Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 31


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 15:15


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 31 (всего у книги 35 страниц)

Шрифт:
- 100% +
Босфор буенда татарча җыр

Бу сәяхәт турында минем блокнотыма язган тәэсирләрем шул көннәр белән тәмамлана. Дөрес, әле ул блокнотның битләрендә Төркия турындагы истәлекләр дә булырга тиеш иде. Ләкин Төркиядә йөргәндә мин бик аз язганмын. Бу илдә, аңа аяк басуга, бөтенләй көтмәгән хисләр кичерәсең. Бөтен дөньяга мәшһүр Зәңгәр мәчет янындагы мәйданда мин аю биетеп йөргән бер малайны күрдем. Безнең татарда берәр кирәкмәгән урында кеше җыелса: «Китегез моннан, әллә аю биетәләрме?» – дип кычкыра торган бер гадәт бар. Күрәсең, ул сүз сәнгатьнең шул төренә бәйле рәвештә туган. Унөч яшьлек Нуретдин исемле малай кулына шөлдерле барабан (бубен) тоткан да яшь аюны биетә.

Чибәр генә киенгән студентларны университет каршында бер егет туктатты. Ниндидер кәгазь өләште. Без моның белән кызыксындык. Университет студентларының укыту программаларын үзгәртүне таләп итеп чуалышкан көннәре икән.

Дөресен генә әйткәндә, без Төркияне күрмәдек тә. Истанбулда булу әле Төркиядә булумыни ул? Дөрес, Истанбул безнең әдәбиятыбыз өчен эзсез шәһәр түгел. Монда татарның беренче прозаигы Муса Акъегетзадә булган. Монда Дәрдемәнд, Шәриф Камал, Галиәсгар Камал булган. Кайсы урамнарда аларның эзләре калган? Монда Балкан сугышлары вакытында газета корреспонденты сыйфатында Фатих Кәрими йөргән. Төркиядәге феодаль тәртипләрне, сәүдәдә алдакчылыкны, авылда наданлыкны, чиновникларда ришвәтчелекне татар халкына беренче тапкыр Ф. Кәрими ачып биргән.

Төрек крестьяннарының, хезмәт халкының заманында бай фольклоры булган. Ул байлык хәзер дә исәнме? Төрекләр без белгән матур җырларны беләләрме икән?

 
Кыя төбе саз олур,
Гөл ачылур, яз олур;
Бән ярымны гөл димим,
Гөлнең умере аз олур.
 

Безнең югары уку йортларының филология факультетларында Урта гасырның бөек шагыйре Җәләлетдин Руми иҗаты өйрәнелә. Әгәр программа мөмкинлек бирсә, мин, һичшиксез, Руми каберенә – Конья шәһәренә барыр идем. Җәләлетдин Руми – моннан җиде гасыр элек, дини фанатизмның иң көчле бер дәверендә, хатын-кыз азатлыгын, мәхәббәт хисен яклап чыккан кеше, изелгәннәрне яклап тавыш биргән шагыйрь. Руми үзенең иҗтимагый-политик һәм эстетик карашлары аркылы, адәм баласы ашарын тир белән табарга тиеш, тыйнак булырга һәм тормышында матурлык эзләргә тиеш, дигән. Төркиягә килеп, шул гуманистныңмы каберен күрми китәргә?

Истанбул чын Төркия түгел. Анда Европа белән Азия бергә килеп кушылган да без аңламаслык ниндидер конгломерат тудырган.

Төнге унберләрдә без Босфор аркылы чыктык. Мин йоклый алмадым. Бу сәяхәт минем тынычлыгымны алды. Нәрсә булды соң әле?

Палубада мин уйланып утырдым. Бу минутта минем бер ягымда – Европа, икенче ягымда Азия иде. Шунда элек үк ишеткән бер җыр хәтеремә төште. Аны безнең авылның Закир Нургалие дигән бер егет һәрвакыт түгәрәк уенда уртага керткәч җырлый иде (ул егет Ватан сугышында һәлак булды):

 
Җир йөзендә алты кыйтга,
Аның берсе – Азия…
 

Түзмәдем, флагшток янына барып бастым да (палубада бер кеше дә юк иде) Босфор ярларына карап кычкырып бер җырладым.

Әйдә, Босфорда «Алмагачлары»ның, бәлки, беренче яңгыравыдыр…

Тәмле чәй утравында бер атна
 
Шәүкы мәскян китмәз, ирмеш,
    көлле хин,
Газме риҗгать әйләмешем
    бәгъдә зин.
(Туган җирне сагыну дәрте бервакытта
    да бетми икән,
Шунлыктан мин үз илемә кайткан идем.)
 
Ә. Каргалый

Цейлон чәе дигәндә кемнең генә күңеле кузгалмый да кемнең генә самавыр янына утырасы килми икән?

Пальмалар эчендә утырган җыйнак кына аэровокзал – халыкара Коломбо аэропорты. Безнең группа язучылардан, нигездә, Мәскәү һәм Себер язучыларыннан тора иде. 40 градус салкынлыктан ике көн генә элек аерылган Иркутск, Чита язучылары Коломбо аэродромына аяк баскач, бераз гына тын ала алмыйча тордылар. Коломбо парлы мунча кебек. Иртән сәгать 9 да инде 25 градус җылылык иде. Автобуска утыртып, безне шәһәргә алып киттеләр. 10 мең метр биеклектә төнлә берничә сәгать кенә йоклап алуга карамастан, барысының да күзе тәрәзәдә. Бөтен дөнья кокос пальмасыннан гыйбарәт. Юл буенда алачыклар. Цейлон утравында кечерәк шәһәрләр һәм авыллар, озын ике яклы урам булып, юл буена сузылганнар. Чөнки эчкә таба таралып утырып булмый – артта джунглилар башлана. Һәр крестьянның өе алдында кечкенә генә кибете – анда кокос чикләвеге, ананас, батат, банан өеп куелган, билләренә бер кисәк материя бәйләгән коңгырт тәнле хуҗалар сатып алучыларны көтеп утыралар. Анда-санда фил җитәкләп баручылар очрый, болар элегрәк сатып алынган филләр. Шри-Ланка хөкүмәте утрауда филләр аулауны, аерым кешеләргә сатуны тыйган. Филләр бик зур, алар һич тә зоопаркларда без күреп ияләнгән фил кадәр генә түгел. Дөресен әйтим, урамда беренче очраган филне мин күрә дә алмадым. Иптәшләр: «Әнә фил!» – дип шау иттеләр, фотокамераларын көйли башладылар, шофёр да машинасын туктатты. Безгә таба борылып, ап-ак тешләрен күрсәтеп елмайды.

– Элефант (фил), – диде.

Мин дә, ачык тәрәзәдән фотокамерамны чыгарып, филне көтә башладым. Автобус тар урамда туктаган иде, минем тәрәзә янында гына ниндидер бер йортныңмы, кибетнеңме карасу-чиягә буялган стенасы туры килде, фактта мин берни дә күрә алмадым. Машина кузгалгач, мин:

– Фил кайда иде соң? – дип сорадым һәм көлкегә калдым. Крыловның мәсәлендәге шикелле, мин «филне шәйләмәгән» булып чыктым: теге карачкыл-чия стена фил булган икән.

Хәер, бу беренче тәэсир булганга гына шулай истә калган, икенче көнне инде без филләргә атланып йөрдек. Безгә, бала вакытында атка атланып ат сугарган, иркен басулардан атка атланып чапкан кешеләргә, фил өстендә баруы әллә ни зур ләззәт бирә алмый. Тиктомал зур мәйдан – анда ни аякларыңны җәеп утырырга, ни аякларың белән аның гәүдәсен кысарга мөмкинлек юк. Атлаган саен аның сырт өсте «йөри», тиресе, кабыргалары хәрәкәт итә, тотынырга ат ялы кебек ялы да юк, мин тизрәк төшү ягын карадым. Югыйсә фил хуҗасы, яр буена алып килеп, мин атланган филне су коендырырга кертеп җибәрмәкче иде, мин, бөтен сүзләремне катыштырып, читкә борырга әйттем, һәрхәлдә, филнең су коенганын ярдан карап торган яхшырак.

Филләр кыргый хәлдә табигатьтә хәзер инде сирәк очраучы хайваннар төркеменә керәләр. Цейлонда исә әлегә көтү-көтү булып азык һәм су эзләп йөрүче кыргый филләр очрый. Филләр – утраудагы халыкларның борынгыдан ук иптәшләре һәм юлдашлары. Ул – ышанычлы эшче, транспорт, сингал халыкларының барлык тантаналарында катнашучы. Ләкин колониаль державалар утраудагы филләрне гасырлар буена вәхшиләрчә кырганнар. 450 ел буена Цейлон, чиратлап, Португалия, Голландия, Англия колонизациясе астында булган. Филләр азайган. Цейлон дәүләте аерылып, суверенлык алгач (1948 елда), аның беренче декретларыннан берсе фил аулауны тыю турында була. Хәзер исә аерым очракларда парламент рөхсәте белән генә фил ауларга рөхсәт ителә. Кыргый филләрдән крестьяннар зыян да күрәләр. Ачлыктан һәм сусаудан җәфаланган филләр крестьян басуларына килеп керәләр, чәчүлек җирләрен таптыйлар. Ләкин андый очракта да крестьяннар филләрне үтермиләр, бары тик куркыталар гына. Бер авылда шулай, иген басуын таптаучы фил көтүен куркытканда, бер филне мылтыктан яралыйлар. Ләкин кешеләр бу филне антибиотиклар белән дәвалаганнар. Иптәшләре, ул аякка басканчы, урман авызында ике көн буе бу филне көтеп торганнар.

Цейлон утравында дөньядагы бердәнбер филләр мәктәбе бар. Туристлар программасына бу мәктәпне карау кертелми. Филне кулга ияләштерүнең серләре бик нык саклана. Бу мәктәптә җирне агач төбеннән чистартырга, йөк ташырга, авыл хуҗалыгы эшләренә филләрне тиз өйрәтәләр. Ләкин филне тәрбияләү турындагы яңалыкларның кайберсе шунда ук бөтен утрауга тарала. Күптән түгел генә, мәсәлән, бер крестьянга фил һөҗүм итә: ачулы фил аны хоботы белән эләктереп ала, югары күтәрә. Куркып калган крестьян ялгыш аның муенын кытыклап җибәрә. Фил калтырап куя һәм, крестьянны җиргә төшереп, тиз генә торып чаба.

Филнең бөтен курыкканы – тычкан, диләр, ихтимал, анысы да дөрестер…

Кышкы киемнәрне салганга тәүлек тулмаган иде әле, декабрьнең 9 ында төштән соң инде без Һинд океанында су кердек. Океан дулкыннарында йөзү декабрьдә дә рәхәт эш икән.

…Цейлон утравының табигатенә, серлелегенә мин яшьтән гашыйк идем. Күрмәгән көе, ул утрау турында берни дә укымаган көе гашыйк идем. Бары тик Сергей Яковлевич Лемешевның тавышы аркасында гына. Лемешевның бу утрауга ни катнашы бар? Ул бит географ түгел, сәяхәтче түгел, ә җырчы, СССРның халык артисты. Укучыларның сораулары буенча төзелгән радиоконцертларны тыңлагыз: анда еш кына композитор Бизеның «Энҗе эзләүчеләр» операсыннан Надир ариясен башкаруны сорыйлар. Ә ул арияне Лемешев кадәр, бөтен нечкәлегенә китереп, беркемнең дә башкара алганы юк әле. «Энҗе эзләүчеләр» операсында исә вакыйга Цейлон утравында бара.

…Утрауның яр буена энҗе эзләүчеләр җыелган. Алар үзләренә юлбашчы сайларга тиешләр. Иң батыр һәм тәҗрибәле егет Зурганы башлык итеп сайлыйлар. Яр буендагы куаклар арасыннан шулвакыт бер егет килеп чыга. Зурга аны таный. Бу – аның элеккеге якын дусты Надир. Алар, икесе бер кызга гашыйк булып, дошманга әйләнгәннәр. Еллар үткән, дошманлык инде онытылган. Надир да теге кызга булган хисләре инде сүнгән дип ышанып кайткан.

Шулвакыт диңгездә чадралы бер кыз утырган көймә күренә. Энҗе эзләүчеләр үзләренең хәвефле сәфәренә чыгар алдыннан диңгезнең явыз көчләренә мөрәҗәгать итәләр, яхшылык итүен сорыйлар. Ә явыз көчләр белән үз гомерендә гашыйк булмаска, иргә чыкмаска дип ант эчкән жрица гына сөйләшә ала. Көймә ярга килеп туктый, энҗе эзләүчеләр үзләренең яклаучыларын сәламлиләр. Зурга яклаучы жрицага аның анты турында әйтә. Кыз ант итә һәм шулвакыт Надирны күреп ала. Надир да аны таный: гашыйк булмаска, егетләр белән очрашмаска ант иткән жрица – кайчандыр Надир белән Зурганың дошманлашуына сәбәп булган гүзәл кыз Ләйлә.

Төн… Баш жрец Нурабад кызны диңгез буендагы кыялар арасына – храмга китерә. «Антыңны тота алырсыңмы, бозмассыңмы?» – дип сорый аннан Нурабад китәр алдыннан. Җавап урынына Ләйлә аңа бер хикәят сөйли. Кечкенә вакытта ул, дошман эзәрлекләвеннән яшереп, бер качкынның гомерен саклап калган икән. Аңа янаганнар, куркытканнар, ләкин ул егетне саклап калган. Егет аңа бер кыйммәтле муенса бүләк иткән. Менә ул муенса – Ләйләнең кулында.

Шуны тыңлагач, Нурабад китә. Ләкин Ләйләнең күңеле ашкына, аның Надир белән күрешәсе килә. Ерактан Надир тавышы ишетелә. Арфа тавышына кушылып, бик-бик ерактан Надир тавышы килә:

 
Моя голубка сладко уснула…
 

Моны лирик тенор С. Я. Лемешев кына җан тетрәрлек итеп җырлый.

Надир белән Ләйлә яшерен рәвештә күрешәләр. Нәкъ Таһир белән Зөһрә күрешкән кебек!

Надирны каравылчылар тота. Жрецлар һәм балыкчылар җинаятьчеләргә үлем җәзасы бирүне таләп итәләр. Зурга халыкны тынычландыра: мин – юлбашчыгыз, үзем хәл итәрмен, ди. Зурга яшь жрицаның битеннән чадрасын алып ташлый һәм имәнеп китә: бу – Ләйлә, Надир белән аларның дошманлыгына сәбәпче булган гүзәл кыз. Көнчелегенә чыдый алмыйча, ул әмер бирә: икесен дә җәзалап үтерергә!

Төн. Зурга үзенең шалашында ялгыз. Аның күңеле тыныч түгел. Көнләшүенә чыдый алмыйча, ул үзенең дустын һәм сөйгән кызын үлемгә хөкем итте… Аның шалашына Ләйләне китерәләр. Ләйлә бу җинаятьтә үзенең генә гаепле икәнен әйтә, Надирны коткаруларын үтенә. Ләйләнең бу үтенече Зурганың ачуын гына кабарта. Зурганың күңеле йомшамасын белгәч, Ләйлә соңгы үтенечен әйтә: бер балыкчы минем әниемә менә шушы муенсаны илтеп тапшырсын, ди. Муенсаны күреп, Зурга телсез кала: яшь вакытында үзен үлемнән коткарган бер балага бүләк иткән булган ул аны. Димәк, ул хәзер үзен коткарган кешене үлемгә хөкем иткән.

Ут ягалар. Ут тирәсендә үч алу биюе – изге ритуал башлана. Надир белән Ләйләне китерәләр. Менә-менә аларны утка ташларга тиешләр. Кинәт кенә горизонт кызарып китә. Халык арасына Зурга килеп керә һәм, безнең иген басуларыбызга, алачыкларыбызга ачуы чыккан аллалар ут җибәргәннәр, дип хәбәр сала. Җинаятьчеләр турында онытып, энҗе эзләүчеләр алачыкларын коткарырга йөгерешәләр. Ут янында шикләнгән Нурабад кына кала. Качкан җиреннән ул Зурганың сүзләрен тыңлап тора. Зурга авылга үзе ут төрткән икән, Ләйлә белән Надирга качарга мөмкинлек тудырган икән. Гашыйклар качалар. Нурабад халыкны җыя һәм алданганнарын хәбәр итә. Ачулары ташыган энҗе эзләүчеләр Зурганы, үзләрен алдаган өчен, изге утка ыргыталар. Зурга һәлак була.

Цейлон җирендә йөргәндә, минем хыялымда әнә шул борынгы әкият яңарып китте. Мин һәр адымымда Надир ариясен ишеткәндәй булып йөрдем:

 
Моя голубка сладко уснула…
 

Ни өчендер, кич булуга, колакта Лемешев тавышы кабат яңгырады. Нигә икән?

 
В сиянье ночи лунной…
 

Ә… Операда бит бөтен вакыйгалар океан буенда бара. Ә без, отельдән чыгуга, океан буена аяк басканбыз икән.

Кичке Коломбога без ашыга-ашыга чыгып киттек. Беренче көнне күп күрәсе, күп ишетәсе килде. Караңгы тиз төште. Күк йөзендә ара-тирә йолдызлар калыкты. Океаннан дымлы җил исә, көндезге эсселектән кызган шәһәрнең таш урамнары шулай итеп парлы мунчага әйләнә. Ай тулган чак иде. Җирле халыклар моны үзләренчә бәйрәм итәләр икән. Океан буенда зур гына мәйданда үлән каплаган тигезлеккә халык җыелды. Бала-чага океан җиленә кәгазь очырткыч очыртты. Күк йөзе тулы (150–200 метрга кадәр күтәртәләр) кәгазь очырткыч, ул очырткычларның кайберләре каракош каурыйлары белән бизәлгән, каракош силуэты ясалган. Ай нурына коенган күк йөзендә болар әллә нинди гаҗәеп бер күренеш тудыралар. Дүрт тәгәрмәчле өстәл кадәр генә кечкенә кибетләрне этеп йөртәләр, аларның өстендә ут яна, ут өстендә чикләвек, вак кына яфрак итеп туралган бәрәңге кыздыралар. Егет-кыз шул арба янына килә, учак яктысында хуҗаның учына вак акча сала да бер аш кашыгы чамасы кыздырган бәрәңге яки вак чикләвек ала. Чәй кашыгының борыны белән генә, хуҗа кеше аларның ризыгы өстенә тоз сибеп җибәрә. Океан, гөрселдәп, дулкыннарын сөзәк ярга тәгәрәтә, ай яктысында чирәм өстендә гөрләп сәүдә бара, һавада кәгазь-каурый очырткычлар тибрәлә – утрау халкы ай туган көнне бәйрәм итә.

Цейлон утравының бөтен экзотикасы икенче көнне Полоннарува шәһәренә барганда башланды. Без кокос пальмалары үскән джунгли аркылы уздык. Юлда туктап, кокос чикләвеге сатып алдык. Чикләвек уртакул гөл чүлмәге кадәр (1,5–2,5 кг), аның эчендә баллы сөт. Бер чикләвекнең эчендәге сөтне эчеп куйсаң (0,5 литр), ачыкмыйча шактый вакыт йөрергә була. Пальма – Цейлон халкының төп терәге. Ул – сөт тә, төзү материалы да, зонтик та, бизәнү әйберләре дә, ашлама да һ. б. Аның тыгыз, зур яфраклары йорт салуда файдаланыла, бер яфрагыннан зур гына бер зонтик ясап була. Пальма яфрагыннан эшләнгән зонтикны будда монахлары гына йөртә ала. Алачык, гомумән, бары тик пальма сабакларыннан һәм бамбук таякларыннан гына тора. Кокос чикләвегенең тукымасыннан маты, чыпта, щётка һ. б. әйберләр ясыйлар. 20–25 метр биеклектәге кокос пальмасына утрау халкы, бигрәк тә балалар, җиңел менеп китә. Кокос пальмасының урманнары, нигездә, океан буйларына таралган. Чөнки кокос чикләвеге, яр буеннан суга тәгәрәп төшкәч яки су күтәрелеше белән океанга чыккач, йөри-йөри башка утрауларга эләккән һәм тишелеп үсә башлаган.

Полоннарува шәһәрендә без джунгли эчендә утырган ике катлы бер отельгә туктадык. Минем бүлмә беренче катта иде. Кап-караңгы төн. Өй түренә чыктым. Кара урман безнең йортка терәлеп үк тора. Урманда моңарчы мин ишетмәгән кошларның концерты, агачлар арасында яктырткыч күбәләкләр болыты. Боларның караңгыда очканын карап торганда, үз күзләреңә үзең ышанмыйсың. Коточкыч зур канатлы каракошлар, пырылдап очып, агачтан агачка күчәләр. Кыскасы, джунглиның үз дөньясы, үз законнары. Безнең бер иптәшебез кобра еланнарын биетүче утрау кешесеннән көндез сыбызгы сатып алган иде. Кич белән үз бүлмәсенә иптәшләре кергәч, караватына менеп, аяк бөкләп утырган да факир булып (елан биетүче) кыланып күрсәтмәкче икән. Сыбызгы тавышы ишетелүгә, отельнең хуҗасы йөгереп килеп җитә.

– Нишлисез сез, хәзер үк туктатыгыз, урмандагы бөтен кобра монда җыелырга мөмкин, – диде.

Без хуҗага ихтирам йөзеннән, аның сүзенә ышанып таралыштык. Мин йокы алдыннан, гадәт буенча, китап тотып укып ятам. Бүлмәнең беренче катта булуы, әлбәттә, бераз эчне пошыра иде. Утны сүндерер алдыннан бүлмәдә ниндидер бер хәрәкәт барын күз сизде. Кайда нәрсә барын әле баш кабул итеп бетермәгән иде. Балкон утын сүндерергә дип, тәрәзә янына барганда югарырак карасам, тәнем өшеп китте: тәрәзә гардиннары өстендә, кара энҗе күзләрен елтыратып, 15–20 сантиметр озынлыгында юан бер кәлтә миңа карап тора иде. Бераздан аның ялгыз түгел икәнен белдем. Менә шулардан соң ут сүндереп тынычлап йоклап кара инде! Утны сүндерүен сүндердем, күзне дә чытырдатып йомдым, одеялга да бик нык төрендем, әмма йокы кермәде. Кәлтә йөргән бүлмәдә кобра йөрмәс дип кем әйтә ала! Шулай да иртәнге якта йоклап киткәнмен. Йокы шулкадәр нык булган, хәтта тәрәзә янындагы агачларда маймылларның иртәнге аш вакытын күрмәгәнмен. Мин торып чыкканда, иптәшләремнең барысы да, фотоаппарат тотып, агач арасында йөриләр иде.

– Син ничек уянмадың? Безне маймыллар уятты, – диделәр алар.

Маймыллар көтүе, безнең тәрәзә янындагы агачларга килеп, пыр туздырып сугышкан, уйнашкан, иртәнге «гимнастика» ясап алган икән. Сәяхәт ахырында мин боларның бер дә искитәрлек эш түгел икәнен, йокысыз уздырган төннең дә бик юктан икәнен белдем. Беренчедән, бүлмәдәге кәлтәләр ул – кешенең дуслары, алар бүлмәгә кергән чебен-черки, москитларны ашый икән. Икенчедән, кирпечтән салынган, паркет идәнле отельдә йоклау әле ул бишектә йоклаган кебек икән. Чөнки бераздан безгә океан яр буенда комлыкка салынган алачык тибындагы отельдә йокларга туры килде. Моның стенасы да, түбәсе дә пальма яфракларыннан, стена хезмәтен үтәүче матыларны җил селкетеп тора, баш очында пальмалар шаулый, берничә метр читтә океан үкерә иде. Ярый әле карават өстенә чыбылдык корылган иде, шунда «бикләнеп» яттык. Бик тыныч һәм рәхәтләнеп йокладым дисәм, ялганчы булыр идем…

Кая гына барма, кайда гына туктама – кобра биетәләр. «Сихерче», кәрзин капкачын ачып, аягын бөкләп утыра да авызына сыбызгысын каба. Кәрзин эченнән саргылт-соры кобра еланы үрмәләп чыга. Музыка тавышына ул башын күтәрә, баш жәймәсе – капюшоны – кулъяулык зурлыгына кадәр җәелә. Санламыйчарак торса, хуҗасы аңа берне биреп тә ала. Шунда ук хуҗаның алты-җиде яшьлек кызы яки малае ялантәненә ике-өч метр озынлыктагы, беләк юанлыгы питон еланын чорнап тора. Аларны фотога алган өчен акча түлисең – еланнар аларның тамак туйдыручылары. Концертның ахырында әти кеше кобраның япьлекә чыгып торган авызын үз авызына каба – карап торучылар тынсыз калалар. Бик тә кызып китсәләр инде, бер капчыкны ачалар да мангуст чыгаралар, мангуст белән кобраны сугыштырып күрсәтәләр. Мангустның, бичараның, авыз-борыны канап бетә…

…Кобраның капюшонын иң шәп итеп җәйгән моментын фотога төшергән идем. Ыгы-зыгы арасында, күп кешеләр белән бергә булгач, шул көе генә китеп барган идем. Автобуска керергә дип аягымны атласам, берәү җиңемнән тотты. Борылып карасам, кобра биетүче икән.

– Мани, мани (акча), – ди.

Минем вак акчам юк иде, тыныч кына бер сигарет бүләк иттем.

– Мани ноу (акчам юк), – дип кереп китмәкче булдым. Шулвакыт битемнән 15–20 сантиметр арада бер нәрсә күрдем. Акча сораучы кеше үзенең җилкәсенә кобрасын салган икән, кобра, башын күтәргән килеш япьлекәсен чыгарып, минем яңагым белән рәттән тора икән. Мин, әлбәттә, кычкырып җибәрдем, акча да табылды: куркуымнан шактый зур акча – 50 центлык тәңкәне чирәмгә ыргыттым. Ахырдан автобуска кергәч уйлап утырдым: әгәр тагын бер тапкыр җиңемнән тотса, мин, һичшиксез, нәрсә эшләгәнемне белмичә, бу кешегә йә фотоаппаратымны биргән, йә, тагы да начаррагы, кобраның башын авызыма капкан булыр идем…

Шуннан соң мин инде кобраларны фотога алмадым.

Цейлон утравы Будда статуялары белән тулы. Паркларда, мәйданнарда Будда сыны, кая карама, анда буддистлар храмы. Ике метр чамасы саргылт-кола төстәге ситсы белән, бер як җилкәләрен каплап, гәүдәләрен төргән монахлар адым саен. Храмнарда аларның исәбе-хисабы юк. Биек таш кыяларны чокып кереп, гасырлар буе анда Будда сынын ясаганнар. Менә Будда йоклый – 20 метрлы таш гәүдә. Менә Будда үлгән, менә ул утырып тора. Менә бу храмда Будданың, имеш, теше саклана, ләкин ул бүлмәгә керергә ярамый.

Храмнар эчендә шәм яна, аларның исеннән баш әйләнә, укшый башлыйсың, анда, Буддага дип, дөге кыздыралар. Храмнардан чыкканда, хәерчеләр акча, сигарет сорыйлар. Гарип-гораба, авырулар, тире белән сөяккә калган картлар, балалар…

Англия хөкүмәте утраудан чәй, каучук, какао һәм ананас чыгарган, ә халык өчен иң кирәге – игенчелекне үстермәгән. Утрауда икмәк мәсьәләсе проблема булып тора. Колонизация Цейлон халкын актык чиккә җиткергән: анда эшсезлек (хәтта югары белемле кешеләр арасыннан дистәләрчә мең кеше эшсез), хәерчелек адым саен үзен сиздерә. Кичен урамнарда йөргәндә, үз күзеңә үзең ышанмыйсың: асфальтка кәгазь җәеп, шунда йоклыйлар, шунда, аяк астында чүпрәк җәеп, дөге ашап утыралар. Суверенитет алган Шри-Ланка республикасы алдында әнә шул эшсезлек, хәерчелекне бетерү буенча искиткеч зур, кыен бурычлар тора: хөкүмәт җан башына талон буенча атнага 2 фунт дөге бушлай бирә, эшсезләрне, әлбәттә, бу ач үлемнән саклый. Икмәк исә карточкалар буенча сатыла (мәгълүмат 1968 елгы). Менә дигән (анда еллык уртача температура 25 градус) яшеллеккә чумган бу утрауны Англия колонизациясе әнә шулай актык чигенә кадәр китереп җиткергән.

Шри-Ланка – гүзәл Ланка. Утрауның төп халкы сингаллар, үз илләрен яратып, әнә шулай дип атаганнар. 1948 елда азатлык хокукы алган бу утрау кискен сәяси көрәш атмосферасында яши.

Илдә торак йортлар төзү эше шактый авыр хәлдә. Халыкара диңгез порты, халыкара аэропорт булган Коломбо шәһәренең үзендә генә дә алачыкта яшәүчеләр исәпсез-сансыз. Ул алачыкларда бернинди санитария таләпләрен саклау мөмкин түгел, сасы, пычрак. Коломбо үзәгендә йөргәндә, бервакыт безне ярым ялангач балалар төркеме чорнап алып, акча, сигарет, ашарга сорый башладылар. Без, җиңел кулдан гына, кесәдә ни бар, шуны биреп узмакчы идек, балаларның шатлыклы тавышына бөтен кварталдагы алачыклардан сабыйлар җыелды. Без берничә йөз ач-ялангач сабыйның уртасында калдык. Алар безнең белән бергә атладылар, шаулаштылар, олыраклары кечкенәләрен таптады, елаштылар…

…Шри-Ланкада сәяхәттә йөреп кайтуыма бер ай да үтмәгән иде. «Правда» газетасыннан укыйм: Коломбо портына «Большевик Суханов» исемендәге безнең судно йорт төзү җиһазлары төяп килгән. Океан портында безнең судноны Шри-Ланка республикасының хөкүмәт әгъзалары, журналистлар, дипломатлар, фоторепортёрлар каршы алган. Торак йортлар төзү – безнең ил белән Шри-Ланка арасындагы күптөрле экономик бәйләнешләрнең берсе. Торак йортлар күп, бик күп кирәк азатлык яулап алган бу утрауга! Нәкъ безнең Татарстандагы кебек… Шри-Ланкада Советлар Союзының ярдәме белән шин заводы, металлургия заводының прокат цехы, элеватор һ. б. объектлар төзелгән. Безнең илебезгә булган дусларча мөнәсәбәтне без бигрәк тә Цейлон язучылары белән булган очрашуда сиздек. «Совет-Цейлон дуслыгы» җәмгыяте әгъзалары – язучылар, журналистлар, интеллигенция вәкилләре – безне үз җәмгыятьләренең йортына кунакка чакырдылар. Өстәл тулы ананас, банан, апельсин иде, «Кока-кола» өләшеп чыктылар. Әңгәмә кызды. Бу җәмгыятькә әле Цейлон утравы Англия колониясе булган вакытта – 1942 елда ук – нигез салынган икән. Ватан сугышы барган авыр көннәрдә тропикта урнашкан бу утрау халкы безгә теләктәшлек белдергән, үз халыклары арасында СССР турында аңлату эше алып барган. Бу җәмгыятьнең утрауда 25 филиалы бар. Җәмгыять әгъзалары – язучылар – халык арасында безнең илебез турында лекцияләр укыйлар икән. Җәмгыять каршында рус телен өйрәнү түгәрәге бар. Бу түгәрәктә өч группага бүленеп укыйлар. Аларны СССР илчелеге хезмәткәрләренең хатыннары укыта. Шунда ук, безнең илдән килеп, Цейлон врачына кияүгә чыккан бер хатын да укытучы хезмәтен башкара. Җәмгыять Советлар Союзы тормышын чагылдырган иң яхшы рәсемгә ел саен конкурс уздыра. Конкурста җиңеп чыккан кеше СССРга бару өчен путёвка белән бүләкләнә. Җәмгыятьнең бинасында безгә бер рәсем күрсәттеләр. Җәмгыять җитәкчесе шул рәсем турында сөйләде. Моның копиясе Мәскәүдә Ленин музеена куелган, диде.

– Моның авторы, – диде ул, – безнең арада утыра, безнең җәмгыятьнең 1942 елдан бирле актив эшлеклесе, күренекле язучы, скульптор, художник Мапалагама Випуласара…

Безнең каршыда креслода утырган, бер як җилкәсенә саргылт-кола сари салган алтмыш яшьләр чамасындагы будда монахы елмаеп башын иде.

Аның үз тәрҗемәчесе бар – Мәскәүдә Патрис Лумумба университетын тәмамлаган, русчаны әйбәт кенә белә торган бер егет. Шуңа күрә сөйләшү җиңел булды.

Бу дөньяда нинди генә хәлләр булмый. 1973 елның март башында мин Мәскәүдә командировкада вакытта «Ленинград» кунакханәсендә яшәгән идем. Иртә-кич аның холлында утырган вакытларда һәрвакыт яланбаш, иңенә сари салган бер монахка игътибар итә идем. Аны будда монахы диделәр, минем будда монахын беренче күрүем булганлыктан, озак-озак аңа карап тора идем.

Инде менә будда монахы белән сөйләшеп тә утырабыз.

– Мәскәүдә булганыгыз бармы? – дип сорыйм.

– Унбиш тапкыр булдым, – дип елмая Мапалагама.– Соңгы тапкыр әле март башында гына булдым.

Мин кызык өчен сорап куйдым:

– Кайсы гостиницада яшәдегез?

Монах бераз гына күзләрен йомып утырды да, кинәт исенә төшереп, кычкырып куйды:

– Ленинград! Ленинград!

Безнең, шулай итеп, икенче тапкыр очрашу булып чыкты. Андый кешене ничек инде өеңә алып китмисең? «Правда» газетасы хәбәрчесе Ю. Черниченко белән икебезне ул, машинасына утыртып, өенә алып китте. Үзе бизәгән мозаикалы бүлмәләрен, үзенең скульптура әсәрләрен күрсәтте. Үзе эшләгән Будданың копиясен автограф белән бүләк итте. Мәскәүдәге дусларын санап китте. Кайсы киноартист, кайсы балерина, кайсы скульптор…

Танылган язучы, скульптор, художник Мапалагама Випуласара машинасы белән безне океан буендагы «Ренука» отеленә китереп куйды. Аны бүлмәдән бүлмәгә кунакка чакырдылар, бүләкләр бирү башланды…

Канди шәһәренә пальма урманы эченнән бардык. Туктаган саен, әле кокос чикләвеге сөте эчәбез, әле ананас ашыйбыз. Канди – утрауның культура үзәге. Канди университетында 5 мең студент бар. Безне университетның сингал телләре кафедрасы укытучылары кабул итте. Әңгәмә кызды, студентлар, лаборантлар кофе китерделәр. Безнең группада югары уку йортында эшләүче кешеләрдән, ахрысы, мин үзем генә идем, шуңа күрә, үзем дә сизмәстән, шактый элементар, башка иптәшләр өчен кызыксыз сораулар биргәләдем:

– Стипендия түләү тәртибе ничек? Тулай торак бүлмәләрен, җәмәгать урыннарын кем җыештыра? Студентлар советы бармы?

Баксаң, бездәге тәртипләргә шулкадәр якын. Стипендияне студентларның өлгерешенә (беренче чиратта) һәм материаль хәленә карап түлиләр икән. Студсоветлары бар. Аның председателе дә килеп җитте. Ул безгә студентлар хәлен сөйләде.

– Узган уку елында, – диде ул, – студент ашханәләрендә ашату туктатылды. Без укуны өзәргә мәҗбүр булдык. Быел без илнең авыл хуҗалыгына ярдәм итү максатында авыл хуҗалыгы эшләрендә булыштык. Хәзер ашханә нормаль эшли. Ләкин безне бернәрсә борчый: илдә югары белем алган кешеләр арасында эшсезлек көчле. Университет тәмамлагач, без кая барырбыз? Ничек яшәрбез? Без сезнең вузларны тәмамлаучыларны дәүләт ничек каршы алганны, ничек итеп эш биргәнне беләбез һәм сезнең студентларның язмышына кызыгып карыйбыз.

Канди университетының берничә дистә гектар зурлыгындагы ботаника бакчасы безне таң калдырды. Монда моңарчы без күрмәгән-ишетмәгән агачлар, чәчәкләр бакчачыларның искиткеч зур игътибары, тәрбиясе астында үстерелә. Бакча Цейлонга килгән патшаларның, императорлар-корольләрнең игътибарын үзенә тарткан. Монда ХIХ гасырда фәлән-фәлән патша тарафыннан утыртылган йөзьяшәр агачлар бар.

Әмма безгә космонавт Юрий Гагарин утырткан агач барысыннан да якын тоелды: барыбыз да, шул куак төбенә утырып, рәсемгә төштек. Гагаринның исеме ул куак янына зур хөрмәт белән искә алынып язып куелган. «Җәннәт бакчасы» дигән сүз чын булса, ул бакча Шри-Ланка республикасының Канди университетындадыр.

Әңгәмәнең ахырында безне тулай торакка чакырдылар. Студсовет председателенең бик тә үз бүлмәсен күрсәтәсе килде. Керсәк, пөхтә бер бүлмә. «Тулай торакны без үзебез җыештырабыз», – диде ул. Нәкъ безнең студентлар яши торган бүлмә кебек: өстәлдә китаплар, стенада календарь, тәрәзә төбендә чәчәк. Берничә русча китап күзгә ташланды. Димәк, русча өйрәнә.

Безнең автобус кузгалып киткәч тә әле студентлар озак карап тордылар, кул болгадылар…

Цейлон утравындагы соңгы көнне без дөньяга мәшһүр чәй фабрикасында уздырдык. Әлбәттә, чәй фабрикасының кайсы гына цехына керсәң дә, чәйнең хуш исе борынны кытыклый. Җилкәдәге фотокамераңны салып ташлап, күлмәк сәдәпләрен ычкындырып, тирли-тирли бер чәй эчеп җибәрергә иде… Утрауда чәйгә ихтирам бик зур. Аны бик күп тапкыр (иртә дә, көндез дә, кичен дә) бирәләр, сөт белән эчәләр. Кая карама, анда цейлон чәен мактаган рекламалар. Чыгышы буенча ул балл белән үлчәнеп йөртелә икән. Фабрика кибетендә кунаклар өчен генә чәйнең иң яхшы сортларын саталар. Мин башта бер пачка алдым, аннан түзмәдем, тагын берне. Автобус кузгалыр алдыннан уйлап тордым: «Бу фабриканы һәм, гомумән, Цейлонны мин тагын кайчан күрәм?» Соңгы рупия акчаларны кибетче алдына китереп селеккәч, сатучы сингал егете, елмаеп, чәйнең иң яхшы сортларыннан тагын берничә пачканы алдыма куйды.

Чәй пачкаларын кочаклап, автобуска кергәч, иптәшләр көлештеләр:

– Бу кадәр дә татар булырсың икән, – диделәр.

Китәсе көнне Цейлон утравы безгә тропик яңгырын күрсәтте. Без зоопаркка кереп кенә киткән идек. Дөньяны кара болыт басты. Күк күкрәү, чатырдау тавышына бөтен утрау селкенгәндәй итә иде. Яңгыр кинәт килде, кинәт коя башлады. Безнең туфракка аның төсле куәтле яңгыр 15 минут яуса, бөтен игеннәрне, бәрәңгеләрне агызып бетерер, каз-үрдәкләр агар иде. Тоташ стенадай эре тамчылы бу яңгыр ярты сәгать, бер сәгать, бер сәгатьтән артык койды. Без түбә астына кергән идек, зоопаркны карау кайгысы бетте, автобуска кире чыгу мәсьәләсе проблема булып алга басты. Автобус нибары 200 метрлар ераклыкта иде. Ни хәл итәсең? Мондый яңгырда 1 метр бардың ни, 100 не бардың ни… Зоопаркта эшләүче хезмәткәрләр безгә ярдәмгә килделәр. Зур пальма яфракларын өзеп алдылар да, шуның белән каплап (бер яфрак астына ике кеше сыя ала), безне берәм-берәм автобуска озаттылар. Дөньяны су баскан иде. Шуңа күрәдер төн бик бөркү булды, урамнар авыл мунчасын хәтерләтә иде. Без исә бүлмәләрдә кондиционер белән салкын һава өрдердек…

«Ренука» кунакханәсендә безне кабул иткән фирма хуҗасы саубуллашу мәҗлесе бирергә тиеш иде. Ярым караңгы залда шәм яктысында ресторанда утырабыз. Цейлон рестораннарында оркестр бәрхет тавыш белән генә уйный, колак тондыру, акырып җырлау юк. Ресторанда тын музыка астында да ашап була икән. Олы яшьтәге 6–7 сингал безне сыйлап йөриләр: берсе чәнечке китерә, икенчесе – пычак, өченчесе – яфрак, дүртенчесе – салат, бишенчесе – боз, алтынчысы – су… Өстәл башында ниндидер бер яшь егет (чәчләре җилкәсенә төшкән, модалы күлмәктән, джинсыдан, билендә киң каеш) белән сылу, яшь сингал кызы утыра. Боларның кем икәнен белмибез, алар безнең гид белән генә сөйләшеп утыралар. Без һаман бөтен утрау буе безне йөрткән, ашаткан-эчерткән, рестораннар, отельләр, автобуслар хуҗасы булган эре капиталистны көтәбез. Кереп күренәме, юкмы инде, шайтан алгыры! Нәрсә, әллә тере капиталист белән сөйләшеп утырасы килмиме безнең бер әдәп-әхлак рамкалары эчендә генә? Ләкин юан корсаклы, сигара капкан, шакмаклы чалбар, пенсне кигән дәү абзый юк та юк. Мәҗлес инде тәмамланып килә. Инде теге озын чәчле кара егет тә хәрәкәтләнә башлады. Борыла да карый, борыла да карый. Малае яки оныгымы әллә? Ул борылган саен, официантлар дәррәү аның янына йөгерешеп киләләр. Кайвакыт ул утырган җиреннән генә, борылмыйча, уң кулының баш бармагын күтәрә. Шунда ук 5–6 официант аны чорнап ала. Янына киләләр дә башларын иеп, түбән карап катып калалар. Менә мәҗлес тә тәмам. Озын чәчле егет безнең гид белән аерылыша алмый. Ә оркестр, йомшак кына итеп, ярым караңгы залның түреннән җанга якын моң сибә: «Катюша»ны уйный. Минем елыйсы килә. Өйгә кайтасы килә. Нәкъ беренче аен хезмәт иткән солдат кебек, йөрәк, сулыгып-сулыгып, туган якны сагына. Сингал кызы, оркестрга кушылып, шактый зур акцент белән моңлы гына җырлый:


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации