Электронная библиотека » Гарифҗан Ахунов » » онлайн чтение - страница 20


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Гарифҗан Ахунов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 20 (всего у книги 27 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Малайның күңелендә әтисе әнә шул сүзләре белән уелып калды. Акмалга тугыз яшь тулган чагында, сугыш барган яклардан кайгылы хәбәр килде. Зиятдин Булатов Киев каласыннан кырык чакрымнар ары Знаменка дигән госпитальдә, сугышта алган яраларыннан терелә алмыйча вафат булган иде.

Шул көннән башлап Акмал ятим малай исемен күтәрде. Мәктәптә укып йөргән елларында, әнисе Хәйрелбанаттан башка беркем дә аңа «улым» дип яратып дәшмәде, әти кеше аның чәчен чалгы пәкесе белән алмады, берәү дә аңа чаганнан чаңгы бөгеп бирмәде. Ә бит сугышлардан исән-сау кайткан булса, чанасын да, чаңгысын да ясар иде аның әтисе. Авыл кешеләре, кичен капка төпләрендә утырган чакларда, аның әтисен гел сагынып искә алалар иде.

«Әммәдәки оста иде соң балта эшенә! Әнә карагыз, Казан каласыннан кайткач, авылда ул салган уннан артык йорт бар. Аларның һәммәкәенә «1937» дип, «1940» дип балта белән юнып язылган. «Зиятдин Булатов» дигән хәрефләр дә сугып куелган».

Кеше-кара булмаган чакларда, Акмал ул йортларның яннарына барырга, озак-озак карап торырга ярата иде. Әтисе аны беркайчан да балта эшенә өйрәтмәде, кая өйрәтсен, ул бит әле яшь иде, сабый гына иде бит әле. Әмма әтисенең балта остасы һөнәрен ул үзлегеннән отып алды, сугыш барган якларда ятып калган әтисенә хөрмәт йөзеннән өйрәнде ул аны. Башта ул әтисенең эш кораллары белән өй тирәсендә генә булашты, ауган коймаларны төзәтте, өйнең урам яктагы рәшәткәсен рәтләде, аннары балта осталары аны үзләре белән өйрәнчек итеп алдылар. Малайның буйчанлыгы, кулының катылыгы, өйрәткәнне тыңлый белеп, бик тиз отып алуы ошады осталарга.

Акмал балта остасы булуны ул хәтле үк зур һөнәргә санамый иде, аның нияте рәссам булу иде. Авылдагы барлык этләр, мәчеләр, әтәчләр, каз-үрдәк ише су кошлары берсе дә аның рәсем дәфтәрләренә күчми калмады. Җиденче классны тәмамлаганнан соң, малайның нияте Казанга барып, художество училищесына керү иде. Ләкин аны бу эшкә өндәп, чакырып, рухландырып торучы юк иде шул. Юк иде, каһәр суккыры! Алга өндәүче түгел, кирегә өндәүче килеп чыкты аның юлына. Казанда Акмалның көзге ясаучы Шаһислам исемле абыйсы бар иде. Ул үз эшен дөньядагы иң сирәк һөнәргә саный, сугыштан соңгы беренче елларда кибетләрдә көзге бик күренми иде әле, аны Шаһислам кебек сирәк һөнәр ияләре кулдан ясап, базарга чыгарып саталар иде. Көек Көрнәлесеннән Казанга – көзгече Шаһисламга атап килеп төште Акмал. Әтисе ягыннан туган тиешле абыйсының яклавына, рәсем һөнәренә юл ачарына тамчы бөртек тә шикләнмичә килде.

Өен плюш пәрдәләр, ялтыравыклы кәнәфиләр белән тутырган Шаһислам абыйсы әйтте:

– Син, Акмалетдин, сурәтче булу дигән ахмак уеңны башыңнан чыгарып ташла! Сурәт төшереп тамак туйдырып булмый. Үнәрнең син сайласаң сайла гайрәтлесен, тамак туйдырып була торганын! Белдеңме, пынимаеш?

Зур хыяллар белән чыгып китеп тә, авылга сөмсерләрең коелган килеш ничек кайтып керәсең?! Акмал чуен юл станцаларында вагон бушатып, Идел баржаларына утындыр, тоздыр ише нәрсәләр төяп, бер ел чамасы гомерен заяга диярлек уздырып җибәрде.

Шаһислам күрә: малайның күңелендә – вәсвәсә, малай авыл ягына койрык тайдырырга исәпләп йөри шикелле.

Хыялый үсмернең күңеле азар-бизәр килмәс борын, аны эш белән күмеп ташларга кирәк.

Үз йортын булдырырга ният кылды Шаһислам. Энесе Акмалга әйтте: «Газовая ягында, тау кабыргасында йорт салабыз. Куллар синең таза, буйга да калкынып киттең. Грузчик ипие килеште сиңа, малакасус. Карале бер үзеңне, минем әнә теге аяклы көзгедән барып карале: баһадир егет үсеп килә түгелме?

Уналты яше өчен бәдәнле иде Акмал. Күкрәк киң, арка-җилкә теләсәң кемне сокландырырлык иде.

– Менә шул, туганым Акмал, йорт салабыз. Бүрәнәдән. Каралты-курасы, ак мунчасы белән. Бакча утыртабыз. Йортның яртысы синеке булыр. Унсигез яшең тулуга, мин аны сиңа яздырырмын, – диде.

Бер җәй балта чапты Акмал, маңгайдан кайнар тирне сыпырып ташлый-ташлый, такта шомартты, җир казып, кирпечтән фундамент салды. Түбәне калай белән яптылар, калайны ут кебек янып торган кызыл төскә буядылар. Шаһислам йорты тау кабыргасына тезелеп киткән башка эреле-ваклы йортлар арасында, алпавыт йорты кебек, әллә каян күзгә бәрелеп, эрәеп утыра башлады.

Йортны салдырганда, мөлкәтнең яртысы синеке, дип җиңел генә әйтеп ташласа да, Шаһислам-көзгече тора-бара ул хакта ләм-мим сүз дәшмәс булды.

Ничектер шулай, чәй эчеп утырган чагында, Акмал бер мәртәбә сүз чыгарып караган иде, Шаһислам әңгәмәне тиз йомды.

– Ашыкмыйк, Акмалетдин, йорт-җирне тулаем җиткерик, аннары күз күрер, – диде. – Син бит әле унҗидедә генә…

Йорт-җир, абзар-кура, лапас-мунчалар «тулаем» өлгереп җиткәч тә, көзгеченең ашыгырга нияте юклыгы беленде.

– Сабыр иткән – морадына җиткән. Сабыр итик, Акмалетдин, – диде Шаһислам.

Акмал сабыр итәргә әзер иде, әмма фани дөнья сабыр итәргә теләмәде. Йорт булдыру мәшәкатьләре белән расхутланган Шаһислам-көзгече, артык комсызланып китүдәнме, сабырлыгын югалтып, артыгын тырышкангамы, пробиркада кайный торган терекөмеше шартлап, җан тәслим кылды.

Моңарчы аның янында бигүк йөрмәгән, Шаһислам-көзгечене санга да сукмаган ниндидер шикле кешеләр, үзләре әйтүенчә, туганнары (хатыны Шәкүрә ягыннан булган якыннары!) килеп тулды тау кабыргасына салынган «алпавыт» йортына. Йорт салуга бөтен көчен куйган Акмалетдинне алар сәгате-минуты белән йорттан куып чыгардылар.

Аңа авылга кайтып китүдән башка әмәл калмады…


…Мичтә утын янып бетте. Утлы күмерләр әкренләп сүнде, сүрелде. Истәлекләр дә, күңелдә моңсу юшкыннарын калдырып, каядыр китеп сүнделәр, сүрелделәр. Акмал, морҗаның калагын ябып, урамга чыкты.

Баскыч төбендә өч эт утырып тора иде. Алар гомерлек дусларын, һау-һауламыйча гына, колакларын торгызып, башларын кыеграк салып каршыладылар. Гүя алар аның бүгенге борчу-мәшәкатьләрен, узгандагы газаплы көннәрен уртаклашалар иде…

– Хәзер, җанкисәкләрем, хәзер, Акбай, хәзер, Пират, хәзер, Табылдык… Аш пешеп җитте. Сыйлыйм мин сезне хәзер… – дип, күңеле нечкәреп сөйләнде Акмал. – Безнең бит әле пожардан калган тавыкларыбыз да бар…

5

Кулга балта алу аның кабат узгандагы көннәрен исенә төшерде. Беләкләренә ныклыгы кайтты. Йорт салу өчен кирәкле барлык бүрәнәләрне каезлап, юнып чыкканнан соң, ул Казанга кайтып килде. «Инструментлар» кибетеннән кул пычкысы, ышкы, өтерге, борау ише нәрсәләр сатып алды. Тигезләмә, отвеска ише кораллар аның Казандагы фатирында саклана иде әле – ул аларны барлады. Болары эш өчен кирәк, боларны булдыру аның эшен бермә-бер тизләтәчәк иде.

Әмма… бер хикмәт аның күңеленә шактый ук авыр таш булып утырды. Хатыны Гөлбикә күңелсез, боек, сүзсез иде. Әнисенә килеп сыенган Гамил дә күңелсез, ул да сүзсез, ул да боек иде. Хатынының нигә боек икәне аңлашыла: Казандагы бер бүлмәле фатир тар, әгәр Акмал да анда кайтып тора башласа, эшләр бөтенләй кыенлашачак. Әлбәттә, әлбәттә! Хатыны Гөлбикә ягыннан ияреп килгән кыз – Венера бар бит әле анда. Ә ул инде буй җиткән, юк, буй җиткән генә түгел, кыз булып йөрер заманнары узып бара торган, сазаган кыз булып калудан йөрәге алынып тора торган кыз! Аның хәзер кияүгә чыгар вакыты. Ә фатир юк. Кияү булып аларның бер бүлмәле фатирларына килеп кунакларга әзер торучылар бар, ә үз йортына алырга теләүчеләр күренми. Әнә ни өчен Гөлбикәнең борыны салынган, сөмсерләре коелган. Ул бит менә-менә Акмал Казанга кайтып эшкә урнашыр да Венерам кияүсез калыр дип курка. Аны аңлап була. Була аны аңлап. Дөньясы шулай корылган, фатир яклары бик тә кыен шул әле Казанда. «Бар – яраштырыр, юк – талаштырыр», – дип, тикмәгә генә әйтмәгән инде аны халык. Акмалга бу йортка кайтырга, Казанда эшкә урнашырга һич кенә дә ярамый. Ярамый, каһәр суккыры!

Әйе, ул кадәресе аңлашыла. Ә менә улы Гамил нигә боек? Аңа ни булган? Ул бит соңгы көннәрдә инде көр күңелле, уеннан тәм таба ала торган малайга әйләнгән иде. Әллә әнисенең боеклыгы, кашын-күзен җимереп йөрүе йога микән аңа?

Бу хәл Акмалны куркыта. Гамилнең боеклыгы каравылчы йорты янудан хәтәррәк. Әгәр айлар буе тоташ боек йөрсә, күңеле тамчы бөртек тә күтәрелмәсә, дөньяга килгән чакта күргән газаплары, каны бозылу куркынычы кабат өскә калкып чыкмасмы?

Иртәгесен, китәргә дип җыенгач, ризык-мазар әзерләп йөргән хатынына ипләп кенә әйтте Акмал:

– Гөлбикә, мин синең нигә боек икәнеңне беләм. Йорт янды. Ул, кәнишне, безнең йорт түгел, җәмәгать йорты. Әмма дә ләкин без анда – син, мин, улыбыз Гамил – ипле генә гомер итә башлаган идек. Янды ул йорт. Без урамда калдык. Син хәзер мин калага кайтыр дип куркасың. Курыкма, әнисе. Кайтмыйм калага. Синең кызың Венерага тормышын корырга комачауламыйм. Тик мин сиңа бер таләп куям: синең боек йөрүең безгә кыйбатка төшәчәк. Гамилнең тормышы миңа үз тормышымнан кадерлерәк, белдеңме? – дип, соңгы сүзен хәтта кыза башлап, кайнарланып әйтеп куйды Акмал.

Гөлбикәнең йөзенә көтелмәгәндә ниндидер бер ягымлылык, йомшаклык нуры иңде.

– Син ни сөйлисең, Акмалетдин? Мин бит йорт янганга шатлана алмыйм. Көйләнгән иде бит тормышыбыз… – диде. Ул, иренә килеп сыенып, аның күкрәгенә башын куеп торды. – Борчылма, картым. Рәтләнер. Венера да кияүгә чыгар. Гамилнең дә күңеле күтәрелер. Сиңа тазалык бирсен Ходай! Син исән-сау булсаң, без ким-хур булмабыз.

Авылда үскән, авызы ун тапкыр пешсә дә өреп кабарга өйрәнмәгән Акмал шундук тынычланды. Хатыны әзерләп биргән күлмәк-ыштаннарын, ризык-мазарны аерым-аерым төйнәп, зур хуҗалык сумкасына салды да, аркасына эш кораллары тутырган рюкзагын асып, китәргә әзерләнде:

– Ярар, Гөлбикә. Улыбызны сакла. Боектырма. Насыйп булса, тагын унбиш-егерме көннән мин аны үз яныма алырмын, йортның бурасын гына өеп куйыйм да…

– Әтисе, җаныкаем, бер дә генә борчылма. Бар да рәтләнер. Әйтәм бит, үзеңне сакла. Кызыбыз Венераның тормышын кайгыртуың өчен рәхмәт… – дип, Гөлбикә, аяк очларына басып, Акмалны муеныннан кочакларга үрелде. Ул арада караватта сүзсез-нисез утырган боек күңелле Гамил дә, урыныннан сикереп төшеп, әтисе янына килеп җитте.

Акмалның күңеле тетрәнде. Үзе дә сизмәстән, кинәт ашкынулы бер хәрәкәт белән ул аска иелде, бер кулы белән улы Гамилне, икенче кулы белән хатынын көрәп алып, югары күтәрде: икесен берьюлы алмаш-тилмәш үбәргә тотынды.

Улының кәефе күтәрелүе әнисенә бәйле икәнен аңлаган иде бу минутларда…

Электричкада барган чакта да, Идел буе урманнарыннан атлаганда да, аның күңеленә җыр сүзләре килеп тордылар. «Кара урманнар якты була, шомырт чәчәк атканда…» «Казгансаң маллар табыла, йөрәккә кан савыла…»

«Кояшлы көн» бакчачылыгына килеп җитәрәк, аны филимон карт каршылады:

– Саумы, Зиятдинич, Казанга кайтып килдеңме? Ничек анда хәлләр: Гуля ничек, улың Гамил?

– Рәхмәт, филимон Васильевич, бар да тәртипле, – диде Акмал сабыр гына. – Менә хатын ризык-мазар әзерләп бирде, кием-салым. Үзем тагын кибетләрдән инструментлар җыйдым. Күңел пока күтәренке. Улымны да күрдем бит әле. Шуңа күтәрелде, ахрысы, күңел.

Маякчы карт та аны тыныч һәм сабыр тыңлады. Аннары:

– Кеше гомере кыйбат йөри, Зиятдинич. Мин беләм, кеше гомерен бернәрсә белән дә сатып алып булмый…

– Син, Филимон Васильевич, нәрсәдер әйтергә җыенасың төсле… – диде сизгер күңелле Акмал. – Әйт, курыкма, күңелсез хәбәр булса да әйт.

Карт колакчынлы бүреген маңгаена таба шудырып куйды, көрәк сакалын сыпырып алды, зур киез итекләре белән карсыз туң җир өстендә таптанып торгач, әйтергә батырчылык итте:

– Теге ни… отставкадагы полковник килгән иде. Сораша, агач материалын Булатов каян алды, ди. «Каян алса да алган, әмма материалы бар, кулы алтын, йортын салып керәчәк», – дидем.

– Ә ул нәрсә ди?

– Мин әле төбенә төшәрмен. Мин әле аны чиста суга чыгарырмын, мин әле, ди. Карале, Зиятдинич, саграк булырга кирәк. Ул бит, әйтүләренә караганда, теге елларны әллә кемнәрнең башына җиткән кеше, диләр. Черек күлдә эшләгән чагында…

– Сак булып нишлисең инде, Филимон Васильевич. Бүрәнәне мин урлап алмадым, аны миңа Әүхәдиев китерде бит. Синең күз алдыңда.

– Анысы шулай, Акмалушка. Мин сиңа туганыма әйткән күк әйтәм: Яббаров – бозык мужик. Аңардан барысын да көтәргә була, теләсә нинди этлекне. Сак булганың яхшы. Син беләсеңме нишлә, бу өйлек агачны сатып алуың хакында Әүхәдиев аркылы «горзеленхоз» дан белешмә ал. Менә булырсың егет!

– Ярый, анысын да алдым ди. Аннары…

– Аннары, Яббаров әйтә миңа, Филимон Василич, ди, әйдә, бакча каравылчысының, үзе югында, этләрен атып үтерик. Алар бит җәен бакча таптыйлар. Акбае ел саен дүрт-биш бала таба. Бакча эт тавышы белән тула, ди.

– Ә син нәрсә дидең?

– Ә мин аңа әйттем, Насих Яббарович, дидем, ничек син өстеңә каргыш алырга курыкмыйсың? Табигатьнең җан ияләре бит алар эт белән мәче. Картаймыш көнеңдә кул-аягың корып, гарип булып ятсаң нишләрсең? – дидем.

– Ә ул нәрсә ди?

– Курыкмыйм. Мин утыз җиденче елны халык дошманнарын чебен урынына кырдым, кырып бетерә алмаганнарын сөргенгә сөрдем. Кул нык минем, ау мылтыгыннан өч этне берьюлы чүкеп ала алам, ди.

– Фашист ул, бүтән беркем дә түгел.

– Син моны, Акмал, бүтән кеше алдында әйтә күрмә. Әләкләрләр сине аңа. Үкенерсең. Саграк булганың яхшы. Үзең дә беләсең ич: сакланганны Алла саклармын дигән…

Бу сөйләшү Акмалга шактый авыр тәэсир итте. Беренчедән, ул маякчы карт җанында курку сакланганны белми иде. Нинди батыр егетләр, ерак диңгезләрдә йөзә торган капитаннарның әтисе, җитмәсә, әле үзе Ватан сугышы фронтларын кичкән кеше, тәки курку-шикләнүләрдән арынмаган икән. Димәк, халыкның күпчелегендә әле коллык психологиясе яши. Яши, каһәр суккырысы! Ә бит инде егерменче гасырның сиксән икенче елы. Шәхес культын фаш иткәнгә дә егерме алты ел вакыт узып киткән. Шәхескә табыну психологиясе әле һаман яши… Яббаровлар әле һаман кешеләрне курку өянәгендә тотмакчы булып кыланалар. Юк, кыланмыйлар, алар әле үзләренең дулкын канатында икәнлекләренә тамчы бөртек тә шикләнмиләр. Кая бара бу дөнья?..

Акмал Булатов атна буена бурасын бурады, атна буена аның күңеленнән Филимон карт белән булган әңгәмә китмәде. Иртәнге сәгатьләрдә, йорт урынына барган чакта, ишек төбендә берьюлы өч этнең колакларын шыңкайтып аны каршы алулары буламы, яки көндезләрен хәл белергә дип Филимон карт килеп чыгамы, келт итеп Акмалның исенә отставкадагы полковник Яббаров килеп төшә, ул аны аркасына ау мылтыгы аскан итеп, Акбайны, Пиратны, Табылдыкны сагалап, атып үтерергә җыенган итеп күз алдына китерә. Шулар янына тагын Казанда моңаеп һәм боегып утырган улы Гамил дә килеп кушылгач, бигрәк авыр булып китә аңа…

Маякчы карт аның бу хәлен аңлый, бәлкем, теге чакта Яббаров хакында сүз кузгатып ялгыш эшләгәнмендер, Акмал – нечкә күңелле адәм, мин аның эшенә зыян китерә торганмындыр, дип үкенә башлый иде. Гаебен аклар өчен дип, җаныма тынычлык килсен дип, ул беркөнне Груша түтәйгә, ягъни Агреппинасына, бик шәпләп борщ пешерергә, табынга тозлаган кәбестә, кыяр, помидор, дуңгыз салосы, каклаган каз ише нәрсәләр куярга кушты.

– Бик зур кунак киләмени? – диде Груша түтәй.

– Акмалушканы чакырырга ниятләдем әле. Хатынсыз яши. Кайнар аш күргәне юктыр, – диде Филимон Васильевич.

– Акмалга риза. Башка кеше булмый торгандыр бит? – дип төпченде Груша түтәй.

– Тагын кем кирәк сиңа? Берәү булгач җитмимени?! – диде Филимон карт, кәефе китә башлап. – Бүтән беркемне дә чакырмыйм мин. Беләсеңме, чакырмыйм. Мунча тузган әнә. Идән өрлекләре черегән. Астан бер-ике ниргә бүрәнәләре дә бүген булмаса иртәгә ишелергә тора. Акмалга язын, үз өен салып бетергәч, шул мунчаны яңабаштан салдырып, мичен дә яңабаштан чыгартып булмасмы диебрәк йөргән көн иде әле…

– Ярый, ярый, Василич, син миннән күбрәк беләсең. Син бит бу йортның тоткасы. Үзеңә кара. Чакыр, сыйла. Булатов – сүзендә тора торган кеше, осталыгын да бик мактыйлар, – дип, Груша түтәй кәефе кырыла башлаган картының көен көйләп җибәрде.

Кичен, табын янына утырганчы, Груша түтәй Акмалга песи балаларын китереп күрсәтте, ул аларны мул итеп тегелгән чуар сарафанының итәгенә тутырган иде.

Аклы-каралы ике песи малаен, нәфис сары төстәге тагын берсен, кап-кара ике чибәркәен кулына берәм-берәм алып, күзе янына ук күтәреп, озаклап карады Акмал, җаны җылылык белән тулды.

– Рәхмәт, Груша түтәй, рәхмәт яусын. Синең бу яхшылыгың өчен ходай сине мәрхәмәтеннән ташламас… – диде.

Зур гәүдәле, бирчәйгән зур куллы балта остасының песи балаларына шулчаклы да мөкиббән китә торган нечкә күңеллелегенә исе китеп карап утырды маякчы карт.

– Син, Груня, бигүк вакытында китермәдең әле бу җан ияләрен, ашыбыз суына бит, – дигәч, барысы да айнып китеп, табын янына килеп утырдылар.

– Зур кунак хөрмәтенә, – дип, Филимон карт бер «акбашлыны» табынга китереп утыртты. Шешәнең этикеткасына «столичный» дип, кып-кызыл хәрефләр белән кыйгачлап язылган иде.

Картның озаклап, матур итеп сөйләшеп утырасы килгән, ахрысы, зәмзәм суын ул, башка вакыттагы кебек, балыкчылар ысулы белән стаканнарга салмады, бәләкәй рюмкаларга тамызды:

– Әйдәле, Акмал, күтәрик, синең эшләрең җайлы барсын, агачның ботаклысы балтаңның йөзен каермасын! – диде.

Борщ тәмле иде. Ит күп эләккән. Суганы, борычы, тәм-томы – бар хикмәте дә китерелгән, өстәвенә ул кәстрүлдә-мазарда түгел, казанда да түгел, чын чуенда мичтә пешкән иде.

Акмал бер тәлинкәне кыстатып-нитеп тормастан әйләндереп кенә куйды. Тагын бер тәлинкә өстәмә сорап алды. Бу хәлгә бик тә күңеле булган Груша түтәй тәлинкәне тутырып, итнең сөякле бер калҗасын да кушып китереп бирде.

Икенче рюмканы бу йортның иминлеге өчен дип күтәрделәр. Ул сүзне Акмал Булатов әйтте, ә Филимон карт аның тәкъдимен күтәреп алды:

– Акыллы сүз әйттең, Зиятдинич, иминлек кирәк. Мин сиңа, туганкай, бер киңәшемне әйтмәкче булып торам әле…

– Нинди киңәш икән ул, Василич? Тыңлап карыйк, – диде Акмал, ашавыннан туктап.

– Аша син, аша, күрше, рус әйтмешли, кушай да слушай. Мунча тузды минем. Аны йә ныгытып, җаен белеп сипләргә, йә сүтеп алып, өр-яңабаштан салырга кирәк. Үзеңнең йортыңны салып бетергәч, әлбәттә.

– Йорт бит әле озакка сузылачак, Василич.

– Нишләп? Бурасын өйдең, тәрәзә борысларын ясадың, инде бит түбәсен ябасы гына калды.

– Бөтен хикмәт тә шунда шул, Филимон Васильевич, түбәсен ябасы! Ә нәрсә белән ябасы? Такта бит юк. Идәнгә, түшәмгә дә сайгаклар юк, – дип, иреннәрен сузып, тел шартлатып куйды Акмал.

– Менә шуның өчен чакырдым да инде мин сине. Чыгыйк әле ишегалдына, карыйк кайбер нәрсәләрне…

– Кая киттегез инде? Ашыгыз суына бит… – дип кычкырып калды алар артыннан Груша түтәй.

Ишегалдына чыккач, Акмал күкрәк тутырып кышкы саф һаваны сулады, папирос кабызып җибәрде.

– Их, һавасы да һавасы! – диде.

– Берәр чәркә тоткач, һаваның сафлыгы бигрәк тә сизелә торган була ул, – дип, Филимон карт үзенең фәлсәфәсен китереп куйды. Аннары ул, бүтән сүз әйтмәстән, лапаска таба атлады.

Түбәсе шифер белән ябылган лапас эче бик иркен иде, һәм анда аргы стена буенда җирдән түшәмгә кадәр такта өелгән, такта араларына шакмак кыстырылган иде.

– Менә шушыны карале син, Зиятдинич, – диде карт бик җитди чырай белән.

– Карадым, – диде Акмал.

– Ну ничек?

– Мал инде бу, мал! Дөнья бәясе бу, Василич.

– Әгәр мин моны сиңа бирсәм?

– Ул тамаша кисәк әйтмә әле син, Василич! Кешенең йөрәге туктап, үлеп китүе бар, понимаешь!

– Кирәкме бу сиңа, кирәк түгелме?

– Кирәген кирәк инде ул, кирәк булмаган кая! Ләкин мин бит әле каушап та, куркып та калдым. Бик артык кыйбат түгелме соң бу? Минем бит әле, янган-көйгән кешенең дигәндәй, моны түләп алырлык акчам да юк.

– Мин синнән бүген үк бугазыңнан басып акча сорамыйм. Җәй көне, берәр шабашка эшләп алгач түләрсең. Әйттем бит мин сиңа, мунчаны яңадан саласы бар, дип. Менә шунда исәпләшербез.

– Үзең әйтмешли, тукта, торып тор, Филимон Васильевич. Син моны Груша түтәй белән килештеңме? Әгәр мин моны алсам, шуннан соң ул мине явыз дошманы санап, сөйләшмичә, өегезгә кертмичә йөри башласа?

– Беләсеңме, Акмалушка, бәлки, синең өйдә Гуля баштыр, минем өйдә хәзергә мин үзем баш. Такта кирәк булса, ал. Бәясен мунчаны салгач килешербез.

– Аңладым, Филимон Васильевич. Рәхмәт. Мин моны хәзер үк ташый башлыйммы?

– Юк инде, нишләп хәзер үк. Табынны очлыйк инде. Юкса бит Агреппина түтәең үпкәләр безгә. Ә мин тагын табын әзерләп йөргән булам, дияр. Сабыр ит, яме, Зиятдинич, сабыр иткән морадына җиткән. Белдеңме?

– Белдем, белдем, валлаһи, белдем! – дип, рәхәтләнеп көлеп җибәрде балта остасы.

6

«Бар бит дөньяда киң күңелле кешеләр», – дип, күңеле нечкәреп уйланды Акмал, Әүхәдиевләр өенә кайтып җиткәч.

Аны, гадәттәгечә, баскыч төбендә этләре көтеп утыра иде. Арадан иң хәйләкәре һәм иң ялагае Акбай, урыныннан җәһәт кенә торып, Акмал янына йөгереп килде, койрыгын болгый-болгый бераз гына карап торды да, сикереп, алгы аякларын Акмалның җилкәсенә салды, мескен тавыш белән шыңшый башлады.

– Йә, ярар инде, ярар, ул тамаша мескен булам дигәч тә, артыгын кыланма инде, – дип сөйләнде Акмал, үзе Акбайның күзләрендә яклаучысы кайтканга чиксез сөенү, яклау көтәсе килүне күрде. Акбай шыңшый башлагач, шома сары йонлы Табылдык та хуҗа янына килеп утырды, тик горур табигатьле кара эт Пират кына бер читтәрәк ничек утырып торган булса, шул хәлендә утыра бирде. – Ярар, дусларым, хуҗа Баһавиегызга, ягъни Акмал Булатовка рәнҗемәгез, яме? Карале, үзе сыйланып кайткан, безгә аш та пешереп бирми дип гаепләмәгез. Хәзер мин янган йортның базыннан бәрәңгене алып кайтам. Ярый әле базда ул бәрәңге исән калды, хәзер менә каладан ташып йөрергә туры килер иде бәрәңгене. Чоланда әнә сезгә дигән катырган вак балык бар, мин сезгә бәрәңге белән шул балыкны пешереп ашатырмын, хәзер, дусларым, бераз гына сабыр итегез, яме, тик бер ярты сәгать кенә… Менә без башта мичне көйрәтеп җибәрик әле, аннары каткан балыкны җебетербез и тәки дәли…

Мичкә ягып өйне җылыткач, бер чиләк сыешлы чуен белән бәрәңге пешереп, аңа пешкән балыкны болгатып дусларын сыйлагач, Акмалның күңеле бөтенләй үсеп китте. Этләр, тук тавыш белән барысы бергә дөнья шаулатып өрә-өрә, каядыр китеп югалдылар.

Акмал, бәләкәй радиоалгычны кабызып, музыка тыңлый башлады. Музыка бик талгын, дала киңлекләре кебек иркен, ул туып үскән Кама буйларын, елга өстендә йөзгән каекларны, мөгрәп кенә кычкыртып узган пароходларны искә төшерә иде.

Абыйсы Шаһислам терекөмеш шартлап үлгәч, Акмал туган якларына Казаннан ак пароходка утырып кайткан иде. «Болгар» пристаненда аларның пароходын бик күп кеше каршылаган иде. Каршылау никтер барлык ваклыклары белән истә калган.

Казан каласында ел буена газаплы гомер кичереп, йөк төяп, йөк бушатып, абыйсының вәгъдәләренә ышанып йорт салганнан соң чамасыз алданып кайтып килгән егеткә пристаньдагы халык та, борыннарны ярып кергән тозлы балык исе дә – барысы да якын, кадерле, газиз иде. Яр буендагы сумалалы мичкәләр дә, су өстендә тирбәлгән бүрәнәләр дә:

– Саумы, Акмал? Кайттыңмы, егет?! – дип дәшәләрдер кебек тоелды аңа ул чакта.

Сагынган иде ул үзе үскән якларны, Кама иделен сагынган иде, дәррәү кайнаган халыкның күзләрне чуарлата торган киемнәрен, яр буенда чыелдап очкан акчарлакларны сагынган иде, башкалар кебек, пароходтан төшүгә, күзенә ак-кара күренмичә абына-сөртенә чабып китмәде, өенә кайтыр өчен машина да, ат та эзләмәде. Авылда аның әнисе бар, башка кешесе юк, ә менә әнисе янына кайтып, Казан каласында үткәргән ике елы белән ни дип мактана ала ул? Мактана алмый. Мактана алмагач, нигә ашыгырга, нигә кабаланырга?

Их! Сине өзелеп сагынган, бер күрергә ах итеп торган сөйгән кызың булса икән ул. Менә ул чагында ашыксаң да урынлы булыр иде.

Акмал пристаньда болганган арада, халык таралып бетте. Таралмаганы, пароходка утырып, Уфа якларына китеп барды.

Пристань күперендә бирегә килүче пароходларны каршылаучы елгачылар да, балык каптырырга килгән олы яшьтәге берничә кеше – ямьшәйгән киез эшләпәле абзыйлар гына торып калды.

Акмал, ашыкмый гына пристаньнан чыгып, тирә-ягына күз салды. Машина-мазар да, атлы олаулар да күренми, булганнары китеп беткән, яңалары килеп җитмәгән иде әле.

Шул чагында ул пристаньга таба йөгереп килгән яшь кенә бер кызны күрде. Байтактан йөгерә булса кирәк, аның ак кофтасы аша күзгә бәрелеп торган матур йомры күкрәкләре әле күтәрелә, әле төшә, бит алмалары алсуланган иде.

– Абый кеше, пароход килдеме әле, күрмәдегезме? – диде ул, бер генә мизгелгә Акмал алдында туктап.

– Соңга калдың, апасы, сиңа дигән пароход төтен болгап китте шул инде, – диде Акмал шаярту тонында.

– И-и, Аллам! – диде кызый көрсенеп. Шуннан соң кинәт үз матурлыгыннан, карлыгач канаты кебек кыйгач кара кашларыннан, озын толымлы кап-кара чәчләреннән, зифа төз аягыннан оялгандай, аска карады. Әмма… ашыгып китеп бармады. Аның каршысында басып торган егет тә бик җилле иде шул! Ул арка-җилкә, ул күкрәкләр, ул җиргә нык басып торулар! Шул тәэсир итте булса кирәк, алсу битле, калку күкрәкле кызыкай аркасына рюкзак аскан, кулына күн чемодан тоткан егеткә тагын бер мәртәбә күтәрелеп карамый булдыра алмады. Карады, һәм зур кара күзләре тагын да зуррак булып ачылды:

– Бәррәч, әнекәйгенәем! Акмал абый түгелме соң бу?! Әллә күземә күренәсеңме? Каян килеп чыктың син болай? Сине безнең Көрнәледә югалтканнар иде бит инде…

– Син соң Сәүдә түгелме? Шулмы? Мин дә, йа Ходаем дип әйтим инде: нинди үскәнсең син! Нинди тулып пешкәнсең…

– И-и, Акмал абый, оялтма инде. Син бит мәктәптә чакта миннән бер класс югары укый идең. Мин алтынчыны бетергән чакта, син бит, җиденче классны бетереп, Казан каласына китеп бардың.

– Булгандыр, булгандыр… – диде Акмал, башка сүз таба алмыйча. Ул Сәүдә дигән кызның алсу алма төсле балкып, оялчанланып каршысында торуыннан телсез калган иде.

Аннары алар кайту юлына борылдылар.

Акмал үзе янәшә атлады, үзе дөньясын онытты. Аяк астындагы җир каядыр юкка чыкты, ул хәзер зәңгәр болытлар, алсу томаннар, адәм баласы ирешә алмаслык әкиятләр дөньясында иде.

Фани дөньяга аны Сәүдә кайтарды.

– Йә, нишлибез инде, Акмал абый?

– Ә? Ийе… нәрсә?

– Мин әйтәм, нишлибез, дим? Мин бит пароходтан бер кеше каршыларга тиеш идем. Казанның акушерлар техникумыннан кайтасы кызны. Соңга калдым, хәерсез. Без утырып чыккан машина ватылды да, ярты юлда калдырып китәргә мәҗбүр булдык.

– Ә ул кыз… теге ни… акушермы, кемме? Нигә иде соң ул сиңа?

Ул миңа Казандагы апамнан хат китерергә тиеш иде.

– Нинди хат?

– Бик кирәкле хат. Ул сиңа кагылмый, Акмал абый…

– Ә? Ийе… нәрсә? Нинди хат ул миңа кагылмаган?

Сәүдә Акмалны җиңеннән тартып туктатты:

– Карале, Акмал абый, син нәрсә уйлыйсың? Тыңлале мине, туктале, ярар, акушер кызны күрә алмадым ди. Анысы инде кадалып китсен. Авылга ничек кайтабыз?

– Белмим шул, кем… Сәүдә. Минем бит инде авылга кайтмаганыма ике ел… – диде үзенә зур кара күзләре белән төбәлеп, җавап көтеп торган кызыкайга. – Нәрсә йөри соң монда? Машиналар йөриме безнең Көрнәле ягына? Атка утырсаң, Болгардан җитмеш чакрымнар бит әле ул…

– Ю-уук, – диде кызый, сузып кына. – Атка утырып булмый. Машина белешергә кирәк. Син бит егет кеше, синнән калырга ярамый миңа. Шофёрлар әрсезләнде…

Акмал әкият дөньясыннан кайтып җитмәгән иде әле, каршысында басып торган ак кофталы, калку күкрәкле, озын толымлы кызый әйткән бу сүзләр аны сискәндереп җибәргәндәй булды. «Шофёрлар әрсезләнде». Юк, туганкаем, моның япа-ялгызын әрсез шофёрлар белән кайтарып җибәрергә ярамый. Азактан гомер буена үкенергә туры киләчәк.

– Туктале, Сәүдә… нигә әле без корыны бушка аударып торабыз. Әйдә, киттек калага, табыйк без берәр ашханә, тамак ялгап алыйк. Син беләсеңме кайда әйбәт ашханә барлыгын?

– Беләм, Акмал абый. Ресторанның кайда икәнен дә беләм.

Акмалны аның соңгы сүзләре янә сискәндерде. Ул бит Казан каласында ике ел яшәп, унҗиде яшен тутырып та, ресторан-мазарны белмәде, грузчик булып эшләп тә, авызына зәмзәм суы капмады, аны үгетләп тә, көчләп тә эчерергә тырышып карадылар өлкән яшьтәге грузчиклар; син саран, акчаңны түбәтәй астына җыясың, чалбар төбенә тегәсең, дип үртәделәр; Акмалның аңа да исе китмәде, саран түгел икәнен күрсәтер өчен, ул йөк төяүчеләр күңел ачарга дип ничәшәр сум акча җыйсалар, шуны бирә, әмма үзе авызына бер тамчы да капмый иде. Ә монда алсу янып торган япь-яшь кызый синең алдыңда, тартынмый-нитми, ресторанның кайда икәнен дә беләм, дип әйтеп торсын, имеш. Ничә яшь икән соң әле аңа? Акмалдан ул бер ел соң укыды, димәк, уналтыда булып чыга ич. Әй, юк, унҗидедәдер, укырга ул бер ел соңга калып керде бугай…

Акмал әкият дөньясыннан җиргә кайтты. Кызга сынап карады.

Аларның күзләре очрашты.

Агы чынаяк тәтие төсле ак, карасы көйдереп алырдай шомырт кара чип-чиста күзләр әллә ниткән өметләр уята, сихерли иде. Акмал тагын башын югалтты, тагын зәңгәр болытлар, алсу томаннар урап алды аны, һәм ул, үзе дә сизмәстән:

– Киттек ресторанга, әйдә, алып бар әле Акмал абыеңны бер рәхәтлек дөньясына! – диде. Ләкин алар ул көнне «рәхәтлек дөньясына» барып җитә алмадылар. Юлда күрше авылга кайтучы колхоз машинасы очрады.

Акмал белән Сәүдә машинаның кузовына, сельпога кайта торган товар яшьнекләре арасына менеп чүмәштеләр.

Юлларның никадәр чокыр-чакырлы икәнен шунда аңлады Акмал. Аңлады, әмма юлларга үпкәләмәде. Казылмага төшкән саен, Сәүдә, чөелеп китеп, Акмалга килеп бәрелә, тегесе, кызый яшьнекләргә бәрелеп имгәнмәсен дип, аны кулыннан тотып калырга тырыша, аннары, машина шомарак юлга чыгу белән, кызның кулын ычкындыра иде. Бер мәртәбә зуррак казылмада Сәүдә Акмалның кочагына килеп ауды, машина шома юлга чыкканнан соң да, егет кочагыннан ычкынырга ашыкмады…

Аңардан ислемай исе, «Гөлҗиһан» сабыны исе, тагын ниндидер нәфис хуш исләр килә иде, аңардан кышын мичтән бәрелгән төсле җылы бәрелә иде. Егет йөрәге ярсып типкәнне, башы әйләнгәнне, машиналары-ниләре белән болытлар янында йөзеп киткәнне тойды. Рәхәт, бик рәхәт иде аңа. Чамасыз рәхәт иде. Дөнья йөзендә унҗиде ел гомер кичереп, аның әле беркайчан да мондый рәхәтлекне татыганы юк иде…

Ул аны бәяләп җиткермәде бугай ул чакта, бәяләп җиткерерлек идемени ул?! Еллар узып, язмыш аны уңлы-суллы яңаклагач кына, аны бер чокырдан алып икенче чокырга китереп бәргәч кенә, ул яшьлегендәге әнә шул рәхәт мизгелләрнең нинди бәхет булганлыгын бәяли алды.

Сәүдәне ул үзенә гомерлек итеп сайлады. Кыз, җиденчене бетергәннән соң, ике ел инде колхозда хисапчы булып эшли икән. Авыл кызларының барысыннан да чибәррәк киенә, үзен бәйсез тота, аңа авылда гашыйк булмаган егет юк, әмма ул үзе аларның берсен дә үз итми, шул хакта су буйларыннанмы, авыл клубыннанмы кайткан чакта Акмалга әйтә, әйтеп кенә калмый, башын артка ташлап, толымнарын чайпалдыра-чайпалдыра көлә. Көмеш чыңыдай саф матур тавыш белән көлә Сәүдә. Аның көлүе әле өйгә кайткач та яшел печән өстендә йоклый алмый яткан Акмалның колагында яңгырап тора. Ай бу Сәүдәне – тәмам һушын алды бит аның! Тәмам тилертте, төн йокыларын качырды бит…

Иртән торса, кичне көтеп бетерә алмый интегә Акмал, кичен кызыкайны, сөеклесен, бердәнберен озатып кайтса, төнне үткәреп җибәрә алмыйча зарыга.

Адәм баласы яшьлегендә шигырь белән җенләнеп ала, дип ишеткәне бар иде Акмалның. Инде менә хәзер үзенә үзе таң кала – көннәр буе күңелендә шигырь яңгырый:


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации