Текст книги "Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 32 (всего у книги 35 страниц)
Виходила на берег Катюша,
Виходила на берег кррут-той…
…Озын чәчле 22 яшьлек теге егет капиталистның үзе икән. Фу, шайтан! Аның бармагын күрүгә баш иеп торучылар – 50–60 яшьлек ирләр – «иртәгә мине эштән азат итмәсә ярар иде» дип дер калтырап яшәүче гаилә башлыклары икән…
Иртәгесен күк йөзе аяз, 28 градуслар чамасы эссе иде. «Эр-Цейлон» самолётына утырганда, һәркем аэропорт тирәсендәге пальмалар урманына бер карап алды. Бер атна эчендә без Цейлонның гүзәл табигатен, безне озатып йөргән көләч йөзле, кара чәчле, ап-ак тешле егетләрен, көньякның үзе кебек кайнар карашлы кызларын, бил турысына уч төбе кадәр генә ситсы тагып куйган арык тәнле кара-чутыр малайларын яратып өлгергәнбез икән.
Колониаль изүдән котылып, язмышын үз кулына алган, ачлык-ялангачлыктан котылу өчен көрәш башлаган бу утрауның хезмәт халкы бәхетле тормышка бик лаек.
Һиндстан дәфтәреннән
Моңарчы йоклаган кешеләр, уяныгыз!
Гасырлар буе бил бөккәннәр, тураегыз!
Р. Тагор
Һиндстан республикасының барыр юлы
Сәяхәтебез бик кызыклы, вакыйгаларга бай чорга туры килде. Безнең дәүләт делегациясенең Һиндстанга тарихи визиты моннан бер атна чамасы элек кенә тәмамланган иде. Бөтендөнья матбугаты бу визит турында яза: дуслар шатлана, дошманнар гайбәт сата иде. Һиндләрнең телендә «Советлар», «спутник» дигән сүз еш ишетелә.
Спутник… Һиндстанга спутник нигә? Әле кайчан гына Һиндстанда ачка үлгән балаларның санын ел саен миллионлап саныйлар иде бит. Бөтен хикмәт тә шунда ки, спутник җибәрү Һиндстанның халык хуҗалыгын үстерү өчен кирәк, Һиндстан спутнигы беренче чиратта метеорология службасына, геологик разведкага, сулыклар, каналлар өчен оптималь мәйданнар сайлап алу максатына хезмәт итәчәк. Спутник төзүне Һиндстан нульдән башлады.
Тарихи визит Һиндстан экономикасының киләчәк үсеше өчен тагын да зуррак перспективалар ачты. Бу визит вакытындагы сөйләшүләр нәтиҗәсендә Совет-Һиндстан белгечләре үзара уңай шартларда бик күп килешүләр төзеделәр, күп документлар кабул иттеләр, Һиндстанда кара һәм төсле металлургия, энергетика, нефть химиясе, электроника, суднолар төзү буенча зур мөмкинлекләр ачылды, Һиндстан матбугаты бу визитны Һиндстанның киләчәктә барыр юлын билгеләүче тарихи вакыйга дип атый.
Безнең сәяхәт әнә шундый тарихи бер чорга, тарихи көннәргә туры килде. Моны без үзебезнең бәхетебез дип кабул иттек.
Бераз гына тарихҺиндстанга аяк баскан татарлардан мин беренчесе түгел. Бабайларыбыз заманында бик зур миссия белән барганнар, дәүләт күләмендәге йомышлар үтәгәннәр. Ә мин сәяхәтче булып кына килдем. Бабайлар бу илгә айлар-еллар буе барганнар, чүлләр, диңгезләр узганнар, юлга чыкканда, гаиләләре белән бәхилләшеп чыгып киткәннәр. Ә мин алдан белеп торам: безнең һава лайнеры ИЛ-62 Мәскәүнең Шереметьево аэропортыннан кичке 9 да күтәрелде, өч сәгать очкач, без Тәһранда кофе эчәчәкбез. Аннан, төн авышкач, Карачи (Пакистан) аэропортында шулай ук кофемы, «Кока-кола»мы эчәргә тиешбез. Ә 25 декабрь көнне без шул ук ИЛ-62 белән Мәскәүгә кайтырга тиешбез. Миңа инде шул кичтә «Татарстан» поездына билетка заказ бирелгән, 26 сы көнне көндезге 11 дә өйгә кайтып җитсәм, сәгать 2 дә партгруппа җыелышында катнашырга тиешмен. 8 декабрь киче иде, самолёт салонында мин әнә шуларны уйлап, Каспий өстеннән очам. Өйдәгеләр 26 сында квартира ачкычын күршеләргә калдырып китәргә онытмасалар ярар иде…
Ә бабайларның юл мәшәкате язып-сөйләп бетергесез булган.
Шулай да кайчан, кемнәр, нинди йомыш белән Һиндстанга барган? Әһә, безгә мәгълүм кешеләрдән иң беренчесе Мөхәммәтйосыф Касимов икән. Ләкин ул Һиндстанга барып җитмәгән шикелле. Нәрсә булган соң?
Мөхәммәтйосыф абзый үзенең сәүдә эшләре белән Шәмәхә каласына (Иран) барып чыккан икән. Шунда сәүдә белән мәшгуль булып йөргәндә, ул кызык кына кыяфәтле ике адәмне очрата: әлбәттә, мөселман түгел болар. Өсләрендә кара җилән, бил тиңентен мәһабәт сакаллар, башларында яхшы кара постаудан чиләк кадәрле бүрекләр, ул бүрекләрдә көмеш тәреләр… Танышып китәләр. Баксаң, тегеләр Бөек Московия иленә юл тотучылар икән. Патша Алексей Михайловичның анда эшләре харап икән. Патша үз илендәге патриарх Никон белән килешә алмый, алар арасыннан «кара мәче йөгереп үткән». Никон (Мордовия крестьяны) патриарх булып алгач, үзен – кояш, ә патша властен ай белән тиңләгән. Болай булгач, билгеле инде: ай бит нурын кояштан ала. Эш тирәнгә киткән, һәм 1656 елда патша патриархның службасына – чиркәүгә йөрүдән туктаган. Никон патшаны бөгәргә уйлаган. Патша исә аны патриархлыктан төшерергә җыенган. Ләкин Киевның галим монахлары патшага болай дигәннәр: патриарх өстеннән бары тик вселенский патриархлар гына (христиан динендәге бөтен халыкларның патриархлары) суд ясый ала. Ул заманда Мәскәү патриархыннан тыш тагын дүрт «дөнья» патриархы булган: Константинополь, Иерусалим, Антиохия (Кече Азия) һәм Александрия (Мисыр) патриархлары. Патша Алексей Михайлович үзенә буйсынмаган Никонны акылга утырту өчен теге патриархларны Мәскәүгә чакырган. Әмма тегеләр килмәгәннәр. Юл ерак, мәшәкатьле, сәламәтлек турында да уйларга кирәк. Патша аларны алты ел көткән, һаман чакырган. Ниһаять, дүрт патриархның икесе – Александрия патриархы Паисий һәм Антиохия патриархы Макарий – Мәскәү патриархына суд ясар өчен юлга чыкканнар. Калган ике патриарх аларга үз исемнәреннән сөйләргә һәм хөкем чыгарырга вәкаләт биргәннәр. Паисий белән Макарий Шәмәхә шәһәренә килеп җитүгә, аларның юлында әлеге Мөхәммәтйосыф Касимов очраган. Бу хәл 1666 елның көзендә булган. Патриархлар бу тирә халыкның телен, гореф-гадәтен белгән, юл йөргән Касимовны очратуларына бик шатланганнар. Касимов аларны Астраханьга кадәр озатып куйган. Астраханьга килеп җитү – Московиягә килеп җитү дигән сүз. Патриархлар Мәскәүгә килеп җитеп, суд эшләренә әзерләнгән арада, патшага Мөхәммәтйосыфның яхшылыгы турында сөйлиләр һәм аңа карата берәр игелекле эш эшләвен сорыйлар. Патша үз чиратында М. Касимовка Астрахань һәм Мәскәү шәһәрләрендә пошлинасыз 10 ел сәүдә итәргә рөхсәт биргән. 1675 елда Һиндстан белән сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштыру өчен әзерлек башлангач, Алексей Михайлович Һиндстанга илчелек составын раслый. Бу илчелекнең башына М. Касимов билгеләнә. Касимовка патшаның ике ил арасында сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырырга тәкъдим ясалган грамотасын Һиндстан шаһына тапшыру йөкләнә. Касимов «Астраханьнан һәм Себердән ничек итеп җайлабрак Һиндстанга барырга икәнен», бу максатта Обь, Иртыш, Селенга елгаларын файдаланып буламы, юкмы икәнен хәл итәргә тиеш була. Һиндстан белән нинди шартларда сәүдә итәргә? Анда нәрсәләр җитештерелә, нәрсәләргә ихтыяҗ зур? «Бизәнү ташларына, ефәккә, дару һәм дару үләннәренә, яшелчә орлыкларына, Россиядә яши алырлык җәнлекләр һәм кошларга аеруча игътибар итәргә». Моннан тыш Касимов Һиндстан җирендәге рус әсирләрен хак түләп булса да азат итәргә, сукно, тире, күн һ. б. әйберләргә алмаштырып, Россиягә өч мең потка кадәр көмеш озатырга тиеш була.
1667 елның гыйнварында Касимов Бохарага килеп җитә. 2 мартта ерак сәфәргә чыга. Кабулга барып җитә. Һиндстанда бу вакытта монголлар-мөселманнар династиясе тәхеттә утыра. Әфган ханы Мәкрәмәт Дәһли шәһәренә – монгол шаһы Аурангзебка хәбәр җибәрә. Ләкин юлның хәтәр булуын исәпкә алыпмы, Аурангзеб Мөхәммәтйосыфка Бохарага кире китәргә тәкъдим ясый. Мөхәммәтйосыф агай шулай кире кайтып китә.
1735 елда рәсми рәвештә Оренбург шәһәренә нигез салына. Оренбург шәһәренең төп миссиясе Россияне Азия илләре һәм беренче чиратта Һиндстан белән бәйләнешкә кертү була. Моңа кадәр Афанасий Никитин, Леонтий Юдин һ. б. сәяхәтчеләр Һиндстанга диңгез юлы белән барган булсалар, хәзер коры җир юлы ачылырга тиеш була. Оренбургка нигез салынган елны ук анда беренче Һиндстан сәүдәгәре Мәрвәри килеп җитә. Мәрвәригә патша Анна Иоанновна грамотасының копиясен бүләк итәләр. Ул грамотада исә Европа һәм Азия кыйтгаларының тоташкан җирендә урнашкан Оренбург шәһәрендә грекларга, һиндләргә, иранлыларга һ. б. халыкларга сәүдә кылырга рөхсәт ителә, дип язылган була. Мәрвәри Россия белән Һиндстан арасында сәүдәнең инде күптәннән алып барылганлыгын, Россиядә инде ике йөзләп һинд сәүдәгәрләре булып кайтканлыгын Оренбург экспедициясе начальнигына сөйли.
1751 елда Оренбургның Сәгыйть бистәсе старшинасы Һиндстанга җавап визиты белән биш кешелек экспедиция җибәрә. Экспедиция составында Нәдүр, Якуп, Исмәгыйль, Габдрахман һәм Нәдүрнең хезмәтчесе була. Бу сәяхәт турында әлеге Исмәгыйль дигән кешенең юлъязмасы сакланган. Әдәбият тарихында кыйммәтле чыганак булган бу әсәр «Исмәгыйль ага сәяхәте» исеме белән йөртелә. Казан университетының гыйльми китапханәсендә аның берничә нөсхәсе саклана. Исмәгыйль ага һәм иптәшләре юлда зур фаҗигаләргә очрыйлар. Диңгез буйлап барганда, аларның берсе юлда үлә (Нәдүрнең хезмәтчесе). Яр буенда бер шәһәр күреп, диңгез эчендә туктап якорь салгач, аларга караклар һөҗүм итә. «Ул угрыларның унике туплары бар ирде, – дип яза Исмәгыйль ага, – атыш таңнан кояш батканчы барды». Атыш башлануга, туп ядрәсе Нәдүрнең башын өзә, көймә хуҗасы аяксыз кала, Габдрахманның эченә туп ядрәсе тия… «Дәрьяның якасы ераклыгыннан үлгәннәребезне суга төшердек». Исмәгыйль белән Якуп мең мәшәкать белән Уран-абат шәһәренә – монголлар патшасы Аурангзеб (мөселманнар аны «Уран зиб» яки «Үрең зиб» дип атаганнар) яшәгән шәһәргә килеп җиткәннәр. Аннан Һиндстан шәһәрләре буйлап сәяхәт башланган, Һиндстан джунглиларында безнең сәяхәтчеләребез маймыллар көтүен күреп («Хисабын Алла белә. Биеклеге эт кадәр булыр. Адәмчә сакалы-мыегы бар…») хәйран калалар. «Анларны күргәч, һәр адәмиләргә хәвеф төште. Мылтыкларны атып, кычкырып-бакырып торыр идек, күрсәк, бер тауның башында бер мәһабәт арыслан күренеп торадыр. Койрыгы аркасына салынган. Аны күрдекдән соңра барча адәмнәр җаннарындин өмет өзделәр». Максудабад (Мөршидәбад) шәһәрендә сәяхәтчеләр бер ел яшиләр. «Янә филнең бик чук җире андадыр. Бер вәзирнең биш мең филе вардыр». Ике сәйях шулай итеп Һиндстанны аркылыга-буйга йөреп чыгалар. Шаһҗанәбатка килеп җитәләр. Тарихчы Р. Фәхретдинев бу шәһәрне Дәһли булырга тиеш ди. Дәһлине әфганнар талап яткан көннәр була бу. Безнең сәйяхләр әфган яуларына акча түләп кенә котылалар. Тугыз ай анда торырга мәҗбүр булалар. Әфган яулары талаган шәһәрдә ачлык була, кайтырга юл да бикләнә. «Боерылмыш хезмәтләрене җиренә китерделәрме, юкмы? Боннан соң кайтмак фикерене тотмышлар исә дә, юл улмадыгыннан Хиҗазә китмешләрдер», – дип яза алар турында Р. Фәхретдинев.
1766 елда Каргалы сәүдәгәрләре Якуп Ягъфәров һәм Насыйр Сәфәрев хөкүмәт кушуы буенча Россиядән Һиндстанга сәүдә юлын өйрәнү өчен баралар. Чит ил эшләре коллегиясенең президенты Н. Панинның бу турыдагы хаты архивларда сакланган. Ягъфәров һәм Сәфәрев, далалар, чүлләр аркылы авыр юл узып, Һиндстанга Россиядән коры җир юлы белән бару мөмкинлеген раслыйлар. Россиягә алар 11488 сумлык һинд товарлары алып кайталар.
Борынгы заманда Һиндстанда тагын кемнәр булган? Габдулла Әмирев, Стәрлебаш крестьяны. Пугачёв явында катнашкан бу егет Бохарага кача. Аннан инде Һиндстанга да ерак калмый бит. Һиндстанга барып чыгып, ул анда 20 ел яши, 30 лап шәһәрдә була. Грамоталы егет Һиндстанның архитектурасы, табигый байлыклары белән кызыксына. Туган иленә кайткач, ул Оренбург чик буе комиссиясенә тәрҗемәче булып эшкә урнаша. Әмирев Һиндстан җиренең инглизләр тарафыннан коллыкка төшерелүенә ачынып яза. Калькутта шәһәрендә инглизләрнең регуляр гаскәре торуына, Һиндстан товарларына аларның югары пошлиналар салуына нәфрәт белдерә. Россия товарлары, ди ул, Һиндстанда бик үтемле, ә Бохарадан Калькуттага кадәр юл имин.
Ләкин инглизләрнең комачау итүе аркасында, Россия – Һиндстан сәүдә мөнәсәбәтләренең юлга салынуы өчен әле йөз еллар кирәк була. Бары тик узган гасырның җитмешенче елларында гына Рус пароходчылык ширкәтенең суднолары Россиягә Һиндстан мамыгының беренче партиясен алып кайталар һәм шул ук судноларга Һиндстан өчен Россия товарларын төяп җибәрәләр.
Соңгылары турында мин самолёт салонында үзем белән юлга алган бер газета мәкаләсен укып белдем. Архив материалларына таянып язылган ул мәкалә «Советская Башкирия» газетасында басылган икән.
– Лэди һәм джентльменнар, унбиш минуттан Таһран аэропортына төшәбез, – дигән сүзләрне ишеткәч, мин, укуымны бүлеп, иллюминаторга күз салдым. Көньякның куе кара күге астындагы кара җир миллионлаган лампа яктысы белән чигелгән иде…
Минем хыялымда ҺиндстанӘлеге бүлекне язганда, мин Зур совет энциклопедиясен дә алдыма ачып куймадым, Һиндстан турында махсус әдәбият та укып әзерләнмәдем. Югыйсә, энциклопедияне ачып, «Индия» дигән бүлеген укысаң, анда барысы да язылган. Анда квадрат километрлар да, тарих та, флора һәм фауна да – барысы да бик тәфсилләп язылган. Ал да укы, теләсәң – үзең күргәнгә куш та яз. Менә дигән бер әдәби очерк чыгасы.
Ләкин белешмә әдәбиятта Һиндстан турында минем хыялым язылмаган. Ә ул болай иде.
Ап-ак, бары тик ап-ак кына төстәге бер, ике, өч катлы хикмәтле архитектуралы йортлар. Тротуарларны тишеп чыккан зур яфраклы агачлар, йорт кәрнизләренә үрмәләгән лианалар. Урамнарда ап-акка төренгән кара-коңгырт битле һинд кызлары, ак сакаллы, яланаяк, мәһабәт гәүдәле акыл иясе картлар. Тын урамнар, көнчыгыш экзотикасы белән тулы тын кибетләр, анда-санда көйшәп ятучы ак сыерлар (Һиндстанда сыерлар изге икәнен кем белми!), ярым ялангач кечкенә балалар, аларның кайберләре урамда хәер сораша (Һиндстанда ачлыктан кеше үлгәнен кем белми!). Менә минем хыялымда Һиндстан. Әле шунысы да бар: ап-ак мәһабәт мәчетләр, бакча эчендә яшеллеккә чумган будда храмнары, ул бакчаларда әдәпле, күркәм холыклы маймыллар. Урамнарда йомшак океан җиле (әйтик, Мадраста, Бомбейда, Калькуттада), ак чалбар, ак китель, ак фуражка кигән, кара янган һинд диңгезчеләре – кыскасы, бөтен нәрсә ак. Менә көн үзәгендә эсселектән шәһәр тынып кала, бөркү булып китә, шул арада океаннан куе кара болыт ишелеп керә дә бөтен шәһәр урамнарын яңгыр белән керендерә, унбиш-егерме минуттан тагын кояш чыга да яңгыр белән чистарган шәһәрне нурга коендыра – бөтен дөньядан пар күтәрелә. Шәһәр мәйданнарында маңгаена тәңкә төрткән, яланаяклы җиткән кызлар шөлдерләр селкеп бииләр, җырлыйлар – бөтен җирдә чисталык, нур, сөешү, җыр…
Тизрәк, тизрәк күрергә иде мондый урыннарны. Карап йөрергә дә, кунакханәгә кайткач, көндәлек дәфтәрен ачып, болай дип язарга: «Бүген декабрьнең фәләненче көне. Безнең Казанда бурандыр инде йә булмаса, җылыга китеп, юеш кар яки яңгыр явадыр. Йә коточкыч салкындыр, радиодан иртән «Ата-аналар игътибарына…» дигән хәбәр көтәләрдер. Ә мин кояшка чумган ак шәһәрдә йөрдем дә яшеллеккә чумган бер бакчада һинд кызларының йөрәк өзгеч моң катыш җырларын тыңладым, биюләрен күрдем. Алар ничек итеп сөя-яратыша беләләр. Көн эссе, бүлмәдә дә эссе, тәрәзә төбемдә маймыллар йөри, кәрнизгә кадәр үрмәләгән лиана куагына ике метрлы бер кобра асылынып миңа карап тора. Никадәр контраст – һәм барысы да бер-ике тәүлек эчендә».
Монысы – минем хыялдагы Һиндстан. Әйдә, хыял шул көе калсын, аңа кагылмыйк. Ә хәзергә…
МадрасӘ хәзергә әле мин «Эр-Цейлон» авиакомпаниясенең «Боинг-707» маркалы Америка лайнерында апельсин ашап, сөтле чәй эчеп барам. Бил турысын ачык калдырып киенгән тамил кызлары – коңгырт тәнле стюардессалар – синең яныңа килеп җиткәнче үк елмаялар:
– Тэй? Кафе? (Чәй кирәкме? Кофемы?)
Цейлон авиакомпаниясе стюардессаларның матурлыгына һәм пассажирларга мөнәсәбәтенә зур игътибар бирә икән. Ниһаять, салондагы динамиктан «Мадрас» дигән сүзне тотып алдык. «Боинг-707» соры болытлар арасына кереп чыланды, колак пәрдәләре кысыла, яңаклар сызлый башлады.
Берничә минуттан тамиль кызлары трап янында, кулларын уч белән кара-каршы ябып, күкрәк урталарына куеп, башларын түбән иеп, безне озатып калдылар.
…Мин хыялдагы Һиндстан җиренә аяк бастым. Дулкынланудан тын кысылды, хисләр ташкыныннан тамак төбенә әллә ниткән төер утырды. Йә еларга, йә көләргә!
Тукта, бу ни тагын? Соры гына кырыс аэровокзал, «Маdras» дип гади генә язылган. Аэровокзал түбәсендәге шпильгә тиеп үк күк йөзендә соры сыек болыт йөри. Кыеклап яңгыр ява, аэродром мәйданында, урын сайлап, кисәк-кисәк булып җил дулый. Радиомачталар сызгыра. Башларына яшькелт-соры киндер эшләпә киеп, муеннарын соры сукно шарф белән чорнаган яшькелт-соры солдатлар, карабиннарын күкрәкләренә кыса төшеп, трап янына җыелганнар. «Боинг»тан әйтерсең бөтен дөнья халкы агыла. Японнар, әфганнар, таиландлылар, датчаннар, руслар, инглизләр… Чит ил пассажирларын, җәяүләп кенә, транзит залына озаттылар. Бөтен нәрсә шыксыз, килбәтсез, нурсыз күренде. Аэропортның транзит залы да шыксыз тоелды. Кая ул безнең Шереметьеводагы транзит заллары! Бездәге яктылык, бездәге пакьлек, безнең Шереметьеводагы нур!
– Мадраста комфорт булмаячак, ләкин дөньяны күрәчәксез, – диде безнең гид. – Комфортны сез башка җирдә дә күрәсез. Ә менә монда дөнья болай…
Иләмсез генә, искергән «Интурист» машиналарына таба барганда, минем җиңемнән берәү тартты.
– Сэр, мани (акча), – дип, ялварулы караш белән янымда бер малай тора иде.
Хәер сорашып йөрүче һинд балаларын мин, Радж Капур картиналарындагы кебек, чиста ак күлмәктән, кара көдрә чәчле, зур кара күзле, энҗе тешле дип күз алдыма китерә идем.
Минем җиңемнән тоткан малайга тугыз яшьләр булыр. Аның, ихтимал, туганнан бирле юынганы юктыр. Аяклары ярылып, чебиләнеп бетүдән узган, аның тиресе инде ташка әйләнгән. Малайның авызында тешләре коелып беткән, бары тик ике казык теше генә иләмсез зур булып үскән дә, тышкы якка чыгып, аскы иренен баскан. Малайның билендә бер чүпрәк – бөтен киеме шул. Сул кулы белән тотып, янбашына ул бер яшь бала атландырган, шуңа күрә бер якка янтаеп атлый. Теге бала бөтенләй ялангач. Анысының да туганнан бирле ни юынганы, ни юньләп ашаганы юктыр. Ул бала ярым йокы хәлендә – аңа инде барыбер… Ялангач балаларның өстенә эре тамчылы салкынча яңгыр ява, ә теге малай, өмет катыш елмаеп, безнең җиңнәребезне тарта…
Портфелемдә Мәскәү гастрономыннан алган сохари бар иде, тешсез булса да, малай моңа бик шатланды. Рәхмәт әйтмәде, минем яннан китте дә икенче кешенең җиңенә ябышты. Ирексездән, В. Гюго сүзләре исемә төште: «Мохтаҗлыкның мәгълүм бер баскычында, – ди Гюго, – фәкыйрь кеше шул дәрәҗәдә аңгырая ки, ул инде үзенең газаплы тормышыннан зарланмый һәм яхшылык эшләүчегә рәхмәт тә әйтми».
Бу бала да шундый хәлдә иде.
Мадраста коеп соры яңгыр ява иде.
Гид сөйләп бара – без машинадан урамга чыга алмыйбыз, яңгыр – тропиктагы декабрь яңгыры коя. Гид сөйли: Мадрас кибетләрендә, ди, елан тиресеннән тегелгән акча янчыклары, ридикюльләр бик күп. Аларны урамда да сатып йөриләр. Мадраста елан паркы да бар икән. Анда еланнар үрчетәләр. Еланнар ел буена ашамыйча тора алалар, бары тик эчәргә генә бирергә кирәк. Хәзер Һиндстанда еланнарны саклау өчен көрәш башланган. Чөнки алар, кимерүчеләрне бетереп, авыл хуҗалыгына файда китерәләр.
Мадрас урамнары кибетләр, рекламалар белән тулы. Мин үз гомеремдә беренче мәртәбә анда рикшалар күрдем. Рикшалар икешәр, өчәр кешене утыртып чабалар. Ябык кына гәүдәле индус, яланаяк, башына чалма чалган яки чүпрәк бәйләгән, тезенә кадәр генә юбка кигән, ике-өч кешене чаптырып алып бара. Моңа карау кыен, кешегә кешеләрчә мөнәсәбәткә ияләнгән, гадәт иткән булсаң, моны аңлавы да авыр. Арбада утырып барган кешегә бары тик нәфрәт белән генә карыйсың. Ләкин утырып барган кеше арба хуҗасына – үзен тартып баручыга – акча түли, тегесе шуның белән гаиләсен туйдыра. Ә нигә таксига утырмыйлар? Таксилар – хосусый милек, аларга утырып йөрергә байларның гына акчасы җитә. Ә байлар таксига утырмыйлар, аларның үз машиналары. Шуңа күрә урам почмакларында таксистлар эшсез утыра. Рикша – арзанрак. Балалар әтиләренең ничек итеп көнлек тамак ялына Мадрас урамнары буйлап чапканнарын күреп үсәләр. Аларны да шул язмыш көтәме?
Мадрасны без шулай автобус тәрәзәсеннән күзәтә-күзәтә уздык. Яңгыр койды, җил көчәйде, караңгы төшкәндә без инде авыл басуларыннан уза идек. Шактый арытты. Караңгылыктан файдаланып, һәркем үз утыргычына чумды, күзләрне йокы басты.
Һиндстан җирендә беренче йокы. Зур автобус тирбәлә-тирбәлә ничәдер сәгать барды. Ниһаять, дөм караңгылык дөньясында пальма яфраклары арасыннан саргылт утлар күренде. Мин урынымнан торып киерелдем. Гадәттәгечә, күз алдына матур картина килеп басты: менә хәзер комфортлы зур отельгә керәбез, душ керәбез, отельнең зур якты холлына чыгып, кичке ашка кергәнче ял итәбез, гәпләшәбез. Ләкин, һәрвакыттагыча, минем хыялым бу урында да чынбарлыктан бик ерак булып чыкты. Саргылт утлар җемелдәгән ярым караңгы бер төз лапас астына килеп кердек. Төз лапасның ян-яклары, түбәсе пальма яфракларыннан тора. Шаулашып, шәрә тәнле, юбка кигән, яланаяклы һинд егетләре килеп чыкты. Чемоданнарны каядыр алып киттеләр. Зур пычаклар белән бер өемгә ташландылар. Ярым караңгыда әлегә берни дә аңлап булмый иде. Теге өем кокос чикләвекләре икән. Уртакул карбыз зурлыгындагы чикләвекләрнең башын кисеп, кулларыбызга тоттырдылар. Кокос сөте арыган тәннең тамырларына йөгерде. Бераздан безне берәм-берәм ияртеп алып киттеләр. Мин дә юбка кигән, шәрә тәнле бер һинд артыннан әлеге әвеслектән чыктым. Тышта җил, яңгыр. Пальма арасыннан барабыз. Хыялдагы затлы отель әкренләп төсен югалтты. Яңгырга чыланып беткәч кенә, пальма төбендәге бер ишекне ачтык. Ишек тә пальма яфрагыннан икән. Ут кабыздык. Минем чемодан шунда иде. Мин яшисе бүлмәмне күзәттем. Түшәм юк, түбә саргылт пальма яфрагыннан, стеналар шул ук материалдан – матылардан тора, аларны җил селкетә. Каяндыр яңгыр сибәли. Берүземә әвеслек кадәр бер алачык. Карават, юынгыч, электр, вентилятор, карават өстендә чыбылдык, чыбылдык эчендә тагын бер вентилятор. Җилгә, яңгырга бөтен алачык шаулый, якында гына бөтен дөньяны селкетеп ухылдаган, ахылдаган тавыш ишетелә иде. Әле генә кобралар турында лекция тыңлап килгәннән соң, төнгә мондый алачыкка туктау, әлбәттә, бик үк шатлыклы хәл булмады. Ни хәл итмәк кирәк? Кая, нинди илгә барганымны белеп бардым бит.
Чемодан алып килгән һинд егете бер пачка сигарет тоттырмыйча чыгып китмәде. Бераздан ул яңадан әйләнеп килде һәм, авызына бармагы белән төртеп, мәгънәле елмайды:
– Ням-ням!
Бөтен халыклар өчен уртак булган бу телне мин тиз аңладым. Сүз каядыр барып ашау турында бара иде. Караңгы сукмактан киттек. Зур гына икенче бер әвеслекнең кырыена элгән фонарьлар җилгә селкенә, боргалый-сыргалый күктән яңгыр ишелә иде. Әвеслек астында һинд музыкасы ишетелде.
Шорты кигән, яланаяклы, затлы күлмәкле, алтын сәгать таккан, күзлекле, утыз яшьләр чамасындагы бер зыялы безне каршы алды. Әвеслек эченә аш исе чыккан иде.
Без Бенгаль култыгындагы бер бунгалода икәнбез. Әлеге әвеслек дигәнем аларда «бунгало» (яфрак-таяклардан ясалган алачык) дип йөртелә икән. Әлеге зыялы – шушы бунгалоның хуҗасы. Аның кунаклар кабул итәргә берничә алачыгы, рестораны, бакчасы бар. Ресторан «Диңгез атчыгы» дип атала. Ишегалдында гончарлык мастерское, шунда ук диңгез атчыгы, чүлмәкләр, савыт-саба ясыйлар. Әлеге хуҗа бер үк вакытта продюсер да. Мадрас экраннарында аның берничә фильмы бара. Хуҗа – Ешван Векульси – көләч елмаеп, безгә улын күрсәтте: уналты яшьләр чамасындагы улы озын саплы чүмеч белән кызыл чүлмәк савытларга аш бүлеп тора иде. Ешванның хуҗалыгы туристлардан килгән керемгә яши, аның бунгалосында 25 ләп егет ялланып хезмәт итә.
Ачы-төче, борычлы-яфраклы әллә ниләр ашадык. Көләч йөзле хуҗа безнең тирәдә йөренеп торды, хәтта аш белән чәй арасында безнең ханымнарның берсен биергә дә чакырды.
Бунгалода чын һинд музыкасына чын һинд белән парлап биюдән кайсы гына хатын-кыз баш тартыр икән? Хәер, продюсерның теләген белгәч, хезмәткәрләр тиз генә джаз музыкасын җибәрделәр.
Ашагач, бунгалоның артына чыктык. Яңгыр бераз туктаган, әмма җил көчле иде. Комлык буйлап 30–40 метр барсак, исебез китте: без океан буенда икәнбез. Океанда шторм, тау кадәр су валы гөрселдәп килә дә сөзәк комлыктан бунгалога таба тәгәри. Яр юк, бөтен җирдә сөзәк комлык. Ә төнлә шторм көчәйсә? Теге тау кадәр су валы, шул сөзәклектән тәгәрәп, әлеге алачыкка бәреп керсә?
Төнгә перспектива шәптән түгел иде. Кәефсез генә өйгә кайттым, сигарет, шырпы юеш, урын-җир дымлы, стеналарда әллә ниткән бөҗәкләр, матылар селкенә, түбә кыштырдый, океан үкерә иде…
Начар гына йоклап, иртүк уяндым. «Алачыкта кунганым бар» дип, теләсә кайда мактана алам – монысы шатлык. Океан бераз тынычланган. Безнең бунгалода барлыгы 14 алачык, 1 ресторан, 1 зур зал икән. Һинд хезмәткәрләре юлга ком сибәләр, төнлә без таптаган кабырчыкларны матурлап сукмакка тезәләр, диңгез атчыгы эшләүчеләр балчык изәләр иде. Без шәһәрдән дә, авылдан да еракта – океан буендагы бер посёлокта икәнбез.
Декабрьнең 16 сы иде, иртәнге ашка кадәр барыбыз да океанга кереп киттек. Эсселектән түгел, бөтен дөнья дымлы, кесәдәге кулъяулыкка кадәр дымлы, шырпыларны кабызып булмый иде. Суга керү адәм баласының кызыклы бер халәтенә бәйле иде. Менә сез анда, Казанда, бүген бүрек колакларыгызны бәйләп, иртәнге салкында эшкә барасыздыр, ә без менә океан дулкынында йөзәбез. Менә сезнең үз гомерегездә Иделдә, Камада коенудан узганыгыз юктыр, ә менә без Бенгаль култыгында – Һинд океанында йөзәбез. Акулалар юкмы? Продюсер елмая. Ул бүген дә шулай яланаяк, шәп күзлектән, шәп шортиктан. Нигә булмасын, экватордан 12 градус кына төньякта бит без. Ә безне акула тотса, аяктан өстерәсә? Анысын без уйламаска тырышабыз, океан дулкыны безне, бәргәләп, ярга таба тәгәрәтә. Әйтерсең саргылт-ак дулкыннар (Һинд океаны һич тә мин алдан уйлаганча фирүзәдәй булып чыкмады) безгә әйтергә телиләр: акула ашказанына азык булу геройлык түгел, геройлык күрсәтергә тормышта башка, кирәкле очраклар да бетмәс…
Махабалипурам – Бенгаль култыгындагы борынгы бер авыл. Андагы кыяларда борынгы һинд диненең тарихы сурәтләнгән. Анда Брама – барлыкка китерү алласы, Шива – җимерү алласы (ул һәрвакыт биегән позада ясалган), Вишну – саклау алласының сыннары. Ачык һавадагы бу кыя сыннарын карап йөргәндә, безне һинд балалары сырып алды. Аларның кулында кабырчыклардан, кыйммәтле ташлардан тезелгән муенсалар, беләзекләр, йөзекләр… «Садко» операсындагы һинд кунагының мәшһүр ариясен ничек хәтерләмисең: «Не счесть алмазов…» – дип, ул рус баһадиры Садкога үз илләренә сәяхәт итәргә киңәш бирә. Балалар бу әйберләрне сатып алырга кыстыйлар. Берөзлексез «рупия» дигән тавыш ишетелә. Тезелеп киткән ларёкларда энҗе, мәрҗән, ахак, яшма, якут… Киосклар яныннан хатын-кыз аерылып китә алмый. Ирләр көлешәләр. Әгәр дә, ди берсе, бизәнү әйберен бик тә ярата торган берәр хатын-кызны алып килеп, шундый могҗиза арасына кертеп җибәрсәң һәм кулына бер йөз рупия акча да тоттырсаң, билләһи, нәрсә алырга белмичә акылыннан язар иде. Гид безне ашыктыра. Программа тыгыз, вакыт җитми. Ә мин Кандалый бабайның шигырьләрен хәтерлим:
Якутлар табыладыр вакыт белән,
Вакытлар табылмыйдыр якут белән…
Бу шулай, бәхәссез.
Океан дулкыннарына чыланып утырган борынгы бер храмга керәбез. Анда да шулай алла сыннары, анда да борынгылык, без аңламый торган риваятьләр, тарих. Без аңламый торган ритуаллар. Храмнан чыгышка тагын малайлар сырып ала. Бөтенесе дә кобра тиресеннән эшләнгән билбау, кошелёк, ридикюль саталар. Кобраның күз сыман бизәкләре билбауның иң күренә торган җиренә, ридикюль, кошелёкта да нәкъ урта бер җиренә туры китереп эшләнгән. Миңа, гомер буе еланнан куркып яшәгән кешегә, бу хәл яман тәэсир итә. Бүген мин йоклый алмаячакмын – анысын беләм. Чөнки елан тиресен күргәч кенә түгел, берәр нахак сүз ишетеп, күңелем рәнҗегәч тә, мин саташып йоклыйм; ул төнне төшемә елан керә. Метр ярымлы кобраны мангуст белән сугыштырып эшләнгән муляжлар саталар. Унбиш рупия тора. Моңа елан ничек җиткерәләр? Һәм бәләкәй генә бу малайлар елан тиресен каян алганнар? Шулай ук бу зәһәр еланнар шушы эче ябышкан, каты кабыргалы, сөяк аяклы кара малайлардан үтертеп торалармы? Гид ачыклый: мондагы еланнар тиреләрен елына 15 тапкырга кадәр алыштыралар икән. Галантереяга чималны, димәк, джунглилар үзләре бирә.
Махабалипурам, елан тиресе, кабырчык, энҗе-мәрҗән белән сәүдә итеп, туристлардан килгән табышка яши.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.