Электронная библиотека » Мөхәммәт Мәһдиев » » онлайн чтение - страница 21


  • Текст добавлен: 14 октября 2022, 15:15


Автор книги: Мөхәммәт Мәһдиев


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 21 (всего у книги 35 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Сыерчык бизгәгенең эзе дә калмаган иде.

Мин, юлдан бара торган машиналар төркеме узганны көтеп, тротуарда әнине кочаклап тора идем. Әнинең шәле артка шуып төшкән, көмеш чәчләре язгы кояшта җемелди.

Без дәшмичә генә тордык. Җете кояшка чагылуданмы, нәрсәдәндер әнинең күзләрендә яшь. Минем тәнемдә мунчадан чыккандагы кебек җиңеллек, ләкин шатланып булмый, булмый… Язгы яңа киемнәрен киеп чыккан халык, тротуарны иңләп, каядыр ашыга, чаба, узышалар, аларның тавышы карт топольләр өстендәге меңләгән сыерчыклар чыркылдавы белән кушыла.

Шат чырайлы кешеләргә карап, мин күңелемнән аларга дәшәм:

– Кешеләр! Без дә хәзер сезнең кебек тигезләр, беләсезме шуны, без дә сезнең кебек! Сез башыннан шәле төшкән бу карчыкның бөкрәйгән гәүдәсенә, аны кочаклап торган егетнең кырау төшкән чигә чәчләренә гаҗәпсенмәгез! Барысы да узды, без дә хәзер сезнең кебек!

1957 елның апрель кояшы астында Черек күл буе, Кремль асты йортларының түбәләреннән җылы пар күтәрелә иде.

Әти! Мин синең кабереңне таба алмадым. «Андый язмышлы кешенең кабере булмый» диделәр. Бу хат – минем сиңа соңгы хатым. Бүген мин, әни кабере очына утырып, бу хатны тәмамлармын дигән идем.

Син күп укыган кеше идең. Тукай шигырьләренең күбесен яттан белә, Фатих Әмирхан әсәрләрен ярата, «Толстой шулай дип әйткән» дип сөйләшергә ярата идең. Дәрдемәндне үк белмисеңдер инде.

Көзге пычракта авылыма керә алмыйча кире киткәндә, карт зиратның авышкан карт агачлары еракта моңаеп торганын күрә-күрә авылдан ераклашканда, мин күңелемдәге сиңа дигән хатны язып тәмамладым һәм хат башындагы шигырьне юлда берөзлексез эчтән кабатладым:

 
Ачыдыр күз яше…
 
XVII
 
И яшь чагым, и яшь чагым,
Яшь чагым – җүләр чагым.
 
Халык җыры

Борын заманда акыл иясе бер ил картыннан сораганнар, имеш:

– Бабакай, ничек мондый әйбәт була алдың син? Сүзең ипле, үзең ярдәмле, йөзең нурлы…

– Мин, – дигән бабай, – юньсез кешеләр арасында күп йөрдем. Әшәкеләрне күп күрдем…

Мин, сабый чактагы күзәтүләремнән чыгып, бер нәтиҗә ясадым: ил өстенә сугыш афәте килгәндә, ир кеше сугышка китсен, өйдә калмасын икән. Безнең авылда ике-өч кеше тегеме-бумы сәбәп, җай белән сугышка китми калды. Тагын ике-өч кеше кырык беренченең октябрь–ноябрь айларында ук, җиңелчә генә яраланып, авылга кайтып төште. Бер-ике ир кырык бер-кырык икенең кышында, комиссия торгалап, военкомат юлын таптады. Болар авылдагы җиңел эшләргә урнашып алдылар, берсе дә җир сөрмәде, урман кисмәде.

Халык шулардан иза чикте.

Кыш, салкын. Җиргә төкерсәң, төкерегең, боз булып, карга тишеп төшә, очар кошлар, таш булып мәтәлеп, каты кар өстендә тәгәрәп китәләр. Ягарга утын юк – колхоз басуында, ындыр табагында иксез-чиксез салам эскертләре. Карлы-буранлы салкын иртәдә таң белән торасың, мич башы инде суынган, шуннан юклы-барлы аяк киемнәреңне алып киенәсең, тәгам ризык капмаган көе, бау алып, кар өстеннән кырга атлыйсың. Кар баскан эскерттән ялан кул белән салам суыруы әҗәл. Куллар башта агарып, боз булып ката, аннан кызара башлый, бераздан кызып җылына. Саламның бер юлына төшкәнче генә авыр. Аннан учлам-учлам чыга башлый ул. Үзең дә җылынасың, тик куллар гына сызлый. Зур өем булгач, бау белән кысып бәйлисең дә кар өстеннән өстерәп кайтасың. Зур мичтә салам тиз яна, тиз сүнә, ләкин мичне кыздыра. Ул арада бәрәңге шулпасы өлгерә, шуны тиз-тиз капкалап, ике чакрым ераклыктагы мәктәпкә йөгерәсең. Безне шулай тәрбияләделәр: дәрескә бармый калсаң – җиңү көнен ераклатасың, дошманга ярдәм итәсең. Җиңү көнен һич тә ераклатасы килмәгәнлектән, без, саламнан кайтуга, мәктәпкә чыгып йөгерүне гадәт итеп алган идек. Ләкин кырдан саламсыз кайткан көннәр дә була. Бигрәк тә ындыр мөдире Тәхәви Исмае очраганда шулай. Ул ни өчендер әле дә булса сугышка китми ята иде, һәм безнең өчен бу кышта ул афәткә әйләнде. Малай-шалайны шундук тотып яңаклый, бауларын алып кала, карчык-корчыкны исә, саламын өстерәтеп, идарәгә алып кайттыра, һәм саламны көне буе идарә миченә ягалар иде. Берсендә Гайшәттине бик рәнҗетте ул. Гайшәтти, кар өстеннән авыр өстерәп, басудан туп-туры ярып, үз бакча артларына таба кайтып бара иде. Идарә яныннан, эре-эре атлап, каршысына Исмай килеп басты.

– Ә-ә… (ул оятсыз сүз әйтте, Гайшәтти сискәнеп куйды, җилкәсеннән бавы шуып төште). Әле син колхоз саламы белән өй җылытмакчымы? Алаймы? Фәлән итим… Әйдәле идарәгә…

Безне ул суккалап екты да онытты, әмма Гайшәттигә каныкты. Гайшәтти ялынды:

– Исмәгыйль, зинаһар, дим, кеше бул. Балаларның мәктәпкә барасы бар, өебезнең тәрәзәләре бозланып каткан. Балаларның эченә суык төшкән. Зинаһар, дим…

Әмма Исмай кызган иде, Гайшәттине төрткәли-төрткәли, бавын яңадан җилкәсенә кидертте һәм кар өстеннән идарәгә таба авыр йөге белән атлатты. Китеп барышлый без малайларга таба борылды һәм, бияләен борын кырыена терәп, ямьсез итеп бер тапкыр борын сеңгерде дә арадан мине танып яман кычкырды:

– Фәлән итим! Атаң янына китәсең килгәндер синең дә! Халык дошманы! Агитатор! Совет власте дошманы!

Миңа ул көннәрдә унбер яшь тулган иде. Әтинең дә кая киткәнен белми түгел идем.

Кыш буе шулай кыйнала-кыйнала басу түренә йөрдек, мичкә яккан көнгә караганда якмаганы күбрәк булды, Исмай гел котыра бирде. Ләкин без дәрес калдырмадык.

Аннан мәрхәмәтле яз килде, апрель ае беткәнче, колхоз басуында салам эскертләре яндырып йөрделәр. Кырда калган эскертләр җир сөргәндә комачау итәләр иде.

Көздән кар астында калган чүмәләләр урынында байтак бодай бөртеге бар иде, халык шуңа ташланды. Ләкин, «колхоз милкен ташыйсың» дип, Исмайлар, тагын әллә кемнәр моңа да каршы төштеләр. Бер-ике карт исә урманчылыкны үз кулларына алдылар. «Уфалла» арбасы белән кайтышыңны саклап торалар да, янгын сарае янында сине туктатып, йөгеңне тикшерәләр, беләк юанлыгы бер коры агач чыкса, йөгеңне тарттырып үз ишегалларына китертеп бушаттыралар. Аннан, яз килгәч, авыл халкын урманга ботак яндырырга җибәрәләр. Бервакыт авылда «тентү» дигән сүз модага кереп китте. Синең хуҗалыгыңа теләсә кем кереп, теләсә нинди формада тентү уздыра ала: Исмай кереп синең печәнлекләреңне, абзарыңны тикшерә, табельщик Фәсхи кереп өй астыңны, бураларыңны тикшерә.

Кырда чүмәлә төпләрендә ашлык бөртеге кала – анда каз бәбкәләре ашаткан өчен сине яңаклыйлар, штраф салалар. Урманда атлап йөргесез ботак-сатак, корыган агачлар, ләкин син суыкта өшеп үләргә тиешсең, урманга керергә хакың юк. Сугышка кадәр ирләр чутына бөтенләй кермәгән бер-ике ир, амбар, склад тирәсенә урнашып, авыл язмышын үз кулларына алдылар: авылда бер генә юньле кеше калмаган иде, контроль бетте. Склад, амбар, кәнсәләр тирәсе ирләре чират буенча кичләрен тол хатыннарның өйләренә килеп керәләр, йомырка, каз ите пешертәләр (авыл казны күп асрый һәм кыш буе, бәрәңге шулпасына йөз грамм гына каз итен салып, шулпага тәм биреп, ачлыкны җиңеп яши иде), өй астына нигез балчыгына күмеп куйган (утын, салам китерүчегә кирәк булыр!) читүшкә яки яртыны таптыралар, мәйханә килеп утыралар. Алар синдә утырганда, күрше хатыны да белеп тора: чират иртәгә анда.

Сугыш бу кешеләрдә иң әшәке инстинктларны уятты. Болар безнең әти-абыйларның сугыш кырында кан түгүләреннән, безнең салкын өйләрдә утыруыбыздан тәм табалар иде сыман.

Юк, теге ил карты ялгыш әйткән: юньсезләр, әшәкеләр янында яшәп, әйбәтлеккә өйрәнеп булмый. Бераздан без дә әшәкеләндек. Безнең күңелләрдән яхшылык качты. Ах, алаймы? Хәзер әшәкелек алга чыктымы? Ике-өч ел эчендә без дә бозылдык.

Минем гомерем буе кылган эшләрем, гамәлем аркасында терсәкне тешләрдәй булып үкенерлекләре күп түгел. Шулай да бар. Болар искә төшкәндә, мин ыңгырашыплар куям: ничек инде мин, ничек инде без, «Шүрәле»не укып, «Су анасы»ннан куркып, Йосыф-Зөләйхалар, Таһир-Зөһрәләр мәхәббәтен, фаҗигасен ишетеп-тыңлап үскән малайлар, шулай әшәкелекләр эшләргә өйрәндек?

Карале, көчсезләрне, юаш, юньсезләрне рәнҗетеп, рәхәтләнеп, ихахайлап яшәп була икән бит бу дөньяда. Әнә бит безнең әни, Гайшәтти, Гыйльменисаттиләр ачлыктан, салкыннан иза чигә, ә теге склад, кәнсәләр, амбар, урман тирәсендәгеләрнең битләре пәрәмәч булган! Төртсәң, ут чыгар. Нигә алай? Чөнки алар юашларны, көчсезләрне изәләр, рәнҗетәләр. Әйдә, без дә рәхәт яшибез… Шулай уйлаганбыздыр, шулайдыр. Югыйсә менә моны эшли алыр идекмени без, әшәкеләр?

…Безнең авылда әтисез бала табу кадәр зур хурлыклы башка бер эш тә юк иде. Син урла, сугыш, кыйна, җимер – халык ахыр чутта боларны оныта, гафу итә ала. Иллә дә инде кияүгә чыкмаган көе генә юаная башлыйсың икән – авылда яшәргә сиңа урын юк. Хәер, безнең балачакта андый хәл нибары Нөзәһәт исемле бер кызда гына булды. Егетен дә беләләр иде – Шәймулла, читтә-миттә эшләп йөри иде, сугыш башлангач, аны, үзебезнең урманда качып ята икән, дип тә сөйләделәр, имеш, район оешмаларыннан төнлә килеп, ике-өч тапкыр тегенең каралтысында засада корып ятканнар, дип тә сөйләделәр, егет юкка чыкты. Хәер, сугыш башланасы елны Нөзәһәт кияүгә чыккан иде инде. Гыйззәткә. Ә теге ташбаш малай тап-таза булып үсә килде, үзенең әле нинди исем астында йөргәнен белмәгән көе елмаеп үсә бирде. Башта ыштансыз йөрде, сугыш урталарында инде өч яшьләргә җитте дә бугай. Авыл халкы аның әнисенең яшьлек гөнаһысын гафу итмәде, малайның да исеме бик ямьсез сыйфат белән йөртелде: зинадан туган. Вәссәлам. Кайбер кеше, аның чын исемен телгә алмыйча, «Зинаметдин» дип кенә дәшә иде. Зинаметдин исә юантык булып үсә торды, ничә карасаң, авызында ризык иде, үзе гел елмайды. Безнең инде җәйләрен ындыр табагында эшли башлаган, качып кына тәмәке тарткалаган вакытлар, шуклык эшлисе, кемгәдер зыян саласы килеп йөргән заман. Кемгә салырга?

Әхлак мәсьәләләрендә гадәттән тыш каты, ортодокс халык, мәҗүсилек заманыннан килгән ышану буенча, күбрәк кояшка табына иде. Доганы гарәпчә укый, гарәп Алласына табына, ураза тота, белгән кеше намазын да укый, шулай да күңелнең иң түрендә иң зурысы кояш иде. Ант иткәндә, антның иң зурысында актык чутта кеше «кояштыр менә!», «кояштыр газим!» дип ант эчә иде (газим – алдан белүче, ниятләүче). Хәер, халык догаларының чын күңелдән, ихлас белән кылынганы бары тик үз телендә генә булган. Тукайның «Туган тел» шигырендәге соңгы ике юлны зрәгә генә кыскарталар, сакларга иде. Анда Тукай әйтә бит:

 
И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!
 

Кояш та шулай, ул да үзрәк, якынрак.

Кояшка табынуның, кояшны изгеләштерүнең бер ритуалы безнең авылда каты сакланган: гадәти ата-анадан туган бала кояшка күтәрелеп карый алмый. Аның күзе чагыла. Ә менә уйнаштан туган баланың күзе кояшка туры карый ала. Чөнки ул – кешеләр арасында яшәп килгән кояш законнарын санга сукмау нәтиҗәсе. Бичара… Аның ни гаебе бар инде?! Ә без шулай ышанган һәм, ындыр табагыннан көндезгә кайтканда, бозау сугарып йөргән теге бәхетсез малайны әбисеннән аерып алып калабыз да фашистларча тәҗрибә уздырабыз. Малайның башын күтәреп, күзләрен кояшка текәп сынап карыйбыз. Иягеннән каты тотабыз, малай елый, берни аңламый, ә без аның саен рәхимсез. «Кара кояшка! Кара туры итеп! Кара, дим, зинадан туган җан! Кара… фәлән итим, Зинаметдин!» Малай елый, эссе кояш астында ул пешкән, янган, битләре кубалакланган, бөтен тәне йомшак, юеш. Бездән дә юньсезрәк берсе, барыбызны да уздырып, тешләрен ыржайта да, малайның күлмәк якасын ачып, тирле аркасына бер уч арпа кылчыгы сала, малай, күккә, кояшка карап, анасын югалткан эт баласыдай үкереп елап җибәрә. Без канәгать, малай кояшка туры карады, димәк, ата-баба әйткән сүз дөрес.

Илле ел үткәч. Улым, өйдә магнитофон, китап, кассеталар, пластинкалар, гитара белән генә яшәгән, дөньяны гел алсу кершәндә генә күреп өйрәнгән улым, чит җирләрдән хат яза: «Әти, син минем характер үзгәргәнгә борчылма. Сез мине унсигез ел буе тәрбияләгәннән бер сыйфат миндә беркайчан да үзгәрмәячәк: көчсезләрне кыерсытмаска. Мин киләчәктә кем генә булсам да, бу сыйфат миндә калачак, борчылма».

Улыма мин ярый әле теге этлекне сөйләмәгән идем.

Этлекнең тагын берсе олайган саен минем бәгыремне телгәли. Хәлиулла исемле юаш, бездән байтак олы бер малай бар иде.

Сугыш вакыты, аз гына буш вакыт булуга, элеккечә тау башына җыелабыз, су буена төшәбез, сугыш чорындагы ятим түгәрәк уенга комачау итәбез, төрле этлекләр эшлибез. Элеккеге «демократик» уеннар: куыш уйнау (бездә, «әбәк!» дип кычкырып, берәрсенә кагылып узу, ул кеше сине куа китә), «шәткәли» (цифрлар язылган озынча шакмакны калак белән сугып уйнау), гомумән, уйнаулар бетте. Чәч-тырнак җиткән, җәен көн-төн эштә, инде дә аз гына буш вакыт бар икән – әйдә бер әшәкелек эшләргә!

Әйе, Хәлиулла исемле юаш, бездән байтак олы бер малай бар иде. Кайта колхоз эшеннән, юынып, ашап-эчеп ала да, тау башына чыгып, ялгыз басып тора. Аста чурлап инеш ага, чишмәләр чурлый, ул шуларны тыңлап торырга ярата. Без – шундук тегенең янына. Арадан бер юньсезебез тегенең күз астына ук килә дә бармагын төртеп ирештерә башлый (Хәлиулланың күзләре гел яшьле була иде):

– Әнә, елый инде, елый!

Икенче бер явызы, ияк астына ук кереп:

– Әнә, елыйсың бит инде, елыйсың бит!

Өченче ваграк малай (никадәр вак булса, шулкадәр үчлекле) Хәлиулла тирәсеннән бер әйләнә, биш тулгана, такмаклый:

– Елак-елак, елтыйн колак, карама таяк, карт әтәч!

Хәлиулла әле бирешми, шулай да күзләр инде кызара, иреннәре дә метмелди башлый. Бу – сигнал, моны без яхшы беләбез, ирештерү аның саен кызыклырак, дәртлерәк була бара.

– Әнә, елый инде, елый!

– Әнә, елыйсың бит инде! Башла инде, башла инде!

– Елыйсың бит! Елыйсың бит!

Һәм Хәлиулла, бичара, мондый коллектив һөҗүмгә түзә алмый, үкереп елап җибәрә һәм өенә кайтып китә. Без дә, программаны үтәп, зур канәгатьлек хисен тоеп, өебезгә таралышабыз. Бу алым, чыннан да, кешеләргә рәхәтлек тойгысы бирә икән. Утыз-кырык еллар узгач, мин моның галимнәр, язучылар арасында, гомумән, интеллигенция арасында бик популяр алым икәнлеген аңладым. Алар безнең яшьлектәге әшәкелекне бездән дә төгәлрәк итеп башкаралар: берәр кешене, әгәр ул үзенең юньлелеге, юашлыгы белән алардан аерылып торса, уртага алалар да төрле яклап аңа вак һөҗүм башлыйлар. Берәүләр, арттан килеп, аз гына аның күлмәген күтәрә, икенчеләр аз гына чалбарын төшерә, өченчеләр шул ачык урынга кычыткан, билчән белән сугалар, аннан күлмәк, чалбар эченә кипкән тигәнәк ыргыталар, аннан гөләп, крыжовник ботагы белән суга ук башлыйлар. Аны ук эшләргә көче җитмәгәннәре:

– Әнә, елый инде, елый!

– Әнә, елыйсың бит инде! – дип теш ыржайтып ирештерәләр.

Кеше түзә. Ләкин бу әшәке уенга власть ияләре дә катнашса, түзә алмый, тешләрен кысып, кайткач елар өчен өенә торып йөгерә.

Хәлиулла, бичара, өенә кайтканчы ук елый иде…

Кырык ел узгач, туган авылда, Сабантуй барган болында.

…Яшьтәшләр җыелабыз, бер читтә сөйләшеп торабыз. Бу – безнең елына бер килә торган изге очрашу. Иң күбе ярты сәгать. Шул ярты сәгатьлек очрашу өчен мин менә утыз елга якын инде, эшләгән урынымдагы сәгатьләрне, расписаниене көйләп, теге кеше алдына, бу кеше алдына килеп (безнең заманда әйтәләр иде: «йөз суы түгеп»), ялварып, шул «ярты сәгать»не хәл итәм. Ярый инде мин эшләгән җирдә администраторларның йөздән туксаны миңа карата рәхимле булды, ул яктан мин аларга рәхмәтле.

Менә бер Сабантуйдан ике күренеш. Кемнәрдер көрәшә, кемнәрдер йөгерешә, кемнәрдер, Сабантуйның халык гуманизмыннан килгән тирән эчтәлеген аңламыйча, авыш колга башына элеп куйган әтәчне җәзалаудан тәм таба, ихахайлап көлә, кемнәрдер көрәшә белмичә генә, авыр таза гәүдәләрен бер-берсеннән аера алмыйча ласкылдап, җиргә ишелеп төшәләр – йа Хода! Бездә элек, сугышка кадәр, курсалар килеп көрәшә иде. Алар күтәреп алып очыртып ыргытканда, ике көрәшче арасында җирдә ике-өч метр ара була иде! Бер карчык яшьлеген сагынып әйткән бит әле: «Һи-и, элеккеге Микулай карбызлары бетте инде ул», – дигән. Әйе, шулай, элеккеге Курса, Күпербаш, Гөберчәк көрәшчеләре бетте инде.

Ие, шулай, Сабантуй мәйданыннан читтә торабыз. Бездә сугышка кадәр бу «мероприятие»не «мәйдан» дип йөртәләр иде. Мәйданнан читтә торабыз. Хәл-әхвәл сорашабыз, кемнең малае өйләнгән, кемнең оныгы туган, кемнең хатыны инде пенсиягә чыккан… Әнә теге егет кем улы? Әнә теге сылу кыз – исәнләшеп узды – кем кызы? Безнең исә тешләр төшкән, чәчләр агарган, яңаклар басылган, терсәкләр артка чыккан.

– Әнә теге чибәр егет кем улы?

Безгә карап моңаеп торган, ультрамодный киенгән бер егет турында сорадым. Озын, рәтле-ипле чәч үстергән. Тирән, сагышлы караш.

– Хәлиулла улы, – диделәр авылдагы яшьтәшләр. – Менә ике ел инде шулай кайта. Туганнарын эзли, татарча сөйләшергә тырыша.

Безнең аңа карап торганны сизепме, әллә безне күптән үзе күзәтеп торганмы, егет туп-туры безнең янга килеп исәнләште. Фатих Хөсни булса, бу урында «Ходавәндә!» дияр иде – нәкъ Хәлиулла! Юаш, мөлаем караш, бөтен карашында кешеләргә ихтирам, ярату. «Менә мин берәүгә дә зарар салмыйм, минем җирдәге бу кешеләр белән әйбәт, тату яшисем килә» дигән кебек иде ул карашлар. Балачагыбызны онытырга тырышып кына сөйләшәбез, танышабыз. Әтисен – дөнья бәндәсе Хәлиулланы искә алабыз. Ул кырык дүртнең ахырында армиягә киткән иде, ә алар яше армиядә алтымы-җидеме ел хезмәт итте, Хәлиулланы күреп калдык, мәһабәт, буйлы-сынлы өлкән сержант булып кайткан иде, колхозда рәт-чират тапмагач, Чиләбе ягына чыгып китеп, шунда оя корган иде. Әмма, көтмәгәндә яман чир эләгеп, операциядән соң озак ятмыйча дөнья куйган, моны без белә идек. Малай инде солдаттан кайткан, кичке институтта укый һәм икенче ел инде, әтисе йөргән эзләрдән атлап йөрер өчен, җәен монда кайта икән. Яшьтәшләр әйттеләр:

– Дөнья бәясе егет, – диделәр. – Бар икән акыл, бар икән тәрбиялелек.

Мин Чиләбе егетенә сокланып карап тордым, дәшмәдем. Бу егет безнең явыз балачакны белми, шуның белән бәхетле, ул «әтинең замандашлары» дип безгә карап тора…

Бераздан мине бу төркемнән аердылар.

– Сезне бер минутка мөмкинме? – дип, мине читкә алып китүче төптән юан чыккан нык ирне мин танымадым. Арка-җилкә калын (авырлыгы йөз егерме кило булыр, бер ашаганда сигез өчпочмак бөкләп куя торган ирләр затыннан бу). – Сез мине танымыйсызмы? Мин сезнең әсәрләрне укып беләм. Мин кунакка кайттым. Без «Казан утлары»н алабыз. Мин – Нөзәһәт апайның улы…

Юк, монысы инде минем баш миенә гадәттән тыш «нагрузка» иде. Шайтан алгыры, исеме ничек әле? Рафис, Ренат, Рифат, Сөбхәт, Илфат? Фу, чурт! Ничек соң әле? Кояшка туры каратып елатканда да без аның исемен белми идек. Таза ир минем хәлне аңлады булса кирәк, мине култыклап читкә алып барган җиреннән әйтә куйды:

– Фуат мин, – диде. – Сез мине белмисез, ә без Казан гәзит-журналларын гел алдырабыз. Мин хатынга гел мактанам, ул үзе Кукмара ягыннан, журналда-фәләндә сезнең исем күренсә әйтәм: менә, дим, безнең авылныкы.

Ул, мине култыклаган килеш, тау битендәге тыныч бер үзәнлеккә таба атлады.

– Минем торуым… – дип, ул өр-яңа исемле бер шәһәрне атады.

Мин саташып киттем: андый шәһәр кайда соң әле ул? Хәзер шәһәр исемнәрен шундый җиңеллек белән алыштыралар, гаҗәпкә каласың. Шәһәрнең тарихтан килгән, ата-баба биргән исемен алмаштыру кеше рухын бу җиргә бәйләп тоткан кендекне өзү белән бер инде ул. Мондый үзгәреш кертү турындагы документка кул куючылар мәсьәләнең бу ягын уйламыйлар, ә документны, идеяне эзләүчеләр барысын да аңлап эшлиләр. Халыкны җиренә беркеткән җепләрне өзү, күрәсең, кемгәдер кирәк.

Фуат педагогия институтын тәмамлаган, әлеге фәлән шәһәрдә урта мәктәп директоры икән, хатыны – гастрономда бүлек мөдире. Шулайдыр, шулай булмаса, «Жигули» күләгәсенә җәелгән палас өстенә багажниктан менә болар чыгамыни: кәгазь тартма эчендә тышы тирләгән яшькелт шешәләр белән кымыз. «Базга куеп тордык», – диде калынча янбашлы, кара-кучкыл битле, алтын тешле чибәр ханым. Палас өстендәге зур чиста кәгазьгә күсәбәсе белән пешкән ит куйдылар, пычак-чәнечкеләр чылтырады. Дүрт-биш шешә «Светозар» исемле импорт сырасын палас астына яшерделәр; кояш бик кыздыра иде. Боржомилар да тирләп тора иде. Фуат бер шешә «Көй-көл»не әдәп белән генә тотып уртага куйды.

– Мин рульдә, – диде. – Ә сез ял итегез. Әнине алып төшеп булмады Сабантуйга. Мунча өлгертәсем бар, дип калды.

Мин кыенсынып кына утырдым. Ярый әле хатыны ачык чырайлы, бик сүзчән кеше булып чыкты. Сүзгә сүнәргә ирек бирмәде.

– Син сөйлә, сөйлә, ничек итеп институтка кергәнеңне, – диде иренә, яратып карап. – Сөйлә, кызык бит…

Фуат сөйли:

– Мин бит әтисез үстем. Минем әтисезлек бит бөтенләй башка, дәрәҗәсез. Әтиләре сугышта үлгәннәрнең почёт зур, аларга пособие дә бар. Җиденчедә укыганда, комсомолга беренче чиратта шуларны алдылар. Ә мин – җилдән туган. Минем күңел җәрәхәтле, мине мыскыл итәргә әзер торучылар бар. Изәргә әзер торучылар бар. Әти билгесез булгач, мыскыл итеп «Нөзәһәтев» дип йөртәләр. Түзәм. Шулай да мин кешеләргә рәхмәтле. Авыл ирләре мине яшьтән үз араларына алдылар, эшкә өйрәттеләр. Бигрәк тә фронтовиклар. Мәктәптә укытучылар минем китек күңелне бик тә сакладылар. Шунда ант иттем. Антым болай иде: унынчыны бетерүгә, укытучылар институтына керәм, укытучы булам. Чөнки язмыш тарафыннан кыерсытылганнарга яхшылык ясау өчен иң уңай профессия – шул. Менә шулай педагоглык юлын сайладым. Мин – биология укытучысы.

– Син инде әтиеңне ничек күрүең турында да сөйлә, – диде хатыны.

Мин сискәнеп киттем. Әти? Нинди әти? Әтисез бала иде бит ул! Теге вакытта (искә алырга оят!) аны бит «Зинаметдин» дип мыскыл итүчеләр була иде. Нинди әти?

– Ә, монысы бик гади инде аның, – диде Фуат. – Менә бервакыт практикага киттек. Сыктывкар ягына. Китәр алдыннан авылга кайткан идем – әни бу сүзне ишеткәч өнсез калды. Сәбәбен әйтми. Юлга чыкканда гына елый-елый бер серен ачты.

– Улым, – диде, – минем бу дөньяда синнән башка бер кешем дә юк. Үлсәм, карап күмүчем син генә. Иң актык серемне әйтәм: синең әтиең исән. Шул шәһәрдә яши. Ул Ихсан да түгел, Гыйззәт тә түгел. Ул безнең авыл егете иде – Шәймулла. Син туганчы ук читкә эшкә киткән егет иде. Аларның нәселе авылда бетте инде. Әнә тау битендә, иске зират астында бер чокыр бармы? Аларның йорт нигезе ул, баз чокыры. Ул бик бәхетсез булды, – дип сөйләде әни. – Сугышка алынудан куркып йөргән дип сөйләделәр теге вакытта. Өйләренә тентү дә килде, диделәр. Шул юктан юк. Тик менә безнең яктан кышын шунда эшкә барган егетләр ишетеп кайтканнар. Сыктывкар шәһәрендә бер кибеттә ат җигеп эшли, ди. Срогын тутыргач, шунда бер коми хатынына өйләнеп калган, ди. Безнекеләр татарча сөйләшеп кибеттә йөргәндә, үзе килеп эндәшкән, ди.

Шуннан… Сыктывкарга барып төшүгә, мин кичләрен гастрономнарга йөри башладым. Шәһәрдән ерак түгел урында, тундрада палаткада яши идек. Һәр кичне шунда – шәһәргә китәм. Ак төннәр вакыты. Гаҗәп тә, дәһшәтле дә. Беркөнне лагерь йомышы белән, яшел суган алырга дип, мин кечкенә генә бер кибеткә кердем. Коопторг кибете. Әтине табу турында инде уйламый башлаган идем. Кинәт шунда кара җимешме, өрекме тутырылган авыр капчыкларны зур үлчәүгә салып газапланган өлкән яшьтәге берәүне күрдем. Ул бик авырлык белән эшли иде. Җитмәсә, үлчәүгә сала торган авыр капчыгы идәнгә шуып төшкәч, саф татарча итеп, тозлап-борычлап сүгенеп алды. Менә сиңа пароль! Бу, бер дә шиксез, минем әти иде. Мин тынычландым һәм, урамга чыгып, кибет бикләнгәнне көттем.

Бераздан кибет ябылды, авызына тәмәке төпчеге кыстырган әти кеше арткы ишектән чыкты.

Мин инде «нормага кергән» идем. Саф татарча:

– Нихәл? – дип кулымны суздым. – Син Татарстаннанмы? Шәймулламы? Мин – синең улың, – дидем. – Но син курыкма. Мин синнән бер әйбер дә сорарга уйламыйм. Мин – Казан пединституты студенты, монда практикада. Стипендия алам, полевая практика өчен түлиләр. Миңа синнән берни дә кирәкми.

Әти кеше тәмәкесен кабызгалап гел елады.

– Мин, – диде, – күпне күрдем. Гомерем шушы төньякка бәйләнде. Но мин берәүгә дә үпкәләмим. Ялгышлар үземнеке, Нөзәһәт, әгәр укый белсә, миңа дога кылсын. Мин гөнаһлы. Мин гел гөнаһлы булдым. Аның каршында да, синең каршыңда да, илебез каршында да. Хәер, алар бер система инде. Яшьлегем-җүләрлегем. Мин нишлим инде? Мин нишлим? Әйдә безгә…

Фуат сүзен тәмамлады. Табыннан торып, мәйдан янына киттек. Мин үземнең мокытлыгымны аңладым: Сабантуйга кул селтәп түгел, әнә шулай палас җәеп утырырлык итеп барасы. Фуат әнә шуны белгән. Әтисен ул башкача күрмәгән. Аңа рәнҗеми. Ул кыерсытулы балачагын оныткан. Тормыш, яшәеш законы бу.

Шәһәргә мин әллә ниткән давыллы-буранлы хисләр белән киттем. Балачагыма, яшьлегемә икенче төрлерәк карый, бәя бирә башладым. Болай дип уйладым: гаделсезлекләр, тормыш сынауларыннан чиста рух белән чыга алу – кешенең иң зур бәхетедер. Мин ул сынаулардан бераз имгәтелеп чыктым, ахрысы, шуңа күрә Фуатны күреп, танышып аңа сокландым. Мин халыкның мондый җыры белән дә килешмим:

 
Шул яшь чагым, җүләр чагым
Әйләнер микән тагын?
 

Юк, кирәкми, минеке әйләнмәсен…


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации