Минем биш ел буе алган белемемне файдаланырга монда мөмкинлек юк. Совет властеның җитмешенче елында нишләп бер мин генә әле эшемне нольдән башларга тиеш? Флүдә юләр килмәсә, ни эшләселәр иде икән?
– Нигә шул хәлдә соң ул безнең колхоз? – дип сорап куйды Энҗе дә.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.