Электронная библиотека » Гарифҗан Ахунов » » онлайн чтение - страница 11


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Гарифҗан Ахунов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 11 (всего у книги 27 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Контордан Ардуанов әртиленә өстәп тагын утыз кеше бирергә вәгъдә иттеләр. Ләкин әртилчеләр моның белән килешергә теләмәде. Туннельдән киләсе акчаны алар инде чама белән исәпләп куйганнар иде. Мирсәет абзыйның солдат хезмәтендә, гражданнар сугышында һәм Идел – Кама пристаньнарында җыйган тәҗрибәсе әйтеп тора: төзелешкә акча эшләп алырга җыелган сезонниклар түгел, аңлы эшчеләр кирәк. Шулай булмаганда, көне-төне лом белән, кәйлә һәм кувалда белән туң җирне вату, носилка һәм тачка белән балчык ташу, өстәвенә гаиләңнән читтә ялгыз-ярым яшәү аларны бик тиз туйдырачак. Баштарак әле хулиганнар бәйләнү, тәртип бозулардан зарланалар иде, инде ул хәлләр дә ишетелми, ләкин кешеләр күңеленә шатлыкның да өстәлгәне юк бит. Әртилчеләр бер дә бер көнне, һәммә нәрсәкәйдән туеп, арып, төрлесе төрле якка таралып китәчәкләр. Берәр төрле әмәлен табасы, шул хакта партком секретаре Хангильдян белән яки аларны эшкә өндәгән Нариман Нурисламов белән сөйләшеп карыйсы булыр. Хәзергә егетләрне кулда тотуның бердәнбер чарасы – як-якка карандырмый, аны-моны уйларга ирек бирми, дамбаны төзеп бетерү…

Мамык сырма өстеннән брезент кожан кигән, җылы бәрән бүрегенең колакчыннарын югары күтәреп бәйләгән Ардуанов, туң балчык төягән авыр тачканы ялгыш түнтәрмәс өчен, беләгендәге барлык җегәрен биреп, киң сайгак басма буйлап карны каты шыгырдатып этеп килде дә балчыгын бушатып җибәрде. Кайтышлый янәшә юлдан юыртып узды, балчык төяүчеләр янына тачкасын җай гына куеп, үзе дә көрәккә тотынды:

– Ягез әле, балакайлар, тизрәк кыймылдыйк, бүген ике норма бирә алмабызмы?

– Мирсәет абзый, битең өшегән бит, – диде аңа Нурләхмәт.

Ардуанов зур тире бияләенең аркасы белән битен ипләп кенә ышкып торды; бите җылынып кызыша башлагач, бияләен салып, мыек чылгыена каткан бозны җебетеп алды,  аннары, терсәкләрен киереп тоткан хәлдә, авыр тачканы сайгак-юлдан төшермәскә тырышып, янә китеп барды, аның артыннан башка тачкачылар иярде.

Туннельдә алар белән янәшә бетончылар әртиле эшли. Әртил илле кешелек. Эшне алып баручы осталар икәү: берсе – битен урман кебек куе кара сакал баскан, мәһабәт гәүдәле, озын кайры тунлы, киез итекле Трапезников – төп оста; икенчесе – башына күн түбәле бүрек, өстенә кыска сары тун, аягына чүчинкә кигәне – Шакир Сираев; анысы көянтә-чиләк белән су ташучы кызларга командалык итә, ул – төп останың ярдәмчесе.

Трапезников эшне җае белән генә алып бара. Ыгы-зыгы тудырмас, шауламас, кулында көрәк булыр, чиләк булыр, бер минутын бушка үткәрмәс. Сираев исә, кулын артка куеп, әрле-бирле йөренә, көянтә-чиләк күтәргән хатын-кызларны, көтүче сарыкларын барлаган кебек, санап-барлап тора, шелтә сүзен, әрләүне даими кирәк дип саный. Шәл бөркәнгән бер хатын, түмгәккә абынып, ялгыш кына суын түккән иде, ул аңа карчыга кебек очып кунды. Тезелешеп су ташучы хатын-кызлар бөяләп калдылар, чиләктәге суга боз элпәсе утырудан куркып, Сираевны да, алдына карап йөрмәгән хатынны да тиргәргә керештеләр.

Трапезников килеп тиргәшүне туктатмаса, эшләре харап иде.

Бетончылар Ардуанов әртиле казыган туннельнең идәнен бетон белән катырып, стеналарын кирпеч белән тышлап, җир казучыларның үкчәсенә бастырып киләләр, шунлыктан теләсәң-теләмәсәң дә темпны арттырырга туры килә, ә бу хәл Ардуанов әртилен бер урында таптандырмый, гел ашыктыра, гел алга куалый иде. Мирсәет абзыйны шатландырганы ул түгел иде әле. Туннельне бетонлау эше үзе бик кызыклы булып чыкты. Су ташыла, ком ташыла, кирпеч тезелә, цемент капчыклары килә; гүәрдин-гүәрдин егетләр, көймә ишкәге төсле зур озын калаклар белән сыекчаны өзлексез болгатып торалар; суыкта аларның бите-башы кызарып чыккан, осталары Трапезниковның бетон парыннан, киңәшен-мазарын биргән чакта авызыннан бөркелгән будан сакал-мыегын ап-ак бәс сарган, һәм ул гел чыршы бәйрәмнәрендәге Кыш бабайга охшап калган иде. Мирсәет абзый сизеп алды, аның әртиле Сакалбайга сокланып карый, ара-тирә бетон болгатучыларга, кирпеч тезүчеләргә күз төшерә, йөгерә-йөгерә су ташучы хатын-кызлар аларны дулкынландыра. Бу хәл Мирсәет абзыйның күңелендә тонык кына өмет чаткысы кабызды: тукта, чү, сезонникларның һөнәргә омтылуы түгелме бу? Бетончы һөнәрен өйрәнеп алсалар, гомер буе эшле булдың дигән сүз. Монда бит әле төзелешнең очы-кырые күренми. Ул хакта инде менә партком секретаре белән түгел, Никифор Степанович Крутановның үзе белән сөйләшәсе булыр. Ипле кеше, ярты сүздән ни әйтереңне аңлый белә, сүзне аяк астына салып таптамас, кирәк чакта Ардуанов та аны тыңлады бит.

Ул көнне Мирсәет абзый, әллә нинди бер шатлыгы бар сыман, кичкә кадәр дулкынланып йөрде. Смена бетәр алдыннан әртилчеләр янына Борис Зуев килде. Эшләгән эшне исәпләп карагач:

– Молодцы, ардуановцы, норманы йөз туксан җиде процентка үтәгәнсез! – диде.

– Их, тагын бераз гына тырышсак, ике йөз буласы икән, – диде Бәхтияр Гайнуллин. – Әллә ике йөз итеп язасыңмы, энем?

– Ысынлап та, өс проценттан бер нәмә лә булмай бит, – диде Юлдыбаев.

Башка егетләр дә Исәнголның сүзен күтәреп алдылар.

Мирсәет абзый аларның шаулашканын сабыр гына тыңлап торды да:

– Дөресен яз, Борис. Күз буяу Ардуановлар эше түгел, – диде. – Нәфеснең карыны зур, аны тутырып бетереп булмас.

9

Ачның күзе икмәктә, тукның күзе хикмәттә, дип, борынгылар белми әйтмәгәннәр, күрәсең. Авыз адәм рәтле аш-суга тиенүгә, егетләрнең буш вакытларын бушка үткәрәселәре килми башлады. Алар еракта, Агыйдел һәм Сөн буйларында калган гаиләләрен, гаиләсе булмаганнары сөйгән ярларын сагына башладылар. Барып күңел ачарга клуб әле өлгереп җитмәгән, күбесенең газета укырлык белемнәре дә юк, шунлыктан мәзәк сүзгә оста егетләр атаманлык итә башлады.

Ял сәгатьләрендә барактагы халык Нәфүш-Сайрар Кош янына җыела. Нәфүш учын учка шап иттереп китереп бәрер дә, баш бармагын мөгез кебек тырпайтып, кысык күзләрен ярык кына калдырып, сөйләп китәр:

– Пример өчен әйтәм, Шамук бүген чирле. Ягъни килеп, эштә түгел. Аның борыны шешкән. – Халык нар-сәндерәдә ыңгырашкалап яткан Шәмсетдин ягына борылып карый. – Ярый, хуш, борыны шешкән. Ә бит ул борын Шамукның үзенә генә кирәкле борын түгел. Ул борын, ныклабрак уйлап карасаң, безнең бөтен әртилгә кирәкле борын. Ә ул сантый-мантый Шәмсетдин шуны аңларга теләми и шулай ук әйткән сүзгә колак салмый.

– Нинди сүзгә, синең тиле сүзеңәме? – ди Шәмсетдин, нар-сәндерәдән башын сузып.

– Торып тор, торып тор, абзыкаем! Мин сиңа әйтмәдемме борыныңны тозлы су белән ю дип әйтеп? – Тыңлаучылар дәррәү көлеп җибәрделәр. – Ә намә көләсез? Аның намәсе көлке? Шулай Сарапулда Мирсәет абзый белән грузчик булып йөргән заманнарда борынга суык тидердем. Әдәм ише генә борынмы, бөтен битне баскан. Башта шеште бу, аннары килеп, Хөббенисаттәйнең иске читек балтыры кебек ләшперәеп калды. Шаштырт итеп тартып җибәрәм тегене, мин сиңайтим, тайга бүреләре куркып качарлык. Бер атна шулай йөрим, ике атна – бетми генә бит. Хәзер моның зәхмәте башка да суга башлады. Чигәдәге кан артиллериясе сулык-сулык итеп тора, аңа да түзәр иең, кузла белән аркага тоз капчыгы күтәреп алдыңмы, күз аллары әлҗе-мөлҗе килә, каршыда әкәмәт боҗралар, аллы-гөлле тәңкәләр очып йөри башлый. Парахут басмасыннан очып төшеп китүеңне көт тә тор.

– Соң шуннан, шуннан?

– Шуннан, нәрсәсе шуннан? Кеше-кара, грузчик агай-эне әйтә, син аны, Нәфүш-Сайрар Кош, җылыга тотып кара, җылыга, ди. Беркөнне, алар сүзен тыңлап, борынны җылы мичкә терәп яткан ием, төннә мичне ягып җибәргәннәр дә, борын пешкән, болай да олы борын, мин сиңайтим, икенче көнне тукмак чаклы булып кызарып чыкты. И көлә халык – түзсәң түз, түзмәсәң – юк. Авылга кайтып китәр ием, өй тулы ач халык, нихәл итим, ярман сугышы янвалиты кебек, борынны сөлге белән бәйләп куйдым да киттем тагын тоз капчыгы ташырга. Бәхетем бар икән алай да, әллә каян гына килеп чыга Мирсәет Ардуанов: теге дә бу, китә сорашу, борын шәрифләренә җитәбез; бар булган хәсрәтемне түкми-чәчми сөйләп бирәм тегеңәргә: менә шулай-шулай, мин әйтәм, Мирсәет абзыкаем, хур итте мине бу борын, хет кисеп ташла, хет умырып ат – үзәк бәгырькәйләремә үтте бит, мин әйтәм, син безнең арада бердәнбер акыллы кеше – берәр төрле әмәлен белмисеңме шуның, мин әйтәм. Әйттемме, Мирсәет абзый?

Ардуанов тыныч кына елмая:

– Әйткән иең шул.

– Миңа шуннан соң әйтә бу, син аны, ди, Нәбиулла туган, ди, тозлы су белән юып кара, ди. Көләме бу, мин әйтәм, чынлап әйтәме?

– Шуннан, шуннан? – дип сабырсызландылар тыңлаучылар.

Ләкин Нәфүш-Сайрар Кошка көлкесен сөйләп бетерергә туры килмәде, барак яныннан малайлар кычкырышып уздылар:

– Нурлый хатынын үтерә! Нурлый хатынын үтерә!

– Каһәр генә суккан икән, – диде Мирсәет абзый, үзалдына сукранып. – Ниткән бетмәгән сугышу бу? – Ул ашыкмый гына урыныннан торды, кулына йомарлаган фуражкасын, язып, такыр башына тартып киде, өстәл тирәсендәге халыкка: – Ярар, тынычландырып килим инде, – диде.

– Бар, Мирсәет абзыкаем, тынычландырып кил, син бит начальник кеше, җавабын сиңа бирәсе, – дип мутланып калды Нәфүш-Сайрар Кош. Ул моны көлдерергә исәп тотып әйткән иде, тик көлүче булмады. Нурләхмәтнең, әз генә «котырган сыер сөте» каптымы, хатынына бәйләнүен беләләр, һәм бу әртилне инде туйдырган, сызлап торган чуан кебек, үзәкләренә үткән иде.

«Менә дигән эшче. Кулына көрәк тотса, җир җимертеп эшли, Хәтирәсенең килмәгән бер генә җире дә юк, ни җитми адәм баласына?» – дип, юл уңаенда күңелсез генә уйлап алды Ардуанов.

Ул шактый ук ямьсез күренешкә юлыкты. Ул кергәндә, Нурләхмәт хатынын идәнгә егып салган да өстенә менеп атланган, ике кулын идәнгә җәеп, аңардан нидер таптыра иде. Нурләхмәт чибәр хатынын постройкомдагы кара егеттән көнли, диләр, бәлки шуны таптыруыдыр.

Хәтирәсе, ишектән кемдер керүен сизеп һәм сыдырылган күлмәгеннән уңайсызланып тыпырчына-тартына башлады, ләкин Нурләхмәт төп кебек берегеп утырган, алты потлы гәүдәсе белән ул хатынын идәнгә кузгала алмаслык итеп беркеткән иде. Хәтирә, мескен, Мирсәет абзый алдында шулай җәелеп ятуыннан гарьләнеп, күз яше белән елап җибәрде.

Ардуановның бәгырен күз яше өтеп алды. Үгет-нәсыйхәтнең файдасы тимәслеген шундук аңлап, Мирсәет абзый Нурләхмәтне култык астыннан кочаклап, хатыны өстеннән суырып алды.

– Ах, җирбит, җирбит, – дип, кычкырмый гына сөйләнде әртилче. – Йә инде, шушы да булдымы егетлек?!

Нурләхмәт тыпырчынмакчы булып киерелгән иде, Ардуанов кулына эләгүен абайлап юашланып калды.

Мирсәет абзый аны агач тапчанга утыртып куйды. Чөйдән үрелеп сөлге алды һәм, «ә» дигәнче «батыр Галинең» кул-аягын бәйләп, тапчанга сузып салды.

Аңа хәзер чыгып китсә дә була иде, ләкин кул-аяклары бәйле хәлендә Нурләхмәтнең үзен генә калдырасы килмәде, тапчанның бер кырыена чүмәште дә күңелсез уйларына бирелде.

Үзсүзле, тешләк кеше иде Нурләхмәт. Тавыш-тынсыз бер сәгать ятты. Ардуанов та, ләм-мим сүз дәшмичә, бер сәгать утырды. Сабырлыкка көч сынашалар иде. Ахырда Нурләхмәтнең сабыры төкәнде.

– Җибәр инде, таз, алҗыдым бит инде, – диде.

– Хатын-кызга кул күтәргән ир ирмени ул! – диде Мирсәет абзый юаш кына.

Тагын ярты сәгатьләр яткач, Нурләхмәт гырлап йоклап китте. Ардуанов башта аның кулын, аннары аякларын чиште, сөлге буудан кызарган беләген җиңелчә ышкып торды да авыр гына көрсенеп чыгып китте.

10

Әртил башлыгы булганга күрә, егетләренең өс-башын кайгырту, акчаларын саклап тоту, гарьлекләренә тимичә генә, әкренләп үгет-нәсыйхәт бирү – һәммәсе Ардуановка йөкләнгән иде. Егетләре дә моны аңлый, кирәксә-кирәкмәсә, юктан-бардан тәртип бозмыйлар, ләкин дөнья булгач, төрлесе була, авызны авызга куеп чөкердәшеп кенә торып булмый, бар яраштыра, юк талаштыра дигәндәй, әйбәт кенә йөргән җирдән тавыш чыгарып, ямьсезләнеп тә киткәлиләр.

Балтач егете Шамук – үксез бозау булып кагылып-сугылып йөргәнгәме – шаяртканны аңламый, ялгыш кына шул авырткан сөяленә бассалар, үлгәнен-калганын белми сугыша.

Ардуанов аны беркөнне бик озак үгетләде. «Шәмсетдин, нишләвең бу, улым, стройкадан кусалар, үзеңә кыен була бит. Сиңа бит әртил белән саубуллашырга туры киләчәк», – диде.

Шамук әртил башлыгына ант итте:

– Бүтән беркайчан да тавыш чыгармыйм, Мирсәет абзый, кеше сөйләшкәнне күрсәм, бер чакрымнан әйләнеп узармын, – диде.

Шуннан соң тыныч кына ике көн эшләгән иде, өченче көнне Нәфүш-Сайрар Кош белән сугышкан да киткән. Юктан гына бит, бөтенләй юктан.

Өйләнү, башлы-күзле булу турында хыялланганнар. Һәркем күңелендә йөрткәнен әйткән. Химкомбинатны салып бетерсәк, янәсе, бишьеллык ударниклары итеп «усубый» премия бирәселәр. Акчалата гына түгел, акчаны болай да ярыйсы гына эшлиләр, авылларына да почтадан салгалап торалар. Өс-баш киеме кирәк. Кияү егете, мин сиңайтим, кәләше янына алача ыштаннан кайтмас бит. Күн итек алып җибәрергә кирәк – дегет белән майлый торганын, дагалысын; сатин күлмәк – изүдән билгә тикле ак сәдәф тезгәнне, кыек якалыны; аннан ары килеп, кәчтүн – ниприминны постауны, караны, күз явыңны алырдайны. Хәлле хәленчә һәркем хыялланган була, Шамук әле сүзгә кушылмый.

– Син нигә дәшми торасың, әллә сиңа әйләндергеч такмаганнармы? – дип әйтеп салмасынмы Нәфүш-Сайрар Кош.

Шул җитә кала ятим Шамукка.

– Нишләп син мине мыскыл итәсең? Нишләп син миннән көләсең?! – дип, җан ачуы белән кабынып, кабарынып килә дә, Нәфүшне якасыннан урап алып, күлмәген умырып та төшерә, ике күзенә ике фонарь утыртып та куя. Сөйләшеп-үгетләп тору артык. Аннары, әртилче сүзе бер һәм берәгәйле булырга тиеш. Байтак кына икеләнгәннән соң, Ардуанов участок милиционеры белән сөйләште: үз әртилендәге яшь эшче Шәмсетдин Сәләхиевне ике генә көнгә ябып, кайнарлыгын киметеп чыгаруларын үтенде. «Алып киткән чакта бөтен әртил алдында алып китәрсез, бүтәннәргә дә сабак булыр», – диде.

Этлеккә бисмилла кирәкми дигәндәй, закон сакчыларының талканы Ардуанов көткәннән дә корырак булып чыкты. Әртил эштән кайтып, бик әйбәт кәеф белән кичке ашка утырырга гына тора иде, бер рус, бер татар милиционеры баракка килеп керделәр дә:

– Ардуанов әртиле биредәме? – дип, гадәттәгедән катырак кычкырып сорадылар.

Мирсәет абзый алар янына килеп басты. Егетләр дә, сагаешып, берәм-берәм аларга кырын күз салдылар. Ни булган? Ни галәмәт? Әллә Шамукның сугышканын сизеп калганнармы?

– Шәмсетдин Сәләхиев! Җыеныгыз!

Төсе качкан Шамук, ярдәм эзләгәндәй, Мирсәет абзый янына елышты. Мирсәет абзый милиционерлардан ни өчен икәнне сорады, сугышкан өчен икәнен белгәч, бер юлга калдырып торуларын үтенде.

– Ниткән безобразие бу? Әртил башлыгы дисциплина бозучыларны безгә үзе тотып бирәсе урында яклашып тора, – дип ябырылды татар милиционеры Ардуановка.

Ике төрле сөйләшергә урын калдырмадылар. Сәләхиевнең аркасына наган терәп, кичке ашын да ашатмаган килеш, алып та киттеләр.

Әртил тынып, нәүмизләнеп калды. Аннары барысы берьюлы Нәфүшкә ябырылдылар: «Син башладың, янәсе. Син телеңә баш булмадың. Үчекләсәң белеп үчеклә. Тигез ата-ана белән үскәннән бер түгел, ун тапкыр көл, мыек очын да селкетмәс. Ятим малайның күңеле эскрипкә кылы кебек бит аның: әз генә кагылдыңмы, шундук шыңгырдап китәргә тора. Шамукны кайтармасалар, нишлибез? Каргышы сиңа, Фәхриев».

Нәфүш-Сайрар Кош, Мирсәет абзыйдан рөхсәт алып, шыпырт кына Шамук янына передача илтә барды.

Кайтуга Нәфүшне әртилчеләр сырып алды.

– Ничек анда?

– Күрдеңме Шамукны?

– Бик җылыймы?

– И-и-и абзыкаем, күрмәгәнгә күрсәтмәсен, күргәнне тизрәк коткарсын. Анда бер эләккәч, тиз генә котылырмын димә икән. Анда, җаным, түгәрәгем-күбәләгем, сайрар кошым, сандугачым дип тормыйлар, шартлатып тимер богау белән бикләп куялар икән. Ике кеше биеклеге агач койма, койма өстендә ике рәт чәнечкеле тимерчыбык. Койма буена килеп, ярыкка күземне куюым булды, әллә каян, койма башыннан мылтыклы солдат:

– Стой, стрелять буду! – дип кычкырып җибәрде, алдыма-артыма карамый, бер чакрым чаптым…

– И мескен, Шамукның кайтмаска китүе микәнни?

– Менә, малай, бер нермыңа баш булмасаң.

– Нәфүш гаепле, ул котыртты!

– Үзе дә фонарь алды бит.

– Фонарь ул бер кабыныр, бер сүнәр дигәндәй, менә Шамук нишләр? Себер җибәрмәсәләр ярый…

Ике көннән Шәмсетдинне кайтардылар. Исән-имин кайтып кергән Шамукны күреп, әртил тере тиен тоткан күк сөенде. Йөздән артык кеше барысы да берьюлы аның хәлен белеште. Аңардан кат-кат сөйләттеләр, тел шартлаттылар, баш селкеп тордылар, кызгандылар.

Иң соңгы кеше булып хәл белешергә Ардуанов керде. Шәмсетдинне үзен генә урамга алып чыгып китеп, озаклап сорашты. Азактан:

– Котларым калмады менә, улым, гомергә ябып куйдылар дип торам, – диде. – Икенче керергә язмасын инде…

– Син әйтәсеңме аны, абзый, үзем әйтимме? Исән-сау котылып чыксам, бер генә кешегә дә кул күтәрмәс идем, дип ант итеп чыктым.

– Чынмы?

– Җир упсын әгәр. Шушы кояшның чыраен күрмим.

11

– Малайлар, беренче дәресне башлыйбыз.

Баракта озын өстәл янына җыелып утырган әртилчеләр – егермеләп агай – шаркылдап көлеп җибәрде. «Малайлар» дигәннән көлделәр. Бу сакаллы сабыйларга ияреп укытучы үзе дә көлде.

Аңа унтугыз яшь. Кара бөдрә чәчләрен ике толым итеп үреп салган. Иркенләп, таралып үскән шомырт кара кашлар астыннан зур коңгырт күзләр карый, дөньяга туймаслык булып, тутырып карый бу күзләр. Килешле матур борын, янып торган алсу иреннәр, сөйләшкән чакта мәзәк булып күренеп калган ике теш арасы аны күңелгә якын, сөйкемле итә. Мирсәет абзый аны шундук таныды: теге көнне конторда каршы алган кыз бит бу.

Укытучы кыз инде ничәмә айлар туган-үскән якларыннан, хатыннарыннан аерым яшәп, дөңкәеп беткән каты бәгырьле кешеләрнең күңеленә берьюлы ут салды.

Нәфүш-Сайрар Кошны, Шамук белән Киньябулатны әйткән дә юк инде, Мирсәет абзый үзе дә кызны беренче мәртәбә күргәндәге кебек дулкынлана башлады. Иске Кормашта калган Мәүгыйзәсе, балалары күз алдына килеп басты. Алып киләсе иде бит аларны, бергә-бергә яшисе иде…

Ыңгыраштырып җибәрер дәрәҗәдә рәхәт булып, өйгә килен төшергән чаклары күңелендә яңарды.

Герман сугышы чыгар алдыннан иде. Шәйхелислам кызына – талдай зифа буйлы, зәңгәр күзле Мәүгыйзәгә күзе төште. Ул урамга гармун менми, ник дисәң, анда мәчет, анда хәзрәт яши, шунлыктан Мәүгыйзәнең чишмәгә суга чыкканын яки Шәбез инеше буена кер бәләкләргә төшкәнен сагалап, ат эчерергә бара. Таза чагы Мирсәетнең, «дастуйн» чагы. Дуслары күп, егермешәр чакрымга сабан туена чакыралар. Бара, көрәшә, мәйдан тота, андый кешегә кайсы кызның күңеле алгысымас. Ләкин бер китек җире бар егетнең: Ардуанныкылар бай түгел. Шәйхелисламнар бай. Мәүгыйзәнең атасы Ардуан малаеннан яучылар кабул итмәс шул. Шуңа күрә Мирсәет эшне сеңлесе Гандәлиф аркылы йөртә… Гандәлиф хат илтә, хат алып кайта. Мирсәеттән Мәүгыйзәгә, Мәүгыйзәдән…

– Малайлар, менә бу – кара такта, – диде укытучы, Ардуановны сискәндереп. – Минем исемем – Зөлхәбирә. Кара тактага без акбур белән, сезнең күңелгә ак нур белән язарбыз.

– Син әле кияүгә чыктыңмы? – диде Нәфүш.

– Юк әле, чыкмадым, – диде укытучы. – Ә нигә?

– Тәк кенә. Беләсе килгән иде.

– Беләсе килү гаеп түгел.

– Тукта, торып тор, без сиңа ничек дип дәшик?

– Фамилиям минем Кадермәтова.

– Ә-ә-ә, Кадермәтова! Сиңа бер сүз әйтергә ярыймы, Кадермәтова?

– Тозсыз булса, әйтмә.

– Юк, бу тозлы. Әйтимме?

– Әйтеп кара.

– Безнең авылда бер җыру бар. «Күбәләгем-түгәрәгем…» дип башлана. – Әртилчеләр тынды, көлеп җибәрмәс өчен, авызларын учлары белән капладылар. Нәфүш бик җитди чырай белән сүзен дәвам иттерде: – Сайрар кошым, сандугачым, Зөлхәбирә җанкисәгем, иптәш Кадермәтова, әйтсәңче, миннән нинди писер чыксын, ди, менә бу куллар бит хәрендәш тотар өчен түгел, көрәк белән кәйлә тотар өчен генә яратылган. Җир казы, капчык күтәр дисәң – анысы минем эш. Бу бармакларга хәрендәш чыдыймыни?

Зөлхәбирә аңа якын ук килеп, аның бирчәйгән бармаклы зур кулын әйләндереп-әйләндереп карады да, сирәк тешләрен күрсәтеп, туйганчы бер көлде: карандашның сынуын күз алдына китерде бугай.

Суйды бу Сайрар Кошны, өнсез калдырды. Егетләр укытучының үткенлегенә сокланып, хәтта тел шартлатып куйдылар.

Вакытны ычкындырмаска кирәк иде.

Зөлхәбирә Кадермәтова, дәфтәрләрне икегә бүлеп, булачак укучыларына өләшеп чыкты. Аннары ике кешегә бер карандаш бирде, урталай бүләргә кушты, пәке белән очлатты һәм кәгазь битенә сызыклар сыздыра башлады.

Әнә шул көннән башлап ул «сакаллы сабыйларга» үз ихтыярын такты.

Беренче атналарны аның үзенә дә, «сакаллы сабыйларына» да кыен булды. Егетләр унар сәгать җир казыганнан соң эт булып арыйлар, бирчәйгән бармаклар карандаш тота алмый аптырый, олырак яшьтәгеләре кәгазь өстенә иелгән җирдән йоклап та киткәлиләр иде.

Адәм баласы нәрсәгә генә күнекми – бер-ике айдан алар да күнектеләр, уку көннәрен атнага бер мәртәбә түгел, ике мәртәбә үткәрүне сорадылар.

– А… ты – ат, а… ры… бы… а – арба, – дип, күз алдында биешкән кара хәрефләрдән көйләп сүз чыгара башлагач, алар сабый бала кебек куанышалар иде.

Яшьрәкләр тиз төшенә, ә менә өлкәннәрнең эше мөшкел. Үз гомерендә кулына китап тотып карамаган Бәхтияр Гайнуллин, зур кара бармагын хәрефләр янында йөртеп:

– Кы… а… ры… гы… а… – дип тезеп китә.

– Нәрсә булды? – дип сорый укытучы Зөлхәбирә.

– Белмим, – ди Бәхтияр абзый.

– Карга булды, – дип әйтеп җибәрә Нәфүш.

– Ә син үзең карга, авызыңны ачып кычкырып утырасың, – ди хәтере калган Бәхтияр абзый.

– Малайлар, үртәшү әйбәт эш түгел, – ди укытучы Зөлхәбирә. – Үртәшә торган булсагыз, мин сезне укытудан баш тартам. Надан көе яши бирегез.

Ул, алданрак өлгергәннәргә язу язарга кушып, берәр хәрефне акбур белән кара тактага язып күрсәтә, аннары Бәхтияр абзыйны бер читкәрәк утыртып, аңа гаять зур түземлек белән «карга» ның нинди хәрефләрдән җыелуын аңлата башлый.

Ниһаять, арый Бәхтияр абзый. Маңгаена бәреп чыккан тирне күлмәк җиңе белән сөртеп:

– Йә, ярар, кызым, бүгенгә җитеп торыр. Югыйсә синең миннән гомер буена гайрәтең чигүе бар, – дип уфтанып куя.

Егетләр әле таралырга теләмиләр, Бәхтияр абзый белән Мирсәет абзый кебек өлкәннәр һава сулап йөрүне сәбәп итеп урамга чыгып киткәч, кичке уеннарын башлыйлар. Әхмәдишаның гармуны бар, ул, йозак белән бикләп йөрткән фанер чемоданын ачып, тальянканы ала, Нәфүшкә мутланып күз кыса һәм… өздереп уйнап җибәрә.

 
Агыйделләр киң булса да,
Парлап йөрми парахут, —
 

дип башлый Каентүбә егете җырчы Сибай.

Көй, айкап-айкап килгән бормалары белән, йөрәк төбенә хәтле төшеп җитә ала торган кодрәте белән сагыну-җирсү тойгыларын берьюлы кузгатып, татарын-башкортын берьюлы телгә китерә.

 
Йөзләрем тыныч булса да,
Эчләремдә яна ут, —
 

дип, ярсулы, көчле тавышлар бергәләп очлыйлар җырны. Икенче җырны Нәфүш башлый, аның тавышы Сибайныкыннан кайтышрак, әмма Иске Кормашлар Каентүбәләр алдында хур булып калырга теләми, иң моңлы җырчылары Зарифны алга чыгарып, аның тамагы белән җырга кодрәт өсти. Нәфүш-Сайрар Кош алар арасында үзен инде ярыйсы ук булдыклы җырчы итеп сизә, ул җырга бөтен күңелен салып, башын артка ташлабрак, рәхәтлектән күзләрен йомып җырлый.

Һәм менә Урал төпкелендә җыр агыла. Аны күрше бараклар тыңлый. Көне буе эшләп арыганнар әллә кая китә, бирчәйгән күңелләр нечкәрә, күрше баракта кемдер балалайка чиртә башлый, кемдер тыпырдатып бии, иң аргы баракта Себер сукбае турындагы җырны дәррәү җырлап алып китәләр.

Ардуанныкылар инде кичәнең дәртлерәк өлешенә күчә.

Башта «кул сугыш» уйныйлар. Зөлхәбирә – шәһәр кызы, Свердловскида туып үскән, аулак өй, кич утыру кебек нәрсәләрне белми. Егетләр уены ифрат кызык аңа.

Зөлхәбирә учына Нәфүшнең башын куйдыралар. Шау-гөр килеп Нәфүшне сырып алган егетләрнең берсе – Шамук аның аркасына куйган кулына суга, берсе суга, унысы бармак тырпайтып тора. Нәфүш – ялт! – сикереп тора. Шамукның түгел, Сибайның бармагын тотып ала.

Өйне күтәреп китәрлек итеп көләләр. Зөлхәбирәгә кызык, ул кулларын чәбәкли-чәбәкли көлә:

– Белмәде, әлләл-лә! Белмәде, әлләл-лә!

Нәфүш тагын Зөлхәбирәнең учларына йөзен яшерә, тагын сикереп тора, сукканны түгел, сукмаганны күрсәтә, тагын ята, тагын тора.

Бишме-алтымы тапкыр шулай эшләгәч, егетләр аның хәйләсенә төшенеп алалар. «Сайрар кош» юрамалый ялгыша, аңа Зөлхәбирә учына башын куеп тору рәхәт икән ләбаса!

Нәфүшне Зөлхәбирә учыннан суырып алалар да, «кул сугыш» ны туктатып, «тәңкә салыш», «утын кисеш» уеннарын уйныйлар.

Зөлхәбирә шуларның барысыннан кызык табып, егетләрне күзәтеп утыра, яшьлек җилкенүләре һәм ирешкән белеме югарылыгыннан ул эш кешесенең күңел матурлыгын тоя башлагандай була.

Кышкы төннәр караңгы, барак тәрәзәсе артында, юлларга көрт өеп, җилләр йөри. Була шундый көннәр: Ардуанныкылар бер уен да уйнамый, бер җыру да җырламый, җил тавышына колак салып, тын гына утыра. Агыйдел һәм Сөн буйларында калган яшьлекләре искә төшә. Шунда берсе югары очка гармун уйнап менүләрен сөйләп ала, икенчесе, Каентүбәдән килгән атлы егетләр кыз урларга кергәч, камыт бавын кисеп куюларын сагынып искә төшерә, өченче берсе йөрәк башына җыелган хәсрәтен уены-чыны белән әйтеп бирә:

– Минем карлыгач канатым көтмәс инде Кәбирен, китәр инде киртә башы Котдүсләргә.

– И-и, исең киткән! Хәзергесе заманда кызлар беткән диме.

– Бетүен бетмәгән дә…– ди «карлыгач канатын» сагынучы һәм үзе, сиздермәстән генә, күз кырые белән генә Зөлхәбирә ягына карап куя.

Зөлхәбирәгә күз төшерүче күп. Ләкин Зөлхәбирә үзе, башкорт егетләре әйтмешли, берсенә дә «егылып бармай».

Укытуын укыта, шаян сүзен әйтүен әйтә, әмма ләкин егетләрне үзеннән ерак тота.

Кичке укудан таралган чакта, Зөлхәбирәне, дәррәү җыйналып, әртилләре белән озатып куялар. Бу бәхеттән берәүнең дә мәхрүм каласы килми. Ләкин әртил соңгы вакытларда сизенеп йөри: Зөлхәбирә дәррәү озатуларын теләми, ул, укытуын бетерүгә, тиз-тиз генә җыена да саубуллашып китеп тә бара.

Ул китүгә, сылтау табып, Нәфүш кузгала. Әртилчеләр сагаеп кала: әллә, Ходаем, тел бистәсе асыл кошның күңелен кузгата алганмы?

Ул да түгел, Зөлхәбирә көпә-көндез, ниндидер йомыш табып, Ардуановлар эшләгән туннельгә килеп чыга.

Мирсәет абзый янында сөйләшеп тора, егетләргә баш өстендә кул болгап сәлам бирә, Нәфүш-Сайрар Кошка әйләнеп тә карамый, түмгәктән түмгәккә тәкәрлектәй сикереп йөри-йөри дә китеп югала.

Менә син, хикмәти Хода, ул килеп киткәннән соң, Нәфүш телсез кала, авыр тачкаларны йомычка кебек кенә селтәп йөртә, һәм егетләр моның тикмәгә түгеллеген төшенеп алалар.

Кичен кайдадыр югалып йөреп кайткач, Нәфүш Мирсәет абзый янына килә, бер аягын алга куеп, башын кыңгыр салып, уены-чыны белән такмаклый:

– Күбәләгем, түгәрәгем, сайрар кошым, сандугачым, Мирсәет абзый, җанкисәгем, акча биреп төрчәле.

Егетләр дәррәү көлеп җибәрсәләр дә, бирмә, Мирсәет абзый, бирмә, дип ирештереп торсалар да, Ардуанов акча бирә Нәфүшкә, егетнең рәхмәт хисе белән тулы бәхетле күзләренә карый: егетнең күңеле кузгалган, тикмәгә түгелдер…

Бер атна узгач, кичен, укытучы Кадермәтова дәрескә керер сәгатьтә генә әртилчеләр Нәфүш өстендә кара кәчтүн, кара чалбар, кыек якалы ак сатин күлмәк күреп алалар. Китә сорашу, китә тел шартлату!

– Каян алдың?

– Ничек алдың?

– Ну, малай, болай булгач…

Нәфүш-Сайрар Кошка боларны тыңлавы рәхәт-рәхәт, авыз аның – колак артында. Ләкин әле ул дәшми, эре кылана. Иң соңгы кеше булып Мирсәет абзый белән Бәхтияр абзый киләләр. Бәхтияр абзый кәчтүннең материясен тотып-тотып карый. Мирсәет абзый Нәфүшне зыр круглый әйләндерә, шуннан соң гына үз итеп әйтә:

– Җылы тәнеңдә тузсын, Нәбиулла энем. Килер җирен киң итсен. Каян алдың бу хәтле затлы әйберне?

– И Мирсәет абзыкаем, син сорама, мин әйтмәем дигәндәй, бар булган акчамны, бар булган урысчамны бирдем!

Йа дөньялар! Нәфүш Зөлхәбирә дәресенә кара кәчтүн киеп йөри. Теленә салышмый. Комсомолка Зөлхәбирә Сайрар Кошны телсез калдырды.

Кемнең кемне телсез калдыруы – ул әле бәхәсле. Зөлхәбирә Нәбиулла Фәхриев дигән җир казучы егетне белемгә өйрәтергә, аның тупаслыгын әзрәк кенә булса да юнып төшерергә, аның ташып торган энергиясен әзрәк кенә булса да кирәкле юлга юнәлтергә дип кенә тотынган иде. Шәһәр кызы ирешә алганны авыл егетенә дә бирергә иде нияте. Әмма дә ләкин… тәрбия бирүче белән тәрбия алучы арасында педагоглык белән шәкертлек тойгысыннан тыш бүтән тойгы уянмас дип, кем кистереп әйтә ала? Йомшак кына итеп әйткән тәрбия сүзләренең ярату сүзләре булып ишетелүе мөмкин түгелмени? Укучының укытучысын олылавы аның үзен, яшьлеген, матурлыгын олылауга әйләнеп китсә, ни диярсең?..

Зөлхәбирә әле һаман усал телле: кара костюм киеп алган, чәчләрен бер якка тарап куйган Нәфүшнең ул үзенә озаклап карап торуын, вакыт-вакыт көрсенеп куюларын көлкегә әйләндерә, беләгеннән тотарга дип сузган зур кытыршы кулын читкә кагып җибәрә, бер сүз белән әйткәндә, ул аны һаман укучы, үзен һаман укытучы итеп тотарга тели; әмма киң күңеле, шаян табигате, камил итеп яратылган матурлыгы белән Нәфүш-Сайрар Кошны бу фани дөньяга кабат тудыруын, тирәндә, күңел түрендә яткан иң зур, иң изге тойгыларын уятып җибәрүен башына да китерми иде…

12

Тагын ярты елдан төзелештә әртилләр бетә, аңлы эшчеләрдән бригадалар оеша башлады. Акча артыннан куу көннән-көн кими, ликбезда Зөлхәбирә Кадермәтовада укып хәреф танырга өйрәнгән эшчеләр «Социализм юлы» газетасына язылдылар. Моннан тыш алар, үз баракларының бер почмагына аерым бүлмә итеп ясалган кызыл почмакка кереп, китаплар да укыйлар иде.

Февраль урталарында Ардуанов бригадасын Урал төзүчеләренең Почёт кенәгәсенә керттеләр. Мирсәет Ардуановка Мәскәүнең үзеннән кызыл тышлы, ап-ак көмеш язулы «Ударник» кенәгәсе кайтып төште.

Баштарак ул моны бригадасына күрсәтми торырга булган иде.

Кенәгә алганга өч көн уздымы-юкмы, Нәфүш-Сайрар Кош очынып-җилкенеп Мирсәет абзый янына килеп керде: кулында газета, янында иптәшләре шаулашалар, берсен-берсе бүлдереп кычкыралар, ни әйтергә теләгәннәрен дә белерлек түгел.

– Балакайларым, кычкырмагыз шулчаклы. Колагымны тондырып бетердегез бит инде. Берәм-берәм генә сөйләгез, – диде бригадир.

– Мирсәет абзыкаем, – дип, шатлыгына төелеп, Нәфүш сөйли башлаган иде, аны Шамук бүлдерде, Сайрар Кошны җилкәсе белән каплап, үзе алга килеп чыкты.

– Гәзиткә язганнар. Валлаһи-билләһи, абзый, ышанмасаң, менә укып кара, – дип, Нәфүш кулыннан газетаны йолкып ук алды.

Нәфүш, аның сөенечне шулай кинәт бер сүз белән әйтеп ташлавына риза булмыйча:

– Үзем сөйләем, Мирсәет абзыкаем. Башта мин күрдем. Мин сөйләем. Егетләргә үзем әйттем.

– Яле, нәрсәне әйттең икән? – Ардуанов газетаны үз кулына алды.

Егетләр берьюлы тындылар.

Ардуанов газетаны ашыкмый гына ачты, тез өстенә бөтен бите белән җәеп салды.

– Кайда? Әһә, менә икән…

Укый башлады. Әкрен, сөенечсез итеп укыды. Егетләр тагын ду килделәр. Шулай укырга ярыймыни? Кадере китә бит.

Ликбезда сабагын иң тырышып укыган, Зөлхәбирәгә гашыйк булу сәбәпле, бер ай эчендә гәзитне «су кебек эчәргә» өйрәнгән Нәфүш-Сайрар Кош теле-телгә йокмый укый башлады: «Бригаданың акча өчен генә эшләве бетте, акча интересы арткы планга күчте…»

– Сиздегезме, арткы планга күчте, дигән.

– Укы син, укы, – диде Мирсәет абзый, мыек астыннан елмаеп.

«…Борынгы тоз заводлары агызган рассол еллар буе җиргә сеңеп, йомшак балчыкны чуерташка әйләндергән. Ломнар кәкрәйде, кәйлә үтмәсләнде, тимер көрәкләрнең йөзе кайтарылды. Ардуановлар таш катылыгына беләкләр ныклыгын, аммоналның шартлау көчен җиңүгә булган ихтыярларын китереп куйдылар, һәм таш җиңелде. Фундамент салынды… Ардуановларның батырлык үрнәге бүтәннәрне күтәрде, хәтта эштән борын чөйгән дезертирларны да каһарманлыкка әйдәде».


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации