Текст книги "Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 27 (всего у книги 35 страниц)
Тормый тарих бер сәгать тик язмыйча…
Гасырлар кичте, китте… Кичте еллар!
Нәбиләр, падишаһлар сөрде дәүран…
Гомерләрдер, күчеп кәрван вә кәрван,
Килеп кичте җиһандан канча илләр.
Дәрдемәнд
Җир йөзендә шундый бер ил бар: анда Кабил үзенең туганы Һабилне үтергән. Анда атабыз Адәм белән анабыз Хава үз гомерләренең иң ләззәтле көннәрен кичергәннәр. Ул – өч кыйтганы, Азия, Африка, Европаны тоташтыручы бер ил. Әгәр гомере буе чит ил кул астында яшәгән бер ил булса, ул, һичшиксез, шушы. Аны безнең эрага кадәр I гасырда римлылар басып алган. Безнең эраның IV–VII гасырларында ул Византия империясе составына кергән. VII гасырда аны – гарәпләр, XII–XIII гасырларда бер өлешен – тәре йөртүчеләр, алардан соң Мисыр мәмлүкләре басып ала. Бәлки, җиткәндер? Юк, бу илнең язмышы бик фаҗигале булган. 1516 елда аны төрекләр басып ала һәм 1918 елга кадәр ул ил госманлы төрекләр составында була. Беренче бөтендөнья сугышында, мәгълүм булганча, Төркия җиңелә. Бу илгә Франциянең һәм Англиянең оккупацион армияләре кертелә. 1920 елда Милләтләр Лигасы Франциягә бу ил белән идарә итәргә мандат бирә. Франция монда колониаль режим урнаштыра. Бу илдән соңгы солдат-оккупант бары тик 1946 елның апрелендә генә чыгып китә.
Ул ил Сурия дип атала.
Сурия – мәҗүсилек храмнары, монастырьлар, мәчетләр, чиркәүләр, зиннәтле сарайлар, крепостьлар иле. Суриядә гарәпләр, көрдләр, әрмәннәр, черкаслар, төрекләр яши.
Колонизаторлар Суриянең промышленносте белән дә, авыл хуҗалыгын үстерү белән дә кызыксынмаганнар. Үгезгә тагылган агач суканы күрәсең килсә, Суриянең басуларына чык. Китмән белән җир эшкәртү, аркадагы капчыкка бала салып йөрү, хәер сорашу – фәкыйрьлек, пычраклык, авырулар – колонизаторлардан калган мирас әнә шул. 1968 елда әнә шулай иде.
Сурия – борынгы Көнчыгыш иле. Аның кибетләрендә алтын әйберләр бик күп, анда парчалар сатыла. Суриянең офицерларына карасаң, үзеңнең ХХ гасырда яшәгәнеңне онытасың. Ул чуклы бүрекләр, чуклы эполетлар, урам ташына бәрелеп йөри торган бизәкле кылычлар…
Зур шәһәрләреннән булган Хомс урамында иртән берүзем базарга чыктым. Кара чадра ябынган хатын-кызлар, фотоаппаратны аларга юнәлтүгә, кызу-кызу китеп баралар. Товар – урамда. Бер үк кибеттә кәбестә, яңа пешкән көлчә, сарык ите, одеколон, парча, «Кока-кола», бизәнү әйберләре һәм газеталар сатыла. Сурия кибетләрен арзанлы авторучка баскан. Кибетләр янына урам уртасыннан сарык көтүе килә. Көтүне аркылап, униформа кигән кызлар мәктәпкә сабакка баралар. Сарык көтүен башына шакмаклы шәл бөркәнгән карт гарәп куып килә. Кибетче, көтү каршына чыгып, көтүчегә сәлам бирә:
– Әһлән вә сәһлән!
Шунда ук сәүдә башлана. Шунда ук арадан бер куйны егып суялар. Шунда ук тиресен салдырып, түшкәсен кибет алдына элеп тә куялар. Ә карт гарәп искергән кәгазь акчаларны җиләненең тирән кесәсенә төшереп җибәрә дә базар буйлап көтүен алып китә. Өстәл кадәр кунага кайнар күзикмәк төягән гарәп малайлары урам буйлап йөгерә.
Кычкыралар, йөгерәләр. Тау кадәр итеп өелгән көлчәнең ник берсе төшсен. Кычкыра-кычкыра саталар. Инде кояш кыздыра башлады – бир син безгә иртәнге ашка бер кисәк ит, бер стакан кефир, өч-дүрт йомырка, бир син безгә бер-ике стакан кайнар чәй! Юк, гадәт буенча ресторанда да (!) безгә көлчә-мөлчә белән тамак ялгарга, стакан-стакан гади су эчәргә туры килә иде. Аш дигәне дә әллә ни, белмәссең… Халык, иртән эшкә барганда, әнә шул көлчәне сатып ала. Монда бөтен кеше сәүдәгәр: ун яшьлек малай «уфалла» арбасына, тау кадәр итеп, зәйтүн җимешләре, тагын нәрсәдер төяп чыккан, пыр туздырып сәүдә итә. Тап-таза ир кеше муенына термос аскан да кечкенә стакан белән кайнар кофе сатып йөри. Чибәр генә киенгән таза егет килеп сиңа авторучка тәкъдим итә. Кыскасы, бу – бөтенләй икенче дөнья.
Мин бер ишектән кердем. Аста подвал. Подвалда мич янып тора. Мич каршында ялангач тәненең бил өлешенә ак чүпрәк бәйләгән арык гәүдәле бер гарәп көлчә пешерә. Аның хәрәкәтләре автомат рәвешендә. Сул ягыннан берәү көлчә камырын аңа биреп тора. Бу гарәп шуны озын тимер көрәгенә кабул итә дә мичнең түшәменә тезә. Ул арада элек тезгәннәре күпереп чыга – автоматик хәрәкәт белән аларны әйләндереп сала. Ул арада уң кырыйдагы рәттә инде пешеп көя башлаганнар – аларны алып, уң якка – кабул итүчегә бирәсе бар. Кабул итүче аларны кунага тезеп бара, эскертләп өелгән ризыкны ун-унике яшьлек малайлар баш түбәләренә куеп чыгып йөгерәләр.
Мич каршындагы гарәп өскә – миңа таба карап елмайды. Нәрсәдер әйтте. Мин дә гарәпчә белгән бөтен байлыгымнан:
– Сабаху-л-хәер! – дигән булдым.
Шул секунд эчендә аның конвейеры бозылды, кайсыдыр партияне ул вакытында кабул итә алмады, кайсыдыр партиясе көйде, аңа кычкырдылар…
Бу – хосусый бер предприятие икән.
Без, шактый гына таушалган автобуска утырып, «чүлләр кәләше» Пальмирага китәбез. Шуның хәрабәләренә аяк баскач кына, тарихның картлыгына, чаллыгына ышанасың. Бу дөньяга кемнәр килеп, кемнәр генә китмәгән! Саргылт-кара чүл дәшми… Пальмира шәһәре моннан 4800 ел чамасы элек салына башлаган. Аның борынгы халкы Аморитлар дәүләтен тәшкил иткән. Аннан соң Арамий дәүләте төзелгән. Ни хикмәт, ни хасият бар соң бу комлыкта? Монда бит тереклекнең заты да юк кебек…
Бик борынгы заманнарда кәрваннар бу урында су тапканнар. Бераздан ул суның шифалы икәнен белгәннәр. Ул ниндидер авыруларга дәва икән. Су тирәсенә кешеләр килеп утырган. Акрынлап бу оазис тирәсендә шәһәр төзелгән. Ләкин Пальмира (анда искиткеч мәһабәт пальмалар үскән) даими рәвештә дошман гаскәрләре тарафыннан таланып торган. Яңа эрага кадәр VIII гасырда Ассирия патшасы Тиглат Паласар Сурияне сугышып алган. Аның варисларыннан булган Ашшурбанипал һәрвакыт бу илгә хәрби походлар ясап торган. Ләкин дөнья тетрәтеп яшәгән Ассирия дәүләте яңа эрага кадәр 605 елда үзе дә җимерелгән. Урта Көнчыгышта тарих сәхнәсенә яңа Вавилон патшалыгы күтәрелгән. Вавилонның атаклы патшасы Навуходоносор Сурияне тәмам үзенә буйсындырган. Ләкин, Тукай әйткәнчә:
Әйләнә көпчәк кеби байлык вә шөһрәт, мәртәбә…
Яңа эрага кадәр 538 елда Вавилонның Суриядәге бөтен җирләрен Иран патшасы Кир сугышып алган. Озак та үтми, бу җирләр Рим империясе составына кертелгәннәр.
Шулай да Пальмира үзенең автономиясен саклап кала. Шәһәрдә зур храмнар, театрлар, сарайлар, мунчалар төзелә. Шәһәр үзенең матурлыгы, байлыгы белән Римга көндәш буларак үсә дә үсә. Ә Иран патшасы Шапур, күпсанлы гаскәре белән аның стеналары янына килгәч, Рим императоры Валериан, үзенең биләмәләрен югалтудан куркып, Пальмира патшасы Өдхәйнәгә мөрәҗәгать итә. Өдхәйнә үзенең гаскәре белән шәһәрне саклап кына калмый, бәлки Шапур армиясен җиңә дә. Рим императоры тарафыннан ул Көнчыгышның хакиме итеп билгеләнә. Өдхәйнәнең (Европада аны Оденат дип йөртәләр) абруе үсә: Рим императорлары аннан көнләшә һәм курка башлыйлар. Дәрәҗәсе үскән талантлы кешеләрдән деспотларның ничек котылганнары тарихта бик мәгълүм: Өдхәйнәне, үзенең өлкән улы белән бергә «сөйләшүләр алып бару өчен», Эмесса шәһәренә чакырталар һәм хыянәт юлы белән икесен дә үтертәләр. Үтерткәндә дә чит кешеләрдән. Рим императорыннан бу «фаҗига» сәбәпле кайгы белдергән кәгазь дә килә… Кара әле, Сталин методлары гел тарихтан килә икән бит! Ләкин римлылар көтмәгәндә бер хәл була: Өдхәйнәнең тол калган хатыны Зөбәйдә (Европада – Зиновия) үзен Көнчыгышның патшасы дип игълан итә. Пальмираның гаскәр башлыклары Хәбби белән Зәбдә турылыклы булу турында аңа ант бирәләр. Зөбәйдәне замандашлары шул чордагы иң гүзәл һәм иң акыллы хатын-кыз дип атыйлар. Зөбәйдә ат өстенә менә… Һәм кечкенә оазис өч ел буе римлыларны кыйный. Зөбәйдә армиясе шул чор эчендә римлылардан бөтен Сурияне, Палестинаны азат итә, Мисырга китә. Рим империясе коллыгыннан азат ителгән халыклар Зөбәйдәне зур ихтирам белән каршы алалар, аның армиясенә кушылалар. 270 елда (безнең эрада) Рим армиясе Анкарага чигенә. Ләкин кечкенә Пальмира дәүләтенең казнасы бушый. Куәтле Рим империясенә каршы ерак җирләрдә көрәш алып бару кыенлаша бара. Зөбәйдәнең армиясе 272 елда Эмесса янында – ире һәм сөекле улы үтерелгән җирдә җиңелә. Горур гарәп хатыны чүлләргә таба чигенә. Римлылар чүлдә аны озак эзлиләр. Зөбәйдә тотыла. Император Аврелиан, Римга кайтканда, шәһәрнең үзәк урамнарыннан үзенең арбасына алтын зынҗырлар белән бәйләгән гүзәл бер хатынны өстерәтә. Бу, тарихчылар атаганча, «гүзәллеге акылына тиң, ә акылы тиңдәшсез» хатын Зөбәйдә була.
Көрәштән соңгы төн – караклар, козгыннар төне. Мәһабәт Пальмираның горур халкын буйсындыра алмаган римлылар шәһәрнең сарайларын, храмнарын җимерәләр. Кояш храмының бөтен байлыгын Римга озаталар. Халыкны кыралар. Пальмира бер төн эчендә юк ителә. Сталинны борынгы тарихны укымаган дип кара…
Чәчәк аткан бу дәүләтнең колонналы сарайларын, храмнарын вакыт һәм тарих кызганмаган… Кайчандыр Азия илләре арасында сәүдә юлларының үзәге булган Пальмираның коры ком сахрасында куркыныч хәрабәләре генә калган. Андагы Кояш храмы хәрабәләрендә йөрибез. Искитәрлек мәһабәт колонналар. Бизәкләнгән мәрмәр кәрнизләр. Бу храмның мәйданы 40 мең квадрат метрга җиткән заллары бар!
…Тарих дәшми. Карачкыл чүл уртасында күкләргә ашкан саргылт колонналар, җимерек стеналар. Җил чыга. Ком бураны кузгала. Әйләнә-тирәдә бер үлән заты юк. Колонналар арасында ком уйный. Пальмираның кеше яши торган кварталыннан килгән малайлар сигарет сорыйлар, вак акча алмаштыралар. Һәрберсе ишәккә атланган. Бер ишәк өстендә өчәр-дүртәр малай. Кояш батып килә. Эссе җил тәнгә кайнар ком бөртекләрен бәрә. Күңелдә ниндидер авыр хисләр… Автобус Хомс шәһәренә таба кайтырга чыга. Без чүл уртасындагы юлдан барабыз. Сәләмә хөллә кигән, башларына яулык чорнаган гарәпләр куй көтүләрен чатырларына таба акрын гына куалар. Куйлар башларын комга игәннәр, әлсерәгәннәр. Чатырлар – иске кара сукнодан әмәлләп куйган торак йортлары. Болар күчмә гарәпләр. Чатыр эчендә бер-ике мендәр сыман нәрсә, бер-ике савыт, тәсбих, бер-ике кашык… Бөтен өй җиһазы шул. Ялкау дөяләр, иренеп кенә, юл читеннән эчкәрәк кереп баралар. Чүлдә анда-санда чәнечкеле үлән күренә. Кайдадыр, юлдан читтә, ябык зона – чит дәүләтләрнең хәрби базасы. Күк йөзендә, батып килгән кояшның алтын нурларында, хәрби самолёт канатлары ялтырап күренә. Пилот мәтәлә-кадала күнегүләр ясый. Мал асраучы күчмә гарәпләрнең авылына барып керәбез. Андый йортлар була дип сөйләсәләр, ышануы кыен булыр иде. Кара чуерташларны тезеп, метр ярым биеклегендә «өй бурасы» эшләнгән. «Җәйге лагерь». Түшәм, түбә юк. Тәрәзә юк. Ишек сыман бер ачыклык кына калдырылган. Күрәсең, шунда ук сарык та, көтүче дә куна. Комлыкта, бер калкулык буенда, йөзләгән шундый «йорт». Кичке эңгер-меңгердән каралып утыралар. Кырдырып алган башына яртылаш кына чалма чалган ябык битле бер яшь егет, юл буенда тәсбих тартып, безгә карап калды. Өстендә иске кара хөллә, ялан аякларына олтаннар гына эләктереп куйган…
Әлбәттә, бу күренешләрдән минем башыма килгән иң беренче фикер бик гади булды: нигә дип бу кешеләр монда яшиләр икән? Нигә болар яшел чирәмле урман буйларына, елга буйларына килмиләр икән? Монда яшәүнең мәгънәсе ни?
Минем кайчандыр Солтан Рахманколыйның «Кыйраәт китабы»н укыганым бар иде.
С.Рахманколый анда, патриотизм нәрсә ул дигән сорауга җавап бирергә тырышып, болай ди: «Һәркемгә үз җире кадерле. Менә син кар дәрьясында яшәгән эскимосны Кырым, Кара диңгез буендагы гөлбакчалы урыннарга күчереп кара. Ул, әлбәттә, анда калмаячак, үзенең кар дәрьясын сагынып кайтачак». Чыннан да, азмыни Ялтадагы санаторийдан, срогы беткәнче үк билет алып, Магаданга, Диксонга, Верхоянскига кайтып китүче кешеләр?
Монда да, мөгаен, шулайдыр. Бу халыкларга да аларның әнә шул йокымсыраган дөяләре, башын комга төрткән куйлары, эссе ком сахрасы кадерледер. Әнә шул чуерташлы өй кысаларында, кара сукно чатырлар эчендә алар да сөю, мәхәббәт хисләрен кичерәләрдер. Түбән төшкән кап-кара күк гөмбәзе астында, ком дәрьяларында аларда да төннәрен егет белән кыз очрашадыр, кайнар канлы гарәп егетләре оазиста үскән яшь пальма кебек гүзәл сылуларына мәхәббәт сүзләрен пышылдыйлардыр…
Туган җир бит ул, газиз бит ул!
Шуңа күрә техникадан, цивилизациядән ясалма рәвештә артта калдырылган бу халыкны күргәч кызганасың да, шатланасың да: әнә шул ком сахралары өчен көрәшкә күтәрелеп, бу батыр халык сәяси мөстәкыйльлеккә иреште. Аңа тынычлык кына кирәк! Алар инде җирләрен сугару өчен каналлар, буалар, сусаклагычлар төзиләр. Тарихның барышы шундый – озак та үтмәс, кояш көйдергән карачкыл-сары чүлләрдә бакчалар чәчәк атар…
Хомс шәһәрендә без гади генә бер отельгә урнаштык. Вестибюльдәге креслоларда гарәп егетләре сигарет тартып утыралар. Монда сигарет бик модада, һәркемнең кесәсендә чит илдә эшләнгән затлы сигарет. Океан артыннан «Филипп Моррис», «Вени, види, вици» (Цезарь сүзләре: килдем, күрдем, җиңдем), ФРГ, Куба, Болгария сигаретлары.
Миңа, бүлмәсенең ишеген ачып, яшь кенә гарәп егете сәлам бирә. Нәрсәдер әйтә. Мин «тисә тиенгә, тимәсә ботакка» дигәндәй:
– Вәгаләйкемәссәлам! – дип елмайган булам.
Бөтен җәфа-михнәт шул сүздән соң башланды.
Яшь егетнең авызы ерылды, миңа кулын сузды да инглизчә, гарәпчә нидер сөйли башлады. Мин – ләм-мим. Шулай да, немецча һәм французча ипи-тозлык белгәнемне сиздердем. Бәхетсезлегемә каршы, гарәп егете инглизчә генә белә иде. Шуннан китте газап. Ә егетем, елмаеп, үз номерына керергә чакыра, кыйммәтле сигарет тәкъдим итә…
Мең газаптан соң менә нәрсәләр аңлаштык. Чама белән ул минем исемемне сорады кебек. Күкрәгемә кулын төртә дә:
– Масмукә? Масмукә? – ди. (Исемең ничек?)
Мин исемемне әйттем. Ул гаҗәпләнде. Ничек инде Россиядән килгән кеше мөселман исемендә?
Шул ук сорауны аңа мин дә бирдем. (Хәзер гарәпчә бер җөмлә беләм бит!) Егет елмайды да:
– Ибраһим, – диде. – Әнә – муһандис. Әнтә мэну?
– Әнә – мударрис.
Безнең сөйләшү шуның белән бетте. Мин аңа Г.Кутуйның гарәпчә «Тапшырылмаган хатлар» повестен бүләк иттем. Бераздан аның иптәше килеп керде. Анысы французча белә икән. Мең бәла белән французча аңлаштык. Ибраһим Димәшкъ шәһәрендә инженер икән. Хомска командировкага килгән. Англиядә университет тәмамлаган. Ике егет мине гәпләшеп утырырга (мөсахәбәгә) бик тә чакырып карадылар – ләкин тел белмәгән кешедән дә кызганыч кеше юк – мин бу газаптан качтым. Номерларыннан чыкканда шулай да:
– Воnsior!1616
Воnsior! (фр.) – хәерле кич!
[Закрыть] – дип чыгып киттем.
Икенче көнне без Мөхәммәт әфәнде дигән кешенең ресторанына бардык. Пальма, зәйтүн агачлары астында урнашкан бу ачык ресторанда, без килгәндә, Шәрыкның бөтен экзотикасы күз алдында иде. Биек агач төбендәге өстәлләр янында кызыл чуклы фәс кигән аристократлар кофе эчеп утыралар, унике-унөч яшьлек малайлар аларга наргилә (төтене су аша уза торган челем) ташыйлар, аны алыштыралар, йөгерешәләр.
Гарәп аристократы наргиләне, гадәттә, сөйләшмичә генә суыра. Аягын аякка куйган, кешеләргә игътибар бирми, үзенең уйлары белән генә мәшгуль. Бакча эчендә радиола куйганнар, бер малай шуның янында пластинкалар алмаштырып тора. Зур куна өстенә тәлинкә белән тәбикмәк, соуслар, салат тезгән официант егетләр искиткеч зур тизлек белән агачлар арасында йөгерешеп йөриләр, безне сыйлыйлар. Монда зур сый – су. Аны кыйммәтле эчемлекләрдән бушаган матур этикеткалы шешәләр белән генә бирәләр. Шешә бушауга, йөгереп икенчесен китерәләр. Күләгәдә талгын, рәхәт. Бакча рәшәткәсе аркылы урам күренә, анда кайнар һавада калын сукно курткалар кигән береткалы солдатлар йөри, баштанаяк коралланган мәһабәт полиция чиновнигы узып китә, кәбестә, кыяр, яфрак төягән ике тәгәрмәчле арбаларны ялкау ишәкләр акрын гына сөйрәп баралар. Агач төбендәге радиоладан Сурия чүленең эссе күгедәй кискен, экспрессив гарәп музыкасы ишетелә, җырчы үзенең сөйгәненә кайнар мәхәббәтен белдерә, ахрысы. Музыка да, җырчы да өзелеп-өзелеп елыйлар кебек. Бу шартларда башка төрле музыка урынсыз булыр иде шикелле…
…Ни сәбәптәндер, безнең автобусны шлагбаум янында алсу-чия береткалы коралланган солдатлар туктатты. Мин тәрәзәдән карадым. Йөзем куакларына чорналып беткән кечкенә генә бер йорт. Шлагбаум янындагы агач төбендә – өстәл. Өстәл янында берничә офицер сигарет тартып утыра. Алларында – кофе. Берсе ашыкмыйча гына автобусның каршына килде, шофёр белән ни турындадыр сөйләште. Аннары гидтан ниндидер документ сорады. Шуннан соң тыныч кына ишарә ясады, һәм шлагбаум күтәрелде. Бер-ике сәгать баргач, безне нәкъ шундый ук кешеләр шундый ук йорт янында шлагбаум алдында туктаттылар. Мин йортның түбәсендәге җилфердәп торган флагка карадым. Анда гарәп шрифтында «Ливан» дип язылган иде. Без бер замокка барышлый Ливан дәүләте территориясе аркылы үтеп чыгабыз икән. Бу җирнең Ливан икәнен белгәч, машинадан төштек, чик буе сакчылары белән бергә значоклар алыштырган булып маташтык, хәтта аларны карточкага да төшердек. Бераздан без ишәкләргә төялгән чегәннәр таборын узып киттек – иң беренче пар ишәккә бәйрәмчә киенгән егет белән кыз утырган иде, – димәк, чегәннәр дә, туй сәяхәтенә чыгып, Ливан аркылы Суриягә үтеп баралар…
Сурия, өч кыйтганы тоташтырган кебек, өч эпоханы да берләштерә. Кичә генә без Пальмирада – борынгы храм патшалыгында идек. Менә бүген урта гасырларга барып кердек.
…Таш күпердән замокка кергәндә, мин хыялым белән урта гасырларга чигендем. Менә бу күпердән атлы армия кереп бара. Киендерелгән, бизәлгән атлар өстендә тимер шлемлы, калканлы, авыр кылычлар, озын сөңгеләр белән коралланган рыцарьлар. Замок эчендәге түбәсе күккә ашкан башняда кораллы дозорлар. Рыцарьлар орденының магистры үзенең кельясыннан атлы гаскәрнең замокка кергәнен карап тора. Замок эчендә ат тоягы тавышыннан дөнья яңгырый. Ат абзарларының авыр ишеге шыгырдап ачыла, замокның бер залында өстәлләргә шәраб ташыйлар, упкын кырында сарык түшкәләре кыздырыла. Рыцарьлар җиңүле походтан кайтканнар…
Бу – урта гасырлардан калган гаҗәеп киң матур замок – Крак де Шевалье. Ташлы яссы тау өстенә урнашкан бу замокка килеп кергәч, үзеңнең кем икәнеңне, каян килгәнеңне, кайсы заманда яшәгәнеңне берничә минутка онытып торасың. Колагыңа рыцарьларның сугышчан авазлары, тояк, кылыч, шпага тавышлары ишетелә сыман. Крепость эчендә тирән упкыннар, ул упкыннар аркылы күперләр. Крепостьның кайсы ягына гына чыгып стена куышыннан карама – еракта-еракта бөтен Урта Көнчыгыш күренәдер кебек. Салкын, калын стеналар, һәр залда дымлы, ярым караңгы тынлык. Мин, гидны тыңламыйча, замок эчендә ялгыз йөрдем. Таш җәйгән идәннәр, рыцарьларның чиркәве, 4000 ат сыярлык абзарлары, 4000 рыцарьның торак бүлмәләре, ике еллык азык һәм фураж сыйдырышлы складлар, гаҗәеп матур террасалы кунак заллары. Замокның стеналарыннан караганда, аяз көнне моннан Урта диңгездәге Сурия порты Латакия күренә, диләр. Ә Латакия – моннан йөз илле чакрымнар чамасы. Бу замок 1031 елда Хомс дәүләтенең башлыгы тарафыннан салдырылган. Ләкин Көнчыгышка табыш эзләп килгән тәре йөртүчеләр, бу крепостьны алып, аны киңәйткәннәр, яңа башнялар төзегәннәр. Диңгез тигезлегеннән 750 метр биеклектәге бу крепость йөз илле елдан артык тәре йөртүчеләр кулында булган. Крепость Сурия халкының асраган терлеген, үстергән икмәген, йөземен – бөтен байлыгын үзенә суырып яткан. Ныгытылган валлары, тирән чокырлары, тешле башнялары белән бу замок Суриянең иң матур, яшел үзәнле болыннары өстендә күккә ашкан.
Әйе… Дөньяда тәре йөртүчеләр дә булган. Бу замокны алар беркем дә ала алмас дип, мәңгелек дип ныгытканнардыр… Бу замокның ташлары телгә килсә иде… Алар безгә күп нәрсә сөйләрләр иде. Атлы гаскәрнең башында торып, талау сугышларына чыгып киткән француз короле Филипп II Августны, Англия короле Арыслан Йөрәк Ричардны, Герман императоры Фридрих I Барбароссаны күргән ташлардыр болар… Мисыр солтаны Сәләхетдиннең замокны камап алуын да, бу тирәдә канлы сугышлар булуын да сөйләр иде алар.
Замокның эчендә шомлы тынлык. Аның кечкенә бойницаларыннан, тар гына көлтә булып, кояш нурлары төшә. Тизрәк моннан чыгасы, йөгерәсе, боларның барысын да онытасы килә. Тизрәк туган илгә, үзебезнең арыш басуларына, юкә урманнарына кайтасы килә…
Сабый вакытта сезнең шундый хисләр кичергәнегез бармы? Иптәшләрең белән ду-чат килеп качышлы уйныйсың. Яшел болындамы, урмандамы, йорт тирәсендәге бакчадамы син, качышлы уйнаганда, һәрвакытта да качарга урын табыла. Менә әле генә син яшел чирәмлектә, көлеп торган кояш астында идең. Кереп качтың. Качкан җирең, әйтик, лапасның бер почмагы. Дымлы кара җир, монда беркайчан да кояш төшми. Син тын да алырга кыймыйча посып ятасың. Каты йөгерүдән сикергәләгән йөрәгеңнең тавышын гына ишетәсең. Тышта тереклек дөньясын кояш коендыра, кошлар чутылдый, умарта кортлары гөжли, тавыклар җырлый, ындыр артына казыкка арканлап куйган бозау кычкыра. Ә син яткан җирдә тереклек юк. Ләкин бераздан күз ияләшә: монда да тереклек бар: әнә бер үрмәкүч лапасның җиргә тиеп черегән киштәсеннән баганага таба үзенең ятьмәсен тарткан. Әнә бер суалчан, дымлы балчыкны ерып, үз тишеген эзләп китте. Әнә каты кабырчыклы җир тараканы, ашыга-ашыга, караңгылыкка таба кереп бара. Сиңа шулвакыт бик тә күңелсез булып китә, син, иптәшләрең тапмаса да, торып, якты дөньяга – кояшка чыгасың, табигать матурлыгы исә синең теге ямьсез тәэсирләреңне куып тарата, тагын йөгерәсе, сикерәсе, уйныйсы килә башлый.
Тәре йөртүчеләрнең таш капчыгыннан чыкканда, мин үземне караңгы лапастан чыккан, качышлы уйнаган әнә шундый малай кебек хис итә идем.
Кан коелган бу җирләрдән кайтканда, безнең гид Мәхмүд әфәнде дәшмәде. Безгә карап, автобусның түренә утырды да, Латакиягә кайтып җиткәнче, берөзлексез сигарет тартты.
Бәлки, бу вакытта ул үзенең туган иле Суриянең үткәне турында уйлагандыр? Бәлки, азатлык яулап алган шушы фәкыйрь Ватанының киләчәге турында уйлагандыр? Кем белсен…
Мин исә юлда Фәтхи Бурнашның бер шигырен хәтердән кабатлап кайттым:
Әйләнә тормыш һаман тукталмыйча,
Тормый тарих бер сәгать тик язмыйча:
Шул сәхифәләр аңарда, кайсы ки
Калды бер тамчы кара кан таммыйча.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.