Текст книги "Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4"
Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев
Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 15 (всего у книги 35 страниц)
Ронода эшләрем беткәч, мин Арча ашханәсенә кереп әбәт ашадым. Щи, солянка, бәрәңге боламыгы әзерләү буенча Арча ашханәсе Татарстанда беренче урында тора дип уйлыйм мин. Менә шуларны, Сәүбән абый сөйләвенчә, «хәл итеп» чыккач, мин, Ф. Әмирхан әйткәнчә, «фатирыма юнәлдем». Иртән килеп кергәч тә фатир хуҗасы – сиксәнне узган урыс бабай белән бергә чәй эчкән идек инде. Патриархаль гадәткә шунда мин сокланган идем: малай, илле яшьләрдәге ир, иртән эшкә киткән, оныклар – мәктәптә, килен, мин килеп кергәндә, эшкә китеп бара иде, йортта – карт белән карчык. Мич җылы итеп ягылган, пирог исе чыккан, өй – мамыклы (Казан артында өй җылынса, «мамыкланган», «мамык кергән» диләр), рәтле, ипле урыс агай белән без сөйләшеп утырдык. Ул дингә ышана: ата, аның улы, изге рух (троица) – почмакта, лампада астында шәм янып тора.
Дөнья күргән, солдат тормышын, сугышларны узган карт таза, авыруны телгә алмый, өйдә власть зур, өйалдында, тарантас лапасында (Казан артында утын, печән урнаштырылмыйча буш көе саклана торган ябулы каралты – ул тоташ ансамбльдә була – «тарантас лапасы» дип атала) тулы тәртип, миңа, яшь кешегә, әйтеп куя:
– Атыңны сугарып ал, юлга чыгар алдыннан гына ярамый ул, берәр сәгать кирәк, – ди.
Мин шунда мич буендагы сумканы искә төшерәм. Анда ике бөтен кайнар ипи. Пекарнядан әле генә чыккан. Киенеп ат янына чыгып китәм. Ат мине көтә икән.
– Оһ-һы-һы, – дип дәшеп үк куйды.
Тагарагына салынган солылы вика беткән – ул, атларда һәм персональ машина шофёрларында гына була торган сабырлык белән тып-тыныч калып, хуҗасын көтә иде.
Сумканы ачтым да ике кирпеч җылы ипи алдым. Ат активлашып хәрәкәткә килде. Авызлык тимерен зырылдатты, мин тураган ипине ашыгып, төкле ирене белән хымтыр-хымтыр китереп, әвәләп йота башлады.
Шулвакыт… шулвакыт минем борынга ипи исе китереп бәрде. Мең тугыз йөз утыз алтынчы, утыз җиденче, утыз сигез-утыз тугызынчы, кырык өч-кырык дүртенче, кырык җиденче еллар белән, тарих белән китереп бәрде. Уналты ипи күтәреп буранлы юлдан атлаган әти истәлеге белән, Чуматайда ипиле чанасын тартып газапланганда борыныннан кан килгән Әхмәдулла абзый истәлеге белән, безнең авылга хәер эстәргә йөргән сабакташ Сәләхи истәлеге белән китереп бәрде. Мин хәрәкәтсез калдым. Ат та, моны аңлаган кебек, вакыт-вакыт миңа карап, зур кара күзләрен уйнаткалап, ипи чәйнәүдән туктап торды, һәм мин… соңгы кирпеч ипине ат белән бергәләп умырып-умырып ашадым. Бу вакытта, әлбәттә, мин күпмедер дәрәҗәдә акылдан читкә чыккан идем, медицинада мондый хәлне «отклонение» дип атыйлар.
Әйдә ярар, «чурт с ним», тик мин ярым караңгы лапас эчендә гаять, гаять бәхетле идем…
…Арчаны узып, Кәче, Чулпан разъездлары поезд тәрәзәсеннән атылып очып калганда, мин туган яктан аерылган идем инде. Мине ниндидер битарафлык биләп алды: Коркачык станциясендәге заготзерно яныннан узганда да күңелем тыныч иде.
Коркачык заготзерносында быел хәлләр харап икән: иген тавы станцияне күмеп киткән. Меңләгән тонналы мәһабәт тау янында йөрүче кешеләр кырмыска гына булып күренәләр. Ләкин бу – оптик алдавыч. Әлеге мәһабәт икмәк тавын әнә шулар, ул тау янында бәләкәй булып күренгән кешеләр тудыра, ясый инде. Тауга кадәр башта әнә шуларга карыйсы.
Коркачыкны узгач, поезд элек мин белмәгән әллә ниткән номерлы разъездларга тукталды. Хәзер «разъезд» дигән матур сүзне бетергәннәр, аның урынына җансыз, нурсыз «остановочная платформа» дигән тимер-бетон исем керткәннәр икән. Әнә шул «ОП»ларның берсен узгач карап бардым. Казаннан килә торган поездның тәрәзәсеннән капчык-капчык йөк түбәнгә, иген басуына оча. Аста – велосипед җитәкләгән малай-шалай, мотоцикл мөгезен тоткан егетләр. Кызыксындым.
– Ипи алып кайтучы әниләрен каршылыйлар, – диде дөнья күргән агай. – Әниләре иртәнге поезд белән сөт сатарга барган.
Сөтнең чиреге – өч литр – базарда бер сум илле тиен. Яхшы хуҗаның сыеры унике литрны бирә инде ул. Димәк, җәйнең көнендә сыер үзенең хуҗасына алты сумны эшләп тора. Хуҗа хатын бу алты сумның өч сумына унсигез кирпеч ипи ала, кайтышлый, станцияне көтеп тормастан, поезд тәрәзәсеннән капчыкны ыргыта, малай, кияү, кыз, килен велосипед белән откос астында тора, тәгәрәп төшкән капчыкны багажнигына сала да авылга элдертә. Апай исә, кул селтәп, подвязка (Казан арты телендә – «подмискә») астына яшькелт өчлекләрне кыстырып (ул берничә көн сауган сөтне алып барган иде), эш кырган кыяфәттә уҗым арасыннан авылга таба атлый. Кайтып керсә – тавык-чебеш шат, әтәч гөлдерәп йөри, бозау тагарагында – ипи, орловский, хуш исле, кызгылт кетердәвек тышлы, кәрәзле ипи. Ишегалды тулы ипи88
Хәзер Казан – Арча – Шәмәрдән юлына яңа вагоннар бирделәр. Ул вагоннарның тәрәзәсе өске яктан бик аз гына ачыла, аннан инде капчык белән ипи ыргыту мөмкин түгел.
[Закрыть].
Шундый ишегалларына керәсең, елыйсың.
– Әйдә, әйдә, хуш киләсең, – ди йорт хуҗасы яки шуның хатыны, орловский ипине сындыргалап-угалап бозауга тураган җирдән. – Әйдә, чәй куям…
Синең күңелеңдә авыр хис. Хуҗалар аны белми.
Элегрәк, без бала вакытта, мәктәп дәреслекләрендә бер табышмак була иде. «Суясың, туныйсың, тунаганда елыйсың». Җавабы – суган. Хәзер бу табышмак кухнядан сыер абзарына күчәргә тиеш. Хуш исле кара ипине сыерга турыйсың, тураганда… еламыйсың. Итнең килограммы базарда биш сум, ипинеке – пүчтәк. Уналты тиен булдымы акча? Бер килограмм иткә утыз ипи! Яшәргә була…
Ипи элек югарырак дәрәҗәдә иде.
Без ач вакытта «хөкүмәт ипие» менә мондый була иде:
1. Кара ипи кирпеч формасында, кызгылт булып кетердәп пешкән, аның хуш исенә бер дә чыдап булмый иде, ул күзәнәкле, кәрәз кебек. Хәзер андый ипи юк, күрәсең, ГОСТка туры китерер өчен, арыш онына кукуруза кушалар.
2. «Серый» ипи. Авыл халкы аны һич тә «соры» дип түгел, «серый» дип йөртте. Бу – иләмичә, көрпәсе белән бергә бодай оныннан пешерелгән ипи. «Серый»ның исе өйгә килеп керсә, беттем диген.
3. «Пукләүенни» – русча «пеклеванный» сүзеннән алынган. Бу бик нык иләнгән мәгънәсендә булдымы икән, һәрхәлдә, ул бик үзенчәлекле ипи иде, бала-чага беренче чиратта шуңа ябыша иде. Бу ипинең составында солы оны булгандыр дип уйлыйм.
4. Каравай, түгәрәк ипи. Монысы шәһәрдә булгандырмы белмим, халыкка ул ипи «Үрнәк» совхозы пекарнясыннан килә иде. Диаметры кырык сантиметр чамасы, алты кило авырлыгындагы түгәрәк ипи, өсте кызарып бераз ялтырап тора, мичкә тыгар алдыннан каурый канат белән өстенә бераз йомырка сыегы сөртәләр икән. Күкрәккә терәп кисәргә хатын-кыз өчен бик авыр, шуңа күрә аны ирләр турый иде. Өйдә мондый бер ипи булу – байлык, хәсрәтсезлек дигән сүз. Мондый ипине урман эшендә йөргән кешеләргә бирәләр иде. Ун-унбиш көн эшләгәч, фәлән көнне совхозга ипигә барасы дип хәбәр тарала. Бала-чага, совхоз юлына чыгып, әти-әнинең баеп кайтканын көтеп тора.
Болар тарихта инде. Шулай да кара ипи ашау бәхете бары тик безнең илдә генә. Менә дөньяның мин булган шәһәрләреннән берничәсе: Каһирә, Никозия, Алжир, Истанбул, Рим, Неаполь, Искәндәрия, Фамагуста, Хомс, Дәһли, Бомбей, Мадрас, Калькутта, Коломбо, Париж, Марсель, Авиньон, Хельсинки, Тампере, Таһран, Карачи… Бу шәһәрләрнең берсендә дә кара ипи юк. Булганы – ак ипи, аны да юка итеп телеп, майда кыздырып кына бирәләр. Бу шәһәрләрнең рестораннарында син өстәмә итеп тавык, балык, апельсин, кофе сорый аласың, китереп бирәләр, әмма инде бер кабарлык ипи сорама, аны бирмиләр. Көнбатышка баруымның берсендә мин күчтәнәч итеп Мәскәүдән ике ипи алдым. Үземне кунак итәргә җыенган ике гаиләгә мин боларны бүләк иттем. Шул гаиләләрдә ике кич бер-бер артлы кичке ашка чакырылдым, өстәлдә нинди генә затлы ризык юк иде! Әмма берсе дә теге ипине табынга чыгармады. «Үз илләрендә алар моны теләгәнчә ашый ала» дип уйлап, әрәм итмәскә булганнардыр инде…
Соңгы елларда, халыкның көнкүрешен яхшырту максатында, авыл җирендә пекарнялар салынды. Хатын-кыз рәхәтләнә: сумка тотып кибеткә торып йөгерә дә «ә» дигәнче ике ипи алып та кайта. Пекарня ипиенә теләсә нинди яңалыкка бик тиз ияләшә торган Казан арты халкы ныклап ябышты. Берәр сәбәп аркасында кибеткә ипи кайтмый калса, хатын-кыз кара кайгыга бата. Көне буе шул турыда гына сөйләшәләр, хуҗалык-йортның рәте китә, сугыш башланганмыни! Актаныш якларында, бәхеткә каршы, хатын-кыз әле өендә ипи сала икән. Берәр кеше турында яман сүз әйтәсе булса, актанышлылар менә болай диләр:
– Һи-и, әллә кем булып утырган була, әҗәткана. Хатынын белсен; кибет ипие ашап торалар бит соң алар…
Бу – бик зур хөкем икән.
Шулайдыр, чөнки ипи салу дигән матур, шигъри, рухи бер хезмәт турында бара бит сүз.
Ипи салу… Нигә «салу», каян килгән? Тел белгечләре аңлатып бирсәләр иде. Зур сүз бит. Сугыш вакытында яки аннан соңгы авыр елларда халык телендә шундый зур хәбәр йөри иде:
– Хәбирнекеләр ипи салып яши…
Бу хәбәрнең көчен, куәтен бүгенге нинди төшенчә белән чагыштырып була икән? Чама белән менә мондыйдыр:
– Хәбирнекеләр кече малайларына да «Волга» алганнар. Әле кичә генә киленнәре Мәскәүдән япон телевизоры алып кайткан иде, утыз сигез меңлек…
Ипи салу… Дөньяда иң игелекле, мәгънәле, иҗади бер эш ул. Ипи салу – хатын-кызның бер тәүлеккә сузылган эше. Бу тәүлектә йортта зур, тыныч шатлык, тынлык, тантана. Ипи салган тәүлектә ир белән хатын арасында ызгыш-талаш булмый. Ыбыр-чыбырлы бала-чага да бу тәүлектә тынып тора. Беләләр: әни ипи сала. Татар халкында «әни» белән «ипи» сүзе бергә йөри, аларның мәгънә кондицияләре бертигез. Халык үзенең телен ясаганда ук иң газиз әйберләргә ике яки өч кенә аваз сарыф итеп сүз ясаган. Тел галимнәре шуны беләме икән? Ике яки өч авазлы сүзләр – халкыбызның иң беренче, димәк, иң кадерле сүзләре: әни, әти, бал, ил, сөт, әби, май, ит, су, апа, чәч, ут, өн, уй, аш, көн, төн, көз, кыш, яз, җәй, баш, кан, кул, күз, он, ипи, аяк, җыр…
Бераздан икенче дәрәҗәдәге әйберләргә сүзләр ясалган: җизни, җиңги, күмәч, ыштан, мотоцикл, мобилизация, транзистор, милитаризация…
Ипи салу… Ул – ничек? Аңа ниләр кирәк? Кирәк әйбер күп түгел. Иң беренче – эш ярата торган, бай күңелле хатын кирәк. Аннан кала яккан утыныңнан тиешле эсселек тудыра алырлык уңышлы, игелекле мич кирәк. Әлбәттә, коры утын кирәк. Кара чыршы, каен, имән утыны. Калганнары – зирек, юкә, ак чыршы, нарат – ярамый. Ләкин аларның да үз урыны бар: әйтик, коймак, кабартма пешергәндә, юкәсе төшерелгән сөян (Казан артында – «сөям») кирәк. Тагын ниләр? Күәс чиләге. Юан юкә агачының төп буен җирдән җитмеш сантиметр чамасы югарырак кисеп аласың. Карт юкәнең эче черегән була. Оста куллы ир әнә шул черекне чыгара, юкә агачының исә тышкы ягы гел таза була. Әнә шуны төплисең, астан һәм өстән тимер кыршау кидертәсең. Ипи бары тик юкә агачыннан эшләнгән күәс чиләгендә генә чын ипи була! Безнең тел галимнәре бик кызык: калын, авыр, саллы сүзлектә «күәс» сүзенең этимологиясен аңлатмаганнар. Галимнәр кызык: фәлән сүзне алфавит буенча сүзлеккә утырталар да берәр язучының әсәреннән шул сүз кергән җөмлә белән мисал китерәләр. «Күәс» нинди тамырдан ясалган? «Квас» белән берме ул? Татарчага рустан кергәнме, әллә киресенчәме? «Ачыту» дигән сүзме ул, һәм ни өчен «ачыту чиләге» түгел, ә «күәс чиләге»? «Чиләк» дигәне каян, ник?
Килер заман, безнең халыкның да шуны аңлатырлык тел галимнәре туар әле.
Күәс чиләгенең төбен кырып бетермичә анда ачы камыр калдырасың. Күәс чиләге мәһабәт булып атна буе мич башында утыра. Менә беркөнне өйдә тантаналы зур сүз әйтелә: «Бүген ипи изәсе бар…»
Хуҗа хатын шул мизгелдән соң патша хатынына әйләнә. Бетте, дөнья ваклыклары юкка чыкты, чөнки: «Бүген ипи изәргә кирәк».
Ир кеше, йөзенә бик горур кыяфәт биреп (әйтерсең халыкара мәсьәләне хәл итәр өчен Женевага чыгып китә), келәткә таба юл ала, бераздан дәшмичә генә чиләк белән он алып керә, аны җилпучка сала, тау итеп, матур итеп сала (Җилпуч? Каян? Иллә дә булачак тел галимнәренә эш күп әле бездә). Хатын күәс чиләгенең төбенә җылы су сала, ипи калагы дигән хикмәтле агач калак белән электән күәс төбендә калган ачы камырны туглап җанландыра. Бу «баш» дип атала. Баш күперә тора, бераздан мич башындагы җилпучта он да җылына, хуҗа хатын он иләргә әзерләнә. Ләкин моны төнлә, ялгыз калып эшли ул. Хатын моңа тотынганчы йорт хуҗасы ир абзар-кураны бер әйләнеп керергә тиеш, бала-чага, сәкедә байтак сугышып алгач, «биз памяч» йокыга тәгәрәргә тиеш. Хуҗа хатын шул вакытта хуш исле арыш оны белән күзгә-күз ялгыз кала.
Һәм шунда шигърият башлана. Бу шигърият он иләү дип атала. Иләк берничә төрле: юкә иләк – ондагы чүп-чарны гына тотып кала, кайвакытта шуннан иләп тә ипи пешерәләр: шәп! Хуш ис! Җиз иләк. Чәч юанлыгында гына җиз чыбыктан эшләнгән, саргылт-алтын челтәрле иләк. Моннан уздырылган он гел кершән генә була иде. Борынгы бабаларның хатыннары ирләргә ошар өчен битләренә шуны ягынганнардыр дип уйлыйм мин. Кыл иләк. Йа Хода! Монысы инде онның илле процентын гына аска төшерә. Безнең халыкта вакчылрак берәр җитәкче турында сүз барса, «кыл иләктән уздыра инде» дип сөйлиләр. Иләк әнә шулай өчәү иде.
Фәлән хатын турында матур сүз әйтергә кирәк булса, безнең Казан артында менә болай:
– Җиз иләктән ипи пешергән…
– Кыл иләктән генә иләп коймак пешергән. Телеңне йотарсың…
Әлеге «баш» бит әле… Он җылынгач, иләнгәч, кайнаган җылымса су салып, күәс чиләгендә ипи изелә. Бер күәс чиләгеннән алты-җиде ипи чыгарга тиеш. Тук-тук-тук… Хатын төн уртасына хәтле шулай ипи изә. Йортка әчкелт камыр исе чыга, бу ис канны сафландыра, бу искә чыдап булмый. Хатын-әнидән башка бөтен кеше шул искә изелеп йоклый. Йокламаска мөмкин дә түгел: тук-тук-тук…
Шулай төн җитә. Иртәнге якта, йокыдан уянып, хатын да, ир дә рәхәтләнеп тыңлап ята, мич башына куелган күәс чиләгендәге камыр сулыш ала, яши, күперә:
– Пыт… Пыт…
Хатын йокысыз ята, тора, юына, бисмилласын әйтеп, күәс чиләге янына килә. Анда! Тормышның үзе! Камыр сөйләшә, күтәрелә, җаныкаем, хуш ис тарата. Ул арада ир дә киерелә-киерелә йокысыннан тора, җылы су белән әйбәтләп юына (юынмаган көе ипи, он, камыр янына килергә ярамый), мычкылдап утырган күәс чиләген кочаклап күкрәгенә ала да сәкегә китереп куя: ипи басасы бар. Ирнең шуның белән әлегә вазифасы тәмам. Хатын исә чәчләрен төреп яулык астына тыга, җылы су, сабын белән беләкләрен юа, озаклап юа, озаклап сөртенә һәм… күпереп утырган күәскә беләген тыга. Шулай «ипи басу» башлана.
Камыр сөйләшә, хуҗа хатын белән фикер алыша: кул хәрәкәтенә җавап биреп «кошт, кошт» дип ала. Йортка әчкелтем хуш ис чыга. Хатын ипи баскан арада, ире кочагы белән коры утын алып керә, чыра телә, булыша. Иртәнге чәй әзерләп, бала-чаганы мәктәпкә озаткан арада, баскан камыр күтәрелеп тә өлгерә. Хатын инде мич томалап йөри, сәгатькә караштырып ала, күәс чиләгендәге камыр да бит тик ятмый, холык күрсәтә – өскә таба күтәрелә, ташып чыкмакчы була. Һәм хатын ашыга башлый: зур театрның режиссёры премьера алдыннан шулай дулкынланадыр дип уйлыйм мин. Сәхнә артын минем бер тапкыр да күргәнем юк, чама белән генә сөйлим. Мич томалана («томалау» ни дигән сүз? Тел галимнәре, сезгә әйтәм!), «кисәү агачы» дигән хикмәтле корал белән күмер тартыла, мич пумаласы хәрәкәткә килә: аңа су бөркисең дә кайнар мичнең төбеннән кайнар көлне әвәләп, пумала мунчаласына аласың (пумала – рус сүземе, татарныкымы? «Помело» сүзеннәнме?). Мич төбе әзер. Кайнар, чиста. Шул вакытта режиссер пәрдәне ача. Әлеге хатын… Юылган чиста куллары белән күәс чиләгеннән учлап камыр ала да, әпе-төпе китереп, ачы камырдан ипи ясый. Бу ипи әвәләү дип атала. Безнең өйдә бу процесс башкачарак иде: әти Арча базарыннан җиде бадьян алып кайткан. Ни өчен бадьян дип аталган ул агач савытлар? Моңа кем җавап бирер? Бадьян – чәчәк исеме бит инде. Ләкин безнең өйдә агач станогында юкәдән кырып ясалган җиде бадьян – ипи савыты бар. Ачы камырны әни шуларга сала да, күпереп маташканда гына әйләндереп, ипи көрәгенә99
Ипи көрәге – юкә агачыннан ясалган почмаксыз көрәк. Моны бары тик мич төбенә ипи камыры утырту өчен генә кулланалар. Бу көрәк минем туган нигеземдә әле дә саклана. Әгәр кайчан да булса авылларда этнографик музейлар оештыру турында берәр юньле фикер килә калса, авылыма кайтып, шул көрәкне музейга тапшырырга уйлыйм әле мин.
[Закрыть] куя һәм мич төбенә озата. Гадәттә, җиде ипи. Соңгысы – күәс төбе, агач саплы тимер кыргыч белән күәс чиләген кырып җыелган камырдан пешкән кечкенә ипи. Монысы иң тәмлесе. Монысы – төпчек, иркә бала. «Күәс төбе» дип атала ул.
Бер истәлек: 1936 ел. Яз, авылда кызамык. Көн саен хәбәр: Мәликә үлгән, Рокыя үлгән. Динислам, Әхмәдулла, Фәсәхәт… Кызамык безнең өйне дә бәреп салды: бөтенебез кызамыктан егылдык. Ул вакытта температура дигән сүз юк, фәлән градус дип әйтелми, әни кеше яки әти кеше яныңа килә дә кытыршы уч төбен маңгаеңа куя: башы эссе.
«Башы эссе…» Бу инде – авылда иң бөек диагноз. Утыз алтынчы елда, кызамык чорында, «башы эссе» балаларның бик күбесе дөньядан китеп барды. Истәлек шул: барыбыз да идәндә, сәкедә тәгәрәп ятабыз. Барыбызның да башы эссе. Берөзлексез чәй эчәсе килә. Самавыр чәе. Ләкин андый мөмкинлек юк. Самавырны кичә генә опись белән «алып чыгып киттеләр». Ул елларда шундый сүз бар иде. Ягъни вакытында түләнмәгән налог өчен авыл җитәкчеләре фәлән әйберне алып чыгып китәләр дә шуны «торги»га куеп саталар һәм синең налогыңа акча кертәләр. Җыры да бар иде:
Торги була, торги була,
Торги була яшьләргә;
Торгидан калган яшьләргә –
Мәҗбүри эш эшләргә.
«Мәҗбүри эш» шулай ук хәтәр сүз иде, налогын вакытында түли алмаган кешеләрне әнә шул «мәҗбүри эш» эшләргә ерак җирләргә озаталар иде.
Шулай, чәй эчәсе килә. Әни йөгереп йөри. Аш пешерә торган казанда чәй кайната. Безгә эчерә. Чәйдән бәрәңге, казан тимере тәме килә. Аны эчкәч, косасын китерә. Ләкин без бәхетле әле: әни ипи салган. Иртән, эссе баш белән без уянганда, өйгә ипи исе чыккан, бу инде – зур бәхет. Әйе, истәлек шул: дүрт яшьлек сеңлем Гөлчәчәк үләренә бер сәгать калганда әнидән әнә шуны – күәс төбе ипиен сорады.
– Әнә теге кечкенә ипине бир, – диде.
Әни морҗа буендагы (безнең мичнең кырыенда шүрлек сыман бер чыгынты бар иде) кечкенә күәс ипиен алып аңа тоттырды. Шуны кырыеннан тешләгәч, сеңлем үлде. Мин бала әле, «үлде» дигәнне аңламыйм, ләкин карчыклар җыелып аның мәетен юганда күрдем: авызында күәс төбе ипиенең йотылмаган кисәге бар иде, аны бармак тыгып алдылар.
Күңелсез якка кереп киттем әле. Ләкин нишлисең? Заманыбызның бөек таланты, фронтовик Виктор Астафьев болай ди: «С возвращением в отчие места, начинается какой-то новый пласт жизни. Возникает желание что-то найти. Вот я хожу по Овсянке и что-то ищу, ищу. Детство своё. И знаю, не найти его, а всё равно на что-то надеюсь. И вот этот поиск, это блуждание по далям памяти рождает какую-то светлую грусть, а грусть и печаль для литератора всегда благодатный материал».
Әйдәгез, авырулары булмаган сәламәт өйгә ипи салган көнне керик әле… Хуҗа хатын, әпе-төпе китереп, ипи әвәли. Мичтә соңгы утын чартлый-чартлый яна. Хуҗа хатын ашыга: мәсьәләне минутлар хәл итә. Аз гына хата җибәрдеңме, бөтен күрше-тирәгә (ә авылда «күршелек» кырык йортка кадәр – Казан артында бу – ата-баба әйтеп калдырган васыять) таралачак:
– Миңлекамалның ипие катлаулы булган…
– Гайниҗамалның ипиен суык тешләгән…
Беренчесе: ипине мичтән алып суынырга куйганда, момент (мизгел) ычкындырылган, һәм ипинең кетердәвекле кызгылт тышчасы йомшагыннан аерылган. Бу хәл булмасын өчен, ипине мичтән алып ашъяулык җәелгән эскәмиягә тезгәндә, хуҗа хатын, очлы пычак белән пошт-пошт итеп, ипи өстенә төрткәләп ала, кайнар пар чыгара.
Тукта, мин юлдан адашканмын икән бит, күр әле,
Әллә ник истән дә чыккан, сүз башым бит «Шүрәле».
Әйе, минем максат башка иде. «Таба ипие» дигән хикмәтле бер ризык турында иде. Моны мич тартыр алдыннан, күмер төшкәч пешерәләр. Хуҗа хатын бу вакытта зур бер оркестрның дирижёрына әйләнә: сөйләшү-эндәшү юк. Мичтә йодрык кадәр алтынсу күмерләр ялкын бәрә, мичне тартыр алдыннан гына күәс чиләге дә инде ташырга әзерләнә (димәк, камыр уңган!), аны учлап алып «әпәләп» ясарга, бадьянга урнаштырырга кирәк, ләкин шул арада әле таба ипие пешереп алырга кирәк. Монысы балалар өчен. Балалар болай да инде мич тирәсендә әшер-өшер киләләр, кул астына керәләр, әни кеше әнә шул кызу, аяк арасына кыл сыймаган бер вакытта матавыклап йөргән балаларына инде чын күңелдән, ләкин йомшак кына итеп биргәләп тә алган:
– Һай, дуңгызлар, чисти үзәгемә үттегез бит…
– Һай, юньсезләр, китегез аяк астыннан, дим…
Әмма дуңгызлар-юньсезләр китмиләр. Дөресрәге, китә алмыйлар. Чөнки әни кеше таба майлап ята, бу инде бик тә матур күренеш, таба теге алтын сыман эре күмер өстенә куела, чыжлый башлый, әнә нәкъ шул минутта аңа нәкъ үз киңлегендә (диаметрында) ясалган дүрт сантиметр калынлыгында ачы камыр – ипи камыры саласы. Теге «юньсезләр» шуны көтә. Йомшак итеп артларын түгел, ник шунда кисәү агачы (мичтә күмер тарту өчен эшләнгән агач саплы, башы кырт бөгелгән эләктермә тимер) белән биргәләмисең, болар әнә шул деликатесны эләктермичә мич буеннан китмәячәкләр. Ул арада таба ипие күпереп пешә дә башлый, йортка ачы камыр ипие, май исе чыга, башлар әйләнеп китә. Әни кешенең дә бите пәрәмәч кебек. Кызарган, күзләр нурланган. Ничә минут үтәдер, – теге «дуңгызлар» өчен бөтен бер гомер инде ул, ләкин әни кеше табаны күмер өстеннән табагач белән тартып та ала, пешкән таба ипиенә пычак очы белән төрткәләп парын җибәрә дә, бармакларына өргәләп, теге хикмәтле ипине дүрткә аерып, балаларга тоттырып та куя. Шуның белән мич янындагы ыгы-зыгы тәмам. Хуҗа хатын анда ялгыз кала, «мичкә ипи тыгу» дигән бөек бер эш башлана. Бу вакытта хуҗа хатынның янына килергә ярамый: ник шунда кабердән торып җиде буын бабасы кайтып төшми! Берләшкән Милләтләр Оешмасының утырышын шулай зур әһәмият белән ачалардыр кебек миңа. Алты-җиде ипи мич төбенә урнаштырылды, мич капкачы ябылды, мич томаланды, учакка тартылган күмернең куәте әрәм китмәсенгә, казанга су салынды, пар биреп казан кайный башлады. Шулвакыт хуҗа хатын, олы якка чыгып, стена сәгатенә күз ташлады: «Унбер тулып чирек», – диде ул үз-үзенә. Бу – хәтердә калсын өчен әйтелә, димәк, ипине фәлән сәгать фәлән минуттан аласы: йөзе көймәсен… Ипине мичтә нәкъ сәгать ярым тотасы.
Хуҗа хатын, яулыгын артка чөеп, хәл алырга урамга чыга. Күрше-тирә белеп тора инде: бүген ул ипи салды. Чөнки кичә генә кич Хәернисага кереп, әҗәткә бер кыерчык (түгәрәк ипинең соңгы, төп кисәге) ипи алып торган иде – авылда гел шулай, ике «ипи салу» арасында бер өзеклекне «әҗәткә кереп» ялгыйсы; бу – күршелекне беркетеп торучы гаять әһәмиятле бер хәл. Икенче төрлесе дә була: фәлән җиңги күәс чиләгендәге башны саклый алмаган. «Баш»ны суык тешләгән. Моны бөтен күрше белә. Бер-береңә кечкенә чүлмәк, савыт тотып «баш» алырга керү гаять тә җаваплы дипломатик аралашу алымнарының берсе иде. Чөнки һәркемнең үз күәс тәме, үз «баш»ы бар, боларны күрше-тирә исеннән, рәвешеннән сизә.
Ә… теге балалар бит әле. Таба ипие ашаучылар. Алар умырып бирелгән теге таба ипиен, һичшиксез, урамда ашыйлар, чөнки бөтен урам белеп тора: нәкъ менә болар бүген ипи салдылар… Хуҗа хатын урамдагы балаларына бәхетле карап ала: эт тә тук, кош та тук. Бәхетләре ташыган балалар умырып кына бүленгән кайнар камырны бөтен тирә тереклеге белән бергә ашыйлар, бигрәк тә әтәч актив, кеше чутыннан унбиш-егерме тавыкны сыйлый, хуҗа хатын үз йортының морҗа башына карап ала, аннан арыш ипиенең хуш исе кайнар һава булып урамга тарала. Ләкин озак тормый хуҗа хатын урамда, ашыгып өенә кереп китә, мич капкачын ачып, ипиләргә күз салырга кирәк: ипинең йөзе килгәнме? Көеп китәрлек булса, мич капкачын ачып, ипигә бераз хәл кертәсе. Шулай герле сәгать белән мич арасында йөреп тора ул, ул арада күәс чиләген алдагы атнага әзерләргә кирәк, әгәр бу ипи уңышлы – күзәнәкле, әчкелтем, тышкы яктан кетердәвекле булып чыкса, димәк, күәс төбендә аның «нәселе1010
Ипине сыер-сарыкка, кош-кортка ашату авылларда пекарня салынгач башланды. Мең мәшәкать белән, физик һәм рухи энергия сарыф ителеп, үз өендә атнага бер тапкыр салынган ипине терлек-туарга ашату авыл халкының башына сыя торган хәл түгел иде.
[Закрыть]»н калдырырга кирәк. Аннан төш вакыты җиткәндә, самавыр куеп, кайнар ипине кыерчыкларга сындырып (беренче чәйгә ипине пычак белән кисәргә уңайсыз да, алай ямьсез дә чыга), бөтен гаиләңә бәйрәм ясап чәй эчертергә1111
Ипине сыер-сарыкка, кош-кортка ашату авылларда пекарня салынгач башланды. Мең мәшәкать белән, физик һәм рухи энергия сарыф ителеп, үз өендә атнага бер тапкыр салынган ипине терлек-туарга ашату авыл халкының башына сыя торган хәл түгел иде.
[Закрыть]. Ләкин бу әле бәйрәмнең башы гына. Бала-чага белеп тора: почмак якта чүлмәктә ике көн инде борчак бүртә, бүген кич, һичшиксез, борчак чумары булачак, чөнки әни ачыган ипи камырын «чумар» өчен бераз алып калды. Кичен әти кеше, аш өлгерер алдыннан гына кар базына төшеп, такта әбәт чиләгеннән бер савыт катык алып менәчәк, әчкелтем чумарлы борчак ашын ашаганда, авыл кешесенең физиологик канәгатьлеге шул дәрәҗәгә җитә ки, зур-зур отельләрдә, кафе-рестораннарда виски эчеп, сигара тартып утыручы бизнесменнар «без генә рәхәт чигәбез» дип никадәр ялгышканнарын белмиләр!
Ә кичке аш өлгергәнче әле вакыт бар, ипиләр бераз суына төшкәч, хуҗа хатын аның иң матурын урталай, дүрткә кисеп, кыерчык ясап, бер-ике күршесенә кичәге, бүген иртәнге әҗәтен түләр. Әҗәт түләү – дипломатик пассажларның берсе – моны үтәгәндә хатын-кыз «чисти» вәкаләтле һәм гадәттән тыш… тагын әллә кемнәргә әйләнеп бетә – янына килмә дә… Әҗәт түләргә керер алдыннан бик чиста киндер тастымал алыныр, ипи аңа зур саклык белән төрелер, моны әле хуҗа хатын зур саклык белән чиста, матур алъяпкычының уң як итәген бераз күтәреп каплар һәм… урам буйлап матур итеп атлап, әҗәт түләргә китәр. Бүген аның ипие уңган, бүген ул – шушы урамда королева, патша хатыны, ханша, тагын әллә кем. Һәм әҗәтне түләгәндә һич тә мактанмаячак ул, үз ипиен тәнкыйть итә-итә күрсәтәчәк:
– Менәтерәк, мич башым салкынрак булган. Изеп куюым булды, төнге унбер иде, күәс чиләгемне утыртуым булды, йөрәгем жу-у итеп китте. Ай, минәйтәм, мич башымда җылылык җитәрлек түгел бит. Ай, минәйтәм, камырым харап була бит. Менә шул: камырымны суык тешләгән…
Күршесе:
– И-и, Миңкамал, алай димә син. Синең ипи әйбәт була, аны бөтен күрше белә. Әнә бит Хәмденисаның бер дә уңмый. Аның өчен – Хәмдениса иске чүпрәдән баш ясый. Чүпрәсенең куәте беткән. Аннан әнә Шәмсенисаны кара: ипие гел кайраклы (ягъни ипинең өске яки аскы катысы янында ике сантиметр чамасы калынлыкта күзәнәксез камыр) була. Алай димә син…
Бәхетле, рухи яктан киң, тирән мизгелләр…
…Шулар турында язып утырам. Ара-тирә, арыгач, радио тыңлап алам. И дә җырлыйлар инде безнең артистлар икмәк турында. Мин боларны кабул итә алмыйм; ничек инде ул әни турында, изге икмәк турында микрофон янына килеп, мәсәлән, болай кычкырасың:
– Икмәк! Икмәк! Икмәк – кадерле ул! (Тенор)
– Икмәк булса – без яшибез, шул булмаса… (Баритон)
Яки:
– Ярый әле, әни, мин синең җимешең… Ярый әле, син мине тапкансың…
Аннан телевизор кабызам. Күрәм: фәлән авылга кунаклар, геройлар, артистлар, галимнәр, язучылар килгән. Колхоз кызлары милли киемнән боларны каршы алалар, һәм заманыбызның бөек казанышы, безнең илебездә генә элеваторлар, тимер юл вагоннарына сыеп бетмәслек мул икмәк үстерелгәнен, кунакларга хөрмәт күрсәтелгәнен символик тасвирлап, чиккән сөлге өстенә куелган икмәкне чибәр кызлар күтәреп чыгалар. Бик шәп, бик матур. Ләкин… Сөлге өстендә бит сез беркайчан да арыш ипие күрмәссез. Анда гел ап-ак күмәч була, исеннән, көрпәсеннән аерылган синтетик аклыкка ия булган күмәч. Әле анысы гына яраган икән: хәзер инде әнә шул синтетик ак күмәчнең өстен шундый итеп бизиләр, анда джемдыр, повидлодыр, конфеттыр – нәкъ менә торт ясап бетерәләр инде, кайвакытта бу «икмәк»не тотып синең каршыңа килгән милли чуар бизәкле кыз белән әлеге чуар «икмәк» арасында аерма бөтенләй булмый, һәм әдәбият-сәнгать әһелләре арасында шуларның кайсысын чеметергә белмичә адашып калганнар да очрый…
Икмәк күп авылда, икмәк күп… Бу байлыкның нәрсә икәнен без әле аңлап бетермибез. Әнә шуңадыр инде авылларда хәзер күсе үрчегән. Сугышка кадәрге елларда әгәр авылда берәр кешенең хуҗалыгында күсе бар дигән хәбәр ишетелсәме? Аңа бөтен авыл әсәренә иде. Ә хәзер колхозчының амбары-келәте тулы, өйалды тулы икмәк, күселәр анда колония-колония булып яшиләр, алар инде бодай гына ашый, тамак тук булгач, иркенәеп башкасына да үреләләр, капрон капкачны кимереп, карлыган вареньесы белән күңел ачалар, шкаф өстендәге кадерле һинд чәенең кабын тишеп, «филле» чәйдән авыз итәләр, конфет ашыйлар. Чөнки икмәк – исәпсез…
Безнең өебездә исә икмәкнең телгә алынмый, сөйләнми, җырланмый торган культы бар. Кибеттән кайнар кара ипи алып менгәч, бөтен режимны бозып, бөтен эшне ташлап, сөт белән ипи ашап алабыз без. (Дөрес, моны без улым белән бергә яшәгәндә актив файдалана идек.) Икенчесе: Мәскәүгә барырга туры килгәндә, мин күчтәнәчкә «Бородино» ипиен алып кайтам. Дөресрәге, идем. Хәзер ул да дефицитка әйләнде. Әллә үзем ялкауландыммы? Һәрхәлдә, соңгы өч-дүрт елда «Бородино» ипиенең кергәне юк.
Истәлекнең соңгысы: моннан өч еллар элек улым белән авылга ялга кайткач, әби-баба каберләрен аңа күрсәтер өчен, төп чыгышыбыз булган Сикертән авылына бардык. Кайтыр алдыннан Сикертән тавы башыннан карап тордым: ике авыл арасы яшькелт-сары арыш диңгезе иде. Арышның соңгы тапкыр серкә очырып, башакларын тутырып, авыраеп, җиргә баллы салат исе таратып утырган көннәре. Үз авылыбызга кадәр тасма булып тузанлы юл сузылган. Юлдан тузанлы койрык сузып, берөзлексез йөк машиналары чаба. Юлга чыксаң, әлбәттә, һәр шофёр уттай кызган тимер кабинасын ачып, елмаеп урын тәкъдим итәчәк. Шунда күңелемә вәсвәсә керде: әгәр дә мәгәр арыш басуын ярып кайтсак? Колхоз председателе әйтә: ярты сәгатьтән минем шофёр килеп җитә, аңарчы минем хатын ясаган яңа төр варенье белән чәй эчә торыйк, ди. Миндә исә вәсвәсә тагы да көчәйде:
– Иптәш председатель, әгәр без ике пар аяк белән шул арыш басуын ярып кайтып китсәк, икмәккә зыян тиярме? – дидем.
Председатель көлде:
– Хәзерге комбайннар парикмахерскаядагы нолёвка машинкасы кебек, сез үткәннән генә зыян булмас, – диде. – Тик менә бу ак күлмәгеңне генә салып тотарга туры килер…
Шулай без чәчкеч эзеннән генә атладык, арышка зыян китермәдек. Ике метр биеклектәге арыш диңгезен чаж-чож ярып, нәкъ ике километр ара узып үз авылыбызның беренче киртәсе янына килеп чыкканда, мин үзем рәхәтлектән, канәгатьлектән бераз гына исәрләнгән идем. Улымныкын әйтә алмыйм ләкин шул җәйдән соң ул, мәктәптән кайтып кулын юуга, шкафтан арыш ипие ала һәм, зур кружкага сөт салып, бик җитди кыяфәт белән әбәт ашый башлады.
Мин моңа бик шат.
Мин радиодан, телевидение тапшыруларыннан арыш басулары, бодай басуларының моңын тотып алырга, тыңларга тырышам. Иген басуының тын алышын Сибгат Хәким, Роберт Әхмәтҗанов кебек шагыйрьләр ишеттерә миңа.
Ләкин инде радио, газета, телевидение журналистларының «игенченең кара тире тамган икмәк тәме» турындагы трафарет җөмләләрен мин тыңлый алмыйм. Ничек инде ул – ипигә тир тама? Май язучының – майга, конфет ясаучының – конфетка? Аракы ясаучыныкы тамсын да ди инде аракысына…
Безнең авылда төшенчәләр башкачарак иде: фәлән җиңги бик тирләүчән дип, ипи басканда бик тирли дип, аның ипиен әҗәткә алмаска тырышалар иде.
Юк, игенгә тир таммый. Аңа көч, энергия, ярату, хезмәт дәрте сарыф ителә. Теге шаблон җөмләне мин яратмыйм.
…Дөньяда күп халыклар бар, ул халыкларның күптөрле җырлары бар. Җырлар безнең илдә дә күп. Мәхәббәт, чишмәләр, таулар, урман, ай-йолдызлар, батырлык турында, Ватан турында; диңгезчеләр, очучылар, игенчеләр, геологлар, сыер савучылар, укытучылар, космонавтлар турында; хәзер хәтта рәссамнар, композиторлар турында да җырлар бар (Алла Пугачёва репертуары). Бу җырларның бер чорда берсе, икенче чорда икенчесе активлаша, берсе көчәйгәндә икенчесе ял итеп тора.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.