Текст книги "Акча күктән яумый / Деньги с неба не падают"
Автор книги: Гарифҗан Ахунов
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 18 (всего у книги 27 страниц)
Яшьләр сөйләүгә күчкәч, ничектер тон үзгәрә төште, алар әсәрнең уңай ягына да, кимчелегенә дә тукталмыйлар диярлек, алар авылдашларыннан, үз якларында туып үскән язучыдан бүгенге көн турында язылган яңа әсәр таләп итәләр иде.
Бу хәл Вәлиша белән Җәмиләне дә кызыксындырып җибәрде. Алар Мансуровның җавап сүзендә нәрсә вәгъдә итәсен көтә башладылар. Дөресен генә әйткәндә, алар өлкән әдип бүгенге көнне дә язармын дип әйтер, вәгъдә бирер дип көтәләр иде, ләкин Мансуров каты чикләвек булып чыкты.
– Җылы сүзләрегезгә, ихтирамыгызга рәхмәт, туганнар. Ләкин күзегезгә карап әйтәм, бүгенге көнне язу минем кулымнан килмәстер. Ник дисәң, һәр заманның үз язучысы, үз каһәр суккырысы була. Менә мин сезгә каләмдәшем Вәлиша Алмазовны алып килдем, ул сезгә бүгенге авылны язарга вәгъдә бирер дип ышанам.
Җәмилә яратып, үз итеп Алмазовка карады, башын кайшалдыра төшеп көлде һәм авыл кызларыча матур итеп кул чәбәкләп куйды.
Вәлиша мондый вәгъдәгә әзер түгел иде, өзеп кенә җавап бирә алмады, шулай да татар әдәбиятында бүгенге авылны бик яхшы белгән язучыларның үсеп килүен әйтте, Олы Язның аны бик дулкынландыруын, биредә чыннан да прототип булырдай кешеләрнең барлыгын сөйләде.
Өзеп кенә әйтмәсә дә, олы язлар моны вәгъдә дип, яшь әдипнең әйтү формасын тыйнаклык саклау дип аңладылар һәм шул сәбәпле аның сүзләренә гөрләтеп кул чаптылар, Вәлишага хәтта өлкән әдип алдында уңайсыз да булып китте.
Кичәдән соң булган бик матур концертны карап, үзешчән артистларның оркестрга кушылып җырлаган таушалмаган тавышларына сокланып кайтып килгәндә, Мансуров Вәлишаны култыклап алды.
– Сиздеңме, энем, койрыгыңны бозга катырып куйдыммы мин синең?! – Сүзен куәтләп кеткелдәп көлеп куйды.
Аңа ияреп, Җәмилә дә чын күңелдән көлде.
8
Укучылар конференциясендә «прототип булырдай кешеләр» хакында сөйләгәндә, Вәлиша Алмазов бары тик бер генә кешене – үз авылларында 27 ел буена председатель булып эшләгән Габдулла Баязитовны гына истә тоткан иде. Аның үз авыл кешеләренә булган кешелекле мөнәсәбәте бик ошаган иде Вәлишага. Кичә башланганчы авыл белән танышып йөргән арада, ул аңардан бер генә адым да калмады, председатель нинди сүз сөйли, нинди гамәл кыла – барысын күреп, белеп торды. Баязитов урам уртасында аның күз алдында үсмер малайны туктатты, янына ук килеп, җилкәсенә кулын салып, уку хәлләрен сорашты, аннары әтисенә әйтергә кушты: «Иртәгә идарәгә килсен, түбә шиферына, кадакка нәрәт язып бирербез, районнан рөхсәт алдык», – диде. Бер караганда, вак эш кебек, шиферны, агачны, кадакны завхоз да язып бирә ала. Әмма авыл җирендә берьюлы унлаган яңа йорт салынган чакта, заманча зур итеп, алты почмаклап, барлык уңайлыгы белән салынган чакта, хуҗалыкка кирәкле төзү материалын табу колхозчыга җиңел эш түгел икән, аның барысы идарә аркылы үткәрелә, колхозчы агайның үз артеленә, кешеләргә, хезмәткә мөнәсәбәте исәпкә алына икән. Шушы гади генә бер яңалык соңгы вакытта «Олы Яз» колхозының абруен шулхәтле югары күтәргән, гаделлеккә ышануны шулхәтле арттырган, колхозчылар үз хуҗалыкларын кайгыртуны билгеле бер вакыттан соң гына, эш күрсәткәч кенә мөмкин була торган хәл дип саный башлаганнар. Баязитовны колхозчылар алдында күтәргән икенче нәрсә – аның белемле кешеләрне яратуы. Укырга китәргә, белемле булырга теләгән бер генә кешене дә тотмый икән ул, ерак калаларга җибәреп, еллар буена булдырган гаять зур абруе белән аларга институтларга керергә дә булыша икән. Гади генә бер шарт куя: «Мөмкин булса, укып бетергәч, үзебезгә кайтырсың, гомерлеккә дип әйтмим, бер-ике елга гына булса да…» Үзенә яхшылык эшләгәнне кем онытыр – кайталар институт балалары: укытучысы кайта, агрономы кайта, музыка белгече кайта, рәссамы кайта. Практика узарга тиешле бер-ике ел гомерен Олы Язда үткәреп, файдалы эш эшләп китә. Вәлиша Алмазов авыл мәктәбендә рәсем училищесын тәмамлаган егет белән музыка училищесын тәмамлаган кыз эшләвен белеп исе китте. Мондый хәл бик күп авылларга тәтеми. Клубта югары белемле кеше эшли; спорт залы, стадион төзегәннәр, авылның үзендә спорт мастерлары үсеп чыккан, республика күләмендә генә түгел, РСФСР күләмендәге ярышларда да катнашучылар җитешкән. Боларның барысы кешеләрдә культурага, спортка омтылуны арттырган. Менә ни өчен залдагылар Олы Язның бүгенге көнен тасвирлауны әдипләрдән таләп итәләр икән. Вәлиша Алмазов кичке якта, Шәфигулла абыйсы ерак юлдан соң ял итеп алган арада, боларның барысын сорашып, белешеп өлгергән, һәм кичәдән соңгы мәҗлес алдыннан Габдулла Баязитов турында зур бер очерк язу аның күңеленә бик нык кереп утырган иде инде. Мәҗлес барышында ул үзенең очеркына кертелергә тиешле тагын бер кеше барлыгын шәйләп алды.
Колхоз алдынгыларыннан егермеләп кеше җыелган мәҗлестә беренче сүзне Габдулла үзе әйтеп, Олы Язның горурлыгы булган Шәфигулла Мансуров исәнлегенә тост күтәрткәч, табынны алып бару өчен, дилбегәне Рәмзи Шәйхаттаров кулына тоттырды.
Куе кара кашлары борын турысына ук килеп, кушылып диярлек үскән, имәндәй таза гәүдәле, утыз яшьләрендәге кешенең тышкы кыяфәтенә караганда, бу бер дә табын алып барырдай җор кешегә охшамаган иде, шунлыктан Мансуров та, Вәлиша белән Җәмилә дә беренче мәлгә сагаебрак калдылар. Табын алып бару, ягъни Кавказ якларында аеруча модага кергән, инде урта Россиягә дә таралып бара торган тамадалык аеруча җитезлек-тапкырлыкны, табындашларның холкын-фигылен, зәвыгын белүне дә таләп итә иде. Карап карыйк, ни җимерә икән бу егет…
Рәмзи Шәйхаттаров авыраебрак урыныннан торды, буыннарны язгандай, кулларын күкрәк турысына бер йомарлап алды да эшкә кереште:
– Ышанычыгызга рәхмәт, Габдулла абый, мин иң әүвәл тамаданың кем икәнен әйтеп бирим, алайса. Тамаданы Кавказ халыклары безнең сүз диләр, ләкин ул төрки телләреннән кергән сүз, ягъни тәгам ата дигән сүз була. Аңлатыбрак әйтсәм, ашатучы, эчертүче, әмма исертмәүче. Тәгам ата кешеләр белән кешеләрне, күңелләр белән күңелләрне бәйли, теләсә кайсы вакытта теләсә кемгә якасынннан тотып алып сүз бирә, шушыларның барысын эшләп бетергәч, төн урталарында өстәлләрне дә, кешеләрне дә бергә бәйләп урамга чыгарып ата. Әгәр сез шуңа риза булсагыз, мин бу табынны алып барам.
Мәҗлестәгеләр көлешеп кул чаптылар.
Рәмзи тагын да ачыла төште, сүзгә тапкырлыгы гына түгел, йөзендәге ягымлылыгы да арта барды. Ул бернинди көчәнүсез, аңар хас уйлап табу сәләте белән сүз энҗеләрен тезеп кенә тора иде.
– Кунакларның рөхсәте белән, мин иң әүвәл Олы Язның нык куллы хуҗасын мактар идем. Габдулла абый безнең аучы кеше, Маһинур җиңгигә өйләнгән чакта ул үзе белән ау мылтыгы алып чыккан. Кыз өенә барган чакта, ат бер абынган. «Бер!» дигән кияү. Тагын бер чакрым киткәч, ат икенче тапкыр абынган. «Ике!» дигән кияү. Килен йортына килеп җитәрәк ат өченче мәртәбә абынган. «Өч!» дигән кияү һәм атны шартлатып атып үтергән. Килен буласы кеше коты чыгып җылый башлаган: «Син миһербансыз, кансыз кеше, мин синең белән ничек торырмын», – ди икән. «Бер!» дигән кияү. Килен кеше тынган һәм шуннан соң Габдулла абыйның аңар «Ике!» дип әйткәне булмаган. Тагын бер мәртәбә рәхәтләнеп көлделәр. Тик ире янында тыйнак кына булып утырган Маһинур җиңги түзмәде, авызын кулы белән сыпырып куеп:
– И-и-и, арттырмасана, Рәмзи Шәрипович, Габдулланың мылтыгы юк та әле аның,– диде.
«Мылтыксыз» Габдулладан өй күтәреп көлделәр.
– Бу, Маһинур җиңги, халык арасында йөргән сүз генә. Мин аны Габдулла абый каты бәгырьле булганга сөйләмәдем, әйткән сүзен үтәтә белгәнгә сөйләдем. Әнә бит, «Бер!» дип әйтүе булды, авылдашыбыз Шәфигулла агай ялт итеп килеп тә җитте. Өстәвенә нинди чибәр кунаклар алып килгән. Безнең якларны зурлап кайткан, өстәвенә шундый кыен чакта, юл өзегендә кайта алган кунакларыбыз яшәсен!
Дәррәү хуплап, рюмкаларын күтәреп куйдылар. Вәлиша Җәмиләгә карады, ул Шәйхаттаровның авызына төбәлеп, елмаеп тыңлаган иде, башкалар белән бергә, матур гына итеп шәрабтан авыз итеп куйды.
Тынлык урнашып алган арада, Габдулла Баязитов сүзне тагын кунаклар ягына авыштырды.
– Рәмзи дөрес әйтә. Шәфигулла агай, син дә, кунаклар, сез дә, халыкны шундый шатландырдыгыз, әгәр без приказлар гына укып тора торган булсак, дөнья бик күңелсез булыр иде. Бер телем икмәккә тилмергән заманнар бар иде, колхозчыга хәзер рухи азык кирәк. Минем сезне чакыруымның сәбәбен төшенәсездер дип беләм. Язгы эшләр алдыннан колхозчыларның күңелен чарлап аласы бар иде, бер уңайдан бүгенге авырлыкларны да күреп китәрсез, сезгә дә файда булсын дидек.
– Рәхмәт, Габдулла, бөтен кеше дә дус булсын, – диде Мансуров.
– Әйбәт кешеләр дус булсын, дип әйтик.
– Начар кешеләр калмасын, диюем.
Рәмзи башлаган, председатель Габдулла ягымлылык өстәгән табын сүзе үз җае белән матур гына агып китте. Сүз әйтергә теләгән кешене тыймадылар. Кыюраклары, аяк өсте басып, кыюсызраклары, утырган җиреннән генә сүз кыстырып, бик ямьле әңгәмә корып җибәрделәр. Рәмзи ул әңгәмәләрне тапкыр сүзе белән үзәк бер юлга юнәлтә торды. Вәлиша аның үзен күрсәтер өчен сөйләмәвен, табигатендә, җанында юмартлык, җорлык бик күп булуын, әнә шул юмарт-җорлыгы белән ул Җәмилә күңелен инде яулап ала барганын аңлады. Моны Мансуров та аңлап утыра иде, симпатиянең Рәмзи ягына авышканын сизеп, ул сорап куйды:
– Син, Рәмзи, үзең кайсы авылдан? Бездә болай ук җор кеше юк иде шикелле.
– Минем авыл юк бит, Шәфигулла абый. Әти минем укытучы булган, авылдан авылга күчеп йөргән.
– Менә шул шул. Укытучы баласы син. Ягъни икенче буын интеллигент.
– Интеллигент юк инде ул бездә. Мин бит һөнәрем буенча шофёр. Памирда биш ел эшләдем. Перевалга менеп җиткәндә, кислород җитми, кислород җитмәгәч йоклата башлый, тау түбән төшкәндә йоклап барсаң, әйләндерә дә сала.
– Туктале, ничек соң сине районның культура бүлегенә куйдылар?
– Памирдан кайткач, баян уйнап йөргәндә тоттылар да куйдылар. Машина күрсәм, әле дә йөрәкләр әллә нишли, йөгереп урамга чыгам, бирегез, бер генә мәртәбә әйләнеп, йөрәкне басып кайтыйм, дим. Шуннан соң гына эшкә утырам.
– Болар, Шәфигулла агай, нык характерлы кешеләр, тыйнакланып кына әйтә ул аны, – диде Баязитов, Рәмзигә бармак янап куйды. – Шәйхаттаров Алабугада махсус училище тәмамлады, хәзер Казан культура институтында читтән торып укый, аның ярдәме белән без авылда Культура йорты салдык.
– Ярдәм зур булды минем сезгә, Габдулла абый, шул йорт аркасында сезнең партбилетта ике ел буе строгач эленеп торды, – дип, таза ак тешләрен ачып елмаеп куйды Шәйхаттаров.
– Анысы тагын ни өчен?
– Колхозда беренче чиратта терлек абзарлары салуны таләп итәләр иде. Ә без колхозчылар белән киңәштек тә Культура йорты салып куйдык.
– Бәрәкалла, аның нәрсәсе начар?
– Күрсәтмә буенча эшләмәдегез, диделәр.
– Файдасы тидеме?
– Тимиме соң! Строгачны алдыру өчен, мин ферма каралтыларын тизрәк салдыра башладым, клублы булганга күңелләре үскән колхозчылар эшкә дәртләнебрәк тотындылар.
– Моннан зур гына бер фәлсәфә килеп чыга түгелме?
– Фәлсәфәсе гади аның, – диде Баязитов, – менә ишек, бер уйласаң, ачыла да ябыла торган бер нәрсә. Ләкин бер келтемәсе бар – ишекне ачарга кирәк чакта ачарга, ябарга кирәк чакта ябарга кирәк. Безнең Культура сараебыз нәкъ менә кирәк чагында ишекне ачу булып чыкты. Шуннан соңгы эшләребез гөрләп китте. Строгач мәсьәләсенә килгәндә, мин Себердәге бер дустымның сүзләрен истә тотам. Алтайда «Россия» исемле миллионер колхоз бар, әнә шул миллионер колхозда Шумаков исемле берәү председатель булып эшли. Гайрәтле булганы өчен, колхозчылар аны генерал Шумаков дип йөртәләр. Мәскәүдә бер киңәшмәдә танышкан идек, кунакка чакыра бу мине, бардым мин аңар. Беләсегез килсә, туганнар, ул – безнең колхозларның иртәгесе көне. Аның колхозында 72 югары белемле кеше эшли, сыер абзарының түбәсе – бары тик түбәсе – бер гектар да егерме сотый. Менә бу масштаб! Үзенең инженер-конструкторы бар, машиналашкан ындыр салдырган, кыскасы, хәзерге заман хуҗасы. Менә шул әйтте миңа: «Җәза алудан курыкма син, Баязитов, чын председательнең партбилетында тугыз строгачы, күкрәгендә тугыз ордены булырга тиеш», – диде.
Баязитов колхозларның иртәгесе көне өчен дип тост күтәртте, аннары гафу үтенгән сыман әйтте:
– Миңа кузгалырга рөхсәт итегез, туганнар. Эшләп бетерәсе эшем бар. Ә сез рәхәтләнеп утырыгыз. Төн сезнеке, иртәгә көн сезнеке.
– Ничек безнеке? – диде Мансуров аңламыйча. – Без бит бер генә кичкә дип сөйләштек. Вәлиша белән Җәмиләне дә мин шулай дип ышандырдым.
– Тормыш ул, Шәфигулла агай, без теләгәнчә генә бармый шул. Сезгә вәгъдә иткәндә, безнең күпер исән иде, хәзер ул күпер юк. Капитальный күпер көне-төне эшләгәндә дә ике көннән соң гына өлгерә. – Баязитов иңбашларын җыерып куйды, елмайды. – Юк, мин сезне бауга бәйләп асрарга теләмим, өч чакрым ары тагын бер күпер бар, кайтабыз дип бик киреләнсәгез, шуннан озатып куярмын.
– Шулай итик әле булмаса, яме, Габдулла. Казанда мине югалтканнардыр инде. Юбилей комиссиясе овчарка белән эзләтәдер мине. Бер генә көнгә дигәч, әйтмиенчә дә киткән идем.
– Кичке сөйләшүгә караганда, иртәнге сөйләшү хәерлерәк булыр, дигән картлар. Бүгенгә борчылмый гына утырыгыз, Шәфигулла агай, калганын иртән хәл итәрбез.
Аяк өсте баскан табын, хуҗа кешенең җайлы итеп сөйләшә һәм кыстый белүенә рәхмәтле булып, янә дә урынына утырды. Табын башы Шәйхаттаров аракы эчәргә бүтән кыстамады. Ул, алдан әйтеп-кисәтеп тә тормастан, җыр башлады. Кычкырып түгел, әкрен генә, моң гына итеп. Илһам Шакиров халыктан эзләп тапкан, борынгылыгы, чын халыкныкы булуы белән әллә кемнәрне таң калдырган табын җыры иде бу:
Һай, әле бик еракта идек без…
Җитмеш чакрым җирне үттек без.
Җитмеш чакрым җирне үтеп без,
Туганнарны сагынып килдек без.
Шәйхаттаровның моңлы тавышына куәт өстәп, табындагылар җырны күтәреп алдылар. Тыенкы-сабырлыгы белән көчле җыр Мансуровны тетрәтеп җибәрде. Ул, күз яшьләрен күрсәтмәс өчен, ашыгып читкә борылды.
И туган җир, и туган як моңнары!..
Кунаклар иртән бик моңсу булдылар. Шәфигулла Мансуровның җанында, кичәге җыр белән кушылып, әллә кайчангы истәлекләре кузгалган. Аның әле Олы Язда озаграк торасы килә, әмма каһәр суккан юбилей кичәсе бер көн тормый юлга чыгарга мәҗбүр итә иде.
Вәлиша Алмазовның хәле тагын да моңсурак: Җәмилә төнәген, кунаклар таралышкан чакта, Вәлиша белән бер авыз сүз дә сөйләшмичә, Гөлбәдәр җиңгиләргә китеп барды, Рәмзи Шәйхаттаров та, үзенә әзерләгән урында – кунак йортында кунмады. Вәлиша төне буе борсаланып, көнчелек утында янып чыкты, торасы, киенәсе, тәмәке тартасы килә, ләкин ул үзеннән кырык дүрт яшькә олырак Мансуровтан ояла, шуңа күрә генә кузгалмый түзеп ята иде.
Шулай да көн яктырып, Гөлбәдәр җиңги кунак йортына килгәч, ул түзмәде, шыпырт кына киенеп урамга чыкты. Салкынча бер рәхәтлек аны калтыратып куйды. Аяк астындагы боз элпәләрен чытырдатып вата-вата, Вәлишабыз урам буйлап Культура йортына таба китте, йорт ихатасында коры иде, анда бераз юанды, кулларын артка куеп, язачак хикәясен (бәлки, ул повесть ук та булыр әле!) уйларга кереште. Сәяхәткә кузгалу, яшьлек мәхәббәте белән очрашу, баласы өстенә иелгән яшь ана, Мишә күпере буенда диңгез булып җәелгән су, кунакларны бик саклап кына алып кайтучы Вилдан, бала елаганга уянып агып киткән күпер, гөрнәдир гәүдәле Баязитов, күзләрне сукырайтырлык прожекторлар, чәчләре иңенә таралып төшкән, зәңгәр йон күлмәкле, саф яшьлектән алсуланган чибәр йөзле Җәмилә… Болар язылачак әсәрнең каркасы, терәк пунктлары иде. Төзек конструкцияне Җәмилә бозып куйды. Саф яшьлектән алсуланган… Тукта, бигүк сафмы ул? Хәзер кайда йөри? Гөлбәдәр җиңгиләрдәме, әллә җор сүзле Шәйхаттаров белән типтерәме? «Типтерә» сүзенең ямьсез икәнлеген уйлап, Вәлиша аны, хикәя телен редакцияләгән кебек, күңеленнән сызып ташлады, әмма барыбер Җәмилә үзе генә булып түгел, Рәмзи Шәйхаттаров белән бергә, янәшә йөри, әнә шул хәл яшь ханым хакында бигүк матур уй уйларга мөмкинлек бирми иде.
Вәлиша, клуб ихатасыннан чыгып, үзе дә сизмәстән, су буена, таллыклар күренеп торган якка таба китте. Адымнары кызуланды, йөрәге ешрак тибә башлады, аның каршысына менә-менә алар икәү килеп чыгарлар кебек тоелды. Күңелгә килгән алдыңа килми калмый, диләр. Нәкъ шулай булды да: таллар буеннан иртәнге тынлыкта кулларыннан җитәкләшкән ике яшь кеше таң нурларыннан балкып кайтып киләләр иде.
Вәлиша, үзен җинаять эшләгән кеше кебек тоеп, кире борылып йөгерергә уйлады. Ләкин горурлык тойгысы аны ул тиле гамәлдән тыеп калды. Кулларын артка куйган килеш, плащ чабуларын җилфердәтеп, ул аларга каршы китте.
Менә алар якынайдылар. Җитәкләшеп килгән ике яшь кешедә ул, әлбәттә, Рәмзи белән Җәмиләне таныды, аларның чиксез бәхетле, нурлы йөзләрен күрде, бу нурлы бәхет аның аяусыз күңелен йомшартты, һәм ул аларга:
– Хәерле иртә! – дип әйтерлек көч тапты.
9
Шуннан соңгы хәлләр баш әйләнгеч тизлек белән китте.
Мансуров белән Алмазов, иртәнге чәйне эчеп, чемоданнарын кунак йортының чоланына чыгарып куярга өлгермәделәр, Җәмиләнең юклыгына хафалана башладылар.
Гөлбәдәр җиңги, өйләренә кайтып килгәч, өр-яңа хәбәр әйтте:
– Кунак кызы бүген кайтмый.
– Кайчан кайта?
– Бер атнадан.
– Моны ничек аңларга? Ә мәктәптә дәресе? – диде Мансуров, хәвефләнеп.
– Шәһәр мәктәпләрендә каникул әле, – диде Вәлиша, мыскылчан тавыш белән, янәсе, рәхәтләнеп күңел ачарга була.
– Ә Шәйхаттаров кайда? – Шәфигулла агай нидер сизенгәндәй булды. – Ул безне озатырга килмимени?
Гөлбәдәр җиңги уңайсызланып елмайды.
– Рәмзи бездә.
– Нишли ул анда?
– Кунак кызын юата.
– Нәрсә?!
– Җәмилә җылый, Казанга кайтмыйм, ди.
– Соң?!
– Рәмзи әйтә, кайтмасаң кайтмассың, ди, түлке җылама, ди, син җылагач, йөрәгемне пычак белән телеп торган төсле була, ди.
Мансуров авыр гына бер көрсенде.
– Тирәнгә киткән икән эшләр…
– Ә соң аның… Шәйхаттаровның хатыны бармы? – диде Вәлиша, баягыча ук мыскылчан тавыш белән.
– Хатыны барые аның, дөньяда бер әйбәт кеше ие.
– Нәрсә булды?
– Үлде балакай. Ырак дигән яман чир уйлап чыгардылар бит врачлар, әнә шул чирдән үлде.
– Кайчан?
– Өченче ел микән, дүртенчеме… тәгаен генә әйталмыйм. Катынсыз йөрүенә күптән инде ул җегетнең. Әллә кемнәрне димнәп бетерделәр, якын да килми. Ходай кушып, мин сиңайтим, холыклары килешеп китсә…
Ул, артыгын ычкындырмагаем дигәндәй, әнә шул урында тынып калды: кунакларның яшьрәге караңгыланганнан-караңгылана бара, чемоданы өстенә бер утыра, бер тора иде.
– Председатель кайда соң? – диде Мансуров.
– Ул хәзер килеп җитә. Сезне сорашты, ничек йокладылар, ди.
– Нәрсә дидегез?
– Нәрсә дип әйтим? Дөресен әйттем: әйбәт йокладылар, селкенеп тә карамадылар, дидем.
Вәлиша, Гөлбәдәр җиңгине сискәндереп, кычкырып көлеп җибәрде.
Нәкъ шул вакытта болдырда Габдулла-председатель пәйда булды.
– Кәефләр шәп күренә. Исәннәрмесез, туганнар!
– Исәнмесез.
Каты итеп кул кысыштылар, кунаклар хуҗаның күзенә карады.
– Кузгалабызмы? – диде Мансуров.
– Кузгалырбыз, Рәмзи Шәрипович килеп җитсен дә…
– Ул кайда йөри соң?
– Мин аңар резин итекләр алып килергә куштым, завхозны машина белән келәтләр янына алып китте.
– Әллә бер-бер хәл булдымы?
– Май заводына сөт илткән тракторист аргы күпергә барып кергән дә күпере-ние белән ишелеп төшкән.
– Кайчан?
– Төнге сәгать бердә.
– Үзе исәнме? – диделәр кунаклар икесе берьюлы.
– Исән. Тракторы асылынып калган, шуны чыгарырга ун трактор җибәрдем, – диде Баязитов, гадәти бер хәлне хәбәр иткәндәй.
– Төнлә шунда бардыңмыни? – диде Мансуров.
– Шунда барырга туры килде шул.
Шәфигулла агай, бик кыен хәлдә калган вакытларында була торган гадәтенчә, әкрен генә көлде:
– Хе-хе-хе, күперләрне яндырып бетердем, дисең алайса…
– Күперләр янды, кайту юлы ябык, – дип, Баязитов үзе дә елмаеп куйды.
Ул арада капка төбенә тагын бер вездеход машинасы килеп туктады.
Машинадан, резин итекләр күтәреп, зәңгәр халатлы завхоз, аның артыннан Рәмзи Шәйхаттаров белән Җәмилә чыктылар. Җәмилә өстенә синтетик куртка, аягына биек кунычлы резин итек кигән, күзләрен буямаган иде, Вәлиша белән Мансуровны күргәч, битенә таң шәүләсе төсле алсу кабынды.
Мансуровка да, Алмазовка да резин итек кигезделәр, Габдулла-председатель аларны үз машинасына алды, Җәмилә Шәйхаттаров машинасына менеп утырды.
Кулына озын кунычлы перчатка, башына лапас түбәсе чаклы кепка киеп алган Баязитов машинаны чокыр-чакырлардан нык кул белән алып бара, кунаклар аның һәрбер хәрәкәтен яратып күзәтәләр иде.
Өч чакрымнар чамасы баргач, зур күпергә җиттеләр, анда егермеләп балта остасы эшли, күпернең субайлары, аркылы бүрәнәләре, кайчылары да куелган, тик сайгак җәю эше генә калган иде инде.
– Төшәбез, иптәшләр, – диде Баязитов. Зур күпернең бүрәнәләре өстенә салынган ялгыз сайгактан берәм-берәм чыктылар, аста су шаулый, суга карасаң, баш әйләнә иде.
Председатель Шәфигулла агайны җитәкләп алып чыкмакчы иде, тегесе каршы килде:
– Днепростройда эшләгән кеше әле мин.
Җәмилә белән Шәйхаттаров җитәкләшеп чыктылар, аларны һәммә кеше, балта осталары да, эшләреннән туктап карап торды. Бәхетеннән башы әйләнгән кыз түбәнгә карый алмый, киң сайгак өстеннән, канатта йөргән циркач кебек, буш кулын селти-селти килә иде.
– Кайгырмагыз, Шәфигулла агай, күпер иртәгә иртәнгә өлгерә, сез әле юбилейга кайтып җитә аласыз, – диде Баязитов.
Күпернең теге ягында һәркем биек кунычлы резин итек киеп алды – яңалыктан барысы да, Шәфигулла агай да, сәеррәк булып калдылар, аякны югары күтәреп атлый-атлый, су ерып киттеләр.
Күпер янындагы күренеш кинофильмга төшереп алырдай зур колачлы иде. Җимерелеп төшкән күперне ярга ук сылап, туксан градус текәлек белән, кып-кызыл төстәге «Кировец» тракторы аягүрә тора, диңгездәй сулы болын өстендә шундый ук ун трактор үкерә, алар тирәсенә, Сабан туйларындагы кебек, ир-ат, хатын-кыз, бала-чага килеп тулган иде.
Шәфигулла агай, кулын каш өстенә куеп, салмак кына атлап барды, председатель Баязитов аңа нидер сөйли иде. Шәйхаттаров белән Җәмилә алдан йөгерделәр. Япа-ялгызы арттанрак барган Вәлиша Алмазов, бу гаҗәеп күренешнең мәгънәсен ачарга теләп, үзалдына уйлана иде. Туксан градус текәлектә калган трактор һәм аны гайрәт белән тарткан, инде тартып менгезә язган тракторлар колоннасы партия ихтыяры белән колхозларны текә күтәрелешкә китерергә алынган ил һәм халык кодрәтен гәүдәләндерә сыман тоела иде аңа.
Кайтканда алар икәү генә калдылар: Шәфигулла Мансуров белән Вәлиша Алмазов. Икенче көнне иртүк, салынып беткән яңа нык күпер төбендә аларны Габдулла Баязитов белән Рәмзи Шәйхаттаров озатып калдылар.
Җәмилә озата чыкмады.
Сәгать буе сүзсез, уйга батып кайтканнан соң, Вәлиша Алмазов әкрен генә сүз башлады:
– Бик күп нәрсә таптык бит әле без монда, Шәфигулла агай, әйеме? – диде.
– Һәм югалттык та… – диде Мансуров.
Бу сүзгә шофёр Вилдан да әйләнеп карады һәм, пассажирларының хәлен аңлап, көрсенеп куйды.
Вәлиша бүтән сүз кузгатмады, юлның юл буе үз эченә бикләнеп кайтты: Олы Язда торып калган Җәмилә аның күңеленнән китми иде…
Апрель – июль, 1974
Казан – Мамадыш
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.