Электронная библиотека » Гарифҗан Ахунов » » онлайн чтение - страница 26


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Гарифҗан Ахунов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 26 (всего у книги 27 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Әллә ничә мәртәбә исләренә төшереп, кат-кат шалтырата торгач, горпромторг аңа ремонт өчен бүген йөк машинасы бирергә вәгъдә иткән иде. Килсә – зур гына йөк машинасы кибет алдында тора. Күңелендәге авыр уйлары, йокысыз төннәре, хәтта баш сызлаулары онытылып, ул машинаның ишеген ачып җибәрде.

– Исәнмесез! Бик вакытлы килгәнсез, рәхмәт. Хәзер мин сезгә йөк төяүчеләр бирәм. Бишбалтадагы кирпеч заводыннан көне буе кирпеч ташырсыз.

– Ниткән кирпеч? Миңа берәү дә кирпеч ташырга команда бирмәде. Сез кем? Мин сезне күргәнем дә, белгәнем дә юк. Гудбай! – диде ирен читенә төкеректән чыланып беткән папирос ябыштырып куйган табак битле шофёр.

– Сез шаярмагыз, яме. Машинага мин заказ бирдем. Хәзер үк китәсез кирпечкә.

– Китмәсәм?

– Китәрсез, – диде Фәттахова, моны ул кискен итеп, каршы килмәслек итеп әйтте.

– Китсәм, мин аның өчен нәрсә иметь итәм? – дип, шофёр сүнгән папиросын җиргә төкерде.

– Ах, син ришвәтчемени әле? Взяточникмыни? Күрсәтермен мин сиңа нәрсә иметь итәргә?!

Шофёрның, күрәсең, дөньяның төрле ситуацияләрендә булганы бар, ул, исе дә китмәстән, иренчәк бер хәрәкәт белән авызын чалшайта биреп:

– Син кем? Мин сине белмим и белергә дә теләмим! – дип, машина ишеген яба башлаган иде, ачуы тәмам кабарып җиткән, нервылары кыл кебек тартылган кибет директоры кабинага сикереп менеп утырды да, шапылдатып ишекне япкач, җан ачуы белән әйтте:

– Син, нахальный бәндә, йә хәзер үк минем белән кирпечкә китәсең, йә мин сине, грузчик егетләремә ике яртыны биреп, сөягеңне көл иттереп ташлыйм! Хватит! Нишләп әле сез ир-ат башыгыз белән авыру бер хатын өстеннән көләсез? Мин, понимаешь, башым сызлаган килеш, үләр чиккә җитеп арыган хәлдә эшкә киләм, гозерләнеп, ялынып-ялварып, машина алам, ә сез… Әрсез алабай, минем кисеп ташлаган бер тырнагыма тормаслык маңка, мине мыскыллап сөйләшсен, имеш! Хватит, трогали! – дип ачыргаланып кычкырып җибәрде.

Шофёр каушады. Аның әрсезлеге әллә кая китте.

– Мин начальство сүзен тыңлыйм. Миңа Вафин шушында килергә кушты, ләкин сезнең белән кирпечкә бармаска боерды. Миңа нәрсә, мин кушканны үтим. Әнә бит Вафин… – дип юаш кына сөйләнә башлаган иде, Фәттахова аны ярты сүздән өзде:

– Төкерәм мин синең Вафиныңа! Төкерәм мин синең горпромыңа! Лач итеп төкерәм дә аягым белән ышкыйм, белдеңме?! Бетте-китте, юк синең Вафиның, и всё! Әгәр инде сез мине, тукта, бу бит хатын-кыз әле, бик әллә кая сикерә алмас дип мыскыл итәргә, минем нервымда уйнарга сүз куешкансыз икән, ул чагында үзегезгә үпкәләгез, моның ахыры начар бетәчәк. Ишеттегезме? Хватит, трогали! – диде ул икенче тапкыр.

Машина көне буе Бишбалтадан кирпеч ташыды. Күңеле нечкәреп киткән кибет директоры шофёрга һәм кирпеч төяп ташучы олаучыларына махсус аш әзерләтте, алар эшләрен бетерүгә, бер табын тутырып ризык чыгарды, берничә шешә акны китереп куйдыртты. Шофёр да, олаучылар да, иелә-бөгелә, юмарт апайга рәхмәт әйтеп таралдылар.

Икенче көнне Фәндилә Фәттахованы райкомга чакыртып алдылар. Чибәр йөзле, озын буйлы, энәдән-җептән генә чыккан өр-яңа костюмлы, чытыр ак якалы секретарь – райкомның беренче секретаре үзе каршы алды аны, исәнләшеп-нитеп тә тормастан, бөердән чыккан каты нык тавыш белән аваз салды:

– Фәттахова, минем сезгә бер генә соравым бар: кайчанга хәтле сез горпромторгка, обкомның сәүдә бүлегенә эшләргә комачау тудырудан туктыйсыз?

Бу инде чамадан тыш иде.

– Минем аларга комачау иткәнем дә юк, иптәш секретарь. Үзләре чакырмасалар, барып күренгәнем дә юк. Минемчә, сез мине кем беләндер бутыйсыз, иптәш секретарь…

Райком секретареның аксыл чиста йөзенә бурлаттай кызыллык йөгерде. Өстәлдә яткан бер көлтә кәгазьне алып, ул аларны кибет директорының борыны төбендә селти башлады:

– Бәлки, сез, Фаина Вәлиевна, менә боларны да бутау дип уйлый торгансыздыр. Менә монда акка кара белән аермачык итеп әйткән: «Фәндилә Вәлиәхмәт кызы Фәттахова (шул ук Фаина Вәлиевна!) шәһәрнең сәүдә эшенә аяк чала, интрига оештыра, нецензурный сүзләр белән кул астында эшләүчеләрне сүгә», – дигән. Менә сез боларны үзегезгә алыгыз, җентекләп укыгыз, иртәгә иртән сәгать тугызга аңлатма кәгазегез минем өстәлдә булсын. Шулай булмаган сурәттә үзегезгә үпкәләрсез. Бер генә кибет мөдире өстеннән дә шикаять язмыйлар, миңа сезнең өстән язган шикаятьне ташып торалар. Аңладыгызмы?

Беренче хатны укып карауга, Фәндилә, иреннәрен кысып:

– Аноним хат ич бу. Нишләп мин аңа җавап язып торыйм? – дип әйтеп салды. – Кем язганы билгеле булса, мин алар белән кара-каршы, күзгә-күз карап сөйләшермен.

– Беләсезме, Фәттахова, сез үзегезнең кайда торганыгызны онытасыз. Исегезгә төшерәм. Сез Казанның Бауман райкомында, ягъни коммунистларның Бауман район комитетында. Хатны кем язганны тикшерү сезнең эш түгел, кирәк булса, аның белән башка оешмалар шөгыльләнер, ә сез үзегезгә әйткәнне үтәгез, үтәмәсәгез, райком өстәленә партбилетыгызны салырга онытмагыз…

– Мин бит, секретарь иптәш, партийный түгел.

– Ах, шулаймыни? Шуңамыни әле сез киртә җимерәсез? Алайса, сезнең белән райбашкармада сөйләшерләр.

8

Шулай итеп, Фәндиләгә райкомнан да «үз сүзе белән кереп, райком сүзе белән чыгарга» туры килде.

Башы аның тәмам түнгән, зиһене чуалган иде.

Кибеттә ул кул астында эшләүче егет-кызлары белән дә, ремонтка тотынган ташчылар вә балта осталары белән дә сөйләшә алмады. Сөйләшәсе килү теләге сүнгән-сүрелгән иде шул.

Ул кайтканда, Мәгафуры өйдә түгел иде әле, эштән кайтышлый ул әле балалар бакчасыннан уллары Әнвәрне алып чыгачак. Аны көтеп алырга кирәк бит әле…

Әнисе Бибигайшә сыер саварга чыккан иде, бер чиләк сөт күтәреп керде.

– Кызым, нигә сөмсерләрең коелган? Тагын берәр күңелсезлек килеп чыктымы әллә? – диде ул, кызының хәленә кереп.

– И әни, әйтсәң – сүз, төртсәң – күз дигәндәй, минем өстемнән райкомга жалу язганнар.

– Ай Аллам, суң, язсалар?..

– Райком секретаре әйтә, аңлатма кәгазе яз, ди.

– Суң, аңа нигә дип исең китте? Яз дип әйткәч, язарга кирәк!

– Әни, син бит берни дә аңламыйсың. Хатны кем дә булса имзасын куеп язса, мин аның белән кара-каршы сөйләшер идем, аның хаксызлыгын аңлатып бирер идем, хатны язучы бит кулын куймаган, «Фәттахова кибетендә эшләүче бер төркем яшьләр» дип кенә куйган.

– Йа Алла, ул яшьләргә син нинди начарлык эшләгән инде?.. – диде әнисе, гаҗиз калып. – Гел яхшылык кына эшләп торасың түгелме суң?

– Әни, син мине аңламадың, ахрысы. Хатны бит минем кибеттә эшләүчеләр язмаган. Аңа шулай дип әшәке бәндәләр кул гына куйган.

– Алай булгач, бигрәк тә шәп. Язып бир үзләренә, яла бу, диген, минем кибетемдә эшләүчеләр язган хат түгел бу, диген, минем кибетемдә намуслы яшьләр эшли, диген. Аңладыңмы, исәр баш?!

Фәндиләгә әнисенең сүзләре канат куйгандай булды. Чынлап та, нигә дип әле аның кибетендә эшләүчеләр андый хат язарга тиешләр? Бу бит ахмаклык! Аларны яклап язарга тиеш Фәндилә.

Нәкъ шундый аңлатма язды Фәттахова. Тик аны Бауман райкомының беренче секретаре кабул итмәде.

– Сез үзегезнең гаебегезне таный торган аңлатма языгыз, – диде ул.

– Минем бернинди гаебем дә юк, – диде Фәндилә.

– Гаебегез булмаса, берьюлы уннан артык хат кермәс иде, – диде райкомның беренче секретаре Хәйретдинов.

– Унбиш хатны да бер үк кешеләр язган, – диде Фәндилә.

Райком секретаре Хәйретдиновның кашы югары сикерде:

– Иптәш Фәттахова, мин сезне аңламыйм. Райком чаклы райкомга унбиш хат сезнең өстән керә икән инде, сез уйлап карарга тиеш идегез. Ә сез монда, урысчалап әйткәндә, дурака валять итеп утырасыз. Унбиш хат бит.

– Әйе, унбиш. Унбише дә анонимка. Ә бит Брежнев партия съездында әйтте, аноним хатларны кабул итмибез, диде.

– Партия Үзәк Комитетыннан безгә хат килде, райкомнарга, анонимкаларны кабул итегез, тикшерегез, аларның 30 проценты дөрес булып чыга, диелгән.

– Яхшы, мин сезнең белән килешәм, 30 проценты дөрес тә булсын ди, әмма 70 проценты нахак бит, – диде Фәндилә тыныч кына. – Кабатлап әйтәм, иптәш Хәйретдинов, 70 проценты нахак бит. Ягъни яла ягу. 30 процент исәбенә сез 70 процентны рәнҗетәсез булып чыга түгелме?

Хәйретдинов бераз вакыт уйга калып утырды. Намус дигән төшенчә аңарда бетеп җитмәгән иде әле, күрәсең.

– Сез, Фаина Вәлиевна, уйландыра торган сүз әйттегез. Аноним хатның авторы кем дип уйлыйсыз? – диде райком секретаре, Фәттаховага төбәп карап.

Бу урында инде Фәндилә уйга калды, чөнки ул шулхәтле төгәллеккә барып җитәрләр, аның хәленә керерләр дип уйламаган иде.

– Хатны язучы кем икәнен белмим, әмма аның инициаторы кем икәнен беләм…

– Кем? – диде райком секретаре Хәйретдинов, кискен итеп.

– Әлбәттә, Вафин.

– Әгәр сез ялгышсагыз?

– Ялгышсам, башымны кисеп ташларсыз!

9

Хатны тикшерергә Дәүләт куркынычсызлыгы комитетына – КГБга бирделәр. Ике атнадан җавап килде. Хатны яздыручы – Вафин. Менә шунда инде бергә эшләүче иптәшләре рәхимсез рәвештә аңа ташландылар, аның сугышта булуы да, орден-медальләре дә ялган булып чыкты, аны партиядән чыгарып ташладылар.

Партиядән чыгу, дөресрәге, чыгарылу сиксәненче елларда иң зур фаҗига санала, сине беркая да эшкә алмыйлар, сине халык дошманы дәрәҗәсендә йөртәләр иде.

Фәндилә аны кызганды, әмма аның аңа карата эшләгән барлык кабахәтлекләрен уйлагач, кызганудан туктады.

Кулың белән эшләгәнсең икән, иңең белән күтәр, ди халык. Вафинның эшләгән явызлыкларын күтәрерлек иңе бар иде…

10

Фәндилә «Тукымалар» кибетендә нәкъ унөч ел эшләде.

Алтмыш тугызынчы елны кергән иде, сиксән икенче елны китте. Ул «Тукымалар» га урнашканда, кибетнең акча әйләнеше бер елга ике миллион сум иде, Фәттахова киткән чакта җиде миллион сум булып калды.

«Акча күктән яумый», – дип әйтергә ярата иде әтисе. Урыны җәннәттә булсын, хак сүзләр әйткән икән. Җитмеш җиде кат тир түксәң генә килә акча.

Шөкер, әтисе Вәлиәхмәт исән чагында ул аңа үзенең булдыклы икәнен күрсәтә алды. Мәрхүм җан беренче оныгы Әнвәр туганга тыны-көне бетеп сөенгән иде. Балалар бакчасыннан кайткан Әнвәрне тез өстенә утыртып, зур кытыршы кулы белән оныгының башыннан сыйпый-сыйпый, телевизор карап утырыр иде.

Фәндиләнең кызы Әлфия туганны да күреп өлгерде карт, әмма кыз баланы әнисе Бибигайшә бик үз итте. Балаларны гадәти көннәрдә курчактай матур киендереп, битләрен юдыртып, чәчләрен пөхтәләп тарап, бакчага үзе илтә, үзе алып кайта торган булды.

Фәндилә белән Мәгафур үзләренә шәһәр уртасыннан фатир алганчы, балалар гел әнисе карамагында булдылар.

Фәндилә бала карау мәшәкатен сизмәде. Әйе, сизмәде ул чакта. Әнисе аны гел коткарып килде.

Ә менә яңа фатирга күчеп, үзбаш яшәргә калгач, кечкенәләре белән интегеп бетә язды Фәндилә.

Кибеттән соң аны Сәүдә министрлыгына күчерделәр. Хезмәтне фәнни оештыру бүлеге дип атала иде ул урнашкан кабинет. Биредә ул баштарак идарә җитәкчесенең ярдәмчесе булды. Эше, машинага утырып, Казан кибетләренә чабу иде, кәгазь корты булып, киңәшмәләр үткәреп йөрү аңа ошамады. Кечкенәдән сәүдә эшен яраткангадыр, кешеләр белән көн саен күрешеп, сөйләшеп, аралашып тормагач, ел ярым тулыр-тулмаста Фаина Вәлиевна министрлыктан китеп барды.

Рестораннар трестында бер ел эшләде. Казан каласына ерактан килгән кунакларны, симез битле түрәләрне каршылау йортында да көчен сынап карады. Дәү йортта аның ул эшен яратканнар иде, чибәрлеге дисеңме, урысчаны-татарчаны җиренә җиткереп өздереп сөйли белүе дисеңме, алчаклыгы-зирәклеге дисеңме – Фаина Вәлиевнада барысы да бар иде.

Мактау сүзләрен дә, рәхмәтен дә гел ишетеп торды ул монда. Аңа инде хәзер Дәү йортның зур түрәләре дә ерактан сәлам биреп, хөрмәтләп сөйләшә башлаганнар иде. Мәскәүдәнме, чит илләрдән үкме кунаклар килсә, Фаина Вәлиевнаның шул кунаклар янында булуын телиләр, гозерләнеп сорыйлар иде.

Юк, ул эш тә күңеленә канәгатьлек китермәде аның. Фәндилә «Тукымалар» кибетендә эшләгән заманнарын, Вафиннар, Тәгъзимә Яббаровналар белән ызгышып, ду китереп яшәгән заманнарын гел исенә төшерә торган булды.

Кая китте аның чын эш эшләгән заманнары?

Ник риза булды соң әле ул машинага утырып чабуларга? Ясалма елмаеп, түрә-караның төче сүзләрен тыңлап, баш иеп, «әйе шул, шулай шул» дип, мескеннәрчә яшәүгә ник риза булды соң ул? Мондый мәгънәсез тормыш еллар буена сузылса, ничек түзмәк кирәк?!

Вәсвәсәле уйлар, төннәрен йоклый алмый ятулар, өстәвенә ире Мәгафурга урынсыз бәйләнүләр аны чыгырыннан чыгара яздылар. Ул ябыкты, иртәләрен көзгедән карамаска тырышты.

– Әнисе, син авырыйсың мәллә? Врачларга күренеп карамыйсыңмы? – диде беркөнне Мәгафур.

– Юк! Авырмыйм! – диде ул, иренә ничектер усал карап.

Үзен кайгыртып дәшкән иренә шулай кискен, дорфа дәшүенә тагын да ныграк кәефе китеп, кеше-кара күрмәгәндә, Кунаклар каршылау йортының аулак бер бүлмәсенә бикләнеп балавыз да сыгып алды. Ярабби, аның бит нинди авыр чакларда да күз яше чыгарганы юк иде. Ни булды аңа?

Кибеттән киткәч, түрәлектә үткәргән биш елы аңа ифрат та мәгънәсез булып, әрәмгә узган еллар булып тоелдылар.

Елагач, күңеле бушанып калды.

Битен юды. Керфекләренә сөрмә сөртте, иренен буяды. Кунаклар килгәндә кыяфәтсез булып, караңгы чыраең белән кешеләрне куркытып йөрергә ярамый бит инде. Аны бит бу йортка берәү дә көчләп китермәде, дәгъваламады, үз теләге белән килде ич ул монда…

Күңеленә оялаган вәсвәсәле уйларын, гасабилануларын куып, шат чырайлы булырга тырышып, вестибюльгә чыккан гына иде, дежурда торган Нәсимә аны телефоннан сорауларын әйтте.

– Каян? Кем? – диде Фәндилә, ашыгып. – Кем сорый мине?

– Министрлар Советыннан, – диде Нәсимә.

Фәндилә телефонны алды. Сәүдә бүлегендә эшләүче Әхмәтшина, бик гади бер хәбәр әйткәндәй:

– Сезне председатель үзе эзли. Хәзер үк килеп җитегез, – диде. Бүтән бер генә сүз дә әйтмәстән, телефон трубкасын куйды. Фәндилә гу-гу дип гудок биреп торган трубканы колагына кыскан хәлдә байтак басып торды әле. Әйтерсең телефон ялгыш кына өзелгән, аңа иң кирәкле сүзне әйтми калдырганнар төсле тоелып китте.

Барырга кирәк Министрлар Советына. Күрергә кирәк председательне. Олы башын кече итеп үз янына чакыра икән, димәк, җитди бер нәрсә бар инде. Җитди нәрсә…

11

Әйе, аны җитди сүзгә чакырганнар иде.

Тик әле ул җитди сүз әйтелгәнче, сүз гадәти нәрсәләр тирәсендә әйләнде.

Совмин председателе – кара бөдрә чәчле, ыспай гәүдәле, илле яшьләр тирәсендәге ир уртасы кеше – Фәттахованы өстәл яныннан торып, ягымлы елмаеп каршылады.

Чырае якты икән, димәк, шелтә белдерергә чакырмаган. Монысы көн кебек ачык. Алай дисәң, «көлгән түрәдән ерак кач» дигән сүз дә бар бит әле.

Председатель Фәндилә белән чын татарчалап, ике кул белән күреште. Кулы нык иде, җылы иде, беркадәр кысып, ныгытып күреште. Күзләре нурлы, ягымлы иде. Читкә алмады ул күзләрен, Фәттаховага туп-туры карап, сыный төшеп әйтте:

– Кәеф-хәтерләрегез ничек, Фаина Вәлиевна, – диде, – исән-сау гына торасызмы?

– Рәхмәт. Хәзергә исән-сау, – дип, тыенкы гына җавап кайтарды Фәндилә Фәттахова. Председательнең хәл-әхвәл сорашуы ул әле берни дә әйтми, кайвакыт иң азау тешен ярган бюрократлар да, үзләрен демократ итеп күрсәтер өчен, сүзне җайлап-майлап кына башлыйлар. Тыңлап карыйк, нинди сүзе булыр икән башлыкның…

Председатель, секретарь кызга телефоннан дәшеп, ике стакан чәй кертергә кушты.

Нечкә билле көяз кыз, биек үкчәле туфлиләре белән паркет идәнгә шык-шык басып, көмештәй җемелдәгән аксыл подноска куеп ике стакан чәй, чынаяк тәлинкәсенә салган кәгазьле кәнфит кертте. Стаканнарны, кәнфитне өстәлгә куйгач, буш подносын кулына тоткан хәлдә, биек үкчәле туфлиләре белән янә дә паркет идәнгә шык-шык басып чыгып китте.

Председатель шундук чәйгә үрелде, гади генә итеп:

– Җитешегез, Фаина Вәлиевна, – диде.

Чәй куе, хуш исле, кайнар иде.

Фәндилә аны председатель кебек оста итеп тота да, җайлап кына эчә дә алмады. Аның чәйдән бигрәк Совмин башлыгының нинди йомыш белән чакырганлыгын беләсе килә иде.

Председатель, чытыр ак кулъяулыгы чыгарып, иреннәрен сөртте, әле һаман чәйле стаканны кулында тотып утырган Фәттаховага ягымлы караш ташлап:

– Сезнең ирегез Мәгафур Фәттахов бит әле, әйеме? – диде. – Ялгышмасам, Компрессорлар заводында, гомер буе шул бер эштә эшли, әйеме?

Председательнең «әйеме» дигән сүзенә баш кагып «әйе» дип җөпләп кенә утырырга туры килде Фәндиләгә.

– Сез ничә бала үстегез? – дип, көтелмәгәнрәк сорау биреп куйды председатель.

– Өч бала үстек. Апам Әсма заводта, инженер. Ул миннән биш яшькә олырак. Энем Фаил миннән биш яшькә кечерәк. Ул да сәүдә системасында эшли.

– Әниегез Бибигайшә, әйеме?

– Әйе.

– Аңа хәзер ничә яшь? Җитмешләр тирәсендәме?

– Әйе.

– Ул кем белән тора?

– Энем Фаил белән.

– Әниегезнең үз йортымы?

– Үз йорты. Әти салып калдырган йорт.

– Яңа бистәдәме?

– Әйе.

– Сезнең гаилә аерым фатирда яшиме?

– Аерым.

– Ничә балагыз бар? Икәүме?

– Әйе. Улым җитмеш өченче елны, кызым җитмеш бишенче елны туды. Мәктәп балалары.

– Яра-а-ар… Болары аңлашылды, – диде председатель, аннары, сүз дәшмичә, иренен кысып торды.

– Быел кайсы ел әле? – дип, сәер генә сорау биреп куйды.

– Ә нигә? Сиксән җиденче ел, – диде Фәндилә, гаҗәпләнеп.

– Сиксән җиденче ел. Әйе, шулай. Сиксән җиденче. Перестройка башланганга ике ел. Менә нәрсә, Фаина Вәлиевна, Мәскәүдә быел кырык биш фирменное предприятие ачарга тиешләр.

– Нинди профильдә? – диде Фәттахова. – Төгәлрәк әйтсәгез иде.

– Төгәл итеп тә әйтә алам. Милли ашлар йорты.

– Шул исәптән «Татар ашлары йорты» дамы?

– Нәкъ шулай – «Татар ашлары йорты» да ачылырга тиеш.

– Мин сезнең тел төбегезне аңладым шикелле.

– Ягез әле, нәрсә аңладыгыз икән, әйтеп карагыз.

– Сез минем шул йортка хуҗа булырдай кеше табышуымны телисез булса кирәк. Әмма аны хәзер генә әйтеп булмый шул. Уйларга кирәк…

– Уйлап торасы юк аны, Фаина Вәлиевна. Ул кандидатура бар. Һәм ул берәү генә.

– Кем?

– Ул нәкъ минем каршымда утыра. Ул – сез.

Фәндилә кычкырып көлеп җибәрде, урыныннан сикереп торды.

– Сез мин шул эшне булдырыр дип ышанасызмы?

– Ә нигә дип мин сезнең биографиягезне энәсеннән җебенә тикле барлап чыкты дип беләсез? – Председатель дә аяк өсте басты һәм бик ихлас күңелдән, кызу-кызу, кайнарланып сөйли башлады: – Ышанам. Бик нык ышанам мин сезгә, Фаина Вәлиевна! Беренчедән, сез – бистә кызы, әниегез янында татар ашлары әзерләүнең тулы бер мәктәбен узган кеше. Икенчедән, сез – принципиаль, усал кеше. Үзегезне җәберсетергә юл куймый торган. Өченчедән, мин сезнең гаиләдә сорыкорт булып яшәгән бер генә кешене дә белмим. Мин үзем болайрак фикер йөртәм: акыл акылны тудыра, намус намусны таба, явызлык явызлыкны арттыра. Сезнең намуслы да, акыллы да булуыгыз ошый миңа. Мәскәүгә, татар ашларының данын күтәрергә, сез, бары тик сез генә барасыз. Пешекче кызлар сайлашырга Сәүдә министрлыгы булышыр. Казандагы «Татар ашлары йорты» ннан да берничәне алырсыз. Калганы, ихтимал, Мәскәү татарлары арасыннан табылыр. Әйе-әйе, Мәскәү татарлары арасыннан. Ник дисезме? Пешекчеләр генә дә сезгә кырыклап кирәк булачак. Ә аларны кайда торгызасыз? Килеп төшү белән фатир булмаячак бит әле. Кунакханәдә торып торырга туры килер… Озынга сузып сөйләшүнең мәгънәсе юк, мин, Мәскәүгә шалтыратып, сезнең хакта әйтә аламмы?

Фәндилә беркавым сүзсез утырды. Аннары тәвәккәлләп әйтте:

– Ярар. Мәскәүдә яшәргә кечкенәдән үк хыяллана идем мин. Тик анда ничек урнашырга гына белми идем. Ышанычыгыз өчен рәхмәт. Кулымнан килгәннең барысын да эшләргә тырышырмын…

Председательнең йөзенә ягымлы елмаю кунды.

Ул, Фәндилә Фәттахованың кулын каты итеп кысып, аны кабинет ишеге төбенә кадәр озата килде.

– Уңышлар сезгә, Фаина Вәлиевна! Бары тик уңышлар…

12

Министрлар Советында председательгә ризалык бирү әллә ни авыр булмаса да, Мәскәүдә «Татар ашлары йорты» н ачу Фәндилә Фәттаховага шактый авырга туры килде.

Мәгафур балалар белән Казанда торып калды. Фәндилә, Мәскәүгә килеп, кунак йортына урнашты. Үзе белән алып килгән кырык ике кыз да кунакханәдә торып торырга мәҗбүр булдылар.

Кызларның бик чибәрләрен, үз-үзләрен тота белгән әдәплеләрен сайлаган иде Фәндилә – унике кыз бер ел эчендә Мәскәү егетләренә кияүгә чыктылар. Республикадан килгән тугыз кыз калды – авырлыкларга түзә торганнары. Калганнары туган якларына кайтып киттеләр.

Фәндилә тырыш һәм булдыклы кызлары белән бер ел буена Мәскәүдә кунакханәдә торып эшләде. Айга бер мәртәбә, балаларын, ирен сагынгач, бер генә көнгә Казанга кайтып килә иде.

Кайткан чакларында, үз гаиләсеннән тыш, аның тагын бер бик якын кешесе бар иде – Наталья Владимировна Данилевская. Кырыс карашлы, әмма җылы күңелле ханым иде ул. Данилевская аны барлык бәла-казалардан саклап алып калды. Ул беренче булып аның Мәскәүдәге милли ашлар йортын карап чыкты.

Кремль яны. Мәскәү елгасы аша чыккач, күпер төбендәге зур йортның аскы катын бирделәр аңа.

Данилевская Мәскәүгә килгән икән, шалтыратты. Фәндилә аны иң кадерле туганы кебек каршылады. Данилевская татар ашларыннан авыз итәргә ашыкмады, башта буфетны, кешеләр утырып ашый торган зур залны, товарларны саклый торган подвалны карады.

– Бу кладовой элек бар идеме, үзегез ясаттыгызмы? – дип сорады Данилевская.

– Бу подвал бар иде, Наталья Владимировна, әмма анда утыз ел буена җыелган чүп-чар тулган иде. Урамнан егетләрне җыеп кердем, араларында метрострой егетләре дә бар иде. Бер ящик аракы, бер сарык пешерттердем алар өчен. Утыз бер егет утыз ел буена өелгән чүпне бер кичтә урамга чыгарып ыргыттылар, ярты метр калынлыгындагы бетон стенаны ватып, икмәк пешерә торган КИП-400 мичен кертеп урнаштырдылар. Төне буе ваттык стенаны. Өске катларда торган пенсионерлар минем өстән жалу язганнар. Килеп төште иртәгәсен комиссия, килеп тулды пожарниклар. Карадылар, тикшерделәр, ниндидер актлар язып китеп бардылар. Иртәгәсен мине башкаланың Октябрь райбашкармасына чакырдылар. Башкарма башлыгы Ларионов өстәл сугып кычкыра миңа: «Ни өчен фасадны ваттыгыз? Кем рөхсәт итте сезгә ул башбаштаклыкны эшләргә?» – ди. Ә миңа транспортёр ясатырга кирәк иде. Икмәк пешерә торган шкафны куярга кирәк иде. «Кирәк, имеш! Кирәк булса, аны кешечә эшләп булмый идемени? КГБ йорты бит ул, аңлыйсызмы, Фәттахова? КГБ йорты. Әнә Мәскәү прокурорына пенсионерлар хат язганнар, Ларионов архитектура үрнәкләрен ваттыра, йортларны боза, дигәннәр. Ваткан урынын ямадыгызмы әле, юкмы?» – ди. «Ямадык. Ваткан дигән нәрсә калмады анда», – дим. «Ярар. Кайтыгыз. Килермен, карармын», – ди. «Мин, Юрий Иванович, китәрмендер ул йорттан…» – дидем. «Анысы ни дигән сүз тагын? Бөтен Мәскәү шаулый татар кухнясын мактап. Ә сез әйтәсез, китәм, дисез? Башыгыз бармы сезнең, юкмы? Сез кайтып китсәгез, мине Үзәк Комитет асып куя бит. Нигә башбаштакланасыз?» – ди. «Ярый, китмәдем ди. Ә фатир? Минем бит ирем гомер буе Казанда, балаларым Казанда, үзем, йортсыз йомран шикелле, кунакханәдә яши алмыйм. Фатир булмау аркасында, инде әнә ничә кызым киредән Казан ягына тайды. Калганнарын да югалтып бетерсәм, ул милли ашларны кем белән пешерәм ди мин?»

– Шуннан? Бирдеме Ларионов квартир? – диде аның сүзен зур игътибар белән тыңлап торган Данилевская.

– Бирергә бик ашкынып тормый иде, ул көнне юмалап кына чыгарган иде, әмма бер очрак ярдәм итте миңа…

– Нинди очрак?

– Татар кухнясы шундый кырык биш кухня арасында иң алдынгы урынга чыгып, безгә мөселман илләреннән килгән чит ил кунакларын да китерә торган булдылар. Без бит унсигез төрле ризык әзерлибез. Чәкчәк, кош теле, пәрәмәч, өчпочмак, вак бәлеш, күрәгәле сумса, итле сумса, алмалы-баллы ризыклар… Кем генә авыз итмәсен, мактап туя алмый безне. Таллиннан алып кайткан, ризык пешерә торган теге шкафның да файдасы тиде, транспортёрыбыз да авыр кул хезмәтен алыштырды.

Беркөнне шулай Ларионов безнең йортка Егор Кузьмичны, Мисырданмы, Иорданиядәнме килгән зур түрәләрне алып килде. Үземнең кабинеттагы Казан Кремле картинасы бик ошады аларга. Утлар белән дә яктыртылган чакта бик гүзәл күренә ул. Шул картина бу йортның серен дә әйтеп тора сыман. Аны миңа Казан рәссамнары ясап бирде, бүләк итеп! Чит ил кунаклары Егор Кузьмичка иң әүвәл шул картинага соклануларын белдерделәр. Аннары безнең ризыкларны мактап туя алмадылар. Безнең кызларыбыз аларга ул ризыкларны үзләре белән дә биреп җибәрделәр.

– Егор Кузьмич дигәнегез Лигачёвмы?

– Нәкъ үзе. Саубуллашкан чакта бу миңа күп итеп рәхмәт әйтте, кызларымны мактады, боларның барысын райбашкарма председателе Ларионов тыңлап тора бит. Күрәм, артыгын сөйләмәсә, фатирсыз интегүләрен генә әйтеп салмаса ярар иде дип ут йота Ларионов. Нәкъ шул мизгелдә Лигачёв, Егор Кузьмичны әйтәм, сорап куймасынмы? Фатир якларыгыз, тормыш-көнкүрешләрегез ничегрәк, янәсе.

Ларионов иренен кыскан, күзе белән йота мине, йота бит, әй! Кызгандым үзен, фатирсыз аптырата, димәдем. «Беләсезме, Егор Кузьмич, әнә иптәш Ларионов вәгъдә итә инде, вәгъдә иткәненә бер ел була, вәгъдәсендә торыр дип ышанам. Юкса бит балаларым белән ирем Казанда, үзем Академический дигән кунак йортында көн үткәрәм, фатир булмау сәбәпле, кызларымнан да колак кагам бугай инде…»

Лигачёв райбашкарма председателенә бармак янады, әйтте: «Мондый кадрлар күктән төшми. Акча да үзеннән-үзе генә күктән яумый. Тикшерермен, бер ай эчендә Фаина Вәлиевна да, аның кызлары да тораклы булсыннар!»

Начальство белән бәхәскә керү арыслан белән үбешү төсле бит ул. Кирәк булгач, Ларионов тапты фатир. Казаннан килгән тугыз кызга берәр бүлмә, үзебезгә өч бүлмәле бер фатир булды. Торган җиребез «Татар ашлары йорты» ннан биш кенә минутлык юл. Егор Кузьмичка рәхмәт әйтеп яшибез. Ирем Мәгафур да, балаларым да килде. Аллага шөкер, җыелдык. Әмма Казан – туып үскән җирем сагындыра. Казанда калган туганнарым, әнием сагындыра, дусларым.

– Ирегез пенсиядәме инде?

– Пенсиядә. Бер заводта кырык ел эшләде. Хәзер үзем белән. Бу йортны семьябыз белән алып барабыз. Улым Әнвәр кулинария техникумын тәмамлады, биредә эшли. Кызым унынчы класста, җәй көне ул да кулинариядә эшләп алды. Менә шундый хәлләр бездә, Наталья Владимировна…

– Эшегез, болай булгач, бик әйбәт. Сезне тәкъдим итеп, мин, димәк, ялгышмаганмын?

– Наталья Владимировна, мин сезне моңарчы буш сүз белән сыйладым. Әйдәгез, инде үзебез әзерләгән ризыклар белән сыйлыйм, – диде Фәндилә.

– Юк әле, бүгенгә сыйланмый торыйм мин, Фаина Вәлиевна. Иртәгә безнең делегацияне алып килим мин, берүзем генә ашап утыру килешмәс, – диде Данилевская.

– Ничә кеше буласыз?

– Кырыклап, – диде Данилевская һәм, кинәт куркынып: – Йа Алла, ни сөйләп торам мин. Иртәгә бит ял көне. Сезнең кулинария эшләми торгандыр ич?

– Дөрес әйтәсез, Наталья Владимировна, иртәгә ял көне, эш көне түгел, әмма мин иртәгә сезнең хакка эшләрмен. Ирем дә, улым белән кызым да, үзем дә эшләрмен. Татар кулинариясенең хикмәтләрен күрсәтик әле бер казанлыларга…

13

Иртәгәсе көнне өзелеп көтеп алды Фәндилә.

Бөтен гаиләсен китерде ул «Татар ашлары йорты» на.

Сөйләргә никадәрле генә яратмасын, сөйләшмәде ул бүген. Ярдәмчесе һәм үзенә тугрылыклы булып эшләгән Әкълимәгә дә ул сүз кушып азапланмады.

– Нәрсәләр әзерлибез? – диде Әкълимә.

– Көн саен нәрсә әзерләсәк, шуның барысын да әзерләрбез, – диде Фәндилә.

Бүтән алар сөйләшмәделәр.

Әнвәр иртәдән башлап табынга савыт-саба куйды. Чәчәк сатып алып керде. Тастымалларны тезеп чыкты.

Фәндилә белән Әкълимә ризык пешерделәр.

Мәгафур кибеттән эчемлекләр алу ягын кайгыртты. Гомере буена аракы эчмәгән, тәмәке тартмаган кеше булса да, хатыны әйткәч, казанлылар алдында, Татарстан кунаклары алдында йөзгә кызыллык китерәсе килмәде аның. Шәшәләрне юып, сөртеп, матур итеп табынга урнаштырды ул.

Вәгъдәләшкән буенча, көндезге сәгать икедә Казан кунаклары килеп җитеп, «Татар ашлары йорты» н карап йөри башладылар.

Фаина Вәлиевна урнашкан кабинет, Казан Кремленең ут белән яктыртылган силуэты, пыялалы шкафларга куелган чигүле читекләр, энҗеле калфаклар, революциягә кадәрле татар хатын-кызлары киеп йөргән затлы кием-салым Казан делегациясен баш чайкарга, тел шартлатырга, «Ну и ну!» дип әйтергә мәҗбүр итте. Цехлардагы заман техникасы да, андагы чисталык-пөхтәлек тә, бүгенге меню да – барысы, барысы, аларның сынаучан карашыннан узып, югары бәя алды.

Табын өстәлендәге ак җәймәне ачып җибәргәч, алар бөтенләй өнсез калдылар. Бу хәтле матурлыкка, бу хәтле зәвык белән урнаштырылган нигъмәткә кагылырга, ул табынны бозарга кыюлыклары җитми торды.

Мәҗлесне татарча да, урысча да алып бардылар.

Сылу гәүдәле, дулкынланудан алсуланып киткән Әкълимә белән Фәндилә табынны тагын да матуррак итәргә, аңа ямь өстәргә куелган хур кызлары төсле иделәр.

Коньяк шешәләре, шампаннар ачылды, менюда була торган татлы ризыклар – итлесе дә, баллысы да, җиләк-җимешлесе дә килә торды. Табын бушый торды, нигъмәтләр кими торды. Ризыкның берсеннән-берсе тәмлеләре килә торды.

Казан кунаклары арасыннан берсе, Мерцалов дигәне, Данилевскаяга мөрәҗәгать итеп:

– Наталья Владимировна, карагыз әле, ничек соң без шушы хәтле дә булдыклы оештыручыны, алтын куллы кулинарны үзебездән ычкындырдык? – диде.

Кунаклар гөр килеп кул чаптылар.

– Казанда без аның кадерен белмәдек. «Алтын чыккан җирендә кадерле» дисәләр дә, Фаина Вәлиевнаның без Казанда кадерен белмәдек. Аны обкомның сәүдә бүлеге, горпромторгның оятсыз бюрократлары кимсетеп, өстеннән аноним хатлар язып, бәгырен кимереп тордылар. Кем икәнен күрсәтер өчен, аңа нәкъ менә Мәскәүгә килү кирәк булды. Мин бу тостны Фаина Вәлиевна исәнлеге, аның гаиләсенең бәхете өчен күтәрергә тәкъдим итәм…

Шаулашып аяк өсте баса башлаганда гына, көтелмәгән бер хәл килеп чыкты.

Таза тормыштан йомрыланып, симез үрдәккә охшап калган бер дама Фәттаховага бәхет теләү тостын бозып ташлады:

– Иптәшләр, мин ашыгам, минем Мәскәү түрәләрен күрәсем бар. Кем ала акчаны? Мин шәраб эчмәдем, ике пәрәмәч ашадым, бер чынаяк чәй эчтем. Килегез, минем белән исәп-хисапны өзегез, – диде.

Мәҗлес өстенә бер чиләк салкын су сиптеләрмени!

Кунаклар, нәфрәтләнеп, әлеге «симез үрдәккә» карый башлаганнар иде, тагын бер дама белән шома битле әфәнде исәп-хисап өзүне таләп иттеләр.

Көтелмәгән бу хәлдән хәтта күпне күргән Данилевская да беренче мәлгә югалып калды. Әмма бу йортның хуҗасы Фәндилә Фәттахова уяу иде. Ул бер грамм да эчмәгән, аның бөтен акылы үзендә, ихтыяр көче бер йодрыкка тупланган иде.

Ярдәмчесе Әкълимәне, кулыннан җитәкләп, табын янына китереп бастырды, уң кулын югары күтәреп, кискен итеп селкеде – утырырга әмер итте.

Кунаклар утырды.

Залда кабер тынлыгы урнашты.

Фәттахова ике буш стакан алды, аларга мөлдерәмә итеп аракы койды, берсен Әкълимәгә тоттырды, икенчесен үзе эчеп җибәрде.

Чытыр ак алъяпкычының итәге белән иренен сөртеп алгач, дулкынланудан чатнап киткән тавыш белән сүз башлады:

– Мин, – диде, – сезне хөрмәт итәргә теләп, алымны-ялымны онытып, бирегә килдем, ярдәмчем Әкълимәне, гаиләсеннән аерып, бирегә китердем, ирем, улым, кызым безгә булышып йөриләр. Ә сез, Казан кунаклары, нинди вак җанлы булып чыктыгыз. Менә мин хәзер, Әкълимә белән икәүләп, сезнең һәркайсыгызның каршысына басып, тиеннәр санап йөрикме? Сезнең ничә пәрәмәч ашаганыгызны счёт төймәсендә тартыйкмы?! Булмас анысы! Көтмәгез. Мәҗлес тәмам. Тотылган акчаны мин үземнең, иремнең, улымның хезмәт хакыннан түләрмен. Тик бер нәрсәне аңлагыз: акча күктән яумый. Аны менә шушы бәләкәй куллар эшли. Халык җилкәсен кимереп өйрәнгән кешеләр белән мин бүтән сөйләшмим!


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации