Электронная библиотека » Гарифҗан Ахунов » » онлайн чтение - страница 23


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Гарифҗан Ахунов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 23 (всего у книги 27 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Шаян кеше Хикмәтулла карт: күрше-тирә бакчалардагы хатын-кыз, аның чакыруына буйсынып, тюльпан алырга керә. Зур бер кишәрлекне балкытып утырган тюльпаннарга таба юнәлгән унлап хатын-кызны кулларын җәеп каршы ала Хикмәтулла бабай, олы гәүдәле булганлыктан, аның куллары да озын, хатын-кызлар килгән сукмакның ике ягына сузыла ул озын куллар, кочаклыйм-кочаклыйм, дип көлә-көлә, артка чигенә-чигенә бара Хикмәтулла бабай, хатын-кызлар, чырык-чырык көлеп, аңа һөҗүм итәләр. Яз бәйрәменең шушы сөенечләрен карарга бакчачылар Сабан туена килгән шикелле җыелалар.

Хикмәтулла Түләгәнев – зирәк акыллы, тирән белемле тарихчы. Болгар бабаларыбызны да, Иван Грозныйны да, Казан ханнарын да ул көннәр буе, атналар буе сөйли ала, нәкъ әнә шул хикмәтле яклары белән Акмал Булатовны үзенә карата да инде. Акмал аны ел саен зарыгып көтеп ала, аның белән бергә бакчада яз башлый, дөнья хәлләрен, ил хәлләрен, ил буйлап сибелгән татарларның кысынкылыкта, әле һаман хокуксыз яшәвен сөйләшеп, эчен бушата иде.

Карт быел никтер күренми. Әллә авырый микән? Хатыны Гөлбикә белән улы Гамил дә бакчага килмәгәч, Акмалның сөйләшер кешесе дә юк…

Көтеп-көтеп тә Хикмәтулла карт күренмәгәч, беркөнне Казанга барган җиреннән Акмал аларның өйләренә шалтыратты. Телефонда хатын-кыз тавышы ишетелде.

– Хикмәтулла Түләгәнев фатирымы бу?

– Әйе. Ә сез кем буласыз?

– Мин «Кояшлы көн» ширкәтеннән. Бакчачы Булатов булам. Хикмәтулла абзый башка елларны әллә кайчан килеп җитә торган иде, быел юк. Шуңа борчылып шалтыратуым. Әллә авырып киттеме абзый?

Телефон беркавым дәшми торды.

– Алло, алло! Ишетәсезме?

– Ишетәм, иптәш Булатов. Рәхмәт сезгә хәл белгәнегез өчен. Ләкин сезне берни белән дә юата алмыйм. Әти үлде.

Булатовның кулыннан телефон трубкасы төшеп китә язды:

– Кайчан? – дип сорарга гына өлгерде ул.

Хикмәтулла карт кичә кичен үлгән, иртәгә аны күмәчәкләр, телефонда сөйләшкән хатын-кыз аның Мәскәүдәге кызларыннан берсе Суфия ханым Түләгәнева икән. «Кояшлы көн» ширкәтенең күңел ачкычы булган картны соңгы юлга озатыша барырга рөхсәт сорады Акмал һәм иртәгесен ул аны күмешүдә катнашты.

Җеназадан ул җанына әллә ниткән уйлар, тойгылар, үкенүләр төяп кайтты. Хикмәтулла картның Мәскәүдә яшәгән ике кызы да галимәләр, берсе – химия фәннәре, берсе – медицина фәннәре докторы, аның улы Мансур да – анысы Казанда яши – Художниклар союзындамы, төзүчеләр институтындамы эшли икән. Кызлары олы гәүдәле, затлы нәселдән икәнлекләрен әйтеп тора торган ак көпшәк битле, теләсә кем белән үтә дә җайлы һәм әдәпле сөйләшә беләләр, ә улы әтисенең җеназасында да булмады, ул, үпкәсенә салкын тидерепме, әллә башы сызлапмы, инде бер ай шифаханәдә ята икән.

Шушындый кызлары, өч бүлмәле зур фатиры, күренекле урында эшләгән улы була торып та, бакчада юньле-рәтле йорт сала алмаган, бар булган шатлыгын бакча күршеләре белән уртаклашып уздырган 82 яшьлек картның язмышы Акмал Булатовны әллә нишләтеп җибәрде.

Мәрхүмне зурлап күмделәр. Өлкә газеталарының берсендә Хикмәтулла Түләгәнев турында бер төркем иптәшләренең некрологлары да басылып чыкты, шул кайгылы некрологтан Акмал аның Гражданнар сугышында, Бөек Ватан сугышында катнашканлыгын, ил буйлап уздырылган киңәшмәләрдә, бигрәк тә Ташкент, Сәмәрканд, Алма-Ата, Бакуда уздырылган зур-зур конференцияләрдә төрки-татар тарихы буенча докладлар сөйләгәнен белде. Болар Акмалны таң калдырды. Андый абруйлы кеше булуын беркайчан да әйтми иде бит ул. Полковник Яббаров кебекләр, мылтык тотып Акмалның этләрен атарга йөргәндә, ул Акбайны үз алачыгының астына сыендыра, аңа балаларын үстерердәй урынны махсус әзерләп куйган була иде.

Менә нинди кешеләр бар дөньяда! Менә нинди кешеләр синең белән янәшә яши, ә син аларның нинди зур, нинди файдалы эшләр эшләгәнен көннәрдән бер көнне күзләрен йомгач кына аңлыйсың, аларны соңгы юлга озатып кайтканнан соң, мәрхүмне искә алу мәҗлесендә генә син аларның чын бәяләрен беләсең…

Суфия ханым Акмалны әтисен искә алу мәҗлесенә чакырды. Акмал бик уңайсызланды, килә алмаячагын әйтеп, ыкы-мыкы килде. Суфия ханым, педагогларга хас тотанаклы бер ягымлылык белән:

– Акмалетдин әфәнде, мин сезнең мәҗлескә килүегезне түбәнчелек белән үтенәм, бу бик тә мөһим, чөнки әткәем сезгә, хат язып, васыятен калдырган, аны сезгә мөхтәрәм кешеләр алдында тапшыру кирәк булыр. Югыйсә әткәмнең васыятен үз вакытында тапшырмау – әманәткә хыянәт итү була бит, – диде.

Искә алу кичәсе беренче көнне үк булмады, Суфия ханым да, аның сеңлесе Халисә ханым да халыкның гореф-гадәтләрен бик яхшы белүчеләр булып чыктылар.

Чакыру мәрхүмнең өчесенә иде.

Өч көн эчендә Акмал Булатов әллә нәрсәләр уйлап, вәсвәсәләнеп, кайгырып йөрде. Искә алу кичәсенә барасы көн алдыннан, төнлә, бөтенләй диярлек йокы күрмәде.

«Әллә бармаска микән?» – дип тә уйлап бетергән иде, әмма нәкъ барасы көнне иртән аның бакча йортына урта яшьләрдәге, кара-кучкыл йөзле чандыр гына бер кеше килеп керде.

– Акмал Булатов сез буласызмы?

– Мин булам, – дип, каушап урыннан торды Акмал, килгән кешенең күз төпләренә кунган күләгәләргә, йончылган чыраена карап: – Ә сез кем буласыз? – диде.

Килүче, бодай саламы төсле сары калын мыегына кагылып алгач:

– Мин Мансур Түләгәнев булам. Сезнең бакчада яшәгән Хикмәтулла картның төпчек улы… – диде.

– Минем бит сезне бер мәртәбә дә күргәнем юк. Бакчада биш ел яшәп тә, сез минем күземә чалынмадыгыз, – дип сүз башлаган иде, Мансурның йончулы чыраена, аксыл-зәңгәр күзләренә моң йөгерде.

– Гафу итегез, Акмал абый. Мин, чыннан да, бакчага килә алмадым. Башта мин илнең төрле өлкәләрендә Татарстан рәссамнарының күргәзмәләрен оештырып йөрдем, азактан, ничектер авырып китеп, шифаханәдә яттым.

– Алайсам, кирәкмәгән соравым өчен сез мине гафу итегез. Нинди йомышыгыз бар иде соң миндә?

– Сезнең янга мине апаларым Суфия белән Халисә җибәрделәр. Мин машина белән килдем. Сезне көндезге сәгать бергә әтинең өчесенә алып килүемне үтенделәр. Хәзер үк китәбезме, әллә бераз көтимме?

– Хәзер үк китәрбез, – диде Акмал, тиз генә кешелеккә кия торган киемнәрен киеп, урамда торган караңгы яшел төстәге «Жигули» машинасына чыгып утырды.

Казанга алар Балыкчылар посёлогы аркылы зур асфальт юлдан кайттылар. Мансур машина йөртергә бик оста икән, Акмалны ул яңа «Жигули» ның йомшак утыргычында тирбәтеп кенә алып кайтты.

«Нигә бу рәхәтлекләрне Хикмәтулла карт күрмәде соң?» – дип үкенеп уйланды Акмал, юлда кайтканда. Алар каен урманнары, имәнле аланнар, бөдрә ябалдашлы куе яшел нарат урманнары яныннан уздылар, һәркайда яшеллек, муллык, табигать юмартлыгы сизелә, машинага ачык тәрәзә аша, җаннарны тутырып, шомырт чәчәге исе, яшь яфрак исе, дымлы туфрак исе тула иде. «Нигә шушы матур яз аенда дөнья куйды соң Хикмәтулла карт?» – дип, инде икенче мәртәбә борчылып уйлады Акмал Булатов.

Мәҗлестә кеше күп түгел: бер язучы, бер тарих галиме, Республиканың Үзәк китапханәсеннән тарихи китаплар бүлегендә эшләүче ак чәчле олы яшьтәге бер апа, мәрхүмнең ике кызы, улы һәм менә хәзер махсус алып киленгән бакчачы Акмал иде.

Өйне бик нык чистартканнар, келәмнәрнең тузанын какканнар, теге чакта, мәет ятканда капланган көзгеләрне ачканнар, алар биек түшәмле иркен өйдә күз явыңны алырлык булып балкып торалар. Кыскасы, чисталык-пөхтәлек, затлылык күзгә ташлана. Акмал, гөнаһ шомлыгы, тагын үкенечле уйларына күмелеп, «Хикмәтулла карт нигә шушы квартирада рәхәтләнеп яшәмәде икән, нигә ул язгы кардан караңгы көзгә хәтле бакча алачыгында тилмерде икән?» дип баш ватты, ләкин никадәрле генә уйланса да, уйларының азагына чыга алмады. Монда ниндидер ул уйлап җиткерә алмаган бер серлелек яшеренгән иде бугай…

Мәрхүмне искә алу мәҗлесен Хикмәтулла картның олы кызы Суфия ханым ачты. Ул тоташ кара киемнән иде. Тик аның тулы ак бите генә кара киемнәр эченнән агарып күренә иде.

– Хөрмәтле әфәнделәр, туганнар! Бүгенге мәҗлескә, кадерле әтиебезнең өчесен үткәрүгә без хатын-кызны чакырмадык. Ир-атны гына, алай да аның бик тә якын кешеләрен генә чакырдык. Моның үзенә күрә сәбәпләре бар. Сәбәпләрен аңлатуны без, Хикмәтулла Түләгәневнең кызлары һәм улы, мөхтәрәм әдибебез Кәрамхан агайдан үтенер идек.

Мәҗлестәгеләр яше җитмешләрдән узып киткән, маңгай чәче коелып, зур биек маңгае тагын да зураебрак калган, калын кара кашлы, әкрен һәм сабыр холыклы әдипкә төбәлделәр. Әлеге әдип бер дә ашыкмый гына урыныннан торды, такыр маңгаен учы белән бер-ике мәртәбә сыпырып алгач, тамак кыргалады, шуннан соң гына сүз башлап җибәрде:

– Миңа бүген сөйләве бик авыр, кардәшләр. Бик тә мөхтәрәм, бик тә гадел вә үтә ихлас күңелле олы иптәшебезне, бернинди фәнни дәрәҗә-титуллар да йөртмәгән, әмма үзе морза-дворяннардан килә торган аңы, зиһене, эрудициясе булган газиз кешебезне югалттык. Хикмәтулла агайны мин озак еллар буе белеп-күреп, ихтирам итеп яшәдем. Казанда да, бакчада да ул минем күршем иде. Иллә мәгәр затлы да кеше иде соң! Суфия ханым, Халисә ханым, Мансур туганым, мин сезнең тирән кайгыгызны уртаклашам һәм газиз әткәегезнең авыр туфрагы җиңел булсын, дим. Инде дә килеп, кһм, кһм… аның язып калдырган васыятен миңа укып бирергә ышанып тапшырганыгыз өчен, ихлас күңелдән рәхмәтемне белдерәм.

Әдип кулына тоткан конверттан бер бит күләмендәге кәгазь чыгарды, тагын тамак кыргалады, күзлеген салып, кәгазьне күзенә якын ук китереп укый башлады:


«Васыятьнамә

Мин, Түләгәнев Хикмәтулла Төхвәтулла улы, түбәндәге хакта васыять әйтеп калдырам: үзем якты дөньядан киткәч, саклык кассасында җыелган ун мең тәңкә акчам «Кояшлы көн» ширкәтендә каравылчы булып эшләүче, әмма үзе җитмеш төрле һөнәр иясе, белемле, итагатьле, кешеләрне генә түгел, дүрт аяклы җан ияләрен дә якын һәм үз күрүче Булатов Акмалетдин Зиятдин улына тапшырылсын иде. Ә ул минем бакча урыныма бүрәнәдән агач йорт салсын, түбәсенә чарлак куйсын, тәрәзәләрен авыл өйләренеке кебек итеп йөзлекләр белән бизәсен, ә өйнең астына минем яраткан этем Акбай яшәрлек, ул балалар үстерерлек урын әзерләп куйсын. Бу минем аңа булган ихтирамым, хөрмәтем булыр. Ул салган йорт минем истәлегем-ядкярем булып, кешеләргә күренсен. Йортны мин Акмал дустымның, мине барлык кешеләрдән дә күбрәк аңлаган, мине якын иткән кешенең үз карамагына тапшырам. Ул аны нинди зурлыкта, нинди планнар белән салырга тели, үзе чамаласын. Ул йортта кем яшәргә тиешлекне, ничек яшәргә тиешлекне да Акмалетдин Зиятдин улы үзе хәл итсен. Бу минем соңгы васыятем, һәм ул хуҗасына минем өчемне үткәргән көнне тапшырылсын иде.

Газиз балаларым Суфия, Халисә, Мансур, мин сезнең белән бик әллә ни аралашып яши алмадым. Дөньялар болгавыр, еллар авыр, мәшәкатьләр күп булды. Мин сезне, минем яныма еш килеп йөрмәдегез, дип гаепләмим, борчуларыгыз күп булды. Сез минем йөземә кызыллык китермәдегез, шуның өчен рәхмәт сезгә. Мин сезне бәхиллим, фани дөньядан тыныч күңел белән китәм».

Бик озак тынлык сакланды табында. Аш-суга кагылучы да, тынлыкны бозып, сүз әйтүче дә булмады. Акмал Булатов аеруча өнсез калган, Хикмәтулла картның бу ышанычына, изге васыятенә карата ул ни дип әйтергә дә белми иде. Ләкин аңа сүз әйтергә кирәк иде. Чөнки Кәрамхан агай хатны, Хикмәтулла картның балаларыннан рөхсәт сорап, аның кулына китереп тапшырды.

Табындагылар аңа төбәлделәр.

Акмал торып басты. Ул аксыл костюмнан, кара галстуктан, чытыр ак күлмәктән иде. Ул кешеләрнең күзе төшәрлек чибәр, буйчан, Хикмәтулла Түләгәнев васыяте белән беркетелгән дәрәҗәдә абруйлы иде.

Табындагылар аңардан күзләрен алмадылар.

Васыять язып калдыру бер хәл, шуны аклый алырдай сүз әйтү дә кирәк бит әле.

– Бу минем өчен көтелмәгән хәл. Мин беркайчан да, бер генә көндә дә Хикмәтулла агай кебек олы җанлы һәм изге кешенең ышанычына лаек булырмын дип уйламадым. Әгәр ул миңа ун мең тәңкә акчасын васыять итеп калдырган икән, бу аның да, минем дә җанымны берләштергән бер генә нәрсәгә – җан ияләренә битараф карый алмавыбызга кайтып кала. Мин бүтән сүз әйтүдән гаҗизмен. Хикмәтулла агайның истәлеге алдында җиргә кадәрле башымны иям. Бу изге сәгатьтә, минем өчен ифрат та дулкынландыргыч минутта бер сүз әйтим: акчаны алып, мин сезгә, бу изге кешенең балаларына тапшырырмын, сез йортны ничек салырга кирәклеген миңа әйтерсез һәм мин аны сез теләгәнчә эшләп бирермен…

12

Акмал Булатовка, кояшлы җәй җитү белән, янә дә кулына балта алырга, кояш чыкканнан кояш батканга кадәр Хикмәтулла Түләгәнев васыять иткән йортны җиткезергә туры килде.

Йорт эшенә Хикмәтулла картның улы Мансур үзе тотынды.

Ике йөк машинасы яллап, ул Кама урман хуҗалыгыннан бик шәп нарат бура алып кайтты. Сайгаклыклар булдыру, шифер, кирпеч һәм цемент табу артыннан чапты.

Бу эшләрнең берсенә дә аңар оста эзләп йөрергә кирәкми: йорт салуны да, түшәм һәм идән җәюне дә, түбәне калай яки шифер белән ябуны да, рамнар ясау, аларга пыяла куюны да Акмал белә, Акмал боларның барысын Хикмәтулла карт гүрендә тыныч ятсын дип, тырышып башкарачак иде.

Бураны бураган чакта, аңа Мансур үзе күп булышты, йортның түбәсенә күтәрелеп, бәпкәләрне беркеткән чакта да, ул Акмал яныннан китмәде. Акмал аның Төзүчеләр институтының архитектура факультетын тәмамлаган булуын белә иде, менә хәзер теләсә нинди сызымны тиз һәм яхшы итеп ясап бирә алуын күрде.

Акмалга Мансурның бер генә детальне дә күздән ычкындырмавы, әтисе әйткән васыятьне төп-төгәл үтәтүе бик ошады. Өй чыннан да чарлаклы булды. Алай гына да түгел, мансардалы булды. Тәрәзәләрен биек итеп, кояшка каратып ясадылар. Авыл йортларындагы төсле йөзлекләр куйдылар, ак белән зәңгәргә буядылар. Хикмәтулла картның ел саен әйләнә-тирә хатын-кызларны сөендереп тюльпан үстергән түтәленә тидертмәде Акмал, югыйсә Мансур йортның верандасын шул якка салдырырга чамалаган иде. Ул урын буш калды, әмма анда үскән тюльпаннар быел тирә-күршеләрне сөендерерлек булмады, Мансур Түләгәнев аларны күрмәде, өләшмәде, тюльпаннар түтәле бүрәнә һәм такталар ташыган чакта тапталып юкка чыкты.

Йортны салып бетереп, морҗасын чыгарып, акшар белән ап-ак итеп агартып биргәч, Мансур балта остасына, бәяне кызганмыйча, мулдан түләде, өстәвенә – аның ихтирам белән барлык акчаны Хикмәтулла картның балаларына тапшырганы өчен рәхмәт йөзеннән – иске алачыкны, такталары, шиферлары, идән һәм түшәм такталары белән бергә, Акмал Булатовның үзенә тулысынча тапшырды. Болар бик ярады Акмалга, Хикмәтулла картның иске алачыгы такталарыннан мал-туарга абзар-кура корып була, ә акча йорт салган чакта алып торган әҗәтләрне түләргә китәчәк иде.

Йортның эше бетеп, әйләнә-тирәсендәге йомычкалары җыелып алынгач, Мансурның татарча белми торган хатыны килде: элек тюльпаннар, редислар үскән урынга затлы чәчәк – гладиолуслар утыртты, бакча буена чынаяк тәлинкәсе хәтле булып үсә торган ак ромашкалар тезеп чыкты.

Җәйнең кояшлы көннәре көзгә авыша башлаган бермәлне ромашкалар белән гладиолуслар күз явын алырдай итеп чәчәк аттылар. Карт кадерләп һәм хөрмәтләп үстергән алмагачлар – Мәскәү грушовкасы, алсу әнис – бөтен бакчаны хуш ис белән тутырды. Мансурның хатыны помидор белән кыяр үстерүгә дә оста икән, алар шундый да мул булып җитештеләр ки, бакча яныннан узган чакта, аларга сокланмаган кеше калмады.

Боларның берсе дә гаҗәпләндермәде Акмалны. Аны иң гаҗәпләндергәне – элекке иске алачык урынында биек зәңгәр тәрәзәләре, чарлагы, верандалары белән балкып утырган нарат бүрәнәле өй пәйда булуы.

«Хикмәтулла бабай исән булып, үз алачыгы урынында шушы мәһабәт йортны күрсә, нишләмәс иде», – дип, күңелләре нечкәреп уйлады ул.

Әйе, йорт Акмалның күңеленә хуш килде. Әмма ул аңа шактый кыйммәткә төште. Язын үз бакчасындагы йортны салган чакта хатыны Гөлбикә һәм улы Гамил белән бозыла башлаган мөнәсәбәтләре уңайга түгел, гел кире якка китте.

Гөлбикә каян ишеткәндер, бер дә бер көнне: «Син, Акмал, васыять итеп калдырган акча алгансың икән, шуның бер өлешен генә булса да яңа тормыш коручыларга – минем кызым белән киявемә биреп тор әле, бер ун елдан, тернәкләнеп аякларына баскач, алар аны сиңа кайтарып бирерләр», – дип акча сорарга килде.

– Нинди акча турында сөйлисең син? Миндә бернинди акча да юк бит, – диде Акмал. Хатынының бит алмалары алсуланып торган чибәр йөзенә, каш астыннан сөзеп караган коңгырт күзләренә төбәлеп, сынап карады.

– Әйдә, күзгә карап алдашып торма, бөтен бакча, бакча гына түгел, бөтен Казан гөр килә. «Хикмәтулла Түләгәнев ниндидер бер йолкыш бакча каравылчысына ун мең тәңкә акча васыять итеп калдырган, менә бәхетле кеше!» – диләр.

– Син, Гөлбикә-гөлкәем, корыны бушка әйләндереп, әллә ниткән әкиятләр уйлап чыгарып йөрмә, кеше нәрсә сөйләмәс, алып кил син бакчага Гамилебезне, аны дәваларга, саф һавада асрарга онытмыйк, – диде. Боларны ул Гөлбикә белән моннан ун еллар чамасы элек башланган матур тормышларын искә төшереп, якын күреп, сагынып әйтте.

Гөлбикәне унике яшьлек кызы белән бергә Акмал Мурманскидан, сеңлесе Тәгъзимә белән тау эшләрендә эшләгән җиреннән алып кайткан иде. Улы Рафаэльне исерек бандит пычак белән кадап үтергәннән соң, Гөлбикәнең кызы Венера аның бердәнбер юанычы һәм куанычы булды. Ул аны, үз баласыннан да артыграк күреп, өстен бөтен, тамагын тук итеп үстерде. Инде менә ул кыз кияүгә чыга, үги әтисенең аңа бирергә акчасы юк, чөнки ул әлеге васыять акчасына Хикмәтулла картның балаларына дача йорты салып бирде. Ә бакча каравылчысы булып эшләгәнгә алган хезмәт хакы үз бакчасындагы йортка кереп бетте.

Гөлбикә җиңгәбез боларны белергә дә, ишетергә дә теләми, ул тик бер генә нәрсәне белә: Акмал ун мең тәңкә акча алган, шуннан үги кызына бер генә тиен дә бүлеп бирергә теләми, теләми, имансыз адәм!

Бу хакта Гөлбикә иренә, тартынмый-нитми, ачыктан-ачык әйтеп бирде.

Декабрь аендагы янгыннан соң ярты ел вакыт эчендә көне-төне балта чабып, бүрәнә ышкылап, бер-бер артлы ике йорт җитештереп, Акмал тәмам арыган, нервылары тузган иде. Әнә шул арыганлык та, яшьтән күргән газап-михнәтләре дә, уналты яшьлек улы Рафаэльнең һәлакәте дә, аның хәлен аңлаган, аның барлык хәсрәтләрен уртаклашкан Хикмәтулла картның бу дөньядан китеп баруы да – барысы-барысы бергә өелеп, өскә калкып чыктылар.

– Акылың бармы синең, Гөлбикә? Нигә син миңа ышанмыйсың, кесәмдә минем, хәзер тотып селкесәң дә, бер тиен акчам юк бит! – дип рәнҗеп әйтте ул һәм, кәефе китүдән, каны кайнаганнан нишләргә белмичә, кесәләрен ашыга-ашыга, умыра-умыра әйләндереп салды.

Гөлбикә бүтән сүз катмады, кырт кына борылып, бакча йортыннан чыгып китте. Акмал, верандага сөялгән килеш, аның артыннан карап калды.


Ун ел бергә яшәү дәверендә өйдә табак-савыт шалтырау булмый калмый иде, узар әле, дип фикер йөртте Акмал. Ләкин монысы узмады. Казанга улын күрергә дип кайткан Акмалны Гөлбикә өйләренә кертмәде. Тагын ике атнадан Акмал Булатовка судтан чакыру кәгазе китереп бирделәр. Хатыны Гөлбикә Булатова аның белән аерылышу хакында эш кузгаткан иде.

Бу хәл Акмалның шулхәтле дә ачуын, гарьлеген, үкенүләрен берьюлы кузгатты, юк, ул судка баруны кирәк санамады, аерылышырга риза икәнлеген белдереп, хат кына язып җибәрде.

Инде шуның белән эш бетте дип уйлаган иде ул. Казан квартирындагы барлык әйберне – җиһазны, келәмнәрне, телевизор, транзисторларны – һәммәсен, һәммәсен улы хакына ул Гөлбикәгә калдырган иде, аның белән квартираны да бүлешеп йөрмәгән иде, анысын әлерәк кенә кияүгә чыккан үги кызы Венера хакына эшләгән иде. Хәзер ул инде бер генә нәрсәгә исәп тота ала – бакча йортында, мең мәшәкать һәм күңел газаплары кичереп салган, юктан бар иткән үз йортында – дача йортында! – Акбайлары, Мәүлияләре белән тыныч кына яшәргә тели, билгеле бер вакыт узгач, улы Гамил дә, бәлкем, үзе янына килер, әтисен аңлар дип уй йөртә иде.

Син уйлаган белән генә түгел шул.

Озакламый аңа судтан тагын бер чакыру кәгазе килеп төште. Анысы Акмал әле генә җиткергән бакча йортын һәм дача участогын бүлешү турында иде. Бу юлы инде Булатов судка бармый булдыра алмас, ник дигәндә, судка ул һәммә нәрсәне ачыктан-ачык, турыдан-туры, берсен дә яшермичә, энәсеннән җебенә хәтле сөйләп бирергә тиеш. Аны аңларлар, аңламый калмаслар…

«Бер бәхетсез – гел бәхетсез: тагы да калдым ятларга» дигән җыр бар. Ихтимал, моны Акмал кебек гел җил каршыдан исә торган кешеләргә карата чыгарганнардыр.

Судья Хәкимова, чыраена рәсмилек пәрдәсе ябынган кырык яшьләрендәге юка иренле хатын, Акмалның хикәясен тыңларга да теләмәде. «Суд хөкеменә тартылганыгыз бармы?» дигән беренче соравыннан башлап, ул Акмал Булатовка шикләнеп карады, чөнки җавап бирүче аңа: «Өч ел утырып чыктым», – дигән җавапны әйтте.

Судья Хәкимова дәгъва кылучы Гөлбикә ягына күчте, ихтимал, Гөлбикәне яклауның сәбәбе Акмалның өч ел төрмәдә булуыннан гына да түгелдер, чын хөкемнең, гаделлекнең бездә бит әле булганы юк, моны үз җилкәсендә татыды бит инде ул. Суд бездә йә власть вәкилен, йә хатын-кызны яклый. Әнә бит теге чакта «силсәвит Мәрдән» малаен – тәртипсезлекне үзе башлаган Тәүхитне түгел, үзен яклап көрәшкә ташланган Акмалны утыртып куйдылар. Әнә бит теге чакта Рафаэль берничек тә әнисе ягында калырга тиеш түгел иде, әнисенең тотнаксызлыгы, себерелеп йөрүе көн кебек ачык иде, аны әтисе Акмал Булатов ягында калдырырга тиешләр иде югыйсә, юк, алай эшләмәделәр, әнисе Сәүдә ягында калдырып, фаҗигале үлемгә дучар иттеләр. Шул хәлләрне белә торып та, үз күзе белән күрә торып та, ничек соң әле ул гаделлек җиңәсенә ышанып килде? И Аллам, акыл кермәсә дә кермәс икән кешегә, сабак алмаса да алмас икән адәм баласы!

Суд, РСФСР Гражданлык кодексының кайсыдыр бер статьясын кулланып, дача йортын һәм бакча участогын аерылышкан ир белән хатын урталай бүләргә тиешләр дигән карар чыгарды.

Карарның тагын бер өстәмәсе бар: әгәр, психологик ярашмау сәбәпле, бер участокта һәм бер үк йортта аерылышкан ир белән хатын тынышып яши алмасалар, Акмал Булатов йорт һәм участок бәясенең илле процентын өч ай эчендә дәгъва кылучыга китереп тапшырырга тиеш була, диелгән иде анда.

Акмал бик кыен хәлдә торып калды. Янәшәдә яшәүне ул күз алдына да китерә алмый, монысы көн кебек ачык. Син кылган изгелеккә явызлык белән җавап кайтарган бичә ничек инде синең белән бер йортта, бер бакчада янәшә яши алсын. Бу – үз иркең белән ирегеңне буу, бу – үз иркең белән үзеңне җәһәннәм утына ыргыту булыр иде. Шул ук вакытта аның бакча йортының һәм участокның ярты бәясен тапшырырлык акчасы да юк. Өч ай эчендә ул ике мең ярымлык акчаны каян таба алсын? Бар булган акчасы, бар булган сәләте һәм көче шушы йортка кереп бетте бит…

Ике көн буена ул өендә утырды, беркем янына да чыкмады, беркем белән дә киңәшмәде, көне буе өй тирәсендә йөреп тә азактан ничектер тавышлары тынган этләрен дә онытып җибәрде ул. Башы миңгерәүләнгән, зиһене чуалган иде.

Аны бер-бер артлы гөрселдәп атылган мылтык тавышлары өнсезлектән чыгарды. Нидер сизенеп, хәвефләнеп, ярсулы гайрәт белән типкән йөрәген сул кулы белән баскан хәлдә, ул камышлы күлләр ягына таба йөгерде. Күл буендагы бәләкәй урман янында ул кинәт, сискәнеп туктады: зур усак төбендә, җирдә Акбай аунап ята, телен тешләгән, башы янына кып-кызыл булып кан җыелган иде.

Акмал аның янына җиргә тезләнде: и бәгырькәем, башыңа җиттеләрмени синең?..

Арырак киткәч, ул Табылдык белән Пиратның янәшә яткан үле гәүдәләрен күрде – берсе кап-кара, икенчесе ут кебек җирән ике эт гәүдәсе уты сүнеп барган учакны хәтерләтә иде.

Кичкә кадәрле ул этләрне күмеп йөрде, аларның кабере өстенә яшь каеннар белән миләш утыртты.

Аннары өенә кайтты. Мәүлияне, аның биш баласын кәрзингә салды; дача йортының ишеген төбенә хәтле ачык калдырып, өеннән чыгып китте, песиләр салынган кәрзинен үзе белән алды.

Кая алып барыр аны юлы – туып үскән Көрнәлесенәме, Себер яки Мурман якларынамы – билгесез. Хәзер аңа кая барса да барыбер иде…

1989


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации