Электронная библиотека » Гарифҗан Ахунов » » онлайн чтение - страница 15


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Гарифҗан Ахунов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 15 (всего у книги 27 страниц)

Шрифт:
- 100% +

– Аларны тотулары дөрес. Нәрсә эшләгән алар, пока белмибез, менә суд булыр, тикшерерләр, шуннан соң безгә дә әйтерләр, кирәк тапсалар, язып та чыгарлар, – диде Ардуанов. – Әнә безнең кукушкабыз килде, бетон катканчы бушатып бетерергә кирәк.

Күке-паровоздан бетон ташырга тиешле егетләр такта юлдан буш тачкаларын дыңгырдатып чаба башладылар.

Шамук, әле һаман Ардуанов яныннан китәргә теләмичә, аның яныннан юыртып барган көйгә:

– Мирсәет абзый, дөрес булса, корткычлык шайкасында… дөрес булса, Шакир Сираев та катнашкан, диләр. Ә нигә ул иректә йөри, ә нигә аны ябып куймыйлар? – диде.

Ардуанов сәерсенеп тукталып калды, кепкасын күз өстенә таба шудырып, башын кашып торды:

– Менә анысын әйтә алмыйм, туганкай, ник дип әйтсәң – белмим: Шакир бик сак кеше, андый шайкага катнашыр микән?

Шуның белән сүз бетте.

Платформага килеп җиттеләр. Күке-паровоз, бер вагонга төяп, икешәр кубометрлы сигез чан алып килгән иде. Ардуанов беренче чанның эшермәсен ике куллап, черәшеп торып ачты да иң алдан килеп туктаган Сибай тачкасына бетон агыза башлады, аннары бу эшне Бәхтияр абзыйга тапшырып, үзе котлованга ашыкты.

Котлован тирән, бетонны улактан агызып төшерәләр, астагылар аны көрәк белән котлованның аргы почмакларына тикле таратып, тигезләп йөриләр, арматур челтәрендә һава калмасын өчен, ныгытып таптыйлар иде.

Ярты сәгать чамасы эшләгәч, өстә эш барышын күзәтеп торган Мирсәет абзыйны кожан башлыгын күз өстенә үк төшереп кигән таныш түгел берәү чакыра килде:

– Мастер, казага тарыдык! Бетон бөялде. Тизрәк, тизрәк!

– Кайда? – диде Мирсәет абзый, ачыкларга теләп.

– Әнә анда! Әнә теге башта.

Котлованның аргырак почмагында бер төркем кеше өелгән, алар нидер әйтеп кычкыралар, тиргәшәләр, ни кычкырганнарын аңлап булырлык түгел иде.

Ардуанов кешеләрне аралап килеп чыкты да:

– Кайда? – диде.

– Әнә тегендә, аргы башта! – диде берничә тавыш берьюлы. Аргы башка котлован өстенә сузып салган дүрт кырлы бүрәнә – өрлек аркылы гына чыгарга мөмкин иде. Бөялеп торган бетонның ярты сәгать эчендә бернигә ярамаслык булып катып каласын белгәнгә, Ардуанов икеләнеп тора алмый иде. Ул өрлек аша чыга башлады: кулларын кош канаты кебек җәеп, тигезлек саклап барды, һәркем үз эше белән мәшгуль, аңа игътибар итүче юк иде. Ардуанов аска карамаска, өрлекне тизрәк үтеп китәргә тырыша, чөнки аста аркылы-торкылы тимерләр, арматур оялары белән челтәрләнгән упкын ята, бригадирның аз гына саксызлыгы да аны упкынга мәтәлдереп җибәрүе мөмкин иде. Матчаның аргы башына, бетон бөялеп торган урынга килеп җитә башлагач, ул иркен сулап куйды, әмма шул ук мизгелдә дошман тозагына эләккәнен сизеп алды, кире борылырга өлгергәнче, астан кисеп куелган матча чатырдап уртадан сынды да, Ардуанов, канаты каерылган кош кебек бер якка авышып, тимер-томырлар өстенә, упкынга очты, аның артыннан ук бөялеп торган бетон убылып төшеп китте.

24

Бу ниткән әкәмәт?! Ай күк йөзеннән җиргә төшкән, тегермән ташы чаклы сары түгәрәк булып Актаныш болыныннан тәгәрәп йөри, сикереп-сикереп китә, аның тышкы ягы шундый кытыршы, шундый суык, яланаяклап болыннан чабып йөргән Мирсәетнең ул битләренә, кулларына бәрелеп китә, бәрелеп киткән чакта кычкырып җибәрерлек итеп авырттыра. Мирсәет уң кулын янтыгына кысып тоткан, түгәрәк сары кытыршы ай кагылудан курка. Ул да түгел, ай әкрен генә җирдән куба, тәлинкә кебек кечерәя, аннары күздән югала, югала, югала… Ут кебек кызу, болын чәчәкләре төсле аллы-гөлле бер юл сузыла. Очсыз-кырыйсыз юл. Салават күпере түгелме соң бу? Ялантәпиле Мирсәет белән ялантәпиле Шакир салават күпере өстеннән баралар, гәүдәләре каурый кебек җиңел, битләренә салкынча җил бәрә башлый. Алар Шакир белән икәү баралар да баралар, баралар да баралар, бер-берсенә әйләнеп тә карамыйлар; бара торгач, салават күпере юкка чыга, алар болытка утырып баралар. Шакирның чәчләре озын, ике толым, әнә шул ике толым чәче белән ул, икедән үргән камчы кебек итеп, Мирсәетнең битенә чаж-чож китереп суга, Мирсәет битен куллары белән каплый, ләкин барыбер котыла алмый, Шакир аны сөлге белән биленнән урап ала, кисмәк кыршаулаган кебек итеп кыса, Мирсәетнең кабыргалары сытылып эчкә керә, һәм ул, авыртуга түзә алмыйча ыңгырашып, күзләрен ача…

Өстенә үк иелеп торган бер хатынны күрә, битенә аның кулы килеп орынуын һәм аның тавышсыз гына елаганын абайлый, шуннан соң тагын печәне чабып алынган Актаныш болынында зур күн итекләр киеп, авыр кожаннар киеп, кулына көрәк тотып әрле-бирле йөргәнен сизә, бу бит чын түгел, бу бит төш димәкче була, сүзен әйтә алмый. Төш түгел бу, өн бу, әнә бит айны ул икенче мәртәбә күрә, ай зур, тегермән ташы чаклы, ай якты, күзләрне чагылдырырлык якты, болын өсте аның нурыннан көмеш тәңкә белән тулган. Шәбез елгасы да агарып ага, эшлия-чуклар белән бизәлгән атлы арбалар бара, арбадагылар, йөзләре белән арбаның эчке ягына карап, бер-берсен билләреннән алып утырганнар, баш өстендә чалгылары ялтырый, Шәбез болынында тәгәрәп йөргән ай әллә кая киткән, чалгылар барыбер ялтырый, юл зур бер өрлек булып завод котлованы аркылы сузыла, арбалар канатларын әле уңга, әле сулга янтайтып, матча өстеннән баралар. Кисәк-кисәк җил исә, битләргә рәхәт бәрелә, кулны, муенны, кабыргаларны авырттыра башлый, һава кыза, печәннәр кызыл төскә керә, битне ялкын өтә башлый һәм ул, янып үлүдән куркып, ыңгырашып җибәреп, күзләрен ача. Аның янында ак яулыклы, зәңгәр күзле бер хатын утыра. Ник утыра ул хатын? Аңар ни кирәк?

Тагын икеме-өчме тапкыр утта янып уянганнан соң, ул гел дә яныннан китми утырган хатынның Мәүгыйзәсе икәнен аңлап ала, күңеле тынычланып йоклап китә, бик озаклап, онытылып йоклый. Күзләрен ачкан чакта, аның янында ак халатлы, дәү борынлы, көйләп сөйләшә торган кеше басып тора, аның Мәүгыйзәсе юк.

Ак халатлы, аның бәйләнми калган кулын беләзек турысыннан кысып тотып, сәгатенә карап нидер саный һәм авызын җәеп елмая.

– Та-а-ак, так-так! Яшибез без, яшибез, күгәрченкәем. Кризисны уздырдык без. Дошманнарга үч итеп яшибез. Безнең организм беләнме? Безнең организм белән өч кабырга сыну нәрсә ул!

– Нәрсә, доктор, минем кабыргаларым сынганмыни?

– Без аларны ямадык, Ардуаныч. Ямадык без аларны. Кабырганы да, кулны да ямадык, ә менә умрау сөяге озаграк ялганыр. Әйдәле, дару эчеп алыйк әле без, менә шулай! Бик яхшы, бик яхшы, Ардуаныч. Ачымы? Ачы! Димәк, шәп.

Әкренләп, зур кыенлык белән, Ардуанов тормышка кайтты. Беренче көннәрне аңар кыен иде. Гомер буе эш эшләп, берәүнең дә кулына карамый, үз дигәненчә яшәп өйрәнгән кешегә, Идел грузчигына, сестралар кулыннан гына түгел, хәтта хатыны Мәүгыйзә кулыннан ашау да кыен иде, гарьлекле иде, ләкин нихәл итмәк кирәк, син инде исән калгансың икән, син әле башланмаган зур эшләргә кирәк икәнсең, тарих сине дошманнар мәкереннән эшче-крестьян властеның табиблары, врачлары кулы белән алып калган икән – син яшәргә тиеш. Дөрес, син, ике метрлы гәүдәң белән, Сабан туйларында әллә ничә төбәккә батыр калган куәтең белән менә хәзер, ак марляга уралган хәлдә, бишектәге сабый бала төсле ятасың; кереп йөрергә рөхсәт ителгәннән соң, бригадаңнан җыелып килгән егермеләп егет синең хәзерге хәлеңне күргәч тетрәп китте. Бәхтияр кордашың тавышсыз гына күз яшьләрен түкте; Шамуклар, Сибайлар, Исәнголлар, иреннәрен тешләп, аның елап бетергәнен көтеп тордылар. Аларга еларга ярамый иде. Аннары алар синең яныңда бик озак утырып тордылар, синең хәлеңә ияләшеп җиткәнче, үзләрен синнән өстен итеп сизми башлаганчы утырдылар, ник дисәң, алар сине остазлары, киңәшчеләре, әтиләре итеп күрергә өйрәнгәннәр иде бит.

Алар синең әнә шул сабый бала кебек уранган хәлдә дә сөйләшә ала, мыекларыңны дерелдәтеп көлә ала, киңәш бирә ала икәнеңә тәмам ышангач, күңелләрендә йөрткән уйларын да әйтеп бирделәр.

– Мирсәет абзый, ә нигә ул корткычлар – муеннары асларына килгере, күзләре чәчрәп чыккыры! – нишләп алар гел безнең бригатка гына каныгалар?! Аларга бүтән кеше беткәнмени? Әллә безне татар дип басымчак итәләрме? – диде Шамук, өзгәләнеп.

Бәхтияр абзый Шамукны куәтләп алып китте:

– Менә без, кордаш, уйлаштык-уйлаштык та шундый бер фикергә килдек. Әгәренки, дидек, Мирсәет кордаш исән-сау булып, безнең белән сөйләшер хәлгә килгән булса, дидек, без аңардан барыбыз берьюлы киңәш сорарбыз, дидек. Менә Сибай да, Зариф та, Каюм да, башка егетләребез дә бу хәлләрнең барысын бәйнә-бәйнә сөйләп, гәҗиткә язып чыгарга кирәк дип әйтәләр. Аллаһы боерган булса, язарбыз да, сөенмәсен дошман. Боларның котларын ботларына төшердем дип канат какмасын! Безнең кот бот тирәсендә түгел, югарырак икәнне дә белсен. Без бригат башыбыз Ардуановка булган һөҗүмгә каршы ударный эш белән җавап бирергә булдык!

– Дошман менә тотсын учлап-боргычлап! – дип өстәп җибәрде бер читтәрәк дәшми утырган Нурләхмәт, җебеп киткән борынын тартып.

– Чү, чү, балакайлар… – диде Ардуанов, аннары тешен кысып, күз яшен тыеп, озак кына дәшми ятты.

Тагын бер атнадан аның хәлен белергә Зөлхәбирә килде. Яңакларын ябып ук бөркәнгән кара-кучкыл яулыктан иде ул, шундый ук кара-кучкыл, куе зәңгәр төстәге күлмәк өстеннән ак халат салып кергән иде. Палата ишегеннән кергәч, идәнгә кадакланган кебек, бер урында таптанып торды, йончыган, хәсрәттән тоныкланып калган аксыл йөзенә, караватта ап-ак булып яткан Ардуановны күрүгә, куе кызыллык бәреп чыкты, тотрыксыз адымнар белән караватка тикле килеп җитте дә көне буе җыйган кыр чәчәкләрен кая куярга белми кулында тоткан килеш каушап калды. Керфекләрендә күз яше тетри иде, кинәт карават кырыена утырды, сүзен дә әйтә алмастан, Мирсәет абзыйның башын ике кулы белән кочаклап, кайнар күз яшен аның битенә, иреннәренә, мыегына коеп, үксеп елап җибәрде. Ничәмә көннәр түзгән, сабырлыгын җыеп, ныгып килгән Мирсәет абзый булып, ул да түзмәде, Зөлхәбирә белән бергә, ирләрчә мул күз яше белән тавышсыз гына елады.

Еларга хаклары бар иде аларның. Нәфүш-Сайрар Кош икесенең да газизе иде. Зөлхәбирә белән Мирсәет абзый бер-берсенә укытучылар, берсе грамотага өйрәтсә, икенчесе тормыш ныклыгына өйрәтә иде.

Елап туйгач, алар тормыш дигән үги әнкәләре кыерсыткан нәүмиз балалар кебек тынып калдылар. Зөлхәбирә Мирсәет абзыйның күзләренә карап озак утырды, әйтерсең азаккы минутларында бу батыр кешедән, бер генә нәрсәдән дә, бер генә эштән дә, хәтта авыруыннан да зарланмаган кешедән ул ныклык запасы алып китәргә тели иде.

– Мирсәет абзый… син рөхсәт итсәң… мин инде Березникидан китәр идем. Бик авыр бит миңа монда. Бер генә минутларга да исемнән чыкмый бит ул минем. Төшләремә керә, көлә-көлә урманнарда йөрибез. Кулларны тотышып йөрибез. Төнлә мин аны кояш итеп, ай итеп, йолдызлар итеп күрәм. Йа Рабби, нинди сөенечләр белән керә ул минем төшемә! – Кулларын кушырып, озак кына идәнгә карап утырды, тагын тулышып киткән күңеле белән тартыша, олы агасына күз яшьләрен бүтән күрсәтмәскә тели иде бугай. – Әйт, Мирсәет абзый, син ни дисәң – шул булыр.

Ардуанов аның, Нәфүшне искә төшерү сәбәпле, мәк чәчәге кебек кабынган, күңел тетрәтерлек чибәр йөзенә, моңсу күзләренә карап торгач, ифрат та үз итеп, якын күреп, аның әхлакый зурлыгына ышанып әйтте:

– Күңелең кушканча эшлә, балам. Берәү дә сине гаеп итмәс.

Алар, бер-берсен сүзсез генә аңлап, тагын беркавым утырдылар. Аннары Зөлхәбирә китәргә җыена башлады.

Мирсәет абзый аны бүтән кыстамады. Тик әйтә алмый калудан курыккандай ашыгып:

– Минем дә сиңа бер үтенечем барые бит әле, Зөлхәбирә, – диде. – Беләсеңме, егетләр килде миңа, гәҗиткә язасы сүзебез бар, диләр, син безнең бригатның күзен ачтың, теләкләре теләк килеш кенә калмасыные, булышсаңые син аларга.

– Кулымнан килә торган булса булышырмын, Мирсәет абзый. Ярый, сау бул, терел, Мәүгыйзәттәйгә миннән сәлам диген. Җае чыкса язармын, яза алмасам, онытты дип үпкәләмәгез, яме. – Куллары белән ике битен басып, бит очларының уттай януыннан оялгандай, әкрен генә баш иде һәм ашыгып чыгып китте.

Ардуанов, ул киткәч, йөрәгенең бер чите кителеп төшкәндәй тынсыз калып, бик озак түшәмгә карап ятты.


Аны больницада тагын ике ай чамасы тоттылар. Хәле яхшырган саен, килүчеләр күбәйде. Хангильдян белән Мицкалевич килеп бригададагы эшләрнең яхшы баруын, бригада белән хәзергә Исәнгол Юлдыбаев җитәкчелек итеп торуын, егетләрнең Ардуанов исеменә турылыклы булуларын, бер генә мәртәбә дә тәртип бозмауларын, бөтен төзелешкә үрнәк күрсәтеп баруларын иренмичә, җеп бөртекләп сөйләп, Мирсәет абзыйга дәрт өстәп киттеләр. Аз гына вакытка Крутанов кереп чыкты, Ардуановлар гаиләсенә Бишьеллык урамыннан ике бүлмәле квартир бирелүе турындагы ордерны күрсәтеп һәм «Социализм юлы» газетасында басылган бригада егетләренең мәкаләсен калдырып китте. Мәкалә үтерүчеләргә карата ачы нәфрәт хисе белән ярсынып язылган иде, Мирсәет абзый янә бер мәртәбә Зөлхәбирәне искә төшерде: Кадермәтова әйткән сүзендә торган, күңелендә кайнаган барлык уен-тойгысын, иске дөнья ялчыларына карата җанында саклаган ачы нәфрәтне бригада егетләре исеменнән әйтеп биргән иде. Шушы ут кебек кайнар, ярсу тойгыларны раслап, бригаданың 116 кешесе кул куйган иде.

Үтәр еллар, агар сулар – бу документ утызынчы еллар комсомолының үзләреннән соңгы буыннарга әйтеп калдырган васыяте булып сакланыр. Хәзергә ул, мылтык көпшәсенә куелган кайнар пуля кебек, газета битендә ята һәм Ардуановны, Зөлхәбирәнең моннан ике айлар элек үзен күреп сөйләшкәндәге кебек, тәүге көче белән дулкынландыра иде.

25

Август көне сүнеп бара иде. Кама буена, зур пароходлар рәтләп сәлам дә бирми китә торган бәләкәй генә пристаньга халык килеп тулды. Шаулыйлар, бәхәсләшәләр, төркем-төркем җыелып, тәмәке төтәтәләр, вакыт-вакыт көлү өянәге тирә-якны дер селкетә, ләкин озакка бармый, кинәт кабынган кебек, кинәт сүнә һәм халык арасында эреп югала. Куера барган кичке эңгердә кешеләр күңелендә бер уй яши: нарком килә. Авыр промышленность халык комиссары Орджоникидзе. Ниндирәк икән ул? Нинди изге уй белән йөри?

Наркомны каршы алырга килгән делегациядә Мирсәет Ардуанов та бар. Ул кычкырып көлми, пароход шактый соңга калса да, борчылуын башкалар кебек кычкырып әйтми, аның күңелендә хатыны Мәүгыйзә яши.

Җир өстенә караңгылык иңә башлады инде. Кама өстендә маяк утлары кабына, пароход әле һаман юк. Мирсәет абзый түзмәде, делегация башлыгы Крутанов янына килеп:

– Никифор Степанович, булмаса, мин кайтыйм әле… – диде. – Хатын больницада минем.

– Больницада? Ни булды?

– Бала табарга киткән иде. – Ардуанов, уңайсызланып һәм бер үк вакытта күңеле нечкәреп, төзелеш башлыгына карады.

– Авыр мәсьәлә бу, иптәш Ардуанов. Китмә дисәм, сәбәбең зур, ата кешене рәнҗетүдән куркам, кит дисәм – беренче ударниктан башка наркомны каршылау килешерме? Авыр мәсьәлә, иптәш Ардуанов.

Мирсәет абзый икеләнә иде әле, ул арада халык шаулаша, ташкын булып пристань дебаркадерына агыла башлады. Ул да түгел, Крутанов, Мирсәет абзыйны кулыннан эләктереп, үз янына тартып алды, делегация барачак юлга алып китте.

«Камский водник» дип, исеме ак буяу белән язылган бер палубалы бәләкәй пароход пристаньга туктап, мөгрәп кенә кычкыртып куйды.

Матрослар җәлт кенә басма суздылар.

Пароходтан башта хәрби киемле өч егет чыкты, алар артыннан ук, урак-чүкечле фуражкасын баш өстендә болгый-болгый, кожан чабуларын җилфердәтеп, Орджоникидзе басмага килеп керде. Аны рәсемнәрендә күреп гадәтләнгән күперенке зур кара мыегыннан таныдылар. Ул шундый тиз атлый, коридор калдырып ике якка тезелгән халык төркеменә баш ия-ия, адәм ышанмастай бер ихласлык белән елмаеп-балкып килә иде ки, пароход көтеп үткәргән борчылу минутлары шундук юкка чыкты.

Орджоникидзе, делегация кешеләре белән кул биреп күрешә-күрешә, Мирсәет абзый янына да килеп җитте. Крутановның:

– Төзелеш ударнигы Ардуанов, – дип тәкъдим итүе булды, Мирсәет абзыйның сөялле дәү кулын нарком үз учына эләктереп алды. Ардуанов кабынып китте, яратып аның кулын кысты. Орджоникидзе, очкынлы кара күзләре белән аңа төбәлеп һәм авырткан кулын шаяртып селкеп:

– Химия ышанычлы кулларда, – диде.

Ул Ардуановны җилкәсеннән җиңелчә кочаклап, эшен-тормышын сорашып барды. Аннары, гафу үтенгәндәй баш кагып, Мирсәет абзыйдан аерылды да сорауларны Крутановка яудыра башлады.

Автомобильгә утырып, юлга чыктылар. Калкурак урынга күтәрелгәч, Орджоникидзе, аның белән бергә делегация членнары машинадан төште. Күрәсең, наркомның комбинатны ерактан ук күрәсе килгәндер. Ул, комбинат ягына карап, баскан урынында тын калды.

Алар каршында җирне-күкне иңләп, комбинатның беренче чираты – азот-тук заводының гигант силуэты күренә. Кап-караңгы күк йөзендә, йомгак-йомгак бөтерелеп, кайнап, ургылып, аксыл төтен югары менә. Комбинат морҗаларын төн карасы йотканга, төтен төтен булып түгел, һавада очып йөргән аждаһа булып күренә, күкерт цехы өстендәге сары ялкын әйтерсең әкият аждаһасының авызыннан бөркелгән ут иде.

Орджоникидзе тирән итеп бер сулады да киредән машинага кереп утырды.

Крутанов аңардан җитди генә сорады:

– Бүген ял итәсезме, Григорий Константинович, әллә туп-туры заводка барабызмы?

Орджоникидзе көлеп җибәрде һәм, балаларча шукланып:

– Ялны оныттык, иптәш Крутанов. Заводка алып барыгыз, – диде.

Азот-тук заводында ярты сәгать чамасы йөрделәр. Цехларда җыелып алынмаган тимер-томыр аунап ята, почмакларга чүп өелгән иде. Орджоникидзе цехтагы эшчеләрне үз янына җыеп алды, аның авызына керердәй булып тыңлаган баш инженерга карап түгел, нәкъ менә эшчеләргә карап, кулларын бик хәтәр бутап, ләкин йөзенә ачулы кыяфәт чыгармыйча гына:

– Производство культурасын күтәрергә кирәк, иптәшләр, – диде. – Беләсезме, Европада нәрсә диләр: хезмәт дисциплинасы белән производство культурасы – эшнең төп уңышы. Культурасызлык – безнең беренче дошманыбыз. Ул безне эленке-салынкы йөрергә өйрәтә. Культура, иптәшләр, культура!

Сәгать инде уннар тирәсе иде. Орджоникидзе ТЭЦка алып баруларын үтенде. Станцаны карап-барлап чыкканнан соң, делегация белән бергәләп, төтен суырткычны карады, түбәгә менде. Түбәдә калын сайгаклар өстенә төтен суырткычның ремонтка дип сүтеп ташланган тимерләре тезеп салынган иде.

Орджоникидзе мыек астыннан көлемсерәп куйды:

– Түбә җиһаз кую өчен ябыламыни?

Баш инженер, уңайсызланып, аңлатма бирә башлады:

– Механизм булмау кулны тота, иптәш Серго. Йөк күтәрүче краныбыз юк, шундый авыр тимерләрне аска нәрсә белән төшереп, нәрсә белән менгезәсең? Вакытлыча түбәгә куеп торырга туры килде.

Орджоникидзе әрдәнәләп өелгән җиһазлар янына килеп, уйчан гына карап торды, башын чайкады, аннары авыр көрсенеп әйтте:

– Әйе, үкенечкә каршы, эшкә иң кирәкле, иң элементар механизмнарыбыз юк әле. Тизрәк үзебезнең техниканы булдырырга кирәк, производство өчен уңайлы, эшне тизләтә торган механизмнарны!

Ардуанов наркомның үз-үзен тотуында таләпчән бер гадилек сизде. Орджоникидзе өйрәтми, акыл сатмый, үзен уратып алган эшчеләр, җитәкчеләр белән бергә, Березникидагы яңа эшләрне күздән үткәрә; берәр нәрсә күңеленә хуш килгәндә, күперенке зур мыегы бөтен битен тутырып җәелә, тирә-якка күзләреннән нур көлтәләре чәчелә; җитешсезлек күрсә, мыек очлары түбән салына, эшчеләргә дә, җитәкчеләргә дә үз фикерен ул өзеп кенә әйтеп бирә иде.

Икенче көнне сода заводында йөргәндә, Ардуанов аның сүзсез калуын, еш кына көрсенеп, баш чайкап куюларын күрде. Завод бик иске шул, купец Любимовлар заманында ук салынган. Известь сөте куып торучы поршеньлы насослар тузып беткән, ләкин әле, күрәсең, илнең аларны яңага алыштырырлык куәте юк. Шуңа көрсенә Серго, шуңа тавышсыз йөри. Ә Мирсәет абзыйның аны көләч чырайлы итеп, шат итеп күрәсе килә, рәхәтләнеп шаулап көлгәнен ишетәсе килә. Серго кебек нык ихтыярлы ихлас кешеләргә килешә андый көлү, тар холыклы, астыртын кешеләр генә кете-кете килеп, кәҗә көлүе белән көлә торган булалар.

Ардуанов төнлә больницага барып кайтты. Аның кызы туган. Мирсәет абзыйның шул куанычын нарком белән уртаклашасы килә, бәлки, шул хәбәрдән Сергоның күңеле күтәрелеп китәр дип уйлый, әмма әлеге хәбәрне ул үтерсәләр дә әйтә алмаячагын яхшы аңлый. Юаш холыклы Мирсәет, юаш. Ә менә Шакир Сираев булса, наркомның күзенә чәчрәп керер иде…

Орджоникидзе заводның бер коридорында сода капчыклары ямап утырган хатын-кызларны күреп алды. Баш инженер наркомны ул турыдан никадәр тиз алып китәргә тырышмасын, булдыра алмады, хатын-кызлар әллә ни арада Орджоникидзены сырып алдылар. Җимгә җыелган үрдәкләр кебек бакылдап, тормыш кыенлыкларыннан, ипине вакытында бирмәүдән зарлана башладылар. Ипи карточка белән бирелә, кайсыбер көнне килми дә кала иде. Мирсәет абзый, Серго өчен үзе җавап бирердәй булып, хатын-кызларның әрсезлегенә үртәнеп куйды. Әмма шул мизгелдә үк аның күңеленә: «Әйтеп шәп иттеләр!» – дигән икенче бер уй да килде. Юкса ничәмә мең кешене көне буе иписез калдыру җитәкчеләрнең егетлеге түгел инде. Мирсәет абзый наркомның хатыннарны бик бирелеп, игътибар белән тыңлавын күрде, нәрсә әйтер икән дип, Сергоның җавабын көтә башлады.

– Ипи белән тәэмин итүдә өзеклек булмаска тиеш, – диде нарком, уң кулын йодрыклап һавада селкеп алды. – Ипи бездә норма буенча җитәрлек, кем дә кем шул норманы боза, эшче халкын иписез калдыра, шул кеше Совет властеның гадел законнары алдында җавап бирергә тиеш!

Каты әйтте нарком, әйтеп кенә калмады, ипи өчен җаваплы кешене шундук эзләтеп таптырды: ОРС башлыгы Хесинны аерым бүлмәгә чакырып алды. Мирсәет абзый Хесинның ике минуттан мунчадан чыккандай тирләп-пешеп чыгуын һәм кулына бөгәрләп тоткан кепкасы белән битен сөртә-сөртә китеп баруын күрде.

Ишек төбенә җыелган эшчеләр:

– Коммерсантка нашатырь кыстырганнар!

– Артына ут капканмыни!

– Иртәгә ипи булыр инде! – дип көлешеп калдылар.

Орджоникидзе Мирсәет абзыйга ошаганнан-ошый бара, ул аның эшчеләр белән үз булып сөйләшә алуын да, барны бар, юкны юк дип, турысын әйтеп бирүен дә, яңарак кына салынып беткән Культура сараенда яңа кәнәфиләргә утырып карап, аларның нык булуларына, шыгырдамауларына балалар кебек сөенүен дә – барысын, барысын үз итте, күңеле тынычланды. Ләкин бераздан аның күңеленә пошаман төште. Әгәр ул ударник Ардуановның гаиләсе ничек яшәгәнне карыйм дисә… Вәт булырсың адәм мәсхәрәсе. Мәүгыйзә өйдә юк. Зур кунакны бәлеш пешереп тә сыйламагач…

Шул уйлары белән аптырашта калып торганда, ул наркомның сәхнәгә менеп китеп, ишекле-түрле йөгереп йөрүен сизми дә калды. Клуб директоры Брадский сәхнәнең әйләнә торган булуы белән мактанырга теләгән булса кирәк, Орджоникидзе белән икәү басып торган уңайга, сәхнә эшчесенә күз кыскан: токны тоташтыр, янәсе.

Китмәсеннәрме болар берзаман әйләнеп! Карап торучылар кул чаба.

«Сөендеме Серго иптәш?» – Ардуановның күңеленә килгән беренче уй шул булды.

Сәхнә әйләнеп туктауга, Мирсәет абзый наркомның йөзе җитди икәнен абайлап алды. Орджоникидзе сәхнә артындагы штукатурланмаган стенага төбәлгән иде.

– Бу нәрсә, иптәш директор?

– Бу ни… Григорий Константинович… декорация белән ябыла ул, тамашачыга күренми.

– Та-ак. Тамашачыга күренми, дисез. Ә артистларга? Артистларга күренәме? Сәхнәгә чыгуны көтеп торган артистларга? Ул аларның күңелен күтәрәме, әллә кәефләрен кырамы?

Клуб мөдире берни әйтә алмый, ык-мык килә. Ул да түгел, Серго кинәт Мирсәет абзыйга таба борылды:

– Сезнеңчә ничек, иптәш Ардуанов?

– Бик күңелсездер анда…

– Ни өчен, иптәш Ардуанов?

– Йортны салып бетерми керсәң, үзеңне урамда кебек тоясың.

– Менә шул шул! Төзүче кеше белә, – дип, ул Ардуановны мактап алып китте һәм шундук Мирсәет абзыйның һушын алырдай сүз әйтте: – Ничек уйлыйсыз, иптәш Ардуанов, төзелеш ударнигының яшәү шартларын карыйм дисәм, сез каршы түгелме?

– Рәхим… итегез, – диде Ардуанов.

Мирсәет абзый өйгә кайтып җиткәнче ут йотып кайтты.

Гаиләсе ашарга утырган, Мирзанур белән Мирзашәрип идәнгә, кулдан суккан палас өстенә чүмәшкәннәр, Кәшифә тәрәзә төбенә утырып китап укый иде.

Орджоникидзе чип-чиста итеп юылган, тәрәзә араларына чүпләм сөлгеләр эленгән, мебель булмау сәбәпле, аяк атлавы яңгырап торган буш бүлмәләрне күздән кичереп:

– Бу нәрсә бу, иптәш Крутанов? – диде төзелеш башлыгына. – Ударникның мебель алырга акчасы җитмиме, әллә шәһәрдә мебель юкмы?

– Акча бар, иптәш Серго. Акча җитә, – диде Мирсәет абзый, өзгәләнеп. – Өстәл юк, иптәш нарком, кибетендә юк, каһәр суккыры! Барактагы тапчаннарны алып килергә теләмәдек.

«Акчасы да юк инде аның», – дип уйлады эченнән.

Орджоникидзе аның такт саклап, әдәп белән аңлатуын шундук аңлады, Крутановка карап: «Күрше бүлмәгә кереп сөйләшик әле», – дип ым какты.

Аулакта алар өчәү генә калдылар. Биредә кулдан ясаган ике табурет, бер бүкән бар иде. Иптәшләрен уңайсыз хәлгә куймас өчен, Орджоникидзе иң беренче булып үзе бүкәнне сайлап алды, бик әйбәтләп җәелеп утыргач, елмая төшеп, җай гына сүз башлады:

– Миңа, иптәш Ардуанов, сезнең бетончылар бригадасы турында төзелеш җитәкчеләре тулы информация ясады. Өч ел эчендә бригада членнары бер генә мәртәбә дә прогул ясамаган. Эш нормасын Ардуановларга карап билгелибез, диделәр. Төзелеш җитәкчеләренә ышанырга хакым бармы минем?

– Арттырганнар, – диде Мирсәет абзый, уңайсызланып. Ул тирләп киткән маңгаен кулъяулыгы белән сөртеп азапланды.

– Арттыралар дисез, алайса?

– Әлбәттә.

Серго үтә дә үз итеп елмайды – күперенке зур мыегы бөтен битен тутырып җәелде.

– Тыйнаклык әйбәт сыйфат, иптәш Ардуанов, ләкин бит мин бригаданың эшен үз күзем белән күрдем.

– Кайчан? Ни арада? – диде Ардуанов, ышанып җитмичә.

– Төнге сменада булдык без. Егетләрнең бетон коюын күрдек.

– Ничек соң, Серго иптәш?

– Бригада – менә дигән. Кстати, яратып эшлиләр эшне, белеп. Әйтегез әле, иптәш Ардуанов, каян килде сезнең бригадага шундый аңлы караш?

– Үзем уйлаганча әйтимме, Серго иптәш, әллә җитәкчеләр сүзе белән әйтимме?

– Күңелегездә булганны әйтегез.

Крутановның күзләре зуррак ачылуын күреп, Ардуанов бер генә мәлгә тотлыгып калды, аннары, ни булса шул дигәндәй, тәвәккәлләп сүз башлады:

– Сезнең, Серго иптәш, биләүдә яткан баланы күргәнегез бардыр инде.

– Күргәнем бар.

– Биләвен чишкән баланы да күргәнегез бардыр.

– Анысын да күргәнем бар, – дип елмайды Орджоникидзе.

– Менә шул инде… Патша заманасында безне бик озак биләүдә тоттылар.

– Богауда димәкче буласызмы?

– Ярый, богау дип әйтик. Безнең кул-аяк богауда иде. Кычкырсак та, җыласак та ишетүче булмады. Хәзер безнең кул-аякны чиштеләр, Совет власте безгә талпынырга, үзебез теләгәнчә очарга ирек бирде. Әгәр без шул иректән файдалана белмәсәк, без адәм түгел, адәм көлкесе булыр идек.

Орджоникидзе, дулкынланып, бүкән өстеннән күтәрелде, Мирсәет абзыйның каты итеп кулын кысты:

– Рәхмәт, иптәш Ардуанов. Безгә сезнең кебек аңлы эшчеләр бик кирәк. Аңлы эшчеләр күбәйгән саен, илдә заводлар күбәячәк. Күбәячәк, иптәш Ардуанов! Серго әйткән иде диярсез! Тиздән без Мәскәүдә очрашырбыз дип уйлыйм. – Крутановка борылды, ягымлы-боеручан тавыш белән әйтте: – Ударник Ардуанов квартирында мебель булыр дип ышана аламмы мин, Никифор Степанович?

– Әйтүе кыен, Григорий Константинович!

– Ни өчен?

– Мебельгә түгел, заводларга курс тотабыз бит.

– Дөрес. Бик дөрес, иптәшләр. Дошман итеге астында тапталмас өчен, безгә беренче чиратта заводлар кирәк. Ә мебельсез яшәп торырбыз. Торырбызмы, иптәш Ардуанов?

– Торырбыз, урманда агач күп, үзем ясармын.

– Кстати, төзелеш ударникларының исемлеген, характеристикасын хөкүмәт карамагына тапшырырга кирәк. Һич кичекмәстән. Парткомда сөйләшегез, мин кайтуга, Мәскәүдә булсын. Сау булыгыз, иптәш Ардуанов.

Мирсәет абзый, аларның ераклаша барган аяк тавышларын тыңлап, буш бүлмәдә ялгызы басып калды. «Аңлатып әйтә алдыммы соң?» – дип уйлаудан аның эче тырнап тора, аннан да бигрәк ата-баба йоласын үти алмавына – бу әйбәт кунакка бер чынаяк чәй дә эчертә алмавына ул чиксез үкенә иде…

26

Газета өр-яңа, буяу исе дә китеп бетмәгән иде әле.

«Промышленность төзелешендәге зур хезмәтләре, удар бригада оештырганнары, шуның белән социализм төзелешенең уңышын тәэмин иткәннәре өчен Ленин ордены белән бүләкләнәләр:

Ардуанов Мирсәет – «Березникхимстрой» эшчесе, бетончы;

Громов Павел Андреевич – «Березникхимстрой» эшчесе, балта остасы;

Вотинов Николай Александрович – «Березникхимстрой» эшчесе, слесарь».

Аннары төзелеш җитәкчеләре Крутанов, Хангильдян, Мицкалевич фамилияләре тезелеп китә, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнүчеләр графасында «Березникхимстрой» дан Бәхтияр Гайнуллин һәм Исәнгол Юлдыбаев исемнәре бар иде.

Мирсәет абзый карарны «ССР Союзы Үзәк Башкарма Комитеты Председателе М. Калинин, секретарь А. Енукидзе» дигән өлешенә кадәр укып чыкты да, газетаны, шыштырдата-шыштырдата бөкләп, кыска сукно пальтосының куен кесәсенә салып куйды.

Өенә кайтырга чыкты.

Карарны әле берәү дә белми, шуңа күрә юлда очраган танышларыннан аны берәү дә котламый, гадәттәгечә, ихтирам белән баш иеп, исәнләшеп кенә китәләр иде.

Ул үзе Карардан канәгать, моны дөрес дип саный, ник дисәң, Карар бүләкләнүчеләрне генә түгел, бөтен төзелешне ил алдында күтәрә иде.

Өйдә аны Мәүгыйзә түти каршы алды.

– Нәрсә булды, әтисе, нишләп иртә кайттың? Әллә авырып киттеңме? – Хатынының зәңгәр күзләре хәвефле елтырап алды. – Урын җәеп биримме?

– Авырмыйм. Урын да җәймә. Балалар кайда?

– Кәшифә мәктәптә, Мирзашәрип урамдадыр.

– Мирзанурдан хәбәр юкмы?

– Хәбәр юк. Күрәсең, эше күптер…

– Ала-ай… – диде Мирсәет абзый, бүтән сүз дәшмәде. Ул Карарны хатынына әйтергәме, юкмы дип икеләнеп калды. Үзе турындагы сүзне башлап әйтү гадәте булмаганга, эченнән тынды. Тынлык уңайсыз иде, шуңа күрә: – Чәй әзерлә. Чәй эчәрбез, – диде.

Мәүгыйзә түти самавыр кайнатып китерде, чынаякларга чәй агызды. Чәйгә сөт салырга җыенып кына торганда, карты, елмая биреп:

– Куерак яса, әнисе. Жәлләмә чәеңне! – диде.

Мәүгыйзә түти аның йөзенә күтәрелеп карады. Бик сәер аның бүген ире, бик сәер. Әллә Ходаем, Мирзанурга бер-бер хәл булганмы?

Мәүгыйзә түти Нәбиулла үтерелеп, ире больницада ятып чыкканнан соң, көннәрен шик-шөбһә эчендә, ут йотып үткәрә, Мирсәетенең эштән кайтканын дүрт күз белән көтеп ала иде.

– Нәрсә булган соң? Нигә миннән яшерәсең? – Иренә мөлдерәп, хәтта рәнҗеп карады.

Хатынын тынычландырыр өчен, Мирсәет абзый инде яңа хәбәрне әйтергә дә җыенган иде, шул мәлне, ишек шакымый-нитми, Николай Вотинов килеп керде. Бу хәл хуҗаларны, бигрәк тә Мәүгыйзә түтине сагайта калды: Николай аларга бик зур йомышы төшсә яки куркыныч хәбәр әйтәсе булса гына килә иде. Мәүгыйзә түти, көтелмәгән кунакның колакчын бүреген, сарыга каккан кайры тунын күрүгә, көл кебек агарды.

– Бу йортка иминлек бирсен! – диде Вотинов, татарларның «салемалейкум» дигән сүзенең мәгънәсен исенә төшереп һәм башыннан бүреген салды.

– Әйдүк, Николай Александрович, әйдүк. Түрдән уз. – Мирсәет абзый аңа киемнәрен салырга булышты, аларны стенага күп итеп кагып куйган агач чөйгә элде. – Мактап йөрисең икән, чәй янына утырган гына идек. Безнең татарларда шундый сүз бар: ашка туры килгән кунак – мактап йөрүче була… – дип, кече күңеллеләнеп, ләкин төчеләнмичә, юаш кына сөйләнде Мирсәет абзый.

Николай итеген салып куярга да үрелгән иде, Мәүгыйзә түти аяктан салмаска кирәк икәнен, идәннең суык булуын кызу-кызу тезеп китте һәм аяк сөртергә ишек төбенә иске чүпрәк китереп салды. Хуҗа хатынның ни сөйләгәнен аңламаса да, якты чыраеннан килүемне ошаттылар дип фараз итте.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации