Текст книги "Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 16 (всего у книги 35 страниц)
Әмма мәңгелек бер җыр бар. Ул җыр композиторлар, шагыйрьләр, җырчылар аңа игътибар биреп җиткермәгәндә дә яши, безнең теләктән башка яши. Ул җырның сүзләре дә, көе дә иген басуларында, башаклар өстендә рәшә булып мәңге тирбәлә.
Ул җырны минем икмәк турында баллада дип атыйсы килә…
XI
Таngо – борынгы испан биюе. Көчле, төзек ритмлы, музыка үлчәве 2/4, 4/8.
Музыка сүзлегеннән
Дөньяда бик күп төрле, бик күп жанрда музыка, җыр бар. Болар ике төрлегә бүленәләр: беренчеләре – шул халыкның үз эчендә генә популяр була алырлык «локаль» әсәрләр. Әйтик, безнең «Әпипә», «Җизнәкәй», «Ончы Фәхри». Икенче бертөрле җырлар, музыка әсәрләре бөтен халык өчен уртак, үз була. Әйтик, русның «Не брани меня, родная», «Катюша», грузинның «Сулико», украинның «Распрягайте, хлопцы, коней», татарның «Каз канаты», «Ай, былбылым» көйләре – бер дә шиксез, интернациональ әсәрләр, «Аппассионата» да шулай, «Сурок» та, «Зәңгәр Дунай» да, Г.Свиридовның Пушкин әсәре «Буран»га язган музыкасы – болар бөтен халык байлыгы. Музыкада туган җир тавышы булырга тиеш. Музыкада кеше намусы мәсьәләсе төп тема булырга тиеш. Күңел чисталыгы, мәхәббәттә сафлык, илгә тугрылык дигән үлчәүләрне алып салып карасаң, җырлар ачыла да бетә! Әнә шул сыйфатлар белән сугарылган җырлар гына халыкара байлыкка әйләнә дип уйлыйм мин.
Мин күп уйландым: туган илен үз теләге белән ташлап читтә яшәгән кешенең безнең кебек гадәти кеше белән чагыштырганда нинди аермасы бар? Җавап минем өчен инде ачык: теге кешенең күңелендә туган җиргә бәйләп торучы җыр юк. Җыр бәйләргә тиеш! Ярлымы, баймы – ул синең туган төбәгең, юллары яхшымы аның, Азнакай, Зәй, Чаллыдагы кебекме ул, әллә Буа, Саба, Арча ягындагы кебек, машина колагыннан үтеп керерлек пычракка батканмы ул, һич тә аларга карамыйча, кешене туган ягына җыр, моң беркетеп тора. Синең туган авылың чирәмле, таллы, каенлы, чишмәле булырга мөмкин; синең туган ягыңның район үзәге яңа Актаныш кебек заманча матур, кислородлы, кояшлы, ямь-яшел газонлы, агачлы, асфальт юллы булырга мөмкин; синең туган ягыңның район үзәге Саба, Буа, Кукмара, Биектау кебек рәтсез, системасыз, Сарман кебек үтә шыксыз булырга мөмкин, ләкин бит ул – синеке. Ямьсез балалар була, матур балалар була. Ә кайсы ананың үз баласын ямьсез дип әйткәне бар? Ямьсез кыз була, матур кыз була. Барысы да кияүгә чыга. Һәр кияү иң матурын эләктердем дип шатланып яши бирә. Теге чыннан да матурын эләктергән егет әле, беләсегез килсә, тормышын юньләп кора да алмый.
…Мин диңгез буендагы тарихи шәһәрнең мәшһүр паркында. Без – хәрбиләр, бүген – «увольнение». Июнь. Дөнья, язмыш кинәт кенә мине үз канатына алды да бөтенләй икенче шартларга, икенче мохиткә китереп салды. Мондый паркны минем күргәнем юк иде. Дөрес, мин урманда егерме бишәр метр биеклектәге чыршы-наратларның зәңгәр күктәге шавын тыңлап үстем, кара сипкел төрткәләгән шикәр баганасыдай ак каен төпләрендә тезләнеп, каен җиләге җыйдым, ул җиләкне берничә көн җыйгач, зур тәпәнгә тутырып, «уфалла» арбасына утыртып, егерме чакрым ераклыктагы Арча станциясенә алып барып сатып, акчасын налогка бирә идек. Җиләксез авылларның кешеләре, безнең кояш талаган борыннарга, аркасы ярылып, бармак битләре җиләк суына алсуланган кулларыбызга карап, кызыгып-көнләшеп, безгә стаканына ике сум акча түлиләр иде; ә без аларга, урмансыз, җиләксез халыкларның тыныч, мәшәкатьсез, эшсез (дип уйлыйбыз) тормышына кызыга идек. Урманны күп күрдек…
Ә монда…
Мин икенче дөньяда. Калын яфраклы, юаш, мәһабәт каштан агачлары өстә бер-берсенә тоташканнар. Июнь ае, ак төннәр. Чал диңгездән берөзлексез җылы һава дулкыны бәреп тора. Парк тулы хәрбиләр, диңгез портының бизәге – аллеяда, бию мәйданында ак түбәле фуражка (мичманка), бескозырка чайкала. Танго… Юан көмеш трубалар, зур барабан, тромбон, саксофон. Танго… Бөеклек, күңел чисталыгы, намус, туган илне тою, мәхәббәттә тугрылык. Болар бит кешене үз туфрагына бәйләүче җепләр. Вертинский, Утёсов тавышлары. Серле, теге дөньядан килгән сыман Эдит Ланка (Утёсова) тавышы. Диңгездән килгән җылы һава, тын, мәһабәт каштан бакчасы, ак фуражкалар, көмеш трубаларның сихерле тонык аһәңе һәм йөрәк-күкрәк тавышы:
Мне бесконечно жаль твоих
несбывшихся мечтаний,
И жаль воспоминаний…
Тангода мин дә кеше булып бии алам. Бөек буласы килә. Шулвакыт кемдер оркестрга кушылып җырлый, оркестр җирдән ярты метр биеклектә, тактадан корылган ачык сәхнәдә Неаполитан җыры. «Быть тебе только другом». Бу хәрбиләр арасында да кемнәр генә юк! Менә бу старшина (ике сызыклы, димәк, икенче статьялы старшина), бәлки, минем кебек үк авыл малаедыр инде. Әллә Мәскәү, Ленинградтанмы, музыка мәктәбен тәмамлаган вакытында каерып хәрби хезмәткә алганнармы? Тавышы бәгырьне кисә бит, белгән кешеләр шундук әйтәләр: тенор.
О, чего ты так просишь –
Делать не в силах я;
О, чего ты так просишь –
Делать не в силах я;
Хочешь быть только другом,
Но не любви моей;
О, нет, о, нет, не в силах я, не в силах я –
Быть тебе только другом.
И не любить тебя,
О, нет, о, нет, не в силах я…
Минем күзләрне яшь баса, минем белән әйләнеп йөргән көнбатыш кызы – бию мәйданнарында йөреп шомарып беткән сары-алтын толымлы (ул вакытта кызлар табигатьнең зур бүләге булган чәч толымын саклыйлар иде әле, алар, күрәсең, бүгенге кызлардан акыл ягыннан байтак өстен булганнар), зәңгәр күзле Иманта, минем авыр хәрәкәтемә, ниндидер ерак уйларыма ризасызлык белдереп, таза кулларымнан ычкынырга теләгәндәй боргалана, танго ритмына бөтен сылу гәүдәсен тапшыра.
Тенор исә һаман җырлый әле:
Как ни прекрасна дружба –
Слаще её любовь;
Как ни прекрасна дружба –
Слаще её любовь;
Ты предлагаешь мне эту.
О, любовь моя…
О, нет, о, нет, не верю я, не верю я…
Быть тебе только другом,
Но не любить тебя –
О, нет, о, нет, не в силах я…
Танго… Тын бакчада юан көмеш трубадан Җир-ана тавышы ишетелгән сыман, зур барабан, Җир-ана йөрәге типкәндәй, мәгънәле тонык дөпелди. Тын-тон! Тын-тон!
Хәтер… 1950 елның эссе, коры июнь ае. Яздан тибеп чыккан тавык үләне, бичара, кызарып янды, аяк астында кетердәп кала торган булды. Кояш саргайды, җир өстен шомлы хәтәр рәшә басты, тән кычыта, аяклар сызлый, карт-корының күзе эчкә батты. Корылык! Бөек юлбашчы һәм аның үзе кебек үк мәшһүр трубкасы, Идел буе картасы төшерелгән «И засуху победим!» дигән плакат та ярдәм итмәде – иген кырлары инде агарып калган кояш астында янды да янды.
Мин ул вакытта авылда, җидееллык мәктәптә егет-малай, укытучы булып эшли идем. Халык шикләнеп кенә Сабантуйга әзерләнде: болай корыга китсә, игеннәр янып бетсә, Сабантуй булырмы, юкмы? Шикләнде халык, әмма әзерләнде…
Кырыс тәнкыйтьче. Йә инде, син кыланам дигәч тә чама белергә кирәк. Әле генә хәрби пост, оркестр, тромбон, каштан, танго һәм Неаполь җырлары иде һәм кинәт… фәкыйрь авылның Сабантуй кайгысы…
Автор. Аз гына сабыр ит, зинһар. Менә мин хәтерне эшкә җиктем. Мин әле дә әнә шул каштаннар астындагы бию мәйданында, ләкин күңел бит – туган җирдә. Мин тегендә биеп йөрим, ә күңел – монда, бу якта, каштансыз, саксофонсыз, Неапольсез, тангосыз якта… Чү! Танго – минем өчен авыр истәлек.
…Әйе, Сабантуй көнен көткән вакыт иде. Сабантуй дигән зур хезмәт бәйрәменең вакытына, эчтәлегенә акыллы агай-эне соңгы заманда ике төрле зарар салды. Беренчедән, Сабан туе ул – сабан туе, ягъни язгы сабанга чыгар алдыннан, кар беткәндә, үлән типкәндә уздырыла торган хезмәт бәйрәме. Моның вакытын күчерү төп мәгънәсен югалтуга китерде. Июнь уртасында сабан (язгы кыр эшләре) бәйрәме буламыни инде? Икенчедән, аның көнен крестьянга югарыдан әйтә башладылар. Сездә фәлән көнне Сабан туе! Вәссәлам! Яңгыр явамы, кармы, кояшмы, болытмы, сез шул көнне Сабантуй уздырыгыз! Нәкъ инде, команда биреп, туйда егет белән кызны үбештергән кебек…
Тарих боларны төзәтер әле.
Әйе, Сабантуй, безнең Казан артында аның үз атрибутлары бар.
Бездә, урманда, чикләвек бик уңа. Көздән чиләвек җыю, чикләвек бастыру, кичләрен аны кәшәнкәсеннән аерып чемләү, беразын мичтә киптереп, калай тартмага салып, алдагы җәйгә саклау – Сабантуй өчен. Әни кеше чорма кәрнизендә кыш, яз буе сакланган бу хәзинәне Сабантуй көнне бөтен балаларына учлап өләшә. Сабантуй мәйданында йөргәндә, моны кесәдән алып чирт-чырт-кырт китереп ватасы, ашыйсы, шунсыз кеше алдында ике тиенлек тә дәрәҗәң булмаячак. Аннары, карындыкка төреп, бәпкә киштәсенә эленеп сакланган каз түшкәсен Сабантуй көнне чормадан аласы. Аны тегеләй дә ашап була, болай да. Тозлы каз ите салып, җәйге аш та пешереп була.
Минем яшьтәшләрнең бик күбесе ничектер ул елларда флотта хезмәт итте. Арадан берсе – Арча егете Ренат Таҗиев. Тын океан флотында хезмәт иткәндә ялга кайткан икән дә, әнисе аңа, «иптәшләреңә авыз иттер» дип, бер түшкә каклаган каз биреп җибәргән. Ренат – ташбаш малай, корабльгә килгәч, моны командирына да авыз иттергән. Тегесе – украинец – мондый ризыкка гаҗәпкә калган һәм икенче тапкыр (ул вакытта биш ел хезмәт ителә һәм һәр ике ел юлыннан башка бер айлык ял бирелә иде) җибәргәндә: «Старшина второй статьи Тазиев! Передайте привет вашим родителям», – дигән һәм, бугаз төенен кыймылдатып, нәрсәдер йоткан сыман иткән. Татар халкының милли ризыгына тугандаш украин халкының вәкиле әнә шундый акцент биргән. Дөрес булса, Ренатка ул өстәмә тагын бер отпуск биргән.
Ренатның әти-әнисе, әлбәттә, моны аңлаган. Ренат, сөйкемле Арча егете – диңгезче, югары белемле журналист, дөньядан китте инде…
…Сабантуй көнне кипкән чикләвек, тозлы каз ите кебек көзге байлыклар кузгатыла.
1950 елның июнендә, налоглы, заемлы, иписез җәй башында да чормада кипкән чикләвек белән каклаган каз бар иде. Халык дәһшәт катыш бер шикләнү белән, Сабантуйга күңелдән әзерләнә иде. Сабантуй көнен көтү, каршы алу кырык беренче елда халык йөрәгенә бер җәрәхәт ясап калдырды: район Сабан туе буласы көнне сугыш башланды ул елны.
Шуннан бирле Сабантуйга әзерләнгәндә халык сугышка кеше озаткан сыман була – сизгерләнә, хәвефләнә, шатлана алмый, гел нәрсәдер көтә, шикләнә.
Илленче елның коры, эссе, ап-ак кояшлы, вак тузанлы җәе – июнь иде. Кинәт халык арасында хәбәр таралды: Сабантуйларны корылык аркасында райком «әтминәйт» иткән икән.
Шундый киеренке, коры, тын буылырлык эссе көннәрнең берсендә авыл советы телефонограмма алды:
«Иртәгә, ундүртенче июньдә, сәгать унга район культура йортына килергә тиешләр:
1. Барлык колхоз идарәсе әгъзалары, авыл советы депутатлары.
2. Барлык укытучылар, кибет, медпункт, клуб хезмәткәрләре.
Килү мәҗбүри».
Телефонограмманы тапшырды: Шәмсуарова.
Телефонограмманы язып алды: Баһавиева.
Шулай эссе иртәдә район үзәгендәге культура йортына – элеккеге чиркәүгә җыелдык. Халык күп, клуб эссе, тынчу иде, кемдер әйтте, кояшта кырык дүрт градус, диде. Тагын берәү әйтте, Сабантуйны «әтминәйт» итәләр, бүген үк силос әзерләргә чыгасы, район активы шуның өчен җыелган, диде.
Ләкин тиешле кешеләр активның нәрсә өчен җыелганын беләләр, һәм моңа инде ун-унбиш көн буе әзерлек тә алып барылган икән.
Президиум үз урынын алды, зал шым калды. Район җитәкчесе көн тәртибен игълан итте:
– Бөтендөнья фәненең корифее, галимнәрнең өлкән әтисе, бөек юлбашчы, безнең җиңүләребезне тәэмин итеп бәхетле мул тормышка чыгарган, исеме тарихта алтын хәрефләр белән язылган даһиның «Марксизм һәм тел белеме мәсьәләләре» дигән гаять тирән, Җир шарындагы бөтен фәннәрдә борылыш ясый торган һәм дә безнең бүгенге тормышыбызны тагы да алгарак алып китеп чәчәк аттыра торган гаҗәеп гүзәл хезмәтенә багышланган район активы җыелышын ачык дип белдерергә рөхсәт итегез, иптәшләр.
Бөтенебез, аягүрә торып, ун минутлар чамасы кул чаптык. Беренче булып кул чабудан туктарга һәм беренче булып утырырга берәүнең дә йөрәге җитми, бу бик хәтәр эш икәнлеген һәркем аңлый иде. Аннан икенче секретарь (сәгать тә ун минут кирәк, диде) доклад ясады. Докладтан аңлашылды: Николай Яковлевич Марр дигән академик кайчандыр яңа лингвистик агым – яфәтизм теориясенә нигез салган икән. Ул картвель телләренең семит, баск телләре белән уртаклыгы турында фәндә факт белән беркетелмәгән теория уйлап чыгарган икән…
Җыелышка нинди уңай беләндер, безнең күрше Исламгали агай да килгән иде, ул, җәпләкәле кулы белән колак яфрагын алгарак этеп, зур игътибар күрсәтеп тыңлады, ара-тирә миңа караштырып алды.
Докладтан соң фикер алышулар китте. Район укыту бүлеге мөдире һәм район җир бүлеге мөдиренең чыгышыннан соң тәнәфес игълан ителде.
Клубның арткы яктагы ян бүлмәсендә буфет эшли иде, анда морс, кечкенә ак булканы ярып, эченә колбаса телеме тыгылган ризык (дөнья күргән, сугыш узган кешеләр аны «бутерброд» диделәр; бала итәкле күлмәк кигән, кояшта янып кара чутырга әйләнгән авыл хатыннары бу сүздән сискәнеп калдылар, чөнки дөнья күргән ирләр ара-тирә сүгенгәләгәндә шуңа охшашлы бер сүз ычкындыралар иде) һәм чирек литрлы шешәдә алтмыш градуслы виноград аракысы сатыла иде. Район җитәкчеләре тегесен дә, монысын да авыз иткәләделәр, авыл халкы исә – ирләре тәмәке тартудан, хатын-кыз клуб артындагы такта корылмага барып килүдән узмады. Тегеләй-болай кыланырга бит акча кирәк, ә аны каян аласың?
Тышка чыкмаска тырыштылар, анда – көн үзәге, һава яна иде.
Актив җыелышының икенче өлешендә фикер алышулар китте. Ферма мөдире, агроном, ветфельдшер сөйләде. Китапханәче, тимер юлчы, военкомат офицеры, укытучы, кибетче сөйләде. Кибетче кызның сөйләве аеруча ялкынлы булды:
– Менә монда базис һәм өскорма турында сүз бара, иптәшләр, – диде ул. – Миннән алда сөйләгән тимер юлчы, путевой обходчик Петухов иптәш тә бу мәсьәләгә кагылды. Бөек юлбашчыбыз дөрес әйтә: тел сыйнфый була алмый. Маррның төп хатасы шунда. Тел ничек инде өскорма булсын?! Ул базис та була алмый. Без моны ачык белергә тиешбез, иптәшләр, һәм мин бөтен районның сәүдә хезмәткәрләре исеменнән Маррга үзебезнең нәфрәтебезне белдерәм.
Аннары «Кызыл партизан» колхозының агротехнигы Рамазан абзый сөйләде:
– Менә мин, иптәшләр, карт кеше инде, – диде ул, учындагы кәгазьгә бик нык текәлеп. – Мин сезнең шикелле шәп сөйли алмыйм, шуңа күрә язганны гына укыйм. Менә болай: Тел ул, иптәшләр, культура түгел. Әкәдимик Марр әйткән була, имеш, тел дүрт илиминттән тора: бер, сал, йон, рош. Аннан соң ул телне җитештерү кораллары белән чагыштыра. Безнең бөек даһи исә әйтә: тел, ди, ул җитештерү коралы да түгел, культура да түгел, ди бит, иптәшләр. Базис та түгел, ди, өскорма да түгел, ди. Менә бит хикмәт кайда; монысы үземнең сүз! – Рамазан абзый, кәгазен бөкләп пиджак кесәсенә тыкты, күзлеген салып учына алды да үзеннән, үз йөрәгеннән чыкканны гади генә итеп әйтеп салды: – Шушындый корылык, афәт вакытында, иптәшләр, терлек-туарга кышлык курмы әзерләү өчен янып-көеп йөргәндә, Сабантуй кебек газиз йоланы уздырабызмы, әтминәйт итәбезме дип йөргәндә, дөнья хәлләрен белмичә газиз телебезне шулай бутап, халыкның миен, зиһенен мурить итеп яткан әкәдимиккә ни дип әйтим? Ыстырам бу, билләһи, бүгенгесе көндә, ыстырам. Актык сүзем шул минем. Алдагы елда терлек-туарга нәрсә ашатырбыз?
Рамазан абзый академик Маррның 1934 елда ук үлгән икәнлеген, әлбәттә, белми иде.
Мин үзебездән ерак булган бер мәктәптә эшли идем, актив барган вакытта авылдашларым белән ым кагып кына исәнләшкәләдем.
Җыелыш кич кенә тәмамланды. Урындыклар шыгырдады, кешеләр дә шыгырдады бугай, чөнки җитәкченең йомгаклау сүзе нәкъ ике сәгатькә сузылды, ул актив җыелышына йомгак ясаганнан соң болай диде:
– Бернинди Сабантуй юк, иртәгәдән үк яфрак азык, силос хәзерләүгә чыгабыз, әле бер атнага кадәр шундый коры һава буласын әйттеләр…
Район үзәгеннән атлар, җәяүлеләр таралганда, июнь кояшы батып бара, тынчу коры кич килеп ята иде. Клуб хезмәткәрләре актив уңае белән танцы кичәсе оештырганнар икән.
Мин шунда калдым. Яшьлек бит!
Түбәндә сәхнә кырыендагы урындыкка баянист килеп утырды. Бу – Чүриле урта мәктәбенең математика укытучысы Василий Осипов. Район үзәгендә – Вася. Сап-сары чәчле, аксыл битле, зәңгәр гәрәбә күзле. Сугышта катнашкан, шушы авыл – Чүриле егете. Кызлар арасында – король.
Вася гармун каешларын рәтләде дә «заигрыш» бирде, күзләрен читкә борды да клуб эченә моң сипте. Моңы… татар моңы иде. Ул арада район үзәгенең егетләре, кызлары, парлашып, уртага да чыктылар.
«Танго! Танго!» – дигән тавышлар ишетелде. Минем бу сүзне ишеткәнем булса да, тангога биегәннәрен күргәнем юк иде.
Иң беренче хәрәкәтне безнең авыл Исламгали агайның энесе, авылның горурлыгы Әхәт абый ясады. 1948 елда ул, сугыштан соң әллә ниләр күреп, авылга кайтып төште, һәм үзе генә түгел: Красноярск краеның төньягындагы бер лагерьда санитарка булып эшләүче Өммеһани исемле якты йөзле, сылу гәүдәле, аксыл тәнле – безнең якта әлегәчә бөтенләй күрелмәгән өр-яңа бер «порода»лы киленне эләктереп кайтты. Кайтты да шундук район клубына культорг булып урнашты. Өммеһанины (район үзәгенә урнашкач, ул бик тиз генә Майяга әйләнде) да район шифаханәсенә санитарка итеп алдылар.
Менә бүген Әхәт абый үзенең йомшак билле Майясы белән «вечер»ны башлап җибәрде инде.
Вася Осипов – акыллы егет. Культорг Әхәт абыйның күңелен күрәсе килә. Русның юньлесе – гел шулай: татар янында гел татар сүзе кушып сөйләшергә ярата. Татар да шулай: руска беркайчан да (юньлесенә, эшлеклесенә) «ызнакум» дип дәшмичә, аркасыннан какмыйча калмас.
Һәм чиркәү-клубка гап-гади, ләкин тирән мәгънәле музыка тулды. Майяның йомшак биленнән сак кына тотып, гимнастёрка-каешлы, шыгырдавыклы солдат итеге кигән, кар чәчле чибәр Әхәт абый, баян тактына басып, башын артка ташлап, танго бии һәм бәрхет тавыш белән җырлый иде:
Син кайларда йөрисең и-и-кә-ән…
Шул тактка бөтен зал кушылды. Сәламәтлеге аркасында запаска чыгарылып, үзенең хатыны, фронтны узган шәфкать туташы Лизага ияреп, монда кайткан украин егете өлкән лейтенант Петя Курманаевский, аккош гәүдәле хатынын сак кына кочаклап, «пачум зрә» татарча җырлап, тангога бии иде:
Кайтырсың диб мин умид итям,
Мин сине көтям, көтям, көтям-м…
Залда, әлбәттә, иң бәхетлесе Әхәт абый иде. Бөтен татары-русы шушы тынлы тактка җай гына басып, белгәне – белгәнчә, белмәгәне белмәгәнчә кушылып, җырлый-җырлый биеде. Түшәмнәр биегәйде, стеналар читкәрәк китеп, чиркәү-клуб эче зурайды, Вася Осипов, хәйләкәр елмаеп (игътибар итегез: татар телен, җырын-моңын белгән рус һәрвакытта да татарлар арасында үзен мәгънәле, хәйләкәр тота), баянның бакаларына кинәт-кинәт каты басып, биючеләргә карап ала иде. Зал кызды. Кызды…
Сагналар сине очар кошлар,
Сагналар сине…
Вася Осипов: «тоң! тоң!» (үзе елмая).
Петя Курманаевский җырлый:
Кайтырсың диб мин умид итямм-м…
Мин сине көтям, көтям, көтя-ям.
Әхәт абый бәхетле: гәүдәсенең бөтен авырлыгын кулы аркылы хатынының биленә тапшырган да күзләрен ярым йомып җырлый, идәндә солдат итекләрен шудырта.
«Көт, иркәм, мине» дигән сүзләр музыка төсле тоела миңа…
Тагын бераздан:
Күңлем эзли сине кич-иртән,
Мин сине көтәм, көтәм, көтәм…
Әхәт абыйның тормыш юлы – бөтен бер китап. Безнең авылны биографиясез, тарихсыз дип кара инде! Әхәт Яһүдин утыз сигезенче елны, Ташлытау педучилищесын тәмамлагач, комсомол путёвкасы буенча Шпицбергенга укытучылык эшенә китте. Норвегия дәүләтенең архипелагы турында 1920 елда АКШ, Бөекбритания, Франция, Италия, Дания, Норвегия, Нидерландия, Япония, Швеция дәүләтләре табигый байлыклар һәм стратегия мәсьәләсендә пакт төзегәннәр иде. Егерме дүртенче елда бу килешүгә СССР да керде. Норвегия акционер компаниясе һәм СССР предприятиесе бу архипелагтагы запасы сигез миллиард тонна чамаланган ташкүмер чыгару эшенә керешкәннәр иде. Бераздан анда безнең илнең консульствосы да булдырылды. Шпицберген шахталарына бездән эшчеләр китте. Эшче гаиләләренең балаларына мәктәпләр ачтылар. Әхәт Яһүдин әнә шундый мәктәпләрнең берсендә эшләде. Аннан хатлар килгәләде. Ул хатлардан аңлашылганы шул булды: Әхәт уйлаганча түгел икән анда. Мәктәптә аны арифметика укытырга билгеләгәннәр (дөрес, ул математика буенча училищеда беренче иде); аннан соң бу утраудагы мәктәптә руслар гына түгел, башка милләт балалары да укый икән. Әхәт абыеңа ашыгыч рәвештә немец һәм француз телләрен өйрәнергә кирәк булган.
Ул бер тапкыр да ялга кайтмады, тик һәр җәйнең башында ниндидер юллар, почталар аша авылга посылка килә иде. Шпицбергеннан! Балык икрасы (авыл халкы аны «укра» дип әйтә, һәм күчтәнәч итеп күршеләргә өләшкәч, һәркем аны мәчегә бирә иде), кызыл балык, һинд чәе (такта чәйгә генә табынып яшәгән халык үзара сөйләшә: бу чүпне нәрсә дип сала инде, бичара, такта чәй күрмичә интегә икән), кофе (анысының мәгънәсен бөтенләй аңламыйча, «имән чикләвеге оны» дип исем куштылар), балык консервалары. Берсендә хәтта калай банкада «Шпинат-пюре» дигән нәрсә дә килде. Ил-җир күргән (ни әйтсәң дә, авылдан ун чакрым ераклыкта, фатир торып, трактористлыкка укыган) Исламгали дә монысын аңламады. Җидееллык мәктәпкә барып, бөтен укытучыларга күрсәтеп карады, сүзнең ни беренчесен, ни икенчесен аңлаучы табылмады. Шулай да беркөнне кичке аш алдыннан, бөтен тыкрык-күршеләрне җыеп, моны ачтылар. Ачтылар… һәм барысы да кәефсез калдылар. Бу яшел боткага тегеләй-болай тел очын тидереп караганнан соң, ишек янындагы чиләккә төкереп таралыштылар һәм татарча бер начар исем куштылар: һәркемнең ишегалдында каз бәбкәләре йөри, һәм алар, әлбәттә, яшел чирәм ашыйлар, шунда ук башка мәшәкатьләрен дә хәл итеп баралар иде. Бу әйбер – шул инде.
Әхәт Яһүдин сугышка шуннан – ерак утраудан киткән. Бәхетсезлеккә каршы, сугышның өченче елында, яраланып, әсирлеккә эләккән. Тагы да яманрагы шунда: әсирлек карточкасын тутырганда, «нинди телләр беләсең» дигән сорауга «рус, татар, немец телен иркен, французчаны – аңлыйм, укыйм» дип язган. Яшь бит – нибары егерме өченче яше! Тәҗрибә юк. Немецлар, әлбәттә, моңа игътибар иткәннәр һәм аны, савыктырып, штабта калдырганнар.
Комсомол путёвкасы белән дәрәҗәле эшкә җибәрелгән егет бервакыт немецларның кыр штабында безнең егетләргә – хәрби әсирләргә – бланк тутырып утыра башлаган. Чигенә-чигенә Польша чигенә җиткәндә, төнге бер бомбежка вакытында фашистларның штаб машинасыннан кача алган һәм, ике көн буе туңып, күшегеп ятканнан соң, үзенең нәкъ чик буенда икәнен аңлаган: СССР дигән җанга якын чигебезгә багана утыртып яткан үзебезнең бер отделение янына килеп чыккан. Аны һөҗүм белән алга баручы дивизия штабына озаталар, анда махсус бүлек (особый отдел) аркылы «чистарыну» узгач, хәрәкәттәге армиягә язалар, һәм, озак та үтми, кулына автомат тотып, ул әлеге чик аркылы көнбатышка таба кабат уза. Нәкъ менә шул ук юлдан. Теге баганага күзе төшә. Багананың бу ягына «СССР» дип, теге ягына «Роlаnd» дип язып куйганнар. Аңа карап узганда һәр солдатның йөрәге, тыны кысыла. Туган илнең иң газиз, иң мәгънәле ноктасы ул чик баганасы. Тик монда… бу юлы тын кысылып кына калмый, солдатлар нигәдер гагылдап көләләр иде. Игътибар беләнрәк карагач, Әхәт аңлады: баганада астарак бер щит бар икән. Ашыгыч кына, бизәмичә генә кызыл буяу белән язганнар: «До Берлина осталось 872 км». Шуның астына ук кемдер, бер шаяны тагы да ашыгыбрак, яшел буяу белән тозлы бер җөмлә өстәгән: «Ни… дойдем!»
Шуннан көләләр икән.
Күңелле, дәртле көннәр иде. Ул көннәрдә инде бик нык исән каласы килә иде. Польша язы, юл өстендәге чәчәкле авыллар, кечкенә җыйнак шәһәрчекләр, поляк хатын-кызларының шатлыклы күз яшьләре. Аннан, Германия туфрагына аяк басуга, тын буыла башлады. Безме бу? Шушымы бөтен дөньяның астын өскә китергән Дойчланд? Шушымы безне кол итү турында озак еллар буе программа төзегән халык?
Ләкин немец авыллары, шәһәрчекләрендә дә шатлыклы күз яше белән каршыладылар солдатларны. Немец телен бик яхшы белгән Әхәт Германиянең сиреньгә чумган кояшлы апрелендә көнбатышка таба яшьлек дәрте белән атлады, фашист әсирлеген кичергән яшь егеткә мондый халәт аеруча, аның янындагы бер иптәше дә аңламаганча рәхәт, шатлыклы иде.
Җиңү килде. Әхәт Яһүдин тугызынчы май көнен Карлсхорста каршылады. Аннан искиткеч шатлыклы, дәртле, сагышлы матур җәй башланды, ул хезмәт иткән дивизия, ике ай буе эшелонга танк, артиллерия, снаряд, зенитка төяп-бушатып, нәрсәгәдер, ниндидер бер зур вакыйгага әзерләнде. Ничек кенә булмасын, яшьләрнең күңеле шат иде.
Тик беркөнне солдат Яһүдинне «махсус бүлек» чакыртып алды. Алды, һәм… шул көннән соң аның эзе югалды.
Аның авылга, Исламгали абыйсына килгән беренче хатының конвертында «Норильск» дигән штемпель тора иде. Берничә тапкыр хат алыштылар.
Кырык сигезенче елда исә ул, чибәр хатынын ияртеп, авылга ук кайтып төште. Абыйсы Исламгалигә әйтте:
– Подчистую, – диде. – Бу тормыш мине бер гаепсезгә әллә нишләтеп ташлады. Үзем дә аңламыйм. Кеше ничек аңласын?
Чиста документлы Әхәт солдат шулай, бер атна узганчы, район үзәгендәге клубка эшкә керде, исәбе – шундагы урта мәктәпкә чит тел укытучысы булып урнашу иде.
…Танго кичәсе үткәндә, төн уртасында ниндидер бер явызы район үзәгендәге куркыныч бер оешманың ишеген каккан һәм, имеш, уч төбе кадәрле бер кәгазь калдырган: «Тел турындагы шундый әһәмиятле бер сөйләшүдән соң, район клубында яшьләргә шул җыелышның әһәмиятен аңлатасы урында пленный Әхәт Яһүдин намуссыз рәвештә бию оештырды, хатыны белән икесе парлап җырлый-җырлый биеделәр, бөтен көннең авторитетына төкерделәр. Чын коммунист».
Хәтерлим: бик озак хәбәрсез торганнан соң, Өммеһани апа елый-елый ябыгып, тартылып, йомылып беткәннән соң, ике ел үткәч кенә Әхәттән бер хат килде. Төгәлрәге, каяндыр каядыр узучы бер абзый, Исламгали агайның өенә кереп тә тормыйча, чоланнан гына бер хат биреп китә. Әйбер төрә торган сары кәгазьгә карандаш белән язылган, конверты кулдан ясалган, пешкән бәрәңге белән ябыштырылган. Өммеһанига…
«Сөеклем Майя!
Син миңа рәнҗемә инде. Син минем бәхетем идең. Мин бик еракта. Безгә хат язышу тыелган. Әйттеләр, бу урын – сезгә мәңгелек, диделәр. Монда хатын-кызлар да бар. Теләгәнегез гаилә корыгыз, диделәр. Кайту, кавышу беркайчан да булмаячак, диделәр. Син акыллы, чибәр, яшь әле. Үзеңә тиңнәрне табарсың. Мин сиңа моны рөхсәт итәм. Син дә миңа рәнҗемә, мин дә шулай – сиңа тиңен таба алмасам да, картаеп түшәккә егылгач җан биргәндә авызыма су тидерергә тиешле берәр хатынга өйләнермен инде. Безнең беребезнең дә гаеп юк бит! Без ник бу хәлгә калдык? Башым җитми. Әти сөйли торган иде: күгәрчен күченә козгын җитәкче булса, бөтен күгәрчен дә үләксә ашый башлар, дип.
Син мине гафу ит, мин сиңа бәхет китерә алмадым. Хуш, бәхил бул, җаныкаем. Бу җырларны, әгәр яңа иреңнән бала тапсаң, аны бишектә тирбәткәндә җырларсың:
Еракларда күренеп тора
Эсвирлау дигән кала.
Иленнән сөреләмени
Бәхетле булган бала?
Кулларыма алдым яулык,
Җилгә чыгып болгадым;
Тыныч торган дөньяларны
Кайгым белән чолгадым.
Хәтерлисеңме? Соңгы кичне без тангога биегән идек. «Син кайларда йөрисең икән?» Ул бит безнең татар халкының беренче тангосы. Аны җырчы Сара Садыйкова иҗат иткән. Ул тангода бит гел сагыш тавышы. Ләкин мин андагы сүзләрне кабатлый алмыйм инде: «Каушырбыз дип мин өмет итәм…» Юк, без кавышмыйбыз инде. Хуш, бәхил бул, бәхетем, бердәнберем минем».
Исламгали агай бу хатны үзендә саклый. Майя шулай рөхсәт иткән…
…Балтыйк буендагы теге паркта, теге июнь кичендә, теге кыз – Иманта – минем кем икәнлекне аңлады: «Дунай дулкыннары» дигән вальс башланганда, аны инде икенче бер ак фуражка алган иде. Мин читтә ялгыз басып тордым: андый авыр хатирәләр белән яшәгән егет егетмени ул? Бабай бит ул! Бабай икәнсең, танцыга ничу йөрергә!
Мин парктан чыгып киттем. «Увольнение»дән вакытыннан алда кайткан солдат-матросның иптәшләре алдында бер тиенлек тә дәрәҗәсе калмый. Әһә! Мокыт син! Авыл син! «Митя с трудоднями» син! Чыктың, йөрдең, бер кыз белән дә танышмадың? Булдыра алмадың?
Ул елларда бездә – хәрбиләрдә – модада иде: «увольнение»дән соңга калып кайтасың (биш минутка), корабль командиры сиңа җәза бирә («месяц без берега!»), ә син – мәхәббәт корбаны – горур рәвештә йөрисең, синең иптәшләрең «ярга» чыккач, Имантага, Мартага, Ирмага… кайгылы хәбәр җиткерәләр: менә бит теге көнне ул ун минутка соңга калып кайтты, командир аңа җәза бирде, ул сиңа сәлам әйтте, ул бүген, бичара, шуның аркасында камбузда төне буе бәрәңге арчый, савыт-саба юа… Сине бик сагына…
Дөньяда диңгез, флот күргән матрос кадәр «травить иткән», ягъни күзгә төтен җибәрә алган бүтән беркем дә юктыр. Ләкин кызлар моны белми. Тик… шунысы да бар: Иманта, Марта, Ирма, Августа, Инна… – алар да юләр түгел. Син камбузда бәрәңге арчып ятканда, «танцплощадка»да алар янына, авызын ерып, берәр «мариман» яки «салага» килми калмый инде. Авылдан чыккан малай инде ул, әмма шәп итеп сөйләшергә кирәклеген тотып алган: «Разрэшитэ прыйгласить вас…»
Танцыдан соң ук ул аны озатып та куя. Ә синең бармаклар бәрәңге кабыгы ачысыннан инде ярылып беткән, үзәгеңне өзеп ачыталар. Ә тегендә: «Разрэшитэ…»
…Кинәт! Танго… «Дунай дулкыннары» дигән вальстан соң.
Теге старшина – тенор җырлый. Дөньяда иң тыныч, иң бәхетле шәһәр нинди? Нинди? Мин беләм: диңгез порты булган хәрби шәһәр. Рейдта тып-тын гына, зубр, як үгезе кебек авыр чайкалып, бер-ике крейсер тора – якын килеп кара! – алар тирәсендә, кургаш-корыч янбашларын көн нурында чагылдырткалап, өч-дүрт эсминец тирбәлә: яшәгез, биегез, җырлагыз, иллә дә мәгәр шушы тыныч тормышны бозарга теләүчеләр булса, …рын өшкерәбез дип ыргылып торалар алар – мондый порты булган шәһәр бәхетле.
Ләкин гел сугыш турында гына уйлап бәхетле булып булмый бит әле! Портлы шәһәр бәхетле булсын өчен төн уртасында, тынлыкта, каштанлы парктан тонык тынлы танго ишетелсен. Ул парктан тенор ишетелсен, ул тенорны көмеш трубаларның тонык-мәгънәле тыны белән бергә рейдтагы кораблар, алардагы вахталар ишетсен. Теге старшина җырласын. Бөтен шәһәр танго тәэсире астында булсын…
Ах, раствори окошко,
Дай мне увидеться с нею;
Перед ней я бледнею
И жду её любви.
Я свой покой утратил,
И глаз не смыкаю,
Только о ней мечтаю
И жду свиданья с ней…
О, Мари! О, Мари!
Ты навек унесла мой покой.
Дай хоть на миг
Мне забыться в объятиях с тобой,
О, Мари! О, Мари!
…1985 ел. Җәй. Яңа Чүриле авылы. Элеккеге район үзәге, танголар яңгыраган клуб-чиркәү. Мин, яшьлегемне сагынып, картларча бер елап алырга җыенып, шул чиркәү янында басып торам. Зур булмаган икән ул. Гадәти бер авыл чиркәве. Дөнья күрмәгән малайга гына мәһабәт, биек булып күренгән икән ул. Буяулары уңган, аны инде бер дә ачмыйлар икән, баскыч такталары тузган. Чүриле авылы үзе дә беткән, беткән. Урамнар тып-тын. Без яшь чакта киерелеп, халык белән тулып яши иде бит ул. Нигә шулай икән бу дөнья? Менә бу бина кайчандыр чиркәү булган, анда поп, пономарь хезмәт иткән, куәтле тавыш белән чиркәү хоры җырлаган. Аннан чиркәүне япканнар, попны сөргәннәр. Чиркәү хоры таралган. Бераздан аны клуб иткәннәр. Ул клубта яшьлек чәчәк аткан, анда җырлаганнар, биегәннәр, кино караганнар, сөешкәннәр, кавышканнар. Бераздан ул клубны да япканнар, җыр, бию беткән. Кая инде ул хәзер танго тавышлары? Нигә шулай – булган әйбер бетеп бара?
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.