Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 28


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 15:15


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 28 (всего у книги 35 страниц)

Шрифт:
- 100% +
Азатлык көрәшенә күтәрелгән континент

Килиманджароны – мәңгелек кар каплаган 19710 фут биеклегендәге тау массивын – Африканың иң биек ноктасы диләр… Аның көнбатыш пигының иң түбәсендә корышкан леопардның бозлы үләксәсе ята. Андый биеклектә леопардка нәрсә кирәк булгандыр, моны беркем дә аңлата алмый.

Э.Хемингуэй. «Килиманджаро карлары»

Теплоход Африкага таба курс алды.

Нинди ул Африка? Гаҗәеп пальмалар илеме ул? Анда, яр буенда, безне биленә чүпрәк бәйләгән, сөңге тоткан кара кешеләр каршылармы?

Палубада мин берөзлексез яңа континентның ярларын бинокль белән эзләп боргаландым.

Эссе кояшның ак пәрдәсе астында горизонтта Африка күренде. Теплоход сәгатенә 16 миль тизлек белән баруында дәвам итте. Рейдка кердек. Капитанның кискен-кискен командалары ишетелде. Портка барып кергәндә һәм чыгып киткәндә, тар бугазлардан узганда, капитан һәрвакытта да судно белән идарә итүне үз кулына ала. Безне катер каршы алды. Траптан гарәп лоцманы бортка күтәрелде. Теплоход йөрешен акрынайтты һәм бераздан туктап калды. Яр буе тулган күтәрү краннары, суыткычлар, складлар. Йөзләгән мәчетнең очлы, тар манаралары, аксыл күкне тишеп, шәһәрдән өскә күтәрелгән. Причалда бөтен дөнья суднолары. Советлар Союзы судноларын ерактан ук таныдык. Япония, Швеция, Греция, Югославия, Франция, Италия, Болгария флаглары…

Без дөньяның зур портларыннан булган Александриягә (Искәндәрия) килеп кердек. Бу шәһәргә безнең эрага кадәр 331 елда полководец Александр Македонский (Искәндәр Зөлкарнәйн) нигез салган. Александрия порты аркылы Мисыр Гарәп Республикасы экспортының 4/5 өлеше узып тора икән (мәгълүмат 1974 елгы).

Александрия – дөньяга күп галимнәр биргән шәһәр. Бу шәһәрдә дөньяда беренче тапкыр әдәби тәнкыйть туган. Аристарх дигән күренекле тәнкыйтьче (яңа эрага кадәр II гасыр) яңа чыккан әдәби әсәрләрне тикшерү, аларга бәя бирү эшен башлап җибәргән. Бу шәһәргә грекларның атаклы галимнәре чакырылган. Мәсәлән, анда мәшһүр математик Евклид (яңа эрага кадәр III гасырда) яшәгән, шунда ул геометриягә беренче тапкыр фәнни нигез салган.

Александриянең тарихы механикага нигез салган галим Архимед исеме белән дә бәйле. Сиракузыда туган бу галим озак еллар Александриядә яшәгән (яңа эрага кадәр III гасырда). Архимед математик исәпләп чыгаруларны беренче буларак хәрби техникада кулланган. Шәһәрләрне камау, ташлар һәм уклар ыргыту механизмнарын ул үзенең туган шәһәрен римлылардан саклау вакытында гамәлгә керткән. Бөек галим яңа эрага кадәр 212 елда надан рим солдаты тарафыннан үтерелгән. Сөйләүләренә караганда, Архимед үләр алдыннан солдатка: «Минем сызымнарыма гына тия күрмә», – дигән. Миһербансызлар тарафыннан дөньяда азмы галим һәлак булган соң?! Сталин тарафыннан һәлак ителгән галимнәр – Бехтерев, Чаянов, Вавиловлар искә төшә…

Астроном Эратосфен да бу шәһәрдә яшәгән. Яңа эрага кадәр өч гасыр элек ул Җирнең шар формасында булуын исбат итәргә тырышкан. Ул заманда, Александриягә кергәндә, диңгез буенда дөньядагы җиде могҗизаның берсе Фарос маягы булган.

Булса булыр икән дөньяда шундый чуар шәһәр…

Без монда «милли буржуазия»не күрдек. Менә бу кеше, шәт, «милли буржуадыр»: ак күлмәгенең җиңен сызганган да, кара күзлек киеп, көймәнең алгы өлешенә утырган. Койрыкка карап утыра. Көймә дулкында чайкала. Койрыкта чалма чалган ялантәнле, чандыр гарәп карты. Монысы ишкәкче. Көймәнең уртасында банкага баскан (диңгезчеләр телендә «банка» – «утыра торган урын, урындык» мәгънәсендә) шактый ук шәрә, чалмалы бер егет, безнең теплоход бортындагы кешеләргә карап, дөньяның барлык телләрендә диярлек, товар тәкъдим итә. Кәкре таяклар, хатын-кыз сумкалары, саквояжлар, бизәнү әйберләре. Әлбәттә, рейдта ук, теплоход бортыннан берәү дә моның белән сату-алу итәргә җыенмый. Ләкин егетнең күңеле кайтмый, ул һаман такылдый, һаман товар тәкъдим итә. Бераздан ул төрле телләрдә җырлый башлады. Бу тамашаны карарга палубада халык җыелды. Егет, аның саен дәртләнеп, көймә өстендә бии башлады, төрле фигуралар ясады. Дулкын өстендә чайкалып торган көймәдә бу шактый кыен эш иде. Күпмедер шулай азаплангач, теплоход бортыннан кемдер бу егеткә бер пачка сигарет ыргытты. Егет сигаретны һавада ук тотып алды – чак кына егылып төшмәде. Шатланып, күкрәгенә кулын куеп рәхмәтләр әйтте дә һинд биюе сыман бию башкарды. Ләкин шулвакыт кара күзлекле хәрәкәткә килде. Берәүгә дә исе китмәгән кыяфәттә, ул читкә караган көе генә кулын сузды да биючедән теге сигарет пачкасын алды. Аяк астындагы сары күн сумканы ачып, сигаретны шунда салды да кулы белән картка ишарә ясады. Карт ишә башлады. Вак сәүдә белән көн күрүче булды бит бу! Димәк, көймә, товар – аныкы. Ишкәкче карт – ялланган. Товар тәкъдим итүче егет – ялланган. Аның шат күңелле булып кылануы хуҗа кушканга гына икән!

Вак сәүдәгәрләр безне портка чыккач та сырып алдылар. Алар сәүдә жаргонын күп телләрдә беләләр. Бөтен җирдә Нефертити. Нефертити борынгы заманнардан бирле хатын-кыз матурлыгының эталоны булып килә. Ул Эхнатон патшаның хатыны булган. Монда Нефертити кермәгән бер генә әйбер дә юк сыман. Медальон, портсигар, авторучка, таяк, зонтик, трубка, чынаяк-чокыр, сумка – барысы да Нефертити рәсеме белән. Бу гүзәл хатынның башы алтыннан, чуеннан, мәрмәрдән, көмештән, мисыр алебастрыннан төрле зурлыкта, төрле бәядә эшләнгән. Ләкин барысында да ул бертөсле: нәзек озын муенлы, чәчен артка урап куйган башын бераз арткарак ташлаган горур кыяфәтле гүзәл хатын. Фиргавеннәр, патшалар, корольләр бу илдә чибәр хатын-кызларны бик яратканнар. Рамзес II нең, мәсәлән (безнең эрага кадәр 1300 еллар элек), 45 хатыны, 127 баласы булган. Ул үзе җиңгән барлык патшаларның кызларына өйләнә торган булган. Хәер, кая Рамзес заманы! Мисырның соңгы короле Фарукның да резиденциясенә кергәч, «Бу кешенең дәүләт эше белән шөгыльләнергә вакыты кала идеме икән?» дигән сорау үзеннән-үзе туа. Фарук гомере буе малай – варис көткән. Ниһаять, яшь хатын аңа варис бүләк иткән. Варисның йокы бүлмәсендә булдык – кечерәк кенә бер вокзал кадәр булыр. Бердәнбер малай, егылып, битен-башын күгәртсә нишләрсең? Анысы да исәпкә алынган: бала бүлмәсенең идәне йомшак бөке агачыннан җәелгән. Фарукның орденнары, орденнары… Бер-ике бүлмә тулы. Кылычлар, шпагалар – йөзләгән. Мундирлар, затлы киемнәр, уен карталары… Ләкин һәрнәрсәнең чиге бар: Рас-эль-тин сараенда 1952 елның 26 июлендә бер төркем офицерлар алдында король Фарук тәхетеннән ваз кичүе турында документка кул куя һәм шунда ук, «Мәхруза» исемле яхтага утырып, Италиягә таба курс ала…

Шулай да Александриянең кибетләр урамыннан бер үтик әле.

Бу – бөтенләй без белмәгән, без ишетмәгән бер дөнья. Африка, ихтимал, Александриядән башлана торгандыр. Менә тротуар. Юк, ул тротуар син атлап барсын өчен түгел. Анда нәкъ асфальтның үзенә кибетчеләр малларын чыгарып өйгәннәр. Ситсы, парча, күлмәк, аяк киемнәре – асфальтта. Ситсыны буе-буе белән сузып салганнар.

Шунда ук, әче тавыш белән кычкырып, «Кока-кола» сатып торалар. Көмеш термосның көмеш капкачын чыңгыратып бәрә-бәрә, озын гарәп кофе сатып йөри. Нәкъ кул белән арыш чәчкәндәге кебек: ике атлый да, өченче адымына туры китереп, капкачны бәрә. Сатучылар, җиңебездән тотып, кибетләренә өстерәп алып керәләр.

– Инглиш? Амэрикэн? Рашен? (Русмы?) Фрэнш? – дип сорыйлар.

Елмаялар, аркадан кагалар һәм нәрсә дә булса әйтергә тырышалар. Мәсәлән, бер кибетче кичен урамда, безнең «рашен» икәнне белгәч, шатланып:

– Добрый утро! – дип кычкырды. Хәер, иртәнге якта да безгә «Добрый ветчер!» дип кычкыручылар очрады.

Дөньяның бер капкасы булган бу шәһәрдә фокусчылар бик күп. Урамның урта бер җирендә теләсә кем теләсә нинди фокус ясый – аңа акча ыргыталар. 70–80 яшьләр чамасындагы бер карт, мәсәлән, ниндидер озын торыклы велосипед өстендә урамның урта бер җирендә әйләнеп йөри. Ул рама өстенә ятып та йөри, алгы тәгәрмәчен күтәреп тә, арткысын күтәртеп тә, алга да, артка да йөри. Шул арада үзе, рама астына кереп, бөтен гәүдәсен рама аркылы чыгара, сыңар кулы белән педальне әйләндереп, аякларын өскә күтәреп куя. …Аның күзләре тонган, әйләнәдә ул бик кызу йөри. Кыскасы, бу тамашаны карау бик авыр. Икенче берсе – шулай ук карт кеше – авызына тавык йомыркасы каба – тере чеби тартып чыгара, чебешнең муенын борып өзә (халык «аһ!» дип кычкырып куя), шуннан яңадан ике чеби барлыкка килә, ул арада ярты метрлы шпаганы йотып бетерә – монысын да каравы авыр.

Кибет белән тулган бу урамда хәрәкәт кагыйдәләрен үтәү мөмкин түгел. Бик кызык экзотика: киң машиналар – «Шевроле», «Мерседес» янында консерв банкасыдай вак машиналар, ишәк җигелгән ике тәгәрмәчле арбалар, шакмаклы корпуслы таксилар, коточкыч зур йөк төягән ялкау дөяләр, яшелчә сатып йөрүче арбалы малайлар, кустарь мотороллерлар һәм, ниһаять, яхшы ат җигелгән фаэтоннар. Болар барысы бергә төрлесе төрле тыкрыктан, төрле юнәлештә хәрәкәт итәләр – урамда коточкыч тавыш, хәрәкәт. «Шевроле» дөянең артына ышкылып уза, фаэтон ишәк йөгенә кагылып уза, такси тротуар аркылы чыгып бара һ. б. Әлбәттә, чат саен мәһабәт полицейскийлар… Такси дигәннән, чит илләрнең күбесендә җиңел машиналар янында «барабызлар» бик модада. Бу гарәп илләрендә генә түгел, Европа илләрендә дә бар. Йомшак рессорларга утыртылган канатлы тарантасларга резин тәгәрмәчләр җайлаганнар. Атлар кияү егетенеке кебек киендерелгән, шөлдерләр, йомшак тавышлы кыңгыраулар. Тәртә башында фонарьлар. Таксистлар кеше көтеп утыралар. Күп илләрдә шәһәр эчендә такси белән файдаланган өчен даими бәя куелган, ягъни ераклыкка бәйләнмәгән. Таксистлар, машина ишеген ачып, елмаеп:

– Мсье, мсье!

– Рашен! Рашен, пажалысты! – дип кычкырып торалар.

Һәр шәһәрнең үз гадәте бар.

Менә тротуар. Ул көндез тупланган җылысын кичке һавада биткә бәреп тора. Тротуардагы агач төбендә бер хатын утыра. Янында асфальтта ике баласы җәелеп йоклап ята. Әнә тегендәрәк сквер. Ире, хатыны, дүрт-биш баласы җәймә җәйгәннәр дә тәгәрәшеп йоклыйлар. Менә автобус тукталышы. Бер карт, аякларын бөкләп, асфальтка утырган да күзләрен йомган һ. б.

Африкада без җавап таба алмаган сораулар әнә шуннан башланды. Гидыбыз – Надия исемле искиткеч чибәр, әдәпле гарәп кызы, ул да программага кертелгән тарихи истәлекләр турында гына сөйләде.

Александрияне гарәпләр үзләре «Искәндәрия» дип йөртәләр. Алай гына да түгел, Александр Македонскийны да гарәп тарихчылары «Искәндәр әл-Зөлкарнәйн» дип язалар. Мәшһүр Александр Герцен үзен «Искандер» дип йөрткән. Бу сүзләр арасында нинди уртаклык бар соң? Бөтен хикмәт гарәп теленең үзенчәлегендә икән.

Македонский Африкага кергәндә, гарәпләргә аның исеме алдан килеп җитә: Александр. Ләкин гарәп өчен бу исемнең беренче иҗегендәге «Аль» яки «Әл» – сүз алдына куела торган артикль гына ул. Немецлар әйбер исемнәре алдына «dеr», «diе», «dаs» куеп сөйләшсәләр, француз «се», «dе», «lе» куеп сөйләшә. Ә гарәптә – «әл». «Әл-әхбар» – хәбәрләр, «әс-суфиятә» – советлар, «әл-җәзаир» – утраулар һ. б. Бәс, шулай икән, яулап алучы әлеге усал патшаның да исеме «Әл-Әксандр» була. Ләкин гарәп фонетикасы өчен «Әксандр» диюгә караганда «Әскандер» дип әйтү уңайрак. Әнә шулай «әл-Искәндәр» дигән исем барлыкка килә. Македонский нигез салган Александрия портының гарәпләрдә Искәндәрия булып йөртелүе шулай итеп фонетика ягыннан тулысынча аклана.

Искәндәр исеме әнә шундый «сындырылыш» аркылы Македония патшасыннан безнең халыкка да килеп кергән.

Александрия – Каһирә юлы буенда Мисырның уңдырышлы җирләре. Анда да безне таңга калдырган күренешләр шактый иде. Бишенче класста борынгы заман тарихын өйрәнгәндә укыган идек: фиргавеннәр заманында игенне үгезләр ярдәмендә сукканнар, китмән белән җир эшкәрткәннәр, дип. Бу бит инде безнең эрага кадәр ике-өч мең еллар элек шулай булган. Ләкин… Мисырда игенчелек белән көн күрүче крестьяннар үзләренең бер кишәрлек җирләрендә әле дә борынгы заман ысулы белән эшлиләр. Җәеп салынган башакларны үгезгә чана сыман нәрсә тарттырып таптаталар. Үгез әйләнә дә әйләнә. Борынгы Мисыр папирусларында мондый бер җыр сакланган:

 
Үзегез өчен сугыгыз, үзегез өчен сугыгыз.
Сез – үгезләр, үзегез өчен сугыгыз.
Үзегез өчен сугыгыз, саламы сезгә булыр.
Орлыгы булыр хуҗага,
Ял итми сугыгыз сез, –
Салкынча бит бүген көн.
 

Күп гасырлык колониализм Мисыр игенчеләрен әнә шул Рамзеслар, Тутмослар заманы дәрәҗәсендә калдырган. Астрономия, архитектурага нигез салган, югары сәнгате, акыл ияләре булган борынгы культуралы халыкны Европа әнә шулай «үстергән»…

Су! Мисыр халкының борын-борын заманнардан бирле хыялланганы – су, тир түккәне – су өчен. Борынгы мисырлыларның бөтен язмышы Нил елгасына бәйле булган. Элек башка аллалар арасында Нилны да алла дип санаганнар, аңа табынганнар һәм аңа гимн җырлаганнар:

 
Мактау сиңа, җирдән агып чыгучы Нил!
Мисырны җанландырып узучы Нил,
Кырлар сугаручы, Ра1717
  Ра – борынгы Мисырда Кояш исеме.


[Закрыть]
яраткан Нил!
Барлык терлекләрне җанландыручы Нил,
Безгә икмәк, мул ризыклар китерүче,
Барлык яхшылыкны булдыручы,
Ашлык белән ындыр, амбарларны тутыручы,
Ярлылар турында да кайгыртучы Нил!
 

1952 елның сентябрендә монда аграр реформа турында закон кабул ителә. Бу закон буенча феодаль җир-биләүчелеккә каршы көрәш башлана. Җир җитмәү – Мисыр Гарәп Республикасының экономикасында иң авыр проблема. Климатның бик эссе булуы аркасында монда ясалма сугарудан башка игенчелекне үстерү мөмкин түгел. Әнә шуңа күрә, безнең ил ярдәме белән салынып, 1970 елда эксплуатациягә тапшырылган Асуан плотинасы Берләшкән Гарәп Республикасы өчен искиткеч әһәмиятле корылма.

Мин 1947 елда педагогия институтының тарих бүлегенә укырга кергән идем. Анда ничәмә-ничә мәртәбә борынгы Мисыр тарихы буенча лекция тыңланган, зачёт-имтиханнар бирелгән. Аннан ун еллар чамасы бишенче классларда борынгы заман тарихы укыттым. Анда зур өлешне Мисыр тарихы алып тора. Әлбәттә, Мисырның тарихын безнең хәзерге балалар яхшы аңлый, күз алдына китерә дип әйтә алмыйм мин. Безнекеләргә нәрсә? Йөз гектар, биш йөз гектарлы иген басулары. Тезелеп очкан кыр казларыдай, комбайннар бара – аларның артыннан, тасма булып, салам лентасы кала. Кырда тигез гөрелтәү тавышы, ә орлык амбары янында, Александр Фадеев әйткәнчә, «вак энҗе коелгандай, кызлар көлүенең яңгыравы» ишетелә – анда йөк машиналарыннан гәрәбәдәй бодай бушаталар. Әлбәттә инде, вакытында җыеп ала алсалар…

Ә Мисырда? Мисыр фәллахы гасырлар буенча чүлдән аз-азлап җир яулап килгән. Мисыр территориясенең 96 процентын чүл алып тора. 1952 елгы революциядән соң яңа җирләр үзләштерү дәүләткүләм бурычларның берсенә әйләнә. Революциядән соң Мисырда эшкәртелә торган җирләр мәйданы 800 мең федданга (1 феддан – безнеңчә 42 сотый) артты.

Асуан плотинасы Мисырның экономикасына зур үзгәреш кертте. Асуан плотинасы сафка керү белән, эшкәртелә торган мәйдан 1 миллион федданга диярлек артты. Яңа үзләштерелгән җирләрдә уңыш күбрәк була икәнлеген Мисыр галимнәре расладылар. Асуан плотинасы суы җансыз киңлекләрне уңдырышлы басуларга әверелдерергә мөмкинлек бирде.

Асуан нәтиҗәләре: Файюм провинциясендә 100 мең феддан мәйданда бодай кеше озынлыгы булып үскән. Бу районда исә элек җансыз чүл булган. Файюмга су килгән һәм су белән бергә крестьян-фәллах килгән. Яңа күчеп килгән фәллахларга 3 әр феддан участок бирелгән. Файюм чүлен хәзер гарәпләр «Сахара чүленең яшелләндерелгән өлеше», дип йөртәләр. Кыскасы, чүл чигенә…

Без Каһирәгә кич килеп җиттек. «Нил палац» отеленең затлы номерларына урнаштык. Бишенче катның балконына чыктым. Аста – Нил елгасы. Бөтен шәһәрне җылы һава чорнаган, Нил буйлап җил исә, ул җил җылы һаваны кисәге-кисәге белән очырып йөртә кебек. Ул һава синең битеңә, тәнеңә бәрелә, иркенләп бер сулыйсы килә, үзебезнең кичке салкынча һаваны, чыклы үлән һавасын үпкә тутырып сулыйсы килә. Ләкин нихәл итәсең? Күрергә дип килгәнсең икән, күрергә, бөтен тәэссоратны кичерергә кирәк.

Каһирә туристлар белән тулы. Азия илләреннән, Европадан, океан артыннан халык тулган. Чалбарлы, чынаяк тәлинкәседәй зур кара пыялалы күзлек кигән шведкалар, немкалар, американкалар. Озын кызгылт чәчләрен ат ялыдай җилкәләренә салындырган, сирәк сары мыеклы Канада, Австралия егетләре. Чалбар никадәр тупасрак булса, шулкадәр модалы. Яхшы чалбар кию – цивилизациядән артта калу дигән сүз. Чалбар язулы булырга тиеш.

Монда кызык. Бер яктан Александрия, Каһирәнең йөзләгән мәчетләрендә азан әйтәләр. Радио буенча көчәйтелгән азан тавышы колакларны кисеп керә, үзеңнең мөселман Көнчыгышында икәнеңне бөтен төкләрең белән сизәсең. Нәзек, биек манаралардан ишетелгән бу тавышка халык хәрәкәткә килә, мәчеткә ашыга.

– Аллаһе әкбәр, Аллаһе әкбәр, ля иляһы иллялла-а-а-һ!

Ә урамда зур полотноларда – кино афишалары. Барысында да экспрессив момент. Зур, кызыл авызлы гарәп хатыны куркуданмы, экстазданмы – нәрсәдәндер күзләрен әсәрткән. Кычкырырга тырыша. Елга буендагы камышлыкка егылган. Аның бугазыннан көчле куллары белән ковбой сыман берәү тотып алган. Баштанаяк кораллы бу «батыр»ның күзләре акайган… Икенче бер афишада чибәр генә ханым лотослар арасыннан килеп чыккан бер европалының авызына пистолет көпшәсен китереп терәгән. Монда да акайган күзләр, кыйшайган авыз. Ә теге ханымның йөзендә садистик елмаю. Афишаларның бик күбесендә – ярым ялангач хатын-кыз, пистолет, үтерешү, катастрофа, шартлау, кыскасы, кешелек җәмгыятенең акылсыз сәнгате.

Ә тар, биек манаралардан мөселманнарны өйлә намазына чакырган ачы тавышлар ишетелә. Каһирәдә мәчетләрнең саны 500. Җомга намазын телевизордан да тапшыралар. Мәчетләрнең иң данлыклысы – Мөхәммәт Гали мәчете. Мөхәммәт Гали (албанияле мәмлүк) бу мәчетне төзегән бөтен осталарны мәчет ачылган көнне кунак иткән… һәм чапан астына кылыч тыгып килгән яраннары белән мәҗлестән соң төзүчеләрнең барысын да тураган. Хәзер анда намаз укыйлар… Гел үзебезнең соңгы тарих искә төшә…

Бер якта – дин, Алла, чадра. Икенче якта – гыйшык маҗаралары, азгынлык, үтерешү тулы боевиклар.

Дөнья шаулаткан тарихи урыннарда минем бәхет кире якка әйләнә. Ничәмә-ничә еллар китапларда укып хыялланган пирамидалар янына мин инде, башка туристлардан аермалы буларак, янәсе, тарихчы буларак, сабыр гына килмәкче идем. Миңа нәрсә! (янәсе), мин моны укып белгән, мин инде моның буенча күпме әдәбият укыган. Теләсәгез, мин сезгә Хеопс пирамидасының ничә таштан салынуын, анда ничә кол ничә ел эшләвен яттан сөйләп бирәм. Автобустан мин әнә шулай горур кыяфәттә чыктым. Чөнки иптәшләр арасында бер генә тарихчы да юк икәнлеген яхшы белә идем. Ләкин тормышның үз законнары бар, үз төзәтмәләре бар.

Автобустан килеп чыгуга, безне гарәп егетләре урап алды. Гадәттәгечә, андый мәшһүр урыннарда җирле халык, чит ил туристларын күрүгә, ыгы-зыгы тудыра. Пирамидалар янына килеп җитәргә күпмедер калгач, автобус туктады. Мин, тыныч кыяфәт сакларга тырышып, аксыл-зәңгәр эссе күккә ашкан соры могҗизаларга – пирамидаларга карадым. Пирамидалар турында әдәбиятта күп язылган. Аларга ничә тонналы ничә таш киткән, ул ташларны ничек шомартканнар, ничек күтәргәннәр – ул мәгълүматларда кеше ышанырлыгы да, ышанмаслыгы да байтак, әлегә ачылмаган серләр дә аз түгел. Ләкин, пирамидаларга карап торганда, бу арифметик-геометрик мәгълүматлар турында уйламыйсың. Кеше! Кешенең куәте! Баш миенең фантазиясе, кеше кулларының көче, кешенең эстетик таләпләре! Тарихта менә нәрсә бөек! Македонскийлар, Мөхәммәтләр, Наполеоннар тарих сәхнәсенә чыкканнар да, ниндидер күләмдә яхшылыкка, күпмедер күләмдә явызлыкка хезмәт итеп, узып киткәннәр. Беркем дә мәңгелек түгел, әмма хезмәт кешесенең иҗаты – мәңгелек…

Автобус тирәсендә шау-шу башланган икән. Гарәп малайлары туристларны дөя өстенә атландыралар, кара-туры юртаклар җитәкләп чабышалар. Сатулашу, акча сорау, сувенир сорау. Пирамидаларга беркем дә җәяү бармасын – җитәкләп дөя янына алып киләләр. Теләсәң, өлкән гарәп сиңа үзенең куфиясен (баш яулыгын) салып бирә, фотокамераңны алып, карточкага төшерә – ләкин акча гына бир. Пиастр, пиастр, пиастр… Бахшиш, сувенир… Шул ыгы-зыгыда мин югалып калдым. Гарәп малае елдам гына яшь бер кара-туры ат җитәкләп килде дә, сыңар аякка ябышты да. Мин аңышканчы, аяк инде өзәңгедә иде. Бер секунд үттеме-юкмы, мин инде ияр өстендә, ат тыпырчына, минем фотокамера гарәп малаеның кулында, ул инде мине кадрга алып маташа. Шуннан киттек… Атка атланмаганга байтак иде. Әйтик, 1944 елда колхозда эшләгәндә атлана идем. Шул елның көзендә мин малай килеш авылдан чыгып киттем. Шуннан бирле атланган әйбернең иң күбесе трамвай арты, автобус баскычы булды. Ә бу ат алдырып китсә?.. Еракта саргылт ком дәрьясы, саргылт горизонт күренде. Бу ат алдырып китсә бит, һич кенә дә мин көтү көткән үзебезнең басуга алып чыга алмас! Дөрес, безнең авылдан алты чакрым гына ераклыкта Масра дигән авыл бар. Галиәсгар Камалның әнисе шул авылдан. Булачак драматург ул авылда мәдрәсәдә укыган, бер җәен шунда үткәргән, кайткалап йөргән. Г. Камалның язуына караганда, бу авылга беренче кешеләр Казан ханлыгы заманында ук Мисырдан килеп утырганнар. Казан ханнары, имеш, аларны сөннәтче һөнәренә ия булганнары өчен чакыртканнар. Масра авылы, чыннан да, элегрәк бөтен Казан өязендә «сөннәтче» буларак данлыклы иде. Елаган малайларга Казан арты авылларында «Масра бабай килә» дисәң, шып туктыйлар иде. Тукта, мин бит әле гарәп аты өстендә. Монда нинди Масра бабай да нинди Казан ханнары? Гарәп аты алдырып ук китте. Исәбе һич тә пирамидалар янына алып бару түгел. Масра басуына таба да түгел. Мин аяк астына карадым: анда гел аксыл-соры таш кына иде. Ичмасам, ком да түгел. Шунда мин үземнең финалымны күз алдына китердем.

…Берәр ел үткәч, ниндидер бер мәҗлестә дуслар мине искә алалар. Бәхәс кыза:

– Юк ла, аның аты дулап Хеопс пирамидасына китереп бәргән…

– Ну, шту син! Гарәп атының телен белмәгән ул. Хеопска түгел. Сфинксны беләсеңме? Открыткада күргәнең бармы? Әнә шуның янында, ат өстеннән очып төшеп, башын ярган ул. Аны шунда бер фиргавен кабере янына күмгәннәр…

Яннан йөгереп барган гарәп малае атына нидер әйтте. Ат лып туктады. Минем янга ике яктан ике турист киләләр иде. Берсе минем күзлекнең бер пыяласын тапкан, икенчесе фотобъективның капкачын табып алган икән.

Шакмаклы ашъяулыктан теккән чалбарлы, сары чәчен җилкәсенә ат ялы кебек салган егет яңгыравыклы тавыш белән нидер сөйләде, күзлек пыяласын, сак кына тотып, миңа сузды.

Мин аның:

– О’кей! Жокей! – дигән сүзләрен генә чамаладым.

Пирамидалар яныннан кайтканда, төш вакыты җиткән иде.

Бөтен Каһирә күген мөәзиннәрнең динамик аркылы көчәйтелгән тавышлары баскан, эссе күккә ашкан нәзек биек манаралардан ачы, тетрәткеч тавыш колакны яра иде:

– Аллаһе әкбәр, Аллаһе әкбәр, ля иляһы иллялла-а-һ!

Пирамидалар – борынгы заман кешесенең бүген дә аңлавы кыен булган иҗат могҗизасыннан соң, тәрәзә пыялаларына кәгазь тасма ябыштырган кибетләр, отельләр яныннан узып барганда, күперләр, юл чатларында өелгән ком капчыклары, автоматлы солдатларны күреп торганда, нәзек манаралардан ишетелгән бу абстракцияне кабул итү мөмкин түгел иде. Монда бары тик мөселман Көнчыгышына гына хас контрастлык, матди чынбарлык белән рухи фантазия арасындагы коточкыч аерма сизелә иде.

Җомга намазын мин «Нил палац» отелендә үземнең номерда телевизордан гына карадым. Дин һәм телевидение? Борынгы заманның идеологиясе һәм XX гасырның фән казанышы? Бу ничек була инде?

Европа кергән гарәп дөньясында, мөселман Көнчыгышында менә шулай. Алар без түгел.

Гарәпләр дигәннән, безнең халыкта алар турында бөтенләй дөрес булмаган фикер яши. Имеш, гарәп чалмадан гына йөри. Әмма гарәпнең күбесе башына ак яулык сала да өстеннән тәсбих сыман бер боҗра киертеп куя. Бу «куфия» дип атала. Сурия гарәпләре һәм чүл гарәпләре башларына киҗе-мамык шакмаклы шәл бөркәнеп йөриләр. 40–50 градуслы эсседә иң уңай кием – шәл.

Тәмәке тарту – начар гадәт. Ул синең сәламәтлегеңне акрынлап какшата, тәмәке тартучы кешедән әйләнә-тирәдәге кешеләргә дә зарар бар. Әмма тәмәке тартуның ислам диненә бер катнашы да юк. Гарәп хатыны, урам уртасына утырып, көлчә ашый, дога кыла, аннан, иркенләп торып, тәмәке кабыза. Янындагы ун-унбер яшьлек кызы да әнисе белән парлап тарта. Цивилизация гарәп халкының матур милли традицияләрен җимергән, алар арасына яңа дөньяның күп кенә ямьсез гадәтләре кергән. Җомга намазы вакытында, асфальтка утырып, ашыгыч кына намаз укып ташлаган гарәп егете синнән, турист икәнеңне белгәч, аракы яки сигарет сорый икән, бу бер дә гаҗәп түгел.

Сату-алу, сатулашу – боларның традицион гадәте. Китапчы Н. А. Рубакин гарәпләрдәге бу осталыкка сокланып яза. Гарәпләр, базарда ат сатулашканда, болай сөйләшәләр икән: алар бер-берсенә төбәп эндәшмиләр, алай булганда сатулашуы кыен булыр иде! Үзләре турында алар өченче затта сөйләшеп сатулашалар икән:

– Әссәламегаләйкем!

– Вәгаләйкемәссәлам!

– Әфәнде ни белән сәүдә кыла?

– Ат сәүдәсе белән көн итә.

– Әфәнденең бу кара аргамагы сатлыкмы?

– Алла боерган булса, бүгенге базарда бик һәйбәт бәһагә сатмак була ул аны.

– Әфәнде ни хакка сатмак була?

– Алла боерган булса, бу матур аргамакны мең пиастрга бирергә уйлап тора ул.

– Бәрәкалла, бик яхшы хак икән. Әфәнде моны бик кыйммәт дип исәпләмиме икән?

– Шөкер Аллага, мөслим кардәшләрдән алучы табылса, бераз киметергә дә мөмкин дип уйлый ул бәһане.

– Бәрәкалла, дүрт йөз пиастр ничек булыр?..

Әнә шулай сөйләшү Көнчыгышта бер-береңә ихтирам билгесе. Мең пиастрдан кинәт кенә дүрт йөз пиастрга төшереп тәкъдим ясау да һич тә ачуны чыгармый. Чөнки һәр ике як яхшы белә – берсенең төшәсе, икенчесенең менәсе бар. «Өченче зат кешеләре» әнә шулай сатулашалар. Татарда, таяк та тоткан җиреннән сынмый, диләр…

Безнең эш ансат – без алай сатулаша алмыйбыз. Әмма бер, ике, биш, ун, мең саннарын гарәпчә беләбез. Безнең телдә гарәптән алынган сүзләр бик күп. Ләкин бу сүзләр белән генә әле чын гарәп арасында үзеңә ипи-тоз да сорап ала алмыйсың.

Элеккеге схоластик мәдрәсәләрдә гарәп телен бик каты укытканнар. Ләкин бу мәдрәсәне тәмамлаучылар арасында да гарәпләр белән практик сөйләшә алган кешеләр бик сирәк булган. Гарәп теле – авыр тел, аны өйрәнү бөтен шәкерттән дә булмый.

Каһирә буенча безне тарихчы галим Габдулла Мөхәммәт алып йөрде. Гарәп илләрендә ничә көн йөрдем, һәр очраган кешенең икенчесе Мөхәммәт була иде. Күпме кеше белән таныштык – барысы да Ибраһим, Хәсән, Мөбарәк, Мөхәммәт, Габдулла… Ул египтология буенча белгеч икән. Безнең мәктәпләрдә борынгы Египет тарихы бишенче классларда ярты елга якын укытыла дигәч, ул гаҗәпкә калды:

– Ничек? Безнең илнең тарихын укыталармы?

– Әйе, борынгысын да, хәзергесен дә.

Гидның шаккатуы йөзенә чыкты. Үз шәһәренең, үз иленең патриоты буларак, ул үз иле тарихының һәр истәлеге турында сокланып, шатланып сөйли. Шәһәрдә аның белән йөрүе күңелле.

Габдулла Мөхәммәт безне базарга алып килде.

Каһирә – матур, оригиналь шәһәр. Андагы затлы отельләр, кибетләр, музейлар, мәчетләр – барысы да бу шәһәргә аерым колорит бирәләр. Ресторанга без эсседә алҗып, арып кайттык. Кызылга, зәңгәргә чиккән чапаннар кигән официантлар – икешәр метр биеклегендәге егетләр – өстәлгә, иң беренче сый итеп, пыяла кувшиннар белән су китереп куйдылар.

Су монда, чыннан да, хөрмәтле ризык…

Каһирәдән Александриягә без чүл аркылы кайттык. Кичен без ачык диңгезгә юл алырга тиеш идек. Автобус кара-кучкыллы җансыз ком сахрасыннан зур тизлек белән алга барды. Берничә мең еллык тарихы булган пирамидалар, сфинкс, мумияләр арасында йөрү хисләрне кузгаткан иде – юлда беркем дә сөйләшмәде, һәркем чүлгә таба күзләрен текәп уйланып кайтты. Шофёр автобусның радиоалгычын кабызды. Кайнар чүл уртасында өзелеп-өзелеп елаган, сыкраган, йөрәкләрне телгәләрлек гарәп музыкасы ишетелде… Бу халыкның Африкада беренче булып империализмга каршы күтәрелүе, беренче булып революция ясавы очраклы хәл түгел. Бу халык ирекле, гадел җәмгыять төзергә бик лаек…

Музыканы тыңлаганда, мин әнә шулай уйладым.

…Күк йөзе гөмбәздән кыздырган кояш нуры астында ап-ак булган. Яр буенда күләгә урын таба алмассың. Без Алжир җиренә аяк бастык. Алжир (гарәпләр аны «Әл-Җәзаир» дип йөртәләр) – тау промышленносте шактый алга киткән ил. Анда яхшы сыйфатлы тимер рудасы, күмер, фосфат, нефть, табигый газ табыла. Шулай ук авыл хуҗалыгы иле. Җимеш бакчалары, йөзем плантацияләре, яшелчә басулары – Алжирның кеше яши торган районнары өчен шул характерлы. Алжирлыларның француз колонистларын куып чыгарганына әле күптән түгел. Алар 1952 елда азатлык өчен көрәшнең үзәген – Милли азатлык фронтын төзеделәр. 1962 елда Франция белән Алжир арасында килешүгә кул куелды. Бу килешү буенча Алжирның бәйсез дәүләт икәнлеге танылды. Французларга каршы алжирлылар йөз елдан артык көрәшкәннәр иде.

1963 елда француз колонистларының бөтен милкенә национализация үткәрелә. Колонистлар, Алжир революциясеннән куркып, алдан ук кача башлыйлар. Революция барышында өч ай эчендә генә дә 800 мең француз, фабрика, заводларын, кечкенә предприятиеләрен ташлап, Алжирдан кача. Азатлык өчен көрәштә Алжир миллион ярым кешесен югалта. Бу халык сугышның нәрсә икәнен белә…

Алжирда безне Совет илчелегенең икенче секретаре каршы алды. Гадәт буенча, теплоход салонында илчелек вәкиле безнең белән әңгәмә уздырды. Алжирдагы безнең белгечләрнең тормышы, республикадагы политик хәл белән таныштырды. Алжирның күп өлешен чүлләр алып тора. Анда безнең геологлар эшли. Нефтьчеләр чүлдә бораулау эшләре алып баралар. Сахарада эшләү – геройлык сорый торган хезмәт. Елның иң эссе вакытларында анда температура 50 градуска кадәр җитә икән. Безнең бораулаучылар эшләгән урыннарда – эссе чүлдә – су чыганаклары калдырып китәләр. Бу урыннарга ахырдан бәрбәр халыклары килеп урнаша. Су чыганакларын Советлар Союзыннан килгән белгечләрнең исемнәре белән атыйлар. Мәсәлән, нефтьчеләрнең бер партиясендә тәрҗемәче булып йөргән Инна дигән кызның исемен бәрбәрләр бер су чыганагына кушканнар. Сахарадагы бер кое хәзер «Инна коесы» дип йөртелә. (1971 елда без Инна белән Әлмәттә очраштык.)

Безнең белгечләр цемент заводларында да күп кенә. Йөзләгән совет кешесе Алжирда укытучы булып эшли. Алжир халкы Советлар Союзының эчкерсез ярдәменә зур ихтирам белән карый. Моны һәр адымда, урамның һәр почмагында сизәсең.

Алжирдагы СССР ярдәмендә төзелгән профессиональ-техник белем үзәкләрендә промышленность һәм авыл хуҗалыгы өчен төрле белгечлекләргә меңләгән эшче өйрәтелде. Безнең ил белгечләре анда Әл-Хәҗәрә металлургия комплексын киңәйтүдә катнаштылар. Комплекс составына кокс химиясе, сортлы прокат производствосы, җылылык электр станциясе, кислород станциясе керә. Мондый төзелешләрнең сафка керүе Алжирда эшсезлек проблемасын шактый дәрәҗәдә хәл итәргә мөмкинлек бирде. СССР белән Алжир арасында сугару, авыл хуҗалыгы, мелиорация буенча хезмәттәшлек киңәйтелә. Советлар Союзы Алжир халык демократик республикасында берничә техник вуз – политехник, тау-металлургия, мелиорация институтлары, югары ветеринария мәктәбе төзүдә катнаша.

…Казан шәһәренең Совет районында яшеллеккә чумган бер урамда җәй көне кызыклы гына сөйләшүләр ишетергә мөмкин. Урамдагы бердәнбер зур йортның (калган биналар уку йортлары һәм тулай тораклар) балконына чыккан кешеләр күршеләре белән французча исәнләшәләр, хәл-әхвәл сорашалар. Болар – Казан университеты галимнәре – физиклар, химиклар, математиклар. Алжирдагы югары уку йортларында алар лекцияләр укыйлар, һәр җәйне каникул вакытында Казанга кайталар. Менә берничә ел инде алар Алжир вузларында эшлиләр. Казан университеты белән Алжир вузлары арасындагы гыйльми бәйләнешләр елдан-ел ныгый.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации