Текст книги "Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 18 (всего у книги 35 страниц)
XIII
Не дали матери сына –
Первая радость не впрок.
И на колу под осиной
Шкуру трепал ветерок.
С.Есенин
– Сугышның иң авыр елы иде – аны бөтен кеше дә белә – иң авыры кырык өч, кырык дүрт булды. Без – дүрт бала, мин – иң кечесе. Ачлыктан кая керергә тишек тапмыйбыз. Әтиебез сугышта хәбәрсез югалды. Кырык өчнең апрелендә ачтан шешенә башладык. Әниебез бик тәвәккәл кеше иде, олы абыебыз Мәгъфүргә ат җигеп кайтырга кушты. Шул көннәрдә генә районда детдом ачыла икән, ач балаларны шунда җыеп алып китәр өчен, көн саен Курса станциясенә бер вәкил килеп көтеп утыра икән, дип сөйли башлаганнар иде. Әниебез миннән олы ике малайны, иске юрганнар җәеп, ат арбасына утыртты да, Мәгъфүргә дилбегә тоттырып, чыгып та киттеләр. Авылны чыгуга, ферма янында аларга Гөлниса очраган. Ул, сугыш вакытында ире хәбәрсез югалгач, ике баласын алып, үз йортын ябып, ферма өендә тора башлаган иде. Әнинең кая, нинди эш белән чыкканын белгәч, болай дигән:
– Туктале, Гайнелвафа, стансага барып җиткәнче бу балаларың тәпиен суза бит синең, – дигән. – Менә, – дигән, – тамакларына ял булыр, моны ал. – Һәм ул әнигә чүпрәккә төреп бер әйбер биргән. Әйткән: – Бүген төнлә бер дуңгыз балалады, берсе үле туды. Аны ничек ташлыйсың инде, малларга су кайнатканда, мин аны чуенга куеп пешереп алдым. Мә, ал, юлда балаларыңа суырткаларсың…
Юлда, шулай итеп, әни теге чүпрәкне сүтмичә, бер башын гына ачып балаларга суырткалаган. Мәгъфүр генә киреләнгән: ул инде допризывник иде, мыек тибә башлаган. Килгәннәр станциягә, ике малайны алып утын штабеле өстенә утыртканнар – теге кеше – детдомга җыючы – юк, ди. Шуннан әни, йөзенә кырыс чырай чыгарып, абыйга әйткән:
– Әйдә, атыңны бор, боларны килеп алмый калмаслар, йөрәк бозып монда тормыйк, – дигән.
Кузгалып, урман эченнән бераз баргач, Мәгъфүр абый әйткән:
– Әни! Бер сүз әйтсәм ачуланмассыңмы?
– Юк, улым, нишләп ачуланыйм?
– Әни, әйдә болай итик: кара җиргә тиенәбез, нүжәли үләрбез? Бергә булыйк. Алып кайтыйк энекәшләрне. Бик жәлке бит…
Шунда әни елап җибәргән, һәм атны кире борганнар. Ләкин алар килгәндә утын штабеле өстендә берәү дә күренмәгән инде. Шулай да, Курса урманы эчендә кычкырып йөри торгач, алты яшьтәгесен тапканнар. Тугыз яшьлеге табылмаган. Алты яшьтәгесен әни урманнан авылга таба алып чыккач, юл өйрәтеп алга таба җибәргән:
– Бар, улым, өйгә кайтканчы, юл өстендә ике авыл бар, өй саен йөр, – дигән. «Хәер эстә» дип әйтергә аның йөрәге җитмәгән, безнең заманда ул сүз хәзерге «Маутхаузен», «Хиросима» кебек бик куркыныч сүз иде.
Язлар узды, кычыткан ашы белән исән калдык. Җәй көне абый яшендәгеләрне армиягә ала башладылар. Гаиләбез китек – тугыз яшьлек энебез табылмады. Әти турында уйларга, кайгырырга вакыт та юк. Менә беркөнне абый колхоз эшеннән азат булып кайтты.
– Берсекөнгә отправка, – диде. Һәм әни алдына бер төенчек куйды. – Менә, әни, колхоз дүрт кило он бирде, шуның яртысыннан боламык пешер әле, бер туйганчы ашыйк әле рәхәтләнеп, – диде. Аннан әйтте: – Әни! Бер хәбәр әйтәм. Безнең Фәлван исән икән. Урманда адашып йөргәч, леспромхозга барып чыккан. Ашатканнар, йокларга урын биргәннәр. Шунда ат саклый икән. Әйдә, иртәгә аның янына барып кайтыйк. Сугышка китәм бит, әллә күрешәбез, әллә юк…
Икенче көнне без, абыйның атына утырып, леспромхозга бардык. Фәлван сау-сәламәт иде, әни аны кочаклап елады да елады.
– И улым, улым, – диюдән башка бер сүз дә әйтмәде.
Аерылышканда, Фәлван елармы дип торсак, абый елады. Тик шунда ук кулъяулыгын чыгарып күзләрен сөртте дә, карт чыршы артына кереп, тәмәке тартып чыкты.
Абый да, әти дә сугышта беттеләр. Абый утырткан алмагач бар бакчада, әнә тәрәзәдән күренеп тора, әни гомере буе шуның алмасын күрше малайларына ашатты. Әни үлде инде – мин шуны дәвам итәм – урамдагы малайларга җәй саен «Мәгъфүр алмасы» ашатам. Малайлар да юньле: алма кызарып килә, менә-менә өзеп ашарга инде, күршеләрнекенә төнлә инде кайбер юньсезләре кереп тә чыккалыйлар, тик Мәгъфүр алмагачына тимиләр. Беләләр: август ахырында мин аларны, бакчага алып кереп, үз куллары белән өздереп, алма җыйдырам һәм әйтәм:
– Унсигез яшендә фронтта һәлак булган Мәгъфүр абыегызның истәлеге бу, – дим. – Абый, бичара, рәхәт күрә алмады. Әнә теге ике малай – минем абыйларым – яшәп тә карыйлар инде. Тегесе, хәер эстәгәне, хәзер двәрис хәтле йорт салып яши, әнә йорты моннан күренеп тә тора. Комбайнда эшли. Бройлер тавыклары йөз дә унбиш баш, үрдәкләре – әллә алтмыш, әллә җитмеш. Ике сыер. «Почёт билгесе» дигән орден бирделәр. Леспромхозга китеп исән калганы төзүче һөнәрен өйрәнде. Казанда, трестта. Әле быел гына «РСФСРның атказанган төзүчесе» дигән исем бирделәр. Өч бүлмәле фатиры, дачасы, «Жигули»е бар.
– Ә үзегезнең тормыш турында ни әйтә аласыз, Илһамия?
– Ни әйтим? Абый сугышка киткәч, тормыш тагы да авырлашты. Алты яшемнән авыр эшкә тотындым. Чиләк белән өй астына бәрәңге кертү, аннан яртышар капчык күтәреп кертү, аннан «уфалла» арбасы белән утын-печән ташу. Сабый вакытта ук чирләдем. Буй җиткәч, кияүгә чыктым, бала таба алмадым. Врачлар әйттеләр, организмың бала вакытта ук харап булган, диделәр. Нишлисең? Менә пенсиягә чыктык та (ире дә пенсиядә, мин килергә өч көн кала гына көньякка санаторийга китеп барган икән) терлек-туар асрыйбыз. Әнинең каберен карыйбыз, әти белән абыйның, иремнең һәр елны туган көнен билгелибез. Ирем дә фронтовик, яшькә үземнән олы. Әти, абый, иремнең туган көнен без тугызынчы майга күчереп куйдык. Мәгъфүр алмагачын хәзер ирем карый, малайларны шул сыйлый. Терлек-туарыбыз күп, әйдәгез, тарсынмагыз, сөт тә, варенье да, сөзмә дә үзебезнеке…
…Кич җитә. Авыл киче җитә. Көтү кайта. Авыл бер режимнан икенче режимга күчә, һәм шул минутларда авыл кешесенең холкы, тәртибе үзгәрә. Менә бит әле тыкрыктан сыер кайта.
– Өм-м-м! Өм-м-м! – дип әллә рәнҗи, әллә үпкәли ул Илһамиягә. – Өм-м-м!
Илһамиянең сыер белән сөйләшкәнен язып утырам.
– Яле, яле, син нишлисең? Нәрсәгә дип син тыкрык башында торасың? Капкаңны оныттыңмыни? Каршы алмаганга үпкәләдеңме? Миндә бит кунак бар. Казаннан. Йә, ярар инде, нәрсә кыланасың?
– У-у-уһ! Өмме-у-уһ!
– Ә, шулаймыни? Юк инде, җаныкаем, бу – бик зур мәсьәлә. Абыең бит беркөнне генә санаторийга китте. Аннан башка мин нишлим? Йә, ярый, түз, менә мин өйгә керәм дә календарьга язып куям: тагын егерме ике көннән шулай холыксызланачаксың син. Ул арада абыең да кайтып җитәр. Юк, бу – бик зур мәсьәлә, мин инде, җаныкаем, Малинә (сыерның исеме), сине җитәкләп, колхоз фермаларына барып йөри алмыйм. Борчылма, үгезнең сиңа беркайчан да караңгы чырай күрсәткәне юк. Акыллы бит син. Матур бит син…
Люцерна кибәненең (ике метр биеклектә генә) өстендә бер күч мәче ята. Берсе азау тешен чыгарып кырын яткан, икенчесе, күзләрен ярым йомып, кояшлы печән өстенә таралып тәгәрәгән, ниндидер тәртипсезе – әле сабый – рәхәтлеккә чыдый алмыйча, әле бер, әле икенче мәченең корсагына барып, кызгылт крыжовник борыны белән төртә, тыныч ялны боза. Илһамия, сыер савып керешли, алар белән сөйләшә:
– Йә, йә, кыланма. Ник йокыларын бүләсең? Әниеңнең кем икәнен онытма. – Аннан миңа карап сөйли: – Әтиләре – Актабан – бик эшлекле булып чыкты. Һәр төнне – кәсептә. Югыйсә мин дә ач тотмыйм инде. Юк, моның гаиләсе зур, ул әйтергә тели: менә мин сезне туйдырам. Төне буе һөнәрдә. Актык чутта тавык тәпие булса да алып кайта. Тавык тәпие бит инде ул абзар артында еллар буе ята, аны карга-козгын да алмый. Юк, бу үзен гаилә туйдыручы дип күрсәтергә тели. Хатыны да шуңа риза, анысының исеме – Акыллы. Бик тату яшиләр. Кызлары гына тәүфыйксыз булып чыкты. Яз көне уйнаштан бала тапты. Мәче халкында гадәти бер хәл инде анысы, юк бит, бу бигрәк азынды. Балаларын имезми. Әнисенә тапшырды. Әнисенең бер оя үз балалары бар. Шуларны туйдырасы бар. Менә шуның өстенә, ана бит, нишләсен, теге «беспутный» кызының да балаларын имезә. Ә тегесе – гел юньсезлектә. Кояш чыкканда гына кайтып тәгәри. Ул күрсәң аның кыяфәтен: битләр ертылган, авыз-борын тирәләре канлы, үзе елмайган, бәхетле тавыш белән мырлый. Менә бит! Балаларын әнисе карый, ә бу юньсез – гүләйт итә. Шулай инде ул, эшлекле, акыллы ата-анадан берәр «биздильник» туа икән, бу бер дә гаҗәп түгел. Кайта да көне буе йоклый.
Бераздан Илһамиянең тавышы мунча артындагы кечкенә аранда ишетелде:
– И малай, малай… Син дә үпкәләдеңмени? Йә, ярар инде, әлегә шуны ашап тор. Кунак абыең бар бит. Моңарчы кайчан онытканым бар? Ярар, дим, ярар. Кунак абыең белән сөйләшмичә калам бит. Ул бит бер генә кичкә килгән. Иртәгә китәм, дип әйтеп куйды бит. Менә ашны булдырыйм да сиңа, он болгатып, тәмле су бирермен. Йә, ярар инде, акыллы бит син. Матур бит син. Авылда бер генә бит син. Әле менә, Алла боерса, киләсе язга беркөнне көтүгә чыгарырмын. Бөтен таналарның күзе синдә генә булыр…
Монысы бозау икән. Бәйдә тора, кара елтыр тиреле, ак кашкалы. Бәкәлләренең берсе – ал аягы – ак. Тоягы да аксыл-саргылт ахак төсле. Нәкъ Мисыр мәрмәре инде. Бозау шаяра, яклана. Илһамиянең тез башына танавын төртә, алдына салган люцернаны эләктереп селти, чәчә.
– Монысының исеме ничек соң? – дип сорыйм, бу спектакльгә инде чынлап торып катнаша башлап.
– Әле моның төпле исеме юк, – ди Илһамия бер дә шаярусыз гына. – Әле моның холкы утырмаган. Бик сабый әле ул. Шуңа күрә исеме гел үзгәреп тора. Шулай да көзгә таба, бераз акыл кергәч, бер төплерәк исемгә тукталырбыз инде.
– Нинди исем?
– Нинди дип… Бу бит егет кеше. Буйлы-сынлы. Көзгә таба моңа Капитан исеме кушарбыздыр, ахрысы.
Капитан колакларын торгызды һәм моңа риза булган сыман дәшеп куйды:
– Эм-м-м! Эм-мем!
Ул арада капка янында бер көтү сарык бөялде. Ишегалдында ят кеше басып торганны күргәч, ачык капка алдына тезелделәр, күзләрен ахмакларча алартып, мәгънәсез рәвештә акыра башладылар:
– Бә-ә-ә!
– Ба-а-а!
Арадан берсе мондый ике авазга гына риза булмыйча шактый катлаулы фонетик конструкцияләр ычкындырды:
– Бәү-үәм-мәм! Буым-бәү-үәү!
Илһамия яннарына килеп эшне аңлатканчы, тәки шулай кычкырып-бакырып тордылар. Илһамия капкага ашыкты.
– Йә, нәрсә шаулыйсыз инде, кеше күргәнегез юкмы әллә? Абыегыз бит ул! Хәзер генә шәһәрдә яшәгәч тә, авылда туып үскән бит ул. Менә кунак булып килгән безгә…
Илһамия, сарыкларның яңакларыннан сөя-сөя, капкадан аерым-аерым уздырды.
– Бар, бар, кер инде, Ятинчә! Бар, җаным, бар… Ә син, Айминә, нәрсә терәлеп каттың? Бар, кер, анда тәмле су көтә сезне. Айнә! Айнә! Бар, дим, суны сиңа аерым куйдым. Бик тәмле он болгатып…
Ирләрчә сүздән соң иң ахырдан тәкә кереп китте. Илһамия аңа «замечание» ясады:
– Син, Тымнари, ир кеше бит. Күрәсең – капка ачык. Әйтергә иде: әйдәгез, керик, Илһамия апай бүген өлгерә алмый, дәү абый санаторийга китте, дип. Ир кеше бит син, Тымнари. Андый хатын-кыз холыклы булма…
Терлек-туар шулай, тиешле үгет-нәсыйхәтне тыңлап, абзарларга урнашты. Малинә дә савылды, ишегалды тынып калды. Инде өйгә уздык, ул арада укытучы Гүзәлия ханым килеп керде. Без аның белән танышлар, ул әдәбиятны бик ярата, шәһәрдә консерватория тәмамлаган да авылга эшкә кайткан. Күпме кеше белән танышып, аралашып, авылларда күпме йөреп, консерватория белеме алып авылга килгән кешене үз гомеремдә беренче күрүем. Гүзәлия, чыннан да, гүзәл, үз авылын, аның табигатен, кешеләрен ярата, авылны киләчәктә музыкалы, оркестрлы итеп күрергә хыяллана, яшьли тол калып, малай үстерә. Илһамия апасы белән алар дуслар, сердәшләр икән, килеп керүгә, алъяпкыч япты да эшкә тотынды. Боларның план болай икән: башта мич ягып, мич алдындагы ялкында коймак пешерү, коймак белән чәй эчү. Ул арада кухнядагы газ плитәсендә аш пешә тора: мин килешкә дип Гыймай абзый питрау тәкәсен чалган, итен суыткычка куйган, ни үкенеч – путёвканы бик кинәт биргәннәр, өч көнгә аерма килеп чыккан, очраша алмадык.
Коймак та пеште, чәй дә эчтек, Гүзәлия бик нечкә итеп токмач кисте, өйалдындагы газ плитәсе өстендә аш кайный, ит шулпасының хуш исе чыккан, ишегалдыннан кипкән печән исе ургылып керә иде. Гел хатын-кыз арасында сәгатьләп озак утыргач, мин җайсызланып ишегалдына чыктым. Ялгызыма бераз кыенрак иде… Шулай да, ишегалдына чыккач, бу хистән тиз котылдым: ни әйтсәң дә, бу хуҗалыкта мин ирләрдән берүзем генә түгел: мунча артында аранда пуф-пуф итеп чебен-черки куып йокыга куерган Капитан бар; печән кибәне өстендә бөтен бер колония хуҗасы Актабан – менә булдымы тагын бер ир. Ә Тымнари? Абзар эченнән аның тавышы ишетелде: ул тавыш инде шактый тыныч, куе, йокы алды тавышы иде.
– Ым-м-м… Мэ-э-э…
Офыкта батып барган кояшның нурлары өй түрендәге коймага бәрелгән дә, сынгалап бетеп, карт алмагач яфраклары арасында буталган: Мәгъфүр алмалары әле яшел, саргылт-алтын төс әле ул кояштан гына, әле ул алдавыч кына.
Нигәдер күңел өзгәләнеп алды: рәхәт тә, җан да тыныч, ләкин шул ук вакытта йөрәк сулыгып сызлап ала. Барысы да бөтен – ишегалдында җанга газиз печән кибәне исе, абзарда сыер мышный, сарыклар тыпырдашып ала, мунча артында пуф-пуф итеп Капитан йоклый, өйалдыннан тәмле шулпа исе килә, күктә йолдызлар калка, чикерткәләр чурлый, чык төшә. Рәхәт бит инде, мең ел яшисе килерлек рәхәт… Әмма шул вакытта Мәгъфүр алмагачының яфраклары кыштырдап куя, өйалдында, ыгы-зыгы килеп, аш тирәсендә табигатьнең бер гүзәл фәрештәсе Гүзәлия йөри, сугыш афәте аркасында бала үстерү бәхетеннән мәхрүм калган Илһамия, сөт савыты тотып, печән кибәне янына китә, мәчеләр «колониясенә» кичке аш илтә…
– Аш өлгерде, өйгә рәхим итегез, – ди ул, мине күреп.
Илһамия абзар-кура ишекләрен, капканы яба һәм, таң атканчы сөйләшеп утырырга дип исәпләп, мине өйгә чакыра.
Гүзәлия сәхнәдә йөргән сыман җиңел атлап өстәл әзерли…
XIV
Миңа унсигез тулган ел иде. Шул елны миңа беренче тапкыр аракы эчерттеләр. Ак күмәч ул вакытта бик сирәк күренә иде – аны бәйрәм көн булу сәбәпле районнан авылга китерделәр – мин күмәч каптым. Төн уртасы иде, клубның арт ишегеннән йөгереп чыгып, кар өстенә төкергәләп озак тордым. Яшь, таза идем, эчемлек башыма китмәде. Бераздан тагын кыстадылар, тагын эчеп карадым да төкердем. Эчәргә кыстаучыларга: «Шуның нәрсәсен мактыйсыз, моннан соң авызыма алачак түгелмен», – дидем.
Без ул төнне бик арыган идек. Авыл советында иртәдән алып төнге унбергәчә утырыш барды. Идарә каршындагы карга күмелгән рәшәткә башларын көне буе атлар кимерде, чанадагы печән-саламны таратып, кош-корт, бала-чага көне буе шунда кайнашты. Унлап егет ат белән урманнан чыршы ташып торды. Инде урамның буе белән ике ягына чыршылар төртеп чыктылар. Уку йорты мөдиренең өенә кайтып кунмаганына инде атна була иде, ул, салкын җилдә баскыч куеп, кибет каршындагы телефон баганасын кызыл материягә төрде. Аның җилгә җибәрелгән сырмасы, пиджагының кесәләре тулы кнопка, шөреп, авызында бер уч кадак иде.
Авыл советының ишегеннән мунча пары бәреп торды. Председатель Гыйнду, берничә көннән бирле кырылмаган яңагын учы белән ышкып, тагын бер тапкыр исемлекне тикшереп чыкты.
– Тәк, – диде ул карлыккан, йончыган тавыш белән. – Димәк, беренче бригададан кеше уяту өчен ике ат билгеләнә. Бер атны Сәгъди җигә. Аның гармунчысы – Равил. Икесе дә беләләрме? Бу атта җырлаучылар: Гафур, Хәлим, Сәяф, Тәкыюлла. Яхшы. Икенче атны Нургали җигә. Гармунчы – Хәлиф. Җырлаучылар… Әһә, болары да бар. Димәк, тагын, – Гыйнду сәгатенә карап алды, – тагын алты сәгатьтән бөтен урам шау итеп торырга тиеш. Бригадир иптәшләргә бурыч: бу егетләрнең барысын да кичтән конюшня өенә китерергә кирәк. Шунда гына йокласыннар. Димәк, иртәнге дүрттә аларны уятырга. Биштә олы урамнан узарга, аннан арт урамнан. Сораулар бармы?
– Иптәш Хәйриев, миндә бер сорау бар, – дип күтәрелде бригадир Мәүлет. – Тәкыюлла, җырлый алмыйм, ди бит. Салкын аракы эчеп тамагы беткән…
Бераз бәхәстән соң Тәкыюлланы алыштырдылар.
Аннан клубта уен оештыручылар исемлеге тикшерелеп расланды. Иртәнге сәгать биштән түгәрәк уен башларга кирәк булганлыктан, аларны да клубка кичтән үк җыеп кундырырга дигән карар кылынды.
Тагын бер мәртәбә буфетлар мәсьәләсе каралды. Ике кибетче дә басып сөйләп бирделәр. Тәслимә буфетында алты ящик төрле эчемлек, ике капчык сайка, бер ящик «Беломор», ике ящик «Прибой» бар икән. Хәмдия буфеты яхшырак әзерләнгән дип табылды. Монда Хәмдия үз хуҗалыгында суелган бозау итен пешереп-турап сатуга куячак. Шуның өстенә аның биш ящик эчемлеге гел чирек литрлыдан гыйбарәт. Бу инде килгән кеше өчен уңай. Ике буфетка бер ат беркетелде: эчемлек җитмәү куркынычы бар иде, районга чабарга туры килүе мөмкин.
Авыл советының эчке бүлмәсенә комиссия әгъзалары өчен урын әзерләделәр. Мич артындагы киез итекләр, иске пәрдәләр, авыл советы мөлкәте булган бер толып – барысы да өстәлгә җәелде. Төнге сәгать унбер иде…
Без клубтагы буфетны карарга дип авыл советыннан чыкканда, коридорда аяк төртерлек урын юк иде. Авыл советы бүлмәсенең ишек кырыена ук сыенып, Әһли карт белән аның карчыгы Бәдрикамал утырганнар. Сакал-мыегын рәтләгән Сәләх карт та, таягын кочаклап, алар янына кысылган. Урын җитмәгәннәре басып торалар иде. Монда да пар чыга, монда да тыгызлык. Боларны күреп Гыйндуның борчулы йөзенә шатлык йөгерде.
– Йә, иптәшләр, сынатмабызмы иртәгә? – диде.
– Шту син, иптәш Хәйриев, – диде Әһли карт аңа. – Менә без карчык белән беренче булып тавыш бирергә уйлыйбыз. Тагын җиде сәгать утырасы калды. Нәрсәсе бар аның? Гәзиткә бирерсез бит?
Гыйнду сугышның башыннан ахырына кадәр йөргән иде. «Безнең халыкны түземлелектә беркем белән чагыштырып булмый», – диде. Үз авылының халкы белән ул горурлана иде.
Без буфетка кердек, һәм әнә шунда мин беренче тапкыр кулыма эчемлек алдым. Гыйнду: «Йокы алдыннан зарары юк аның, нервларны бушата ул», – диде.
…Кемнеңдер тавышына мин сискәнеп уяндым. Каршыда елмаеп Гыйнду тора иде. Ул кырынган, кителенә орден шакмаклары тезгән, шат тавыш белән:
– Иптәшләр, сәгать нәкъ дүрт, өстәлләрегезгә чыгып урнашыгыз, – диде.
Кичтән әзерләнеп куелган өстәлләр янына кереп утыргач, кирәк-яракны тагын бер тапкыр тикшереп чыктык; барысы да урынында иде. Сәгать биш тулганда, караңгы урамда шөлдерләр, кыңгыраулар яңгырады. Салкын таңда егетләрнең карлыккан тавышы ишетелде:
Кулымдагы балдагымның
Исемнәре Кифая.
Басыйм баскан эзләреңә,
Баскан эзләрең кая?..
Шундый ук кыңгыраулы, шөлдерле ат белән арт урам буйлап та уздылар. Тагын ярты сәгатьтән без утырган бүлмәнең тактасы коридордагы халыкның кысуына чыдый алмыйча чарт-чорт килә башлады. Барыбыздан да бигрәк Гыйнду борчылды. Ул берөзлексез тәмәке тарта, графиннан су эчкәләп ишекле-түрле йөри. Сәгать алты тулырга чирек калганда, бүлмә ишеге каерыла башлады. Коридорда артык тавышланмыйча гына сытыш, кысыш бара иде. Гыйнду түшенә тезгән орден шакмакларын рәтләде, коела башлаган юка чәчен сыпыргалады. Такта ишекнең астагы күгәне ватылып чыкты. Бүлмә тактасы чыгыр-чыгыр килә иде. Ниһаять, сәгать алтыны сукты. Гыйнду ишекнең келәсен алып ачып җибәрде. Ул халыкны тәбрикләргә тиеш иде. Ләкин: «Иптәшләр!» – дип кенә калды.
Шашкан халык төркеме аны, этеп-сытып ияртеп, безнең өстәлләр арасына кертеп җибәрде. Ишектән беренче булып килеп кергән Әһли агай белән Бәдри карчыкның бишмәтләре чишелгән, битләре кызарган, алардан пар бәреп тора иде. Алар артыннан Сәләх карт кереп бер өстәлдән икенче өстәлгә бәрелгәләп йөри башлады. Күз ачып йомганчы бүлмә халык белән тулды. Күзләр тонган, ата – улны, ана кызны белми иде. Бу ыгы-зыгының иге-чиге булмас кебек иде, безнең колакларыбыз тонды. Гыйнду, телефонны борып, районга чылтыратты.
– Әйе, әйе. Алты тулып бер минутта иң өлкәннәрдән Әһли агай, Бәдри әби, Сәләх агай үзләренең тавышларын бөек юлбашчыга бирделәр.
Унбиш минуттан районнан телефон чылтырады.
– Утыз биш-кырык процент чамасы, – дип кычкырды Гыйнду. – Бер сәгатьтән? Аңарчы ук бетерербез!
Безнең өстәлдәге исемлек буенча тавыш бирүчеләрнең соңгысы килеп китте. Тын алырга дип, урамга чыктым. Мин инде тәүлек буе эшләгәнмендер дип уйлаган идем – әле яктырмаган да икән. Башым бераз гына чуалып китте. Тышка таба ап-ак пар бәреп торган клуб ишегеннән эчкә керүгә, мин хәйран калдым. Клуб эчендә аяк басарлык урын юк, мамык шәлләрен муенга төшереп өйгән яланбаш кызлар, ак киез итекләренең кунычын сыдырып, киң чалбар балакларын лыпырдаткан, сырма кигән егетләр түгәрәк уен уйныйлар иде. Күбесенең авызында – папирос. Сәхнә буендагы буфет тирәсе гөр килә. Атта кеше уятып йөргән егетләргә бригадир Мәүлет исемлек белән колхоз чутыннан берәр стакан эчемлек өләшә. Сәхнәгә өлкәнрәкләр җыелганнар. Анда бию бара. Шактый ук кызып алган Әһли агай белән Сәләх карт парлап бииләр. Бәдри карчыкка да әллә нәрсә булган, ул плюш бишмәтен чишеп җибәргән, балаклары чыккан, күзләре тонган. Ул Әһли алдында чүгәли-чүгәли бии, үзе берөзлексез кычкыра:
– Мин беренче булып! Карт белән без беренче булып бирдек! Тавышыбызны аңа бирдек! – дип, стенадагы зур портретка төртеп күрсәтә. Шул арада, Сәләх белән Әһли арасына кереп, бии-бии җырлап җибәрә:
Бии егет, бии егет –
Аның биисе килә.
Алты кадак, җиде кадак
Аның тегесе килә, –
дип, иләмсез тавыш белән көлә.
Сәгать иртәнге җиде дә тулмаган икән әле. Клубта баш чыңларлык тавыш. Бераздан клубка арыган кыяфәтле Гыйнду килеп керде. Маңгаен яулык белән сөртә-сөртә:
– Почти йөз процент, – диде. – Тагын ике генә кеше калды. Әле генә мәгълүмат бирдем, йә, инде бер тынычлап уен карыйк.
Бәдрикамал карчык белән картларның биюе күпмегә дәвам иткән булыр иде, әйтүе кыен. Ләкин бермәлне кисәк кенә тавыш тынды: клубның уртасыннан почмактагы буфетка таба ике кеше килә иде. Берсе җыйнак жакет өстеннән шәл бөркәнгән, озын кара юбкалы, шушы авылның карт укытучысы Сафура апа, янындагысы – чалбар балагының берсен бөтенләй югары күтәреп бөкләгән, сыңар аяклы, култык таякларына таянып, эре сикерешләр белән шыгыр-шыгыр алга атлаганы – Сафура апаның фронттан кайткан улы Хәмит иде. Сәхнәдәге биючеләр кисәк кенә айнып киткән күк булдылар. Сафура апа буфеттан крендельләр алып кара сумкасына салды. Хәмиткә бер пачка «Беломор» алып бирде. Аннары алар сәхнә кырыендагы эскәмиягә барып утырдылар. Гыйнду алар белән күреште, Сафура апаның сәламәтлеген сорашты.
– Мин инде яшьтәшкә ящик җибәртмәдем, кеше арасында бер күңеле ачылып кайтсын дидем. – Ул Хәмиткә карап елмайды. Гыйнду белән Хәмит фронтта бергә йөргәнлектән, алар арасында ниндидер сүзсез ихтирам саклана иде.
– Рәхмәт, күрше, – диде Сафура апа Гыйндуга. – Без әле сөйләшә-сөйләшә килеп соңга кала язганбыз икән. Мин үзем көн яктысын яратам. Халык бик иртәләгән икән… Кояш чыкканчы ук сайлап бетергәч, көндез нишләрбез?
Хәмит белән Гыйнду тәмәке кабыздылар. Сафура апа яңадан түгәрәк уен башлаган яшьләргә дәшмичә карап утырды. Кем белә, бәлки, бу вакытта ул үзенең ирен – шушы авылда совет властен урнаштырган коммунист укытучыны, утыз җиденче елгы беренче сайлауда участок комиссиясе председателе булган Зәкине уйлап утыргандыр. Сайлаудан соң тынычлап бер генә кич йоклады шул Зәки… Нәрсәдер булды, нидер булды. Шаһитлыкка нибары ике кешене – Әһли белән Бәдрикамалны гына чакырдылар ул төндә. Шуннан Зәки коммунист суга төшкән балта кебек юк булды. Аннан ялгыз калып бала үстерү. Сугыш. Аяксыз Хәмит… Бәдри белән Әһли теге беренче сайлауда да шулай парлап биегәннәр иде. Аннан бирле күпме гомер үткән…
Сафура апа белән Хәмит клубтан чыгып барганда, түгәрәк уендагылар уртага кергән кызга тигез, көр тавыш белән җырлыйлар иде:
Дустым, пәлтә тектергәнсең,
Итәген бөктергәнсең.
Зәйтүн гөлләр арасында
Зифа буй үстергәнсең.
Без клубтан чыкканда, авылның тегермән очыннан таң сызылып килә иде. Кырык тугызынчы елның февраль иртәсе әнә шулай хәтердә калган.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.