Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 22


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 15:15


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 22 (всего у книги 35 страниц)

Шрифт:
- 100% +
XVIII

Арысланны йокысыннан уяту хәтәр; юлбарыс теше дә куркыныч. Ләкин бөтенесеннән дә хәтәре – акылын югалткан кеше.

Шиллер. «Чаң җыры»1313
  Автор тәрҗемәсе.


[Закрыть]

1946 ел язы бик мәшәкатьле булды. 1947 ел җәенең корылык афәте халыкның сугыштан соңгы өметле матур хыялларына шик салды. Халык ачыкты. Фронтовиклар тегеләй уйлап карадылар, болай итеп карадылар, гимнастёркалар уңды, медальләрне салып карт әниләренә бирделәр, ачлыкка, бигрәк тә чәйсезлеккә көйгән карчыклар ул бакыр, көмеш тәңкәләрне, изге бернәрсә итеп карап дога укый-укый, сандык төпләренә салып куйдылар, егерме биш, утыз еллар узгач ул тәңкәләрне шәһәрдә, район үзәкләрендә бер яртыга сатучылар һәм шуны сатып алып күкрәкләренә тагып йөрүчеләр булыр дип солдат аналары ул вакытта башларына да китермәделәр.

Кырык җиденче елның дәһшәтле өрәге кырык сигезенче ел язы килгәндә дә халык йөрәгендә торды. Ел үзе үк хәтәр башланды: беренче гыйнвар көнне кояшлы ап-ак кар өстендәге иңкүлекләрдә су җыелып торды: төнлә – ата-баба ишетмәгән хәл – яңгыр яуган иде. Көннәр җылытты, мәктәп каникуллары беткәнче, ат чанасы эзләрендә су тонып торды. Халык әсәренде: карточка системасы бетерелгән, кибеткә шикәр, прәннек, ара-тирә ипи кайткалый башлаган, укытучыларга, активистларга талон белән бирелгән чалбар, куртка, сөлге, мендәр тышы кебек әйберләрне теләгән кешегә талонсыз сата башлаган бер заман иде. Тагы корылык булса?

Фронтовиклар берәм-берәм ОРСлы җирләргә – конкрет акча түли торган, махсус кибеттә май, ипи, колбаса, чәй гарантияләнгән урыннарга киттеләр. Кырык бишенче-кырык сигезенче елларда фронттан, армиядән кайткан яшь егетнең председатель булып колхозны бер-ике елда аякка бастыруы, җырлап-биеп яши башлау турындагы әдәби әсәрләр – ялган. Мондый әсәр язган, дөньяга чыгарган язучылар хезмәт халкы алдында әхлакый җинаять эшләделәр, аларны моның өчен әдәби тәнкыйтьтә хөкем итәргә кирәк.

Әйе, 1948 елда авыл какшады, күп йортларның тәрәзәләренә такта сугылды. Тормыш рәтләнүдән өмет өзгән, ирләре сугышта беткәнлегенә, кайтмаслыгына инде ышанган солдаткалар, ястык-мендәрләрен, самавырларын төяп, Сахалин, Амур, Тайшет якларына «язылып» киттеләр. Оргнабор аларга күп нәрсә вәгъдә итә иде: ссуда, торак урыны, сыер һ.б.

Ләкин язга таба өметле бер дулкын узды: корылыкны җиңәчәкбез икән. Әйе, әйе, коточкыч куәтле фашизмны җиңгәч, корылык дигәнне генә нигә җиңмәскә? Сталин тотынсамы? Ул керешсәме? Матбугат «урман полосалары» утырту турында кампания башлады. Җыелышлар китте.

Ул арада урман полосаларының генераль планы да газеталарда күренде. Бу план буенча Идел буйлап Каспийдан төньякка таба исүче коры һава дулкынын (безне шул харап итә икән), ягъни эссе җилне туктату максатында төп һәм өстәмә урман полосалары утыртырга. Дәүләт полосаларыннан тыш һәр өлкәнең, һәр районның һәм һәр колхозның үз планы булырга тиеш, ул планнар кәгазьгә төшерелеп, райземотделларда тикшерелеп, партия райкомнарында расланырга тиеш.

Һәм җыелышлар китте. Башта – бригада җыелышлары. Аннан – партҗыелыш. Аннан – колхозларның гомуми җыелышы. Аннан – район партия конференциясе. Аннан район активы. Тагын бер сызык: авыл советы сессиясе; авыл советы депутатының үз округында сайлаучылар белән очрашуы; район советы сессиясе; район советы депутатының үз округында очрашуы… Язгы чәчүгә әзерлек урманнан агач ташу процессына әверелде. Өч төрле агач ташылды: каен, нарат, имән. Бөтен авыл халкы: аяк өстендә басып торган картлар, беренче класстан башлап бөтен мәктәп – апрель азагында урманнан яшь куак ташыды.

Басулар карамчык кешеләр белән тулды.

Авылда калган фронтовикларга колхоз җитәкчелегеннән, район газетасы битләреннән лозунг ташланды:

– Урман полосалары утырту – шулай ук фронт! Корылыкка каршы көрәш – шулай ук фронт ул.

Бишенче май көнне хөкүмәтнең зур белдерүе игълан ителде: 1948 ел заёмын чыгару турында иде. Февраль аеннан ук җыела башлап, бик күп кан-яшь түгелеп, әллә кайчан җыелып беткән заёмга бүген генә карар чыгуы һәм фәлән миллиард сумда чыгарылган заёмның ике миллиардка арттырылып үтәлүе турындагы ике көннән соң бирелгән алдавыч информация күз яше аша елмаю уятты. Ләкин басуда каты эш бара, вак-вак чыбык-үсентеләрдән чын-чынлап озын тасмалар сузыла иде. Тасмалар сузылды, кырда май аеның кояшы тузан өермәсе ясады, игеннәр бик авыр тишелде. Өметкә тагын шик керде.

Ләкин, өметсез – шайтан, диләр.

Нәкъ шул көннәрдә генә авылның уку йортына (ул йортны утызынчы елларда ук «избач» дип йөртә башлаганнар иде, шулай калды) бер төргәк плакат кайтты. «Избач» егет аны шул көнне үк мәктәп, авыл советы, клуб, кибет стеналарына ябыштырып йөрде. Ул плакат хәзер нәшрият архивларында бер-ике генә данә сакланадыр инде, ләкин ул, хәтерләвемчә, берничә миллион тираж белән чыккан иде. Зурлыгы 100x60 чамасы. Сталинның үзе. Ак мундирдан, генераллиссимус погоннарыннан. Маңгайдан текә күтәрелгән яхшы таралган чәч, ярым кысык күзләр һәм, әлбәттә инде, трубка. Ул трубка сугыштан соң инде тынычлык символына әйләнеп бара иде, әле сугышка кадәр үк, юлбашчының марксизм-ленинизм буенча лекцияләр укып, китаплар язып мавыккан чорында (ул вакытта әле аның өч-дүрт класс белемле икәнен уйлап та караган кеше юк иде), бер чит ил корреспонденты хәтта аңа сорау да биргән иде:

– Сезне гел трубка белән күреп ияләнелгән, бүген мин сезнең трубкагызны күрмим, сәбәбе ни? – дип сораган иде Рейтермы, Ассошиэйтед-прессмы, әллә Франц-пресс агентымы. Сорауны укыганда ук, каз тәне чыкканы хәтердә: ничек инде «алла»га шундый сорау бирергә мөмкин? Башында мие бармы бу Рейтер, Ассошиэйтед-пресс яки Франц-пресс дигән кешенең, ачуым бер килмәгәе?

Ләкин «алла» шул вакытта гап-гади кешеләрчә җавап биргән иде:

– Мин аны өйдә онытып калдырганмын…

Без, малайлар, бу җавапны укып өнсез-тынсыз калган идек. Ничек инде ул шул вакыйганы халыкара хәлгә, III Интернационалга яки Германиядәге эшчеләр хәрәкәтенә, Япониядәге концерннарга, яки САСШ конгрессына (АКШны ул бары тик шулай дип кенә әйтә иде, ягъни Северо-Американские Соединённые Штаты) бәйләмичә, гап-гади итеп әйтә? Моның булуы мөмкин түгел… Моңа ышанасы килми.

Шундыйрак бер халәтне без, беренче класска укырга кергәч, мәктәпкә әйләндерелгән мәчетнең михраб бүлмәсендә озын тәнәфес вакытында укытучы апаның телеме белән ипи ашап утырганын күргәч кичергән идек. Ничек? Укытучы – ашый? Ул да безнең кебек – ашый? Хәер, бер-ике көннән без күрше класста укытучы егетнең гап-гади итеп бәдрәфтән чыгып килгәнен күреп тә телсез-өнсез калып тордык. Шул ике зур вакыйгадан соң мәктәпнең безнең өчен серлелеге бетте. Дөнья шыксызланып калды.

Әйе, теге плакат, теге трубка. Ләкин даһиның кулында бу юлы юан, кырлы озын карандаш – кызыл карандаш иде. Ул өстәлгә җәелгән Идел буе картасына акыллы башын игән. Каспий тирәсеннән, сөяк-скелет булып, куркыныч бер сурәт безгә таба шуыша. Аның исеме коры җил (суховей) икән. Ул безгә үлем алып килә икән. Әнә аның сөяк бармаклары, Идел буеннан үрмәләп, Сталинградка килеп җиткән инде. Ләкин, стоп! Стоп, идриянамайть! Дөньяда кем барын белмисеңмени син? Әнә даһи иптәш нәкъ шул урынга кызыл карандаш белән тәре ясаган да коры җилне, үлем карчыгын, сөяк-скелетны туктаткан һәм әйткән:

– И засуху победим!

Нәкъ шулай дип әйткән.

Русча якынча гына белгән агай-эне бу җөмләдәге «и» хәрефен татарча аңлады:

– И-и-и, корылыкны җиңәбез аны!

Бичаралар, филология һәм логика фәннәрен өйрәнгән кешеләр түгел шул алар. Аларны гаеп итә алмыйсың. Ә җөмләнең бөтен көче, егәре исә нәкъ менә шул бер авазда. Татарча бу аваз «да» булып тәрҗемә ителә. «Корылыкны да җиңәрбез!» дигән сүз ул. «Да» кушымчасына исә дүрт елга сузылган канлы сугыш, Мәскәү янына кадәр йөзләрчә мең ир-егет гәүдәсен калдырып чигенү, аннан Берлингача ир-егет гәүдәсен турап барып җитү, егерменче гасыр маньяклары, каннибаллары – фашист лидерларын тотып читлеккә җыю, Рейхстаг гөмбәзенә газиз Ватан байрагын элү, Нюрнбергта ул каннибалларга суд ясау кереп бетә иде. Әйе, юлбашчы әйткәч, корылыкны да җиңәрбез! Ул әйткән сүзнең моңарчы тормышка ашмый калганы юк иде.

Бөтен кеше ышанды моңа, һәм утырткан үсентеләр дә ышанды: ник кенә бер үсенте корысын, тамыр җибәрми калсын! Быел җәйгә үк тоткарлый алмаслар инде алар Әчтерхан ягыннан килгән коры җилне, әмма киләсе елга, тамырлары ныгып, яфрак-ылыслары калынаеп киткәч, корылыкны һичшиксез җиңәчәкбез, дип ышанды халык. Чөнки табигате, гадәте буенча киләчәктә гел яхшылык кына булырына ышанырга көйләнгән иде халык.

Тик мир көтүен көтүче, кайсы авылдан килеп урнашканы мәгълүм булмаган, гаиләсез, акылы шактый сәеррәк утыз-кырык яшьләрендәге сирәк сакаллы Мөбарәкша гына кешеләрдән көлде. Ул халыктан җыйган акчасының байтак өлешен эчүгә сарыф итә иде һәм, кичләрен чират ашы ашап (аңарчы, кибеткә кереп, үзенең көнлек нормасын үтәп чыккан булыр) урамнан узганда, урман полосаларын эшкәртеп ах итеп арып кайткан агай-энегә әйтә иде:

– Вәт инде дүрәкләр сез. Менә мин гомер буе кырда йөрим. Сез утырткан каен чыбыгы белән генә җиңеп буламыни ул коры җилне? Ул бит сиңа җир өстеннән бот буе биеклектә генә шуышып килми. Аның бит калынлыгы, биеклеге әллә ничә чакрым. Ул бит безнең Ташлытау басуыннан гына узмый. Ул бит әллә ничә мең чакрымны иңләп килә. Кояшка, болытларга карый ул. Менә сез мине инде юләргә саныйсыз. Мин ишетәм бит, үзем югында сез мине «исәр Мөбарәкша» дип йөртәсез. Дөрес, мин сәеррәк сезнең өчен. Ну да ләкин мин бит гомер буе кырда җил, яңгыр, кояш астында. Наданлыкның да чамасы бар: сез надан, мин надан, анысы дөрес. Ну да ләкин сезнең белән чагыштырганда, мин – прафисыр.

Аның сүзенә игътибар бирмәделәр, кырык тугызынчы елның язында тагын урман полосалары белән мәш килделәр, һәм колхоз басулары яшел тасмалар белән бизәлде. Шагыйрьләр бу теманы тиз эләктереп алдылар, урман полосалары турында менә дигән талантлы җырлар, шигырьләр, поэмалар иҗат ителде.

Егерме, утыз еллар узды. Урман полосалары игелекле туфракта иркенгә кайшалып үстеләр, инде шаулаган урманга әйләнделәр. Самолёттан карап барганда, җир өсте, иген басулары шундый матур, әйтерсең берәр халыкның (украин, татар, латыш, чуваш, молдаван, грек) буй җиткән кызлары чиккән сөлге башы, алъяпкыч итәге инде.

Ләкин колхозның экономисты сөйли:

– Полосалар буенда кар калын була. Язын, кар астында озак яту аркасында, полоса буйлап егерме-утыз метр киңлектә уҗым чери. Бәрәңге басуы өчен дә байтак уңайсызлык бу. Явымлы елларда полоса буендагы бәрәңгене балчыгыннан аерып алам димә. Аннары, бер дә инде басуның үзенчәлегенә карап утыртылмаган. Менә бу басу – тоташ дүрт йөз гектарлы мәйдан. Чыгар тракторыңны, чыгар комбайныңны, эшләсеннәр бишәр-алтышар чакрымлы буй салып, Кубань якларындагы шикелле. Волгоград якларындагы шикелле. Юк бит, кая борылсаң да полоса. Аннары ул полосаларны туфрак эрозиясенә каршы көрәш өчен дип утырту кирәк иде. Юк бит, анысын да уйламаганнар. Линейка белән сызганнар да, шуның белән эш беткән. Аны сөйлиләр бит: тимер юл төзүчеләр Николай патша янына (ничәнче Николайдыр инде) кергәннәр. Әйткәннәр:

– Мәскәү белән Петербург арасына тимер юл салабыз, каянрак, ничегрәк узарга киңәш итәсез, патша иптәш, – дигәннәр.

Тегесе тимер линейка алган да картага карандаш белән чыжылдатып сызган һәм әйткән:

– Менә шулай уздырыгыз, – дигән.

Тегеләр шулай төзегәннәр дә. Әнә СССР картасын кара: Мәскәү – Ленинград тимер юлы туп-туры бара да бер җирдә бөгелеп ала. Анысы, имеш, патшаның линейка өстенә куйган баш бармагына карандаш бәрелеп узганнан. Безнең дә шулай линейка белән эшләнгән инде бу… Матурлыкка матур инде үзе, басуларның бизәге инде.

…Мин полосалар шавы астында авылга таба атлыйм. Каеннар инде, мәһабәт сын булып, урман булып шаулыйлар. Аларны кисеп егалар, хуҗалык кирәкләренә тоталар икән инде, бик кызганыч, алар урманчылык карамагында түгел. Полоса сукмакларында тимер-томыр, күгәргән трослар, химикаттан бушаган полиэтилен капчыклар. Ул капчыклар тирәсендә җир көйгән, мәңгегә терелмәслек булып янган. Полосаларның кайбер урыннарын урталай өзеп, изеп, сындырып, куәтле техника узган. Бара торгач, каен полосасындагы бер уентыкка игътибар иттем. Каеннары киселгән бу уентыкта бер чардуган тора иде, якын килдем. Калку кабер. Кабер өстен озын үлән баскан. Ташы да юньләп күренми. Эретеп ябыштырылып эшләнгән металл чардуган. Тимерләр инде күгәргән. Таяк алып, рәшәткә эченә тыгып, таш тирәсен бераз чистартып, җил-яңгыр-карда төсен югалткан язуны чак укыдым. Көтүче Мөбарәкша кабере икән. Кырык бишенче еллардан башлап ул колхоз көтүен көтә иде. Акчага мохтаҗлык күрмәгән, ярдәмче малайны мотоциклына утыртып, көн үзәгендә гел авыл кибетенә чаптырган. Теге авылда булмаса, монысына. Аның гәүдәсен көз көне, көтү кергәч, карлы-бозлы яфраклар белән буталып беткән килеш, шушы урында табып алганнар. Андый үлем белән үлгәнне, гадәт буенча, табылган урынында күмәләр. Моның берүзенә бер зират – бер чакрымга сузылган каен полосасы. Бичара, гомер буе үзе теләгәнен эченә яшермичә сөйләп йөрде. Юк-бар гына сүз өчен яки ялган донос буенча да кешеләргә унар ел биргән бер заманда Мөбарәкша туп-туры әйтә иде:

– Һи-и, исегез киткән икән. Басуда ничек ашлык үстерергә теләсә кем өйрәтә алмый.

Читтән килгән кеше булганга күрә аңа тимәделәр.

Илленче еллар ахырында колхозларга «утызмеңчеләр» дигән җитәкче кадрлар килә башлагач та, Мөбарәкша үз сүзен сөйләде:

– Аның авылда туып үскәненә сүз дә әйтмим, алары эшли дә алыр, ну да бит шәһәр кешесен авылга җибәрәләр. Заводтан килгән иптәш авыл кешесен иген үстерергә өйрәтә, янәсе. Менә берничә елдан берсе дә калмаячак аның колхозда, шушы юләр Мөбарәк әйткән иде диярсез… Яшел полоса утыртып, корылыкны җиңмәкче булдык бит әле. Көпә-көндез ай күрдем дигәндәй. Менә әйткәние диярсез…

Мөбарәкша турында әллә ниткән мәзәк хәлләр сөйлиләр иде. Имеш, ул салган баштан клубта яшьләр уенына барып кергән һәм, яшьләр аны түгәрәк уртасына бастырып куйгач, арадан бер наяны болай җырлаган:

 
Әйт әле, Мөбарәк,
Сөйләшик бергәләп,
Бу кадәр күп эчеп
Аумыйсың син ничек?
 

Бөтен клуб гөр итеп көлгән, әмма Мөбарәкша аптырап калмаган, тамагын кырып, шул ук көйгә җырлап биргән:

 
Мин торам урманда,
Болында, кырларда,
Уйламыйм, эчәмен
Бер яртым булганда.
 

Халык мондый тапкырлыкка телсез калган. Мөбарәкшаның клубка килүе дә сәбәпсез булмаган. Үзе иллегә җиткән булса да, кинәт кенә аңа шул җәйдә өйләнү исәбе кергән икән. Авыру әнисен саклап кияүгә чыкмыйча калган Миңнурыйга күзе төшеп йөргән аның. Миңнурыйның әнисе үлгән, димәк, ул инде ирекле. Шулай клубка кергәләп йөри торгач, бер төнне ул, Миңнурыйның чоланына сөялеп, ишеген каккан. Мәсьәләне туп-туры әйтеп салган. Шулай, шулай, дигән, синең күршедәге яшь егет Миңнефәтихка чыгасың килеп йөргәнеңне, аның белән бергә Кемерово якларына шахтага китәргә план корганыгызны да беләм. Ну да ләкин малай бик яшь бит, аның белән ничек көн итәрсез, менә миңа чыксаң, ефәктән генә киендерермен, кадерләп кенә тотармын, дигән.

Миңнурый, имеш, итагать белән генә тыңлап торган да нибары бер мәкаль әйткән:

– Мөбарәкша абый, – дигән, – халык сүзен беләсезме? Карт куенында калач бар, калачы да кан белән; яшь куенында камчы бар, камчысы да бал белән…

Мөбарәкша, авыр сулап, ишегалдыннан чыгып киткән, бүтәнчә хатын-кызга сүз катмаган, шешәсе белән тагы да ныграк дуслашкан.

Шулай да бик нык кызган беркөнне, көтү кайтканда, ул Миңнурыйның уч төбенә бер кәгазь кисәге тоттырып киткән. Миңнурый моның эчтәлеген аңлап бетермәгән, укытучы кыз янына тотып йөгергән. Ә анда җыр язылган икән, русча җыр. Укытучы кыз моны үзендә саклаган. Ул кыз авылдан киткән инде, ләкин фатир хуҗасында калган китаплары арасыннан ул җыр язылган кәгазьне утыз елдан соң табып миңа бирделәр. Ул кәгазь миндә саклана әле. Анда Мөбарәкша болай язган:

 
Лөвлү, лөвлү йа тибә,
Лөвлү, абажаю,
Чирис тибә, милый муй,
Чистый пырпадаю.
 

Ни диярсең, егет үзенә кирәген әйткән дә бетергән!

Бичара, яшүсмер вакытымда мин аның белән берничә көн көтүдә йөргән идем. Мал-туар ашап туйгач, ферма буена алып чыгып сугардык та, агач күләгәсенә сыенып, әбәткә утырдык. Урман көндезге эсседән тынып калган, дөньяны куе ылыс, кырлык үләне, кура җиләге исе баскан иде. Шунда, озын чыбыркысына яңа сап куйганда, ул озаклап, тәмләп, миңа урман турында сөйләгән иде.

– Менә сезнең халыкка аптырыйм мин, – дип башлаган иде ул сүзен. – Сездә кышка утын әзерлиләр, нәрсә эләкте, шуны ташыйлар, лапастан, нәрсә эләкте, шуны кочагы белән алып керәләр дә мич тутырып ягалар. Надан шул сездә халык. Аның бит рәте бар. Менә имән утыны, каен утыны. Ипи салганда, өй җылынсын өчен якканда шулар шәп. Ну аларны мунчага ягарга ярамый, исе чыгуы бар. Мунчада ис тисә – беттем диген. Аңа дару бер генә – бозлы миләш. Ә миләшнең бозлысын каян аласың ел тәүлегендә? Мунча өчен иң әйбәте – кара чыршы. Шартлый-шартлый яна, күмере куәтле була. Мунчаны бит ялкын җылытмый, ә күмер. Бөтен куәт шунда. Сездә элмә белән өрәңге кисәкләрен дә мичкә ташлыйлар. Юләрләр… Элмә тәгәрмәч тугымына, чана табанына китә, дуга бөгәргә. Ә өрәңгедән балта сабы гына ясыйсы. Иң чыдам агач балта сабына – өрәңге генә. Кайбер авылларда балта сабын имәннән дә ясыйлар. Наданнар. Имән сап кулны яңгырата бит ул. Ә менә инде хатын-кыз мичкә ягып тегенди-мондый таба ризыгы пешерә икән бир син аңа кертеп ак чыршы, сөян, тал, зирек. Ак чыршы кабартма пешерергә әйбәт, ялкынга шәп, күмере дә ярыйсы. Ну да инде хатын-кыз коймак-фәлән пешерә икән, бир син аңа сөян, зирек, тал. Ялкынга шәп. Мич казнасын ялап-ялап, әйләнмә-түгәрәк ясап йөри андый утынның ялкыны. Ә күмере юк. Коймак пешергәндә, күмернең кирәге дә юк, коймак матур булып күпереп пешсен өчен, өстән ялкын гына кирәк. Менә мин үзем урманлы җирдән, урман аланы эчендәге кечкенә генә авылда үстем… Халык үзе эшли, үзе белми ул. Дөрес, бабайлар белгән аны. Менә син кышын мичеңә утын ягып кара, салам ягып кара. Йорт өчен кайсысы файдалы? Кайсысының җылысы мамыклырак? Утынныкы диярсең инде син. Юк шул. Йорт өчен иң мамыклы җылы – салам яккан мичтән. Аның җылысы биткә үк бәрелеп тора. Һәм ул сәламәтлек өчен дә файдалы. Авыл миче больница белән бер бит ул. Аптека. Әнә шәһәрдә сөйлиләр, безнең анда туганнарыбыз күп, утызынчы елларда кырыштыра башлагач, бөтен нәсел шунда тайды, шулай котылып калдылар. Дөрес, укырга кергән абыйлар, апаларны Әхмәйнекеләр, әләк язып, институтлардан, техникумнардан кудыртып бетерделәр. Аптека дидекме әле? Ә, әйе, шәһәрдә бик күп кеше бил авыртуы белән җәфалана бит. Бигрәк тә олылар. Ни өчен? Бездәге шикелле билен терәп торырга миче юк аның. Аларда бит йә тимер, йә калай. Авыл миченең җылы кирпеченә терәлеп торган кешегә бернинди дару, уу, майлау кирәк түгел билне. Мич – дәва инде ул.

Колхозда мине Мөбарәкшага ярдәмче итеп өч кенә көнгә куйганнар иде, мин үз теләгем белән атнадан артык йөрдем, һәр көннең әбәт вакытын түземсезлек белән көтеп ала идем. Шактый ияләнгәч, кыюланып, аның ничек, нигә болай үз авылын ташлап, читтә ялгыз йөрүенең сәбәбен сорадым. Куркып кына, кыймыйча гына.

– Минем үз авылымда торырга хакым юк, хокуксыз мин, – диде Мөбарәкша һәм сузмыйча гына сөйләп тә бирде: әтисе Габделкәрим мулла заманында «Иж-Буби» мәдрәсәсендә ун ел белем алган, патша армиясендә солдат булган кеше икән. Революциядән соң, гәзиттә игълан итеп, муллалыгын ташлаган, иген иккән, умарта асраган. Колхозга кергән. Колхоз председателе, элегрәк үз кулында укырга-язарга өйрәнгән егет, «эксплуататор» дип, аны колхоздагы иң дәрәҗәсез эшләргә йөрткән: хуҗалык бәдрәфләреннән колхоз базына фекал җыйдырган, колхозның үлгән атларын, сыерларын шуңа тунаткан… Габделкәрим абзый карышмаган, барысын да эшләгән. Тик бичараның турысын әйтә торган гадәте булган икән. 1934 елның декабрендә гәзитләрдә Кировның «халык дошманнары» тарафыннан үтерелүе турында хәбәр басылгач, күршесе Әхмәй картка бер генә сүз әйткән: «Нишләп «халык дошманнары» үтерсен аны…» – дигән.

Ике көн дигәндә, Габделкәрим, аның карчыгы районга озатылып, йорт-җирләре кубарылып сатылып, нигезләре тигезләнгән. Мөбарәкшаны приютка озатмакчы булганнар икән, ул чыгып качкан, күрше авылдагы туганнарында яз җиткәнче өй астында борчалар арасында яшәгән.

– Миңа мәктәптә рәтләп укырга туры килмәде, – дип сөйләп китте ул беркөнне. – Болай гәзит-фәлән укыйм үзем, ну да ләкин гыйлем өйрәнмәдем. Ул вакытта мәктәпләр «шыкыем»1414
  ШКМ – школа колхозной молодёжи.


[Закрыть]
дип йөртелә иде, аны инде ачу килгәндә башка төрле дә әйтүчеләр була иде. Чөнки безнең ишене аннан гел кудылар. Элек әтиең кем булган, шуңа карап. Иптәш малайлар белән мәктәпкә килеп керәм, урын табып утырам, укытучы кыз мине күреп ала да: «Ну-ка, революция тарафыннан үлемгә хөкем ителгән сыйныф малае, марш өеңә!» – дип, мине куып чыгара. Елый-елый кайтып китәм. Берничә тапкыр шулай. Аннан бармас булдым. Ну да ләкин мин бит тегендине шәп укыйм. Әтинең китаплары бик күп иде, теге көнне бөтенесен Әхмәйләрнең миченә алып чыгып яндырдылар. Ярты көн янды.

Без калай кружкалардан кура җиләгенең таш борчагын, бөтнек яфрагы салып кайнаткан чәй эчәбез, Мөбарәкша җай белән генә сөйли:

– Гарәп хәрефендәге ул китаплардагы хикмәт! Мин аларны малай вакытта көн-төн укыдым. Син уйлама ул китапларда дин генә булган дип. Анда Сөембикә манарасы турында, гипноз турында китаплар. Сыер, сарык асрау турында. Әти барысын да җыйган. Инде ул әкиятләр, пәйгамбәрләр турындагы хикәяләр. Менә син әйтә аласыңмы? Ни өчен кыш көне җылы өйгә килеп кергән ир кеше морҗага уч төбен терәп җылытып тора, ә хатын-кыз артын җылыта? Әнә теге китапларда бар инде аңа җавап. Якуп пәйгамбәр бервакыт, диңгездә барганда, давылга очраган. Көймәләре баткан. Хатыны белән икәү генә исән калганнар болар. Бер көн йөзгәннәр, өч көн, биш көн. Бер дә коры җир күренми, ди. Яшь вакытлары бит, бергәләп йөзә торгач, башка исәп тә кергән боларга. Ләкин җир кисәге юк, берни эшләп булмый. Боларның бәхетенә шунда бер боз кисәге очраган. Шунда менеп ятканнар болар һәм теләкләренә ирешкәннәр. Салкын боз дип тормаганнар.

Көтүдәге холыксыз кәҗә тәкәсе инде киерелеп торып маташа, моңа бөтен кәҗә игътибар бирә, колакларын шыпылдатып, башларын каты селкеп, йокыдан айныйлар, ләкин сыер халкының торырга исәбе юк әле.

– Менә ни өчен мәчегә тияргә ярамый, каргышы төшә дип әйтәләр? Элек бит эт-мәчене рәнҗетү, чыннан да, юк иде. Дин моны да үзенчә өйрәтә. Хәзрәте Гайсә дип аңлата ул аны, бервакыт намазын укып бетереп торып китим дисә, чапанының итәгенә мәче ятып йоклаган икән. Шунда хәзрәте Гайсә кайчы сорап алган һәм чапанның шул өлешен кисеп калдырган, мәченең йокысын бозмаган.

Мин гаҗәпкә калып тыңлыйм. Менә сиңа «исәр Мөбарәкша»!

– Ә менә синең Коръән укыганнарын ишеткәнең бармы? Анда бит гел сакауланып укыйлар, «с» димиләр, «ç» диләр. Моның да хикмәтен аңлата китап. Имеш, Мөхәммәд пәйгамбәрнең әле үрмәләп кенә йөргән вакыты булган, әнисе намаз укыган вакытта, янып торган учак янына килгән. Әнисе күргән, ну да ләкин намазын бозмаган. Сабый бераздан утлы күмер кисәге алып авызына капкан – әнисе намазын бозмаган. Сабый тел очы пешкәнгә акырып елаган, әнисе борылып та карамаган. Менә шуннан ул сакау булып калган. Коръәнне бит ул әйтеп торып яздырган, шуңа күрә анда сакаулык зур, Коръәндә…

Минем, – ди Мөбарәкша, – сугыш башланганда паспортым да, уаянный билетым да юк иде. Икенче көнне үк киттем уаянкоматка. Халык – якын килә торган түгел. Шулай да бер бүлмәгә кереп сөйләп бирдем. Сугышка алыгыз, дидем. Уаянком янына алып керделәр. Тегесе шаккатты. Әти-әнинең кайда икәнлеген сөйләп биргәч, чәчләре үрә торды. Сине сугышка җибәрсәң, шунда ук син теге якка таясың бит, ди, юк, ди, булдыра алмыйм, әгәр бик теләсәң, ди, әнә Ижаудагы корал заводына кеше сорыйлар, бүген генә рәзнәрәткә алдым, ди. Ижауга җибәрүләрен көтеп, ничә ел яшәдем. Сугыш бетәргә ун ай кала эзләп табып, шунда җибәрделәр. Эшләдем, көн димәдем, төн димәдем. Әнә сезнең авылның Гимай белән бергә туры килдек. Беренче көнне үк, качыйк, малай, ди. Юк, мин әйтәм, безнең нәселгә чисный итеп кенә яшәп була. Без – тамгалы, дим. Ул качты. Вокзалдан тотып китерделәр, суд ясадылар, балаларымны күреп киләсе идем, дип елагач, гафу иттеләр. Бер атнадан тагын качты. Җәяүләп, урман эченнән Әгерҗегә таба киткән. Әгерҗедә тотып, яңадан Ижауга китерделәр дә, трибунал булды. Син сер саклый торган егеткә охшагансың, кешегә сөйләп йөрмә инде: аны шул көнне үк аттылар. Гаиләсе бар бит…

Урманга кереп, юкәлектә малларны тараткач та, Мөбарәкша көтүне бер әйләнеп чыга да тынычлап сүз башлый:

– Көтүне көтүче тотмый, аны нәсел үгезе белән тәкәләр тота, – ди. – Әнә хәзер ясалма орлыкландыруга күчәргә диләр. Алдан ук әйтәм, дөрес түгел. Табигатькә каршы килү бу. Ясалма тудырылган хайван итенең бернинди тәме-ләззәте булмаячак. Сезнең авыл халкы миңа килмешәк дип, исәр кеше, надан дип карый торгандыр инде. Әйдә, карасыннар. Әти-әни исән вакытта кичләрен безнең бөтен эш гәзит уку иде. Дөньяда кешене иң нык адаштыручы кешеләр – гәзит кешеләре. Йә, инде үзең уйлап кара, гәзиттә язалар, теге елларны, мин әле малай гына. Фәлән волостьның фәлән авылында сигез яшьлек малай үзенең әтисен фаш иткән. Әтисен НКВД органнары кулга алган. Менә шундый хәбәрләр. Йә, шул булдымы тәрбия? Әти укый, безгә сөйли. «Шулай итеп алга барып буламы?» – дип сорый әнидән. Тагын болай язалар: язгы чәчүне срогыннан алда тәмамладык. Шул булдымы сүз? Срогыннан алда чәчәргә, урырга, чабарга ярамый бит! Әле бит алай гына түгел, гәзит кешеләре язалар: узган елга караганда биш көн элек чәчүне тәмамладык. Ел саен биш көн элек. Биш-алты ел гәзитен алып чагыштырып карасаң, ул колхозлар март аенда кар өстенә чәчкән булып чыгалар. Аннары, үзем укыдым: Саба ягындагы бер колхозда уңыш бүлгән көнне колхоз җыелышы җыйганнар да карар чыгарганнар – председательгә герой исеме бирергә. Гәзит шуны хуплап басып чыгара. Әти Мәскәүдә чыккан «Эш» гәзитен дә алдыра иде. Әйбәт гәзит, ялганламаска тырыша. Ул гәзит килгән көнне кичен, аш ашагач, идәнгә, сәкегә тәгәрәп ятабыз; әти укый. Ара-тирә дулап ала. Берсен хәтерлим: Мәскәүнең бер заводында эшләүче татар агае, хатыны үлгәч, «мин дин дошманы, хатынымны яңача күмәм» дип белдергән дә хатынының мәетен кеше яндыра торган җиргә алып барган. Гәзитнең беренче битендәге рәсемне әле дә хәтерлим: тимер авызлы мич алдына тимер колашага салынган хатын гәүдәсен куйганнар, ире бу якка борылган да, колашаны куллары белән тотып, мичкә кертер алдыннан рәсем төшерүчегә карап елмаеп тора. Астына язганнар: фәлән заводның фәлән эшчесе (инде исемнәрен оныттым), дини гадәтләрдән баш тартып, хатынын мичкә тыгар алдыннан…

Мөбарәкша тамагын кыра, кырлык үләне арасындагы кипкән нарат ботагын, аралап алып, сукмак кырыена чыгарып куя, миңа карамыйча гына сөйләвен дәвам итә:

– Алай ярамый бит. Кешене – үзеңнең балаларыңның әнисен – иликтер миченә тыкканда ничек инде көләсең? Аннан соң, яндыру шулай ук дин бит инде ул. Мин бит гәзит укыйм, Һиндстанда гел яндыралар – ул бит дин буенча. Һәр халык мәетен ничек җиргә урнаштырып килсә, шулай урнаштырсын. Кемне кайда күмәргә, нишләтеп күмәргә кирәк дип тапсалар, шулай күмсеннәр.

…Минем Мөбарәкша янында «ярдәмче» булып йөрүемнең соңгы ике көне калган иде. Яныннан бер дә китмәдем, әбәтне мөмкин кадәр озаграк сузарга тырыштым.

Соңгы көнне сөйләп утырганы хәтердә калган.

– Әнә гәзиттә язалар, мин гәзитне күп укыйм. Врачлар бик күп яза бит хәзер, кешенең сәламәтлеген кайгырталар. Яңалык дип язалар: иртән физзарядка кирәк, диләр. Май аенда кычыткан ашы ашагыз, диләр. Кырмыска спирте сызлауны баса, диләр. Тагын әллә ниләр. Безнең авылда моны, урман эчендә яшәгәнлектән, бөтен кеше белә иде. Әүвәл-әүвәлтеннән. Крестьянның нәрсә? Иртүк тора да эшкә тотына ул. Зарядка – шул аңа. Иртәнге чәйгә кадәр, кыш булса, карын көри, малын ашата, утынын алып керә, менә сиңа физзарядка. Кичтән аз ашарга, дип язалар. Утызынчы елдан бирле шулай бит инде, аны нигә язып торырга? Итне аз ашагыз, ит ул гомерне кыскарта, дип язалар. Анысын да аз ашый башлаганга инде ничә дистә ел. Һавада күбрәк йөрегез, диләр. Крестьян һавада йөри инде ул, аны әйтеп тә торасы юк. Ә бит гәзитне безнең өчен, крестьян халкы өчен чыгаралар. Шәһәр халкы сиңа «Татарстан» гәзитен укыймыни ул? Авылдан китеп, аз гына арты җылынса, үзенең теленә төкерә ул! Тормышы рәтле кеше татарча укыймыни! Көтеп тор. Авыл кешесенең кем икәнен белергә кирәк. Мондагы нужадан котылып тегендә барып урнашкач, авыл кешесе иң беренче башта беләсеңме нишли? Шәһәргә килгән авыл кешесенә нәфрәт белән карый башлый. Авылдан йомыш белән килгән кеше бит ул капчык, җайсыз-иләмсез сумка белән трамвайга керә. Кергәндә үк инде, әлбәттә, шәһәр хатынының берәр җиренә капчыгы белән кагылмый калмый. Менә шунда инде теге хатын дулый:

– Нәрсә монда капчыклар белән ишшу… – дип, авыл кешесенә җирәнеп карап ала.

Бел дә тор, бу хатын – әле күптән түгел генә, авылын ташлап качып, шәһәргә урнашкан, әле генә арты җылынган хатын. Мин бит кышларын шәһәргә барып йөрим, күрәм. Аннары менә кичә генә укыдым. Миләшнең, шомыртның, баланның файдасын язган. Аны инде авылда белмәгән кеше юк. Эчең киптеме – миләш. Эчең сыекландымы – шомырт. Кан тамырларың бүрттеме – балан суы. Әпититең беттеме – кузгалак. Суык тидеме – мәтрүшкәле чәй. Аякларың сызлыймы – кырмыска оясына тык. Безнең авылда элек шулай иде: май аенда карт-коры бер-ике тапкыр урманга кырмыска оясы иснәргә бара. Зур оя янына киләсең дә, өстенә кагылмыйча гына, кулыңны җилписең. Шунда бөтен кырмыска, арт аягына басып, синең уч төбенә кислота сиптерә. Карчыклар сәгатьләр буе шуны иснәп утыра торган иде. Ә кайберләре – аякларын тыгып. Хәзер шуларны яңалык итеп язалар. Мин гәзитне күп укыйм. Кирәк нәрсә күп анда. Ну да ләкин гәзитнең авыллардан китәргә чакырып язганын яратмыйм. Кара инде ул «Оргнабор» дигән нәрсәне! Бөтен авылның йорт-тәрәзәләренә такта суктырып бетерә бит инде ул. Тормышның төп терәге авыл йорты, крестьян йорты бит. Сугыш башлансамы? Менә мин кышларын Ижауга, Казанга барып килгәлим. Аларда бит берәр җирдә авария булса, бөтен тормыш туктый. Йә ашарга пешерә алмыйсың, йә юына алмыйсың. Берәр җирдә бер чыбык кына өзелсен йә бармак юанлыгы гына бер труба тишелсен. Бетте инде. Ә крестьян йорты ул яши ала. Аңа иликтер бетте ни, дилектер бетте ни – ул яши ала. Менә шул авыл халкын каядыр куптарып озатуларына һич тә риза түгел мин.

Соңгы көнне Мөбарәкша миңа бөтенләй ачылып бетте.

– Менә син, энекәш, китап яратасың икән, мужыт быйть, син дә гәзитче булырсың. Менә мин кичә гәзиттә укыдым. Берәү яза: халыкта эчүчелек фактлары күренә башлады, ди, моның сәбәбе билгеле инде, халыкта акча күбәюдән, ди. Бу бит дөрес түгел. Ә гәзит шуны яза. Менә безнең әтинең мин белгән вакытта акчасы гел була иде – эчмәде. Ул бит дөрес аңлату түгел: акчасы бар – эчә, акчасы юк – эчми. Бик ансат бит, ә? Эчүчелекнең бит төп сәбәбе бөтенләй башка. Менә син яшь кеше, син әле күрерсең. Шундый заман килер, эчүчелеккә каршы көрәш башларлар, и һәм дә шуның сәбәпләрен эзләргә тотынырлар. Менә шушы юләр Мөбарәкша абый әйткәние диярсең, төп сәбәбе башка. Кеше ник эчә башлады? Ә?.. Сугышка кадәр бит авылда аракы эчкән кеше юк иде. Кеше шуның өчен эчә башлады: сүз белән тормыш арасында бик зур аерма барлыгын сугыштан соң тоеп алды кеше. Ничек инде ул, ә? «Заемга үз теләкләре белән язылдылар». Нинди теләк ул? Каян килеп? Күпме кан-яшь җылатканнан соң. Йә болай: «Мөмкинлекләрен барлаганнан соң, дәүләткә тагын сигез йөз центнер ашлык тапшырырга теләк белдерделәр». Ә колхозчы ач, ялангач. «Теләк белдерделәр», имеш. Шул ук район гәзитендә шул ук колхозчылар өчен язалар бит аны. Менә кеше шулай икегә бүленде: гәзиттә – бер төрле, тормышта – икенче, ике арадагы аерманы аракы белән тигезли башлады кеше. Кеше икегә бүлендеме – йә эчә башлый, йә чирли.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации