Текст книги "Акча күктән яумый / Деньги с неба не падают"
Автор книги: Гарифҗан Ахунов
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 16 (всего у книги 27 страниц)
Николайга кинәт рәхәт булып китте. Ул, сап-сары итеп юылган буяусыз идәнгә аяк очлары белән генә басып, тәрәзә буендарак торган өстәл янына узды, кызыл башлы сөлгеләр элеп куйган тәрәзәләргә, стена буендагы ак калайлы зур яшел сандыкка күз төшереп алгач:
– Квартирның яхшысын биргәннәр бит сиңа, дядя Мирсаид, – диде.
– Әйе, фатир кайгысы бетте, – диде Мирсәет абзый, мыегын каты тырнаклы зур кулы белән сыпырып куйды. – Үзеңдә ни хәлләр? Семьяңны китермәдеңме әле? Әнисе, самавырны яңартып чыгар әле. Итең булса, ит тә җылытып китер…
Мирсәет абзый Николайның нигә килгәнен сизенә иде, ләкин үзе әйтми торып чәчрәп төшәргә ашыкмады.
Сыер ите белән бер таба кыздырылган бәрәңге өстәл өстенә килеп утыргач, Вотинов, ишек янына барып, тун кесәсеннән бер шешә аракы алып килде. Мәүгыйзә түти кыштырдап йөргән эчке бүлмәгә башы белән ымлап, ярап бетәрме икән дигәндәй, иренен очлайтып куйды; кан тамардай кызыл кара-кучкыл сәламәт битендә акбур белән сызып куйган төсле аермачык күренгән аксыл кашлары тетрәнеп китте, ачык һәм туры карый торган күзләре бер генә секундка хәвефле ачылдылар.
– Ярый, ярый, – диде Мирсәет абзый, өстәлгә ике буш чынаяк куйды.
Николай чынаякларга аракы салды.
– Дядя Мирсаид, мин беләм, син эчмисең, бәлкем, бүгенге шатлыгыбыз хакына тотарсың, ә?
Ардуановның киң һәм биек маңгаенда берьюлы ике сызык барлыкка килде, алар күзгә күренеп тирәнәйде.
– Николай Александрович… мин сине ихтирам итәм. Шатлык безнең уртак, ләкин миңа үпкәләмә, мин аны гомер буена да авызыма алганым юк… – Аракысы белән чәкеште, чәен эчеп җибәрде.
Вотинов, аракылы чынаягын күтәреп куйгач, озаклап ипи иснәп утырды, аннары табадан агач кашык белән бер генә сыңар бәрәңге алып капты. Мирсәет абзый чүмәлә кебек итеп өелгән бәрәңгене аңа таба ишеп төшерде, ит калҗаларын аңа таба этеп-этеп куйды.
Кинәт алар гадәттәгедән көчлерәк тавыш белән кычкырып сөйләшә башладылар, тавышка почмак яктан Мәүгыйзә түти килеп чыкты.
– Әтисе, әллә Ходаем… Булмаганны?
Вотинов аяк өсте басты:
– Тетя Маугиза… Мин сине котлыйм. Орден белән котлыйм.
– Нинди әрдир, фатир булды бит инде. Нәрсә ди ул, әтисе?
– Безгә бит орден биргәннәр… Ленин ордены. Николайга, миңа, Павелга. Хөкүмәт биргән, Калинин.
– И-и-и Ходаем. Әйтәм аны баядан бирле күкәй салалмаган тавык кебек әйле-шәйле йөрисең. Ни үзеңнең, ни сүзеңнең рәте юк. Бая ук әйткән булсаң суң, кунак киләсе бар миңа, дисәң, бәйрәм кабартмалары пешереп, әзерләнеп торыр ием. Менә син, ә… И-и-и Ходаем.
Ул баскан җирендә катып калды, иреннәре дерелди, керфек төпләренә, әчеттереп, яшь килә иде. Ахырда түзә алмады, тавышсыз гына елап җибәрде дә, битен яулыгы белән каплап, почмак якка чыгып югалды…
Икенче чынаяктан Николай сәер генә исереп китте. Күзләре елтырый, күңелендә сүз күп җыелган бугай, ул менә хәзер шушы минутларда, шушы бәхетле халәтендә үзе кебек үк эшче кешегә аларны әйтеп калырга ашыга, ләкин теле аңа берничек тә буйсынмый иде.
– Дядя Мирсаид… а, дядя Мирсаид… – дип, берничә мәртәбә әйтте инде ул, кулын Мирсәет абзый җилкәсенә салды. – Без менә…. менә бервакыт… без үләрбез… Безне бер кабергә күмәрләр.
– Ничек бер кабергә? – диде Мирсәет абзый аңламыйча.
– Ну анда, әйтик, сине… үзегезнең гадәт буенча… Ләхет белән, кәфенгә төреп… Мин бит Пермь малае… Татарларны күмгәнне күрдем… Нәрсә әйтәдер идем әле?
– «Без үләрбез».
– Әйе, без үләрбез. Безне күмәрләр. Сине ләхет белән, мине табутка салып.
– Шуннан, йә, йә, шуннан? – Мирсәет абзый елмайды. – Шуннан без нишләрбез?
– Бернишләмәбез. Югарыда, якты дөньяда сөйләшерләр: менә ичмасам бар иде кешеләр, пермяк Коля Вотинов, ягъни ул мин булам, Николай, һәм шулай ук татарин Ардуанов, димәк ки, ул син, дядя Мирсаид. Менә бар иде кешеләр, ал димәделәр, ял димәделәр, эшләделәр. Илебезне ныгыттылар. Әйтерләрме шулай дип?
– Әйтерләр, Николай Александрович. Ниприминно әйтерләр, боерган булса.
Вотинов каядыр читкә карап бармак янады.
– Не-не-не… шаяртмыйча. Ә мин уянырмын да шулвакыт сорармын: дядя Мирсаид, син йоклыйсыңмы? – диярмен.
– Ә мин нәрсә әйтермен?
– Син әйтерсең: никак нет, Коленька, мин йокламыйм. Миңа йокларга ярамый. Кешеләр әнә анда, өстә, безнең хакта сөйләшәләр, диярсең. – Ул туктап хәл җыйды, аннары кулын янә дә Ардуановның җилкәсенә салып, күзләренә туры карап әйтте: – Кешеләр безне сөйләр. Дөньяны күмеп, утлар янар. Заводлар эшләр…
27
Ике атнадан Березникига суд килеп төште. Ул химстройда корткычлык эше алып барган дошманнар төркеменең эшен карады. Төркемнең җитәкчесен атарга, калган унөч кешесен унар елга ирекләреннән мәхрүм итәргә хөкем иттеләр. Хөкем карарын тыңлаганда, Сагайкин аяк өсте баса алмады. Хөкем карары аның миен кайнар кургаш кебек яндырып, аякларының хәлен алган иде. Бите буйлап бер тамчы күз яше агып төште: гомерлек дошман күргән Совет строеның җиңүен, ә үзенең тарих тәгәрмәче астында сытылып калуын белеп үлү аңа ифрат авыр иде.
Саубуллашу сүзе
Ардуан батыр турындагы хикәяне шушында туктатырга да булыр иде. Ләкин ике ел буе аның турында материал туплау, ике ел буена аның уй-хисләре белән яшәү мине аның белән шулхәтле дә якынайткан икән, хикәягә соңгы ноктаны куйгач, аерылышу шундый да кыен булып китте, мин, әзер кулъязмамны портфельгә салып, Березники каласына, Ардуановның гаиләсе һәм кайчандыр бергә эшләгән иптәшләре яшәгән якларга кабат юл тоттым.
«Казан – Соликамск» поезды безне, пассажирларны, төн урталары җиткәндә юлга алып чыкты. Мондый төнге сәгатьләрдә ерак йөри торган поездларда чәй-мазар эчертергә бик әллә ни өтәләнеп тормыйлар, урын-җир өләшәләр дә тыныч йокы, тәмле төшләр теләп китеп баралар.
Бу юлы да шулай булды. Проводница апаның матур елмаеп әйткән сүзләрен минем күршем – җитен кебек ак чәчле, күзлекле, җитмеш яшьләр тирәсендәге ыспай гәүдәле карт – бик теләп кабул итте, үз нәүбәтендә миңа тагын бер мәртәбә тыныч йокы, тәмле төшләр теләп, астагы урында одеял астына чумды. Минем әле йоклыйсым килми, әсәремдәге герой белән очрашырга бару, гәрчә ул инде исән булмаса да, мине чиксез дулкынландыра иде.
Юлдашымнан: «Әгәр бераз укып ятсам, ут мишәйт итмәс микән?» – дип сорадым.
– Хет таңга хәтле укы. Миңа барыбер. Мин теләсә нинди шартларда йоклый алам, – диде җитен чәчле акыллы картым.
Мин аңар күңелемнән рәхмәт әйтеп, Константин Паустовский китабын ачтым. Мине тәүге мәртәбә Ардуанов турында хикәя язарга канатландырган кыска гына, китап бите белән бер бит ярымлык кына язманы табып, ике ел эчендә инде ничәнче кабат укырга тотындым:
«Су чистарту» цехы төзелешендә бетончы Ардуанов бригадасы эшли иде. Бригада бөтенләе белән русча юньләп белмәгән татар-башкортлардан гыйбарәт. Алар төзелешкә Идел буе далаларыннан килгәннәр. Күбесе кулларына көрәк тә тота белмәгән бу кешеләр рабочком бүлмәсендә уңайсыз гына таптаналар иде. Стенасына Ворошилов портреты эленгән, кызыл материягә плакатлар язып кадакланган такта барак аларга патша сарае кебек тоела. Алар кеше күз алдында тәмәке тартырга уңайсызланалар, шушы искиткеч бинада, өстәл янында утырыш үткәргән кешеләргә комачауламас өчен, әдәп саклап, учларына йөткеренгәлиләр иде.
Элекке Пермь грузчигы Ардуанов, дала кешеләрен игътибар белән күздән үткәреп:
– Булдырырбыз! – дип сөйләнеп куйды.
Ул татар-башкорт бригадасы оештырды.
Газета жаргоны һәм кыскартылган сүз яратучы профсоюз хезмәткәрләре аларга шундук «нацменнар бригадасы» дигән исем такты. Ардуанов, берничә ай узуга, кичәге эшче-батраклардан беренче кул бетончылар әзерләде. Бер елдан Ардуанов Ленин ордены алды. Орденга цемент тузаны кунган һәм ул яшькелтрәк булып тоела.
Ардуанов бригадасы бетончыларыннан бер генә кеше дә бер генә көн дә прогул ясамады. Ардуановларның кысыграк ягымлы күзләреннән аларның намуслылыгы, тырышлыгы һәм чыдамлылыгы, әлифба китабына язган төсле, аермачык күренеп тора.
Биредәге рәхимсез суык кышта, иллешәр градуслы салкыннарда алар җылы спецовкадан башка да җәйге челләдә эшләгән кебек бик ансат эшлиләр иде. Аларның хезмәте хәтта сүлпән холыклы пермякларны да кабызып җибәрде.
Әмма Ардуановлар белән бергә җәнҗалчылар йөри иде. Җәнҗалчы кем? Ул эшче исеме миңа теләсә нишләргә ирек бирә, бернинди вазифа да йөкләми, мин «шешәгә куып кертелгән көрәшче, мин революция өчен көрәшәм» дип санаучы истерик яки авызыннан көмешкә исе аңкытып торучы, хулиганлык һәм рекрут чаялыгы белән дан алган тукмак битле хулиган. Ул прорабларны, инженерларны аллалары, кабер такталары белән сүгә, эш киеменең әйбәтрәген, ашның тәмлерәген таләп итә, йомычка арасында тәмәке сасытып йөри. Шакмаклы чуар кепкасын җыерчык баскан маңгаена ук төшереп кигән булыр, карлыгып беткән бугазына яшел кашне урар. Ул ударникларның артыннан төкереп кала. Большевиклар аны «бөлдергәннәр», гаилә куышында һәм калын баш капкачы астында ул алардан үч алу теләге асрап йөри.
Җәнҗалчыларның ачуы кабарды – «татарва» аларны эшкә өйрәтсен, имеш. Татарларга бармак төртеп күрсәтә башладылар, аларның эшен хөкүмәт күреп алды, татарлар арасында җәнҗалчылардан эш таләп итәләр, аларның ялкаулыгы, өскә калкып, контраст булып килеп чыкты.
Нишләмәк кирәк – финка хутка китте. Ардуановларның икесен пычак белән кададылар. Хулиганлык тактикасы таләп иткәнчә, алдан сугыш оештырып эшләделәр бу эшне. «Исерек хәлдә, сугышып яралаганбыз», янәсе. Ләкин җәнҗалчылар ялгыштылар. Аларны хулиганлык өчен түгел, контрреволюция өчен хөкем иттеләр. Ардуанов бригадасын Уралның «Кызыл кенәгәсенә» – көнчыгышта яңа индустрия базасы төзүчеләрнең Мактау кенәгәсенә яздылар».
Кара әле, романтик кеше булган бит бу Паустовский дигәннәре! Романтик кына микән? Кыска гына язмада бөтен бер халыкның характерын ачып бирә алу өчен талантлы да, олы йөрәкле дә булу кирәктер. Иксез-чиксез илеңне анда яшәгән барлык халыклары белән бергә ярата алу кирәктер. Максим Горький шундый булган. Берәр халык турында үз сүзен әйткәнче, ул әнә шул халык белән җитмеш җиде пот тоз ашаган, шуннан соң гына әйтер сүзен авыз тутырып әйтеп биргән.
Поездның, станцаларга якынлашкан чакта, халыкларга якынлашкан кебек, сәламләп гудок бирүен тыңлап ята торгач, йоклап киткәнмен. Иртән күземне ачканда, юлдашым күптән уянган иде инде.
Бит-күземне юып кергәч, чәй көткән арада сөйләшеп киттек. Башка вакытта айлар буена эшләнә торган эш – танышу – поездда бер көндә эшләнә.
Җитен чәчле картым үзен: «Иван Фёдорович Коновалов», – дип таныштырды, мин дә исем-фамилиямне әйттем. Бу исемнәр әле безгә, бер-беребезне белмәгән кешеләргә, берни дә әйтми иде. Без тирәнгәрәк керә башладык. Монысы инде – кем кайсы станцага хәтле бара дигән сүз. Мин – Березникига. Иван Фёдорович та Березникига икән ләбаса! Менә сиңа кирәк булса! Без инде туганнар диярлек!
Мин, профессиям таләп иткәнчә, аның кем икәнен сорарга һәм үземнең кем икәнемне әйтмәскә тиеш идем.
Ул – Березники шәһәренең төп гражданы, ул гына да түгел, туган ягын өйрәнүче икән, Казанга бик тә мөһим бер йомыш белән килгән. РСДРПның II съездына Югары Кама партоешмасыннан делегат булып сайланган кешенең документларын, Югары Кама партоешмасының Уставын ул Казанга килеп эзләгән һәм… тапкан. Ай буе кайгырып, борчылып үткәргәннән соң тапкан. Менә ни өчен ул кичә тыныч күңел белән йоклап китә алган икән.
Гаҗәеп хәлләр бар бу дөньяда! Бәлки, әле ул минем героемны да беләдер. Крайны өйрәнүче булсын да белмәсен!
– Гафу итегез, Иван Фёдорович, бәлки, сез, Березникида яшәгәч, Ардуановны да беләсездер? – дидем мин, ә үзем, «Нинди Ардуановны?» дигән сорау ишетергә әзерләнеп, аның күзләренә төбәлдем.
Аның коңгырт чиста күзләре яратып елмайдылар.
– Беләм, әлбәттә! – диде ул.
Мондый сүзне, гадәттә, конкрет җаваптан котылырга теләүчеләр әйтә торган була. Юк, акыллы картым, син әле миннән алай тиз генә котыла алмассың, безнең профессия төгәллекне ярата.
– Сез аны күреп беләсезме? – дидем.
– Без аның белән кырык ел янәшә яшәдек, – диде Коновалов.
Мин тыныч кына утырган җиремнән сикереп тордым да:
– Яки минем бәхетем баса, йә мин төпсез тагаракка утырып калам! – дип кычкырып җибәрдем. – «От землекопа до члена правительства» дигән очеркның авторы сезме?
– Мин булсам, ни диярсез?
– Паустовскийның «Коноваловские ребята» дигән очеркының герое да сезме?
– Мин булсам, ни диярсез?
– Йа Хода, мин бит сезне теге баруымда атна буе эзләдем. Ә бу юлы сез миңа үзегез килеп каптыгыз. Кадерле Иван Фёдорович, кичтән үк әйткән булсагыз, мин бит атаклы Коновалов, дигән булсагыз, без әллә кайчан танышкан була идек бит.
Карт, күзлек пыялаларын елтыратып, уңайсыз гына елмайды.
Без сөйләшеп киттек. Мин Иван Фёдоровичның очеркын Казан университеты китапханәсеннән табып укыганымны, аның үлем түшәгендә яткан Ардуановтан үз вакытында гаять зур сабырлык белән аның тормыш юлын сорашып калуын, менә хәзер шул фактларның кайсы да булса бер язучыга повесть язарга файда итәчәген ычкындырып ташладым.
Иван Фёдорович, үз нәүбәтендә гаҗәпләнеп:
– Сез язучы түгелме? – диде.
– Юк, – дидем мин нык итеп. – Мин – типография эшчесе. Мин – наборщик. Ләкин әле бу һөнәр миңа Ардуанов биографиясенә битараф карарга хокук бирми.
Коновалов кибәккә алдана торган чыпчык булып чыкмады.
– Йә сез нинди һөнәр иясе икәнегезне төгәл әйтәсез, яки мин сезнең белән сөйләшүдән баш тартам, – диде. Картларча бер үҗәтлек белән, иреннәрен турсайтып, коридорга чыгып китте.
Тыйнаклык сакларга тырышуым миңа кыйбатка төште. Коновалов белән кабат сөйләшеп киткәнче, тагын өч сәгать чамасы вакыт узды. Шулай да без бер-беребезне аңладык һәм уртак тел таба алдык.
– Иван Фёдорович, сез, Мирсәет Ардуанов белән кырык ел янәшә яшәгән кеше булгач, беләсездер, аның һәйкәл кадәр һәйкәл куйдырырлык төп сыйфаты нәрсә? – дип сорадым мин, миңа моны ачыклап калу бик тә мөһим иде.
Җитен чәчем беркавым сүзсез утырды, аннары йокысыннан айнып киткәндәй, миңа төбәлеп карап:
– Минемчә, Ардуановның иң төп сыйфаты – әхлакый сафлык, – диде. Гүя мин аңлап бетермәс дип курыккандай, аңлатырга тотынды: – Әйтик, Мирсәет Сабантуй үткәрә, көчле кеше иде, туганкай, ой көчле, Сабан туеның ярты байлыгын берүзе җыеп чыга, сүз әйтүче, шелтәләүче юк, ә ул риза түгел, кече Сабантуй җыя, бригадасын ярыштыра, алган барлык байлыгын өләшеп бетерә. Әнә нинди көчле кеше иде ул. (Минем җаным канат какты: димәк, мин аның шәхси Сабан туе үткәргәнен дөрес алганмын.) Бишьеллык урамында квартир бирделәр моңа, больницада ятып чыкканнан соң. Беренче катта иде. Операциядән соң югары катка менеп йөрү кыен булыр дип уйлаганнар булса кирәк. Ә квартир суык, нишләтәсең аны! Башка берәү булса, шундук гауга куптарыр иде. Юк, Ардуанов яши бирә, квартирның яңасын таләп итми. Бер дә бер көнне шәһәр Советыннан киләләр. Иптәш Ардуанов, диләр, төзелеш ударнигы итеп, без сиңа яңа урыннан өч бүлмәле квартир бирергә булдык, диләр. Кая ул! Тузгып китә картлач. Кызы Кәшифәне тиргәп ташлый. Синең эшең бу, янәсе, синең телең озын. Син горсоветка баргансыңдыр. Миңа бу фатирны эшем өчен бирделәр. Менә мин үләрмен, үзегез эшләгәнгә алырсыз яңа фатирны. Шунсыз авызыгызны да ачмагыз. Менә нинди көчле кеше иде ул, туганкай! Тәки сүзендә торды, гаиләсе хәзерге өч бүлмәле квартирын да ул үлгәч кенә ала алды.
– Балаларына да бит квартирны эшләгән өчен биргәннәрдер.
– Сездә, татарларда, бер мәкаль бар: оясында ни күрсә, очканда шуны күрә. Балалары да булдыклы булып чыкты. Олы малае милиция органнарында эшләде, теге авыр заманнарда аны комсомол тәртип сагына мобилизовать итте. Уртанчы улы – инженер-конструктор, әтисе салган заводта ике кызы – врач, барысы да югары белемлеләр. Барысы да тыйнаклар. Булдыклылар, күргән саен үзләрен, Ардуан батырны күргән күк булам. Беләсезме, юлдаш, бер кеше бөтен бер милләт турында фикер уята ала икән. Ардуанов яраттырды миңа татар халкын, Ардуанов миңа бер кешенең нәрсәгә сәләтле икәнен аңлатып бирде. Эшләгән эшен ил дә күрде шул: Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитетына член булып сайланды, Калинин белән Орджоникидзе Мәскәүгә чакырып кунак иттеләр, Конституция кабул иткән съездда катнашты. Березникида булдым, дидең бугай, музейда да булгансыңдыр инде, анда Мирсәетнең киемнәре саклана, мин әзерләп бирдем аларны, ордены әле беренче дәвер ордены, цемент тузаны, төзелеш тузаннары кунып калган сыман, яшькелтрәк төстә. Березники эшчеләре аның һәйкәлен үзе салган завод янына куеп дөрес иттеләр, эшкә килсәләр дә, эштән китсәләр дә, намусларын, фидакярлекләрен Ардуанов намусы белән үлчиләр. Ишеттеңме әле, без бит шушы арада Мирсәет Ардуанов исемендәге премия булдырдык, һәр елны иң яхшы төзүче булып танылган бригадага биреп барачакбыз.
Миңа көмеш чәчле юлдашымны, Мирсәет Ардуанов белән кырык ел буе янәшә яшәгән өлкән кешене, халкымны ихтирам иткән кешене тыңлау рәхәт иде. Бу минутларның мин озаккарак сузылуын тели идем. Шул ук вакытта мин аңардан күңелемдә уянган сорауларга җавап та алып калырга ашыга идем:
– Әйтегез әле, Иван Фёдорович, Ардуановка ни өчен һәйкәл куйдылар. Әйтик, Маяковскийга һәйкәл бар – ул – шагыйрь, иҗатчы, Чайковскийга һәйкәл бар – ул – композитор, шулай ук иҗатчы, Чапайга һәйкәл бар – ул – сугыш батыры, революцияне саклап калучы…
Коновалов минем әйткәннәремне сабыр гына тыңлап бетерде. Аннары миңа дустанә бер караш ташлап, мөлаем елмаеп әйтте:
– Син моны үзең дә беләсең, әлбәттә. Әмма ләкин моны сиңа минем авыздан ишетү кадерлерәк, күрәсең. Әйтәм: Ардуан батыр да әнә шул Маяковскийлар, Чайковскийлар, сезнең милли батырыгыз Җәлилләр кебек иҗатчы иде. Поэма түгел, симфония түгел, Яңа заманны, Яңа дөньяны иҗат итте ул, социализм дөньясын. Менә шуның өчен аңар һәйкәл куйдылар. Рус шәһәрендә татар эшчесенә беренче һәйкәл.
Поезд ашкынып алга чаба. Халыкларга сәлам биргән кебек, станцаларны гудоклары белән уятып, безне «химия республикасына», Ардуан батырны тудырган калага, Березникига алып бара.
1972–1973
Березники – Казан
Олы Язга сәяхәт
1
Иртә башланган яз Шәфигулла Мансуровның барлык планнарын чуалтып ташлады. Март азакларында аңа җитмеш яшь тулганны тантаналы төстә билгеләп узарга җыеналар иде. Бәйрәмне кунаклар чакырып, өстәвенә Казан халкының иң яратып йөри торган урынында – Галиәсгар Камал театрында уздырырга теләүләре аны бик хәтәр каушаткан, тантана көне килеп җитәргә ике атналар чамасы кала ук инде ул, гомерендә булмаган бер борчылу белән, нигә соң мин юбилей уздырырга ризалык бирдем икән дип, үз-үзен битәрләп, хафаланып йөри башлаган иде. Алтмышы шау-шусыз гына узып китте бит әле, монысы да узар иде…
Кинәт башланган яз, әллә ни арада Казан урамнарындагы карны ялмап алып, башка елларга караганда атна-ун көн алдан ташу суларын да кузгаткач, аның борчу-хафаланулары янына, җанын бик рәхәт авырттырып, күңел моңсулыгы да килеп кушылды…
Агым сулар кебек актың да киттеңмени инде син, гомер? Синең дә, Шәфигулла дигән егет, җиде дистә тез астыңа китереп суктымыни? Әй гомерләр…
Хатыны булса, ул күңел кузгалуларын аңа бушаткан булыр иде дә бит, хатыны юк шул. Сугыш вакытында яралы солдатка операция ясаган җиреннән, бомба төшкән госпиталь белән бергә янып үлде. Әдәбият белән җенләнеп йөреп, соң өйләнгән иде Мансуров – нибары биш ел бергә яшәп калдылар. Балалары янында булса, алар белән бер чүкердәшеп утырыр иде, алар да юк. Олы улы, Мәскәү институтын бетереп, шунда торып калды, кызы геолог иптәшләре белән Себер якларын айкап йөри. Бәйрәмгә аларны да кузгатасы булыр микәнни? Менә мин әкәмәт, эш урыннарыннан рөхсәтләр алып, юл өзегендә юлга чыгасылары булса, район юлларыннан машиналар үтә алмаса…
Мансуров кар кебек ак башын иеп уйга калды. Килеп туган әлеге хәленнән ничек котылу әмәлен һич кенә дә уйлап чыгара алмагач, юбилейны туктату нияте белән Язучылар союзына китте. Ләкин ул анда да морадына ирешә алмады, күңеленә тагын да зуррак борчулар гына төяп кайтты.
Авылдашлары хат җибәргән. Менә хәзер ул «Олы Яз» колхозы председателе Габдулла Баязитовның хат конвертындагы нык кул белән язган эре хәрефләргә беркавым карап торды да инде Язучылар союзында берничә мәртәбә укылган хатны кабат, өр-яңабаштан укырга тотынды:
«Хөрмәтле якташыбыз Шәфигулла ага!
Синнән бу араларда гына хат алганыбыз юк, үзебез язарга булдык. Ник дисәң, зур хезмәт белән яулап алган юбилей бәйрәмеңә авылдашларыңның да мөнәсәбәтен белдерәсем килә. Казанда юбилей буласын «чыбыксыз телефоннан» ишеттек. Шулай булгачыннан, дидек, без ул юбилейга катнашырга тиешле. Ләкин бу әле синең чакыру-чакырмавыңа бәйле. Әмма без үзебез, Олы Яз кешеләре, бәйрәм һичшиксез бездә башланырга тиешле дигән катгый карарга килдек. Ник дисәң, халыкның күренекле язучысы Шәфигулла Мансуровны Олы Яз дөньяга китерде, Олы Яз болыннары аңар хыял канаты үстерде. Шул бүләкне син әйбәт китапларың белән халыкка кайтарып бирдең. Без синең татлы-баллы сүз яратмый торган, киребеткәнрәк кеше икәнеңне беләбез. Курыкма, бернинди дә төчелек эшләмәбез. «Казан утлары» нда басылган «Туган җир» исемле романыңны укып чыктык. Халык миннән, шул әсәрне уртага салып, туйганчы бер сөйләшеп алыйкчы, дип үтенә, ул бит безнең үткән көнебез, ди. Сезнеңчә, ягъни язучыларча әйтсәк, укучылар конференциясе була. Менә шул. Конференцияне 2 апрельгә билгеләдек, шушы хатны алу белән ризалыгыңны белгертеп, телефоннан чылтыратсаң, бик шат булыр идек. Килү көнен тәгаен белсәк, машина җибәрер идек. Язучылардан үзең теләгән бер-ике иптәшне алып килә алсаң, анысы тагын нур өстенә нур булыр. Тере язучыларны күрергә тилмереп утырган көн. Язгы эшләр алдыннан халыкның кәефен чарлап аласы иде бит, Шәфигулла ага.
Үтенечебез җитди, кире какмассың дип өметләнәм.
Сәлам сиңа. Матур теләкләр.
«Олы Яз» колхозы председателе
Габдулла Баязитов».
Хат Мансуровны бөтенләй чыгырдан чыгарды.
Басуларда гөрләвекләр ага. Юллар өзелгән. Олы Яз урамнары тездән ерып йөрерлек ләпектер. Нишләргә? Туган-үскән якка машинада кимендә алты-җиде сәгать кайтасы. Казанда үткәреләчәк юбилее алдыннан ул моны күтәрә алырмы? Кайтмый калуны уйларга да ярамый, туган җирне рәнҗетү мөмкин булмаган хәл, ул сиңа, Шәфигулла, кыйбатка төшәчәк. Кайтуын кайтыр инде, ә менә иптәшкә кемне алырга? Мондый юл өзегендә чыгып йөрергә теләүче булырмы?
Мансуров олыгайган саен сирәкләнә барган дусларын күңеленнән барлап чыкты. Кайсы роман тәмамлый, кайсы авырый, кайсы Мәскәүгә эш белән киткән. Уйлый торгач, иң соңгы танышы яшь язучы Вәлиша Алмазовка тукталды. Моннан өч ел элек ул аны, авылдан табып, әдәбиятка алып кергән иде. Егет үтә дә булдыклы булып чыкты. Кайберәүләр кебек, тумыштан бирелгән сәләтенә генә ышанып ятмыйча, газета хәбәрчесе булып районнарга чыгып китте, ике ел эчендә республиканың аркылысын-буен гизеп, шулхәтле күп материал җыйды, аңа гына хас тырышлык белән, җиң сызганып, иҗат итү бәхетеннән исереп-янып эшләргә тотынды. Беренче зур повесте белән халыкка танылды, икенче повесте белән язучыларның алдынгылары янына рөхсәт-мазар сорамыйча гына килеп басты. Эчкерсезлеге, шаян сүзгә җитезлеге, үзенә карата булган мактауны бик чамалап, үз иләгеннән сөзеп кенә кабул итүе сәбәпле, ул көннән-көн тирәнәя, Язучылар оешмасы аңар егерме алты яшендә үк инде зур өметләр баглый, картлар да аның белән тиң итеп сөйләшәләр иде. Мансуров әнә шул яшь дусты Вәлиша Алмазовны Олы Язга юлдаш итеп алырга булды. Өйдә булса, берәр герое артыннан чыгып чапмаган булса, ул аның риза булачагына шикләнми иде, Алмазов аңа телефоннан ике генә сүз әйтте:
– Барам, Шәфигулла агай, сез дигәндә, өстән таш явып торса да барам. Кайчан кузгалабыз?
– Иртәгә, – диде Мансуров һәм, яшь дустына күңеленнән генә рәхмәт әйтеп, урамга чыкты. Урамда аңа Мәгариф министрлыгыннан Хисамиев очрады. Салмак сүзле, олыны олы дип белә торган чибәр егет Хисамиев җай гына күреште, Мансуровның сәламәтлеген сорашты, якынлашып килгән бәйрәме белән котлады.
Мансуров аның юбилей турындагы сүзләрен кашын җыерыбрак тыңлады һәм әле менә Олы Язга бару мәшәкате килеп туганын әйтте.
– Ә нигә, барыгыз. Мин сезгә автобус бирәм. Бәләкәйне, ун урынлыны. Телисез икән, телевидениедән кинокамера белән кеше җибәртү турында сөйләшәм.
– Анысы ук кирәкмәс, мәшәкатьләнмәгез, шау-шусыз гына үткәрербез, – диде Мансуров.
Хисамиев алай да бирешергә теләмәде:
– Тыйнаклык кешене бизи торган сыйфат, әлбәттә. Ләкин, Шәфигулла агай, безнең дә бит әйбәт кешегә бер яхшылык эшлисе килә. Дәреслекләр кабул итү буенча дәүләт комиссиясе члены буларак, сез безгә әйтеп бетергесез күп эш эшлисез бит. Без сезгә автобусны…
Мансуров сүзнең озынга китәсен сизенеп, кеткелдәп кенә көлеп куйды.
– Машинаны миңа колхоз председателе җибәрә. Вездеход дигәнен.
– Алайса, әдәбият укытучысы бирәбез. Колхозчыларга кем икәнегезне аңлатыр. Язучыларга таләпләр дә куяр.
Мансуров анысы белән шундук килеште. Кереш сүзне колхоз җитәкчеләре сөйләсә бик күп «ярма ярачакларын», Вәлиша Алмазов сөйләсә, телиме-юкмы, укытучысы итеп, ихтирам йөзеннән мактау сүзләре яудырачагын белә иде. Әдәбият укытучысы фактны гына әйтеп торачак. Шуннан артыгының Мансуровка кирәге дә юк. Синең хакта китабың сөйләсен. Әгәр китабың сөйли алмый икән, моңарчы язып йөргәннәреңнең поты бер тиен. Кайсыдыр бер язучы җыелышта әйткән иде, мин исемемнең үз китабым өстендә торуын яратам, тәнкыйтьчеләр телендә исемемне боздырасым килми, дигән иде.
Өлкән әдип үтә дә үз күреп, булышырга атлыгып торган Хисамиевка рәхмәт әйтте, җыелу урынын иртән сәгать сигездә Матбугат йорты янында икәнен, әдәбият укытучысының әнә шунда килергә тиешлеген белдерде һәм, юлдашлар табылуга тын гына сөенеп, өенә кайтып китте.
2
Вәлиша Алмазов, озак вакытлар газета хәбәрчесе булып эшләүдән канына сеңгән әйбәт гадәте буенча, Матбугат йорты янына сигез туларга нәкъ биш минут кала килеп җитте. Шәфигулла агай анда иде инде, урамда ун градус җылы булуга карамастан, өстенә калын көзге пальто, башына язын-көзен кия торган киез эшләпә, аягына яшьләр «сапожки» дип йөри торган озын кунычлы ботинка киеп алган иде. Йөзе аның бик чиста, саф һава ярата торган кешеләргә хас сәламәт алсу төстә, ап-ак йомшак чәчләре бит алсулыгын тагын да ача төшәләр, агармый калган кара кашлары күмер белән сызып куйган төсле калынаеп күренә иде. Мансуровның битендә бер генә җыерчык та булмауны, елтыравык кечкенә күзләренең шул җыерчыксыз сәламәт битне тагын да балкытып җибәрүен күңелендә генә калдырырга теләмичә:
– Әл-ләл-лә, Шәфигулла агай, күз генә тимәсен, унҗиде яшьлек егет булгансыз бит, – диде Алмазов һәм укытучысының кулын каты итеп кысты.
– Мактау килешә сиңа, Вәлиша, – диде Мансуров, – Ходай сине җир йөзенә кешеләргә ягымлы сүз әйтер өчен җибәргән, ахрысы.
Көлешеп алдылар. Хәл-әхвәл сораштылар. Мансуров шат күңелле оптимист егетнең туры килүенә, ә Вәлиша Себер шахталарын, Днепрогэсларны, Ватан сугышларын узган җитмеш яшьлек язучының сау-сәламәт һәм көр күңелле булуына сөенде. Хикәя-повестьлар язудан тыш, Алмазов әдәбият буенча читтән торып аспирантурада укый, шунлыктан татар язучыларының бүгенгесен дә, инде вафат булганнарын да җентекләп өйрәнә иде. Сугышка кадәрге татар язучылары арасында алтмыш яшькә җитеп үлгәне юк диярлек, илле-илле бишләр тирәсендә дөнья куйганнар. Сугыштан соңгы ун елда шулай. Аннары алтмыш, аннары алтмыш биш, инде менә җитмеш яшь тә, аннан артыгы да безнең әдипләр өчен ят түгел. Тормышлар рәтләнде, язучылар да адәм рәтле яшәрлек көнгә җиттеләр бугай.
Вәлиша Алмазов ике йөз чакрымлы дыңгырдавык авыл юлларыннан Олы Язга барасы сәяхәтенә әнә шулай бик тыныч, идиллия дәрәҗәсендәге матур уйлары белән җыенган иде, әмма колхозның яшькелт төстәге, брезент бөркәүле «газигы» килгәннән соң, Вәлиша баскан җиреннән артка егылып китәрдәй бер вакыйга булды. Машина янына кара чалбарлы, кыйммәтле кеш яка беркеткән кыска зәңгәр пальтодан, лимон төсендәге чекрәеп янган йон башлыктан яшь бер ханым килеп туктады.
«Бу тагын кайсы мода журналыннан төшкән кош?» – дип уйлап бетерергә дә өлгермәде Вәлиша, кызның чыраен күреп өнсез калды. Бит урталары уймакланып бата торган алсу йөзле, тамарга торган шомырт кара күзле бу ханымда ул өйләнә алмый калган гомерлек үкенече Җәмиләне таныды. Алар яшьлеккә хас ахмак бер үпкәләшү аркасында кавыша алмадылар, бер-берсенә үч итеп, беренче очраган кешене үзләренә яр иттеләр! Озак та үтми, төзәтеп булмастай хата ясаганнарын аңлап алдылар. Ләкин инде бергә булу юллары киселгән, өметләр өзелгән иде.
Мәгариф министрлыгыннан Хисамиев җибәргән әдәбият укытучысы әнә шул иде инде. Шәфигулла агай, баш кагып исәнләшкәч, картларча мөлаемлык белән үзалдына сабыр гына әйтеп куйды:
– Бәрәкалла, юлыбыз уңар. Язмыш безгә гүзәл юлдаш җибәргән…
Җәмилә, өстенә чәпәгән модалы киемнәренә хас булмаганча, уңайсызланып елмайды, Вәлиша хәтта елмая да алмады, ахмак кеше кебек, баш селкеп кенә куйды. Вәлишадагы киеренкелек башта кызга, аннары Шәфигулла агайга күчте. Өчесе дә сүзсез калдылар.
Уңайсызлык тик бер кешегә, шофёрга гына күчми калды. Чөнки ул Вәлишаны да, Җәмиләне дә, Шәфигулла агайны да белми, аңар Татарстанның зур исемле язучысын исән-аман алып кайту бурычы йөкләнгән, ихласлыгы җил кискән какча битенә бәреп чыккан шофёр егет тизрәк юлга чыгарга һәм, үзенә тапшырылган эшне бик яхшы үтәп, өендә гаиләсе янында булырга ашыга иде.
– Шәфигулла абый, кузгалыйкмы әллә? – диде ул.
– Кузгалырбыз, энем. Син үзеңне Мотыйгулланың олы малаеның малае дидеңме әле?
– Юк, кече малаеныкы.
– Әтиең кем исемле?
– Сәхәп.
– Исән-саумы, сәламәтлеге ничек?
– Сугышта үлде бит минем әти.
– Шулаймыни?.. Юллар ничегрәк соң? Теләчегә кадәр асфальттыр инде.
– Теләчегә кадәр асфальт.
– Ишки ягына таш юл җәймәдегезме әле?
– Җәйгәннәр ие дә, казылып бетте инде. Машина бик күбәйде бит.
– Алай икә-ән… – дип, мәгънәле нәтиҗә ясады Шәфигулла агай һәм шуннан соң гына Татар ашлары йортына кереп бик ныгытып иртәнге ашны ашарга, юлга тук тамак, көр күңел белән чыгарга тәкъдим итте.
Җәмилә белән Вәлиша ашханәгә керүдән шундук баш тарттылар: алар хәзерге моментта бер-берсе алдында авыз күтәреп ашап утыруны күз алларына да китерә алмыйлар иде. Шофёр егет исә, бик гади генә итеп:
– Мин, пилмәннигә кереп, ике тәлинкә әйләндереп чыктым! – диде.
– Туктале, ни арада өлгердең соң әле син? Олы Яздан төнлә чыгып киткән булсаң да, Казанга әле генә килеп җиткән булырга тиеш.
– Кичә килдем бит мин.
– Кайда йокладың соң?
– Машинада.
– Бәрәкалла! Шулай ярыймыни инде, авылдашыңны хурлыкка калдырасың бит син, энекәй генәем. Өем иркен, җитмәсә, япа-ялгызым. Сиңа ничек тә бер мендәр тапкан булыр идем әле.
– Ачуланмагыз, Шәфигулла абый, оялуымны җиңә алмадым.
– Ярый инде, хәерлегә булсын, икенче юлы килгәнеңдә оялуыңны өеңдә калдырып кил, яме. Әйдә, яшьләр әнә ашаудан баш тарта, синең белән икәү тамак ялгап чыгыйк.
– Ашадым, дип әйттем бит.
– Чәй генә эчәрсең.
Сәгать тугызлар булып килә иде инде. Татар ашлары йортының аскы каты ачылган, чибәр-чибәр кызлар аш өләшә торган прилавка янына тезелгәннәр, ап-ак халатларын, повар башлыкларын балкытып, ашарга килүчеләрне елмаеп каршылыйлар иде.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.