Текст книги "Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 33 (всего у книги 35 страниц)
Ләкин чын Һиндстан Бомбейдан башлана икән… Безне каршы алучы, ни сәбәптәндер, аэропортка үз вакытында автобуслар җибәрмәгән. Без Бомбей аэровокзалында утырабыз. Вакыт күп, исәпсез, мәгънәсезгә тик утыру. Тышта кояш. «Боинг»та очып килгәнлектән, кешеләр арымаган, ачыкмаган. Анда, самолётта, ял, ашау-эчү мәсьәләсе хәл ителгән. Аэровокзал эчен карап йөрим. Сары-кызгылт сари япкан яшь бер монах утыра. Ургылып үскән куе, озын кара чәч – нәкъ биленәчә, итләч күкрәге, беләкләре ялангач, аягында – баш бармагына гына эләктереп киелгән олтаннар. Таза, һай-һай, таза! Үзенә 30 яшьтән дә ары булмас. Чибәрлек! Ул күзләр, ул чәчләр, ул борын! Тот та сәхнәгә чыгар, Отелло булсын, Махараджаны уйнасын, Брут булсын. Радж Капур моны ничек үз студиясенә чакырмый икән?
Монах утырган җиргә берөзлексез кеше килә. Актан киенгән хатыннар, карчыклар, ак сакаллы ябык ирләр, полиция чиновниклары. Киләләр дә ак чәчәктән ясалган такыяны аның муенына салалар, аннан гөрс! – идәнгә егылалар да әлеге «Отелло»ның аягын үбәләр. Берөзлексез шулай. Карап-карап торасың да шаккатасың. Әй сез, адәм балалары, диясе килә, нигә үз-үзегезне кимсетәсез? Күрәсезме, ул ничек ашаган, ә сезнең тәнегездә тире белән сөяк кенә? Акылыгызга килегез, шәхес булыгыз, билегезне турайтыгыз!
Ләкин күптәнмени әле үзебездә – татар авылына ишан килеп төшкәндә – күпме халык шулай эшләгән? Ишанның итәген үпкәннәр, аннан тоз өшкертеп алып калганнар (терапия!), терлек-туар авырмасын дип, печән өшкертеп алып калганнар (ветеринария!)…
Таксига утырдык. «Wеst еnd Ноtеl» – безнең торачак гостиницабыз – шәһәрнең үзәгендә икән. Ерак түгел тимер юл вокзалы, ерак түгел диңгез порты, диләр. Хәзергә әле сөйлиләр генә. Ә без шау иткән шәһәр урамыннан барабыз. Менә чын Һиндстан башланды. Океан буенда (бу урын инде Гарәбстан диңгезе дип йөртелә) балыкчы посёлоклары. Таяктан, яфрактан, кәгазьдән, иске чүпрәктән оештырып куйган иксез-чиксез йортлар. Бер-берсенә терәп салган ямьсез соры шалашлар. Тәрәзә юк, урамнар юк. Шалаш белән шалаш арасында сукмаклар гына. Йортлар, шалашлар арасы тулы ялангач балалар. Күлмәк-ыштан бөтенләй юк. Уйныйлар, пычракта ауныйлар, көлешәләр, сугышалар, елашалар. Посёлоктан сасы ис, черегән балык, көйгән үлән, балалар юешләгән чүпрәк исе килә. Фотоаппаратларыбызны аркага таба шудырып яшерәбез. Бу хәрабәне, бу фәкыйрьлекне фотоплёнкага алырга берәүнең дә намусы җитми. Бу картинаны салкын кан белән рәсемгә алу мөмкин хәл түгел. Гомумән, үзеңнең яхшы киемең, тук йөзең һәм ял итүче турист булуың өчен кешелек җәмгыятенең әнә шушы корбаннары алдында үзеңне гаепле сизгәндәй буласың. «Юк! Болай булмый! Бу дөреслек түгел!» – дип, космостан бөтен планетага разбой саласы килә. Әй сез, бөтендөнья халыклары язмышына йогынты ясардай дәүләтләр! Әй сез, парламентлар, Верховный Советлар, президентлар, лордлар, генераллар! Борылыгыз да бер күз салыгыз! Сез, бәлки, парламентларда гомумкешелек, гуманизм турында речьләр сөйлисездер. Сез, бәлки, парламент утырышларыннан арып кайткач, Купер, Хемингуэй, Бальзак, Толстой, Кобо Абэ романнарын укыйсыздыр. Күзләрегезне ачыгыз, акылыгызга килегез! Тарих мондый җинаятьне сезгә беркайчан да кичермәс. Әйе, кичермәс…
Ә һинднең үз гадәте гадәт. Ярлымы ул, ачмы ул, һинд үзенчә. Бомбейның үзәк урамнарыннан барганда, автобус туктады. Ниндидер бер процессия урам аркылы чыгып бара иде. Карадык – аңламадык. Беләк юанлыгы агачлардан ясалган бер читлек. Дүрт тоткасы бар. Читлек эчендә өлкән яшьтәге бер адәм. Читлекне күтәргәннәр, арттан процессия бара. Барабаннар, тимерләр, калайлар кагалар. Әллә ниткән мөгезләр, торбалардан кычкырталар. Нәрсә бу? Беркем әйтә алмады. Бомбей урамнарындагы хәлләрне кеше әйтеп, кеше аңлатып бетерә торган түгел. Менә урамның бер почмагында машина әкренәйде. Ачык тәрәзәдән мин фотообъективны урамга юнәлттем. Бик кызык кадр бар иде. 14–15 яшьләрендәге алты-җиде малай безнең элеккеге армиядәге гусарлар кебек киенгәннәр. Кызыл курткалар, чуклы эполетлар, трико, ялтыравыклы озын кунычлы ботинкалар, башларында чуклы гусар бүрекләре. Барысы да ука-чуктан, кызыллы-сарылы. Авызларына быргылар капканнар да урам уртасыннан кычкыртып киләләр. Мин – ялт! – бер кадр ясадым. Шәп, мин әйтәм. Ләкин ул «шәп»не тегеләр дә уйлап куйганнар икән. Үзләрен карточкага төшерүләрен күреп алулары булды, малайлар безнең машина артыннан торып йөгерделәр. Кычкыралар, көләләр: «Рупия! Рупия!» – дип чабалар. Урамда хәрәкәт бик тыгыз иде, машина акрын барды. Борылып ничә генә чатка килеп чыксак та, әлеге «гусарлар» әллә каян гына килеп җитәләр дә «рупия!» дип кычкыралар. Бәлки, читлектәге теге карт та шулай туристлардан рупий алу өчендер?
Гостиница – гаҗәп! Ике кешегә йөз квадрат метр булыр. Кунак бүлмәсе. Радио, суыткыч, вентилятор, кондиционер, телефон, өстәл, анда конвертлар, кәгазь, яңа блокнот, алтын хәрефле Библия, йокы бүлмәсе. Болын кадәр. Анда да радио, кондиционер, телефон, вентилятор (олысы, кечесе) һ. б., һ. б. Урамда 30 градус эссе, бүлмәңдә, теләсәң, 5–10 градуска кадәр калдыра аласың. Отель каршында ак мундирлы, ак чалмалы, ак чалбарлы берәү сакта тора. Чәче кып-кызыл, сакал-мыек – бакыр. Фырт кеше, мут карт. Мыегын сыпыргалап кына тора. Парсид икән. Бомбейда ул халыклар шактый. Кулындагы озын таягы белән соранып йөрүче балаларны куа. Тегеләр, аңа карамастан, турист халкы тирәсенә елышалар. Штатның законы нигезендә отельләрдә, аэровокзалларда чит ил кешеләреннән акча, әйбер теләнү тыелган.
Кичке Бомбейны карарга чыктык. Гаҗәп! Безнең отель янында гына урамның бер ягыннан икенче ягына җепләр тарттырганнар да шуңа ак чәчәк тезгәннәр. Стеналарда кырмыска кебек халык: бөтен кеше ак чәчәк тезә. Динамиктан нидер ишетелә. Бәләкәй генә мәчеттән икән. Аягымнан салып эчкә уздым. Күрәсең, ниндидер бәйрәм. Тар гына бүлмәдә өстәл өстендә ниндидер бер изгенең символик гробы. Ул ак чәчәккә күмелгән. Шуны әйләнеп узасың. Шәмнәр яна, фимиам исләре чыга. Бер почмакта өч егет гарәпчә язылган китап укыйлар. Тукта инде, бу сиңа санскрит түгел, монда бер сүз белән булса да катнашырга кирәк, дидем. Мөселман колледжында укучы һинд егетләре икән. Һәр ике як берәр йөз чамасы гарәп сүзе белә булып чыкты.
– Коръәнме?
Егетләр елмаештылар:
– Йес, йес! (Әйе, әйе!)
«Каян килдең, исемең ничек?» кебек сораулар китте. Ни күрим: берсе – Зәйнетдин, икенчесе – Ибраһим, өченчесе Камалетдин булып чыкты. Нәкъ безнең авылдагыча! Коръәннең бер җөмләсен укып күрсәттем. Ничек чыккандыр, белмим, ләкин, кунакка хөрмәт йөзеннәндер инде, тотып кыйнамадылар.
Урамга чыгу белән, соранучы малайлар сырып алды. Бу сиңа кобра тиресе сатып йөрүче Махабалипурам авылы малайлары гына түгел. Бу – дөньяның диңгез капкасы булган Бомбей малайлары. Күрдеңме, нинди елгырлар!
10 яшьләр чамасындагы бер малай каршыма йөгереп тә килде, асфальтка егылды да ботинка башларымны үбеп алды. Сикереп торды да тезеп китте. Үзенең күзеннән чишмәләр булып яшь ага, үзе дөньяның барлык телләрендә кабатлый:
– Мама ноу, папа ноу! (Әни юк, әти юк!) Мани, сэр, плиз, мани! (Зинһар өчен, әфәндем, акча бирегез!)
Мин югалып калдым. Малайга кушылып, үзем дә елар идем, кешеләрдән оят. Ничәдер тиен бирдем. Малай торып йөгерде. Әллә полициядән куркамы, дип уйлап бетермәдем, малай тротуарның икенче ягына чыкты да икенче бер туристның ботинка башларына иренен тидереп алды.
– Сэр, плиз, рупия! Фатер ноу, муттер ноу!
Малай бу юлы да гөрләвектәй яшь агыза иде. Ул тагын бик кызу торып йөгерде. Фәкыйрь, ләкин артист. Фәкыйрьлектән ул сәнгать эшләгән. Ни хәл итәсең? Мәчет эчендә символик гробны ак чәчәккә күмәләр, урамда ботинка үбәләр.
Отельгә кайттым. «Папа ноу, мама ноу» минем колагымнан китми иде. Моннан 20 еллар элек кайсыдыр бер театрда француз композиторы Делибның «Лакме» операсын тыңлаган идем. Гүзәл һинд кызы Лакме үз илен басып алган Англия армиясендәге бер офицерга гашыйк була. Әлеге офицер Джеральд моннан соң һиндләргә каршы көрәшмәскә, кан коймаска вәгъдә бирә. Алар бәхетле көннәр кичерәләр. Ләкин Джеральдның дуслары аңа Британия офицерының анты турында әйтәләр. Бераз икеләнеп торганның соңында Джеральд үз иптәшләре арасына – һиндләргә каршы канлы сугыш алып баручы Британия армиясенә китә.
Мин аңа ят кеше,
аның эчен минем Ватаныма дошманлык алган, –
дип җырлый Лакме һәм үзен үзе һәлак итә: үлем ачуы белән агуланган чәчәк – датура чәчәген исни… Гүзәл кыз әтисенең кулында җан бирә. Әтисе шулвакыт Джеральдка карап болай җырлый:
Безнең илебезгә, безнең басуларыбызга
Сез аяк баскан сәгатьне нәләт суксын!
Кайгы һәм хәсрәт еллары өчен,
Барысы, барысы өчен халык сездән түләтер.
Делиб әнә шул ышаныч белән мажор тонда операсын тәмамлаган.
Иртән эссе, баш пешәрлек эссе иде. Бомбейдан диңгез белән сәгать ярымлык юл – Филләр утравына киттек. Гарәбстан диңгезенең суы болганчык – саргылт төстә. Дельфиннар безне озата барды. Бомбей рейдында дөньяның бөтен илләреннән диярлек суднолар тора. Һиндләрнең үз суднолары арасында төрлесе бар. Хәзерге заманныкы белән беррәттән, моннан бер-ике мең ел элекке галералар да бар. Иләмсез биек бортлы агач судноның ике ягыннан озын-озын ишкәкләр төшкән. Чалма чалган, биленә чүпрәк ураган ялангач кешеләр бертуктаусыз ишәләр. Судно әкрен бара. Йөге – салам. Бастырыклап төягәннәр. Күрәсең, бу судно берәүнең хосусый милке, җимерелгәнче, черегәнче ул аны саклый әле.
Филләр утравында борынгы храмнар. Таш кыяларны тишеп кереп, кыя стеналарында Вишну, Шива һ. б. аллаларның тормышын сурәтләгәннәр. Гасырлар буе чокыганнар, яхшыртканнар. Сәнгать әсәре буларак тиңсез бу статуяларны, барельефларны күреп, аларның борынгылыгын белеп тынсыз каласың. Тарихка чумасың. Хәтта гидны да тыңлыйсы килми. Ләкин кәеф җибәрерлек нәрсәләр күреп, сәнгать әсәрләрен онытасың. Менә Фил утравының баскычлы сукмакларыннан, носилкага утыртып, кеше ташыйлар. Яланаяклы ябык ирләр, сигезәр потлы аристократларны – чит ил туристларын күтәреп, таудан йөгереп менәләр.
Гарипләрме? Юк, икенче мораль кешеләре. Янәсе, аның акчасы күп, нигә ул таш баскычтан менеп азаплансын?! Кара күзлеген кия дә ул, зонтигын тотып, носилкага җәелеп утыра. Ә теге, кабыргалары беленеп торган ялангач ирләр, 30 градус эсселектә, әнә шул түшкәне күтәреп, тауга таба йөгерәләр.
Дөресен әйтим, носилкадагы аристократларны әйләндереп төшерәсе килү хисе барыбызны да биләп алган иде бугай. Үземнең тирәдә мин русча ачы-ачы берничә сүз ишеттем – бу, һичшиксез, минем иптәшләр иде.
Утрауда маймыллар күп. Маймыл халкы болай да әрсез, ә мондагылар, күрәсең, тагы да әрсезрәк. Агачлар арасыннан көтүләре белән килеп чыгалар да ашарга сорыйлар. Берсе үзенең кечкенә баласына төртеп күрсәтә: «Миңа бирдегез, менә балама да бирегез инде», – дигән сыман. Икенче берсе безнең группадагы бер ханымның оегын тырнап ертты. Чөнки маймыллар икәү, ә теге ханымның конфеты берәү генә иде. «Без менә монда икәүләп ачыгабыз, ә син, мәгънәсез, нибары бер конфет алып килгәнсең», – дигән сыман булды ул, рәнҗеп.
Причал кырыенда кап-кара сазлык. Сазлык өсте селкенеп тора. Өсте тулы ниндидер сөлекләр, кортлар. Кап-кара, ялангач бала-чага шул сазлыкта йөри, кулларын сазга тыгып нидер эзлиләр, кармалыйлар. Нәрсә эзлиләр алар?
Мин причалда басып торам һәм уйлыйм: Бөек Ватан сугышының иң авыр көннәрендә безнең мәктәп балаларына көненә бер тапкыр аш ашаталар иде. Без, мәсәлән, 1941–1942 уку елында мәктәптән һәр көнне озын тәнәфестә 200 грамм ипи ала идек. Әйе, тарихны онытырга ярамый, акылы белән уйлап караган һәркемне тарих тәрбияли…
Кемал паркына сәяхәтБүген 17 декабрь. Бомбейда эссе, урам тулы вак кибетләрнең хуҗалары йокымсырап утыра, комфортлы йортларда тәрәзә капкачлары ябык. Без шәһәрнең шәп районында яшибез. Әгәр отельнең иң югары катындагы солярийдан карап торсаң, Бомбей – матур шәһәр. Күккә ашкан биек йортлар, мәшһүр диңгез порты. Европача салынган банклар, госпитальләр, отельләр. Аска төшсәң, кибетчеләрнең лотокларында янып торган учаклар, анда чикләвек кыздыралар, яфрак майлыйлар – мәш киләләр. Диңгез култыгы буйлап алда күренеп торган яшеллек дөньясына – зур паркка киттек. Паркны Һиндстанның бөек улы Җәвәһарлал Неруның хатыны исеме белән атаганнар – «Кемал парк» дип йөртәләр.
Җ. Неру Советлар Союзының тугрылыклы дусты иде. Беренче тапкыр безнең илгә ул 1927 елда – Октябрь революциясенең унъеллыгына килә.
Җ. Неру Һиндстан шартларында гаделлек җиңеп чыгачагына нык ышанган кеше иде. 17 ел буе Һиндстан хөкүмәтенең башында торган бу акыл иясен һинд халкы тирән ихтирам белән искә ала.
Кемал паркка да Бомбей халкының ихтирамы зур.
Океан буеннан күтәрелеп паркка кергәч тә күзгә ташланганы – бакча эчендәге зур итек. Итекнең үкчәсеннән кереп китеп, эченнән баскыч буйлап менсәң, өстә кофе эчәргә мөмкин. Имеш, Бомбейның яшьләре өйләнешкәч тә шушы паркка киләләр, итек эченә кереп, өскә күтәреләләр һәм шунда кофе эчәләр икән. Имеш, шул итек эченә кереп, кофе эчкән яшьләрнең бөтен гомере татулыкта үтә, ди. Әгәр чын булса, безнең Казан бакчаларында да бер-ике дистә шундый итекләр утыртып чыкканда начар булмас иде дип уйладым.
Бакчада кызгылт ком сипкән киң сукмаклар һәм тип-тигез яшел мәйдан. Ул үлән шулай кыркылганмы, әллә декабрь ае булганга шулаймы, әмма яшел палас өстендә борчак тәгәрәтеп уйнарлык сыман, һиндләр ничек ял итәләр? Мин шуны күзәттем.
Һинд зыялысы гаиләсе белән паркка килә дә чирәм өстенә түгәрәкләнеп утыра. Анда чирәм – утыру, яту, уйнар өчен. Һиндләр аз сүзле, үзара җай гына гәп коралар. Аз сөйләшү яки сөйләшмичә табигать ямен күзәтү – ял. Һинд халкы табигатькә, гомумән, әхлакый яктан чыгып карый, Һиндстан халкы үләнгә, агачка, еланга, юлбарыска һ. б. үсемлек-хайваннарга мәңгелек тереклекнең бер буыны, кирәкле кисәге дип карый. Паркта табигатьне күзәтеп утырганда, һинд тирән уйга чума. Монда транзистор юк, динамиклар юк, кычкырып көлгән, җырлаган кеше юк, монда бары тик тынлык һәм әдәпле әңгәмә генә. Ә балалар әти-әниләре алдында йогларның төрле күнегүләрен ясыйлар – чирәмдә баш белән торалар, озак-озак торалар.
…Кемал паркта «Тынлык башнясы» дигән урын бар. Бакча түрендә зур калкулык, ул калкулык тирәсендә зур агачлар, әйләнә-тирәдә тагын кечерәк калкулыклар. Болар янына килеп булмый – тимер рәшәткә аркылы гына күзәтергә мөмкин, нинди калкулыклар, нинди башня соң ул?
Урта гасырлар башында Урта Азия, Иран, Әфганстан тирәләрендә зороастризм дигән дин таралган. Зороастризм динендәге кешеләр дөньяның барышында ике күренешнең көрәше – яхшы белән явызлык көрәшен төп этәргеч дип билгелиләр. Боларның ритуалларында төп роль утка бирелгән. Явызлык белән көрәшү өчен аларда төп корал – «яхшы сүз», «яхшы эш». Ислам дине көчәйгәннән соң, зороастризм динендәгеләр Һиндстанга миграциягә китәләр. Шуларның нәселен хәзер Һиндстанда парсидлар дип йөртәләр, һәм әлеге башня шул парсидларның мәет күмү урыны икән. Мәет күмү бездәге кебек катлаулы түгел: парсидлар мәетне күтәреп киләләр дә калкулыктагы тимер рәшәткә өстенә куялар һәм үзләре китеп баралар. Шулвакыт агач башлары хәрәкәткә килә: анда коточкыч зур грифлар утыра. Алар көтүләре белән мәет өстенә төшәләр дә аны чукый башлыйлар. Ун-унбиш минуттан мәетнең коры сөякләре генә кала. Берничә көн эссе кояш астында ятуга, ул сөякләр бер-берсеннән ычкынып тарала һәм тимер рәшәткә астындагы тирән чокырга коела. Гасырлар буе шулай.
Паркта без йөргәндә мәет юк иде. Грифлар, кеше күңелен өшетерлек дәрәҗәдә куркыныч карап, агач башларында утыралар. Куе кызыл-карачкыл эре яфраклар арасында гриф – сыра чүлмәге кебек биек, тупас кара кош утыра. Аның башы, муены йонсыз – үләксәнең эчен-башын буялмыйча гына ашар өчен шулай җайланган, күзләре түгәрәк, кап-кара, борыны коточкыч куәтле, кәкре, тырнаклары адәм кулының бармакларыныкы кебек. Агач ботакларына кунган шөкәтсез бөкре гриф кыймылдап та карамый. Бары тик бөкресеннән чыккан ялангач башын гына вакыт-вакыт боргалап ала, шул вакытта, каныңны өшетерлек итеп, күзләре ялтырап китә. Грифларга карап, мин озак, бик озак тордым. Алар да шулай кыймылдамыйча миңа карап тордылар. Мин яшәү һәм үлем турында уйландым. Менә адәм баласы – туа, яши, яхшы яки яман эшләр эшли, үлә – ә зороастризм динендәгеләр аның тәнен грифларга китереп тапшыралар. Финал – күңелсез! Һәм чирканыч! Ә грифлар нәрсә уйлап карап торалар? Ерак илдән Һиндстан карарга килгән кеше икәнемне алар белми бит. Бәлки, алар мине дә парсид дип карап торалардыр? Алай булса, ни уйлыйлар? Мөгаен, болай дип: син анда, агай-эне, кара күзлек киеп, фотоаппарат асып, әллә кем булып торма. Син бит барыбер безнең клиент. Син, күп яшәсәң, тагын унбиш-егерме ел яшәрсең, ә без озак, би-и-ик озак яшибез, чөнки без үләксә ашыйбыз. Так что, безнең синең белән әле бик әйбәтләп очрашасы бар. Йә, әйтеп куй, сине кай җиреңнән чукый башларга, очрашкач? Гадәттә, соңгы теләкне без үтибез…
Фу-у! Мин дерелдәп киттем.
Отельдә ул төнне мин йоклый алмадым. Күз алдымда бөкре кара грифлар… Алар минем карават башында да, тумбочкамда да, күңел каралтып, күмер чүлмәгедәй утыралар. Юк, мин ул паркка бүтән ике аягымның берсен атлаучы түгел.
Бомбейда забастовкаКичтән гид әйтеп куйды: Бомбей шәһәре иртәгә иртән 8 дән забастовка башлаячак. Илдә сәяси атмосфера кызган. Бер яктан СССР дәүләт делегациясе визитыннан соң прогрессив көчләр активлашса, икенче яктан реакцион көчләр дә активлашканнар. Безнең бөтен программа өзеләчәк, экскурсияләр булмаячак иде. Иртән Бомбей ап-ак кояш астында кыза гына башлаган иде. Сәгать 6. Урамда хәрәкәт көчәйде, һәркем забастовкага әзерләнә. Отельләрнең тәрәзәләренә пәрдәләр тартылды, кибетчеләр кабаланалар, кибетләр көне буе эшләмәскә диелгәнлектән, бозылуы мөмкин булган ашау әйберләрен ашык-пошык каядыр ташыйлар, төрәләр, җыештыралар. Урамда хәрби машиналар чабыша, забастовкага полиция дә, армия дә катнаша. Сәгать 8 гә кадәр мин урамда йөрдем. Отель янындагы ак чалмалы, ак чалбарлы, кызыл сакаллы парсид та бүген бик гади киенгән, отель тирәсендә болай гына йөренгәләп тора. Янәсе, менә без дә эшләмибез, забастовкада катнашабыз.
Сәгать нәкъ 8 дә завод трубалары кычкырта башлады. Кибетләр ябылды. Килә торган поезд вокзалга җитәргә бер километр чамасы ераклыкта туктап калды. Озак та үтми, шәһәрдә дәһшәтле тынлык урнашты. Бары тик кораллы солдатлар рестораннарын, кибетләрен вакытында бикләмәгән хуҗаларны машинага утыртып алып китә тордылар. Урам җәяүле халык белән тулды. 6 миллионга якын халкы булган шәһәр (Бомбей университетында гына да 80 мең студент бар) хәрәкәткә килде. Бу хәрәкәтнең лозунгларын, таләпләрен аңлау бер туристның да, әлбәттә, көченнән килми иде.
Бердәнбер чара – отельгә кайтып яту. Мин шулай эшләдем дә. Ачык тәрәзәдән демонстрантларның кычкырганнары көне буе ишетелеп торды.
Төштән соң шәһәр буйлап китеп бардым. Ничек кенә булса да вакытны уздырырга кирәк иде. Махатма Ганди йортына керергә теләдек – забастовка. Бөтен дөньяга мәшһүр аквариумга керергә теләдек – забастовка. Урамда туктап калган машиналар, таксилар. Шиннары тишелгән, машина бер якка янтайган. «Безнең забастовкага катнашмаган һәркем белән шулай булачак!» – машина тәрәзәләренә буяу белән шулай дип язып киткәннәр. Бомбей урамнарында йөрдек тә йөрдек. Тынлык, куркыныч тынлык иде. Бары тик кыштыр-кыштыр аяк атлаган тавыш кына ишетелә. Хәтта соранып йөрүчеләр дә бәйләнми. Забастовка вакытында анысы да ярамый икән.
Туган илне бүгенге кадәр сагынганым юк иде. Кинәт кенә өйгә, Ватанга кайтасы килү хисе биләп алды. Бөтен дөнья кызыксыз бер күренешкә әйләнеп калды. Үзең чит илдә бул, үзең бер максатсыз урамда йөр әле. Менә кайда кешенең рухы, дөньясы кителә икән…
6 миллионлы Бомбей илдә барган сәяси чуалышларда катнаша. Кайнар шәһәр, эссе таш урамнары, кызган түбәләре, саргылт-болганчык океан порты белән, дәшмичә генә эш ташлаган. Урамда бары тик аяк тавышлары гына, демонстрацияләр инде тынган.
Йөри-йөри арып беткәч, кичке сәгать 5 тә мин ничектер башня янында карт грифларга карап утыра идем…
Кинәт шәһәр җанланып китте: сәгать 8 тулган, забастовканың вакыты чыккан икән. Урамнарда машиналар күренде, кибетләр ачылды, учаклар ягылды, кибетчеләр йөгерешә, кычкыра башладылар.
Мин кайтырга чыктым. Ак тешле, кара тәнле ялангач бер малай килеп җиңнән тартты:
– Сэр, мани, – дип, кулын сузды.
Сәгать 8 тулып 3 минут иде.
Мин кайтып кергәндә, отель каршысындагы парсид та үзенең ак формасын кигән, кызыл мыегын тагы да купшыландырып бөтергән, – горур кыяфәт белән йөренгәләп тора иде. Хна яки басманы бу абзый жәлләп тотмый торгандыр, дип уйладым.
Бомбейда кичке тормыш, гадәти ыгы-зыгы башланды. Урамда дөге пешерәләр, мәчеттә кемдер вәгазь сөйли. Европа туристлары кочаклашып, үбешеп торалар, ялангач һиндләр яфрак (батат) саталар, бер наркоман ларёк астында бөгәрләнеп яткан да үкереп-үкереп коса, кинорекламалар тирәсендә неон лампалар уйный иде.
Бомбей забастовкасы безнең күңелләрне күтәрде дип әйтә алмыйм. Безнең бөтен бер көнебез әрәм булды. Илдә сәяси чуалышларның кызган көннәре иде.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.