Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 35


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 15:15


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 35 (всего у книги 35 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Ләкин Марина иң соңыннан гына чыгасы икән. Аңа кадәр әле тагын бер кыз биеде. Анысы, уртага чыгып, бераз бөтерелде дә чишенә башлады. Тәнендә минимум ефәк кисәкләре генә калгач, кулларына факел алды һәм, биегән уңайдан, факел уты белән аяк-кулларын өтәләде. Бераздан утны авызына да алды. Моны карап торуы кыен иде, чөнки сәнгать – матурлык, гүзәллек, нәзакәтлек янына акча эшләү, кешене шаккатыру, сенсация тудыру дигән омтылыш килеп кергән иде. Юк, биюче зифа кыз тәнен ут белән өтәргә тиеш түгел…

Ә Марина, чыннан да, Калькуттаның 1974 елгы иң гүзәл кызы дияргә лаек икән. Аның чыгуын аеруча зур тантана белән белдерделәр. Марина уртага тиз, җитез килеп чыкты һәм Европа-Африка-Азия музыкасының бары тик виртуозлыгын гына үзенә туплаган бер бию көенә кискен хәрәкәтләр белән биеп китте. Ул кешеләр утырган өстәлләр янына килеп йөрде, кайбер ирләрнең яңакларын сыпырып алды. Әлбәттә, ул да чишенде. Тәнендә калган бөтен киемен квадратка салсаң, бер кулъяулыгы зурлыгыннан да артмас иде. «Мисс Калькутта» исемен бирүче жюри составында булсам, ихтимал, Маринаны яклап иң беренче тавыш бирүче кеше мин булыр идем. Карт поляк безне алдамады, без аңа рәхмәтләр әйтеп чыгып киттек.

Калькуттаның соңгы истәлеге, һәрхәлдә, Марина иде.

Чит җирдә йөргәндә, һәр язучы, һәр журналист ул җирне үзенчә күрә. Казанга кайткач, укып утырам: нәкъ без булган вакытларда Калькуттада немец журналисты Герхард Вонтрас та булган. «Уленшпигель» журналында аның «Каlkuttа Skizzеn» («Калькутта эскизлары») дигән мәкаләсе һәм рәсемнәре чыкты. Ул нәрсәләргә игътибар иткән соң? Менә Калькутта урамында берәү хат язып утыра. Аның янына икенче берәү килгән, йомышын әйткән. «Сез нинди хат яздырырга телисез? Эш турындамы? Әллә мәхәббәт хатымы?» Димәк, Калькутта урамнарында кеше өчен хат язып тамак туйдыручылар һәм хат та язарлык грамоталы кешеләре булмаган гаиләләр бар. Мин исә урамда хат язучыларны күрмәгән идем. Ә менә бер баланы өй ишегенең тоткасына арканлап киткәннәр. «Әни күршеләргә генә кереп киткән иде». Мин мондый бала да күрмәдем. Герхард Вонтрас аз, мәгънәле сүз белән тулы тасвир бирә. Калькутта урамындагы хәрәкәтне ул бер җөмлә белән сурәтли. «Кешеләр дулкыны белән тулы урам, – ди ул, – шаулый, зыңгылдый, этешә, ашыга, төртелә, туктап кала, кузгалып китә, кабалана…» Чыннан да шулай иде бит: рикша, машина, йөк төягән арба, атлы полиция, автобус, башына кәрзин куйган сәүдәгәр, вәкарьле монах, ялангач бала, анадан тума чишенгән джайнит динендәге карт, европалы тук турист, чыннан да, «шаулый, зыңгылдый, этешә, ашыга…»

Герхардның күзе үткенлегенә һәм сүзе мәгънәлелегенә мин сокландым.

Туган ил – таулар артында

Дәһлигә килеп төшүгә, күңелдә сүз белән әйтеп бирүе кыен булган бер хис туды. Декабрьнең ахыргы көннәре иде. Дәһли декабре безнең сентябрь кебек. Кояш саргылт нурлары белән дөньяны коендыра, көндез бик эссе үк булмаса да, күлмәкчән йөрерлек, кичләрен шәһәрне төтен сыман томан баса, салкын була. Кешеләр төнлә йөрергә пальтодан чыгалар. Кояш соң гына күренә, томан таралганчы, 2–3 сәгать вакыт үтә. Кояш та, күк тә, Бөек Моголларның каберлекләре дә моңсу-саргылт нур эчендә, тынлыкта. Дәһли – яшел шәһәр, монда тигез чирәмлекләр теләсә кайда очрый. Бөек Моголларның каберлекләре зур мәйданда ямь-яшел тигезлек уртасына урнашкан. Дөнья тып-тын. Яшеллек мәйданы уртасында каберлекләр янында басып торам. Бу урын тарихның үзе кебек карт, үзе кебек чал. Шундый яшел тынлыкта тарих бер мизгелгә синең каршыңда пәрдәсен ача кебек.

Дәһлидә борынгы индус диненең аерылгысыз кисәге – сыер культы үзен нык сиздерә. Аксыл-соргылт төстәге озын торыклы сыерлар анда хәтта хөкүмәт учреждениеләре районындагы скверларда көйшәп йөриләр. Боларның күбесе авылдан килгән сыерлар икән. Һиндләр сыерның сөте бар вакытта гына тоталар да, сөте беткәч, картайганнарын чыгарып җибәрәләр. Сыерларны суярга да, үтерергә дә ярамый. Кырда йөри торгач, сыерлар акрынлап шәһәргә килеп җитәләр һәм калган гомерләрен шәһәр урамнарында, паркларда, тротуарларда уздыралар. Нигә алай ул? Гаҗәп… Кыр юлларында үлеп калган сыерларның зур челтәр булып скелетлары калкып тора. Итен ерткыч кошлар чистартып алган. Хәзер Һиндстанда терлекчелекне үстерү мәсьәләсе көн тәртибенә куелган. Болгария терлекчелек институтының гыйльми секретаре, ветеринария докторы Георгий Иванович Здравков белән Дәһли урамнарын ике төн буе таптап, сөйләшеп йөрдек.

– Терлекчелек, – ди Георгий Иванович, – Һиндстан өчен экономик мәсьәлә генә түгел. Монда психологик барьер комачаулый. Һиндне ит ашарга, йомырка ашарга өйрәтеп кара син! Күз алдына китерегез: әүвәл-әүвәленнән шулай килгән, һинд үзе ачка үлә, әмма сыерын «саудырмый» дип чыгарып җибәрә. Терлекчелек, шулай итеп, дини мәсьәләгә барып тоташа. Бүгенге Һиндстанда 175 млн баш мөгезле эре терлек бар. Ләкин иркендә йөрүче сукбай сыерлар да шушы санга керә. Һиндстан сыерларының яңа нәселен чыгару буенча хәзер институтларда зур эш башкарыла, һиндләр үзләре буйволдан сөт алуны күтәрү ягын карыйлар. Чөнки буйвол изгеләштерелгән хайван түгел. Ләкин аның уңайсыз яклары шактый. Буйвол бозауларының 55 проценты паразитлардан үлеп тора. 4 яшенә җитмичә, буйвол әле сөт тә бирми.

Георгий Иванович монда инде 1 ай яши икән. Ул сөйләгәндә тыныч кала алмый. Дәһлинең томанлы урамнарында саргылт фонарь яктысы, көлтә булып, тротуарга төшә. Анда-санда күшәп яткан сыерлар, кибетләр астына кереп, чүпрәккә төренеп яткан фәкыйрьләр очрый.

– Вы понимаете? – дип туктап кала Георгий Иванович берәр фикер әйтер алдыннан.– Вы понимаете? – Шулвакыт саргылт фонарь елтырап ала, ул миңа Тургеневның Инсаровы кебек күренә. Барган җирдән ул шулай кинәт кенә туктый да, ялкынланып, Һиндстанның киләчәге турында сөйли башлый: – Сарык асрау буенча монда күпме проблемалар бар? Гаҗәп! Хәзер Һиндстан сарыкларын кордильер нәселе белән кушалар. Яңа нәселле сарык йон һәм итне күбрәк бирә. Ә җәйге эсседә сарыклар ничек чыдый дип уйлыйсыз? Читтән китерелгән нәселнең бик күбесе чыдый алмый. Аларда генетик стабильлек юк. Шуңа күрә бик эссе вакытларда сарык көтүе өстенә су сиптереп торалар. Күптән түгел монда Австралия сарыкларын китереп карадылар. Ләкин алар атеросклероздан һәлак булдылар.

Георгий Иванович үз илен, йортын сагынган. Үзебез дә сизмәстән туган ил турында сөйләшүгә күчәбез. Менә ике көн инде Дәһли аэропорты самолёт кабул итә алмый – томан. Һава ачылса, Георгий Иванович та безнең белән бер самолётта очасы. Ә безнеке Сингапурга очкан. Димәк, исән булсак, сингапурлылар белән «Сингапур – Дәһли – Мәскәү – Копенгаген» рейсында очачакбыз. Ә хәзергә әле күктә салкын томан. Георгий Иванович та, мин дә томанны еш телгә алабыз. Дәһли, ничә әйтсәң дә, Бомбей яки Мадрас түгел, монда туган ил якын гына, таулар артында гына тоела.

Бик кызык күренеш: минем Коломбода яшәгәнем бар, экваторга 4–5 градус кына ераклыкта идек. Мадраста, Бомбейда. Шунда ник кенә бер мәртәбә илдәге танышлар, хәлләр төшкә керсен. Югыйсә һәр төнне диярлек төш күрәсең. Ләкин яшәгән ягыңнан бик еракта икәнеңне сизгәч, баштарак төштә туган як белән бәйләнеш бетә. Биотоклар барып җитми дип әйтикме? Ә менә Дәһлигә килеп төшү белән, Памир, Тянь-Шань таулары аша Ватаннан биотоклар килеп җитте. Дәһли үзәгендәге «Лоджи» отелендә һәр төнне минем төшемә өйдәге хәлләр, таныш-белешләр керде. Төшләр керә башлагач, Һиндстандагы контрастлар тагы да гаҗәбрәк тоела, ачыграк күренә башлады.

Арабызда тынгысыз бер кеше бар – ничә карасаң, кулында зур блокнот, авторучкасы булыр. Ул – «Правда»ның махсус корреспонденты Юрий Черниченко. Юрий Дмитриевич күбрәк Һиндстандагы авыл хуҗалыгы мәсьәләләре белән кызыксына. Дәһлидә ул бездән бөтенләй аерылды. Көннәр буе Дәһлидәге Совет илчелегендә йөри, әллә нинди зур галимнәр белән танышып алды, Һиндстан авылларына, авыл хуҗалыгы буенча фәнни-тикшеренү институтларына йөри. Өстәл янында безнең белән ашарга утырган арада, тәлинкәдән юка гына итеп туралган, кыздырылган ипи телемен ала да Һиндстан ипие турында сөйли башлый.

Һиндстанда «яшел революция» башланган. Көнбатышның скептиклары, Һиндстан мәңгегә ачлыкка дучар ителгән ил, үз икмәге беркайчан да үзенә җитмәячәк, дип күпме генә прогнозлар бирмәсеннәр – «яшел революция» башланган. Анда галимнәр хәзер бодайның 146 сортын чыгарганнар. Практик яктан Һиндстанда елына 3 тә, 4 тә уңыш алып була. Анда кояш һәм җылылык исәпле байлык түгел. Ләкин «яшел революция» алдында зур кыенлыклар тора: ирригация системасын үстерергә, ашламалар кертергә, техника булдырырга кирәк. Пәнҗәб штатында инде бодайны гектарыннан 33 центнерга кадәр алалар. Беренче тәҗрибәләр 1963 елда башланган: доктор Норман Борлауг Мексикадан үзенең кыска сабаклы 1 центнер бодаен алып килеп чәчкән. Ләкин Һиндстанда бодай күгәрек авыруы белән авырый, зур югалтуларга дучар була. Хәзер яңа сорт бодайларны химик мутагенез, радиация белән дәвалыйлар. Яңа сортка махсус рәвештә күгәрек авыруы йоктыралар һәм иммунитет тудыралар. Совет галимнәре Һиндстан селекционерларының бу өлкәдәге интенсив эзләнүләренә югары бәя бирәләр.

Иске санскрит телендә бодайны «надан кешеләр ашый торган икмәк» дип аңлатканнар. Аристократлар ризыгы дөге исәпләнгән. Һиндстан халкы, тарихның күп тармакларына төзәтмә керткән кебек, моңа да корректив кертте: бодай күмәче (һинд телендә «чапати») азатлык яулап алган Һиндстан халкының горурлыгына әйләнде.

Дәһли урамнарында төннәрен йөргәндә, Юрий Дмитриевич безгә әнә шуларны сөйләде. Соңыннан аның бу сөйләгәннәре «Правда» газетасында «Хлеб Индии» дигән баш астында басылып чыкты (1974 ел, 20, 23 гыйнвар саннары)2020
  Минем бу кулъязмам өстәл тартмасында 15–16 ел ятты бит инде. Менә аны нәшриятка тапшырырга гына дип йөргән көннәрдә «Правда» газетасында укыйм. Газетаның үз хәбәрчесе В. Байков Дәһлидән яза. Мәкаләсенең исеме – «Большой хлеб Индии». Традицияләр дәвам итә газетада! Укыйм – шул ук «яшел революция». Яшел революция, диелгән анда, ихтимал, хәерчелек, эшсезлек, тигезсезлек проблемаларын хәл итә алмас, әмма ул инде массовый төстәге ачлык афәтеннән коткарды («Правда», 1989 ел, 5 июль).


[Закрыть]
.

Әлбәттә, 600 миллион һинд халкы көн саен туйганчы «чапати» ашасын өчен, бик күп социаль-экономик киртәләрне, хәтта психологик киртәләрне узасы бар әле…

Менә томанлы иртә. Дәһлинең интеллигенциясе, мәсәлән, ирләр пиджак кигәннәр, муеннарына, иякләрен үк төреп, җылы шарф бәйләгәннәр. Әлбәттә, бу 1–2 сәгатькә генә, бераздан томан таралгач, бу шарфның да, пиджакның да кирәге калмаячак. Ә хәзергә әле салкынча. Асфальтта кунган кешеләр инде торганнар, кәгазь, чүп-чар җыеп, ут якканнар, һәркем каядыр ашыга. Эшкәме, сәүдә итәргәме, хәер сорашыргамы?! Хәер сорашу дигәннән, моны бетерү юлында да психологик киртә саклана. Колонизаторлар, экономик табыш алудан тыш, шәхесне имгәтүнең башка якларын да караганнар. Алар һинднең хәер эстәп яшәвен хуплаганнар. Хәер эстәүче кешенең шәхес буларак рухы сынасын, аның актив көрәшче булмаячагын колонизатор абзыйлар яхшы белгәннәр. Хәзер Һиндстанда хәер эстәүчелекне бетерү буенча зур көрәш алып барыла. Ләкин гасырлар буена кешенең холкына-фигыленә сеңгән бу күренешне кырт кисеп кенә бетереп булмый. Хәзер Дәһлидә хәер эстәүчеләрне махсус хезмәт урыннарына җибәрәләр, торак, хезмәт хакы, ашау-эчү белән мәҗбүри тәэмин итәләр. «Хәер эстәүчегә бирелгән һәрбер пайс акча Һиндстанның абруен төшерә» – хөкүмәтнең бу мәсьәләдә девизы әнә шулай. Ләкин Һиндстандагы күпсанлы дини оешмалар, бигрәк тә индуизм, хәер эстәүчелекне яклыйлар. Дингә ышанучы һәркем фәкыйрьгә садака бирүне саваплы эш дип карый, ә фәкыйрь, шуңа таянып, урам чатында кул сузып кына утыра. Аннан соң диннәрнең һәрберсенең елына әллә ничә бәйрәме бар. Дәһли храмнарында, мәсәлән, бер дә бәйрәм өзелми. Ә дини бәйрәм – соранып тамак туйдыручылар өчен, чыннан да, табышлы көннәр ул. Дәһлинең үзендә генә дә 15 меңнән артык хәер эстәүче бар, дип сөйли гид.

Тукта, без әле иртәнге салкынча урамнан бара идек. Әйе, халык ашыга, одеялларга, шәлләргә, шарфларга төренгән халык ашыга иде. Гаҗәпләним дисәң гаҗәплән: тротуардан ак чәчле, ак сакаллы бер карт килә, әмма ул ялангач. Анадан тума ялангач. Каядыр ашыга, каядыр чаба. Моңа беркем дә игътибар итми, аңа караучы да юк, ул хәтта куллары белән дә капланмаган.

Менә Тибет базарына таба аю биетүче бара. Аюның танавын тишеп, аннан нечкә сүс бау уздырган, йөнтәс, тузган, искереп беткән аю. Иске бубен, иске бау, иске күлмәкле хуҗасы. Эшкә ашыгалар. (Тибет базарындагы алтын-көмеш, кыйммәтле таш, жәүһәр-якутларны күргәч, мин сәяхәтемнең башында ук бер иптәшебезнең әйткән сүзләрен искә төшердем: бизәнергә бик ярата торган берәр ханымга йөз рупий акча тоттырып, базарның бер башыннан кертеп җибәрәсең, икенче башында көтеп торасың: нәрсәләр алып чыгар дип уйлыйсыз? Йөз рупийга бит әллә никадәр мал җыеп була! Юк, берни дә алып чыга алмый ул. Аңа базардан чыгышына бер машина гына кирәк. Арыган, утырып кайтырга, дисезме? Юк! Аңа «ашыгыч ярдәм» машинасы кирәк булачак. Чөнки андый зиннәт, Көнчыгышка гына хас затлы әйберләр сатыла торган андый ук бай базарны башка җирдә бардыр дип әйтә алмыйм мин. Һәм әнә теге машинага әлеге ханымны кертеп саласы да врач-психиатр янына гына алып китәсе.) Ярый әле безнең акча күп түгел, тегене-моны алырлык кына…

Соңгы көннәр дип рупиялар, пайсларны Тибет базарында «товарлаштырдык» (чит ил портларына кереп йөргән диңгезчеләр шулай сөйләшәләр). Хикмәтле авторучка, энҗе-мәрҗән, гәүһәр-якут, ахак, фил сөяге, Һималай аюының теше, кобра тиресеннән бил каешы, запонкалар, яшелчә-җимеш, дарулар, мең яшәтер үләннәр, гаҗәеп күлмәк, яулык, пончо, тутый кош каурые.

– Сколько? Сколько? – дип, бер егет җиңеңнән килеп тотса, ычкынырмын дип уйлама. Күлмәгеңне сорамый ул синең, юк, ул үзе сатучы.

Менә син, битараф булырга тырышып кына киосклар рәтеннән узганда, очраклы рәвештә генә бер әйбергә күз салдың. Әйтик, гәүһәр-якутлардан тезеп ясалган бер муенсага. Секундның бер мизгелендәге әнә шул карашыңны теге сатучы тотып алды инде. Ул хәзер мондый сценарий белән эш итә: янәсе, син аның товарына кызыктың, ләкин кыйбаттыр бу дип китеп бардың. Ә ул синнән сорый: «Алайса, үзең күпме хак куясың соң?» – ди.

Әнә шулай бер сүз дә әйтмичә узып барганда, Көнчыгыш сәүдәгәре сине бәхәскә тартып кертә. Сатулаш кына, алмасаң алмассың. Сатулашу – Көнчыгыш базарының «яхшы тоны», абруйлы эш. Сатулашкан кешегә игътибар арта, аңа ихтирам белән карыйлар, сатулашу инде аларны да ихтирам итү дигән сүз… Безнең базарлар, шуны югалту белән, рухи яктан үлделәр.

Яңа Дәһли скверыннан барганда, каршыма ике малай йөгереп чыкты да ботинка чистартырга тәкъдим ясады. Минем кесәдә Һиндстан акчасыннан бер тиен дә калмаган иде инде. Кесә төбендә өйдәге өстәлнең ачкычы гына бар. Дәһлигә килгәч, мин инде үземне Арча вокзалында поезд көтеп утыручы Казан кешесе кебек хис иткән идем. Малайларга мин гадәттәге «ноу, ноу»ны әйттем дә китеп бардым. Күпмедер баргач, малайлар тагын йөгерешеп килеп җиттеләр һәм җиңемә ябыштылар. Берсе әле генә яннан узып киткән кечкенә кара машинага төртеп күрсәтә, «такси, такси» дип кычкыра, икенчесе минем аяк башына күрсәтә. Ботинкаларга карап хәйран калдым: аяк башына, ярты стакан чамасы булыр, ак маймы, буяумы сыланган иде. Мин теге таксига карап тордым. Ничек инде ул такси нәкъ аяк башына гына ак буяу сибеп киткән? Ничек, нигә сипкән? Бәлки, тротуарда бардыр? Юк, тротуар чиста. Чалбар балагына да бер бөртек тә чәчрәмәгән? Мин шулай уйланып торганда, малайлар эш эшләп яталар икән. Ящикларын ачып, әйберләрен таратканнар, ботинканы сөртәләр, берсе, шнурларын сүтеп алып, «фу, фу» дигән булып өзгәләде дә минем иске шнурларны каядыр ыргытты, ящиктан яңа шнурлар алып бәйли башлады, мин, акча юк, кирәкми, дип өзгәләнсәм дә, файдасы тимәде, бер минут эчендә мин инде оекбаштан йомшак чирәмдә Лал Баһадур Шастри проспектының читендә басып тора идем…

Малайлар белән ничек исәп-хисап өзгәнне язып тормыйм. Мин әле дә булса Калькутта малайларын сагынам. Юк, башкала малайлары миңа ошамады. Мин бу очракны иптәшләргә сөйләп тормадым. Шуның аркасында өлкән яшьтәге бер язучының үпкә сүзен ишеттем. Ростов-Дон шәһәрендә яшәүче карт язучы иде ул. Төшке аштан соң отель бакчасында ул минем янга килде.

– Мин сине юньле кеше дип, ихтирам итеп йөри идем, алданганмын, – диде карт рәнҗүле караш белән.

Мин аптырап калдым. Автобустан чыкканда да, әдәп саклап, картны алдан чыгара, өстәл янында алдына тоз-борычны этеп куя, ишектән алдан чыгара идем. Нәрсә эшләдем икән? Мин гафу үтенергә әзер, тик, зинһар, гаебемне генә әйт, мин бит синнән яшь кеше, белеп бетермәгәнмендер, ялгышканмындыр. Кайтыр алдыннан гына сәяхәтне ямьсезләтмик…

– Мин сине юньле егет дип йөри идем, – диде карт, кабатлап. – Шунда, кайткач, миңа сөйләмәгәнсең. Минем ботинканы да шулай ак паста сибеп пычраттылар бит, минем дә шнурларны алыштырдылар бит ике малай. Һиндстан акчасы юк иде, чак-чак исәп-хисапны өздем. Әйткән булсаң соң…

Мин исемә төшердем: ботинка чистарту вакыйгасын үзебезнең гидка сөйләгән идем. Карт та, кайткач, аңа сөйләгән икән.

Шунда минем теге малайларга ачуым бетте. Дәһли – күп туристларның соңгы пункты. Дәһли аэропортыннан туристлар Софияга, Токиога, Лондонга, Мәскәүгә, Варшавага, Вашингтонга, Сингапурга очалар. Акча джунгли авылларында, Мадрас, Калькутта, Бомбей кебек шәһәрләрдә тотылып беткән була. Актык пайс акчага берәүнең дә ботинка чистартасы килми, бер генә данә булса да тутый кош каурыен аласы килә. Ә малайларга яшәргә кирәк. Үзең уйлап тапмасаң, кайсы турист сиңа килеп «аяк чистарт» дип әйтсен. Яшәсен уйлап табучылар! Һәрхәлдә, картның да, минем дә аяк киемнәренә карап кырынырга була иде.

Дәһли урамнары яшел киң мәйданнар белән өзелә. Бушлыклар, иске храмнар, каберлекләр. Анда-санда халык җыелган, ут якканнар. Болар – мәет яндыручылар. Авыр ис чыкмасын өчен, мәеткә ниндидер хуш исле май сибәләр, һәм 15–20 минут эчендә мәет янып та бетә икән. Каберлекләр – символик. Җәвәһарлал Неру, Лал Баһадур Шастриның символик каберләре тирәсендә дөньяның бөтен почмагыннан килгән туристлар йөри.

Һиндстан – гаҗәеп саннар, гаҗәеп гадәтләр иле. Һиндстан, мәсәлән, чит илләргә бакалар экспортлый. 1973 елда Һиндстан дәүләте бака экспортыннан 36 млн рупий керем ала. Мәгълүм ки, бака – Франция рестораннарында аристократлар гына ашый торган кыйммәтле ашамлык. Франция өчен Һиндстан баканың махсус төрен үрчетә. Әлбәттә, моның да чиге бар: бакалар дөге үстерелә торган басуларда дөгенең дошманы ябалакбашны ашыйлар. Бака кимесә, дөге уңышы да кими. Һәр эшнең җае бар.

Берләшкән Милләтләр Оешмасының ел саен чыгарыла торган демографик бюллетенендә Һиндстанда кеше саны 563 млн 494 мең дип күрсәтелгән2121
  Әлбәттә, бу сан бик искерде инде.


[Закрыть]
. Ләкин Һиндстанда ел саен 12 млн бала туып та тора. Бу инде ел саен бер Бельгия яки Швеция дигән сүз. Әлбәттә, аз гына артыклыгы белән.

Дәһлидән без Аграга барып кайттык

Аградагы мәшһүр Таҗ Мәхәл мәчетенең ишегалдында бу тарихи истәлекне күреп, туристлар тынсыз калалар. Иркен яшел паркта ике генә төс бар: ап-ак бина һәм ямь-яшел тигезлек. Таҗ Мәхәлнең ак стеналарына, кара мәрмәр хәрефләр батырып, Коръән хәдисләрен язганнар. Ләкин чит ил туристлары «сувенир» дип, бу язуларны ваталар, казып алалар һәм илләрендә шуның белән табыш эшлиләр икән. Урта гасырларның гүзәл бу истәлеген цивилизацияле Европа һәм океан арты әнә шулай акрынлап җимерә икән.

Таҗ Мәхәл ишегалдында маймыллар бик күп. Базар күгәрчене кебек әрсезләр, аяк астында буталып йөриләр. Берсенә биреп, икенчесенә бирмәсәң (хет карамель булсын, әмма бир генә), тегесе килеп ябыша, хатын-кызларның оекларын ерта, үчекли башлый. Монда да соранучылар, диваналар, гарипләр байтак.

Әй, кайтырга иде үзебезнең якларга, басарга иде чаңгыга, китәргә иде Казанка камышлары арасыннан Дербышкига кадәр, кайтып душка кереп чыгарга да, диванга ятып, газета-журнал укырга иде…

Георгий Иванович Здравков белән без бер самолётта кайттык. Янда Таиландтан кайтучы Голландия малайлары бар иде. Күрәсең, шәп йөреп өйрәнгән малайлар: виски, коньяк китерттеләр. Өсләрендә иске, тузган курткалар, ямаулы, сүсәргән чалбарлар, олтаны купкан аяк киемнәре, пычрак оекбашлары бүселеп чыгып тора. Чәчләр җилкәгә төшкән, керле тырнаклар киселмәгән, колак тишекләренә шалкан чәчәрлек. Мода! Боларны без инде төрле аэропортларда күп күргән. Куртка ялан– тәнгә киелгән, муеннарда тәре.

Шереметьево аэропортына килеп төшүгә, бу малайлар кар өеме янына йөгерделәр һәм кар йомарлап тоттылар. Берсе иптәшенең муеныннан куртка эченә шаярып бер йомарлам кар салды. Тегесе шырыйлап кычкырды…

Таможняда үземнең паспортны бирделәр. Йөрәк җылысын сеңдереп, гомер буе минем янда йөргән бу кенәгәне алгач, күңел йомшады. Дуслар белән саубуллаштым. Кар явып киткән төнге Мәскәү җиренә аяк бастым. Таксига кереп утыруга, мондый сөйләшү булды:

– Бу вакытта ипи кибетләре эшлиме?

Таксист шикләнеп миңа борылды. Мин тагын сорадым:

– Берәр кибеттән ипи алып буламы?

– Ярар, үзем белеп туктатырмын. Ә нәрсә?

– Юк, болай гына, туйганчы бер орловский ипи ашыйсы килә иде.

– Кай яктан? Ашатмадылармыни?

– Ашаттылар, бик шәп ашаттылар. Икенче блюдоны, поднослардан алып, үзең оештырасың. Берсендә мин санадым: кырык сигез подностан ит, балык, соуслар, яфраклар алдым. Борыч, әче-төче, хәтта омар бар.

– Соң, шулай булгач?

– Ипи кибете еракмы?

Бер сәгатьтән мин Мәскәүдәге дустымның квартирасындагы кухняда утыра идем. Алда бер тәлинкә кәрәзле ипи, чәй кайнап тора, дусларым мине тыңларга җыелганнар, әмма минем авыз буш түгел.

Ул кичне мин дүрт телем ипи ашаганмын.

Аны иртәгесен көлә-көлә сөйләделәр.

Яшәсен илебез күге, яшәсен арыш ипие, яшәсен мин кайтасы Казан ягы! Яшәсен Һиндстан, аның халкы да тук булсын, алар гадел җәмгыять төзесеннәр.

Мин, шуларны уйлый-уйлый, Мәскәүнең Казан вокзалына – Татарстан поездына таба юл тоттым.

Поездга кереп урнашып, проводница белән бөтен формальностьларны узгач, иркенләп сузылып яттым. Өч атна буе янымда йөргән китабымны – Рабиндранат Тагорны ачтым. Ни өчендер Тагор әсәрләре хәзерге көндә безнең татар теленә тәрҗемә ителми. Бик кызганыч. Югыйсә дәһшәтле Гражданнар сугышы елларында ук әле «Шәрык шагыйрьләре» дигән исем астында Казанда бер китап чыгарылган, ул китапның зур өлешен Тагордан тәрҗемәләр алып тора.

Китапның очраклы рәвештә ачылган бер битендә бөек акыл иясе, Һиндстан халкының горурлыгы, мәһабәт Тагор картның мондый сүзләре күзгә ташланды: «Безнең киләчәгебез җирдә кешенең кешене һәм милләтнең милләтне эксплуатацияләвенә чик куярга ашкынучы көчләр белән үз көчебезне берләштерә алуыбыздан гыйбарәт».

Рабиндранат Тагор үз Ватанының барыр юлын, акыл ияләренә хас булганча, моннан күп еллар элек әнә шулай алдан әйтеп биргән.

1970–1974

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации