Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 19


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 15:15


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 19 (всего у книги 35 страниц)

Шрифт:
- 100% +
XV
 
Бүген төнлә бер төш күрдем –
Акбүз атка атландым.
Күргән төшем ырас килде:
Сезне күреп шатландым.
 
Халык җыры

Халкыбызда төш күрү, төш юрауның тормыштагы тирән мәгънәсе, тоткан урыны бик борынгы заманнардан бирле бабайлардан яшь буыннарга тапшырыла килгән. Бу – бөтен халыклар өчен дә уртак сыйфат. Ләкин безнең халыкта төш күрүнең мәгънәсе ике чорда ике тапкыр көчәйтелеп куәт алган; вакыт-вакыт бакчачылар алмагачын шулай көчәйтеп алалар бит әле, ашлыйлар. Монда да шулай. «Кыйссаи Йосыф»тагы төш күрү хикмәтләренә берничә гасырдан соң «Таһир-3өһрә»дәге төшнең тирән, дөньяви мәгънәсе килеп кушылган. Боларны укып, тыңлап яшәгән халкыбыз төш юрау белән үзенең рухи дөньясын баеткан, физик эш белән йончыган тәненә рухи тормыш тудырган, төш күрү, төш юрау аның яшәешендә зур бер шигърияткә, мәгънәгә ия булган. Төш юрау турында Казанда китап та басылып чыккан.

Дөньяда кешелек җәмгыятенең яшәвенә зур зарар сала торган кыргый көчләр бар: су басу, вулканнар ату, җир тетрәү, корылык, янгын, сугышлар. Юньсезләр кулына килеп кергән атом-төш коралы, химия… Болар – күз алдындагы дошманнар. Аста күренмичә яткан дошманнар бар: арадан берсе – надан галим. Парадокс? «Галим» – «надан»? Әйе, шулай була. Чөнки ул берәр гыйльми оешмада, югары уку йортында штатта тора, галимнәргә бирелә торган кандидат, доктор дәрәҗәсен йөртә, доцент, профессор, сектор мөдире, кафедра мөдире, директор, ректор дигән хезмәт урыннарының берсен били. Галим димичә кара! Һәм ул, шул исемнән иркен файдаланып, халыкка акыл өйрәтә. Имеш, төш юрау – зарарлы гореф-гадәт, бу – диннән, ә дин – халык өчен әфьюн. Әфьюн икән, димәк, аңа каршы көрәшергә кирәк. Төш күрмә! Йокла и вчу! Күрсәң дә сөйләмә! Дәшмә! Сөйләсәң дә юратма. Да ты шту? Техника заманында төш юрап ятарга? Коммунизмга чыкканда, пнимаетели! Бюрократ галим әнә шулай фикер йөртә. Ә шул вакытта безнең авылның солдат хатыны Гафифә апай төш күрә: сугышта хәбәрсез югалган Габдрахманы кергән аның төшенә. Гафифә апа сугыш алдыннан гына аңа кияүгә чыкты, яратып чыкты. Шуңарчы бер генә егеткә дә тәненең бер генә урынына да кагылырга рөхсәт итмәде. Габдрахман авылдагы өч гармунчының берсе иде, ә сугышка кадәрге авыл гармунчысы бүгенге космонавт кебек дәрәҗәле бер егет иде. Гафифә апа үзенең Габдрахманын җиңел алмады, көрәшеп, көч түгеп, энергия сарыф итеп, башка кызлардан аралап, яулап алды, әмма нибары алты ай бергә яшәп калдылар. Сугыш…

Сугыш исә бөтен егетләрнең дәрәҗәсен тигезләде: гармунчымы син, җырчымы, биючеме. Габдрахман югалды. Хәбәрсез. Шул җәйне үк. Менә көз җитте, кыш килде, озын төннәр башланды. Солдат хатыны Гафифә һәр төнне төш күрде: Габдрахманы ак күлмәк-ыштаннан, гармун уйный. Кыш буе бер төш керде аңа. Кыш буе бу төшне күрше карчыклары аңа болай юрадылар: ак күлмәк-ыштан кию – шатлык, сәламәтлек дигән сүз. Димәк, Габдрахманың сау-сәламәт, шатлыклы тормышта (!) яши. Гармун уйнавы – тәгаен генә юл. Юл төше. Димәк, ул инде юлда, кайта. Гафифә апа бу төшне сугыш беткәнче күрде, аннан бу төш сирәгәйде, сугыш беткәнгә инде кырык ел булды, әмма теге төш сирәк кенә булса да керә әле аңа: Габдрахман ак күлмәк-ыштаннан, йөзе көләч, үзе тальян уйный, үзе елмая, үзе бер сүз дәшми. Дәшмәвеннән бераз шикләнә тол хатын, чөнки аръяктагы Хәерниса карчыкның әйткәне бар: мәет төштә сөйләшми. Гафифә апаның менә ничә еллар инде Габдрахманын сөйләштерәсе килә, ләкин ак күлмәк-ыштанлы солдат авызын ачканда гына, ул уянып китә. Тол хатын хәбәрсез югалган ирен әле һаман да көтә. Бу төш турында нигә әле шулай озын итеп язам мин? Сәбәбе бар.

…Сугыш узган якларда йөргәләдем. Шул җирләрдә хәрби хезмәт уздым, шул якларда егет булдым. Гомернең соңгы этабында исә шул якларда ялда, сәяхәттә булгаладым. Латвиядә йөргәндә, Юрмала курортының үзәге булган храмга кердем. Аны безнең разведчиклар, төнлә кинәт бәреп кереп, фашистлардан алганнар. Шул минуттан Юрмала өчен канлы көрәш башланган. Бу храмны, Юрмаланы азат иткәндә һәлак булган сугышчыларның исемлеге Дубултыдагы музейга эленгән. Шулар арасында минем игътибарны җәлеп иткәне «Хәсәнев Г.» дигән солдат фамилиясе булды. Гафифә апаның ак күлмәк-ыштанлы гармунчы иренә бик тә туры килә бит бу! Мин шул көнне үк туган авылыма хат яздым: Дубулты храмында Гафифә апаның иренең исеме язылган, ул шунда һәлак булган, дидем. Менә бит шатлык… Авылдашымның кайда үлгәнен ачыкладым. Ялдан кайтуга, шәһәрдәге бетмәс-төкәнмәс эшләремне бер читкә куйдым да авылга ашыктым. Гафифә апа белән без сугыш вакытында бергә нужа күрдек, ул – тол хатын, мин талчыбыгыдай сыек, арка терәксез, әтисез бер бала идем. Сугыш еллары авырлыгының нәрсә икәнен белмибез түгел, очрашсак, сүзебез бетми, көләч йөзле юаш Габдрахман абыйны (мин аны бераз гына хәтерлим) искә алабыз, моны искә алу ничектер безнең сөйләшүләрнең төп бер мәсьәләсенә әйләнгән, әйтерсең лә без тегене-моны болай гына, әнә шул төп мәсьәләгә килеп чыгарга әзерлек йөзеннән генә сөйләшәбез. Менә мин авылга кайттым да, гадәттәгечә, су буена төштем, үземне адәм иткән, кеше иткән чишмәнең суы белән кул-битләремне юдым, учыма алып суын эчтем. Аякларымнан салып, безнең чишмә тирәсендә генә үсә торган су үләненә басып йөрдем. Бу үлән гаҗәп – җиргә ятып үсә, сары чәчәк ата, чәчәген бал кортлары тәкатьсез булып суыра, безнең авыл казларының иң зур афәте шул: яшькелт-сары йомгак бәбкәнең үтә күренмәле тәпиен шул кортлар чага, мәхлук бәбкәләрнең аңламыйча өсләренә басканын бал кортлары гафу итми, йә инде, нигә алай явыз булырга? Үткен коралың бар дигәч тә! Бәбкәләр кызганыч бит! Бичаралар, температуралары күтәрелеп, ике-өч көн башларын салындырып йөриләр, тәгам ризык капмыйлар, ә эгоист аталары, «бу бала инде барыбер кеше була алмый» дигән биологик принциптан чыгып, тегене чукый башлый. Бу үлән Татарстанның башка бер генә авылында да юк, бу үлән ботаника белешмәлекләрендә дә, мин йөргән Цейлон, Һиндстан, Сурия, Италия, Финляндия җирләрендә дә юк. Моның латинча гына түгел, татарча да исеме юк! Әйе, шул үләндә рәхәтләнеп яланаяк басып тора идем, күрәм, чиләк-көянтә белән чишмәгә таба Гафифә җиңги төшеп килә. Җитмешләр бардыр инде – чишмәгә һаман үзе йөри, киленен көтеп тормый. Менә хәзер исәнләшәбез, менә мин хәзер аңа Дубулты храмындагы исемлек турында сөйлим…

– Исәнме, Гафифә апа! Ни хәлләрең бар? Авырмыйсыңмы?

Ләкин мин боларны әйтә алмадым. Берьюлы ике хәл булды: явыз бал корты минем аякның баш бармагын чакты, һәм Гафифә апа, кинәт туктап, сукмак кырыена чиләк-көянтәсен куйды да таудан өскә таба кирегә китте. Бер минуттан аңладым: «Габдрахманың шунда күмелгән» дигән кара хәбәрне ишетәсе килми иде аның. Ул әлегә кадәр үзенең теге, инде сирәк керә башлаган ак, музыкаль төше белән яши иде. Ә мин, ахмак, шул матур төшне үтерергә теләгәнмен.

Хәзер без инде очрашмыйбыз. Авыл урамыннан мин узганда, Гафифә апа капкасы эченә кереп кала. Бер гаебем дә юк инде минем, ләкин – гаепле дә…

Нөзәһәт апа исә гел кара төш күрде. Кара төс – кайгы. Гел сөйли иде. Аның хәбәрсез югалган ире Гыйззәт төшкә гел кара киемнән керә икән. Бер сүз дәшми, ди, гел кара, ди. Димәк, үлгән. Нөзәһәт апа иренең елын уздырды, сәдакасын бирде, карточкасын зурайтты, берни дә көтмәде, өметен өзде. Тик аңа да тыныч яшәргә язмаган икән: сугыш вакытында СМЕРШта («Смерть шпионам!») хезмәт иткән Исхак кайтып төште. Погоннар – хикмәт! Сугышка кадәр Казанда юридик мәктәпне тәмамлаган иде, сугышта да шул хезмәттә булган. Кайтты, урамны хуш исле сигара төтене белән шаккатырды, авыл агайлары самосад тарталар, аны кабызганда, көйгән чәч-тырнак исләре чыга иде, ә монда – Куба, Мексика дигән хикмәтле илләр исе чыкты, халык бу илләрне кино буенча белә иде, менә шул майор Исхак, кичен көтү кайтканда, урам уртасында Нөзәһәт апа белән күреште дә әйтеп куйды:

– Гыйззәт абыйның язмышы кыл өстендә иде, – диде. – Үз кулына үзе аткан. Самострел. Аның өчен статья бер генә – үлем җәзасы. Миңа туры килде. Кызгандым. Ата да белмәгән, бичара, уч төбенә төбим дип, чәнти бармагын алдырган. Строевой. Сул кулда. Но – факт. Мин коткардым. Алдынгы колхозчы, дидем, хатынын сагынудан гына, дидем. (Нөзәһәт әйләнә-тирәдәге күп ирләрнең башын чуалткан, чибәр, мут бер хатын иде, Гыйззәткә ул зур көрәштән соң эләккән. Әмма яман дан белән, алты айлык юанлык белән килгән иде, Гыйззәт исә аның өчен җанын бирергә риза, тик менә сугышның гына нигә, ник башланганын аңлый алмый, үзенең нигә окопта, ә яшь, таза бәдәнле, куәте чиктән ашкан хатыны, кыйгач кашлы, күзләрендә мәче тояклары уйнап торган егерме яшьлек Нөзәһәтнең өйдәге агач караватта ялгыз ятуының сәбәпләрен һич тә халыкара-политик хәлләргә мөнәсәбәтле итеп уйлап карыйсы килми иде.) – Аны штрафбатка озаттылар, кырык икенең җәендә ул исән иде әле, – дип, майор Исхак тол хатынның кара төшен җимерде.

…Шул көннән башлап тол хатынның төшенә, кызыл миләш, кызыл җиләк тәлгәше тотып, штрафник Гыйззәт керә башлады. Төштә кызыл төс – безнең авыл халкында – кысыр хәсрәт. Ягъни бераз борчылып аласың, әмма юкка гына. Бернинди хәсрәт тә булмый, килми сиңа. Тик нигә әле Гыйззәт ак күлмәк-ыштаннан керми, нигә ул әле дә гармун уйнамый? Габдрахманның бертуган абыйсы бит ул, авылның менә дигән көрәшчесе иде бит Гыйззәт! Юк, төштә Гыйззәт ак күлмәк-ыштаннан күренми. Гармун да уйнамый. Димәк, исәнен исән, әмма кайтырга җыенмый.

Нөзәһәт апа, әнә шул төшләрне күреп, теләгән төшен күрә алмыйча олыгайды. Инде төш тә күрми башлаган иде. Тик… көннәрдән бер көнне аны колхоз идарәсенә чакырдылар. Олайган, яшьлекнең бөтен серләрен үзендә саклап, кешеләргә рәнҗемичә генә инде аргы яктагы агачлыкка сәфәр кылырга күңеленнән әзерләнгән Нөзәһәт җиңгинең күңелен тагын бер тапкыр тетрәтеп алдылар. Идарәнең ишегенә «Агроном» дип язылган кысан бүлмәсендә аны шомырт кара чәчле, кыйгач очлы мыеклы, шомырт кара күзле мөлаем егет каршылады. Тол хатын аңлады: бу егет районнан түгел. Бу – ерактан, Казаннан…

Егет сорашты, сөйләттерде:

– Гыйззәт кем, ниләр сөйли иде, ниләр язды, ничә хат килде?

– Юк, күп килмәде.

– Соңгы хаты сакланмадымы?

– Юк, аны кем сакласын, кем белсен соңгысы дип?

– Бала туачагын белә идеме?

– И, язган идем инде, туды дип язган идем, хатым кире кайтты. Кырык бернең көзеннән бирле рәтләп аңлаша алмадык.

– Ирегездән хат килгәне юкмы?

– Бәрәч, нинди хат?

Кара егетнең күзләрендә дым сизелде.

– Йә, ярый, апа, сәламәтлек телим сезгә, – дип, урыныннан торды.

Күпмедер көннәр узгач, Нөзәһәт апа исеменә почта бүлегенә хикмәтле бер конверт килде. Конвертны ачканчы, Нөзәһәт апа мәктәпкә йөгерде, анда шәһәрдән килгән күзлекле бер кыз бар иде, аны «дөнья халыкларының җиде телен белә», «менә тагын ике генә ел эшли дә аннан китә» дип сөйлиләр иде. Күзлекле кыз исә каушап калган тол хатынны үзенчә шатландырды:

– О, апа, миңа инглизчә күпме китап укып та Америка Кушма Штатларыннан килгән хатны укырга туры килгәне юк иде, – диде. Һәм укып бирде…

Шул көннән башлап Нөзәһәт апа күршеләренә һәр көн төш сөйли башлады: каядыр барганда юлына куян очраган. Аркылы чыккан. Бу инде – начар.

Сугышны узган агач аяклы Минһаҗетдин өсти:

– Куян күрдеңме – шәп түгел инде ул. Димәк, синең Гыйззәтең тегеләргә хезмәт итә. Әнә сугыш вакытында: барасың походта, аркада капчык, әйтәләр, шту ступлениегә керәбез дип. Барасың шулай атлап, дыруг юл аркылы куян чабып уза. Безгә ярый, куян тек куян, ну да инде урыс белән хахул борчыла: «Ну, – диләр, – братцы, беттек, болай булгач». Бигрәк тә картлар борчыла. Тәмәке тарту китә, йөткерә башлыйлар – нервыдан. Куян – начар.

Гыйззәт табылмады, аның тол калган хатынына исә төшләр гел керә торды. Гыйззәтнең төп йортта бердәнбер сеңлесе Сөембикә гомере буе үпкә туберкулёзы белән иза чикте, санаторийларга бармады, врач дәвасын санга сукмады, үзен сакламады. Җиткән кыз булып йөргәндә, анысы да берөзлексез төш күрде. Төше бер генә эчтәлекле була иде: бала имезә. Йә кыз бала, йә – ир.

Күрше Гайшә карчык төшне төп-төгәл генә юрап бирә:

– Һи-и, балакаем, үпкәңне тбирклүз корты кимерә инде синең… Бала имезү – шул инде ул, шул инде ул. Бигрәк тә ир бала имезү…

Гыйззәтнең сеңлесе, әнә шулай бала имезә-имезә, якты дөньядан китеп барды. Язын, язгы ташулар акканда китте. Ул үләсе төнне Гыйззәтнең әнисе яман төш күрде: башына яулык өстеннән күн бүрек кигән дә кышның көнендә колхоз басуындагы эскерттән салам йолкый икән. Шунда кап-кара шинель кигән Гыйззәт килеп чыккан да күн бүрекнең яртысын сораган. Тегесе биргән. Бүтән сүз булмаган. Төшне авылда, бу төбәктә көне буе эшкәрттеләр.

Гайшә карчыкның диагнозы бәхәссез булды:

– Мәет инде ул Гыйззәтулла, мәет. Кара шинель дисеңме? Һи-и, аңа дога гына кыл инде син. Кара булгач – юк инде. Анысы ярый аның, тик менә Сөембикәне алырга килгән бит ул. Мәет әйбер алдымы – бетте инде. Бүген-иртәгә өзелер бичаракай, яныннан китмә…

Фронтовик Минһаҗетдин исә төштән үзенчә чынбарлык ясарга тырышты:

– Кара шинель дип… Морәкләр гел кара шинель кия. Әллә мужыт, ул әле Америка-фәләндә диңгез портында эшлидер. Эшсез калгандыр – аларда гел шулай. Мужыт, аның кабар ризыгы юктыр, шул кергәндер сиңа, күңеленнән синнән ризык өмет итәдер… Аннан Минһаҗетдин үзенең географиядән булган дүрт класслы белемен эшкә җикте – алар тыкрыгында өлкәннәр арасында белемнәр шул тирәдән дә узмаган иде. – Бәлки мужыт, ул тимер юлда проводник-фәлән булып йөридер. Аларда тимер юл – муре. Филадельфия дисеңме, Вашингтонмы, һәрберсе безнең ике Арча кадәр булыр. Проводникның билгеле инде аның – кара шинель. Бер әшипке ясаган да кайтырга кыймыйча ята инде ул, бичара.

Гыйззәт, шулай итеп, төштә берәүгә дә юньле күренмәде. Юньле кешене югыйсә төштә башкача күрәләр. Безнең авыл халкы төсле төш кенә күрә. Бездә «черно-белый» юк. Урманлы, чишмәле, инешле авылда төсле төштән башка мөмкинме соң? Әнә Сөембикә, бичара, Гайшәттинең төшенә әле дә булса гел яшел чирәм өстендә йөргән кыяфәттә керә. Бу инде риза дигән сүз, әнисеннән, тыкрык күршеләреннән риза булып җир астына кереп яттым дигән сүз. Сөембикә беркемнән берни сорамый төштә. Ә үзе Гайшәттигә, кайчак үз әнисенә йә яулыгын салып бирә, йә бармагындагы йөзеген. Авыл халкы моны бик матурга юрый: мәетнең бирүе һич тә начарга түгел, юньлегә генә ул. Алмасын гына, сорамасын гына. Тик Нөзәһәт җиңгигә генә соңгы елларда башка төрле төшләр кереп йөдәтә башлады…

Кара егет килеп киткәннән соң, авыл халкы арасында (дус бар, дошман бар) төрле хәбәр йөрде. Тынычлык китте. Берни белмичә әллә исәндер дигән өмет белән яшәве әле яраган икән. Ә монда гайбәт китте: Гыйззәт, имеш, чыннан да исән. Нөзәһәтнең теге еллардагы гөнаһысын һич тә гафу итә алмыйча, чит илләргә киткән һәм шунда өйләнеп яши икән. Теге егет шуны юлларга килгән, имеш. Җитмәсә, җиде дәрья артыннан килгән чит телдәге теге хат та кешеләргә мәгълүм булды. Күзлекле шәһәр кызы билгесез кеше язган бу хатның эчтәлеген («Миссис Нөзәһәт, сезнең балагыз бармы, ул бала исәнме, кайда эшли, шуны хәбәр итә алмассызмы…») бер кешегә дә чыгармаска ант итсә дә, директор хатынының кысуына чыдый алмаган, әйткән; тегесе шуның бәрабәренә моның авылдагы өч еллык срогын, роно белән сөйләшеп, бер елга кыскартырга үз өстенә алып ант эчкән. Шәһәр кызы түзә алмаган. Нөзәһәт түти шуннан соң озак вакыт саташулы төннәр уздырды. Урамнан узганда, бөтен кеше аның турында сөйли иде сыман. Яшь вакытта кемдә ниләр булмаган… Нигә мине генә сөйлиләр? Минем артымнан кемнәр генә йөрмәде, кемнәр генә бакча башыбыздагы каен төбендә тез башларымны кочаклап еламады? Егетләр күзе төшәрлек булганыма мин гаеплемени? Шундый бәйләнде берсе (Ихсан исемле, шахтада эшли, буйлы-сынлы, чибәр, акчалы егет иде), җәйге кичнең берсендә, кесәсеннән кәгазьле конфетлар чыгарып, каен төбендәге чыклы үләнгә сипте, аннан кара калын шешә чыгарды: аерылыр алдыннан, яктыра башлаганда, яшь, мут Нөзәһәт укыды: «Алабашлы» дип язылган иде; ләкин моны укыганда ул ниндидер татлы төш эчендә иде әле. Шахтёр егет шундый итеп ялынды, бәйләнде, тәмам сагыз булды. Елады, ялынды. (Моңа, мондый һөҗүмгә кыз бала түгел, карт каен үзе түзмәс иде…) Мин ничек чыдыйм андый итеп кысуга? Дөрес, бу очрашу соңгысы булды, чөнки нәкъ иртәгесен Донбасс ягыннан, чемодан күтәреп, юантык яшь бер хатын кайтып төште, туп-туры Хәйбри абзыйларга барып керде һәм, солдат хезмәтен патша заманында ук узган Хәйбри абзыйның русча белгәнен чамалап алгач, туп-туры русчалап ярды:

– Я – жена твоего сына Иксана, я беременна, – диде.

Әллә чегән, әллә әрмән, әллә төрек кызы иде…

…Шахтёр Ихсан ул төнне урамда таң атканчы шаулады. Төшереп алган кешене ул елларда бик тиз аералар иде. Ихсан, бөтен авыл егетләрен җыеп, урам иңләп, әллә ниләр шаулап йөрде, акыл иясе, ипле крестьян Мәҗит абзыйның урам буена салынып үскән алмагачының ботакларын сындырып алды, егетләр шаярыштылар, алма ашадылар. Ихсан авторитет иде – буйга барысыннан да озын, кайтышлый Мәскәүгә кереп киенеп чыккан, өстә – шевиот кара костюм, башта – сигез өлгеле, түбәсе төймәле кепка, ефәк күлмәк, сары ботинка, русчаны сибә генә… Инеш аркылы чыкканда (Нөзәһәт аны, бакча башындагы каенга сөялеп, август төнендә күзәтеп торды, нигәдер елады), Ихсан кемнедер җилкәсенә атландырды да, басманың нәкъ уртасына кергәч, басманы тибрәтә-тибрәтә кычкырды:

 
Ах, Богу молиться –
Христу поклониться…
 

Авылда мондый кяферлек сүзләренең (Бог, Христос), ихтимал, беренче ишетелүе булгандыр.

…Иртәгесен көтү куганда, авыл дерт иткән иде. Мәҗит абзый, урамга чыгып, көтү куучы хатыннар алдында ачуына буыла-буыла, алмагач ботакларын җыештырган, урамны себергән һәм кеше алдында әйткән: «Әтидән калган шушы агачны харап иткән кешенең бугазы өзелсен, бу юньле кеше түгел», – дигән.

Ләкин чирек сәгатьтән авыл буйлап котчыккыч кара хәбәр йөгерде: Ихсан үз лапасларының өрлегенә асылынып үлгән…

Болгар заманыннан бирле яшәп килгән чал авылның тарихында мондый фаҗиганең моңарчы булганы юк иде.

Ихсанны ике көн буе элмәгеннән алмадылар. Арча врачлары, милицияләре ниндидер бер тагын да мөһимрәк эш белән Кенәр якларына китеп барганнар икән. Ихсанны карарга килгән кешеләрнең берсенә дә әйбер әйтмәделәр: төз лапасның юан, таза өрлегенә сүс дилбегә бәйләп, шәп бер гәүдә асылынган, ул гәүдә сузайган, сары ботинкалар җиргә тиеп кенә калмаган, аяклар тездән бөгелгән, шуннан бер адым читтә төймәле кепка ята, гәүдә һава дулкынында аз гына чайкалган сыман иде. Җидене бетергән, зур белемле бер егет шунда әйтә куйды: «Җир әйләнүен сизеп шулай селкенә ул», – диде.

Карт-коры ни өчендер аңа нәфрәт белән карап алды.

Ләкин Нөзәһәтнең хикмәтләре бер Ихсан белән генә бетмәгән иде шул. Кайда яшәп, кайда эшләгәне билгесез Шәймулла да бар иде әле исәптә. Әнә шуңа күрә Гыйззәткә бер «өстәмә» белән килде ул: җиде ай дигәндә, саргылт чәчле, буынтыклы тулы ботлы малай туды. Гыйззәт бу «өстәмә»не якын итә алмады, аңа бер тапкыр да дәшмәде, кулына алмады. Кемнеке бу? Аныкымы? Башканыкымы? Сугышка чыгып киткәндә, авыл халкы аның чыраенда бер карашны тоймый калмады: сугыш башланганга шатлана иде бугай бу җәрәхәтле йөрәк…

…Инде менә ничә еллар узгач! – шул тарихлар. Имеш, Гыйззәт торып-торып шуларны хәтерли икән. Нөзәһәт, чыннан да, юньсез булган икән. Тамак тук, өс бөтен. Пенсия бар. Әлегә сәламәтлек бар. Ләкин… гайбәт бар. Гайбәт буйый. Гайбәт төн йокысын ала. Гайбәт яшәү мәгънәсен үтерә.

Картайган солдатка Нөзәһәт җиңги төш күрә. Имеш, сыерын ветсанитар Закирҗанга алып бара, ә үзенең күлмәк итәге буялган. Туктап чистартып карый – бетми. Үзе – төш, үзе – өн. Чөнки шунда ук Гайшәттинең сүзен хәтерли: төштә киемең пычранганын күрдеңме – көт тә тор: синең турыда гайбәт йөри.

Тагын икенче төш: Нөзәһәт җиңгине эт тешли. Монысы ачык кына: аргы якта яшәп калган Ихсан кызы (теге кара хатын, баласын Хәйбри абзыйларга калдырып, сугыш алдыннан гына каядыр китеп югалган иде, гомере буе Нөзәһәт апага агу-ук җибәреп яшәде, әле дә шулай) һөҗүм итә аңа. Эт – шул. Бер төнне елан булып керә ул төшкә, икенче төнне бал корты булып чага. Йә булмаса Нөзәһәт апайның төшенә тавык чебиләре, тавык керә, болар исә Гайшәттинең «прейскурантында» барысы да – дошман. Гайшәттидә бу исемлек бик төгәл. Анда, ул исемлектә, барысы да уйланган: анда кешенең ышанычлы дусты бары тик ат кына. Ә Нөзәһәт апайның төшенә ат бер дә керми.

…Мин – малай гына, әни белән икәү генә яшибез, абый «действительний»гә алынган иде, кырык бернең язы, җәе.

Дөрес, Гайшәтти, яз башыннан бирле бер хәтәр төш күреп, карчыкларның йөрәген тетрәтеп яши иде.

– И Аллам, үзеңә тапшырдык инде. Төшемдә көтү куганнарын күрдем. Бәндәләрне сугышка озату инде ул. Еллар бер дә тыныч булырга охшамый. Үзенә тапшырдык, – дип сөйләнде ул.

Һәм… сугыш. Егерме икенче июнь көнне төш вакытында моны безнең авыл белде. Авыл тынсыз калды. Тынгысыз кич, тынгысыз төн. Сугышның ни икәнен әлегә белмәгән мин, малай, шул төндә төш күрдем, иртән әнигә сөйлим.

…Бер ат, аның төсе соры-сары иде, андый төсне хәзер «кофейный» дип йөртәләр, авылда шундый ат бар иде. Егерме тугызынчы елны аерым хуҗалыктан тапшырылган. Ул атны «Габид Әскые аты» дип йөртәләр иде, безнең авыл урамының «түбән оч» дигән башында чирәмле тау башында чокырлы урыннар бар, бу урынны әле дә булса «Габид Әскые урыны» дип йөртәләр, ә теге тәбәнәк, юаш атны ни өчендер, төсенә карапмы, нидәндер «Гөбәдия» дип йөртәләр иде. Кызык инде, колхоз аты – Гөбәдия! Югыйсә әнә Заһри аты – Трактор, Гыйнду аты – Әрмәс, Мәҗит абый аты – Эркәкә (РККА, ягъни Рабоче-Крестьянская Красная Армия) һ. б., һ. б. Минем төшкә әнә шул Гөбәдия керде. Сулы бер канауга егылып төшкән дә чыга алмый ята. Ә мин көчсез кулларым белән аның башын тартам, йөгән тезгененнән тартам, азапланам. Канаудагы сазлык исә атны гел аска суыра. Зур газаптан соң Гөбәдияне тартып чыгарам, ул исә, сазлыктан чыккач, муенын, ыңгырчаклыгын, янбашларын аерым-аерым дерелдәтеп чистарына һәм, пошкырып, борын тишекләрен чистарта иде. Бу төшемне мин бик тәфсилләп иртән әнигә сөйләдем. Әни югалып калган, ләкин, акыллы хатын буларак, ул илебез тарихында яңа этап башланганны аңлаган иде, рәхмәт аңа, минем төшемә зур халыкара мәгънә бирде:

– И улым, – диде ул, – болай булгач, бик әйбәт инде ул. Герман патшасы, Гитлер диделәрме әле кичә, дөмегәчәк, абыең исән-сау кайтачак…

Бу төш безнең күңелләрне дүрт ел буе җылытты. Кырык бишенче елның язында Гитлер дөмекте, безнең абый да ул көннәрдә Праганы фашистлардан азат итеп йөри иде. Төштә ат күрү гел юньлелеккә инде ул. Шулай ул, шулай ул… Безнең авылда төш гел дөрес керә ул. Әнә Гайшәттинең Ерак Көнчыгышта төзүчеләр батальонында хезмәт итә торган Мисхәт исемле оныгын көткән көннәрдә карчыкның төшенә гел балык керде, гел балык керде. Акча инде ул, байлык ул. Гайшәтти төшләрнең берендә хәтта мондыен да күрде: улы Нурмөхәммәт (кара куллы тракторист, акыллы, эшлекле), имеш, үзе «Беларусе»н ремонтлый, үзенең кулы-бите гел нәҗескә буялган икән. Һич котыла алмый.

– Акчага бу, – диде сиксән алты яшьлек карчык, – адәм нәҗесенә буялдыңмы – байлык керә кулыңа.

Каян керсен инде?

Ләкин керде. Көзге демобилизация белән Мисхәт кайтып төште. Һәм бөтен авылны шаккатырды. Әти-әнисенә таслап салган ике төргәк акча тоттырды.

– Монда, – диде, – ике мең. Баштанаяк киенегез. Минем үземә җитәрлек бар. Ике ел буе бульдозерда эшләдем, мин тартмыйм, эчмим. Әллә никадәр грамота бирделәр, акча кенәгәгә җыелып барган…

Чемодан актарганда, Мисхәт затлы целлофан пакетны әбисенә тоттырды.

– Дәү әни, мин әйбер рәтен белмим, менә моны киеп кара әле, сиңа бу, – диде.

Пакет эченнән күзеңнең явын алырлык сирень чәчәге төсендә кофта чыкты. Маркасын карадылар. Чит-ят телдә «Маdе in Сһinа» дип язылган иде. Аңламадылар, көчкә-көчкә унны тәмамлаган Мисхәт шулай да укып бирде: грамоталы кешенең грамоталы инде, «Маденчина» дип язылган, диде. Гайшәтти моны киеп бөтен тыкрык карчыкларына күрсәтеп йөрде: менә, диде, Мисхәт улым әрмиядән «мәденчина» алып кайткан, диде. Би-ик җылы, рәхәтләндем.

Гайшәтти ул көннәрдә бик бәхетле йөрде, төшенең рас килүенә бик шат, оныгы өчен горурлануына чик-чама юк иде. Тик менә… Һич тә көтмәгәндә һич тә кирәксез бер төш күрде дә сәлперәеп төште. Төшендә ул бик озаклап, мәшәкатьләнеп ит ашаган, һәм шул көнне үк кәефсезләнде.

– Ит ашау – бер авыруның башы инде ул, Аллага тапшырдык, – диде һәм авыруга әзерләнде, һәм кыш буе авырып та чыкты. Ләкин төш күрүдән туктамады.

Язның беренче чирәм типкән көннәрендә, капкага сөялеп, яз һавасы иснәп тора иде, урамнан исәнләшеп узган колхоз председателен туктатты да болай диде:

– Иген-тарулар ничек булыр инде, бик борчылам, улым, – диде. – Зур корылык булмагае. Төшемә көн саен пужар керә. Пужар корылыкка инде ул.

Югары белемле, чирек гасыр партстажлы председатель бу сүзгә елмаеп куйды. Ләкин калганын да уйлады: кар беткәннән бирле җиргә бөртек яңгыр төшкәне юк иде. Бу Гайшәтти дә инде, болай да йөрәк яна…

…Балачакның озын кичләре. Тышта көзге яңгыр сибәли, кыек яңгырның өй бүрәнәсенә сырлап-сырлап, бәйләнә-бәйләнә яуганы ишетелә. Җылы мич, мич алдында кибеп ята торган юкә утыныннан кабартма исе чыккан. Җиделе лампа яктысында әни, Гыйльменисатти, Гайшәтти утыралар. Гыйльменисатти әни янына китап укырга килә, Гайшәтти китап тыңларга бик ярата, үзе укый белми, менә шундый бер «союз»: әнидән – китап, укырга хирыс – Гыйльменисатти, тын алмыйча тыңлаучысы – Гайшәтти. Һәм өч карчык әкрен генә көзге озын кичне киметәләр. Шәп укый Гыйльменисатти!

 
Газиз Йосыф тәмам унбер яшәр иде,
Йагъкуб сәүчи итәгендә йоклар иде,
Йоклаганда гаҗәп бер төш Йосыф күрде, –
Төш мәгънәсен атасыннан сорар имди.
 

Моны укыгач, үзара комментарийлар китә, тагын чигереп укулар, бәхәсләр була. Ләкин төшне Йосыф кына күрми. Төш барысына да керә.

 
Мисырда бер олугъ сәүдәгәр бар иде,
Аны Малик ибне Дәгыйрь диләр иде,
Дәгыйрь угълы Малик беркөн төш күрде, –
Юраучыдан төш мәгънәсен сорар имди…
 

Ни хикмәт, Зөләйха да төш күргән икән. Ничек инде бу урынны вәзенләп укымыйсың, ничек инде бу урынны кабат укып, тәмләп бер фикер алышмыйсың?

 
Ул Зөләйха мәлик Тәймус кызы иде,
Ястыгы шул атасының тезе иде,
Беркөн Йосыф сурәтен ул төштә күрде, –
Аны чын дип аңлаган һәм белгән имди.
 
 
Зөләйха беркөнне йоклап ятар иде.
Шунда Йосыф сурәтен ул төштә күрде,
Күрү белән шундук аңа гашыйк булды, –
Егълый-егълый ул уянып китәр имди…
 

Карале, гел төш күреп, матур хыял белән яшәгәннәр бит Йосыфлар, Зөләйхалар.

Кышкы кичләрдә, хәтеремдә, керосинга кытлык бик зур иде, керосинсызлык авыл кичләрен бик фәкыйрьләтә, бәхетсез итә иде. Бер-береңә җыелып утыру, кич утырырга килгәндә, үз өлешең – чирек литрлы шешәнең яртысына җиткереп керосин алып килүләр, фәлән срок белән чирек литр әҗәткә алып торулар… Йа Хода, миллион тонналар нефть өстендә яшәп, никадәр җәфа чиккәнбез икән. Керосин авыл кибетенә бөтенләй кайтмый, кышлар буе кайтмый иде. Ул бары тик Казанда гына сатыла. Әмма Казаннан керосин алып кайту мөмкин түгел, поездга керосин белән кергән кешенең керосинын алып калалар һәм өстәвенә штраф түләтәләр иде. Шуңа күрә колхозчы крестьян вагон буйлап йөргән милиционерларны алдау өчен әллә ниләр уйлап таба: керосинны, медицина грелкасына салып, бишмәт эченнән корсакка урау дисеңме, чирекле шешәнең ис чыкмасын өчен башына чи бәрәңгедән бөке ясап киертеп, шешәнең үзен киез итек эченә утыртып, өстенә бияләй, шарф каплаган булып яшерүләр дисеңме, кыскасы, колхозчы өендә ут яктысы булмасын өчен, ул еллардагы ревизорлар, милиция шулкадәр тырышып хезмәт күрсәтә иде, мондый «тырышлык»ка сокланмыйча мөмкин дә түгел иде.

Ә кышкы кичләрдә укыйсы килә. Кичләр бик озын. Мәсәлән, ничек инде озын, куе йокылы төн алдыннан моны укымыйсың:

 
Бүген бер төш күрепмен – хәйран булып торыпмын,
Алтын сарай эчендә – зар сәргардан (аптырап) йөрепмен.
Зөһрәҗанга барам дип юлга кадәм салыпмын (аяк басу),
Этләр килеп камалап, гаҗиз булып калыпмын.
 

Монысын әни укый. Гыйльменисатти катнашасы килеп ыңгырашып куя, кушыла, рәхәт чигә. Әни аңа караганда тизрәк укый, Гыйльменисаттинең исә текстны әрәм итәсе килми, акрын уку ягында. Әни укый: «Әлкыйсса, Зөһрә солтан, Таһирнең төшен юрап, бер назым айганы:

 
Таһир, төшең кара икән, мөшкел эшең бар икән,
Гарип башың кыенлык күрер көне бар икән.
Күргән этең дошман ул, арамызга төшкән ул,
Икемезне күзәтеп, күп серләрне чишкән ул.
Сине миннән айрыр ул, канатымнан кайрыр ул,
Моңлы башлы гарипкә күп золымнар кыйлыр ул…»
 

…Безнең буынның балачагы шулай җәрәхәтле дә, бай да, фәкыйрь дә, күңелле дә, күңелсез дә булган. Иписез, керосинсыз үтсә дә, матур әдәби кичләре, Зөләйхалары, Йосыфлары, Таһир-Зөһрәләре булган аның. Зөләйхалар, Зөһрәләрдән мирас булып калган төшләре булган безнең заманның. Төшләре, юраулары, җырлары, китаплары булган. «Икмәк булса – җыр да була» дигән юньсез яңа мәкаль чыгардылар соңгы заманда. Кайберәүләр шул мәгънәсезлекне көйгә салып җырлап йөриләр! Дөрес түгел. Җыр, әдәбият, рухи байлык, икмәккә карап йөрсә, әллә кайчан корыган, онытылган булыр иде инде. Бу – аерым дөнья, аның, ул рухи дөньяның, үз яшәү закончалыклары бар, аны яшәтә торган көч бар: ул – кешеләрнең һәрвакытта да яхшылыкка, изгелеккә, гаделлеккә омтылышлары. Рухи байлыкның нигезендә шул ята. Игътибар иткәнегез бармы? Явыз кешеләр төш күрмиләр. Төш юньлеләргә генә керә. Менә, мәсәлән, безнең авылдагы бер-ике карт үз гомерләрендә төш күрмәделәр шикелле. Хәер, алар турында алдарак…


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации