Электронная библиотека » Гарифҗан Ахунов » » онлайн чтение - страница 10


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Гарифҗан Ахунов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 10 (всего у книги 27 страниц)

Шрифт:
- 100% +

– Рөхсәт микән?

Җавап бирүче булмады, чөнки аның тавышы янә шау-шу эчендә күмелде. Бактың исә монда да халык тулган.

– Мөмкин булырмы? – диде ул, ишек төбендә туктап. Ишетүче булмагач, тамак кырып, катырак итеп дәште.

Халык уратып алган фанер өстәл яныннан бер баш күтәрелде. Куе кара чәчләрен ике толым итеп үреп салган, әнис алмадай ап-ак алсу йөзле унтугыз яшьләрендәге бер кыз халык арасыннан килеп чыкты.

– Иптәш Ардуанов түгелме? – диде ул саф татарча.

Мирсәет абзыйның эченә җылы йөгерде.

– Мин идем шул, үскәнем. Кемдер чакырган, имеш, диделәр. Чын булса?

– Әйе. Сезне сәгать сигезгә чакырдык. Әле унбиш минут вакыт бар. Чак кына сабыр итеп торыгыз. Мин Никифор Степановичка хәбәр итим. Менә минем урындыкка утырып торыгыз. – Урындык китереп бирде дә, идәнгә шык-шык басып, түр бүлмәгә кереп китте.

Ардуанов бары тик шунда гына үзе кергән бүлмәнең әле башлык бүлмәсе түгел, алгы бүлмә икәнен шәйләп алды. «Шундый тупас халык арасына каян килеп эләккән бу оҗмах кошы?» – дип, үзалдына елмаеп куйды, яшьлеге, кыз урлаган вакытлары исенә төшеп, күңеле рәхәтләнеп китте. Кыз куйган урындыкка утырам дигән иде, егыла язып калды, аны алып киткәннәр иде инде. Күрәсең, эшләрен бүлдергәнгә ачулары килгәндер. Әнә бит бер дистә күз, әле дә аңар төбәлеп, өнәми генә карап тора.

– Рәхим итегез, иптәш Ардуанов, – дип, әлеге чибәр кыз аны усал күз карашларыннан коткарды.

Башлык кабинетында аны коңгырт чәчләрен ян-якка тарап куйган, костюмлы, галстуклы кеше каршылады. Буйга ул Ардуановтан аз гына калыша, гәүдәгә шактый ук чандыр иде.

Ардуанов бүлмәгә күз йөртеп алырга өлгерде. Монда да, алгы бүлмәдәге кебек, фанер шкафтан, зур имән өстәлдән һәм ике-өч урындыктан башка берни дә юк иде.

Башлык үзен «Крутанов Никифор Степанович» дип таныштырды, кунагын урындыкка утыртып, үзе дә аның янына урындыгын тартып утырды да, Мирсәет абзыйга күптәнге танышы кебек карап, гади генә сүз башлады:

– Килеп яхшы иткәнсез, иптәш Ардуанов. – Пинжәгенең түш кесәсеннән чынаяк зурлыгындагы чуен сәгать чыгарып, күз төшереп алды. – Килмәсәгез, үзем барырга тора идем. – Пауза ясады. – Укый-яза беләсезме?

– Беләм, – диде Ардуанов.

– Бик яхшы, алайса. Менә шушы газетаны карый торыгыз әле. Ул сезнеңчә язылган. Минем ашыгыч язу җибәрәсем бар иде. – Сөйләгән уңайга газетаны дүрткә бөкләп, уч төбе белән кирәкле урынын каплап күрсәтте.

Газета Мирсәет абзыйга таныш, Свердловскида чыга торган «Социализм юлы» газетасы иде. Ул аны грузчик булып эшләгән чагында ук ил хәбәрләрен, кайда эшче кирәклеген белү өчен караштыргалый иде.

Крутанов күрсәткән урынны имән бармагын йөртеп укырга кереште: «ВКП(б) Үзәк Комитеты карары. Березники химия комбинатын төзү турында…» Бармак йөрткән уңайга аның иреннәре дә кыймылдый иде. Кинәт ул Крутановның кәгазь язмавын, аны бик зур игътибар белән күзәтеп торуын сизеп алды, башын газета битеннән күтәргәч, Никифор Степановичның җилдә яргаланган юка иреннәре елмаерга итенүен күрде. Әнә шул елмая башлаган юка иреннәр Крутановның какча йөзендәге җитдилекне алып ташлаган, җете зәңгәр күзләре җылы бөркеп карыйлар иде.

Үз гомерендә бик күп күзләр күргәне булды Ардуановның: башлыкларның күбесе үз кул астындагылар белән күзгә карамыйча, кәгазьгә карап сөйләшәләр. Бу күзгә карый, елмаеп карый. Эшнең хәтәрен кушарга җыена булса кирәк. Нык бул, Мирсәет, бирешмә.

Крутанов, өстәл яныннан чыгып, янә Мирсәет абзый янына килеп утырды.

– Шушы көннәрдә «Уралсевтяжстрой» тресты Березникида химкомбинат салырга керешә. Хикмәт шунда, иптәш Ардуанов, беренче эшне торф сазлыгыннан башларга туры киләчәк.

– Ни өчен сазлыктан?

– Станцадан төзелеш мәйданына дамба сузарга кирәк. Төзелешкә кирәкле барлык җиһаз шуннан киләчәк. Соңыннан тимер юл тармагы сузарбыз.

– Ә минем монда ни катнашым бар?

– Хикмәт шунда, иптәш Ардуанов, без, төзелеш җитәкчеләре, дамба салуны синең артельгә тапшырырга булдык. Дөресрәге, синең артельдән кулайрак артель булмас дип таптык.

– Ничек була инде бу? – диде Ардуанов. Чәчсез такыр башын сыпыргалап дәшми торды. – Без бит грузчик. Без бит торф чыгарып өйрәнмәгән.

Крутанов, аның колач җитмәс киң җилкәсенә, зур мыегына, йөнтәс кара кашларына, кара-кучкыл түгәрәк битенә карап, беравык дәшми торды. Аннары татарларның эшкә батыр булуын, бер тотынса көн үтсенгә түгел, булсынга эшләвен ихлас күңелдән сөйләп китте. Пермьдә дә, Мәскәүдә дә татарлар белән бергә эшләргә туры килүен әйтеп, сөйләгән сүзенең хак икәнен раслап куйды.

– Ни өчен имынны без? – диде Мирсәет абзый, әртилчеләрнең үзен озатып калуларын искә төшереп.

Крутанов аның зур коңгырт күзләре хәйләсез каравын, сүзнең чынын көтеп торганын аңлады. Шунлыктан әйтер сүзен ерактан уратмыйча, авызында әвәләмичә әйтеп бирүне кирәк тапты.

– Без, әлбәттә, башкаларны да куша алган булыр идек. Сине, иптәш Ардуанов, миңа партиядәш иптәшем тәкъдим итә.

– Кем ул?

– Нурисламов.

– Нариманмы?

– Нәкъ үзе.

– Ә сез аны каян беләсез?

– Без аның белән Пермьдә заводта бергә эшләгән идек. Инде менә төзелешкә дә бергә килдек.

– Һмм… Менә бит ул… знакум, – диде Ардуанов, танышын очраткандай шатланып, ләкин артык җәелеп китүеннән янә уңайсызланып сүзсез калды.

Крутановка форсатны ычкындырмаска кирәк иде.

– Менә шулай, иптәш Ардуанов. Минем партиядәш иптәшемә ышанмаска хакым юк. Аннары тагын шул ягы бар: синдә пролетар закалкасы.

– Ә сез каян беләсез?

– Анкетаңны карап чыктым. Патша төрмәсе дә таныш сиңа. Сугыш мәктәбен дә узгансың. Аннары мин бит үз күзем белән күреп торам: көн саен сине сорап киләләр, кстати, безгә килгәндә, ничә кеше иде артелеңдә? Унбишме? Ә хәзер ничә?

– Бер йөз дә унҗиде.

– Менә бит! – дип яратып баш какты Крутанов һәм, җавап көтеп, Ардуановка төбәлде.

Мирсәет абзый уч төбенә йөткеренгәләп алды да аяк өсте басты.

– Булыр, иптәш Крутанов, – диде нык итеп.

Крутанов, кинәт дулкынланып, урыныннан күтәрелде.

– Мәсьәләне аңлаганың өчен рәхмәт, иптәш Ардуанов. Мин шулай булыр дип ышанган да идем. Тик менә нәрсә: хәзергә спецовка юк. Итек тә бирә алмыйбыз.

– Чабата булырмы?

– Чабата кайтарттык. Өченче участоктан, складтан алырсыз. Бүген үк әйтермен.

– Инструмент?

– Хәзергә: көрәк, кәйлә, лом, тачка, носилка.

– Кайчан эш башлыйбыз?

– Иртәгә иртүк.

– Яхшы, – диде Ардуанов, баш селкеп. Саубуллашкан чакта, Крутанов каты итеп аның кулын кысты.

– Эш авыр булачак, иптәш Ардуанов. Ике артель бу эштән баш тартты, егетләргә туп-туры әйтегез, төзелеш темпы эшне ничек башлауга, ягъни сезгә бәйләнгән.

– Аңлыйм, – диде Мирсәет абзый, ышанычлырак булсын өчен: «Дело будет!» – дип өстәүне кирәк тапты.

Ул, килгәндәге кебек үк, гөрселдәп агач ауган, һай-һулап ат куалаган тайга юлыннан кайтты. Чокыр-чакырлар, ауган төпләр аркылы тиз-тиз кайтты. Актарылып ташланган җир дә, ауган агачлар да, гөрселдәү тавышлары да хәзер аңа ничектер үз иде, якын иде, аның ул эшкә мөнәсәбәте бар иде инде. Эш башлауны тапшырганга аның күңеле кузгалган, яңа бер үзгәреш сизеп дәртләнгән иде. Менә син, хикмәти Хода, бармаска, торф сазлыгында эшләмәскә дип күңеленә беркетеп килде, ә үзе каршы торып бер авыз сүз әйтмәде. Әртил алдында вәгъдәсез булды түгелме соң ул? Бигрәк кешечә сөйләште шул. Таш булып таш эрегән булыр иде…

4

Урал тайгасын сискәндереп, мылтык атылды. Кулына ике көпшәле ау мылтыгы тоткан Никифор Крутанов көлтәсе белән чәчелгән утка, болыттай бөдрәләнеп, һавада эленеп калган аксыл төтенгә беравык карап торды да әмер көтеп тын калган эшчеләр әртиленә дәште:

– Башладык, иптәш Ардуанов!

Мирсәет абзый саллы зур көрәген ашыкмый гына җиргә батырды, каерып торып алган бер кантар балчыкны җилкә турысына ук күтәреп, сабан туенда сөлгедәшен селтәп аткан гайрәт белән уң тарафка ыргытып җибәрде. Бу минутта аның бөтен уе әртилчеләрендә иде, ул аларга ошарга, үрнәк булырга тели иде.

Әртил башлыгыннан биш адымнар читтәрәк басып торган Бәхтияр Гайнуллин – әртилдә Ардуановтан кала икенче өлкән кеше – уч төбенә төкереп һәм авыз эченнән нидер сөйләнеп, көрәгенә тотынды. Өченче бер урында Нәфүш-Сайрар Кош уены-чыны белән: «Ләә иләәһә илләллаһү, Ходаем, үзең мәдәт бир, Ардуан батырга сихәт бир, бар тапканымны, ашаган вә капканымны өйләнмәгән хатыным Зөлхәбирәгә, Гөлхәбирәгә, Миңлениса, Җимлениса, Бибисара җаныкайларыма багышладым», – дип, торф сазлыгын дуамал бер көч белән актарырга тотынды.

Ун минут та узмагандыр, җир өсте көрәкләр ялтыравыннан, бер иелеп, бер тураеп торган җир казучылардан гыйбарәт иде инде.

Носилка белән балчык ташучылар әрле-бирле узып йөри башлады, зур бер полоса итеп агачы киселгән тайга төрле тавышлар белән тулды.

Прораб Борис Зуев юл башындагы кешеләргә татарча сүз кушып, эш тәртибен аңлатты. Ул күбесе киндер күлмәк-ыштанлы, чабаталы әртилчеләрдән аерылып тора, аның өстендә – каеш белән буган яшькелт гимнастёрка, аягында – күн итек. Борис – Алабуга ягында үскән егет – русча да, татарча да бик әйбәт белә, шунлыктан аны татарлар белән башкортлардан җыелган өченче участокка куйганнар иде.

Мирсәет абзый, сулыш алырга дип туктаган арада, әртиленең басу киңлеге араны иңләп, баш күтәрми эшләвен күрде. Күңеле тынычлана төште. Тик әле җанында һаман бер борчу да сакланып тора иде: ахыргача шулай түзәрләрме?

Дамбаның торфлы балчыгын алып бетереп суын агызу өчен, ике ай вакыт кирәк, диделәр. Хәзер сентябрь, көннәр әле җылы тора, ләкин гел шулай тормас бит! Октябрь башларында суытачак, салкын сулы сазламыкта чабатадан, киндер күлмәк-ыштаннан ничек эшләрләр? Дымлы балчык хәзер үк инде чабаталарга ябышып хәлне ала, чолгаудан дым тартып, аякны әчеттерә.

Мирсәет абзый эшкә күн итектән дә чыга алган булыр иде, ләкин аның башкалардан аерылып торасы килмәде, кат-кат ыштыр урап, чабата киде.

Менә алар янына төзелеш башлыгы Крутанов белән прораб Зуев килеп җиттеләр, алар инде өченче участокны әйләнеп чыкканнар иде.

– Эшләр барамы, иптәш Ардуанов? – дип, ягымлы итеп, шул ук вакытта бигүк төчеләнеп тә китмичә дәште Крутанов. – Синеңчә ничек, җир казучыларга оешкан рәвештә ял бирә барырга кирәк булмасмы?

Мирсәет абзый, көрәген җиргә кадап:

– Ял бирү мәслихәт, Никифор Степанович. Егетләрнең беренче көнне үк гайрәтен чигерү ярап бетмәс, – диде.

– Ничегрәк ял иттерәбез?

– Учаклар ягып җибәрергә кирәк. Алмаш-тилмәш аякчуны киптерербез.

– Дөрес идея. Тагын?

Мирсәет абзый бу юлы төзелеш башлыгына түгел, шыпырт кына, татарчалап Зуевка әйтте:

– Прораб иптәш… безнең халык бит, үзең беләсең, чәйгә бик әвәс, әнә шул ял иткән чакта берәр кружка кайнар чәй эчертә алмабызмы?

Крутанов, муенын сузып, прорабка таба борылды.

– Әртил башлыгы нәрсә ди?

Зуев аңа Мирсәет абзыйның гозерен аңлатып бирде. Крутановның аксыл-саргылт кашлары язылып, күзләре яктырып китте.

– Ә нигә, учак ягуны берәү дә тыймый, – диде төзелеш башлыгы.

– Учак ягу озак түгел анысы…

– Соң, шулай булгач?

– Чәй каян алырга?

Крутанов, прорабка карап, өзеп кенә әйтте:

– Чәй белән шикәрне ашханәдән китерт.

Бер җылы сүз кыш буе җылыта, диләр. Сүзе аяк астында калмаганга, Ардуановның җаны җылынып китте.

Прораб белән башлык китеп ярты сәгатьләр чамасы узды микән, алар янына җигүле ат арбасында бак китерделәр. Арбада олаучыдан тыш Зуев үзе дә бар иде. Ул арбадан җиңел генә сикереп төште дә баганага тимерчыбык белән элеп куйган рельс тимерен даң-доң кага башлады.

Җир казучылар, көрәкләрен дымлы җиргә батырып, ялга туктадылар.

Ардуанов, ярдәмчесе Исәнгол Юлдыбаевны чакырып, учак ягарга кушты. Башкортлар – далада ут ягып өйрәнгән халык – урманнан коры-сары җыеп алып чыгып, әллә ни арада өч-дүрт урында учак дөрләтеп җибәрделәр. Әртилчеләр, калай кружкалардан алмашлап кайнар чәй эчә-эчә, прорабны мактадылар, аякчуларын киптереп алдылар.

Бәхтияр абзый, ялдан һәм кайнар чәйдән күңеле күтәрелеп:

– Кул җилешенә әйбәт иттең, Мирсәет туган. Әллә, мәйтәм, икенче мәртәбә ялга туктаганда, берәр чүлли дә килешеп куясыңмы? – диде.

Аның сүзен ишеткән башкорт егетләре дә авызларын ерып килеп җиттеләр.

– Кымыз һорарга көрәк. Ә намә, һинең һүдең закун, әртилсе! Урыссаны ла һәйбәтрәк һукалайһың! – диештеләр.

– Анысы булмас, – диде Ардуанов. – Чүллиләр, кымызлар өмет итә торган булсагыз, башка әртил эзләгез. Кузгалдык, җәмәгать, без эшлисе эшне озын койрык Сарбай килеп эшләмәс. Рельсыңны сук, булмаса, Борис.

Чаң суккач, дәррәү кузгалдылар.

– Әртил башлыгының талканы коры булырга ошай, – диде арттарак калып килгән Киньябулат. Ул моны ачуланып түгел, елмаеп әйтте.

Тагын берничә минуттан көрәкләрдән авыр дымлы балчык оча, носилкалы егетләр йөгереп йөри, юл өчен калдырылган аралыкның ике ягына тау өелә башлады.

5

Ардуанов әртиле эшләгән урыннан өч чакрымнар читтә, Зырянка елгасының бөдрә таллар үскән тугаенда, өч кеше балык тотып утыра иде.

Кыршылган күн кепкалы, чаларган каты мыеклы, күңелгә шом сала торган каты тавышлы Сагайкин, юл кожанын астына җәеп салып, җимле кармагын су өстенә ыргыткач, трубкасына тәмәке төеп ут кабызды:

– Татарва кузгалды, сиздегезме?

– Тайганы белмиләр әле алар… – диде гамьсез яшь чырайлы Шалага, җилкә аша төкереп. – Бер көн эшләрләр, ике көн, аннары – әллүр два креста!

– Яшь син, Петруся! Синең өчен дөнья – самогон да финка, чечётка да красотка! Татар – чыдам халык. Илле градуслы салкынга да, баш пешәрлек челләгә дә түзә! Башкалар, спецовка таләп итеп, эшкә чыкмады, алар чыкты.

– Нәтиҗә нинди?

– Син бик яшь кеше. Үзең нәтиҗә яса. Аңладыңмы?

– Аңламаслык нәрсәсе бар аның! Син, господин Сагайкин…

Сагайкин, күз агын әйләндереп, Шалагага карады:

– Ташла боргалануыңны! Ниткән господин булыйм мин сиңа? Постройком секретаре иптәш Сагайкин! Аңладыңмы?

Шалага яшьлеккә хас пошмас гамьсезлек белән үчекләп елмайды:

– Миңа барыбер: иптәш ни, господин ни! Икесе дә начальство. Тик мин, Ксенофонт Иванович, акылга сыйдыра алмыйм: нишләп син, иптәш постройком секретаре, ике сүзнең берендә, аңладыңмы, аңладыңмы, дип сорыйсың?

– Ә нәрсә дип сорарга боерасың?

– Аңлата алдыммы? – дип сорарга кирәк.

– Нинди аермасы бар?

– Аңладыңмы дигәндә, син үзеңне акыллы, мине дурак дип саныйсың. Аңлата алдыммы дигәндә, киресенчә, син дурак, мин акыллы булып чыгам.

Сагайкин, трубкасын суырып, уйланып торгач, мыегын дерелдәтеп көлеп җибәрде.

– Беләсеңме, Шалага, теге заманда булса, начальство сине күп лыкылдатып тормас иде. Камчы белән бер генә орыр иде. Кемнең акыллы, кемнең дурак икәнен белер идең син! Аңлата алдыммы?

– Аһа, – диде Шалага, аңардан да сабыррак тавыш белән. – Заманасы ул түгел, Ксенофонт Иванович.

– Йә ярый, теш ыржайттык, җитәр… – диде Сагайкин. – Шаян сүзне килер көннәргә саклыйк. – Үзләреннән берәр адым читтә, әңгәмәгә кушылмый балык калкавычына карап утырган киез эшләпәле, кожанлы, тонык йөзле кешегә дәште: – Ә син ник дәшмисең, Шакир?

Эшләпәле селкенеп куйды, кармагын судан алып, яңа селәүчән кидертеп, яңадан салгач, ашыкмый гына әйтте:

– Сабыр итәм әле мин, Ксенофонт. Чуртан эләккәнне көтәм.

6

Төшке ашка кайтканда, бригаданы берьюлы ике яңалык көтә иде. Беренчесе – Строгановлар амбарына вакытлыча корган ашханәгә плакат элгәннәр: «Бөек төзелешне беренче булып башлаган Ардуановчыларга сәлам!»

Плакатның ике телдә: русча һәм татарча булуы егетләрне сөендерде. Алар шаулашып сөйләшергә, тойгыларын уртаклашырга тотындылар. Балчык эшендә эт булып арысалар да, үзләренә булган шундый игътибар күңелләрен күтәреп җибәрде.

Яңалыкның икенчесе – Әдәми тауда Павел Громов әртиле бараклар салырга керешәчәк. Җир казуда кем дә кем кубикларны күбрәк бирә – шулар беренче булып землянкадан баракларга күченә.

Бу хәбәрне постройком секретаре Ксенофонт Иванович Сагайкин әйтте. Ардуановлар бригадасын ашханәдә ул үзе каршы алды, эшне коры тотып, өстәлләр янына урнаштырды, тәлинкәләргә аш бүлгәнне көткән арада, кыска гына сүз сөйләде:

– Без Идел грузчигы Ардуановка исәп тотып ялгышмадык. Ардуанов артеле бөтен төзелешкә үрнәк күрсәтте. Юкны таптырып, саботажлык итәргә теләүчеләр авызларын күтәреп калдылар. Котлыйм, иптәшләр, уңыш телим. Кем дә кем ялкаулана, кем дә кем прогул ясый һәм шул сәбәпле социализм төзүгә аяк чала, аңар безнең арада урын булмаячак.

Сагайкин өстәл янында сабыр гына утырган Мирсәет абзыйның кулын кысты. Ардуанов, постройком секретареның кулы каты икәнен тоеп: «Моңардан уңарбыз, шаять», – дип, күңеле булып уйлады.

Табынга җәелгән ак эскәтер, стенадагы Ворошилов портреты, көндәлек кысыр солы өйрәсе урынына бирелгән итле токмач әртилчеләрнең кәефләрен янә бер мәртәбә күтәреп җибәрде.

Бик җәелеп китмичә генә тамак туйдырып алгач, туп-туры эш урынына юнәлделәр. Төштән соң да темпны киметәселәре килмәде. Шулай да тук карынга эш әкренрәк барды, көрәкләр төшкә кадәрге тизлек белән җилләнеп очына алмады. Киндер бияләе булмаганнарның уч төбе кабарып чыкты. Яшьрәкләрнең биленә төште. Бирешергә ярамый иде: тешне кысып, билне нык буып эшләделәр. Көрәкләрне иңбашына салып өйгә кайтырга чыкканда, кояш Усолье урманнары артына баеп бара иде инде.

Кичке ашны ашагач, сазга баткан аякчу, тирләгән тән белән землянкаларга кайтасылары килмәде, әртилләре белән җыелып, Зырянка елгасына су керергә киттеләр.

Көннәр кояшлы торганлыктан, сентябрь башы булса да, су суык түгел иде әле. Шапыр-шопыр йөзделәр; чолгауларын, ыштырларын юып, үзләре сабынлап юынып алганчы, җир өстенә эңгер иңде. Мирсәет абзый борчыла башлады, иртәгә иртүк эшкә чыгасы барын әйтте. Ләкин Исәнгол Юлдыбаев егетләре – Агыйделдә, Димдә су кереп үскән башкорт узаманнары – ашыгырга теләмәделәр. Беренче көннән үк егетләрнең иреген тыю уңайсыз иде, шуңа күрә Мирсәет абзый сабыр гына аларны көтте. Башкортлар судан чыккалаганчы, әртилнең бүтән егетләрен төркем-төркем итеп озата торды.

Үзе башкорт егетләре белән бергә кайтты.

Су кергәннән соң җиңеләеп калган эшчеләр, үзара гөрләшеп, аулак урман юлыннан кайталар, эшләр әйбәт башланды бит әле, болай барса, бигүк оттырмабыз, палучкыдан өс-баш рәтли алырбыз, дип хыялланалар иде.

Урманның иң куе урыныннан чыкканда, кош сайравына гаҗәпсенеп туктап калдылар. Сентябрьдә ниткән саташкан кош булыр бу, ә? Әллә берәрсе кошларны үчекләп йөриме?

– Калай матур һайрай, үзәктәремде өзеп ала, – дип, Киньябулат һәммәсе өчен берьюлы хисен белдерде. – Дим буенда сагында алай апарук һайрамай инде бит ул. Әллә, булмаһа, бер тиклем тыңлап алабызмы? Намә ашыгабыз әле без?..

Туктап, бер урынга өелделәр. Нәкъ шул мизгелдә егетләрнең баш өстеннән зур бер таш очып, нарат кәүсәсенә килеп бәрелде. Аннары кинәт барлык яктан таш, кирпеч, балчык кантарлары оча башлады. Кемдер башын тотып, ачыргаланып кычкырып җибәрде.

– Ятыгыз! – дип кычкырды Ардуанов. Дәррәү яттылар. Кошчык әле һаман өздереп сайрый иде. Кай тарафтадыр байгышның уфылдап куйганы ишетелде.

«Безнең беренче булып эш башлавыбыз кемнеңдер эчен пошырган, – дип уйлады Ардуанов яткан җиреннән. – Әртилне бүлгәләп йөртмәскә, саграк булырга кирәк».

7

Төнлә булган хәлгә күңеленнән борчылса да, Мирсәет абзый аны төзелеш җитәкчеләренә җиткермәде. «Гадәти хәл, спецовка белән уңайлы эш шартлары таләп итеп тә, ниятләре барып чыкмаган бузотёрлар бездән үч ала, – дип фикер йөртте. – Көнчелек нишләтмәс. Таш атып, нәрсә кыралар, бер атарлар, ике атарлар да, арыгач туктарлар».

Ялгыша иде Мирсәет абзый. Бер ай эшләгән арада төзелештә Ардуановларның дошманы күзгә күренеп артты. Кассага акча алырга килгәч, башка әртилләр аларга өнәмичә, дошман күз белән карыйлар, чөнки Ардуановлар получканы бер ярым мәртәбә артык ала, алар әртилендә прогул ясаучы, эш нормасын үтәми калучы юк иде. Җыелышка килгәч тә, алар адресына төртмәле сүзләр ишетелеп тора. Чөнки хезмәт дисциплинасы ягыннан аларны һәрвакыт үрнәк итеп сөйлиләр.

Каш астыннан карауларга, төртмәле сүзләргә дә түзәргә булыр иде, тагын бер атнадан Нәфүш-Сайрар Кош белән Киньябулатны Зырянкага балык тотарга барган җирләреннән авыз-борыннарын канатып кыйнап кайтардылар.

Мирсәет абзый көне буе күңелсез йөрде. Йөзе борчулы, кашлары җимерелгән, күңелендә төзелеш башлыкларына карата үпкә дә бар иде. Нәрсә карап йөриләр, ник тәртип урнаштырмыйлар? Әртил белән әртилнең сугышканын көтәләрме? Алайга китсә бит – Ардуанныкыларны җиңәрлек әртил юк әле төзелештә. Болай ярамый, чарасын күрергә кирәк. Өч чакрым гына ары посёлокта патша заманыннан ук калган төрмә бар, стеналарын дегеткә буяп, нарат бүрәнәдән салганнар. Милиция постлары оештырырга, азу теше ярган хулиганнарны җыеп ябарга кирәк. Бер дә, ике дә җәзасыз калгач, узынырлар алар…

Берьюлы ике егетнең кара канга батырып кыйналуы әртилнең дә кәефен алган иде. Ул көнне сүлпәнрәк эшләделәр. Көндезге аш вакытында Ардуанов әртилне Юлдыбаевка тапшырды да туп-туры конторга китте. Исәбе мәсьәләне кабыргасы белән кую иде. Ләкин ул анда төзелеш башлыгы Крутановны да, партком секретаре Хангильдянны да, постройком председателе Мицкалевичны да очрата алмады. Төзелеш гаять зур мәйданда бара: Селин сазлыгын арчып, тар юл салырга җыеналар; станцага цемент, чуерташ, металл конструкцияләр төялгән эшелоннар килеп туктаган – аларны кабул итеп, комбинат булачак урынга китерергә кирәк. Үзәк дамбаның өлгереп җитмәве кулны тота. Шуңа күрә җитәкчеләр, кырыкка ярылырдай булып, участоктан участокка чабалар иде.

Мирсәет абзый инде җитәкчеләрне очрата алудан өмет өзеп кайтырга чыккан иде, юлда аңа Сагайкин очрады.

Ксенофонт Иванович аны постройкомга алып керде. Яңак сеңерләрен биетеп, тешен кысып тыңлады, кулларын артка куеп, ишекле-түрле йөреп тыңлады. Озаткан чакта әйтте:

– Борчылмагыз, иптәш Ардуанов, тәртип булыр! Социализм төзелешенә аяк чалучы бузотёрларның тамырына балта чабарбыз.

Бер көн узды, ике көн узды, тәртип урнашмады. Ул арада бараклар салучы Громов әртилендә сугыш чыкты. Эш нормасыннан риза булмаган ике бузотёр әртил башлыгы белән сүзгә килгәннәр.

Ниндидер Ардуанов безгә закон түгел, адым саен норма арттыруга без категорически каршы, дигәннәр.

Әртил кинәт икегә бүленгән, бер як Громовны яклый, бер як – бузотёрларны, әлеге ике җәнҗалчы утка керосин сибеп тора. Дәгъвалаша торгач, сугышып киткәннәр. Йодрык белән, утын пүләне белән, кулга ни эләкте шуның белән. Канга баткан ике кешене больницага алып киткәннәр.

Балта осталары икенче көнне көне буе эшләмәде. Бу инде төзелешнең бер участогын туктату, димәк, шуңа бәйле рәвештә, җир казучы Ардуанов әртиленә дә йогынты ясау иде. Ник дисәң, суыклар инде башланырга тора, землянкаларда юеш, суык тиеп йөткереп йөрүчеләр күренә башлады.

Кирәк бит, өченче көнне землянка янында учак яккан Исәнголга читтән килеп чыккан берәү, тәмәке сораган сылтау белән бәйләнеп киткән. Юлдыбаевның кан бик кызу: оча-куна, бәйләнүче өстенә килә бу. Тавышка башкорт егетләре йөгереп чыга. Горур халык, кимсетергә юл куймый торган халык. Каннары кайнап, ярсынып, рәнҗетүчене җир йөзеннән себереп ташларга итенәләр. Ардуанов, егетләрне үгетләп-ялынып, сугышны көч-хәл белән туктатып калды. Туктатуын туктатты, ләкин күңеле тынычланмады. Көн дә, көн дә үгетләп кенә котылып булмас бит, сугыш оештыручы, эшче халыкның күңелен бимазалаучы хулиганнарны авызлыкларга кирәк.

Ардуанов үтенече белән шул ук көнне кичкырын Крутанов җыелыш җыйды. Көндез ашханә, кичен клуб итеп җайлаштырылган тоз амбарына эшче халык килеп тулды. Төзелеш җитәкчеләре барысы да килгән, өстәвенә, ышанычлы булсын дип, Веретьядан ике милиционер да чакырганнар иде. Җитәкчеләр үзләре халыкка күренердәй урында, идәннән ярты гына метр биегрәк итеп эшләнгән сәхнә сыман урында утыралар, милиционерлар стена буена басканнар. Күгелҗем төстәге шинель, якага таккан кубиклар һәм бил каешын тартып торган авыр наганнар кайнар канлы егетләрнең эченә шом салырлык иде.

Җыелышны җитди башлап җибәрделәр. Никифор Степанович Урал үзәгендә салыначак химия комбинатының әһәмияте, икмәккә туенмаган авылларга кирәкле ашлама турында сөйләде.

Аннары ул төзелешкә комачау итүче хулиган-бузотёрларга каршы махсус комиссия төзелүен, аның җитәкчесе итеп постройком секретаре Сагайкин иптәш билгеләнүен әйтте. Озакка сузып тормастан, сүзне аңа бирде.

Ялт итеп чистартылган биек кунычлы сары хром итектән, яхшы галифе чалбардан, пинжәк һәм галстуктан чабаталы-чикмәнле халык алдына, өстәл кырыена чыгып баскан Сагайкинны халык сагаебрак каршы алды. Тышкы кыяфәттә аерма бик зур иде.

– Ил, күзен төбәп, безгә карый, – диде Сагайкин. – Азот-тук заводы – илнең беренче химия флагманы. Азот – капитализм белән кушылганда – җимерү, кыру, сугыш һәм үлем. Азот – социализм белән кушылганда – югары уңыш, хезмәт кешесенең тормышын бөтәйтү, ахыр килеп, азот – безнең шартларда культура. Шулай булгач, әйдәгез, киләчәк көнебезне матур итеп корыйк. Социализм иленең индустриясен нык итеп салыйк.

Амбарда дымсу, суык иде, йөзләгән халык сулавыннан ул җылынып китте. Сагайкин сүзләреннән соң халык кузгалышып, гөжләп алды.

– Ә хулиганнар? Нишләтәбез аларны?! – дип кычкырды карлыккан тавыш.

Аны шундук икенчесе эләктереп алды:

– Вәйт имынны! Җитәкче булсаң, син безгә шунысын әйт!

Ксенофонт Иванович, пөхтә итеп таккан галстугын рәтләп, тавыш басылганны көтеп торды.

– Мин бу сорауны көткән идем, иптәшләр. Безнең төзелеш көн саен сәләтле төзүчеләрне алгы планга чыгарып тора. Пермь грузчигы Ардуанов җитәкләгән артель ай буена эш нормасын бер йөз дә кырык процентка үтәп килде. Балта осталары артелен Павел Громов шулай ук беренче рәткә алып чыкты. Коммунист Николай Вотинов слесарьлары якын көннәрдә су кудыру станцасы монтажларга керешә. Алар башкарган эш меңнәргә үрнәк.

– Ә хулиганнарны нишләтәбез? – дип, баягы карлыккан тавыш тагын кычкырып җибәрде.

– Дөрес! Громов әртилен эштән туктаттылар.

– Бараклар җитешмәячәк.

– Землянкада кыш чыгабызмыни?

Халык бердәм шаулый, амбарның төрле-төрле почмагыннан ачы итеп әйткән усал сүзләр яңгырап-яңгырап китә иде.

Крутанов халыкны кыңгырау шалтыратып тынычландырган арада уйлап алды: «Җыелышны ардыра. Халыкны үчекли… Эшчеләр бит матур сүз тыңларга түгел, конкрет фикер ишетергә килгән. Эх, комиссия председателе итеп Мицкалевичны куярга иде. Ул Мәскәүдә шул, ике айсыз кайтмый…»

– Йә, ярый, сузмагыз, – диде ул Сагайкинга коры гына.

Сагайкин аңа карап баш иде дә тураеп басты.

– Төзүче иптәшләр, тынычланыйк. Аңсыз элементлар белән көрәш кискен куелачак. Безнең бурыч – иң әүвәл төзүчеләргә уңайлы эш шартлары һәм культуралы ял оештыру. Икенчесе – социализм төзелешенә аяк чалучыларның тамырына балта чабу.

Мирсәет Ардуанов кашын җыерып куйды. Сагайкинның соңгы сүзләре аңа үтә дә таныш иде. Ул бит аны теге чакта да шулай юатып чыгарды, ә үзе тәртип урнаштыру өчен кыл да кыймылдатмады.

Аның уйларын хуплагандай, халык тагын шаулаша, ризасызлык белдерә башлады.

– Нишләптер балтаң бик үтмәс күренә.

– Син балта кайраганчы, әнә ничә эшчене имгәтеп ташладылар!

– Сүз боткасын туктатыгыз!

– Долой тел бистәләрен!!!

Кемдер ишек төбендә ачы итеп сызгырып җибәрде. Милиционерлар шунда ташландылар, ләкин алар ду килгән халыкны ырып-ерып анда барып җиткәнче, сызгыручы чыгып тайган иде инде…

Җыелыштан соң төзелеш җитәкчеләре үзләре киңәшкә җыелдылар. Партком секретаре Хангильдян җыелышта бер сүз дә дәшми тыңлап кына утырган иде, ул, Сагайкинга төбәлеп:

– Син, Ксенофонт Иванович, ботка ясадың. Халыкны котырттың,– диде.

– Нигә, мин кирәкмәгән сүз сөйләдемме әллә?

– Һәр сүзнең урыны бар. Монда әле аңлы эшчеләр түгел, сезонниклар икәнен онытып җибәрдең. Бер елга соңрак сөйлисе сүзләрне сөйләдең. Бүген конкрет сорауга җавап бирергә кирәк иде. Әгәр алга таба да шулай кылансаң, постройкомнан китәргә туры килер сиңа.

– Гаебемне таныйм, иптәш партком секретаре.

– Тану аз, конкрет эш эшләргә кирәк. Милиция постларын көчәйтү, аңлы эшчеләр, бигрәк тә гражданнар сугышы, Кызыл армия мәктәбен узган партиецлар исәбенә тәртип сагына яңа кадрлар әзерләү синең өстә. Бүгенге гаебеңне син бары тик шуның белән генә аклый аласың. – Аннары ул, Крутановка карап: – Җыелышны алдан әзерләмәвебез начар, иптәш Крутанов, беренче коймак төерле булды, – диде. – Мицкалевичның өйдә булмавы үзен нык сиздерә.

8

Октябрь ахырларында кар явып, Урал урманнарын актан кидерде. Сулыш алу иркен, дөнья ямьлерәк булып китте. Ләкин бер атна да узмады, кар эреп бетте. Җир кара, карагайлар кара, каен кәүсәләре генә ак. Күк йөзе тәбәнәк, соры, анда җил йөри бугай, болытлар ашыгып ага.

Ул да түгел, көзге бәйләнчек яңгырлар башланды. Әйләнә-тирә гел юеш, гел яңгыр, әртилчеләр бил тиңентен сазга батып кайталар, чабаталарга олавы белән балчык иярә, аякка су үтеп алҗыткач, чабата астына күн тегеп, сүс үреп киделәр. Алар гына да коткара алмый, хәзер инде җир казучылар түземсезлек белән Әдәми тауда баракларның өлгереп җитүен көтәләр иде.

Әдәми тауның легендасы бар: абыйлы-сеңелле ике туган бер-берсенә гашыйк булганнар. Әтиләре аларны йорттан кугач, әлеге тауга килеп куыш казыганнар, гомер буе шул куышта япа-ялгыз яшәп үлгәннәр, имеш. Шуннан тауның исеме Әдәми тау булып киткән, ди.

Ниһаять, беркөнне, иң беренче итеп, Ардуанов әртилен Әдәми таудагы баракка күчерделәр. Баракта, солдат казармаларындагы кебек, икешәр катлы нар-сәндерәләр ясалган, эченә коры салам тутырылган мендәр, матраслар куелган иде. Әртилчеләр аның тәрәзәләре биек һәм якты булуына, ягарга мичләре булуына сөенделәр. Дымлы юеш землянкалардан соң мондагы корылык, яктылык аларга бик зур рәхәтлек булып, җәннәт булып тоелды.

Урал тайгасына килгән гигант төзелешләр белән чагыштырганда, агач нар белән салам матрас – гел дә фәкыйрьлек бит инде. Әмма Урал урманнарында көне-төне ухылдаган, җир тетрәткән авазларны колаклары белән генә түгел, җаннары белән дә ишетеп, куәтле яңа дөнья килүен сизеп йөргән әртилчеләр артыгына дәгъва кылмыйлар иде. Көзге бәйләнчек яңгырлар да, ноябрь суыклары да аларны куркытмады, башланган эшне бер генә минутка да туктатмадылар.

Пар копёрлары, чыгыр-лебедкалар, пошкырып-ухылдап, Кама буеның туң җиренә тимер-бетон субай суктылар; электр җитәрдәй җиргә чыбыклар сузып, электр җитмәстәй җирдә учаклар ягып, кәйлә һәм көрәк, лом һәм кувалда белән коралланган меңнәрчә кешеләр, Әдәми тауны актарып, химкомбинат мәйданына Строганов солеварняларының тозлы суы сеңә-сеңә кайракка, тимергә әйләнгән каты балчык ташыдылар.

Социализм иленең индустрия гиганты корылачак урында, юл өстендә комачаулап торган борынгы тоз амбарларының көлен күккә очырып, динамит шартлый; җимерелгән-тетелгән кирпечтән һавага соры-кызгылт төстәге тузан өермәләре күтәрелә; тузан таралган чакларда Әдәми тау белән Жданово кыры арасында ком һәм чуерташ ташучы Курган мужикларының атлы олаулары, кәрван-кәрван тезелеп, берәр чакрымга сузыла иде. Боларны көн дә саен күреп йөргән Мирсәет абзыйның күңелендә әле моңарчы татып карамаган яңа бер тойгы уянды: затлы нәсел Строгановлар өч гасыр буена Уралда хакимлек иткәннәр. Аларның явызлыгы халык бавырына тозлы таш булып утырган. Яңа заман әнә шул хатирәне җир өстеннән гүя бөтенләе белән себереп ташларга тели.

Ардуанов әртиле әле һаман да дамба төзелешендә эшли. Дамбаның соңгы эшләре борын төбенә килеп терәлде. Урамда утыз биш градуслы декабрь салкыны. Әртил туннель казырга тотынды. Төзелеш мәйданына килеп җиткән урында дамба гади дамба булып кына кала алмый, аның өстеннән әле, поездлар җиһаз йөртсен өчен, чуен юлы да узарга тиеш иде. Мирсәет абзый борчуга калды: әртил гадәттәгечә эшләсә, туннельне бер айдан бетерә алмый, җир тимер кебек каты, лом белән ваткан чакта, туң җирдән очкыннар чәчри.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации